Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Идел – аның иле

Нури абый Арсланов «Чаян» журналы редакциясенә атнага кимендә бер тапкыр килмичә калмый иде. Баштарак ул гел Фаил Шәфигуллин янына турылый иде. Тора-бара минем янда да туктала торган булды, әмма шунда ук Фаилне чакырырга куша иде. Хөрмәте зур иде аның Фаилгә. Яшь дустының җор теллелеген, кешеләрне яратып шаяртуын, димәк, аның фикерләвен аеруча ошата иде Нури абый. Үзен шаяртудан тәм таба кебек иде ул, мондый «чәнчеп алулар» га безгә кушылып, газета-журнал нәшриятының тугызынчы катын тутырып көлә иде.

Бәхәссез – безнең «өчлек» не (хәмергә бәйләп әйтүем түгел, хәер, арыш маеннан да авыз иткәләдек, тик чамасын белеп кенә) Фаил оештырды булып чыга. Югыйсә мин Нури абыйны илленче еллар башыннан, ул «Кызыл Татарстан» газетасының рәссамы булып эшләгән чагыннан белә идем, ләкин бу олпат гәүдәле, гыйлеме ташып торучы, йөзе мәрхәмәткә тулы кеше белән аралашуым хәл белешүдән узмаган иде.

Күңелле дә, файдалы да иде бай китапханә иясе Нури абый белән әңгәмә корулары. Ул татар тарихын, дөнья шигъриятен, бигрәк тә шәрык шигъриятен әйбәт белә иде, бу өлкәдә безгә күп сабак бирде ул. Нури абыйның үз шигърияте дә гүзәл. Һәм бу лаеклы бәяләнде – сиксән бишенче елда Нури абый Арслановка «Иделем – илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге бүләге бирелде. Кызганыч, «өчлек» не оештыручы Фаил бу шатлыкны уртаклаша алмады, көтелмәгән шаяртулары белән Нури абыйның сөенеченә сөенеч өстәгән булыр иде канә.

Шушы китабын безгә бүләк иткән иде ул. Анда болай дип язган:

Мәгъсум дус! Мәгъферүз!

Син минем шигырьләремне яратасың бугай – укы! Ә яратмасаң – укый торгач яратырсың әле. Шулай булмый мөмкин түгел!

Ихтирам белән, Нури Арслан.

Казан, 1983, март


Монда миңа һәм хәләлемә мөрәҗәгать ителеп тә теләкнең берлек санда гына язылуы гаҗәпләндермәсен – Нури абый китапны миннән кире алды да:

– Туктале, – дип елмайды һәм: – Мәгъферүзне оныта язган икәнмен ич, – дип, аның исемен өстәде.

Нури абый безнең редакциягә баштарак дүшәмбедә иртәнге якта ук килә иде. Бәлки, аны ял көннәрендәге ялгызлыгы яки шул көннәрдә күп эшләвеннән талчыгуы шуңа мәҗбүр иткәндер. Без аңа дүшәмбедә, гадәттә, эшебез тыгыз булуын әйттек. Һәм ул безнең үтенечне искә алды, очрашуларны башка көннәргә күчерде.

Бу юлы да Нури абый бүлмәмә дүшәмбедә түгел, ә чәршәмбедә (шулай хәтерлим) килеп керде. Тик иртәдән түгел, төш алды иде инде. (Фаил юк иде инде, ул сиксән икенче елның көзендә вафат булды.) Йөзендә гадәттәге елмаю юк, карашында кырыслык аермачык сизелә, еш кына тирән итеп сулый, авыру кешегә тартым иде аның үзен тотышы.

– Ярагыз интектерә башлады мәллә, Нури абый? – дип сорадым мин.

Аның аягындагы ярасы (сугышның онытылмас истәлеге, дия иде ул моны) ел саен ук булмаса да ачылгалый иде.

– Юк! – дип кырт кисте Нури абый. Һәм кинәт көлемсерәп: – Әлегә анысы кимерми, – диде. Аның авырлыкны елмаеп үткәрергә тырышу гадәте һәм дә уздыра алу көче бар иде. – Ал әле чиста кәгазь. Яз, – дип, бөтенләй бүтәнгә күчте Нури абый һәм ике куплетлы шигырен әйтеп яздырды.

Әллә

 
Ярык идәнле абзарга
Фил япканнар кешеләр.
Ярыклардан фил табанын
Кимергән ач күселәр.
 
 
Дәү ауган, ди, түзалмыйча
Коточкыч мондый хәлгә.
Мин Дәү микән сиңа әллә,
Син күсе микән әллә?!
 

– Укы. «Дәү» сүзен җөмлә уртасында да баш хәрефтән яз, тыныш билгеләрен әйтеп бар.

Нури абый, күрәсең, бу шигырен килешли генә, күңеленнән генә язгандыр, аның кәефе кырылуына сәбәп берәрсенең этлек эшләвенә бәйле булгандыр. Шигырьне ул үзенә алмады, күңеленнән ачынуы-ярсуы бу сигез юлны онытырлык итмәгән, димәк.

– Сакла…

Бу хәл сиксән өченче елның егерме дүртенче августында булган – кемдер аның теңкәсенә тигән, иҗат каләмен кулыннан төшергән көн…

Озын-озак сөйләштек без бу көнне. Нури абый эш сәгате бетүен түземле көтте. Һәм Казансу буйларында эңгергәчә йөрдек. Әңгәмәбез үзәгендә төрле мәсьәләләр калкый торды. Менә кушма сүзләрне, аларның да парлы төрен тикшерүгә кереп киткәнбез. «Вак-төяк», мәсәлән. Шунда Нури абый мондый сүзләрнең килеп чыгышы турында миңа бер сабак-дәрес бирде.

– Элек-электә кайбер әйберләр, хәлләр төрлечә аталган булыр. Заманнар узу, төрле төбәк кешеләренең якыннанрак аралашуы төрле атамаларның берсен гомуми кулланышка алдырган. Аерым сүзләр исә «бирешергә» теләмәгәннәр. Халык аларны тиң күргән дә икесен бергә кушкан. Мин шулай гына уйлыйм, – диде аксакал.

Болай гади итеп аңлатуны беренче ишетүем иде. Тел дәресләрендә укытучыларым сүзләрен колак яныннан уздырган булганмындыр, бәлки.

Сүзебез хәтта дача йортлары салуга барып җитте. Нури абый, тимер юлның җиде йөз җитмеш дүртенче чакрымындагы дача йортын оешмадан салдыртса да, сарай-остаханәсен карт имән янына үзенчә итеп төзегән иде. Бу төзелеш – иҗатының үзгә җимеше иде аның.

Саубуллашу алдыннан, Нури абый:

– Иҗади конкурс игълан итәм: йортны нинди төскә буярга? Җиңсәң сыйлармын. Йорт әлегә зәңгәргә буялган… – Һәм Нури абый бу көнне беренче тапкыр көлеп җибәрде: – Әмма аракыга буямыйбыз!

2000
Белә белмәдек

Салих абыйның йөзе-бите чамасына кечкенәрәк күзләре, сиңа туры текәлмәсәләр дә, синең тышыңны гына түгел, күңелеңне дә күрәләр иде. Һәрхәлдә, шулай итеп тоя идем мин аның (нинди?) яшерен (!) карашын. Таныш-белешләре белән исәнләшкәндә, йөзендә елмаюның чаткылары гына сызылыр иде. Якын кешеләре белән күрешкәндә генә яки шатлыгыннан бер мәлгә онытылып алганда гына елмаю дигәнең аның авызын тавышсыз ердырды.

Салих абыйның үзен тотышында һәрчак сизгерлек саклавына сынаучы-очучы булуы өйрәткәндер кебек. Бәлки, сәбәбе бүтәндер – үзен кимсетергә яки иҗатын санга сукмаска тырышучыларны, тупасрак булса да, турыдан атыйк, орып та бирмәвеннән гыйбарәттер. Соңгысын кистереп әйтүем түгел, шулай да болай гөманларга нигез дә бар. Такташ заманыннан бирле «кыйналган» Салих Баттал күпләргә шик-шөбһә белән карарга хаклы иде. Моны ул, үзеннән сорасаң да, тәгаенләмәгән, горурлыгын җуймаган булыр иде. Ә бит мондый хәлләрдә түземе чыдамсызланмаучылар сирәк. Салих абый шундый сирәк шәхесләрдән иде, аларның да алгы рәтеннән иде.

Үзе белмәгән кешеләр сәлам бирсә, ул исәнләшер-исәнләшмәс узар – вакланмас иде. Әлеге сыйфатын, калку булганга, күзгә бәрелеп торганга күрә, аны беренче күрүемнән үк күзәткәнмен икән.

…Матбугат йортының тигез түшәмле аркасы аралыгы астына бишекле кара мотоцикл еш кына килеп туктый иде. Хуҗасы урыныннан ашыкмыйча гына төшә дә, терсәкләренә хәтле диярлек җиткән перчаткаларын һәм очучы башлыгын салып, аларны бишекнең башы астына куя. Озын гәүдәсен турайтып, киемнәрен рәтли, тирә-юненә күз дә салмыйча, Матбугат йортының төп керү ишегенә юнәлә ул. Салих абый Баттал бу. Татарның илленче еллар башында үз транспорты (бишекле мотоциклы!) булган бердәнбер язучысы! Пинжәгенең түш кесәләре кабарынкы мәһабәт гәүдәле агайның. Димәк, редакцияләргә тапшырасы кулъязма шигырьләре мулдан аның. Тик бастырып чыгарырлармы әсәрләрен? Хәер, кире борсалар да бөгелеп төшмәс автор. Бүгенгеләре янына элек китергәннәрен өстәр дә мотоциклы бишегенә салыр – анда исә урын киң. Кем әйтмешли, кайткан малда өмет бар, кайчан да булса барыбер басылырлар!

Берчакны (җитмешенче ел иде кебек) Салих абый «Чаян» журналы редакциясенә күләме белән поэма хәтле озын шигырь китерде. Әдәби бүлек мөдире шагыйрь Зөлфәт һәм мин, җаваплы секретарь ягъни, укыдык. Әсәр журнал таләбенә тулысынча туры килә, бәйләнерлек урыны гүпчи дә юк. Ул вакыттагы баш редактор, хикәяче Альберт Яхин да ошатты шигырьне. Тик күзләрен гадәтенчә челт-челт йомгалап:

– Яхин әйткән иде, диярсез, – дип елмайды ул, – барыбер бер-бер әкәмәт бар монда. Салих абыйдан этлексез була алмый. Күрерсез менә! – дип, гадәтенчә кызуланып сөйләде баш редактор һәм катгый нәтиҗәсен ясады: – Әлбәттә, бастырабыз! Әйбәт ич әсәр!

Шигырьне бастырып чыгардык, хәтерем ялгышмаса, журналның бер сәхифәсен (ул чакта журналның форматы зур иде) ала язды кебек әсәр. Язучылар даирәсендә дә уңай бәяләнде шигырь, кайсыдыр:

– Үсә Баттал! – дип шаяртты. – Һәм һаман үсәчәк!

Тагын яңа әсәрен китерде Салих абый. Монысы да күләмле, әмма тегесеннән кыскарак, шулай да үзе барында ук укып чыга алмадык, «урак өсте» иде – чираттагы сан материалларын сәгать өчкә чаклы (график дигән хикмәт!) җыярга тапшырырга тиешбез.

Тик бу шигырь «Чаян» ча «бөтерелмәгән», күп урында турыдан бәреп атаудан гыйбарәт, ягъни әдәби эшләнеше чатанлый иде. Димәк, журнал битендә урын алмаячак шигырь. Шушы уртак фикерне Салих абыйга әйтергә тиешбез. Сөйләшү җиңелдән булмас, чөнки авторыбыз, синең фикереңне тыңларга түземе җитсә дә, үзенчә сукалаячак. Ләкин Салих абый, ни сәбәпледер, озак вакыт килеп күренмәде. Телефоннан шылтыратсаң… хәер, телефон телефон инде ул. Хат язарга миңа куштылар.

Атна да узмады, Салих абыйдан җавап хаты килеп төште. (Кызганыч, мин аның күчермәсен алмаганмын, хәер, хат сакланадыр, язучыларның кулъязмалары архивка таләп ителгәнчә тапшырылды ул чакта.) Хат кыска иде. Хәтерләвемчә, эчтәлеге болай иде аның: «Кем ул Хуҗин? Мин аны белмим! Салих Баттал».

Редакцияләрдә озак еллар эшләп, авторлар белән еш аралашып, бу заманга мин дә каешланган булганмындыр, күрәсең, Салих абыйның бокстагыча кундыруы мине өнсез итә алмады. Бәлки, хөкем карарын җиңел кабул итүем аның инде минем белән елмаеп (димәк, якыны санап) исәнләшүенә һәм исемем яки фамилиям белән үз итеп эндәшүенә нигезләнгәндер. Хат алышуыбыз турында соңыннан искә төшермәдек без, моны икебез дә белмәдек без.

Салих абыйның әйбәт гадәте бар иде, электәге алама хәлләрне әллә хәтерләми, әллә онытып тора белә иде ул. Ә, әйе, теге озын шигыре язмышында да кечкенәрәк «эские» булган – баш редактор Альберт Яхин хаклы чыкты. Шагыйрьнең бу әсәрен журналның элеккерәк редакторы борган икән. Ак төсе уңа башлаган бу кулъязмасын кабат тәкъдим иткәндә, Салих абый Баттал редакторлар алышынуын да истә тоткандыр, әлбәттә. Шунысын да искәрик: бу хәлне соңыннан редакция хезмәткәрләре дә, Салих абый да искә төшермәде, монысын да белмәделәр алар.

Ишекне һәрчак каерып ачып керде ул. Аскы иренен калынайтып, елмаеп исәнләшкәч, аның сүзләре гел диярлек бер үк булыр иде:

– Әле ярый сез бастырасыз минем әсәрләрне!

Һәм түш кесәсеннән кулъязмасын тартып чыгарыр иде, шактый ук таушалганнары да булгалый иде.

«Чаян» журналында Салих абый Батталның шигырьләре баш редактор булып Рәшит Зәкиев эшли башлагач та еш басылды. Әлбәттә, кире борылганнары да, шигъри төзелеш нисбәтеннән төзәтелгәннәре булды, үзгәртү кирәклегенә ышандырырлык итеп әйтсәң, Салих абый һич тә карышмыйча киңәшне тота иде.

Телефон шылтырады. Салих абый икән. Бу юлы миңа исемем белән эндәште дә (кайбер чакта фамилиям белән дә атый иде; күбәүләрнең миңа шулай ике төрле эндәшүләре аның да колагына кереп калгандыр, күрәсең) туп-турыдан:

– …бер шешә коньяк җырларга җыена монда! – дип ярып салды. – Кил.

Аптырашка төштем тәмам, Салих абыйдан моны ук һич тә көтмәгән идем. Авызны юешләтүдән теш кысып, ирен тешләп тыелучылардан түгел ләбаса мин, ләкин хәзер грамм да капмыйча җебедем, әй. Ахрысы, Салих абый шигырьләре басылуын билгеләмәкче була, дип шикләндем бугай мин – кешегә игътибарсыз җан, ә җиңелрәк әйткәндә, беркем турында да алдан ук начар уйларга ярамавы кагыйдәмне онытып җибәрдем.

– Бара алмыйм, – дидем, бераз йомшартырга теләп: – Теләк юк, – дип өстәдем.

Салих абый да кырт кисте:

– Ярар, алайса. Үзең беләсең.

Бу хәл турында да искә төшермәдек без, ягъни моны белмәдек. Әмма Нури абый Арсланов, Салих абыйның кунакка чакыруын кабул итмәвемне әйткәч, мине каты ук әрләде.

– Тиле син! – диде ул туп-турыдан. – Беренчедән, олы башын кече итеп чакырган ул сине, моны онытмаска иде. Икенчедән, күп нәрсәдән-мәгълүматтан мәхрүм калгансың. Салих теләсә кайчан һәм теләсә кем белән эчми. Әңгәмә кешесе ул, тыныч-иркен мәҗлес кешесе. Әдәбиятка кагылышлы күпме нәрсә белеп кайта идең бит син!

– Бер шешәне үзем дә кыстырып бара ала идем инде мин…

– Соң шул инде!

– Хата миндә, Нури абый.

– Төзәтелми торган хата! Сине бүтән чакырмаячак ул. Хикмәт шешәдә түгел, энекәш, бәлки, Салих күңелен бушатырга теләгәндер дә синең белән гәпләшүне хуп күргәндер. Менә без, синең белән мин, дим, еш очрашабыз. Әңгәмәбез гел диярлек әдәбият турында бит. Салихка да аралашу, иҗат турында фикерләшү кирәк булгандыр. Коньяк шешәсе ачылмас та иде, бәлки…

Хәзер, электәге вакыйгалардан-хәлләрдән еракка китеп карагач, күп нәрсәне бөтенләй бүтәнчә бәялисең. Салих абыйның әсәрләрен, үзен тотышын башкача бәяләү дә ихтыяҗ саналырга тиеш. Кайбер мисаллар.

Татарстан язучылары съезды партия өлкә комитетының конференц-залында узды. Ямьсез корылтай иде ул, бер-береңә пычрак мулдан ташланды анда, Мәскәүдән килгән вәкил, «Дружба народов» журналының баш редакторы Сергей Баруздин съезд ахырындагы чыгышында татар язучыларын бердәмлеккә чакырырга мәҗбүр булды хәтта.

Ямьсезлекнең берсе Салих абый Батталны гаепләү иде. Һәм ул съездны ташлап чыгып китте. Монда инде дәрәҗәле һәм хөрмәтле агайлар да тир түгеп тырышты. Шулай булмыйча, Батталны тәпәләргә җай чыкты бит! Аны корылтай башлануга ук, кем әйтмешли, каты тәнкыйть уты астына алдылар. Ул съезд алдыннанрак булган сайлауларга бармаган. Ә бармау сәбәбе менә нәрсәдә икән:

– Сайлау түгел бу! Бюллетеньдә бер генә кандидат. Димәк, мин, сайламыйча, аңа тавышымны бирергә тиешмен. Һәм менә мин сайламадым, сайламаска кушканны тыңладым…

Салих абый горур кыяфәттә, утыргычлар аралыгын тутырып дигәндәй чыгып китте. Хәзер генә ул сайлауга бармау егетлек саналмый…

Олуг язучыбыз милләтебез язмышы өчен иң нык борчылучылардан иде. Милли мәсьәләләрдә бәхәстә ул В. И. Ленин әсәрләренә таянды, өзекләрне күңеленнән китерә иде. Каршы якта торучыларны, Ленин болай кушкан, ә сез шуның киресен эшлисез, дип сүзеннән туктатыр иде. Хәер, милли мәсьәләләрдә Ленинның дөрес фикерләре генә тормышка ашырылса, дәүләт төзелеше, ил халыклары язмышы үзгә булыр иде канә.

Милли мәсьәләдә мине дә бер тапкыр төп башына утыртты Салих абый.

Матбугат йортының Тукай клубында язучылар җыелышы. «Чаян» журналындагы әдәби әсәрләр турында кыскача чыгыш ясарга миңа вәкаләт бирелде. Булдыра алганча сөйләдем, шөкер, шигырь-хикәяләр шактый басыла иде, бу хәлнең журналның татарча тиражы арта баруына (йөз мең данәгә якынлаша иде) файдасы тия иде. Әмма Салих абый соравын мин көтмәгәнчә каерып куйды:

– Нигә журналның русча тиражы миллионга җитә яза да татарчасы йөз меңгә дә тулмый?

Татарстаннан читтәге милләттәшләребез телебезне онытып баралар, аларның күбесе журналның русчасын алдыра дип кенә һәм башка сәбәпләр эзләп кенә акланып булмый иде. Шуңа күрә мин җавапсыз калдым. Ул чакта журналның гомуми тиражы миллионнан узса да, татарчасы моның уннан бер өлеше генә иде шул. Салих абый моның сәбәбен миннән яхшырак белә иде, әлбәттә, әмма ул милли мәсьәлә буенча сүз кузгатуның уңайлы җаен сизгер тотып алды. Шулай да аның бу җыелыштагы соравына – мине төп башына утыртуына без әйләнеп кайтмадык, без моны белмәдек.

Ә Салих абый милләтне саклауда, аны башка халыкларга олы итеп танытуда хөрмәтле бәяләнергә тиешле хезмәт башкарды. Аның иҗаты шуны раслый. Мисал китерик. Таләпчән А. Т. Твардовский баш редактор чакта Салих абый Батталның «Олы юл буйлап» («Газзә») шигъри повесте «Новый мир» журналында 1953 елда басылды. Бер генә татар шагыйренең дә шундый күләмле әсәре әлеге мәртәбәле журналда чыкканы юк бугай. Хәтерем ялгышса, гафу.

Милли мәсьәләдә Салих абыйның көчле позициясе халыкның киләчәге, ягъни язмышы хакында туктаусыз һәм ихластан борчылуыннан иде. Шуңа күрә ул бу көрәш мәйданында бил бирмәс батыр булды. Өстәвенә аның шәхси тормышында милли фаҗига авыр яра калдырган икән.

…Туксанынчы елда мин Язучылар берлеге идарәсе аппаратында вакытлыча эшләп алдым. Идарә рәисе Ринат Мөхәммәдиев миңа Салих абый Батталның бер әсәре турында фикер әйтергә кушты. «Уяну» иде кулъязманың исеме, аның астына җәяләр эченә: «Автобиографик публицистик парчалар», – дип куелган. Әсәрдә нәсел мәсьәләсе күтәрелә һәм ул Салих абыйның үз тормышы, беренче гаиләсе хәлләренә нигезләнеп тасвирлана. Аның беренче хатыны рус кешесе булган, ә аларның уртак баласы кем? Һәм вакыйга-мәсьәлә үзәгендә шушы хәл куерынкы итеп күз алдына китерелә.

Мин шигърилектә кайбер «түмгәк» ләрне (үзем аңлавымча; аннары публицистиканың классик шигырь калыбына сыеп бетмәвен дә онытмыйк) күрсәткәләдем, ахырдан болай дип яздым:

«Тәкъдим

Шагыйрьләр секциясендә яки идарә утырышында тикшерү кирәктер. Автор үзе үк идарәдән ярдәм сорый лабаса.

Әсәрне идарә әгъзаларының укуы шарт. Бер иптәш (шагыйрь яки тәнкыйтьче) кыска гына кереш сүз әйтсә – әйбәт».

Ләкин әсәр идарә утырышында да, шагыйрьләр секциясендә дә тикшерелмәде. Идарә тәкъдиме белән газетада яки журналда басылса, шәп буласы иде канә! Салих абый, минемчә, шуңа өмет итә иде, үзенең хаталарын һич тә яшермәгән иде ул әсәрендә. Без, Салих абый һәм мин, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтмадык, без әсәрне белмәдек. Ә бернәрсә безнең икебез өчен дә аермачык иде: мин Салих абыйның хаклы икәнлеген белә идем, Салих абый бу әсәрен минем тәкъдим белән генә бастырып чыгармаячакларын белә иде.

Минем эш урыныма – «Чаян» журналы редакциясенә – бер килүендә әңгәмәбез сүзлекләргә барып җитте. Русча-татарча сүзлекләр арасында мин белгәннәреннән Ватан сугышына чаклы Г. Нугайбәк, М. Корбангалиев, М. Фазлуллин һәм Ф. Әмирхан төзеп чыгарганының камилрәк-төгәлрәк булуын һәм шуңа һич тә тиенә алмавымны әйттем һәм:

– Сездә бармы бу сүзлек? – дип сорадым.

– Бар! Бирәм мин аны сиңа!

– Бер генә данәме ул сездә?

– Бер генә.

– Алайса, алмыйм!

Соңгы әйберен бирергә әзер кеше белән – Салих абый белән – бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтмадык, моны белмәдек без…

«Очучылар» исемле романын малай чакта укыган идем мин. Кечкенәрәк форматлы – хәзерге «Шигырь китапханәсе» күләмендәге – латин алфавитында басылган китап иде ул. Тышлыгында һәм титул битендә чыгу елы төрлечә (1935, 1936 еллар) күрсәтелүен аңламыйча утырган идем кебек. Әлбәттә, күккә күтәрелү турында хыялланучы малай күңелен мавыктыргыч әсәр тагын да котыртып җибәрде, андагы кыюлыкка мин сокланган идем. Әмма романны язучыны кайчан да булса күрермен, аның белән хәтта аралашырмын дип уема да китермәдем. Салих абыйның чәчмә әсәрләрен күңел биреп һәм ошатып укуым шушы романнан башланган иде. Чәчмә әсәрләрен шигъриятеннән һәм драматургиясеннән өстенрәк күрүем дә шушы романнан башлангандыр, шәт.

– Әллә азрак яза башладыгыз инде, соңгы елларда китапларыгыз чыкмый, Салих абый, – дидем мин аңа бер әңгәмәдә.

– Нигә гаҗәпләнәсең моңа?! – дип, тавышын шактый күтәребрәк әйтте ул һәм аскы иренен төшерәрәк елмаеп та куйды: – Салих Баттал ич мин! Ә Салих Баттал китапларын чыгарырга кем ашкына ди… – Бераз аска карап, болай да кысынкырак күзләрен тагын кыса төшебрәк уйланды да: – Чыга минем китаплар, – дип өстәде. – Тагын да ешрак басылсыннар өчен, Батталлыкны ташларга гына кирәк иде миңа. Әмма ки үземә үзем хыянәт итмәячәкмен!

– Шигъри әсәрләрегез тупланган китабыгыз элеккесеннән өч ел узгач чыкты, инде чәчмә әсәрләрегез китабыннан соң да бишенче ел бугай.

(Аның «Сайланма әсәрләр. Поэзия» исемле җыентыгы 1972 елда, «Сайланма әсәрләр. Проза» исемлесе 1974 елда чыккан иде.)

Салих абый йомшак кына көлде, тавышы тоныграк иде, карашын читкә борды, үзен тотышында әрнү төсмере сизелде – көчле ихтыярлы кешеләрнең дә күңеле-рухы йомшау гаҗәп түгел ләбаса. (Әллә мин төзәлмәгән ярага кагылдыммы?)

Салих абый шактый вакыт, инде аска карап, тын утырды. Ниһаять, аның, кем әйтмешли, мужикларчарак йөзен көчле ихтыярда тасвирлаучы елмаюы бизәде.

– Ә беләсеңме, – диде ул, – син әйткән ике китапның үз язмышлары бар бит.

– ?..

– Әйе, әйе, һәр китапның үз тормышы-язмышы була, боларның исә, ничек диим икән, туулары иң киме моңсурак. Сайланма әсәрләрне томнар итеп чыгармакчы булдым. Ике генә том итеп. Артыгын барыбер бирмәсләр, дип уйладым. Ахыр чиктә ике том итәргә дә юл куймадылар. Югыйсә бу чакта бүтән язучыларның томнары чыккалаган иде инде. Ике китабым да «Сайланма әсәрләр» дип саналды саналуын, ләкин аларда беренчесе һәм икенчесе булулары күрсәтелмәде, ягъни томнар түгел. Менә шулай… – Һәм ул, миңа исемем белән эндәшкәч: – Кая инде Салих Батталга да томнар!.. – дип бетерде.

Аның 1972 елда язылган «Баштан үткәннәр» исемле әсәрен мин аеруча бирелеп укыдым. Бу повестьның әдипнең кызыклы-катлаулы, моңсу тормышы хакында булуы өчен генә түгел, әсәрнең теле әдәби чарланган булуына да иде минем соклануым. Шулай Салих абыйның чәчмә әсәрләре теле һәм стиле аерым өйрәнүгә лаеклы. Әмма болар фәнни тикшерелмәгән, баксаң, бу турыда студентлардан диплом эше дә яздырылмагандыр, бәлки. Гомумән, Салих Баттал кебекләр буыны язучыларыннан осталыкка (һәм телне дә чарларга!) өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле.

Шушы повесте турында тәфсилләбрәк әйткәч, аны ни өчен мактавымны нигезләгәч, Салих абый:

– Син минем әсәрләрне җентекләп укыйсың икән бит, – дигән иде, сөенүе ихластан елмаюында чагыла иде. – Рәхмәт…

Әңгәмәләрдә аның элегрәк язылган әсәрләренә без әйләнеп кайтмадык, без аларны белмәдек. Күрәсең, юк, алай түгел, ә төп-төгәле – монда гаеп тулысынча миндә. Мактануны җене сөймәгән Салих абый әсәрләрен аңлатып сүз башламас иде бит инде, ә минем күңеле һәм холкы кырысландырылган әдипне һич югы ара-тирә сөендергәләргә күңелем киңлеге җитмәгән булыр.

Шулай да бу мәсьәләдә үземне аклау җәһәтеннән бер дәлилем бар: иш-иптәш арасында мин Салих абый Батталның чәчмә әсәрләрен мактадым, «Сайланма әсәрләр. Проза» китабын күп кешеләргә укырга биреп тә тордым. Һәм соңгысында китапны миңа кемдер кайтармады, монысы минем китап югалтуларымның күптин-күп очрагының берсе булды. Хәер, ялгышамдыр: миннән китап алып торган кеше аны бүтән берәүгә биргәндер, анысы – башкага, тагын шулай… һәм китап һаман да укыладыр. Салих абый үзе дә бердәнбер данә китабын миңа бөтенләйгә бирергә әзер иде бит…

Бу язмамда мин Салих абый Батталның кыен тормыш юлын һәм олы иҗатын укучы күз алдына тулы китереп бастыра алмавымны беләм. Дөрес, үз алдыма мондый зур бурычны куймаган да идем. Шулай да ахырда аның турында кыскача рәсми мәгълүматлар туплауны тиеш таптым. Менә аның турындагы кайбер сорауларга җаваплар.

Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) Татарстанның хәзерге Алексеевский районындагы Зур Тигәнәле авылында 1905 елның 5 августында туган. 1995 елда Казанда вафат. Беренче шигыре «Эшче» газетасында 1924 елда басыла. Шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче. 1934 елдан – Язучылар берлеге оештырылган елдан – аның әгъзасы. Очучы. Бөек Ватан сугышында катнаша. Медальләре ишле. Әдәби иҗаты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бәяләнә. Соңгысына Салих абый аеруча куана иде. Соң инде, ниһаять, аның әдәбияттагы хезмәтен таныдылар бит, танырга мәҗбүр булдылар!

Шулай да без (бөтен татар җәмәгатьчелеген истә тотам) аның татар язмышына салган олы хезмәтен белә белмәдек. Моны киләсе буыннарга белергә язсын. Шәт, шулай булыр да, һәм бу өмет ышанычлы. Олуг шәхесләрне халык онытмый, вакытлар узган саен, андыйларның кадерен беләрәк бара.

2000

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации