Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Хәзергә әле алар ул хакта уйламый. Күңелләре тулы ашкыну аларның. Тамырларында – кайнар кан, күңелләрендә – зәңгәр болытлар, җилкәнен киергән кораблар; яратасы һәм яратыласы килүдән, теләк-тойгылардан башлары әйләнә.

Кечерәк бер аланга килеп чыктылар. Баш өстендә йолдызлар кабынды. Йолдызлар яктысыннан каен кәүсәләре җемелдәп китте.

Зөлхәбирә куш каенга килеп сөялде. Кулларын сөйгәненә таба сузды.

Нәфүш, аның ике кулыннан берьюлы тотып алып, әкрен генә әйтте:

– Син мине яратырсыңмы?

Зөлхәбирә, башын артка ташлап, күзләрен йомды, иркә балалар тавышы белән келтерәп көлде.

– Я-ра-тыр-мын! – диде. Уйнап әйтте, тылакыйланып әйтте.

– Гомер буенамы? – диде Нәфүш, кайнар пышылдап.

Зөлхәбирә кинәт тынды.

– Яратырмын. Гомер буе яратырмын. Синнән дә газиз бер генә кешем дә юк бит минем, бәгырькәем…

Нәфүш, моңарчы күңелендә тыеп асраган шашкын хисләренә баш була алмыйча, үз гомерендә беренче мәртәбә, ярсып-онытылып, аны күкрәгенә кысты һәм шул мизгелдә үк кемнеңдер, якасыннан умырып алып, аркасына тезен терәп, артка каеруын тойды.

Ул да түгел, очлы салкын тимер, кабыргаларын шытырдатып, йөрәгенә кадалды.

Зөлхәбирә сискәнеп күзләрен ачты. Ни булганын аңлап алырга да өлгермәде, күкрәк турысында пычак сабы тырпаеп калган Нәфүш – дорфа рәвештә этеп җибәрүдән – аңа килеп бәрелде, кызның ап-ак күлмәгенә ургып кайнар кан ага башлады.

20

Төн идеме бу, әллә таң алды карасы идеме, Ардуанов дөбердәтеп бүлмә тактасы какканга уянды. Бәла килгәнне сизенеп, урыныннан сикереп торды, өстен киенергә дә онытып, эчке күлмәк-ыштаннан ишекне барып ачты.

Ишек төбенә бригадасы җыелган – фонарь тоткан егетләр зур бер кара төркем булып басып тора. Төркемнән Исәнгол Юлдыбаев аерылды, бригадир янына ук килеп, колагына әйтте:

– Нәбиулланы үтергәннәр.

– Кайсы Нәбиулланы?

– Сайрар Кошны.

«Ә туй? Ә Зөлхәбирә?» – Аңына барып ирешкән беренче уен Мирсәет абзый әллә күңеленнән, әллә кычкырып әйтте.

Киенергә кирәк иде, киенде. Барактан чыгышлый, төзүчеләр посёлогында шаулап сөйләшкән тавышлар колакка чалынды, кемнәрнеңдер ашыгып, йөгереп узган шәүләләре күренеп калды.

Әнә шул минутлардан башлап, авыр таш булып җилкәне баскан кайгы һәм бригаданың язмышы аны нык булырга, җебеп төшмәскә өндәде.

Төзелеш җитәкчеләре дә аякка баскан иде инде. Крутанов, биш минутлык киңәшмә җыеп, шундук күмү комиссиясе төзеде. Рәисе итеп партком секретаре Хангильдянны, әгъзалары итеп Нурисламовны, Ардуановны, Бәхтияр Гайнуллинны билгеләделәр, Сагайкинны оештыру, өлкә белән элемтәгә керү эшенә билгеләмәкчеләр иде, ул өйдә түгел икән.

Беренче эш итеп, мәрхүмнең гәүдәсен больницага алып кайтып урнаштырдылар, суд экспертизасы һәм оператив эш кешеләре үз эшләренә кереште.

Бригада эштән туктамаска тиеш. Төзелешне туктату яшерен эш алып барган корткычларның халык арасында төрле коткы таратуга, буталыштан файдаланып, кара эшләрен эшләүгә китерәчәген беләләр иде.

– Мирсәет Ардуанович, мин сезнең халыкның күмү йолаларын белмим, ул эш тулысынча сиңа тапшырыла, – диде Хангильдян. – Нәрсә кирәк дип табасың, барысын да эшлә. Ләкин бер нәрсәне онытма, Фәхриев комсомолец иде, без аны, барлык йолаларны үтәгәннән соң, табутка салып, халыкка күрсәтеп күмәргә тиешбез. Тагын бер тапкыр иптәшләрчә сорыйм: иң вак детальләренә хәтле уйлап эшлик. Күренеп тора, егетләр ярсыган, бигрәк тә синең бригада егетләре, стихияле бунт башланып китмәгәе. Үзегезгә мәгълүм, милли хисләрне ярсытудан да хәтәр провокациянең дөньяда булганы юк.

– Егетләрне мин үзем тынычландырырмын. Алар моңарчы минем сүздән чыкмыйлар иде әле, – диде Мирсәет абзый. – Безгә бит мәрхүмнең туганнарына белдерергә, күмү өчен кирәкле материалларны табарга кирәк. Шул эшкә дип билгеләнгән Сагайкиннның өйдә булмавы миндә шик уята.

– Әйе шул. Моны ачыкларга кирәк. Фәхриев йөрткән машинаны бик яхшылап юдырырга, кызыл һәм кара материя белән уратып алырга кирәк. Ул эшләрне Мицкалевич башкарыр. – «Сагайкин кая киткән, менә бу проблема. Неужели аның бу эштә катнашы бар?» – дип уйлады партком секретаре, тик әле ул күңеленә килгән шикне берәүгә дә әйтми торырга булды.

Мәрхүмнең гәүдәсен, алдан сөйләшкәнчә, татар йолалары белән кабыкка салып юдылар, бу эшне, Березникида күптәннән яшәгән картлар ярдәмендә, Бәхтияр абзый эшләде, аннары, яңа киемнәрен киендереп, табутка салдылар. Башта җеназаны баракта эшләргә уйлаганнар иде, халыкның күп киләсен, баракта урын җитмәсен уйлап, клубка куярга булдылар. Саубуллашу һәм күмү вакытын Крутанов эшчеләрнең ялга туктаган сәгатьләрендә эшләргә һәм төшке ялны бер сәгатькә озайтырга, шул хакта барлык төзелешкә агитаторлар, тәрбиячеләр, бригадирлар аркылы белдерергә киңәш итте.

Көндезге сәгать уникедә борынгы сода заводы минут буе гудок биреп торды. Кешеләр, эшләреннән туктап, клубка, Бишьеллык урамына таба юнәлделәр.

Мәрхүм белән саубуллашырга килүчеләр чираты бер чакрымга сузылды. Сүзсез генә керәләр, табут эчендә кыр чәчәкләренә күмелеп яткан япь-яшь егеткә соңгы ихтирамнарын белдереп, әкрен генә узып китәләр; аның баш очында өнсез утырган Зөлхәбирәне кызганып, йөрәкләренә моң төяп чыгалар, теш казналары кысыла, йодрыклары төйнәлә.

Менә табутны машинага чыгарып куйдылар. Күз күреме җирдә диңгез кебек чайкалып торган халык төркеменә карап, Хангильдян саубуллашу сүзен әйтте:

– Иптәшләр, явыз дошманның канлы пычагы безнең арабыздан комсомолец Фәхриевне алып китте. Аңа әле егерме биш кенә яшь иде. Ул тормышны ярата, иптәшләрен ярата, ул җаны-тәне белән төзелешкә гашыйк иде. Җир казучыдан ул бетончы булды, химкомбинат төзелешенә кайткан беренче машинага менеп утырды. Дошман безнең сафларыбызны бозарга, төзелештә чыныккан дуслыгыбызга кул сузарга, паника чәчәргә теләде. Барып чыкмас! Эшче иптәшебез Нәбиулла Фәхриев җеназасында без энергиябезне икеләтә, өчләтә арттырып, социализм иленең химия гигантын нык итеп салып бетерергә ант итәбез.

Җиз тәлинкәгә җиз тәлинкә китереп бәрде – үлемнең чынлыгын халыкка җиткерде; көмеш быргылар тавышы, барабаннарның дөпелдәтеп баскан марш ритмы кешеләрне бер адымга, бер йодрыкка туплады.

Баш өстендә июнь кояшы, күктә аккош мамыгыдай ак болытлар, юлда грузовик бара, грузовикта – Нәбиулла Фәхриев, аның баш очында – канатларын салындырган каракош төсле, Зөлхәбирә Кадермәтова утыра. Янәшәдә – Мирсәет Ардуанов, эскәмияләрдә – бригада егетләре.

Җирдән кешеләр атлый, аркаларына мылтык аскан атлы милиционерлар килә, җиз тәлинкәләр, көмеш быргылар, киерелеп тартылган барабаннар кайгылы-тантаналы маршка кешеләрне туплый.

Төзелеш фронты солдатын соңгы юлга озаталар…

21

Ксенофонт Иванович Сагайкин беркая да китмәгән, Сабан туе көнне кичтән үк кулга алынып, ялгыз камерада төн чыккан һәм менә хәзер, ГПУ дигән өч кенә хәрефле, дәһшәтле сүзне күңеленнән кабатлап, сорау алырга чакыруларын көтеп утыра иде.

Кеше тормышында иң авыр нәрсә – билгесезлек. Әгәр Сагайкин менә хәзер нинди сәбәпләр аркасында бирегә килеп эләгүен белсә, допрос вакытында үзен ничек тотарга, нинди версияләр уйлап чыгарырга икәнен чамалар һәм йокысыз үткән төн эчендә ул аны инде беркем бәйләнә алмаслык итеп уйлап та чыгарган булыр иде. Ләкин ул белми. Белми, каһәр суккыры! Ышанычлы кешеләре кияү егетне үтергәннәрме-юкмы – белми, үтерсәләр, ничек үтергәннәр, судан коры чыкканнармы – белми; аның үзен болай гына, шикләнү сәбәпле генә кулга алганнармы, әллә ышанычлы кешеләренең берәрсе тотылып, допрос вакытында аны сатканмы – берсен дә белми, белмәгәнгә күрә гасабилана, ниндирәк карарга килергә, ничегрәк саклану чараларына керешергә аптыраудан газаплана иде.

Ул моңарчы да ГПУ кешеләренең үз эшенә тыныч карый алмауларын, аны гел күзәтеп, аның сүзенә гел колак салып йөргәннәрен тоена иде, әмма кулга алыну болай ук көтелмәгәндә булыр дип башына да китерми иде. Чөнки каршы якның бер генә төрле дә дәлиле юк, аны кулга алырдай җинаять билгесе юк иде бит. Чаларган каты мыегын чәйнәштереп, ул соңгы көннәрдә кайларда булуын, кемнәр белән сөйләшүен, ниндирәк саксыз гамәлләр кылуын күңеленнән барлап чыкты. Тайга төпкеленә яшерелгән землянкада булды – күрүче-мазар булмады. Әллә күреп тә күрмәмешкә салыштылармы? Бәлки инде аның ышанычлы кешеләре изоляторда утыра торгандыр, хөкем сәгате сукканны көтеп, газаплы уйларын күңелләреннән кичерәләрдер. Әллә водонасосныйдагы төнге шартлауның очына чыкканнармы? Алай дияр идең, аны бер Сагайкин белә дә шартлатуны эшләгән группа белә. Аны бит Сагайкин группасы түгел, читтән килгән, башка кеше кул астында эшләгән группа башкарып чыкты, Сагайкин аларга юл гына күрсәтеп бирде. Алар инде, мөгаен, Магниткага барып чыкканнардыр, яңа шнурлар, яңа аммоналлар әзерләп, күккә ут-төтен баганалары күтәреләчәк көннәрне күз алларына китереп, хыялланып йөри торганнардыр.

Сагайкин, шуларны уйлагач, аз гына тынычлангандай булды. Кулы белән капшанып, камера стеналарына тотына-тотына, арырак китте. Ишек төбендәге парашага абынып, теш арасыннан сүгенде. Камера караңгы, тынчу иде. Чуен рәшәткәле бәләкәй тәрәзә каршысына туктады. Зырянка елгасы ягыннан, алар моннан берничә ел элек «балык тотып» утырган аулак тугайдан, күк читенә кан кызыллыгы сибеп, таң яна башлаган иде. Әнә шул кызыл шәүлә аңар большевиклар төрмәсеннән качып киткән чакларын, иректә яшерен эш алып барган эсер иптәшләрен, алар ярдәмендә поручик Софроновны Себернең Демидов заводларында эшләгән потомственный Сагайкиннар фамилиясенә алыштыруын, аннары бик озак – айлар буе – Себердән ераклаша баруын күз алдына китерде. Партиядәш иптәшләре аңар Урал үзәгенә урнашу, социализмның тамырына балта чабу бурычын йөкләделәр. Балта чаба алдымы соң ул? Водонасосный исән. Ударник Ардуанов исән. Һәм тагын кайчанга тикле Ардуановлар исән йөрер? Сагайкин, теш казналары кысылып, яңак сеңерләре бүртеп чыгуын тойды. Бетон басмаларга каты-каты басып йөргән Ардуановлар, Громовлар, Вотиновлар аның киләчәген тартып алдылар, аның үзен шушы ялгыз камерага ябып, үткән көннәр истәлеге белән берьялгызын калдырдылар.

Ксенофонт Иванович чуен рәшәткәле төрмә тәрәзәсе аша кандай кызарып янган таң шәүләсенә – ирекле көннәренә кызыгып карады. Күзләре талганчы, көн яктырганны көтеп торды. Каяндыр ерактан моңсу гына булып завод кычкырткан тавыш ишетелде. Купец Любимов белән швед Солвэнең Урал урманнарында адашып калган бердәнбер химия заводы икәнен белә иде ул моның, үз сыйныфының тавышын әнә шул завод гудогыннан зәгыйфь кенә итеп ишетү аның йөрәк ярасын телеп җибәрде. Завод гудогына иртәнге сменага бетон төяп килүче күке-паровоз ачы итеп җавап кайтарды. Төзелешкә соңгы айларда күпләп кайткан йөк машиналары, сигнал бирешеп, бер-берсен сәламләделәр. Аннары тавышлар ишәйде, тоташ бер гөрелдеге үз ихтыярын көчләп тага ала торган хәкимдар өндәмәгә әйләнде. Шушыларның барысын чуен рәшәткә аша гына күреп, сиңа кан дошманы булган системаның йөрәгеңә басып килүен белеп торудан да авыр нәрсә бармы? Сине иртәгә, юк, бүген, тагын бер-ике сәгатьтән, нинди язмыш көткәнен белми яшәүдән дә авыррак нәрсә бармы? Социализм сине ялгыз камерага бикләп үз эшен эшли. Себер чаклы Себердән – кедрлы, пихталы урманнарны, тоташ тынлыкта яткан буш өнсезлекне, урман күлләрен ташлап, туган төбәген ташлап, монда – Урал үзәгенә, ут һәм төтен эченә нигә омтылды соң ул? Социализм гүләвен чуен рәшәткәләр аркылы тыңлап тору өчен омтылдымыни?

Калын тимер ишекнең аратасы шалтырап, Сагайкинны сискәндереп җибәрде. Ул да түгел, шыгырдап ишек ачылды, һәм шәфкатьсез калын тавыш:

– Сагайкин, к выходу! – дип боерды.

Ксенофонт Иванович кораллы конвой озатуында ярым караңгы бер коридордан, алдына-артына каранмыйча, озак кына барды, һәрхәлдә, аңар озак тоелды; аннары сулдагы бер ишек ачылды, һәм аның күзенә көлтәсе белән яктылык бәреп, сукырайтып җибәрде; күзен ачып карарлык хәлгә килгәндә, аның каршысында ярым хәрби гимнастёркалы, билен яссы каеш белән буган тыгыз гәүдәле, яңаклары эчкә суырылган шакмак битле берәү басып тора иде. Сагайкин аның киеме белән йөз кырыслыгы бик тә туры килүен, тик иләмсез зур башында, пеләше тирәли бөтеркәләнеп үскән сары йомшак чәченең генә тышкы кырыслыгы белән ятышмавын чамалап алды. Каршы алучының әнә шул контрастлыгы аңа ни өчендер үтә дә таныш кебек тоелды. Газапланып, күргән-белгән кешеләрен, танышларын күңеленнән барлады, әмма очрашу артык хәвефле булгангамы, ул аны берничек тә исенә төшерә алмады.

Кабинетта бер өстәл, ике урындык, галәмәт дәү сейф бар, соргылт төстәге шәрә стенадан Дзержинскийның күңелгә шом сала торган портреты карап тора иде. Сагайкинны таң калдырганы сейф булды. Себернең Демидов заводларында эшләнгән бик зур һәм авыр бу сейфның ишегенә сәмруг кош сурәте төшерелгән иде, Россиянең капиталистлары өчен дип ясалган шул сейф хәзер большевикларга хезмәт итә, бәлки әле анда Сагайкинның язмышын кыл өстенә куярлык документлар ятадыр.

Каршы алучы Сагайкин белән исәнләшергә ашыкмады, буш урын да тәкъдим итмәде, ач яңаклы усал йөзендә балкып янган коңгырт күзләре белән корбанына төбәлеп:

– Сагайкин сезнең үз фамилиягезме? – диде. Бу сорау башка мылтык түтәсе белән бәргәннән ким тәэсир итмәде Сагайкинга. Ул, коры җиргә чыгарылган балык сыман, һава йотып:

– Бу ниткән мыскыллау, гражданин следователь? – диде, тавышының көчсез һәм әкрен чыкканын тойды. – Без потомственный Сагайкиннар. Минем бабам гомер буе Демидовлар заводында бил бөккән. Аның Алтай ахагыннан ясаган йөзекләрен чит ил корольләре киеп йөрергә кимсенмәгәннәр.

– Димәк, сез Демидов заводларының атаклы мастеры Дмитрий Ксенофонтович Сагайкиннар нәселеннән?

Сагайкин, җиңел сулап, уң кулының чәнти бармагына кигән ахак кашлы зур йөзекне следовательгә таба сузды:

– Менә минем Дима бабайдан калган бердәнбер байлыгым. Үлгән чакта ул аны миңа бүләк итте. Эшче намусын күз карасы кебек сакла, тап төшермә, улым, дип әйтеп калдырды.

Сорау алучы өстәлнең сул тартмасыннан зурайткыч пыяла чыгарды, Сагайкинның йөзекле кулын зур һәм кытыршы учына куеп, ахакны шул пыяла аша карады һәм йомшак көйле тавышка күчеп сөйләнеп куйды:

– Бар да дөрес. Дмитрий Сагайкин эше бу, фальшивка түгел. Аның икенче пары менә бездә саклана, – дип, сейфтан шундый ук йөзек алып Сагайкинга күрсәтте.

Ксенофонт Ивановичның эченә өмет уты керде. Эшне йөзектән башлап дөрес итте бит әле ул, шайтан алгырысы! Котыла ул, котыла болай булгач. Ул, нурланып киткән күзләре белән азатлык өмет итеп, сорау алучыга карады, һәм бөтен тәне өшеп китте. Следовательнең йомшак һәм бер үк вакытта таләпчән нык кыяфәтеннән кинәт чамалап алды: Морозов! Эчкә баткан ач яңак, шакмак бит, йомшак сары бөдрә чәч, кара күмер булып янган күзләр. Себердәге иптәшләре аңар шушы рәсемне күрсәттеләр бит. Морозов тырнагына эләгүдән курык, йомшак җәеп катыга сала, диделәр. Беттең син, Ксенофонт, котылу юк сиңа!

– Йә, ничек, Ксенофонт Иванович, эшче намусына тап төшермисезме сез? Бабагызның исемен – Ксенофонтны лаеклы йөртәсезме?

Сагайкин, сыртына камчы төшкәндәй җыерылып:

– Моңарчы тап төшергән булмады, гражданин следователь, – диде. Тынып хәл җыйгач, өстәп әйтте: – Аңлы рәвештә тап төшергәнем юк. Ну… кеше тормышында төрле хәл булуы мөмкин. Әгәр… ялгышкан булсам, гаебемне каным белән юарга әзер.

– Да-а… Юарга туры килмәгәе, Ксенофонт Иванович, – диде Морозов, үзалдына сөйләнгәндәй, һәм шундук допрос тонына күчте: – Колчакта ничә ел хезмәт иттегез?

Аның сораулары шулкадәр дә көтелмәгәнчә иде, Сагайкин бу юлы да үзен баш түбәсенә мылтык түтәсе белән бәргәндәй хис итте.

– Хезмәт иткәнем юк.

– Беркайчан дамы?

Сагайкин, Морозовның яссы киң каешына тагылган наган кобурасына төбәлгән хәлдә, хәтеренә яшен кебек сызылып калган бер вакыйганы күңеленнән кичерде. Колчакта хезмәт иткән чагында, кызыллар аның өч иптәшен аттылар. Ксенофонт Иванович әнә шул хәлне Совет властена беркайчан да гафу итми, революция аның биографиясендә өч кешенең канлы ярасы булып ята, ул моны түләтергә дип кылыч үбеп ант иткән иде.

Коралдаш иптәшләрен – янып торган өч поручикны янә бер мәртәбә күз алдыннан үткәргәч, Сагайкинның башы әйләнеп китте. Нинди егетләр иде бит! Кызыл командирларны, авызларыннан папиросларын да алмыйча, кылыч белән буйга ярып чыгара алалар иде.

– Димәк, беркайчан да? – дип кайтарып сорады Морозов.

– Беркайчан да! – диде Сагайкин, күзен дә йоммыйча.

– Ярый, шулай дип яздык. – Морозов азакка дип саклап килгән козырен уенга кертер вакыт җитте дигән фикергә килде. Әгәр комсомолец Фәхриев үлемендә бу кешенең катнашы булмаса, ул көтелмәгән хәбәрдән сискәнеп китәргә, катнашы булса, тыныч кан белән каршы алырга тиеш. Димәк, ул аны белә дигән сүз.

Морозов эшне кечерәк бер эксперименттан башлады. Урыныннан торып, өстәлнең бу ягына чыкты, Сагайкинның каршысына ук килеп, папирос кабызды, ләкин гаепләнүчегә папирос тәкъдим итмәде: затлы нәселдән булса, Сагайкин папирос сорап түбәнсенмәс. Сагайкинның котырып та тартасы килә башлады, папирос төтене аның барлык ихтыярын бары тик шул төтенгә генә юнәлтте, ләкин ул түзде, хәтта төкерек йотканын да сиздермәскә тырышты. Морозов коңгырт күзләренең балкып торган карашын бер генә минутка да аңардан алмыйча, гүяки аның хәленә кереп, дусларча әйтте:

– Эшегез хөрти сезнең, Ксенофонт Иванович. Постройком секретаре буларак, бәйрәм сезнең җаваплылыкка тапшырылган булган. Ә сез аны… җимергәнсез. – Пауза ясап торды, Сагайкинның хәвефле елтырый башлаган күзләренә туры карап һәм аның борчыла башлаганын сизгәнен белдереп: – Менә ни өчен без сезне кулга алдык, – диде. – Сезгә эшчеләр сыйныфы алдында җавап бирергә туры киләчәк.

– Әллә… ул-бу булдымы?

– Комсомолец Фәхриевне үтерделәр. (Сагайкинның йөзендәге бер генә тамыр да селкенмәде.) Ә бу хулиганнар эше түгел. (Сагайкинның сул кашы тартылып куйды.) Без үтерүчене тоттык. (Сагайкинның битенә шаулап кан йөгерде.)

– Кайда ул? – диде Сагайкин, үзе дә сизмәстән.

– Тиешле урынында, Ксенофонт Иванович. Сез соңга калдыгыз?

– Ничек?

– Менә шулай. Эшчеләр сыйныфы сезгә моны гафу итмәс.

Сагайкин башын түбән иде.

Морозов өстәл кырыендагы кнопкага басты. Ишек төбенә кереп баскан яшь кенә чырайлы конвойга:

– Ксенофонт Иванович Сагайкин, җинаять составы булмау сәбәпле, конвойдан коткарыла. Расписка белән алынган әйберләрен кайтарып бирегез, – диде.

Гаепләнүче чыгып киткәч, Морозов, телефоннан бүлек башлыгына шалтыратып, Сагайкинны иреккә чыгаруын һәм аның артыннан күзәтүчеләр куюын хәбәр итте.

Аның максаты үтәлгән иде. Сагайкинга ул аның ГПУ кулында икәнен төшенердәй ике усал сорау бирде, Фәхриевнең үлемен хәбәр итеп, бүренең сарык тиресен салдырды һәм бүген булмаса иртәгә яңадан кулга алыначагын төшендереп чыгарды. Сагайкин хәзер ничек кенә булса да иптәшләре белән бәйләнешкә керергә тырышачак, үлем агониясе аны аек акыл белән эшләүдән мәхрүм итәчәк.

Күрше камерада Пётр Шалага утыра. Фәхриев үтерелгән сәгатьләрдә аны тайга сукмагыннан тотып алып кайттылар. Аңардан ике яклы финка табылды. Чагыштырып карагач белделәр: Фәхриевне үтергән пычак моның адашы, алар икесе дә тимерчелектә, бер кулдан ясалганнар иде. Допроста Шалага белән нәзакәтләнеп маташмады Морозов: ике пычакның икесен дә янәшә куеп, аныкымы икәнен сорады. Кеше гомере белән бик ансат уйнаса да, үз гомере дигәндә, җәза алуга Шалага шактый сыек булып чыкты. Күз яше белән елап, үзен исән калдыруларын сорады, башлыклары Сагайкин икәнен, аның кул астында унөч кеше эшләвен, аларның кайдадыр тайга эчендә яшәүләрен, тик Сагайкинның аларны бергә очраштырмавын, берәм-берәм генә чакырып задание бирүен әйтеп салды.

Морозов Сагайкин белән Шалаганы икесен дә иреккә чыгарырга карар кылды, тик, алар күрешә алмасын өчен, Шалаганы бер-ике сәгатькә соңгарак калдырып чыгарды. Иреккә чыгучыларның кайсы да булса берсе тайгадагы отрядны эзләп китәчәгенә ул шикләнми иде.

22

Көрәш ике яктан да кискенләште.

Сагайкин, иреккә чыгу белән, үзе өчен бер нәтиҗә ясады. «Эзгә төште болар. Мине юри чыгарды Морозов. Группаны эзләп табып хәбәр итсен дип. Эзләми торсын, эзләгән диярләр. Үлсәм үләм, әмма үз дигәнемне итеп үләм. Ардуанов бригадасына, Фәхриевне татар булганы өчен үтерделәр, дигән коткы салырга кирәк. Руслар эше дип уйласыннар. Бригаданың иң ярсыган чагында Ардуановның үзен юлдан алып ташларга. Коткы татар-башкортларны ярсытыр, Ардуановның һәлакәте, хәбәрнең дөрес икәнен раслап, ялкынны пожарга әйләндерер.

Күрербез, большевик әфәнделәр, дуслык дип мактанган ныгытмагыз нинди комнан өелгән икән!»

ГПУ тарафыннан бик азга гына бирелгән ирекнең һәр минутын дөрес файдаланырга кирәк иде. Төп эшне Сираев аркылы эшләтү хәерле булыр. Ике ел эчендә ул аның холкын бик яхшы өйрәнде, төзелешкә ник килеп чыгуының да сәбәбен ачыклады. Совет власте кулакны каты, ныклы салым белән кыса башлагач, Сираев авыл советында эшләгән баҗасыннан гади бер крестьян булуы турында белешмә алган да самосылкага килгән. Аның Ардуановтан аласы үче бар. Ниндидер бер грузчик герой булып йөри, ә бит Сираев герой булырга тиеш иде. Культуралы, белемле завод хуҗасы булырга хыялланган бит ул. Ардуановка булган нәфрәте Сираевның күзен сукырайтачак.

Башка вакытта булса, Сираевка бик сак кына, хәйлә белән генә якынаер иде Сагайкин, хәзер вакыты ул түгел, йә баш, йә мал методы белән эшләргә туры килә. Шунлыктан ул Сираев белән кичен түгел, көпә-көндез, аулакта-мазарда түгел, үз кабинетында очрашуны кулай күрде һәм кеше җибәреп чакыртып алды. Сираев аның кабинетына эш киеменнән – бетонга каткан кожаннан, брезент бияләйләрен путасына кыстырып, дагалы күн итекләре белән каты-каты басып килеп кергәч, постройком секретаре аның белән юньле-башлы исәнләшеп тә тормастан кычкыра башлады:

– Бу ниткән безобразие, Сираев? Сез нәрсә карап йөрисез? Нәрсә авызыгыз белән кош тотасыз? Ярышка чыккансыз икән, ярышташыгызның иминлеге өчен дә кайгыртырга кирәк түгелмени? Ниндидер бәйрәм уйлап чыгаралар. Сабантуй, имеш! Ә азагы өчен кем җавап бирә? Эшче сыйныфының нахакка аккан хәләл канын нәрсә белән түлибез?

Сираев моның театр уены икәнен, күрше кабинеттагылар ишетсен өчен эшләнгәнен белә иде. Постройком секретарен ул, кашларын җимереп, каршы сүз дәшмичә, сабыр гына тыңлап торды, ләкин Сагайкинның ишекле-түрле йөреп, өстәл төя-төя җикеренүе озаккарак киткәч, җитмәсә, бер-бер артлы ике кеше ишектән башын да тыгып карагач түзмәде:

– Җитеп торыр булмаса, Ксенофонт, эшкә күчик, – диде. – Сине ничек чыгардылар?

– Чыгармаслар иде, дәлилләре юк.

Сираев, ирен чите белән елмаеп, ышанмыйчарак карап торгач:

– Йомышыңны әйт тә, мин китим, мине бригатта көтәләр, – диде.

Сагайкин шыпыртрак тавышка күчте:

– Ардуановны йомарга кирәк.

Сираев күңеленнән канат какты, әмма базарын күтәрер өчен:

– Анысы минем эш түгел, – диде.

– Ә кем эше соң?

– Белмим, иптәш постройком.

Сагайкинның йокысыз үткәргән төн һәм ике сәгатькә сузылган допростан соң тузып калган нервысы кинәт котырып китте, ул өстәл тартмасыннан уч төбе кадәрле кәгазь алып, аны Сираевның борын төбендә селкә башлады:

– Күрәсеңме менә моны? Русча грамотасыз язылса да, мөһере бар бу кәгазьнең, һәм монда аермачык әйтелгән: Шакир Сираев – Актаныш кантоны Солтангол авылының кулак малае, диелгән. Авыл советы секретаре булып эшләгән баҗасыннан ялган белешмә алып, авылдан качып китте. Сәнәкчеләр фетнәсе вакытында активист Мирсәет Ардуановка каршы компания оештырды, диелгән. Син бит… әллә кайчан дар агачында асылынып торасы яки Себер тайгасында урман аударып йөрисе аю!

– Җитәр. Эшкә күчик, – диде Сираев, сабырлыгын җуймыйча. – Миннән нәрсә таләп ителә?

– Ардуановны йому. Менә шул. Үзең эшлисеңме, башкасымы – анысы үз карамагыңда. Таләбеңне әйт. Сузып торырга минем вакытым юк.

– Беренчедән, китер ул кәгазьне! – Алды, ут төртеп яндырды, янган кәгазь исен басар өчен, махорка төреп кабызды. – Икенчедән, Ардуанов бу заманда бик кыйбат йөри, – бармагын бармакка ышкып күрсәтте, – кул ялы, иптәш постройком.

Сагайкин ишекне эчтән бикләп алды, сейфның эчкәрге тартмасыннан калын гына бер төргәк алып, Шакирга сузды:

– Кара аны, эшең чиста эшләнгән булсын. Алдарга уйлый күрмә, мәче тычканны буган кебек кенә…

– Ярарсана, өркетмә. Сабый бала юк бит монда.

– Ярый, – диде Сагайкин, сүрелә төшеп, – хәерле юл сиңа, сукмакларыбыз аерылса, әшәке итеп искә алма.

– Тырышырбыз, – диде Сираев. – Сукмакларның очрашып куюы да мөмкин… – Һәм дагалы күн итекләре белән каты-каты басып чыгып китте…

Сагайкинның бригадир Сираев белән очрашуын шундук Морозовка хәбәр иттеләр. Морозов хәлне бүлек башлыгына җиткерде. Үзара киңәшеп, Березникидан чыга торган юлларга, тайганың аучылар гына йөри торган аулак сукмакларына постлар куйдылар. Көне буе күзәтсәләр дә, чыгып-кереп йөрүче күренмәде. Сагайкин беркая да китәргә җыенмый, Сираевтан кала беркем белән дә очрашмый, тиресеннән чыгардай булып, төзелеш мәйданнарында чаба, Крутановның, Хангильдянның, Мицкалевичның күзенә чалынырга тырыша, очрашкан чакта ягымлы исәнләшеп, төзелеш кирәк-яраклары турында бик борчылып сөйләшә, югалып торуының сәбәбен вакытлыча килеп чыккан аңлашылмау дип кыска гына аңлата, кыяфәтенә бернинди дә рәнҗү чыгармый, бер сүз белән әйткәндә, ГПУдан да, төзелеш җитәкчеләреннән дә хәйләкәррәк булып, гаепсез икәнен төшендерергә чамалый иде.

Ә менә Шалага, үзенә «койрык тагып» чыгарылуын белсә дә, гомере өчен кан калтырап тору сәбәпле, чамадан тыш беркатлы булып чыкты. Аңар Морозов бетончылар янында күренергә әмер биргән иде, әмерне ул төгәл үтәде, бер сәгатьләр чамасы бетончылар тирәсендә буталып йөрде, башлыгы Сагайкинны очратмаммы дип, Шакир Сираевка да барып килде, әмма постройкомга сугылудан уттан курыккан кебек курыкты, поручик Сагайкин аны сатканны беләдер дигән уй җанын кимереп тора иде. Кайсыдыр бер арада үзенә тагылып йөргән «койрыкның» юкка чыгуын абайлап алды ул, аңарда бандитларга хас җитезлек, үзен-үзе саклау инстинкты уянды. Ул качып китәргә, «койрыкны» өзеп калдырырга карар кылды. Башта ул, кулларын чалбар кесәсенә тыгып сызгырына-сызгырына, тайга сукмагына таба китте. Сукмактан гамьсез генә барган булды: янәсе, аның өчен барыбер, ник хәзер үк тотып алып атмыйлар. Аннары ялт-йолт каранып алды да, күршесендә дә, алдында-артында да кеше юклыгын белгәч, сукмактан төшеп, урман куелыгына чумды. Хәзер аның күңелендә кайнар төен булып бер генә уй яши: ничек тә ычкынырга, ычкынырга, юл саташтырырга! Ә урмандагылар? Ә Сагайкин? Ник барысы чәнчелеп китми! Үз башыңны коткару турында уйла инде син, Петруся. Хәлдән тайганчы, урман чытырманлыгыннан чапты, изге апостолларны искә төшереп, мышный-мышный чапты, ботаклар, авырттырып, аның битенә бәрелде, кепкасы кайдадыр сыдырылып төшеп калды, егылып тезен канатты – барыбер туктамады, котылдым дигән уй, исән калдым дигән шатлык аны гел алга куды. Ниндидер бер мизгелдә ул үзенең урмандагы землянкага таба чапканын, инде шуңа якынлашып килгәнен чамалап алды. Ул аларны сатмады, ул «легавыйларны» хәйләләде, белмим, диде, хәзер аларны алып чыгарга да отряд белән бергә качып китәргә кирәк. Калганына Сагайкин җавап бирсен.

Менә җитәм, менә җитәм дип ашкынып, землянка сукмагына килеп чыгуы булды, аны ике атлы сакчы тотып алдылар да, авызына чүпрәк тутырып, кулларын артка каерып бәйләделәр. Озак та үтмәде, атлы биш сугышчысы белән Морозов килеп җитте. Засада корып, юлга чыгучыларны күзәтә башладылар.

Тәүлектән озак булып тоелган чирек сәгать вакыт узды, һәм беренче кош кармакка чиертте: тайга сукмагында күн курткалы берәү пәйда булды. Аны да Шалага кебек буып алдылар, авызына чүпрәк тутырдылар, кесәсеннән ике алтатар, бер пычак, ниндидер карта да чыкты, күрәсең, качып китәргә җыенган, тирә-юньне тикшерү өчен разведкага чыккан иде.

Кайдадыр урман эчендә ярсып кешнәгән ат тавышы урманда ятучыларның качып китәргә җыенганын раслады. Әле генә тотылган күн курткалының аркасына мылтык терәп алдан җибәрделәр, ун-унбиш минут баруга, землянка күренде, землянка морҗасыннан нечкә генә булып аксыл төтен күтәрелә иде.

Морозов сугышчыларына землянканы чолгап алырга, морҗаны томаларга әмер бирде. Әмер шундук үтәлде. Морҗа томалануга, эчтә кинәт шаулашкан, сүгенгән тавышлар ишетелә башлады – землянка эченә төтен тулды бугай. Морозов, револьвердан һавага атып:

– Чыгыгыз, сез чолганышта! – дип кычкырды.

23

Төн. Күкне болыт каплаган.

Көчле прожекторлардан төшкән яктылык инде төзелеп бетеп килә торган азот-тук заводының манараларын, аркаларын, виадукларын, таш белән кирпечтән салынган саллы авыр биналарын, сферик шарларын, челтәр нәкышләредәй үрелгән ажурлы мачталарын һәм ярты күккә тикле сузылган кара морҗаларын – барысын бер төбәккә туплый.

Химкомбинатның фундаментын койган бетончылар, тимер араталарын ялгаган сварщиклар, катлаулы механизмнарын җыйган слесарьлар көндәлек мәшәкатьләр һәм берәмтекләп эшләгән эшләрдән нәрсә оештырганнарын белмичәрәк йөргәннәр икән. Инде менә Урал тайгасында шундый да серле, шундый да әкәмәт бер могҗиза күтәрелгәч, алар үзләре эшләгән эшнең мәгънәсен һәм зурлыгын аңлап алып, билне тагын да ныграк буып тотындылар, аларда эшче горурлыгы дигән зур тойгы тагын да зуррак булып кабынды.

Күке-паровозның бетон төяп китергәнен көткән арада, Ардуанов бригадасы ялга туктаган иде. Башлап Шамук тотынды.

– Мирсәет абзый, карале, Мирсәет абзый, әгәр мин балтачларны шушында алып килеп: «Менә бу заводны мин салдым!» – дисәм, ышанырлар иде микән?

– Синме? Шушы заводнымы? Ха! Әдәм ышанмастайны чын булса да сөйләмә, дип әйтте ди Хуҗа Насретдин.

– Ә нигә авыз ерасың, Сибай? Әллә мин прогул ясадыммы? Әллә эшкә чыкмый бригатны хур иттемме? Заводны мин намус белән салдым.

– Син, энем Шәмсетдин, салдым дип сөйләмә, салдык дип сөйләш, – дип, сүзгә җай гына катышып китә Бәхтияр абзый. – Аның бит бер почмагын әнә шыпырт кына утырган Нурләхмәт абзаң салды, бер почмагын Киньябулат белән Исәнгол юктан бар иттеләр. Әгәренки каршы килмәсәгез, бу заводта минем үземнең дә кечтеки генә өлешем бар. Шулаймы, Мирсәет кордаш?

Ардуанов елмаеп баш какты. Соңгы вакытта бригадага бетон таптарга спецовка бирделәр. Озын кунычлы резин итек, брезент куртка киеп җибәргән егетләр, ике ел элек кенә чабатадан торф сазы ерганнарын онытып, башны текә тотып йөриләр. Кара син Шамукны! Гел дә менә кеше көлдереп йөргән, гел дә менә сугыш чукмары булган Шамук нишли? Авыз тутырып: «Мин завод салдым!» – ди. Бу инде, туганкаем, уен эш түгел сиңа. Эшче кеше, пролетар сыйныфы туды аның сезончы грузчикларыннан. Дөрес әйтә Шамук: ул – завод салучы! Нәбиулла Фәхриевкә дошманнар юкка каныктымыни? Эшче кешенең зурлыгын белеп, иске дөньяны җимерергә килгәнлеген белеп каныктылар.

Нәбиулла исенә төшкәч, Ардуанов ыңгырашып җибәрер дәрәҗәдә сыкрап тешен кысты һәм, егетләрнең сүзне шул темага борып җибәрүләреннән куркып, урыныннан кузгала башлады.

– Кара әле, кордаш, Сагайкин дигәннәре Колчак офицеры булып чыккан диме? Ишеттеңме син ул турыда? – дип, тагын җай гына сүзгә керешеп китте Бәхтияр Гайнуллин. – Дөрес булса, безнең Нәбиулланы үтерүчеләр дә шулар ди бит. Ун кешеме ди алар, унбишме, тайгада землянка корып, шайка булып җыелганнар диме? Постройком булып, акыл сатып йөргән булды бит, аждаһа!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации