Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 22 (всего у книги 38 страниц)
Әйе, сүзебез һөнәр турында бит. Менә шушы Матвей Ожеговның «Потеряла колечко», «Меж крутых берегов» исемле шигырьләренә язылган җырлар хәзергәчә онытылмый. Кем булган соң ул? Бурлак, трактирда хезмәтче, йөкче, исерткеч сату – кабак хуҗасы, әйберләр тартып йөрүче, ишегалды җыештыручы, швейцар, йомышка йөрүче, алтын эзләүче, каравылчы…әле һәм башкалар. Һәм ул бу эшләрне һөнәрче дәрәҗәсендә башкарган. Югыйсә югарыда аталган мәшһүр җырларны яза алмаган булыр иде. Мин шулай уйлыйм. Укучымның бүтән фикердә торуына каршы килмим. Шуңа күрәдер инде, эре промышленник Ф. П. Демидов һәм Лев Толстой аның белән дустанә мөнәсәбәт тотканнар. Сүз җаеннан. Безнең кайсы шагыйрьләребез шигырьләренә язылган җырлар гасырлар буена яңгырар икән?
* * *
Олы шәхесебез Нурихан Фәттах тарихчы һәм тел галиме, русчадан тәрҗемәче (монысы да иң киме шуңа сәләт таләп итә), балта остасы, ташчы, мичче, бакчачы, драматург, татар әдәбиятында тарихи романнар язуны башлаучыларның беренчеләреннән иде. Ул крестьянга хас кайбер бүтән һөнәрләргә дә ия иде. Нурихан агай өйрәнүдә җентекле булды. Бервакыт мин аның хәзерге Волгоград һәм Восстание тукталышлары арасында трамвай юллары арасыннан озын-озын атлап баруын күрдем. Нигә кирәге булды икән аңа урамда йөрү кагыйдәсен бозу? Кирәк икән шул! Тарихи әсәрендә сугыш-бәрелешнең күпме арага сузылуын, анда нинди хәрби көчләр катнашкан булуын күзаллау өчен кирәк булган бу төшләрне адымлап үлчәү. Землемер да була түгелме соң Нуриханыбыз?!
Гаҗәеп бай гыйлем туплаган фидакяребез Нурихан Фәттах 2004 елның февралендә мәңгелек йортка күчте…
* * *
Америка кинорежиссёры һәм кинопродюссеры Кинг Уоллис Видор сиксән сигез ел (1894–1982) гомер кичерә. Аның иҗат җимешләре дә күп. Ул йөзләп художестволы фильм чыгара, «Оскар» бүләгенә ия. Маэстро шул исәптән Лев Толстойның «Сугыш һәм солых» эпопеясын экранлаштыра.
* * *
Актёр Фёдор Григорьевич Волков (1729–1763) – беренче рус театрын оештыручы. Утыз дүрт ел гына яшәгән бу бөек кеше турында Денис Иванович Фонвизин, тирән акыл иясе, ди.
* * *
Карл Павлович Брюллов (1799–1852) иҗатларына мин тулаем табынган рус рәссамнарының беренчесе булып тора. Аның картиналарындагы аныклык, төгәллек, төсләрнең урынлы-дөрес кулланылуы, гомумән, рәсемнәренең ясалыш гүзәллеге беренче чиратта җәлеп итәдер мине. Берничә портретын гына искә төшерик: «Төрек кызы» («Турчанка»), «Атка атланган кыз («Всадница»), мәсәлче И. А. Крылов портреты, «Вирсавия»…
Соңгысын беренче тапкыр Третьяков галереясында күргән идем һәм идәннән түшәмгә җитәр-җитмәс (шулай истә калган) бу картинаның исеме дә бүтән – «Мәхәббәт» («Любовь») иде кебек.
Олы сәнгать әсәренә соклануымнан ялгышуым да ихтимал. Вирсавиянең алсу тезенә негр яшүсмере-егете кап-кара кулын җәеп куйган, аның карашында – елтыр күзләрендә, гәүдәсен тотышында ук, матурлыкка онытылып һәм дә горурланып, өметле таң калуы чагыла. Аннары картинаның композициясе дә бүтәнчә иде кебек, Вирсавия идәнгә баскан иде, ә монда уң аягын сул тезе өстенә салган, карашы да турыга кебек иде. Әллә картинаның варианты булды инде мин күргәне? Юктыр, ялгышамдыр. Һәм соклануым хаталандырмадымы икән мине? Альбомнардан күпме тапкыр эзләсәм дә, «беренче күргән» Вирсавияне таба алмадым, әмма ялгышуыма үкенмим, чөнки хыялга үземчә бирелеп алдым лабаса!
Әлбәттә, Карл Павловичның «Помпеяның соңгы көне» исемле полотносы – иң танылганы. Утыз квадрат метр чамасы бу мәшһүр картинаны (билгеле, хикмәт күләмдә генә түгел) һәм, гомумән, рәссамны олылаучыларның берничәсен саныйк: А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, В. Г. Белинский, Стендаль, Вальтер Скотт.
Әйе, Париж, Рим, Флоренция академияләре әгъзасы Карл Брюллов рус сынлы сәнгатен дөньяда иң алгы урыннарның берсенә чыгара. Күренекле тәнкыйтьче В. Стасов, Карл Брюллов натураны чынбарлыкта күз күргәнчә дөрес һәм чын тоелырлык тасвирлау өчен дәрте-теләге белән рус сәнгатенә җан өрде, дип яза.
Италиядә тугыз ел яшәве вакытында К. Брюллов дөньяның сынлы сәнгатен җентекле өйрәнүгә күп көчен куя. Помпеяны беренче күрүе үк аны тетрәндерә, мондагы җимереклекләр мине монда кешеләр яшәгән чорга кайтарды, ди ул. (Кайчандыр чәчәк аткан Помпея – Геркуланум һәм Стабия шәһәрләре белән бергә Везувий вулканы атудан Христос тууыннан соң җитмеш тугыз ел узгач күмелгән шәһәр. Аны казу эшләре 1748 елда гына башлана.)
К. Брюллов гаҗәеп эшчән һәм максатчан, таләпчән һәм фидакяр рәссам була. Чыганакларда аның, «Помпеяны язганда, ару-талудан башы, куллары, аяклары калтырый башлавы да әйтелә. Аның тырышлыгы – күчерү санының да бөеклеккә илтүе турында ике мисал.
Петербург художество академиясендә укыганда, әле яшь чагында ук, Веласкес рәсеменең унике күчермәсен алуы, Лаокоон катлаулы төркеме рәсемен (аны өч бертуган скульптор койган) кырык тапкыр ясавы билгеле. Кырык арасында бер-берсенә төгәл охшашлары булмаган лабаса! Һәр күчермә оригиналга якынайта барган. Классиканы ул менә шулай өйрәнгән! (Лаокоон-Троя каһине-жрецы. Скульптур төркемдә аның һәм ике улының һәлак булулары сурәтләнә.)
Чын мәгънәсендә максатчан тырышлык һәм халкыңа бөек хезмәт итү үрнәге – Карл Брюллов иҗаты! Аның рәсемнәрен уку җиңел һәм… катлаулы. Сокланасың аларга.
* * *
Әсәрнең беренче басмасында ук зур тиражда чыгуына һәм аның тиражы, кабат-кабат басылгач, миллионнарга җитүенә мисаллар күп. Әмма кайбер китапларның бик аз данәдә нәшер ителүе дә мәгълүм.
Унтугызынчы гасырның соңгы чирегендә, мәсәлән, Италия королевасы Маргарита шигырьләренең беренче томы ун данәдә басыла. Ә аның шигырьләре, чыганакта әйтелүенчә, нәзакәтле-нәзафәтле булган. Королева шигырьләренең икенче томы улына багышлана, һәм бу бик тә зиннәтле басма исәпләнә. Бәлки, өлешчә шуңа күрәдер аның тиражы нибары өч данә: берсе – король Гумбертка, икенчесе – варис принцка, өченчесе – королева Маргаританың үзенә.
Игътибар итик: нәфис шигырьләрнең басмасы үтә зиннәтле.
Безнең татар шигъриятендә дә мондый шигырьләр иҗат иткән шагыйрьләр бар. Андыйларның кайберләренең иҗат мирасы зур түгел. Әйтик, Дәрдемәнд шигырьләре. Шуларның «алтын» басмасы чыгарылса, ә?! Тик бездәге бер чир – нигә аның «алтын» басмасы бар, нигә минем андый китабым юк, минем шигырьләрем дә «алтын» басмага лаек дип дәгъвалашулар куермасын, ишәймәсен, ә бетсен иде. Элгәре «алтын» шигырьне «чыгарыйк»-языйк, җәмәгать. Ә Дәрдемәнд туры мәгънәсендә дә алтын чыгарган, татар әдәбиятын үстерүгә муллыгын һич тә кызганмаган шәфәгатьче-химаяче-меценант та ич. Тик исән чагында олы хезмәтенә күрә олы хөрмәт күрмәгән. Нәкъ безнеңчә, Тукаебыз искәрткәнчә монысы.
Яисә татар шагыйрьләренең «алтын» шигырьләреннән «алтын» китап чыгарылса? Калын булыр идеме икән? Туктыйк. Югыйсә әле мондый китап әзерләнә башламастан ук «нигә мин юк, мин кемнән ким?» дәгъвасы кубуы бик тә ихтимал.
…Егерменче гасыр татар хикәясе антологиясен төзегән идем. Анда бер йөз унсигез авторның әсәре җыелды. Күп әдипләрнең хикәяләре җыентыкка кермәде, чөнки иң башлап аларны күләм сыйдырмады, ә китап илле табактан артып китте. Әсәрләрне сайлауда минем әдәбиятыбызны белүем дәрәҗәсе җитмәгәндер, бәлки. Шунысын искәрик: мин ихластан объектив булырга тырыштым. (Искәрмәләргә һәм аңлатмаларга күз төшерегез.) Соңыннан миңа әлеге «нигә?» дәгъвасын белдерүче үз әсәрен нигә өстен куячак соң? Мин, бу хезмәткә унбиш еллап (артык) вакытымны биргән кеше, антологиядән алып ташларлык әсәрләр күрмим. Ә өстәлергә тиешлеләрен тупланманың проспектын әзерләү караламаларыннан табарга мөмкин. Шунысын да әйтим: антология төзү кирәклеге турында җыелышларда сүз кузгатканда ук кайчан да булса (әгәр аны чыгаруда катнашсам) рәхмәт ишетермен дип өметләнмәдем, ә дәгъвачыларның «нигә?»ләрен ишетеремә проспектны әзерләгәндә үк төшендем. Ихлас.
Антология ахырында язган сүзләремне кабатлыйм: тупланманы чыгаруда зурдан кубып булышулары өчен, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренә ЗУР РӘХМӘТЛЕМЕН!
* * *
Русның мәшһүр мәсәлчесе Иван Андреевич Крылов (1769–1844) иҗатының беренче чорында шактый санда трагедияләр һәм комедияләр яза, кайбер әсәрләре Петербург һәм Мәскәү театрларында уңыш белән бара. Тик драма әсәрләре бүген онытылган кебек. Ул – мәсәлче. Бәлки, мәсәлләре драмаларын «каплап» киткәндер. 1809 елда ул мәсәлләре тупланган беренче китабын чыгара. Аның тугыз китабын ике йөздән артык мәсәле тәшкил итә.
Рус әдәбиятында ике йөз чамасы мәсәл язучы тагын бар – Сергей Михалков.
Татар шагыйрьләренең дә мәсәлләре ишле. Тик бу жанр безнең әдәбиятта һаман да урнашып җитәр-җитмәс кебек. Мәсәл жанрын иҗатының түренә куйган шагыйребезне искә төшерик әле. Кем? Тыйнак холыклы, туры сүзле, кешеләргә игелекле Әхмәт абый Исхак алда тора булыр. Зыя абый Мансурның да әйбәт мәсәлләре шактый. Ләкин, гомумән алганда, аз бит, аз. Хәер, татар мәсәлләрен тулаем санавым түгел ич.
Мәсәл бик тә гомумиләштерүне, фикер эзлеклелеген һәм тыгызлыгын таләп итә шул. Шагыйрьлеккә өстәп, әлбәттә. Һәм тирәнтен белем дә кирәк.
Заманының иң укымышлы кешеләреннән саналучы Иван Крыловның башта алган белеме чамалырак була. Әмма ул бала чагыннан ук белемен үзлегеннән күтәрүгә күп көчен куя. Кырык өч яшендә Публичный (бәлки, Ачык дияргәдер) китапханәдә эшли башлый, анда китапханәче булып утыз ел хезмәт итә. Библиографик белешмәләр һәм славянча-русча сүзлек төзи. Ә бу хезмәтләрне башкару өчен төпле белем кирәк.
* * *
Тарихи темага әсәрләре белән дөнья күләмендә танылган инглиз Вальтер Скотт утыз елдан артыкка сузылган иҗади эшчәнлеге чорында поэмалар, повестьлар яза һәм аның… егерме алты (!) романы бар икән.
* * *
Смоленск шәһәрендә гаҗәеп һәйкәл куелган, мондый һәйкәлләр дөньяда юктыр, булса да – сирәктер. Һәйкәлдә – ике кеше сыны; язуы мондый:
Александр Твардовский
Василий Тёркин
Шагыйрь һәм ул иҗат иткән халык батыры. Алар икесе дә мондый һәйкәлдә мәңгеләштерүгә бик тә лаек. Бәлки, бу хәлне Александр Трифонович үзенә үзе үзенчәлекле һәйкәл куйды дип бәяләү дөресрәктер.
* * *
Француз Проспер Мериме (1803–1870), сенатор булгач (1853), әдәби иҗаттан китә диярлек. Гомеренең соңгы егерме елында ул өч пьеса һәм өч новелла гына яза. «Карл IХ ның патшалык хроникасы» романын һәм «Таманчо» кебек новеллалар язгач, бераз тынычлану да гаеп саналмаска мөмкин. Ә бәлки, Мериме төп көчен сенаторлык эшенә бирүе сәбәпле яза алмагандыр. Болай сайлавы ике зур хезмәтне килделе-киттеле башкаруга караганда берсен әйбәт үтәүгә бәйледер. Бөекләр начар эшли алмый.
* * *
Владимир Иванович Дальне (1801–1872) без «Толковый словарь живого великорусского языка» исемле бөек хезмәте буенча беләбез. Аның бу сүзлеге олылыгы белән башка хезмәтләрен каплап тора әллә тагын… Ә бит Дальнең башка өлкәләрдә дә мактаулы эшләре бар. Ул прозаик, шагыйрь һәм драматург та әле. Өстәвенә Петербург хәрби-хирургия госпиталендә эшләгәндә, Владимир Иванович хирург-окулист буларак таныла.
Унсигез яшеннән ул сүзләр, халык иҗаты үрнәкләре җыя башлый, моны соңгы көннәренәчә дәвам итә. Аның «Пословицы русского языка» китабында (ул яңа гасыр башында кабат басылды) утыз меңнән артык мәкаль, әйтем, табышмак, такмаза бар. Тормышының соңгы елларында В. Даль әдәби әсәрләрен кабат бастыра, сигез томлыгы чыга.
Туры мәгънәсендә титан-әзмәвер бу шәхес!
* * *
Америка язучысы Маргарет Митчелл егерме ике яшендә журналистлык хезмәтен башлый, ә егерме алты яшендә – 1926 елда – бердәнбер романы «Унесённые ветром» әсәрен язарга керешә, аны ун елдан соң тәмамлый. Роман тиз арада киң таныла. Әсәр дөньяның егерме дүрт теленә, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителә, АКШта гына җитмештән артык тапкыр басыла. Язылган телендә генә бу хәтле тапкыр басылуга лаек тагын күпме әсәр булды икән дөньяда? Ай-һай… Хәер, төгәл мәгълүматыбыз юк.
* * *
Мәшһүр голланд рәссамы һәм офортчысы (офорт – гравюра төре) Рембрандт (1606–1669) егерме ике яшендә сәнгатьтә үз юлын тапкан рәссам булып җитлегә, аның инде укучылары – өйрәнчекләре ишле. Күпчелек картиналары соклангыч, карап туймаслык. «Даная», «Вирсавия», сукыр Гомер портретларын гына күз алдына китерик. Кырык елда – 1629–1669 елларда – ул дини темага шактый картиналар һәм алтмышка якын автопортрет («Саския белән автопортет» ын хәтерлик), өч йөз чамасы офорт һәм бер меңнән артык рәсем ясый.
Чып-чынлап галәмәт хезмәт! Һәм гомеренең соңгы елында Рембрандт кызы эшләп тапкан акчага яши, аның вафаты да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә кала. Ә без хәзер, сәнгать эшлеклеләре һәм язучылар иҗатына игътибар җитми, дип сөрән салмакчы булабыз. Элек-электән килгән хәл икән ләбаса бу.
Яки бүтән язмышлы рәссам турында кабат искә алыйк. Инглиз портретчысы Джошуа Рейнолдс (1723–1792) үз заманының укымышлы кешеләренең берсе, эшлекле сәясәтче булып санала. Ул Лондонда әдәби клуб оештыра, Королева художество академиясенең беренче президенты була, анда укыган лекцияләрен «Сәнгать буенча лекцияләр» исемле китап итеп туплый. Гомумән, осталыгы белән дөнья күләмендә таныла сарай рәссамы. Екатерина II һәм Потёмкин соравы буенча ике картина ясый. Бөек рәссамның барлыгы ике мең портрет ясавы теркәлгән. Әйе, зур оста ул һәм үзенә күрсәтелгән хөрмәткә һичшиксез лаеклы. Ә Рембрандт лаеклы түгел идеме икән, дигән килешсезрәк сорау туа. Хәер, Рембрандтны дүрт гасыр узгач та халык ныграк белә һәм олылый.
* * *
Рәссамнарның иҗат байлыгы турындагы мәгълүматларны дәвам итик. Эш күләме дигәнебез аларның иҗатында күперенкерәк чагыла кебек.
Иван Константинович Айвазовский (чын фамилиясе – Гайвазян, чыгышы белән әрмән) алты меңнән артык картина ясый, аның әсәрләре дөньяның иң эре, Россиянең барлык музейларында куелган.
* * *
Француз портретчысы Элизабет Виже-Лебрён алты ел Россиядә яшәве чорында (1795–1801) кырык дүрт портрет ясый. Күрәсең, кырык саны тирәсен яраткандыр ул: унсигезенче гасырның сиксәненче елларында да рәссам кырыктан артык портрет һәм тарихи композиция иҗат итә. Гомеренең ахырынача, сиксән җиде яшенәчә, ул портретлар ясавын дәвам итә. Аның алты йөз чамасы портрет эшләве теркәлгән.
* * *
Төксе холыклы, кешеләрне яратмаучы, саран, үз заманының иң үзенчәлекле рәссамнарыннан саналучы инглиз Джозеф Мэллорд Уильямс Тёрнерның (1775–1851) вафатыннан соң иҗат мирасының шактый өлеше хәйрия максатында файдаланыла, ике йөз сиксән картинасы һәм егерме мең аквареле дәүләткә бирелә.
* * *
Голланд рәссамы Ян Стен (1626–1679) бик тә гаилә җанлы һәм хезмәт сөючән була. Ул бер меңнән артык полотно иҗат итә.
* * *
Француз Жан Батист Симеон Шарденга (1699–1779) күп кенә картиналарын еш кабатлап ясарга туры килә. Сәбәбе: алучылар ишле. Мондый хәлнең унсигезенче гасырда булуы да игътибарга лаек.
* * *
Голландияле Герард Терборхның (1617–1681) «Мюнстер солыхы» картинасында сиксәнләп кеше сурәте бар икән. Ә бу рәссамның картиналарын бер-бер артлы тезеп барсаң, өч километрга якын галерея кирәк буласы икән.
* * *
Бөек япон рәссамы, гравюра остасы Андо Хиросиге (1797–1858) ун яшендә «Фудзи тавын кар каплаган» картинасын ясый. Аның биш меңнән артык гравюрасы барлыгы мәгълүм.
* * *
Японнарның тагын бер күренекле рәссамы Кацусика Хокусай (1760–1849) биш йөз китапка иллюстрацияләр ясый, шулар тупланган унөч томлыгын бастыра. Сәяхәт итәргә яратучы бу шәхеснең пейзажлары да күп икән. Ике елда ул «Фудзи тавының 36 күренеше» н ясый, аннары бу тау күренешләре рәсемнәрен йөзгә үк җиткерә – туган илеңне ярату, олылау әнә шулай була! Ә Татарстандагы Чатыр тауның яки Ослан тауларының кем ничә йөз төсен-күренешен ясый алыр икән? Япон рәссамының унтугызынчы гасырдагы хезмәт үрнәгенә иярүнең гөнаһысы булмас иде.
* * *
Күренекле рус рәссамы Василий Андреевич Тропинин (1776–1857) өч меңнән артык портрет ясый.
* * *
Гилберт Стюарт (1755–1828) Американың иң күренекле портретчысы саналган. Ул биш президент портретын ясый, ә Дж. Вашингтон портретын өч тапкыр иҗат итә, иң уңышлысы 1795 елдагысы икән, әнә шунысы доллардагы сурәтнең нигезе булган.
* * *
Итальян рәссамы Өлкән Пальма Якопо (Пальма Веккио) (1480–1528) акрын эшли, күп кенә картиналарын ясап та бетерми, аларны еш кына дуслары тәмамлый. Вафатыннан соң аның остаханәсеннән алтмыш ике тәмамланмаган картинасы табыла.
* * *
Француз Жорж Сёра (1859–1891) кыска гына иҗат гомерендә ике йөз утыз картина һәм дүрт йөз егерме рәсем ясарга өлгерә.
* * *
Валентин Александрович Серов (1865–1911) Россиянең беренче портретчысы булып таныла, барысы ике йөзгә якын портрет ясый, аларны иҗат итү өчен озак вакыт сарыф итә, кайбер портретларны ясаганда, җитмеш-туксан сеанс үткәрә. 1905 елның 9 гыйнвар вакыйгасыннан соң патша гаиләсе заказларын үтәүдән баш тарта, мин бу йортта бүтән хезмәт итмим, ди.
* * *
Инде ике генә рәссамның төрле һөнәрләрен саныйк.
Кытайлы Су Ши (1037–1101) – дәүләт эшлеклесе, галим, шагыйрь, каллиграф һәм рәссам. Ул шигъриятнең, каллиграфиянең һәм рәсемнең бердәмлеген раслый.
* * *
Танылган француз рәссамы Никола Пуссен (1594–1665) белемгә омтылучанлыгы белән билгеле. Геометрияне, перспектива законнарын, оптиканы, анатомияне шул өлкәләрдә һөнәр иясе дәрәҗәсендә өйрәнә. Антик әдәбиятны, тарихны, Тәүратны белә, сәнгать турындагы теоретик хезмәтләр белән таныша.
Биредә мисаллар, нигездә, урта гасырларда яшәгән рәссамнар иҗатыннан китерелде. Әйе, рәсемнәр, скульптуралар ясау белән беррәттән, алар шушы сәнгать турында хезмәтләр дә язганнар. Япон Сессон, мәсәлән, 1542 елда рәсем сәнгате турында зур булмаган трактат иҗат итә, үзенең укучыларына киңәшләр формасында идеяләрен белдерә, ачыклый.
* * *
Антон Рафаэль Менгс (1728–1779) – күренекле немец рәссамы – «Рәсем сәнгате турында трактат» яза. Европа сәнгатендә классицизмның ныклап урнашуында аның хезмәте гаять зур. Гомумән, бу рәссамның даны үз заманында гаҗәеп дәрәҗәдә билгеле.
Тагын да ераккарак кайтыйк: итальян скульпторы, коючы, алтын эшләре остасы Лоренцо Гиберти (1381–1455) Яңарыш сәнгатенең беренче тарихын яза, бу «Комментарийлар» өч китаптан тора икән.
Бер нәрсә анык аңлашыла: сәнгате булгач, теоретик һәм тарихи хезмәтләре дә иҗат ителә. Ә татар рәсем сәнгате кайсы заманнардан бирле килә соң? Элекке йортларның бизәлешеннән, сөлге, кулъяулык, кияү чолгавы, йорт бизәү җиһазларындагы чигүләрдән эзликме боларны? Рәсем сәнгатенә мөселман дине каршы килгән дип расларга тырышу, суга батканда, саламга ябышу кебек сылтау гына түгелме? Әллә рәсем сәнгатебез үрнәкләре һаман да чишелмәгән сер булып калучы Явыз Иван китапханәсенә китеп барганмы? Борынгы дин йортларыбыз диварлары гел дә сурәт-язусыз булганмы? Уйланып эзләнү-барлау зарур бу очракта.
* * *
Драматург, шагыйрь, эссечы, романчы, кыска хикәяләр авторы, тарихчы һәм философ Вольтер (1694–1778, чын исеме Мари Франсуа Аруэ) иң күп иҗат итүчеләрдән санала. Әсәрләренең утыз мең биттән артуын әйтәләр. «Милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм рухы турында эссе» дигән бөтендөнья тарихы турындагы хезмәте – иң әһәмиятлеләренең берсе.
* * *
С. Габәши, В. Виноградов һәм Г. Әлмөхәммәтов иҗат иткән «Эшче» операсының премьерасы 1930 елда була. Гаҗәп хәл: нигә бу опера музыкасы хәзер сәхнәдән яңгырамый икән? Бик тә тыңлыйсы килә шушы музыканы.
* * *
Иоганн Себастьян Бах (1685–1750) иҗаты вафатыннан соң илле еллап чамасы онытылыбрак тора. Ләкин соңгы елларда аның иҗаты үз данын кайтара. Ул барлык заманнарның ике-өч бөек композиторы исәбендә атала, бәлки, беренчеседер, диелә. Бах сигез йөздән артык җитди музыкаль әсәр иҗат итә! Менә кешелек дөньясына калдырган бөек хәзинә-мирас нинди күләмдә була ала икән! Аның музыкасы ике гасыр ярымнан артык шаулап-гөрләп яңгырый икән.
* * *
Иҗат кешеләренең кайберләренең бер үк темага күп кенә әсәрләр язулары мәгълүм. Бу хәл рәссамнар иҗатында ешрак очрый.
Күренекле француз символист рәссамы Густав Моро (1828–1896), мәсәлән, Иродиадага-Саломеяга (яһүд патшасы Бөек Иродның оныкасы) йөз рәсемен һәм ике картинасын багышлый.
Ә күренекле итальян рәссамы Филиппо Фра Лицпи (1406–1469) Иродиада рәсеменең йөзен-битен үзенең сөеклесе Лукрециягә охшата. Ул монастырьдан үзе урлап качкан Лукреция портретларын гомере буе ясый.
* * *
Танылган француз рәссамы Поль Сезанн (1839–1906) хатыны Мария-Гортензия Фигеның егермеләп портретын иҗат итә. Сезанның сеанслары күп булуын (кайчакта бер йөз иллегә җитүен) һәм, нигездә, һәркайсы озакка сузылуын истә тотсак, аның хатынын ничек яратканлыгын аңлавы кыен түгел.
* * *
Норвегияле Эдвард Муик (1863–1944) «Авыр кыз» исемле мәгълүм картинасын кыз туганы вафаты тәэсирендә ясый һәм егерме ике яшенә җиткәнче бу рәсемен алты тапкыр кабатлый.
* * *
Беренчесе һәм беренче тапкыр. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мондый башлангычлар күп, әлбәттә.
Сәнгать тарихында ялангач хатын-кыз сынын борынгы грек скульпторы Пракситель (безнең эрага чаклы IV гасыр) коюы-чүкүе искә алына. Ул мондый сыннарны шактый ясый. Иң уңышлысы итеп Книд шәһәре өчен коелган Афродитаны исәплиләр. Шунысын да искәрик: бу статуя өчен танылган гетера (артистлык сәләте булган, ирекле рәвештә яшәүче ирсез хатын) Фрина күчергеч булган, имеш. Статуядан намуслылык, зифалык һәм дәртле нәзакәтлелек бөркелеп торуы турында әйтелә.
* * *
Күренекле итальян рәссамы Амадео Модильяни (1884–1920) иҗатында ялангач хатын-кызлар – төп тема. Унөч елда (1906–1919) ул хатын-кызның төрле халәтендәге егерме алты рәсемен ясый, ахыр чиктә аның бу полотнолары әдәпсезлек итеп санала, алар галереядан алына. Күрәсез, егерменче гасыр башындарак әдәп кагыйдәләрен саклауга игътибар бирелгән икән ич, ә гасыр урталарыннан әхлак таләпләре санга сугылмый башлады, шул гасыр ахырында һәм егерме беренче гасыр керүгә алар аяк астына ук салып тапталды. Безнең зур илдә мораль кодекс та (ягъни законнар җыелмасы; болар борынгыдан килгән дин кагыйдәләренә нигезләнгән) эшләнгән иде, ә законнар шиксез үтәлергә тиеш югыйсә.
Шулай, беренче ялангач сын ясалуына егерме дүрт гасыр узган икән, һәм алга китеш чамасыз зур. Бәлки, хәзер ялангач сыннар күп ясалмыйдыр да, чөнки телевизорны кушсаң яки яңа бульвар журналларын ачсаң, әдәпсез саналган Амадео Модильяниның урамнарда, хәтта мәдәният биналарында ишәйгән ярым шәрә тәнлеләрдән әдәплерәк булуын төшенерсең. Рәссам натурадан ясаган, ә хәзер әлеге җан ияләре натуралата. Өстәвенә коймалар әллә ниткән «досуг» телефон номерлары белән чуарланган. Тагын бик күп «һәм башкалар»…
* * *
Тормышның һәр мизгеле, кеше тормышының, гомумән, җан иясенең һәр мизгеле уйланып гамәл кылудан, ягъни иҗаттан гыйбарәт, дигән идек. Игътибарлы карашта моны сизүе-күрүе кыен түгел, әлбәттә. Һәм бик кыен да иҗатның барышын күрү. Сүз, әлбәттә, олы һәм күркәм иҗат турында бара. Һәм тагын шахмат өлкәсенә әйләнеп кайтыйк.
Бик тә үзенчәлекле шәхес һәм иҗади хезмәтне олылаучы Анатолий Карпов инде кырык еллык иҗат эшчәнлегендә ярышларда 2500 дән артык партия уйный. Ул 158 ярышта җиңүче була, 11 тапкыр шахмат «Оскар» ын яулый. Мондый мәгълүматлар «Российская газета» да 2004 елның 23 июль санында китерелде.
Мин Анатолий Карповның уен стиленә мөкиббән кеше түгел. Моңа, бәлки, аның хәтәр тәвәккәлләүгә бармавы, уенны техник ысул белән алып барырга һәм тәмамларга тырышуы сәбәптер. Шахматта техник осталык, аеруча уен ахырында виртуозлык бик кирәк. Шулай да А. Карповның, гомумән, уенына – эзлекле һәм омтылышлы иҗатына сокланмыйча мөмкин түгел. Акны кара дип әйтеп булмый. Аеруча иҗатта.
Анатолий Карповның үз уены – иҗат стиле һәм максатчанлыгы турында ике фикерен китерик:
1. Мин һәрвакыт беренче булырга телим. Әгәр шахматчы булмасам да, барыбер нәрсәдәдер беренче булырга омтылыр идем.
2. Мин барлык партияләремне отарга дип уйныйм. Әмма аларны төрлечә, көндәшемнең уен стиленә бәйле рәвештә уйныйм.
А. Карповның уенына карагач, ул бик тә җиңел уйнаган кебек тоелырга мөмкин. Әмма аның уенында тирән фикер ята, ул фигураларын тулы көченә һәм бик тә актив уйнарга мәҗбүр итә. Бу максат исә иҗатта гаҗәеп тырышлык, тирәнтен уйлану, туктаусыз эзләнү таләп итә. Анатолий Карпов уенындагы-иҗатындагы югарыда китерелгән «коры» саннар шушы таләпләрнең үтәлеш чагылышын бизиләр, әлбәттә. Иҗатының олылыгын билгели алар.
* * *
«Булат Батыр» тарихи фильмы Казандагы «Электро» кинотеатрында 1928 елның 12 июнендә күрсәтелә башлый. Төгәл унөч ел узгач, ягъни 1941 елның 12 июнендә Татар опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына «Алтынчәч» операсының премьерасы уза, монысы да тарихи темага иҗат ителгән.
Тарихилыкта һәм беренче башкарылыш көннәренең туры килүендә параллель күрергә тырышуым түгел. Һич тә. Күңелемә килгән нәтиҗә бөтенләй башка.
«Алтынчәч» нең дан казануы бәхәссез, ул хәзергәчә сәхнәдән төшми, бу опера аеруча соклангыч, ул югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре санала, аның татар операсы сәнгатен үстерүдәге роле гаять зур. Бу әсәрдән соң да әйбәт операларыбыз шактый язылды. Әйе, уңышларыбыз да бар. Нигә соң без татарча фильмнар төшерүдә гафу ителмәслек дәрәҗәдә артта калдык? Чынлыкта, «Булат Батыр» дан соң милли фильмыбыз бөтенләй юк. Безнең күнегелеп кабатлана торган «бөеклегебез» бу мисалда да чагыла булыр.
* * *
Легендар француз актрисасы Сара Бернар 1922 елның 30 ноябрендә сәхнәдә соңгы тапкыр уйный. Аңа инде җитмеш сигез яшь була.
* * *
Нигездә, унбиш ел дәвам иткән иҗаты чорында Американың кино йолдызы Мэрилин Монро утыз бер фильмда төшә. Бу фильмнар кырык өч миллион доллар табыш (анда барысы да исәптә!) китерә, хәзер бу күләм йөзләрчә миллионга тиң икән.
* * *
Акчага бәйле тагын бер мисал. Шулай ук кино йолдызы хакында.
Итальян журналисты һәм язучысы Энцо Бьяджиның «Мәхәббәт әкәмәт-хикмәтләре» исемле зур булмаган, әмма бик тә үзенчәлекле язылган һәм төзелгән романы бар. Әсәрнең бер бүлегендә итальян кино сәнгатен әле башлангычрак чорында үстерүгә зур өлешен салган күренекле актриса Франческа Бертини турында языла. Элгәре бер нәрсәне искәрик: бу гүзәл туташ-ханым-әби туган елын сер итеп саклаган, моны төрлечә күрсәткәләгән. Туган көне турында берара «җәйге эссе төндә» дисә, икенче вакытта туу вакытын 1892 елның 6 феврале булуын әйтә. Ә вафаты 1985 елның 13 октябрендә.
Франческа Бертининың (чын исеме – Элена Серачини Витьелло) дебюты – 1904 елда «Король Лир» фильмында. Ун елдан аз гына артык артистлык чорында ул йөздән артык фильмда төшә. «Баш рольдә Франческа Бертини» дигән язу ук чит илләрнең фильмнарны карамыйча ук сатып алуларына төп ышаныч була. Иҗаты һәм яшьлеге чәчәк атканда, имеш, егерме тугыз яшендә, артистлык карьерасын ташлый. Аның озын-озак гомеренә җитәрлек байлыгы җыелган инде. Һәм бу хәзинәне ул иҗади эзләнүе, гаҗәеп тырышлыгы белән туплый – кайчакта ул көннең ундүрт сәгатен кино камерасы каршында уздырган. Башта, шаян комедиядәге роле өчен, Франческа Бертинига нибары сигез лир түлиләр, соңрак контракт буенча елына сигез фильмда төшеп, ул ике миллион лир ала. Франческа Бертини уйнаган фильмнар елына сигез генә булмавын да искәрик. Чыганаклардагы икенче бер урында аның шул ун елдан аз гына артыкка сузылган иҗаты чорында бер йөз унөч фильмда уйнавы төгәл теркәлә.
Әлбәттә, түләү дә әйбәт. Югыйсә эшләмичә бай тормышта, акчаны иркен тотып (кимендә алтмыш еллап), яшәү мөмкинлеге булмас иде. Күрәсең, байлыгы да Франческа Бертинига яшьлек мөлаемлыгын, хәтта чибәрлеген гомере буена сакларга, һичшиксез, булышкандыр. Түләү гел мулдан ич. Ходаем ла, безнең әдәбият-сәнгать әһелләренең хезмәтләре дә кайчандыр лаеклы бәяләнерме икән?..
* * *
Югарыда Франческа Бертининың көненә ундүрт сәгать кино камерасы каршында булуы искәртелгән иде. Иҗатның авырлыгы турында бу мисал. Ә менә В. И. Ленин еш кына тәүлекнең унсигез сәгатен үргән тәбәнәк кәнәфидә эшләп утырып уздырган. Гомерендә хәмер эчмәгән һәм тәмәке тартмаган бу бөек шәхеснең язган хезмәтләре томнары (калыннар), әлегә басылмаганнарын да кушкач, гомере озынлыгы еллары саныннан (илле дүрт) шактый артып китә. Менә бу (адәм баласының тууга ук язу иҗаты белән шөгыльләнә алмавын да истә тотыйк) – гаҗәеп бай иҗат! Әйе, иҗат дигәнебез алны-ялны белмәүне, үзеңне аямауны, авырлыклардан җебеп төшмәвеңне таләп итә.
* * *
Яшьтән үк, хәтта балачактан ук кайсыдыр өлкәдә бик тә сәләтле кешеләр – вундеркиндлар турында үрнәкләр шактый күп китерелде. Андыйлар, әлбәттә, һәр халыкта бар («Каңгый илендә» исемле хикәям, бәлки, шуның бер мисалыдыр). Әмма бу бездә махсус өйрәнелми, хәтта биографияләрдә дә җентекле искә алынмый. Югыйсә боларны белүнең, аларны яшь буынга җиткерүнең тәрбия өлкәсендә уңай роль уйнаячагы шиксез.
Мин Гали Рәхимнең кыска хикәяләрен, «Идел» исемле күләмлерәк әсәрен егерменче гасыр ахырындарак кына укыдым, аның турындагы сирәк мәкаләләр белән дә таныша барырга тырыштым. Әдәби әсәрләренең эчтәлеген шиксез баета торган теле гаҗәеп матур ич! Галимнәребез бу хакта махсус хезмәт яза алырлар иде, һәм моны киләчәктә эшләргә кирәк.
Һәм менә галимә Дания Заһидуллина Гали Рәхимнең «Сайланма әсәрләр» енә (Татарстан китап нәшрияты, 2004) кереш мәкаләсендә аның 1909 елда ук мәдрәсәләр өчен «Җир йөзе» исемендә география дәреслеге бастырып чыгаруын әйтә. Әйе, бу дәреслек русча басылып чыккан «Вокруг света» дигән китапка нигезләнеп язылган. Гел дә тәрҗемә үк түгел икән, алай булса да начар гамәлгә саналмаска тиеш. Егеткә бит, дәреслеге чыкканда, унҗиде яшь кенә була! Димәк, ул шушы яшеннән башкалар өчен кирәкле хезмәт-дәреслек башкарды, киләчәктә колачын җәячәк фәнни эшчәнлегенә үз юлын алды, иҗатын башлады.
* * *
Таҗи абый Гыйззәт Гражданнар сугышы турындагы «Бишбүләк» (беренче исеме – «Ялчылар») пьесасын 1932 елның сентябрендә язып тәмамлый. Әмма пьесаның премьерасы 1938 елның 30 апрелендә генә була. Һәм ел дәвамында спектакль илле тапкыр уйнала. Боларны Таҗи абый бер мәкаләсендә мисал итә. Һәм кызыклы сан – пьесаның унөч (!) варианты Академия театры музеенда саклана икән! Ә ундүртенче (!) варианты 1936 елда китап булып басыла. Менә ул хезмәт үрнәге!
Таҗи абый Гыйззәт үз иҗаты турындагы бер мәкаләсендә утыз җиде пьесаның биографиясен сөйли. Аларның күләмнәре төрле, арада бик кыскалары да бар. Менә икесе. «Пәрәмәч» исемле бер пәрдәлек комедиясе турында драматург, эчтәлеге бик сай, алган проблемасы да юк, әдәби эшләнеше дә зәгыйфь, ди. Ә «Ударник Мохтар» пьесасына бәясе мондый: бүгенге көндә кулга тотарлык, телгә алып сөйләрлек әһәмияте юк.
Үз әсәреңнең «барып чыкмавын» (икенче әсәр китап булып та басылган, сәхнәдә уйналган) тану өчен, иҗат көчең һәм нык холкың кирәк, әлбәттә. Таҗи абыйда бу сыйфатлар бар иде. Шуңа күрә ул үзен бик тә горуранә тота иде. Хәтта, әгәр аны сәхнәдә күрмәгән булсаң, бу кеше аз гына иелүне-сыгылуны белмидер дип уйларга мөмкин иде. Махсус белемле артистларыбызның беренчеләреннән була ул, һәм аңа сәхнәдә иелергә-сыгылырга туры килә иде.
Телебез сафлыгы мәсьәләсен күтәрүчеләрнең дә алгы сафында була Таҗи абый. Бу мәсьәләдә усал ук, иелмичә фикер йөртә ул. Бер мәкаләсендә татар сүзләренең мәгънәләрен бозып язу гадәтенең көчәюен әйтә дә, фикерен, андый иптәшләр «халыкка язабыз» дип уйласалар кирәк, ләкин бит кайбер мәсьәләләрдә халык койрыгына да тагылырга ярамый, без, язучылар, халыкны матур итеп сөйләргә дә өйрәтергә тиешбез, дип тәмамлый.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.