Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 32 (всего у книги 38 страниц)
М. Восленский, номенклатурия дигән махсус ил шушыннан башлана, ди. Сталинның бу махсус илне бик нык үстерүен әйтә. Зур җитәкчеләрнең нинди зур дачалары булуын (алар дәүләт исәбенә төзелгән) тасвир итә. Ришвәт алучыларның да кайберләрен атап уза.
Ришвәт дигәннән. Соңгы вакытта гына Россия министрларының (бәлки, башкаларныкын да булыр) хезмәт хаклары шактый күтәрелүен яздылар. Ришвәт алмасыннар өчен ягъни. Соң, ришвәт алуын белгәч, син нигә аны министр яки башка түрә итеп тотасың соң? Җинаятьләр кодексында ришвәтне бирүчегә дә, аны алучыга да тигез җәза карала кебек. Монысын да хәтердә калганча язам, бәлки, хәзер үзгәргәндер.
Министрларның хезмәт хаклары турында М. Восленский китабыннан өзек китерик.
Көнбатышта мин беренче тапкыр, дип яза ул, министрларның, башка кешеләр кебек үк, хезмәт хакы исәбенә яшәвен күрдем. Оклад югары, әмма чамасыз түгел. Дача салу өчен, аңа акчасын озак вакыт янга калдырып барырга һәм үзен кайбер нәрсәләрдән мәхрүм итәргә туры килә; аларның өйләрендә еш очракта бернинди дә персонал юк, аларның хатыннары ашарга үзләре пешерәләр һәм фатирны үзләре җыештыралар. Болар реаль социализм ияләре министрлары гаиләләрендә булуы мөмкин түгел.
…«Безнең дача». В. И. Ленинның Горкидагы йортка барып кергәч әйткән сүзләрен бүтән чыганактан да укыган идем. Анда аның сүзләре башкачарак булып хәтердә калган, төп хуҗа Рейнботның чыгышы белән немец икәнлеге дә әйтелгән иде. Владимир Ильич шаяртыбрак: «Наконец-то у нас свой дом!» – дигән икән. Хәер, «безнең дача» һәм «үзебезнең йорт» төрлечәрәк яңгырасалар да, алар арасында мәгънә аерымлыгы юк. Тыйнак кына әйтсәң дә, шаярту катыштырсаң да, йорт-дача барыбер таланып алынган лабаса. Димәк, Михаил Восленскийның озынрак исемле «Номенклатура – Советлар Союзының хакимлек итүче сыйныфы» китабында (исемнең «Номенклатура» дан соңгы өлеше ваграк хәрефтән җыелган; 1991, русча беренче басма) бу сүзләрнең номенклатураның башлануын белгертүе турындагы фикере дөрес.
Гамәле һәм сүзе белән ил җитәкчесе В. И. Ленин башлаган номенклатура хәзер инде бөтен Россиядә гөрләп чәчәк атты. Тирә-юньгә күз салыйкчы – элек дача дип аталган, хәзер коттедж исемен күтәрүче күккә тигән йортларның күпмесе-ничәсе, Көнбатыштагы министрныкы кебек, хәләл акчага салынды икән. Социализмнан ваз кичтек, капитализмга да тәгәрәп-төшеп җитмәдекме әллә без?
Шарль де Голльнең бер фикерен искә төшерик. Үзенең социаль нәтиҗәләре аркасында, ди ул, капитализм яраклы түгел. Ул иң кыерсытылганнарны таптап изә. Ул кешене башка кешегә мөнәсәбәтендә бүрегә әверелдерә. Коллективизм да яраклырак түгел: ул кешене көрәш яменнән мәхрүм итә; ул кешеләрдән сарык тәкәләре ясый. Өченче юл кирәк – бүреләр белән тәкәләр арасындагы.
Әлбәттә, өченче юл дигәндә, де Голль безнең бүген баскан юлны истә тотмаган. Ул иленең бөеклеген кайгырткан, бездәге бүгенге тулы мәгънәсендә бардак кебек җәмгыятьне күз алдына да китермәгән. Әйе, бездә бүген бүреләр үрчи, сарыклар да ишәя.
Миңа де Голльнең һәрчак образлы, иҗади уйлануы ошый – классик мемуарчы ич ул. Бервакыт аңардан бер сәясәтче, Франциягә ничек хезмәт итәргә, дип сорый. Һәрвакыт очта-түбәдә булу, ди генерал, анда сез беркайчан да этеш-төртешкә, кысылышка эләкмәссез. Һәм президент Франциянең урыны әнә шул югарыда булуы өчен тырыша. Ә моның өчен туктаусыз һәм зурдан кубып иҗат итәргә кирәк. Де Голль исә – шундый иҗатчы.
Аның, Франция оборонасы французча булырга тиеш, дигән сүзләре бар. Ил башлыгы башка тарафларда да французчалыкны алга куя. Әйе, милләтчелек бу. Әмма әйбәт мәгънәдәге милләтчелек, Франциянең французча булганда бөеклеген саклый һәм үстерә алачагын дәлилләү. Моны егерменче гасырның иң олпат сәясәтчеләреннән берсе, озак вакытлар Англиянең башлыгы, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Уинстон Черчилль дә раслый. Генерал де Голль, ди ул, еш кына минем башымны авырттыра башлый иде, ул, үзе атаганча, «мыгырдануыма» сәбәп китереп чыгара иде. Әмма мин аңа сокланам, дип дәвам итә Черчилль, чөнки ул… бөек Франциянең үз каны, үз баласы, ә калган бүтән яклары мөһим түгел.
Алда күргәнебезчә, Германиядә – немецча, Америкада – американча, Даниядә – датчанча, Франциядә – французча. Шундый максат кую һәм бөтен эшчәнлегеңне шуны тормышка ашыру өчен, идарәчеләргә номенклатурада булмау һәм, иң әһәмиятлесе, үз илеңнең йөрәк парәсе булу шарт.
Йә, безнең илнең кайсы идарәчесе олы гамәлләребезнең үзебезчә булырга тиешлеге таләбен яңгыратып әйткән соң? Табарбызмы? Ә идарәчене бәяләгәндә, халык, аның эше фәләнчә (туры атап), ди. Шулай ук кайсыдыр милләт кешесен тискәре яктан характерлаганда, аның эше фәләнчә, диелә. Боларын еш ук ишеткәнем бар.
Шулай да мин бала чагымда һәм үсмер елларымда үзеңчәлекнең уңай бәяләмәсен дә еш кына ишетә идем. Шөкер монысына. Гитлер сугышы елларында, өлкән абзыйлар һәм бабайлар, без малайларның әйбәт эшләрен күреп:
– Менә бу – сабаларча! – диярләр иде.
Эшеңнән канәгать булмасалар:
– Кылган гамәлең сабаларча түгел! – дип әрләрләр иде, өстәвенә безнең колак кызарган яки маңгайга төер чыккан чаклар да булгалый иде, безне яратып өйрәтүләреннән йомшак җирләребез кычыткалый иде.
Байлар Сабасында күршедәге минем туган авылым һөнәрчеләренең ясаган әйберләрен болай мактыйлар иде:
– Аларның үзләренчә инде – Тенекиләрчә!
Зәргәрләрчә – ювелирларча ягъни.
Миңа да, акылыма-буема карап, дигәндәй, ягъни иләмәннәр дәрәҗәсеннән торып түгел, үзеңчәлек таләбе туры килгәләде. Иш-иптәшләрнең әсәрләрен кулъязмада укыгач:
– Татарча язарга кирәк! – дигәләдем.
Кайберсе:
– Татарча язылган бит инде! – дип каршы төшә иде.
– Татарча кирәк! – дип кабатларга тиеш була идем.
Татарча!
* * *
Кайбер хикәяне укыгач, сюжеты гади, дип нәтиҗә чыгарабыз. Бу – авторның кимчелеге саналмый, киресенчә, аның сюжет корудагы осталыгына ишарәли. Сорау куйыйк әле: әллә соң гади сюжет дигәнебез гомумән сюжетсызлык белән янәшә торамы? Ә сюжетсызлык дигәннәре нәрсә? Мондый төшенчә гомумән дөресме? Кирәкмәскә һәм ныклап уйламыйча чыгарылган нәрсәкәйдер сюжетсызлык дигәннәре. Минемчә, әдәби әсәр сюжетсыз була алмый. Хәтта бер генә строфа шигырьнең дә үз сюжеты булырга тиеш. Халыкның алдарак мисал ителгән кыска җырын кабатлыйк:
Алма бакчасын чабыгыз,
Үткен булса чалгыгыз.
Су өстендә дулкын ничек,
Безнең шундый чагыбыз.
Алма бакчасы үләне каты сабаклы булып үсә, аны чабарга чалгыңның үткен булуы, көчең ташып торуы кирәк. Ә безнең беләкләрдә дулкын көче бар, димәк, безнең чалгыбыз үткен булуы өстенә көчебез җитәрлек, шулай булгач, без алма бакчасы үләнен, күбесен тырпайтып калдырмыйча, тигез итеп, егетләрчә чабачакбыз. Бәлки, әлеге дүрт юлдан качырымлык сюжеты да табып буладыр, ә? Яки Дәрдемәндне искә төшерик:
Без генә идек без, гыйреләр ят иде,
Бер җирдә идек даим, күңелләр шат иде.
Хәер, монысын инде укучыбыз үзе шәрехләп карасын. Бәлки, монда да сюжетны күз алдына китерербез.
Әйе, сюжетның күзгә бәрелеп тормавы сюжетсызлык түгел икән. Бер мәлдәге кичерешләрне ниндидер тәртиптә сурәтләү дә сюжет була ала ич. Ниндидер тәртиптә сурәтләү исә осталыкка – сюжет кора белүгә бәйле. Хәзерге күп кенә җыр текстларында сүзләрнең мәгънәсез төзелеше генә – ничек диик – эчке сюжетны бетерә.
* * *
Язучы булу яхшы тормыштан түгел инде, дип шаярткан Сергей Довлатов. Шаяртуың шаярту да бит… Иҗат газабын толыкманы белән кичерәсеңне дә уйларга тиешсең. Хәер, әйбәт хикәя язсаң, иҗат рәхәте күсәмәсе белән кайта, ягъни алыкман булып кайта. Шулай да Сергей Довлатов шәп шаярткан!
* * *
Әдәбият кануннарына тулы җавап бирә торган, болар өстенә бер-бер яңалыгы булган хикәя, ягъни һәрьяклап җитешле хикәя (гомумән дә әдәбият-сәнгать әсәре) укучыны сөендерә, аны ныклап уйланырга да мәҗбүр итә. Эчтәлек тә уңай булса, әйбәт әсәрдән әйбәт сыйфатларны ул үзенә алырга тырыша, тискәре якларга иярмәскә әдипнең кисәтүен аңлый. Әйе, мондый хикәя (шушы жанрны гына алыйк) хакында кат-кат уйлана. Югары художество әсәре исә язучыны-укучыны уй сәфәрендә ерак-еракларга ук алып китә. Әдип әсәрне энәсеннән җебенәчә җентекләп укый, инде аны күңелдән белсә дә, ошаткан хикәясен кабат-кабат укый. Бу хәл исә осталыкка өйрәнү өчен (һич тә кабатлау өчен, сукыр рәвештә иярү өчен түгел. Монысы плагиат санала, җинаятьләр исемлегенә керә), яңалыкны үзеңчә эзләү өчен кирәк. Моны көнчелек үрнәге дәрәҗәсенә төшерергә ярамый.
Мин дә әйбәт әсәр белән тиз генә саубуллашмыйм, ара-тирә аны бөтенләй «сүтеп бетерәм».
Дөрес, ияреп язулар булырга мөмкин. Х. Сарьян иҗатында болар очраштырды, аның «Егет язмышы» исемле китабындагы унөч хикәянең өчесе шундыйлар. Әмма кемгә ияреп язуын Хәсән Сарьян башта ук искәртеп куя, димәк, әдәбият кануннарын бозмый.
Кайчакта хикәядәге бер генә әдәби деталь дә таңга калдыручан. Венгр язучысы Дюла Чакның әсәр ахырын чын осталарча эшләве сокландыра мине.
Элгәре әдип турында бераз мәгълүмат.
Дюла Чак беренче хикәясен унтугыз яшендә (1949) бастыра. Шактый еллар Венгрия Язучылар берлеге секретаре булып эшләвенә карамастан, 1983 елга иҗат күләме менә мондый: сигез роман, өч пьеса, повестьлар, хикәяләр җыентыклары, ике социографик (хәзерге җәмгыять тормышы турында) хезмәте. 1983 ел итеп басым ясап күрсәтелү сәбәбе шул елда Мәскәүнең «Радуга» нәшрияты русча «Глемба» дигән китабын чыгару белән бәйле, анда шул ук исемдәге повесте һәм унбер хикәясе тупланган. Ә өч хикәясенең – «Мирас», «Бик шәп!», «Дәгъвачылар һәм җавапка тартылучылар» дигәннәренең эчтәлекләре бер-берсенә тартым, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, тупасрак әйтсәк, үзара хыянәт турында алар.
Өчесе дә әйбәтләр. Гади, димәк, оста язылганнар, укучыны «тотып торалар». Өчесенең темасы бер булса да, язылышларында охшашлык юк (беренче чиратта стиль һәм тел истә тотыла), эчтәлекләре бөтенләй үзгә кабул ителә. Хикмәт нәрсәдә икән соң? Бәхәссез, әдипнең осталыгында. Ә моңа ничек ирешелгән? Минемчә, вакыйгалар-сюжетларның ахырлары аерымлы, үзгә. Дөрес табылышы булышкан авторга. Әдип элгәре ахырны уйлагандыр да вакыйга үстерелешен-җәелешен шуңа көйләгәндер кебек. Әмма ахыр укучыга алдан ук абайланмый, шундый тәмамлануга ирешәчәге нәни детальләр белән искәртелә-тезелә баруын хикәяне укып чыккач уйланганда гына тоясың хәтта.
Әлеге өч хикәянең вакыйгаларын һәм ахырын бик кыскача әйтик. «Бик шәп!» – ир, хатынының мыгырдануларына (тавыш күтәрмичә болар) түземе бетеп, аерылышырга исәп итә һәм, сәбәбен аңлатыр өчен, кулына берничә тапкыр кәгазь ала, әмма гаиләне саклау теләге-өмете гел җиңә. Баксаң, хатыны инде «аерылышып» куйган икән һәм бу хакта иренә ул үзе әйтә.
«Мирас» – өч дусның берсе, ахириләре киңәшенә колак салмыйча, буйдак калганы, вафат була. Ике дус та соңгы юлга озатырга киләләр. Васыятьне укыйлар. Васыятендә мәрхүм буйдак икесеннән дә гафу үтенә. Ул ике дустының да хатыннары белән «аралашкан» икән…
«Дәгъвачылар һәм җавапка тартылучылар» – кәкре тәртипле түтинкә баласын суд аша үзенә алырга тели. Әти кешенең һич тә бирер исәбе юк, хикәядә ул башта явызрак та итеп тасвирланган, укучының аңарга ачуы да чыгарга мөмкин. Ананың байлыкка кызыгуы, әти тиешле кешенең чынлыкта әти түгеллеге (ул моңа сәләтсез икән), баланың әтисе аның энесе икәнлеге ахырда ачыклана. Һәм әти тиешле кеше баланың үзләренә кайтачагына һич тә шикләнми, ул инде хәтта документларын тәртипләп куйган.
Әйе, хикәяләрне тота торган ахырлар. Һәм алар хикәяләрнең үстерелешен сурәтләү белән укучыны ышандыралар.
Дафна Дю Морьеның (1907–1989) «Ребекка» романы укучыларга әйбәт таныш, аның буенча куелган фильм да дөньяның күп илләрендә хәзер дә бара икән, ә әсәр үзе әдибәнең үз илендә – Англиядә – утыздан артык мәртәбә китап булып чыккан. Морье апаның әсәрләрен көтелмәгәнчә һәм тапкырлык дәрәҗәсендә тәмамлавы Мәскәүнең «Эксмо-Пресс» нәшриятында 2000 елда басылган әлеге романы исемендәге китапка аннотациядә дә әйтелә. Андагы дүрт озын хикәянең (кырык-илле битле) өчесен укыдым, ахыр турындагы сүзләрнең бик тә хаклы булуына ышандым. Дүртенче хикәяне – «Зәңгәр линзалар» исемлесен укыйм. Монысында алданрак искәртүләр үзгәрәк, әсәрнең төп героеның авыр хәле – дөнья матурлыгын күрә алмавы эзлекле һәм дәлилле сурәтләнә. Тегеләрендә кыска ахырда яхшыдан начарга күчелде, бу хикәядә киресенчә булыр дигән өмет тә уяна. Менә соңгы абзацны гына укыйсым калды, әйбәт тәмамлану шунда булыр, әдибәнең осталыгы моңа җитә, әлбәттә. Бер җөмлә укыйсым бар… һәм өметем акланмады, кызганмады мине-укучыны Дафна апа. Хикәянең яртысыннан бирле тасвирланган авырлыклар бу җөмлә янында «вак» иде. Нишлисең, әдибә хаклы, хикәянең язылышы барышы ук шуны таләп итә икән, мондый ахырның хикәя башында ук бераз яшертенрәк искәртелүен исеңә төшерәсең…
Редакцияләрдә эшләгәндә кулъязмалар укыгач, мин дә:
– Ахыр юк, димәк, әсәр юк, – дип нәтиҗә чыгаргалый идем.
Ахырның «уйнавы» сатира-юмор әсәрләре өчен аеруча таләп ителә. Әйе, безнең әдәбиятта да әсәрне югары күтәргән тәмамлаулар, язылышның шуңа яраклаштырылу үрнәкләре күп. Электән үк үзем таныган хикәяләрне генә саныйм: Ш. Камал, Ф. Хөсни, М. Әмир, Ә. Еники хикәяләре (атап әйтмәдем – күп алар). Һәм кайберләрен атыйм: «Трагедиягә ике билет» (Зиннур Хөснияр), «Шаһгали» (Ркаил Зәйдулла), «Кыргын» (Ләис Зөлкарнәй), «Космодром һәм сессия, космонавт Әгъләм» (Ләбиб Лерон), «Ма-ту-у-у!» (Наис Гамбәр), «Гомерем хикәятләре» һәм «Айбаш» (Габделхәй Сабитов), «Тәрәзәләр» (Аяз Гыйләҗев), «Солдатлар кайта» һәм «Бер мәхәббәт тарихы» (Фаил Шәфигуллин)…
Ә бу очракта минем үз хикәяләрем арасында мисал итәрлекләре бармы икән соң? Бәлки, юктыр. Алдарак әйтелгән «эчке сюжетлы» хикәяләрдән эзләсәң генә инде. Юк икән – юк!
Әмма мин каләмдәшләремнән һич тә җенем кубып көнләшмим, сөенәм. Бар икән – бар, димәк.
* * *
Моннан элекке язмамда көнчелек ике тапкыр искә алынды, соңгысында әнә ихласлык та искәртелде. Хак болар. Шулай да көнләшү турында, бәйнә-бәйнә үк сөйләүне максат итмичә, озынрак-җентеклерәк тукталу таләп ителә.
Шөкер, мин көнче түгел. Гаиләбездә мондый күренешләр булмады. Хәләлем Мәгъферүз беркайчан да мине көнләштерерлек вак кына сәбәпләр дә куптармады, минем урамга чыгып йөрер вакытым җитсә:
– Свиданиегә соңлама тагын син, – дия иде.
Бер сүзне русча әйтә, күрәсең, мондый эшләрнең безнеңчә түгеллегенә ишарәседер. Мин дә шул сүзгә ияләндем.
– Киттем мин свиданиегә, – дип, борын чөеп ала идем һәм урамда йөрергә чыгып китә идем.
Әмма тормышта көнләшү миңа бөтенләй ят, тулаем ягъни дип үкереп исбатлый алмыйм. Әйе, башкаларның гүзәл итеп кылган гамәлләрен күреп, моңа сөенүемә өстәп көнләшәм мин. Бу көнләшү башкаларның иҗади җимешләренә битараф калмау дәрәҗәсеннән узмый, тулып пешкән җимешләр мине иҗади уйланырга мәҗбүр итә. Әйе, нигә мин эшләмәдем соң моны, дигән кытыклану ягына каерылу бар, ләкин мондый хәл кыбырсып хөсетләнү тарафына борылып та карамый. Оста бакчачының сөенечле сыгылган агачларына күз ату, алай гына да түгел, шул агачларның кәүсәләрен-ботакларын, яфракларын-җимешләрен сыйпау, туфракны актармыйча, тамырларын күрергә тырышу әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә омтылышлырак.
Бу хезмәттә инде искә алынган «Суга баткан әзмәвер» исемле хикәягә кайтыйк. Милләте инглиз Баллард кыска гына әсәренә кешелекнең узганын (әзмәвер үк моңа дәлил), бүгенгесен (кәмит кылып кына яшәргә маташу), киләчәген (әзмәвернең гаурәтен күтәреп йөрүләр) сыйдырган. Су-елга буйларында мин дә күп йөрдем, вәләкин әзмәверне таба алмадым. Димәк, талант дигәнең әсәрне «таба белү»дә икән.
Әйе, мин сөенеп көнләшкән әсәрләр күп. Сүз тагын хикәяләр турында гына барачак. Һәм элгәре безнең укучыга аз таныш булган Омар Сәйфетдин (русча язылышы – Омер Сейфеддин) иҗатына күз йөгертеп кенә булса да узыйк.
Омарның рухи үсешенә бала вакытында ук аларның хезмәтчесе Абиль әби зур йогынты ясый. Малайга ул кичләрен әкиятләр сөйли. Шуларны ишеткәч, Омар үзе куркыныч төшләр уйлап чыгара, бу иҗат җимешләрен башлап әнисенә җиткерә. Дүрт яшендә (!) аны башлангыч мәктәпкә бирәләр. Итанбул, Аксарай, Йосыфпаша мәктәпләрендә укыганда, француз телен өйрәнә, ике хәрби мәктәптә укый. 1900 елда беренче шигырен бастыра, шуннан соң ук «Картның чыгып йөреп кайтуы» исемле хикәясен яза, бу жанрга иҗаты буена тугры кала.
Омар Сәйфетдиннең (1884–1920) иҗат мирасы күләме белән артык зур түгел, кыска гына иҗат гомерендә ул йөздән азрак хикәя яза. Шулар белән ул төрек әдәбиятында күренекле урын тота, аның әсәрләре хәзер дә басыла, чит телләргә тәрҗемә ителә, миндә дә хикәяләре тупланган русча ике китабы бар (аның турындагы мәгълүматлар «Сайланма әсәрләр» дигән китабыннан алынды). О. Сәйфетдин иҗаты – төрек халкының милли үзаңын формалаштыруга зур хезмәт кую үрнәге. Төрек кешесе фикерләү рәвеше буенча да, психологиясе буенча да, тормыш тәртибе буенча да төрек булырга, ул үз ана телендә аңлашырга тиеш – менә аның иҗатының төп фикере-мәгънәсе. «Азатлык төне» дигән һәм Садриштайн турындагы ике хикәясе моның ачык дәлиле булып тора.
Омар Сәйфетдингә төрле ярлыклар да тагыла: ул «әдәбиятсыз әдәбиятка омтыла» яки «стильсез язучы». Мин, аның хикәяләрен укыгач, бу фикерләрнең (менә болар, бәлки, көнләшүдән әйтелгәндер) нигезсез икәнлеген аңладым. Ул сәясәт мәсьәләләре ярылып яткан хикәяләрен дә (әйтик, «Азатлык төне») чын художество әсәре дәрәҗәсенә күтәргән. Әдиплек осталыгын хикәяләре азагын табуда күрәбез, алар моннан алдагы язмаларда да мисал була ала («Ришвәт» һәм «Җүләр» хикәяләре, мәсәлән).
Сүзебез көнчелек турында иде, ә бу әдипнең тормышы һәм иҗаты турында бераз гына мәгълүмат-фикер бирүем татар укучысын исәнләшү дәрәҗәсендә генә булса да таныштыру иде.
Мине Омар Сәйфетдиннең «Корыган агачлар чәчәк атты» исемле хикәясе «көнләштерде». Ярым хыялый итеп язылган бу әсәр, калыпка әйләнгәнчә әйтсәк, зур ышандыру көченә ия. Соң, күп корыган агач еккан кеше буларак, мин дә андыйларны чәчәк аттыру әмәлен табарга тиеш идем ләбаса! Корыган агачлар турында укыганчы ук, Кубаның баш хикәячесе Онелио Хорхе Кардосоның бер хикәясендә (шулай хәтерлим) «ясалган әйберләрне элекке агачы хәленә китерер идем» дигән сүзләре дә хәтеремдә йөри иде ич. Ә Омар Сәйфетдин корыган агачларны мин туганчы ук чәчәк аттырган икән. Мин бу вакыйганы, әгәр «таба алган» булсам, бөтенләй башкача язар идем. Хәзер Омар Сәйфетдин язуына, дөнья әдәбиятында шәп әсәр яшәвенә сөенәм. Көнләшеп сөенәм!
Әлеге хикәянең эчтәлеген сөйләмим. Тагын бер фикерем – соңгы елларда Төркиягә безнең әдипләр дә еш кына баралар. Берәрсеннән Омар Сәйфетдиннең үз ана телендәге (моны саклау-үстерү өчен, ул күп көрәшә) китабын алып кайтуын үтенергә кирәк әле.
Шулай, туп-туры мәгънәсендәге көнчелек – бик хәвефле һәм хәтәр сыйфат, иҗатта ул гомумән гафу ителми.
* * *
Әдәби әсәр укыганда, сөендергеч чагыштыруларга яки аталышларга очрап, озын-озак уйланып утыру гадәтем бар. Алар русча булса – татарчага (белсен иде укучыбыз башкаларның да тел байлыгын ягъни), татарчаларын русчага (башка милләт халыклары да белсеннәр иде безнең тел байлыгы хәзинәбезне ягъни) тәрҗемә итәргә тырышып карыйм. Әмма алар миңа һәр ике очракта да «бирешмиләр». Шундый «иҗат» тәгъбирләренең берничәсен китерик. Элгәре бик күп хикәяләр (һәм әйбәт хикәяләр) язган Александр Гринны укыйк: «Мрачный кривой рот», «Красивый хоровод пустоты», «На облачном берегу».
Соңгысы исемендә хикәясе һәм хикәяләр китабы бар. Монысын татарча әйтеп тә буладыр, әмма күз алдына китерерлек һәм тоярлык итеп әйтүе кыен.
Страстное творчество. Бу сыйфатны иҗатка мөнәсәбәттә куллану әйбәт. Татарча берничә сүз дә язып куйган идем – көчле-дәртле иҗат, рухланып, бирелеп, теләп, көчле теләк белән, әвәсләнеп, мавыгып – тик кайсысын сайлап алырга белмим, бүтән табыш кирәк, күрәсең.
Подозрительная муть – шикле, шөбһәле, юшкын, утырма, томан, буталчык, болганчык.
А. Гринга бер сыйфат гел юлдаш булган, моны ул үзе «жажда красивых вещей» ди. Һәм алган әйберне акча юнәткәнче ашамыйча торса да. Инде, әлеге гыйбарәне тәрҗемә итү өчен, сүзләр эзләп карыйк – матур әйберләр алырга-булдырырга омтылып, ашкынып, атлыгып тору, көчле теләк белән. Бик сыек килеп чыга шул.
Чатнатып ябыштырулар татар әдипләре әсәрләрендә дә күптин-күп, әлбәттә. Фатих абый Хөсни, Мирсәй абый Әмир, Ибраһим Гази, яшьрәкләрдән Марсель Гали китапларында, мәсәлән. Әмма бу очракта мин Мәҗит Гафуриның Октябрьгача шигъриятен атап искә алам. Бу шигърияттә асыллыкны күп очратасың. Кызганыч, аның шул чор шигърияте (дүрт йөздән артык битле том) татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә онытылыбрак тора.
А. Грин белән М. Гафурины янәшә утыртырга тырышуымның сәбәбе – аларның холыкларындагы, иҗатларындагы бер уртаклыкны искәртү. Бәлки, алар бер-берсен ишетеп тә белмәгәннәрдер. Ә уртаклык мондый – Александр Грин һәм Мәҗит Гафури болганчык-баткаклыкны («муть») үзләре теләп эзләп йөргәннәр кебек. Моның шулай икәнлегенә аларның автобиографик әсәрләрен («Автобиографическая повесть» һәм «Тәрҗемәи хәлем», «Баштан үткәннәр») укыгач инанасың. Нигә мондый холыкларыннан арынырга теләмәделәр икән алар? Югыйсә акыл ияләре бит.
Мондый сыйфат дустыбыз Фаил Шәфигуллинга да хас иде. Тормышында нәни түмгәксез юлдан барганда, кинәт кенә «муть» кә таба борылгалый иде ул. Югыйсә моның бөтенләй кирәге юк инде. Шулаймы? Бәлки, түгелдер. Ул юлында очраган «муть» ләрнең алама-сәләмәләрен йолкып бетергән дә аңа яңасы кирәктер. Эшсез, иҗат итмичә яши алмый иде Фаил дускай – мин аның эштән тукталып, онытылып ял итүен хәтерләмим. Әлеге чытлыкланулары (алай гына да түгел) өчен тукмаклы сүзләр ишеткәләсә дә, Фаил «муть» эзләүгә тугры калды.
Әллә соң Александр Гринга да, Мәҗит Гафурига да, Фаил Шәфигуллинга да язачак әсәрләрен «муть» тә әйләндереп-тулгандырып карау кирәк идеме икән? Синнән шакшы йокмаса, сине язабыз ягъни.
Авырлыкны үзләре атлыгып эзләүче өч әдип турындагы бу язмамны Фаил Шәфигуллинның диңгезче Шәүкәт абыйсына багышлап язган шигыреннән ике юл китереп тәмамлау муафыйк:
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең –
Үпкәләмәс туган ил безгә.
* * *
Халык иҗаты әсәрләрен кулланып саклаучылар, аларны ишәйтүчеләр, нигездә, авылда, диябез. Кайчакта бу нәтиҗәне дөрес түгелгә саныйм. Күбесе авылдан чыккан һәм хәзер дә авыл халкы белән еш аралашучы шәһәр кешеләре халык иҗаты белән якыннан таныш һәм алар да яңа әсәрләр тудыралар ич. Өстәвенә төп шәһәрнекеләр сәнгатьне-мәдәниятне тирәннән беләләр-аңлыйлар лабаса, алар арасында һәр тарафтан әйбәт тәрбия алучылар авылдагы белән чагыштырганда ишлерәк. Әнә шундыйларны үзебез аралый белмибез, аларны игътибар белән тыңламыйбыз, күрәсең. Ә авылда яңа уйлап чыгарылган һәм онытыла төшкән халык иҗаты әсәрләрен сорамыйча ук сөйләүчедән ишетеп торабыз, ә шәһәрдәгеләрне колакка элмибез бугай. Әмма, кайда ишетүебезгә карамастан, без бу хәзинәләрне туплый барырга тиешбез.
Искечә Яңа ел – 2006 ел кергән көндә миңа Дөбъяз янындагы (борынгы якларыбыз) Кече Солабаш авылында урта яшьләрдәге ханым кыска арада балалар язмышына кагылышлы ике «әсәр» әйтеп куйды. Бәлки, болар яңа да түгелдер, мин аларны хәтерем сыеклыгы күрә хәтерләмимдер. Аннары ханым аларны колакларны торгызып тыңларлык итеп әйтте. Менә алар:
Ир кайгысы – итәктә,
Балаңныкы – йөрәктә.
Һәм:
Фәрештәләр сабыйларга ярдәмгә кулларын сузып торалар.
Болар әлегә мәкальләр булып җитмәгән – бәлки, аларның гомумиләшүе кирәкмәс саналыр, әйтем буларак та көчле ич бу гыйбарәләр. Беренче әйтемдә ямьсез мәгънә юк, чөнки «ир кайгысы» дип тәгаенләнә. Монда әни кешенең үзе күтәреп йөргән, үзе тапкан баласының якынрак булуына басым ясала, иренең дә дәрәҗәсе төшерелми.
Соңгы елларда кайбер әдипләр (күбесе булмаса әле) халык иҗаты әсәрләренә игътибарны киметтеләр, боларга «втурый сорт» итеп карау сизелә, әкиятләр һәм башкаларны уку бушка вакыт уздыруга тиңләштерергә тырышыла.
Югыйсә халык иҗаты әсәрләренең бай тупланмалары басылып чыкты. Мин беренче чиратта Фәннәр академиясенең Казан филиалы әзерләгән уникетомлыкны истә тотам. Уникегә тагын өстәлде. Бай тупланма. Төзүчеләренә һәм редакторларына – зур рәхмәтебез.
«Кыска җырлар» томы беренче булып чыкты (1976) дип хәтерлим. Бер искәрмәдә әйтелгәнчә, анда биш мең алты йөз утыз строфа җыр кергән. Бу әле барлык хәзинәбез түгел. Әмма томдагы җырлар күңелләрне сөендерәләр һәм… көендерәләр – аларда халык һәм ил тарихы чагыла. Шушы том чыккан көннәрдә Туфанның (Миңнуллин, әлбәттә) аңа биргән бәясе истә калган:
– Рәхәтләнеп һәм… әрнеп укыйм!
Инде томнан үрнәккә бер генә куплет булса да җыр китерү фарыз.
Ачы буран, ачы җил
Челтәрлидер битемне;
Ачы хәсрәт, ачы нужа
Ашый бәгырь итемне.
Монда, әйе, барысы да бар. Зур ук фәнни мәкалә язып булыр иде шушы җыр турында. Иң башлап сүзләр сайланышына, «ачы» ның исбатлануына, баштагы ике юлның соңгы ике юл белән мәгънәви бәйләнешенә игътибар итик. Хәер, бер генә сүзне дә «онытып» калдырып булмый. «Челтәрлидер» үзе генә дә ни тора! Кайсы шагыйрьләребезнең әсәрләреннән һәм иҗат җимешләре арасыннан таба алырбыз икән моңа аваздаш һәм көче-куәте белән моңа иш шигърилекне?!
* * *
Рус әдәбиятының ике әзмәвере Лев Николаевич Толстойның (1828–1910) һәм Фёдор Михайлович Достоевскийның (1821–1881) аралашмаулары, хәтта очрашмаулары турында укыгач, моның сәбәбен ачыкларга тырышып, озак уйландым. Алар бит иң күренекле әсәрләрен бер чорда язып (әйтик, Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» сы 1866 елда, «Бертуган Карамазовлар» ы 1879–1880 елларда, Толстойның «Сугыш һәм солых» ы 1863–1869 елларда, «Анна Каренина» сы 1873–1877 елларда язылган) иҗатта иң югары уңышларына ирешкәннәр, бер-берсенең иң киме югарыда саналган әсәрләрен белгәннәр. Ни өчен очрашып фикерләшмәгәннәр? Бер-берсенең әсәрләрен өнәмәгәннәрме? Юк, алай була алмый, алар икесе дә иҗатны дөрес бәяли белгәннәр. Вакытлары кысан чакмы? Юк, монысы бөтенләй дә җитди түгел. Бер-берсеннән ачу тотар дәрәҗәдә көнләшкәннәрме? Юк, монысы да батмый, алар икесе дә игелекле рухлы затлар, андыйлар ваклыкка бирелми. Бер-берсенең әсәрләренең ошатмаган урыннары булгандыр, әмма кире кагу һич тә тулаемлыкка күчә алмый.
Әллә соң… Әллә соң, дускай-әфәнде, без очрашсак, якыннан белешсәк, бер-беребездән аерылып китә алмаячакбыз, бер-беребезгә кирәкмәс йогынты ясап, иҗатыбызга зыян салуыбыз, изге теләкләребез бер-беребезгә комачау тудыруга әверелүе ихтимал, булганыбызча-үзебезчә калыйк, дип бер-берсеннән ара тотып уйлашканнармы?
Һәм минем сорауларыма Лев Николаевич чатнатып җавап бирде. Бер хатында ул болай яза: «Бу кешене минем беркайчан да күргәнем булмады һәм беркайчан да аның белән туры мөнәсәбәтләргә кермәдем, һәм кинәт, ул вафат булгач, мин аның миңа иң якын, кадерле, кирәкле кеше икәнлеген аңладым».
Моңа тәфсилләү-тәфсирләү кирәкми.
Ясная Полянадан соңгы китүендә Лев Николаевичның эш өстәлендә Фёдор Михайлович Достоевскийның «Бертуган Карамазовлар» романы битләре ачылган килеш кала…
* * *
Миф… Татарча ничек әйтеп була икән бу атаманы – риваятьме, хикәятме, сөйләмме? «Сөйләм» сүзлекләрдә баштагы икесенең синонимы буларак китерелә, аннары бу атама әдәбият белеменә, «сказание» ның тәрҗемәсе буларак, соңрак кергәндер кебек, ә мифлар бик борынгы заманнарда ук туган. Димәк, «сөйләм» туры килмидер. Шулай да русча сүзлекләрдә (һәм энциклопедик) мифны «сказание» дип атыйлар. Ә «хикәят» аңлатмалы сүзлектә «хикәя» дип, «риваять» борынгыдан «сөйләнеп килгән хикәя, тарих» дип, алынмалар сүзлекләрендә «риваять» «хикәя, сөйләү, роман, икенче бер кешедән күчереп сөйләү, роман», хикәя дип аңлатыла. Соңгыларында аерма юк, ичмасам. Ә «миф» грекчадан кергән һәм «сүз» гә туры килә икән. Мәгънәсе төрле сүзлекләрдә дә бер үк – борынгы кешеләрнең дөньяның һәм җирдә тормышның барлыкка килүе, табигать күренешләре, аллалар һәм әкияти баһадирлар турында ышануларын-карашларын һәм күзаллауларын буыннан-буынга сөйләнә-сөйләнә безгә китереп җиткерүче халык иҗаты әсәрләре. Мифлар, әйе, борынгы заманнарда ук туган, һәм алар барлык халыкларда да бар.
Болай тәфсилләүнең максаты түбәндәге нәтиҗәне чыгару өчен кирәк иде.
Миндә дөнья халыклары мифлары тупланган зур форматтагы ике калын том, иң яхшылары аерым чыгарылган китап, мифологик сүзлек бар. Боларны кат-кат уку һич тә ялыктырмый.
Әгәр, димен, татар мифларының тулырак (тулы ук була алмый) тупланмасы чыгарылса, шәп булыр иде бит!
«Татар халык иҗаты» сериясендә риваятьләр һәм легендалар томы бар бит дисезме? Бар. Ләкин китапның тышлыктагы аталышында «миф» сүзе юк, төзүче мифларны аерым куймаган. Шөкер, галим Сәлим Гыйләҗетдинов томга мифларны риваятьләрдән һәм легендалардан соң өченче бүлек итеп керткән һәм бүлеккә «Мифологик хикәятләр» дип исем биргән. Һәм бу исем – «миф» ларны татарчада төгәлрәк аңлатучы атама, минемчә. Тик бу термин киң кулланылышка әлегәчә кертелми. «Сөйләм», «хикәя» кебекләре юлга аркылы ятканнар, күрәсең. Ә бит безнең халыкта да мифның борынгыдан булуы бу жанрга төгәл һәм мәгънәле атама таләп итә.
* * *
Һәр әдәби әсәрне ике кеше иҗат итә – язучы һәм укучы. Бу фикер, мәгълүм ки, яңа түгел, әдәбият гыйлемендә һәм әдипләрнең мәкаләләрендә сирәк кенә очраштыра ул. Мин, шәхсән, аңа ике тапкыр юлыктым. Шулай да яп-яңа түгеллеген төшенәм әлеге фикернең. Хәер, әдәбият дөньясында өр-яңаны табу, мөгаен, мөмкин дә түгелдер, тик син инде борынгыдан төрле җайда кабатлана килгәннәрне үзеңчә тасвирларга, алар турында үзеңчә әйтергә тиешсең, югыйсә иҗатың юк дигән сүз. Шуңа күрә алга таба да үземчә сукаларга тырышырмын.
Әдип, әсәрен язганда, нинди дә булса вакыйганы үзе белгәнчә-күргәнчә күз алдында тота, ягъни үзенчә иҗат итә. Җентекле сурәтләнүенә карамастан, укучы моны бүтәнчә күрә, ягъни ул да үзенчә иҗат итә. Язучы әдәби героеның портретын тәфсилле сурәтләп ясый, үзенчә иҗат итә. Укучы әлеге геройның төсен-битен, буен-сынын башка кыяфәттә, үзенчә иҗат итә һ. б. Аларның иҗат җимешләре беркайчан да ике тамчы су кебек охшаш булмый (тамчылар да койган да куйган түгел ич!).
Әдипнең беренчел бурычы укучыны иҗатташы итүенә ирешүдә булыр. Аның иҗат ишекләре укучысына һәрчак ачык ич – әйдәгез, әдипнең иҗат дәрьясында йөзик, күккә ашкан тауларына талчыкмыйча меник, чытырманлыкларын йөзне сыдыртмыйча уза белик. Ә әдип безне иксез-чиксез һәм билгесез-серле хыялда гиздерсен. Әдип тә, укучы да иҗат итеп рәхәт чиксеннәрче, рәхәт сөрсеннәрче.
Кайчакта иҗат барышында берничә кеше катнаша. Әйтик, шагыйрь җырның сүзләрен, композитор көен язды. Артист аны сәхнәдә җырлый, икенчесе аңа гармунда уйнап булыша. Ә тамашачы шигырьне, көйне, башкаруны үзенчә кабул итә һәм шушы хәл җыр иҗат итүдә катнашуы санала.
* * *
Академик А. Д. Сахаровны башлап яклаучылар арасында А. Т. Твардовский да була. Алар – егермеләп кеше. Шушы хәрәкәт кузгалганнан соң, әдәби җәмәгатьчелектә бер хәбәр таралып алды. Александр Трифоновичны Үзәк Комитетка чакыралар, аны «тәрбияләргә» ниятләгәннәр, күрәсең. Сахаровны яклаучылар арасыннан чыгарга искәртәләр. Тиздән алтмыш яшегез тула, без сезгә Герой исеме бирмәкче идек, ә сез кирәкмәс-ярамас эш кылып йөрисез, Сахаровны яклыйсыз, дигән икән аны чакыртучы.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.