Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 38 (всего у книги 38 страниц)
Агач төбе әйләнәсенә чыпчыклар чыркылдашып атылалар да, җим чүпләгәч һәм сөенешеп серләшкәч, алмагач ябалдашына дәррәү менеп куналар. Бераздан тагын мактанышып җиргә төшәләр, аннары тагын, җырлашып, агачка ябырылалар. Алар, шулай өерелеп очканда да, агач ботакларына һич тә бәрелмиләр, бер-берсенә ялгышып та комачауламыйлар.
…Ничек шулай булдыра алалар икән алар? Ничек осталыклары җитә икән аларның моңа?..
Хәяли тәбәнәк читән буена, баш-башларына юкарак ташлар кыстырып, әйләндереп каплаган ярык тагарак өстендә утыра иде. Каршындагы күршеләренең алмагачларына кунып-төшеп рәхәтләнүче чыпчыклардан көнләшеп тә куйды ул – аларга агачта да, җирдә дә тамак туйдырырга җим мулдан, аларның киемнәре җәйгә дә, кышка да ярый.
Әллә очышта чыпчыкларның бер-берсенә комачауламаулары сәбәбе бүтәндәме икән? Мөгаен, алар тамак туйдыруда бер-берсенә ярдәмләшәләрдер, югыйсә өергә җыелып сөенешмәсләр иде.
Хәялине уйларыннан ат аягы тавышлары бүлде. Җигүле ат. Тарантаска җигелгән бугай, кешесе күренми. Аты олы гәүдәле. Дугасы күккә тия, диләр мондый җигүле атлар турында. Йөгәне һәм шлеясы алтынсу төймәләр белән чуарланган күк атның адымнары эре. Безнең авыл аты түгел, дип тәгаенләде малай.
Авылга кунаклар киләдер. Их, кешеләр кунакка да йөрешәләр. Әллә безгә турылыйлар инде? Без кунак чакырмадык ла. Әй, кунак чакыру, ди, үзебезгә ашарга да…
Тарантас Хәяли турысына җиткәч, дилбегә тоткан агай атны туктатты. Ул кара кыска мыеклы, башына тар читле тәбәнәк эшләпә кигән. Шәмәхә күлмәге, тышланган затлы тире камзулы агайны абруйлы, зыялы итеп күрсәтә. Тарантастан ашыкмыйча гына төште ул, дилбегәне янәшәсендә утырып килгән хатынга тоттырды, аңа акрын гына:
– Син кузгалмыйча тор, – диде дә Хәялигә таба атлады.
Малай тезләре өстендәге карындык тышлы «Әфтияк» не, уң кулы белән алып, күкрәгенә кысты, сул кулы белән артындагы читәнгә үрелеп тотынып, аягүрә басты.
– Әссәламегаләйкем!
– Вәгаләйкемәссәлам! – дип, агайның сәламен олыларча алды Хәяли.
Агай Хәялине башыннан аягынача сөзеп, гаҗәпләнеп карады. Аның каршында чыра калынлыгыдай алты яшьләр тирәсендәге малай тыйнаклыгын киңчә йөзендә сиземлерәк чагылдырырга тырышып басып тора иде. Шомаруга җиткән кара бәрхет түбәтәенең авырлыгын тырпайган колаклары гына күтәрәдер – түбәтәе үтә зур, димәк, үзенә атап тегелмәгән, әтисенеке яки берәр бабайныкыдыр. Чәчләрен түбәтәе бөтенләй каплаган, чәчләре төсе, кашлары кебек булса, чем карадыр. Җилкәләре салынкы ук түгел үзенең, ит кунса, киңәеп төзәерләр. Карындык тышлы китабын очлы күкрәгенә кыскан куллары тиредән дә сөяктән генә торадыр. Ә… Ә якты шар күзләре ябык йөзен мөлаемландыра, әй.
Булса да булыр икән тән ите кипкән бала, дип уйлады агай. «Синең өчен килдек микәнни?» – дип сорыйсы килде аның. Тик ул тәненнән җаны китәргә торган малайны күрүдән гаҗиз иде.
Агайның мондый халәтен малай сизде-аңышты. Ул, агайның әйтелмәгән соравына турыдан җавап кайтарырга теләп, үзен олыларча тотып:
– Менә шундый инде мин, – диде. – Сез мине алырга килгән булырсыз. – Малайның тавышында каушау юк иде, шулай да аның: – Алсагыз… – дип сузуында шөбһә беленде.
Монысы инде агайга турыдан бирелгән сорау иде. Агай моңа капылт җавап кайтармады, тарантаста аптырап утыручы хатынын, ымлап, янына чакырды. Шуннан соң малайга:
– Күрешик элгәре… кем дим соң… – диде. – Минем исемем – Хуҗанур, ә хатыным Мөсәгыйдә була.
Малай да исемен әйтте.
– Хәяли… хыялый бала күренәсең шул, – дип дәвам итте агай һәм: – Бу кадәресе әйбәт, – дип нәтиҗә чыгарды.
Хуҗанур белән Хәяли ике куллап күрештеләр, малай карындык тышлы юка китабын култыгына кыстырып торды. Мөсәгыйдә Хәялинең аркасына ике куллап кагылып алды, үзенә тартып сөясе килде бугай, әмма моңа җөрьәт итмәде.
– Утырып гәпләшик, – диде Хуҗанур.
– Өйгә узыгыз. Анда кеше юк үзе.
Агай урам як читәннән ун аршын чамасы эчкә кертеп салынган, инде бүрәнәләре карасуланган тәбәнәк өйгә текәлеп карады. Йортның түрдәге тәрәзәләре (икәү) йөзлекләре бизәксез такта (инде уңган) иде, ә пыялалары чиста-ялтыравык иде. Салам түбәдәге бастырык-колгаларның башлары өстә тигез озынлыкта, тар өйалды түбәсе кыеклап-шатрунлап төшерелгән иде.
– Әниең өйдә түгелмени? – дип, сүзгә кушылды Мөсәгыйдә, әмма аны ире ишарәләп туктатты.
– Өйдә кеше юк, дим ич.
Алар утырдылар. Хуҗанур бөтен гәүдәсе бизгәк тоткандагыдай калтыраган хатынына Хәялинең сул ягына утырырга ымлады, үзе уңнан урын алды. Малай аларның кайсына карарга белмәде, каушый төште, шулай да Мөсәгыйдәнең йомшак кулы аркасына тиеп алгач тынычланды, шул мәл хатынның дерелдәвен дә бетерде. Малай белән хатынның бер-берсен баштан ук үз итешүләре билгесе идедер бу. Әмма соңгы сүзне әйтүнең Хуҗанурда икәнлеген алар икесе дә беләләр иде. Ә Хуҗанур әлегә эндәшмәде. Һәм алар шактый ук вакыт сөйләшмичә утырдылар. Ниһаять, агай:
– Әниең… – диде, – Дәрига исемле бит әле, әйеме? – Җавап та көтмәстән, сүзен дәвам да итте: – Әниең Дәрига тиз кайтырмы соң? Монда хәтле килгәч, аны күрмичә китү ярамас.
Агайның карарын төгәл белдермәве Мөсәгыйдә белән Хәялине сискәндерде, икеләнергә урын калдырды аның бу сүзләре. Шулай, алайса, фикерен тәгаенләмәгән икән әлегә Хуҗанур агай. Ләкин ат кузгалып, аны Хуҗанурның каты ук дәшеп туктатуы хатын белән малайның уйлары тирәнәюгә ирек бирмәде. Агай йөгән тезгенен, дуга боҗрасыннан ашыкмыйча чыгарып, иннек капканың тәбәнәк баганасына чалды. Ул шушы эш белән мәшгуль арада Мөсәгыйдә Хәялине аркасыннан тагын сөеп алды, малай аның җылы-йомшак тәненә елышарак төште. Хуҗанур, урынына килеп утыргач, тез башларын учлары белән ышкыды да малайга тагын карап торды, аннары, иеләрәк төшеп, карашын җиргә төбәде, тамагын кырды.
– Алай икән… – Хуҗанур тагын тамагын кырды. – Син, Хәяли, өнле бала икәнсең, «Әфтияк» укыйсың икән. Синең яшьтәгеләр хәреф тә танымый бит әле, – дип, әһәмиятле сүзне читләтеп башлады ул. – «Әфтияк» сүрәсен башламагансыңдыр әле.
– Башладым инде! – дип сөенде малай. – Иҗексез укыйм инде «Әфтияк» не! Мине Хәбия өйрәтте укырга. Ул үзе дә кечкенә әле, миннән бер генә яшькә зур. Аның әнисе – абыстай, Хәбияне әнисе өйрәтте. Менә генә аларның өе. – Хәяли бая гына чыпчыклар өере кунып уйнаган шау чәчәкле биек алмагачлар арасыннан горурланып күренүче йортка күрсәтте. Тик анда, әле җиргә атылып, әле алмагачларга ябырылып, чыпчыклар очмыйлар иде инде, каядыр киткәннәр икән. Хәяли моны күңеленә нигәдер салып куйды да: – Укыйммы соң? – диде. – Мин тәһарәтле үзем. Ә, ярар, алайса, өйгә кергәч укырмын, яме.
– Ярар, ярар, – дип куәтләде аның теләген Мөсәгыйдә.
– Тыңларбыз, – диде Хуҗанур, аңа катгыйлык хас, күрәсең, малай аның бу сүзен шулай бәяләде. – Хәзергә син үзең турында, үзегез турында сөйлә. Безгә белергә кирәк сезнең хәлләрне, белү хәер. Акылың җиткәнчә сөйлә. Дөресен. Турыдан әйтеп.
– Шулай ит, балам, – дип кушылды Мөсәгыйдә. Бу юлы аны ире ымлап та, әйтеп тә туктатмады. – Ялган-алдау катышмасын, берүк катыша гына күрмәсен. Башың әйбәт эшли икән синең, балакаем, Аллаһе Тәгаләнең кылганы булсын, шәт, ялгышмассың. Төгәле ничә яшь соң әле сиңа? – диде хатын, малайның күлмәгенә караганда таушалмаганрак камзулын тәненәрәк сыландырды. – Барысын да сөйлә, бәйнә-бәйнә сөйлә, без барысын да белергә тиешбез. Бик кечкенәдән акыл утырткансың, боларны, безнең теләкләрне, дим, үзең дә төшенәсең булыр. Үз балаларыбыз юк шул, үземдәдер гаеп, үземдә инде… Ничә яшь икәненнән башла, яме.
Хәяли зур якты күзләрен кул аркасы белән угалады, иреннәрен тешләштергән итте, китабын камзулының эчке кесәсенә җайлап салды, тирән итеп сулады. Үзләре турындагы хикәятен башларга ашыкмады ул. Аны ир белән хатын ашыктырмадылар, түзем көттеләр.
– «Әфтияк» тән башка китапларны да укыдым инде мин, – дип башлаган иде малай, әмма Мөсәгыйдәнең соңгы киңәшен исенә төшереп: – Ә-ә, әйе, алты яшем тулып дүртенче айга китте, февраль башында туганмын мин, – дип, фикереннән бүленеп алды. – Азын аз әле мин укыган китаплар. Унсигез генә. Юкалар да алар, – дип, баштагы фикеренә кайтты аннары. – Латин хәрефләренә күчәселәр икән бит. Мин андый хәрефләрне танымыйм шул. Урыс хәрефләре бөтенләй дә бүтән икән. Хәбияләрдә андый китаплар да күп. Хәбиянең әтисе – безнең хәзрәт бит, укымышлы да, әйбәт тә кеше ул. Мине ярата ул. Әти үлгәч, гел дә әти итеп саныйм инде мин аны. Безгә алар ярдәм итәләр. Ә алар үзләре дә ишле, унике җан барысы. Әти үлгәч, җирләүне хәзрәт кайгыртты. Барлык чыгым алардан булды, ди әни.
Хәяли сөйләвеннән туктады. Аны ир белән хатын ашыктырмадылар.
– Әти үлгәч… Әтинең елы узган айда булды. Апрельдә. Табынны хәзрәт әзерләтте. Килгән кешеләр белән өебез тулды, ризык җитте, бүтән күрше-күлән дә булышты бит. Хәзрәт әти турында, гөнаһсыз бәндә иде, яшьтән сәламәтлеккә туймады, мәрхүмкәй, диде. Әтинең башына бәрде безнең, баш өянәкле иде ул, башы чатнап-чатнап авырта иде. Шуннан, әти үлгәч, дим, әнинең ялгызына өч бала калдык инде без, аяксыздан… шул сүз инде, бу җайда әйтелә торган сүз…
Малай тагын бүленде. Мөсәгыйдә аның зур түбәтәенарткарак этәреп куйды. Хуҗанур башын читкә борды, күңеле кинәт йомшый торган гадәте бар, күрәсең.
– Әни бик бетеренде. Без булыша алмыйбыз бит әле аңарга. Тамагың туйганчы әлләнидә бер ашагач, бетеренәсең шул инде, бетеренмичә, ди… Шуннан соң әни икебезне балалыкка бирмәкче булды инде. Апам белән мине. Апама сигез генә яшь минем. Энебез бөтенләй дә бәләкәй: дүрте генә тулды. Сез мине уллыкка алсагыз, хәзрәттән дә ризалык сорый күрегез.
Хәяли кипкән иреннәрен ялады, тагын сүзсез торды.
– Хәзер сөйләп бетерәм мин. Күп нәрсә калмады инде. – Малай тагын туктады. Мөсәгыйдә аны үзенәрәк тартты, алдына утыртып сөяргә теләде бугай. Хуҗанур аларга таба карамады. – Мине кызганудан гына уллыкка алмагыз. Кызганмагыз мине, мескен итмәгез. Әни апам белән мине асрамага бирәсен әйткәч, мин үземә үзем шулай дидем.
Мөсәгыйдә бу сүзләрдән сискәнде, янгарак тайпылды, аның күзләре зур итеп ачылган иде. Шулай да ул каушавын-аптыравын сиздермәскә тырышты, яшелле-кызыллы бизәкләр төшерелгән саргылт яулыгын яңаклары тирәсендә төзәткәләде, җилкәсенә салган мамык шәлен күтәрәрәк итте дә җайлап куйды.
– Балам, юкны сөйләмә, яме! – дип, кырыс кына әйтте Мөсәгыйдә. – Минем үз холкым да ирем холкына тартым. Туп-турыдан әйтеш бездә, хәйләсе дә юк, мәкере дә юк, хәрәме күптән юк.
– Мин дә шундый, – дип килеште Хәяли.
– Шулай булмыйча, ди! Карале… ни… нигә өйгә кермибез соң без? – дип, урыныннан торырга җыенды Мөсәгыйдә.
Әмма малай:
– Мин сөйләп бетермәдем әле, – дигәч кузгалмады.
– Сөйлә, сөйлә, балам, бушат күңелеңне, авыр хәлләреңне исеңә төшермәслек ит.
– Әни Дөррия апамны озата китте. Кечкенә энебезне дә үзе белән алды. Инде сәгать чамасы бар аларның китүенә. Тагын шул чамасыз кайтмаслар. Апамны асрамага алырга кичә килеп белешкәннәр иде. Бүген булачак әнисе үзе генә килгән. Аларның авылы бездән ун чакрымда ук булса да, безгә күрше авыл икән Дөррия апамны…
Хәяли Дөррия апасын яңа әнисенең яңа киемнәргәкиендереп алып китүен әйтмәкче иде дә нигәдер тыелды. Ләкин моны Мөсәгыйдәнең күңеле сизенде бугай.
– Карале… ни… – Һәм, ниһаять: – Әтисе, дим, – дип әйтеп салды ул, – нигә җебеп утырасың соң син?! Бар әле, атка су эчереп мен. Инешне уздык кына, кайда икәнен беләсең, ашарына сал аннары. Хәялиебезне тарантас башына утыртып, юк, минем алдыма утыртып алып кайтырлык булсын. Юк, элгәре өйгә кереп дога кылыйк. Җебеп утырмачы, дим, әтисе, сиңа әйтәм бит! Тарантас башы астындагы төенчекләрне алырсың. Берсендә – ризыклар, икенчесендә – киемнәрең, балам… – Мөсәгыйдә, арткарак тайпылып, Хәялигә карап торды да: – Киемнәрең тап-таман булыр үзеңә, балакаем… – дип, урыныннан сикереп үк диярлек кузгалды.
…Нәкъ шулчакта ике авылның күрше басулары арасындагы юл читендә, тәгәрмәч эзләреннән кала бүтән төшләрен яшь чирәм каплап баручы юл читендә, кечкенә малаен һәм олы баласы Дөррияне кочаклап, Хәялинең әнисе Дәрига елап утыра иде. Ана, күзләрен җепселләнгән яулыгы читләре белән сөртә-сөртә, кызы Дөрриянең уң кулын аның яңа әнисенең уң кулына уң кулы белән тоттырды. Кызны яңа әнисе юлның теге ягына – үзләре авылы ягына алып чыкты. Дәрига Дөрриягә кулын сузды, Дөррия ике куллап Дәригага сузылды. Ләкин юл киң үк иде, сузылган куллар бер-берсенә җитмәделәр…
…Дөррия әйбәт холыклы, уңган булып үсте, үз әнисен дә, тәрбия кылган әти-әнисен дә үзенеке итте. Бу ике гаилә туганлашты. Еш йөрешәләр алар. Инде Дөррия кияүдә, үз балалары үсә. Дөррия тудырган әнисен дә, тәрбия кылган әнисен дә, каенанасын да үз итә, мин бәхетле – минем өч әнием бар дип мактанып та куйгалый ул. Бирсен Ходай – бәхет юлдаш булсын барча-барсына.
Ә Хәялине уллыкка алучылар Хуҗанур белән Мөсәгыйдә иде. Егерме җиденче елның май уртасында авылга кунакка кайткан чаклары иде аларның, бу чакта кырык яшь иде аларга. Асрамага-уллыкка ир бала бирелүен ишеткәч, шактый ерак авылдан килгәннәр алар. Хәялинең исә (һәм яңа әти-әнисенең дә) шул китүдән соң авылга кайтканы булмаган. Алар, өчәү булгач, ерак-еракка – таулар иленә күчеп киткәннәр, Дәригага беркайчан да хәбәр салмаганнар. Сәбәбе нидә? Кем белсен инде… Бәлки, Хуҗанур белән Мөсәгыйдә Хәялигә ятимлеген оныттырырга тырышканнардыр. Һәм Хәяли яңа әти-әнисенең бу фикере белән килешкәндер – аның уй йөртү сәләте кечкенәдән үк акылы көченә буйсына иде ич. Шулай да Хәялигә озак еллардан соң туган нигезен күрү, аның яңа әти-әнисенә шул нигезне кабат күрергә Хәяли белән бергә кайту кадәресе насыйп булган икән.
…Алар ике җиңел машина белән кайтып төштеләр. Алдагысын – Хәяли, арттагысын аның олы улы йөртә. Алгы машинада Хуҗанур белән Мөсәгыйдә утырган, арттагысында Хәялинең хатыны белән балалары (өчәү!) иде. Өйдә Дәриганың кече улы, аның хатыны һәм балалары (шулай ук өчәү!) таралышмаган чак иде, иртәнге як иде. Йорт алтыпочмаклы, тутыя калай белән ябылган. Хәялинең энесе үз машинасында апасы Дөррия гаиләсен алып килергә чыгып китте.
Дәрига башта малае Хәялине танымыйча торган иде, аннары елап та, күзләренең саран ачы яше аша көлеп тә җибәрә иде. Сүзен бернәрсәдән башлый да аннары бөтенләй бүтән уңайга кереп китә.
– Улыкаем, нигә хәбәрләр бирмәдең соң?! Утыз биш ел узды лабаса… Улым, дим, Хәбия апаңнарны, игелекле хәзрәт гаиләсен, дим, теге утыз җидедә сөрделәр бит. Син яраткан алмагачлар үсми инде алар бакчасында, анда килгән кешеләр хуҗа… Улым, кайларда булдың соң? Кайларда?
– Кайларда дип… Менә әти-әни белән Каңгый иленә үк – әкиятләрдә сөйләнә торган ерак-ерактагы таулар иленә барып чыктык. Бүз бала Каңгый иленнән кыз ала, диләрме әле? Менә мин дә… киленеңне шул илдә таптым…
– Рәхмәтләр генә яугыры бу киленемә дә, бу киленем дә әйбәттер… Улыкаем, пруфиссор ук булып җиттеңме? Рәхмәт инде сине кеше иткән… яңа әти-әниеңә… Зур кеше булгансың, улым, зур кеше. Монда калсаң, тирес арасында гомерең узар иде…
Хәяли, җаен табып, урамга ялгызы гына чыкты. Биек капка төбендә теге замандагы, малайның хәтеренә сеңеп калган ярык тагарак юк иде, анда энесе эскәмияне артлы-терәлгечле итеп ясап куйган.
«…Хәбия апалар бакчасында алмагачлар юк икән шул», – дип уйлады Хәяли. Анда чыпчыклар, өер булып, бер-берсенә комачауламыйча, ярдәмләшеп очалар иде. Кешеләр дә шулай оеша алалар икән ич, моны Хәялинең, апасы Дөрриянең язмышы-тормышы ук раслый. Әйе, чыпчыклар, алмагач төбе әйләнәсендә сөенеп серләшкәч, агач ябалдашына җырлашып тагын ябырылалар иде…
Хәяли бәрәңге бакчасына чыкты. Абзар артында ук теге чактагы иннек капка төбенә әйләндереп куелган ярык имән тагарак түгелме соң бу! Шул икән! Череп бетмәгән, әй…
Тиресне эскерттәй итеп өйгән энесе…
Хәялинең башына нәрсәдер белән, авыр-саллы әйбер белән кинәт тондырдылар кебек – «…тирес арасында гомерең узар иде…» Әнисенең әле күптән түгел генә әйткән сүзләре икән…
«Тиресләребез арасында яшәү Каңгый иле рәхәтлекләреннән шәбрәк, мең тапкыр шәбрәк!» – дип уйлады Хәяли.
Нәкъ шул мәлдә Хәялинең йөрәген куәтле кыскыч сытты…
Хәялинең җансыз гәүдәсе эскерттәй тирескә сыланды…
Җеназада иң бирешкән кеше Хуҗанур карт булды. Әллә бала акылы керде инде үзенә – карчыгы Мөсәгыйдәнең күкрәгенә чәчсезлектән ялтыраган башын салып ачыргаланды ул. Өзгәләнүенең чиге-чамасы юк иде.
– Улым, безне нигә ялгыз калдырасың… Хәялием, әнекәең белән мин бәхеттән мәхрүм бит инде… Ятим-ятимә бит инде без…
1996–1998
Йомгаклау
Язучы ни өчен бәхетле?
Ул халкы хакына давылны туктата.
Ул халкы хакына афәт каршына алышка-көрәшкә ялгызы баса.
Ул халкына сөенечен-бәхетен өләшә.
Ул халкына ихластан игелек кыла.
Шушылардан гыйбарәт язучының бәхетле бәхете!
Иҗат тасвирәте төсмерләре турындагы хезмәтне тәмамлаганда, яңалык табу мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк та берничә олпат әдипнең фикерләрен китерик.
Яңа табыш элеккене юкка чыгармый, дигән Виктор Шкловский, яңалык искенең бары тик кулланыш даирәсен тарайта. Һәм фикерен, проза поэзиядән соң үскән, ә шигърият калган бит, дип, әдәбиятка китереп бәйли. Болай фикер йөртүе барлык нәрсәнең әдәбиятка бәйлелегенә мисал буладыр.
Владимир Маяковский, китаплар яңалык тудыру өчен языла, дигән.
Яхшы китап – чын бәйрәм, дигән Максим Горький.
Ә бит һәр бәйрәмдә, әйтик, үзебезнең Сабан туенда, яңалык булмыйча калмый. Яңалыксыз икән, ул инде бәйрәм түгел.
Кабатлыйм: «Тасвирәт» емдә укучыма кечкенә генә булса да яңалык җиткерергә тырыштым. Теләгемә ирешә алган булсам икән.
1948–2003
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.