Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Вәйт әйткән! Менә ичмасам әйтеп караган! Шулай бит, абзыкаем?

– Арттырганнар, – диде Мирсәет абзый, көлемсерәп. – Лом кәкрәер көннәр алда әле…

Егетләрнең сөенече берьюлы юкка чыкты, нәүмизләнеп калдылар. Аларны артык үсендерергә ярамаганлыгын аңлый иде Ардуанов, ләкин нәүмиз хәлендә кайтарып җибәрү дә егетлек түгел.

– Шәмсетдин улым, чәй әзерлә әле, – диде.

Барысы бергә өстәл янына түгәрәкләнеп утырып чәй эчтеләр.

– Сез миңа рәнҗемәгез, егетләр. Сөенечкә сөенергә кирәк, анысы дөрес. – Ардуанов кайнар чәйдән тирләп киткән такыр башын тастымал белән озаклап сөртте. Аннары гына сүзен дәвам иттерде: – Безгә җир казучы гына булып калырга ярамый, балакайлар…

– Нигә, әллә начар эшлибезме?

– Сүзем юк, начар эшләмибез. Шулай да җир казучы булып кына калу мәртәбә түгел. Башлыклар әйтә, иптәш Ардуанов, ди, бригадаң маладис, карусыз эшли, прогул ясамый, сугышмый, ди. – Бригадир Шамук ягына карап күз кысты, тегесе әллә кайчан булган гөнаһысы өчен кызарып башын иде. – Вәйт шулай булгачыннан нишләргә кирәк? Алдагысы көнне уйлап эшләргә кирәк, и янә дә килеп, һөнәр алырга кирәк.

– Нинди һөнәр?

– Башлыклар әйтә, бетончы һөнәренә өйрәнергә кирәк, ди.

– Нәрсә, без гомер буе монда каласымыни?

– Сабыр ит, улым, олылар сүзен бүлдермә. Калу-калмау синең үз ихтыярыңда, берәү дә сине көчләми, ә менә өстәмә бер һөнәр алу эчне тишмәс. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, ди бит халык.

Егетләр карашып алдылар: нишлибез, янәсе. Алар бригадирларыннан сер яшермиләр иде.

– И Мирсәет абзый, монда калып та ни бар? Ялгыз каз кебек моңаеп кына йөрисең… – диде Шамук.

– Әйтеп бетер, Шәмсетдин, – диде Мирсәет абзый, аның нәрсә әйтергә теләвен сизенеп.

– Гомер узып бара бит, абзый… Авылда… йөргән кызым көтә мине… Камиләм көтә…– Беткән баш беткән дип, кызу-кызу сөйләп китте. – Мин бит туйлык акча эшлим дип кенә килдем. Ә ул мине көтә… Дүрт күз белән көтә!

– Шулай укмыни? – Ардуанов, башын кырын салып, Шамукның йөзенә карап торды: егетнең пешеп җиткән чагы, эче тулы ут чагы. Кара ничек көйри күзләр, кашлар ничек тетрәнә. – Бик хуп, бик мәслихәт. Ә без Камилә сеңлебезне монда чакыртсак?

– Килмәс лә ул… – диде Шамук, икеләнеп.

– Менәтерәк! Нишләп килмәсен ди. Мин кыз булсаммы? Синең ише арыслан егет артыннан җир читенә китәргә риза булыр идем… Менә нәрсә, балакайлар… Башлыклар әйтә, буйдак булып йөрүегез җитәр, ди. Хатыннарыгыз булса, хатыннарыгызны, кызларыгыз булса, кызларыгызны чакырыгыз, ди. Йортлар җиткезәбез, һөнәр өйрәтәбез, ди.

– Булыр микән, абзый?

– Теләк булсамы? Һи, җүләр, теләк булса, булмаган бер генә нәрсәкәй дә юк. Менә тиздән Нәбиулланы башлы-күзле итәбез.

– Кемгә?! – диде Нәфүш, онытылып.

Мирсәет абзый кеткелдәп кенә көлеп куйды.

– Зөлхәбирә мөгаллимәгә.

– Әй, мине яратмый бит соң ул.

– Нишләп яратмасын. «Мәскәүгә барып, курсларда гына укып кайтыйм, Нәфүш-Сайрар Кошка ябышып чыгам», – ди.

– И көлмә инде, Мирсәет абзыкаем. Мине мыскыллаудан бүтәнне белми бит суң ул: юнылмаган утын бүкәне, ди. Телең булмаса, әллә кайчан карга күтәреп китәр иде, ди. Дөньяда булган барлык көлке сүз белән мыскыллый.

– Димәк, ярата. Яратмаган кешеңә андый сүз әйтеп булмый, – диде Мирсәет абзый. – Башлыклар әйтә, Нәбиулла Фәхриев бетон һөнәренә өйрәнсә, ди, киләсе язга мөгаллимә Зөлхәбирә белән кызыл туйларын үткәрәбез, ди.

Нәфүш-Сайрар Кош сүзнең җимен чамалап алып көлеп куйды:

– И дә хәйләкәр әдәм син, Мирсәет абзыкаем, башлыклар дигән була. Боларның барысын син үзең уйлап чыгардың бит.

Ардуанов урындык аркасына кайшалып, рәхәтләнеп бер көлде. Күзеннән яшьләр атылып чыкты.

– Сездән бер генә нәрсәне дә яшереп булмый шул. И балакайлар, балакайлар… Ярый, кузгалышыйк, кадер төне түгел. Иртүк эшкә. – Җитдиләнеп әйтте: – Бетончы һөнәре мин уйлап чыгарган нәрсәкәй түгел. Нурисламов, кадрлар бүлеге башлыгы, әйтте, киләм әле барагыгызга, рәхәтләнеп бер сөйләшәм әле, диде. Ярата ул безне.

– Ә нишләп килми соң?!

– Безне чакырып китерде дә хәлне дә белгәне юк! – дип ду килде егетләр.

Мирсәет абзый сүзен тыныч кына дәвам иттерде:

– Хатыннарны китертү дә мин уйлап тапкан нәрсә түгел. Крутанов иптәш, Никифор Степановичны әйтәм, мине үзенә чакырды. Акча эшлим дә качам дип йөрергә түгел, стройканың патриоты булырга вакыт. Сез ударниклар, Ардуанов. Унбиш мең кешенең күзе сезгә төбәлгән, ди. Мин инде Мәүгыйзә апагызга хат яздым, Мирзанур белән Кәшифәне алып, бер көн кичекми килеп җит, дидем.

Ул әле хат язмаган иде. Егетләр саубуллашып чыгып киткәч, сүзе ялган булмасын өчен, хат язарга утырды.

Озак язды хатны.

Сүзен таба алмый аптырады. Күңелдә җыелганны Мәүгыйзәсенә җылы итеп әйтәсе килде. Ләкин Мирсәет абзыйның кулы җанындагы җылыны язып өлгерерлек җитез түгел иде. Шуңа күрә күңелдәгесе күңелдә калды, хатка гадәттәге, өйрәнелгән сүзләр язылды.

«Хат башы – яз каршы. Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү булып торгучы хәләл җефетем Мәүгыйзәгә безки Биризнәктә җир казучы ирең Мирсәеттән күптин-күп сәламнәр. Дәхи дә килеп баш балам Мирзанур белән төпчегем Кәшифәгә сагынычлы сәламнәр күндерәм. Туган-тумачага, күрше-күләнгә, мине сораганнарга үзең белеп сәлам әйтерсең. Сәлам шуның белән тәмам, бераз сүзләргә күчәм. Бу хатны язуымның сәбәбе шулдыр, син инде, Мәүгыйзә, бозауны сат, кырыкмышны берәрсенә асрамага биреп калдыр. Ник дип әйтсәң, мин быел кышка кайта алмам инде. Монда эшләр бик зурайды. Балаларны ал да төянеп үзең кил. Күршеләргә дә әйт, киләселәре килсә килсеннәр, ким-хур булабыз дип курыкмасыннар, эш хакы әйбәт төшә, рабучий кешенең пачуты артты, эштән курыкмаган кешегә эш муеннан. Бу хатны яздым фибралның унтугызынчы числасында. Хат көтеп калучы ирең Мирсәет дип белерсең».

13

Бетон эшенә өйрәнү дүрт ай вакытны алды. Айлап түгел, көнләп, сәгатьләп күтәрелгән гигант төзелеш өчен бу аз вакыт түгел иде; аның каравы яңа һөнәр Ардуанов бригадасын төзелешнең урта бер җиренә китереп куйды һәм унбиш меңлек төзүчеләр армиясе белән турыдан-туры бәйләнешкә кертте.

Элек, җир казучы булган чагында, алар әле беркем дә аяк басмаган яңа җиргә киләләр, җән-фәрманга тырышып канау казыйлар, котлован казыйлар, туннель тишәләр, балчыгын тачка белән, носилка белән йөгерә-чаптыра читкә чыгарып аударалар да, төзелешнең иң кызыклы эше – каркаслар кую, монтажлау, цементлау башлангач китәләр дә баралар иде.

Чынлыкта алар башка бригадалардан аерылган хәлдә, үз уйлары белән япа-ялгыз яшиләр, төзелешнең бердәм механизмы аларны чыбыркылап тормый, үз казанында кайнатмый, һаман да читтәрәк йөртә иде.

Бетончы булу аларны слесарь-монтажниклар, балта осталары, электриклар белән бергә китереп тоташтырды, рус, украин, белорус егетләреннән җыелган бригадалар белән аралаштырды, бригаданың аңы үсү, җитлегү, нәрсәнең нәрсәгә яраганын яки ярамаганын аңлауны тизләтте.

Бетончы булуның әйтеп бетергесез күп яңа мәшәкатьләре килеп чыкты. Бетончы һөнәре иң әүвәл бригадирдан тәүлегенә күпме измә ясауны гына түгел, ничек итеп ясауны, сызымнар белән эш итә белүне, Мирсәет абзый үз гомерендә дә ишетмәгән «опалубка», «заливка», «трамбовка», «конфигурация» дигән төшенчәләрне аңлауны таләп итте. Ягъни гомуми белемнән тыш техник яктан да грамоталы булу кирәк иде. Ардуанов хәзер үз егетләре белән бергә Зөлхәбирә Кадермәтовада укымый, прораб Борис Зуевта укый. Бер ел эчендә тоташ грамоталы булырга дип йөкләмә алган Кызыл байраклы беренче баракта, кичләрен бригада җыелгач, баракның аргы башына ике кат фанер белән бүлеп ясалган Ардуанов фатирында да дәрес башлана. Борис Зуев – аксыл чырайлы, зәңгәр күзле Алабуга егете – килгән саен ишек шакып, тартынып кына керә, озын буйлы, мәзәк сүзле, татарларда сирәк очрый торган җете зәңгәр күзле Мәүгыйзә түтигә (күчеп килүләренә әле ике атна да юк) бүрек салып баш кага, үсмер егет Мирзанур белән тиң күреп, кул биреп күрешә, һәм алар Мирсәет абзый белән шундук эшкә керешәләр. Өстәл янына утырулары була, ишектән шаулап-кычкырып Катя-Кәшифә – ун яшьлек кыз бала кайтып керә. Ул урысча яңа сүз откан, шуны әтисе, кунак абыйсы белән уртаклашырга тели, ләкин тегеләр моның сүзен юньле-рәтле тыңламыйлар, тизрәк әнисе ягына чыгарып җибәрү ягын карыйлар.

Әтисе укыган чакта Мирзанур да колак салып утыра – аңа әйбер әйтмиләр, тавышланмаска, сорау биреп алҗытмаска гына кушалар.

Өстәлдә карта-сызым җәелеп ята. Борис аяк өсте баскан көйгә, иелә төшеп, карта буйлап бармагын йөртә-йөртә, җайлап кына сөйли: өлгеләрне кая куярга, фундаментны ничә ячейкага бүләргә, эшләгән эшнең күләмен ничек исәпләп чыгарырга икәнен аңлата. Турыпочмаклы мәйданны тиз аңлый Ардуанов, аның үтә тере коңгырт күзләре, Борис әйткәнгә күнеп, елмайгандай итеп торалар. Ә менә гөмбәзле бинаны, өчпочмаклы кыекның күләмен ничек итеп дөрес исәпләргә? Андый чакта Ардуанов моңаеп кала: күперенке дәү мыегы салынып төшә, күзләре уйчанлана. Ипле егет Борис иренми, каударланмый, өр-яңадан аңлатырга тотына. Эшләнә торган эшнең һәр звеносын аерым-аерым, берәм-берәм алып төшендерә; бу юлы да аңлата алмаса, һич нервыланмастан, өченче кат тотына; сабыр җанлы, һич кенә дә түземен җуймас бу рус егетенең аңлатуы барак ягында уен-көлке, гармун-җыр тавышлары ишетелә башлаганчы дәвам итә.

Уен-көлке башландымы, Борис аңлату сәләтен җуя. Аның ачуын кузгаткан нәрсә – гармун тавышы. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Өч ел буе яратып, өйләнәм дип йөргән кызы, аны ташлап, поп малаена кияүгә чыккан, туйда исерекләр төне буе гармун үкерткәннәр. Шуннан бирле Борис гармун уйнаганны күралмый…

…Зур бер шүредән сүтелгән җеп төсле ашыгып-ашыгып көннәр үтә; Кама ярында, Чуртан посёлогында, Березникида берсеннән-берсе зуррак корылмалар үсеп чыга; төзелеш, колачы арта барган саен, синнән күбрәк нәрсә таләп итә: син төзелеш белән бергә үсәргә, бергә чыныгырга тиеш, юкса ул сине, кирәксез бер чүп итеп, читкә ыргытып ташлаячак.

Әле күптән түгел, моннан бер ел элек кенә, синең егетләрең торф сазлыгын актарып салган дамба юлдан көне-төне, көне-төне олаулар агыла – химкомбинат төзелешенә җиһаз ташыйлар; дамбаның ике ягында дүртәр-бишәр катлы өч йорт үсеп чыкты – берсендә мәктәп, берсендә балалар бакчасы, берсендә клуб ачып җибәрделәр; алар тирәсенә конторкалар, времянкалар, такта бараклар килеп сыенды; урамга, булачак химия шәһәренең беренче урамына, «Пятилетка» дип исем куштылар. Халык телендә һаман бер сүз: пятилетка, бишьеллык!

Язын, әйләнә-тирә кардан арчылып җир кипшергәч, төзелешкә ике машина кайтты. Искергән, буяулары уңган «Пирс» машиналарын шау-гөр килеп каршы алдылар.

Машиналар бишәр тонналы, тоташ резин тәгәрмәчле. Пермь шофёрлары китерде аларны. Китерделәр дә китеп тә бардылар.

Инде менә унбиш мең эшче арасыннан машина йөртә белүче эзлиләр. Һай, заманалар диген! Крутанов бу эшкә үзе тотынды: биш якка биш ярдәмчесен чыгарып җибәрде, комсомолны эшкә кушты. Кадрлар бүлегендә Нурисламов, унбиш мең эшченең анкетасын актарып, каустика цехы төзелешендә эшләүче Буранов фамилияле берәүне тапты. Аны төзелеш башлыгы кабинетына китерделәр.

– Утырыгыз, Роман Яковлевич, – диде Крутанов, слесарьга өмет белән карап. – Сез безгә бик тә кирәк кеше. Кадрлар бүлегендә сезнең Ленинградта автомәктәп бетергәнегезне белделәр. Дөресме шул хәл?

– Дөрес… – диде Буранов, теләр-теләмәс кенә.

– Димәк, сез машина ремонтлый аласыз.

– Алам…

– Мин сездә энтузиазм күрмим, иптәш Буранов.

Слесарь ирен чите белән генә елмайды.

– Мин бит, иптәш начальник, аларны япа-ялгызым ремонтлый алмыйм. Кимендә ике ярдәмче кирәк.

– Шул да булдымы сүз? Хет унны алыгыз, хет егермене!

– Миңа бит автоэшне белүче кирәк.

– Анысы булмый, Роман Яковлевич. Үзегезгә, әйе, әйе, үзегезгә әзерләргә кала.

– Булмастыр.

– Ничек булмас? Ничек инде ул булмас?! – Крутанов кинәт кызып китте. – Без дөньяда тиңе булмаган революция ясадык – булды. Ач-ялангач илдә химия гиганты салырга тотындык – була. Америка буржуйларыннан калган йолкыш бер утильне төзәтергә кеше булмасын, имеш. Куегыз, әдәм көлдермәгез! Мин сезгә, Роман Яковлевич, адрес бирәм. Балта остасы Громовка, слесарь Вотиновка, бетончы Ардуановка барыгыз, удар бригадаларга, һәркайсыннан берәр кеше бүлеп бирсеннәр. Һәм мин ышанам, сез алардан бер атна эчендә менә дигән машина йөртүче әзерләрсез. – Утырып кызу-кызу, эре-эре хәрефләр белән селтәнеп торып кәгазь язды, кул куйды, Бурановның кулына тоттырды да кире кага алмаслык итеп әйтте:

– Барыгыз, бүген үк эшкә тотыныгыз. Иртәгә иртүк, сәгать сигездә, миңа шакымый-нитми кереп хәбәр итәрсез. Уңыш телим!

Ардуанов бригадасыннан автомобиль эшенә Нәбиулла Фәхриевне бирделәр. Сайрар Кош үзе теләп, ашкынып, йөрәксенеп тотынды, һәм бу аның Зөлхәбирә белән булган күңел җепләре ныгуга да бик зур сәбәп булды. Көннең көн буе, кайчагында уникешәр сәгать рәттән ватык машина янында кайнашканнан соң (аның түземлелегенә хәтта Бурановның да исе-акылы китте!), җен кебек каралып, машина маена батып кайтып керә дә, бил тиңентен чишенеп ташлап, шапыр-шопыр юына; «бар булган урысчасын биреп алган» кәчтүмен киеп, Буранов биргән урысча китапны куенына кыстырып, Зөлхәбирә янына, кызлар барагына ашыга. Бергәләп өстәл янына утыралар. Зөлхәбирә Нәфүш аңламаган русча сүзләрне татарчалатып әйтә, Нәфүш аңа машинаның йөрү системасын, кайда нинди механизмнары барлыгын сөйли, һәвәсләнеп, кабынып сөйли. Зөлхәбирә аңа зур кара күзләрен тутырып карап тора, Нәфүш кызарынып күзләрен читкә алгач кына, егетне оялтуын аңлап, китап өстенә иелә; вакыт-вакыт, китап өстенә иелгән чакта, Зөлхәбирәнең чәч бөдрәләре, Нәфүшнең муенына кагылып, рәхәт кытыклый, егет зыңлап торган тәненә кайнар ут йөгерүен тоя, башына шаулап кан йөгерә, битләре уттай кызыша, һәм Зөлхәбирәнең яңгыравыклы тигез тавышы үз янында түгел, кайдадыр еракта, тайга урманнары эчендә ишетелә башлый…

Ун көн тула дигәндә, беренче машинаны «гараждан» чыгардылар. Гараж димәсәң хәтере калыр – струкламаган тактадан җил-яңгыр тимәсенгә каккалап куйган лапас кисәге.

Чыгардылар машинаны, шофёр янына ике помощник – Фәхриев белән Карташев чүмәште. Буранов үзе кәкре тимере белән моторны кабызды, тәбәлдерегенә басты, киттеләр, мин сиңайтим, әче төтен бөркеп. Менә шунда Зөлхәбирә күрсә икән… И теләп тә карады соң Сайрар Кош Зөлхәбирәнең янында булуын.

Помощниклар машинаның йөрүенә ышандылар. Буранов ярдәмчеләрен машина йөртергә өйрәтә башлады, көне буе такта лапас «гараж» янында йөрделәр: алга алып киттеләр, чигенделәр, борып, әйләндереп карадылар.

Беренче рейска чыгар көнне көтә башладылар. Кемгә эләгер, кем бәхете? Буранов төптән уйлап, һәммә нәрсәне бизмәнгә салып үлчи торган кеше булып чыкты. Иң беренче кем өйрәнеп җитте – Фәхриев. Көн саен кимендә ике сәгать артык кем эшләде – Фәхриев. Нәфүшнең күңеле очар коштай талпына. Тәбәлдерегенә басты, ачкычын борды – ләм-мим бер сүз дәшми, Роман Яковлевич кәкре тимер белән моторны кабызды. Китте, мин сиңайтим, кузгалып!

Усолье станцасыннан бер йөк кирпеч төяп, механика цехы төзелешенә китерделәр. Нәфүшнең йөрәге читлектән чыгарга теләгән коштай ярсып тибә. Монда бит – Ардуановлар. Мирсәет абзый бригадасы котлованны бетонлый. Бригада бөтенләе белән – бер йөздән артык кеше – Фәхриев янына атылып чыкты. Егетне күтәреп алдылар да һавага чөеп җибәрделәр: кепкалары очты, кесәдән вак акчалары, ачкычлары чәчелде – чөяләр, төшермиләр.

– Ай да маладчина! Менә ичмасам Нәфүш! – дип, Мирсәет абзый, мактауга шактый ук саран кеше, аны күккә күтәрде. – Беренче рейска кирпеч китердең, икенчесенә цемент китер инде, яме, балакай, ату исә бригада бер сәгатьтән эшсез калачак. Тфү, тфү, әстәгафирулла, әйттем исә кайттым, эшсез утыру ударный бригадага килешмәс.

Каяндыр Борис Зуев килеп чыкты:

– Шаулама, Мирсәет Ардуанович, эшләр тәгәри, болай булгач – техника килде. Күрәсеңме, бер килүдә унбиш ат олавын алып килгән бит…

Төзелеш участогына машина юлы юк иде, калын сайгаклардан юл җәйделәр; кирпечтер, цементтыр, комдыр бушату өчен, шундый ук сайгаклардан ындыр табагы чаклы мәйдан әзерләделәр; Нәфүш-Сайрар Кош, машинасын үкертеп, төзелешкә материал ташый башлады.

Ул үзенең шундый зур, катлаулы эшне белүенә горурлана, түбәсе күккә тиеп йөри, тик аның рульдә утыруын Зөлхәбирәнең генә күрмәве бу горур сөенечне киметә төшә. Кадермәтова комсомол путёвкасы белән Мәскәүгә алты айлык курсларга китеп барган иде.

Тагын ике атнадан Иван Карташев машинасы «гараждан» чыкты. Төзелеш җитәкчеләре Роман Яковлевич Бурановны, автомашина белгече буларак, укытучы итеп билгеләделәр дә, озакламый яңа машиналар кайтачагын әйтеп, унике кешедән шофёрлар курсы ачып җибәрделәр.

Төзелешкә машина килү шофёрлар әзерләүдән тыш та күп кенә өстәмә мәшәкать тудырды – кирпечне, цементны, чуерташны пароходлар яки «товарняклар» китерә, машинага исәп тотып салынган юллар юк, сазламык та ком; юл төзелешенә аерым бригада төзеп, чокыр-чакырлы йомшак урыннарга шлак салдылар, бүрәнә түшәделәр, тоз әчесе сеңгән таштай каты балчык тутырдылар. Кайвакыт бөтенләй көтелмәгән җирдән юл җимерелә яки Зырянка елгасы аша салынган агач күпер сайгагы-сайгагы белән сынып китә иде; андый чакта бригада килгәнне көтеп торып булмый, Фәхриев белән Карташев, аларга йөкче итеп бирелгән сигез кеше юлын да рәтләп, күперен дә төзәтеп куялар…

Менә машиналар, үкереп, ачы төтен бөркеп, Иске Чуртан, Веретья авылларыннан уза: тәрәзәләр ачыла, машина тавышына сала мужиклары төркем-төркем булып урам чатларына җыела; алар, башларыннан картузларын салып, шофёрларны сәламләп калалар, су алырга туктаган чакларда машинаны сырып алып, бу әкәмәтнең атсыз ничек йөрүен сорашалар.

Нәфүш-Сайрар Кош, кулларын буташтырып, бар белгән урысчасын хутка җибәрә: янәсе, менә моннан су саласың, менә моннан керәчин саласың, керәчин белән су буталып сугыша башлый да ут чыга, уттан төтен чыгып, ул киңәя, кәкре тимер белән төтенен болгатып, машинаны җилкә белән этеп тә җибәрсәң, чаптырып китә дә бара.

Мужиклар баш чайкый, сакал баскан битләренә елмаю чыга:

– Шустрый татарин, шустрый! – диләр.

Эш үз җаенда бара, Нәфүш белән Иван яңа һөнәрләренә бик һәйбәт өйрәнеп җиткәннәр иде инде. Сентябрь башларында иртән эшкә килгәч, Фәхриев машинасының кузов такталары ватылганын, алгы тәгәрмәченең берсе – резин көпчәк – балта белән урталай чабып чыгарылганын күрде.

Шундук башлыкларга хәбәр иттеләр. Веретьядан милиция килде, тикшерделәр, яздылар, андый хәл булганны берәүгә дә әйтмәскә куштылар. Җинаятьчене табарга кирәк иде.

Безне капчыкта яшереп тотып буламыни! Төзелештә бит хәзер бер генә машина калды, өстәвенә яңа кузов ясарга килгән балта осталары йөк машинасының юри, дошман кулы белән ваттырылган булуын, тагын да арттырып, үзләреннән дә өстәп, халыкка җиткерделәр. Китте вәсвәсә, китте имеш-мимеш.

Ярты ел чамасы туктап, тынып торган башбаштаклык, кыйнаш-тукмашу өянәге элеккесеннән дә битәррәк булып тагын кабынды. Громов бригадасыннан, Вотиновтан берничә егетне караңгыда кыйнап, имгәтеп ташладылар.

Имеш, юкка төзиләр комбинатны, ул барыбер озак тормаячак, җир астыннан өч йөз ел буена күпме тоз чыгарылган, һәммәкәй җир куыш, төзеп кенә бетерсеннәр менә, заводлары, электр станцалары – барысы бергә җир астына убылачак.

Гайбәтнең аягы озын, имеш-мимеш көннән-көн күперде, искесенә яңалары өстәлде. Юк, имеш, комбинат төзеп бетергәнне дә көтмәс, җир астында тозы алынган шахта куышлары гына түгел, нефть тә бар икән. Чусовойда бәреп чыккан нефть, шахта куышларына тула-тула, җирне ашап, Березнәккә таба килә, ди.

Шөбһәне эшче халык түгел, меңләгән кеше арасында яшеренеп йөргән акгвардиячеләр, авылларда йорт-җире тартып алынудан куркып качып киткән кулаклар тарата – моны төзелеш җитәкчеләре яхшы аңлыйлар, дошманнарны ГПУ белән милиция өзлексез тикшерә, эзләп тора иде.

Төзелеш начальнигы Крутанов, партком секретаре Хангильдян, постройком председателе Мицкалевич өчесе бергә утырып киңәш-табыш иттеләр дә бригадирларны, прорабларны, ликбезда эшләүче укытучыларны ашыгыч киңәшмәгә җыйдылар.

Хангильдян сөйләде.

Карчыга борынлы, зур күзле, кайнар табигатьле бу кеше, тыңлаучылар өстенә утлы кисәү ыргыткандай, кулы белән һаваны ярып җибәрде:

– Дошман баш күтәрә. Ни өчен? Чөнки авылда аның койрыгына басалар. Дошман кырларга азот килүне теләми. Ул аның өчен файдалы түгел. Сак булыйк, иптәшләр. Мирсәет Ардуанович, синең бригадада ничә комсомолец? Нишләп әкрен кыймылдыйбыз? Алдынгы яшьләрне комсомолга тартырга вакыт. Вотинов, Громов, сездә нихәл? Үзегез коммунист булу гына җитми, бүтәннәргә йогынты ясарга вакыт. Машина ватучыларны да, сугыш оештыручыларны да табарбыз, Свердловскидан милиция чакырттык. Ләкин берсен тапсак, икенчесе калыр. Сизгерлекне, уяулыкны барлык фронт буйлап көчәйтергә кирәк. Сүзне күп сөйләү вакыт уздырудан бүтәнгә китермәс, Никифор Степанович! (Крутановка борылды.) Бригада саен ударный йодрык оештырырга, тәртип саклауны, сизгерлекне аларга йөкләргә кирәк булыр. (Крутанов риза икәнен белдереп баш какты.) Игорь Николаевич! (Мицкалевичка таба борылды.) Бараклардагы тәртипкә сез җаваплы. Ликбезны тикшереп бару да сезнең өстә. Социалистик ярыш оештыруны, ударниклык хәрәкәтен мин үз өстемә алам.

Беркетмә язуны постройком секретаре Сагайкинга йөкләгәннәр иде. Хангильдянның сөйләгәннәрен ул берсен дә калдырмый яза барды. Баш күтәрми язды. Язды һәм барысын үз уе аркылы үткәрде.

«Ударный йодрык. Бараклар өчен җаваплылык. Ярыш оештыру. Оештырыгыз, оештыр. Ә без конкретрак эшләрбез. Икенче машинаны сафтан чыгарырга вакыт. Моны таза хәлле мужик эшли ала. Төзелешкә ул ике ат алып килгән. Машина аңа файдалы түгел. Аңа, үз аты белән таш ташып, кесәсен калынайту файдалы. Коткы таратырга, машинаны аңардан ваттырырга кирәк».

Хангильдян сүзеннән соң ул бригадирлар сүзен яза башлады. Ардуанов сөйләгәндә, кулының калтырый башлавын тойды: «О, татарва, син миңа теге заманда эләксәң, гауптвахтадан, камчыдан башыңны чыгармас идем мин синең…»

Каләме икенче нәрсә язды.

«Бетончы-арматурчылар бригадиры Ардуанов. Ярыш турында сөйләде. Вотинов, Сираев бригадаларын ярышка чакыра».

Вотинов белән Громовка килеп җиткәч, ишек артында, коридорда шаулашкан тавышлар ишетелде, ул да түгел, соры шинельле милиционер ишекне ачып җибәрде дә кулын чигәсенә күтәреп честь бирде:

– Иптәш Крутанов, рөхсәт итегез…

– Нәрсә бар? – диде Никифор Степанович, киңәшмә бүленгәнгә кәефе китеп.

– Контра тоттык. Рөхсәт итегез алып керергә.

– Керегез.

Ишектән җирән сакаллы, чикмәнле берәүне төртеп керттеләр. Аңа ияреп, Карташев, Фәхриев керде. Фәхриевнең кулында балта, Карташевта лом иде.

Милиционер ишек төбендә калды. Җирән сакалны өстәл буена ук китерделәр.

– Машина ватарга килгән, – диде Карташев. – Без менә икәү…

– Кулын чишегез, – диде Крутанов.

Чиштеләр.

– Сөйләгез.

– Балта тотып килгән, корткыч! Теге машинаны да, мөгаен, ул ваткандыр. Тоткач ваз кичә, ялганлый, утын әзерләргә чыктым, ди.

– Дөресме? – диде Крутанов, тавышын күтәрми генә.

Җирән сакал, тотлыга биреп:

– Иптәш начальник, зерә рәнҗетәләр. Истинный крест менә… – мужик ашыгып кына чукынып алды. – Төн суык, учак якмакчы идем. Арба астында йоклыйбыз бит…

– Кайсы участоктан? Фамилиягез?

– Бишенчедән. Мясоедов.

– Ничек сез, Мясоедов, бишенче участоктан гараж янына тикле килеп җиттегез? Олаучыларның бит төн куну урыны Кама буенда.

– Арбаның тәртәсе сынды, гражданин начальник. Механическийга кирпеч китердем. Тәртә сынды и шабаш. Балта күтәреп, тәртәлек эзләргә чыктым.

Җирән сакал, гаебе юкка рәнҗетелгән эт кебек, Крутановка тилмереп карады. Никифор Степанович икеләнә калды.

Сагайкин эшләрнең юньлелеккә илтмәячәген аңлап алды. Сорау алу озаккарак тартылса, Мясоедовның кирәкмәгәнне әйтеп, эшне бозып ташлавы бар иде. Олаучылар арасында коткы таратучы – Шалага группасы бит. Әгәр бу шуны әйтеп ычкындырса? Юк, моңа юл куярга ярамый.

Сагайкин мәче җитезлеге белән Мясоедов янына сикереп төште, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Җинаятеңне яшереп калмакчы буласыңмы? Ә?! Машиналарны ремонтлау файдасыз, моңарчы торганнар, моннан соң да торырлар дип коткы салып йөрисеңме? Олаучыларны кем котыртты? Имеш, бездә Мәскәү түгел, шоссе юк, машина йөри алмый. Синең фәрештә булып кылануыңа ышанырлар дип беләсеңме, сволочь?!

Өстәл янындагылар аңнарына килеп өлгергәнче, Сагайкин мужикны якасыннан эләктереп алды да уңлы-суллы яңаклый башлады.

– Контра! Кулак калдыгы! Җитмәсә әле аклана, боргалана! Күрсәтербез без сиңа социализмга аяк чалуны!

Сагайкинны көч-хәл белән аерып алдылар. Аның күзләре тонган, йөзе ярсудан көл кебек агарган иде.

14

Кама буенда химкомбинат корпуслары белән бер үк вакытта су кудыргыч станца бинасы да җитешеп килә иде. Башка төзелешләрдә әле эшлисе эш күп булгангамы, газета хәбәрчеләре иң элек әнә шул станцага ташландылар.

Станцаны Николай Вотинов слесарьлары монтажлый иде. Төзелеш җитәкчеләре аңа ышаналар. Нәсел-нәсәптән үк килгән эшче улы ул. Аның әтисе Строгановларның тоз заводларында кырык җиде ел бил бөккән, ләкин семьясына бер тиен дә акча калдыра алмый үлеп киткән. Гаиләдәге кытлык аркасында, Николайны унике яшеннән заводка өйрәнчек слесарь итеп биргәннәр. Аз сүзле, кулына тоткан тимер чүкечтәй нык холыклы Вотинов үзе җитәкләгән егерме алты кешелек слесарьлар бригадасы белән тәүлегенә унар сәгать цехтан чыкмый эшли ала, торакның яхшысын, киемнең затлысын бирегез дип дәгъваламый, ул кесәсендә билет йөрткәнгә түгел, күңелендә Совет властена нык ышаныч йөрткәнгә коммунист иде.

Вотинов бригадасының эшен карап киткәннән соң, газета хәбәрчеләре «Социализм юлы» нда мәкалә язып чыктылар.

«Кама химия гиганты көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелә. Коммунист Николай Вотинов слесарьлары су кудыру станцасын монтажладылар. Станцаның никадәр зур һәм никадәр мөһим икәнен түбәндәге саннардан да күреп була: станца Мәскәүнең барлык водопроводыннан ике мәртәбә көчлерәк. Станцага унтугыз насос куелды. Алар тәүлегенә 83 миллион чиләк су кудырырга тиешләр. Әгәр шушы станца булмаса, Березники химкомбинаты үз карамагында көне-төне су ташучы 225 мең ат тотарга тиеш булыр иде».

Март урталарында, җәяүле буран себергән кап-караңгы бер төнне, шартлау тавышы тирә-якны тетрәтте. Теткәләнгән бетон кисәкләре белән бергә, гигант фонтан булып, һавага су баганасы күтәрелде.

Тревога унбиш мең кешелек коллективны аякка бастырды. Җитәкчеләр, тау надзоры инспекторлары сәгате-минуты белән авария булган урынга килеп җиттеләр. Күрделәр: Кама басымыннан станцаны саклау өчен махсус корылган броня – бетон стена җимерелеп төшкән, тиз арада аварияне бетермәсәң, су, станца залларына үтеп кереп, чит илләрдән алтынга сатып алынган ун миллион сумлык насос һәм башка җиһазларны эштән чыгарачак иде.

Хәлне туры чыбык буенча Мәскәүгә хәбәр иттеләр дә иң алдынгы бригадаларны авария урынына китерделәр.

Тайгадан буран көчәеп килә, әйләнә-тирәдә сирәк кенә фонарьлар булып, алар кара урман эчендәге бүре утлары сыман күренәләр иде.

Вак таш белән цемент ташу эшенә ике йөздән артык олау һәм Карташев белән Фәхриев машинасын куйдылар. Кама буенда учаклар кабынды, автогенның зәңгәр тасмасы, төн карасын аралап, олаучыларга юл яктыртып торды.

Ләкин эшнең авыр башы Ардуанов бетончылары белән Вотинов слесарьлары җилкәсенә төште. Вотинов бригадасы су эчендә калган насосларны коткарырга, аннары, тездән салкын суда торып, аларны монтажларга, Ардуанов бригадасы бетон перемычканың җимерелгән урынын ялгарга тиеш иде.

Төзелеш җитәкчеләре Ардуанов белән Вотинов егетләренең искиткеч чыдамлыгын белсәләр дә, март аеның бозлы суына эшчеләрне кертергә шикләнәләр, моның азагы һәлакәт белән бетсә, алар җаннарына вөҗдан газабы алып кына калмаячаклар, Березники химкомбинатының язмышын да кыл өстенә куячаклар иде.

Ике бригадир да, эшчеләр белән сөйләшкәч, салкын суга керергә ризалыкларын белдерделәр. Ләкин эшнең һәр ягын уйлап, акыллы итеп оештырырга кирәк иде. Ардуанов бригадасы нәкъ менә шунда үзләрен төзелешкә килергә димләгән Нариман Нурисламов белән тагын бер мәртәбә очрашты. Башына басып кигән җылы бүректән, таза күн итектән, олаучылар киеп йөри торган брезент кожаннан килде Нурисламов, Ардуанов егетләре белән – йөздән артык кеше белән – кул биреп күрешеп чыкты. Үзе чакырып китергән бригаданың язмышы өчен җаваплылык тойгысы аны төгәл хәрәкәтле, аз сүзле итә иде. Нурисламов, Ардуанов белән киңәшеп, бетончыларны өч отрядка бүлде. Сугыш командиры әмер биргән кебек, отрядларга задание биреп чыкты. Ике отряд әзер бетонны ташый; бер отряд, җилкәләреннән куллары белән тотышып, үлем эшафотына баскан коммунистлар кебек, корыч стена булып баса; салкын суга төшерелгән бетончыга көч-куәт биреп, аның рухи ныклыгын саклап тора; биш минуттан аны тартып алып, кием алыштыру, спирт белән тәнен уу өчен махсус әзерләнгән җылы бүлмәгә озата һәм чираттагы бетончыны суга төшереп җибәрә.

Болай эшләгәндә, җаваплылыкны да, авырлыкны да барысы бергә күтәрәләр, хәрби хезмәттә генә була торган корыч тәртип, бердәмлек-иптәшлек хисе кешеләрне бер максатка туплый.

Нурисламов боларны гражданнар сугышы чорында хәрби корабларны коткару тәҗрибәсеннән чыгып эшләде. Крутанов та, Хангильдян белән Мицкалевич та хәзер аңа, бары тик аның әмеренә буйсындылар.

Март аеның бозлы салкын суына беренче булып Мирсәет Ардуанов барып керде…

15

…Авария вакытында Ксенофонт Иванович Сагайкин да йокы күрмәде. Дөресен әйткәндә, ул төзелешнең башка җитәкчеләренә караганда да күбрәк тырышты: бетон болгатучылар, атлы олаулар һәм машина йөртүчеләр – барысы аның карамагында булды. Ул, Нурисламов әмере буенча, ашханәдән кайнар аш, кайнар чәй китерүне оештырды, урамга учаклар яктырды, чыланмаган яңа кием әзерләттерде, һәм бу хәл салкын су белән көрәшне шактый җиңеләйтте. Төзелешнең олырак җитәкчеләре аның эшеннән канәгать булып калдылар. Үзара фикер алышканда, гаҗәпләнүләрен дә белдерми булдыра алмадылар: катлаулы да соң кеше дигәнең, янәсе! Сагайкин җыелышта нинди буш сүз сөйләде, ә менә авырлык килгәч, кара син аны, тешен кысып эшли. Әйе, теш кысу дигәне дөрес.

Төнлә һавага ут-төтен, су баганалары күтәрелгәнне тәрәзәдән күргәч, шушы минутларны көтеп яткан Ксенофонт Ивановичның җаны канат какты.

«Тайгада социализмның көле күккә оча. Шулай була ул менә – алдан кычкырган күкенең башы ярыла. Начальство паникада калачак, аварияне хәзер җәйсез бетерү мөмкин түгел, кемнең күрәләтә боздай салкын суга керәсе килсен. Менә шунда инде чит ил фирмаларыннан казна акчасына, саф алтынга сатып алынган насослар сафтан чыга. Җәйгә чаклы су эчендә утырсалар, алар чыгарып ташлаудан бүтәнгә ярамый. Ә бит ул – эшче халыкның маңгай тире. Менә шунда башлана инде низаг. Станца берүзе ун миллион тора. Аны кабат салу төзүчеләрнең эш хакын кисү исәбенә генә була ала. Болай да дәгъвачыл сезонникны Совет властена каршы аякландыру түгелмени бу?! Менә шулай, Крутанов, Хангильдян һәм башка иптәшләр, мин сезгә эш эшләп куйдым, сезнең тайгадагы социализмыгыз барлык җөйләреннән сүтелеп китте…»

Социализмның «җөйләре сүтелмәгәнне» күрү Сагайкинның тешләрен шыкырдата. Аның күз алдында тимер юлдан көн саен, ярсып аккан тау елгасы кебек, Березникига һәм Соликамскига йөкләр ташкыны килеп тора. Йөге нинди, гади генә йөкме? Ул такта ящиклар өстенә кара буяу белән язылган бөтен дөнья промышленникларының фирма исемнәрен укый: Бабкон-Вилькокс, Ганномаг, Сименс-Шуккерт, Борзит, Рейн Кабель-Павер Газ… тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации