Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 34 (всего у книги 38 страниц)
Икенче көнге тапшыруда бер бала «имидж» дигән сүз кулланды. Инглизчәдән бу сүзнең туп-турыдан тәрҗемәсе «образ» икән, максатка юнәлешле итеп формалаштырылган образ турында сүз бара. Моны аңлап әйтүләреме соң аларның? Вундеркиндлар немецчада: вундер – могҗиза, кинд – бала; искиткеч сәләтле бала; могҗиза-бала, дисезме? «Шабашчы» ның сүзлекләрдәге мәгънәсенә туп-туры киләме кылганы, дип каршы сорау куям.
Мин яшьтән сәләте ачылганнарга, һич тә кыланчыкланмыйча, башымны иям. Үрнәк алар безләргә. Вундеркинд «Каңгый илендә» исемле хикәямдә язылышта мине җитәкләп йөртте, хәзер генә (18 август, 2006) тәмамланган «Кояш елый» дигән хикәямне шундый малай тота һ. б.
Ә соңгы мисалларда вундеркиндлар түгел шул, болар «шабашчы» ның тискәре мәгънәсен хәзердән үзләренә алганнар.
2006 елның 5 августында «Казан» радиосыннан, яңа көй тапшырабыз, диделәр. «Үтсен дә үтсен гомер» исемле кебек – яңа көй исемнәрен дикторларның сиземләве бардыр, ахрысы, гадәттә, исемнәр борын кушылышында тыңлаучыга җиткерелә. Бу көй дигәннәренә Казан ит комбинатының һәм «Казан» радиосының катнашы бар икән, монысы ап-аермачык әйтелде. Бөртек тә яңалык юк инде «яңа көй» дә! Һәм җыр текстының исеменә игътибар итегез әле.
Шушы яп-яңа җырдан соң бик тә мактаулы Салаватны җырлаттылар. Көе – әлеге «яңа җыр» яңгырашында. Нигә кирәк булды икән тегесенә элеккене үзгәртмичә үк кабатлау? Иҗатның бер таләбе мондый ич – тулаем яңа табылмастыр, әмма син мәгълүмне үзеңчә яңарт.
2006 елның 15 августы. «Татарстан» радиосы Гимннан соң тапшыруларын башлый. Бүген «Яңа көн» тапшыруы русча икән. Безгә, тыңлаучыларга, урнашкан тәртип буенча, элгәре җыр бүләк иттеләр. Аның текстында мондый сүзләр бар иде: «Офицеры, офицеры! Ваши сердца под прицелом». Ай-яй, ә… Нигездә, әйбәт эчтәлекле тапшыруны болай башларга иҗат көче күп сарыф ителгәндер…
«Татарстан» радиосыннан, лирик җырлар тапшырабыз, диделәр. Бер җырының текстында «тырым тырым тырагай» дигән сүзләр кабатланды. Тезмәдә җыйнаксызлык мәгънәсе ич, лирик җырга «батамы» икән ул. Җырлаучының үз «иҗатына» пародия булып ишетелде «тырым» нар. Бер «җырчы» «чыгырымнан чыгарма» дип тә кисәтте хәтта. Шаян җырда түгел бу.
«Композиторлар» һәм «йолдыз»-башкаручылар яман ишәйде. «Күктә яңа балкыган йолдыз» ның (алып баручы шулай диде) концертына бардым, заманнан артта калмаска иде исәбем. Алып баручы «яңа йолдыз» ның өч йөз җыр язуын әйтте. Өч йөз җыр «иҗат иткәч», «иҗаты» башлангыч түгел, ягъни яңа йолдыз саналмаска тиеш. Аннары күп кеше йөзәрләгән җыр язгач, бездә җыр сәнгате тауның түбәсенә җитеп киләдер. Әмма алай түгел, мондый йолдызлар тауның түбәсенә карау түгел, тауның итәгенә дә тәпили алмаганнар әлегә. Минем композитор дусларым җыр-көй язуның үтә дә авырлыгы турында еш искәртәләр.
Мин булган концертта «йолдыз» га алып баручы мактавы гына аз тоелды, ул җырларга керешкәнче сөйләргә тотынды, сөйләү маһирлыгы юк та юк, сезгә өр-яңа җырымны бүләк итәм, диде. Һәм бүтән күңел чигергеч әкәмәтизмнар. Җырчы икәнсең, җырла син! Безгә бүләк итеп җырла. Көтәбез.
Әллә, димен, йөзәрләп җыр «иҗат» итүчеләр, безнең җыр хәзинәбезне оныттыру, тирәнгә күмеп калдыру өчен, җан-фәрманга «тир» түгәләрме икән? Хет нотаны беләме икән соң алар? Бик тә кыен бит аны үзләштерү. Мин, композитор Аллаһияр абый Вәлиуллин бик тырышып өйрәтсә дә, «до-ре…»дән ары уза алмадым. Моңа сәләтем юк. Әнием матур итеп җырлый, кечкенә энем, әйбәт җырлавына өстәп, нотаны да укый иде. Ә әйбәт җырларны нота белмәсәм дә яратам мин!
Мисаллар җитәр. Хәзер кайбер хәлләрне гомумиләштереп әйтик. Югыйсә үзем үк «шабашчылар» ның ямьсез мәгънәсенә тартылуым ихтимал.
Хатын-кыз җырчылар арасында да, бер куплетны җырлагач ук, тамашачыга арты белән борылып, сәхнә түренә «сәяхәт итү» гадәте урнаша. Артта иңбашлардан ачык өчпочмак ярымшарлары уртасына тараеп төшә, тән һәм киеме төсләре аерып күрсәтә моны. Әллә сәхнәне мунча алачыгы дип саныйлар инде шунда… Яки булмаган моң-көйләрен гәүдә күрсәтеп алдырмакчылармы? Башка илләрдә шулай, син, картлач, артта калгансың, дисезме? Шулайдыр. Халык алдында татарча тотып буладыр бит үзеңне, татар икәнеңне исбатлап ягъни. Ни өчен без бүтәннәргә уйсыз иярергә тиеш икән әле. Үзебезчә булуы – максат. Сәхнә культурасы дигән төшенчә бар лабаса. Артистларга хәтта спектакльләрдә дә тамашачыларга артын куеп басу тыела.
Сүз җаеннан. Күренекле итальян киноактрисасы София Лорен болай дигән: хатын-кыз чишендерергә кызыклы итеп киенергә тиеш. Рольдә булмаганда, ул үзен бик тыйнак тотып гомер иткән. Тормышымдагы, гаиләмдәге уңайлыкларга бик тә авыр хезмәт куеп ирештем, ди ул. Шушы арада гына (2006 елның август уртасы) матбугатта аны да пычратмакчы булдылар, имеш, София Лорен фотомодель булган. Әмма хәбәрче язмасында ук моның шулай икәнлегенә шик белдерелә. Аның модельерлар (бу модель түгел инде) тормышы турындагы фильмда уйнаганы булган, әмма шәрә килеш түгел. Инде җитмеш ике яшенә җиткәч кенә, әкәмәт хәлдә күренмәс. Үзем теләмәгәнчә, болай дияргә мөмкиндер – әгәр күренсә, димәк, үзен саклый белгән, гүзәллегенең чынлыгын кадерләп яши белгән. Тәнәфестән соң күлмәк алыштыргандыр. Үзенә ярдәмгә сәхнә тутырып тыпырдаучы шәпшәринский диярлек тырбайчыклар алып чыкмаган. Ә бездә котсыз кыланчыклар сәхнәдә җырчыга урын да калдырмыйлар, хәтта җырга кушылалар. Әйе, сәхнә түренә арт күрсәтеп менеп булмый.
Кызганыч хәл – матбугатта чекерәйгән «йолдыз» ларга урын талымсыз бирелгәли. Берара «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында «йолдыз» ларны яктыртмакчы булу белән мавыгып алдылар, андыйларның фотосурәтләрен куш бит тутырып та урнаштыргаладылар. Шөкер, хәзер бу кирәкмәс булышчылык хезмәтен ташладылар кебек. Аның каравы газеталарда интервьюлар күбәя. Һәм аларда, интервью алучыларның әллә бер-берсенә ияреп инде, чатан сорау кабатлангалый:
– Сез машинагызны алыштыргансыз икән. Сез хәзер нинди машинада йөрисез?
Һәм «йолдыз» моңа бик теләп җавап бирә, мондый сорауга җавап бирүчеләрнең машиналары төрледән-төрле һәм чит илләрдә эшләнгәннәр икән. Кыйммәтледер инде алар. Хәер, җилдерсеннәр, исән-сау яшәсеннәр, дөнья киң, тик сәхнәгә шабашканың сүзлекләрдә кабатланган ямьсез мәгънәсен күтәреп менмәсеннәр иде.
Язмамның алдагы өлешендә шабашчы-һөнәрчеләрнең балаларны ихластан уйната белүләре һәм уенчыклар ясарга осталыклары искәртелде. Җыр сәнгате күген чекерәеп тутырган «йолдыз» ларга ятмы икән әллә соң балалар күңелен күрү? Мәгълүматым юк. Шуңа күрә андыйларның игелекле эшләрен мин генә белмимдер, бу кадәресе минем кимчелегем саналыр, моңа ризамын.
…Ялкынлы иҗади эшчәнлек кешеләренең тормыш юлы – тоташтан иҗади яну, диләр. Монда, әлбәттә, канатлы сүзләр колачлы кагына. Әмма, асылда, нәкъ шулай һәм моңа мисаллар да күп.
Мин исә, тулаем иҗатларны бәяләүдән битәр, инде риваятькә әйләнгән бер хәлгә тукталам. Никколо Паганининың скрипкасында бер кылда гына уйнавы турында беләбез, бу хакта мин дә укыган идем. Әмма Паганини моңарчы ук, башка кылларны алып куеп, ике генә кылда («ми» һәм «ля») княгиня Элиза өчен уйнаган була инде. Һәм княгиня бер генә кылда уйнауны таләп итә башлый. Берничә атнадан соң хәрби соната яздым да аны «соль» кылында гына уйнадым, дип искә алган бөек музыкант.
Менә икенче мисал. Паганинины музыкаль түгәрәк җыелышына чакыралар. Алар квартет булып чыгыш ясыйлар. Паганини үзенә этлек эшләүләрен тиз сизеп ала, «ми» кылы өзелә. Моны ул үзе өзгән кебек итә. Паганини, бернәрсә булмагандай, партияне ахыргача ялгышмыйча уйнап бетерә. Шәп уйный. Хәтта кабатлаталар. Менә осталар нинди була, менә аларның иҗат итәргә сәләте! Ә безнең «йолдыз» лар аккомпаниатор баянның бер төймәсенә ялгыш кагылып кына китсә дә давыл куптарырлар. Хәер, моны, бәлки, алар сизмәсләр дә, мөгаен.
Никколо Паганини турындагы мисаллар безне бер нәрсәгә инандыра: иҗат әшәкелекне, явызлыкны, мәкерне җиңә. Балалар уены кебек. Шуларны онытмыйк.
* * *
Их-х, агай-энеләр, төнге күккә карап хыяллануга ни җитәр соң?!
* * *
Язучыны иҗат итәргә тормыш үзе чакырып тора. Стимул дигәннәре шушымы әллә? Юктыр. Стимул таяк белән куалауга барып чыга, хәзер бу сүз этәргеч көчне (димәк, куалау – таяк мәгънәсе бетеп җитмәгән), дәртләндерүне аңлатарак. Ә тормыш иҗатка изге нияттән чакыра, ә этәрми-куаламый. Куалаганга карап иҗат итеп булмый. Димәк, минемчә, иҗат стимулы дигән нәмәкәй бик тә бәхәследер.
* * *
Кайчакта языласы хикәяңнең тәфсилле-тәгаенле планын кору язу барышында комачаулый, хәтта аерым очракта яза башлауны ук тоткарлый бугай. «Сугыш еллары хикәясе» нең һәм «Аймылыш» ның сурәтләнүе ничек барырга тиешлеге теркәлүенә ярты гасырдан артык вакыт узды инде. Планга күз төшерү яза башлаганын да туктаткалый. Әле шушы гасырның беренче биш елында гына да читкә алып куелган хикәя башламнары ишле үк. Берсен (шартлы исеме – «Күршем хикәясе») 2002–2004 елларда дүрт тапкыр башлап карадым. Быелның – 2006 ел – язында соңгысының «уртасы» н да уздым, әмма «ерып чыга» алмыйм. Ахыргы тукталышы күз алдымда тора югыйсә.
Әйе, язу барышында хыялга ирек бирергә кирәк – язу «үзе алып барсын», күңел-хәтер үзе сайласын, детальләр кат-кат уйланылган була ич.
Шартлы исеме генә куелган сюжетлар хикәя булып тизрәк әвереләме әллә? Андый очраклар да булгалады. Гел дә шулай дияр идең – алайса, нигә әле сюжетлар дәфтәрендә бер генә сүз язылган битләр ялтырашалар?.. Иҗат дигән хикмәтнең серенә төшенә баруы ук кыен.
Шулай да тәфсилле план сызуның кирәге бар. Каралама хикәяне кабат-кабат эшкәрткәндә һәм күчергәндә файдасы тия аның.
* * *
Рус мемуар әдәбиятында «Моя жизнь» исемле әсәрләр (мондый аталыш Л. Троцкийга чаклы ук бар) еш очрый башлагач, авторларын күңелдән сукранып та куйгалый идем. Зур хезмәт башкарып, исем табуга гына калгач, иренмәскә иде, янәмәсе. Әнә безнең Фатих абый Хөсни, «Минем тәрәзәләрем» дип, тормышы тәрәзәләрен ачты бит әле ягъни. Уйлана торгач, дәгъвамның урынсыз икәнлегенә төшендем. Беренчедән, бу исем эчтәлеккә туры юл күрсәтә. Икенчедән, монда «тормыш» һәм «мин» мөнәсәбәте төсмере дә сизелә, «минем» шул хакта сөйләрлек фикрән байлыгым бар ягъни. Безнең әдәбиятта да мондый исемдәге әсәрләр күп булсын иде. Димәк, андый мемуарлар язарлык шәхесләр (типлар түгел) күтәрелүе шарт.
* * *
Адриан Митрофанович Топоровның «Крестьяне о писателях» исемле китабының бишенче басмасын Мәскәүнең «Книга» нәшрияты 1982 елда чыгарды. Бай эчтәлекле. Үзгә эчтәлекле. Китапның бу ягына киң тукталмастан, мин авторның мактаулы бер хезмәтен генә искәртәм.
1920 елның язында Себердәге Верх-Жилинское авылында «Майское утро» коммунасы оеша. А. Топоров анда культура эшләренә җаваплы була, бу тарафта мактаулы эшләр башкара (үзешчән сәнгать, кино һ. б.). Әмма иң игелекле хезмәте булып кичләрен кычкырып китап укулар оештыру санала. Бу укуларга коммуна кешеләре ябырылып йөри, укылганнан соң, фикер алышулар була, хәтта бәхәсләр куба. Бу исә – белемгә омтылыш үрнәге.
Без балачакта мондый укулар һәр йортта диярлек була иде. Әти-әниләр балалары укуын йотлыгып тыңлыйлар, сөенәләр-көенәләр иде. Шөкер, Саба ягында китапка элек-электән игътибар булды. Ватан сугышы елларында да, мәсәлән, Байлар Сабасындагы үзәк, урта мәктәп һәм авыл китапханәләре шүрлекләренә тузан кунмады. Хәзер һәр фатирда китапханә бар, тик укыламы соң анда тезелгән хәзинә?..
Татар язучылары арасыннан Шәйхи абый Маннур беренче булып китапханә салдырды, анда бай ук әсәрләр туплады. Шунысы мактаулы: китапханәдә хәзергәчә үрнәк тәртип.
Зәки абый Нуриның туган авылына ике йөзләп китап бүләк итүен беләм. Тагын кемнәр? Әлбәттә, бар андыйлар, әмма ишле түгел шул.
* * *
Поляк һәм латыш әдәбиятларында тарихи фактик мәгълүматларның ерак гасырлардан ук төгәл теркәлеп баруына игътибар иткәнем булды. Шуңа күрә аларда элекке әсәрләрнең хәзерге басмаларында тәгаен искәрмәләр бирелә. Бу эш рус әдәбиятында җентекле алып барылмаган булса кирәк. Әллә әдәбият белгечләре архивларда казынуны кирәксенмиләр, әллә чынында юкмы андый мәгълүматлар. Татар әдәбияты тарихы буенча мондый «ак таплар» санап бетергесездер. Тик бер нәрсә өметләндерә – кайбер галимнәрнең әйтүенчә, архивларда һәм бүтән чыганакларда тарихи фактик мәгълүматлар «тулып ята» икән. Һәм галимнәребез боларны, шөкер, табылган саен, укучыларга җиткерә киләләр. Әдәбиятыбыз үрнәкләрен бу мәгълүматларсыз башка халыкларның кабул итмәячәкләре турында да уйланырга кирәк.
Башка халыкларга әдәбиятыбызны танытуда менә мондый хәл дә онытылмасын иде. Латышлар үз әсәрләрен чит телләрдә чыгаруга җаваплы карыйлар һәм, минемчә, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлар. «Үзгәртеп корулар» башланганчы күптән элек, латыш чәчмә әсәрләре үзләрендә һәм Мәскәүдә еш басылды. Моны узган гасырның сиксәненче еллар уртасыннан ике генә мисал белән беркетәм. Эрик Ханбаргның повесть-хикәяләре тупланган унтугыз табаклы «Залив первого греха» исемле китабы «Советский писатель» нәшриятында 1984 елда утыз мең данәдә басылды. Регина Эзераның хикәяләрдән генә торган унбиш табаклы «Грибная лихорадка» дигән җыентыгын «Молодая гвардия» нәшрияты 1986 елда йөз мең данәдә чыгарды. Шүрлекләремдә латышчадан русчага тәрҗемә ителгән әсәрләр шактый-шактый ук. Һәм укылалар алар!
Күршеләребездән мисал китермәү ярамас. Чуваш китап нәшрияты 1984 елда В. Игнатьевның егермедән артык табаклы «Будем счастливы» исемендә русча җыелмасын илле мең данәдә бастырды. Китап гел хикәяләрдән тора. Шәп!
Ә бездә үз әсәрләребезне башка телләргә тәрҗемә итү ничегрәк? Әйтик, соңгы егерме биш елда русча һәм башка телләрдә ничә китап чыкты икән? Мин бу сорауларыма үзем үк җавап бирергә җыенмыйм, минем моңа вәкаләтем дә юк. Моңа шул егерме биш елда Язучылар берлеге, димәк, әдәби хәрәкәтне җитәкләгән иптәшләр, Берлекнең идарәсе җавап бирсеннәр иде. Шундый китапларны кулларында тотып, әлбәттә. Андый китаплар булса, әлбәттә.
2006 ел – әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителде, бу хәбәр халыкка, бераз күпертеп әйтсәк, Яңа ел каршыларга санаулы гына минутлар калгач җиткерелде. Җөмһүрияттә, гомумән, мәдәният өчен җаваплы түрәләр әлеге елны үткәрүгә әзерлек чаралары күрү белән тирләп-пешеп мәшгуль булганнардыр, күрәсең. Алар, аңлашыла ки, татар әдипләре әсәрләрен бүтән телләрдә чыгару турында да баш ватканнардыр. Кимендә бу гасыр башыннан ук эшлекле әзерлек күреп, ай саен аз дигәндә ике китап чыгып барса, ә!
Вәләкин тәрҗемә китапларын бер елда гына өю яхшы атлы булып күренергә тырышудан, ягъни күз буяудан ары узмас иде. 2006 елга әдәбият һәм сәнгать елы дигән нәмәкәй тагылу – безнең булдыксызлыгыбыз чагылышыдыр. Мәсьәлә декада – ун көн турында түгел, ә тулы бер ел турында кузгатылды. Безнең көлке, юк, алай гына түгел, ә мәсхәрәле мескенлегебез бу! Әйе, өндәү билгесе. Электә әйтелгән бер фикерне кабатлыйм: дөньяда череми торган бер генә нәрсә бар, ул – әдәбият (М. Е. Салтыков-Щедрин гыйбарәсе). Менә шуннан соң әдәбият хәзинәсен бер елга гына сыйдырырга көчәнеп-маташып карыйк инде.
Ярар, бу елда башка телләрдә күп китапларыбыз чыкты, ди. Моны чыгып калулары әйбәт дип бәяләргә мөмкин дә булыр иде. Ягъни асылында игелекле эш башкарылды.
Инде августка кердек – йә, әдәби хәзинәбезнең нинди үрнәкләре читтәге дус-ишләргә барып җитте соң? Бармы соң алар? Җавап юк. Тынлык. Әллә мәдәният барышы-үсеше өчен җавапны җитәкчеләребез уңышларны, әдәбият һәм сәнгать елы игълан ителгәндәге кебек, Яңа ел керергә берничә минут калган вакытта гына санаячаклармы? Алай да начар түгел, күп эшләребезгә ел ахырында йомгак ясала бит.
Тәрҗемәләр турында уйланганда, күңелсез манзара күз алдына килә. Әгәр чыгарасы китаплар исемлеген төзү бүген-иртәгә башланса, шул эш башкарыла торган бина янында ике чират барлыкка килер иде. Алгы якта, зур ишек янында һәм арткы ишек төбендә. Алгы яктагылар түгәрәкләнебрәк басканнар, зур ишекне ачарга көчләре җитүенә ышанмыйлармы, әллә намус саклыйлармы шунда. Ә арткы ишек төбендә этеш тә төртеш, көчләрен кая куярга белмиләр. Аннары мондагы ишек кечкенәрәк, беләк тазалыгы чамалыраклар да ача ала аны. Исемлектә әнә шул арткы ишектән йөрүчеләр булачак. Йа Ходай! Соңгылары әдәбият һәм сәнгать елы нәтиҗәләре турында парадный яктагылар белән әңгәмә дә корып тормаячаклар.
Еллар, еллар… Киләчәктә игенчелек елы игълан итмәсәләр бик хуш ла, шулай була калса, әпәй ашау елына таба юл тотарбыз. Берүк, шуннан сакла, Ходаем!
* * *
Вакыйгалар, детальләр, аерым сүзләр теркәлгән дәфтәрләремдә иҗатка бәйләнешлеләре шактый икән. Бу кыска гыйбарәләрнең кемнеке икәнлеге искәртелмәгәннәре дә бар. Ихтимал, алар үз уема килгәндер яисә, кемнеңдер иҗаты турында укыгач, шул хезмәттән хәтеремә сеңгәндер, чөнки кабат-кабат та очраштырдылар бугай. Ә түбәндә теркәлгәннәрнең беренчесен үзем таптымдыр. Аннан соңгы сигезенең авторлары кемлеге теркәлмәгән.
Һәр сөйләүдән-ишетүдән хикәя язып-оештырып булмаса да, миңа кечкенә һәм әһәмиятсез кебек вакыйгалар да хикәяләр булып ишетеләләр.
Төрле милләт кешеләре яши торган дәүләттә кайсыдыр халыкның шигырьләрен, җырларын, гомумән, әдәбиятын тыю – юньсезлек, ахмаклык, чиктән ашкан җәбер салу. Соңгырак дәвердә мондый ерткычлык, Испаниядә Франко идарә иткәндә, каталан халкына мөнәсәбәттә эшләнә.
Иҗатта ял юк.
Талант һәм ялкаулык бер ояга сыешмыйлар, алар – капма-каршы полюслар. Бик күп талантлы егетләрне ялкаулык дигәнебез юлдан яздырды, әй. Мин белгәннәренең исемнәрен тезү дә ишледән ишле.
Әдип кешеләрне һәм китапны яратырга тиеш. Тормыш аның өчен практик университет санала. Аңардан зур-киң укымышлылык таләп ителә. Язучы иҗаты буена шушы таләпләрне үтәргә омтыла.
Чып-чынлап милли булган әсәр чып-чынлап гомумкешелекчә дә инде ул.
Һәр язучының әсәрләрендә мөһим нәрсәләр бар. Таба белик шуларны.
Детальне, вакыйга нигезенең тәфсилле асылын, әсәр геройларының типик үзенчәлекләрен тотып ала белеп сурәтләүче әдип олылар сафында хаклы урынын били.
Тормышны сокландырырлык дәрәҗәдә белүче әдипләр, шөкер, күп. Кайчакта андыйлар турында, әллә бу фидакярләр күп тормыш белән яшиләрме соң, дип уйлап куям мин.
Җансыз әйбер юк.
Михаил Светлов
Һәр язучы үзендә ниндидер «эчке тәнкыйтьче» йөртә, аның сүзе әдип өчен хәлиткеч булып тора.
Лев Славин
Уртача зәвык казасы зәвыксызлык казасыннан аламарак.
Борис Пастернак
Язучы язмышы – авыр, йөрәк яргыч, мәкерле язмыш. Безнең заманда Россиядә аеруча. Моңа чаклы язучыларга хәзерге кебек ялган хәлгә эләгергә беркайчан да туры килмәгән булса кирәк.
Александр Блок
* * *
Сүзнең нәфис (художестволы) биографиясе Фидакяр. Леонид Боровой моны рус әдәби иҗаты тасвирында фән дәрәҗәсенә күтәргән. Бездә галим Хуҗи Мәхмүтов гыйбарәләрнең, мәкаль-әйтемнәрнең төсен-бизәген, чыгышын тәфсилләүдә олы хезмәт башкарды һәм башкара. Аерым сүзнең нәфис биографиясен язуга кайсы галимебез, галимнәребез алыныр икән? Халкыбызның сүзгә гомуми бәясен (яхшы сүз – җан азыгы) тәгаенләү бик кирәк ләбаса. Беренче чиратта җан азыгы булган яхшы сүзнең нәфис биографиясен язу таләп ителә. Уйлап карагызчы: кайсы да булса сүзнең биографиясен аныклый башласак, без ерак-еракларга барып җитәбез. Өстәвенә бу биографияне һәркем үзенчәрәк язачак. Һәм мондый хәл аклана, биография теркәүдә гаҗәеп төрлелек шушы очракта гына гафу ителә, хәтта хуплана, чөнки ахыр чиктә тел байлыгы барлана. Хикмәт бит этимология һәм аңлатмалылык турында (гына) түгел, асыл максат – нәфис биографияне язуда.
Әйдәгез, һәркайсыбыз бер үк сүзнең, әйтик, «мәхәббәтле» сүзенең нәфис биографиясен язып карыйк. Кемнәр ничек башлар икән: мәхәббәтле әти-әнием, туган ягым мәхәббәтле, мин бүген тормышыбызны бизәүче мәхәббәтле йөз күрдем, аның кылган гамәлләре гел дә мәхәббәтле, сабый чактан ук мәхәббәтле иде ул һ. б. Бу хәлләрне мисалларда тәгаенләүчеләр дә булыр, «мәхәббәтле» биографиясен гел дә бүтәнчә башлап җибәрүчеләр, куллануның киңәя баруын өстен чыгаручылар, көтелмәгән тоелырлык бизәкләр тасвирлаучылар ишле табылыр. «Сүз тарихы сүзлеге» булуын да искәртеп узыйк.
Тагын бер кызыклы һәм файдалы уен оештырырга мөмкиндер. Югары сыйныф укучыларыннан әлеге «мәхәббәтле» сүзенең нәфис биографиясен инша итеп, өйгә бирелгән эш итеп яздырсаң, ә! Укытучылар моңа бармаслар шул, программада мондый бурыч куелмаган, диярләр. Югыйсә укучылар матурлык һәм телебез байлыгы турындагы иншаны күңелләренә онытылмаслык итеп сеңдерерләр иде.
«Мәхәббәтле» сүзе нәфис биографиясен көтә. Зарыктырмаска иде аны.
* * *
Сүзләр кабатлануы турында. Әдәбият әзмәверләре әсәрләренә мөрәҗәгать итик.
Иван Алексеевич Бунинның «Стёпа» исемле хикәясенең баш өлешендә озын ук җөмлә бар. Ул болай башлана: «В это лето он часто вспоминал лето в прошлом году…» «Лето» сүзе инде кабатланды, «её» алмашлыгы да ике урында. Бүтән кабатлаулар юк кебек. Әмма бу җөмләдән соңгы кыскасында «её» тагын очрый, монда «ждёшь, ждёшь» ка игътибар итәсең. Димәк, өч сүз якын төштә үк кабатланды. Кайбер мөхәррирләр моны телгә игътибар итмәүгә исәпләүләре мөмкин. Баксаң, тел ярлылыгы түгел, ә сүзләрне урынында кулланып балкыту икән – «лето» ничек үзгә ялтырый әнә.
Әлбәттә, И. Бунин әлеге сүзләрне ансат алыштыра алыр иде. Әмма ул моны эшләмәгән. Һәм бик тә хаклы. Бер көндә язылган (1938 ел, 5 октябрь) дүрт биттән аз артык хикәясе өчен ул әлеге кабатлауларны күңелендә озак шомарткандыр. Үзенчәлек әдипкә хикәя ахыры өчен кирәклеге шиксез, әнә шунда әлеге мәгънәләр берләшеп көчәяләр, минемчә. Мөхәррирләр үзенчәлекләргә игътибарлырак булсыннар иде шул.
Инде Лев Николаевич Толстойны укыйк.
«Он (Хаҗи Морат ягъни) видел во сне, как он своими молодцами, с песнею и криком «Хаджи Мурат идёт», летит на Шамиля и захватывает его с его жёнами, и слышит, как плачут и рыдают его жёны». Моннан бер генә бит алда: «Это был тот самый лес, в котором дожидались его мюриды».
Гаҗәп бит, ә! Менә ул – осталык!
…Язучылар берлеге Матбугат йортында чагында бер җыелышта «мин» турында сүз куерды – әсәрләребездә «мин» күбәйгән икән. Мин моңа сәерсенебрәк калдым. Хикмәт бит «мин» күбәюдә түгел, безнең аны урынсыз куллануыбызда идедер. Әнә Константин Георгиевич Паустовскийның бу алмашлыкны бер җөмләдә алты килештә кулланырга осталыгы җитә. Әгәр аларның берсен генә төшереп калдырып укысаң да, әсәрнең яме китә.
Булачак укытучыларга стильнең шушындый «ваклык» лары да өйрәтелергә тиеш. Бу кадәресе дә телебезне саклауга, үстерүгә кагылышлы икәнлеген онытмаска иде. Ә әдәби иҗатка керешүчеләргә тасвирлы «нечкәлекләр» нең серләренә тирәнтен төшенүдә энә белән коены иренмичә үзләре казу мәҗбүри. Истә тотыйк: иҗатта вак нәрсә юк!
* * *
…1930 елда Казанның барлык мәктәпләре вәкилләре җыелышы була. Анда кабул ителгән резолюциядә «Ике дәүләт телен реализацияләүнең практик кирәклеге» танылуы искәртелә. «Мондагы «необходимость» сүзен «хаҗәте» яки «зарурлыгы» дип, «признание» не «икърар ителүе» дип тәрҗемә итүчеләр булса каршы килмәячәкмен.
…1938 елның 13 мартында СССРның милли республикаларының һәм автономияле өлкәләренең барлык мәктәпләрендә укыту өчен мәҗбүри предмет сыйфатында рус теле кертелә.
…Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларация 1990 елның 30 августында кабул ителә.
…«Татарстан халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы «Ватаным Татарстан» газетасында 1992 елның 29 июль санында Президент М. Шәймиев имзасы белән басылды. Законның соңгы маддәсе мондый иде: «28 маддә. Татарстан халыклары телләре турында Татарстан Республикасы Законнарын бозган өчен җаваплылык.
Юридик һәм физик затлар, Татарстан халыклары телләре турында Татарстан Республикасы Законнарын бозган гамәлләре өчен, Татарстан Республикасы Законнары нигезендә җавапка тартылалар».
Конституциянең, Законнарның бозылмавы сагында торырга ант та итәбез әле.
Бу фактларга мин аңлатма бирүне кирәк санамадым. Ә-ә, монда урын алырга лаеклы бер факт онытыла язган: Көньяк Африка Республикасында (иң бай илләрнең берсе) дәүләт телләре унике икән! Татарстанда рәсми кабул ителгән ике генә дәүләт теле дә янәшә сыешмыйлар, төп халык теле – татар теле кысрыклана.
* * *
Аеруча унтугызынчы гасыр әдипләренең, гомумән сәнгать кешеләренең, тормышы һәм иҗаты турында укыганда, бер җөмләне төрле авторларның үзгәрешсез кабатлауларына игътибар итәсең – «получил прекрасное домашнее образование». Бу һич тә плагиат саналмый, моны бүтәнчә төгәл әйтеп тә булмый, күрәсең. Баксаң, шундый белем алучылар университет-институтларга барып кергәннәр.
Электә гувернёр-гувернанткалар, ягъни мөрәбби-мөрәббияләр тоту гадәти хәл саналган. Бу хакта «Юл өзеге» исемле документаль әсәремдә (1986–1987 елларда язылды) мин дә искәрткән идем.
Хәтеремдә калуынча, Л. Троцкийның белем алу ягыннан таныклык-дипломнары юк кебек. Әйе, мәктәп-институтларда укымыйча да, тирән белемгә ия кешеләр күп. М. Горькийның «университетлары» бөтенләй үзгә. Америка университетларында укыткан И. Бродский урта мәктәпне дә тәмамламаган кебек. (Боларны хәтергә ышанып китерәм, теркәп куймаганмын.)
Белемле булуга ирешүнең юллары шактый. Мин Иван Михайлович Касаткин (1880–1938) турында укыгач аптырый да калдым. Ул мәктәп партасы артында бөтенләй дә утырмый. Малай чагында ук юка китаплар сатып йөри һәм шулчакта укырга да өйрәнә; әдәби әсәрләрне күпләп укуы өстенә, фәнни-популяр һәм сәяси әдәбиятны да үз итә. Гомере буе белемен баетуга омтыла И. Касаткин, РСДРПда тора, ил буйлап партия кушканны үтәп йөри, В. И. Ленин белән әңгәмә кора, М. Горький белән якыннан таныша – алар йөзләп хат алышалар, Горький аңа авыл тормышыннан хикәяләр язарга заказлар бирә, аның әсәрләрен укып бара. И. Касаткин – әдәби зәвыклы кеше, күренекле әдипләр белән бәхәскә дә керә, аның, хикәяләреннән тыш, тәнкыйть мәкаләләре дә ишле. Белемле булуга ирешкән Иван Касаткин 1929–1932 елларда Язучыларның Бөтенроссия берлеген җитәкли.
Миндә И. Касаткинның «Перед рассветом» исемле сайланма хикәяләр китабы бар. Калын ук. 1977 елда «Советская Россия» нәшрияты чыгарган. 1928–1929 елларда өч томлыгы басылган.
Хикәяләре әйбәт. Хәер, Максим Горький талантсыз язучыларга журналы өчен хикәяләр сорап мөрәҗәгать итмәс иде.
Хикәяләренең теле дә әйбәт, бай, әдип «тапталмаган» сүзләрне таба һәм урынлы куллана белә.
* * *
Әдәбиятыбыз хәзинәсе бай, аның тарихы күп гасырлы, дибез. Соңгы вакытларда, аеруча егерменче гасырның икенче яртысында, моның шиксез хаклыгын раслаучы әтрафлы-җентекле хезмәтләр аерым китаплар булып шактый басылды. Берничәсен тезик: Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары (төз. Х. Госман. – Казан университеты нәшрияты, 1981), Борынгы татар әдәбияты (коллектив. – Татарстан китап нәшрияты, 1963), Татар әдәбияты, ХIХ йөз, тулыландырылган икенче басма (М. Гайнуллин. – Таткитнәшр., 1968), Татар әдәбияты, ХХ йөз (төз.: М. Гайнуллин, Җ. Вәзиева. – Татгосиздат, 1947), Татар әдәбияты тарихы, алты томда, I–V томнар (Таткитнәшр., 1984–1989; VI том, «Раннур», 2001) һәм кайбер галимнәребезнең аерым хезмәтләре. Бу чыганакларның кайберсендә әсәрләрнең үрнәкләре дә китерелә. Бер нәрсәне искәртү кирәк: алты томлыкның Совет чоры әдәбияты турындагылары өстәнрәк йөгертелгән, боларының проспекты ук ныклы уйланмаганлык тәэсире калдыра, кемдер күкләргә чөелә, икенчеләрен күләгә каплый. Ялгышаммы? Бәлки. Ә беренче томдагы «Әдәбият-культура тормышы елъязмасы» шактый бай мәгълүматлы.
Әмма бай һәм күп гасырлык әдәбиятыбызны киң катлау укучыларга җиткерә белмибез, әлеге китапларның тиражларыннан чыгып сүз йөртсәк, алар, нигездә, галимнәргә һәм студентларга гына җитәрлектер. Шулай да Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр әсәрләренең, Сайядиның «Бабахан дастаны» ның һәм Әхмәт Ясәвинең «Хикмәтләр» енең (соңгы икесен галим һәм язучы Фәрит Яхин әзерләгән) укучыларга инде барып җитүе әдәби хәзинәне барлауда һәм пропагандалауда ышанычлы юнәлеш алынуына ышандыра. Теләк һәм өмет зурдан. Һәм мактаулы.
* * *
– Улым, урамга йөрергә чыгабызмы? – диде әтисе.
Әле тәкелдәвен үзе генә аңлаучы улы киемнәр элгече янына барып та басты. Балалар урамга чыгарга беркайчан да карышмыйлар, ахрысы. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Уйлана торгач, моңа төшендем бугай. Алар, балалар, яңаны күрергә, табигатьне күрергә (һәм башкалар) ашкыналар. Димәк, сабыйкайлар өйрәнү иҗатларын инде башлаганнар, өйрәнүдә аларны тормыш-яшәеш үзе үк атлыктыра икән ич. Бик тә сөенечле хәл.
* * *
Инде сирәгәеп беткән иң өлкән буын вәкилләре аңнарына-хәтерләренә бер нәрсәне әйбәт сеңдергәннәр – безнең халык Ватан сугышына чаклы эчүчелек белән һич тә мавыкмаган. Бу хөртилек шул дәһшәтле елларда туды. Туган авылына кулсыз-аяксыз кайтучылар кайгысын искә төшерик. Ә аракы аларның хәсрәтен-кимчелеген берничә сәгатькә оныттыргандыр. Хәзерге вакытта эчүчелек эпидемиягә – грекчадан үзебезчәгә тәрҗемә итик – үләткә әверелде. Хәтта татар авылларында егылып эчүче хатын-кызлар ишәя, андыйлар лаеклы ял итәргә хокуклы әти-әниләреннән, авылдагы һәркемнән гозерләп, еш очракта өркетеп һәм дә калтыранып теләнәләр һәм талыйлар, әйбер урлап саталар. Ә җитәкчелек исерек башларга карата кырыс җәза күрми, яшерен агулы аракы чыгаручыларны теркәп кенә барадыр кебек. Соңгы арада (инде 2006 елның ахыры якынлаша) агулы аракыдан зур илнең теге яки бу төбәгендә үлүчеләр санаштырылды, шундый агуны җитештерүчеләр һаман да күләгәле төшкә кача беләләр.
Демократияне – халык властен – хәзерге властьның чиксез бозуын, гомумән дә чикләргә кирәклеген аңлыйсы иде. Бу хәл бездә дә, ниһаять, мөмкиндер. Иң элгәре бездәге җитәкчелекне «власть – власть өчен» принцибына корылган булуыннан арындыру хикмәтле. Барлык эшебез милләт, халык, Ил-Ватан мәнфәгатенә файда һәм игелек кылуга көйләнсә иде. Өмет зурдан баглана. Афәрин! Хуплавыбыз көчкә ия булсын.
* * *
Тимершыкның дүрт тарафыннан да урта төшендәрәк мәйдан-бакча бар. Анда сирәк кенә җимеш агачлары үсә. Чирәмле тигез урын. Хәлле хуҗаның арткы бер яклы урамнан олы урамгача биләмәсе булган бугай ул. Олы урамга каратып, беренче каты таштан, икенчесе озын кара чыршы бүрәнәләрдән салынган йорт авыл Советы канцеляриясе итеп тотыла. Авылдагы өч мәчетнең зурысы шуның якынында, аның манарасы төшерелгән (Түбән оч мәчетенең генә манарасы, шөкер, әлегә горуранә тора), клуб һәм избачитальный – уку йорты ягъни – шунда хәзер.
Үзәк бу безнең, авылыбыз үзәге, Тимершык кешеләре аны шулай атыйлар. Соң, Үзәкләр шәһәрләргә генә димәгән лә! Алар чынында беренче авыллардан ук килә. Әзерне үзләштерергә оста да соң шәһәрнекеләр, әй!
Без, малай-шалай, иртәнге якта әти-әнигә вак-төяктә булышкалагач, хәтсез текәләнгән үр ахырына таба кояш туп-турылап хәлсез күтәрелер чактарак, төрле яктан – Югары һәм Түбән очлардан, Тау башыннан һәм Инеш буеннан – шушы Үзәккә җыелабыз. Өлкәннәрнең силсәвит утырышлары ничек узадыр, моны белмибез, моның кирәген тапмыйбыз, безнең Үзәк мәйдан-бакчадагы очрашуларда утырышкалауга вакыт әрәм ителми.
Элгәре хәл белешәбез. Аннары уеннарның күбесен барлыйбыз. Һәм йодрыклар уйнакларга тотына. Соңгысы күңелдә һич тә онытылмый, чөнки йодрыкларның яшьтән үк катылануы кирәк. Үсә барган саен, олыларчарак әйтсәк, йодрыккайларга эш күләме артуын беләләр Тимершыкта. Тагын чөнкиме? Чөнки Тимершык кешеләре бармак очы тиюләрне чебен тешләүгә дә санамыйлар, алар җебек түгел.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.