Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 22


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 22 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

«Иех!» дип әйтерсең ди. Әнә шул үзәкләрдән өзелеп әйтә торган «Иех!» дигәне булмаса иде аның! Акмал малаен бик ансат кына алып кайтырга дип барган җиреннән, сөмсерләре коелып, дача йортына япа-ялгызы кайтып керде. Юлда очрап хәл сорашкан Филимон Васильевичка да озаклап аңлатып тормыйча:

– И әйтмә инде, Василич, сукыр тавык юлга чыкса, буран була, диме, пешмәде борчак, – дип, кыскача гына әйтеп узды. Асыл сәбәбен аңлатып тормады.

Асыл сәбәбе шул – хатыны Гөлбикә улын бакчага, чит-ят кеше йортына җибәрергә теләми, Гамил үзе дә әти белән китәм дип ашкынып тормый. Әнисе улын әтисенә карата ихтирамлы итеп тәрбияләми булса кирәк…

Бу хәл Акмалның кулыннан эш төшәргә тагын сәбәп булды. Шунлыктан бер көнен ул, яңа йортында эшләмичә, бакчага килгән бакчачылар белән гәп сугып, корыны бушка аударып уздырып җибәрде. Ә бит аңа ул бер көн никадәрле кирәк иде, никадәрле кадерле иде. Йорт шул ул балта-пычкы белән генә салынмый, кәеф белән дә салына…

9

Кич күңелсез узды. Акмал этләренең тамагын туйдырды, мәчесе Мәүлиягә, аның биш баласына Казаннан бидон белән алып килгән сөтне җылытып эчерде. Тамаклары туйган песиләр өйнең югаргы катына – мансардага алып менә торган баскычка тезелеп утырдылар. Берсеннән-берсе матур, күңел кузгатыр дәрәҗәдә сөйкемле песи балаларына Акмал озак кына карап утырды. Менә болар бәхетле, ичмасам. Боларның дөньяда бер генә дә гамьнәре юк.

Утны сүндереп, йокларга ятты Акмал. Ләкин тиз генә йоклап китә алмады. Гаиләсендә аңа карата килеп туган яңа мөнәсәбәт аның йокысын качырды. «Моның вакытлыча гына булуы да ихтимал бит, – дип, үзен юатырга теләде ул, – хатын-кызның акылы бит аның көненә кырык төрлегә үзгәрә…» Тик бу уйлары үзләре вакытлыча булып чыктылар. Вәсвәсәгә бирелеп ята торгач, Акмал нәрсә җанын талаганны тәгаен генә төшенеп алды.

Җанны борчыган нәрсә – аерылган беренче хатыны Сәүдәгә барып тоташа иде.

Уйлары аны Кама иделе буйларына алып киттеләр.


…Акмал Себердән, балигъ булмаганнар колониясеннән, 19 яшьлек буйчан, таза егет булып кайтты. Кешеләр төрмәдән сынып, сытылып, күңел канатлары каерылып кайталар. Акмал канатлы килеш кайтты. Аның күңелендә гарьлек булып, авыр яра булып сакланган бер генә кеше бар, ул да булса – Көек Көрнәлесенең күз камашырдай чибәре Сәүдә. Колониядә ул Сәүдәнең Тәүхиткә кияүгә чыкканлыгын белде. Акмалның сеңлесе Тәгъзимә язган иде. Шуннан соң Акмал Сәүдәне күңеленнән гомерлеккә сызып ташлады. Дөресрәге, сызып ташладым дип уйлаган иде. Юк икән, сыза алмаган икән. Күңелдәге авыр яра җөйләнгән генә булган икән. Көек Көрнәлесенә кайтып, атна-ун көн торуга, яра кабат ачылды, кабат кан саркый башлады.

Әйе, Сәүдә «силсәвит Мәрдән» малаена кияүгә чыккан, әмма ике ел этле-мәчеле торганнан соң аерылып кайткан, баласы да, кеме дә юк икән, авылда аны бәхетсез дип, Мәрдән малае аны хур итте, эт типкесендә тотты, дип сөйлиләр.

Беренче атнаны Акмал, Сәүдә белән очрашмас өчен, клубка да, кичке уеннарга да чыкмады. Кичләрен өйдә, әнисе янында, көндезләрен тегермәндә үткәрде.

Бер үк авылда яшәп, бер үк урамнарның чирәмен таптап та очрашмый йөрү, сукмакларның кисешми калуы мөмкин түгел иде.

Очрашты алар.

Сәүдә беркөнне тегермәнгә килде. Акмал аны тегермәннең өске катында, ашлык сала торган мөшкә янында очратты. Йөзе сула төшкән, әмма чибәрлеген әле тамчы да җуймаган иде Сәүдә. Акмал белән ул кул биреп күрешмәде, хәл-әхвәл дә сорашмас борын ук ут булып кабынган битләрен ике кулы белән басып:

– Акмал җаным, гафу итә алсаң, гафу ит мине, кичер, мин бит сине хәсрәт утларына салдым. Ялгыштым, күрәләтә торып ялгыштым, сине дә хур иттем, үзем дә бәхетсез булдым, – диде.

– Үткәннәрне казымыйк. Мин исән-сау, минем әле тормыш алда, – диде Акмал.

Нинди киң күңелле, нинди гафу итүчән булса да, бу юлы аның гомерлек үпкәсе тышка бәреп чыкты.

Сүз шуның белән өзелде.

Алар ай буе беркайда да, берничек тә бүтән очрашмадылар.

Әмма бер айдан соң Акмалның күзен маңгаена атылып менәргә мәҗбүр иткән бер хәл булды: Сәүдә Сафина Көек Көрнәлесе тегермәненә хисапчы булып урнашты.

Гөнаһысына керер хәле юк, башта ул Акмал белән бик тә әдәпле, тыенкы мөгамәләдә булды. Килә, гади генә итеп: «Исәнмесез!» – дип исәнләшә, аннары исәп-хисап эшләре алып барыла торган бәләкәй йортка, конторга кереп югала, өенә кайтып киткәнче, беркая да чыкмый, гомумән, узгандагы эшләренә, йөгәнсез тәкәбберлегенә үкенә төсле иде.

Тик тора-бара хәлләр үзгәрә төште: тегермәнгә ул үтә дә пөхтә, матур киенеп килә, ә бу хәл Акмалның күзенә ташланмый кала алмый иде. Күрә Акмал: кызыкай ихахай-михахай килми, үзен тыенкы тота, җубалгылыкка да төшми, зәвык белән генә киенә, әмма килгәндәме, киткәндәме – Акмал дигән моторист егетнең күзенә чалынмый калмый иде.

Акмал сизә: беренче көннәрдәге битарафлыгы, кызга карата йөрәгендә сакланган рәнҗеше бетә бара, кызыкайны күрәсе килү, сөйләшәсе килү тойгысы артканнан-арта. Йокларга яткач, теге елларны, Сәүдә белән Казаннан кайткач булган чактагы төсле, күзгә йокы керми аптырата, калак сөяге астында нәрсәдер сулкылдап сызлый, күңелдә болыннар, су буйлары, малай чакта төнгелеккә ат көтәргә баргач, урман аланы өстендә, караңгы күк йөзендә чекерәеп янган якты йолдызлар кабына, ат муенында кыңгыраулар чыңлый. Ак күлмәкле, калку йомры күкрәкле бер кызый ак пароходка каршы йөгерә, пароход аны утыртмыйча калдырып китә…

Төшләренә кереп йөдәтә башлагач, беркөнне Акмал, Сәүдәне эштән кайтырга чыккан чагында күрде дә:

– Карале, Сәүдә, безгә бер аңлашырга кирәк бит, – диде.

Сәүдә кып-кызыл булып кызарды, теле тотлыкты, алга сөрлегә төшеп:

– Кайда? Кайчан? – диде.

Тавышы беренче мәртәбә Акмал колониядән кайткач, тегермәннең өске катында, мөшкә янында очраткандагыча кайнар булып, ашыгып, пышылдап ишетелде. Сер салынган иде аның куркулы тавышына. Өмет чаткысы да бар кебек иде.

Алар Хафиза күле буенда карт тирәк янында очраштылар. Сәүдә суга бару сылтавы белән көянтә-чиләк алып төшкән иде. Сүз куешкан урында, карт тирәк янында Акмалны күрүгә, көянтә-чиләген куеп, егеткә ташланды, аны муеныннан кочаклап, гафу үтенә-үтенә, кайнар яшьләрен койды. Ул бер караганда кызганыч та, күз яшьләре шаулап аккан алсу чырае белән күңелләрне тетрәтерлек чибәр дә иде.

Тагын бер атнадан алар авыл Советына барып язылыштылар. Гомер итә башладылар. Авыл моңа сөенде. Алар үтә дә пар килгәннәр, бергәләп эшкә баралар, бергәләп эштән кайталар, әгәр Мәрдән малае Тәүхит хәзер авылда булса, ул көнчелегеннән шартлар дәрәҗәгә җитәр иде. Бәхете – ул авылда түгел, нефть якларына китеп олаккан, аның бернинди дә хәбәре юк иде.

Беренче ике елны Сәүдә белән Акмал пар күгәрченнәр кебек яшәделәр. Сәүдә үзен гафу иткән Акмалга тупырдап торган малай табып бирде. Аңа Рафаэль дип исем куштылар. Татар гадәте буенча куштылар исемне, Габдулла түгел, Фәйзерахман да түгел, яңгыравыклы булсын дип «Рафаэль» куштылар. Малай ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте, биш яше тулганда, багалмасы кебек матур, өздереп сөйләшә торган кыю малай булды. Әтисе тегермәннән кайтканны көтеп алып, шундук аның муенына үрмәләр иде, тегесе, ашарга кирәк икәнен дә онытып, малаен «атка атландырып» йөрер иде, озын буйлы, дәү гәүдәле иренең идән буйлап мүкәләп йөргәнен, улы Рафаэльнең аны, атны кугандай, һай-һайлап чаптырганын күреп, әниләре Сәүдә рәхәтләнеп-рәхәтләнеп көләр иде.

Тик ул рәхәт көннәр, мөлдерәмә бәхетле көннәр биш елга гына җитте шул. Аннары гаилә учагы сүнде. Моңа, ихтимал, аларның икесенең дә бер үк урында эшләүләре, Сәүдәнең ирен тегермәндә борай оны кунган иске халаттан күреп торуы да сәбәпче булгандыр. Улы биш яшькә җиткән чакта, Сәүдә тегермәнне ташлап чыкты. Ярты ел чамасы өйдә генә утырды. Акмал сизеп йөрде, хатыны, аңа елый-елый кияүгә чыккан, аңардан ялына-ялына гөнаһларын ярлыкауны үтенгән Сәүдә, теге заманнарда «силсәвит Мәрдән» малае белән кыланган чактагы кебек тота үзен. Һавалы, эре, борын югары чөелгән, чиләк элеп куярлык! Әтәч тә кук, мин дә кук дигәндәй, Акмал да элекке төсле һәммә нәрсәне гафу итеп торучан авыл мокыты түгел хәзер, йодрык белән уйнауның да кыйммәткә төшүен аңлады бит инде, икенче мәртәбә шушы тәкәббер кәртинкә аркасында, буй-сын күрсәтергә кабат тотынган Сәүдә Сафина аркасында төрмәгә кереп утырмас. Нәрсәсен озын-озак сөйләп торырга – тормышларының көе китте. Акмал тегермәннән кайткан чакта, өйдә ризык пешмәгән, көне буе ач килеш чылбырда утырган Карәхмәт – йөнтәс кара эт – хуҗасын шыңшып каршы ала. Караборын дигән сөекле мәче каядыр китеп олаккан, күрәсең. Сәүдә аңа көн күрсәтмәгән.

Өй эчендәге «табак-савыт шалтыраулар» өйдә генә калмыйча урамга чыккач, ә Сәүдә, иренең сүзенә колак та салмыйча, авыл кибетенә сатучы булып кергәч, алар аерылдылар.

Йөрәктән кан тамарлык авыр булды аерылу – малай әнисе ягында торып калды. Сәүдә, малайны җитәкләп, иң ямьсез киемнәрен киенеп, Көек Көрнәлесенең иң озын урамы буйлап әниләренә кайтып китте. Күрсеннәр, янәсе: менә Акмал Булатов аны нинди хәлгә төшерде! Затлылык дигән сыйфат та чамалы икән Сәүдә Сафинада: улын бер күрергә тилмергән әтисен ул Рафаэль янына якын да җибәрмәде. Малай, әнисе коткысына бирелеп, әтисе урамда очраган чакларда, йә бүре кебек каш астыннан карап уза, йә, аны күрүгә, урамның икенче ягына чыгып йөгерә иде.

Озакламый Сәүдә Сафинаның районнан килгән ревизор белән типтергән булуы хакында сүз таралды. Дөрес, Акмал моңа баштарак ышанмады. Ул белә: авылның әкәмәт бер гадәте бар, күпертергә ярата авыл – икәүдән-икәү сөйләшеп торсаң, үбешеп тордылар, ди авыл, тол хатынга кереп, чәй эчеп чыксаң – кунып калды, дип сөйли. Барыннан да кыенрагы шул: сатучы Сафинаның «гуләйт итүен», типтерүен, багалмасы кебек улын юлдан яздырачагын Акмалга килеп сөйлиләр. «Картаймыш көнеңдә күрәселәрең бар әле!» – диләр. Акмалга авыр, чамасыз авыр! Улмы Сәүдәне хурлыктан коткармады, улмы аңа бәхетле, тыныч тигез гаилә тормышы бирергә теләмәде? «Силсәвит Мәрдән» малае бит аны эт урынына тукмап, нефть чыккан Әлмәт якларына койрык тайдырган иде. Нинди ямьсезлектән, үкенүләрдән коткарды бит ул аны. Димәк, гаеп бер Тәүхиттә генә булмаган, гаеп, димәк, атта да, тәртәдә дә булган.

Имеш-мимешләр күбәйде. Инде хәзер сатучы Сафинаның ревизор белән типтерүдән генә риза булмавын, районда райпотребсоюз башлыклары белән «аучылар йорты» на баруын, районга, хезмәт кешеләренә дип кайткан дефицит азык – кызыл икра, ак балык, лимон-әфлисуннар ашап, әрмән коньяклары эчеп, җырлап утыруларын сөйли башладылар. Җаны әрнегән, күңеленә әллә нинди гөманнар килгән Акмал бер дә бер көнне Сәүдәләрнең өенә барып чыкты, мәсьәләне уртага салып сөйләшергә, малайны үзенә алырга кирәк иде. Ул чагында инде Рафаэльгә җиде яшь тулып узган иде. Ләкин Сәүдә аңа малайны бирмәде, улы Рафаэльне Акмал пыялалы ишек аша гына күрә алды, малай, әтисен күрүгә, борыны белән ишек пыяласына сыланды, күзеннән мөлдерәп яшь ага иде.

Озакламый Сәүдә Болгарга, район үзәгенә күчеп китте. Аны Көек Көрнәлесе кешеләре галантерея кибетендә күреп кайтканнарын сөйләделәр, колагында – алтын алка, авызы тулы алтын теш, кулында авыл кешеләренең төшенә дә кермәгән хикмәтле сәгать, имеш. Шуның белән Сәүдә турындагы сүзләр әкренләп кимеде, Акмал улына ай саен төп-төгәл акча җибәреп торды, әмма үзен күрүдән мәхрүм иде.

Акмалга табигать сәләтне мул итеп биргән иде. Ул ничектер тегермәннең борай оны тузаннарына гына күмелеп ятарга теләмәде, районга күчеп, язу-сызу эше белән бәйле булган берәр урынга урнашырга ният кылды. Бу вакытта инде ул авыл картларыннан бәетләр язып алган, җырлар җыйган, авылның тарихын, янгын чыккан елларны – барысын дәфтәргә теркәп куйган, хәтта беренче мәхәббәтенең чәлпәрәмә килүе хакында хикәя дә язып караган иде. Әнә шул хикәясен ул Болгарга «Яңа тормыш» гәзитенә дә җибәргән иде. Ул, әлбәттә, хикәямнән рәт чыгар дип өметләнмәде, редакциядә берәр төрле эшкә, һич югы, корректорлык эшенә урнашып булмасмы дип өметләнде. Болгарга аны магнит кебек тартып торган нәрсә – улы белән янәшә булу, Рафаэльне атнасына бер генә мәртәбә булса да күреп сөйләшү, кочаклап күкрәгенә кысу иде. Ул аның тәртипсез тормыш белән яшәгән әнисе аркасында бозык юлга кереп китүеннән уттан курыккан кебек курка иде.

Редакциядән җавап ай буена килмәде, ярты ел узганчы да килмәде. Яңа ел бәйрәмнәре узып, юлларны кар көртләре күмгәч, редакциягә тапшырган хикәясен инде исеннән дә чыгаргач, Акмалга Болгардан хат килеп төште. Аның хикәясенең өметле булуын, ләкин әле сюжет-композиция җәһәтеннән нык кына төзәтергә кирәклеген әйткәннәр, райүзәккә килә-нитә калса, редакциягә керүен үтенгәннәр, кара-каршы утырып сөйләшмәгән очракта, яшь авторның (авторның!) кимчелекләрен хат аша гына аңлатып булмый, дигәннәр. «Килә-нитә калса…» Андый очракны көтеп торып буламы соң? Акмал хатны тегермән башлыгына күрсәтте дә юлаучы машина белән райүзәккә чапты.

Чабуын чапты да бит, редакция урнашкан бер катлы таш бина янына килеп җиткәч каушап калды, ник килгәненә үкенә үк башлады. Әгәр аны ачулансалар, вакытны алып, мазалап йөрмәле, дисәләр?.. Әй, димәгәйләре тагын! Борылыр да кире кайтып китәр! Исе китте ди бик. Ис китәр заманнар узган, тула чикмәннәр тузган инде…

Тәвәккәлләп керде редакциягә. Коридорда күптөрле эреле-ваклы ишекләр күрде.

«Дубляж буенча редактор урынбасары» дигән ишекне барып шакыды.

Аны урта яшьләрдәге, кара мыеклы бер кеше каршы алды. Таушалган аксыл пиджагының җиңенә кара җиңсә киеп куйган, ирен читенә кадак кебек нечкә сигарет ябыштырган, сигареты сүнгән иде.

– Тыңлыйм, энекәш, ни йомыш? – дип, аягүрә басып каршы алды ул Акмалны, утырырга урын да күрсәтмәде, хәер, мунча чырасы чаклы гына бәләкәй бүлмәдә өстенә кара таплары җәелгән иске имән өстәлдән, буявы уңган терәксез урындыктан башка җиһаз да юк иде.

Акмал сүзсез генә кесәсеннән редакция җибәргән хатны чыгарып, мыеклыга тоттырды. Мыеклы, хатны алу белән, кинәт яктырып китте:

– О-о! Сез буласызмыни инде ул Булат Акмалый? Хикәяне сез яздыгызмыни? Чынлап та үзегез яздыгызмы? Әллә, мәйтәм, так сказать, берәрсеннән күчереп алдыгызмы?

Акмалның хәтере калды. Ләм-мим бер сүз дәшмәстән, ул, кырт борылып, чыгу юлына борылды.

– Тукта! – диде мыеклы, кинәт кычкырып. – Син, тәти егет, әйткән бер сүздән гарьләнеп, так сказать, хәтерең калып, тырт та пырт йөри башласаң, язучы чыкмас бит синнән, егеткәем! Чыкмас!

– Нишләргә тиеш соң мин? Әгәр дә мәгәр сез «мәңгәрләрнең өе зәңгәр, уңга авыш, сулга чалыш, туры юлны үзең табыш» принцибы белән эш итәсез икән, нишләргә миңа, башны ташка орыргамы? – дип, кантары белән купты Акмал. Онытты оялчанлыгын да, борай оны тузаннарын да онытты.

Мыеклы урындыкка чүкте, авызын ачып, беркавым:

– О-о-о! – дип гаҗәпләнеп, тел шартлатып торды, мыекны кул аркасы белән ышкып алгач, үзенчә нәтиҗә ясады: – Мондый кеше кирәк миңа. Бүгеннән, шушы сәгатьтән! Фамилияң – Булатов, исемең – Акмалетдин, атаңның исеме – Зиятдин. Тумышың крестьян, укымышың – җиде класс, ике коридор и тәки дәли, и тәки дәли… – дип, авызын зур ачып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Ник көләсез? – диде Акмал, аптырап.

– Яратып, туганкай, яратып! – диде мыеклы, өстәл яныннан чыгып. Булатовның кулын эләктереп, селкеп торды: – Татарчаны су кебек эчә торган тапкыр егетләр кирәк миңа! О-о-о! Ничек кенә кирәк әле! Мин сине эшкә алам.

– Мин бит утырган…

– Ничек «утырган»?

– Төрмәдә булган.

– Нәрсә өчен?

– Сугышкан өчен.

– Сугышчан кешеләр кирәк миңа! Лачыннар кирәк! О-о-о! Ничек кенә кирәк әле.

– Минем бит белем җиде класс кына.

– Безгә диплом кирәкми. Безгә кеше кирәк. Башта хәреф санарсың, аннары тәрҗемәче. Кичләрен эшче яшьләр мәктәбендә укырсың. Киттек редакторга!

Хикәяче чыкмады Акмалдан, бәлкем, чыккан да булыр иде, аның ул эш белән ныклап утырырга вакыты булмады. Корректор булды ул, тәрҗемәче булды, техник редактор да булды, әллә ничә эшне бер дә ялыкмый берүзе башкарды, аның шундый дәрәҗәле урында утыруына кызыккан Сәүдә Сафина ахирәтләре аша Акмалга янә бер мәртәбә дуслашу, үткәннәрне оныту хакында сүз катып карады, тик инде Акмал дигән чуртан балык бу юлы арзанлы җимгә капмады. Аңа укырга кирәк, белемле булырга, дөньяны танырга, әйләнә-тирәгә күзләрен зуррак ачып карарга кирәк иде. Ул укуын ике юнәлештә алып барды: иң әүвәл кичке эшче яшьләр мәктәбенә керде, аннары, гәзитләрдән укып белеп, Мәскәүнең Н. К. Крупская исемендәге халык университетына читтән торып укырга язылды, анда графика һәм живопись буенча укыталар иде. Акмал, табигате, яшьлеге, энергиясе таләп иткәнчә, эш белән күмелде. Тиздән ул урта мәктәпне тәмамлаганына өлгергәнлек аттестаты алды, тагын ике елдан Мәскәү университетыннан диплом алып кайтып, гәзиттә эшләүче хезмәттәшләрен сөендерде.

Дубляж буенча урынбасар Мөхәммәтнуров, Акмалны тел шартлатып эшкә алган мыеклы абый, бу юлы да соклануын үзенчә белдерде:

– О-о-о! Менә тиле, ә бит син, так сказать, урамда сугышып йөри аладырыең, синнән менә дигән хулиган чыга аладырые, ә син кем булдың? О-о-о! Кил әле, шатырдатып бер кулыңны кысыйм әле! Молодец, иблис!

Үзләрендә эшләп рәссам булган журналисттан аеруча риза икәнлекләрен белдереп, «Яңа тормыш» егетләре Болгарның Культура сараенда Булатовның күргәзмәсен оештырдылар. Халык күргәзмәгә ай буена йөрде: сокланды, бәхәсләште, болар берсе дә Акмалны дулкынландырмады, ул, зарыгып-зарыгып, улының күргәзмәгә килгәнен көтте. Бу вакытта инде Рафаэль җиденчене тәмамлап, сигезенчегә күчкән, әтисе кебек үк буйчан, киң күкрәкле баһадир егет булып үсеп килә иде.

Юк, килмәде Рафаэль күргәзмәгә. Әтисенең моңа йөрәк ите ашалды, берни дә – хәтта Мәскәүнең халык университетын тәмамлаган булуы да аңа шатлык китермәде. Әти кеше улын көтте.

Көтә белеп көтсәң, теләгеңә ирешеп була икән.

Иртән-иртүк, сәгать җидедән үк, Акмал редакциягә килгән иде. Аның анда ашыгыч эшләп бетерәсе тәрҗемәсе бар, гәзитне техник яктан да карап чыгарга, татарча гәзиттә район әдәби берләшмәсенә йөрүчеләрнең әдәби сәхифәсен чыгарырга кирәк иде. Эше муеннан булганга күрә, Акмал гадәттәгечә тугызга түгел, җидегә үк килде, гәзит полосаларын таратып ташлап, эшкә генә утырган иде, шакымый-нитми Рафаэль килеп керде.

Әтисе каушап һәм каударланып аңа ташланган иде, Рафаэль, бармагын авызы турысына китереп:

– Әкрен. Әнидән качып кына килдем. Күрсәт әле миңа күргәзмәңне! – диде.

– Ай Аллам, анда бит әле, дворецта, кеше-мазар юктыр, бикледер әле ул, – диде әти кеше, улына сокланып карап. – Ай Аллам, нишләргә соң?!

– И әти, шул бер дворецны да ачтыра алмагач, йә, нинди журналист инде син? – диде Рафаэль, әнисенеке төсле зур шомырт кара күзләрен тутырып карап.

Акмал шундук эшен ташлады, улын ияртеп, Культура сараеның директорын эзләп китте.

Таптылар. Сарайны ачтырдылар. Күргәзмә залына килеп керделәр. Рафаэль, һәр картина янына туктап, залда озак йөрде. Әтисе улыннан күзен дә алмады. Бу – аның өчен көтеп алынган сөенечле минутлар, бу аның өчен чиксез бәхет иде. Улы аның эшләре белән таныша, йөзе әле караңгылана, әле кояш кебек балкый, иреннәре елмаюдан ачылып китәләр, таза ак тешләре күренә, күзләре нур белән тула.

Бу аларның соңгы очрашулары, бер-берсен соңгы мәртәбә күрүләре булыр дип кем уйлаган?.. Акмал улын бүтән күрә алмады. Сәүдә Рафаэльне Кемероводагы туганнарына алып китте. Әтисенә үч итеп! Ул Рафаэльнең әтисе күргәзмәсендә булуын белгән һәм моңа бик нык котырган иде.

Сәүдә белән бергә аның сөяркәсе дә киткән, юлда ул исерекбаш, намуссыз бәндә, бу ирсез хатынның барлык әйберләрен, акчаларын урлап качкан, аларны сатып эчеп-туздырып бетергәннән соң, Кемеровога барып чыгып, Сәүдәдән янә дә акча таптыра башлаган.

Тегесе катгый рәвештә баш тарткач, аны кыйнарга тотынган, әнисен яклап, Рафаэль теге исерекбашка ташланган, ә ул, куеныннан пычак чыгарып, Рафаэльне кадап үтергән…

10

Моннан ун еллар чамасы элек кичергән коточкыч фаҗигане күз алдыннан уздыргач, янган бакча йортының тырпаеп калган миче янында, язгы кояш нурыннан кипкән-кипшергән кирпеч нигезгә утырып, ул тәмәке кабызды.

Аның барлык курыкканы – дөньядагы бердәнбер юанычын, икенче баласын югалту. Әгәр Гөлбикә дә Гамилне әтисенә каршы котыртып, аңардан биздерсә, дөньяда яшәүнең бер генә яме дә калмый бит…

Нишләргә соң? Нишләргә?! Менә бу мичне сүтәргә, кирпечендәге кызыл балчыкны кырырга, яңа йортка мич чыгарырга. Гамилне тизрәк бакчага алып килергә! Ул бала бигрәкләр дә нечкә күңелле бит, янгын аны Акбайдан, Пираттан, Табылдыктан аерды, Мәүлиядән, искиткеч чибәр, ягымлы һәм шаян песи балаларыннан аерды. Юк, ярамый, тизрәк китерергә Гамилне! Ул бит аның өчен, аны сәламәтләндерү һәм исән-сау яшәтү өчен дип, бакчага күчеп килде – дәрәҗәсеннән түбән эшкә, бакча каравылчылыгына ялланды. Бары да аның өчен, улы Гамил өчен эшләнде бит…

Ашкынып-ашкынып сүтте Акмал бу көнне иске мичне. Үзен-үзе белештермәс дәрәҗәдә мавыгып, кайнарланып эшләде. Кояш баеганда, инде ул мичне сүтеп, кирпечен булачак яңа йорты янына ташып куйган, кызыл балчык белән ком китереп, аларны кушып измә ясаган, мич чыгарыр өчен барысы да әзер иде. Икенче көнне иртә баштан, әле таң атканчы ук, ул эшкә тотынды. Идән астына мич өчен кирәкле нигезне салды, аларын ком һәм кызыл балчык белән түгел, цемент белән катырды, аннары, Аллага тапшырып, мич чыгарырга кереште. Язгы көн озын, кояш Идел аръягында күгелҗем таулар артына батып барганда, мич чыгарып бетерелгән иде инде.

Бүрәнә юнудан калган йомычкаларны, утын кисәкләрен ягып җибәрде мичкә, морҗадан туп-туры булып аксыл төтен күтәрелгәнне күңеле булып, җаны җылынып карап торды: болай булгач була, булдырабыз, Гамилне алып килер көннәр дә якынлаша…

Акмалга гына гел бәхетсез булырга димәгән! Менә үз йортында яшәп карасын әле. Улы белән бергәләп. Гамилне сагынса, әнисе Гөлбикә да озак тора алмас Казанда, бик тиз килеп җитәр, бергә-бергә, тату гына җәйне үткәрерләр. Яңа бакчада мул итеп җиләк-җимеш үстерерләр. Бик тә кирәк витамин Гамилгә. Үзләре үстергән, базардан сатып алмаган нитратсыз җиләкләр ашар Гамил. Әтисе, улын ияртеп, Иделгә балыкка чыгар, әнисе Гөлбикә аларны сагынып каршы алырга килер, яңа тоткан елга балыгы фосфор бирер аларның улына, сөякләрен ныгытыр. И матур да көннәр килер соң!.. Әнисе Гөлбикә сөенеп бетә алмас. Беренче елларны, бер-берсен эзләп тапкан, кавышкан чактагы төсле чөкердәшеп кенә гомер итәрләр…

Шундый ягымлы уйлары белән йоклап китте Акмал. Изрәп, рәхәтләнеп, дөньясын онытып йоклады. Әмма иртән бик хәтәр чинашкан этләрнең тавышына уянды.

Эчке ак күлмәк-ыштаннан гына килеш тәрәзәгә килеп капланды, күрде: пенсиядәге полковник Яббаров, тана чаклы овчаркасын ияртеп, Акмалларның яңа йорты янына килгән, җил капка янында таяк белән тимер торбага сугып тора, овчаркасы кулыннан ычкынырга теләп ярсый, ыргыла. Акмалның этләре исә – өчесе берьюлы – овчаркага һәм аның хуҗасына чиный-чиный өрәләр иде.

Акмал, тиз генә өстен-башын киенеп, ишегалдына чыкты. Исәнләшеп-нитеп тормастан:

– Нәрсә булды? Иртә баштан овчарка ияртеп нишләп йөрисез? – диде.

Яббаров хезмәттә чакта киеп йөргән яшькелт плащпалаткасының башлыгын төшерде, кулын плащ-палатканың ярыгыннан чыгарып, боерулы нык тавыш белән әйтте:

– Менә нәрсә: синең этләрең безобразничать итәләр. Якындагы күлдән ондатра аулыйлар, үрдәкләрне куркыталар. Син аларны яки тиешле урынына илтеп тапшыр, яки мин аларны күз алдыңда атып үтерәм.

– Шушы мәхлукларга, телсез җан ияләренә кулыгыз күтәреләме? – диде Акмал, юри җиргә төшмичә, болдыр башыннан торып сөйләште.

Хәзер ул бакча каравылчысы өендә түгел, үз кулы белән салган, үзе җитештергән йорт алдында, аның да биек баскычында басып тора иде. Хәзер ул үзен «каравылчы» дип мыскыллап сөйләшүгә юл куймас.

– Нәрсә анда трибунага чыккан оратор кебек болдыр башында торасың? Төшеп сөйләш! – диде Яббаров.

– Төшмәсәм, нишләтерсез?! Мылтык төбәрсезме? Кулыгыз кыскарак. Сез баш булып, халыкны имгәтеп йөргән заманнар узды. Белеп торыгыз, полковник! Болар, беренчедән, минем генә этләрем түгел, бакча этләре. Икенчедән, алар күлгә кош ауларга йөрмиләр, мин аларның көн саен тамакларын туйдырып торам, өченчедән, алар «Кояшлы көн» ширкәтен яман күзләрдән саклыйлар. Шулай булгач, полковник галиҗәнаплары, мин сезнең бернинди претензиягезне дә кабул итмим.

Яббаровның күгелҗемләнеп торган итләч зур борыны, күз төбенә яткан капчыклары, яңак сеңерләре барысы берьюлы хәрәкәткә килде: мондый гына йолкышларны күргән кешемени ул, обком секретарьларының, илне шаулаткан язучыларның яңак сөякләрен кубарып чыгарган, күпме кешене Себер тайгаларына җибәргән кеше бит ул. Ә бу яңа заманнар килгәнгә канат кагып, теленә ни килсә, шуны сөйләп тора, йолкыш, карале бер генә, болдыр башыннан торып, тавышны бөердән чыгарып сөйләшмәкче булып маташа. Күрсәтер сиңа күрмәгәнеңне Яббаров.

Һәм ул уң кулына чорнап тоткан нечкә каешны бушата төшеп, овчаркасын Булатовның этләре өстенә җибәрде.

Овчарка ике сикерүдә этләр янына барып төште һәм, Акбайны җиргә егып, акыртып таларга кереште. Бөтен җаны айкалып чыккан Акмал берәр тимер алырга дип өйгә кереп китте, ләкин ул ачудан, җанына ярсу кабынудан берни дә күрми, берни да тапмый иде, этләрнең чинаулары арта баргач, ул янә дә йөгереп болдырга чыкты, аңа ияреп урамга чыккан песие Мәүлияне күрмәде. Исәбе – берәр күсәк табып, овчарканың сыртын сындыру иде, тик Мәүлия аңардан җитезрәк булып чыкты: болдыр башыннан ул һавага атылып, овчарка өстенә барып төште дә этнең аркасына тырнагын батырды.

Акмал ни булганын да аңламый калды: овчарка, коточкыч тавыш белән акырып, бакча рәшәткәсе аркылы урамга сикерде, ары чапты, бире чапты, баскан урынында зырылдап әйләнде, тик шунда гына Акмал аның өстендә ак песие Мәүлия булуын шәйләп алды. Җиңү бәхетен татырга әзерләнгән Яббаров, көтелмәгән бәладән ничек котылырга белмичә, эте артыннан чаба, аны үзенә чакырып карый, тик овчарка килми, цирктагы ат кебек әйләнеп, селтәнеп, өреп тик йөри иде. Ниһаять, ул таллыклар арасына томырылды, куе ешлыкны ерып чыккан чакта, Мәүлияне өстеннән төшереп калдыра алды. Мәчедән котылуга, ул, таллыклар арасыннан чыгып, сукмак буйлап Иделгә таба чапты.

Полковник эте элдерткән якка таба кузгалды, Булатов аның бик хәтәр ярсынып артка борылуын, ике йодрыгын берьюлы баш өстенә күтәреп:

– Мин сиңа күрсәтермен әле, йолкыш! Контра! Күрсәтермен күрмәгәнеңне! – дигән янаулы сүзләрен генә ишетеп калды.

Акмал таллыклар арасыннан Мәүлиясен эзләп табып алып чыкты. Бер кулы белән күкрәгенә кысып, икенчесе белән песиенең башыннан сыйпый-сыйпый:

– Ай да Мәүлия! Менә бу, ичмасам, егетлек! Шуның өчен мин сине консерва балыгы белән сыйлыйм әле. Әйдәле, матурым, әйдәле, арысланым, синнән дә гаделрәк беркем дә юк дөньяда. Син бит… син бит эт туганнарыңны яклаштың. Алар юккамыни синең бәләкәчләреңне ялап китәләр, үзләреннән артканын сиңа китереп бирәләр. Моңарчы мине «этләр патшасы» дип йөртәләр иде, моннан соң сине «этләр патшасы» дип йөртербез инде…

11

Атна-ун көн эчендә яз дөньяны үзгәртеп куйды. Вак елгалар, ташып, урман эчләреннән агып төшкән кар суларын үзләре белән ияртеп, Иделгә илтеп түктеләр. Тугайларга ямь керде, агач кәүсәләре тулышты, бөреләр уянды, тирә-як язгы дәртле тавышлар, уяну-терелү сулышы белән тулды.

Урман буендагы сай сулы камышлы күлгә кошлар кайтты, бакча йортларының түбә башларындагы, имән ботакларындагы сыерчык ояларына җан керде, елкылдап торган карасу-шәмәхә түшле сыерчыклар өзлексез чутылдаштылар, сызгырып-сызгырып җибәрделәр. Ерак-ераклардан, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яклардан кайткан яз кошлары Акмалның күңелен нечкәртә, ул хатыны Гөлбикәнең һәм улы Гамилнең мондый ямьле көннәрдә үз янында булмауларына борчыла, бергәләп бакча казышуларын, бергәләп Идел бозлары акканны карарга баруларын җаны-тәне белән тели иде.

Гөлбикә никтер үзе килергә дә, Гамилне китереп куярга да ашыкмый. Май җитте, бәйрәмнәр узды, бакчадагы агачлар, җимеш куаклары яфрак ярды, чияләр ак чәчәккә күмелде, шомырт чәчкәсе исе белән дөнья тулды.

Ә тегеләр һаман юк.

Гөлбикә кызы Венераны кияүгә бирергә йөри, дөресрәге, Урал ягыннан килеп, «Оргсинтез» заводында инженер булып эшләгән утыз ике яшьлек сазаган бер егетне йортка кертергә җыена икән. Акмалга, ниһаять, ул да мәгълүм булды.

Акмал бәйрәмне бакчада, Филимон картлар белән бергә, яңа йортын котлап уздырды. Акбайны, Табылдыкны, Пиратны үзе белән ияртеп, станцага, нарат урманына, Идел култыкларына барып кайтты. Этләр, аның бу көннәрдә гел үзләре белән булуларына шатланышып булса кирәк, Акмалның әле алдыннан чабалар, әле артка калалар да әүмәкләшеп уйнарга тотыналар иде.

Акбай, ел саен биш-алты көчек таба торган ана эт, хуҗасының хәтерен калдырмаска тырыша. Акмал туктап, ерактагы күгелҗем урманнарга, кургаш төсендәге язгы ташкын суларына карап торган чакта, Акбай аның янына килә, үрелеп, Акмалның җилкәсенә алгы аякларын сала, сөенеп чиелдый, туктаусыз койрык болгый иде.

– Йә, ярар инде, ярар, ул тамаша кыланма инде. Йә, дим бит инде, Акбай, ялагайланам дигәч тә… ал тәпиләреңне, ал, диләр сиңа! Менә өстемне балчыкка буяп бетердең бит инде…

Акбай хуҗасының җилкәсеннән тәпиләрен алырга уйламый да, чиный, сөенеп шыңшый, телен сузып, Акмалның кырынмаган битен ялап алырга үрелә.

Акмал турылыклы этенең матур гадәтләренә соклана. Яз башында, көннәр җылынгач, Акбай балалый. Ел саен балалый. Әни кешеләргә хас гаҗәеп бер бирелгәнлек белән ул атна буена, ун көн буена балаларын имезә, бакчачылар андый чакта, Акбайны юксынып, үзара сөйләшәләр:

– Әни кеше югалды бит әле. Хикмәтулла картның өй астында бала бага торгандыр, мөгаен.

Әйе, бала бага Акбай. Беркайчан да (биш ел буена!) хуҗасы Акмал йортында, ялгыз каравылчы-бакчачы йортында бала тапмады ул. Сәбәбе бар – каравылчы йортына килгән һәркем аның балалары белән кызыксына, кулына тотып карауны, озаклап сөйләнеп торуны зарури бер шөгыле дип саный. Акбайга андый сөйләнүләр, кулга тотып, балаларына ниндидер хлор исе, известь исе, һич югы, тир исе сеңдереп калдырулар ошамый, ул балаларын бакчада япа-ялгызы яшәгән 82 яшьлек Хикмәтулла карт өе астына кереп таба, шунда имезә-бага, инде үзенең генә ими сөте җитми башлагач, балаларын, муеннарыннан авызы белән кабып, йорт саен өләшеп чыга. Өләшә, усалларга түгел, Акбайның үзен дә, балаларын да ихтирам итә белгән кешеләргә. Хикмәтулла картның йорты верандалы түгел, мансардалы да түгел, такта-токталардан гына кормаштырып куйган алачык кына. Әмма язын үрмә гөлләр, яфрак ярып, май азакларында бу алачыкның стеналарын да, түбәсен дә каплап алалар, Хикмәтулла яшеллек дөньясында торып кала. Казанда аның зур гына фатиры бар, тик җәй буена бер мәртәбә дә ул анда кайтмый, посёлоктан ипи ала, сөт ала, кар эрүгә утырткан редислары, нәзек кенә булып тишелгән кишерләре, бакча үләннәре белән тукланып яши бирә. Картның бар белгәне – кешеләрне шатландыру. Беренче тюльпаннарын ул үз тирәсендәге бакчачы хатын-кызга берәр-берәр чәчәк итеп өләшә. Аның шул таң калырдай юмартлыгын белгән кешеләр, бу көнне көтеп, картны сыйлар өчен, тәмле ризыкларын пешереп куялар, тик Хикмәтулла карт ул ризыкларны җәелеп утырып ашамый, авыз гына итә, аннары рәхмәтен җиргә тикле бөгелеп әйтә дә яз килгән саен башкара торган изге эшенә керешә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации