Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Кайчак уйлана калам да, бүтән һөнәр сайлаган булса да, осталыкка ирешер иде Фаил, дип нәтиҗә чыгарам. Әйтик, рәссам булып китә алыр иде ул, бу һөнәргә дә кулы ябышып тора иде, хикәя-шигырьләренең беренче кулъязмаларында кызыклы рәсемнәре дә була иде. Иш-иптәшнең укырга биргән кулъязмаларын сурәт төшереп чуарлаган чаклары да булды. Һәм бу шаянлыгыннан үзенә ләззәт табар иде. «Төнге сулар челтери» исемле хикәямне укырга биргәч, аның исемен рәсем ясап ураткан һәм:

– Күрдең, ничек шәп ясадым! – дип мактанып та куйган иде. Аннары: – Иң бөек рәссам да, көчәнеп тырышса да, болай ясый алмаячак! – дип, үзеннән көлгән дә иде.

Рәсем сәнгатен аңлавы аңа бөтен дөньяга танылган Эрзя һәм халкыбызның мактанычы Бакый Урманче иҗатларының үзенчәлекләрен ачкан мәкаләләр язарга ярдәм итте.

Остага калай белән түбә ябарга икәүләп булышуыбыз искә төшкәч, Фаил, калайчы булып китсә, бу һөнәрдә дә танылыр иде, дип уйлыйм. Чөнки остабыз сырхаулагач, түбәне икебез генә ябып бетердек, мин һаман да булышчы гына булып калдым, ә Фаил калайчы оста хезмәтен үтәде. Бәлки, ул бу һөнәрне элек тә белгәндер, монысын сорамадым, ләкин җәһәт һәм белеп, эген җегенә китереп эшләвенә сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Балта эшенә дә кулы ятышлы иде аның. Хәер, монысы әтисе Хафиз һөнәрен балачактан үз итеп өйрәнүдән килгәндер. Ә әтисе шәп оста булган. Моны әтисе салган алты почмаклы йорт рәсемендә күреп була иде. Мәһабәт һәм матур йортның рәсемен Фаилнең бертуган абыйсы – диңгезче Шәүкәт ясаган иде.

– Абый дөрес ясаган, – дигән иде Фаил. – Үзеннән бизәк-ниргәләр өстәмәгән.

Фаилнең һөнәргә һәм һөнәр иясенә хөрмәте турында сүзне болай тәмамлыйк: күп кенә һөнәрләргә ия булса да, Фаил чирәптән чүлмәк ясарга җыенучы түгел иде. Әдәби иҗатында да беркайчан да ясалмалыкка бармады. Һөнәрне ганимәт, ягъни табыш чыганагы итеп карамады, һөнәр аның өчен гүзәллеккә соклану, яшәүнең тәмен табып ләззәтләнү иде. Беренче чиратта.

…Гаҗәп тоелырга мөмкин: Фаилнең ахири дуслары юк иде, минемчә. Якын дуслары күп иде. Нури Арслановны шагыйрьлеге, кешелеклелеге һәм гадилеге өчен дусты итеп олылый иде. Авылдашы галим Рәмзи Вәлиевне бала чагына алып кайтучы дусты итте. Күренекле артистыбыз Хәлим Җәләл аңа иң башлап шаянлыкта ярышуда тиң дус булды. Аккош күле буендагы дача күршесе шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны талантына баш иеп дус санады. Рәссам Эрот Зарипов белән сәнгатьнең үзгә бер өлкәсендә җитәкләшеп йөрергә ышанычлы булуы өчен дуслашты. Шагыйрь Әхмәт Гаделне, яңа юлларга чыкканда, дус-юлдашы итеп яратты. Ризван Хәмиднең тугры дуслыгына тугрылыгын саклады. Баҗасы Фанины мәгълүм әйтемнең чыгармасы булуын раслап дус күрде. Ә Зөлфәт белән… Ә Зөлфәтне, бер көн күрмәсә эзләп китәр иде. Әдәби иҗатта нәкъ менә Зөлфәтне якын дус итте. Зөлфәт язмыйча торган чакта:

– Син язмагач, мин шигырь язам, – дип, аны шаяртып көнләштерә иде. Зөлфәт Родари турындагы поэмасын язганда һәм, гомумән, иҗатын колач җәйдергән вакытта: – Син язгач, мин шигырь язмыйм, – дип үсендереп җибәрер иде.

Һәм Фаил, «Дулкынга – дулкын» исемле шигырьләр китабын чыгарганнан соң, шигырьләрне бик аз язды. Сәбәбе, әлбәттә, Зөлфәтне «котырту» дан бигрәк, прозага ныклап җигелүеннән иде. Сүз җаеннан. Зөлфәтнең бастырмаган шигырьләре ул чакта күп иде. Җитмешенче еллар башында язып та хәзергәчә матбугатта чыгармаган шигырьләрен хәтерлим мин аның. Әдәби иҗатта Зөлфәтне дусты иткән Фаил активлыкны хөрмәтләде. Шагыйрь – дәүләт эшлеклесе, ә пассив кеше эшлекле була алмый, дияр иде ул.

Зөлфәтнең шигырьләрен туплап бастырмавына ачуланып, аның «Утлы боз» җыентыгын төзи башлаган иде Фаил. Кулъязманың исеме астына: «Төзүчесе Фаил Шәфигуллин», – дип язып куйган иде. Шушы усал шаярту Зөлфәтне кымшанырга, активлашырга мәҗбүр итте ул чакта.

Бәлки, Фаилнең кем белән нәрсә өчен дус булуын (мин аның барлык дусларын да санамадым) дөрес үк әйтмәгәнмендер. Бәлки, ул үзе һәм дуслары да башка сыйфатларны өстен куйганнардыр. Ләкин мин бу хәлне үзем бәяләгәнчә атадым.

Һәм мине дә ахири дусты санамады Фаил. Үпкәләмәдем. Бәлки, ахири кешеңә ачылып бетүгә караганда, һәр дустыңа бер яктан гына ачылуны дөресрәк санагандыр – аның тиз генә ачылып бетәргә яратмавын да онытмыйк. Бәлки, ул, дусларыннан кемне дә булса ахирилеккә алып, башкаларын рәнҗетергә-түбәнсетергә теләмәгәндер. Чыннан да, иҗат кешесенең дусларын тигез күрүе кирәктер.

Шулай да Фаилнең гаилә дусты шагыйрь Тәүфыйк Камалиевне башкалардан якынрак иткән чаклары була иде.

– Без икебез дә әдәбиятка эшчеләр арасыннан килдек. Эшче булып кала алды Тәүфыйк. Элек завод эшчесе иде, хәзер әдәбият эшчесе, – дип горурлана иде. Әгәр әдәби әңгәмәдә Тәүфыйк иҗаты турында хаксызга тәнкыйть сүзе әйтелсә, башта йомшак кына итеп: – Аңламыйсыз икән Тәүфыйкны, – дип каршы төшәр, аннары Тәүфыйкның шигырь юлларын күңеленнән укыр иде: – Менә мондый юлларны әйбәт шагыйрь генә яза ала! Тыңлап торыгыз:

 
…Күңеле төшкән егетнең
Аргамагы тиз арый…
 

Яки:

 
…Авыр, авыр!
Юлда йөргәнгә дә,
Өйдә калганга да авыр.
Кавышу гына рәхәт…
Берең китеп,
Озата барганда да авыр…
 

Тәүфыйкны соңгы юлга озатканда, әлеге шигъри юлларның ачысы авырлыгын бөтен барлыгы белән тоючыларның берсе булды Фаил. Истә: Фаил төн караңгысында килеп керде безгә. Бер сүз дә эндәшмичә, диван янына барып, тәрәзәнең теге ягындагы караңгылыкка күзләрен шарландырып текәлеп, кулларын ике тезе арасына кысып, җансыз сыман утырды. Бераздан сулкылдап елый башлады:

– Тәүфыйк үлгән…

Инде Фаил бөтенләйгә китеп, аны озата барганда, Тәүфыйк искәрткән авырлыкны без кабат тойдык…

Фаилне яратмаучылар да булгандыр – тормыш бит бу. Хәер, ул үзе дә һәркемгә ошауны максат итмәде. Гёте сүзләре белән әйткәндә, һәркемгә ошарга тырышу – көлке теләк ләбаса! Аннары Фаилнең холкында уңайга сыпырганда да учны чәнчә торган инәләр шактый иде. Әмма миңа аның холкындагы, уңай якларга өстәп, сәерлекләре дә ошый иде. Әйтик, менә мондый сәерлекне ошатмыйча мөмкин түгел бит. Ул һич көтмәгәндә каршыңа килеп басар иде дә, күзләрен зур ачып:

– Мин сиңа карап торам. Хәзер миңа күзләрне тагын да зуррак ачаргамы, әллә бөтенләй ябаргамы? Тиз әйт! – дип, аптырашта калдырыр иде, үзеңә үзең бәя бир әле ягъни. Яки: – Ачыш ясаган саен серләр кимиме, әллә күбәя барамы? – дип, кешелек тарафыннан күптән куелган сорауны кабатлар иде.

Бер күргәндә, географик карта буйлап көлә-көлә сәяхәт итүе, бүтән чакта колхоз зоотехнигы белешмәсен бирелеп укуы (нәкъ укуы, нинди дә булса төшенчәне ачыклавы түгел) Фаилнең тормыш серләрен үзе чишәргә тырышуыннан килә иде. Шул тырышлыгы, хезмәт яратуы да язучы иткәндер, бәлки, аны. Ә юк, бу сыйфатын халыкның андый кешеләргә үтемлерәк итеп бәя суккан сүзләре белән әйтергә кирәк: Фаил беркайчан да эштән җирәнмәде. Авырыксынып эш эшләмәде ул. Хәтта баш өянәген дә (җәфалый иде аны шундый чир) эшләп җиңәргә өметләнә, маңгаен учы белән каплап, башын артка ташлап, күзләрен йомып бераз утыргач, авыруын онытырга тырышып, эшенә кабат керешә иде.

…Сиксән икенче елның сентябрь ахыры җитә иде. Фаил гаиләсе белән язучыларның Пицундадагы иҗат йортыннан кайтты. Әле сорау да бирмәстән, гадәтенчә кырт кисеп:

– Әйбәт эшләдем. Тик язуы авырайды. Геройлар үсте. Проблемалар зурайды, – диде.

Сүз «Өй салуның ние бар?..» исемле әсәренең икенче өлеше турында иде. Әсәренең кулъязмасын ахырынача төзәтергә, гадәтенчә кат-кат күчерергә өлгерә алмады ул, ерак сәфәреннән соң озак та үтмәстән һәлак булды.

Аның бу кулъязмасын миңа беренчеләрдән булып укырга туры килде. Кулъязмада урыны-урыны белән геройлар исемнәренең баштагы хәрефләре генә, кайбер сүзләр яртылаш кына язылган иде – илһамы күтәрелеп ташыган мәлләрдә сүзләрне язып бетерергә өлгермәгән мәрхүмкәй, хыялы артыннан кулы җитешмәгән. (Ярый әле, «Чаян» редакциясенең машинисткасы Фәния Хафизова Фаилнең язуын «ярты хәрефеннән» танырга ияләнгән иде, кулъязманы тәртипкә китерүдә аның хезмәте зур булды.) Әсәр «Казан утлары» журналында басылды, бу әсәре дә аның иҗаты үсүен исбатлады.

– Геройлар үсте. Проблемалар зурайды…

Төгәл хәтерлим аның бу сүзләрен. Һәм болар иҗаты үсүен Фаил үзе дә белүенә, шуңа күрә иҗаты өчен җаваплылыгы артуына дәлил иде.

…Беркөнне ул эшкә курачрак киемнәрдән килде. Искәрткәнемчә, киемнең тәненә сыланып торуын яратты, ләкин бу көнге киемнәре бик тә утырган иде. Әллә соң, тар гүргә барасын сизенгән дә, тәнен шулай кысып караганмы, дип уйлап куям кайчакта. Бу көнне аның карашы тонык, күзләрендә үзенә хас моңсулыкны һәм шаянлыкны бергә күреп булмый иде. Шул көннәрдә аның кап-кара, кайгылы фоторәсемен күрдек, әллә соң вафаты бик тиздән булырын сизенеп төшкәнме?..

Соңгы тапкыр эштән китүендә – бүлмәмнең ишеге ачык тора иде – ул миңа кул болгады.

– Хуш! – диде.

«Сау бул!» – димәде. Мәгънәсенә игътибар ителмәгән, шуңа күрәдер кайчак күз алдында Фаил кулын болгап хушлашып тора…

Мәрхүмне җиргә иңдергәндә, мин аның йөзенә озаклап карадым, үземне нык тотарга тырышып карадым. Моның сәбәбен белмим. Бәлки, вафатының сәбәбен белергә теләвем булгандыр. Ә дөньяны матур итеп күргән күзләр йомык… Әгәр алар ачык булса, авызы әйтә алмаган соңгы сүзләрен сөйләрләр иде кебек… Әлбәттә, болар – дустыбызның вафаты якынаюын сизмичә калуыбызга үкенүдән туган кайтып уйланулар…

Акмөгез… Акбай һәм Карабай… Актәпи… Акчарлак та ялгыша… Ак кәҗә һәм карт бака… Аксакал…

Фаил хикәяләренең исемнәре болар. Аның «Ак яллы аргамаклар» һәм «Ак маңгайлы бүреләр» исемле китаплары да бар. «Солдатлар кайта» хикәясендәге атның исеме – Акъял.

Ак төсне ярата иде ул. Аның шигырьләреннән, хикәяләреннән аклык бөркелеп тора. Аның әсәрләре геройларының вөҗданлы, миһербанлы, тырыш, игелекле, керсез, илгәзәк булуларыннан килә бу яктылык-сафлык. Әйе, аның әсәрләрендә, аеруча сатира-юмор әсәрләрендә, комсыз, мәрхәмәтсез, илтифатсыз, җәбер тидерүче кешеләр дә күп. Болары – ямьсез төсләр. Ләкин бу төсләрне тасвир итүдән дә укучы күңелендә аклык тудырырга теләде Фаил, ягъни ямьсезлекнең, җиңелеп, матурлыкка әверелүен теләде. Аның әсәрләренә шушы игелек хас. Һәм нәкъ менә шуңа күрә әдәбиятта Фаилнең үз урыны бар. Һәм бу олы урын – Фаилнең иҗат бәхете.

Укучы күңелендә аклык тудырырга теләве турында ул, хикәяләренең укучыларга көлке булып тоелуына үпкәләмәвен әйтеп, шул хикәяләрне укып: «…көлеп арыгач, берәрегезнең башында, бәлки, җитди фикер дә туып куяр», – дип язган иде. Ак фикер – изгелек кылу теләге тусын иде ягъни.

Фаил бер әсәрендә ак дөнья турында сөйли. Туктагызчы, ак дөнья буламы соң? Була икән шул: Фаил бөтен иҗаты белән тудырган дөнья ак лабаса, Фаилнең үз Ак дөньясы!

Язып кына бетергән әсәр кабыгын тишеп яңа чыккан кош баласы кебек. Ул күпмедер вакыт ояда үсәчәк әле. Аннары канатларын җилпеячәк тә ерак-еракка очып китәчәк. Ә Фаил аңа – иҗатының тылсымга көчле кошчыгына, кешеләрне сайрап сөендерсен өчен, басу түрендә куаклык үстергән, диңгездә утрау өйгән, урман уртасында алан ачкан…

Фаилне язучы иткән нәрсәләрне мин санап бетерә алмадым. Югарыда әйтелгәннәр әлеге сәбәп-көчләрнең бик азы гынадыр. Шулай да Фаилнең язучылыгын күз алдына китерү өчен, алар күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәр, бәлки.

Күптән түгел, иш-иптәш җыелгач, әдәби әңгәмәдә Фаилне тагын искә төшердек.

– Бүгенге яңару һәм дә болгавыр чорда нәрсәләр язган булыр иде икән Фаил? – дип сорау куйды шунда Зөлфәт. Үзе үк: —Төгәл җавабы юк бу сорауның, – дип нәтиҗәсен ясады, һәм Фаилнең иҗат юлдашы-дусты хаклы иде.

Шулай да без Кубаның Баш хикәячесе – аны үз илендә шулай атыйлар – Онелио Хорхе Кардосоның (кызык, аның бер хикәясенең исеме – «Күзләрне ачаргамы, әллә йомаргамы?») бер теләген бергәләп искә төшердек. Әдәбиятта мин агачтан эшләнгән барлык әйберләр яңадан яфрак ярган дөнья тудыруны ниятем иттем, дигән Баш хикәяче.

Фаил бу зур язучының мондый теләген белми иде. Моны мин кистереп әйтәм, чөнки Фаил моны, әгәр белгән булса, холкына хас рәвештә: «Шәп! Шәп!» – дип, күп тапкырлар сөенгән булыр иде. Бу теләкне Куба язучысы әйткәнчә белмәсә дә, тормышыбызны яңартуны-матурайтуны иҗатында нияте итте ләбаса ул! Шушы изге максатына хәзер дә тугры булыр иде Фаил.

1988
Көрендедә чәчәк үсә

Олы юлдан Хәсән Туфан бара. Юл йөрүнең рәхәтен тоеп атлый. Өстендә күксел костюмы, ак күлмәгенең өске төймәләре чишүле, озын чәчләренең аклыгы җете түгел, алар костюмы төсенә тартым. Йөзе алсу, күзләре миһербаннан мөлдерәмә. Колачын җәеп, акрын гына эндәшә, беренче сүзенең кайтавазына икенчесенең тын гөрелтесе ялгана да әйткәннәре гәрәбәләр булып бер буйга тезелә:

– Әссәлам, дөнья!

Һәм, кулларын күкрәгенә кушырып, башын ия.

Күкнең җир белән тоташкан төшендә, ерактагы офыкка горур карап, Шагыйрь бара.

…Кинәт буран куба. Котырына, аның дуамал кодрәтен чагыштырырга хәтта чама юк. Хәзер ул юлны күмәр дә Иске Кармәт басуы түренә җиткән гөнаһсыз малайны, тораташ катырып, үз куәтенә һәйкәл итеп бастырыр. Әнә малайның көче бетә, карга батып, йөзтүбән егыла. Шулай да чанасы бавын кулыннан ычкындырмый ул. Чанада китап-дәфтәрләре, алар алмашка дигән эчке киемнәренә төрелгән, капчыкта ризык та бар. Кечкенә йөктәге һәр-нәрсә кадерле малайга. Ризыклары да, киемнәре дә, китап-дәфтәрләре дә туңмасыннар, түзсеннәр иде.

Дәфтәренең урта битенә язган шигыре берүк өшемәсен! Шигырьгә җылы аерата кирәк. Көн аязыр, барыбер җылытыр.

Юл чыккансың икән инде, газап-михнәтләрне җиңәр чыдамыңны җуйма, Хәсән.

Табигать гарасатында Тукае сүзләрен анык ишетте ул:

 
Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар…
 

Шуны онытма, Хәсән, дип кисәтә иде Тукай.

Малай торып басты. Юка гәүдәсен давыл чайкалдыра. Бишмәтенең чабулары тезләренә шап та шоп суга, каймалы түгәрәк бүрегенә җил кызыга, аны малайның башыннан салдырып алып, шул шәкерт бүрегенә кереп ояламакчы була.

– Явызланмачы, җил туганкай! Без юлдашлар булыйк. Син мине аркамнан сөеп-этәреп бар, мин сиңа рәхмәтемне укырмын!..

Күп вакытлар узып, караңгы бүлмәгә ялгызы ябылгач, мәрхәмәтле җилне исенә еш төшерер әле Хәсән. Ә хәзергә җилне бөтен тәне белән тоя ул.

Бер тарафта да офык күренми, әмма офыкның яктысы әнә шул якта булырга тиеш.

Кар томалаган юлга башлап үзең эз сал, Хәсән!

Тирә-юнь яктыра, юл такырая. Шома юлдан, чана тартып, шәкерт Хәсән бара. Табигать гарасатын җиңәргә аңа дәфтәре уртасына язылган шигыре җылысы, шул шигырьне өшетмәс өчен җылы өмете булышты.


…Юл турая, юл киңәя. Аннан, табигатьнең үзен шатландырып, кодрәткә ия егет бара. Юлда җәйләр бизәнә, көзләр чирый, кышлар кырыслана, язлар уйный.

Көтмәгәндә юл упкынга терәлә. Упкын түгел икән лә, караңгы бүлмә икән. Хәсән Туфан шунда ялгызы. Ашау җитмәвенә тирең сөягеңә ябышканчы түзеп булыр, мәсхәрәләүләре тәкатьне туный. Адәм заты өчен иң кадерле нәрсәдән – азатлыктан мәхрүм иттеләр. Атачаклар икән. Бәлки, үлем газабы коллыктан җиңелрәктер. Юк! Якты дөньядан китәргә иртә. Бик иртә! Күңел җыр хәзинәсенә тулы, байлыкны алып китәргә ярамый, теге дөньядан бу дөньяга беркайчан да кайта алмыйсың, тегеннән җырлар җибәрү әмәле дә юк. Әгәр атсалар? Җырлары үзе белән китәчәк, димәк. Их-х, җырлыйсы иде! Аның шигырьләрен яраталар иде ич. Иректә чакта күбрәк язасы калган икән шигырьләрне. Ә монда шигырь чыгарып булмый. Монда шигырь тыңларга кеше юк. Шагыйрьнең үзеннән башка җан иясе юк бу кысан бүлмәдә.

Чебен оча түгелме? Безелди ич!

Хәсән камераның уртасына басты. Киеме сәләмә, сорау алганда аунатуларга-тукмауларга кием түзмәгән.

Шагыйрь кулын сузды.

– Чебенкәй, кайда син? Кил, кун учыма. Миңа бирелгән ризык икебезгә дә җитәр. Мин сине сыйлармын. Тик без аерылышмыйк. Учымда сайра. Синең безелдәвеңдә моң бар. Тик нигә җырың кайгылы? Шулай шул, без бер үк хәлдә. Иреккә очырасы иде сине, тоткын чебен!

Хәсәннең учына кунмады чебен, аның битенә җилен бәреп очып узды да югалды. Иреккә чыккан булса, бик хәер. Ай-һай ла, камераның чебен сыярлык та тишеге юк. Чебен җиле Хәсәнгә гарасатлы көннең аяктан еккыч давылын хәтерләтте. Җил, миһербанга килеп, шәкерт малайны аркасыннан этеп барган иде. Шул җил хәзер Хәсән янына камерага исеп керсен дә дуамаллансын иде.

…Җилләр исте. Ләкин боларына изгелек кылу ят иде, болары кечкенә хәерхаһлыктан да мәхрүм иде. Хәтәр җилләр яхшылык телиме соң, алар, кылыч йөзе булып, Себер ягы зәмһәрирендә битне тирән эз калдырып телгәлиләр. Алардан сине карурман да ышыклый алмый, монда җилләргә куышып уйнарга җай. Алар чытырманлыкларны аралап узалар, аларны туктатырга ешлыклар да көчсез. Хәсәннең өстендә җылысы күптән беткән бишмәт. Кышкы гарасатта чабулары белән тезләренә суккан бишмәте җылы иде аның. Бүрегенең колакчыннары төшереп бәйләгән. Каймалы түгәрәк бүрегенең җылысы колакларына да җитә иде. Өшкәләк түгел Хәсән – җилләрдән йөзен яшерми. Битне җыерчыклар белән тутырырлар тутыруын аяусыз җилләр, әмма алар шагыйрь күңеленә беркайчан да пычрак ташлый алмаслар. Күңел саф, начарлыкка бикле ул. Шагыйрьнең күңелен пычрата алмавына тагын да котырып, зәһәр җилләр аның өстенә газап-михнәт таулары өя. Иректә булса, бу тауларны күтәрүдән ачынмас иде Хәсән, иректән мәхрүм шул ул. Шушы мәхрүмлектән дә авыр нәрсә юк дөньяда. Шушы йөк җилкәсенә рәхимсез басканда, шагыйрь күңеленә шигырь юлы килгәндер:

 
Бирде дөнья кирәкне…
 

Хәсән Туфан, төрмә-сөргеннәр узып, туган якка кайткач, татар әдәбиятының мәһабәтлеге үсте. Мондый олыгаюга шагыйрьнең берничә шигыре басылу ирештерде дип раслау дөрес булмас иде. Туфан кайткач, аның элек басылган әсәрләрен ябырылып укый башлады халык. Аның кулга алынганчы чыккан, ләкин катгый тыелган китаплары кемнәрнеңдер яшерен хәзинәсеннән табылды, өлкәнрәк яшьтәге әдипләр аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Туфан мирасы югалмаган, шигърияте онытылмаган ич! Сөенечкә!

Шагыйрьнең илгә әйләнеп кайтуына чаклы минем аның китапларын укыганым булмады. Юкмыш бабай турында белә идем, ләкин аны нинди басмадан укуымны хәтерләмим, күрәсең, кемнәндер ишеткәнмен. Хәсән Туфанның шигырьләрен миңа (монысы соңрак) Зыя Мансур яттан сөйли иде. Зыя Мансур хәзинәсендә барын да, күңел байлыгын да һичкайчан кызганмады. Хәсән Туфан шигырьләрен сөйләве, бәлки, күңеле байлыгын уртаклашудан килгәндер, ә бәлки, Туфанны белмәвең – гөнаһ дип уйлагандыр. Ләкин шагыйрь үзе исән-имин әйләнеп кайтканчы, ул аның шигырьләрен чышын-пышын гына сөйли иде. Нахакка гаепләнгән язучыларның әсәрләре халыкка кайтарылачагын аңа Сибгат абый Хәким әйткән булган:

– Сибгат абый, киштәләребезне күп китаплар бизәр, диде.

Бу сүзләрне Зыя Мансурның, сөенеп, берничә тапкыр кабатлавын хәтерлим.

Беркөнне Зыя Мансур:

– Безгә кил әле, – диде. Вакытын әйтте. – Кеше күп булмый. – Алар мәҗлес җыймыйча тора алмыйлар, һәм башын аз гына читкә борып елмайды. Кешеләр аның сөенеченә игътибар итсеннәр өчен, шундый хәрәкәт ясагандыр кебек ул. – Хәсән абыйны чакырдык. Киләм, диде. Уйланып кил, – дип сүзен бетерде дә вак адымнары белән теркелдәп китеп барды, мәҗлес хәстәрен күрергә ашыгуыдыр.

Табын янына утырыштык кына, Хәсән абыйның гөрелдәвек тавышы аңа соклануны көчәйтте. Хәсән абый бер сүзне бик тә үзенчә әйтә икән, бу әйтелешне төгәл аңлатып язарга хәзерге әлифбабызның көче җитми.

– Sigor укымыйбызмыни?!

Укылды, шигырьләр күп укылды, чын мәгънәсендә шигырь мәҗлесе булды бу кичтә, моңа хуҗалар да сөенде, табынның тулы калуына үпкәләмәделәр алар.

Хәсән абый аксыл-күксел костюмнан иде. Шигырьләр сөйләү башлануга, пинжәген салып куйды, ак күлмәгенең җиңнәрен терсәккәчә сызганды. Аның күңелендә көрәш дәрте уйный иде – шигъри мәйданны киңрәк җәйик, әйдәгез, шигырьдә бил алышабыз! Мәйдан уртасына баһадир баскан иде.

Шушы кичәдә бер өстәл артында утырган Хәсән Туфан безне, гүзәллек шигъриятенә алып китеп, олы туры юлларда, кыска чирәмле бормалы сукмакларда җитәкләп йөртте. Нигәдер инде, бер өстәл артында утырсак та, мин аның котып диңгезендәге боз тавы очында чәчәк үстерүен күрдем. Хәтта көрендене дә чәчәккә төргән иде бу егет.

Хәсән абый иректән мәхрүмлектә сызлануларын кичә буена ялгышып та сиздермәде. Зарлану егет кешегә хас түгел ич! Шушы кичәдә ул шигыренең бер строфасындагы икенче юлын күңеленнән кабатлагандыр:

 
Еламаска өйрәтте…
 

1959 елның җәендә Пермь вокзалында Хәсән абыйны күргәч, ул түгелдер, күзем алмашадыр кебек тоелды. Барып исәнләшкәч, хәрәкәтсез калып, бераз уйланып торды. Һәм аның беренче сүзен тагын элекке әлифбабызда языйк:

– Qorale, сез мине беләсез икән ич! – дип гаҗәпләнде Хәсән абый. Тагын уйланып торды. Аннары: – Онытмагансыз, – диде.

«Карале» не берлек санда әйтүе аның үзенә мөрәҗәгате иде. Аптырап-гаҗәпләнеп калганда яки шаяртканда, аның шушы сүз белән иң элгәре үзенә эндәшүен соңыннан да ишеткәләдем.

Хәсән абыйның Лысьвага барышы икән.

– Сагындырды, – диде ул. – Лысьва якларында язылган шигырьләрем бар минем. Шуларны алып кайтырга барам, – дип елмайды.

Аның өстендә аксыл-күксел төстәге костюм иде. Гомумән, аның башка төстәге костюм кигәне хәтердә калмаган. Юл йөргәндә дә кер күтәрмәүчән кием киюе – Хәсән абыйның кер-пычрактан ерак торуына бер дәлилдер. Ак күлмәктән. Чәчләренә килешеп торган, дип чагыштырасы килде. Алай түгел икән. Карашына килешеп торган ак күлмәктән. Ә карашы аның ак та, пакь тә иде. Сәгатенә карап алды.

– Сыйланырга безнең вакыт бар икән бит, – диде ул. – Очрашу хөрмәтенә.

Һәм без вокзалдан ерак түгел бакчага барып утырдык. Хәсән абый сыйлады. Әлбәттә, шигырьләре белән.

– Казаннан Пермьгәчә ара узып, шигырь тыңларга теләгән юлдаш очратмадым. Гаҗәп бит!

Хәсән абый очраган һәр кешегә теләсә кайда шигырьләрен сөйли иде, дип һич тә әйтергә теләмим. Күрәсең, Казан – Пермь арасын узганда, купесында шигырь аңлаучы булмавыннан газап кичергәндер ул.

Шагыйрь Лысьвасындагы шигырьләрен алып кайтырга китеп барды. Минем юл Югарыгы Губаха ягына иде. Әгәр без юлдашлар булсак, ул хәтта бер үземә юл буена шигырьләр укыган булыр иде. Минем шигырь аңларга тырышуыма Зыя Мансур өендәге кичә-мәҗлестә үк игътибар иткәндер Хәсән абый. Тик ул миңа мондый бәясен, телдән әйтеп, шактый соңрак бирде.

…Байлар Сабасына көзен килделәр алар – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәби Дәүли. Көндез мәктәптә укучылар белән очраштылар. Юкмыш бабай малае турында Хәсән абыйның үзе сөйләвен ишеттек. Район газетасы редакциясендә әдәби түгәрәккә йөрүчеләрнең кулъязмаларын тикшерделәр, әдәбият сөючеләр белән фотога төштеләр. Кичен Культура йортында очрашу булды. Аннары без, редакция хезмәткәрләре, аларны кечкенә мәҗлескә чакырдык. Анда гомере буена Сабага тугры балалар язучысы Газиз Нәбиуллин, район газетасы редакторы урынбасары Габделбәр Мәннанов, Сабаның фотографы Хәбибрахман Кәримов бар иде. (Кызганыч, ул кичен төшергән фотолар чыкмады, лампа яктысының көче җитмәгән. Тагын да кызганычы – бу кечкенә мәҗлестә утырган җиде кешенең алтысы инде юк.) Өстәлгә мәгърур шешә дә куелган иде. Хәсән абый, аңа кырын карап, акрын гына:

– Бу хәзинә sigor аһәңен алыр бит, – диде.

Ялгыз шешә ачылмыйча ук югалды. Һәм дүрт шагыйрь, берсен берсе алыштырып, шигырьләр укыдылар. Мәҗлесебез шигъри бәйрәмгә әйләнде. Мәйданда шигъри бәйгеләрдә танылган Сибгат абый, Нәби абый, Газиз абый булса да, бу бил алышуда җиңүче-җиңелүче булмады.

Соңыннан Саба урамнарында таң сызылганчы йөрдек. Төн айлы. Көзнең инде ахыры җиткән. Салкын. Ә Хәсән абый яланбаш иде.

– Салкын тидермәгәегез, – дигәч, ул:

– Мин туңмыйм бит, – диде. Безнең борчылуны ошатып җиткермәде, сүзләрен кызуланып әйтеп ташлады: – Юка гәүдә туңмый. Ә йөрәкне туңудан сакларга кирәк.

Шушы вакытта шигыре строфасының өченче юлы аның хәтеренә килгәндер:

 
Кайсыгызның кулы җылы…
 

Җитмешенче еллар башында Хәсән абый «Чаян» журналында шигырьләрен еш бастырды. Шигырьләрен калдырып кына китми, үзе укый һәм шунда ук төзәткәли иде. Мин аның иҗат лабораториясен, шигырен ничек язуын белмим. Ләкин редакциягә китергән шигырен шагыйрь Зөлфәткә һәм миңа – без икәү бер бүлмәдә утырып эшләдек – үзе укып күрсәтүе иҗат итүенең барышы иде. Әгәр мин аның шигырендәге берәр җитешсезлекне әйтсәм, ул:

– Qоrale, син sigor аңлыйсың икән бит! – дип шаяртыр иде.

Аның бу сүзләре төгәл, һәм шагыйрьнең шушы сүзләрен аны искә алган саен Зөлфәт белән кабатлыйбыз. Сөенә иде мондый чакта Хәсән абый. «Карале» се үзенә гаҗәпләнүе булса, мактап җибәрүе, нигездә, Зөлфәткә карый иде. Белә, яхшы белә иде Хәсән абый Зөлфәтнең шигырь аңлавын, аның шигырьләрен ярата иде. Бәлки, аның бу мактавы Хәсән абыйга хас саклык белән, олыдан уйлап, яшь шагыйрьне кисәтүе дә булгандыр: син, энекәш, шигъриятне аңлавыңны гел заман ныгыт (ул шулай да әйткәли иде), яме, көрәштә ныклык кирәк…

Көрәш дигәннән. Идел буенда язучылар Сабантуйлары уздырылган еллар булды. Әлбәттә, ат чабышлары юк, әмма төрле уеннар, татарча көрәш мәйданны гөр китерә иде. Яшьлегемдә бил тотышканым булганга күрә, күңел кыбырсып китте дә көрәшкә мин дә чыктым. Көч ташламаган икән, хәзергә әйбәт бара. Көрәшергә теләүче калмады кебек.

Кинәт мәйдан уртасына Хәсән абый Туфан йөгереп керде. Мәйданда көрәшче көтеп яткан сөлгене алды. Тамаша халкы тирән сулап куйды бугай. Кайсыдыр миңа көрәшмәскә кушып кычкырды, җитмешенә җиткән карт белән алышырга оят кирәк ягъни. Әмма каршыңда синең билеңә сөлгесен салырга әзерләнеп көрәшче торганда, мәйдан ташлау хурлыгына төшәргә – гафу итсеннәр! – теләмәдем. Көрәш бу, агайнеләр!

Җитди иде Хәсән абый. Шул ук вакытта көрәш мәйданына керер кыюлыгы һәм дәрте булуына сөенә дә иде ул. Аның йөзендә миһербансыз җилләр сызган тирән җыерчыклар көрәшү мөмкинлеге шатлыгыннан уйный, карашы моңга, кешеләргә мәрхәмәткә тулы иде.

Хәсән абый белән минем көрәшүгә соңыннан Зөлфәт аңлатма бирде. Андыйга оста ул.

– Кырык бишендәге Хуҗинны нишләтте Хәсән абый?! Аякларын болгый-болгый, космоска менеп бара дип торам мин Хуҗинны! Хәсән абыйга рәхмәт укы, Мәгъсум абый. – Мине тынычландырырга тырышты Зөлфәт: – Җиргә сыртың белән салып, күккә яраплансыз очудан коткарды бит ул сине!

Бәлки, Зөлфәт нәнүк кенә күперткәндер. Ул, шигырь остасы булган кебек, моңа да бик маһир. Ләкин минем моңарчы болай шәп егылганым юк иде! Шул кадәресендә Зөлфәт хаклы.

Шушы егылудан соң мин Сабантуйларында көрәшкә чыкмас булдым. Дәрт бетүдән яки егылудан куркып түгел. Көрәш дәрте хәзер дә бар. Егуын анысы барыбер егарлар. Шуны белеп торгач, егылудан хафа юк. Вәләкин Хәсән абый кебек шәп егучы көрәшчесе миңа очрамавы ихтимал. Ә Хәсән абыйның егуы сагындыра…

Сиксән яше тулган уңайдан университет студентлары Хәсән Туфанны очрашуга чакырганнар. Әйтүләренчә, анда әдәби җәмәгатьчелектән чакырусыз килүче булмаган, чөнки егетләр һәм кызлар бу очракта Хәсән Туфан белән генә сөйләшергә, аны гына тыңларга теләгәннәр. Хәсән абый сөенгән моңа. Яшьләрнең чакыруын сиксән яшьлек юбилеен иң олылап уздыру итеп санаган – яшьләр чакырды бит аны! Яшьләргә исә ул өмет белән карады, аларның киләчәктә кылачак изгелекләренә, аларның үзләренә шигъриятне юлдаш итәселәренә ышана иде.

Газап-михнәт чигүләреннән, гаепсезгә рәнҗетелүләреннән бу юлы да зарланмаган Хәсән абый. Яшьләр каршында ул үзен шигърият баһадиры булып тоткан. Халык күңелен шигърияте белән яулау өчен көрәштә җиңүче булуын белгән ул. Шушы очрашуда шигыре строфасының дүртенче юлы шулай да күңеленә кабат килгәндер:

 
Бәйлисе бар йөрәкне…
 

Беренче карашка тилерәк тоелган сорау башыма еш килә:

– Кешеләргә шагыйрь нигә кирәк?

Күпме генә уйлансам да, гел бер үк җавапка барып чыгам:

– Адәм баласына Шагыйрь көрәштә туктап калуны белмәс өчен кирәк. Адәм баласына Хәсән Туфан Шагыйрьлеге кирәк!


…Олы юлдан, Шигъриятен күтәреп, Баһадир Шагыйрь бара. Йөзе көләч, карашы миһербанлы, сөенече иҗатыдай ташып тора. Йөзендәге яралар савыккан инде. Халык шагыйрь йөрәген, аның горур шигъриятен үзенә кабул итеп, җылы кулы белән бәйләп сихәтләндерергә өлгерде.

Шулай да…

Шулай да күңел туктаусыз сулкылдый:

 
Бәйлисе бар йөрәкне…
Бәйлисе бар……………
Бәйлисе…………………
……………бар йөрәкне…
 

Әллә…

Әллә…

Әллә соң…

Ә олы юлдан, Җиһанга сәламен биреп, Шагыйрь бара:

– Әссәлам, Дөнья! Мәрхәмәтемне кабул ит, Җиһаным!

1989

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации