Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 19


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 19 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Этләр патшасы

1

Янгын төнлә башланды.

Акмал йокылы-уяулы яткан җиреннән бик хәтәр кытаклаган тавыклар тавышына торып утырды. Аның колагына елый-елый өргән Акбай тавышы ишетелеп китте.

«Төн уртасында нигә шыңшып өрә Акбай?» дип уйлап алырга өлгермәде, калын, ярсулы тавыш белән аңа Пират тавышы килеп кушылды.

Акмал, караңгыда кармаланып, чалбарын табып киде, электр кабызгычына үрелде, чакмасы чыкылдады, ул кабынмады.

– Гөлбикә, сиңа әйтәм, Гөлбикә! – дип, гафләт йокысы белән йоклап яткан хатынын уятты.

Арыган, ахрысы, уянырга теләми иде хатыны. Акмал аны кочаклап алып торгызып утыртты. Үзе, эчке күлмәк өстенә кыска тунын гына киеп, урамга атылды.

Чолан ишеген ачып чыгуга, битенә декабрь салкыны китереп бәрде. Борыны янган көек исен тойды.

Этләр һаман өрә, тавыклар һаман кытаклый иде.

Тавыклар кетәклеге ягыннан төтен чыга башлаганны күрде Акмал, кетәклек өстенә өйгән печәннең янганын аңлады. Киредән өйгә йөгерде, бер чиләк су алып чыкты, кетәклекне ачып, өстәге печәнгә суны селтәп торып сибеп җибәрде. Кинәт төтен өермәсе, болыт булып, бу якка бөркелде. Акмал тагын су алырга йөгерде, караңгыда аңа хатыны Гөлбикә килеп бәрелде, куркынган тавыш белән:

– Нәрсә бар? Ни булган? – дип пышылдады.

– Янабыз! Суга йөгер! – диде Акмал.

– Су чиләкләрдә бит…

– Аларны сиптем инде. Нәрсә сатулашып торасың? Ай бу катын-кызны!..

Икенче чиләкне алып чыгып сипте Акмал: төтен, туктаган кебек кенә булды да, бераздан тагын да ишәеп, болыт-болыт булып, түбә астыннан бөркелде.

Хатыны алып кайткан бер көянтә суны сипкәч тә туктамады төтен. Күрәсең, утның башланган төшенә кадәрле су барып җитми, бераз гына томалап тора да, янә коры печәнгә ут элдертеп, янә төтен бөрки башлый иде.

– Гамилне алып чык! – дип кычкырды Акмал, баскыч өстендә югарыда басып торган килеш.

Гөлбикә, абына-сөртенә, өйгә таба китте, янә борылып килеп, үзенекен сукалады:

– Нигә, суга бармыйммыни инде бүтән?

– Малайны алып чык, диләр бит сиңа, аңгырайдың мәллә инде югыйсә?..

Акмал үзе дә өйгә йөгереп керде, калган барлык суны, юынтык суларны да алып чыгып сибеп бетерде, төтен килү туктамый, төтен болыты ишәйгәннән-ишәя.

Акмал эшләрнең хәтәр икәнен, суны ерактан сибеп кенә берни да барып чыкмаячагын, түбәне кубармый торып янгынны туктатып булмаячагын аңлады.

Баскычны ул кетәклекнең аргы ягына китереп куйды, утынлыктан балтаны табып алды. Ашыга-ашыга югарыга менеп, балтасы белән түбә тактасын һәм шиферны кубарып чыгарды. Нәкъ шул мизгелдә түбә тактасы һәм шифер кубарылган урыннан көлтәсе белән ут килеп чыкты. Акмал ут өермәсеннән, үзе дә сизмәстән, артка кайшалган иде, баскычы-ние белән җиргә ауды – балтасы кулыннан ычкынып, әллә кайларга кадәр барып төште.

Ярый әле келәт артында биек түгел, юкса карсыз-нисез туң җир өстендә муеныңны сындыру да озак булмас иде.

Хатыны Гөлбикә белән улы Гамилнең ачыргаланып кычкырып җибәргән тавышларына аңына килеп, җирдән торды, утын сараенда кислород баллоннары барлыгы исенә төшеп, яшен тизлегендә сарайга атылып керде, стенага калын зур кадак белән беркетеп куелган баллонның берсен каерып алып, урамга атылды, йөрәге чыгар дәрәҗәдә сулкылдап, дача йортлары яныннан йөгерде, баллонны урам уртасына атып бәрде дә тагын утын сараена чапты. Икенче баллонны күтәреп алып чыкканда, сарайның түбәсенә чатыр-чотыр утлы кисәүләр төшә иде инде.

Хатыны белән улын Акмал ераккарак куып җибәрде.

Янгынны инде сүндерерлек түгел, коры агач чатыр-чотыр яна, тирә-якны ут өермәсе чолгаган, тавыклар кетәклекнең ачык ишегеннән чыга белмиләр, ут эченә очып барып керәләр дә, канатлары янып, җиргә егылып төшәләр иде.

Кәҗәләр абзарына ут эләкмәгән иде әле.

Акмал абзарга кергән мәлгә шашынган кәҗәләрнең иң олысын – әниләрен мөгезеннән эләктереп алып, урамга сөйрәмәкче булды, ләкин кәҗә дүрт аягын берьюлы җиргә терәгән, селкенеп тә карамый, хуҗасы кулыннан ычкынырга теләп, мөгезләрен генә айкый иде. Тартып-тартып та берни булдыра алмагач, Акмал кәҗә тәкәсенә барып тотынды, аны бар көченә сөйри башлады. Кәҗә тәкәсе артыннан ана кәҗә дә, бәтиләре дә иярделәр.

Янгынны күреп уянган күрше посёлок кешеләре, беренче булып кырый йорттагы маякчы Филимонов дәдәй, аның хатыны Груша түтәй килеп җиттеләр.

Кәҗәләрне җыйнап алу алар кулына тапшырылды.

Ун-унбиш минуттан Балыкчылар посёлогыннан янгын сүндерүче машиналар җанга тия торган ачы сирена тавышы белән төнге тынлыкны ярып килеп җиттеләр.

Әмма алар насосларын бакчачы йортына юнәлдермәделәр, күршедәге дача йортларын саклап калырга тырыштылар. Алар алып килгән бер машина су инде гүли-гүли янган бакчачы йортын коткарып калырлык түгел иде.

Янә дә посёлокка барып, тагын бер машина су тутырып килгәнче, Акмал өе, барлык каралты-курасы, бер йөздән артык тавыгы һәм куяннары белән янып көл булды.

Көек исе таратып торган өй нигезе буена, янмый калган кирпеч фундамент өстенә утырып, ут сүндерүчеләр пожарның ничек килеп чыгуын бик төпченеп, вәземләп, җеп бөртекләп язып алдылар.

Аларның белергә теләгәннәре бер генә – ут нәрсәдән чыккан? Берәрсе үчлек белән төрткәнме, әллә хуҗа кеше, бакчачы Акмал Булатов, исерек килеш йоклап, тәмәке төпчегеннән чыгарганмы утны? Күпме генә төпченсәләр дә, аларның вәсвәсәсе расланмады. Расланмагач, вакыт уздыруның хаҗәте юк иде. Үз гомерләрендә күптөрле янгыннар, утта һәлак булган кешеләрне күргән янгынчылар кайтып китәргә җыендылар. Аларны янгын шаккатыра алмады. Аларны бары бер генә нәрсә – дача йортлары арасында аунап яткан кислород баллоннары гына таң калдырды. Аларның һәркайсы бер йөз дә алтмыш кило, ягъни ун пот авырлыгында, аларны янгын сүндерүчеләрнең берсе дә җирдән күтәреп ала алмады.

– Ничек алып чыга алдыгыз боларны, Булатов? Кайда торалар иде болар? – диде янгын сүндерүчеләрнең өлкәне, җиз каскасын башыннан салып, тирләгән маңгаен озаклап җиңе белән сөртте.

– Алар, иптәш начальник, утын сараенда торалар иде. Стенага мин аларны егермеле кадак белән беркетеп куйган идем…

– Ай-һай, көч тә бар икән үзегездә! – диде янгын сүндерүчеләрнең башлыгы. – Моны бит гадәти чакта, янгын булмаган сурәттә, ике кеше дә күтәреп чыга алмый. Йөз дә алтмыш килограмм! Бер кеше сиксән килоны күтәрә аламы?

– Таза беләклеләр, грузчиклар күтәрә ала.

– Һм… менә ничек бит ул…

– Ә болар ут эчендә калса, нәрсә булыр иде, иптәш начальник? – диде янгын сүндерүчеләрнең иң яше, әле кара мыек төкләре беренче мәртәбә төртеп кенә чыга башлаганы.

– Һм… Бу ике баллон ут эчендә калган булсамы? Бу, туганкаем, беләсең килсә, безнең янгынчылар термины белән әйткәндә, боларның һәркайсында йөз илле тонна шартлау көче! Болар ут эчендә калып шартласа, барлык дачаның көле күккә очар, бер генә йорт та калмый янып бетәр иде. Үзегез дә һәлак булган булыр идегез. Хатыныгыз да, улыгыз да… – дип, янгынчылар башлыгы биш яшьлек Гамилнең башыннан сыйпады. Беренче мәртәбә аның чал мыеклы озынча кырыс йөзенә елмаю галәмәте, ягымлылык бәреп чыкты.

2

Янгын сүндерүчеләр, уттай кызыл машиналарына утырып, таң тынлыгын янә дә ачы сирена тавышлары белән ярып, үз юлларына китеп баргач, Акмал Булатовның күңеленә: «Инде кая барырга? Беренче атналарны кемдә үткәрергә?» – дигән уй килде.

Хатыны белән киңәш-табыш итәрлек түгел, аның күзеннән яшь китми, улы Гамил әтисенең бердәнбер җылы киеме булган кыска тунының чабуына ябышып басып тора, читкә китәргә курка иде.

Гомерен Иделдә үткәреп, җитмеш ел эчендә кайгы-хәсрәтне чиләкләп чүмергән Филимон карт беренче булып телгә килде:

– Янган йортны саклап, болай озак торып булмас, Акмал Зиятдинович. Керик әле безгә. Груша түтәеңә чәй куярга куштым мин, чәй эчик, улыңны йоклатыйк, аннары нишләргә икәнен сөйләшербез, – диде.

«Кояшлы көн» бакчачылыгында биш ел буена каравылчы булып эшләве дәверендә Филимон картларда өчме-дүртме тапкыр булганы бар иде Акмалның. Дәү көрәк сакаллы, арттан кырт кисеп «чүлмәк ясап» кыркылган чал чәчле Филимон Васильевичны ул дөньяда яши белеп яшәүчеләрдән саный. Картның берсе иске шпалдан, берсе тактадан салынган кара-каршы ике йорты, лапас-курасы, бура чаклы сыеры, өчме-дүртме баш дуңгызы, тавык-чебеше, каз-үрдәкләре бар. Иделдә ул илле ел буена бакенщик, ягъни маякчы булып эшләгән. Суда чуртан кебек йөзә торган ике улын бер-бер артлы диңгез флотына озаткан, берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе оста йөзә белә торган егетләр. Миша белән Алёша, диңгез флотында хезмәт срокларын тутыргач, кайдадыр, Ленинградтамы, Мурманскидамы укып чыгып, ерак диңгезләрдә, океаннарда йөзүче капитаннар булып киткәннәр, берсе – Ленинградта, берсе Одессада урнашып, гаилә корып, балалар үстереп яталар икән.

Ел саен бер мәртәбә алар әти-әниләре янына кайталар, ерак диңгезләрнең сулышын, күз күрмәгән, колак ишетмәгән илләрнең гореф-гадәтләрен үзләре белән алып кайталар. Гореф-гадәт дигәннәре, Һиндстанның Мәхәббәт алласы, Нигериянең авызыннан ут чәчеп торган драконы, Франциянең самогонга тартым виски дигән аракысы. Груша түтәйгә, ягъни әниләренә төрле маймыллар, филләр сурәте төшерелгән кыек яулык-косынкалар, әллә нинди җепләрдән үреп бетергән әкәмәт сәер хуҗалык сумкалары алып кайталар. Әлбәттә, иң зур күчтәнәчләре – балык консервлары була. Күпме еллар Иделдә көн итеп, күпме чөгә балыгы ухалары ашап та, Филимон Васильевичның андый балык консервысын күргәне булмады. Авызга кабу белән эреп китә балык, җанны ниндидер бер рәхәтлек, горурлык белән тутыра. Балалары алып кайткан ул консервларны карт балыкчы ашыгып, гуҗ урынына ашамый. Беренче күргәндә авыз гына итә. Калганнарын җыеп куеп, балалары икенче ялга кайтканчы ипләп кенә тота. Яшереп, үзе генә ашап тотмый, күрше-күлән белән, бәйрәм-мазар үткәргән чакта гына тота. Табыны мул аның: дуңгыз салосы да, каклаган казы да, киптергән яки тозлаган Идел балыклары да була. Ә консерв, ерак илләр, океаннар күчтәнәче үзләреннән еракта яшәгән улларын сагынып сөйләү өчен кирәк. Шундый, авызга кабу белән эреп китә торган консервтан, үз бакчасында үскән гөрҗәүнек, балан белән миләштән кайнаткан шәрабны да авыз итеп караганы булды Акмалның.

Инде менә карт үзләренә чакыра.

Янган кешеләрне юатыр өчен, аларның күңеле булсын өчен генә түгел, чынлап торып, дөньяда кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен белеп чакыра. Җитмеш ел дөньяда яшәү дәверендә ул үзе дә энәсе-җебе дә калмыйча янып беткән кеше бит. Әгәр посёлок халкы хәленә кермәсә, балыкчылар һәм маякчылар аңа дәррәү җыйналып йорт-нигезен салышып бирмәсә, ул кая барган булыр иде?..

Кешегә чын күңелдән ярдәм итәргә ниятең бар икән, син аның хәсрәтенең ачык яра кебек кан саркып торган чагында ярдәмгә кил. Акмал Булатовның нәкъ менә шундый чагы хәзер, аның малаен кая урнаштырырга, хатынын яңа йорт салганчы кайда тотарга икәнен киңәшеп алырга кирәк.

– Киттек, туганым, – диде Филимон карт.

Аны-моны җыеп, барлап торасы юк иде. Кайгыдан миңгерәүләнеп калган хатынына ипләп кенә әйтеп, улын кулыннан җитәкләп, Акмал-бакчачы Филимон маякчыларга килеп керде.

Груша түтәй инде җиң сызганып эшкә керешкән, бер чиләк су сыешлы самавырын өстәлгә китереп куйган, ул шаулап кайнап утыра, үзе миченә ягып җибәргән, табада коймакмы, нәрсәдер пешереп азаплана иде.

– Рөхсәтме керергә? – дип, ничектер уңайсызланып кына сорап куйды Акмал.

– Әйдәгез, әйдә, күршеләр, әйдәгез, тартынмагыз, түрдән узыгыз. Татарлар нәрсә ди әле: бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диме? Яндык-көйдек дип кул кушырып утыра алмассыз. Килегез. Сөйләшик, гәпләшик, минем Филимоным кешегә киңәш бирүне, ярдәм итүне беренче бурычы дип саный. Бер дә тартынмый узыгыз, хәзер коймак китерәм, духовкага менә кәбестә ашы куярмын. Гамильчик, кил, улым, кил монда. Ә син тартынма, сал туныңны, Акмал, үз өеңдә кебек утыр, – дип тезеп китте Груша түтәй.

– Бик салырыем да, тун астында эчке күлмәктән башка нәрсә юк шул, һәммәкәе дә янып бетте, Груша түтәй, – диде Акмал.

– О Аллах! – дип, Груша түтәй сандыкларын ачып, аннан ире Филимонның инде байтак еллар элек балыкка чыкканда гына кия торган җылы бумази күлмәген китереп бирде.

– Бар, почмак якка кереп, өстеңне алыштыр, – диде.

Ун-унбиш минуттан Акмал Булатов үзенең гаиләсе белән Филимон картларның кунакчыл табыны янында утыра иде инде.

Филимон карт табын янына зур бер чирекле шешә белән үзе өйдә кайнаткан шәрабны да китереп куйды, стаканнарга шул шәрабны салды.

Гөлбикә шәрабка авызын да тидереп карамады. Аңа теләктәшлек йөзеннән Груша түтәй дә шәрабка кагылмады. Филимон Васильевич белән Акмал икәүләшеп рәттән бер-ике тустаганны аударгач, ярыйсы ук телләре ачылып, сөйләшеп киттеләр. Өй җылы, коймак тәмле, Филимон агайның үзе ясаган шәрабы аяк бармаклары янына төшеп җитеп, былагайланып йөри, аякны чемердәтә иде инде.

– Акмал Зиятдинович, мин сине беләм, син бик тырыш кеше, синең кулыңнан барлык эш тә килә, алдагы көннең планнарын әйтсәң, мин сиңа кулдан килгән кадәрле ярдәм итәр идем, – диде маякчы карт, аның йөнтәс кашлары астында тирәндә утырган аксыл төссез күзләре җанланды, янгын бәласенә эләккән Акмалга үтә дә якын итеп, үз итеп карады.

– Мин бит бакчага каравылчы булып, бүтән эш тапмаганнан түгел, улымның исәнлеген кайгыртып килгән идем. Врачлар аны саф һавада тотарга куштылар…

– Нинди соң аның авыруы? Гомерлек чир түгелдер бит?

– Һич кенә дә кирәге булмаган бәхетсезлекләр гел минем өстемә ябырыла, Филимон Васильевич. Әнисе Гөлбикә малайны Яңа ел бәйрәме алдыннан тапты. Шул кичке больнисны җылытучы кочегарлар, икесе тиң исереп, котельныйны якмый калдыралар. Яңа ел алдыннан башланган утыз градуслы суык больниска да килеп җитә. Дежур сестралар эшне сизеп алганда инде соң була: нәниләрнең үпкәсенә салкын тиеп өлгерә. Алтымы-җидеме бала үпкәләре шешеп үлделәр. Берничәсе исән калды. Мин улыма биш мәртәбә кан гына бирдем. Иң кыйммәтле дарулар кулланып, миннән алган канны салып, улымны атаклы профессор саклап кала алды. Минем үземә, бары тик үземә генә, бик нык кисәтеп әйтте: «Сез, иптәш Булатов, улыгызны саклап калырга теләсәгез, бүгеннән башлап саф һавага – урмангамы, бакчагамы күчеп китегез. Югыйсә шәһәр төтеннәре эчендә ул гөл чәчәге төсле шиңеп төшәр. Мин сезгә башкача бернинди дә киңәш бирә алмыйм», – диде. Мин төзелештә балта остасы булып эшли идем. Авылга кайтасым килмәде, анда кайтсам, беренчедән, йорт салу мәшәкатенә күмелеп, улым онытылачак иде. Икенчедән, мине авылга кайтармаган тагын бер сәбәп бар, ул да булса – авылның мине рәнҗетүе. Унҗиде яшемдә чакта авылның ике активисты мине, хулиганлыкта гаепләп, өч елга төрмәгә утырттылар. Бик яшьләй миңа тормышның төбен күрергә, кешеләргә ничектер шикләнеп карарга туры килде.

Маякчы карт, көрәк сакалын ике кулы белән учлап, башын чайкап куйды:

– Кайчан бетәр Россиядәге шундый гаделсезлекләр. Бәла, ей богу, бәла! Ә шулай да әйтегез әле, Акмал, хулиганлык эшләдегезме? Сез бит менә безнең бакчада, дөресрәге, безнең белән күрше булып урнашкан бакчада биш ел буена эшлисез, мин бер генә мәртәбә дә сезнең хакта начар сүз ишеткәнем юк. «Булдыклы, гадел, ярдәмчел», – дип сөйли бакчачылар сезнең хакта.

– Мин дә ишеттем. Үз колагым белән ишеттем, алдасам, ходай суксын! – дип, Груша түтәй дә үз сүзен кыстырып куюны кирәк тапты. – Мактыйлар Булатовны. Нинди йомыш белән килсәң дә кире какмый, кулы алтын: йорт сала, тимер торбаларны ялгый, үзе ясаган пычкы белән такта яра, слесарь да була, мич тә чыгара белә, диләр. Тагын ниндидер һөнәрен әйткәннәр иде әле, онытып җибәргәнмен, картаям бугай. Карале, ашагыз әле сез, кичкә менә… – дип, тагын да озынгарак сузып сөйләргә җыенган иде Груша түтәй, урамда бик ачы итеп чинаган эт тавышлары ишетелде.

Маякчы карт тәрәзәгә үрелде, кулын каш өстенә куеп торгач, кинәт кычкырып җибәрде:

– Полковник! Теге… отставкадагы полковник…

Акмал тәрәзә буена килде, күрде: кулына ау мылтыгы тоткан Нәсих Яббаров бакча каравылчысының йортсыз, оясыз калган этләре Акбай белән Пиратны куып килә иде.

Акмалның бите бурлаттай янып чыкты, яңак сеңерләре биешә башлады. Ул, янгыннан исән калган кыска тунын бөркәнеп, ишектән урамга ташланмакчы иде, Филимон карт аның юлына аркылы төште:

– Ярамый, Акмалушка, ярамый! Мин беләм: кан кайнар синең. Яббаров – әшәке мужик, син аңа бәйләнерсең, ул сиңа мылтык төбәр, ә син аның мылтыгын сындырып атарсың, ул сине судка бирер. Мин беләм: ул бит отставной полковник – бозык кеше, закон капчыгы, ул сине утыртып куярга да күп сорамас. Ә без монда, ай-вай, ярдәм итә алмадык, дип кайгырып утырырбыз.

– Ә ул минем җаннан кадерле этләремне атса?

– Атмас, этләр качты. Мин аңа әйтермен, тиясе булма, кешенең бит болай да кайгысы баш түбәсеннән, диярмен. Утыр, Акмал Зиятдинович, утыр, тынычлан, олы кешенең сүзен тыңла.

Филимон картка кушылып, Груша түтәй, аңардан күрмәкче Гөлбикә дә үгетли башлагач, биш яшьлек улы Гамил дә әтисенең кулына килеп тотынгач, Акмал урамга чыкмый калды.

Киредән табын янына килеп утырды.

Бик озак тынычлана алмады.

3

Акмал Булатов ул көнне маякчы карт Филимон Кривоногов белән сөйләшеп, киңәшеп үткәрде.

Тәрәзәдән эңгер-меңгер өй эченә үрмәли башлагач, һава сулап, тәмәке көйрәтеп керер өчен дип, алар ишегалдына чыктылар.

Акмал маякчы картның зур һәм биек урыс капкасын, мал-туар абзарларын, утын әрдәнәләрен, бүрәнәләре каралып беткән таза нык мунчасын авыр бер көрсенү белән күздән үткәргәч, әйтте:

– Филимон Васильевич, пожардан калган хәрабәләрне карап кайтыйк әле, – диде.

Маякчы картның кисәү исләре иснәп йөрергә бик теләге юк иде. Шөкер, көл өемнәрен ул сугышта да күп күрде, йортсыз-җирсез калган ятимә солдаткаларның, балаларын ияртеп, урманнар ягына яки тимер юл станцаларына таба юл тотканнарын күргән чакта, аның йөрәгеннән кан тама торган иде.

Бу юлы, бәлагә тарыган бакча каравылчысының хәтерен калдырмас өчен, барырга риза булды.

Каравылчы йорты Филимон картлар өеннән, күп булса, ике йөз метрлар гына ары иде. Урыс капкадан килеп чыгуга, Акмалның күзенә янган йорт нигезендә тырпаеп калган кара мич ташланды. Якынрак килеп җиткәндә, борыннарын ярып, көек исе килеп бәрелде.

Бөтенләй үк якын килгәч, аларны тын калырга мәҗбүр иткән бер күренеш пәйда булды.

Акбай – аклы-каралы эт, Пират – шомырт кара йонлы, ак тәпиле эт, Табылдык – озын колаклы җирән эт, көл өеме эченнән казып чыгарган, йоннары янып бетеп, ите көрәнсу булып кыздырылган тавыкларны ботарлап яталар иде.

– Ничаклы тавык утта янды! – диде Акмал, тәмәкесен кабызып.

– Янган янган инде, үлгән артыннан үлеп булмый, әнә этләргә сыйланырга язгандыр, – диде маякчы карт, аны тынычландырырга теләп. – Тукта, Акмалушка, торып тор, ә бәлки биредә безгә дә өлеш чыгар әле… – Филимон Васильевич күн итек башы белән берничә урында көлне актарып карады һәм, гаҗәп хәл, актарган бер урыннан тавык килеп чыга – йоны юк, ә үзе утта пешкән… – Алабызмы? – диде ул, Акмалга карап. Гади генә итеп түгел, сынап карап әйтте, нинди генә сүз әйтсә дә, ул бүген янгынга тарыган күршесен рәнҗетүдән курка иде.

– Алабыз, – диде Акмал. – Үзебезгә ярамаса, этләргә булыр. Мәчеләрем жәл. Алар уттан чыга алмаганнардыр инде. Янып көл булганнардыр инде. Җидәү иде бит алар, Филимон Васильевич. Чормага менә торган баскычның һәр басмасына тезелеп утырып, минем иртән үзләренә ашарга пешергәнемне көтеп торырлар иде… – Акмалның тавышы калтырап китте, күзенә яшь бәреп чыкты: – Бигрәкләр дә жәл Мәүлиям. Ул бит бүген-иртәгә балаларга тора иде; дүрт-биш бала таба иде. Берсе ак, икенчесе сары, өченчесе кап-кара. Ак маңгайлар, ак табаннар… Этләр әнә урамда булгач, чыгып качканнар… Баллоннарны, теге кислород баллоннарын чыгарам дип өтәләнеп, мәчеләремне онытып җибәргәнмен. И Алла…

– Бу ни хикмәт?! – дип, маякчы карт гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде. – Нәрсә бу, туганкаем? Күземә күренәме дип торам: менә бит олы мәчең. Менә бит ул, мескен, җылы көл өеме янына килеп балалап ята бит…

Акмал, тетрәнеп, песие өстенә иелде. Берсеннән-берсе кечкенә, берсеннән-берсе сукыр дүртме-бишме песи баласы, кармаланып, әниләренең имиенә сырышканнар иде. Ярты метр чамасы буйга сузылган Мәүлия – аклы-каралы ана мәче, бәла-казалардан исән-имин калуына куангандай, рәхәтлектән күзләрен йомып ята иде.

Акмал башта песи балаларын, аннары песинең үзен тун итәгенә төяп, Филимон картларның өенә илтеп куйды. Гөлбикә, Груша түтәй, алар белән бергә Гамил песи балаларына кәрзин алып килеп, аның астына иске киезләр, урындыкка яба торган көртиләр куя калдылар.

Акмал янган йорт нигезенә икенче мәртәбә әйләнеп килгәндә, маякчы карт ут эчендә янып, куырылган тавыкларны бер өемгә өйгән, колакчын бүреген маңгаена басып куеп, болар белән нишләргә инде дигәндәй, башын кашып тора иде.

Ул да булмады, Балыкчылар посёлогы ягыннан әрдәнәләп утын төягән «КамАЗ» машинасы килеп чыкты. «Кышкы суыкта төнгә каршы утын төяп кем йөри?» – дип уйларга да өлгермәделәр, йөк машинасы туп-туры болар янына килә башлады.

Килеп җитте, тайгак-бозлавык юлда каты чыкырдап туктады. Машинаның бер як ишегеннән кара бушлат кигән шофёр, икенче ишегеннән соры тун, йөнтәс затлы бүрек кигән бер кеше җиргә сикереп төштеләр.

– Тукта, кем бу, Әүхәдиев түгелме? – дип, беренче булып аваз салды кулын каш өстенә куеп басып торган Филимон карт. – «Горзеленхоз» башлыгы бит бу!

– Шул, нәкъ үзе! – дип, кулындагы перчаткасын сала-сала, Әүхәдиев башта Филимон карт белән олылап күреште, аннары Булатов янына килде.

– Казалы булганыңны ишеттем, Акмал. Үзебезнең бакча ширкәтендә идарә члены буларак, «Горзеленхоз» дан быелгы ягулык утынны китерергә сүз биргән идем. Менә китердем. Тик мин моны… утын итеп ягарга дип кенә китермәдем. Арада утынга гына ярарлыклары да бар, әлбәттә. Әмма ике метр ярым озынлыктагы бу агачлардан син, алтын куллы балта остасы, үзеңә өй дә салып керә аласың. Алты-җиде кубометр монда. Кая аударыйк?

Акмал каушап китте. Әүхәдиевкә карата җанында уянган җылы рәхмәт хисеннән беркавым сүзен әйтә алмый торды.

Телгә килгәч, рәхмәтен сүз белән әйтергә дә онытып, бер читтәрәк ике кулын чалбар кесәләренә тыгып, аякларын аерып басып торган шофёрга дәште:

– Карале, туганкай, әнә кирпечтән фундаментын корып куйган йорт… урынын күрәсезме? Ул… мин… әй лә – миңа шул урынны бакчага дип биргәннәр иде. Шунда кадәр илтә аласыңмы?

Шофёр сүзсез-нисез кабинага менеп утырды, машинасын булачак йорт нигезе янына китереп куйды, кузовның арт капкачын ачып, яшьнекне бик текә күтәртте. Машинага төялгән коры утын, доңгыр-даңгыр килеп, туң җиргә коелды.

Бары тик шунда гына Акмал үзен кайгыртып килгән Әүхәдиевкә рәхмәт әйтергә икәнен исенә төшерде, әмма Әүхәдиев инде аның янында юк, ул инде машина кабинасына кереп утырган, ә бушлатлы егет машинаны үкертеп кузгата да башлаган иде.

Акмал, Уралдагы үсмерләр колониясендә өйрәнгән гадәте буенча, ике бармагын авызына кабып, «соловей-разбойникларча» сызгыртып җибәрде.

Машина үкерүдән туктады.

Шофёр егет кабинадан җиргә сикерде.

– Ни булды тагын?

– Миңа син түгел, Әүхәдиев кирәк, – диде Акмал.

Бу юлы кабинадан Әүхәдиев төште, зур кара киез итекле аяклары белән зур-зур атлап, Булатов янына килде.

– Ни булды? Риза түгел мәллә утыннан?

– И-и, Роберт Сәлимҗанович, риза булмаган кая ул! Рәхмәт яусын сезгә. Димәк, мин бу утынны үзем теләгәнчә файдалана алам?

– Әлбәттә. Менә нәрсә, Булатов: гадәттә, янган кеше янына йә бер пар чынаяк, йә кәстрүл, һич югы, бер дистә кашык күтәреп ярдәм итүчеләр килә торган була. Хуҗа хатын аларны ала, рәхмәт хисе белән елый-елый, кайгы-хәсрәтен сөйли. Карыйсың – көн уза, ай уза, ә йорт салынмый. Бу утынны мин сиңа кайгырып, йорт саласын онытып утырмасын дип алып килдем. Авыз ачып бер генә сүз дә әйтмәгәч, әллә риза түгелсеңме дип торам. Бакча урының бар. Ширкәт председателенә әйтермен, җитми калса, тагын китерербез. Аннары урманчы белән дә сөйләшермен. Урман янәшәдә генә бит, корыган наратлар, имәннәр дә бар анда, тамга салыр, алары менә бу ике метр ярымлы түмәркәләрне тоташтыру өчен кирәк булыр. Бүгеннән башлап тотын өеңә.

– Торыр урын юк бит.

– Ә нигә, Филимон Васильевич җәйгә тикле үзләрендә тотарга уйламыймыни?

– Карт – әйбәт кеше. Ул ике дә уйламый кертте безне. Үзем уңайсызланам. Мал-туары ишле, үзе карт, без дә килеп өстәлгәч…

– Ә нәрсә, Гөлбикә ханым булышмас дисеңмени?

– Мин, йорт саласы булгач, аны үз янымда тотарга исәпләмим бит. Каладагы эшеннән аерырга ярамый, аерган сурәттә дә үз янымда тоту әйбәт түгел. Хатын-кыз, Роберт Сәлимҗанович, үзегезгә мәгълүм, өйрәтергә яратучан. Ә бит әле бер генә останың да янында өйрәтеп торучыга түзгәне юк.

– Ә кем ашарга әзерләр сиңа?

– Кем булсын? Үзем!

– Ә улың? Аңа бит врачлар бакчада яшәргә киңәш иттеләр, дигән идең. Ул ягы ничек?

– Гамилнең мәктәпкә барасы-нитәсе юк. Ул әле биш яшендә генә. Үземнең янымда әвәләнер иде әле. Тик менә… кайда торып торырга? Көн саен Казанга кайтып йөри башласам, йорт салу бик озакка сузылыр бит…

– Яхшы, мин менә шуларны ачыкларга теләгән идем. Менә сиңа – ачкыч! Минем бакча йортында яшәрсең. Җәйгә тикле. Үзең генә. Кара аны, кисәтеп куям, кеше китермә, эчү мәҗлесләре үткәрергә уйлый күрмә – мине якын-тирәдә белмәгән кеше юк. Ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, авырлыгы сиңа төшмәс, миңа төшәр. Килештекме?

– Килештек. Рәхмәт сезгә, Роберт Сәлимҗанович. Яхшылыкларыгызны онытмам. Йорт-мазар салырга кирәк булса, мин сезгә ике дә уйламыйча…

– Минем йорт та янсын дип теләмисеңдер ич? – диде Әүхәдиев, шаяртып.

– Аллам сакласын, сез ни сөйлисез, Роберт Сәлимҗанович?! – диде Акмал, аннары әллә ничек уңайсызланып, каушап, диваналарга хас елмаю белән елмайды.

4

– Яшермичә генә әйт әле, Акмалушка, сез анда «Горзеленхоз» начальнигы Әүхәдиев белән нәрсә турында сөйләштегез?

– Ул миңа, хәзер үк үз участогыңа йорт сала башла, ди.

– Молодец Әүхәдиев! Акыллы мужик икән. Мин аның ярдәмчел кеше икәнен элек тә белә идем. Йә, тагын нәрсә ди?

– Лесникка әйтәм, ди, бүрәнәлек бирдертәм, ди. Ә боларын, ике метр ярымлыларын ялгап салырсың, ди, бүрәнәгә ярамаганнарын утынга ягарсың, ди.

– Ә кайда ягарга?

– Дача йортының ачкычын бирде. Өеңне салып чыкканчы, җәйгә кадәр шунда торырсың, – ди.

Филимон Васильевичның кинәт чырае үзгәрде, күзләре ничектер рәнҗүле-үпкәле караш белән Акмалга төбәлделәр.

– Ә минем өйгә ни булган? Аныкыннан начармыни?

– Синең өй искиткеч. Синең өй – җәннәт, Филимон Васильевич. Ләкин мин синең изгелегеңнән файдаланырга теләмим. Бозмыйм сезнең Груша түтәй белән еллар буе урнаштырган тәртибегезне, – диде Акмал, кулын күкрәгенә куеп. – Рәхмәт, иң беренче авыр сәгатьләрдә урнаштырганыгыз өчен…

Карт зирәк, ни әйтәсеңне авыз ачуга ук аңлый. Юрамалый, сүз җилеме өчен генә сөйләшә торган гадәте юк. Акмал белән ул шундук килеште. Үзләрендә аларны ике кич кундырганнан соң, Гөлбикә белән Гамилне калага озатып җибәргәч, зерә дә үз итеп, гап-гади сүз әйтте:

– Менә, Акмал, сиңа эш башлар өчен балта белән пычкы, менә сиңа чүкеч. Кулларың алтын, яшәрсең, – диде.

Груша түтәй бу вакытта Мәүлиянең балалары янында кайнаша һәм аның барлык әбиләргә хас акыллы, ягымлы сүзләре ишетелеп тора:

– Каяле, песи балалары? Карыйк әле, күрик әле сез сабыйларны, савытларыгызга сөт салыйк әле. Әниегезне бишәү имәсез бит. Ай-яй-яй! Ай-яй-яй! Нинди матурлар, нинди тереләр сез! Әниегез – чистаның да чистасы! Ул сезне тел белән ялый, имезә. Ай-яй-яй, карале, ничек тырыша. Күрсәнә, нинди тырыша! Күрсәнә, нинди тырыша! Өчегез кара. Кап-кара. Ай-яй-яй! Минем күршем Маша әйтә, күзләре ачылмас борын батырырга кирәк аларны, ди. Мәшәкатеннән башаяк, ди. Дүртесен, дүртесен… Ә менә монысын, җирәнен калдыр, бигрәк чибәр, ди… И дә ахмак кешеләр бар инде дөньяда, шушы тамаша тере сабыйларны ничекләр итеп суга батырып үтермәк кирәк?

Песи балаларын «суга батыру» хакындагы сүздән Акмалның чәчләре үрә торды.

– Әбекәй, – диде ул Груша түтәйгә. – Зинһар, песиләр сездә тагын бер-ике генә көн торсыннар инде. Әүхәдиев өенең тәртипләрен өйрәнеп-төшенеп алу белән, мин аларны сездән алып китәрмен.

– Торсыннар, бәбкәм, торсыннар. Җанлы малны яратам мин.

– Рәхмәт, әбекәй, яхшылыгыңны мин да онытмам…

Акмал, хуҗалар белән саубуллашып, Филимон карт биргән эш коралларын күтәреп, Әүхәдиевләр йортына күчеп килде.

Кышын анда кеше тормаганлыктан, йорт бик суык, өстәвенә тәрәзәләре тышкы яктан капкач белән капланып, бүрәнә аркылы чыгарылган тимернең башын гайка белән борып куйган иде. Шөкер, электр уты исән, кабызгычны борып җибәрүгә, гөлт итеп ут кабынды, көзен киткән чакта хуҗабикәнең җыеп алырга өлгермәгән вак-төяге – кәстрүлләр, киндер капчыклар, гәзит кисәкләре идәндә аунап ята иде.

Тәрәзә капкачларын ачканнан соң, Акмал тәүге эше итеп өйне җыештырды, җыештырылмаган өйне җене сөйми иде аның.

Эзли торгач, ул стенадагы кадакка элеп куйган берничә ачкыч тапты. Аларның берсе утын сараеныкы иде. Сарайны ачып, утын алып керде, галанка мичкә башта гәзит кисәкләре йомарлап салды, аннары балта белән бер пүләнне йомычкага ярып, пөхтәләп өйде дә ут элдерде.

Мич гүләп яна башлады. Сөенде Акмал. Бу аның үзе чыгарган миче. Бакчага күчеп килгән елны чыгарып биргән иде Әүхәдиевкә. Инде менә биш ел буе язын-көзен суык айларда ягалар, мич әле һаман гүләп суыра, төннекләре тыгылмаган икән әле.

Бер кочак коры утынны мичкә әрдәнәләп салгач, мич капкачын ачык калдырып, бәләкәй урындыкка чүмәште дә тәмәке кабызып җибәрде.

Мичтә саргылт-кызгылт ут телләре уйнаклый. Элек салган вак чыралар чыртлап күмер ата. Әнә шул мич тутырып гүләгән ялкын телләре Акмалның кырык сигез еллык гомерен, гомер юлында очраган шатлыклы да, фаҗигале дә хәлләрне исенә төшерә иде…


…Акмал, мин авыл малае, миндә кала кешеләренең хәйләкәр мәкерлелеге юк, дип сөйләргә яратса да, аның тумышы авылда түгел, Казан каласында иде. Зиннәтле, биек тәрәзәле бай йортында дөньяга килмәде Акмал. Ул туган чакта, аның әтисе Зиятдин абзый Казанның Болак буендагы зоопаркында балта остасы, ремонтчы булып эшли, ә гаиләсе шул зоопарктан бер-ике генә йорт аркылы, тәбәнәк бер йортның подвалында яши иде. Әнә шул подвалда утыз дүртенче елны дөньяга килде Акмал, кенәгәдә язылганча әйткәндә, Зиятдин улы Акмалетдин.

Акмалга өч яшь тулгач, әтисе борынгы болгарлар торган якка – Кама буена күчеп кайтты. Акмал азактан укып белде: Каюм бабай Насыйри алар авылын үзенең язмаларында Көрнәле – бик борынгы авыл, аның өч йөз еллык тарихы бар, дип теркәп куйган. Халык телендә аны Көек Көрнәлесе дип йөртәләр. Имеш, бу исем аңа авыл егерме беренче елның ачлыгында, уттай эссе җәй көнендә янып беткәннән соң тагылып калган. Ничек кенә булмасын, авылда үскән барлык балалар кебек, Акмал да болын тугайларын, басу сукмакларын күп таптады. Күшә, акбаш, какы эзләп, су буйларын, таллыкларны актарды, дүрт-биш яшеннән йөзәргә, этләр, мәчеләр белән дуслашырга өйрәнде.

Әтисе сугышка киткән чакта, Акмалга әле җиде генә яшь иде. Зиятдин кече улын песие белән бергә күтәреп сөйде.

– Минем улым бит ул Казанның зверинсәсе янында туды. Бер яшеннән мин аны зверинсәгә алып барып, юлбарыслар, арсланнар күрсәттем. Эт-мәчеләрне шуңа күрә өзелеп ярата ул минем Акмалетдинем…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации