Текст книги "Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают"
Автор книги: Гарифҗан Ахунов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 21 (всего у книги 27 страниц)
Төннәр буе таңны көтәм,
Таңнарымда айны көтәм,
Иртә-кичен сине көтәм,
Сары яфрак булып бетәм…
Акмал хисләрен турыдан-туры сөйгәненә әйтүдән уңайсызлана, беркайчан да шигырь язганын әйтми, сөйгән кызына түгел, кайчандыр бергә укыган мәктәп дусларына да әйтми. Аның күп итеп рәсем ясаганын беләләр, шигырь язганын белмиләр.
Белерләр иде, аның бит Сәүдәгә муеннан гашыйк икәнен бер генә кеше дә белми. Иптәшләре аның Сәүдәне өйләренә озатып куюын беләләр, моңа әллә ни зур мәгънә салмыйлар: яшьлегендә кем кемне озатмаган да, кем өчен кем янып йөрмәгән!
Яшьләй сөйгән ярлар барыбер ятка кала,
Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез, —
дип, үсмер егетләр, тальян гармунга кушылып, урамнардан җырлап узалар. Тик бу җырның тирән мәгънәсен үзләре сөю утларында янып караган, тигезсез мәхәббәт фаҗигаләреннән акылларын җуеп йөргән кешеләр генә белә…
Шулхәтле дә матур булып, якты булып башланган мәхәббәте Акмалның көннәрдән бер көнне таш кыяга бәрелеп чәлпәрәмә килгән кебек җимерелде.
Бер-берсенә тартылган, бер-берсенә сыенышып төннәр үткәргән ике җан кояшлы, былбыллы, ал таңлы җәйнең узганын сизми дә калдылар. Агачларны салкын сулышы белән көйдереп, көз килде. Киек казлар, каңгылдашып, җылы якларга китеп бардылар. Акмал бу вакытта авылда тегермәндә эшли, аны анда балта остасы итеп алганнар иде. Тегермән колхозныкы түгел, хөкүмәтнеке, шуңа күрә Акмал җәй буена эшләгәненә күзгә күренерлек кием, әнисенә кышын ягып чыгарлык утын әзерли алды.
Тоташ яңгырлар башланган көннәрнең берендә тегермәннең арыкларын төзәтеп, куласасына яңа бүлемнәр куеп көнне үткәргәннән соң, Акмал, эш сәгате бетү белән, өйләренә йөгерде.
Әнисе Хәерелбанат сөтле аш пешереп куйган иде. Аннан-моннан гына тамак ялгап алды Акмал, эш киемнәрен салып ташлап, бил тиңентен юынды, кешелеккә кия торган ал сатин (кыек якалы, ак сәдәф тезгән!) күлмәген, кара постау костюмын киде. Йомшак хром итекне сыдырып, чалбар балагын украиннар чалбары кебек итеп кайтарып төшерде. Көзге яныннан әнисенә сиздерми генә бер әйләнеп алгач (егет җилле, чикмән билле!), кич йөрергә клубка чыгарга әзерләнде.
– Улым, әллә өйдә генә утырасыңмы бүген? Бигрәкләр дә пычрак бит урам, адәм хуры булып кайтырсың бит… – дип озатып калды аны әнисе.
Кая ул – урам пычрагы күренәмени гашыйклар күзенә! Күңелендә өермәләр кайнаган чагында…
Клубка җитәрәк, йөрәге ярсып, ашкынып тибәргә тотынды. Менә-менә клубның бер чатыннан зәңгәр плащлы, ал косынкалы Сәүдә килеп чыгар, гадәтенчә үртәшеп:
– Акмал абыйсы нишләп йөри клуб тирәсендә? Әллә берәр тутый кошка күзе төшкәнме? – дигән булыр.
– Акмал абыйсы йөрер дә йөрер инде, ә менә Сәүдә апасы клуб тирәсендә нишләп йөри? Әллә берәр лачын егет йөрәгенә ут салганмы? – дип, җаннары җылынып җавап кайтарыр Акмал дигән хром итекле егет.
Аннары алар, кулларын кулга тотынмыйча, – әйтерсең бер-берсен белмиләр, әйтерсең капка төбендә бер-берсенә сыенып, сәгатьләр буе тормаганнар! – берсе алдан, берсе көттеребрәк клубка кереп китәрләр. Сәүдә дус кызлары янына барыр, кызыкайлар, төртмә сүзләр әйтешеп, үртәшеп, шау-гөр килерләр, ә Акмал үз кордашлары янына барып басар. Егетләр (кызлар белән йөргәч, егет була инде!), чыннан да егет икәнлекләрен исбат итәр өчен, каты итеп кул кысышырлар, шап-шоп китереп бер-берсенең җилкәләренә сугарлар, кызларның аларны өзлексез күзәтүләрен, үзара шыпырт сүз әйтешүләрен аркалары белән тоеп торырлар.
Аннары әйлән-бәйлән уены башланыр. «Аккошлар юлы» ясап, «күпер» астыннан чыгарлар, сөйгән егете белән туры килгән кыз, башкаларга сиздерми генә, егетенең кулын кысып-кысып куйган булыр, янәсе, ул бәхетле, бүген тагын аны күрү насыйп булды…
Җанына сары май булып ягыла торган әнә шул күренешләрне берәм-берәм күз алдыннан үткәреп, йөрәгенең ярсып типкәнен сизгән хәлдә, Акмал клуб ишегенә килде. Килсә, ишектә – түбәтәй хәтле йозак!
Тәрәзәләргә күз салды, аларның берсендә дә ут юк, кайчандыр, утызынчы елларны ук, мәчет белән Сәйфи бай йортын кушып салган клубның тәрәзәләре караңгы иде…
Акмал, ишектә чыннан да йозакмы икәнен белергә теләгәндәй, аны кулы белән тотып тартып карады, аннары, башын түбән иеп, кайту юлына борылды.
Икеме-өчме йортны узгач, аңа сабакташы Мирзәки очрады. Чамадан тыш беркатлылыгы белән дивана дип даны чыккан, фәкыйрьлеге аркасында бер генә кызны да үзенә карата алмый аптыраган бу егет, бишенче класстан ук укуын ташлап, авыл көтүчесе Сәмигулла бабайга ияреп, яланнарга чыкты. Инде менә дүрт ел – һаман көтү көтә икән әле.
Караңгыда ул Акмалга бәрелеп-сугылып узып китте дә, Акмал борылып туктагач, кире әйләнеп килде.
– Абзый, гафу ит, яме, ачуланма, яме, абзый. Ялгыш бәрелдем, уйланып барадырыем, гафу ит, яме, абзый, мин сантыйны… – дип сөйләнә башлады.
– Нишләп мин сиңа абзый булыйм? Без бит бер мәктәптә, бер класста укыдык синең белән, Мирзәки, – диде Акмал, тагын да ныграк кәефе китеп.
– Тукта, тукта, син кем әле, башбашмайт? Минем белән бер класста укыган кем була әле ул, яле, карыйм әле… – дип, ул кесә фонаре кабызып, аның утын Акмалның битенә төшерде, аннары тере тиен тоткандай сөенеп кычкырып җибәрде: – Бәррәч, пәрәмәч-күмәч, бу суң теге кем… и атың коргыры, Акмалетдин түгелме соң? Балта остасы Зиятдин абзый малае түгелме?
– Хәтер үзеңдә, Мирзәки, ну, малай, хәтер, әтине дә онытмаган, мине дә онытмаган, исемнәребез белән үк дәшә бит, – дип, Акмал беркатлы сабакташын бөтенләй үсендереп җибәрде.
Шуннан соң Мирзәки, кая ашыкканын да, нинди йомыш белән чыкканын да онытып, Акмалның пиджак чабуына тотынып сөйли башлады:
– И малакаем, и Акмал сабакташ, әйтәм аны балта остасы Зиятдинның улы кайткан, әллә ниткән үнәрләр өйрәнеп кайткан, дип, авыл ду-чат килә. Карасана – кайткансың икән бит син тәки, ә шуны сабакташың Зәки белми дә йөри, ә? Адәм тәганәсе син, Зәки, беткән баш! Вәйт син, ә, сабакташың Казан каласыннан кайткан, ә син аны, башбашмайт, чакырып алырга да вакыт тапмыйсың.
– И-и, сабакташ, туганкаем, нинди чакырып алу ди ул? Әле менә таныганың өчен дә рәхмәт. Авылда бит ул, озаграк читтә йөрсәң, танымаска теләүчеләре дә табыла.
– Танымау ул кешелек түгел, Акмал. Җук, җук, кешелек түгел ул танымау. Әйдәле, дустым, сабакташым, керик безгә. Әни тозга ярып бәрәңге пешергәние бүген, атланмай да язып куйганые, бәхетле кунак икәнсең, керик әле безгә, бушатыйк әле эч серләребезне. И күбәйде дә инде менә сөйлисе сүзләрем. Түлке мин аны теләсә кемгә сөйли алмыйм бит, җаныем, сабакташым Акмал. Сиңа сөйли алам. Син мал җанлыклы, хайван җанлыклы малай иең кече яшьтән үк. Авылның теләсә нинди усал этләре арасында йөри торганыең бит син. Әйдәле, малакаем, әйдәле, дөньясына бер төкереп, рәхәтләнеп бер кич утырыйк әле…
– Юк, Мирзәки сабакташ, башка вакытта. Уңайсызланам. Тиктомалдан Хәмдениса апа янына барып керергә оялам. Кыстама, яме, сабакташ… Берәр күчтәнәч әзерләгәч керермен, яме…
Мирзәкинең хәтере калды. Чамадан тыш беркатлылыгы, эченә генә сыеша алмыйча, тышка бәреп чыкты:
– Ярар, без дә шулай эшләрбез. Безгә дә ялынычың төшкән чак булыр әле. Көтүче дип мыскыл итәсең. Адәм тәганәсе дип көләсең, шул да кунакка чакырган була бит әле, дип авыз ерасың. Син Казан каласында рәхәтләнеп йөрегән чагында Хәерелбанат түтинең сыерын кем көтте? Болында сарыгы бәкәйләгәч, кем ул бәрәннәрне кожан итәгенә салып алып кайтып бирде? Ярар, әйдә, мыскылга калган башлар инде бу… – дип елап ук җибәрде Мирзәки, кул селтәп китеп үк барды.
– Тукта, сабакташ, нигә шулхәтле үпкәлисең әле? Мирзәки, дим. Мирзәки, туктале…
Юк, туктамады Мирзәки, адымнарын кызулатканнан-кызулатып йөгерә үк башлады. Акмал аны көч-хәл белән куып җитте.
– Ярар, сабакташ, үпкәләшмик. Керәм. Синеңчә булсын. Мин сине шулкадәр дә гарьчел дип белми идем бит…
7
Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Кул көчен тишекле сутыйларга сатып, үзе бакча бәрәңгесенә яшәгән дәверләр крестьян агайның җанына каргышлы катык булып укмашкан иде.
Лапас түбәләренең саламы каралып беткән, тәбәнәк өйләре җиргә чүккән Мирзәкиләргә килеп кергәч, авыз читен яулык почмагы белән каплап сөйләшә торган Хәмдениса җиңгине күргәч, ул каршысында басып торган алып батырдай әзмәвер Акмалетдин белән кул очын сузып кына күрешкәч һәм аны таныганнан соң исе-акылы китеп башын селкеп тора башлагач, дөнья хәлләре күңелендә яңарды шәһәр егетенең. Ярату өянәге белән янып, тилереп йөрүләреннән ул айнып киткәндәй булды.
Хәмдениса җиңги зур агач табак белән өстәлгә, шакмаклы кызыл ашъяулык өстенә пар бөркеп торган ярмалы ап-ак бәрәңге, гөбедә язган атланмай китереп куйды, шакмаклы кызыл тастымалны сүтеп ипи алды, вак кына телемнәр итеп кисте. Әле генә бит әле, сугыштан соңгы беренче елларда Мирзәки белән Акмал колхоз басуыннан язын черегән бәрәңге җыялар, аны, чишмә суында юып, балчыгыннан арындырып киптерәләр дә крахмал итеп киледә төяләр. Әниләре шул крахмалдан сөткә боламык болгата иде. Бүтән берни дә юк, ипи булса авыл Советы башлыгы Мәрдәндә дә тракторчы Мөбарәкшада булгандыр. Язын Мирзәки дә, Акмал да ипи әсәре күрмәделәр, мәктәпкә дә алар катырган крахмал күмәче алып киләләр иде. Ихтимал, Акмалның Казан хәтле Казанга китәргә батырчылык итүе дә ямьлерәк тормыш эзләүдән булгандыр…
Инде менә Мирзәкиләр өенә ипи кергән. Хәмдениса түти, тавышсыз гына авызын кыймылдатып, ялгыш бисмилласын әйтеп, тормышлары көйләнә башлаганга шөкрана кылып, телемләп ипи кисә. Хуш ис бөркеп торган арыш ипие…
Хәмдениса җиңги аз сөйләште ул кичне. Әмма Мирзәкинең сөйләүдән тынып торганы булмады.
– Тормышлар көйләнергә тора бит әле, сабакташ. Авыл кешесенең да ипигә тамагы туяр кебек күренә. Хөкүмәт авыл халкын да ачка үтермәскә тели бугай. Указларын, карар-постановлениеләрен чыгарып тора. Эшләгәнне мактый. Быел үземне «Яңа тормыш» гәзитенә мактап яздылар. Өч ел мин авыл көтүен көткәнием, быел менә персидәтелебез ферма сыерларын көтәргә кушты. Бәк әйбәтләп сөйләште. Мал кадерен белә торган җегет бит син, Мирзәки энем, дигән була, эшләгәнгә пачут, эшләмәгәнгә шымытыр да җук, ди. Әгәр дә мәгәр, ди, колхоз сыерларын әйбәт итеп көтсәң, көчеңне жәлләмәсәң, көзен, маллар көтүдән кергәч, йорт салырга буралык агач бирдертермен, ди. Тырышам инде, сабакташ, нигә тырышмыйм, ди. Рас сиңа персидәтел, олы башы белән, йорт салырлык бүрәнә бирдертәм, дип тора икән, нигә тырышмаска, ә? – Ул почмак якка күз атып алды, әнисе анда йокларга урын җәеп йөри иде бугай, кулын авызына куеп, шыпырт сүзгә күчте: – Бөтен өметем әнә шул йортта инде. Сап-сары бүрәнәдән, калай түбәлеген салып керсәк йортны, әтисез ятим булу да, көтү көткәннәр дә онытылырые. Кеше арасында, укытучы Миркасыйм абый әйтмешли, мәртәбәле булырыек. И көтәм дә инде, сабакташ, шул көннәрне…
Мирзәки тавышын тагын да әкренәйтте һәм… Акмалның йөрәгенә ут салырлык сүз әйтте:
– Беләсеңме, Акмал сабакташ, ул чагында… ул чагында Сәүдә җанкисәгем дә, бәлки, минем яннан борынына чиләк элеп узып китмәсие.
– Нәрсә дидең? «Сәүдә җанкисәгем» дидеңме? – Акмалның тыны кысылды, сүзен ул көч-хәл белән әйтеп бетерде.
– Әйе, нәкъ шулай дидем. Мин моны берәүгә дә әйтмим, мин моны, Акмал сабакташ, сиңа гына әйтәм. Шул кыз өчен… беләсеңме… шул кыз өчен дөрләп янган ут эчләренә, салкын бозлы дәрья суларына сикереп төшәрлек булам. Төннәрен, печәнлектә йоклый алмый яткан чакларымда, йолдызларга карыйм, тулган айга карыйм. Йолдызлар Сәүдә бәгыремнең чаткыланып кабынган күзләре, тулган ай аның нурлы йөзе кебек тоела.
– Ярар… сыйга-хөрмәткә рәхмәт, Мирзәки… Мин кузгалыйм инде булмаса… – диде Акмал, кинәт аяк буыннарының хәле киткәнне тоеп.
– Туктале, сабакташ. Гомер эчендә бер дигәндәй, әле туйганчы сөйләшмәдек тә. Син соң үзең ничек?.. Башлы-күзле булмадыңмы әле дип әйтүем…
– Юк шул әле, башлы-күзле булып булмады шул әле, Мирзәки сабакташ… – диде Акмал, аннары, тиле кеше сыман, үзалдына көлеп куйды. – Хе-хе-хе… мин ничек башлы-күзле булыйм ди әле, мин бит әле унҗиде яшемдә генә…
– Карале, мин мәнсезне күр инде, башбашмайт. Нинди җүләр сүз сөйләп, ахмак сораулар биреп утырам, ә? Кузгалма әле, сабакташ, кузгалма. Чәйне яңартабыз әле, яңа чәй пешерәбез. Беркөнне район кибетеннән персидәтел такта чәй апкайтып бирде. «Мәле, Мирзәки энекәш, байлар төсле кап-кара итеп, дегеттәй куе чәй эч әле», – дигән була. Җарата мине, башбашмайт. Җаратканга күрәдер инде, чәеннән, шикәреннән өзми. И-их, Сәүдә бәгырькәем дә менә шулай җаратсыные мине. Менә ул чагында инде мин гүпчи дә бәхетле булырыем.
Акмал Сәүдәнең бүген ник клубка чыкмавын белергә теләп, сорашыр өчен җай чыкканга хәтта ки сөенеп диярлек:
– Бу араларда күргәнең бармы соң Сәүдәңне? Ничегрәк тота үзен, сөйләшеп караганың юкмы? – диде.
– Кая сөйләшәсең? Өйдә җук бит ул! – дип, тиледән туры хәбәр дигәндәй ярып салды Мирзәки. Аннары, шулай кинәт кычкырып җибәрүеннән уңайсызланып, йомшаграк итеп әйтте: – Районда җөри минем Сәүдә бәгырькәем. Силсәвит Мәрдән малае Тәүхит аны районга исәп-хисап эшләре белән апкитте бит…
– Ничә көнгә? – дип ашыгып әйтеп салды Акмал. – Кайчанга тикле?
– Аларныкын шайтан белсен… Силсәвит Мәрдән үзе дә бик тупас, малае Тәүхит тә козгын төсле, кайда чибәр кыз күрә, тырнагын батырырга гына тора, башбашмайт, – дип, йомыкый дигән Мирзәкиебез сүгенеп үк ташлады.
Бу хәл Акмалның җанын өтеп алды. Әнә кайларда йөри икән аның төн йокыларын качырган Сәүдә-сылу. Әнә нинди хыянәтләр дә була икән әле дөньяда! Ә шунда районга китәсен әйтсә, син инде, Акмал, бик борчылма, яме, мин исәп-хисап эшләре белән районга барып кайтам, дип әйтсә, теле корыр идемени?
Акмалның кәефе бөтенләй кырылды һәм ул Мирзәки белән саубуллашыр-саубуллашмас чыгып китте. Азактан алай кылануына үкенеп ятты. Йә, Мирзәкинең ни гаебе бар? Ул да бит, Акмалның үзе кебек үк, дөньяның бер сылуына гашыйк булган, сөю утларында янып йөри, ә теге тәкәббер кызый, аларның икесен тиң алдап, төп башына утыртып калдырган. Хәер, Мирзәкине төп башына утырткан дип әйтеп булмый, ник дисәң, ул үзенең яратуын әйтми, йолдызлар, айлар белән генә саташа. Акмал бит аны инде ай буе озатып йөрде, капка төпләрендә куенына сыендырып торды. Менә сиңа мә, исән генә торасыңмы, кодагый, дигәндәй, «силсәвит Мәрдән» малае Тәүхит белән районда ята Сәүдә. Әйтәм аны теге чакта, Акмал Болгарга кайтып төшкән көнне, ресторан турында сүз чыгарган иде. Димәк, Мәрдән малае аны ресторанга алып керә, алар анда чөкердәшеп зәмзәм суы эчеп утыралар, мәхәббәт саталар, кем белә, бәлкем әле Акмалдан мыскыллап көлә дә торганнардыр. Зимагур башың белән кемгә үреләсең син, и тиле! И аңгыра!
Акылы Акмалга шуларны тукый, ә йөрәге… йөрәгеннән кан тама иде үсмер егетнең. Ул көч-хәл белән Сәүдәнең районнан кайтканын көтеп ала һәм хисапчы кызның кайтканын ишеткән көнне үк кичен клубка ашкына. Ул аны күрергә, дөресрәге, күрмәмешкә салышырга тиеш. Күтәрмәсен борынын, йөрмәсен берьюлы әллә ничә кешене алдап. Ярсына Акмал, кая барыр урын тапмый, кичне җиткерә алмый аптырый. Ниһаять, кич җитә, урам тутырып көтү кайта, мескенкәем Мирзәки колхоз сыерларын алып кайта, иңенә озын чыбыркысын салган, башында ямьшәйгән киез эшләпә, аягында… юк, чабата түгел, аягында җиңел чүәкләр. Ул хәтта көтүгә чыкканда да чабата кими, ихтимал, хисапчы кызый «Сәүдә бәгырькәе» кырларга, болыннарга килеп чыгар да аны чабатадан күреп гарьләнер дип курка торгандыр. Аңлап була аны, бик тә аңлаешлы аның алай киенүе. Әнә бит Акмал үзе дә хром итеген ут булып кызганчы щётка белән ышкып, елкылдап торырлык итеп чистартты, күмер сала торган үтүк белән чалбарын үтүкләде, алсу күлмәгенең якасын кара пиджак өстеннән чыгарып салды, кепканы, авыл егетләреннән дә уздырып, кырынайтып киде, кепка кырыннан кара көдрә чәч тәлгәшен мул итеп чыгарып куйды. Шул эшләр белән шөгыльләнгән арада, ул Сәүдә хакында ишеткән сүзләрен дә, аның «силсәвит Мәрдән» малае белән Болгарга баруын да – барысын, барысын онытты, аның күз алдында алсу битле, нур сибеп торган зур кара күзле, нечкә билле Сылукай, Чибәркәй генә торып калды. Йөрәге кабат-кабат кысылып килде, сулыш алуларына хәтле ешайды.
Ул клубка китте. Клуб тәрәзәләрендә ут күреп сөенде, димәк, клуб ачык, димәк, ул анда… Уф Алла, аны да күрер көн бар икән…
Юлның калган ягын, клуб тәрәзәләрендә ут күренгәннән соң булган ягын, ул атлап түгел, йөгереп узды.
Кемнәрдер аның белән исәнләштеләр, ул аларның берсенә дә игътибар итмәде, дөресрәге, ул аларны ишетмәде. Уе, зиһене, барлык омтылышы аны күрү, аның кичке салкында туңа төшкән кулларын җылыту, аны озатып кую, аны капка төбендә тоткарлау һәм бүген, барлык батырлыгын җыеп, аны яратуын, аңардан башка үткәргән өч көннең өч ай, өч ел кебек тоелуын белдерү иде.
Клубка килеп кергәч, аның йөрәге катырак тибә башлады, клубта ул… юк иде. Яшьтиләре янына да бармастан һәм беркем белән дә сөйләшеп тормастан, ул кире борылды.
Моңаеп кына урамга чыкты.
Клуб баскычы төбендә үк ул аны очратты. Ләкин ул үзе генә түгел иде. Ул «силсәвит Мәрдән» малае белән килә иде. Алар артыннан килүче тагын унлап егет-кыз бар иде. Аны Тәүхит белән күрү, өстәвенә беркемнән дә тартынып-нитеп тормыйча, кулга-кул тотынып, җитәкләшеп килүләрен күрү – Акмалның зиһенен алды. Чигә тамырлары сулкылдап тибә, йөрәге атылып чыгардай булып ярсына башлады.
Тегеләр аның янына килеп җитүгә, Акмал, батырлыгын бер сүзгә туплап:
– Сәүдә! – дип дәште.
Кыздан җавап ишетмәгәч, кабат дәште. Бу юлы кыз, аңа таба башын бормыйча гына:
– Нәрсә бар, Булатов? – диде.
– Сүз бар иде сиңа, кил әле.
Сәүдә килмәде, кыз урынына Акмалның каршысына, корсагы белән терәлеп үк, Тәүхит килеп туктады. Башында – ак эшләпә, өстендә – зәңгәрсу костюм, аягында – ак туфли.
– Ни йомыш? – диде теш арасыннан.
– Йомыш синдә түгел… – диде Акмал, тыныч булырга тырышып.
– Ә-әәй, син-ин!.. – дип, Тәүхит кулын Акмалның җилкәсенә салды, әрсез рәвештә ямьсез итеп мыскыллап салды.
– Ал кулыңны! – диде Акмал.
– Алмасам? – диде Тәүхит, үҗәтләнеп. Күрәсең, бу минутта ул Сәүдә алдында җиңүче булып калырга тели иде.
– Соңгы тапкыр әйтәм! – диде Акмал нык тавыш белән.
– Кара, кара, янап маташкан була бит, кала корчаңгысы, бетле хәерче! – диде Тәүхит, янына җыелып өлгергән әшнәләренә карап алып.
Акмалның инде сабырлыгы төкәнгән иде, ул беләкләренә Иделдә йөк бушаткан чаклардагы ныклык килүен, йодрыклары кысылуын сизде, шулай да, эшне зурга җибәрмәс өчен, Тәүхитнең кулын җилкәсеннән алып ату белән чикләнмәкче булды.
Әмма авылда үзен беренче егет дип санап йөргән Тәүхит, кулын җилкәдән алып атуны хурлык санап, Акмалның күкрәгенә йодрыгы белән китереп төртте. Егет таза күренә, йодрыгы да җилле иде, шулай да Акмал баскан урынында торып кала алды һәм шул ук мизгелдә чуен кебек каты, гер чаклы авыр йодрыгы белән Тәүхитнең авызына сылады. Егет, аһ итеп, җиргә ауды, Сәүдә җан ачысы белән чырыйлап кычкырып җибәрде:
– Үтерә-лә-ә-р-р! Ка-ра-выл-л-л!
Тәүхит җирдән күтәрелмәгән иде әле, аның әшнәләре Акмалга төрле яктан ташландылар, ләкин Акмал, кимсетүләрне байтак күргәнлектән, үзен-үзе якларга һәм «сдача» бирергә өйрәнгән иде. Ул аркасын клуб стенасына терәп алды да үзенә очынып-очынып кунган авыл үсмерләренең һәрберсен тибеп очыра торды. Ул арада инде Тәүхит Мәрдәнов үзе дә җирдән торган, кулына ниндидер тимер тотып, сөзәргә килгән үгездәй башын иеп Акмалга якынлаша, ә үзенең авыз-борыныннан кан ага иде.
Менә ул, тимер тоткан кулын югары күтәреп, Акмалга ташланды, ләкин Акмал җитезрәк булып чыкты, аның тимер тоткан кулын эләктереп, шундый каты кысты, теге баягыча гына ах итеп калмады, акырып ук җибәрде, тимер, кулыннан ычкынып, җиргә барып төште.
Шул мәлне, кинәттән, берничә ир уртасы кеше Акмалны эләктереп алып, кулын каерып артка бәйләделәр, алар арасында Тәүхитнең әтисе «силсәвит Мәрдән» дә бар иде.
Акмал, куллары бәйләнгән килеш, авыл Советы кәнсәләрендә төн кунды, иртәгесен участок милиционеры килеп, аны райүзәккә алып китте. Ә бер айдан суд булып, хулиганлык эшләгәне өчен, Акмалетдин Зиятдин улы Булатовны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Мәхәббәт кыйбатка төште Акмалга.
Себергә – балигъ булмаганнарны хезмәт белән төзәтү колониясенә эләкте Акмал. Беренче көннәрне тимерчыбык белән уратып алынган ике метр ярымлы биек койма эчендә утыруына гарьләнсә дә, вакыт дигәнең гарьлекне оныттырды, колониядән ул слесарьлык, малярлык, тегүче-моторист һөнәрләренә өйрәнеп кайтты. Бу һөнәрләр аңа алга таба сугыштан соңгы авыр елларда ыңгырашмый-нитми яшәр өчен, үз көнен үзе алып барыр өчен бик тә кирәк булып чыктылар.
Озакламый ул тегү машиналары ремонтларга кереште, авылда ул елларны аңардан да кирәклерәк, аңардан да кадерлерәк кеше булмагандыр. Көек Көрнәлесе кебек өч йөз-дүрт йөз йортлы авылда тегү машиналары күп, шуңа күрә Көрнәле кешеләре Акмалны үз йортларында, тегү машинасы янында күрү өчен чират торалар иде.
Колониядән ул аз сөйләшә торган булып кайтты. Нинди генә һөнәрләр алмасын, тимерчыбыклы койма эчендә уздырган өч елын ул җилгә очкан вакыт, ә суд хөкемен гадел булмаган хөкем дип саный: ни дисәң дә, Мәрдән малае Тәүхиткә беренче булып ул бәйләнмәде, Тәүхит үзе бәйләнде. Тәүхит беренче булып аңа кул күтәрде бит. Дөньяда гаделлек юк дигән ныклы фикергә килде Акмал Булатов, шуңа күрә кешеләрне якын итмәде, үз күрмәде. Көек Көрнәлесендәге атаклы тегермәнгә моторист булып керде дә көннәрен шунда үткәрә башлады. Әнисе ул югында шактый ук бирешкән, улының хәсрәтеннән кечерәеп калган, сеңлесе Тәгъзимә ярты ел элек кенә кияүгә чыгып, ире янына Мурманскига киткән иде.
Тегермән колхоз карамагында түгел, дәүләт карамагында булганга, Акмал тишекле сутыйга эшләми, акчага эшли, өстәвенә әле тегү машиналары ремонтлап та акча төшерү җаен таба иде. Колониядә утырган чагында тузган өй түбәсен кабаттан такта белән ябарга, коелган тәрәзә пыялаларын яңадан куеп чыгарга кирәк иде. Бер ел эчендә ул балта эшенә тагын да остарды: тәрәзә рамнары, өстәл-урындыклар, кием шкафлары ясарга өйрәнде – йортын аякка бастырып, адәм рәвешенә китерер өчен, болары да бик җиткән иде.
Йорт-җиргә кот кунгач, үзенә иптәшкә, дус итеп, Акмал бик хәтәр йөнтәс кап-кара бер эт алды. Шуның белән урманнарга, су буйларына чыга торган булды. Рәхәт гөнаһсыз җан ияләре белән сөйләшеп йөрү! Иш янына куш булып дигәндәй, йортка бохар песие дә килеп урнашты, әнә шул көннән Акмал Булатовның дүрт аяклы җан ияләре белән дуслыгы башланды. Болар гадел, болар берәүне дә сатмыйлар, болар – дуслыкның кадерен белүчеләр иде…
8
…Яз тиз һәм дәррәү килде. Акмал Булатов иртә таңнан караңгы төшкәнче балта чабып, Әүхәдиев китергән утыннан бакча йортын укмаштырган арада, көннәр күзгә күренеп озайды, кояш күзләрне камаштырып балкый, тәрәзә капкачлары кадакланган дача йортларының өй кыекларына сөңге-сөңге бозлар асылына башлады. Иртәнге кояш нурында алар салават күпере төсләренә кереп балкыйлар да көндезләрен, кояш баш түбәсенә күтәрелгәндә, эреп юкка чыгалар.
Авылда үскән чаклар хәтердә яңара, сөңге бозларны түбә кыегыннан кубарып алып, малайлар белән узыштан суырып йөргән чаклар, тамак шешеп, пышылдап сөйләшкән вакытлар, әниләрнең юаш кына тиргәп, кайнаган сөт эчерүләре…
Юл өсләре каралып, каен башларына кунган каргалар колак тондырып каркылдый башлаган чакта, Акмал дача йортының инде стенасын өеп куйган, бүрәнә араларыннан сүсләр җилфердәп тора, түшәмне, түбәләрне япмый торып, ул мүкләрне әле пөхтәләп кыстырырга, урыс осталары әйтмешли, конопатить итәргә ярамый. Бүрәнә утырырга, бер-берсенә ныклап берегергә, бердәм көч белән тыгызланырга тиеш. Ул чакта инде кулга имән чөй, авыр чүкеч тотып, көннәр буена тукылдат кына!
Әгәр дә дача йортын салу гадәти йорт салу булса, әлбәттә, көтәр иде Акмал, бер аен да, ярты елын да, ихтимал, бер елын да көтәр иде. Тик бит әле менә йорты гадәти йорт түгел, бик тиз җитештерелергә кирәкле йорт. Ни генә дисәң дә, Әүхәдиев өендә озак яшәп булмас, үз өеңне бетереп чыгарга кирәктер. Азык-төлек юнәтергә дип Казан каласына кайткан саен, хатыны Гөлбикә һәм улы Гамил белән күрешкән саен, йортны тизрәк, тизрәк салып бетерергә кирәклеген күңеленә беркетеп кайта Акмал. Ә бүрәнәләр утыра төшкәнне көтәргә ярамаганлыгын, ул чагында эшнең озакка сузылачагын белгәнгә күрә, ул көн яктысында гына түгел, ут яктысында да эшли торган булды. Филимон карт биргән такталардан һәм сайгаклардан, калынрак һәм кыскаракларын сайлап, ишек ясады, тәрәзә рамнары җитештерде. Болары стена өюдән озаграк, мәшәкатьлерәк булып чыкты. Ике атнамы, артыгракмы кайнашып алган арада көннәр уза торды, апрельнең беренче атнасында ук поезд тулып бакчачылар килеп төште: алмагачларын, чия һәм слива агачларын акбур белән, известь белән агарта, кар суларын урамга агызмаска, үз ихаталарында тотып калырга теләп мәш килә башладылар.
Башка елларда бакчачылар язны башлаганга сөенә генә иде Акмал. Быел алай ук сөенә алмады. Килгән бер кеше Акмал янына туктап, аны эштән аера, аңа тиешле-тиешсез соравын биреп, янгынның нәрсәдән, ничек чыкканын белешкән булып, аның алтыннан да кадерле вакытын ашый, җитмәсә, белер-белмәс башлары белән, йортны ничек салырга, тәрәзәсен кай якка каратырга, фундаментын азактан ничек итеп цементларга, чормага балчыкмы, керамзитмы салсаң җылырак була, агачны черетми икәнен озаклап, тәмләп, вәземләп өйрәтергә ярата иде. Андый акыл сатулардан туйганга күрә, Акмал бакчачылар килә торган якшәмбе көннәрендә Казанга азык-төлеккә кайта торган итеп көйләде. Әмма ул хәйләсе дә аның җанына җиңеллек алып килмәде, күңеле боекканга күрә, бу хәл аны борчый, кулыннан эш төшә иде.
Малайны тизрәк бакчага алып килергә кирәк. Йорт әзер түгел. Әзер түгел, каһәр суккыры!
Беркөнне, иренә ияреп, бакчага Гөлбикә килде. Акмал аңардан нинди дә булса җылы сүз ишетүне өмет иткән иде. Хакы да бар иде. Ник дисәң – ике ай буена алны-ялны белмичә балта чапты бит ул, кул пычкысы белән күпме бүрәнәне кисеп тигезләде, ышкы белән шомартты, кичләрен куллары сызлый, янбашлары ойый торган иде. Ә Гөлбикә аның эшенә бәя бирә белмәде, юктан бар иткән йортны төрле ягыннан карап йөрде-йөрде дә ләм-мим бер сүз әйтмичә кайтып китте.
Ничәмә еллар, түгәрәкләп исәпләгәндә, ун еллар чамасы гомер иткән хатынының күңел өчен генә булса да бер җылы сүз әйтми китүе аның хәтерен калдырды. Көне буе ул кәефсез йөрде, маякчы картка кереп, аңардан самтрест шәрабы тотып чыкканнан соң, капка төбендә тәмәке тартып утырган чакта, беренче мәртәбә ир-егеткә хас булмаган эшне эшләде – хатыныннан зарланды.
– Үтерде мине ул бүген, барлык тырышканнарымны юкка чыгарды, ике ай буена балта чаба-чаба, юкны бар итеп, тоташтырып, ямаштырып, үзем ашарга пешереп, өстәвенә барлык этләремне, биш баласы белән бергә Мәүлиямне караганны белми микәнни соң ул? – дип, үпкә-сапкаларын тышка чыгарып аударды.
Дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, мең төрле бәла-казадан чыгып, исән-сау калган маякчы карт Гөлбикә кодачаны яманлашырга ашыкмады.
– Катыннарны гафу ит син, Зиятдинич. Гафу ит, кичер. Аларның күңелләрендә кичтән бер уй, иртәгесен – икенче. Син әйтәсең, Гуляның артыннан ияреп килгән кызы бар, дисең, бозыла торган товарны үз вакытында кулдан ычкындыру яхшы, дисең. Менә шул аның башындагы беренче кайгы. Кызын кияүле итү. Синең монда урам уртасында унар-уникешәр сәгать суыкта эшләгәнеңне күрмәде бит ул! Ничек итеп инде ул син түккән хезмәтне бәяли алсын? Син, Зиятдинич, чуваш мәзәген онытма. Хикмәтле сүзне. Балта остасы Василий Иванович үлем түшәгендә ята икән. Катыны сораган, син мине, Василий, бәхиллисеңме? Авыр сүз әйткән чагым да булгандыр, ашны да, бәлкем, вакытында өлгертә алмаганмындыр, дигән. Бәхиллим, катыным, бәхиллим, сине дә бәхиллим, улларым белән кызларымны да бәхиллим, әҗәтен бирми үлеп киткән күрше Микуланы да бәхиллим, тик нарат агачындагы ботакны гына бәхилләмим, балтамның йөзен кайшалдырып, үземне кулсыз калдырды имансыз, дигән. Менә шулай, гафу ит син Гуляңны.
– Ә улым Гамилне? – диде кинәт тыныч кына тыңлап утырган Акмал.
– Анысына тагын ни булган?
– Казанга кайттым, күрәм, анысы да, элекке кебек, муеныма менеп асылынмый, минем белән теләр-теләмәс кенә сөйләшә…
– Улыңа да рәнҗемә, мәктәптә ул теләмәгән билге куйгандыр укытучысы, – диде маякчы карт һәм, тәмәке төпчеген җиргә ташлап, күн итек башы белән озаклап ышкыгач, сүзен дәвам иттерде: – Син бик зур, башка берәүләр уена да китерә алмастай эш эшләдең, Булатов. Син ике ай эчендә йорт җиткездең. Япа-ялгызың. Инде хәзер, бернигә дә карамый, улыңны алып кил бакчага, төшенәсеңме? Алып кил – бер генә кешенең дә сүзенә карама. Улың синең яныңда булырга тиеш. Беренчедән, ул син эшләгән эшнең зурлыгын күрергә, белергә, күңеленә салып барырга тиеш. Ни өчен минем Алёшам белән Мишам ерак диңгезләрдә йөзүче капитаннар булдылар? Чөнки алар, тәпи басканнан башлап, Идел өстендә иделәр. Мин кайда – алар шунда. Үсә төшкәч, мин аларны маяк кабызырга, маяк сүндерергә өйрәттем. Балыклар турында, диңгезләр турында мәгълүмат бирдем. Диңгезчеләр хакындагы китаплар аларның иң яраткан китаплары булды. Ә син – дөньяда иң кәттә, иң кирәкле һөнәрләрнең иясе. Бүген балта остасы юк икән, төзелеш юк. Бүген синнән башка бер генә кеше дә йорт салып керә алмый! Төшендер син шуны улыңа. Соңга калдыра күрмә, китер улыңны, бүрәнәне мүкләү өчен генә дә никадәрле көч түгәргә, никадәрле вакыт әрәм итәргә кирәк икәнен күрсен, аңласын, йөрәге белән төшенсен. Әйе, әйе, төшенсен. Урам малае булып үсмәсен. Ни өчен без, урманга бай, елга-суларга бай як, адәм мәсхәрәсенә калдык? Бездәге хәтле иген кырлары, бездәге хәтле киек җәнлекләр тагын кайда бар?! Әйтеп кара син миңа, кайсы илдә бар? Беркемдә дә юк. Ә без инде менә Африка илләреннән дә арткарак калып барабыз икән. Миңа моны Алёшам белән Мишам әйтеп тора. Ә без балаларыбызны ала канат итеп, эшкә җирәнеп карый торган итеп үстерәбез. Без әрәмтамаклар тәрбиялибез, җилкуарлар. Син катының Гульбикәгә үпкәләп йөрмә, семьяңа үзең баш бул. Дилбегәне үзең тот. Малай синеке, әтинеке, әти малае булып үсәргә тиешле! Аңладыңмы, Акмалушка?
Акмал, озын кунычлы зур резин итегенә төбәлеп, беркавым сүзсез генә утыргач, Филимон картка түгел, үз-үзенә әйткәндәй, уйланып кына әйтеп куйды:
– Алай икән. Малайны апкайтырга, дисең, алайса. Ләкин ничек? Ул хәзер ике ай инде Казан детсадына йөри, ай буе шул бакчага ияләнә алмый аптырады, инде тагын бирегә күчерсәм, янә дә килеп посёлок бакчасына ияләнә алмый аптыраса…
– Бакчага ияләшү – эш эшләшүдән ансатрак ул, Акмал. Тәвәккәллә! Менә шул. Ярый, бу мәсьәләне шуның белән бетерик, сине тотмыйк, эш кешесенең эштә булганы яхшы. Сау бул, туганкай. Кереп йөр. Гуляга үпкәләп йөрмә. Катыннарның акылы – бер көнлек, ир-атныкы – гомерлек. Онытма.
Акмал, шул кичне үк җыенып, Казанга кайтып китте. Исәбе – иртәгә улының бакчасына барып сөйләшергә дә Гамилне үзе янына алырга иде. Посёлок әллә ни ерак түгел, нибары ике чакрым, үзе илтеп куяр улын, үзе барып алыр. Дөрес сукалый Филимон карт, ир малайның әтисе янында үскәне мәслихәт. Авырга килсә, апрельдә авыр булыр, аннары май аенда көннәр җылына, гөлләр чәчәк ата, бакчада улы Акбайлар белән бергә яшәр. Аның сау-сәламәт булуы кирәк әти кешегә, дөньяны танып үскәне…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.