Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 25


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 25 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Адәм баласының тормышында була шундый мизгелләр, андый мизгелләр эшләгән эшеңнән дә, гаилә тормышыңнан да канәгатьлек хисе тудыралар. «Тукымалар» кибетендә эшләгән беренче елы (бер уйласаң, күп вакыт бит инде – 365 көн!) Фәндилә өчен күз ачып йомганда уза торган бер мизгел кебек кенә узып китте. Үзе башлаган һәр эшнең уңышлы, нәтиҗәле килеп чыгуы да, кияүгә чыкканның беренче елында ук ире Мәгафурга ир малай алып кайтуы да сөенечне сөенеч итеп кабул итә белә торган оптимист җанлы Фәндиләнең бәхетен баш түбәсеннән итәргә җитә калган иде. Кайсы гына ир беренче баласының малай булып тууын теләми, кайсы гына ир малай алып кайткан хатынына бүләкләр әзерләми. Ундүрт яшеннән заводта бил бөгеп, нәфис-назлылыкка ирешмәгән, дөресрәге, ирешү мөмкинлеге булмаган Мәгафур, үзләрен культуралы дип санаган зыялылар баскычына басып, хатынына зур бүләкләр эзләмәсә дә, шулай да Фәндиләсенә яктырак күз белән карый, үзенә хас булмаганча, хатынына ягымлы-назлы сүзләр әйтүдән дә тартынмый башлады. Бәхете баш түбәсеннән ашкан Фәндиләгә шуннан артыгы тагын ник кирәк. Айга бер мәртәбә, җитәкләшеп, аларга әтисе белән әнисе килеп чыга йә үзләренә чакырып ала, тормышларының көйле баруына сөенәләр, әтисе Вәлиәхмәт Фәндилә белән Мәгафурның өенә үзенә хас осталык белән төрле-төрле җайланмалар эшләп бирде, тәрәзә һәм ишек шторларына гардиннар ясап китерде, кипшенүдән ярыклары зураеп калган ишекләрне, тәрәзә рамнарын төзәтте; болар барысы Фәндиләнең күңеленә сары май булып ята, ник дигәндә, әти-әнисенең алар өчен үлеп торуы ире Мәгафур алдында Фәндиләнең дәрәҗәсен күтәрә иде. Шулай да иң җанга ятышлысы ул түгел әле, иң җанны кузгатканы – әтисе белән әнисенең оныкларына булган мөнәсәбәте. Бәләкәй Әнвәргә алар җаннарын ярып бирергә әзерләр, ә тегесе җан җылысын тоя, тешсез авызын ерып елмая, үз телендә әллә нәрсәләр лыкылдый иде. Нур өстенә нур дигәндәй, шул елны Фәндиләнең тормышында тагын бер яңалык булды: кибеттә үрнәк тәртип урнаштырганы, сату планын арттырып үтәргә булышканы өчен, аны пенсиягә киткән директор урынына кибет директоры итеп күтәрделәр.

Әлеге хәбәрне ишеткән сабакташы Вәсимә-Сима аны кунакка чакырды. Фәндиләне кыйбатлы Кырым шәрабы белән сыйлап утырган чакта, үтә дә якын итеп, кочаклап әйтте:

– Ахирәткәем, мин синең шулай бик тиз үскәнеңә сөенәм. Институт бетердең, бик шәп абзыйга кияүгә чыктың. Абзыйга дип шуңа күрә әйтәм, яшьтәшеңә кияүгә чыгу яхшы түгел. Ник дисәң, чөнки, – үз сүзеннән рәхәтләнеп көлде, – хатын-кыз ирләрдән тизрәк таушала, ә синең Мәгафурың үзеңнән биш яшькә олы, өстәвенә син аңар сюрприз ясадың – ир малай алып кайтып бирдең! Бәхетле ахирәтем минем, сиңа хәзер, беләсеңме нишләргә кирәк?

– Нишләргә? – диде затлы шәрабтан һәм ягымлы мөнәсәбәттән рәхәт кенә башы әйләнә башлаган Фәндилә.

– Сиңа хәзер Фәндилә дигән примитив исемеңне йөртмәскә кирәк. Кул астыңда эшләүче чыелдык кызларыңның адым саен сиңа «Фәндилә! Фәндилә!» дип чырый-чырый кычкырып торуларын туктатырга вакыт. Син – магазин директоры, син – начальник, ягъни мәсәлән, бабайлар теле белән әйткәндә, түрә син. Стал быть, исемең җисемеңә лаек булсын. Син Фәндилә түгел, Фаина, ишетәсеңме, Фаина. Ничек шәп яңгырый! Алар сиңа исемең белән генә түгел, әтиең исеме белән дә дәшәргә тиешләр – заманча. Фаина Вәлиәхмәтовна. Озын, яңгырамый. Әтиеңнең исемен кыскартабыз. Вәли абзый. Димәк, син Фаина Вәлиевна! Кабат әйтәм, син хәзер шухрый-мухрый түгел, кибет башлыгы, начальство! Аңладыңмы, Фаина Вәлиевна?

Фәндилә яшь иде әле, тәҗрибәсез иде. Әти-әнисе кушкан исеме Фәндиләнең нинди матур, нинди җанга ятышлы икәнен ул аңлап бетерми иде. Вәсимә-Симаның әйткәннәре аңа бик тә мәгънәле тоелды, һәм ул шул көннән башлап Фаина Вәлиевна булып китте.

«Тукымалар» кибете директоры Фаина Вәлиевна Фәттахова. Артык та түгел, ким дә түгел! Вәйт шулай.

Әтисе әйтмешли, әммә дәхи Вәлиәхмәтне – Вәлигә, Фәндиләне Фаинага алмаштыру гына аның дәрәҗәсен арттырмады. Дәрәҗәне тир түгеп, тырышып-тырмашып табарга кирәк иде.

«Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү» дигән яңа ысулны сынап карарга булды Фаина Вәлиевна. Бер атна эшләгәч, кибетчеләр, хисапчылар, директор үзе, бергә җыелып, тикшереп-барлап карадылар: алты йөз сум өстән чыга. Димәк, товар алырга килүчеләрдә намус юк, урлашалар. Авыз ачып, ышанып торуда мәгънә юк. Синең исемең Фаина Вәлиевна түгел, Фаина Валерьяновна булсын, авыз ачып йөрсәң, кәкре каенга терәтәчәкләр. Контроль, бары тик аяусыз контроль – менә нәрсә бу күңелсезлектән «Тукымалар» кибетен коткарып калачак. Контроль дигәне, тикшереп-барлап торучы күзле бүкәннәр түгел, транспортёр! Сайлап алган товарын әйбер алучы үзе күтәреп килми, кассир янына аны транспортёр китереп куя. Караклык бетте, өстәвенә транспортёр-контролёр тикшерү-барлауга куелган дүрт кешене кыскартырга мөмкинлек бирде. Бер елга хезмәт хакы исәбеннән дүрт мең биш йөз сум акча янга калды дигән сүз.

Өстән чыккан алты йөз сумны кибеттәге кызлар һәм Фаина Вәлиевна бергәләп түләгән булсалар, бу хәл кибетче кызларның күңелләрендә юшкын булып утырып калса, дүрт мең дә биш йөз сум акчаны янга калдыру һәммәсенең дә күңелен күтәреп җибәрде.

Тик тормышта, ни хикмәттер, сөенеч үзе генә йөрми, артыннан ияртеп, көенеч тә алып килә. Кибеттәге кичәге көннең йомгакларын ясый торган иртәнге киңәшмәдә кыйммәтле тукымалар бүлегендә эшләүче өч кыз – Кафия, Сания, Надя – никтер авызларына су кабып, сөмсерләре коелып утырдылар. Бу хәл директорны шиккә калдырды.

– Барысы да сөйләде, ә сез нигә дәшмисез? – диде Фәндилә, кызларга мөрәҗәгать итеп.

Сания белән Кафия шуннан соң да дәшмәделәр, алар өчен Надя сөйләде. Сап-сары чәчле, тылакыйрак табигатьле ул марҗа кызы әйтсә сүзен өзеп әйтә торган иде. Бу юлы да шулай булды. Менә ул чытыр ак халатының бер төймәсен бөтергәләп торды да пулемёттан аткан кебек тырылдатырга тотынды.

– Сез, Фаина Вәлиевна, күрмисез. Сез сукырайгансыз. Сезнең уңышлардан башыгыз әйләнгән.

– Мыскыллашмыйча гына, төртмә сүзләрсез генә сөйләшик. Ни булды?

– Безгә көн саен диярлек фуф итеп кенә киенгән бер дама килә. «Мин Тәгъзимә Яббаровна булам», – дип, эре генә сөйләшә. Көн саен, нахальный рәвештә, иң дефицит товарны – крепдешинны иллешәр, йөзәр метр үлчәргә куша. Мин куркам. Ник ул аны биш метр алмый, йә ун метр? Бер йөз метр! Минем уйларга хакым бар – ул, бәлки, спекулянттыр? Бездән бер бәягә алып, икенче урында ике бәягә сатадыр? Ул – универмагтагы бүлек мөдиреннән «Текстиль-швейторг» ка күтәрелгән кеше. Ул бит товарны кочагы-кочагы белән алырга ярамаганлыгын да, сатучы кызларның күңелендә ямьсез уйлар тудырганын да белә. Ник сез шуңа юл куясыз? Беләсезме, Фаина Вәлиевна, сез мине сату эшенә өйрәткән кеше булсагыз да, сезнең хакта да минем начар уйларга хакым бар. Нигә сез шуңа күз йомасыз, нигә аны ул ямьсез эшеннән туктатмыйсыз? Димәк, сез дә аның командасында. Сания белән Кафия дәшмиләр, димәк, алар да Яббаровна командасында.

Фәндиләнең битенә шаулап кан йөгерде. Ул акланып та, дәшми утырган кызларны яклап та, ләм-мим бер сүз әйтмәде, киңәшмәне шундук ябып, сатучыларны эш урыннарына җибәрде.

Бер сәгать уздымы икән, ике сәгатьме, колакларына алтын алкалар таккан, күкрәкне ир-атның күзе төшәрлек итеп яртылаш ачкан солидный дама «Тукымалар» кибетенә килеп керде. Башны текә тотып, берәү белән дә исәнләшмичә, аскы катка төшә торган баскыч янына китте.

Директор шунда басып тора иде.

Тәгъзимә Яббаровна кибеткә кергәннән бирле беренче мәртәбә аның белән исәнләште. Баш кагып кына түгел, иелеп-бөгелеп, төче елмаеп исәнләште:

– Хәерле көн, Фаина Вәлиевна! Кәеф-хәтерләрегез ничек? Авырмыйсызмы?

Директор яктырып китмәде, беркөе дип, тонык кына җавап бирде дә, аның артыннан ияреп, затлы тукымалар залына, аскы катка төште.

Тәгъзимә Яббаровна, сатучы кызлар белән исәнләшеп тә тормастан, кыйммәтле тукымаларда актарына башлагач, директор түзмәде:

– Тәгъзимә Яббаровна, мин сезне кисәтеп куярга тиешмен. Бездә дефицит товар саналган крепдешин, ефәк, драп ише затлы мануфактура бер кешегә биш метрдан ары бирелми. Әйе, әйе, бирелми, – диде.

Олы бәдәнле, иң затлы хушбуй исләрен аңкытып торган Тәгъзимә Яббаровна, үзенә кисәтү ясаган директор хатынга өстән генә карап:

– Мине өйрәтергә башыгыз яшьрәк, Фаечка, бераз үсә төшегез, – дип, туп-туры Надя янына килде: – Сатучы, миңа әнә шул ромашка бизәкле крепдешинны илле метр үлчәгез. Үлчәгез, үлчә, акчасын иртәгә кертеп бирерләр.

Надя ак халатының өске төймәсен өзеп чыгарырлык итеп тартты, сап-сары салам чәчен усаллашып селкеде дә:

– Акчасын кассага илтеп түләгез… биш метрга. Әле өченчекөн алган бер йөз метрныкын да түләгәнегез юк. Мин ул хәтле акчаны үз кесәмнән түли алмыйм бит, – диде.

– Ә мин әйтәм, үлчисез!

– Юк, дидем бит инде мин сезгә.

Тавышка хатыннар җыела башлады.

Тәгъзимә Яббаровна ак миниатюр редикюлен ачып, шыртлатып япты, колагындагы алтын алкаларын балкытып, баш селкеп алгач, янында басып торган кибет директорына ысылдады:

– Бу ниткән безобразие? Әйтегез, үлчәсен.

– Акчасын кассага илтеп түләгез, Тәгъзимә Яббаровна. Биш метрга. Үлчәрләр.

Тәгъзимә Яббаровнаның кып-кызыл буяулы калын иреннәре кинәт кыегаеп китте, сөрмәле зәңгәр күзләре зур булып ачылды, көл кебек агарган битен ул, кулы белән баскалап, кибет директорына каш астыннан карап торды да:

– Спасибо, Фаечка. Я вам это ещё напомню! – дип, кибетче кызлар ишетсен өчен, юри урысчалатып әйтеп кырт борылды һәм биек үкчәле туфлиләре белән цемент идәнгә шык-шык басып китеп барды.

«Бу хәзер минем явыз дошманыма әйләнәчәк. Көн күрсәтмәскә тырышачак. Күрсәтмәсә тагын… Гаделсез булганга караганда, бер дошманың арту яхшырак. Аның каравы кибетче кызлар минем аңа булган мөнәсәбәтемне күрделәр. Фаина Вәлиевна түрә-кара белән блат иметь итә дигән ялгыш фикерләреннән арынырлар», – дип, күңелендәге ямьсез төердән бушанып, тынычланып калды кибет мөдире.

4

Фәндилә Фәттахова авызы белән кош тотып, миңгерәүләнеп йөрүчеләрдән түгел. Ул Тәгъзимә Яббаровнаның сәгате-минуты белән үч алырга тотыначагын белә. Ул, Фәндиләне пычрату өчен, обкомга, сәүдә бүлегенә иртәгә үк барып әйтәчәк. Кем беренче – шул ота. Түрә-бичәдән алдарак барып керергә кирәк обкомга, бүлек мөдирен алданрак кисәтеп куярга кирәк.

Әйе, моны хәзер үк эшләгәнең хәерле. Шунлыктан ул, кибеткә күз-колак булуны Надя Кожевниковага тапшырып, үзе, чәчен ясатыр өчен, парикмахерга китеп барды. Элегантный дама булып күренү – уңышның яртысы. Обкомдагылар кемнең кем булуына үзләре бәя бирерләр…

Ялгыша иде Фәндилә. Синең кем булуың чиста-пөхтәлегеңә дә, башкарган эшләреңә дә карап бәяләнә торган заман түгел иде әле. Бернинди карар да чыгармастан, астыртын юллар белән дөньяны урыслаштырган, мәктәпләрне ана теленнән мәхрүм иткән, түрә-караның гел урысча гына сөйләшүе мәртәбә саналган заман иде. Кул кулны юа, ике кул битне юа торган заман иде.

Өлкә комитетында Фәндиләне Сәүдә бүлеге мөдире Җангазыев кабул итте. Биек түшәмле зур кабинет. Полировкалы ике шкаф, пыяла аркылы Ленин томнары күренеп тора. Тимер шкаф-сейф, «совершенно секретно» дигән обком карарлары саклана торган. Ике тумбалы өстәл, стена буена янә дә бер өстәл, бик озын өстәл куелган, аны күп санлы урындыклар белән әйләндереп алганнар. Шушы җиһазлардан тыш җанга җылылык өсти алырдай бер генә җиһаз да, бер генә картина да юк иде бу кабинетта. Түшенә күп итеп алтын йолдызлар тезгән Леонид Ильич Брежнев, ясалма тешле авызын бүлтәйтеп, чабата чаклы кашлары астыннан гамьсез-битараф кына карап тора иде.

Кабинет хуҗасы Җангазыев – энәдән-җептән генә чыккан көрәнсу костюмнан, чытыр ак күлмәген аеруча балкытып күрсәткән чия төсендәге галстуктан. Ничектер артыграк елмаеп, маңгай турысында уентыкланып коела башлаган коңгырт чәчләрен кулы белән сыпыргалап, өстәл яныннан торып каршылады кибет мөдирен.

– О-о, Фаина Вәлиевна! Сезне дә бу йортта күрер көннәр бар икән. Нинди җилләр ташлады сезне безгә?

Әгәр уңай җавап алырга исәп тотып, эшләренең һичшиксез хуплау табачагына ышанып килсә, Вәлиәхмәт абзый кызы Фәндилә дә бик хәтәр төчеләнеп, ясалма елмаеп, югары тоннарда җавап кайтарырга тиеш иде. Ләкин, ни хәл итмәк кирәк, нәкъ менә Вәлиәхмәт абзый кызы иде шул ул, майлап-җайлап сөйләшергә күнекмәгән иде, туры сүз таш яра дигән принципта яшәүне максаты итеп алган иде.

– Үзегез дә беләсез, Руслан Ибәтович, бу йортка адәм баласын нәрсә алып килә? Нужа бабакай.

– Йә-йә, тыңлап карыйк, нинди нужа китерде икән минем янга Фаина Вәлиевнаны? Аңлавымча, моңарчы ул «үзе баш, үзе түш» гамәл кылырга күнеккән баш бирмәс мөдир санала иде түгелме? – дип, янә бер мәртәбә елмаеп, йомшак кына әйтеп куйды Җангазыев.

«Алай. Димәк, Тәгъзимә Яббаровна миңа хәтле өлгергән. Күрәсең, телефоннан хәбәр иткәндер», – дип уйлап алды Фәндилә. Ул, әлбәттә, үзен күрсәтеп, түрә-караны ихтирам иткәнлеген белдереп, эшләренең ничегрәк тәгәрәвен өстән-өстән генә сөйләп, дәү йортның акыллы киңәшләрен ишетеп кайтып та китә алган булыр иде. Ә ул, киребеткән, үҗәт хатын, шуны эшли белмәде, Тәгъзимә Яббаровна белән килеп чыккан конфликтны сөйләде дә бирде.

Жангазыев, яңагына таянып, үтә дә зур сабырлык белән тыңлады аны. Шундук нәтиҗә дә ясамады, каты да бәрелмәде. Байтак еллар сәүдә эшендә эшләп, дипломатиянең бик нечкә якларына өйрәнеп җиткән ир уртасы бу кешедә түземлек запасы күп иде бугай.

Кибет мөдире сүзеннән туктаганнан соң да, ул әле җавап кайтарырга ашыкмады. Фәндиләнең сүзен үз бизмәненә салып, товарның дөрес үлчәгәнме икәнен белергә теләгәндәй, тын гына утырды.

Җангазыев уйлый иде.

«Алай, алай. Син дә, принципиаль булам дип, миңа Тәгъзимә ханым өстеннән жалу белән килгәнсең инде, әйеме? Әгәр ул минем гаилә дустым булса, ул минем тормышымны бизәп, юкны бар итеп, җир тишегеннән дә табып бирүче тәэминатчым булса ни диярсең, принципиаль жалучы? Әгәр мин, синең сүзеңә-коткыңа ияреп, алданып, аңа ниндидер күңелсезлекләр эшли башласам, мин кем булам инде аннары? Кибет мөдирен мин бүген унны, егермене табам, ә менә «Таттекстильшвейторг» ка мөдирне каян алам? Аның өчен тәҗрибәле, зур белемле, өстәвенә инстанциядәгеләр белән низагка керми торган кеше кирәк. Аның өчен Тәгъзимә Яббаровна кебек затлы ханымнар кирәк».

– Сезнең үтенеч шуның белән беттеме, Фаина Вәлиевна? – диде Җангазыев, ниһаять. Ул галстугын, муенын буып торган кебек итеп, тарткалап бушатты. – Мин сезнең үтенечкә каршы менә нәрсә әйтә алам: Тәгъзимә Яббаровна мануфактураны сезнең кибеттән алмас, башка кибеттән алыр. Булдыклы специалист ул, как говорится, республика сәүдәсендә күренекле шәхес. Минем сезгә, Фаина Вәлиевна, үтенечем бер генә: үзегездән югарырак урындагы башлыклар белән конфликтка керергә ашыкмасагыз иде. – Бу сүзләрне әйткән чакта аның йөзе бик җитдиләнде, шома итеп сакал-мыегы кырылган тук вә шома битендәге бер генә кылы да селкенмәде, сөйләп бетергәч, каршы алгандагы төсле ясалмарак елмаюы белән елмаеп: – Киңәшкә килгәнегез өчен рәхмәт. Алга таба да обком юлын онытмассыз дип өметләнәм.

Җангазыев, аяк өсте басып, кибет мөдирен якты йөз белән озатып җибәрмәкче иде, әмма Фәндилә язылмаган бер законны («обкомга үз фикерең белән керәсең, обком фикере белән чыгасың!») белмәгәнгә күрә, бүлек мөдирен шактый ук уңайсыз хәлгә китереп куйды:

– Минем әле сүз бетмәде, – диде ул, өзеп кенә.

Җангазыевның яңак сеңерләре сизелер-сизелмәс биешеп алды.

– Кыскарак тотсагыз иде, минем хәзер совминга киңәшмәгә барасым бар, – диде, монысын инде ул елмаймый-нитми әйтте.

«Партия дисциплинасы» н аңлаган һәм шуңа сүзсез буйсына торган бүтән берәү булса, ярый, вакытыгыз тыгыз булгач, эшегездән бүлдермим, икенче килермен дип чыгып кына киткән булыр иде, андый нечкәлекләрне белми иде шул Вәлиәхмәт абзый гаиләсендә үскән гадел табигатьле кыз, өендә аңа сүзсез буйсыну, һәр әйткәнгә ләббәйкә дип тору тәрбиясе бирмәгәннәр иде.

– Руслан Ибәтович, «Тукымалар» кибетенә ремонт ясатырга кирәк миңа. Сез, бу эшне тизләтер өчен, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саныйсыз?

– Горпромторгка, непременно горпромторгка! Сезнең тугыз магазинны, мануфактуралар магазинын әйтәм, берләштергән горпромторгта кем әле?

– Шәкүр Салигаскәрович.

– Вафинмы?

– Әйе.

– Булдыклы кеше, ярдәмчел. Ул сезгә булышмый калмас, – Җангазыев, телефоннан шалтыратып, өлкә комитеты гаражыннан машина чакыртты, ашыгып киенә башлады.

Фәндилә инде шуннан соң бүлек мөдирен тоткарлап тора алмый иде, саубуллашып, кабинеттан чыгып китте.

«Чәч ясатып йөрүләрем әрәмгә китте. Түрәләрнең барысы да бертөсле. Булсынга йөрмиләр, бүксәләрен бүрттерергә генә йөриләр. Кыяфәтен кара, нинди тук, битләре алсу, янып тора, карарга оялгыч! Ә мин аңа гаделлек эзләп барган булам. Карга карганың күзен чукыймы соң?» – дип гарьләнеп уйлады Фәндилә.

5

Иртәгәсен бик кәефсез уянды. Тамагына да кабасы килми, башка чактагы кебек эшкә дә атлыгып тормый, әмма күңел төшенкелеген әнисенә дә сиздерергә ярамый. Бик көйрәк җан, кызының эшләре көйле бармаганны белсә, урын өстенә үк ятмагае…

Кибеттә аны Надя Кожевникова каршылады. Урамда ук каршы алды ул аны.

– Фаина Вәлиевна, сезне горпромторгка чакыралар. Унынчы яртыга төп-төгәл килеп җитсен, диделәр. Вафин кабинетыннан дип аңладым, секретарь кызы шалтыратты.

– Ярар, алайса, мин туп-туры шул горпромторгка киттем, озак тормам мин анда, ремонт эшләре буенча үземнең дә сөйләшергә ниятем бар иде әле, обкомда әйттеләр, Вафин бик ярдәмчел кеше, диделәр. Барып карыйм, бәлки, чыннан да ярдәмчелдер. Ләкин мин аларга, Наденька, бик ышанып җитмим, түрәләрнең һәммәсе дә бер калыптан сугылган…

– Нишләп алай дисез, Фаина Вәлиевна, әллә кичә обкомда якламадылармы безне?

Ничектер кирле-мырлы сүз белән гадел холыклы Надяның кәефен кырасы килмәде Фәндиләнең, шуңа күрә ул, туры җавап бирмичә:

– Берәүгә дә ышанырга ярамый, җанкисәгем, үз көчебез белән генә ерып барырга безгә… – дип китеп барды.

Горпромторгта Вафин кабинетына килеп керүгә, Фәндиләнең күзе маңгаена менде: фуф итеп киенгән-бизәнгән, үзен монда бик тә кирәкле кишер яфрагы итеп сизгән Тәгъзимә-түрә кабинетның түр башында утыра иде инде.

Чәченә һәм мыегына чал кергән, зур итләч борыны өстенә калын кысалы күзлек атландырып куйган Вафин кибет мөдирен бик әллә ни яктырып китмичә, коры гына каршылады.

– Әһә, менә безнең үзсүзле, булдыклы сәүдәгәребез дә килеп җитте. Яле, сөйләп җибәрегез, ни өчен сез Тәгъзимә Яббаровнага мануфактура җибәрүдән кибетче кызларыгызны тыясыз? – диде ул, авыр кысалы күзлек артыннан шешмәгрәк булып күренгән калку күзләрен Фәндиләгә төбәп.

Алай этлеккә киткәч, Фәндилә Фәттахова да авызына су кабып торучылардан түгел. Хатын-кызга карата ихтирамсыз булган әлеге карт сәүдәгәрне уңайсыз хәлгә куяр өчен, ул:

– Беренчедән, исәнмесез, Шәкүр Салигаскәрович! Икенчедән, утырырга рөхсәтме? – диде.

Аның бу кыю-әрсезлеге Тәгъзимә Яббаровнаны өтеп алды, түрә-бичә буйсынмас, баш бирмәс бу хатынга ашардай булып карады да, горпромторг башлыгына әлеге әрсезлекнең ничек тәэсир иткәнен белер өчен, аңа табарак борылып үтырды.

Вафин беренче мәлгә югалыбрак калды, Фәндиләнең сүзләренә җавап итеп, ул авыз эченнән мыгырданып куйды:

– Исәнме-исәнме, килгәч-килгәч инде рөхсәт-мазар сорап тормыйча да утырырга буладыр…

Фәндилә, клёш итәкле күлмәген бөгәрләмәс өчен җайлап, Тәгъзимә Яббаровна каршысына ук килеп утырды. Хәзер алар «Т» хәрефе төсле өстәлнең озынча ягында, Вафин түрендә утыра булып чыкты.

– Тыңлыйм сезне, – диде Вафин, ханымнарның икесенә дә берьюлы дәшеп.

– Нәрсәне тыңлыйсыз? – диде Фәндилә, аңа туп-туры карап.

– Ни өчен сез сатучы кызларыгыз алдында безнең хөрмәтле Тәгъзимә Яббаровнаны авыр хәлгә китереп куясыз? Менә шуны сөйләгез.

– Ник? Тәгъзимә Яббаровна сөйләмәдемени әле?

– Ул сөйләде. Хәзер сез сөйләгез.

Фәндилә, биредә дә эшләрнең ул теләгән якка барып чыкмаслыгын, бу ике түрәнең борчаклары инде күптән пешкәнлеген аңлап, кичәге конфликтны сөйләүдән баш тартты.

– Мин сезгә, Шәкүр абый (рәсми итеп Шәкүр Сәлигаскәрович дип түгел, юри татарчалап «Шәкүр абый» дип дәште), мин сезгә, Шәкүр абый, Тәгъзимә апа белән араларны җайлар өчен килмәдем, мин сездән, җитәкчебез итеп, ярдәм сорарга килдем.

– Нинди ярдәм? – диде Вафин, мыекларын кабартып.

– «Тукымалар» кибетенә без ремонт үткәрмәкче булабыз. Кирпеч кирәк, цемент кирәк, сүндерелмәгән известь кирәк.

– Тагын нәрсәләр кирәк? – диде Вафин, чыгырыннан чыга башлап.

– Тагын нәрсәләр түгел, кемнәр дип сөйләшик, балта осталары, малярлар кирәк.

– Нәрсә, шуларны эзләргә мин хәзер урамга чыгып китимме?

– Юк, Шәкүр Салигаскәрович, урамга чыгып китмәгез, менә шул ремонтка кирәкле машиналарны, буяучыларны, балта осталарын-столярларны алырга, ялларга рөхсәт итегез. Без аның сметасын төзедек, сез, шуны раслап, ремонт башларга рөхсәт итегез.

Кабинет эче тынып калды.

Вафин озаклап сметаны карады, кызыл карандаш белән кайбер юлларын сызгалады, ул смета белән шөгыльләнгән арада, Тәгъзимә Яббаровна битенә-күзләренә, тартынып-нитеп тормастан, бәләкәй генә «ремонт» ясап алды. Калын иреннәрен ачып, помада сөрткән чакта алтын тешләре җемелдәшеп алдылар.

Ниһаять, Вафин сметаны карап бетерде, битараф бер салкынлык белән аны читкә этте дә Фәндиләгә карап тукталды.

– Йә, ничек? – диде кибет мөдире, аның батырып каравына түзеп.

– Губа не дура. Калҗаның зурысын эләктереп калырга чамалыйсыз. Ә бит миндә мануфактура кибете берәү генә түгел, тугыз бит алар…

– Нигә, алар да ремонтка дип смета күтәреп килделәрмени?

Маңгайга терәп әйткән бу сорау Вафинны, ниһаять, чыгырыннан чыгарып җиткезде. Ул урыныннан сикереп торды, тавышына борыч өстәп:

– Тынычлыкта калдырасызмы сез мине, Фәттахова, әллә юкмы? – дип кычкырып җибәрде. – Сездән зарланмаган кеше калмады бит инде. Обкомда сез чыгымчылыйсыз! Күз өстендәге кашыбыз күк күргән Тәгъзимә ханымны чүп-чар кибетчеләр, борын аслары кипмәгән кызыйлар алдында мыскыл итәсез. Конца концов, кем сез? Алланың кашка тәкәсеме? Әллә Брежневның туган-тумачасымы? – Артыгын ычкындырып җибәргәненә үкенгәндәй, тотлыгып калды, ә аннары, беткән баш беткән дигәндәй, тагын да ныграк тузына башлады: – Сез, Фәттахова, кулыгыздан эш килми торган кеше түгел. Әмма дә ләкин таяк та бит тоткан төшеннән генә сынмый. Нигә сез, үҗәтләнеп, гел кирегезне укып торасыз, нигә сез начальствоның канына тоз саласыз? Менә сезнең каршыгызда сәүдәгә сездән күбрәк көч куйган Тәгъзимә ханым утыра, сез аңардан кичәге дорфалыкларыгыз өчен гафу үтенергә, ә аннары кулга-кул тотынып эшләргә тиешле. Кһм, ийе, шайтан алгырысы, ачуым да бер килмәгәе, ник сез минем мыегымны тузгытасыз? Килешегез. Тәгъзимә ханым белән гомергә бергә эшлибез дип кул бирешегез, менә шул чагында мин сезнең ремонт сметагызны раслармын, Сәүдә министрлыгы каршында да, обкомда да яклармын…

Карт арыды, кесәсеннән шакмаклы зур кулъяулыгын чыгарып, тирләп киткән маңгаен, күзлеген салып, борын өсләрен сөртте, ничектер хәлсезрәк тавыш белән әйтеп куйды:

– Йә, мин көтәм. Сез, ханымнар, икегез дә булдыклы, кулыгызда ут уйната торган сәүдәгәрләр, ни җитми сезгә?! Нигә сез, юкны бар итеп, низаг куптарып, конфронтациягә барасыз? Килешми, валлаһи дип әйтәм, бу хәл сезне бизәми…

6

«Монда да гаделлекнең әсәре юк икән», – дип кайтты Фәндилә Вафин яныннан.

Болай булгач, каршы сүз әйтеп, башлыкларны котыртып йөрүнең мәгънәсе юк. Бары тик үз көчеңә, үз иптәшләреңә генә ышанырга кала. Тешен кысып, үҗәт бер ныклык белән ул «Тукымалар» кибетен ремонтлатырга әзерләнә башлады. Аның гамәлендә хәрәм юк. Түрәләр аны берни дә эшләтә алмаячаклар.

Икенче мәртәбә ялгыша иде Вәлиәхмәт абзый кызы.

Түрәнең теләге генә булсын, сине нишләтергә белә ул, әмәлен дә, җаен да таба.

Фәндиләнең горпромторгтан кайтканына атна-ун көн уздымы икән, кибеткә ревизия килеп төште. Ревизияне кем җитәкли диген? Заманында, вокзал кибетендә ярдәмче сатучы булып эшләгән чагында, Фәндиләгә каныккан Фирдәс Фәсхиев. Кыланышын китереп тә карый, малакай: күн курткалар киеп җибәргән, кап-кара мыек үстергән, тавышны бөердән чыгарып сөйләшә.

Менә шунда инде Фәндиләнең җен ачулары чыкты. Шушы пычрак җанлы, әхлаксыз бер адәм аның эшен тикшерсен, имеш… Кая бара бу дөнья, кайларга китеп олакты бу намус дигәннәре?

Фәндилә, әлбәттә, Фирдәс Фәсхиев белән сөйләшергә теләмәде, ревизия кешеләре белән эшләүне бухгалтер белән Надежда Петровна Кожевниковага тапшырды, ә үзе Фирдәс белән авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәде, әрсезләнеп, аның бүлмәсендә җәелеп утырырга теләгән донжуанны ул куып ук чыгарды.

Шуның өчен аны янә дә горпромторгка чакырып алдылар, Вафин аңа әлеге законсыз эше өчен беренче кисәтүен ясады.

«Минем гамәлемдә хәрәм юк», – дип, үз-үзен тынычландырып килде Фәндилә, тик ул тора-бара нервыларының какшаганын, кәефенең көннән-көн кырыла барганын күрде.

Тормышта аңа гел аяк чалалар, аны сындырырга, үз тәртәләренә җигәргә тырышалар. Шәкүр Салигаскәрович аны үз контроленә алган, квартал саен тикшерү җибәртә. Тикшерүнең башлыгы булып, әлеге дә баягы әрсез адәм Фирдәс килеп төшә һәм, саруларны кайнатыр дәрәҗәдә, юрамалый төчеләнеп сөйләшә, Фәндилә кабинетында тезне тезгә чәнчеп утырып ала да тузга язмаганнарны сөйли башлый. Янәсе, син теге заманнарда, чулак бер абзый белән сүз куешып, мине чүплеккә ыргытмакчы булганыең, ә менә күрдеңме инде, мин синең баш өстеңдә канат җилпегән газраилеңә әйләндем…

Тикшерүләр вакытында «Тукымалар» кибетендә эшләүчеләрнең, бигрәк тә Фәндилә Фәттахованың акча яки мал үзләштерү фактлары ачылмый, тик ревизия-тикшерүләр, ничәдер көнне алып, эшләргә комачаулый, вак кына кимчелекләр дә күпертелә, ә мөдиргә шул вак-төяк кимчелекләр өчен горпромторгка аңлатма кәгазе язарга туры килә.

Тикшерүчеләр, өстәвенә аяк астында буталып, сатучы кызларның ачуын кабарталар, ә бу үз нәүбәтендә хезмәт дисциплинасына китереп суга.

Бу хакта Фәндилә ире Мәгафур белән сөйләшә алмый, уй-тойгыларын бүлешә алмый, чөнки тегесе – чамадан тыш сабыр, юаш холыклы кеше, заводтагы тыныч эшен генә белә торган, тавыш-гауганы, талаш-ызгышны җен урынына күрә торган «кадровый рабочий» (ул үзен шулай дип кенә атый, барлык гаделлек вә сафлык эшчеләр сыйныфына гына хас дип ышана!), хатынының сүзен тыңларга да теләми, чөнки ул аңа былтыр ук инде, сәүдә эшеннән китеп, тынычрак бер урынга, һич югы ашханә-мазарга урнашырга тәкъдим иткән иде. Әйе, ире Мәгафур белән ул киңәш-табыш итә алмый, әнисе Бибигайшә белән әтисе Вәлиәхмәт тә нәчәлстуа белән бозылышмаска, тату яшәү ягын карарга кушалар. Аннары тагын… әтисе соңгы елларда чирдән бушамый, йә аның биле кузгала, йә ул, мунчага барган җиреннән суык тидереп кайтып, атна буе авырып ята.

Әйе, әти-әниләре аңа киңәшче түгел. Ире дә киңәшче түгел. Кемгә барып егылырга соң? Кемгә эчеңне бушатырга?

Аңа бердәнбер юл – кайчандыр мәктәптә бергә укыган сабакташы, хәзер универмаг директоры Вәсимә-Сима янына бару кала. Әмма ул да зарланып килүченең сүзен игьтибар белән тыңлый белә торган зат түгел, шул игътибарсызлыгы аркасында ире белән аралары бозылып, ике баласы белән ялгыз торып калган хатын, тик беркайчан да горурлыгын җуймаган, теләсә кем белән башны текә тотып сөйләшә белүче усал бичә Фәндиләнең ни әйтергә теләгәнен ярты сүзеннән аңлап алды.

– И җаным, Фаина, акыллымы син, диванамы дигәндәй, гел дә менә сабый бала син. Беркатлы булам дигәч тә, кешеләргә бертуктаусыз ышанып йөрергә ярамый бит инде. Обкомдагы Җангазыев белән горпромторгтагы Вафин икесе бер тишеккә печ итәләр бит. Сиңа Вафин ни өчен квартал саен тикшерү-ревизия җибәртеп тора дип беләсең? Аңа бит шулай эшләргә Җангазыев кушкан. Бу баш бирмәс әтрәк-әләмне акылга утыртыйк әле, дигән. Ә Җангазыев белән Вафинны затлы кием-салым, дефицит товарлар белән кем снабжать итеп тора дисең? Тәгъзимә! Аның бит Вафинга синең хакта ниләр сөйләгәнен мин үз колагым белән ишеттем. Ул, безнең универмагка килгән чагында, юрамалый минем алда әйтте, синнән минем гайрәтем чиксен дип әйтте. «Сак булыгыз, Вафин иптәш, Фәттахова – явыз хатын, ул сезнең горпромторгны кәкре каенга терәтеп куюы ихтимал», – диде. Инде син, Фаина, дөрләп янган утны үзең кабызып җибәргән икәнсең, үз дигәнеңне эшләргә: йә утны сүндерергә, йә бөтенесе көл булганчы дөрләтергә тиеш. Юкса шул ут эчендә үзең янып көл булуың бар. Синең урыныңда берәр бүтән кеше булса, ул бирән тамакларның күңелен күрергә, урысчалап әйткәндә, ублажать итәргә тырышыр иде. Алар андый чакта, зур чуртан булсалар да, бик тиз синең кармакка кабарлар, сине һәртөрле атакадан саклап кына торырлар иде.

– Мин бит ублажать итәргә, юмаларга Тәгъзимә бичә түгел.

– Яхшы, Тәгъзимә түгел. Син, әйтик, Тәгъзимә түгел, түрәләр алдында бишкә бөгелмисең. Әйтик, син – уклау йоткан тәкәббер бичә. Минем әти андыйларны «хәерче тәкәббер» ди торган иде. Шулай да булсын, горур кешеләрне дә ихтирам итәргә хакыбыз бар. Инде син бил бөгәргә, буйсынырга теләмисең икән, ул чагында инде, җанкисәгем, милая моя, сиңа бер генә юл кала: алга таба, ахыргача җиңеп чыкканчы, көрәшеңне дәвам иттер. Алар өчен син – явыз хатын, үзең уйлаганча – гаделлек өчен көрәшүче сәүдәгәр, димәк ки, син гаделлекне алга сөрүең белән генә җиңеп чыга аласың.

Минем белән универмагта бер башкорт эшләгән иде. «Булгас-булгас булһын инде, булдыраек, булмаһа!» – дип, йөрәксенеп тотына торган иде ул эшкә. Булгач-булгач булсын инде – ахыргача көрәш! Бирешмә! Мин синең яклы! – дип, ул сигарет кабызып, куе зәңгәр төтенне туры матур борыныннан бөркелдереп тышка чыгарды.

7

Вәсимә-Сима яныннан кайтканнан соң, Фәндиләнең ике тәүлек буена башы сызлады. Дарулар да эчеп карады, яулыкны бөтереп, кысып та бәйләде, бала чагында әниләре эшләгән әмәлне дә кулланды: башы түнмәгәнме икәнне җеп белән, күмер белән сызып, авырткан дип уйлаган төшен кулы белән басып торды – берсенең дә ярдәме тимәде.

Күрәсең, гаделлекнең булмаячагын аңлау, көрәшенең ни белән бетәчәген аермачык кына белә алмау аның башына капкандыр, кан тамырларын тарайтып, сызлауга китергәндер; аның әле бу хәтле дә кыен хәлгә калганы, маңгае белән таш коймага килеп терәлгәне юк иде.

Өченче көнне дә башы сызлаудан туктамады. Өйдә ул хакта Фәндилә иренә әйтмәде. Әйтеп ни файда! Мәгафур әлеге дә баягы: «Кит син ул Алла каргаган эшеңнән, йөрмә син ул караклар оясында, җиргә җиткән көнебез юк, яшәрбез әле, үлмәбез» – дип, бер үк сүзне тукый башлаячак.

Китә алмый иде Фәндилә. Ул башы-аягы, кендекләре белән сәүдә эшенә береккән, ул кибеттән башка урынны күз алдына да китерә алмый, гомумән, аңа сату эшеннән башка тормыш юк.

Башы авыртса да, хәтта температурасы күтәрелсә дә, ул кибетенә барырга, башлыклар ярдәменнән тыш башлаган ремонт (дөресрәге, реконструкция) эшләрен ерып чыгарга тиеш. Юкса, аның эшкә чыкмавын сылтау итеп, кирәкмәгән эш кузгатты да үзе качты, кычытмаган җирен кашып йөргән мөдирләр кирәкми безгә дип, Вафин сүз кузгатачак, аңардан котылу чарасын эзли башлаячак. Болай да бит инде, ревизия артыннан ревизия җибәреп, аңа көн күрсәтмәскә, сату эшеннән күңелен биздерергә, директорлык вазифасыннан гайрәтен чигерергә тырыша.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации