Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 25 (всего у книги 38 страниц)
* * *
Шагыйрьне танымаган, санга сукмаган халыкта (милләттә), аның хөкүмәтендә юньлегә өмет юк. Һәм киресенчә.
* * *
Бу дөньяның матурлыгы – минем сиңа ышануда һәм синең миңа ышануда. Мондый уртак ышаныч, бәлки, шигърият дип аталадыр? Шуннан… Дөньяның матурлыгы әллә шигъриятне яратудамы?!
* * *
Шигърият могҗизалы.
Шагыйрь инде күптән вафат булса да исән кебек.
Тукайның тормышы – аның шигърияте.
Андый тормышны ул гына яши ала, уза ала.
Андый шигъриятне ул гына тудыра ала.
Тормыш тамашасы.
* * *
Шигырьнең бер юлы Кояш көченә-яктысына һәм җылысына, дәүлегенә тиң. Туктагыз, бу соң үзе шигырь түгелме?! Әйе шул, шигърият!
Фикерне Баратынскийның ике юлы исбатларга булыша:
Немногим избранным понятен
Язык поэтов и богов.
Шушында ук Шиллер сүзләрен дә өстик: «Шагыйрь – менә ул бердәнбер чын кеше».
Нәкъ шундый шәхесләр шигърият тудыра да инде.
* * *
Яхшы әсәр көчле шахматчының уены кебек. Әсәр шахматчының һәр йөреше – кичектергесез һәм иң дөрес йөреше кебек үстерелә. Уенчының һәр фигурасы – үз урынында. Хәтта бер йөреш тә ясамаган фигурасы инде җиңүдән соң горур тора. Оста җиңүченең һәр йөреше үсешле һәм мантыйклы. Әдәби әсәрдә дә шулай булырга тиеш. Их, һәр хикәяң матур мат бирү белән тәмамланса! Шәп булыр иде дә соң, ә!
* * *
Әдәби деталь. Чагыштыру. Чагыштырып үстерү. Җанлыга күчерү. Гади итеп сурәтләп, күз алдына китерү.
Чагыштыруда, детальләүдә сүзләрнең мәгънәсенә, әсәрнең төп мәгънәсе үстерелешенә аеруча игътибар. Исемнәр. Авыл исемнәре күп нәрсә сөйли.
* * *
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт иң башлап һәм иң чынында ошау-ошамау белән хәл ителә. Хикәянең кыскалыгы моңа аеруча игътибар таләп итә. Хикәядә тирәли йөрергә вакыт юк. Төгәл-тәгаен – ошыймы, юкмы.
* * *
Кыен языла торган әсәрне туктатып торсаң, дәвам иткәндә, фикер еш кына үзгәрә. Һәм, гадәттә, яхшыга. Тиз дә языла аннары. Димәк, элгәре уйланып җитмәгән, тукталу сәбәбе дә шулдыр. Гомумән, геройлар күп очракта үз юллары белән китәләр, алар син «тагарга» теләгән сыйфатларны кабул итмиләр. Шулай булмыйни! Алар, тәпи баскач, һәркайсы гамәлне үзенчә кыла.
Язганда, күп нәрсә үзгәрә. Димәк, син вакыйганы, хәлиткеч детальләрне, сюжетны тулаем күреп җиткерә алмагансың.
Бәлки, болай да түгелдер. Геройлар, син тудыргач, үз холыкларын күрсәтә башлыйлар ич. Начармы? Һич юк. Димәк, син тудырган геройларның үз язмышлары бар. Һәм тагын шунысы әйбәт: син иҗат иткән бит аларны.
* * *
Әкиятнең кеше күңеленә юлы түбәндәгечә түгелме:
Син балачакта әкият тыңлап рәхәтләнәсең. Аннары, белемең ныгыгач, әкиятнең әкият икәнлеген беләсең һәм менә нәкъ шулчакта әкияткә күбрәк ышанасың, матурлыгын аңлыйсың. (И өмет!) Монда инде билгесез ил (һәм чын мәгънәсендә билгесез) генә түгел, бәлки, бөтен бизәкләре һәм искәртүләре белән сихри дөнья.
P.S. Бу хакта М. Светлов та әйткән (бүтәнчәрәк, әмма мәгънәсе шул) икән.
* * *
Мемуар әдәбият турында. Бездәге әсәрләрдә биографик детальләр тәфсилләп сурәтләнә, ә рухи дөнья читтә кала. Шуңа күрә алар кадрлар бүлеге өчен генә яраклы. Ә чабата киеп шәһәргә килгән малай ничек язучы булды соң әле? (Бу фикерләр бер мәкаләмдә тулырак язылды). Мирсәй абый Әмиргә шушы хакта әйткәнем бар иде. Ул:
– Була, Мәгъсум, иҗатка килү һәм ул чактагы әдәби иҗат барышы миндә була, – дигән иде.
Әмма шушы мәсьәләләргә килеп җиткәч, әсәре өзелде. Мирсәй абый вафат булды…
* * *
Хикәя. Вакыйга салмак тонда үстерелә. Шартлау алдындагы тынлык кебек. Тел ялтырап торсын.
* * *
– Аңламассың бит ул язу эшен, – диде русның хикәяләр остасы Сергей Воронин. – Кайчакта йомыла да туктый, ә кайчакта тыелгысыз рәвештә ташкын, ташый-ташый, тышка бәреп чыга.
* * *
Кайчакта, ни язарга белмичә, җөмлә уртасында туктап каласың.
* * *
Кайчакта, беренче кат язганыңны үзең укыгач, үз күзеңә үзең ышанмыйча утырасың:
– Нинди мәгънәсезлек! Башка сыймаслык! – дип кычкырып ук җибәрәсең.
Ә бит адәм ышанмаслык бу мәгънәсезлек кайвакытта редактор күзенә дә чалынмый. Гадәттә, мондый хата күнегелгән сүз әйләнмәләре тирәсендә очраучан була. Шуңа күрә, язганыңны төзәткәндә, аеруча игътибар кирәк. Һәр җөмләңне кат-кат кычкырып уку әйбәт, бу – мәҗбүри эш.
Кичә язганымны дәвам итеп китәр алдыннан бүген укыганда, күзләрем тагын акайды шул…
* * *
– Нәрсәсе бар соң язуның! Белемле кешегә, кулы каләм тоткан кешегә ягъни. Утыра да яза. Һәр һөнәрче үз белгәнен җиңел һәм әйбәт итеп эшли.
– Менә чип-чиста кәгазь һәм каләм сиңа. Белемең бар. Утыр да яз.
Әмма ул бер юл да яза алмады. Югыйсә сәгатьтән артык вакыт узды инде. Һәм агай эндәшмичә урыныннан кузгалды. Телгә җор ук кеше ул. Тик менә нинди дә булса һөнәре бармы икән аның? Сорамадым. Ялтада ял итүче иде ул. Хәер, бер һөнәре дә юктыр. Язучы һөнәренә бик ерак торган һөнәрче дә болай фикер йөртмәс. Чөнки һөнәрче – иҗат итүче.
* * *
Кичә тукталып калганны дәвам иткәнче, бер сүзне, җөмләне, абзацны, хәтта битне сызсаң, «ачу» беләнрәк языла башлый. Бәлки, язганны сызгач, мәгънәсезлекнең укучыга ирешмәве сөенеченнән шулай иркенрәк һәм әйбәтрәк языладыр. Бик мөмкин. Чөнки шатлык – әдәби хезмәттә аеруча этәргеч көч.
* * *
Язганымны кабат күчергәндә, бер генә сүз үзгәрде. Кирәк идеме бер сүз өчен вакыт һәм хезмәт сарыф итү? Кирәк иде. Нәкъ шул сүз җитмәгән булган хикәягә. Хәзер әсәрдә яңа сүз кояш булып яктыра, аның нуры бөтен хикәяне балкыта. Ә элек әсәр тонык иде, чөнки аның якты кояшы булмаган.
Кайчакта бүтәнчә дә була. Кояш булып балкыган шушы сүз бөтен әсәрне өр-яңадан корырга мәҗбүр итә. Күрәсең, иске күренешләрне-кабатлауларны яктыртудан фәтва тапмый ул, аңа яңа кирәк, һәм яңаны шул сүз – кояш үзе тудыра.
* * *
Чыннан да, һәр кешенең тормышы бер хикәялек тора бит инде. Димәк, күпме хикәя язарга мөмкин… Мин бу яктан күрәм, бу хәлне беләм, ә бүтән кеше бу хәлгә башка яктан карый, ягъни бер кеше язмышыннан инде ике хикәя табарга була һ. б.
Авылыбыздагы һәр йорт-гаиләнең үзгә вакыйгасын беләм мин. Ә авыл зур. Һәм мин берничә авылда яшәдем. Башка авылларда таныш-белешләрем күп. Димәк, яз да яз. Ә таныш булмаган авылларга баргач ишетелгән хикәяләр? Әнә Ачасырдан, ун минутта табып, ике хикәя күтәреп кайттым бит әле.
* * *
Күзәтүчәнлек язучы хезмәтенә этәрүче бер сыйфатыдыр кешенең. Күпне күргәч, матурлык белән уртаклашасың, ә ямьсезлектән кисәтәсең башкаларны. Киң күңелле, мәрхәмәтле кеше генә рухи байлыгын башкаларга бирә ала. Шунысы да бар: син байлыгыңны кызганмыйча, матур итеп бирсәң генә, алучылар аны чын күңелдән кабул итә, бүләгең аның да байлыгына әйләнә. Һәм син дә баебрак китәсең хәтта.
Югыйсә «күпне күрү», күрә белеп күрмәү зарланып йөрүгә, дөньясыннан риза булмауга китерергә мөмкин. Язучыга исә зарлану хас түгел. Зарланучы матурлыкны күрми. Язучы, әйткәнемчә, үзе күргән, белгән, күңеле сандыгында кадерләп саклаган матурлык белән саранланмыйча уртаклаша.
* * *
Шулай да кызыклы чагыштырулар, сурәтләүләр беренче язганда күбрәк табыла. Һәм алар күчереп язганда-төзәткәндә табылганнарыннан еш очракта көчлерәк булалар. Сүз шәп әдәби детальләр, тәгъбирләр турында бара.
* * *
– Авырдан язылганда, – диде Сергей Воронин язучыларның Дубултыдагы иҗат йортында (Латвия), – йә шәп яки начар әсәр алып укы. Беренче очракта әйбәт итеп көнләшәсең, икенчесендә җен ачуларың куба ягъни. Һәм син тырышырга, яңаны табарга мәҗбүрсең.
Бу хакта соңрак кайдадыр укыдым.
* * *
Мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр, хәбәрләр, сөйләкләр, гыйбарәләр бик тә кыска. Халык аларны кат-кат «күчереп» язган.
* * *
Бер үк хәл турында төрле кеше сөйли. Үзгәлекләр күп. Сиңа вакыйганы кат-кат язып, редакцияләп бирәләр түгелме? Тик син үзгәрешләрнең ни өчен кертелүен төшенергә тиешсең. Үзгәртүләр нинди юнәлештә бара? Ни өчен кайбер детальләр төшерелә дә яңалары өстәлә? Үзәккә омтылу шушы түгелме?..
* * *
Әдәбиятны күп белгән саен, гомумән, күпне белгән саен, үзеңә иҗат итүе кыенаядыр. Бәлки, җиңеләядер. Авырая, чөнки син башкаларның элекке табышларын кабатламаска тиешсең. Җиңеләя, чөнки сине белемең эзләнергә, яңаны табарга ымсындырып, этәреп, куалап, ниһаять, таптырып тора.
Татар әдипләре арасында тирән гыйлемлеләр (сүз әдәбият гыйлеме турысында гына чикләнеп калмый) шактый ишле. Мин беренче чиратта Адлер Тимергалинга сокланам. Тормыш тәҗрибәсе бай булуына өстәп, төрле фәннәрдән (!) хәбәрдар ул. Ялгышам, төрле фәннәрдән әзерлекле ул, ягъни белемгә ия.
Шагыйрьләр Роберт Әхмәтҗан, Мөдәррис Әгъләм һәм Зөлфәт әдәбиятны җентекле беләләр. Аларның фикерләре дәлилле һәм анык, аларны тыңлау сине дә баета. Шул ук вакытта бу шагыйрьләр яшәешнең төрле тармакларында җыйналган белем-гыйлем хәзинәләре белән таныштырырга сәләтлеләр. Мондый сәләт аларның кызыксынучанлыгыннан (мин кулланган иң озын сүзләрнең берседер бу), һәрчак белемгә омтылуларыннан, башкалар белән үз белгәннәрен теләп уртаклашуларыннан килә, шушы сыйфатларның нәтиҗәсе ягъни.
Зөлфәтнең белүгә-белемгә ашкынып торуыннан бер мисал. Ул язучыларның Ялтадагы иҗат йортында, латышлар белән аралашып, латышча шигырьләр укый. Шагыйрь бу телне әлегә белми. Әмма, ай да үтмәстән, татарчага латышчадан шигырь тәрҗемә итә, латыш шигърияте үзенчәлекләрен сиңа аңлатырлык дәрәҗәдә өйрәнгән инде талант иясе. Гомумән, Зөлфәт тәрҗемәдә дә бик оста. Һәм русчадан, һәм русчага. А. С. Пушкинның катлаулы әсәрләрен татарчалаштыруга күпләр алынмый да бит әле, ә моңа җиң сызганып Зөлфәт тотына. Чөнки Зөлфәт, шагыйрьлегенә өстәп, Пушкин әсәрләрендә чагылган заман тормышын да нигезле белә.
Шулай да күп белүнең иҗатны җиңеләйтүгә караганда авырайтуы алда тора булыр. Укучы алдында, әсәрең белән имтихан тоту өчен, белемең төпле булуы шарт. Имтихан һәрчак белем хәзинәсен тикшерү ләбаса!
* * *
Кешелек туплаган байлык-хәзинә бихисап, аларны санап чыгарлык та түгел. Төрле музейларны кабат-кабат әйләнү – архивта казынуны әйткән дә юк – үзе генә дә хәзинәләр бихисаплыгына ышандыра. Болар – кешеләрнең уртак байлыгы. Һәр шәхеснең үз хәзинәсе дә булырга тиеш. Бу байлыктан ул үзе дә файдалана, башкалар белән теләп уртаклаша, һөнәренә дә өйрәтә. Ләкин син, һөнәргә ул өйрәтсә дә, моңа үз сәләтеңчә өйрәнәсең, аның һөнәр байлыгы хәзинәсен кабып кына йота алмыйсың.
Шул ук вакытта аерым шәхесләр генә ия байлык та бар. Бу – әлбәттә, иҗат итә белү, югары осталыкка ирешкән һөнәрмәнд булу. Әйе, иҗат итә белү һәр һөнәрнең төп нигезе, үзәк баганасы, биек түбәсе булыр. Шулай итеп, иҗат итү – оп-олы мәгънәсендә, бернәрсә дә тиңләшә алмаслык хәзинә, минемчә. Бәлки, нәкъ шуңа күрә иҗат итү чамасыз газаплар да, әйтеп бетергесез рәхәт тә бирә булыр.
* * *
Безнең телдә «әбәди» тамырыннан чыккан сүзләр элегрәк ешрак кулланылышта булган. Гарәп-фарсы чыгышлы әлеге сүзләрнең мәгънәсе «мәңгелек, һич бетми торган, соңы булмый торган (заманга бәйләнешле); мәңгегә, гомер-гомергә» дип аңлатыла. Соң, «әдәбият» сүзе «әбәди» һәм «әбәдән» белән тамырдаштыр лабаса. Әдәбият чып-чынлап мәңгелек бит!
* * *
«Һәр эшнең җае бар», «Эшнең җаен белә» – саллы гыйбарәләр болар.
Кызык: язучы иҗатының җае бармы икән? Юк кебек. Чөнки иҗат мәйданы, иҗат мөмкинлеге вакыт һәм киңлек кебек чиксез. Иҗат мөмкинлегенең башланган һәм беткән төшләрен фәндә дә һәм тормышта да төртеп күрсәтеп булмый, аның башы һәм ахыры юк бугай. Бу котыпларны Ходай үзе генә беләдер. Ә бәлки, ул, адәм баласы иҗатта чиксезлектә гизеп рәхәтләнсен өчен, иҗатны башын-ахырын тәгаенләмичә генә барлыкка китергәндер-яраткандыр. Әмма Ходай Тәгалә, иҗатта михнәт чиктермәс өчен, адәм баласына искәртеп куйгандыр – һәр эшнең җае бар!
Димәк, иҗат чиксезлегендә, әйтик, бер хикәяңне язуның да үз җае була. Аны эзләп табарга, таба белергә генә кирәк икән. Иҗат чиксезлегендәге шул җайны иренмичә казынып таба белүчеләр ишле. Алар – талант ияләре, алар – иҗатта арымаучы пәһлеваннар. Әсәре җаен эзләп, алар иҗат газабы кичерәләр. Җайны тапкач кына, төп-төгәлен белгәч кенә ягъни – монысы инде башта әйтелгән икенче гыйбарәгә карый – әсәрләрен язалар, аларны кат-кат эшкәртәләр-шомарталар, һөнәрче-һөнәрмәнд әйберен ашыкмыйча, җиренә җиткереп ясый.
Моңа бүтән һөнәрдән – ваклыгы белән әсәр язуга якынрак коемчы-көмешче һөнәреннән мисал.
– Көне буе балдакны игәүләп, йомшак ышкып шомартасың, – дип сөйләгән иде әти.
Әти бу һөнәргә малай чакта ук өйрәнгән, бабайның – әтинең әтисенең – энесе белән яшьләй өязгә йөргән, ягъни алар еракларга барып бизәнү әйберләре ясаганнар. Авылыбызның – Байлар Сабасы күршесендәге Тенекинең – һөнәре шундый. Әти, Ижау игәве, дия иде. Бу корал үтә вак сырлы, каты-чыдам булган, аны сак һәм кадерләп тотканнар, аны тоту җаен белгәннәр – һөнәрчегә монысы да хас!
Тагын бер хәл. Әйе, бабамның энесе Нигъмәтҗан (кушаматы – Ышанычлы Кеше) һәм әти бизәнү әйберләре ясасалар, ә бабайның һөнәре бүтәнрәк. Ул заказчылар китергән төсле металлардан савыт-саба, кашык-калак ясаган, димәк, бу эшнең җаен остарак таба белгән. Өязгә чыгып йөрмәгән Калакчы Хуҗиәхмәт, аның ясаган әйберләренә үз авылыбызда да, күрше-тирә авылларда да сорау җитәрлек булган.
…Җаен белеп язылган хикәяне – әйбәт хикәяне укыгач, без күп очракта гомуми бәя (Шәп!) бирүдән узмыйбыз, һөнәр иясенең-әдипнең хикәяне яза белү җаен таба белүен (әллә белеп табуынмы?), хикәясен очлы корыч (алтын, титан һ. б.) каләме белән көннәр буена «игәүләп»-шомартып утыруын белмичә үк калабыз.
Тик җайны үзең тап!
* * *
Шахмат уены һәм әдәби иҗат. Гомумән, иҗат. Шахматта беренче йөрешеңне ясаганчы ук уйланасың. Иҗатта да шулай. Хикәяңдәге вакыйга кат-кат уйланылган, әсәреңнең төзелеше үзеңә мәгълүм, соңгы ноктасы кай төштә куеласы билгеле. Шуңа да карамастан язу барышында элек уйлаганнарың төшеп калырга, бөтенләй яңа юлга кереп китүең мөмкин. Максим Горький: «Хикәяләрдә геройлар карашларына тотынып барырга кирәк», – дигән. Кайчакта геройларның авторны үз сукмакларына-юлларына алып керүе Горький сүзләренең хаклыгын раслый.
Шахматта да шулай ич: дебюты-башлангычы һәм кайсы йөрештә мәгълүм төп башлангычлардан, аларның вариантларыннан читкә тайпылачагың алдан билгеле булса да, әйткәнемчә, беренче йөрешне ясаганчы ук уйда торасың, каршы якның һәр йөрешенә һәм тактадагы һәр фигураның кайсы шакмакта гайрәт чәчүенә карап, элгәрге планнарың үзгәрә, ягъни син хикәя язгандагыча иҗат итәргә мәҗбүрсең.
Хикәя язу катлаулырак, анда укучының әсәреңне ничек кабул итәчәген дә истә тотарга кирәк, диикме? Шахматта да бу хәл бар лабаса – синең әйбәт партия иҗат итүең сорала, моны шахмат уенын бәһаләүчеләр (укучылар) көтә.
Шулай да шахмат уенын әдәби иҗат барышы белән якынайтып булмыймы? Шахмат уены бер якның да отмавы яки оту-оттыру белән тәмамланамы? Ә хикәя язмышы алай була алмыймы? Ай-һай! Килделе-киттеле уйналган шахмат партиясен, төссез-кызыксыз, дип бәялибез, артлы-янлы язылган хикәягә дә бәябез шундый: төссез, кызыксыз.
Шахмат даһие Александр Алёхин «Ноттингем, 36» исемле китабында (ул инглизчә язылган, русчага тәрҗемәсе бар) турнирдагы кайбер партияләрнең коры нотациясен генә китерә дә, бу партия комментарийлык тормый, ди. Ә бит аның комментарийлары (шул исәптән үзе оттырганнары) хикәяләргә тиң!
Мин бөек шахматчыбыз Рәшит абый Нәҗметдинов турында «Солтанатлы каһарман» исемендә шактый күләмле эссе язып бастырдым. Максатым Рәшит абыйның уены иҗат үрнәге икәнлеген күрсәтергә тырышудан иде. Бәяли белмәдек без, безнең халык, Рәшит абый Нәҗметдинов иҗатын!..
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шахмат уенының һәм әдәби әсәр язу барышының иҗатта янәшә тармаклар икәнлеге тагын раслана булыр.
* * *
Үз иҗатыңның гына да үзенчәлекләрен сөйләү өчен, яшәгән чаклы аңлы гомер кирәк. Ә минем инде җитмешем узган, димәк, мин кечкенә генә иҗатым үзенчәлекләрен тулы сөйләргә өлгермәячәкмен. Бәлки, боларны язганнарым сөйләр? Бу бәләкәй «чеметемнәр» не ишәйтергә көчләреннән килсә, әлбәттә. Монысы исә укучы бәяләвенә туп-турыдан бәйле.
* * *
Мавыгып эшләү авыр түгел. Шулай да иҗат итү – газап, әмма, әйе, рәхәтлек бирә, ахыры куандыра торган газап. Әйе, газапның да бер уңай төсмере була икән – ул шушы.
* * *
Чи утын һәм кипмәгән печән…
Чи утын муртая, кипмәгән печән сөрси. Чи утын да, кипмәгән печәне дә адәми затның беренче чиратта ялкаулыгыннан килә, ә ялкаулык малны әрәм итүгә китерә. Әчемәгән – төче, пешмәгән – чи, диләр.
Сыйфаты кайтыш әсәрләр дә бер күз белән бәяләнә: чи хикәя, пешмәгән шигырь ягъни. Әмма мондый бәяләмә тагылган әсәрләр ялкаулыкның гына ямьсез-файдасыз ахыры түгел, ә үз һөнәре булмаган әдәби иҗатка графоманнар кул тыгуы да сәбәпче. Әдипләр дә, укучылар да мондый рухи чирле бәндәләрне яратмыйлар, андыйларны хаклы рәвештә читкә тибәрәләр. Тик графоманнар бик тә яшәүчән, чөнки аларның авыруы физик түгел, алар әдәбиятка (гомумән дә, сәнгатькә-мәдәнияткә) ябышкактай ябышмакчылар, урман бетедәй кадалмакчылар. Куркыныч алар – чи утын вә кипмәгән печән әзерләүчеләр. Әдәбиятка зыян салучылар бармы, дип сорау куйсак, бар андыйлар, алар – графоманнар, дип җавап бирергә тиешбез.
Чи-пешмәгән язмалар авторларын аяусыз тәнкыйтьләгән, үз иҗатына гаять таләпчән Габдулла Тукаебызны искә төшерик:
Ачы булгач күңелем,
Шигърем ачы чыга.
Бәгъзән, пешкән, дип
Уйласам да, чи чыга.
* * *
Ялган турында.
Ахрысы, мин ялганны яратам бугай. Хыялның бер тармагы булган ялганны, әлбәттә.
«Ялганлама! Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә!» Бу гыйбарәнең «ышанмастай» өлеше дә ялганга бәйләнешле. Ә гыйбарәнең тулаем үзеннән менә мондый мәгънә дә чыгарырга мөмкин: димәк, ялганның чыны да була!
Ялган, – әйе, хыялның бер өлеше. Шуңа күрә иң киме үзеңә үзең ялганлаудан курыкмаска кирәк, хыял диңгезендә бата-чума йөзсәң дә, ялганыңның чын икәнлеген исбатларга тырышу зарур. Шулай, ялганнан курыксаң, хыял итмә. Ә әдип хыял итмичә булдыра алмый, шунсыз аның иҗаты юк. Әдипнең хыял канаты ныгыган, хыял фикере олыдан булырга тиеш, хыялларга яратып бирелергә мәҗбүр ул. Хыяллар, әйе, ялганый да була. Булсын! Әкиятләрдә вакыйгалар хыялый бит әле, әмма без барыбер әкиятләр тыңларга һәм чыгарырга яратабыз. Әкиятләрне чынга саныйбыз, хәтта әдәбиятта «чын әкият» дигән жанр да иҗат ителгән. Тик әкиятнең чынга ашуы өчен хыялың-фантазияң көчле булуы таләп ителә. М. Светловның баштарак китерелгән сүзләрен дә хәтерлик.
Әйе, мин ялганны алдашудан аерып карау ягында торам. Дөрес, алдау хыялга-ялганга нигезләнгән кебек. Ләкин алдауның эчтәлеге матур була алмый, ә хыял матур бит. Без, матур ялган, дибез, матур алдау, дип әйтү исә колакны тырный.
Ниһаять.
Безнең: «Ялган сөйли бит. Чеп-чи ялган инде менә! Әмма шуңа ышанасың, әй!» – дигән сүзләрне күп тапкырлар ишеткәнебез һәм әйткәнебез бар.
Ышандырырлык булгач, ялганмы икән соң ялганчының сөйләве?!
Бу хезмәттә бер тапкыр телгә алынган туганыбыз Хәлил абый сүзләрен кабатлыйм. «Ялганчы» кушаматы йөртүче бу абый безгә, Гитлер сугышы еллары малайларына, болай дия иде:
– Малайлар, ялганлагыз сез. Әмма сезнең ялганыгыз башкаларның чыныннан дөресрәк булсын!
* * *
Кем гаепле?
Кем хаклы?
Без җавапларны туп-турыдан эзләргә тотынабыз, ягъни гаеп кемдә дә хаклык кем ягында. Ә акыл ияләре әлеге сорауларга җавапларны дөреслекнең нәрсәдән гыйбарәт булуыннан эзли башларга, элгәре шуны ачыклау мәҗбүрилеген искәртәләр. Димәк, нәрсә – дөресе. Бу очракта берсен гаебеннән йолып кала, икенчесенә кылмаган гаебен чәпи алмыйсың.
Мин бәгъзән әдәби әсәрләрдә капма-каршылыкка очрыйм да уйлана калам: кайсысы хаклы да кайсысы ялгыша соң әле әдипләрнең? Һәм дөреслекне үземчә эзләгән булам. Икесе дә хаклы була алмый ич инде, дигән беренчел фикеремә таянам һәм… таянмаска да тырышам.
Беренче карашка кечкенә тоелырга мөмкин мисал.
Башкорт шигъриятен баетуга зур өлешләр салган татар егетләре Наҗар Нәҗми һәм Мостай (Мостафа) Кәрим шигырьләрен яратып укыйм мин. Әмма аларның шигырьләрендә бер мәсьәләдә капма-каршылык күрдем. Бәлки, бу хәл игътибар ителмичә узарга да тиештер. Әмма ике олы шагыйрь шигырьләрендә минем, гомумән, барлыгыма сыйфатнамә очраттым. Хәер, элгәре шигырьләрдәге юлларны укыйк:
Әл дә гармунчы түгелмен,
Уйнар да елар идем… –
ди акыл иясе Мостай абый.
Ярый гармунчы булганмын,
Елыймын уйныймын да… –
дип каршы төшә акыл иясе Наҗар абый.
Капма-каршы фикерләр – шигъри тойгылар ич болар, бер-берсен инкяр итәләр ич алар!
Һоп лә! Әмма ки каршылык юк бит! Мостай ага, гармун тавышын ишетүгә елыйм, ә Наҗар ага, мин дә еламыйча тора алмыйм, гармуным тавышын үзем яңгыратып елыйм, дип әйтәләр, хәтта сыкраналар түгелме соң?!
Ә бит икесе дә елыйлар. Елый белү исә – үзгә бәхет ул. Димәк, елауның уртаклыгына килеп чыкканбыз икән, шагыйрьләр бер-берсенә кара-каршы басмаганнар, бер-берсенә йодрык күтәрмәгәннәр.
Минем гомеремдә кызганган, ирешә алмаган бернәрсә булды – гармун уйный белмим. Караңгы бүлмәдә ялгызым калып гармунны (сатып алдым мин аны. Сатып алдым!) кочаклыйм да елыйм. Рәхәтләнеп! Хыялымда гармун телләрендә бармакларымны биетәм дә – гармунчының иң-иң остасы булып! – елыймын да елыймын!
Әлеге ике чакта да мин елау иҗатында рәхәтлек кичерәм. Рәхмәт бөек шагыйрьләргә, алар мине үзләренчә еларга өйрәттеләр! Тик һаман да гармун уйный белмим шул…
* * *
Төрле әдәбиятлар үзенчәлекләре белән… үзләренчә үзгәләр. Мондый үзгәлек – шул әдәбиятның, димәк, шул халыкның милли байлыгы. Ә шулай да әдәби иҗат лабораториясе, иҗат барышы милләтләргә бүленми. Чөнки иҗат бурычын Ходай һәр халыкка йөкләгән, иҗатның рәхәтен-газабын һәр халыкка биргән. Иҗатны бербөтен итеп карау дөрес.
* * *
Әсәрне дә бербөтен итеп карарга кирәк. Моны, әлбәттә, беренче чиратта мөхәррир эшли. Мин, әсәрнең баш өлеше ни начар күренсә дә, элгәре ахыргача укырга тырышам, мөхәррир булып кулъязманы беренче кат укыганда, хәреф хаталарын төзәтүдән узмыйм. Чөнки мин иң башлап әсәрне бөтен итеп күрергә тиешмен. Әсәрнең чатак урыннары бар икән, аларны аерым кәгазьгә теркәп бару хәер, болар турында автор белән кара-каршы утырып сөйләшәсең. Мөхәрриргә кулъязманы беренче укуда ук буярга ярамый. Ә, гомумән, гади укучы да, язучы үзе дә әсәрне бербөтен итеп күз алдына китерергә тиеш, бу хәл – аларның икесенең дә бурычы.
* * *
Әдәбият тарихына күз йөгерткәндә дә, күп язуда һәр халыкның рекордчы әдипләре шактый ишле булуына игътибар итәсең. Унтугызынчы гасырда шушы өлкәдә француз язучылары беренчелекне тоткандыр. (Бу хезмәтнең иҗат саннары турындагы бүлегендә мондый мәгълүматлар мулдан китерелде.) Күп язучылар арасында дөнья әдәбиятының мактанычы саналган әсәрләр иҗат итүчеләр – байтакның байтагы. Фидакярләр алар. Язу бит – үзмаксат түгел, ә халыкны мәгърифәткә өндәү, ахыр чиктә халык бәхете өчен тырышу. Әсәр укылсын өчен языла. Нәкъ шушы максаттан, дип уйлыйм мин, соңгы ике гасырда әдәбиятка хатын-кызлар күпләп кушыла. Моның сәбәбе аңлашыла: патриархат чорының башыннан ук төп тәрбия мәсьәләсе хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Димәк, алар тәрбия кылуда тәҗрибәлерәк. Шуңа күрә егерменче гасырның, нигездә, соңгы чирегеннән башлап Франциядә тәрбиядә, һәм гаилә тәрбиясендә, өстенлекле һәм хөрмәтле урын хатын-кызларга бирелә. Мондый хәлнең нәтиҗәсе дә күркәм: соңгы чирек гасырда Франциядә халык санының тизлектә артуы күзәтелә. Хәзерге француз әдәбиятында өч язучының берсе хатын-кыз булуын тагын искәртик.
* * *
Кайчакта без, әсәр озынга сузылгач:
– Материал бай иде, хикәягә сыймады, – дип акланырга маташабыз.
Уйдырма бу! Фальшь!
Нинди генә зур вакыйга (һәм фикер) булуына карамастан, ул кечкенә күләмле әсәргә дә, хәтта берничә шигырь юлына да сыя. Мисаллармы?
Шәриф Камалның «Уяну» исемле хикәясен социаль, көнкүреш, мәхәббәт мәсьәләләрен эченә алган тулы бер эпопеяга үстерергә мөмкин. Ләкин әдип боларны кыска хикәягә сыйдыра алган.
Фатих абый Хөснинең «Сөйләнмәгән хикәя» се һәм Ибраһим абый Газиның «Тургай картаямы икән?» исемле хикәясе күләм ягыннан «Уяну» ны узмыйлар. Бу очракта да әдипләр бай материалларны кечкенә мәйданда да уйната белгәннәр.
Тагын да кыскарак хикәяләр – Гамил абый Афзалның «Матриархат чорында» сы һәм Фаил Шәфигуллинның «Солдатлар кайта» сы. Болар икесе дә ике бит чамалы. Ә әдипләр, үзләре алынган темаларны яңача ачуларына өстәп, калын катламны егетләрчә күтәргәннәр.
Инде шигърияттә.
Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» исемле әсәрендә (1394) мондый мәгълүм ике юл бар:
Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән кеби Кояш тирәли.
Моннан батырлык һәм мәхәббәт турында зур әсәр чыгарырга, хәтта фәнни трактат та язарга мөмкин ич.
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне…
Хәсән абый Туфанның шушы ике юлында романнарга сузарлык вакыйгалар юкмыни?!
Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!
Дәрдемәнднең соңгы юлын гына әдәби тасвирлау безне әллә кайларга җиткерәчәк.
Я памятник себе воздвиг нерукотворный,
К нему не зарастёт народная тропа,
Вознёсся выше он главою непокорной
Александрийского столпа.
А. С. Пушкинның буйсынмас башлы, мәгълүм Александрийский баганасыннан да – дөньядагы иң биек колонна – биек, үзе салган һәйкәленә озаклап карыйк әле: шагыйрь язмышы, халык язмышы һ. б. Боларны образларда чагылдыра башласа…
Ниһаять:
И туган тел, и матур тел…
Габдулла Тукаебызның «Туган тел» шигыре туган ил, әткәй-әнкәйләр турында, кыскасы, милләтебез турында күптин-күп әсәрләр иҗат итәргә этәргеч ләбаса! Шушы шигырь үзе генә дә гыйльми хезмәтләр язарга чыганак ич! Бу шигырьгә безнең бөтен яшәешебез-барлыгыбыз сыйган.
Инде килеп, кабатлап нәтиҗә ясыйк: димәк, бәләкәй күләмгә олы хәлләр бик тә иркен урнаша ала. Бер җөмләле мәкальгә халыкның күп мәгънәләр салуын да искәрик. Менә хәтергә беренче төшкән мәкаль: «Килбәте нинди – күләгәсе шундый».
Бу гыйбарә «күләм сыйдырмады» дигән фальшьны пыран-заран туздырып бетерә. Юк инде, килбәтебез (бу очракта осталыгыбыз) йогышсыз-ямьсез икән, моны күләгәбез (бу очракта әсәребез) сыеклыгына сылтамыйк. Элгәре – килбәт, ягъни үзебезнең осталыгыбыз чамалы булуы.
Бу хезмәтем – килбәтемнең, ягъни һөнәрем дәрәҗәсенең күләгәсе, ягъни дөп-дөрес чагылышы.
Кабатлыйм: мин синең бәяңне ишетергә әзер, укучым!
* * *
…Фәкать язучылар гына кемнең нәрсә уйлавын беләләр. Югыйсә алар, фәлән фәлән турында уйлады, дип язмаслар иде…
Моны кайдан укуымны хәтерләмим, язып куймаганмын. Әмма мәгънәсе, фикер сөрелеше, «фәкать» («только») сүзе истә. Күчереп куймавыма, күрәсең, әлеге фикер белән килешмәвем сәбәптер. Шул «только» сы күңелне тырнады. Автор язуында киная аермачык сизелә иде, янәсе, язучылар гына әллә кемнәр, үзләрен, барлык нәрсәне белүче итеп, Алла янәшәсенә күтәрмәкчеләр. Дөрес түгел бу авторның мондый нәтиҗәсе.
Беренчедән, башкалар уйларын сирәк сәләт ияләре – күрәзәчеләр белә. Моңа мисаллар күп.
Икенчедән, сәнгать эшлеклеләре дә моны әйбәт аңлый. Рәссам ясаган портретта геройның гәүдәсен тотышында, йөзендә, ниһаять, карашында аның кемлеген, узганын, бүгенгесен, киләчәген, уйларын кыска сызыкта да, нәкъ урынына төртелгән ноктада да аермачык һәм тулаем күреп була. Димәк, рәсем сәнгатен аңларга, рәсемне күңел биреп карарга гына кирәк.
Ә сәхнә осталары? Әгәр артист драматург язуыннан үз героеның уй-фикерләрен белә алмаса, аның уены пышыйк чыга, сәхнәнең кайбер бүтән таләпләрен белү генә җитми. Артист сәхнә таләпләрен осталарча белеп һәм героеның кемлеген аңлап, аның рухи дөньясын драматург язуына өстәп тамашачыга җиткерә икән, без аның уенын, геройның нәкъ үзе инде, дип бәялибез.
Өченчедән, башка кеше уй-хисләрен белү һәркемгә хас лабаса! Соң, гап-гади ике әңгәмәдәшнең берсе:
– Мин синең нәрсә уйлаганыңны беләм! – дип әйтеп куя ич һәм: – Синең уең дөрес түгел! – дип өсти, ягъни бәясен дә биреп өлгерә.
Димәк, иң баштагы фикер иясе язучыларга киная ыргытуында, аларны бүтәннәр фикерен-уен белүчеләр исемлегеннән (?) сызып ташлавында хаклы түгел.
Әйе, әдип үз героеның, ягъни бүтән кешенең ни-нәрсә уйлавын белә. Моны ул белү генә түгел, ә тирәнтен аңларга мәҗбүр хәтта. Шулай булмаса әдәби әсәр иҗат ителә алмый.
Әдипнең үз геройлары тормышында яшәве аңа аларның уй-фикерләрен белдертә. Шулай, язучы, ике герое сөйләшүен язганда ук, аларның «әйе» яки «юк» дигәннәрендә әле берсе, әле икенчесе булып ала. Кайчакта ул хәтта җинаятьче халәтенә дә керә, чөнки әсәре геройлары гел дә уңай затлар гына түгел ләбаса. Алай гынамы соң – юл читендәге ялгыз каен булып та яшәп алырга мөмкин әдип. Ни өчен әле аның, үләннең тапталудан сынган сабагын күргәч, үз биле «сынып» төшмәскә тиеш икән – иҗат газабы шундый кичерү дә китерә ич.
Артистлар уенына әйләнеп кайтыйк.
Мәскәү МХАТында рәттән ике спектакль карадым. Беренче кичтә М. Горькийның «Тормыш төбендә» спектакленнән берничә артист икенче кичтә А. П. Чехов «Акчарлаклар» ында уйнадылар. Ләкин алар инде Горький геройлары түгел, ә Чехов кешеләре иде. Аерма киенүдә, хәрәкәтләрдә генә түгел, бәлки аларның хәтта тавышлары да бүтән иде. Безнең Академда гына артистларның тавышлары яшьләре олыгая бару белән бераз гына үзгәрә. (Хөсәен абый Уразиковның, мәсәлән, мин белгән рольләрендәге тавышы гор-гордан гыйбарәт булып истә калган.) Димәк, артист та үз герое булып яшәргә мәҗбүр. Ә әдип? Аның бит кечкенә күләмле хикәясендә дә кимендә бер-ике герое була. Һәм ул – әдип, хикәя вакыйгасын уйлаганда ук, язуы барышын әйткән дә юк, әсәре геройлары булып яшәргә тиеш. Иҗат дигәнебез таләп итә моны. Һәм моңа вакыйганың тулаем күз алдында тотылырга тиешлеген-мәҗбүрилеген өстик. Бер аерманы да искә алыйк: артист бер спектакльдә бер герое булып яшәде, ә язучы бер хикәясендәге геройлары санынча кешеләргә әйләнде.
Гюстав Флобер сүзләре искә төшә: «Бовари ханым – мин ул». Сүз аның мәгълүм «Госпожа Бовари» романы герое турында бара. Бөек язучының – аның бу романы дөнья сәнгатендә иң камил әсәрләрнең берсе санала – Бовари ханым булып «яшәве» «артыкка да китеп» ала, Эмма Бовариның агу эчүе турында язганда, әдип хәтта косып җибәрә!
Тагын сәхнәгә күтәрелик.
Виктор Гюгоның «Лукреция Борджа» пьесасын куйганда, күренекле актриса Жюльетта Друэга кечкенә роль бирелә. Башта аның моңа кәефе кырыла, ләкин кыска эпизодта берничә генә сүз әйтүче, берничә генә хәрәкәт ясаучы Негрони княгиня ролен тамашачыны таң калдырып уйный, аның елмаюы үтергеч була. Шушы уңышы сәбәбен актриса болай аңлата: «Гюго әфәнде пьесаларында кечкенә рольләр булмый…» Әлбәттә, бу бәядә тыйнаклык та бар, актриса язучы иҗат иткән образны аңлавына үз осталыгын, һичшиксез, өстәгән, ул тамашачыга Гюгоның княгинясы булып яшәп күрсәткән!
Менә алар – иҗат итү барышының (моны, әдәби процесс, дип тә әйтәләр) кайбер галәмәтләре…
Максим Горькийның иҗатка бәясен искә төшерик: без хезмәтне иҗат дип аңларга өйрәнергә тиешбез.
* * *
Алдарак бер үк хәлнең төрлечә бәяләнү мөмкинлеге турында М. Кәрим һәм Н. Нәҗми шигырьләре мисалында әйтелгән иде. Шагыйрьләрнең бер-берсенә каршы килмәвен, гармунчы булуда үз каланчаларында торып (бу кадәресе үк шәп!) фикерләүләрен расларга тырыштык. Боларны, әйе, бер-берсен юкка чыгаручы фикерләр итеп кабул кылырга ярамый, шагыйрьләр шәхес һәм аның табигате турында язалар. Мондый икесе ике котыптан кебек яңгыраган фикерләр иҗат итү барышында да (әле вакыйганы-хәлне бәяләүдә түгел) еш очрый.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.