Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Шәфигулла агай алдан китте, поднос тотып, аның артыннан шофёр егет басты.

– Кызлар, җылы сөтегез юкмы? – диде Мансуров.

– Юк шул, абый. Сөтебез юк бүген.

– Матурларым, олы юлга чыгасым бар, бер стакан гына таба күрегез инде.

Кызларның иң яраткан сүзе – матурларым, чибәрләрем. Юк җирдән бер стакан сөт табып китерделәр.

Мансуров бу йортта үз кеше булса кирәк, кызлар белән бик иркенләп, тәмле итеп сөйләшә.

– Үскәннәрем, бу шницель дигәнегездә «каты борын» юкмы?

– И абый, шуны да белмисезмени, каты борын ите кушылса, йомшак була бит ул.

– Ярар, ышандырдыгыз, бәрәңге янына мылтык мае салмадыгызмы?

Кызлар, Шәфигулла абыйларының тәмле теленнән һәм «көйсезлегеннән» чырык-чырык көлешеп, ул дигәнчә әзерләп китерделәр. Арттарак торучы өч-дүрт егет, түземсезләнеп:

– Нельзя ли побыстрее?! – дип, ризасызлык белдереп алдылар.

– Хәзер була, балакайлар, бер генә минут сабыр итегез, яме, – диде Мансуров егетләргә, һич тә кәефе китмичә, сабыр гына елмайды, повар кызлардан ак май, эремчек сорап алды, эремчегенә сөт өсте белән шикәр комы салдырды, чәйне бәләкәй чәйнектән ясап бирүләрен үтенде.

Аш талымларга өйрәнеп өлгермәгән Вилдан өчен (шофёрның исеме шулай иде) боларның барысы гаҗәп кызык тоелды, «һәркем шулай ашны төпченеп-төпченеп ала башласа, эш кешеләре көне буе да ашый алмаслар ие» дип, үзалдына нәтиҗә ясап куйды ул.

Авылдашы Шәфигулла абый, кашыкларны салфетка белән кат-кат сөрткәч, шницельнең өстендәге көйгәннәрен пычак белән кырып ташлагач, ниһаять, җиң сызганып эшкә кереште. Әйе, әйе, жиң сызганып! Монда ул, тап-таза ир уртасы кешедәй, теләсә кемне кызыктырырлык итеп, яратып, әппитит белән ашады. Аның ризык алгандагы төпченүләрен Вилдан ул арада онытып ук бетерде.

Сәгать унда машина янына чыктылар. Вәлиша машина утыргычына чүмәшеп алган да гомерлек юлдашлары – магнитофон белән фотоаппаратын көйли, Җәмилә, озын баулы сумкасын җилкәсенә аскан килеш, бер аягын алгарак куеп, бик матур позада басып тора иде.

– Матурларым, мин бер сигарет кына тартып алыйм инде, түзегез, яме, җитмеш яшьлек егетләр шулай озак кыштырдаучан була ул, – диде Мансуров.

Тартырга рөхсәт иттеләр.

Ашлар ашалып, тәмәкеләр тартылып, корыласы аппаратлар барысы да корылып беткәч, машинага менеп утырдылар. Шәфигулла абыйларын алга нихәтле генә утыртырга теләсәләр дә, ул алгы урынны, хатын-кызга ихтирам йөзеннән, Җәмиләгә калдырды. Үзе Вәлиша белән янәшә утырды. Аның әле җиде сәгатькә сузылачак зур юлда Алмазов белән күп нәрсә сөйләшеп, күңелендә йөрткән уйларын ачыклыйсы бар иде. Ләкин… тормыш дигәнең гаҗәп бит ул: теләсә кайсы язучының иң бай фантазиясеннән дә баерак.

Барысы урнашып бетеп, юлга кузгалдык дигәч кенә, Вилдан елмая төшеп әйтте:

– Безгә Маяковский урамына кереп чыгарга туры килер. Габдулла абыйның олы кызын алып кайтасы бар. Киткәндә миңа әйтеп җибәрделәр, – диде.

– Бик мәслихәт, – дип елмаеп, баш селкеп куйды Мансуров. – Машинада урын җитәрлек. Машина председательнеке. Ничек соң, Вилдан якташ, Габдулланың кызы да үзе төслеме?

– Кайсы яктан китереп әйтәсең, Шәфигулла абый?

– Озынлыгын әйтәм.

Вилдан кыска гына көлде:

– Озынлык бар анысы.

Маяковский урамының ике катлы таш йортыннан, яшел юрган белән төргән һәм кызыл тасма белән берничә җиреннән ураган бала күтәреп, Габдулла председательнең кызы килеп чыкты. Ул чыннан да буйга озын, ләкин шырантай түгел, күзләре зур, зәңгәр, йөзе алсу, бераз борчулырак иде.

– Сөбханалла, бәләкәч тә кайтасы икән бит әле безнең белән! – диде Мансуров. – Ничә айлык, матурым, балаң?

– Бер айлык, Шәфигулла абый.

– Бәрәкалла, җиде сәгатьлек юлда ничегрәк кайта алыр икән ул?! – Өлкән әдип, тормышны бик күп күргәнлектән, һәрнәрсәнең алдан ук аермачык булуын тели иде.

– Акыллы кызый ул. Көндезен еламый. Унар сәгать йоклый ала. Кичен әтисе кайткач кына еларга тотына.

Шәфигулла абыйлары, башны артка чөебрәк, рәхәтләнеп бер көлеп куйды. Аннары тагын да борчылыбрак сорады:

– Ничек соң бу юл өзегендә кузгаласы иттегез? Исемең кем әле?

– Әтисен Чаллыга җибәрәләр, КамАЗга, холодильниклар корырга. Ә мин бер айлык балам белән анда бара алмыйм. Җиде айны әниләр янында торып торырга булдым. Исемем – Сара.

– Алай икә-ән… – диде Мансуров. – Исемең Сара икән… – Бу аның килеп туган хәл белән килешүе иде бугай.

3

Председатель кызы Сараның һич көтмәгәндә сабый баласы белән килеп чыгуы Вәлишаның хәлен тагын авырайтты. Хәзер инде алдагы шофёр янындагы утыргычка хатын-кыз булса да, чибәр булса да, соңгы мода белән киенгән булса да, Җәмилә түгел, һичшиксез, Сара утырырга тиеш, чөнки аның сабый баласы бар, чөнки ул әни кеше. Бернинди законга да язылмаган бу әйбәт кагыйдәне шундук үтәделәр: Сара алгы утыргычка кереп утырды. Ә өч урынлы бу якка Шәфигулла агай, Вәлиша һәм аларның икесенә берүзе Җәмилә торып калды. Кечтеки генә бер уңайсызлык булып алды. Җәмиләне кая утыртырга: уртагамы, кырыйгамы? Кырыйга булса, кайсы кырыйга?

Сайлау хокукы өлкән кешегә – Шәфигулла абыйларына бирелгән иде, ул үзе ишек кырыена утырды, янына елмаеп-җемиеп кенә Вәлишаны тартып китерде, Җәмилә исә Вәлиша белән янәшә булып чыкты. Нәкъ менә шушы янәшәлек Алмазовны куркыта да иде инде. Вәлишаның хатыны Маһинур – чытлыклануның нәрсә икәнен дә белми торган үтә дә сабыр, тыныч холыклы кеше, һөнәре буенча шулай ук укытучы – ирен юкка-барга табаламый, көнләшеп рәнҗетми, җанын вакламый, аның бер генә көндәше бар: ул да булса Җәмилә. Иренең егет чакта Җәмиләне өзелеп яратканын белгәнгә күрә, яшь язучы Алмазовны мәктәпкә чыгыш ясарга чакырсалар, ул бурлаттай янып чыга, Казанның теләсә кайсы мәктәбендә аңар һичшиксез Җәмилә эшлидер кебек тоела һәм ул, ире кайтып җиткәнче, зиһеннәре чуалып, ут йотып утыра иде. Шушы хәлне белгәнгә күрә, Вәлиша мәктәпләргә очрашуга барудан катгый рәвештә баш тарта торган булып китте. Мәҗлесләрдә, шәрабтан башы әйләнеп, шигъри дөньялар ачылып китеп, шагыйрь дуслары, артист иптәшләре яшьлектә калган ярлары турында сүз куертып җибәрсәләр, ул тизрәк икенче бүлмәгә чыга яки, юк йомышын бар итеп, кайтырга ашыга башлый иде. Ул инде Җәмиләне күңел түреннән сызып бара һәм, тырыш, сабыр хатыны Маһинурга гына мәңгелеккә турылыклы булырга күңеленә беркетеп, шул бер генә иманы белән дөньяда яши, эшкә яки юлга чыгып киткән чакларда, ул хатынын кочаклап үбә, Маһинурның:

– Тәти йөр яме, бәгърем, – дигән сүзләреннән сәерлек табып елмая гына иде. Ә Маһинурның «тәти йөр» дигәне «Җәмилә турында сорашма» дигәнгә кайтып кала иде.

Менә сиңа мә – хәзер шушы минуттан башлап Җәмилә аның белән янәшә, аңа орынып барачак. Җиде сәгать буена барачак. Аның күзләре Вәлиша күзләре белән очрашачак. Алар Олы Язда, укучылар конференциясен уздыргач, кунып калырга тиеш булачаклар. Төн уртасында язгы юл өзегендә чыгып китеп булмый ич инде. Иртәгә иртүк чыгып китсәләр дә, алар әле бишсез кайтып җитә алмаслар, Җәмилә тагын аның белән булачак. Ул аңар күтәрелеп тә карый алмас, ул аның янәшә булуыннан чиксез дулкынланып, шул ук вакытта бу янәшәлек хатынына барып җитсә, нинди күңелсезлекләр килеп чыгасын сизенеп, үзе белән янәшә утырган укытучысы Шәфигулла абыйсын да, сабый балалы Сараны да оныткан иде. «Хәсрәт эчендә, уйда мин» иде ул. Шәфигулла абыйсы аны уйларыннан айнытты:

– Яңа сюжет таптың мәллә, Вәлиша?

– Югалтканымны таптым, – диде Алмазов.

– Уңыш телим, дустым. Табу – яхшы фал. Байтак вакыт сүзсез бардылар. Сара бала төргән кызыл тасмалы яшел юрганын ике куллап кочаклап алган да селкенми дә бара. Аны юлның ике ягына бульдозерлар кыш буе өя-өя айсберглар хәленә китергән кар түмгәкләре дә, кары арчылгач яшелләнеп чыгып калган уҗым басулары да, биегәеп киткән язгы күк йөзе дә – берсе дә кызыксындырмый, яз алып килгән сөенечләрдән беренчесе – йөрәк парәсе аңа кадерлерәк. Кабинада бала булганлыктан, өстәвенә ул бөркәүле дә булганлыктан, тартырга ярамый, ишек ачып җилләтергә дә ярамый, сәгать буе дүрт кеше тар гына бер кабинада утырып кайта торгач, һава бик бөркүләнеп китте, калкурак урында, тар гына кыр урманы булган җирдә машинадан чыгып һава алдылар. Шәфигулла абыйлары белән Вәлиша тәмәке тартты, Җәмилә Сараның баласын күтәрешеп торды. Катлы-катлы төргән юрганда бала шактый авыр сизелә иде, биш-алты минут күтәреп торганда да, Җәмиләнең кулы талды.

– Әбәү тагын, үзенә күрә генә түгел, авыр икән әле бу, – диде ул, әз генә кылтаебрак.

Шәфигулла абый юрганны бөтенләй бөркәп бетермәскә, аз гына булса да ачыграк калдырырга киңәш итте, тыны бетеп куя күрмәсен, диде, шуларны әйткән арада, сугыш алдыннан туган кече кызлары исенә төште, кадерле кешеләрен сагынудан үзәкләре өзелеп китте.

Вәлиша – тиктормас җан – Сара янына килеп, кызыңны күрсәт дип тинтерәтә, аңар ияреп, Җәмилә дә сабыйның битен карарга үрелде, әмма әнисе бик саран булып чыкты: боларга кызының борын очын гына күрсәтте.

Кабинага кереп утыргач, ул тагын баласы өстенә иелде, әледән-әле юрганны ачып карап, рәтләп тагын япты.

– Әни кеше, бирегез миңа, бераз мин тотып барыйм, кулыгыз арыгандыр, – диде Вәлиша, авылдан килеп шәһәргә урнашкан яшьләргә хас беркатлылык белән.

– Рәхмәт. Бирер ием дә, куркам. Әтисе күтәреп йөргән чакта да баш мие селкенәдер кебек тоела да, төне буе йоклый алмый ятам.

– Тагын ике-өчне тапкач, курыкмый башларсыз әле, – диде Шәфигулла абыйлары, Сараның хәленә кереп.

– Юу-ук, ике-өчне тапмыйм мин, тагын берне генә табам – әтисенә бүләккә.

– Нишләп алай бик саран, татар халкын үрчетергә теләмисезмени?

– Тәрбия дә бирәсе бар бит аларга.

– Габдулланың ничә баласы бар соң?

– Алтау. Ике малай, дүрт кыз.

– Ул бит әнә тәрбия бирәсе дип тормаган.

– Аларның бит заманы башка. Авылда җиңелрәк, без бер-беребезне карап үстердек.

Машина Ленино-Кокушкино авылы янындагы парлы ак чиркәү яныннан уза башлады.

– Ленинның әтисе Илья Николаевич Мария Александровна белән әнә шул чиркәүдә никахлашканнар, – диде Вәлиша, күп белгәнен күрсәтергә теләп. Моңа Сараның исе китте, баласыннан аерылып, инде отыры артта кала барган чиркәүне, муенын сузып карый-карый, күзләре белән озатты.

Җәмилә дә бер генә мәртәбә артка каерылып карады, шул арада Вәлиша аның татар кызларына хас булмаган озын ак муенын күреп калды. Күңелендә өермә булып яшьлек хатирәләре, пединститутта укып йөргән чаклары, Яңа ел, Беренче май бәйрәмнәре, колхозга өмә белән печән чабарга барган, гамьсез бер көлү белән рәхәтләнеп көлгән чаклары исенә төшеп, җанын тоташ бер газаплы сагыш биләп алды. Буй җитмәс ерак калган шул инде ул бәхетле көннәр. Хәзер аларны еласаң да кайтарып алып булмый. Бүген менә шушылай янәшә утырып барган өчен дә әле ул хатыны Маһинур алдында җавап бирергә тиеш…

4

Теләчедә озаграк тукталыш ясадылар. Юлның инде яртысы диярлек узылган, төшке ашны ашар вакыт та җиткән иде. Шәфигулла Мансуров кебек гомерләренең күп өлешен интегеп үткәргән, михнәт дигәннең төрле калибрдагысын күргән кешеләр гадәттә уңайлы форсатны кулдан ычкындырмаска тырышалар. Машина Теләче урамына килеп керү белән, Мансуров төшке ашны шушында ашарга дигән ныклы карарга килде. Моңар беркадәр хәзерлек күреп алырга кирәк иде. Сара белән Җәмиләне ул машина белән медпунктка җибәрде. Әни кеше анда, бер айлык сабыеның юеш чүпрәкләрен алыштырып, яңадан биләүсәләргә, бер уңайдан нәниен имезеп тә алырга, Җәмилә аңа булышырга тиеш булып чыкты.

Мансуров үзе исә, алар әйләнеп кайтканчы, Вәлиша белән бергәләп, ашханәдә табын әзерләү хәстәренә кереште. Ризык әзерләүдә иренүне белә торган зат түгел Шәфигулла агай. Ул барлык кеше белән бергә чиратка басмас, шеф-поварны ымлап кына чакырып алыр да: менә, агай-эне, шундый-шундый хәлләр, безгә шундый-шундый ризыклар кирәк, дияр. Кулыңнан киләме синең шул хәл, юкмы, дияр. Әйтик, сөт, эремчек, атланмай, аннары сыер итеннән пешергән котлет – бармы алар синдә? Поварга ни – Казан чаклы Казаннан күтәрелеп чыккан кешеләр, олы башларын кече итеп, сине санга сугып сөйләшәләр икән, әзерли-таба, әйдә, күңелләре булсын.

Ләкин Шәфигулла агайның табын әзерләүгә сарыф иткән көче юлдашлары тарафыннан тиешенчә бәяләнмәде. Сара медпунктта бер шешә сөт эчкән икән – ризыкка кагылмады да; Җәмилә, тамагым тук, дип, урамда ук калды, ә Вәлиша – сыбызгы – Җәмиләгә теләктәшлек йөзеннән сөт белән эремчеккә борын да төртмәде, андый чүп-чарны карт-коры ашасын, имеш! Сыер итеннән пешергән котлетны ул, берьюлы ике порция сорап алып, күз ачып йомганчы ялмап йотты да, краннан салкын су эчеп, урамга элдертте.

Барысы өчен тырышу шофёр егет белән Шәфигулла агайның үз өстенә калды. Теләчедән соң мондый әйбәт ашханәнең бүтән бер җирдә дә очрамаячагын әйтеп, Мансуров Вилданны кыстарга кереште, ә Вилдан – рәхмәт төшкере! – кыстатып теңкәгә тия торган кеше булып чыкмады: китергәнне ашады, китермәгәнне таптырмады. Мансуров белән бергәләп чәй эчү, дөресрәге, данлы авылдашының чәй эчкәнен карап тору Вилданга аеруча бер хозурлык бирде. Шәфигулла агай чәйне куе итеп, гәрәбә төсендә ясатып китертә, чәй тәлинкәсен тырпаешкан бармаклары өстенә куеп, ашыкмый гына эчә, поварның ризык кадерен, аннан да бигрәк кеше кадерен белгән кеше икәнен мактый, табынны олылый белмәгән яшь-җилкенчәкне әкрен генә, үз итеп кенә тирги, битендәге тирләрен тастымал чаклы кулъяулыгы белән сөртеп-сөртеп ала иде. Өч чынаякны рәттән аударып салгач, ул мунчадан чыккан кебек алсуланып, чибәрләнеп китте, үзе әйтмешли, аңа байлар төсе керде. Урамга чыккач, гадәтенчә, юлдашларыннан рөхсәт сорап, ул янә сигарет кабызды.

Аннары алар кузгалдылар.

Язгы кояштан балкып яткан, урыны-урыны белән чүп-чарлы, урыны-урыны белән чирәмле, әмма күңелгә шундый да якын, кунакчыл Теләче урамнары артта калды. Безнең сәяхәтчеләребезне төягән фаэтон, таш түшәлгән дамбага чыгып, келтерәп кенә китеп барды. Күз күреме җирдә иртә язның күлләвекләре чуарланып ята, бөре ачарга җыенган тал-өянкеләр фаэтонны юл буена тезелеп озата баралар, иркенлеге, олы сымак мәһабәтлеге белән җаннарны кинәндергән яз безнең юлчыларыбызны отыры ныграк мавыктыра иде.

Шәфигулла агайның әйбәт ризыктан һәм куе чәйдән хушланган күңеле Вәлиша белән Җәмиләгә нидер сөйләргә, нидер киңәш итәргә тели, ләкин икесе тиң тынып калган яшь юлдашларын юк-бар вәгазе белән ялкытудан курка иде. Чыннан да, аларга, язның кадерен белегез, күңелегезгә сеңдереп калыгыз, дип ничек әйтәсең. Алар бит аны синнән-миннән күбрәк тоя. Бәлки, алар өчен шушы сүзсез минутлар һәммә нәрсәдән кыйммәтрәктер. Соң, үзеңне генә ал, Шәфигулла, кайчандыр башыңда җилләр йөргән яшел авызлы егет, әтиләренә ияреп, язын күрше авылларга такта ярырга чыгып киткән чакларыңда, язны күңелеңә сеңдер, дип өйрәтүче булдымы? Каңгылдашкан казларны, Ишки әрәмәләрен, салам түбәле йортлар буенда тырпаешып торган сыерчык оясы колгаларын күңелеңә сеңдер, дип өйрәтүче булдымы? Алар яз дигән исем белән тулаем синең күңелеңдә калганнар һәм менә илле елдан артык сине дулкынландырып, җаныңда тулышып торалар…

Мансуровның тойгыларын гүя тагын да ташытып җибәрергә теләгәндәй, Мишә күперен чыкканда, алда зур су пәйда булды. Кичтән шаулаган язгы су әллә кайларга чаклы җәелеп китеп тынган. Кояш нурына чумган өянкеләр бил тиңентен су эчендә утыра, сугыштан соң бөтен ил белән тар урман итеп утырткан һәм халык телендә «урман полосасы» дип мәңгелек исем алган ызан каеннары ак кәүсәләрен суга сузганнар – балет кызлары кебек, иң матур позада туктап калганнар.

Моңарчы үз эченә бикләнеп, сүзсез барган Җәмилә, кулларын чәбәкләп, сөенечен белдерде:

– Әнекәем, диңгез булган бит монда!

Вәлиша Алмазов аңа сәерсенеп тә, үз итеп тә карап куйды. Әйе, бу шул Җәмилә – авылдан килеп, пединститутта бергә укыган, институт коридорларын яңгыратып көлгән Җәмилә, сөенечтән сөенә белә торган Җәмилә. Шәһәр егетенә кияүгә чыктым дип кенә чалбар киеп алган ул, чекерәеп янган сары-лимон башлык кына киеп алган, кеш якалы зәңгәр кыска пальто-җилпәзә генә киеп алган! Күз кабакларын гына зәңгәргә буятып алган. Сөенә белү сәләте – үзе белән, көйрәп кабына торган шомырт кара күзләре – үзе белән! Әнә ул җанында кабынган матурлыкны бәләкәй ак куллары белән дә белдерде, авыл кызларыча матур, авыл кызларыча килешле итеп кул чәбәкләп алды һәм тагын бик озакка тынды…

Беләсе иде, нинди уйлар икән аның җанында, нинди тойгылар кайный икән күңелендә? Аларны беркем дә әйтми шул Вәлишага, Мишә күпере сайгаклары гына, көпчәкләр узган чакта дыңгырдашып, кызыйның Олы Язга кайтуын сәламләп калдылар.

Моңсулыктан Мансуров сүзсез кайта. Сине чолгап алган яз исертә, күзләрне йомдырта. Күзеңне ачып караган чакта, зәңгәр күктә ак болытлар йөзә. Кояш су өстенә керфек какмый карап тора. Юл буенда түмгәктән түмгәккә сикерешкән елкылдавык чем-кара чәүкәләр, машина якынлаша башлагач, читкәрәк тайпылалар, очып түгел, сикерешеп кенә китәләр дә, вездеход фаэтонында барган әкәмәт юлчыларны күздән кичергәч, тагын үз эшләренә тотыналар.

Тал песиләре һәм чем-кара чәүкәләр Шәфигулла агайның хәзерге заман «газигы» нда утырып кайтуын оныттыралар, балачак хатирәләре аның күңелен тымызык бер сагыш белән күмә башлыйлар. Язны ул үз уе белән үстерә, киңәйтә, баета: Олы Язга китереп тоташтыра. Аның хәтерендә басу өсләреннән яңа сауган сөттәй ак томаннар күтәрелә, җәйге болыннарда утлап йөргән кырыкмыш тайлар муенындагы кыңгыраулар чыңлый, кыңгыраулар күбәя, күбәя; шөлдерле, чуклы эшлеяле пар атлар сугыш ялкыннарының теге ягында калган тальян моңнарын күңелгә китереп түгә. Мансуров күзләрен йома, шунда ул ни өчен юлга чыгуын аңлый. Аның «Туган җир» романын тикшерәчәкләр. Авылдашлары ни әйтер? Һәрбер язучыда туа һәм гомер буе бимазалап килә торган канәгатьсезлек тойгысы, «Күңелдәгене әйтеп бетерә алдыммы соң?» дигән мәңгелек бер сорау җанын биләп ала, аның үлеп тә тәмәке тартасы килә башлый. Ләкин ярамый: Сара, бәбкәсен тилгәннән саклаган ана каз кебек, сабые өстенә иелгән…

Тагын сәгать ярымнар чамасы кайткач, икенче бер ызан каеннары күренеп торган калку урында Вилдан машинасын туктата:

– Ял итеп алыйк, кунаклар. Ишки юлы башлана. Егерме чакрым түмгәк санарга туры киләчәк.

5

Туган якларына кайтмаганына биш еллар чамасы булган булса кирәк, Шәфигулла Мансуров Ишки юлын онытып бетерә язган икән. Менә шунда чаклы әле аның күңелендә кечкенә генә бер үпкә сыман нәрсә сакланып килә: колхоз председателе Габдулла Баязитовны ул «Волга» машинасын кызганган дип гаепли иде. Ишки юлына килеп кергәч, ул үпкәсе онытылды. Вилданның «газигы» хәзер яртышар метрлы чокырларга төшеп, тирә-якка су чәчрәтеп җибәрә, тотыныбрак утырмасаң, башыңны түшәм араталарына оруың да озак түгел. Колхоз авылларына машиналар күпләп кайтмаган, басу тутырып тракторлар йөрмәгән чагында, алай ук начар юл түгел иде ул Ишки юлы. Ә менә соңгы елларда аның элә-танагы калмаган. Машинаны Вилдан никадәрле генә әкрен һәм сак, хәтта ташбака адымы белән алып кайтырга тырышмасын, хәзер инде яз күрү кайгысы күңелдән китеп, ихтыярсыздан Ишки юлына ризасызлык, туган якның барлык матурлыгын юкка чыгара торган әнә шул чокыр-чакырлар белән килешәсе килмәү тойгысы әкренләп күңелгә үрмәли иде. Мансуров белә: республиканың яртысын диярлек биләп алган нефть районнарында алма тәгәрәтерлек юллар бар, асфальтлап кына түгел, озак елларга җитәрлек итеп, гудронлап салынган юллар. Анысы бик шәп, ә нигә менә шул уңайдан авыл юлларын да рәткә китермәскә иде. Илдә чыга торган кара алтынның шактый өлеше бездә табыла лабаса! Димәк, илдәге тракторларның күбесен Татарстанда чыккан нефть йөртә, комбайннарның, моторларның күбесе безнең ягулыкта эшли. «Безнең» дигән сүзгә Мансуров, әлбәттә, татар егетләрен генә кертми, нефть якларында күп булды ул, анда илебезнең барлык якларыннан килгән төрле милләт балалары эшләвен үз күзләре белән күрде. Нефтьне җир астыннан «дуслык, туганлык» дигән гаҗәеп бер көч чыгара.

Асфальт юлның бер километры 100 мең сумга төшә. 20 чакрымлы Ишки юлын салдыру өчен, «Олы Яз» колхозы ике миллион сум тотарга тиеш. Күбрәк шул. Миллионер колхозга да авырга төшә бу…

– Әйт әле, Вәлиша, син Татарстанны күп әйләнгән кеше, республиканы әйбәт юллар белән тәэмин итү өчен, тагын күпме вакыт кирәк булыр?

– Тагын бер бишьеллык узмый булмас, диләр белгечләр.

– Ник?

– Нефть Татарстанның өчтән берен юллы итте. КамАЗ Әлмәт – Чаллы – Казанны тоташтыра. Әле бит кул-аяк тимәгән Әгерҗе яклары, Мамадыш яклары бар…

Мансуров авыр гына бер көрсенеп куйды.

Вилданның «газигы», тирән бер чокырны узган чакта, тирә-якка мул итеп су чәчрәтте һәм, моторын каты үкертеп, юлын дәвам иттерде.

Нибарысы егерме чакрымлык Ишки юлы безнең сәяхәтчеләребезне моңарчы узылган йөз алтмыш чакрымнан да күбрәк алҗытып, күңелләренә чокыр-чакырлары белән сеңеп калды.

Олы Язга килеп җиткән чакта, алар Шыя елгасы аркылы салынган зур күпернең сүтеп алынган булуын күрделәр. Шофёр егет бер генә мәлгә икеләнеп торды да, муенын сузып, тәрәзәдән үрелеп карады һәм шаккатып сызгырып җибәрде.

– Типте бия тәртәгә!

– Ни булган? Ни булган? – диештеләр юлчылар. Алар да, тынычсызланып, үрелеп-үрелеп карый башладылар. Йөзләренә каушау чыкты.

Эшләр чыннан да сызгырырлык икән. Зур күперне сүтеп ташлаганнар, яңасының әле баганаларын гына утыртып чыкканнар, хәтта ниргәләрен дә җайларга өлгермәгәннәр иде.

Шуның янында гына дүкәлегә, ягъни вакытлыча гына хезмәт итсенгә бүрәнәләрдән тезеп кенә күпер салып куйганнар. Кышын, елга бозга каткан чагында, ул күпер, күрәсең, бик нык булган, инде елга өсте сыеклангач, боз кузгалгач, күпернең әллә ни ныклыгы калмаган, әледән-әле китереп бәргән боз кантарлары аны какшатканнар, ул селкенә үк башлаган иде. Якынаеп килгән зур бер боз кантарын күрүгә, Мансуров урыныннан ук калкынып куйды:

– Элдерт, энем, күпер ычкыначак!

– Күпер белән бергә елгага чумсак? – диде шофёр, икеләнә биреп.

– Полный вперёд! – дип, кискен тавыш белән команда бирде Мансуров. Машинаның дөбер-дөбер килеп күпер аркылы чыгып өлгерүе булды, шундук теге дәү боз кантары күпергә китереп орды, нәрсәнеңдер чатырдап сынганы ишетелде, шофёр машинасын кинәт каты тормоз биреп туктатты, яшь ананың баласы елап җибәрде (алты сәгать еламый кайткан бала!), әнә шул сабый тавышына күпер, уянып, елга өстеннән агып китте.

Машинадагылар, дөбер-шатыр кузгалып, урамга чыктылар, ур-ра кычкырып, кул чабарга тотындылар. Яшь язучы да, өлкән әдип тә, янәшә басып, агып барган, бүрәнә-бүрәнә тарала башлаган күпергә, үз гомерләрендә беренче мәртәбә могҗизага юлыккандай, аптырашып та, сокланып та карап тордылар. Мансуров үз гомерендә агып киткән күперләрне дә, язгы ташуларны да күп күргән иде, ләкин бу күпер аны аеруча дулкынландырды, чөнки бу аның агып киткән гомерен, гомер юлының бормаларын хәтерләтә иде.

6

Шәфигулла агай кинәт бер нәрсәне аңлап алды: аның яшь коллегасы Вәлиша Алмазов чамадан тыш мавыгучан кеше икән. Олы Яз председателе Габдулла Баязитовны күргән минутыннан башлап, ул Шәфигулла абыйсын гына түгел, хәтта Җәмиләне онытты. Аның өчен дөньяда тик бер генә кеше – Баязитов кына торып калды. Барлык өмет-хыяллары әле алда булган яшь язучының тормышны, яңа кешеләрне өйрәнүдә шулай тынгысыз булырга тиешлеген акылы белән акласа да, Җәмиләнең кинәт моңсуланып, боегып калуын күрү Мансуровка шактый кыен иде. Юлдашы Җәмиләгә игътибарлы булуны ул үзенә бурыч итеп алса да, моннан берни дә барып чыкмады, чөнки Җәмиләгә Мансуров түгел, Алмазов кирәк иде. Шунлыктан вакыйганың ниндирәк юнәлештә үсүен, ике яшь кеше мөнәсәбәтенең кай якка таба китәчәген ул күзәтеп кенә тора ала иде.

Габдулла Баязитовның ни өчен шулай Вәлишага ошавын, алай гына да түгел, бөтенләе белән аны гашыйк итүен ул үзенчә аңлый да кебек. Мансуров өчен Габдулла Баязитов – авылдаш, ягъни күрә-күрә күнегелгән кеше. Вәлишага ул – өр-яңа ачыш. Иң әүвәл, әлбәттә, Вәлишага аның гөрнәдирләрчә озын буе, таза гәүдәсе, табигать үтә дә ягымлы итеп биргән олы сымак мәһабәт чырае, мул булып ак төшкән бөдрә чәчләре ошый. Кара сипкелле түгәрәк йөзне балкытып җибәргән күңел көзгесе – якты зәңгәр күзләре ошый. (Сараның да күзләре шундый!) Аннары килеп, Габдулланың аз сүз белән күп нәрсә әйтә торган зирәк акылы ошый булса кирәк. Ә барыннан да бигрәк, Габдулланың аларны, башка председательләр кебек кабинетында утырып түгел, Шыя елгасы буена ук килеп, үз «газигы» белән каршы алуы ошый торгандыр. Бу каршылауда матур бер деталь бар – «очлы күз» Вәлишаның ул детальне күрми калуы мөмкин түгел. Габдулла, машинасыннан төшкәч тә, беренче итеп Мансуров белән күрешмәде, бала анасы Сара белән күреште, аталарча ягымлы күз карашы белән ул кызын тәүге сабые белән тәбрик итте, аннары, бәләкәчне кулына күтәреп, авырлыгын чамалап карады, елмаеп канәгатьлек белдерде; юрганның бер читен генә ачып, кызыл битле «төерчеккә» чөңгереп сәлам бирде. Әгәр бу гамәлдә әти кешенең гаҗәеп бер такты булмаса, Шәфигулла агай да, аның абруе өчен ут йотып торган Вәлиша да борыннарын салындырган булырлар иде. Әмма Габдулла авылдашы Шәфигуллага аерым мөнәсәбәте барлыгын күрсәтеп өлгерде: ул аны, кочаклап, баһадир күкрәгенә кысты, сагынылган бер җылылык белән авылдашының аркасыннан шапылдатып какты:

– И-и, кайтып әйбәт тә иттең соң, Шәфигулла агай, – диде.

Мансуровның керфек төпләре җылынып, күзен томан пәрдәсе каплады. Ул, кинәт җебеп китүеннән оялгандай:

– Туктале син, Габдулла, мине мактарга бик ашыкма әле, менә кемнәр бар әле монда, – дип сөйләнә-сөйләнә, председательне юлдашлары белән таныштыра башлады.

– Менә бу сөйкемле ханым Җәмилә булыр, әдәбият укытучысы. Ә менә монысы, мин сиңа телефоннан әйткән идем бит, һәммәкәебезнең борынына чиертәчәк яшь язучы Вәлиша Алмазов. Егерме алты яшендә – үзе инде өч повестьның авторы.

Председатель, иелә төшеп, әдәпле генә итеп, Җәмилә белән күреште, аннары җилкәсенә аппаратлар аскан Вәлишаның, туганнарча якын итеп, яратып кулын кысты.

Калган ягы солдат хезмәтендәгечә тиз, ыгы-зыгысыз башкарылды. Сараны ул шофёр Вилдан машинасында үз өйләренә кайтарып җибәрде, кунакларны, үз машинасына утыртып, колхозның кунак йортына алып китте. Олы Яз урамыннан үткәндә, кунаклар игътибар иттеләр: авыл урамы бик иркен, алты почмаклап салынган урыс капкалы йортлар алдында аклы-зәңгәрле рәшәткәләр, рәшәткә эчендә яз сулышыннан уянып, кәүсәләре яшәрә башлаган тирәкләр күренеп-күренеп кала иде. Колхозның нарат бүрәнәләрдән салынган җәмәгать каралтылары, түбәсенә «Культура йорты» дип язу куелган колонналы ак ташпулаты биредә таза хәлле кешеләр яшәвен, колхозның хуҗасы нык куллы икәнен әйтеп торалар иде.

Кунак йортында аларны мул табын көтә иде. Ләкин монда да алдан ук әзерләнеп торуны артык тырышып күрсәтмәделәр, һәммә нәрсә үз җаенда барган кебек, гадәти генә итеп эшләнде: артка чөеп бәйләгән чытыр ак яулыклы, ак алъяпкычлы кырык яшьләр тирәсендәге Гөлбәдәр җиңги өстәлгә коштабак белән сөзмә, кәрәзле бал, кош теле китереп куйды. Сарык итеннән пешергән ашны тәлинкәләргә бүлеп чыкты, күкрәгенә терәп, калын телемле итеп ипи кисте, ак самавырын шаулатып табынга китереп утыртты. Ул сөйләшми диярлек, йөзендәге сүнми торган елмаю гына аның кунаклар килүгә шат икәнен әйтеп тора иде.

Баязитов юлдан килгән кешеләрне аяк өсте торып диярлек ашатты, бер уңайдан Казан хәлләрен, юл мәшәкатьләрен сорашты; Мансуров Ишки юлын тырышыбрак яманлый башлагач, Вәлишага күз кысып алды: сез, язучылар, авылда кыенлык бетте, бар да ал да гөл дип язарга ашыкмагыз, янәсе!

Колхозчылар белән очрашу кичке сигезгә билгеләнгән икән, әле ике сәгать чамасы вакыт бар, шуңарчы ял итеп, әзерләнеп алырга була, теләгән кеше авыл белән таныша ала. Бу хәбәрне җиткергән чакта да, Баязитов дусларча, якын итеп сөйләште. Шунлыктан һәркем үз теләгәнен сайлап алды: Мансуров ак җәймәле караватта кырын төшеп черем итеп алырга, Җәмилә Гөлбәдәр апаларына кайтып үзен тәртипкә китерергә, тынгысыз җан Вәлиша председатель белән бергәләп авылны карарга булдылар.

7

Сәхнә алдындагы көчле прожекторлардан бөркелгән нур көлтәсе Шәфигулла Мансуровны сукырайтып җибәрде. Председатель Баязитовның ул гөлдерәвек тигез тавышын һәм шул тавышта үз исемен ишетте, җиде йөз кешелек залның дәррәү аяк өсте басканын күрде, шуннан башкасын күрмәде дә, ишетмәде дә. Күңелендә аның тик бер генә хис: аның илле еллык хезмәтен олылыйлар. Авылдашлары! Шушы көнне күрер өчен, ул үги ана каргышларын ишетте, Себер юлларын гизде, төннәрен каравыл өйләрендә үткәрә торган кешеләрнең шушы якты көннәргә килеп җитүләре хакына, илне электрлы итү хакына Днепрогэсларны төзешеп йөрде, дошманнарына каршы фронтларда сугышты. Шушы көн хакына ул үзенең романнарын язды.

Аңа авыл кызлары чәчәк бәйләме китереп бирделәр; чәчәкне күкрәгенә кысып, ул аяк өсте басты, авылдашларына баш иде; чигәләрендә кан тамырлары сулкылдап тибүен, күңеле ярсыганны тойган хәлдә, урынына утырды.

Күпмедер вакыттан соң ул сөйләгән сүзләрне аңларлык хәлгә килде. Трибуна янына баскан Җәмилә дулкынланган, бераз гына көйлерәк тавыш белән аның үзе күптән белгән, дөресрәге, җитмеш ел буена башыннан кичергәннәрне сөйли иде. Ул Җәмиләнең киеменә игътибар итте: яшь ханым хәзер юлда килгәндәгечә чалбардан түгел, чекерәеп янган лимон төсле башлыктан түгел, өстенә куе зәңгәр төстәге йон күлмәк киеп алган, сары чәчләре дулкын-дулкын булып җилкәсенә таралган, йөзе көчле ут яктысында саф яшьлеге белән балкып, алсуланып күренә иде. Рәхмәт яугыры, үткәзеп кенә яуган тымызык яңгыр кебек, җиренә җиткереп сөйли бит әле бу. Алдан фараз кылганнарының дөрескә чыгуына сөенде өлкән әдип, бу яшь ханымның тормышта бәхетле булуын теләде.

Аннары ул Вәлишага карады: инде хәзер Алмазов бөтенләе белән Җәмиләгә йотылган, ул тагын аңар гашыйк булып, дулкынланып, тын да алмый тыңлый иде.

«Шөкер, юлдашларның әйбәтләре, илһамлана белә торганнары туры килде», – дип, күңеленнән генә сөенде Мансуров.

Җәмилә сөйләп бетергәнче, ул үзенең гадәти сабыр, аек халәтенә кайтты. «Туган җир» романы турында колхозчылар, олырак яшьтәге агайлар – кордашлары сөйләгәнне дә, яшьрәк кызлар сөйләгәнне дә үз бизмәне аша үткәзеп, арттырып җибәрмиләрме икәнен чамалап утырды. Аеруча тирән фикерләр юк иде аларның сөйләвендә. Казанның методик кабинеты җибәргән әзер план беләнрәк сөйли иде алар, күбрәк әсәрнең эчтәлеген сөйләү белән мавыгалар иде, ләкин Мансуровның барыбер күңеле кузгалып-кузгалып куя, чөнки моны аның авылдашлары сөйли, алар турында язылган әсәрне сөйли иде. Дөрес язмагансың, күпертеп яки алдап язгансың дип әйткәннәре булмады; кордашларыннан тик бер генә кеше сүзенең азагына таба ипләп кенә үпкәсен белдерде: «Минем әтине ат карагы итеп чыгаргансың, әти бит инде үлгән, ә мин, минем балаларым шул исемне күтәреп йөрергә тиешмени хәзер», – диде. Мансуровка ничектер уңайсыз булып китте, ник дисәң, залдагылар сөйләүченең сүзеннән рәхәтләнеп көләләр иде. Документаль әсәрнең бөтен кыенлыгы да, күрәсең, шундадыр инде: аның артында җанлы кеше басып тора, ул сиңа үпкәли, әйткән сүзеңнең үзенә авырттырып кагылганы өчен үпкәли, ул чакларда замананың никадәр авыр булганын, ат урлауның һөнәр булмавын, нужа бабай кушканга эшләнгән эш булуын башына да китереп карамый…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации