Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 21 (всего у книги 38 страниц)
М. Ботвинник, «Литературная газета» да дип хәтерлим, шахмат буенча дөнья чемпионнары турында мәкаләләрен (боларның кайберләрен ул соңыннан киңәйтеп язды) бастырды. Алар кыска, газетаның бер битенә барысы да сыйган иде кебек. Әмма һәр чемпион турында – җентекле мәгълүмат, төгәл бәя. Үзе һәм Т. Петросян турында юк иде кебек. Т. Петросян турында булмавы дөнья чемпионы исеменә матчта аңа оттыруы өчен түгелдер. М. Ботвинник аның уенын, каршы уенчының ялгышуын көтеп торучы булуын, кем әйтмешли, «терпеть не мог». Иҗатта ялгышусыз булмый, үзең ялгышудан, димәк, курыкмаска тиешсең. Югыйсә көрәш-иҗат мәйданына чыкма! Даһи шахматчының ялгышуда үзенә дә кагылышлы бер җөмләсе истә калган. Моны мин берничә җөмләдә искәрергә мәҗбүрмен.
Михаил Моисеевич Ботвинник – СССРдан шахмат буенча беренче дөнья чемпионы була, ягъни илне шахмат дөньясында зурдан кубып танытучыларның беренчесе. Бөек шахматчы һәм күренекле галим җиңел машина сатып ала һәм гараж салырга урын сорап райбашкармага (!) бара. Бирмиләр урын! Соңрак, белгәнегезчә, дөнья чемпионнарының дәрәҗәсе, бәлки, «дәрәҗәсе» дер күтәрелде.
Шушы уңайдан бер мәзәк хәл искә төште.
Михаил Моисеевич Ленинградка бара. Аны тимер юл вокзалында музыкант һәм шахмат буенча халыкара гроссмейстер Марк Тайманов каршы ала, үз машинасына утыртып алып китә. Ләкин юл йөрү кагыйдәсен боза да аны милиционер туктата.
– Мин дөнья чемпионы Михаил Ботвинникны алып кайтам! – дип акланмакчы була дөнья чемпионлыгына дәгъвачыларның берсе Марк Тайманов.
Автоинспекторның җавабы кыска:
– Машинагызда Михаил дәдәй Ботвинник утыргач, сез аерата ипле йөрергә мәҗбүр, әйтәм ич, мәҗбүр идегез. Штраф! Түләгез! Хет сумнарда! Һәм сукыр тиен кыйммәтендә!
Михаил Моисеевич эндәшми. Күрәсең, ул гади бер кешенең үз хезмәтенә биргән бәясеннән бик тә канәгать булгандыр.
Шушы җәһәттән бер сорау куйыйк әле: Михаил Моисеевич бу штрафны үзе үк түләр идеме? Һич юк, минемчә! Мондый хәл аның холкына, гомумән, туры килмидер. Акча кызганудан түгелдер. Башкалар хатасы өчен нигә әле ул зыян күрергә тиеш? Ә үз хатасы өчен ул һәрчак үзе җавап тота.
…Матчта бер партияне көндәше, Василий Васильевич Смыслов, оттырышлы хәлдә кичектерә. Михаил Моисеевич отачагына шикләнми. Әмма ул партияне дәвам иттергәндә оттыра. Хәтта, беренче карашка, бу осталыктагы уенчылар өчен мәгънәсезрәк оттырыш санала, әлеге уен ахыры – Михаил Ботвинник бирелгән вакыт барышына игътибар итми, шахмат сәгате теле билгеләнгән вакытны узып егыла. Тик шунысы иҗатчы өчен кадерле: Ботвинник агай отуның гәүһәрлеген эзләп онытыла һәм, кичектерелгән партияне җентекләп анализламаганмын, Василий Васильевичка уенны сузарга мөмкинлек биргәнмен, ди. Иренчәклек иҗатта гафу ителми, димәк. Һич тә!
Михаил Моисеевич Ботвинникка кырыс фикерләү хас, дидек. Моңа мин бер тапкыр аның чыгышын тыңлауда да инандым. (Бу хакта «Солтанатлы каһарман» исемле эсседа искә дә алам.) Менә шушы уңайдан ике мисал.
Бервакыт чит ил журналисты аңардан нинди милләт кешесе булуы турында сорый. Яһүдилекне күпләр яшергән заман бу, шуңа күрә журналистның соравы төрткеле. Әмма Михаил Моисеевич кыска һәм төгәл, гаҗәеп мантыйклы җавап бирә (русча китерик):
– Моё положение сложное: по крови я – еврей, по культуре – русский, по воспитанию – советский.
Шушы тулы мәгънәле җавапның бер генә өлешен дә төшереп калдырып булмый, әгәр шулай эшләсәң, Сам Ботвинник югалыр иде. Юк, юк, ялгышам, ул – беркайчан да югалмаячак шәхес. Тип, димим.
Фикерләү кырыслыгындагы һәм төгәллегендәге тагын бер хәлне хәтерлим.
Безнең ил өстендә рөхсәтсез очкан «Боинг» самолёты бәреп төшерелде. Аны бәреп төшерүченең фоторәсемен газетада бастырдылар. Баһадир! Андый кешеләребез булганда, без җиңелмәячәкбез! Аның рәсемен, фотога төшү рәвешен күргәч, миндә шундый фикер туган иде.
Михаил Моисеевичтан япон журналисты иде кебек:
– Пассажир самолётын бәреп төшерүне сез ничек бәялисез? – дип сорый (сорау сүзгә-сүз тәрҗемәдә түгел).
Җавап кырыс фикерләүдән туган һәм кыска һәм мин белгән бәяләрнең иң үтемлесе:
– Сезнең ил өстендә чит ил самолёты рөхсәтсез очып йөрсә, аның экипажы безнең сорауларга һәм кисәтүләргә колак та салмаса, сез нишләргә тиешсез?
Соңгы вакытларда язуларынча, бу очышта, аны оештыруда «ак таплар» шактый икән, төп фикер АКШ җитәкчелегенең бу операцияне махсус оештыруына кайтып кала.
Әлбәттә, бу бәреп төшерүдә корбаннар күп. Әмма һәлакәткә төгәл бәяне кырыс фикерләве белән Михаил Ботвинник үзенчә бирде кебек:
– Сезнең ил өстендә…
Бәлки, нәкъ менә япон журналисты мондый сорау бирергә тиеш булмагандыр. Беренче атом бомбаларының Япониядә шартлатылуын хәтерлик. Бәлки, әлеге «Боинг» та пассажирлар түгел, ә атом бомбасы булса? Бәлки, япон журналистының – акыл иясе буларак – үз соравына җавапны нәкъ менә дөнья хәлләрен дә кырыс һәм төгәл бәяләүче Михаил Ботвинниктан ишетәсе килгәндер. Менә бер җөмләнең көче!
– Сезнең ил…
Әйе, Сам Ботвинник, диләр аны.
Турнирларда һәм матчларда (олылары истә тотыла) 1202 партия уйнап карыйк. Тик онытмыйк әле: олы һәм күркәм иҗатны дәлилләүче әлеге санның (чын иҗат мәгънәсендә) күпмесеннән соң сөрлегеп егылырбыз икән?..
Михаил Моисеевич Ботвинник турындагы бу бәләкәй кыйссаның теләсә кайсы төшенә сыя торган искәртү. Әмма без аны ахырга калдырдык.
Мин, ди ул, яшьлегемдәге ике айны искә алмаганда (мәктәпне тәмамлагач), беркайчан да (моны санга-цифрга бәйлик) тәмәке тартмадым, һәм (өтердән соң шулай дәвам итә) эчмәдем (тагын цифрга-санга бәйлик).
Соңгысы хәмергә кагылышлы.
* * *
«Даная» дип аталучы ике картинаны беләм мин. Аларның берсен итальян рәссамы Корреджо (1489–1534) мифологик сюжетка нигезләнеп ясаган. Икенчесе – бөек голланд рәссамы Рембрандтныкы (1606–1669). Кабатлау юк.
Бәлки, шул ук исемдәге картиналар тагын бардыр. Булсалар да, алар әлеге соклангыч ике картина дәрәҗәсенә җитмиләрдер. Осталар кулы бу «Даная» ларда!
* * *
Инглиз рәссамы Джошуа Рейнолдс (1723–1792) портретчы буларак таныла. Үз заманының укымышлы кешесе саналучы Рейнолдс Лондон әдәби клубын оештыра, Король художество академиясенең беренче президенты ул. Аның «Сәнгать буенча лекцияләр» исемле китабы бар икән. Анда академиядә укыган лекцияләре тупланган. Рәссам чит илләрдә дә киң билгеле була. Екатерина II аңа тарихи темага картина язарга заказ бирә. Һәм рәссам Әби патша һәм Потёмкин өчен ике зур картина ясый. Әмма Рейнолдс – иң башлап портретчы. Ул – җәмгысы ике мең портрет авторы.
Шулай да аның югарыда аталган китабын укыйсы иде бит, ә…
* * *
Егерме ике яшендә өлгереп җиткән рәссам саналучы һәм инде өйрәнчекләре-укучылары булган Рембрандтның исә автопортретлары гына да йөздән артык икән. Камил осталыгы елларында гына да (1629–1669) ул алтмыш тирәсе автопортрет, өч йөз чамасы офорт (гравюра) һәм бер меңнән күбрәк рәсем ясый.
…Эрмитажга мин дүрт көн рәттән бардым. Әлбәттә, бу арада гына аны игътибар белән карап бетерү мөмкин түгел. Рембрандт ясаган картиналар куелган залга көн саен кердем. Һәр портреттагы герой синнән карашын алмый. Бер үк портретка залның кайсы төшеннән генә карасаң да, рәсемдәге кеше сиңа текәлеп тора, ул сине, зал буенча барганда да, күз уңыннан ычкындырмый. Аның карашында холкын да, уй-фикерләрен дә, гомумән, барлык сыйфатларын, ягъни кемлеген укып була. Менә ул – рәссамның даһилыгы чагылышы.
* * *
Безнең балачакта уйнаган уеннарны санап бетермәле түгел! Кулларың-аякларың тала, гәүдәң сыгыла, башың миңгерәүләнә башлый. Әмма чирәмдә яки кар өстендә күккә карап хәл җыеп аласың да тагын уенга керешәсең. Рәхәт!
Әйе, күптөрле иде безнең уеннарыбыз.
Хәзер дә, җитмеш бишемә таба барганда да (шөкер!), яратам мин уйнарга. Тик инде уйнау бүтәнчә.
Көндезләрен генә минем карамакка кала торган кеп-кечтеки эш бүлмәмдә өстәл артында утыруым озаккарак сузылса торып басып, ерактан әйбәтрәк күрсәтүче күзлегемне киям дә тар урамыбызның теге ягындагы гына ясле-бакчаның ишегалдына карыйм. Уйнап та күрсәтәләр соң андагы балалар! Аларның уеннарын күргәч, үзеңне шул бәхетле җаннар арасында итеп тоясың.
Ишегалдында яки елга буенда уенга мавыккан балалар янына чүгәлисең. Алар сине дә уйнаталар. Алар синең яңа дусларың булып китә.
Ә өеңдә сине оныкларың ал-ял бирмичә уйната. Әмма син ару-талуны белмисең дә икән!
Шулай, күптөрле иде уеннарыбыз. Шөкер, хәзер дә яңалары табыла тора. Хикәяләремдә уеннар турында шактый язылды инде. Шуларны балалар үз итеп кабул кылган булсалар, бик шатмын. Әгәр ошатмаган булсалар, бәлки, бүтән буын балалары яратырлар аларны.
Бер хикәям машинкада бит чамасы гына иде. Аның исеме дә – «Уен». Шуны җай уңаеннан монда күчереп куйыйм.
Уен
Әллә ни арада яныбызга күрше-тирә балалары җыелды. Алар тыкрык ерганагы комында уйный да башладылар. Күрше Зилә безнең янга йөгереп кенә килде дә:
– Сез нигә уйнамыйсыз? – диде, Мохтарны һәм мине, җитәкләп, уенчылар каршына китереп тә бастырды.
Без комнан биек итеп тау өйдек, аның итәгенә тирән итеп елга ердык. Йомычка өйләр буена чыбыклар кададык.
Ком тавында үзебезнең авылны ясап бетергәч, Зилә безне рәтләргә тезде, мин Мохтар белән парлап бастым.
– Мин хәзер сезнең барыгызның да әниегез булам, – диде Зилә. – Сез минем сүземне тыңлагыз, ярыймы? Әниләр сүзен тыңлыйлар. Хәзер клуб бакчасына барып уйныйбыз.
Без анда такта таудан шудык, бүкән өстендәге тактага утырып атындык. Башы җиргә күмелгән үрә баскычның бер ягыннан менеп, икенче ягыннан төшүдә ярыштык. Мин, Зилә-әни унбишкә хәтле санаганда, баскычтан кулларымны ычкындырдым, Мохтар мине узды – унике дигәндә өлгерде.
– Бүтән уен башлыйбыз, – диде яңа әниебез. – Халит улым, син эзләүче булырсың, – дип, мине үз янына чакырды аннары.
Ул таш өстенә куелган такта башына уйнаучылар санынча чыбыклар өйде һәм, тактаның икенче башына тибеп, чыбыкларны чәчте. Мин шуларны тиз генә җыярга һәм, качучыларның берсен табып, аңардан алда тактага тибәргә тиеш идем. Аннары табылган кеше эзләүче булып кала.
Мин чыбыкларны җыеп бетергәндә, Мохтар мышкылдык кына качып өлгерә алмаган иде.
– Әнә, әнә, Мохтар әнә, күрдем, күрдем, качма! – дип кычкырдым мин һәм, такта башына тибеп, клубка таба йөгердем.
Ул арада хат ташучы Хәбибрахман тавышы ишетелде:
– Кайчаннан бирле эзлим бит сезне! Мохтар бабай, Халит бабай, әйдә, пенсиягезне алыгыз әле.
Тыкрык буенда хат ташучының пенсия китерүен көтеп утыра идек без. Ә Зилә-әниебез хат ташучының быел беренче классны укыган кызы иде.
1971
Мәктәп елларындагы бер уеныбыз турында моңарчы язарга икеләнеп йөрдем. Сәеррәк уен ул, әмма баланы, төгәллеккә ияләндерүенә һәм ихтыяр көче тәрбияләвенә өстәп, күп-күпкә хәтле санарга да өйрәтә.
Бу уенны безгә кем өйрәтүен хәтерләмим. Күрәсең, аны без, башлангыч сыйныфлардагылар, өлкәнрәк укучылардан отканбыз булыр. Ә алар каян белгән әлеге уенны? Соңыннан гөманлавымча, Тимершык ТБУМында (тулы булмаган урта мәктәп, ул чакта җидееллык) мавыктыргыч уенны башлаучы математика укытучысы Хәким абый Юлмәтев булырга тиеш. Ул дәресләрдән соң укучыларга башваткычлар чишәргә һәм уйландыра торган уеннар өйрәтергә һич тә иренми һәм оста иде. Әйтик, шахматта ат фигурасы йөрешен ул болайрак аңлатты:
– Сез атларның турыга йөрүен-баруын һәм чигенүен беләсез инде. Әмма ул уңга-сулга борыла да бит әле. Аннары арата өстеннән менә болай сикереп чыга. Ат бик арымасын өчен, без аны бер генә шакмакка борып туктатыйк.
Юлмәтев абыйның шушы кечкенә хикәясе беренче ишетүдә үк безнең хәтергә ныклап сеңде. Ул алга таба сөйләнәчәк безнең уенга да шаяртып-шатландырып кушылгалый иде.
– О-о, син инде әнә кая җиткәнсең, ә мин бу озын юлның чиреген дә уза алмадым әле! – дип очындырыр иде ул безне.
Уңай килгәндә, Хәким Юлмәтевнең абыйсы (исеме онытылган) турында да әйтик. Ул хәзерге Казан авыл хуҗалыгы академиясенең уку-өйрәнү хуҗалыгына озак еллар җитәкчелек итте. Аның студентларны җир эшенә якынайту осталыгы бар иде. Өлкән Юлмәтев абый тормышыннан һәм игенчелек хезмәтеннән кайбер детальләрне «Юлмәти бәйрәме» исемле хикәямдә файдаланган да идем мин. Сәләтле педагоглар иде ике туган, бик күпләргә белемнәрен кызганмыйча, тирәнтен төшендереп бирделәр алар.
Ниһаять, беренче карашка сәеррәк әлеге уен турында.
Сызыклы дәфтәр аласың. (Шөкер, дәфтәрләр җитәрлек иде, Ватан сугышы вакытында гына азайды китап-дәфтәр.) Каләмеңне карага манып, бит киңлегенә нокталар тезәсең, бит ахырынача шулай дәвам итәсең. Уенның шартлары – нокталар бер-берсенә тиеп тормаска, аралар тыгызлыгын сакларга, юлдан туры барырга тиешсең. Җиңүче – бер биткә иң күп нокта сыйдыручы. Бер-берсенә тигән, ышкып бетереп яңадан тезелгән нокталар исәпкә керми. Җиңүчене белү өчен, бер-беребезнең нокталарын санап утыра идек без. Ары табагы санны белмәсәң, өлкәнрәкләрдән сорый идек. Саннар дөньясына сихри-серле сәяхәтебез иде бу уеныбыз.
…1957 ел. Мәскәүдә яшьләрнең Бөтендөнья фестивале. Аның тугызынчы-уникенче көннәрендә кунаклар сыйфатында Шамил Рәкыйпов белән мин дә булдым. Беренче көндә үк М. Горький паркына (әллә Сокольники паркынамы?) яшь рәссамнар күргәзмәсенә алып бардылар. Караучыларның игътибарын дәфтәрнең җәелгән кушбитеннән бераз гына зуррак картина җәлеп итте. Аны рәсем дип атау дөрес булмас кебек, рам эче тоташтан карага гына буялган иде; ул Франциядән китерелгән иде кебек. Мондый буялыш совет яшьләре өчен, әлбәттә, «мазня» иде. Шулай да караучылар арасында әлеге «мазня» да төрле эчтәлек күрүчеләр дә табылды. Вәләкин шәхсән мин, бәлки, әзерлегем-сәнгатьне белүем чамалы булудандыр, «мазня» ны әрәмгә вакыт уздыру һәм мәгънәсезлек итеп санаган идем. «Мазня» га текәлеп карап, аның эчтәлеген төрлечә укучылар булуын да санга сукмадым. Ә бит нокталар тезелгән безнең дәфтәр битләренең дә күргәзмәдәге «мазня» га охшашлыгы бар иде. Кемдер безне, мондый уен уйнатып, саннарны белдертү белән бергә, танып белүдә җентекле игътибар мәҗбүри икәнлегенә дә төшендерергә теләгәндер, һәркайсыбызны хыялга чумуны, ягъни иҗат итүне төрлечә үстерү юлларын табарга өйрәтергә тырышкандыр. Аннары бит әле нокталар тезгәндә ялкаулана алмыйсың, син бу уенны оста уйнарга мәҗбүрсең. Димәк, уен гына булмагандыр, уйланырга, ярышып иҗат итәргә (кемнең дәфтәр бите иң матуры!) булышкандыр димен нокталар тезү!
Соңыннанрак тоташ карага буялган картинаны тагын күрдем. Дөрес, анда бик тә нечкә (безнең нокталар арасындагы кебек кенә) ак сызыклар да шәйләнә. Аның исеме үк – «Кара квадрат» («Чёрный квадрат», 1915). Авторы – күренекле рус рәссамы Казимир Малевич (1878–1935), прикладной сәнгать (татарча «кулланма сәнгать» диләр икән) өлкәсендә зур хезмәт башкарган оста, В. Маяковскийның «Мистерия-Буфф» исемле әсәре буенча куелган спектакльгә декорацияләр ясаучы, планетаара очышларның мөмкинлеген нигезләүче, «киңлек рәисе» (үзен шулай атый, ә Велимир Хлебников үзен Җир шары рәисе дип кенә атаган).
К. Малевичның күп «изм» нарны узганнан соң ясалган бу картинасы төрле бәхәсләр тудыра, моңа бирелгән бәяләр кайчакта капма-каршы: иконага охшашлык бар (рәссам үзе дә моны искәртә), автор яңа Аллаһ эзли, картина сәнгать һәм сәнгатьсезлек, мантыйк һәм мантыйксызлык, соң чиктәге гадилек һәм чиксез катлаулылык арасында тора һәм башкалар. Аз гына ак төс булган картинасын Казимир Малевич үзе болай да бәяли: «Кара квадрат» белән сәнгать бетә, ягъни бу сәнгатьнең соңы, аның картинасы, имеш, һәртөрле сәнгатьнең иң югары очы һәм ахыры-бетүе…
Ә сәнгать яши!
Югарыда, әйе, кара төс турында сүз барды. Әлеге каралыкны яклабрак, күренекле француз рәссамы-импрессионисты Пьер Ренуар фикерен китерик. Мин кырык ел буена бер ачышка таба бардым, ди ул, кара буяу – барлык төсләрнең королевасы.
…Әйдәгез әле, япь-яшь дусларым, дәфтәр битенә нокталар тезүдә ярышыйк. Кем күпме очко-нокта җыяр икән? Аннары нокталар гына тезелгән биткә текәлеп карыйк. Кем нәрсәләр күрер икән анда? Хыял итүгә, ягъни иҗат итүгә этәрүче нәрсәләр иң киме нокталарыбыз санынча ич анда – нокталар тезелгән биттә-рәсемдә!..
* * *
Биш елда (1900–1904) Максим Горький турында туксан дүрт (!) китап чыга. Бу хәтле басма үзләре исән чакта Тургеневка да, Достоевскийга да, Толстойга да «тәтемәгән».
* * *
Зинаида Николаевна Гиппиусның әдәби мирасы бай һәм төрле: биш шигырь һәм алты хикәя җыентыгы, берничә роман һәм пьеса, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре, ике китабында мемуарлары һәм, боларга өстәп, ишле көндәлекләре бар.
* * *
Инглиз язучысы Агата Кристи (1891–1976) алтмыш еллык иҗаты чорында алтмыш сигез роман бастыра, бер йөздән артык хикәя һәм унҗиде пьеса яза. Аның әсәрләре бер йөз өч телгә тәрҗемә ителгән.
* * *
Карл Марксның «Капитал» ы дөньяда иң җитди әсәр булып тора. Бик тә зур күләмле һәм катлаулы бу хезмәтне үзләштереп укучылар сирәк, диләр. Аның беренче томының баштагы утыз бер бүлеген тәшкил итүче биш йөз ун биттән Фридрих Энгельс кырык тугыз бит «китереп чыгара». Димәк, дип фараз иткәндә, төп өч томны ике йөз-өч йөз биткә калдырып була икән. Әмма бит моны Энгельс кына эшли алыр иде, диләр галимнәр. Өч бөек томның эчтәлеген унике төп икътисади постулат (исбат ителмичә нигез итеп алынган фикер) чылбыры тәшкил итә. Шуларның берсе кыйммәт хезмәт белән барлыкка китерелә, һәм ул продукция берәмлеге җитештерүгә иҗтимагый-мәҗбүри кирәкле хезмәт чыгымнары булып тора. Шушы тезис кына йөзләрчә китап һәм ун меңнәрчә мәкалә язылуына сәбәп була. Һәм… бу хакта дискуссия хәзер дә бара икән.
Теге гасырның сиксәненче еллары уртасында мин калын бер журналда «Даһи янәшәсендә – даһи» («Гений рядом с гением») исемле мәкалә укыган идем. Ул, нигездә, Ф. Энгельс турында, аның инде күзләре начар күргән хәлдә «Капитал» ны язып бетерүен дә шуннан белдем. Кулга күтәрергә үк авыр өч томны, эчтәлеккә (димәк, һәм мәгънәгә) хилафлык китермичә, өч йөз бит чамасына калдырырга сәләте һәм иҗади көче җитәрлек Фридрих Энгельсның өстәвендә – язып бетерүендә дә даһилыкка ирешүе дә шунда әйтелә. Чыннан да, даһи янәшәсендә даһи.
* * *
Бөек француз актрисасы Сара Бернарның (1844–1923) сәхнә осталыгы турында күп язылган. Ул максатчан һәм үзе теләгәнгә ирешүдә бик фидакяр була, бер аягын кискәннән соң да сәхнәгә чыгарга үзендә көч таба. Курку белмәс актриса аэростатта ике мең алты йөз метр биеклеккә күтәрелә. Бу хакта «Болытлар арасында» исемле әйбәт новелла да яза. Гомумән, ул каләм иясе дә икән: Сара Бернар артистлар өчен кулланма, ике роман, дүрт пьеса язарга да өлгергән.
* * *
Александр Александрович Алёхин җиде яшендә шахмат уйнарга өйрәнә. Балачакта ук ул француз һәм немец телләрен камил үзләштерә. Теге гасырның унынчы елларында А. Алёхин, сигез елда ун зур турнирда катнашып, тугызында беренче урынны яулый. Аның бер сыйфаты аеруча күркәм санала: ул үз иҗатын объектив бәяли белә, «сөртенүләр» дән соң, кимчелекләрен табып, аларны үҗәтләнеп-тырышып бетерә. А. Алёхинның уңышларын дәлилләүче саннар күп. Менә берсе. Гитлер сугышы вакытында ул немец офицерларына җитмеш биш тактада сеанс бирергә мәҗбүр була һәм барысында да ота!
* * *
Атлантида турында кызыксынуым узган гасырның илленче еллары уртасында башланган иде. Шуннан соң бу хакта кулыма төшкән һәр материалны иң киме күздән кичерергә тырыштым, китапханәләрдә эзләп-табып укыганнары да шактыйга җыеладыр. Бу серле табышмакның күңелне биләве, – шиксез, аның укучыга хыял итәргә көч бирүендә.
Әйе, илленче елларда русча вакытлы матбугатта (без һәрчактагыча диярлек тиз генә кузгала алмадык) еш язылды, аеруча «Техника – молодёжи» журналында укучының танып белүе мөмкинлеген киңәйтергә һәм сәләтен үстерергә булышырлык мәгълүматлы һәм гел дә фаразлы мәкаләләр басылды. Моңа, соңыннан аңлавымча, иң башлап бер кеше тырышлыгы сәбәп булган икән, ягъни Атлантида темасына игътибар журналның ул чактагы баш мөхәррире Василий Захарченконың яшьләргә һәр өлкәдә төпле белем бирергә кирәклеген аңлавыннан килгән. Ул үзе инде шулчакта ук шагыйрь буларак танылып килә иде, соңрак, бәлки, фәнни дәрәҗәләр дә алгандыр – бу кадәресен белмим. Соңгы елларда В. Захарченко автоспорт ярышлары уздыруда башлап йөрүчеләрдән булды. Димәк, шагыйрь-мөхәррир техниканы һич тә чит итмәгән. Аннары Атлантида турында язу журналның юнәлешенә каршы килми, Атлантиданы эзләүдә техниканың төрлесе кирәк ләбаса. Шул илленче еллар уртасындарак дип хәтерлим, яшь журналистлар белән очрашуында (ул үзе дә бездән күпкә өлкән түгел иде) Василий Захарченко Атлантида турында бик мавыгып һәм мавыктыргыч итеп сөйләде, эзләнүләрнең һәрвакыт иҗадилыгына басым ясады.
Соңгы айда (2002, ноябрь) Атлантида турында тагын өч мәкалә укыдым. Аларда мәгълүматлар төрле: аны хәтта Җир шарының капма-каршы төрле төбәкләрендә эзләгәннәр икән, инде баткан Атлантидадан кайбер әйберләр дә тапканнар һәм… баксаң, Атлантида, гомумән, булмаган икән, аның турында риваятьләр генә сөйләнә икән һәм башкалар, һәм башкалар.
Шул соңгы укылган мәкаләләрнең берсендә мондый мәгълүмат бар: Атлантида турында ун мең китап язылган!
Иҗатның мөмкинлекләре, дөрестән дә, иксез-чиксезлегенә иң саллы мисал лабаса бу!
* * *
Моннан гасыр ярым элек Төньяк Америкада кыңгырау рәвешендәрәк зур булмаган – нигезе уналты сантиметр чамасы киңлектә, биеклеге унбер сантиметрдан артык – металл савыт табыла. Галимнәр аның «яшен» йөз (!) миллион елга чыгаралар. Димәк, борын-борын заманнарда ук металл эшкәртүдә куллары шомарган осталар яшәгән. Әйе, табылдык савыт, бәлки, чит планетадан килүчеләрдән калгандыр. Ләкин ул бит барыбер кемдер тарафыннан – җан иясе тарафыннан ясалган, иҗат ителгән. Ә һөнәрченең кулы, мәгълүм ки, даими иҗади хезмәттә генә шомара.
* * *
Витебск шәһәре тумасы бөек рәссам Марк Шагал тәүлегенә ун-унике сәгать эшләгән. Туксан яшендә дә ул мольберты янында яшьләрне көнләштерерлек чамада озак басып торган, буяу пумаласы исә һаман эштә булган. Аның Н. Гогольнең «Үле җаннар» әсәренә туксан алты иллюстрация ясавы мәгълүм. Барлык картиналарында диярлек Витебск чагылып ала. Ул гомере буена рус тормышын, әдәбиятын, сәнгатен яратып яши, чит илләрдә озак еллар яшәве вакытында аның гаиләсендә бары тик рус телендә сөйләшкәннәр.
* * *
Лидия Сейфуллина күләмле «Хокук бозучылар» исемле хикәясен дүрт көндә, «Виринея» повестен өч атнада яза. Ул «Ил» дигән повесть язарга ниятли, яза торгач, бу әсәр «Таня» исемле кыска хикәя булып җыйнаклана.
* * *
Күренекле рус язучысы Виктор Астафьев бер интервьюсында унбиш томга җыелган әсәрләренең унысын әйбәткә санарга мөмкинлеген әйтә дә: «А так… там (унбиш томда ягъни) гавна много, ой много», – ди. Ә бит ул соңгы елларда иң зур һәм хөрмәтле язучылардан иде. Әлбәттә, әдипнең үз хезмәтенә бәясендә тыйнаклык та бар һәм таләпчәнлек тә чагыла.
* * *
Бальзак, йокы алмасын өчен, таш идәнгә яланаяк басып язган; илле мең чәшке кофе эчкән һәм шушы илле мең чокыр кофедан вафат та булган.
* * *
Китап тарихы…
Безнең әдәбият һәм журналистика гыйлемендә бу темага беркадәр игътибар узган гасырның икенче яртысында артты. Китап палатасы гасыр ахырына таба «Татар китаплары» ның библиографик томнарын чыгарды. Әлбәттә, бик кирәкле эш. Күптән түгел Исмәгыйль Рәминең һәм Рәис Даутовның «Әдәби сүзлек» исемле уртак хезмәте укучыларыбызны сөендерде. Галим Равил Әмирхан, матбугатыбыз тарихын җентекле өйрәнеп, беренче чыганакларга нигезләнгән тирән фикерле күп кенә хезмәтләрен бастырды. Ул бер очрашуда Ризаэддин Фәхреддиннең бай китапханәсе булуы турында сөйләгән иде. Шунысы искиткеч соклангыч: мәшһүр Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиннең бу байлыгын, нигездә, үзе күчереп язган китаплар тәшкил иткән! Мондый хәлләр татар китабы тарихын өйрәнүдә үзенчәлекле юнәлеш була аладыр. Ә татар китабы тарихында үзгәлекләр күп табылачак.
…1928 елда Байлар Сабасында авылхәб («селькор» ның турыдан тәрҗемәсе, ул чактагы вакытлы матбугатта мондый алынмалар хәтта еш ук очрый) Закир Йосыпов үтерелә. Мин бу кыю йөрәкле кешенең кече улы Рифкат белән сигезенче сыйныфта бергә укыдым, аларда еш була идем. Рифкатнең әнисе Зөһрә апа бер хәтерләвендә болай дигән иде:
– Безнекеләр бит, Минзәлә якларына хәтле чана тартып барып, китап сатып йөргәннәр…
«Безнекеләр» дигәндә, Закир абый ягы истә тотыла иде.
Соңрак мин Закир Йосыпов турында «Юл өзеге» исемле документаль әсәр яздым. Әмма алар нәселенең китап сәүдәсе белән шөгыльләнүе турында анда кертмәдем. Сәбәбе – архив материалларында әлеге фактны раслаучы мәгълүматка юлыкмадым, күрәсең, казынуым шуның тикле генә булгандыр. Закир Йосыповның олы улы Шәрип абыйдан бабасының китап сәүдәсе белән шөгыльләнүе-шөгыльләнмәве турында сорагач, ул бу хакта дәлилле мәгълүмат әйтмәде, әйтә алмады.
Әмма Зөһрә апаның сүзләре дөреслеккә туры да килгәндер. Саба ягы һөнәрчеләр ягы ич, анда сәүдәгәрлекне һөнәр итүчеләр дә күп булган. Әйтик, безнең төбәк кешеләре үзләре ясаган әйберләр белән Казахстангача җитеп сәүдә иткәннәр, аннан көтүләп ат куып кайтканнар. Ә Бикчәнтәйнекеләр, моннан гасыр ярымнан артык элек, Абалаковларның Байлар Сабасындагы фабрикасында тукылган бәзләрне төяп, тагын да ераграк җирләргә җиткәннәр. Сәүдә йомышы белән Вәлкәйнекеләр Мәкәрҗәгә еш барганнар. Алар чит илләргә дә йөргәннәр, Урта Азия, Кытай, Һиндстан, гарәп илләре белән сәүдә иткәннәр. Безнең төбәктән Истанбул, Каһирә уку йортларында белем алучылар да шактый.
Сәүдә сәфәрләрендә белем-гыйлем мәсьәләләре белән дә кызыксынылган, әлбәттә. Юл йөргәндә, белемең батырлыкка саналуы хак.
Китап тарихын өйрәнүчеләр киләчәктә әлеге ике юнәлеш-тармакка игътибар итсәләр икән.
Инде татар китабы тарихын өйрәнүгә зур хезмәт куйган мөхтәрәм галимебез, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, академик Әбрар абый Кәримуллин турында. Укымышлы бу шәхеснең нәселендә белемне-китапны олылаучылар шактый. Әбрар абыйның бабасы Гата Исхаков үзләренең Чәбия-Чүрчи, күршедәге Ике басу Арташ һәм Язлы Арташ авылларында татар дөньяви мәктәпләре оештыруда башлап йөри. Әбрар абый беренче тапкыр безгә кергәч, аның әтисе агроном Гыйбадулла абый турында минем әти, безнең төбәктә җирне, җир гыйлемен синең әтиең кебек җир кешесечә белүче юк иде, диде. Әтинең исә җир эше кешесе хезмәтенә бәя бирергә хакы бар иде, ул үзе дә игенче хезмәте серләрен гомере буена оста өйрәнеп яшәде.
Әбрар абыйның фәнгә керткән өлеше турында озын-озак сөйләп була. Әмма мин аның кайбер саллы хезмәтләрен тезеп кенә куям: «Китап дөньясына сәяхәт», «Татарская книга», «Становление и развитие татарской советской книги», «Татарская книга пореформенной России», тагын күп санда ул төзегән төрле тематик библиографияләр.
«Тасвирәт» нең, нигездә, саннар сөйләгән бу бүлегендә мин Әбрар абый Кәримуллин хезмәтләреннән мисаллар китерүне максатым итмәдем. Татар китабы тарихына кагылышлы мәгълүматларны укучыларыбызның Әбрар абый хезмәтләреннән үзләре эзләвен теләдем, ягъни беликче әле үз хәзинәбезне!
Бу парчада, алдагыларыннан аермалы буларак, төгәл цифр-саннар китерелмәде. Мондый аермалы хәл игътибарны китап тарихына, китапның киләчәктәге язмышына юнәлтүдән туды.
* * *
Риваятьләрне һәм легендаларны (минемчә, аларның аермасы зур ук) яратып укуым һәм бирелеп тыңлавым турында әйтмичә кала алмыйм икән. Менә мин яраткан риваятьләрнең, иң яраткан риваятьләрнең берсе. Мин аны шахмат осталары тирәсендә йөргәндә ишеттем кебек. Әллә укыдыммы – хәтерләмим.
Шахматны уйлап чыгаручыга Илбашы бүләк бирмәкче булган икән.
– Ни телисең – шуны сора, – дигән ул.
Гаҗәеп уенны уйлап табучының һәм, әлбәттә, өр-яңа фән башлаучының теләге, беренче карашка, бик гади һәм аздан булган кебек.
– Рәхмәтлемен Сез Галиҗәнапка. Миңа икенең алтмыш дүрт дәрәҗәсе санында, ягъни шахмат тактасындагы шакмаклар санында, бодай бөртеге бирсәгез, бик тә канәгатьмен.
Санап карасалар, икене алтмыш дүрт дәрәҗәгә күтәрүдән соң чыккан сандагы бодай бөртекләре җир йөзенә тезәргә җитә икән! Менә бу, – ичмасам, иҗади уйланудан соң килеп чыккан сан.
Димәк, дип уйлыйк, шахмат уенында шул санча вариант булуы бик ихтималдыр. Монысы – минем гади башым фаразлавы.
* * *
Инде, гомумән дә, зур саннарны күз алдына китерик. 10х10=100, 100х100=10000 – монысы буладыр өченче дәрәҗәсе, ары таба зур саннарның аталышын тезеп кенә барыйк: миллион, миллиард, биллион, триллион, квадриллион, квинтиллион, секстиллион, септиллион, октиллион, нониллион, дециллион (соңгысында бердән ары утыз өч нуль саналадыр), моннан соңгыларын белмим, тормышта тәҗел кирәге төшмәгәч, бәлки, алар, гомумән, аталмагандыр. Дециллионнан зуррак санны очраттым очратуын, тик аның исеме аталмаган. Анда 22 саныннан соң кырык нуль бар. Бу сан Галактикабызның килограммнарда исәпләнгән авырлыгын күрсәтә.
Берле цифрыннан соң нульләрне күп һәм күп тезеп була. Әмма халык бу зурлыкны атауның җиңелрәк, яшәеш-тормыш өчен җайрак әмәлен тапкан. Бездә мондый хәлләрне, гадәттә, парлы сүзләр белән белдерәләр, бер генә сүзнең көче дә җитмидер, күрәсең: иксез-чиксез, бетмәс-төкәнмәс.
Кызыклы бу сүзләрне без Иоганн Вольфганг Гётеның (1749–1832) «Фауст» әсәрен бәяләүдә дә очратабыз. Әдәбият белгечләре, әгәр барлык заманнарның барлык халыклар әдәбиятларының иң яхшы биш әсәрен атарга кушылса, болар арасында «Фауст», һичшиксез, булыр иде, диләр. Безнең Җиребезне бизәүче кешеләрнең берсе саналучы Гётеның «Фауст» драмасы гасырлар, мең еллар буена яшәячәк, «Фауст» тагы идеяләр бетмәс-төкәнмәс, чөнки Гёте анда «бөтен дөньяны сәхнәгә урнаштырган», ә дөнья бетмәс-төкәнмәс. Әдәбият белгечләренең бәясе менә шундый. Һәм бу – кире каккысыз бәя.
Әйдә, хөрмәтле укучым, моны әдәбият дөньясының, иҗатның иксез-чиксезлеген, бетмәс-төкәнмәслеген нульләр тезмичә тәгаен билгеләү-бәяләү буларак кабул итик.
* * *
Күренекле шәхесләр турында, укыган саен, бер фикер ныгый бара: бөек затларның күбесе, төп һөнәрләренә өстәп, бүтән эшләргә дә маһир булганнар. Төрле өлкәләрдә тырышып-бирелеп иҗат итү аларга даһилыкка күтәрелүнең бер таләбе саналган булыр.
Испан-америка рәссамы сюрреалист (сюрреализм – мин ул, дип раслаучы) Сальвадор Дали (1904–1989) ювелир, скульптор һәм дизайнер, кинорежиссёр һәм язучы-прозаик, театр декораторы һәм балетлар куючы, китаплар бизәүче һәм сәнгать белгече, философ булган. Аның төш күрү турында кызыклы рәсемнәре (сюрреалистик) бар, ул антик миф темаларына һәм Библиягә рәсемнәр ясый. Соңгылары өчен галимнәрчә фикерләү бик тә таләп ителүен онытмыйк. Сальвадор Дали, Парижда һәм Нью-Йоркта озак еллар эшләгәннән соң, тормыш иптәше һәм дусты белән 1955 елда туган Испаниясенә кайта. Тумышы белән Казаннан бу рус ханымны рәссам гел дә гел Гала дип атый, аны бик күп серле һәм борчулы-шомлы картиналарында сурәтли.
* * *
Петербург Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Дмитрий Иванович Менделеев (1834–1907) галим-энциклопедист, химик, физик, гидродинамик, метеоролог, геолог, технолог, педагог, җәмәгать эшлеклесе булып таныла.
* * *
Матвей Иванович Ожеговны (1860–1934) руслар «поэт-самоучка» дип атыйлар. «Самоучка» сүзе безнеңчә «үзлегеннән, үзе өйрәнүдән» мәгънәсенә туры килә. Әмма, чынлыкта, үзлегеңнән яки үзең өйрәнеп кенә шагыйрь була алмыйсың лабаса! Әйе, шигъриятне һәм тормышны өйрәнергә кирәк. Шулай да шагыйрьлеккә «самоучка» мәгънәсе өстәү – мәгънәсезлек, минемчә. Шагыйрь ул – үзе өйрәтүче, димәк, җитәкләүче, алга әйдәүче. Заман һәм тормыш шагыйрьләр (һәм гомумән дә әдипләр) кулында.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.