Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Ксенофонт Ивановичның үз сыйныфына – капиталистларга ачуы кабара. Ул аларның комсызлыгын, алтын дигәндә, газиз аталарын да сатып җибәрергә әзер торуларын күралмый. Насос сатмый торсалар ни була? Ачлыктан, хәерчелектән, тифтан интеккән Россия куәтле насосларны каян алсын? Ничек җитештерсен? «Сәүдә кешеләре» Строгановлар Урал тайгасында өч йөз ел хакимлек иткәннәр, иге-чиге булмаган хәерче илне хәтта тозга да туйдыра алмаганнар. Яши бирсен иде әнә шул тоз заводлары…

Березники комбинаты базасының көннән-көн ныгый, куәт җыя барганын хәвефле бер курку белән күзәтә Ксенофонт Иванович. Тайгада ак балчык тапканнар – аңардан алюмин алып була. Магний табылган, фәнгә яраклы. Болар бит дөнья күләмендәге запасы булган калий ятмаларыннан тыш. Болар бит Чусовойдагы нефтьтән тыш. Каян килә бу халыкка энтузиазм? Ниндидер бер Казан татары, грамотасыз бер крестьян улы, өч-дүрт ай эчендә бетончылар бригадасы төзи, фанатикларча бирелгәнлек белән көненә унар сәгать бетон таптый; ул гынамы – өч көн буе салкын суда торып, аварияне бетерә. Бу хәл аның һич кенә дә башына сыймый. Аның тайга төпкелендә Ардуановны очратасы килә. Үз кул астында эшләүче бандит Шалаганың аны сугып егуын, битенә менеп, борыны изелгәнче сикерә-сикерә таптавын күрәсе килә.

Булачак комбинатның механический цехына пар казаны китерделәр. Сагайкин еш кына әнә шул казанны карарга бара: ул анда инженерлар күрә – сакаллысын, сакалсызын; күзләр әлҗе-мөлҗе килердәй сары чалбарлы американны, Зырянканың чикмәнле мужигын күрә; рус һәм украинны, татар һәм башкортны күрә; монтёрлар, слесарьлар, җир казучылар, бетончыларны күрә; аның әкәмәт торбалары, исәпсез күп бүлемнәре моңа никадәр кеше хезмәте киткәнне әйтеп торалар; кешеләр гигант казанга сокланып карый һәм, мәңге онытылмас минутларның бөеклеген күңелләренә сеңдереп, телсез калып тора…

Тагын күпмедер вакыттан соң, пар казанын сынау башланып, моңарчы ишетелмәгән тоташ бер гүләү әйләнә-тирәне тутыргач, Сагайкинның йокысы кача, ул үзен кая куярга белми бәргәләнә, һәм аяусыз бер уй аның миен яндырып уза: «Ничәмә төрле милләт кешесе эшли монда, алар арасында дошманлык чире таратырга кирәк. Бер берсен күралмасыннар, сугышсыннар, кан үче алсыннар…»

Ул үз карамагындагы «ышанычлы кешеләрне», моңарчы төрле җирдә чәчелеп эшләгән төркемне бергә җыйнарга, тайга эченә, ераккарак яшерергә дигән карарга килә. Мәскәү комиссиясе пар казанын сынаганны карап китәр өчен генә килмәгән, Мәскәү комиссиясе Сагайкинның эзенә төшәргә килгән. Юккамыни комиссиянең эшен Крутанов белән Хангильдян аңардан яшерәләр. Сакланганны, Алла, саклармын, ди, ГПУның овчарка кебек иснәнеп йөрүче этләренә килеп капканчы, «ышанычлы кешеләрне» тайгага иң беренче итеп яшерергә кирәк. Ә кайда торырлар? Көннәрнең җылы булуы аның күңеленә өмет кертә. Җир казып, вакытлыча землянкада тора алалар. Азык-төлек булдыруны бергәләп хәл итәрбез.

Пар казаны гүли; ике сменага куелган автомашиналар, тәрәзә шәүләләрен стеналар буйлап йөгертеп, бер-бер артлы узып китә; кайдадыр гармун өзгәләнә, аңа кемдер хәсрәтен түгә; Сагайкин, хәлдән таеп, арып, саташулы йокыга китә…

16

Урал тайгасына тагын яз килде. Кыш буе йокыда утырган карагайлы урманнар, язын кояш нуры, җир җылысы белән мавыгып туннарын алыштырган арада, сизмичәрәк калдылар: химия гигантының беренче заводлары, цехлары, ярдәмче хуҗалыклары барлыкка килде, үз электр станцасы, су кудыру станцалары үсеп чыкты. Бишьеллык урамы белән янәшә Индустриализация урамы да күзгә күренеп үсә, таш пулатларын тезә башлады. Күгелҗем томанга уранып, зәңгәрсу урман ераклыклары хасил итеп, тоташ бер массив булып яшәгән тайга телгәләнде, ярты күккә чаклы менеп җиткән кирпеч морҗалар, кара тимер торбалар тайга пейзажына мәңге китмәскә дип килделәр. Төзелешкә автомобиль, бетон болгаткыч җайланма һәм тагын бүтән төрле машиналар кайту гадәти бер күренешкә әйләнде.

Болар барысы яңа, барысы мавыктыргыч иде. Әмма барыннан да битәр кешеләрдәге үзгәреш күзгә ташлана иде. Элеккерәк елларны туган якларга кайтып китү, атлы-тунлы булу, йорт җиткезергә акча туплау Ардуановларның телендә туктаусыз кабатланса, соңгы вакытларда өйләнү, төпләнеп калу, «туган җирдән торган җирнең матурлыгын» исбатларга тырышу тенденциясе көчәйде.

Әнә шуларның һәммәсенең бер төбәге, җыелу ноктасы булып, татар халкының бик борынгыдан килә торган язгы хезмәт бәйрәме – Сабантуй көн тәртибенә килеп басты. Ул һәммә кешедә диярлек берьюлы кабынды. Дөресрәге – ул кешеләрнең күңелендә мәңгелек юлдаш төсле аерылмый яши, тик әле аны килү, урнашу, дөнья куу кебек мәшәкатьләр генә басып киткән иде.

Эшләр аз гына җайга салыну, комбинатның беренче контурлары күренә башлау белән, Сабантуй өскә калыкты, күңел шуны тели, шуңа ашкына…

Бәхтияр абзый сменага чыккан саен да, баракларда җыелган саен да шуны кузгата, Мирсәет абзыйның нәчәлство янына барып, тәгаенен генә ачыклап, урынын-көнен дигәндәй билгеләп кайтуын сорый.

Крутанов андый бәйрәмне белеп җиткерми, ул урта Россиядән килгән, шунлыктан ул бераз шикләнү белдерде.

– Төзелештә дүрт меңнән артык татар-башкорт эшли, иптәш Ардуанов. Һәр бәйрәмнең үз дәгъвасы, низагы була – азагы өчен кем җавап бирер?

Мирсәет абзый сүзен Хангильдян куәтләде.

– Юкка борчыласыз, Никифор Степанович. Сабантуй – хезмәт бәйрәме. Анда берәү дә эчми, сугышмый, җитезлеккә, гайрәтлелеккә көч сынаша. Пермьдә ясадык без аны, барыбыз да канәгать калдык.

– Бик яхшы, ә сез, иптәш партком, шул эшне оештырырга алынасызмы?

– Берсүзсез.

– Җавап та бирәсезме?

– Әлбәттә.

Хангильдян белән Мирсәет абзый, эштән соң кичләрен ике көн утырып, Сабантуйның урынын билгеләделәр.

Секретарьны куркытмас өчен, Ардуанов әллә ни күп нәрсә таләп итмәде.

– Бер дистә чүлмәк. Мәйдан уртасына колга утырту. Капчык сугышына бүрәнә-брус. Ат чабышына, татарча көрәшкә приз-бүләкләр бүлеп кую. Аннары килеп болай: Сабантуй авыл шартларында үткәрелми, чуптарлы сөлге белән чигүле яулык бирүче булмас, бәлки. Ә бит Сабан туеның бөтен матурлыгы шунда. Кызлар, яшь киленнәр яз башыннан, кар китә башлау белән үк, иң матур бүләкләрен – тегү-чигүләрен – Сабан туена дип әзерләп куялар; аннары, кем бүләге кемгә, кайсы батырга эләгер икән дип, түземсезлек белән көтеп алалар. Сез менә, Хан иптәш, – дип, Мирсәет абзый партком секретарена төбәлде, Хангильдянны эшчеләр үз итеп шулай дәшәләр, күбесе аның исем-фамилиясен дә белми иде. – Сез менә, Хан иптәш, үз телегез белән постройкомга әйтә алмассызмы: кырык-илле метр ак кисея, шул чама кызыл материя, бераз гына булса да сатин белән ефәк табасы иде. Шакир Сираев бригадасы кызлары унбиш көн эчендә барлык батырыңа җитәрлек бүләк әзерләп куярлар иде.

Анысына да килештеләр. Әмма бәйрәмнең тәртипле узуы Хангильдянны борчый иде әле.

– Ипидер, кояш, берни дә булмас! – диде Мирсәет абзый һәм ант итә-итә ышандырырга тырышуыннан көлеп куйды.

– Мин сине аңлыйм, иптәш Ардуанов. Синең бригада тиктомалдан сугышмас. Ә бит… дошман бар. Соңгы көне җиткәнне сизеп, үлем агониясендә тыпырчынучы корткычлар бар. Яшерен-батырын түгел, яңа гына бит әле дошман безне тез тиңентен бозлы суда эшләргә мәҗбүр итте. Ул бик каты ялгышты, әлбәттә. Ул безнең водонасосныйны Кама дулкыннары иркенә калдырырга исәп тоткан иде. Эшчеләрнең гайрәтен чигерә, янәсе, юкка көчәнәсез димәкче була…

– Ничек соң, очы-кырые күренмиме, Хан иптәш?

– Күренер, – диде Хангильдян, өстәлгә кара төк баскан каты йодрыгын китереп куйды. – Безгә, иптәш Ардуанов, бер генә минутка да уяулыкны югалтырга ярамый. Иң әүвәл бәйрәм өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстеңә аласың. Тәртибе ничек анда сезнең?

– Нинди тәртибе?

– Бәйрәмне башлау, алып бару кемгә тапшырыла?

– Гадәттә аны аксакаллар, ил агалары эшли.

– Табыгыз шуларны, комиссия төзегез.

– Ул гына җитәрме?

– Шулар янына яшьләрне куярга, нык куллы егетләрне! Бер егерме-утызны. Беләкләренә кызыл бәйләп, бәйрәм эченә, халык арасына сибәргә. Ил сагында торган постовойлар кебек булсын.

– Булыр, Хан иптәш, – диде Ардуанов, аның күп эшләүдән арып капчыкланган, ләкин нурын җуймаган коңгырт күзләре өметле елмайдылар.

17

Бар да үз тәртибендә бара иде. Мирсәет абзый, Бәхтияр абзый, алар белән бергә Исәнгол Юлдыбаев, Киньябулат, Янбай Дәүришев, чаярак егетләрдән Шәмсетдин, Сибгат-Сибай, Нәфүш-Сайрар Кош ду килеп Сабантуйны әзерләп йөриләр иде, Мәскәүдән укуын тәмамлап, Зөлхәбирә Кадермәтова кайтып төште.

Бу яңалык Ардуанов бригадасын дер селкетте. Мөгаллимәләрен сагынганнар, күреп туймаслык булганнар иде. Шуның өстәвенә аның бәхете түгәрәк булуын да бик телиләр. Нәфүш-Сайрар Кошка үгет-нәсыйхәтләрен дә бирми булдыра алмыйлар.

– Син, янәсе, авызың белән кош тотып йөрмә, Нәфүш, сайрар сандугачыңны җиде ятка ычкындырып куя күрмә. Бел аны, бригат безнең ударный, эшләгән эше без нинди югары булса, ийе, теге ни… Күңел канатлары да каерылмаслык нык булсын! Менә син аны пырахуттан машина белән каршы аласың калган, вәт ичмасам булырыең егет. Син соң әле аңар шофёр дигән иң затлы һөнәр иясе булганыңны язганыеңмы?

Нәфүш кызара, ыкы-мыкы килә.

– Юк, син дөресен әйт, язганыеңмы, юкмы? – дип бастырып киләләр егетләр.

Бигрәк тә Исәнгол тырыша, ул һич кенә дә көлми, хәтта елмаймый да:

– Һин, кустым, бәк йаваплы кара ул эшкә. Стройка тулы күзен ямьрәйтеп торган ас козгын, һизмәй лә калырһың, бисәкәй булаһы мөгаллимә һеңлебеззе бер ас козгын эләктерер дә алыр. Һин, кустым, уны абайла.

– Чистый! – дип ду килә егетләр.

Нәфүшкә рәхәт, авыз – колак артында. Бригада егетләренең төртмәле шаян сүзләрен үзенә хас бер киң күңеллелек белән тыңлап утыра-утыра да ул, күкрәген киереп, ашкындырып торган кайнар тойгыларын дуслары белән бүлешми булдыра алмый.

– Мин аны станцадан машина белән алып кайттым бит!

– Китсәнә!

– Кайчан?!

– Зөлхи миңа хат язды. Күбәләгем-түгәрәгем, имеш, сайрар кошым, сандугачым, янәсе, син, Нәфүш Фәхриев, кеше оясында үскән күке баласы, укуыңны онытып бетермәдеңме әле? Әгәр дә мәгәр, ди, син, ди, укуыңны онытып бетерсәң, и янә дә килеп, чи усак түмәркәсе кебек надан килеш утырып калсаң, мин, ди, укытучы Зөлхәбирә, ди, синең дөньяда бар икәнеңне дә онытам, и шулай ук яшь йөрәгемнең түреннән исемеңне үк сызып ташлыйм, ди. Белдегезме, кая таба китте эшләр!

– Ә син?

– Мин нәрсә? Мин уйлыйм, тукта, мин әйтәм, абзыкаем, торып тор, Зөлхәбирә туташ, мин әйтәм, син укып кайтканчы мин… ни тукмышты яңалифне, урысча да өйрәнеп куйсам, ни диясең? Урыс үзе авыз ачып торырлык итеп, ә?! И тотындым, и тотындым, мин сиңайтим, билне буып, беләкләрне сызганып…

– Бик ерактан тотындың, балакаем. Әллә, мәйтәм, мәсьәләгә якынрак киләсеңме? – диде Ардуанов, мыегын учы белән сыпырып.

– Ә нигә, теләк булганда, якын ук килергә була, Мирсәет абзыкаем. Үзегезгә мәгълүм, ул бит минем машина йөртергә кергәнне күреп китте, әмма дә ләкин, Бәхтияр абзый әйтмешли, булдыра алачагыма бигүк ышанып бетмәде.

– Әлбәттә! Синең булдыксызлыкны белде бит.

– Причум монда булдыксызлык? Әгәр, алайга китсә, кем беренче башлап хәреф таныды? Кем беренче булып язу язарга өйрәнде? Кем беренче булып кәчтүн сатып алды. Менә шул шул! Кем беренче башлап әмерхәннең үзеннән тиңелтен килгән автомобиль машинасына утырды? Сөйлисез икән, белеп сөйләгез, егетләр, белеп сөйләмәсәгез, авызыгызны ачыгыз да күзегезне йомыгыз.

– Каршы алдыңмы соң? – диде Мирсәет абзый, кайнарланыбрак киткән Нәфүшне туктатып.

– Баядан бирле шуны әйтергә итенәм бит инде, Мирсәет абзыкаем. И әрсез дә халык соң бу бетончылар, фундаментны бетонга катыра-катыра, күңелләре дә катып беткән. Каршы алдым мин аны. Крутановка барып, машина сорадым, бирми, үземне дә җибәрми. Ул ниткән әкәмәт, пнимаешь, эш вакытында эш калдырып, техниканы производстводан аерып һәм башкалар, һәм башкалар…

– Ә син?

– Мин әйтәм, иптәш-тавариш начальник, Зөлхәбирә кайта бит, гомер эчендә бер мәртәбә каршылыйм бит…

– Ә Крутанов?

– Крутанов тагын да ярсый төште. Ах, ул әле кызлар каршыларгамыни? Ничек оят түгел! Производствода прорыв ясап, көпә-көндез, транспорт алып китеп… Ничек оят түгел! Комсомол башың белән…

– Ә син?

– Нәрсә мин? Мин авызны ачкан да күзне йомган… Баш өстенә гравий ташы кебек сибелгән ачы сүзләрне тыңлыйм: эчтән генә хәйләкәр план корам, юк, мин әйтәм, иптәш-тавариш начальство, син миңа көне буе коршау сугып тора алмассың, бер дә бер арырсың, ә мин сабыр кеше, син арып туктауга, үз туксанымны тукый башлыйм: күбәләгем-түгәрәгем һәм башкалар, һәм башкалар. Үз гомерендә беренче тапкыр минем сөйгән ярым Мәскәүдән кайта, машина миңа шуның өчен кирәк, бүтән чакта көчләп бирсәгез дә кирәкми…

– Җиңелдеме?

– Җиңелде, ләкин үз ихтыярыннан түгел. Бүлмәдә безнең сәгать буена шаулаганны ишетеп, Хан килеп керде, партийный секретарь. Керде и әйтә: иптәш Крутанов, ди, недаром сиңа крутой дигән фамилия куйганнар, түзеп-түзеп торам да, борчак куырган кебек куырасың бит, ди. Бир син, ди, Фәхриевкә машинаны, эш сәгатеннән тыш бер сәгать артыгын эшләр, ди. Эшләрсеңме?

– Какой-такой сүз булырга мөмкин, иптәш партийный секретарь, мин әйтәм, рәзе минем кайчан да булса эштән баш тарткан бар?! Боерыгыз гына, көн димим, төн димим, бер сәгать йөргәнне уны белән кайтарам!

– Ә ул?

– Нәрсә ул? Малайлар кебек авызын ерып елмаеп тора, баштан сыйпамакчы итенә дә уңайсызлана, миңа үпкәләр дип курка бугай…

– Ә Крутанов?

– Крутанов та йомшады. Партийный секретарьның миңа үтә дә үз итеп каравы йомшартты. Шулай бит ул дөнья: мир какканны ир кага, дип әйтте ди бер кодагый. Рас партийный секретарь миңа якты күз белән карый икән и шулай ук минем баштан сыпырып куярга итенә икән, Крутановның, стройкада беренче кул начальство булса да, йомшамый хәле юк… Мине үз янына чакырып ала, өстәл каршысына урындыкка утырта и әйтә: яшермә, Фәхриев, кем сиңа Кадермәтова, шаляй-валяймы, әллә…

Шунда минем бугазга ачу утыра, күзләр ярсудан әчетеп китә:

– Ә кем сезгә, мин әйтәм, иптәш Крутанов, права бирде минем кәләштән көләргә, җитмәсә, мыскылларга?!

– Ә ул?

– Аңа нәрсә? Минем ише әтәч Пәхрине бер генә күргән дисеңме? Мин авыздан күбекләр чәчеп кычкырам, ә ул елмаеп тик утыра. Кычкырынып арыгач сорады:

– Беттеме?

– Бетте! – мин әйтәм.

– Димәк, серьёзно?

– Серьёзно, – мин әйтәм.

– Алай булгачыннан, ди, син водитель Фәхриев, ди, эшне сузма, мөгаллимә Кадермәтовага матур итеп кенә, җаен җайга китереп кенә өйлән дә куй. Кара аны, матри, Сайрар Кош, начальствога мәшәкать тудырырга уйлый күрмә. Пока фатир юк. Барактан бер почмак бүлеп бирербез.

– Ә туй?

– Нинди туй?

– Кызыл туй, мин әйтәм. Безнең әллә аңа правабыз юкмы?

– Анысын Мирсәет Ардуанович белән сөйләшегез. Әгәр ул сине кызыл туйга лаеклы дип саный икән, баш өсте, шаулатып кызыл туй ясыйбыз, әмма, ди, стройкада, ди, андый хәлнең әле булганы юк, ди.

Тыңлап утыручы Шамукларның, Субайларның күзләре уйный башлады.

– Эш шуңа барып җиттемени инде?.. – диде Мирсәет абзый да, башны кашып.

Исәнгол, чын мәгънәсендә көнләшеп, авызын ачып,   Нәфүшкә карап калган иде.

– Авыдыңды… япһаң да ярай. Ату исә карга сысып китәр, – диде Янбай Дәүришев. Ул үзе дә Фәхриевнең бәхетенә кызыга, аның сөйләгән чакта тагын да чибәрләнеп киткән каратутлы түгәрәк йөзенә, көйрәп янган шомырт кара күзләренә төбәлгән иде…

Иртәгесен Сабантуй әзерлеге белән бергә туй әзерлеге дә башланды. Бригада моны инде кияү белән кыздан яшереп түгел, аларга әйтеп, аларның ризалыгын сорап эшләде.

…Ардуанов бригадасының, аларга ияреп, төзелештәге барлык татар һәм башкорт эшчеләренең милли бәйрәмнәрен үткәрергә җыенуын белгәч, Сагайкин күңелендә янә бер мәртәбә өмет уты кабынды.

«Аммонал белән динамит эшли алмаганны гади бер финка эшләргә тиеш. Бәйрәмне сүтәргә һәм моны… руслар белән «нацменнар» арасында дошманлык тудырырлык итеп эшләргә кирәк».

Үз янына ул «ышанычлы кешеләре» арасында иң кансызы Тощевековны чакырды, тегенең, яңа бер вакыйга буласын сизеп, дәртләнеп кабынган яшькелт күзләренә төбәлеп:

– Татарва туй үткәрергә җыена. Укытучы Кадермәтова шофёр Фәхриевкә кияүгә чыга, – диде.

– Соң, чыкса?

– Туй булмаска тиеш.

– Ә мин аларны ничек танырмын?

– Элемтәче Сираев. Йә, нәрсә дивана кебек миңа карап торасың, белмисеңмени? Бетончы. Кызлар белән эшли. Шакир Сираев.

– Беләм, – диде Тощевеков.

– Белсәң шул… Сираев сиңа кияү белән кызны күрсәтер. Йа, Аллага тапшырдык. – Ул кулларын хәтәр селтәнеп чукынды һәм, усал ысылдап, сүзен тәмамлады: – Кара аны, тотыла-нитә калсагыз, бер-берегезне сатмаска! Юкса… гомер буе большевиклар төрмәсендә черербез.

18

Биектә-биектә, төпсез зәңгәр күктә, аккош мамыгыдай йомшак ак болытлар йөзә. Алар кояш нурыннан яктырып, балкып, үсмер кызлар кигән кисея күлмәктәй җиңел, затлы, ымсындыргыч булып күренәләр.

Тайга урманнары ямь-яшел. Болыннар хәтфә япкан төсле, шул яшеллек эченнән көмештәй ялтырап, әле гөлҗимеш куаклары арасына яшеренеп, әле күренергә чыккан яшь киленнәр төсле кояшка битен ачып, Зырянка инеше ага.

Инеш үз гомерендә күрмәгән яңа бер күренешкә шаһит: елга тугаена кешеләр килде, баганалар какты, колгалар утыртты, каеш түбәтәйне артка чигереп, нидер сөйләште, киңәште…

Инде менә Зырянка буйлары гөр килә. Гармуннар сайраша, колга башында чүпләм сөлгеләр җилферди, урта бер җирдә түгәрәк зур мәйдан калдырып, кешеләр җыела.

Зөлхәбирә белән Нәфүш соңгарак калып килделәр. Зөлхәбирәнең Сабантуй күлмәге киңрәк булып чыккан, ул аның бил турысын тарайтып, яңадан төзәтеп утыра, әллә иелеп эшләүдән, әллә бәйрәм тойгыларыннан бите алсуланган, мәк чәчәге кебек яна.

– Син, малай, Нәфүш, миңа бик карама, яме, ату мин оялам. Бармагыма инә чәнечсәм, Сабан туе урынына больницага алып барырга туры килер…

Нәфүш үзе дә бәйрәмгә дип инәдән-җептән генә киенеп чыккан: ал сатин күлмәк, кара постау чалбар, Пермь толчогыннан кайтарткан сары хром итек – болар барысы өр-яңа, нәкъ менә өр-яңа булулары белән Нәфүшне оялталар, уңайсызлыйлар, ләкин ул аларны Зөлхәбирәнең күрүен, бәя бирүен тели; аның үлеп тә сөйләшәсе килә, сөйгәнен үзенә сыендырып, инде менә ничә айлар күңелендә йөрткән сагыну тойгыларын әйтеп бирәсе килә, ләкин Зөлхәбирә – үз кадерен үзе белә торган чая кыз – аны якын да китерми, сөйләштерми, бәйрәм күлмәге төзәтә.

Алар Сабан туе буласы урынга килеп җиткәндә, инеш буйлары инде халык белән тулган, кеше күплегеннән, кояш күплегеннән, чуарлыктан күзләр камаша иде. Халык кинәт гөр-р килеп көлде.

Зөлхәбирә, ни булганны карар өчен, Нәфүшне җитәкләп, эчкәрәк алып кереп китте. Иң алгы рәттәгеләр, түгәрәкләнеп, аякларын сузып, яшел чирәм өстенә, җиргә утырганнар, авызларын ачып, мәйдан уртасында барган тамашаны күзәтәләр. Аякларына капчык кигән оп-олы кешеләр, тышаулаган ат кебек, кушаяклап сикерәләр, авып-авып китәләр. Зөлхәбирәнең моны күргәне дә юк икән, ул эчләре катып көлә, якындагылар аны туктатырга итенәләр – кая ул – рәхәтләнә Зөлхәбирә көлеп!

Көлеп кенә калса бер хәл иде, Зөлхәбирә утырган көйгә Нәфүшнең беләген ике куллап кысып-кысып куя, Нәфүш – ни җор егет бит инде! – шулай да уңайсызлана, күзәтеп тора торганнардыр дип, ут кебек кызара, ләкин беләген тартып алмый, җан сөйгәненең янәшә булуы, чыр-чу килеп сөенүе рәхәт, бик рәхәт аңа.

Чүлмәк вату башлангач, Зөлхәбирә әсәрләнеп үк китте. Күзләре бәйләнгән түбәтәйле бер картның, зыр-р итеп әйләндергәннән соң, чүлмәк булмаган якка, халык өстенә таба таяк күтәреп бара башлавы аны тагын рәхәтләнеп көлдерде.

Мәйдандагылар чүлмәк ватучыларны: «Уңга бар, сулга борыл!» – дип өзлексез өйрәтеп, тамаша кылып тордылар.

Рәттән өч кеше җирнең «башын ярып» чыккач, Зөлхәбирә түзмәде, урыныннан сикереп торды да:

– Киттем мин, Нәфүш, бәхил бул! – дип, мәйдан уртасына йөгереп барып та керде.

Чүлмәк ватарга теләүче күп, араларында кызлар юк иде. Күз бәйләп торучы Исәнгол белән Сибай, бөтен Сабан туеның күрке булган Зөлхәбирә уртага йөгереп кергәч, иң элек аңар ташландылар. Исәнгол алданрак җитешеп, кызның күзен бәйләргә кереште, Сибайга иптәшенең бәхетеннән көнләшеп карап торырга гына калды.

Исәнгол Юлдыбаев Зөлхәбирәнең чүлмәкне ватуын бик тә тели, шунлыктан кызның күзен ачыграк калдырырга тырыша, тик чамасыз дулкынланудан яулыкны бәйли алмый азаплана иде. Бәйләп бетердем дигәч кенә, хәйләсез Зөлхәбирә эшне бозып ташлый язды.

– Күренә бит бу, Исәнгол! – дип пышылдады.

– Шаулама, һылукай, үзем ошолай бәйләнем, – диде Юлдыбаев, аның нәфис иңбашына кагылып. – Киттек, бергә атлап барабыз.

Ул Зөлхәбирәне, кулыннан җитәкләп, чүлмәктән егерме адым читкә алып китәргә тиеш иде, җитәкләшеп бару бәхетеннән онытылып, тиешле араны узып китә язгач, кыз өчен янып-көеп утыручы яшьләр, алар белән бергә Нәфүш тә:

– Җитте!

– Булды!

– Хәрәмләшмә! – дип кычкырдылар.

Зөлхәбирә ныгытып бәйләнмәгән яулык астыннан җирне шәйләп, туктый-туктый барды. Сабан туе шартын күз карасы кебек саклаучы картлар: «Күрә! Күрә!» – дип шаулашырга тотындылар.

Зөлхәбирә каушады, чүлмәкне вата алмаячагыннан, Нәфүш алдында хур булачагыннан куркып, бөтенләй туктап калды. Ул арада яулык, шуып, аның күзен томалады. Мондый чакта, ни булса, ул дигән тәвәккәллек белән, тиз-тиз генә тагын берничә адым атлады да, кызларча – кизәнмичә – тык иттереп кенә, җиргә сукты һәм үз колакларына үзе ышанмыйча катып калды. Мәйдан гүли, мәйдан ду куба, челпәрәмә килгән чүлмәк җирдә чәчелеп ята иде.

Ул колак төбендә генә: «Ай да маладчина! Рәхмәт, кызым!» – дигән тавыш ишетте. Тавышка борылып караганда, кара бәрхет түбәтәй кигән, беләгенә кызыл тасма таккан Мирсәет Ардуанов аңа кәгазьле исле сабын сузып тора иде.

Үз гомерендә шуннан да кадерлерәк бүләк алганы булды микән Зөлхәбирәнең! Ул, сөенеченнән нишләргә белмичә, бүләкне Нәфүшкә күрсәтергә йөгерде. Үзенең битләре ут булып яна, йөрәге тасырдый иде. Менә нәрсә икән ул Сабан туе!

Нәфүш янына килеп утырганнан соң да, аның мактап әйткән сүзләрен ишеткәннән соң да, ул, әле һаман тынычлана алмыйча, ничек-ничек булганын, нинди хисләр кичергәнен Нәфүшкә сөйли, тегесе, авызын ерып, рәхәтләнеп аны тыңлый иде. Әнә шул бергә кичергән дулкынлану минутларында алар инде яңа төр уеннар, яңа төр мәзәкләр башланганын сизми дә калдылар. Мәйданның бер почмагында бүрәнә өстендә капчык белән сугышалар; чалбар балакларын сызганган бер малай озын колга башындагы читлектән тере әтәч алырга менеп бара; Шакир Сираев кызлары бизәкле көянтә-чиләкләр белән, бер генә тамчысын да чайпалдырмаска тырышып, су күтәреп йөгерәләр иде.

Нәфүш-Сайрар Кош боларның барысын исе китмичәрәк карап утырды. Зөлхәбирә бераз аптырауда иде: ничек шулай тыныч кала ала ул, нигә көлми, нигә дәртсенми? И шәһәр кызы, белмисең шул әле син, Сабан туенда егетләрнең йөрәген чаптар аттай җилкендергән уен – көрәш ул, батырлыкка көч сынашу, өстен чыгып, кызларның йөрәгенә ут салу.

Мәйдан уртасына төрле яктан бәләкәй малайлар йөгереп керә башлагач:

– Нәрсә бу?! Нәрсә бу?! – диде Зөлхәбирә, тагын Нәфүшнең беләгенә тотынып.

– Көрәш башлана, шаулама, – диде Нәфүш, җитди итеп.

Зөлхәбирә аның кинәт дулкынлана, күзләре зурая башлаганын күрде.

Малайлар үсмерләргә, үсмерләр тап-таза егетләргә әйләнә барды. Мәйдан кинәт кысылды, тарайды. Арттагылар алга уздылар.

– Нәрсә бу?! Нәрсә бу?! – диде Зөлхәбирә, тагын аңламыйча.

– Көрәш бу, Зөлхи, көрәш.

Көрәш барган җиргә ике атлы милиция кереп, кысыла барган мәйданны әкрен-әкрен киңәйтеп йөри башладылар. Ат аягы астында калырга теләмәгәннәр чирәмгә утырган көе ипләп кенә арткарак шуышты.

Зөлхәбирәгә дә ялгызы калыр, егете өчен янып-көеп утырыр чаклар җитте.

– Кайтмый калсам, бәхил бул, Зөлхи, – диде Нәфүш-Сайрар Кош, кызның үзе кебек шаяртып.

Нәфүш кулына сөлге тоткан минуттан башлап, Зөлхәбирәдә бәйгече каны уянды. Нәфүшкә каршы чыккан зәңгәр майкалы егет бик таза, аның беләк мускуллары ишелеп килгән бау кебек иде. Зөлхәбирәгә ул Нәфүшне эһ тә итмичә әйләндереп салыр кебек тоелды. Нәфүш башта күлмәген салмый гына тотынган иде, тәртип саклаучы картлар аны да салдырдылар. Зөлхәбирә – беренче мәртәбә – сөйгәненең киң күкрәкле, теге егеттән бер дә ким булмаган мускуллы икәнен күрде. Бу аны тынычландырды. Ләкин егетләр, сөлгене кулларына урап, гәүдәләре белән җиргә ятар дәрәҗәгә җитеп, маңгайларын терәшкәч, аны тагын курку алды. Зәңгәр майкалыны аягыннан тартып егардай булды. Көрәшчеләр таптанып йөри башладылар. Халык, ризасызлык белдереп, сузмагыз, сузмагыз, дип шаулашты.

Менә берзаман Нәфүшнең аяклары әкрен генә җирдән куба башлады. Зәңгәр майка Нәфүшне күкрәгенә кысты (Зөлхәбирәнең йөрәге тамак төбенә менеп җитте!), инде сала дип кенә торганда, Нәфүш тегенең кочагыннан шуып чыгып җиргә басты да зәңгәр майкалыны ян-якка аударып та җибәрде. Бу шул кадәр тиз булды, Зөлхәбирә ни булганын да аңламый калды. Нәфүш, мышкылдап, аңа ике метрлы ак бәс китереп тоттыргач кына, егетенең җиңгәнен аңлады. Икенче көрәшчене Нәфүш бер күтәрүдә салды. Өченчесе көрәшә белмәүче иде бугай, таптанып йөри-йөри Нәфүшне алҗыткач, ниндидер бүләк биреп, аны көрәштән чыгардылар.

Дүртенче кеше Нәфүшкә каршы тиз генә чыкмады. Бәхтияр абзый көрәшчеләр арасыннан кыюларны үгетләп йөрде, Ардуанов бүләкләр өеменнән чигүле ак күлмәк алды. Зөлхәбирәнең йөрәге тагын тамак төбендә үк тибә башлады – бу аның бүләге иде.

– Кем чыга? Кем чыга? – дип, күлмәкне баш өстенә күтәреп күрсәтте Ардуанов.

Нәфүшкә каршы кара сатин күлмәген чалбар өстеннән чыгарып кигән караңгы чырайлы бер кеше алпан-тилпән атлап килә башлады. Мирсәет Ардуанов аның Шакир Сираев икәнен танып, өнәми генә сөлге китереп бирде.

Нәфүш биленә сөлге килеп төшү белән үк Шакирның каты куллы икәнен сизеп алды, караңгы чырайлы, сүзсез бу кеше, сулыш алырга ирек бирмичә, билне тимер кыршау белән кыскандай кыса иде.

Шакир белән Нәфүш маңгайны маңгайга терәп йөри башлагач, Зөлхәбирә түзә алмыйча:

– Бирешмә, Нәфүш! – дип кычкырды.

Нәфүш аның тавышын ишетте, ахрысы, Шакирны үзенә таба суыра башлады, ләкин теге – җиргә берегеп үскәнме диярсең – селкенеп тә карамый. Ул арада Нәфүш үзенең күтәрелә башлавын сизде, беренче көрәштәге кебек, бераз ирек бирергә дә, көтмәгәндә җиргә басып, тегене янга аударып җибәрергә ниятләнде. Дошманның күкрәгенә күтәрелгәч, күңеленнән хәвефле уй узды: җиргә баса алмаячак ул. Сау бул, чигүле күлмәк! Сау бул, Зөлхәбирә бүләге!..

– Карагыз әле, кара, менә бу ичмасам көрәшче! – Бу сүзләрне комиссия өстәле янында утырган Никифор Крутанов әйтте.

– Әйе, белеп көрәшә, күрәсең, моңарчы да көрәшкәндер, – диде Хангильдян тыныч кына.

Өч кешене еккач, Сираевны читкәрәк утыртып, башка көрәшчеләргә ирек куйдылар. Мирсәет абзый башта көрәшергә уйламаган иде, тора-бара аңарда да көрәшче каны кузгалды, рәттән өч кешене егып, ул да Сираев янына барып утырды. Җиңелми калганнар сигез кешегә җыелды. Сабан туен үз гомерендә беренче мәртәбә күргән Крутанов, хисләренә төелеп, Хангильдян белән Мицкалевичка моның әйбәт бәйрәм икәнен, ел саен үткәрергә кирәк икәнен, Ардуановның эшне дөрес башлап җибәрүен кайнарланып сөйли иде.

– Чебешләрне көз көне санарбыз, Никифор Степанович, ашыкмый торыйк, – диде партком секретаре. – Ничек икән анда милиция посты? Башлыкларын чакырып, хәлне белешергә кирәк.

Милиция начальнигын чакырырга Сагайкинны җибәрделәр. Ксенофонт Иванович картлар белән бергә Сабантуй комиссиясендә тәртип саклый иде, ул озакламый үзе белән милиция начальнигын алып килде. Гимнастёрка якасына кубик таккан урта яшьләрдәге кеше төзелеш җитәкчеләренә әлегә тәртипсезлек булмавын, кызмача егетләрне берәм-берәм баракларга озата торуларын хәбәр итте.

Кичке алтылар тирәсендә Зырянка буенда халык сирәгәйде. Көрәшнең азагын карамый китми торган иң һәвәскәр картлар да көрәшчеләр үзләре генә диярлек торып калды.

Батыр булып Ардуановның калуын бик теләделәр. Көчен кызганмыйча, хәрәмсез көрәшә. Бик чиста әйләндерә – җиргә сылап кына куя. Ниһаять, сигез кешедән дүртәү калдылар. Алар арасында Ардуанов бар иде әле. Крутанов тагын түзмәде: «Ай да молодец! Ну, Мирсаид, не подкачай!» – дип аваз салды. Ләкин ул теләгәнчә барып чыкмады. Батыр даны Шакир Сираевка эләкте. Дөрес, ул Ардуановны ега алмады, әмма җитәрлек азаплады. Аның ике мәртәбә Мирсәет абзыйны күтәреп алуын истә тотып, батырга дигән патефонны аңа тоттырдылар. Халык, дөрес түгел, көрәштереп бетермәдегез, дип дәгъвалашып та караган иде. Мирсәет абзый үзе бүтән көрәшергә теләмәгәч, теш кысып кына риза булдылар. Сираев, тир түгеп алган патефонын култык астына кыстырып, тизрәк таю ягын карады, чөнки Сабан туеның кагыйдәсен яхшы белә иде ул, Аллам сакласын, Ардуанов яклылар измәңне изеп ташларга да күп сорамаслар…

Мәүгыйзә түти Мирсәетен уртадан үзе кереп алып чыкты. Ире көрәшеп җыйган бер кочак бүләкне дә күтәреп чыкмакчы иде, анысын Мирсәет абзый хатынына тоттырмады.

– Монысы бригатныкы, без әле тагын Сабан туе үткәрәбез, – диде.

Һәм чыннан да Ардуанов, әллә ни арада кечерәк мәйдан оештырып, үз бригадасы егетләрен көрәштерә, йөгертә, чүлмәк ваттыра башлады. Монысы беренче зур Сабантуйдан да кызыграк булып чыкты. Уен-көлкенең, кызыкның чиге-чамасы булмады. Бригада егетләре инде бүләк алудан бигрәк мәзәклеге өчен тамашага катнашып киттеләр. Ардуанов бүләкне үз кулы белән биреп торды. Йөгереш вакытында иң азаккы булып лырт-лырт йөгереп килүче Бәхтияр абзыйдан халык рәхәтләнеп көлә, төрлесе төрле яктан киңәшен биреп тора.

– Бәхтияр абзый, бирешмә! Беренче киләсең!

– Бәхтияр абзый, ник шулчаклы тырышасың? Бүләк калмады бит инде…

Гайнуллин бер дә аптырамыйча, үз җаена гына лырт-лырт юыртуын белә һәм елмаеп әйтеп бара:

– Мирсәет юмарт ул, миңа да берәр нәрсә табар әле.

19

Зөлхәбирә белән Нәфүш Сабантуйдан соңгы кеше булып диярлек кайттылар. Аларга бүген диңгез тубыктан! Кулларын кулга тотынып, елга тугайларында йөрделәр, яр буйларында утырып тордылар. Инде менә Әдәми таудагы баракка кайталар.

Урман сукмагы караңгы. Чәбәләнеп үскән дүләнә куаклары, баш өстенә чатыр корган имән ябалдашлары йолдызларны яшереп асрый. Төзелеш гөрелтеләре монда тонык кына ишетелә – урманның сизелер-сизелмәс кыштырдаулары аларны үз эченә йота.

Кулларын кулга тотынып, алар икәү генә атлыйлар. Кыш буе бер-берсен сагынып үткәргән көннәр күңелләрендә кабат яңара, һәм алар әкрен генә үз уйларын уйлап баралар.

«Әгәр Березнәктә комбинат салмасалар, мин бу Сайрар Кошны очрата алмас идем. Ул икенче берәүнең кулын тотып барыр иде. Хәзер ул минеке. Минем өчен утка-суга керергә, биек кыядан упкынга сикерергә әзер. Мин аның турылыклы юлдашы булырмын. Мин аңар берсеннән-берсе матур малай белән кыз бүләк итәрмен…»

«Бу нәфис гөл минем бәхеткә туган. Ул минем күзләремне ачты, сукыр тавык булып йөрүдән коткарды. Мин аның кадерен белермен: өрмәгән җиргә дә утыртмам. Ул миңа тупырдатып ун бала табып бирер. Без урман кошлары кебек чыр-чу килеп яшәрбез…»

Уралның мастер Кадермәт кызы белән Актанышның крестьян Фәхри малае тайга сукмагыннан атлый. Алар бүген яшьлекләре белән саубуллаша. Иртәгә туй – төзелештә беренче кызыл туй, комсомол туе!

И дөнья! Зөлхәбирә белән Нәфүшнең дә яшьлек дип аталган ашкынулы ваемсыз чагы, хәсрәт-кайгылардан ерак чагы, тайга тирәнлегеннән килгән өрфия җилдәй җиңел-нәфис чагы узып китәмени?! Аларның гаилә дигән зур тормышы башланачак. Мирсәет Ардуанов кебек, аның үткен телле, нечкә күңелле хатыны Мәүгыйзә түти кебек, Нәбиулла белән Зөлхәбирә дә ил йөкләгән һәм үзләре теләп алган йөкне ыңгырашмый-нитми тартып барырга тиеш булачаклар. Аларга социализм иленең язмышы тапшырыла.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации