Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 31

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 31 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Мин үзем, мин үзем! – дип кабатлый-кабатлый әзерләп куя иде.

Ә кызы, өйгә керүгә, кулына китап тота иде, укыса да, безнең әңгәмәне ишетә-тыңлый ала иде кебек.

Ипле һәм җиткелекле яшиләр иде безнең яңа танышларыбыз. Аларга бер баргач, ишекне ят апа ачты.

– Монда яшәмиләр алар, – диде, яңа адресны әйтмәде. – Күченделәр, – дип, ишеген япты.

Шулай да Н. останы очраттым мин.

– Абзыкай, – дигән тавыш ишеттем автобус тукталышында.

Н. оста тавышы иде бу. Тирә-ягыма карадым, ләкин мин хөрмәтләгән оста күренмәде. Аннары яныма ук килеп эндәште бер агай:

– Абзыкай, мин бу, Н… Танымадың. Танымаслыкка әйләндем шул.

Әйе, танымавым гаҗәп түгел, минем алда сәләмә киемле, сакал-мыек баскан сәрхуш селкенгәләп басып тора иде, мин белгән Н. остадан аңарда бернәрсә дә калмаган.

Мондый очракта минем кабатлый торган бер гыйбарәм бар: аракы алдында һәркем тигез дәрәҗәдә, аракы белән көрәшүе кыен, чөнки безнең белән ул безнең эчкә кереп бил алыша, хәмерне эчеңә-башыңа ояландырмаган хәлдә генә, ягъни эчмәсәң генә аны җиңәсең.

Н. белән бу юлы әңгәмә оешмады безнең. Ул, эчкечелеккә бирелүен бер гыйбарәсендә аңлатырга теләп:

– Бер биягә ике айгыр берьюлы сикерми, – диде һәм саубуллашмыйча китеп барды.

Димәк, йөгерек киленбикә тыелган тарафта да җәһәтлек күрсәткән булып чыга. Моның хаклыгына Н. үзе ышангандыр, мәсьәләнең асылына төшенмичә, ашыгыч гамәл кылмый иде Н. оста. Аракы дигәнең менә шушы төпле холыклы кешене дә җиңгән. Эчкечелеккә бирелүе сәбәбен ул әнә шул бер җөмләсендә аңлатты.

Шулай инде – хәмергә баш июченең һәркайсы түбәнлеккә төшүе сәбәбен гел дә таба. Ә төп сәбәп, күрәсең, үзеңне кулда тота алмауда.

Бөек Ватан сугышына чаклы безнең бер йөз җитмеш нигезле авылыбызда бер генә кеше салгалый иде. Атнага бер тапкыр. Базар көнне. Бер чәкүшкәне. Шуны өендә өстәл артында эчеп урамга чыгар иде дә безне – малайларны куып йөрер иде. Колгасар буйлы абзый безне тиз тота иде һәм… безне иркәләп сөя иде. Шул чакта күзләре дымлана иде аның. Аларның балалары юк иде. Күрәсең, без аңа үзебез теләп сөйдермәгәнбез, ә хәмерне ул «егетләнү», йөгереп куып йөрүен «аклау» өчен йоткалаган икән. Хәер, бу хәлләр турында мин «Кубыз» исемле хикәямдә тәфсиллерәк язган идем. Әмма абзыебызның хәмер тоткалавы сәбәбен (?), ләкин аңа җиңелмәвен аңлата алдыммы икән?! Гаепләмәдем мин өлкән авылдашымны. Чәкүшкәне гәүдәсе сеңдергән абзыйны безнең барыбызны да йөгереп тотып сөю шатлыгы рәхәтлеккә чумдыра иде бугай. Бәлки, абзыйны эчүчелеккә бирелүдән тыелырга көмешче һөнәре дә булышкандыр. Шәт. Чөнки алка-беләзекләр койганда аеруча аек булырга кирәк.

Әдәбият-сәнгать әһелләре арасында да хәмергә табынучылар еш кына очрый. Бу кадәресе сер түгел. Шушы аракы колына әверелгән талант ияләре иҗатта-һөнәрдә сыгылып төшәләр, нәтиҗәдә бик күп әйбәт әсәрләр иҗат ителмичә кала. Аракы дигәнең хәтта бөек шәхесләрнең дә иҗат канатын кисә.

Һөнәреңнең бик остасы булсаң да, исереклектән кулың калтыранганда, акылың чуалганда, юньле эш кылып булмый шул.

Ә эчкечелеккә каршы көрәш? Без белгәндә генә дә әллә ниткән ысуллар кулланып карадылар. Нәтиҗәсе? Спид белән наркоманлыкның җәелүенә китердеме әлеге ысуллар-чаралар?

Бер нәрсәне искә төшерик: 1874 елда Казанда аеклык җәмгыяте оештырылган икән. Моннан бер йөз утыз ел элек һәм татар башкаласында. Әйе:

«Сөялгәнсең чатта баганага…»

* * *

Сабан туе көрәшендә күп кеше алдында егылуның һич тә ояты юк. Моның һичшиксез шулай икәнлегенә кире каккысыз дәлил бар: бу бәйгенең максаты көчлебезне – мәйдан тотар Батырыбызны эзләү-табу ич! Шуңа күрә Сабан туе ярышлары борынгыдан ук гаделлеккә корылган. Шушы изге кагыйдәне кечтек кенә дә бозу иң киме әхлакый җинаять саналырга тиеш. Димәк, халкың (ә Сабан туе безнең халыкныкы) сынавында егылудан курыксаң, мәйдан уртасына чыкмавың әйбәт.

Яшьлегемдә халык алдында кулыма көрәш сөлгесен еш ала идем. Ектым да, егылдым да, вәләкин егылудан курыкмадым һәм оялмадым, миннән көчлерәк егет табылуына ихластан сөенеп, егучымның кулын кыстым.

Әлегәчә сүз Сабан туе мәйданы турында иде. Соң, туктагызчы, әдәбият мәйданы да бар лабаса! Андагы көрәшнең төп кагыйдәсе нәрсәгә нигезләнгән? Гаделлеккәме? Әйдәгез, бу хакта уйлануны, ахыр килеп, моны бәяләүне иш-иптәшкә калдырыйк. Һәм, гадел бәяләү өчен, «Кем хаклы?» принцибына түгел, ә «Нәрсә дөрес?» принцибына таяныйк.

* * *

Сусау.

Бу сүз, «тәм» мәгънәсеннән тыш, күчермә мәгънәләрдә дә еш кулланыла, хәтта терексезлек турында сүз барган кайбер очракларда «сусау» ның сурәтләү-чагыштыру көче куәтлерәк тә кебек.

Гитлер сугышыннан соңгы еллардан бер вакыйга хәтергә сеңеп калган.

Әйе, әсирлектә булучылар соңлабрак кайттылар, аларга кадер-хөрмәт булмады, кайберләрен ерак җирләргә алып та киткәләделәр.

Саба клубында үзешчәннәр концерты бара. Җыр, бию, декламацияләр. Сәхнә гөрли, зал алкышлый.

Җыйнак киенгән тәбәнәгрәк буйлы Т. абый, үзешчәннәр алышкан арада, сәхнәгә җәһәт кенә күтәрелде һәм, күкрәгенә уң кулын куеп, халыкка башын иде дә:

– Миңа пианинода уйнарга рөхсәт итсәгезче, – дип үтенде. Җавап та көтмәстән, пианино янына барып утырды һәм уйный да башлады.

Озак ук уйнады ул безнең яктагы «Авыл көе» н – төбәгебездә «Юлбат авылы Сукыры көе» дип аталучы көйне. Ишетәсезме моңымны дигәндәй, пианиноны ара-тирә кычкыртып ук уйнады. Туган як көен тырышып-бирелеп уйнавы аның илен сатмавы булып аңлашылды.

Туктады. Урыныннан ипле вә горуранә торып басты, халыкка башын иде. Зал тын торды, кешеләр моң ташкыныннан соң «айнып» җитмәгәннәр идедер.

Т. абый клуб ишеген ашыгып ачты, куллары белән күзләрен каплады…

Ул сугышка чаклы композиторлар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар белән бергә Сабаның тынлы оркестрында уйнаган булган. Сугышта әсир төшкән. Соңыннан сөйләүләреннән мин аның кичергән газаплары турында шактый күп беләм, бу хәлләрнең кайберләрен «Ак күлмәкләр» исемле өйрәнчегрәк хикәямә дә керттем. Ә адәм әйтеп ышанмаслык берсен язарга көчем җитмәде, күрәсең.

– Берара әсирләргә пешмәгән арпа ашаттылар, – дип сөйләгән иде Т. абый. – Шулпадагы шул кабыклы арпаларның юлы авыздан туп-туры… тегендә иде. Һәм әсирләр бәдрәф артына тезелешә идек тә иптәшләрнең тизрәк йомышлауларын көтә идек. Бөтен арпаларны юабыз да…

Т. абыйны сөрген дигәннәренә алып киттеләр. Саба халкы ныклап таләп итә башлагач кайтардылар аны. Һәм Т. абый Саба кешеләренә игелекле хезмәт күрсәтте. Куллары алтын иде аның, балта да, ышкы да, башка кораллар да аны бик тыңлаучан иде. Төрледән-төрле әйберләр – уенчык арбадан башлап йорт салугача ясады ул авыл кешеләренә. Һөнәрчегә хас бер сыйфаты белән дә дан тотты: эш коралларын үзе ясады, сатып алынганы да, әйе, аның кулларында уйнаклый иде. Һөнәрләрендә иҗадилыкны өстен итте.

Тик пианинода шаулатып уйнарга сәхнәгә бүтән чыкмады музыкант абый. Теге чакта рөхсәт тә көтмичә уйнавы әсирлектә моңга сусавын тыя алуы дип бәялим мин. Иң авыр чакларда туган ягы моңын онытмавында, сусавын басарга моңын тамчылап тота белүе көченә-сәләтенә сокланып баш иде теге чакта Т. абыйга концерт залындагы халык. Бу исә яшьле күзләрен каплап клубтан чыгып китүче Т. абыйга кул чабудан бәхетлерәк-кадерлерәк идедер. Аның моңга сусавы чигеннән ашыр иде югыйсә!

* * *

Күренекле кешеләрнең төрледән төрле, әмма дә ки ачык аңлаешлы тәгъбирләрен кат-кат укыйм мин. Боларны белү, аларның мәгънәсенә төшенеп, үзеңчә кат-кат уйлану иҗатчы өчен бик тә кирәк. Шундый тәгъбир әйткән кешеләр генә акыл иясе була аладыр.

Мондый гыйбарәләр җыелмалары рус телендә шактый басыла. Вл. Воронцовның «Служение музам» (1976), В. Одинцовның «Лингвистические парадоксы» (1988), автор-төзүчесе күрсәтелмәгән «Парадоксы» (2000) җыентыкларын һәм Константин Душенконың «Универсальный цитатник политика и журналиста» (2003) исемле бик тә калын китабын (аның бүтән өлкәләргә караган җыентыклары да бар) мисал итү дә җитәр. Кызганыч, мондый хезмәтләр татарча басылмый. Бу кадәресе иң киме үзебезнең ялкаулыкка, димәк, булдыксызлыкка бәйледер. Дөрес, «Татарстан яшьләре» газетасы төрле өземтәләрне эзлекле биреп барган иде. Мин әдәби иҗатка, тормыш итү мәгънәсенә мөнәсәбәтле гыйбарәләрне җыйгалаганмын икән. Арада әдәби әсәрләрдән, гыйльми хезмәтләрдән алынганнары ишлерәк. Югарыда саналган китапларны ачмыйча, үз тупланмамнан кайберләрен китерәм. Аларда авторларның фикерләү көче чагыла. Озынгарак сузылса – гафу.


И угыл, әгәр шагыйрь булып шигырь әйтергә теләсәң – тырыш: шигырьдә сүзең ачык булсын, авыр, аңлаешсыз сүзләр кертмә, ягъни шигырьдә бер сүзнең мәгънәсен үзең генә белеп, башкалар белмәслек булмасын. Чөнки шагыйрьләр шигырьне үзләре өчен түгел, башкалар өчен сөйләрләр. Димәк, шигырьнең мәгънәсе ачык булырга тиеш. Мәгънәсе ачык булган шигырьләрне һәркем яратыр. Димәк, шигырь төзү ритмлы һәм рифмалы сүз сөйләү дигән сүз генә түгел. Хыялсыз, тәртипсез, художествосыз шигырь сөйләмә.

К. Насыйри


Хикәянең эчке төзелеше нәрсәләрдән тора? Беренче – хикәянең каһарманы, аның характеры, каһарманның тормышка карашы. Икенче – хикәянең сюжеты. Өченче – төп теләге. Дүртенче – буявы.


Язучының йөрәге аркылы үткән хисләрне, аларның туу вакытларын язу бик авыр.

Һ. Такташ


Язу осталыгы – кыскарта белү осталыгы дигән сүз.

А. П. Чехов


Тормышның бөтен шатлыгы – иҗатта.

Р. Роллан


Хатын-кыз белән идарә итә алган кеше дәүләт белән дә идарә итә ала.

О. Бальзак


Мин бары тик йөрәгем кушканны гына эшлим, бүтән бер нәрсәне дә түгел.

Ли Гун-Линь,

кытай рәссамы, шагыйре,

философ-галиме

Миңа җирдә җәннәт вәгъдә итегез, теге дөньяда мин анда эләгүемә бик үк ышанмыйм.

Якопо Тинторетто,

итальян рәссамы


Язуда иң беренче шарт – әйтәчәк нәрсәнең үз миеңдә, үз йөрәгеңдә кайнаган булуы, аның тышка чыгарга сорап торуы.

Г. Ибраһимов


Натурадан гади күчермәсен алу беркайчан да бернинди бөек әсәр иҗат итүгә китерми.

Джошуа Рейнолдс


Матур әдәбият кешелек культурасының иң югары, иң саф җәүһәрләреннән тора.

Г. Кутуй


Сүз – барлык фактларның, барлык уйларның киеме.

М. Горький


…хикәягә салынган тормыш материалын әдәби әсәр итеп оештырганда, без сюжет һәм композиция төзелешенең төгәллегенә, артык өлешләрне кисеп ташлауга, форманың идеяне дөрес һәм тулы ачуга хезмәт итәрлек төгәл булуына бик нык игътибар итәргә тиешбез.


Хикәядә пейзаж картинасы, табигать тасвиры, сюжетның органик бер кисәге буларак, хикәядә сурәтләнә торган персонажларның рухи халәтләрен төсмерләүгә хезмәт иткәндә, димәк, бөтен бер организмның аерылгысыз бер кисәге булганда гына үзен аклый ала.

Ф. Хөсни


Фикер – шәм, аннан миллионнарча шәм яндырып була – ялкыны кимемәячәк.

П. Федотов,

күренекле рус рәссамы


Вак-төяк камиллеккә илтә, ә камиллек вак-төяк түгел.

Буонарроти Микеланджело,

итальян скульпторы, архитекторы,

рәссамы, Югары һәм Соңгы Яңарыш шагыйре

Автор, укучы әсәремне аңламаган, дип, юкка үзен юатып маташмасын, чөнки укучыны җәлеп итә, аны ышандыра алмаган хикәя – чын хикәя, чын художество әсәре түгел ул.


…язучының күңелендә әсәр бөреләнә башлау белән, аның теле дә туа башлый, чөнки образлар тел калыбына кереп күз алдына киләләр. Димәк, шулчакта ук инде язучы халкында туачак әсәрнең идеясе һәм образлары өчен тел иҗат итү процессы да бара.

Ә. Еники


Язу манерасы ул – талантның үзе, фикернең үзе. Язу манерасы ул – фикернең сизелерлек һәм рельефлы булуы; язу манерасында кеше үзе бар. Шәхес буларак, характер буларак, язу манерасы һәрвакыт оригиналь.

В. Белинский


Шагыйрь, әгәр талантлы икән, сыйфат белән генә түгел, ә сан белән дә алдыра…


Язучы күп язарга, әмма ашыкмаска тиеш.

А. П. Чехов


Язган кешегә аз язу медикка тәҗрибәсе булмау зарарлы булгандай зарарлы.

Сократ


Шигъриятнең тормышның барлык очракларына яраклы гомуми, универсаль «сере» юк һәм ул була да алмый.

Әгәр шигъри иҗатның нинди дә булса «сере» бар икән, бу – һәр шагыйрьнең үзенә бер төрле, үзенчәлекле, үз «сере»… бер шагыйрьнең «сере» икенчесе өчен һич тә яраклы түгел.

М. Исаковский


Хыял итү – образны барлыкка китерүче әдәби техника алымнарының иң әһәмиятлеләреннән берсе.

М. Горький


Поэзия, иҗтимагый күренеш буларак, халык тарихыннан аерылгысыз. Татар поэзиясе дә борынгыдан бу заманга таба халык кичергән зур вакыйгалар уртасыннан атлый, һәр бөек вакыйгадан үзенә яңа байлык, яңа сыйфат ала-ала килә.

Х. Госман


Миңа хәтеремдә, фильтрдагы кебек, әһәмиятле яки типик хәлләр генә калсын өчен, хәтеремнең сюжетны сөзеп чыгаруы кирәк.


Сәнгать, аеруча сәхнә – сөртенмичә йөреп булмый торган өлкә.


…Сез, хикәяне, язганнан соң, басылганчы, укырга бирергә кирәкме, дип сорыйсыз. Минем фикеремчә, басылганчы да, басылганнан соң да беркемгә дә укырга бирергә кирәкми. Кирәк тапкан кеше аны үзе укый, һәм Сез теләгән вакытта түгел, ә үзе теләгән чакта укый…

Б. А. Лазаревскийга хаттан


…әдәбиятта хәтта бик тыйнак урын да бирелми дә, алынмый да, ә яулана!..


Языгыз һәм кулъязмагызны читкә куеп торыгыз, аны берничә айга онытыгыз. Яңа әйбер яза башлагыз.

А. П. Чехов


Үзең турында язу – эшең турында сөйләү дигән сүз. Мондый хәлдә үз-үзеңне тәнкыйть итмичә булмый…

Минем иҗат юлым хаталарны җиңү һәм үз-үзеңне аяусыз тәнкыйть итү нигезендә әдәби осталыкны камилләштерү юлыннан гыйбарәт.


Язучы язарга утырганда, аның башында массага әйтергә теләгән фикере булсын!


Шагыйрьнең яңалыгы «яңа форма уйлап чыгарырга» маташуында түгел, шагыйрьнең яңалыгы – аның яңа хисләрендә, яңа уйларында…

Яңа форманы яңа мөндәриҗә, яңа идея белән генә тудырып була.


…зур идеяләрне җиңел итеп әйтә белү, бу – шагыйрьнең әсәре өстендә бик нык эшләвен сорый. Чөнки зур бер фикерне массага аңларлык бер телдә әйтә алу ул бик җиңел әйбер түгел.

Һ. Такташ


Һәркемнән өйрәнегез – беркемгә дә иярергә тырышмагыз.

М. Горький


Кеше тормышы – иң гаҗәеп әкият.

Г. Х. Андерсен


Кешеләр мине белмиләр, дип борчылма, ә, үзем кешеләрне белмим, дип борчыл.

Конфуций


Хатын-кызның теле – аның беркайчан да тутыкмый торган кылычы.

Кытай мәкале


Тормыш – шахмат партиясе ул, һәм, чыннан да, уен беткәч, корольләр дә, гади пешкалар да бер үк тартмага салып куела.

Сервантес

* * *

Шагыйрь – үз эшенең остасы. Бары тик шул гына.

О. Брик


Рифма юлларны ялгый, шуңа күрә аның материалы калган юлларга киткән материалдан тагын да ныграк булырга тиеш.

В. Маяковский


Сәнгатьнең формалары алмашына. Без бу алмашынуны сизәбез.

В. Шкловский


Әкият – беренче хисләр ватаны.


Сәнгать – вөҗданлылык дәвамы ул.

М. Светлов


Мин кечкенә хикәянең яхшылап уйланылган бер абзацы романның берничә битенә тора дип саныйм.

Хикәя – бер билгесезле бер тигезләмә төзү бурычы (задача) ул. Әгәр укучы шул билгесезлене тиз үк таба-билгели икән, димәк, тигезләмә дөрес төзелмәгән.


Чын проза һәрвакыт табигый, тотнаклы һәм яхшылап кайралган үткен пычак кебек.

О. Генри


Һәр фәннең ачкычы – сорау билгесе.

О. Бальзак


Фәннең алымы – анализ, шигъриятнең алымы – синтез.

В. Брюсов


Мин рус әдәбиятына тулы край бүләк иттем.

Д. Н. Мамин-Сибиряк


Халәте рухиянең иркен агуы – үзе әдәбиятның кануны.

Һ. Такташ

* * *

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә ике кешегә бирелгән исемнәр сөендереп сокландыра мине.

1. Француз язучысы, Франция Академиясе әгъзасы, Нобель премиясе лауреаты Анатоль Франсны (1844–1924) проза принцы дип атыйлар.

2. Һинд киносы артисты һәм режиссёры Радж Капур (1924–1988) сиксән фильмда төшә – ул алты яшендә инде сәхнәгә чыга. Журналистлар аның турында, һинд экранының таҗ кидерелмәгән, тәхеткә утыртылмаган короле, диләр.

Гаҗәп мәгънәле исемнәр. Икесенең дә иҗатларына олы бәя.

* * *

1926 елның 13 мартында Советларның VI Бөтентатар съезды Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Конституциясен кабул итә. Әмма Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты бу Конституцияне расламый. Күрәсез, Төп законыбыз берьюлы баштанаяк тотып томырылган.

Хәзер исә мондый мәсьәлә бүтәнчә хәл ителә. Узган гасыр ахырына табарак Татарстан Республикасының эчке эшләрендә һәм тышкы мөнәсәбәтләрдә бүтән дәүләтләрдән суверенлыгы – бәйсезлеге игълан ителеп, дәүләтебезнең Конституциясе кабул ителде. Монысын бер уңайдан тулысынча читкә ыргытмадылар. Аңлатуларынча, демократик дигән дәүләттәгечә эш кылалар, маддәләп, «ваклап-төякләп» кенә юкка чыгаралар. Бәлки, түрәләр уйлавынча, алымнарның формалары үзгәреп тә, эчтәлекләре элеккечә калуы иҗади үсешкә саналадыр. Белмим. Уйлануым гына бу. Нәтиҗә чыгарырга, кем әйтмешли, баш җитми.

* * *

Кайбер атамаларның (шулай ук аерым сүзләрнең этимологиясен, гыйбарәләрнең килеп чыгышын) мәгънәсен тиз генә төшенеп булмый, боларны тәгаен нинди чыганаклардан эзлисе дә билгесез, сүзлекләрдә бу сүзләрне-атамаларны сикереп кенә узгалыйлар.

Мин мәгънәсен озак эзләгән атамаларның берсе – Печән базары. Нигә шулай аталган ул? Анда печәннән гайре төрледән төрлесе сатылган лабаса. Казан Печән базарының ниндилеге турында шактый беләбез ич инде.

Бактың исә, мондый базарның болай аталышы гади аңлаешлы икән. Һәм Печән базарлары бүтән шәһәрләрдә дә булган. Алар башлап моннан ике йөз утыз ел элек Екатерина Икенче – Әби патша кушуы буенча оештырылган. Максаты гади халыкка тиз аңлаешлы – шәһәр кешеләренә төрле ашау ризыклары сату өчен, шәһәр яны авыллары кешеләренә түләүсез печән мәйданы бүлеп бирергә. Печән базары тарихы шуннан киткән.

Базар мөнәсәбәтләре, дибез. Тик хәзерге чат саен диярлек оешкан, урын өчен түләүле базарлар икътисадта әлеге мөнәсәбәтләрнең эчтәлегенә туры килми. Печән базарында, нигездә, ризыклар җитештерүче кулыннан кулланучы кулына күчкән. Дөрес, ул чакта да алыпсатарлар булган, ләкин хәзергечә «сплошь и рядом» түгел. Соң, безнең югары белемле сәясәтчеләр, икътисадчылар, җитәкчеләр шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә базар мөнәсәбәтләренең нинди булырга тиешлеген Әби патша хәтле дә төшенә алмыйлармы икәнни? Әллә моның сәбәпләре бүтәнме һәм күпме?

Их-х, безнең арадан заманча фикерләүче берәр яшь әдип хәзерге базар турында колачлы әсәр язса иде! Моңа – базар мәсьәләсенә – безнең әдәбиятта игътибар бирелә иде. Әнәс абый Галиевнең «Авылдашлар» исемле әйбәт романын искә төшерү дә җитәр. Анда Гитлер сугышыннан соңгы базар – Казан базары – тәфсилле һәм дәлилле сурәтләнә.

* * *

Номенклатура һәм йөрәк парәсе, гыйлемле һәм эшне акыллы сәләттә йөртү турында тагын сөйләшик. Инде кыскача гына кайбер ил җитәкчеләре белән танышыйк.

Япон гаскәрләре, Германия СССРга каршы сугыш башлагач, Маньчжуриядә «милитаристлар» ны һәм коммунистларны кырып бетерү операцияләре башлыйлар. Мао Цзэдун штабына буйсынган 1 нче партизан армиясе калдыклары була болар. Анда кемнең партизан, кайсысының юлбасар булуын белеп тә бетермиләр. Үзара хезмәттәшлек итүче шушы партизаннар һәм әлеге дә баягы юлбасарлар, бөтенләй кырылып бетүдән куркып, чик бозып, СССРга чыгалар. Алар – кытайлар һәм кореялылар. Уйлана торгач, НКВД җитәкчелегендә чик бозучылардан махсус бригада төзергә булалар. Чыннан да, әсирлек хәлендәге шушы «солдатлар» га, совет гаскәрләре белән Кытайга һәм Кореяга кайтарылып, соңыннан җирле администрациядә эшләү бурычы куела. Йөз кешегә җитмәгән кореялылар батальонына Ким Ир Сен (Ким Сон Чжу) дигән кешене командир итеп куялар. Һәм Корея Халык Демократик Республикасы төзелгәч, чыгышы һәм белеме, гомумән, кемлеге тәгаен беленмәгән шушы Ким Ир Сен (1912–1994) Төньяк Корея республикасының премьер-министры (1948–1972) итеп билгеләнә, ә 1972–1994 елларда президент постын били. Социалистик дәүләт төзергә Мәскәү аны бик тә кулай кеше итеп тапкан, күрәсең. Бәлки, югарыда әйтелгән юлбасарлар затыннан булгандыр, соңыннан идарә итү ысулында башкисәрләргә хас сыйфатлар нык сизелә. Шулай, социалистик дәүләтләр җитәкчеләре арасында төрледән төрлеләре, нап-надан килеш ничек әдәби әсәрләр иҗат итәргә өйрәтүчеләре дә булды.

Соңгы вакытта бездә алга киткән капиталистик илләрне үрнәк итеп күрсәтү ешайды. Моннан бер мантыйкый нәтиҗә чыгарырга мөмкин: димәк, аларның төрле вакытта эшләгән, илләрен алга җибәрүдә зур хезмәт куйган җитәкчеләреннән дә үрнәк алу һич тә зыян итмәс.

Инде кайбер капиталистик ил җитәкчеләре эшчәнлегеннән кыска мисаллар, ә иман-мәсләкләрен үзләре әйтүенчә китерик. Кабатланмау өчен, аларга гыйлем ияләре һәм ил белән халык мәнфәгатьләрен (?) кайгыртып идарә итәргә әзерлекләре булуы уртак икәнлеген искәртик.

Дуайт Дейвид Эйзенхауэр (1890–1969) Америка президенты булып алтмыш өч яшендә сайлана. Ялга сирәк һәм кыска вакытка чыга, үзе белән күп эш ала. Генерал Эйзенхауэр сугышка ихластан нәфрәт белән карый, нацизмга нәфрәте аеруча көчле. Утызынчы еллар башында ук генераль штаб начальнигы Дуглас Макартур аның турында: «…безнең армиянең иң яхшы офицеры», – ди. Президент булуга, Корея белән сугышны туктата, Вьетнамга гаскәр җибәрүдән баш тарта, Япониягә атом бомбалары ташлауны (монда аның үз гаебе юк) кискен гаепли, бомбалар һәм ракеталар эшләүгә бюджет акчасын арттыруга кискен каршы төшә. Кешеләр белән мөгамәләдә әдәпле һәм риясыз Эйзенхауэр нык холыклы була, дөрес карарлар кабул итә белә һәм үз карарлары өчен җаваплылык тоя. «Бер генә халык та бары тик үзе өчен генә яши алмый, – ди ул бер мөрәҗәгатендә. – Әгәр башка милләтләр тормышы да чәчәк атмаса, Американың чәчәк атуы озак дәвам итәргә мөмкин түгел».


Шарль де Голль (1890–1970) алтмыш җиде яшендә Франция президенты була һәм күп төрле реформаларын башлый. Аның җитәкчелегендә эшләнгән Конституция кабул ителә. Ул ике башлангыч нигезендә – планлаштыру һәм эшчеләрнең производствоны оештыруда, хуҗалыкта эшмәкәрләр эшчәнлеге нигезендә – милли бердәмлек идеологиясен эшли. Тышкы сәясәттә Европаның бердәмлеген алгы планга куя, ягъни Европа – европалылар өчен. Аның хәрби темага берничә китабы бар. «Хәрби еллар истәлекләре» исемле өчтомлыгы аны француз мемуар әдәбияты классиклары сафына бастыра. Бөтен барлыгы белән Франциягә тугры хезмәт иткән дәүләт эшлеклесе де Голль. Аның кешелек сыйфатын, горурлыгын күрсәтүче бер хәлне искә алмыйча ярамас. 1962 елда ул хатыны белән Париж янындагы аэродромга бара. Көтмәгәндә машинага ике яктан ата башлыйлар. Адъютанты де Голльнең иелүен үтенә, әмма президент башын туры тотып утыра. Шофёрның осталыгы гына аларны коткарып кала. Аэродромда алар, тишелеп беткән машинадан тыныч кына төшкәч, киемнәреннән пыяла ватыкларын кагалар. Президент почётлы каравыл сафы алдыннан уза. Икенче көнне, телефоннан сөйләшкәндә, де Голль: «Иң коточкычы – алар минем янымда хатыным булуын белә торып аттылар», – ди. Ә премьер-министр Жорж Помпиду белән сөйләшкәндә: «Алар дуңгызлар буларак аттылар!» – дип әйтеп куя.


Конрад Аденауэр (1876–1967) җитмеш өч яшендә (1949) Германия Федератив Республикасы федераль канцлеры булып сайлана. Бер тавышка өстенлек белән! Менә ул гадел көрәш дигәнең нинди дә була! Тарихка ул бөек сәясәтче булып керә. Халкы аны хөрмәт итә, илдә канцлер турында шаян гыйбарә дә тарала: «Бездә канцлер демократурасы», – дип шаярталар алар, Конрад Аденауэрны канцлер итеп дүрт тапкыр рәттән сайлыйлар. Ул Европаның бердәмлеге һәм ГФР белән СССР арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен күп хезмәт куя. 1955 елда Аденауэр Мәскәүгә килә, бу рәсми визитта беркетмәнең барлык кагыйдәләре үтәлә: почётлы каравыл тезелә, ГФРның гимны яңгырый, һәм Кремльдә флагы җилферди. Игътибар: җиңелгән ил хөрмәтенә бу! Монда инде канцлерның – ил җитәкчесенең кемлеге, әлбәттә, роль уйнаган. Шул чактагы сөйләшүләр нигезендә ун мең немец хәрби әсире һәм утыз мең иректән мәхрүм итеп китерелгән (интернированные) немец ватанына кайтарыла. СССР һәм ГФР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешенә. Аның канцлерлык чорында, канцлер инициативасы белән, халык файдасына күп законнар кабул ителә. Мәсәлән, «Предприятиеләр төзелеше турында», «Торак төзелеше турында». Шулай ук пенсия реформасы үткәрә, берничә агрономик яңалыкның авторы була.

Һәм Аденауэр әйткәннәрдән өзекләр. «Минем өчен гади кеше барысыннан да әһәмиятлерәк. Әгәр мине аңлыйлар икән, димәк, максатыма ирешкәнмен. Үлемнән курыкмыйм, тик менә нәрсә кызыклы: мин булмагач, Германия һәм Европа белән нәрсә булыр икән». Ул туксан бер яшендә, соңгы көннәренәчә тулы аңында килеш вафат була, үләре алдыннан Париждагы, Римдагы, Лондондагы һәм Тель-Авивтагы күптәнге сәясәтче дусларын йөреп чыга. Ә өзектәге соңгы җөмләне шаярту итеп кенә аңламаска кирәктер, бу – аның үз хезмәтенә анык бәясе. Аның болай әйтергә хакы бар лабаса!

«Мин, ГФР канцлеры, илне демилитаризацияләүгә элеккечә үк каршы… Социал-демократларның да, коммунистларның да бүтән беркайчан да властька килмәсеннәре турында кайгыртырбыз».

«Безнең максат – киләчәктә Европаның европалыларга бердәм йорт булуына, аның ирек торагы булуына ирешү».

«Эшләүче һәр немецның үз фатиры һәм автомобиле булырга тиеш».

Ирекле конкуренция өстенлекләрен, социаль җаваплылык принцибын бергә бәйләүне сәясәтенең асылы иткән, «эшче кулларда милек булдыру» һәм «милекне таратып урнаштыру» сәясәтен игълан иткән Аденауэрны аны хөрмәтләүче халкы Берлин стенасы төзелүе өчен (аны булдырмау аңардан гына тормый югыйсә) гафу итми. Һәм 1963 елның көзендә федераль канцлер Конрад Аденауэр отставкага китә. Монысы да егетлек ич!


Жак Ширак (1932) җитәкчелектә күп баскычларны уза. Әйтик, ул Франция хөкүмәтендә ике тармакта дәүләт секретаре, өч тармакта министр, ике тапкыр премьер-министр, Париж мэры була. Һәм 1995 елда икенче турда Франция республикасының президенты итеп сайлана. Эшен икътисад проблемаларын хәл итүдән башлап җибәрә. Франция икътисадындагы бәлаләр, ди ул, дәүләт финансларында тулы тәртипсезлек хөкем сөрүдән килә; проблемалар туганда, хәзерге властьларның кылган гамәле бер генә – дәүләт чыгымнарын арттыру. Һәм финанс реформасы тәкъдим итә. Анда икътисади активлыкны стимуллаштыру максатларында налогларны кыскарту һәм дәүләт бюджетының барлык чыгым статьяларын җентекләп тикшерү карала. Дәүләтнең социаль сәясәтендә гражданнарның эшкә, торакка, белем алуга, мәдәнияткә һәм сәламәтлекне саклауга мөмкинлегендә хокуклары һәм ышанычлары тигезлеген гарантияләр бирү юлы белән җәмгыятьнең бердәмлеген торгызуда өстен саный. Катлаулы кебек язу, әмма анда барысы да искә алынган. Ил җитәкчесе финанс реформасының катлаулылыгын аңлаган, димәк. Шуларны аңламаса, ил җитәкчесе булудан ни хәер.

Жак Ширак рус телен өйрәнә, А. Пушкин һәм Л. Толстой әсәрләрен тәрҗемә итә, үзе дә шигырьләр язып карый.

Хәер, Франциянең кайбер президентлары әдәби иҗат белән яратып шөгыльләнгәннәр. Хәтерем ялгышмаса, Жорж Помпиду француз шигърияте антологиясен төзеп бастыра. Татарчага тәрҗемәдә чыкса икән шушы антология! Француз поэзиясе турында сүз бара, ә анда бөекләр күптин-күп.


Маргрете Икенчене (1940 елда туган) Даниядә бик тә хөрмәтлиләр, аның туган көнендә шәхси йортларда да, көчләмичә-кушмыйча, флаглар эленә, кичен бу көнне милли бәйрәм итеп үткәрәләр. Ул – 1972 елдан, ягъни утыз ике яшеннән бирле шушы илнең королевасы. Данияне бәхетле «әкияти» корольлек итеп төзүне аның исеме белән бәйлиләр.

Маргрете Икенче дәүләт башлыгы вазифаларын үтәүгә намуслы карый. Ул Даниядәге һәм чит илләрдәге хәлләр белән бик яхшы хәбәрдар. Дәүләт Советының һәр утырышына Маргрете Икенче аеруча җентекләп әзерләнә, мәгълүматларның күп һәм төрле булуын таләп итә. Мондый таләп яңа законнарга кул кую алдыннан тагын да көчәя. Аралашуда ул кешеләрне социаль хәленә карап аермый. Һәр ундүрт көн саен ачык кабул итү (аудиенция) үткәрә, анда, нигездә, теләгән һәркемгә ишек ачык. Аңа кешеләргә игелек теләү һәм дә үзеннән оста итеп астыртын көлү дә хас икән. Кытайга баргач, аңа, сез безгә визит белән килгән идарә итүче беренче королева, диләр. Маргрете тиз һәм шаян тонда җавап бирә: «Шулай, әмма без бик үк күп түгел!»

Дания королевасының югары хәрби һәм югары гуманитар белеме бар. Ул, ире француз Анри Андре кебек, берничә чит телдә иркен сөйләшә.

Маргрете Икенче картиналар һәм китапларга иллюстрацияләр ясый, календарьлар һәм хәйрия оешмалары өчен раштуа открыткалары бизи, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә, аның эскизлары буенча телевизион тапшыруга һәм король театрында куелган «Халык легендасы» спектакленә декорацияләр ясала. Ул алтарь япмалары һәм руханилар киемнәре чигү һәм тегү һөнәрләренә ия. Боларга аны әнисе – королева Ингрид өйрәткән. Аллага ышанмыйча, миңа үземә йөкләнгән җаваплылыкны ялгызым башкару куркыныч булыр иде, ди Маргрете Икенче.


Инде хакимлек иткән тагын бер хатын-кыз – Литва крестьяны кызы Марта Скавронская (1684–1727) турында. Ул – Пётр Беренченең икенче хатыны – ире вафатыннан соң Екатерина Беренче исеме белән 1725 елдан Россия императрицасы, зур бер империя идарәчесе. Әмма ул гомеренең ахырынача укый-яза белми. Бу чакта югары даирәләрдә мондый наданнар, булсалар да, бик сирәк калгандыр. Аннары, теләге булган кеше, аеруча императрица, грамотага өйрәнә алыр иде. Өстәвенә ире рус әлифбасына үзгәрешләр керткән кеше ләбаса! Һәрхәлдә, шулай санала. Ә бит шулчакта ук, ил белән идарә итү өчен, күп уку, үзеңә дә – иң киме – әмерләр язу таләп ителгән. Россия идарәчеләре арасында алда сөйләнгән шәхесләргә-җитәкчеләргә тиңләшерлекләре күп булдымы икән?!

Әллә соң Россия чын-чынлап каргалган илме? Гөнаһлары санап бетергесезме икән?

Чит илләрнең күренекле җитәкчеләренең мемуарлары бар, алар турында башкалар язган әсәрләр дә ишле. Бездә дә бар мондый хезмәтләр, әйбәтләре дә бар. Мин беренче чиратта В. Волкогонов һәм Э. Радзинский әсәрләрен истә тотам. Дмитрий Волкогонов, калын томнарына өстәп, «Аргументы и факты» газетасында теоретик яктан нык әзерлекле, чыннан да зур акыл иясе В. И. Ульянов-Ленин турында кечкенә генә мәкалә бастырган иде. Шул мәкаләдәге бер фикер истә калган. В. И. Ленинның басылмаган әсәрләре сигез том чамасына җыеладыр, дигән автор. Әгәр болар бастырып чыгарылса, дип өсти ул, Ленин бөтенләй башка кеше булып күз алдына киләчәк. Хәер, басылып чыккан томнарына кабат күз төшерү дә җитәдер. Әсәрләренең 45 нче томындагы кебек, Ленин «эшеннән куарга», «җәза бирергә», хәтта «атарга» дигән сүзләрне еш куллана.

Әйбәт тәрбия алган В. И. Ленин Себердә ауга йөри. Аның куяннар атуын безгә балачакта мактап күп сөйләделәр. Кабатлавым булса да искә төшерик, баксаң, ташу вакытында утрауда бүленеп калган куяннарны терәп атып йөргән икән ул. Владимир Ильич аларны коткарырга уйласа, куяннар, бәлки, кешедән курыкмаслар да иде.

Терәп ату. Егерменче гасыр ахырындарак Мәскәүдәге Ак йортка да терәп аттылар бит әле. Үсеш зур: мылтыктан атудан – туптан атуга. Әллә уен уйнадылармы шунда…

Михаил Восленскийның «Номенклатура» исемле китабы рус телендә басылды. Анда язылган бер вакыйга истә калган. 1918 елның 25 октябренда Ленин, Крупская һәм Ленинның сеңлесе Мария беренче тапкыр Горкига киләләр. Рейнбот исемле бай алпавытның тартып алынган усадьбасы һәм йорты бөек юлбашчы өчен әзерләнгән була. Йорттагы бай җиһазны Ленин алдыртмый. Йортны ул тыйнак кына «безнең дача» дип атый, 1919 елда Крупскаяга язган хатларында да аны «безнеке» ди. Туктагызчы, әйбәт тәрбия алган Владимир Ильич – ил башлыгы – башка берәүнең үз тырышлыгы белән тупланган байлыгын – талап алынган байлыгын нигә үзенеке итте соң әле? Нигә кеше байлыгына кул сузылды?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации