Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 4

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Солтанатлы каһарман
I

Шахмат – кеше акылының сынау ташы.

Иоганн Вольфганг Гёте

Илгә-җиргә чыккач, көтелмәгәндә-уйламаганда яңа танышлар табасың. Бу танышуым да шулай булды.

…Иркә дулкыннарның шаярышу серенә төшенмәкче булып, диңгез ярында басып торам. Озак һәм җентекләп күзәтсәм дә, биюче дулкыннарның уйнап рәхәтләнүләре серен аңышмадым. Җемелдәшеп йөгерешүләр нигә кирәк икән дулкынкайларга? Моның сере бер генә түгелдер лә, моның серләре чиксездер. Матурлык серләре кебек.

Китәргә борылган гына идем, янәшәмдәрәк торган бер ир:

– Сез диңгезгә мөкиббән булдыгыз, мин сезнең хозурлануыгызга сокландым, – диде һәм күрешергә кулын сузды.

Сәерсенеп калдым: бу кешене белмим ич мин. Аңа кырык яше тулмаган булыр, уртача төз буйлы, каратут түгәрәк йөзле, кара чәчләре дулкынсу. Мөлаем карашы – дустанә җанының чагылышы. Әрмән кардәш икән. Ваник Закарян. Ереваннан. Кайдан булуына басым ясап әйтте. Халкының таралып яшәргә мәҗбүрлегенә ишарәләведер. Мин дә кайдан икәнлегемне әйттем, татар да үз мәмләкәтендә генә түгел, ә бөтен дөньяга сибелеп-чәчелеп урнашкан бит.

– Казаннан мин ике кешене беләм, – диде Ваник. – Лобачевскийны һәм Нәҗметдиновны. Николай Лобачевскийны һәм Рәшит Нәҗметдиновны, – дип аныклауны кирәк тапты.

– Мин дә беләм аларны! – дип кычкырыбрак, сөенеп үк әйттем мин. – Николай Лобачевский турында укып беләм. Аны Мәскәү университетын тәмамлаган мәшһүр татар Нигъмәт Ибраһимов гимназиядә укыткан. Ә Рәшит Нәҗметдиновны күреп, төгәле, бераз аралашып беләм.

– Рәшит Нәҗметдинов – матурлык каһарманы, – диде Ваник. – Бер карасаң – рәссам, икенче юлы – композитор ул. Күп чакта – әдип. Аның чын сәнгать әсәрләренә тиң партияләренә сокланмыйча мөмкин түгел!

Матурлык каһарманлыгы турында Ваник дөрес искәртте. Рәсми булмаган бу титул Рәшит Нәҗметдиновка катнашкан һәр турнирында диярлек матур уены өчен бирелгән иде инде. Ваник, шуны кабатласа да, останың партияләрен тирәнтен аңлап бәяли иде. Әмма ул Рәшит абыйның яшеннәр яшьнәткән тагын ике партиясен белми иде әле.

Илленче елның мартында дип хәтерлим, Татарстанга Түбән Новгородтан шатлыклы хәбәр килде: Рәшит Нәҗметдинов РСФСР чемпионатында җиңде! Бу хәл җөмһүриятебез җәмәгатьчелегенең шахматка мөнәсәбәтен уңайга (бераз) үзгәртте.

Язучылар берлеге, газета редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты яңа чемпионны кунак итеп чакырдылар. Очрашу язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында булды. Рәшит Нәҗметдинов карасу төстәге яңа костюмнан, чәчләре күпергән, йөзендә шатлык балкый һәм каушау да сизелә. Аңа сүз бирелде.

Рәшит абый, җәһәт атлап, трибуна артына барып басты. Һәм кинәт… баскан урынында иелде дә төште. Зал ни-нәрсә булуын аңышырга өлгергәнче, Рәшит абый трибуна янәшәсендә горур басып тора иде инде. Болар шахматчылар цейтнотка эләккәч ясаган йөрешләр кебек бик тиз булды.

Трибуна артына куелган дәфнә таҗын иелеп кигән икән Рәшит абый. Җилкәсендәге дәү таҗ аңа килешә, олпат итеп бизи. Йөзендә балкулы елмаю чемпионның. Мондый затлы елмаю җиңү тантанасын җилкәләре чыдата ала торган кешеләрдә генә була торгандыр. Бөек кешеләрдә.

Башта ул чемпионатның ничек үтүе белән таныштырды. Сөйләү куәсе көчле икән Рәшит абыйның, фикерен түгәрәкли белә, тыңлаучыларны елмайта, шахмат тактасындагы көрәшнең кискенлеген тасвирлап уйга да сала. Сорауларга үткен җавап биргәндә, җәһәт уйлавына сокланасың аның.

Соңыннан Рәшит Нәҗметдинов, кагыйдәләрне аңлаткач, сеанс үткәрде. Берьюлы ничә кешегә каршы уйнавы истә түгел, шулай да егермедән артык иде. Шахмат күтәреп килгән һәркемгә катнашырга рөхсәт итте Рәшит абый.

– Күпме кеше уйнасагыз да мин риза. Хәтта бер-берегезгә йөрешләрне әйтергә рөхсәт итәм, – дип елмайды ул.

Мин дә шахмат тактамны култык астыннан чыгардым.

Күршеләргә күз төшерәм, партияләрне төрлечә башлый чемпион – сеанс бирүче барлык партияләрдә дә аклар белән уйный бит. Минем турыда озак тукталып тормады, пешкасын е4 кырына күчерде. Күршем янында – ул «Комсомолец Татарии» (хәзерге «Молодёжь Татарстана») газетасы хезмәткәре Анатолий Авдеев иде – йөрешен ясаганчы ук уйланды. Анатолийның әйбәт уйнавын ниндидер билгеләрдән белгәндерме, әллә танышлар идеме алар – Рәшит абый Анатолий белән бик сак уйнады. Миңа игътибарсыз булуы горурлыкка сукты бит, әй!

Туктале, чемпион абый, дим күңелдән генә, моның каруын кайтармыйча калмам мин сезгә, оттым куйдым булыр үзегезне, иң киме – катлаулы йөрешләр ясап, буташтырып, башыгызны барыбер катырырмын! Һәм, җиңелә калсам да, партияне озаккарак сузарга исәпләп, беренче йөрешем е6 булды – француз саклануын сайладым.

Уен тыныч кына бара. Шахмат тактасында җил-давыл кубарга һич тә охшамаган. Шулай, чемпион абый, дип куанып уйлыйм, без дә төпсез арбадан тәгәрмәч астына төшеп калганнардан түгел, шөкер, позициябез нык, ничьяга алып чыгарга мөмкин. Әмма, чемпион әфәнде, болай булгач, минем отарга ук ният-өмет чаткыланды, сак булыгыз! Ләкин чемпион Рәшит Нәҗметдинов саклану турында күңелдән кисәтүемне, әлбәттә, сизмәде. Әллә санга сукмады тагын – ферзен уенга иртә чыгарды. Француз саклануында мондый вариант та бар-барын, шулай да ферзьне уен башыннан ук куалап йөгертсәң, тиз арый ул. Аның тозакка эләгү ихтималы зур булуын гына без беләбез, сеансёр шуны онытып җибәргән, әй. Мондый игътибарсызлык (иң киме шулай) чемпионга гафу ителми, моның өчен ул җәзасын алырга тиеш! Һәм мин акларның ферзенә һөҗүм иттем. Рәшит абыйның моңа исе китмәде. Ялгыш йөрдем мәллә, дип, ул әйләнеп килгәнче, колакларымны учларыма кысып, уй кисмәгенә чумдым. Әй-й, ни булса да булыр – сугам ферзен! Хәйлә корган икән, бер йөрештә генә түгел, ун йөрештә дә мат куя алмый, инде оттыра калсам да, чемпионның ферзен суктым, дип мактанырмын ахыр чиктә.

Рәшит абый хәйлә кормаган икән. Ферзен сугып алгач, ул бер мәлгә югалып калды, агарынды да кызарынды. Ияген, уң учына кысып, озак ышкыды. Чынлап торып ялгышкан икән чемпионыбыз, димәк… Димәк, отарга юллар ачык хәзер миңа!

Шактый уйлангач, үзәктәге пешкасын алга күчерде ул. Кабат әйләнеп килгәч, әлеге пешкага ярдәмгә янәшәдәгесен этте. Йөрешен ясагач, Анатолий Авдеев тактасы турына күчмәде, инде ияген, ышкымыйча, учына кысып кына, тагын озак уйланып торды.

Шулай, агайнеләр, позиция җимерелмәслек минем. Аны әллә ничә чемпионың да хәтта аз гына да какшата алмас!

Вәләкин чемпионның һәр йөреше саен тактада хәл минем өчен хәвефләнә барды. Һәм, акларның ферзен отып унике йөреш ясаганнан соң, мин… бирелергә мәҗбүр булдым. Чөнки Рәшит абыйның өч йөрештән мат чәписе көн кебек ачык иде. Гадәти генә мат түгел, комбинациясе соклангыч иде. Шәп! Мин рокировка ясарга өлгермәгән идем, ә акларның теге ике пешкасы, җитәкләшеп, минем корольгә бер генә адым җитмичә торалар, арттагы атлар ярдәмендә минем корольне умырып тешләргә ыржаялар иде. Явызлар!

– Оттырдым… – дидем һәм, торып басып, Рәшит абыйның кулын кыстым.

Күрсәгез икән сез чемпионның йөзе ничек балкуын – бу елмаюда сабый самимилеге дә, баһадир горурлыгы да бар иде. Ферзен оттырудан йөзе кара коелуның эзе дә юк. Димәк, бу партиядә ул мине отып кына калмады, ә үзенә килгән авырлыкны да оста көрәшче булып җиңде. Соңыннан, Рәшит абый белән якыннанрак танышкач, аның җиңелү ачысын кичерә белү сәләтенә, җиңү тантанасын тоя белү тыйнаклыгына гел сокландым.

Сеанста беренче оттыручы мин булдым. Фигураларны җыя башладым. Ләкин чемпион, тактадагы позициягә карап, уйга чумган иде.

– Әйе, өч йөрештән – мат, – дип, пышылдап кына әйтте Рәшит абый. – Ә беләсезме, ферзьне оттыргач, мин бирелергә уйлаган идем бит. Ике пешка ярдәмендә комбинация ясау мөмкинлеген кинәт күреп алдым, хәтта ферзьне махсус биргән кебек килеп чыкты. – Ул сүзеннән тукталып торды да: – Тезегез тагын, – диде. – Аклар белән уйнагыз.

– Сеанста сез аклар белән уйнарга тиеш бит. Кагыйдә…

– Мин үзем рөхсәт итәм.

Сицилия саклануын уйнадык. Мин бу чакта Рәшит Нәҗметдиновның «сицилианка» ны аеруча яратуын, аның, шушы башлангычны кулланып, матур партияләр уйнаганын белми идем. Соңыннан да ул Сицилия саклануында бик күп искиткеч партияләр иҗат итте. Гадәттә, Рәшит абый мондый башлангычның шактый партияләрендә «дошманнар» ын егерме алтынчы-утызынчы йөрешләрдә ота иде. 1961 елда, мәсәлән илнең егерме тугызынчы беренчелегендә, үзе комбинацион уен яратучы Михаил Тальны егерме тугызынчы йөрештә отты һәм турнирда иң матур партия өчен приз алды.

1954 елда Бухарестта Италия шахматчысы Энрико Паоли белән партиясен (шулай ук Сицилия саклануы) егерме җиде йөрештә тәмамлады һәм матурлык өчен беренче призны яулады. Гәрчә матбугатта берничә тапкыр бу хакта язылса да, тагын искәртик: Паолига каршы уйнар алдыннан, Рәшит Нәҗметдинов улы тууы турында хәбәр ала һәм, уен тәмамлангач, Паоли белән партиямне улыма багышлыйм, дип телеграмма суга.

…Әйе, сеанста без Сицилия саклануын уйнадык, һәм шахмат тактасында нинди гарасатлар кубуын күрсәгез икән – һәр шакмакта өермә, һаман саен куәтләнеп, бөтерелеп торды. Әлбәттә, бу давыл-сарсарларны Рәшит абый кузгатты. Күршем Анатолий Авдеев, башын чайкый-чайкый, кирәк бит шулай һәм мөмкин бит шулай дигәндәй, безнең уенны шаккатып, шул ук вакытта Рәшит абый ясаган «кәртинкә»гә сокланып күзәтте.

Сеанста Рәшит Нәҗметдиновны отучы булмады. Анатолий Авдеев, мин ике партия оттырырга өлгергәннән соң, сеансёр тәкъдим иткәч, ничьяга килеште һәм, шулай буласын баштан ук белгән кыяфәт белән, зур шахмат тактасын култык астына кыстырып, бүлмәдән горур атлап чыгып та китте. Бу сеанста тәнкыйтьче, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакторы Гази абый Кашшаф та ничья ясады дип хәтерлим. Мин аларның уенын күзәтә алмадым, чөнки, беренчедән, ике партиядә дә үз хәлемнең мөшкеллеге шахмат тактасыннан аерылырга мөмкинлек бирмәсә, икенчедән, Гази абый уенын күрү өчен, урыннан кузгалып түргә барырга кирәк иде. Аннары Гази Кашшафның сеанста чемпион белән ничья ясавы гаҗәп тә түгел. Чөнки Гази абый шахматны әйбәт үк уйный иде, аның гаиләсендә дә шахмат хөрмәттә булган – улы, галим Р. Кашафетдиновның университетка укырга кергәнче үк, шахматта беренче разряд алуы моңа дәлил. Тәнкыйтьчебез Гази Кашшаф шахмат уенында теоретик яктан да шактый әзерлекле иде. Рәшит Нәҗметдиновның башлап өйрәнүчеләр өчен «Шахмат уены» исемле татарча китабы (Татарстан китап нәшрияты, 1953) Гази Кашшаф редакциясендә чыкты. Ә китапның җаваплы мөхәррире шулай ук ару шахматчы, «Чаян» журналында озак еллар җаваплы секретарь булып эшләгән, йөзеннән елмаю китмәс Габделхәй Хәбиб иде. (Кайберәүләрнең чагыштыруынча, журнал исеме янындагы елмаеп торучы Чаян рәсеме Хәбиб абыйга – аңа шулай эндәшәләр иде – охшатып ясалган, имеш.)

Әйе, язучыларны һәм журналистларны хөрмәтли иде Рәшит Нәҗметдинов, алар даирәсендә үз кеше иде ул. Шигъриятне, гомумән, әдәбиятны ярата иде. Шигырьләрне яттан сөйләр, зур күләмле чәчмә әсәрләрдән озын өзекләрне сүзенә сүз китерер иде.

Яңа танышым Ваник Закарян Рәшит Нәҗметдиновның давыллы ике партиясен белми иде – сеанста мин оттырган ике партияне. Ваникка шушы сеанс һәм, кайбер позицияләрне, Рәшит абый ясаган комбинацияләрне хәтерләп, андагы ике оттырышым турында сөйләдем.

– Шәп! – диде Ваник һәм: – Соклангыч! – дип сөенде. – Казаннан мин ике каһарманны беләм, – дип танышкач та әйткән сүзләрен кабатлады. – Матурлык баһадирларын. – Бераз уйланып торгач: – Лобачевскийны мин, әлбәттә, берничек тә күрә алмый идем, – дип өстәде. – Нәҗметдинов белән дә очрашырга насыйп булмады. Ә уйныйсы килә иде аның белән! Синең кебек, отам, дип тә оттыру рәхәтен татырымны белеп уйныйсы килә иде…

Ваник Закарян (Захарян, дип дөрес язмыйлар) ул чакта математика фәннәре кандидаты, институт проректоры һәм… шахмат мастеры иде. Аның Николай Лобачевский һәм Рәшит Нәҗметдинов иҗатларын яхшы белүенә һәм аларны янәшә куеп искәртүенә шушылар сәбәпче. Соңыннан Ваник Суренович докторлык диссертациясе яклады, турнирларда катнашмый башлады.

Рәшит Нәҗметдинов белән минем тагын уйнаганым булды. Ул, икенче тапкыр Россия чемпионы булып кайткач, язучылар һәм журналистлар белән тагын очрашты, сеанс та бирде. Бу чакта мин газета-журнал редакцияләрендә еш чуалып йөри идем. Шуңа күрә сеанста мин тагын катнаштым. Әлбәттә, безнең партиянең ничек тәмамлануын сез әйтмичә дә беләсез. Хикмәт, хәер, очкода гына түгелдер. Очрашуның нәтиҗәсе мине уен башланганчы ук шатландырды һәм моны хәзергәчә күз алдымда һәм күңелемдә саклыйм.

Сөендергән хәлләрнең берсе чемпионның мине беренче очрашудан хәтерендә калдыруы булды. Сеанс башланып минем турыма җиткәч, Рәшит абый кул биреп исәнләште һәм:

– Онытмыйм мин теге партияләрне, – диде. – Хәтердә алар. Әйдәгез, тагын уйныйк. Ләкин бу юлы мин ферзьне оттырмам, – дип, шаяртып елмайды. – Тырышып уйныйк. Шахмат уенының һәр йөреше – иҗат.

Рәшит абый король гамбиты тәкъдим итәр, ягъни бу юлы уенны башыннан ук кискен юлга салыр дип көткән идем. Ләкин ул моңа бармады: сеанс бирүчеләр, гәрчә бу башлангычның нечкәлекләрен уендашларыннан әйбәтрәк белсәләр дә, ике як өчен дә хәтәр сикәлтәләрдән һәм яман упкыннардан гыйбарәт гамбитны сеанста сирәк кулланалар. Ул елларда турнирларда еш кабатланган һәм һәвәскәрләр яратып уйный торган итальян партиясе юлыннан «сәфәр» киттек без. Һәм «сәфәр» озын һәм озак ук булды. Беренче сеанстагы күршем Анатолий Авдеев белән мин чемпионга каршы уенны соңгылар булып тәмамладык. Анатолий бу юлы да, Рәшит абый тәкъдим иткән ничьяны «кесәсенә салгач», зур шахмат тактасын култыгына кыстырып, горур чыгып китте, хәтта минем ничек уйнап бетерүемне көтеп тә тормады – хәләле Мөршидәгә мактанырлыгы бар бит! Ә мин, бик каты бөгелмәле кыршау эчендә калып, салмак сулып кына оттырдым. Ләкин партияне сеанста иң соңгача мәгънәле суза алуым минем икенче сөенечем булды: бу юлы, башкалар бер партия уйнаганчы, ике тапкыр оттырып өлгермәдем бит!

Тырышып уйнадык без бу партияне. Ә Рәшит абый, шахмат белеме һәм тәҗрибәсе чагыштыргысыз баерак булуга карамастан, ныграк тырышкан икән.

Рәшит Нәҗметдинов ни өчен итальян партиясе уйнады соң, дигән сорау куйган идем мин ул чакта үземә. Күрәсең, ул, әйткәнемчә, шул елларда киң таралган итальян партиясендә минем көч-куәтне тикшереп карарга теләгәндер. Бәлки, шахматта миңа өмет баглагандыр, дип өзеп әйтә алмыйм, бу хакта ул тәгаен фикерен белдермәде, шулай да… шулай да… дип күңелне очындыргаладым. Ләкин шахматны тормышым үзәгенә куярга соң иде шул – егерме яшьтән узган идем инде.

Һәм без очрашканда әңгәмәдәшләр булудан узмадык. Моңа исә минем аны бирелеп тыңлавым, шахмат дөньясындагы яңалыкларны һәм матур комбинацияле партияләрне тикшергәндә, Рәшит абыйга ара-тирә каршы сукалавым да сәбәпче булгандыр. Сүзсез, Рәшит Нәҗметдинов шахматны бөтен җаны-тәне белән бирелеп пропагандалаучы иде.

Бер әңгәмәдә Рәшит абый:

– Санскрит – һиндларның борынгы әдәби теле, – диде. – Бу телдә «чатуранга» дигән сүз бар. Фигуралар белән борынгы һинд уены шулай аталган. Шушы уен хәзерге шахматның элгәре инде. Киң таралган булгандыр чатуранга, исеме-аталышы әдәби телдә йөргән ич.

Әйе, шахматка бәйле һәр деталь аны шахмат йөреше алдыннан сак уйлангандагыча итә иде.

Ул үзенә өйрәнчекләр-шәкертләр сайлауда үтә дә таләпчән иде. Шуңа күрә минем уйнавымда профессиональ шахматчы булу мөмкинлеге күрмәгәндер дип нәтиҗә ясыйм. Рәхмәт аңа – төп юлым итеп шахматны сайларга өндәмәде ул мине. Кеше язмышына сак карый белә иде Рәшит абый. Күрәсең, хыял дөньям ярлы ук булмаса да, аны шахматта бизәү мөмкинлегем чамалы икәнлеген абайлаган ул. Әйе, очрашканда, шахмат иле турында әңгәмәдәше булудан узмадым мин. Безнең сөйләшүләр беркайчан да шахматтан читкә борылмады. Шушы мәсьәләдә бөек затның мине әңгәмәдәше итүе дә – минем өчен олы шатлык лабаса!

Шулай да, әлеге сеанслардан соң егерме еллап узгач, Рәшит Нәҗметдиновка тагын имтихан тоттым. Бу сынау вакыт дәвамы белән шактый озакка сузылды.

Җитмешенче елда Татарстан Журналистлар берлеге Сембергә теплоходта сәяхәт оештырды. Сәфәрдәш булырга шахмат һәм шашка остасы Рәшит Нәҗметдиновны да чакырганнар иде. Әйтәм ич, язучылар һәм журналистлар белән дус иде ул.

Башта Рәшит абый шахмат дөньясы хәлләре турында сөйләде – ул шахматны пропагандалау мөмкинлеген файдаланмыйча калмый иде. Һәм сорау-җаваплардан соң, ягъни очрашудагы киеренкелекне – исеме дөньяда танылган маэстро белән уйнаячакбыз бит! – дустанә әңгәмә оештырганнан соң, сеанс бирде. Шахмат фигураларын күргәч, чытлыклану гадәтем бетмәгән иде, бәлки, Рәшит Нәҗметдиновның ике сабагы гына җитмәгән икән моңа, дип тә бәяләргә мөмкиндер, тагын чәпәләсен белергә тиеш иде бит, дияргәдер, бәлки, матурлыкка тагын сокланасы килгән адәм баласының, дип уйларгадыр – сеанста мин дә катнаштым. Һәм рәхәтләнеп уйнадым, һәм рәхәтләнеп отты…рдым! Тик беренчеләрдән булып түгел.

Бу сеанста Анатолий Авдеев юк иде кебек, әллә миңа күрше түгел идеме – аның, Рәшит абый тәкъдим иткән ничьяны «кесәсенә салып», теплоходның ял бүлмәсеннән горур кыяфәттә чыгып китүен хәтерләмим. Сеанста язучы һәм журналист, ару шахматчы Марсель Зарипов кына ничьяга уйнады. Аның, сеанс башланып сәгать чамасы да узмастан, йөзенә гадәтенчә елмаю җәеп:

– Мин сезне шахмат уйный беләсез дип йөрим тагын. Миннән үрнәк алыгыз, мин бишбылтыр элек ничья ясадым инде, – дип узуы истә калган (журналист халкы сеанста да сөйләшү җаен таба инде ул).

Бәлки, Марсельнең гадәтенчә шаяртуы гына булгандыр бу. Ничек уйнавын Марсельнең үзеннән хәзер дә сорыйсы килми, аның теплоходтагы сеанста сөенечле йөзе, бу кеше һичкайчан төшенкелеккә бирелмидер дигән матур тәэсир калдырган. Аннары Рәшит Нәҗметдиновны сәфәргә чакыручы Марсель иде. Ничек инде кунак хуҗаның кәефен китәрсен икән?! Хәер, Марсель, оттырган булса да яки откан булса да, элгәре безне «тәнкыйтьләп» алмыйча, дөресен әйтмәс иде. Шаярта белүе аңа кәефе күтәренкелеген сакларга, һичшиксез, булышадыр. Өстәвенә шаяртуны ят иткән кеше шахмат тирәсенә якынаймый да ич. Көлү-шаярту катнашмагач, шахмат шахмат буламыни!

Марсельнең әлеге сүзләрен Рәшит абый да ишетте. Ул аңа сеанста сөйләшүе өчен ачуланмады. Марсельгә карап елмайды да тагын уенга чумды. Әллә соң, әйдә, сайра, күңел ачарга синең шат ялганың һәм гөнаһсыз мәзәгең дә кирәк, дигәнне аңлаттымы Рәшит абыйның дустанә елмаюы? Кем белә… Ясадың ди Нәҗметдинов белән ничья… Мин аңа өч сеанста дүрт партия оттырдым – гомер булмагандыр мондый хәл.

Марсельнең ничек уйнавын хәзер белешсәм, теге чакта партиянең нәтиҗәсен шаяртып әйткән булып, оттыруын холкынча җиңел таныячак ул. Монысы шиксез. Тик, беренчедән, аның теге чактагы сөенечен бетерермен һәм, икенчедән, аның шаяртуыннан соң Рәшит абыйның бер мизгелгә онытылып елмаюын ямьсезләндерермен кебек. Ә дөньясын оныту матурлыгы Рәшит абыйның рухиятен олайта иде.

Теплоходның ял бүлмәсендә Рәшит абый белән икебез генә калганбыз. Халыкның таралуын сизмәгәнбез. Берәү дә безгә төн икәнен искәртмәгән. Инде кара-каршы утырып уйнаганбыз да уйнаганбыз. Партия тәмамлануга, яңасы тезелгән. Сөйләшмәдек тә бугай. Рәшит абый партияләргә анализ да ясамады. Бәлки, мәшһүр Александр Алёхин «Ноттингем, 36» исемле китабында ике инглиз мастеры очрашуы турында әйткән кебек, бу партияләр комментарийлык тормагандыр. Шулай да шактый озакка сузылган бер партиядән соң Рәшит абыйның:

– Егерменче йөреш зәгыйфь булды минем. Зәгыйфь вә гарип, – дигәне хәтердә.

Мин, әлбәттә, бу партияләрнең берсендә дә отмадым, һәм ничьяга да ирешмәдемдер. Әйе, ничья да ясый алмадым шул. Юк, ялгышам. Оттым мин! Шахмат уенының гаҗәеп давыл-гарасатларын күреп кенә түгел, ә аның гүзәл мәхшәрендә катнашып соклану отыш иде миңа.

Инде таң аткан. Сембергә якынлашабыз икән. Сәгать дүрт тулган. Ә очрашу кичке чәйдән соң ук башланган иде. Димәк, Рәшит абый кимендә сигез сәгать буе киеренке хезмәттә, өстәвенә төнге сменада. Аңа илле сигез яшь иде инде… Рәшит абый шахмат тирәсендә ару-талуны белмәде. Сиздермәгәндер. Моның өчен исә искиткеч баһадирлык кирәк. Һәм ул каһарман иде. Бу очракта бер нәрсәне хәтерләү дә җитә: гомеренең соңгы егерме елында Рәшит Нәҗметдинов төрле өлкәләрдә, шәһәрләрдә, чит илләрдә сигез йөздән артык лекция укый, сеанс бирә. Турнирларда катнашу, тренерлык хезмәтен башкару, Казан бакчаларында һәвәскәрләр белән уйнау, спортта югары осталык мәктәбендә укыту, китаплар язу әлеге исәпкә керми! Һәм француз рәссамы Жан Эффельның Пикассо турында әйткән сүзләре искә төшә: «Талантлар аз эшли белмиләр».

Ә зур акыл ияләре талантны һәрвакыт авыр берәмлеккә санаганнар.

Төнне һәвәскәр шахматчы белән уйнап уздыру, буфет вә башка почмакларда чуалудан рәхәтрәк булган, димәк, Рәшит абыйга. Югыйсә теплоходларда ял итәргә уңайлы мөмкинлекләр күп була. Ул чакта, әйтик, хәмерле буфетлар сәфәр буена гөрләп эшли иде. Рәшит абыйны сыйлаучылар да табылыр иде. Ләкин ул һәвәскәр уенчының шахмат сыен сайлаган.

Шахмат мастеры Ваник Закарян Рәшит абый белән очрашуларым һәм уйнавым турында миннән кабат-кабат сөйләтте. Нинди дә булса яңалык өстәвемне көткәндер, күрәсең. Һәм Рәшит абый турындагы әңгәмәләрне Ваник тәмамлый иде.

– Миңа Рәшит Нәҗметдинов белән уйнарга туры килмәде. Матурлык каһарманы белән. Аның уенын, уенын баеткан халәтен күреп сокланырга насыйп булмады…

Сембергә сәяхәттә Рәшит абый белән уйнауларым аның матурлык каһарманлыгын күреп соклануымның соңгысы булган икән. Шуннан соң мин шахмат осталары сеансларында катнашмадым, тамашачы булып кына күзәттем. Сәбәбе – Рәшит абый белән уйнап оттыру бизәкләрен төссезләндерергә теләмәүдән. Һәм бу сүзләр һич тә төче булып яңгырамасын, димәк, төче тәмдә кабул ителмәсен. Ә бит элегрәк мин танылган гроссмейстер сеансында да катнашкан идем.

Илле бишенче елда, Мәскәүдә журналистлар мәктәбендә укыганда, безнең белән очрашуга кешелекнең иң көчле шахматчыларыннан берсе, танылган галим Михаил Моисеевич Ботвинник килде. Ул сеанс та бирергә тиеш иде. Ләкин, лекциясеннән соң сорауларга җавапларын бетергәч – комбинацион уен турында сөйләгәндә, ул Рәшит Нәҗметдиновны да искә алды – саран елмаеп кына һәм бик тә әдәпле итеп, сеанс бирә алмавын, ашыгыч шөгыле булуын әйтте.

– Минем белән дустым Сало Флор килде, – диде ул. – Сезгә ул сеанс бирәчәк. – Сеанс турындагы вәгъдәсен башкачарак булса да үти Михаил Ботвинник. – Сало кызык уйный ул…

Аның сүзләре, әкияттә сөйләнгәнчә, башта минем энем белән уйнап (йөгерешеп) карагыз әле, дигән кебегрәк яңгырады. Һәм тыңлаучылар дәррәү көлеп җибәрделәр. Михаил Моисеевич мулдан елмайды һәм, башын аз гына югары күтәреп, ым каккандай итте: ә сез шулай да элгәре аның белән йөгерешеп карагыз, янәсе, йөгерешегез әле…

Сало Флор бу чакта «ничьялар короле» булып танылган иде инде. Сеанста да ничьялар күп булыр дип көткән идем мин. Кая ул! Утызынчы елларда ук дөньяның иң көчле шахматчыларыннан саналган Сало Флор шахмат такталарында ут уйнатты! Шөкер лә, бу утта көючеләрнең беренчесе мин түгел идем. Тәбәнәк буйлы чех агае Сало Флор үзеннән озын татарны Мәскәүдә беренче булып тукмады, дип, күзне ачтырмаслар иде бергә укучы дуслар. Ә мәктәптә илнең барлык җөмһүриятләре, шулай ук демократик дигән илләр вәкилләре (һәм чехлар да, әлбәттә) күп иде һәм бер-беребезне, күңелне кыймаслык итеп, үртәү җаен ычкындырмый идек. Халыклар дуслыгы дигән нәрсә изге санала (иң киме – саналырга тиеш) иде әле ул чакта.

Ботвинник кисәтүенә игътибар итәргә кирәк булган икән – Сало Флор, чыннан да, кызык уйнады. Һәрхәлдә, минем белән галәмәт әкәмәт уйнады ул. Партия тәмамланып килә иде инде. Сеансёр килгәч, йөрешемне ясадым. Сало Флор йөрде дә минем корольне күрше кырга күчерде. Тагын үз йөрешен ясады да китеп тә барды. Нигә минем корольгә кагылдыгыз, дип ачуланмакчы идем, ләкин тактага карагач, кызык күрдем: королемнең бер генә йөреше булган икән, мескенкәемнең…

Әйе, сеанста уйнауның үз өстенлекләре һәм үз кыенлыклары. Сеанста кайчак кызыклы әсәр ешрак иҗат ителә. Чөнки монда син нәтиҗәнең турнир хәлеңә тәэсир итүеннән шикләнмисең. Ә сеансёр өчен уен олы бер мавыктыргыч әсәргә әйләнә. Моны мин сеанс биреп караучы буларак беләм. Дус-ишләр белән шулай уйнаштыргаладым. Әмма каршы уйнаучылар биштән артмады. Менә шундый «балалык сеанслары» нда шахматның гүзәллеген аныграк күрәсең. Бәлки, сеансның нәкъ шушы үзенчәлеге өчен Рәшит абый Нәҗметдинов сеансларны бик теләп биргәндер һәм моннан рәхәтлек тапкандыр. Моны кистереп әйтә алмыйм, чөнки үзара әңгәмәләрдә сеанслар нигәдер искә төшерелмәде. Күбесенчә теге йә бу турнир, андагы кызыклы партияләр (үзе катнашмаган турнир барышында ук аның кулында мавыктыргыч партияләрнең язмасы була иде инде – телефоннан шылтыратып язып ала иде аларны), шахмат осталары тормышы һәм гаҗәеп комбинацияләр турында сөйләшә идек.

Комбинацияләр дигәннән. Минемчә, комбинацияләр – шахматның Рәшит Нәҗметдиновны яулавына төп сәбәпләрнең берсе. Шахматның шигърияте – комбинациядә, дип инанган иде ул. Нәкъ шуңа күрә Рәшит абый ШАХМАТ ШАГЫЙРЕ иде. Беларусьта А. Ройзманның «Шахмат миниатюралары (Комбинацияле 400 партия)» («Шахматные миниатюры (400 комбинационных партий)») исемле китабы чыккан иде. Анда Рәшит Нәҗметдинов уйнаган ике партия кертелгән. Аз, әлбәттә. Хәер, бу китап, нигездә, Беларусь шахматчылары партияләреннән тезелгән бит. Ә Рәшит абый үзе «Мең дә бер комбинация» исемле китап язарга әзерләнә иде. Бу хакта аның укучысы-өйрәнчеге Яков Дамский да Мәскәүдә чыккан «Рәшит Нәҗметдинов» дигән китабында искәртә. Кызганыч һәм үкенечле, Рәшит абый бу китабын язарга өлгермәде. Язуда да хәлле иде ул. Аның «Шахмат уены» исемле татарча китабы, әйткәнемчә, 1953 елда чыкты. «Сайланма партияләр» («Избранные партии») дигән русча китабы 1960 елда укучыларга барып иреште. Ике китабы да вафатыннан соң берәр тапкыр кабат басылды.

Рәшит Нәҗметдиновның шахмат иҗатын тулаем күз алдына китерергә тырышканда, бер цифрны кабатларга туры килә икән:

– биш тапкыр РСФСР беренчелегенә чемпионатларда икенче урынны ала;

– биш тапкыр РСФСР чемпионы була;

– биш тапкыр халыкара турнирларда алгы урыннарга чыга, ягъни призёр;

– биш тапкыр аның җитәкчелегендәге РСФСР җыелма командасы ил беренчелегендә һәм спартакиадаларда җиңә;

– биш дөнья чемпионы белән турнирларда очраша һәм алар белән уйнауда уңай баланс Рәшит абый ягында – алты отыш, тугыз ничья, биш (монысы да биш!) оттырыш…

Һәм боларга «дүрт тапкыр», «өч тапкыр» дигән уңай нәтиҗәләрне шактый өстәп була.

Никадәр хезмәт! Болары бит уңышлы уеннар гына… Чыннан да, талантлар аз эшли белмиләр.

Башка юнәлештәге саннарны китерик. Татарстан вәкиле Рәшит Нәҗметдинов чит илләрнең (хәзерге БДБ республикаларыннан башка) кырык җиде чемпионы белән алтмыш ике тапкыр уйный. Нәтиҗәләр мондый: утыз алты тапкыр ота, унтугыз ничья ясый, җиде тапкыр оттыра.

Шулай да Рәшит Нәҗметдинов иҗатына «бердәнбер» сүзе – иң зур бәя. 1950 елда ул, РСФСР беренчелегенә шашка турнирында, унҗиде мөмкинлектән унбер ярым очко җыеп, мастер исемен яулый һәм икенче урынга чыга. Шул ук елда, инде әйткәнебезчә, шахмат мастеры булуга да ирешкән иде. Шахмат буенча, шашка буенча да мастер булган кешене ил моңарчы белми әле. Димәк, татар Рәшит Нәҗметдинов – беренчесе!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации