Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 24


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 24 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Акча күктән яумый

1

Фәндилә юка гәүдәле җитез кыз булып үсте.

Җитезлеге кемнәндер – әтисе Вәлиәхмәт тә, әнисе Бибигайшә дә әллә ни җитезләрдән түгел иде. Алар Казан каласының татарлар күп яши торган Яңа бистәсендә үз йортлары белән салмак вә бәрәкәтле тормыш алып баралар, чиста-пөхтәлекләре, исәп-хисапны төгәл белүләре белән күрше-күкерт арасында аерылып торалар, туры сүзле, нык холыклы бу гаилә Яңа бистәнең күз өстендәге кашы кебек иде.

Ат дилбегәсен кулына чорнап тоткан Вәлиәхмәтне бер генә кем инсан да юлыннан тайпылдыра алмас, уңга-сулга аудара алмас иде. Атны ул дөньядагы барлык җан иясеннән артыграк күрә, авыр сугыш елларында да аның аты көр, чөнки ул аны балаларыннан артыграк тәрбияли, авызыннан өзеп, ипиен каптыра, вакытында башагын болгата, вакытында суын эчертә, чыбыркылап кумый; бистә тирәсендәге тарлавыклардан җәйге тымызык кичләрдә чалгы белән чабып алып кайткан печәнне бахбаена кыш буена ашатып чыга торган иде. Мәшәкатьле, газаплы авыр елларда ат аның җан дусты вә күңел юаткычы булды. Якты дөнья белән саубуллашып, хатыны белән балаларына бәхилләү сүзләрен әйткән чагында да, Вәлиәхмәттән бер генә сүз ишеттеләр:

– Кабер ташыма… ат сурәте ясатыгыз…

Хәер, монысын ашыгыбрак әйттек бугай, ник дигәндә, Вәлиәхмәт дигән нык куллы кем инсан дөньяда шактый озак яшәде, балаларының кеше булганнарын, тырыш-булдыклылыкларын үз күзе белән күрү бәхетенә иреште әле…

Һай гомерләр, гомерләр…

Нинди генә тырыш булмасыннар, акчаның тиененә кадәр санап тотмасыннар, аларга да йортны алып бару бик алай җиңел булмады.

Фәндилә – шомырт кара күзле, шомырт кара озын толымлы үсмер кыз – апасы Әсмадан калган киемнәрне киеп үсте. Гарьләнмәс, дисеңме, кыз бала? Гәүдәсенең сылулыгын да, чыраеның балкып торган чибәр булуын да белә иде Фәндилә, әмма апасыннан калган киемнәр аны кимсетә, күңелен төшерә, үзен горур-бәйсез тотарга ирек бирми иде. Ә бит аның дәрәҗәсен белеп, башны текә тотып кына йөрер чагы иде…

Ихтимал, шуңадыр унынчыны тәмамлап чыгарга сабырлыгы җитмәде аның, сигезенчедән соң ул әнисе эшли торган мех фабрикасына барып урнашты. Тире сайлашты, тире кырды, аннары пальто якалары, бүрекләр текте – ике ел буена әнә шул сасы исле, пычрак комбинатта бил бөкте. Хәер, «мехавай» ны ул беркайчан да яман итеп искә алмастыр. Мех эше аңа үз гомерендә беренче мәртәбә, үзе өчен дип, кибеттән сайлап алган яңа күлмәк киертте, үзе өчен дип, Яңа бистә кибетеннән сатып алган нечкә билле бик матур яңа пальтолы итте.

Менә шунда ул, көзге алдында бөтерелгән чакта, буй-сынының егетләр күзе төшәрдәй чибәр-сылу икәнлеген күрде, алгы көндә булачак бәхетен күз алдына китерде. Ләкин кияү эзләргә дә, егетләр белән танышырга да ашыкмады. Аны кызыктырган, аның төн йокыларын качырган бер нәрсә бар иде дөньяда – ак халат. Үзе белән бергә сигезенчене тәмамлаган Вәсимәдән ул үлеп тә көнләште – аның кебек чытыр ак халат киеп, мануфактура кибетендә сатучы булып эшләргә иде менә. Кая инде ул Фәндиләгә андый кибеткә эләгү? Вәсимәнең бит әтисе – универмаг директоры, әнисе – модалар ательесында күлмәк тегүче. Чәчләрен бөдрәләткән, өстенә куе чия төсендәге көзге пальто киеп алган Вәсимә, биек үкчәле туфлиләре белән урам ташына шык-шык басып, озын буйлы, погонлы әфисәр егет белән култыклашып, алар өе яныннан узып киткәндә, Фәндиләнең күңелләре тула, эченә кайнар утлар йөгерә торган иде. Йа Алла, килерме аңа да шундый ямьле көннәр?!

Ә килде бит, килде ул көн! Әнисе кызын «мехавай» дан җибәрмәскә бик теләгән иде кана:

– Ай-һай, балам, бигрәкләр дә авыр, бигрәкләр дә җаваплы, борчулы эшкә керәсең бит. Суң, исәр баш, үзең уйлап кара, әниең белән бергәләп, терек-терек кенә фабрикка барып, терек-терек кенә фабриктан кайтып, киңәш-табыш итеп кенә яшисе урында… Бигрәкләр дә хәтеремне калдырасың, кызым. Кибеткә керәм дисең син менә. Кибеттәге кызлар азып-тузып йөри дип ишеттем мин. Берсекөнне ахирәтем Бәдигыльҗамал сөйләп торды: андагы кызлар тилергән сыер сөтеннән дә авыз итә икән. Авыз итмәсә, ләчәнствуасына ярамый, ләчәнствуасына тәлинкә тотмаса, аны кәкре каенга терәтеп куярга да күп сорамыйлар, имеш… Беләм, бик үзсүзле бала син, түлке мин синең колагыңа киртләп әйтәм, берүк үзеңне сакла, кеше арасында нәселебезгә күңелсезлек китерә күрмә. Инәлепләр сорыйм синнән, балакаем, картаймыш көнебездә әтиең белән мине адәм мәсхәрәсенә калдыра күрмә, яме…

Вәлиәхмәтләр йортында ата-ана белән балалар арасында төчелек, өге-җөгелек беркайчан да булмады. Кырыс тәртиптә үсте балалар. Бу юлы Бибигайшә җиңгинең кинәт күңеле тулып китте, кызы Фәндиләне кочаклап алып, битен аның битенә куеп торды.

Фәндилә, әнисенә сыенып, беркавым тын торгач, ашыгып кузгалды, ашыгып киенде, ашыгып китеп барды. Әни кеше ут борчасы кебек җитез, үткен, теләсә кайсы егетнең күзен камаштырырдай чибәр кызы артыннан, тәрәзә каршысына басып, уфтанып карап калды: алды-арты хәерле була гына күрсен инде…

Фәндилә тимер юл вокзалы янындагы кибеткә укучы-өйрәнчек булып эшкә керде. Көндезләрен ул пассажирларга юл өчен кирәкле азык-төлек сата, кичләрен эшче яшьләр мәктәбендә укып йөри, инде унсигез яшен тутырган булса да, аңарда егетләр кайгысы юк иде әле.

Фәндилә эшләгән кибеттә мөдир булып сугышта бер кулы гарипләнгән Сәфәргали абзый эшли. Беренче көннәреннән үк мөдир Фәндиләне үз күрде, аңа, кызым, дип, ягымлы итеп дәште, киңәшләрен бирә торды. Бу исә Фәндиләгә бик ошый, ул, шунлыктан микән, эшкә бөтен күңелен сала, ә менә үзе белән кулалмашка эшләүче Фирдәс исемле әрсез егет белән Камилә исемле жубалгы кызны ничектер өнәп бетерми иде. Бәлки, моңа әнисенең ялынып-ялварып әйткән сүзләре дә сәбәпче булгандыр. Фирдәс тирәсендә кайчан карама ниндидер шикле егетләр бутала. Фирдәс белән алар пышын-пышын киләләр, Камилә белән үзләрен дорфа тоталар, Фәндиләгә күзләрен тасрайтып, ашардай булып карап узалар.

Телгә үткен, уен-көлкегә дә оста Фәндилә андый «пошляк» егетләрне күрмәмешкә салыша, шуның белән ул аларны үзенә якын китерми, әмма эшкә булдыксыз Камилә белән аның борчагы пешми. Кибеттә Сәфәргали абзый керткән, кәгазь-мазарга язылмаган кагыйдә бар: һәркайда чисталык, һәркайда тәртип булырга тиеш. Һәм ул тәртипне һәр көнне кибетчеләрдән берсе – йә Фирдәс, йә Фәндилә, йә Камилә сакларга бурычлы. Камилә кибеттәге чисталык-пөхтәлекне үзе дежур көнне дә сакларга ашыкмый, эшкә соңарып килә. Үз өйләрендә гомер буе тәртип күреп өйрәнгән Фәндиләнең моңа эче поша, Камилә эшләмәгәнне үзе эшләргә мәҗбүр була.

Шулай беркөнне, кулалмаш эшләүче Камилә өчен идән юып яткан чакта, аны кибет мөдире Сәфәргали абзый күрде.

– Исәнме, кызым, идән юасыңмыни? – диде.

– Юып чыгарыйм дидем әле, Сәфәргали абзый. Төрле ис-послар да бетәр. Юкса…

– Тукта, балакай, сабыр! Бүген кибетнең чисталыгы өчен Камилә сеңлебез җавап бирәсе көн түгелме соң?

– Ул җавап бирәсе дә… күренми бит әле менә. Тиздән кибеткә халык килә башлар. Тәртипсез килеш каршылау уңайсыз бит аларны.

– Кһм-кһм… – дип тамак кыргалады кибет мөдире, кабарынкы җирән мыегын кулы белән баскалап. Бераз дәшми торгач, үз кабинетына кереп китте.

Ул китүгә, кибеткә, ишекне үз ачкычы белән ачып, Фирдәс килеп керде. Фәндилә ишек ачылган тавышны ишетте, ничектер моңа әһәмият бирмәде, мунчаласын чиләктәге суга манып, идәннең соңгы сайгакларын юып бетерергә дип иелде.

Шунда көтелмәгән хәл булды.

Салкын тупас кул аның күкрәгенә ябышты.

Фәндилә көтелмәгән бу хәлдән чырыйлап кычкырып җибәрде, тураеп басты, каршысында әрсез елмаеп торган Фирдәснең битенә шакшы сулы мунчаласы белән берне китереп сылады.

– Нишлисең син, оятсыз?! Кем дип белдең син мине?! – Бүтән сүз таба алмагач, елап ук җибәрде.

Тавышка Сәфәргали абзый чыкты.

– Нәрсә булды, оланнар? Ни булды? – диде ул, каушап.

Әрсез бәбәкләрен яшь кызга төбәп, күн пальтосы өстеннән аккан суны кулы белән сөртә-сөртә, Фирдәс Фәндиләдән әйттермәскә, аны куркытырга тырыша иде.

Кибет мөдире, аның каршысына ук килеп:

– Ни булды, тәти егет? – диде.

– Әй, берни дә булмады ла… Чебен тимәс чер итәр…

– Боргаланмыйча гына әйт! – диде Сәфәргали абзый боеручан тавыш белән.

Фирдәс күн пальтосы өстеннән аккан суны сөртүдән туктады, кесәсеннән ачкыч бәйләме чыгарып, аны һавада болгап алды, аннары, бәйләнчек чебенне куып җибәрергә теләгәндәй, кулын селтәде:

– Син, Сәфәргали абзый, мөдир булсаң, мөдир бул, егет белән кыз арасына кермә, яме, – дип, эчкәрге бүлмәгә кереп китәргә уйлаган иде, мөдир аны туктатты.

– Ашыкма, тәти егет, торып тор! – диде ул салмак, ләкин дәһшәтле тавыш белән. – Инде син әйт, Фәндилә, ни булды?

Фәндилә, иреннәрен мимылдатып, сүзен әйтә алмыйча беркавым басып торгач, елый-елый такмакларга кереште:

– Әнә бит Фирдәс тупаслана, күкрәккә үрелә. Нәрсә, мин аңа урам кызы мәллә?

– Дөресме?

– Ал-да-ша!

– Минме алдашам? Минме? – диде күзләре усалланып кабынган Фәндилә. Битендәге соңгы тамчы күз яшен кул аркасы белән сыпырып алып, ул егеткә ташланды: – Минме алдашам? Карале моны, оятсызны, ыштыр каплаган битне! Күзен дә йоммыйча, акны кара дип тора бит, ә, бәдбәхет!

– Кит моннан, ялагай! Нәрсә син, ләчкелдекләнеп, мөдир алдында дәрәҗәңне күтәрергә маташасың? Әллә себерке икәнеңне белмиләрме? Синең кебекләрнең бәясе саручий базары көнне бер тиен… – Фирдәснең иреннәре мәсхәрәле чалшайды, күзе ут булып кабынды.

– Тукта! Тукта диләр сиңа, яхшы чакта! – дип, җан ачуыннан, нәфрәтеннән буылып кычкырды мөдир, терсәктән киселгән кул кисентесен Фирдәснең борын төбендә селки башлады: – Ишетәсеңме, тотнаксыз тунакый? Күптән инде минем сиңа каным кызып йөри иде. Хәзер үк, минуты-секунды белән гафу үтен Фәндиләдән! Ишетәсеңме, гафу!

– Минме? Шушы бөҗәктәнме? Сату итә белмәгәч, идән юарга керешкән шушы җәбәхәердәнме?!

– Җитте! – диде Сәфәргали абзый, исән кулын йодрыклап. – Син бүген миндә эшләмисең. Эшләмисең, ишеттеңме?!

– Һи-и, ялындырдың, чулак тәре! Әллә син мине башка урында эш табалмаслык мокыт дип белдеңме? Әнә универмагка чакырып торалар, коммерческий директор итеп. Киттем-бардым, гудбай!

– Хәзер үк! Хәзер үк! Сәгате-минуты белән! Күземнән югал! Эзең булмасын, әрсез алабай! – дип, инде тәмам чыгырыннан чыгып, ярсый-ярсый кычкыра башлады кибет мөдире.

Фирдәс ачу белән ишекләрне шапылдатып ябып чыгып китте. Фәндилә ул чакта бу әрсез егетнең, хезмәт баскычыннан бик тиз күтәрелеп, озакламый үзенең кан дошманына әйләнәчәген белми иде әле.

2

Бибигайшә җиңги гадәтенчә иртүк уянды. Үзалдына моңлы көйләр көйли-көйли, бәрәңгесен әрчеде. Казан астына ягып җибәрде, самавырын кайнатырга куйды.

Рәхмәт яугырысы, Фәндилә «Мин, әни, иртүк кайтып җитәрмен, минем өчен бер дә генә борчылма, яме» дигән иде, көн аязды, кояш чыкты, әнә радио иртәнге хәбәрләрне тапшыра башлады инде, Фәндиләсе һаман юк, кайтмый да кайтмый. Иптәш кызы кибетче Вәсимәләргә куна барырга рөхсәт сораганые, аның бу үтенече белән күңеленнән килешмәсә дә, һаман-һаман буй җиткән, балигъ булган баланы кыерсыту ярамас дигән уйга килеп, ул аңа иптәш кызына барырга, кунып калырга рөхсәт итте. Әйе, итте, иртән иртүк кайтып җитү шарты белән! Оныта яшьләр вәгъдәсен, оныта, кайтмый бит әнә…

Ул уянганда, әле күк йөзе болытлы иде. Инде әнә болытлар да таралды, кояш та күренде, биегәеп калган зәп-зәңгәр көзге күктән киек казлар тезелешеп очып бара. Моңсу була көз көннәре, бик тә моңсу, узган гомерләрне, кайчандыр булган сагышларны искә төшерә.

Көзге көннәр кебек моңсу бу көннәрдә Бибигайшә. Үзе дә аңламастан, уйга калып утыра, яшь чагында җырлаган җырларын, су буендагы уеннарны искә төшерә. Җилнең исүләрендә, әле яфракларын коярга өлгермәгән, инде сап-сары булып балкып утырган агачларның талгын җилдән шаулавында да, һавада киек казлар тавышында да моңсулык таба Бибигайшә.

Кичәгенәк, «мехавай» дан кайткач, бернәрсәгә игътибар итте әни кеше: кызы Фәндилә тәрәзә пәрдәләрен алыштырган түгелме? Сандыкта яткан өр-яңа челтәрләрне элеп куйган ич тәрәзәгә. Бакчы, өстәлдәге ашъяулыкларны да алыштырган. Нәрсәгә булыр икән бу? Бәйрәм-мазар да түгел югыйсә… Әллә Ходаем… Белмәссең тагын, кыз баланың иртәнге уе – кичке туе дигәндәй…

Шул уйлары белән вәсвәсә килеп утырганда, ишектән җилтерәп Фәндиләсе кайтып керде.

– И балам, кайларда югалып йөрдең шул гомер? Көтә-көтә көтекләр булып беттем бит инде… – Кызына төбәлеп, зарлы тавыш белән өстәде: – Иренеңә иннек тә сөрткәнсең түгелме, күзләрең дә елтырый, ни булды сиңа?

– И әнием, белмисең син, бернәрсә дә белмисең, – диде ниндидер күтәренке шат тавыш белән, шундук әнисен кочаклап, зырылдатып әйләндерергә кереште.

– Абау-абау, туктат! Ни кылануың бу, йа Рабби? Фәндилә, дим, кара инде, тилердең мәллә, нишләвең бу, гомер булмаганны!

– Тилердем, әни, тилердем! – диде Фәндилә, башы әйләнүдән аварга торган әнисен урындыкка утыртып. – Беләсеңме, әни, беләсеңме, бәгырькәем, мин кияүгә чыгам!

Кызының ут кебек алсуланган йөзенә, чаткыланып янган кара күзләренә карап, әнисе әйтте:

– Йәсәнә, тылакыйланма, ирештермә инде әниеңне, болай да бу көннәрдә йөрәгем урынында түгел, саргайган агачларга карап сагышланып йөрим… Уф Аллам, уйнап әйтәсеңме, чынлапмы?

Фәндилә кинәт җитдиләнде, өстендәге аксыл җиләнен салып чөйгә элгәч, әнисе белән янәшә өстәл буендагы урындыкка килеп утырды. Чырае уйчанланып китте, карашы идәнгә төбәлде. Колагындагы тамчылы көмеш алкалары гына, әле һаман селкенгәләп, аның чиксез-чамасыз дулкынланганлыгын әйтеп торалар иде.

– Әнекәем, бәгырькәем, тыңла мине, яме. Бүген кичен, сәгать җиделәр тирәсендә безгә бер егет килергә тиеш. Ул миннән үтенеп сорады, шул хакта Бибигайшә җиңгигә әйтеп куй әле, зинһар, диде.

– Ниткән егет ул тагын? – диде Бибигайшә җиңги, каушап. – Кем инде өйгә егет чакыра, ата-бабада булган хәлмени ул. Йа Рабби, бар икән күрәселәрем…

– Әни, дим, туктале, паника куптармый тор әле. Хәзер әйтеп бирәм мин сиңа. Мәгафур исемле егет ул. Эшче. Эчми, тартмый, заводта эшли, исеме алдынгылар тактасында…

– Соң, булса, алдынгылар тактасында булса… Әтиең өйдә югында… Ул нәрсә әйтер, миннән башка, дияр, аналы-кызлы, дияр…

– Әнә шул әти юк чак булганга, синең янга чакырдым да инде. Ошамый икән, үземә әйтерсең, әти белми дә калыр. Ул синең белән сөйләшергә килә, мине сорарга…

Әнисе, кулын кушырып, мичкә барып сөялде: бар икән күрәселәре… Аның башкача сүз әйтерлек хәле калмаган иде…

Кичен, сәгать нәкъ җиде тулганда, Мәгафур килде. Утыз яшьләрендә. Ак чырайлы, карчыга борынлы, зәңгәрсу-яшькелт күзле, буйга озын, гәүдәгә нык.

Ишектән бик иркен керде бу базык егет.

– Әссәламегаләйкүм! Бу йортка бәрәкәт иңдерсен Ходай Тәгалә, – дип әйткән беренче сүзе белән үк ул Фәндилә әнисенең күңелен үзенә карата алды шикелле. Алга таба изрәп төшмәсә генә ярар иде, юашрак ул, юашрак, беренче кыю сүзләрен Фәндилә өйрәтеп куйган буенча, күңелдән ятлап килгәнен әйтте.

– Вәгаләйкемәссәлам! Әйдүк, кунак, әйдүк, сине кем дип белик? – диде Бибигайшә, юри белмәмешкә салышып.

– Мин, Бибигайшә җиңги, сезнең кызыгыз Фәндиләнең таныш егете булам. Өйгә басып керде дип гаеп итмәгез, зинһар. Мине сезгә кызыгыз чакырды, – дип, ул ишек төбендә таптанып тора башлады.

Бу вакытта Фәндилә чокыр-чынаяклар куя торган сырлап ясалган шкаф буенда тора, әнисенә күрсәтмичә генә, Мәгафурга, кыюрак бул, дип ишарәләр ясый иде.

Фәндиләнең әнисе сүзне ипләп-килештереп сөйләү ягыннан төшеп калганнардан түгел. Ул әле бии дә, гармун да уйный, Вәлиәхмәте белән бергәләп утын сарайлары да салыша, кешеләр белән уртак тел дә таба ала иде. Шәт, бу юлы да югалып калмастыр…

Бибигайшә җиңги, уртанчы кызының язмышын хәл итәргә дип килгән егетне әле һаман ишек төбеннән ары уздырмыйча:

– Исемеңне кем дип белик инде без синең, кунак егет? – диде ул, һаман да төпченеп.

– Исемем минем Мәгафур, үзем мин ундүрт яшемнән заводта эшлим, аракы эчмим, тәмәке тартмыйм…

– Бәрәкалла, бик күркәм сыйфатларың бар икән, – диде Бибигайшә җиңги. – Әйдә, аягыңнан саласыңмы? Безнең Яңа бистәдә шулай гадәтләнелгән, аяк киемен салмыйча түргә узмыйлар. Үзен дә, хуҗаны да ихтирам итсә, әлбиттәген…

– Юк, әни, итеген салмасын, хром итектән матуррак күренә ул, – дип, Фәндилә, бик җитез генә килеп, елмаеп-көлеп, кунакның аяк астына юеш чүпрәк җәйде. – Менә шунда сөрт аягыңны, Мәгафур.

Егет озаклап хром итеген чүпрәккә сөртте, башыннан кепкасын салып, ишек төбендәге чөйгә элгәч, бер урында таптанып тора башлады.

«Әрсез түгел икән…» – дип уйлап өлгерде Бибигайшә җиңги һәм, шул уйларыннан күңеле җылынып, Мәгафурны түргә чакырды.

– Үзең дә беләсеңдер, чибәр егет, безнең халыкта бит өйгә килгән кунакны ризыксыз чыгармаска кушкан. Һич югында, ул бер чүмеч су эчәргә тиеш. Кызым, бар әле, почмак яктан самавырны алып чык, кунакка чәй эчертеп җибәрербез. Мактап кына йөри икән, рәхмәт яугыры, самавырым кайнап кына чыкканые.

Мәгафурны Бибигайшә җиңги кулыннан җитәкләп диярлек өстәл янына китереп утыртты. Хуҗабикә шкафтан, кулдан сырлап-сырлап, бизәкләп ясаган бик матур шкафтан, чынаяклар, чәйнек һәм чәй калаклары алып килгән арада, өйгә күз йөгертеп алырга өлгерде.

Матчага, тәрәзә башларына буйдан-буйга кашага эленгән, алар барысы бертөсле ак чәчәк төшерелгән зәңгәр ситсыдан; өйнең шактый өлешен биләп алган зур мич ап-ак итеп агартылган; арырак – стена буенда агач карават, анысы да кулдан ясалган, өстендә кабартып өелгән тау чаклы мендәр – һәммәсе ак челтәр белән ябылып, күрер күзгә, беренче карашка ук бу йортта пөхтәлек, тәртип гомерлек гадәт икәнен әйтеп торалар.

Тәрәзә төпләрендәге куш йодрык чаклы булып ал-кызыл чәчәк аткан яран гөлләре Мәгафурга, ихтимал, туган-үскән авылын исенә төшергәндер:

– Бик матур яшисез икән, Бибигайшә җиңги. Авылча… – дип көрсенеп куйды ул.

– Хәзинәдә бары инде, туган, калача яшәргә бит аның йорты да ул түгел, безнең ише бистәдә гомер кичергән кешеләрне калача яшәргә өйрәтеп тә булмый торгандыр инде аны. Фәндиләнең әтисе гомер буе ат җикте, мин гомер буе «мехавай» да эшләдем, – дип, шактый ук бирчәйгән кулы белән авыз тирәләрен сыпыргалап алды.

– Вәлиәхмәт абзый кайда соң? – дип сорарга җөрьәт итте Мәгафур.

– Улмы? Ул өйдә булса әйбәт буласые да, ул, туганнарыбызга барып, хәлләрен белеп кайтыйм әле дип, Теләчегә киткәние шул…

– Ала-а-ай икән… – дигән булды кунак егет, башка сүз таба алмыйча.

Фәндилә табынга җәт-җәт кенә самавырны китереп утыртты, әнисенең ым кагуына буйсынып, кадерле кунаклар килгән чакта гына чыгара торган кәрәзле бал, бавырсак, кызыл эремчек, кош теле кебек ризыкларны тезеп куйды, кунак алдына кулдан суккан кызыл тастымал җәеп, аны бөтенләй уңайсызландырып куйды.

Мәгафур табын янында үзен бик тыйнак тотты: балны ул чәй калагының очына гына эләктереп капты, чәйне шопырдатып эчмәде, уртлап кына куйды. Үзенең һәр гамәлен ул Бибигайшә җиңгинең күздән үткәреп торганын белә, бу авыр хәлдән котылу өчен, тизрәк йомышын әйтергә җыена иде. Гөнаһ шомлыгы, бу вакытта Фәндилә почмак якка чыгып китте дә керми дә керми!

– Без, апа, әй… ни… Бибигайшә җиңги, болай итик, Фәндиләне дә чакырыйк әле монда.

Кызын Бибигайшә җиңги, почмак якка кереп, үзе чакырды.

Фәндилә чыккач, Мәгафур аяк өсте басты, Фәндилә аның янына килде. Менә хәзер алар икәү янәшә басып торалар, икесе дә дулкынланган, йөзләре агарыбрак киткән, Бибигайшә җиңги алар каршысында утыра.

– Мин, апа, мин, апа… Бибигайшә җиңги… – дип сүз башлагач, Мәгафур, тотлыгып, пиджак якасыннан булмаган чүпне сыпыра башлады, Фәндилә аның аркасына ипләп кенә, әнисенә сиздермәстән генә төртеп алды, кыюрак бул, янәсе.

– Мин, апа, Бибигайшә җиңги, сездән кызыгыз Фәндиләне сорарга дип килгәнием… – Әйтеп бетергәч, өстеннән таулар төшкәндәй, авыр итеп бер сулады.

Бибигайшә җиңги уң якка башын кырын салды, сул якка кырын салды – аның бу хәрәкәте Мәгафурның пиджак якасындагы булмаган чүпне сыпырып төшерергә азаплануыннан бер дә ким булмады.

Ул арада ишектән, күн кожанын шыштырдатып, Вәлиәхмәт абзый кайтып керде.

– Бәрәкалла, син Теләчегә киткәниең бит. Ничек алай тиз әйләнәсе булдың? – дип, картын аягүрә басып каршылады Бибигайшә җиңги.

– Әй, сукыр тавык юлга чыкса, буран була, ди. Барып чыкмады әле ул Теләчегә барулар. Автобусны ватканнар, хәерсезләр, ике-өч сәгать көттереп утырдылар да, бүген бара алмыйбыз, автобус юк, диделәр, хәтта ки гафу да үтенмәделәр, мәгънәсезләр, – дип, юаш кына сукранды йорт хуҗасы, кожанын салган чакта, өйдә чит кеше барлыгын күреп алып: – Тукта, тукта, кунак бар түгелме соң бездә? Ә син, әнисе, әйтмисең дә, хур булырсың, билләһи, – дип сөйләнеп, кунакка таба бик хәтәр яктырып килә башлады.

Йорт хуҗасының көтелмәгәндә кайтып керүе җайлана башлаган эшне сүтеп ташлый язды. Фәндилә, оялуыннан кая керер тишек тапмыйча, янә дә почмак якка элдертте, ә булачак кияү, зур кытыршы кулларын кая куярга белмичә, утырган җирендә кыбырсый башлады.

Бибигайшә җиңгигә сүтелеп киткән эшләрне яңабаштан җыярга, Мәгафур исемле шушы егетнең нинди ният белән килгәнлеген аңлатып бирергә туры килде.

Вәлиәхмәт абзый, карчыгын тыңлап бетергәч, чын ирләрчә тамак кырып кына куйды да, Бибигайшә җиңгигә таба борылып, тамак астына чиртеп күрсәтте. Тегесе, шундук аңлап, җәт кенә почмак якка чыкты, аннан ачкыч алып, чоланга чыкты да каяндыр бер «акбаш» ны алып керде.

Вәлиәхмәт абзый, кунак егетенә күз кысып, ике стаканга яртылаш итеп аракы салды:

– Менә шушы ачар безнең телне, майлаган арба кебек китәр безнең эшләр. Һе-һе-һе, алдына солы салмасаң, бахбай да кешнәми, кая ул кешнәү, хәтта ки юыртып та алып бармый. Әйдәле, кем, Мәгафур туган, Аллага тапшырып, аударып куйыйк әле шушы һәйбәт даруны.

Мәгафур, бик нык каушап һәм авызында ботка пешереп:

– Юк шул, булмый шул… минем моны… ни бит… беләсезме, Вәлиәхмәт агай, үз гомеремдә дә тотып караганым юк… – диде һәм шул гамәле белән ул алдан ук рәхәтлек татырга исәпләгән йорт башлыгының кәефен кырып ташлады.

Вәлиәхмәт абзый, сул кулы белән мыекны сыпырып, каты итеп тамак кырып алды, инде эчеп җибәрәм дигән аракысын стаканы белән читкәрәк этеп куйды һәм туп-туры сорау алуга күчте:

– Син менә, энем, исемеңне Мәгафур дидең бугай, әйт әле миңа, ийе, әйтеп җибәр әле, син, ягъни мәсәлән, минем кызым Фәндилә белән тормыш корып җибәрүеңне ничегрәк күз алдына китерәсең инде? Гаилә кору бит ул ихахай-михахай гына түгел. Гаилә башлыгы, ягъни син, авыр йөк аты кебек, язмышыңа чыккан арбаны, бик дәү йөк төягән арбаны, чокыр-чакырлар, тау-ташлар арасыннан аудармый-нитми дигәндәй тартып барырга тиеш буласың. Мин үзем, мәсәлән, гаилә коруны шулай дип беләм һәм шулай дип фикер йөртәм. Син ничегрәк күз алдына китерә торгансыңдыр, ул кадәресен белмим…

Мәгафур, ыкы-мыкы килеп, тагын пиджак якасындагы юк чүпне сыпыра башлаган иде, аңа ярдәмгә күрше бүлмәдән бик хәтәр дулкынланган Фәндилә килеп чыкты:

– Син, әти, бигрәк инде! Нишләп әле син беренче мәртәбә күргән кешеңнән допрос алырга тотындың. Гаилә – һәркемнең үз эше, беркем дә беркемнән дә сорап, киңәш-табышка мохтаҗ булып яшәми. Әгәр яшьләр пар килә икән, алар үз җайларын үзләре таба. Кем белә, сезнең дәвергә безнең дәвер әллә бөтенләй дә туры килмәс.

Бибигайшә җиңги, эшнең зурга китәчәген абайлап, арага керүне кирәк тапты:

– Беләсеңме, Мәгафур туганкай, синең бит безгә тота-каба әйткән тәкъдимең көтелмәгәндәрәк булды. Ник дигәндә – бик кинәт! Юк, ялгыш сөйләп утырам бугай, алай бигүк кинәт тә түгел инде ул. Фәндилә безгә, әтисе белән миңа, Мәгафур дигән егет турысында, аның эчмәве, тартмавы, заводның кызыл тактасында булуы хакында колакка тукыштырып торадырые. Көн саен, җае чыккан саен. Әмма дәхи үзеңне күрмәгәч, сүзеңне ишетмәгәч, Мәгафур дигән исем безнең өчен ул исем генә булып һавада асылынып кала бирде.

Вәлиәхмәт агай, сүзнең озынга китәчәген абайлап, читкә этеп куйган стаканын кулына алды, сүзсез-нисез генә эчеп җибәрде дә, ризык кабарга дип, тәлинкәгә үрелде. Аның өчен хәзер ике дөнья бер, уртасы камыр иде. Ләкин карчыгы Бибигайшәнең:

– Без, Мәгафур туган, әгәренки беләсең килсә, безнең кызыбыз Фәндилә… – дип, озакка сузмакчы булып башлаган сүзен ул бүлдерүне кирәк тапты:

– Туктап тор, кортка. Лутчы мин әйтим. Кызыбыз бик ихлас, и шулай ук бик җитез, бик булган. Ә син менә минем төслерәк күренәсең, хәтерең калмасын, пешеп җитмәгәнрәк. Безнең заманда алай ярамый, йоклап йөреп дөнья алып барып булмый. Безнең кызыбыз, үзебез шикелле, бик тиз ышанучан, акны – ак, караны кара дип танучан…

Мәгафур җавап кайтармады, иренен кыймылдатып кына куйды.

– Безнең нәселдә үлем бар, катын аеру юк, – дип, Бибигайшә җиңги кабат килеп кысылды.

Эш алай вәгазь укуга киткәч, Фәндилә түзмәде, нәрсә йоклап утырасың, әйт сүзеңне өзеп дип, Мәгафурның аркасына төртте.

– Сез юкка борчыласыз, өлкәннәр. Барысы да сез уйлаганча булыр. – Тирләп киткән маңгаен учы белән сыпырып алды, Фәндилә салган тастымалы идәнгә төшеп киткән иде. – Минем ике бүлмәле фатирым бар. Аена мин ике йөз илле тәңкә акча алам. Түтелке-түтелке, әйбәт итеп тотам, аракыга-мазарга әрәм-шәрәм итмим. Фәндилә бер йөз сумлык эшләсә, шул безгә җитеп арткан. Нигә нәфселәнергә, дөнья малын без генә җыеп бетерә алмабыз. Туйны йөзәр кеше чакырып, дөнья шаулатып үткәрергә ният юк минем. Иң якын туганнар да иң якын дуслар, ну… бергә эшләгән кайбер иптәшләр. Нигә акча әрәм итеп, исерек компанияне тыңлап утырырга? Лутчы ул акчаны йорт кирәк-ярагына тотарга!..

– Шалиш, булачак кияү! – дип ычкындырды стаканга икенче мәртәбә үрелгән Вәлиәхмәт абзый. – Шалиш, мәйтәм, кияү булырга килгән Мәгафур туган. Туй икән туй! Ничу монда ике-өч бөртек кеше белән күрше-күләнне көлдереп утырырга! Үзебезне үзебез мыскыл иттереп. Кем туй ясый дигәндә, «Вәлиәхмәтнекеләр» дибәйтеп әйтерлек булсын!

Болай зурдан кубып сөйләшү кияү булачак Мәгафурны да, килен булачак Фәндиләне дә, үз акылы үзендә булган Бибигайшә җиңгине дә айнытып җибәрде.

Кирле-мырлы сүз куерту күз яшеннән бүтәнгә китермәячәк иде. Бибигайшә җиңги картының касыгына төртте: җитәр сиңа, телеңә салынып, яшьләрнең күңелен биздереп утырма. Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер… Кара син аны, башка чакта песием-песием йөргән кеше, теле ачылды бүген…

Төн урталары җиткәндә, Вәлиәхмәт абзый, «акбаш» ны берүзе бушатып бетереп, булачак киявен бик ягымлы сүзләр сөйләп озатып җибәрде.

3

Сәүдә эшендә язылмаган бер закон бар: буйдак егетне яки кияүсез кызны алуга караганда, гаиләле кешеләрне теләбрәк алалар. Алардан җаваплылык таләп итәргә була. Растрата ясасалар, түләтеп, түләргә теләмәсәләр, мал-мөлкәтен конфисковать итеп була.

Фәндиләнең тормыш корып җибәрүе, өстәвенә иренең дә ипле-итагатьле кеше булуы сәүдә өлкәсендәге башлыкларга кулай булып чыкты. Мәскәү сәүдә институтын читтән торып, эшеннән аерылмыйча тәмамлаган Фәндилә Фәттахованы вокзал янындагы бәләкәй кибеттән шәһәрнең үзәк урамындагы «Тукымалар» кибетенә күчерделәр. Гади генә сатучы итеп түгел, кибет директорының урынбасары итеп! Менә шунда безнең Фәндиләбез сәүдә дөньясының барлык лабиринтларына кереп чумды. Эшне нәрсәдән башларга соң? Булдыклы икәнеңне, сәүдә эше өчен яратылганыңны нәрсә белән исбат итәргә? Кибетче кызларга контроль ясап, вәгазь укып ерак китеп булмый. Аларның синнән гайрәте генә чигәчәк. Төчеләнергә дә ярамый, син – җитәкче, син – тәрбияче. Институтта аларны шулай өйрәттеләр. Бер атна эчендә күрә-күзәтә торгач, сатучылар һәм алучылар белән мөгамәләне күңел күзе аша уздыргач, эшне ул моңарчы бу кибеттә берәүнең дә башына килмәгән гамәлдән – яңа вывеска яздырудан башларга ният кылды. Якын ук килеп карамасаң күреп тә булмый торган, буяулары уңып беткән вак хәрефле вывесканы ул ярты метрлы хәрефләрдән яздырды. Реклама бюросындагы рәссамнар белән киңәшеп! Ә буявы аның урамның аргы башыннан кешеләрне үзенә тартып, чакырып тора торган фосфорлы хәрефләрдән булды. Фәндилә, вывесканы җил-давыллар куптара алмаслык итеп кибет ишеге түбәсенә беркеттергәч, әлеге эшнең нәтиҗәсен көтә башлады. Нәтиҗә әллә ни озак көттермәде, кешеләр кибеткә тулып керә, шаулап сөйләшә, яңадан-яңа тукымалар таләп итә торган булып китте. Хикмәти Хода, Фәндилә Фәттахова эшләткән вывеска сатып алучыларны магнит кебек үзенә тартты һәм бер ай эчендә генә дә утыз меңнән артык табыш китерде. Канатлар үсте безнең Фәндиләбезгә. Моның шулай икәнен ул белә, дөресрәге, шулай булачагын акылы белән аңлый, чөнки аңа институтның экономика бүлегендә укыган чагында сатып алучыны чакыра белү, мавыктыра белү, аның күңелен таба белү экономикада беренче урында торырга тиешлеген әйткәннәр иде. «Бу – мин, син минем янымнан тыныч кына узып китә алмассың!» – дип кычкырып торырга тиеш вывеска дип аңлатканнар иде укытучылары. – Капиталистик дөнья нәрсәсе белән ота? Реклама ясый белүе белән. Анда кибетләрдә сине, әйбер алсаң, өстәмә рәвештә бүләклиләр, Азия-Африка илләрендә хәтта, йомшак кәнәфиләргә утыртып, тәмле җимешләр белән чәй дә эчертәләр. Низаг чыга икән, аларда сатып алучы түгел, бары тик сатучы гына гаепле. Андый шартларда сәүдәләр гөрләп тора шул инде!

Ярый, хуш, Фәндилә дә, сәүдәне гөрләтү өчен, беренче адымны ясады, аның җаны теләгәнчә килеп чыкканы өчен сөенде, инде икенче адымны, сәүдәнең асылын үзгәртә торган адымны ясарга кирәк. Анысы кибетнең тышкы ягына түгел, эчке ягына бәйле. Киштәләрнең аралары бик якын, шунлыктан барлык тукымалар бергә кушылып, чуарланып күренәләр. Аларны аерырга, киштә араларын биегәйтергә, һәрбер тукыма күзгә чекерәеп карап, мине ал, мин барысыннан да матуррак, дип кычкырып торырга тиеш. Урамдагы вывеска төсле үк! Тәртип кирәк, тәртип. Тәртипле яшәү хасияте Фәндиләнең күңеленә кече яшьтән, әтисе белән әнисеннән йокты. Өй эчендәге күз явыңны алырлык пөхтәлекне әйткән дә юк, аларның мал-туар абзары да гомер буена өй эче төсле ямьле булды. Әтисе кибет эшләренә җигеп йөри торган җирән алаша кыргыч белән кырып чистартылган, ялы таралган, бәйрәмнәрдә хәтта кызлар чәче төсле үрелгән булыр; әнисе, сыерны савар алдыннан, аның имчәген җылымса су белән юып, чип-чиста тастымал белән сөртер; әтисе эшли торган столярлык мастерскоена керсәң чыгасы килмәслек – борыннарны кытыклап, сагызлы нарат исе, йомычка исе аңкып торыр, ә өтергеләр, бораулар, балта, чүкеч ише әйберләр стенага кагылган каешларга кыстырып, бик матур итеп рәт-рәт тезеп куелган – белә аның әти-әнисе пөхтә яшәүнең нинди рәхәт, нинди бәхет икәнен.

«Кызым, тәртип сакла, тәртип кешенең гомерен озайта», – ди аның әнисе. Һәм ул моны кызының исенә кат-кат төшереп тора.

Менә хәзер аңа кибеттә дә үз өйләрендәге тәртипне урнаштыру кирәк булып чыкты. Үзе килгәнче склад хезмәтен үтәгән подвалны ул, директор белән киңәшеп, сату залы итеп эшләттерде. Нәкъ әнә шул аскы катка ул тукымаларның кыйбатлысын, халык азрак ала торганын куйдырттырды. Юкса мануфактураның арзанлысы белән кыйбатлысы киштәләрдә бергә торган чакта, шәһәр дамалары, прилавка өстенә ятып, бәхәс ачып җибәрәләр (янәсе, кайсы мануфактура затлырак вә чыдамрак – крепдешинмы, әллә Бохар парчасымы, сатинмы яки ефәкме?!). Шәһәр дамалары, түрә-кара хатыннары, авылдан шәһәргә ситсы-мазар эзләп килгән гади халыкка үзләренә кирәкле товарны алырга комачаулыйлар, кисәтү ясасаң, «остара» башлыйлар, закон качать итәргә тотыналар. Ә бу керемгә китереп суга. «Вакыт – алтын» дигән бабайлар. Вакыт белән санашмыйча булмый. Фәндилә затлы товарны аскы катка күчертте – рәхәтләнсеннәр каурый эшләпәле, кызыл иренле түрә-кара хатыннары, салкынча рәхәт подвалда бәхәсләшеп! Рөхсәт аларга…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации