Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 24 (всего у книги 38 страниц)
Ә-ә, югарыда китерелгән мәгълүматлар рәтендә «секс» сүзе турындагысы онытылган икән. Ул шулчакта ук матбугатта кулланылучы сүзләр арасында беренче урынга атылып чыккан. Аннан элеккеге илле-йөз елларда иң күп язылган «мәхәббәт» сүзе «секс», «сугыш», «атом», «сәясәт» кебекләр арасында тугызынчы урынга төшкән. Хәзер исә «секс» сүзе матбугаттан коймаларга, йорт диварларына батыраеп күчте, беренчелекне һич тә бирергә теләми, димәк. Шуны искәрик: буявы озакка чыдый һәм төсен бирми. Үзебезнеке!
…Без малай чакта кышкы салкыннар ешрак һәм катырак була иде. Шулай да уенга чыга идек һәм өйгә туңгач яки битләрне өшеткәч кенә кайта идек. Һәм әниләр безне:
– Ишегеңне тизрәк яп! Өйне салкын белән тутырасың бит! – дип каршылыйлар иде.
Без ил ишеген озак ачык тоттык түгелме соң, шуңа күрә өебезгә-илебезгә түбән сыйфатлы әсәрләр бөркелеп тулды. Ябыйкчы «ишекләр» не!
Һәм, шөкер, ишекләр ябыла башлавы турында хәбәрләр тарала башлады. 2006 елның гыйнварында электә хөкүмәт башлыгы, хәзер Россиянең счёт палатасы җитәкчесе Сергей Владимирович Степашин (русчарак әйткәндә, үзе китап сөюче) Мәскәү үзәгендәге китап кибетендә сәүдә итүнең гел дә яңача оештырылуы, монда рухи шакшылыкка урын калдырылмавы, анда килүчеләргә әңгәмәләр-фикер алышулар оештырырга (һ. б.) мөмкинлек булуы турында Россия радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә мәгълүматлы итеп сөйләде.
Инде үзебезнең Татарстанга кайтыйк. Татар әдипләре белән очрашуында Нурлат районы хакимияте башлыгы Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин (үзе дә китап сөюче, тарихыбыздан әйбәт хәбәрдар җитәкче ул – андыйлар сирәк, мин боларны аның Балтачта эшләгән вакытыннан ук беләм) районда китап сәүдәсенең торышы белән горурланды, язучыларны, сез укучыларыгызны сөендерерлек әсәрләр языгыз, без сатуны оештырырбыз, укучы сездән китабыгызны сорап йөрсен менә дип, «чеметеп» тә алды. Әңгәмәдә мондый җайны ычкындырмау, хәер, гомумән дә, аның холкына хас.
…Зәвыксызлык салкынына өй-ил ишекләре менә шулай ябыла башлады. Шушы аз мисаллар да күңелне сөендерә, хаклы сөендерә. Игелекле эшләр дә «бер» дән ишәеп китә ич.
* * *
Унтугызынчы гасыр ахырына таба Россиядә шактый күп нәшриятлар ачыла. Алар арасында «Ф. Павленков нәшрияты» аеруча мактаулы урын тота. Ул рус мәгарифе тарихында, киң катлау укучыларны иҗтимагый һәм сәяси тормышка тартуда әһәмиятле этап итеп бәяләнә.
Флорентей Фёдорович Павленков, Петербургтагы Михайлов артиллерия академиясен тәмамлап, армиядә мәҗбүри хезмәт срогын тутыргач, бөтенләй бүтән юнәлештә эш башлый. Ул математиканы бик әйбәт үзләштергән була, табигать фәннәрен җентекле белә. Һәм А. Ганоның шулчакта Европада киң танылган «Физика» исемле китабын русчага тәрҗемә итә, үзе үк бастырып та чыгара. Шуннан килгән акчага нәширлек эшенә тотына. Егерме елдан артык вакытта аның нәшрияты җиде йөз илледән артык басма чыгара, гомуми тираж өч ярым миллионнан күбрәккә җитә. Шул чор өчен бик зур сан! Эшлекле һәм кыю нәшир Павленков Петропавловск крепостенда утыручы Д. И. Писарев әсәрләрен (аңа иҗат эше белән шөгыльләнергә рөхсәт ителгән була) сигез тапкыр, В. Г. Белинский әсәрләрен дүрт тапкыр, Россиядә исемен телгә алу тыелган А. Герцен китапларын чыгара, Ф. Энгельс хезмәтләрен Россиядә беренче бастыручы да ул. Кыска гына арада дөнья һәм рус культурасы күренекле кешеләренең бер йөз туксан сигез китап-биографиясен киң катлау укучыларга ирештерә, «Халык өчен фәнни-популяр китапханә» сериясен оештыра. Бу сериядә кырык китап чыгара. Аларның авторы – В. В. Лункевич. 1924 елда «Табигать белеменең популяр энциклопедиясе» ндәге китаплар саны инде иллегә җитә, шуларның кырыгы беренче тапкыр Павленков нәшриятында дөнья күргән. Кайбер китапларның исемнәрен генә теркик: «Күк йөзе һәм йолдызлар», «Җир асты патшалыгы», «Җир бәла-казалары һәм табигать могҗизалары»…
Ф. Павленков китапларында хәрефләр анык, кәгазе тыгыз, күләмнәре кечкенәрәк, буш вакытта кесәдән алып укырлык. Һәм аның китаплары Россиядә иң очсызлары була. Шуңа да карамастан нәшриятның кереме мулдан, чөнки китапларны ябырылып алганнар. Чөнки белемгә сусаган халыкка китаплар үзләрен үзләре пропагандалаганнар. Һәм Ф. Ф. Павленков үзенең бөтен мөлкәтен Россиядә ике мең авыл китапханәсе төзүгә васыять итә.
Менә ул – милләтең-халкың турында чып-чынлап кайгырту үрнәге.
Әйе, бездә дә бар мондый әйбәт үрнәкләр. Егерменче гасыр башында ук, мәсәлән, «Нәшрияте Кәрими» оеша. Шакир һәм Закир (Дәрдемәнд) Рәмиевләрнең нәширлегендә Октябрь революциясенә чаклы иң әйбәт басмалардан саналучы «Вакыт» газетасын һәм «Шура» журналын искә төшерик. Хәзерге вакытта «Татнефть» берләшмәсенең «Рухият» нәшрияты әйбәт әзерлектәге күп кенә китаплар чыгарырга өлгерде. «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов, шаярыбрак әйткәндә, бернигә дә карамыйча дигәндәй, китапларны бер-бер артлы бастырып чыгара тора, арада дини китаплар һәм әдәбиятыбыз тарихы буенча әйбәт хезмәтләр бар. Бу ике нәшрият, хуҗалары аерым кешеләр булган бүтән нәшриятларга караганда, алдарак торып эшлиләр, минемчә. Бирсен Ходай, алары да югарыда әйтелгән нәшриятларга тиң булсын.
* * *
Алдагы парчада Ф. Ф. Павленковның фәнни белемнәрне популярлаштыру буенча зур хезмәтләре тулырак искә алынды. Монда Николай Александрович Рубакинны да (1862–1946) атамыйча һич тә ярамый икән. Бу ике шәхес турында Лев Разгон «Живой голос науки» исемле китабында тәфсилле сурәтли.
Мәгърифәтче, популярлаштыручы, библиограф Н. Рубакин ике йөз утыз мең китап җыя, кырык тугыз күләмле фәнни хезмәт, ике йөз сиксән фәнни-популяр китап иҗат итә, үзлегеңнән белемеңне күтәрү буенча унбиш мең программа төзеп җибәрә, бер йөз унбиш исемдәге вакытлы матбугатта өч йөз илледән артык мәкалә бастыра. «Хватит ли на всех земли?» исемле революцион брошюрасы 1904–1910 елларда илле бер тапкыр басылып чыга, тиражы ярты миллионга җитә. Боларга хикәя-повестьларын да, вакытының минутын да әрәмгә уздырмавын да өстәргә кирәк. Мондый мул иҗатка аны эшкә инде иртәнге сәгать биштә утыруы да, бу тәртипне гомеренең соңгы көненәчә саклавы да, нык сәламәтлеге дә (әйе, гомере соңында аның уң кулын көзән җыера башлый), китаплар редакцияләве дә, бик күп хатлар алышуы да, вакытның минутын да әрәмгә уздырмавы да этәргәндер. Егерме дүрт яшендә ул Зур Подьячевская урамында һәркем файдалана алырлык шәхси китапханәсен ача. Башта анда әнисе туплаган алты мең китап була, ун елдан байлык бер йөз унбиш меңгә җитә. Хуҗаның таләбе мондый: алып тор, сак тотып укы, кайтарып бир, башкаларның да укыйсы бар ягъни. Китап сатып алуга соңгы тиеннәрен дә кызганмаучы Николай Рубакин Петербургтагы «Белем лигасы» на йөз мең китабын бушка тапшыра. Гитлер сугышы вакытында безнең әсирләргә ун меңнән артык китап җибәрә, боларның кире кайтарылуына исәп тотмый. Кешеләргә чиксез хөрмәте, киң катлау халык массаларының үз белемнәрен күтәрә алулары куәтенә шиксез ышануы нәтиҗәсендә, әлеге игелекле һәм изге хезмәтләренә ирешә Николай Рубакин. Нәкъ шушындый шәхесләргә һәйкәлләр куярга тиештер Россия хөкүмәте. Аларның халыкның аңлы-белемле булулары хакына фидакярлекләре өчен.
* * *
Күренекле геолог, географ һәм сәяхәтче, академик Владимир Афанасьевич Обручев туксан өч яшенә җитә, аның фәнни хезмәтләре күптөрле мактаулы исемнәр белән билгеләнә: СССР География җәмгыятенең почётлы президенты, атказанган фән эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, күп кенә чит илләр академияләренең һәм фәнни җәмгыятьләрнең почётлы әгъзасы, аның исемендә институтлар һәм музейлар, вулканнар һәм бозлыклар… һәм башкалар бар. Зур галим! В. Обручев, фәнни хезмәтләренә өстәп, хикәяләр, повестьлар, романнар, пьеса, сәяхәтнамәләр иҗат итә. Фәнне популярлаштыру максатында, балалар һәм яшьләр өчен басмаларда мәкаләләре белән катнаша. Әдәби иҗат белән ул, нигездә, ял вакытында шөгыльләнә. Күренекле «Плутония» романын, мәсәлән, 1915 елда Харьков янында ял иткәндә яза. 1961 елда Фәннәр академиясе нәшрияты аның аз мәгълүм һәм элек басылмаган хикәяләре һәм повестьлары тупланган китабын чыгара. Әйе, авторның әдәби осталыгы ара-тирә «аксап» та куйган икән. Әмма әсәрләре графоманлык дәрәҗәсенә беркайчан да төшмәгән. Аның олы әдәбиятчы булырга дәгъва итүе турында мисаллар очратмадым мин. Ул, алдагы парчадагы Н. Рубакин кебек үк, әдәби иҗатында да фәнне киң катлау укучыларга җиткерүне максат иткән.
* * *
Испан әдибәсе Ана Мария Матуте (1926 елда туган) унҗиде яшендә «Кечкенә театр» исемле беренче романын яза, монысы да, соңгы романнары да автобиографик характерда булмый. Димәк, унҗиде яшендә үк аның тормышны белүе күләмле әсәр язарга мөмкинлек биргән. Шунысы да мактаулы: роман испан әдәбияты тарихына кереп калган. Ана Мария Матутеның хикәя-повестьлары да күп. Аларның кайберләре узган гасырның алтмышынчы еллары ахырында ук русча да чыккан. Мин укыган китапка аның биш җыентыгындагы хикәяләре тупланган. Болары инде, нигездә, бик кыскалар, арада бер биттән аз артыклары да бар. Язучы аларны гел беренче заттан сөйли, вакыйгалар авторның авылда җәйләрен үткәрүе вакытыннан алынган. Кечкенә күләмдә дә әһәмиятле проблемалар күтәрә белә ул.
* * *
Борис Константинович Зайцев (1881–1972) рус әдәбиятына җитмеш биш елга якын хезмәт итә. Ул 1921 елда Язучыларның Бөтенроссия берлеге президиумы рәисе (беренчесе) итеп сайлана. 1922 елда аны, Лубянка подвалы белән «таныштыргач», бик күп зыялылар белән бергә Россиядән куалар. Библиографиядә Б. Зайцевның русча илле китап, башка телләрдә егермедән артык китап чыгаруы теркәлгән. Бер мәкаләдә барлык язган әсәрләре җиде йөзләп икәнлеге әйтелә. Аны «проза шагыйре» дип атыйлар. (Сүз уңаеннан, «тәнкыйть шагыйре» исемен Юлий Айхенвальд йөртә.) Мин Борис Зайцевның мемуар-биографик характердагы «Жуковский», «Жизнь Тургенева», «Чехов» исемле хезмәтләрен, «Москва» һәм «Далёкое» китапларындагы бүлекләрнең күпчелеген укыдым. Борис Зайцев үзен бу жанрның да остасы итеп таныткан. Арада эшлексезләрне, тотнаксызларны усал тәфсилләп язылганнары да бар – дөреслекне алга куйган ул. Мин бу әдипнең мемуар әсәрләрен (барысын да түгел, әлбәттә) бирелеп һәм көчем җиткәнчә өйрәнеп укыдым. Шатмын шуңа.
* * *
Тагын Лев Толстой иҗатына кайтыйк.
Ул мәгълүм «Хаҗи Морат» әсәрен 1896 елда яза башлый. Повестьның композицион төзелеше башта ук уңышлы табылган була, ул соңгы редакциягәчә үзгәрми. Караламаны язу өчен генә дә, Лев Николаевич биш мең бит чамасы төрле әсәрләр укый. Өзә-төтә язылган повесть 1902 елның сентябрендә генә тәмамлана. Әмма моннан соң да бөек әдип «Хаҗи Морат» ны еш кулына ала. Ниһаять, 1904 елның декабрендә үзгәртүләр һәм төзәтүләр бетә. Повестьның күп санлы вариантлары белән ун редакциясе бар икән. Менә ул иҗатның мәшәкатьле, борчулы һәм тынгысыз булуына мисал! Бер хатында Лев Николаевич бу әсәрен үзе исән чагында бастырмаячагын искәртә. Һәм шулай була да. Әллә иҗатының вафатыннан соң да дәвам итүен теләгән инде…
* * *
Күренекле новеллачы Вашингтон Ирвинг (1783–1859) Америка әдәбиятының классигы һәм беренче романтигы булып санала. Сәеррәк тоелырга мөмкин детальләр: ул мәктәптә үк Цицерон һәм Тит Левий әсәрләрен латинча укый һәм шәһәр читендәге сукмакларны текәлеп өйрәнә. Сукмактан нәрсә табарга мөмкин икән соң? Бактың исә, анда да тормыш серләре бар икән – булачак әдипкә аларны белү-ачу кирәк. Ә без сукмакта сөртенгәч кенә карашыбызны шунда төшерәбез. Төшерсәк әле… Новеллачының «Мөхәммәт тормышы» исемле хезмәте дә бар, аның русчага тәрҗемәсе берничә тапкыр басылып чыккан, мин белгәне – русча дүртенче басмадан репринт чыгарылышы, ул Казанның газета-журнал нәшрияты типографиясендә йөз мең данәдә басылды. Бу хезмәтне белергә кирәк, әлбәттә.
* * *
Күренекле музыкантларның тормышын һәм иҗатын бизәүче сан-цифрларны бергә туплыйк әле.
Утыз бер генә ел гомер иткән австрияле Франц Шубертның (1797–1828) тугыз симфониясенең берсе дә үзе исән чагында башкарылмый, алты йөз җырыннан ике йөзе чамасы гына, егермеләп фортепьяно өчен сонатасының бары өчесе басылуын күрергә насыйп була аңарга.
* * *
Антонио Сальериның (1750–1825) кырык алты опера язуын радиодан Моцарт турындагы тапшыруда әйттеләр. Бу талантлы музыкантның һәм Моцартның мөнәсәбәте, соңгы документаль тикшеренүләрдән соң, элеккедән бүтәнчә искәртелә. Сальери каты авыруыннан аңы кайткан минутларында, Моцартны мин үтермәдем, дип әйткән була икән.
* * *
Джоаккино Россинины (1792–1868) «Италия кояшы» дип атыйлар. Моцарт турындагы тапшыруларда ук аның кырык опера язуы искә алынды, шуларның алтысын егерме яшенә чаклы язган, хәзергәчә сәхнәдән төшмәгән мәшһүр «Севиль чәчтарашы» н нибары ике атнада иҗат иткән ул. Бәлки, туктаусыз эшләп «вакыты калмагандыр», ул утыз яшендә генә өйләнә.
* * *
Мәгълүм «Фигаро туе» операсы авторы Вольфганг Амадей Моцартның (1756–1791) малай чакта ук төрле уен коралларында башкару осталыгын, биш яшендә көйләр чыгаруын укучыларыбыз беләләр булыр. Егерме ике яшендә аның иҗатында төрле жанрдагы өч йөз чамасы әсәр саналуын әйтик тә мондый мисал китерик: тыңлаучылар, кызык өчен, Моцартның клавишларга капланган сөлге яки яулык өстеннән әсәрнең зур осталык кирәкле өлешен бер бармак белән уйнавын таләп итәләр. Сынатмый виртуоз! Әйе, кайчакта озын әсәрләрне дә нотага карамыйча уйный даһи.
* * *
Никколо Паганини (1782–1840) сигез яшендә скрипка өчен соната яза, унике яшендә концерт эшчәнлеген башлый. 1828 елның март башыннан көзгәчә егерме ике концерт бирә. 1829 елның августыннан 1831 елның февраль башынача Германия буйлап турнесында, утыздан артык шәһәрдә булып, йөзгә якын сәхнәдә скрипкасы тавышын яңгырата.
…Нигә безнең әдәбиятта һәм, гомумән, мәдәнияттә мул иҗатлы кешеләребез аз соң?
Сәләтсезләрме без, әллә хезмәт сөймәүче ялкаулармы? Яки иҗатка әзерлегебез җитмиме? Хөкүмәт кысмырланып билгеләгән түләү хакы кесә төбен каплауга да җитмәгәнлектән, дөнья көтүгә көчебез китеп бетәме? Иҗатыбыз җимешләрен халкыбызга җиткерергә тиешле абый-апаларның эшлексезлегенә битарафмы? Әдәбиятта һәм, гомумән, мәдәнияттә гамәлсезләрме? Уйланыйкчы!
* * *
Н. Гогольнең киң мәгълүм әсәре 1842 елның маенда «Чичиковның башыннан үткән хәлләре, яки Үле җаннар» исемендә басылып чыга. Шул елдан әдип поэманың икенче китабын яза башлый. Гоголь бу әсәрен Матвей атакай дигән кешегә укыта, ул, зыянлы йогынтысы булыр дип, икенче томның кайбер бүлекләрен алырга киңәш итә. Һәм Гоголь 1852 елның 11–12 феврале төнендә поэманың акка күчерелгән кулъязмасын яндыра, икенче томның тулы булмаган биш бүлеге караламасы гына сакланып кала.
* * *
Жюль Вернның романнары бер йөз илле санала.
Бу кадәр әсәр иҗат итәргә көче ничек җитте икән? Әллә даһиларның кулыннан киләме мондый хезмәт? Әмма монда булышчылары өлеше дә бардыр, идея һәм сюжет – миннән, язуы – синнән ягъни. Африкадагы географик ачышлар турындагы «Һава шарында биш атна» исемле беренче романы белән уңыш казангач, ул нәшир Этцель белән ел саен ике роман бастыру турында килешү төзи, һәм романнар тезелешеп китәләр! Әлеге әсәрендә Жюль Верн Нил елгасы башларының кайдалыгын әйтә, бу чакта Нилның башы, билгеле, ачылган булмый әле.
Аның әйбәт һәм мавыктыргыч әсәрләрен без балачактан укып үстек. Һәм алар укылачак. Ярый әле, Ватан сугышына чаклы кайбер романнар татарчага тәрҗемәдә китап итеп басылды.
Нигә соң безнең татар әдәбиятында шушы даһилар белән янәшә басарлык әзмәверләр юк? Моңа безнең халыктан тискәре сыйфатлар табарга тырышу гына сәбәп түгел. Монда сылтау эзләү урынсыз. Әллә патша хөкүмәте тарафыннан хокуксызлыкта яшәтелүебез әдәбиятыбыз, мәдәниятебез үсешенә тиз генә алып ташламаслык, кара баганаларга тотылачак киртә булдымы? Төп сәбәп, ачыктан-турыдан аталмаса да, шушы, әлбәттә. Әллә өлгергән җимешләребезне җир астында тотып черетергә маташулар да бармы? Явыз Иван китапханәсен (ул Казан ханлыгыннан күп китаплар алып китә, боларга юлда талаулары да өстәлә) нигә хәзергәчә тапмыйлар икән? Эзлиләрме икән?..
* * *
Америкалы Эдгар Аллан Поны без, нигездә, новеллачы буларак беләбез. Бөтендөнья әдәбиятының ике йөз томлыгында аның новеллаларыннан калын китап бар. Ул шагыйрь һәм тәнкыйтьче дә бит әле. Эдгар По сәнгать теориясенә дә игътибар итә: шигърияттә һәм чәчмә әсәрләрдә кыска формалар эстетикасын эшли, хәзерге фәнни фантастиканың һәм детективның нигезләрен салучыларның берсе санала.
Эдгар Поның «Козгын» исемле (русча «Ворон», татарча, «Карга» дип тәрҗемә итүгә караганда, эчтәлеккә «Козгын» турырак килә) язылышы һәм эчтәлеге катлаулы озын гына шигыре бар. Строфасы алты юлдан торучы бу шигырьне русчага мин санаганнары ун шагыйрь тәрҗемә итеп карый, арада Валерий Брюсов һәм Константин Бальмонт кебек киң танылганнары да була. Мин Дмитрий Мережковский тәрҗемәсендә укыдым. Шигырь беренче тапкыр Эдгар Пога утыз алты яшь чагында басыла һәм шагыйрьгә зур дан китерә. Ритмик төрлелек хас бу шигырьгә, шуңа күрәдер әсәр тәрҗемәгә авырдан бирелә.
* * *
Михаил Ботвинник Советлар иленнән беренче дөнья чемпионы була. «Шахмат короле» исемен ул, аз гына тәнәфес белән, уналты ел (!) йөртә. Аның укучылары – шәкертләре – Анатолий Карпов һәм Гарри Каспаров шулай ук бу бөек дәрәҗәгә ирешәләр. Техник фәннәр докторы М. Ботвинник – илдә аналитик компьютер программасын эшләүчеләрнең берсе. Шахмат иҗаты турында китаплары һәм мәкаләләре күп. Миндә аның «Аналитические и критические работы. Статьи, воспоминания» исемле калын ук китабы бар. Эзлекле һәм дәвамлы мантыйк нәрсә икәнен белү өчен, бу хезмәтне кат-кат укып өйрәнү таләп ителә. Хезмәтнең кадерен белүче патриархның үзен тотышына (шахматчылар аны хөрмәтләп шулай атыйлар) югары тәрбияле икәнлеге, бу хәл аның әңгәмәләрендәге үткен-тирән һәм тиз җавапларында да сизелә, «Боинг» ны бәреп төшерүгә бәйле сорауга җавабын китергән идек инде. Менә тагын бер җавабы, ул «Правда» газетасының 2006 елгы 18–21 август санында басылды, шуны тәрҗемә итәм.
1966 ел. Лондон. Шахмат кунак бүлмәсе, анда парламент әгъзалары – шахматчылар җыела. Ботвинникны бүтән өлкәдә сынап карамакчы булалар.
– Сез халыкара хәлне ничек бәялисез?
– Бик начар итеп, – дип җавап кайтара Ботвинник. – Дөнья үзара килешмәячәк ике лагерьга мәңгегә бүленгән – шахматчыларга һәм шахматчы түгелләргә.
Һәм бергәләшеп көләләр.
Җавапта, шаяртуга өстәп, бераз астыртынлык та сизелеп китәдер. Шахмат кунак бүлмәгез әйбәт, ә шахмат уйный беләсезме соң? Фәнни эшен ташламыйча, совет шахмат мәктәбен дөньяда беренче урынга чыгаруда патриарх була шәхес Михаил Моисеевич Ботвинник. Гел дә иҗаттан тора аның аңлы гомере.
* * *
Хәсән Туфанның «Җырланмаган җырлар турында» дигән шигыренә җавап итеп язган «Җырланачак җырлар турында» исемле шигыренә Һади Такташ мондый эпиграф куйган була:
Татар югалтты кемнәрне,
Авыл бирер әле меңнәрне.
Шигырь берничә вариантта языла, нык үзгәртелә, соңгы вариантта әлеге эпиграф та үзгәрә, чөнки җавап шигырьнең эчтәлеге бүтән юнәлеш ала. Мин әлеге ике юлны тирән мәгънәле булуы, укучыга уйланырга азык бирү өчен мисал иттем. Шуңа өстәп, Һади Такташның шигырьләрен кат-кат язуына да дәлил әлеге ике юл.
Күп тарафлы иҗатында һәр язганына һәм журналистикага зур җаваплылык белән караган Һади Такташ. Аның «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» гы мәкаләсе укучыларга мәктәптән үк таныш. Галимә Л. Гайнанова Һади Такташның бу мәкаләсен ничек иҗат итүе турында болай яза: «Язучы үзенең эстетик карашлары җыелмасы булган бу әсәрен гаҗәеп зур тырышлык, җаваплылык белән, җентекләп, озаклап, төрле вариантларда һәм төрле исемнәр биреп язып караган. Архивта мәкаләнең тугыз күчермә-кулъязмасы саклана».
Тугыз…
Шагыйрь моның өстенә һәр караламаны ничәдер кабат укып төзәткән-үзгәрткән булыр бит әле.
Бик тә Тынгысыз Иҗатчы Һади Такташ.
* * *
Җәләл Гали Әхмәд (русча Джалал Али-Ахмад (1923–1969) чирек гасыр гына дәвам иткән иҗат гомерендә күп язмаган. Дүрт повесте – икесе кыска, берничә дистә хикәяләре, мәкаләләре һәм юлъязмалары, тарихи-этнографик эссесы бар, тәрҗемәләре шактый. Әмма ул соңгырак чор Иран әдәбиятының күренекле вәкиле санала, аның әсәрләре вафатыннан соң да кабат-кабат басыла, укучыларга еш ирештерелә, чит телләргә тәрҗемә ителә. Гали Әхмәднең беренче хикәясе егерме ике яшендә басыла.
Ә күп язуга аның карашы-мөнәсәбәте мондый: «Без ашыгабыз. Без ифрат ашыгып күп һәм ифрат ничек җитте, шулай язабыз. Ә бит бу безнең хезмәтләребезнең җимешләрен ярылып ята торган итеп юкка чыгара». Моны сан артыннан куучылар, үз геройларының исемнәрен дә, холык-фигыльләрен дә хәтерләмәүчеләр генә түгел, барлык язучылар да истә тотарга тиешләр. Югыйсә кайбер сайланма әдәби әсәрләр томнары арасына фотоальбомнар, автор ясаган рәсемнәр, аның турындагы мәкаләләр керүен укучы, шушыларны карагач, әсәрләребезгә укып бәя биреп мәшәкатьләнмәс, дигән өметләнү итеп бәяләргә дә мөмкиндер.
* * *
Рус язучысы Леонид Николаевич Андреев (1871–1919) гаять үзенчәлекле иҗаты, шулай ук яшәешкә карашлары борылмалыгы белән әдәбият яратучыларга киң мәгълүм. Төрле жанрларда язган бу әдипнең мин хикәяләрен генә беләм. Шәп хикәяче! Укырга кирәк аның әсәрләрен, аеруча хикәя язучылар бу иҗатны белергә, хәтта җентекле белергә тиеш. Леонид Андреевның әдәбиятка ничек килеп керүен чагылдыручы бер генә санны китерик. 1901 елда чыккан беренче китабы (ике урында укыдым бу хакта, әмма китапның исеме аталмый) унике тапкыр басыла, гомуми тиражы кырык җиде меңгә җитә. Шулчактагы бу сан, әлбәттә, искитмәле.
* * *
Дөнья күләмендә танылган төрек Азиз Несин ун яшендә үк, язучы булам дип, сүз биргәндәй әйтеп куя. Әдәбият белән ныклап егерме яшеннән соң армиядә хезмәт иткәндә шөгыльләнә башлый. 1976 елда «Художественная литература» нәшрияты «Рассказы для вас» исемле китабына киң мәгълүматлы кереш мәкаләсен хикәягә охшатып яза.
Азиз Несин ике йөздән артык псевдоним-тәхәллүс алыштыра. Алтмыш яшенә җиткәндә, ике меңнән күбрәк хикәя язарга өлгерә. Моннан соң да иҗаты дәвам итүен онытмыйк. Һәм хикәяләре юмор-сатира үрнәкләре итеп бәяләнә.
* * *
Татарстан китап палатасы оештырылуга 2006 елның декабрендә сиксән ел тулды. Шул уңайдан матбугат отличнигы Миләүшә Шакированың «Казан утлары» журналында «Татар китабының алтын сандыгы» исемле мәкаләсе басылды. Анда китерелгән мәгълүматларның иң саллыларыннан болары.
«Палатага 2005 елда татар һәм рус телләрендә 1500 гә якын китап, 60 исемдә журналлар һәм фәнни хезмәтләр, 24 исемдә республика газеталары, 84 исемдә шәһәр һәм район газеталары, 143 исемдә төрле оешмалар, җитештерү берләшмәләре, югары уку йортлары газеталары һәм башка төр басмалар – сынлы сәнгать әсәрләре, ноталар, афишалар керде. Алар елына 21–22 мең данәне тәшкил итә. Хәзерге вакытта фондыбызда 1 миллион 600 меңгә якын берәмлек басма продукция саклана».
Соңыннан мисал теркик. Татарча китап басу тарихы турында К. Насыйри, И. Рәми һәм Ә. Кәримуллин хезмәтләрендә мәгълүматлар күп. Ә басма китапкача хәлләр ничек булган? Кулдан күчерүләрне онытмыйк! Бу эш китаплар басыла башлагач та дәвам иткән ич. Исмәгыйль Рәми хезмәтенә күз салыйк.
Кыснадан (Арча районына карый) Сөбхан Мәрҗани, ди ул, үзе генә дә алтмыш томнан артык китап күчергән. «Коры» саннармы? Болай бәяләү наданлык, хаксызлык булачак. Бу саннар – әдипләребезнең һәм журналистларыбызның, китап чыгаручыларның игелекле иҗаты чагылышы.
…Инкунабулы – латин сүзе, туры мәгънәсе «иртә балачак, беренче адымнар» икән. Көнбатыш Европада ХV гасырга чаклы (җәяләр эчендә, 1501 елга чаклы, дип төгәлләп тә күрсәтелә) типография хәрефләре белән җыеп басылган иң беренче китапларның берсе – алар әле кулъязма китапларга тартым булган – шулай аталган. Моңа инде алты йөз елдан артык узган. Ә бездә басма китаплар чыгару егерменче гасыр башындарак үсеш юлына баса. Соңлап керешү сәбәпләренең берсе, – әлбәттә, патша Россиясендә җинаятьчел милли сәясәт.
Бирсен Ходай, татарча китаплар чыгару гел ишәя барсын иде.
* * *
Кәрим Тинчурин (1887–1938) егерме алты сәхнә әсәре язуын үзе теркәгән. Шуларның өчесе автордашлар (Ф. Сәйфи-Казанлы, Р. Ишморат, К. Нәҗми) белән бергәләп иҗат ителгән. Башка телләрдән дүрт ирекле тәрҗемә эшләгән. Болардан тыш, ул Октябрь алды елларында шактый хикәяләр яза. Шәкертләр тормышын чагылдырган «Мәрҗәннәр» циклына тугыз «мәрҗәне» тупланган. Бу җыелмасы тәмамланмаган.
* * *
Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист Әхмәт абый Фәйзи (1903–1958) иҗатын унөч яшендә, нигездә, Г. Тукай һәм М. Гафури йогынтысында башлый. Соңгы шигыре вафатына өч көн кала язылган. Аның әсәрләре, тулырак булып, 1983–1987 елларда Татарстан китап нәшрияты чыгарган биштомлыкка тупланган. «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» нә бөтен татар тарихы сыйган кебек булып хәтердә тора. Әсәр, 1948 елда ук язылып бетсә дә, 1960 елда гына беренче тапкыр басыла, ә әдип аны тәмамланган елда ук китап итеп бастырырга тәкъдим иткән була. Мин аны беренче тапкыр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналыннан, мондый эчтәлектәге әсәрләр басыла башлавына сөенеп, шул 1960 елда ук укыган идем.
* * *
Гомәр абый Бәширов әдәбиятка утыз яше узгачрак килә. Элгәре берничә хикәясе басылса да, ул әдип буларак «Сиваш» повесте белән таныла. Әсәр 1937 елда язылып тәмамлана. Соңыннан әдип аны кат-кат эшкәртә, язылу вакытын 1937–1957 еллар итеп күрсәтә. «Сиваш» повесте ничек язылды» дигән мәкаләсендә әсәрнең ничек иҗат ителүе турында тәфсилле сөйләнә. «Намус» романы өчен Гомәр абый Бәшировка СССР Дәүләт бүләге бирелә. Әсәр татарча биш (гомуми тиражы илле меңнән артык), русча ун тапкыр (гомуми тиражы сигез йөз мең данә), боларга өстәп, союздаш һәм кайбер автономияле республикалар халыклары телләрендә басыла. «Совет әдәбияты» альманахында инглиз, немец, француз, испан һ. б. телләрдә чыга. «Намус» албан, болгар, вьетнам, кытай (өч тапкыр), немец (ике тапкыр), поляк, румын, словак, чех (ике тапкыр) телләрендә китап булып басыла, аны хәтта һиндча да укыйлар. Хәзерге вакытта әсәрне ясалмага исәпләүчеләр дә бар. Әмма аның киң танылуы бәхәссез ич. Укучыны матур яшәешкә омтылышның романда үзәккә куеп сурәтләнүе җәлеп иткән, әлбәттә.
* * *
Цензура дигән әкәмәт агулы угын электән үк тирән батыра торган булган икән. А. В. Сухово-Кобылинның (1817–1903) «Дело» дигән сатирик драмасын сәхнәдә уйнауны егерме елдан артык вакыт тыйганнар. 1869 елда язып тәмамланган «Смерть Тарелкина» пьесасын тыю утыз елдан артыкка сузыла. Соңгы әсәрдә дәүләтнең төп таянычы – полиция – сатирик планда фаш ителә. Димәк, пьесаның сәхнәдә куелмавы гаҗәпләндермәскә дә тиеш кебек. Әмма драматургның әсәрне яза алуын алга куеп уйланыйк.
* * *
А. П. Сумароковның (1717–1777) рус драматургиясенең һәм театр сәнгатенең башында торучылардан саналуы хаклы. Аның трагедияләре һәм комедияләре шактый икән. Университетта унсигезенче йөз рус әдәбияты фәненнән лекциядә аның турында укытучы шактый аңлаешлы сөйләде, ә мирасы, байлыгы турында искәртүе истә калмаган. Бәлки, «бик җәелмәү» тиеш саналгандыр, бәлки, тыңлый белмәгәнмендер – шушысы хактыр. Ничу башкаларны гаепләргә!
Күп мәсьәләләрне демократик хәл итүне яклаучы бу шагыйрьнең һәм драматургның бер хезмәте мактаулы. 1759 елда Александр Сумароков «Трудолюбивая пчела» исемле русча беренче әдәби журнал чыгара.
Татарча әдәби журнал кайчан чыга башлый? Төрле якка күз салып уйланыйк: Русия – халыклар төрмәсе (тоткыннар хокуксыз ич!), Явыз Иванның татарча китапларны рәхәтләнеп талавы һәм бу китапханәне эзләүнең егерменче гасырның утызынчы елларында сәер-серле туктатылуы һ. б.
* * *
Галәмнең карап-күреп-күзәтеп була торган өлешендә галактикалар унның унберенче дәрәҗәгә күтәрелгән санынча (якынча, әлбәттә) икән, ягъни бер йөз миллиард (биллион). Ә Галактикабыздагы йолдызлар бер йөз миллиардтан ким булмавы фәндә басым ясап әйтелә.
Бу мәгълүматларның зурлыгын аңларга тырышып карыйк әле. Гитлер сугышы алды елында укытучыбыз Хәким абый Юлмәтов безгә математика түгәрәгендә бер уен уйнап карарга кушуы турында алдарак язылды. Әмма кабатлау таләп ителә.
– Менә гап-гади дәфтәр, – диде. – Унике битле. Сызыклы. Шуңа карандаш белән нокталар тезегез. Алар бер-берсенә терәлмәсеннәр, әмма ара да киңәймәсен. Ике яклап унике биткә миллион нокта сыяр. Кайсыгыз тизрәк тутырыр икән?..
Тутырдың, ди! Тиз генә! Әле йөзгә хәтле санаганчы озак вакыт уза, монда нокталарны әйбәтләп тезәргә тиешсең.
Хәким абый бу мәсьәләне иҗат итү юлына кереп кенә аңлап булуын үзенчә искәрткәндер, күрәсең.
Бер сорау туа: югары уку йортларының әдәбият бүлекләрендә нигә хыял итәргә өйрәтүче математика фәннәре һәм шахмат дәресләре укытмыйлар икән?..
1999–2007
Кайчакта үзеңчә үтә зурдан кубып уйланасың да уйланасың, ә табышың чеметем дә булмый. Әмма мыскалга да тартмаучы шушы нәнүк табыш иҗат кешесенә әкияти биек һәм горур тауга тиң шатлык-бәхет китерә. Шулай булмыйча ни – үз табышың лабаса ул. Гәүһәрнең мыскаллап үлчәнүен онытмыйк.
Әйе, әдәби әсәр чеметемләп җыела, әдәби иҗат чеметемле табышлардан тора. Энә белән кое казу, дигәнебез, бәлки, гомумән иҗатка мөнәсәбәттә табылгандыр.
Укучым иҗат тасвирәте төсмерләре турындагы уйларымда чеметемле генә булса да табыш очратыр, укучыма иҗатның чеметемнәрдән җыелуын күрергә булыша алырмын дигән өметтә мин.
Укып карыйк әле.
* * *
Язучылык серләре турында күп язылды. Иҗат лабораториясе белән таныштырулар шулай ук күп булды. Әмма ничек язу турында берәүнең дә төгәл җавап бирә алганы юк әле. Һәм мөмкин дә түгел. Дөрес, ничек язуны кемнең аягүрә басып, кемнең урман авызындагы төпкә утырып, кемнең – иртән, кемнең төнлә язуы мәгънәсендә аңласаң, моңа җавап бирелә. Мин, мәсәлән, кайчакта дәфтәр яки зур блокнот битенә эре хәрефләр белән сулга авыштырып язам. Күбесенчә калын ак кәгазьнең сул өлешен (яртысын) чиста калдырып (төзәтергә җайлы, урын иркен), бик вак итеп сырлыйм. Кайчакта үзем язганны укуы үземә дә кыен. Күчереп язганда, гадәттә, хәрефләр сулга авыша. Машинкада язганда ансат танылсын өчен монысы.
Менә бүген иртәдән бирле яза алмыйча газапланам. Югыйсә хикәянең эчтәлеге, ахыры, бигрәк тә беренче абзацы өтеренә тикле уйланган иде кебек. Димәк, уйланып җитмәгән икән.
Әйтегезче, ничек языйм…
Язылса ул, тәүлекнең кайсы вакыты булуга һәм яңгырга-кояшка карамый. Хәрефләр кәгазь өстенә орып яуган яңгыр тамчылары сыман ашыгып коелалар.
* * *
Ә менә бүген языла. Югыйсә бүген дә ничек язарга кирәклеген белмим. Языла әмма. Язуның, иҗат итүнең рәхәтен тоеп языла. Әйтәм ич, рәхәт хәтта! Язу газабы үзе рәхәт булып тоела бүген!
Иҗат дигәнең газапны рәхәт итеп тою халәтенә керүме әллә соң?!
* * *
Хикәя – үзе бер галәм. Димәк, бу галәмнең үзәгендә кояшы балкырга тиеш. Шул кояшсыз галәм була алмый; кояшлы галәмгә тиңләшмәгәч, язганың да хикәя була алмый.
* * *
Вакыйганың, образның, тасвирның, туры сөйләмнең, нигезләүнең-дәлилләүнең һәм автор мөнәсәбәтенең төгәллеге, нәкъ менә төгәллеге, ап-ачык күренеп-ялтырап торса гына, язганың чын әсәр дәрәҗәсенә күтәрелә. Шушы төгәллек хикәяне матурлата, тик шул гына хикәяне хикәя итә.
* * *
Офыкларга карагыз әле: ара бик тә ерак бит. Уртада – син. Үзәктә. Димәк, ике офык арасының кендеге-үзәге бар. Хикәянең башы һәм ахыры – офыклардыр. Ә кендеге – үзәге?..
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.