Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 16

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Арыш көлтәсе
Тамчы гөл

Мин бер рәссамны беләм. Аның остаханәсендә һәрвакыт тамчы гөл үсә. Ул аны рәсем ясагандагы кебек тәфтишләп карый, аны шиңдерми, картая башласа, алмашка яшьне утырта.

– Мине тамчы гөл үстерергә әти өйрәтте, – дип сөйли ул. – Әгәр тамчы гөлең булса, тормышың да матур булыр, дигән иде ул. Хәсрәтең булса да, бәхет-шатлык килсә дә, гөлгә карап утырасың, аңа эч серләреңне сөйлисең. Гөлләр кешене тыңлый беләләр, алар – кешенең иң якын дусты. Гөлләрнең көндез яки төнлә генә чәчәк ата торганнары бар. Ни өченме? Кешегә кайгы төрле вакытта килергә мөмкин, дип, алар әнә шулай чиратланып сакта торалар. Гөлләр кешене аңлыйлар, киңәш бирәләр. Тамчы гөл аеруча. Ул, синең кайгыңны уртаклашып, тамчы-тамчы яшьләр тамдырып елый. Ул, синең бәхетеңә сөенеп, тамчыларын челтерәтә.

Кыйбла

Авылны бизи беләләр хәзер. Язын аның тирәсендә – инде арырак басуларда уҗым баш төрткәндә – туфрак каралып тора: бәрәңге тишелмәгән, кукурузны әле чәчәләр. Бу культураларны авыл тирәсендә игүнең сере бар икән: авыл кыраулар төшкәнчегә чаклы яшеллек белән камалып утыра.

Ул авылына, юлы каршыдан булса да, авылны урап, Тансык Үрдән кыйблага карап кайтып керә. Таң белән. Үр өстеннән аның авылы уч төбендәге кебек күренә: андагы һәр нәрсә таныш, андагы һәр нәрсә яңа.

Арыш көлтәсе

Ике агай, чүмәлә саен тукталып, көлтә төйи. Берсе көлтәне, төп буеннан ике япьле сәнәге белән эләктереп, өскә бирә, йөк өстендәгесе аны җайлап сала. Бу чүмәлә бетә һәм тезгене ычкындырылган, аркалыгы төшерелгән ат, камыл арасындагы үләннәрне йолкыштырып, алдагы чүмәләгә тартыла. Кырыйдагы бер көлтә, шуып төшеп, тәгәрмәч белән күчәр күкрәге арасына кысыла.

– Туктагач алырбыз, – ди көлтә бирүче.

Оныталар.

Бастырык салгач кына күрәләр.

– Бастырык өстенә генә ыргытырбыз, – ди йөктә торучы.

Оныталар.

Ә көлтә бастырык өстендә дә кайтырга риза иде, башка көлтәләр аны ничек тә төшермәс иде әле.

Кузгалалар. Тузанлы юлга чыгалар.

Башаклары белән җиргә сугылып, елый-елый кайта көлтә. Аның сызлануына, кайгысына тәгәрмәч тә кушыла, көлтәне кысуына үзе дә шыгырдап сыкрый, әмма көлтәне ул ычкындыра алмый.

Ниһаять, бавы өзелгәч, көлтә төшеп чәчелә. Тәгәрмәч аны таптамый. Көлтәнең теләге бер генә иде: бастырыклы йөктә булу. Нигә ике агай аны шушы бәхеттән мәхрүм итте инде?

Шул көлтәне салмагач, йөк китек күренде.

Бу язылмаган хикәяләр әлеге көлтә язмышын кабатламасыннар иде.

Курчак

Бик матур итеп ясалган булса да, курчак күреп исем китми минем. Дөрес, курчак ясый башлау кешелекнең иң беренчеләрдән бөек ачышы булган. Кешеләр нәниләрне курчак белән сөендерәләр, уйнаталар. Ә балалар сөенүе һәм уен – зур хикмәтле нәрсәләр. Шулай да курчак курчак инде.

Ис китәрмәгән тагын бер нәрсә бар. Бу – бизәлгән такси. Яңа өйләнешүчеләр машинаны төрле төстәге тасмалар, чәчәкләр белән бизәгәннәр икән – моның нәрсәсе искитәрлек! Өйләнешәләр – шәп, бәхетле булсыннар! Һәм бетте.

Ә беркөнне, язылышырга баручыларның бизәлгән машинасын күреп, үземнең хаксыз булуымны аңладым. Машинаның алгы тәрәзәсе каршында тасмаларга тотынып, курчак утыра иде. Һәм бу бик гүзәл иде, киләчәкнең матурлыгы иде. Менә бит җансыз курчак та тормышны ничек җанландырып җибәрә икән.

Тормышның олы сәфәрендә бәхет юлдаш булуын теләп, курчаклы машинадагы пар җаннарга фатихабызны бирик, аларны тукталып озатып калыйк.

Диңгез учаклары

Ялта. Кич. Биектә-биектә, таулар өстендә, болытлар арасында учак яна. Тигез яна. Маяк ул. Самолётлар өчен.

Ялта. Кич. Еракта – диңгез түрендә – өч учак булып утлар күренә: зур учак, уртача һәм кечкенә. Дәү учакның телләре уйный, шаяра, ялкынлана. Кечкенәсе уртада, аны ике яктан җылыга алганнар кебек.

Зур һәм кечкенә учаклар сүнә башлыйлар, инде бөтенләй тоныкланалар. Ә бит алар әле генә уртача учакка караганда яктырак булып күренәләр иде. Зур учак кызганыч пыскый, иң кечкенәсе инә күзедәй генә калды. Нигә сүнәләр, инде картайганнармы?

Ә юк, алар тернәкләнәләр! Һәм аларның кабат яктыруы җырның кабат көчәюе кебек.

Уртача зурлыктагы учак һаман бер яктылыкта. Тегеләре инде аннан яктырак балкый.

Нигә шулай икән?

Гел бертөрле яну, нәкъ менә яну. Әйбәтме, әллә бер сүнәргә җитеп, бер көчле балкып яшәү кирәкме? Тормыш бит бу.

Тау башындагы учак та тигез яна. Кем кабызган аны? Әллә маякчы кызмы?

Диңгез түрендә, яктылыгын үзгәртмичә, учак яна. Өч учакның берсе…

Өч учак… Бәлки, алар зур теплоход утларыдыр, бәлки, йөк ташучы суднодыр. Бәлки, өчесе – өч судно.

Әй, тау башында маяк яндыручы кызкай, диңгез уртасында һаман бертөрле тигез булып янучы мәхәббәт учагын син биектән, болытлар арасыннан күрәсеңме?!

Ялгышу

Урман читендә берәү чирәмгә утырып нәрсәдер җыя – кузгалак бугай. Өстендә кара плащ, башында түбәтәй. Аның астыннан башын марля беләнме, ак чүпрәк беләнме урап бәйләгән. Ни булды икән, башы нигә яраланды икән?

Якынлаштым. Марля дигәнем аның ак чәчләре икән. Утырып җыя, картлыгы сизелерлек шул. Ә шулай да табигатьнең язгы сыеннан авыз итәргә урманга килерлек көч тапкан.

Ялгышам, күзләрем ерактан җете үк күрми, чәчләр аклыгы яраны бәйләгән марля төсеннән узмаган. Анысы безнең дә чәчләр агарган инде.

Этен эт тә бит…

Минем эт турында, аның кешегә ярдәме турында «Йөнтәс» исемле хикәя язганым бар. Андагы вакыйга – тормышта булган хәл. Тик аерма шунда гына: хикәядә эт кызны каршылый, ә чынлыкта картайган һәм кызны сагынудан йончыган этне машина таптый, ул кызның күзле булып кайтуын күрә алмаган…

Болар шул хикәягә сыя алмыйча калган кайбер детальләр, алар, нәкъ булганча, үзгәртелмәгән.

Т. М. сөйләде:

– Туганнан туган апамның ире – миңа җизни дөнья куйды. Кая барса да артыннан ияреп йөрүче эте бар иде аның. Көн саен җизнинең каберенә бара торган булды шул эт. Һәм ул, зиратка барып, җизнинең каберенә башын куеп үлгән.

* * *

Язучыларның Ялтадагы Иҗат йортына ияләшеп калган Мохтар кушаматлы эт турында күп яздылар. Ленинград язучысы Вера Фёдоровна Бабич аның турында менә нәрсә сөйләде:

– Тауга менәм. Мохтарны иярттем. Аның тау сукмакларын белүен ишеткәнем бар иде. Һәм юл күрсәтеп барды ул. Кинәт агачлар арасыннан каршыбызга бозау хәтле овчарка килеп чыкты. Мохтар качмады, алдыма төште, миңа күтәрелеп карады. Мин аның күзләреннән менә нәрсә укыдым: бу зур эткә каршы торырга минем көчем җитми. Әмма мин качмыйм, овчарка миңа ташлансын. Ә син кит, кит тизрәк. Мин көчем җиткәнче, аңа каршы сугышканчы, син китеп өлгерерсең әле…

Бәхеткә каршы, овчарканы хуҗалары дәште.

Бер малай кино караганнан соң сорый:

– Әти, каракны тоткан этне кешеләр башыннан сөйделәр, ә каракны эткәләп-төрткәләп йөрттеләр, кыйнадылар. Карак булса да кеше бит инде ул, эт бит кеше түгел. Нигә алай иттеләр?

* * *

Сөзәк Тауга аркылы утырган бер генә урамлы Б-ы авылында капка терәтмиләр яки ишеккә йозак салмыйлар. Тагын бер үзгә гадәте бар авылның – биредә бер генә эт тә юк.

* * *

Өебез каршындагы эскәмиядә утырам. Якынгарак берничә кыз килеп туктады. Бүлдерешә мактанышалар, ахрысы, сүзләре аңлаешлы ишетелми. Ундүрт яшьләр тирәседер үзләренә, холык-гадәтләре утырган чак. Ләкин болар әдәптән мәхрүм бугай. Барысы да түгелдер дә, әмма берсенең – арада озынча гәүдәлесенең – тавышы ямьсез әмерле. Алардан карашымны ашыгып алдым, чатан гадәтлеләрдән кәефемне боздырмаска исәбем.

Аякларыма нидер йомшак кына бәрелде. Көчек икән. Бәп-бәләкәй. Чем кара шома йонлы. Күзләремә карый да аякларыма сырпалана. Читкә китә дә борылып карый – уйнарга чакыра.

Төркемнән озынча гәүдәлесенең тавышы гөмбертәде. Көчек аңа таба атылды. Кызның аяклары арасында бөтерелмәкче иде, күкрәгенә сикерергә омтылды. Сөйдермәкчеме, сөймәкчеме иде сабый. Ә кыз аны сикерүеннән җиргә төшеп җиткәнче үк тибеп очырды.

Бераздан көчек хуҗасы янына килде, кызның аякларына сырпаланмакчы иде. Ләкин хуҗасы тагын футболчыга әйләнде, йомры көчек туптай очты.

Төркемнән бер кыз аерылды. Китеп барышы. Көчек аңа иярде. Мин әйбәтрәк хуҗа сайлады дип сөенгән идем, әмма көчек кызны күрше йорткача гына озатты да кире борылды. Гөмберт тавышлы хуҗасы янынарак посып утырды.

Их син, көчеккәй, китәсе идең баягы апаң белән. Бәхетле булыр идең, миһербанлы күренде ул апаң.

Сезгә, эт затларына, хыянәт ят шул, көчеккәй, йомры көчеккәй. Ә син бөтенләй дә белмисең әле хыянәтне, сабыйның да сабые син.

Әнә мин белгән яшь кияү белән яшь килен. Алар күршеләр иде. Хәзер гел бергә инде. Яшь кияүнең әти-әнисе, төп фатирны калдырып, үзләренә бер бүлмәлене юнәттеләр. Яшь кияү овчарка җитәкләгән, яшь киленнең эте кечкенә гәүдәле нәселдән. Килен, овчарка янына чүгәләп, аны сөйде. Овчарка бу рәхәтлеккә сөенде, бәләкәй эт тә, бу гамәлне күзәткәндә, хәтта селкенмәде. Әйе, көнләште ул, әмма сабыр көнләште.

Яшь килен бәләкәй этен ипләп кенә күтәреп алды да тәпиләрен сөртте. Эт башын хуҗабикәсенең иңбашына салды.

Йомры көчеккәй, син озынча буйлы хуҗаңның гөмберт холкы әйбәткә үзгәрәсен көтәргә булдың, ахрысы. Өметле сабырлыгың күңелеңне биләп өлгерде кебек.

* * *

Адәми зат хайван-җанварлардан этләрне иң элгәре кулга ияләштерә. Хәзерге Гыйрак җирендә. Безнең эрага чаклы унике мең ел элек.

Бизәк

Борын-борын заманда, әле кешеләр гөл үстерә белмәгәндә булган хәл бу.

Кыз явыз көчләргә каршы көрәшергә киткән сөйгәнен көтә, аның дию-пәриләрне, җеннәрне җиңеп кайтуын көтә. Ил баһадирын каршыларга ул болыннан көн саен чәчәкләр җыя. Ә егете кайтмый, ул явыз көчләрне кырып бетермәгән икән әле.

Кыз көн дә чәчәкләр җыя. Чәчәкләре сула бара. Көз якынлаша. Кыш җитсә, чәчәкләр, шиңеп, кар астында калса? Аның егете кышын кайтса, аны каршыларга болында инде чәчәкләр булмаячак бит. Кыз күп итеп чәчәкләр җыя, аларны егете кайтуына чаклы сакламакчы була. Чәчәкләр шиңә башлый. Кыз аларны сулы савытка куя. Чәчәкләр тагын яфракларын күтәрәләр, таҗларын ачалар.

Кыз аларны туфрак-балчыклы савытларга утырта, тәрәзәләр төбенә куя, су сибеп тора. Чәчәкләр шиңми. Гүя аларның үзләренең дә кызның сөйгән егетенә бүләк буласылары килә.

Бер иртәдә кыз тәрәзә төбендәге чәчәкләрнең шиңеп сыгылып төшүләрен күрә. Аларны инде җылыга кую да, су сибү дә тергезә алмый.

Тик ни хикмәт бу! Чәчәкләрнең бизәге тәрәзәгә сыкыланып төшкән бит! Нәкъ шул ук бизәкләр. Чәчәкләр, салкыннан җиңелгәндә, кызның егеткә бүләге булу өчен, тәрәзәгә күчкәннәр икән!

Кышын тәрәзә пыялаларына сыкыдан чәчәк бизәкләре төшүе шуннан калган, диләр. Аннары, хак булса, гөл үстерүне һәм аны иң якын кешең хөрмәтенә үстерүне явыз көчләрне җиңеп кайткан батыр егетен чәчәкләр белән каршылаган шушы кыз башлаган икән. Шуннан бирле гөлне, тормыш бизәге, дип атыйлар икән. Шулаймы? Уйланыгыз әле.

Тик, нигәдер, гөл турындагы шушы хикәятне сезгә бик сөйлисем килгән иде.

Грушалар

Ханым грушалар тутырылган ятьмә күтәреп бара. Бер груша ятьмәгә сабагы белән тышкы яктан эләгеп селкенә. Җимеш агачта асылынып үсә бит. Бу груша да гел үсәдер кебек.

Әллә инде иптәшләреннән калмас өчен шулай талпына идеме? Шулай да миңа ул һаман үсәдер кебек тоелды.

Җырлар китабы

Минем сердәш дустым бар. Без аның белән, шәһәр читенә чыгып, олы юлда җәяүләп йөрергә яратабыз. Хәтта малай чактагы кебек җитәкләшеп йөрибез. Шунда ул миңа:

– Яңа җыр оттым, тыңла әле, – ди.

Һәм җырлый башлый. Әмма аның җырлавында эзлекле моң тоеп булмый, әйе, бөтенләй җырлый белми ул: «Тәфтиләү» көен башласа, аңа унлаган көйләр китереп куша да «Интернационал» белән туктый. Болар барысы да бер буй җырлавында була. Аннары көрсенеп куя.

– Җырлый белмим шул. Их, мин җырлый белсәм, тормышта бер генә үкенечем дә калмас иде. Башка кызганган нәрсәм юк, бөтен тормышым – үзем теләгәнчә. Менә бу «Җырлар китабы» н һәркайчан үзем белән йөртәм. Кинәт кенә җырлый белә башлармын да, сүзләрен онытып, моңым югалудан куркам.

Ә йөрәге белән җырчы ул. Аның күңелендә җыр кайный, тотлыкмый-аксамый торган җыры бар дустымның. Ул һәрнәрсәдә җыр тоя. Аның күзләрендә, карашында җырның моңын, көчен, колачын күрәм мин. Тик «до-ре-ми…»не чиратлаштыргалап бергә суза алмый. Нишлисең бит, аның җырын тышка бәреп чыгудан нидер тыеп тора. Нәрсәдер җитми монда. Ә нәрсәдер бар!

Без олы юлда йөрибез. Кара-каршы ике җиңел машина килә. Уң яктан баручысы, берсен берсе узмаган килеш кинәт борыла башлады һәм юл уртасында аркылы тукталып калды, чөнки каршыга килүчесе дә тукталып өлгергән һәм уң яктан килүчегә артка төшәргә урын юк иде.

Алар машиналарыннан чыктылар. Егет һәм кыз. Алар шул кыска араны да бер-берсенә йөгерешеп бардылар. Егет кызның кулларын учларына алды. Алар күз карашлары белән яратулары турында сөйләшәләр.

Ике яктан да килеп машиналар туктый башлады. Артка арба тагып озын торба төягәннәре, алар янында уенчыктай гына тоелган «Запорожец» лар, ялтырап торган «Волга» лар, тимер юл вагоны озынлыгындагы шәһәрләр арасында йөк ташучы ябулы машиналар – төрлесе. Машиналар һаман тукталалар – олы юлда хәрәкәт зур. Алдагы машиналар кычкырта башлады, аларга башкалары кушылды. Кычкырту тавышлары һаман өстәлә. Юл сорыйлар. Дустым җиңемнән тартты.

– Беләсеңме, болар юл сорамыйлар бит, – диде. – Алар, юллар оркестры оештырып, мәхәббәткә мактау җырлыйлар!

Дустым хаклы иде. Күңел хаҗәте – җыр шул.

Дуслык

Мин эшләгән редакциядә милләте ягыннан менә кемнәр бар иде: руслар, украиннар, яһүдләр, башкорт (озак эшләмәде), немка, гречанка һәм мин – татар. Боларга ике милләткә уртак кешеләрне өстик: бер әдәби хезмәткәрнең әтисе – казах, әнисе – татар, редакторның әтисе – мордва, әнисе – рус. Дус эшләдек, тату идек, кемне дә булса милләте белән хурлауга нәни ишарә дә сизелмәде.

Хәзер география: менә бу кешеләр туган җирләр – Семипалатинск, Воронеж, Оренбург, Белоруссия, Караганда, Уфа, Алма-Ата, Чиләбе, Саратов, Черновицы (Румыния), Самара, Усть-Каменогорск, Донецк, Кемерово өлкәсе, Киев һәм Татарстан.

Тагын. Немканың ире казах иде, рус егете гречанкага өйләнде, украин кызы яһүд егетенә кияүгә чыкты, башкорт егете һәм рус кызы килешеп ипле гаилә кордылар.

Күрсәгезче, мәхәббәт географиягә һәм милләткә карамый икән. Мәхәббәт табыштыра һәм кавыштыра икән.

Оста

Б. К. мондый вакыйга сөйләде.

Көз муллыгы белән матур. Бу вакытта кешеләрнең табыннары аеруча күркәм була. Ә бит көзге муллык җәй үстерелгән иген яки симертелгән терлек белән генә бетми. Көзнең үз осталары була. Әйтик, суючы осталар. Мондый кеше суйган малның ите тәмле, терлекләрнең калганы үрчемлерәк була, андый оста көзен өйдән өйгә чакырулы.

Гарәпшә абзый шундый оста безнең авылда. Бер елны ул берәүләргә (исемен әйтмим инде) эре мал чалды. Тиз эшкәртте, булышучыларны эшсез тотмады, хатын-кызларга эчен-башын дигәндәй аерып бирде, ничек чистартырга кирәклеген өйрәтте.

Кичен, билгеле инде, зур хезмәт үтәлгән итеп, өйгә тәмле исләр һәм җылы парлар таратып, мәҗлес оешты. Мәе дә бар иде. Әмма Гарәпшә абзый тотмады. Мәҗлес катында, әлбәттә. Дөнья хәлләре турында сүз булды, кемнең малыннан күпме май чыгуы, симезлеге искә алынды. Гарәпшә абзыйга мактау сүзләре әйтелде.

Йорт хуҗасы болай дип тә куйды:

– Гарәпшә абзый, зур рәхмәт. Картлар әйткәндәй, кулларың сызлаусыз булсын, сыерның итен безгә тәме белән ашарга язсын. Хезмәтең өчен күпме бирим? Өч сум җитәрме…

Гарәпшә абзый агач кашыкны тәлинкә читенә каплап куйды, алдына җәйгән тастымал белән кулын, авыз читләрен сөртте.

– Унсигез сум, – диде ул.

Без аптырап калдык.

– Әйе, унсигез сум, – дип кабатлады ул. – Унсигез сум түлисең. Шулай сорыйм. Һәм унсигез сумын да үзеңә кире кайтарам. Унсигездә егет булып җитәләр, ә син унсигездә тукталмыйча узгансың. Хәтереңә төшерү өчен шулай сорыйм һәм барысын да кире кайтарам…

Гарәпшә абзый киенеп чыгып китте.

Ул, моңарчы терлек чалып биргән өчен, берәүдән дә акча сорамый иде. Ул оста иде. Ә хуҗа аның һөнәрен, гыйлемен хөрмәт итмәде.

Бәрәкәт

Безгә яңа йорттан фатир бирделәр. Уңайлы, әйбәт. Хәтта аның ишекләре дә алтау. Миңа, бер ишекле өйдә торып күнеккән авыл малаена, фатирыбызның ишекләре дә – бәһасез байлык. Тәрәзәләре зур, якты. Киң басулар, сузылып яткан таулар, томансуланып урман күренә безнең тәрәзәләрдән.

Әнә Ерак болын. Әле тауга елышып-орынып, әле болынның уртасына ук кереп бормаланучы Кесмәс елгасы. Әнә тау итәгендә ялгыз каен. Анда Семён исемле кешенең тегермәне булган. Шул тирәдә елганың балыклы чоңгыллары бар. Кармак салырга җәй көннәрендә мин шунда ук барам. Болын һавасын потлап сулыйсың, эләккән балыгы… Төрле чак була тагын.

Узган җәй июнь иртәсендә шулай да балыкны күп тоткан идем мин анда. Һич тә балыкчы үлчәвенә салмыйча әйтәм, биш килограммга тартыр, артыгы белән. Җиңелчә генә селтәнеп кармакны ыргытасың, калкавыч, тайпылгалап куя да чума. Бәртәс. Тагын… Әмма балыкның шәп кабуының да чиге бар. Кояш югары менгән саен, калкавыч ялкауланды һәм, бата-калка арыпмы, йокыга китте.

Мин, эләккән кадәресенә канәгать булып, кайтырга җыендым.

Ялгыз каен турындагы чоңгыл ярында бер балыкчы утыра иде. Балыгы шактыйдыр, балыклы чоңгыл, эреләре ишледер.

– Башка эләкмәс. Бушка утыруга китәр. Көн уртасына таба бик сирәк чиертә, – дип әйтеп куйдым мин.

– Анысы дөрес. – Балыкчы абый аякларын сузып утырды, чирәм өстендәге тартмасыннан папирос алып кабызды. – Шулай да мин утырам. Бер балык та тотмаган ич мин. Су буенда бушка утырмыйсың бит. Биредә рәхәт. Биредә тулып ашкан нәрсәләр мулдан. Хәтта мәхәббәт тә…

Инде ким дигәндә иллегә җиткән бу кешенең шундый сүз әйтүенә бераз сәерсендем. Ә ул бу сүзне урынлы-урынсыз ычкындыруына һич тә кыенсынмады. Папиросын тирән итеп суырганда, аның киң яңаклары эчкә тартыла төшә, кармак сабын кысыбрак тотса, таза беләгендә мускулы сикереп менә. Балыкчы салам эшләпәсен салды, һәм аның йөзе тагын да тулыланып китте. Зур күзләр, чигәсендә аксыл чәчләр. Шул якты күзләре аның мәхәббәте турында сөйли миңа. Аңарга уйланырга комачаулавымны хәзер генә төшендем.

– Бергә кайтырга юлдаш булмыйсыз алайса, – дидем мин, сүзсез генә китеп барырга уңайсызландым.

– Кайтмыйм әлегә. Әйдә, яхшы ял итүегез белән хатыныгызны сөендерегез. Ә минем сөендерер кешем юк, дөресе, минем янымда түгел. Буйдак мин. – Һәм аның үз хәле турында кинәт әйтелгән сүзләре бик авыр булып ишетелде. Таныш булмаган кешегә буйдаклыгы турында белдереп, йөрәгендәге мәңге онытылмаслык кичерешләрне җиңеләйтергә теләде кебек ул. – Мәхәббәт – олы хис, туган. Мәхәббәтнең бәрәкәтен белсәң, гомерең буена җитә ул, хәтта калыр да әле…

Балыкчы абыйны мин бүтән күрмәдем. Аның мәхәббәтенең тарихын белергә теләп, аның белән озаклап сөйләшергә өметләнеп, Кесмәс буйларында еш йөрсәм дә очратмадым. Күрәсең, килгән кеше иде бугай.

Зур якты тәрәзәләребездән Ерак болынга карадым исә, буйдак абыйның соңгы сүзләре искә төшә.

Ул ялгызы яши. Моның сәбәбен ул, кабат очратсам да, бәлки, сөйләмәс иде. Андый кешеләр сүзгә саран булалар бит. Вәгъдәгә нык, мәхәббәткә тугрылыклы кешеләр алар.

Тәрәзәләрдән карыйм.

Ерак болын. Ялгыз каен. Балыклы чоңгылны, гомумән, тар һәм текә ярлы Кесмәсне кар күмгән. Ә җәен чоңгыл ярында буйдак балыкчы онытылмас мәхәббәтенә чумып утыра иде. Мәхәббәтенең бәрәкәтен белеп.

Чишмә

Егетнең яраткан кызын аждаһа урлап качкан. Егет сөйгәненең аждаһа кочагында бәрелә-чәбәләнә очып киткән якны күреп калган. Ай барган, ел барган егет алар артыннан. Әмма җитә алмаган. Тик аждаһаны куып җитәсенә, сөйгәнен аның кулыннан каерып аласына шикләнмәгән. Егет арыган, сусаган, тәмам хәлдән тайган.

Тирә-якта чиксез-кырыйсыз чүлләр икән, анда чишмәләр дә челтерәми, чыкны яфрагына кундырып, егетне сыйларга үләннәр дә үсми икән. Егет атлый алмас хәлгә төшкән, егылган. Шулвакыт кемдер каяндыр аваз бирә:

– Тор, егет, җый көчеңне!

– Кем син? Мин саташаммы?

– Син саташмыйсың. Мин – мәхәббәтең авазы синең.

– Нишлим?

– Бөтен көчеңә селтән дә, кулыңдагы таягыңны ыргыт. Ул ерак очар, тик син кайгырма, аңа барып җитәрлек көчеңә ышан. Таягың кадалган җирдә чишмә казырсың. Аның суы сиңа бетмәс көч бирер. Син изге чишмәнең суын татлап эчәрсең, шуннан алган көчең белән аждаһаны җиңәрсең, сөйгәнеңне үзеңә кайтарырсың…

Таяк, канатлы коштай очып, күздән югала.

Егет бара, озак бара. Каты селтәндем бугай, таякны тапмам микәнни, дип шикләнә. Мәхәббәт авазын чакыра, ә ул инде эндәшми.

Әнә таяк! Ул җиргә кадалып тора! Җитәм, хәзер җитәм!

Тик ерак икән әле ул. Тагын атналар буе бара егет.

Менә ул – таяк, җәяүленең юлдашы, сердәше, коралы, тугры дусты!

Егет таягы белән җирне чокый башлый. Дымлы туфракка җитә. Һәм җир күкрәгеннән бер тамчы сикереп чыга. Тагын, тагын… Тамчылар челтери башлый. Чишмә ташкынга әверелә. Егет аның суын туйганчы-туйганчы эчә.

Батыр егет, сөйгәнен аждаһадан коткарып, шушы чишмәгә кайткан. Алар шунда бәхетле яшәгәннәр.

Хәзер чишмә тирәләре гөлбакча инде. Безнең авыл янындагы үрдә ул чишмә. Аны «Изгеләр чишмәсе» диләр. Юлчылар аның суын татымыйча узмыйлар. Мәхәббәт чишмәсенең.

Туган көн

Вафирә әбинең үз балаларының кызлары да, күрше-тирә кызлары да җыелышалар да аның ишегалдында уйнарга яраталар. Әби балалар чыр-чуына күнеккән, ул аларны үз итә, алар аның тормышын тулыландыралар, ул, кайвакыт балаларны йомшак кына әрләп, эшкә өйрәтә, уйната.

Беркөнне кызлар «Туган көн» уены уйлап таптылар. Уен сөйләүдән гыйбарәт иде. Һәр бала үзенең туган көнен әйтә һәм елның шул вакыты турында, табигать турында, бу көннең аның өчен нигә иң матур булуы турында сөйли.

– Мин беренче гыйнварда тудым. Бу көнне ашыкмыйча гына ябалак кар ява, бу көн кешеләргә яңа бәхет алып килә…

– Мартның унөченче көне бик-бик якты була, чөнки бу көнне мин туганмын…

– Майның егерме бишендә – табигатьнең иң гүзәл чагы. Бакчаларда агачлар чәчәкләрен коеп җимешләнә башлыйлар, урманда барлык агачлар да яфрак чыгарып бетергән, урманда гел чәчәкләр, анда тыныч, урман һавасын сулап туя алмассың…

– Ә ноябрьнең унбише?! Ул көнне тауда чана шуасың…

– Без беренче сентябрьдә укырга барабыз, бу көн беркайчан да онытылмый…

– Ә июньнең…

– Август…

Ишегалды коймасына тотынып, Вафирә әби балаларның шат хикәяләрен онытылып тыңлый, балалар да аны онытканнар, ахрысы, ишегалды чирәмендә түгәрәкләнеп утырганнар да, үзләренең туган көннәре турында сөйлиләр дә сөйлиләр.

Шулвакыт оныгы Вафирә әбине җитәкләп алып килде дә түгәрәк эченә утыртты.

– Бүген менә безнең әбинең туган көне! – диде һәм әбисенә конфет бирде.

Карале син ул шаяннарны, уенны алар юри генә оештырган булганнар икән бит!

Кызлар аңа төрле әйберләр бүләк иттеләр – үзләре ясаган рәсемнәрне, чигеш үрнәкләрен, сабыннар бирделәр.

Күр әле син бу почык борыннарны, картайган кешенең, узган гасыр кешесенең дә туган көне булуын ничек белгәннәр диген. Вафирә әбинең бу турыда моңарчы уйлап та караганы юк иде. Хәтта кызларның туган көн турында сөйләгәннәрен ишетеп койма буенда басып торганда да уена да китермәде. Әбине котлау өчен нинди хәйлә – яңа уен уйлап тапканнар бит! И-и балакайлар…

– Әйе шул, – диде Вафирә әби, яшьле күзләрен сөртеп алды. – Әни миңа, сабан урагына төшкән көнне басуда тудың, дип әйтә иде. Бүген улым, бодай урдыра башлыйбыз, дип китте. Бүген икән инде минем туган көнем. Шуны белмичә йөргәнмен бит…

Ял

– Хәзерге балалар күпне беләләр, – дип сөйли бездә эшләүче җыештыручы сеңел. – Кызыма ике яшь, ә үзенең белмәгәне юк, билләһи. Тәкелдәвен көннәр буе рәхәтләнеп тыңлап кына утырырлык. Эшкә дә уңган булыр. Беркөнне кулын авырттырган иде, нәнием. Миңа табак-савыт юарга булыша алмады. Әмма әмәлен тапты: курчагын алып килде дә юылмаган савыт-сабалар янына утыртты.

– Минем кулым авырта, син ю әле, – диде.

Кызыбызның кулы төзәлгәнче курчак шунда утырды. Кулы төзәлгәч, ул аны тәрәзә төбенә бастырып куйды.

– Мин сиңа хәзер ял бирәм, – диде.

Курчак-балакай урамны күзәтә. Эшләде бит. Димәк, ял кирәк.

Тагын нинди эш табар икән курчакка кызым…

Шалаш һәм көймә

Кыш көне мин балык тотарга Габдерәүф белән генә йөрим. Моның сере шул: Габдерәүф Шушма якларында оста балыкчы булуы белән дан тота һәм елгага шунда көймәсен агызып җибәргән кеше. Балык эләкмәгәч, көймәсен ачуыннан батырып калдырган, дип тә сөйлиләр, әмма бу турыда үзеннән сорамыйм, сорасаң, ачуы кубып ияртмәве ихтимал.

Боз юка иде әле. Габдерәүф белән киттек олы бер тугайга. Бозны бораулап икешәр тишек тиштек.

– Аң бул, хәзер балык төптә йөри, – дип кисәтте Габдерәүф. – Бүген эләгер, мондый җилле көнне шәп каба ул. Узган атнада шундый көндә балык чиртүенә өметләнмичә генә төшкән идем, күрсәң, малай, көч-хәлгә күтәреп кайттым. Эләкте дә инде! Гел бер урында тоттым. Тау кадәр булды балык өеме!

Габдерәүф сөйләгәч, мин ышандым. Ләкин аңа карап бүген дә берәр пот балык күтәреп кайтырга нәни генә дә ышаныч һәм өмет юк иде. Утырабыз, утырабыз – күңел куанычы өчен бер генә чиртсә икән! Боз астына төшеп, үзең тартып карыйсыңмыни кылны! Юк. Һәм юк. Җитмәсә тагын, салкыны зәһәр. Кайтып кына китәсе дә бит, әмма Габдерәүф һаман өметләндерә.

– Эләкмичә булмый ул, – ди. – Җимнәре соң нинди!

Ул бирешми, түзә, ә минем чама бетеп бара, йөгергәләп килеп кенә тәндә җылы тотам.

Шулчак, үземә юаныч табып, әкият сөйләргә булдым.

– Сөйлә соң, – диде Габдерәүф.

– Синең турыда әкият.

– Булса соң!

…Хәтерлисеңме, узган ял көнне мин сине елгада ничек таптым? Син күп балык тоткан көнне.

Ачуым килгән иде: миңа әйтмичә шылгансың. Габдерәүф шәп урын тапкандыр, дим. Эзлим сине. Югары авылга хәтле мендем. Түбән авылга тикле төштем. Юк син. Үзем кармак салу турында уйламыйм да, син күпме балык тотканны беләсе килә.

Инде арып-талып беткәч, кайтырга җыенгач, елга өстендә, бозга тамыр җәйгән тал-чыбыклар янында, шалаш күрдем. Кем кышын шалаш корыр? Киләм, ни күзләрем белән күрим: шалаш эчендә син утырасың, ә шалашыңны балыктан өйгәнсең…

– Әйе шул, – дип килеште Габдерәүф, салмак әйтте.

Менә ичмасам балыкчы дисәң дә ярый Габдерәүфне – тоткан балыгына елгада йөзгәннәрен дә куша белә! Шуңа күрә аның белән бергә балыкка йөрүе күңелле.

Әкияткә ул үзе дә ышанды. Әмма болай дип өстәп куйды:

– Әй, ул көнне дә өч ташбаш, ике шыртлака, калганнары вак-төяк иде инде…

Шулчак аның кармагына балык чиртте, һәм ул имән бармак буе ташбашны сөйрәп тә чыгарды.

– Монысы балыктан өеләчәк шалашның нигезенә, – диде ул һәм: – вагы булгач, эресе дә шунда гына йөридер, – дип, бер тишеккә таза кылга тагылган ялтыравык төшерде, аны уйнатып тора башлады. Һәм ялтыравыкка әкәмәт зур балык капты. Без аны, галәмәт бәке ясап, көчкә чыгардык һәм боз өстенә сузып салдык.

– Батырган төштән ерак китмәгән икән бу көймә, – диде Габдерәүф.

Бу кадәресе аңа сөйләгән кебек әкият түгел, чынлап торып балыкчылар сүзенчә чын иде. Әйе, көймә тоттык. Кыш көне ул безгә кирәкми, ә җәй көне көймәнең файдасы тияр. Шушманың тирән тугайларында, уртага кереп, шушы көймә тулганчы балык тотарбыз әле. Шул балыкны күтәрә алмыйча батмаса ярый инде көймә. Менә хәсрәт.

Тау түбәсе

Безнең авылның бик озын Урта урамы башыннан каршыга биек тау сузылып күтәрелә, аның сузынкы сырты диңгездә тирбәлеп килгән дулкын сыман. Теге яктан тау йөзе, текә уеп алган кебегрәк, аннары тын иңкүлек җәелә. Шул сыртта туктап карасаң, безнең төбәкне һәр яктан чигенә хәтле күрәсең. Районны шул тау түбәсенә басып карап бүлеп алганнар, ахрысы.

Кеше тормышы кебек бу тау: күтәреләсең-яшисең, билгеле дәрәҗәгә – түбәгә җитәсең, аннары кайтыш – анысы сырт. Әмма сыртка менәсе бар бит әле, уелган йөздән иңкешенә аяк басканда таеп егылмыйсы иде лә…

Өч нарат

Восстание урамындагы ике йорт арасында өч нарат бар. Тигез кырлы өчпочмакка охшаган уртасы. Биек түгелләр, йортларның икенче катына җитеп кенә киләләр.

Кызык – бу йортларда яшәүчеләрнең берәрсе безнең якның Өчнарат авылыныкы түгелме икән? Авылын һәрчак хәтерләтеп тору өчен утыртмадымы икән ул боларны?

Шулай туган авылың онытылмый.

Өч наратны янәшә утырткан якташ агай белән танышасы иде.

Истәлек

Саттар абзый сугыш истәлекләрен фәнни телдә (маршаллар китапларында язылганча) сөйли белә. Дөрес, аның тасвир кылган вакыйгалары бәләкәйрәк колачлы, сан-цифрларны ул үз взводларыннан гына китерә. Шул истәлекләрендә михнәтлесен, көлкелесен һәм гыйбрәтлесен аралаштырырга ярата.

– Сугышка керергә әзерлиләр безне, өйрәтәләр, иң авыр төшкә җибәрәселәр. Әйе… Һәр көнне өлешемә тигән бер телем икмәкне, төреп, капчыкка сала бардым. Сугышта кайчан һәм ничек гомер тәмамларыңны белмисең, әй. Шулай да сакладым телемнәрне, сохари булып каттылар.

Безнең взводта сугышка керәсе көндә утыз биш кеше иде. Бу көн минем туган көнем иде. Мин һәркемгә берәр телем икмәк бүләк иттем. Командирга да. Ул:

– Рәхмәт! Без җиңәбез икән! – диде. – Ант әгәр, әй!

Һәм без дошманны чигендердек. Командир мине:

– Синең бүләк икмәгең ярдәм итте, – дип мактады.

Сугышта мактау сүзе күңелгә бик хуш килә, агайнеләр.

Мин, без… син

Һәр гаиләдә кадерле рәсемнәр була. Саттар абзый шуларны оныгына күрсәтә.

– Бу рәсемгә без госпиталь бакчасында төштек. Үз аяклары белән йөри алучылар монда. Менә бу читтәге – Абдул Сарманнан иде. Кулы төзәлгәч, тагын фронтка китте һәм сугыштан кайтмады. Монысы – Сергей. Поликарпов фамилиясе. Сугышны бетергәч, озак яшәргә насыйп булмады үзенә. Бу көләч егет – Чиләбенеке. Җиңү көнен күрә алмады, бик көткән иде шул көнне, бәгырь.

Саттар абзый рәсемдәге солдатларның барысының да язмышын сөйләп чыга. Һәм оныгы сорап куя:

– Кемнәр исән калды, бабай?

– Мин, без, улыкаем… Син…

Утрау һәм тал

Мишәдә кечкенә утрау бар. Шунда тал үсә. Дым мул утрау туфрагында. Җәйнең эссе көннәрендә дә тал яфракларыннан (ни өчендер кичкә таба) тамчылар тама. Тиз үсә тал.

Язгы ташуда утрау юылмый – тал тота.

Бер-берсенең гомерләрен озайталар тыгыз туфраклы утрау һәм тал.

Табын

Безнең күршедә Әлфинә апа яши. Ялгызы. Ул көн саен безне табынга дәшә. Без бала-чагаларыбыз белән җыелып керәбез – Әлфинә апага каршы килеп булмый.

Балалар, ишектән керү белән, Әлфинә апа хәстәрләгән уенчыклар янына йөгерәләр. Әлфинә апа безне, хатыным белән мине, диванга утырта һәм үзе түгәрәк өстәлгә татлы ризыклар тезәргә керешә. Табынны ул үзе генә әзерли.

Өстәлдә ризыклар ишәйгән саен, Әлфинә апаның йөзендә шатлык арта, аның хәрәкәтләре җиңеләя, ул яңа төшкән киленнәр кебек җәһәт йөри, инде эш яшеннән чыккан булса да яшәреп китә.

Ниһаять, табын әзер. Без утырышабыз. Һәм Әлфинә апа кинәт моңсулана. Җилкәсенә салган юка ак шәленә кулларын яшерә, табын әйләнәсендәге бердәнбер буш калган урындыкка текәлә дә, уйлана да уйлана. Бу урын аның сугыштан кайтмаган иренеке, аңа атап тотыла, аны һаман көтеп, аның алдына ризыклар куела, табын аның өчен дип әзерләнә. Ә без – табынны тулыландырырга, мәҗлесне зурайтырга тиешле кунаклар. Табын түрендә утырырга тиешле кеше булмагач, табын барыбер түгәрәкләнә алмый.

Күпме гомер инде менә аны каршылау хөрмәтенә табын әзерләнә. Ә ире һаман кайтмый әле. Тугры мәхәббәт аны һаман көтә.

Әллә соң Әлфинә апа табынны ашыгыбрак әзерләп бетердеме? Аны ире кайтып җитәр вакытка төгәл генә әзерләп бетерсә? Әллә, көн саен безне табынга дәшеп, табынның күркәмлеген сыныймы? Иң күркәм табынын ире кайтуына әзерләргә өйрәнәме?

Кол

Ул, күрше авылдан килеп, район үзәгендә эшли. Эш сәгате беткәч, авылына баручы юлга чыга торган озын урам уртасыннан ярты йөгереп өенә ашыга. Очраган кешеләргә сәламен өләшә. Аның турында:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации