Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 35

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 35 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Һавадан айкап йә астан гына шудырып тондырасың берәгәйле итеп! Их-х! Шәп эләкте! Бөгәрләнде яшьтиең! Аннары кочаклашасың. Тимершыкта үч тоту юк, кем көчле, шул җиңә һәм бетте-китте.

Анысы кул-аякларда чүпрәк-бәйләү уралган төшләр һәркайсыбызда булгалый, күз төпләренә дә өлеш тия, муеннар үрә каткалый, тагын тырнак кубу кебек кеп-кечтеки нәстәкәйләр.

Дус-ишеңә булышу юк, һәркем үзе өчен үзе. Әүмәкләшәбез. Тукмашабыз.

– Малайлар!

Ай-яй калын тавыш! Безнең Тимершыкта хәтта акыруда бу абзый белән ярышырлык кеше юк. Өстендә кара вельветтан тегелгән нәмәстәкәй, аны кәзәки дип тә, хөллә дип тә булмый, пинжәк түгел дә түгел. Безнең Тимершыкта мондыйны киюче юк, бездә өлкәнрәкләр мондыен да җылы көндә чип-чиста ак киндер алъяпкыч ябалар. Яшьрәкләр чигүле җиң очлы һәм изүле, шулай ук чигелгән утыртма якалы ак күлмәктән йөриләр, андыйларны, көязләр, дибез.

Шып булдык. Кем кемнең аркасын төюен, күкрәген каезлавын соңыннан мактанышырга күреп-белеп кала алмадык. Теге абзый-абый тавышы безне тиз тәпи бастырды:

– Нигә сугышасыз?!

Безнең башлар түбән иелде, тез яннары дерелдәшеп бәрелеште.

– Без… без сугышмыйбыз. Без кыйнашабыз, – диде кайсыбыздыр.

– Калай әтәчләр! Йә, алайса, кайсыгыз минем белән кыйнаша? – дип, җиңнәрен сызгана башлады абый кеше.

Тыныбыз кысылды. Дәп-дәү йодрыгы белән берне кундырса, Тимершыкның болын буендагы Шүрәле сазлыгына хәтле очасың да очасың. Бәхетебезгә, абый безне очар кошлар итмәде. Кәзәки-хөллә кебек кара нәмәрсәсен салып, чирәмле төшкә төреп куйды, үзе янәшәсенә аякларын җәеп-сузып утырды.

– Йәле, коры куыклар, – аның тавышы баягыча бакыру түгел, ә безнең тиңнәрчә йомшак иде инде, – каршыма тезелешегез. Тизрәк. Менә шулай, егетләрчә җәһәт кирәк. – Ул барыбызның да башыннан аягынача күзәтте. – Кайсыгыз гармун уйный белә?

– Мондагы барлык малайлар да суза гармунда. Менә моңардан бүтәннәребез, – дип, миңа төртеп күрсәтте Колга кушаматлы малай.

Иртәгә күрмәгәнен күрсәтәм икән мин Колгага, гармунсыз килеш гармун уйнаттырачакмын мин аңа. Теге абый минем Колганы күңелемнән өркетүемне сизмәде, монысы минем файдага, югыйсә дәп-дәү йодрыклары белән минем бармакларны төйсә, Шүрәле сазлыгына үз теләгем белән очар идем. Ә гармун уйнарга барыбер өйрәнә алмадым мин. Мөмкинлеге булгач, гармунның унсигез теллесен (оста гармунчы сайлады, кибетче дә шәп сибә иде), двухрядка (монысын композитор дустым Мирсәет Яруллин аралап алды) һәм пианино сатым алдым (монысын сайлап-сайлатып тормадым, анда уйнаучы булмаячагына тәмам инанган идем инде). Әйе, бер бармак белән генә «Карурман» ны, «Галиябану» ны, «Алсу» ны таба идем, вәләкин бүтән бармаклар җигелүсез, озын гомерем буе (шөкер!) кызганганым – гармун уйный белмәү. Читкә тайпылдым, үзен гармунчы дигән абый белән сөйләшә идек бит.

– Шулаймы?!

– Сузалармы? Шәп! Барыгыз да гармунда әйбәт уйнарга өйрәнегез, син дә өйрән. Көн саен уйнагыз. Тора-бара минем кебек уйнарсыз. Сез минем кем икәнне беләсезме?

– Юк.

– Син безнең авылныкы түгел.

– Кемнәргә килдең син?

Абый елмаеп утыруын белде.

– Их сез, мине белмисез, ә?! – дип аптырады аннары. – Әйтәм ич, мин – гармунчы. Авыллар саен гармун уйнап йөрим.

– Гармуның юк ла.

– Гармун инде клубта.

– Безне алдамакчы була әле.

– Алдамыйм. Сезне алып барып күрсәтәм гармунымны. Шәп минем гармуным! Телләренә һәм бакаларына оста бассаң, үзе уйный. Әйдәгез әле, кузгалдык.

Авыл Советы кәнсәләре яныннан узганда, олы күпергә һәм тегермән янында свай суга торган зур-р, абыйлар да күсәкләр-ломнар белән генә кузгата ала торган тимер балаванны күреп туктады үзен гармунчы дигән абый. Олылар аны болван диләр, без балаванга әйләндердек, анысы да ошамады, хәзер аның исеме Пәһлеван инде. Тимершыкта шундый исемле абый бар, тураеп баскач, аның башы күккә тия, авылыбыз капкаларының кайсысына чыгып яны белән басса да, җилкәсе күрше авыл капкасының өстенә тияр-тимәс кенә тора, вәйт!

Гармунчы дигән абый шул балаван-Пәһлеванга карап-карап бакты да кинәт елмаеп җибәрде, битләре безнең Мишәнең кичкә таба иң көчле ташуы көнендәгечә уйнаклады, күккә сикеренгәләде.

– Килегез әле монда, – диде үзен гармунчы дигән абый. – Болай килешик сезнең белән. Менә мин бу болванны алып китәм.

– Киттең, ди!

– Селкетергә дә көчең җитми синең аны!

– Безнең Пәһлеван абый да үзе генә күтәрә алмый аны!

– Бирмибез!

– Һе, безнең әтиләр нәрсә белән свай сугалар, ди!

– Бушка алып китмәкче, әй! Әзерне хәзер эләктермәкче!

– Малайлар, бирмибез, яме!

– Бирмибез булгач бирмибез!

Гармунчы дигән абый битләрен безнең болын печәненең өлгереп җиткән чагындагыча тынгысыз җилдә дулкынлануы кебек уйнатты да:

– Бирмисез, алайса, – диде.

– Бирмибез, дидек ич! Тимершыкта ике сөйләшмиләр.

– Ярар соң, – дип, уң аягын арткарак алды гармунчы дигән абый. – Хәзер мин аны тибәм дә очырам. Һәм Казанга миннән алда кайтып җитә.

– Очты, ди!

– Берәү типкән, ди, дә, күн чабатасы давыл куптарып очкан, ди.

– Алайса, – дип, бүтән хәйләгә күчте гармунчы дигән абый, – мин сезне кич белән концертка кертмим.

– Ә без керәбез!

– Ничек керәсез, ди? Мин үзем ишек төбендә билет тикшереп торачакмын. Сезнең барыгызны да таныйм мин хәзер.

– Без барыбер керәбез!

– Ялынсагыз да кертмим.

– Керәбез, дидек ич! Без Тимершыкныкылар ич!

– Әйдәгез, клубка барабыз. Гармун уйныйм мин сезгә. Мәктәпкә барып уйныйсы икән дә бит, башы эшләмәгән абыегызның. Балалар өчен аерым концерт бирергә кирәк икән авылларда.

Гармунчы дигән абый теге хөллә сыман нәмәстәкәен урындык терәгенә икегә бөкләп элде, алдына гармун киезе салды, монысы да кыйммәтле постаудан иде.

Йа уйнап та күрсәтте соң әлегә без исемен белмәгән абый! Гармуны кайчак клубны почмакларына хәтле тутырып үзе үк җырлый, аннары, сәхнә идәнен дер селкетеп, үзе үк бии, әй! Вәйт гармунчы нинди була икән. Атумы? Ату йөргән булалар безнең малайлар, гармун уйный беләбез, дип. Борыннарын чөеп. Ярый әле, мин уйный белмим, булдыксызлыгымнан мин дә хурланыр идем. Хәер, уйный белмәвем үзе үк зур булдыксызлык инде. Хәер, монысы өчен үртәүгә күнегелгән инде.

Клубтан гармунчы абый белән бергә чыктык.

– Таралыштык, егетләр, – диде ул һәм башлап китеп барды.

Әмма без таралышмыйча тордык әле. Иртәгә мин тукмыйсы теге Озын Колга безне аңга китерде.

– Иртәгә Үзәккә гармуннарыгызны алып киләсез, – дип боерды ул.

Алданрак әйтим, малайлар гармуннарын җилкәләренә асканнар иде. Мин дә гел минем аяк очларын эзләп таба торган кечкенәрәк гармунны – ничә телле икәне онытылган – култык астына иркәләп кыстырган идем. Үзәк мәйдан-бакчада бу көнне аерым-аерым да, күмәкләшеп тә гармун гына уйналды. Мин дә гармун мескенкәйнең йә телләренә, йә бакаларына баскаладым. Кыйнашу онытылды, Озын Колганы тукмамадым. Бәхете инде.

Ә кичке концертка барыбер кердек, безне, Тимершыкныкыларны, юлларына аркылы төшеп барыбер тыеп булмый лабаса. Гармунчы абый сүзендә торган, ишек төбендә иде. Без ничек кердекме? Менә болай.

Әтиләр концертка чиста алъяпкычларын ябып бардылар, күкрәк ягын аска төшереп бәйләгәннәр иде. Без, малай-шалай, алъяпкычлар итәкләре эченә поскан идек. Ә күрше малае сеңлесен дә иярткән икән. Алар узганда, гармунчы абый әтиләрен:

– О-о, син бүген алты аяклы икән! – дип мактады. – Афәрин! Барыгыз, бар, алданрак урын алыгыз.

Концерт башлануга ук, теге абыйның кемлеген әйттеләр:

– Гармунда – Фәйзулла Туишев!

Сәнгать дигәнебезне аңларга тырышуларның башындарак шушындыйрак күңелле хәлләргә очрадык без, авыл малайлары. Фәйзулла абый Туишев безгә сабак биргәндә, миңа сигез яшь тулган иде. Әйе, моңа чаклы ук бер спектакль күргән идем. Тимершыкка күрше Иске Мичән авылында. Өнле малайлар була бит төркемебездә, берсе авыл клубында көпә-көндез спектакль уйнауларын белеп алган. Без, сиздермичә кереп, арткы рәттәге эскәмияләр астына сузылдык. Авыл үзешчәннәренең кичен уйнаячак спектакленең «янаральный рр-питициясе» булган икән монысы. Шулай да без аны, яткан килеш җайсыз булса да, тавыш кубармыйча карадык. Шуннан соң авыл апайларының бер-берсен өйләренәчә озатышып та аерыла алмыйча бер-берсенә төрледән-төрле сүзләр сибүләрен дә театр уены итеп карый башладык.

Аннары Шәүкәт Биктимеровны күреп сокландык. Ул Тимершык мәктәбенә Миңгәреннән килеп укыды, үзләрендә башлангыч мәктәп кенә иде, ә бездә – ТБУМ, өстәвенә мәктәпләр икәү итеп салынган. Сүз җаеннан гына искәртим: 1918 елда Тимершыкта 383 хуҗалык булуы архивта теркәлгән, егерме елдан 303 хуҗалык кала, моны бер абый үзе санап әйткән иде, аннары ике йөзгә дә тулмас хәлгә төште…

Ә Шәүкәт абый Биктимеров, укыганда ук, чып-чын дигәндәй артист иде. Тәбәнәгрәк буйлы, янар чәчле, олпат кыяфәте йөзенә чыккан бу уйнак күзле абый төрле хәлләрне сөйләп тә күрсәтә иде инде! Без, тәнәфескә кыңгырау шалтырауга, аның башын кыңгырайтып, карашын югарыга кадап сөйләвен тыңларга ашыгабыз. Артист, дия идек без аны. Ялгышмаганбыз.

Мин исә артист булып китмәдем. Моның сәбәпләрен шушы төштә тезәргә җай бар иде дә, әмма язмам болай да озынга сузылды, «артистлыгым» хакында аерым язарга кирәктер. Монда исә Тимершык сәхнәсе турында сөйләүгә түбәндәге фикерне өстәү урынлы. Менә ул.

Без Тимершык сәхнәсендә шулай ук Рәшит абый Ваһаповның җырлавын ишеттек, Фәйзи абый Биккининның иреннәрен юкартып кечкенәрәк гармунында уйнавын тыңладык, Фәйзи абый Йосыпов сөйләп көлдерүен шулай ук яраттык. Алар һәм башкалар безне, авыл малайларын, сәнгатьне аңлауга ерактан җитәкләп алып керүдә булыштылар.

Әдәбиятны һәм сәнгатьне аңларга кача-поса килүдән бик күпкә өстенрәк тәртипләре дә бар, әлбәттә. Мин русларның Анатолий Фёдорович Кони (1844–1927) дигән язучысының, галименең, төп белгечлеге буенча күренекле юристының әсәрләрен бирелеп укыйм. Башкача мөмкин дә түгел.

А. Кони бик әйбәт гаилә тәрбиясе һәм белем ала. Аның әтисе Фёдор Алексеевич Кони – язучы һәм танылган журналист, нәшир. Әнисе Ирина Семёновна Кони – актриса һәм язучы. Анатолий бала чагыннан ук Мәскәү һәм Петербург театрлары спектакльләренә йөри. Аңлы тормышы башланып, иҗатка керешкәч, Россиядә уйналган пьесаларның чит илләрдә ничек куелуын барып карый. Унтугызынчы йөзнең бөек язучылары Л. Толстой, И. Тургенев, Ф. Достоевский, Н. Некрасов һәм башка күп әдипләр һәм сәнгать осталары белән якыннан аралаша, суд реформасы уздыруда зур хезмәт куя. Әдәби әсәрләргә анализлары тәфсилле һәм төгәл, ышандыра, теле сурәтләүчән. Аның мәкаләләрен тәнкыйди проза (критическая проза) дип атыйлар һәм бу бик хаклы. Халык алдында ул еш чыгышлар ясый. Бер мисал. 1918–1920 елларда Анатолий Фёдорович меңнән артык лекция укый. Бу шөгыле иҗаты буена диярлек дәвам итә.

Иннокентий Фёдорович Анненскийның (1855–1909) әдипләр иҗатлары турындагы мәкаләләре шулай ук тирән эчтәлекле, алар да тәнкыйди проза дип дөрес бәяләнә. Кызыклы мәгълүмат: И. Анненскийның Ф. Достоевский турында зур ук булмаган дүрт мәкаләсе, А. Кониның ике мәкаләсе бар. А. Кони И. Тургенев турында – дүрт (китаплык җыела), И. Анненский ике мәкалә язган. Тәнкыйди проза осталары үзләрен дә һәм бер-берсен дә кабатламыйлар, стильләре дә үзгә.

Әлеге шәхесләрнең иҗатларын мисал итү әдәбият дәрьясында рәхәт табып йөзәргә ныклы әзерлекле булу һәм белемеңне туктаусыз баету кирәклегенә басым ясаудан гыйбарәт иде.

…2007 елның гыйнвары. Телевизордан Туфан дус Миңнуллин тавышы ишетелде. Аның сөйләвен тыңларга, язганын укырга күнеккән кеше буларак, ягъни хөрмәтем йөзеннән, абына-сөртенә залга чыгып, телевизорга күз төшердем дә тыңлыйм. Мин хәзер телевизорны тыңлыйм, караудан күзләр тыя. Аннары телевизорында да күрмичә калдым дип офтанырлык нәрсә юк.

Академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев белән, «Кара-каршы» (тапшыруның исеме) янтаебрак утырып, әңгәмә коралар икән. Сөйләшүләре Татар театрының йөзьеллыгына бәйле. Мәгълүмат алырга кирәк, димәк, шәп тапшыру булырга тиешле. Нәкъ «тиешле». Алай булмады шул, төп темадан тайпылдылар. Пьедесталга нигә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр спектакльләргә йөрмиләр, әнә Президент Минтимер Шәймиев һәр яңа спектакльне карарга вакыт таба ич дигән мәсьәләне менгереп бастырдылар.

Беренчедән, җитәкчеләрнең күбесе театрларга йөриләр, алар сезгә регистрациягә генә кермиләр. Икенчедән, сезне театр язмышы турында тирләп-пешеп уйлануларыгыздан бүлдереп борчырга кыюлыклары җитмидер. Бәлки, өченчедән… Бәлки… Аннары бит алар, тәпи басуга ук дигәндәй, Толя Кони кебек театрга йөреп үсмәгәннәр, хәзер сәнгать дөньясына пәрдәләрне үзләре ачып керергә тиешләр. Моңа да әзерлек кирәк. Ә әзерлек булмауның сәбәпләре бик мәгълүм.

Боларны син миннән нигезлерәк беләсең, Туфан дускай.

Менә Дәүләт Советында бер йөз илле депутатмы сез? Күп. Өчтән икесен, ягъни йөзен, партионный исемлек буенча сайланганнарын беренче чиратта депутатлыктан азат итәргә кирәк. Барыбер театрларга йөрмиләр ич алар!

Инде Президентыбызның Академия театрын үз итү мәсьәләсе. Моңа ул студент чагыннан ук ияләнгән булыр. Без студент елларда ук стипендиядән театрга-кинога барырлык өлеш чыгара идек.

Сез, Туфан дус һәм баш режиссёр, үзегезгә үзегез сорау биреп карамадыгыз. Нигә йөри Минтимер Шәймиев Академга, Татарстанның Баш театрына? Нинди җавап табар идегез икән?

Минемчә, җавабы кыска һәм төгәл.

Президент инде бу юлы заман катламнарын актарган спектакль күрермен дип өметләнеп килә булыр.

Ул – фикерләрен күңеленә җыя бара, аларны шомартмыйча әйтми торган кеше. Вакыты җиткәч, репертуарыгыз нинди, дип сорап куйса (күп тамашачылар матбугатта сезгә андый сорауны бирделәр инде), ни әйтерсез? Театрны егетләр дә кияүләр һәм кызлар да киленнәр басып алган икән шул, дип акланырсызмы? Аклансагыз, димәк, сез ялгышкан. Гадәттә, хата кылган кеше генә акланырга тырыша.

Татар театрының йөзьеллыгына көйләп, театрыбызның нигезен чыдам салуда тырышкан классигыбыз Мирхәйдәр Фәйзи пьесалары сәхнәләрдә нигә куелмады икән? Кайбер җитәкчеләр һәм депутатларның күбесе, Академга, бәлки, шуңа күрә йөрмиләрдер, ир артистларның инде мунча алачыгындагыча йөрүләрен күрергә теләмиләрдер.

Шулай, агай-энеләр, башлап репертуар һәм уен осталыгы.

Кердем дә чыктым булды бу язмам. Нәкъ кайбер спектакльләр кебек. Хәер, шуны искәртү өчен, язманың шундыйлыгы мач.

* * *

Тормыш тулаем ваклыклардан гыйбарәт. Нәрсәгәдер барып тотынсак, моны дәлилле күрәсең. Галимнәр сүзен тыңлыйк: алар әйбердән кисәкчәнең кисәкчәләренең… кисәкчәләрен табалар.

Кешедә ваклык, организм төзелешендә җәелүенә өстәп, холкында, бүтәннәргә мөнәсәбәтендә, гомумән, яшәешендәге һәр «ваклык» та ялтырап чагыла. Болары, әйе, әдәбият һәм сәнгать кешеләре, укымышлылар өчен беренче. К. Г. Паустовский, шушындый кайбер үзенчәлекләрне акылы уртасына салып уйлангач, язучы өчен вак нәрсә юк дигән нәтиҗә ясагандыр. Аның нәтиҗәсе, әдип ваклык дигән нәрсәләрне бүтән һөнәр ияләреннән күбрәк табарга һәм аларны җентеклерәк күрергә тиеш һәм мәҗбүр дигән үстерелешне күз алдында тота.

* * *

Инде искәртелгәнчә, Анатолий Фёдорович Кониның мәкаләләре әйбәт әдәби әсәр кебек укыла. Гади генә «Лев Николаевич Толстой» дип исемләнгән бер йөз илле битлек хезмәтендә (бөек әдипнең драматургиясе турында аерым мәкаләсе бар) мине иҗат барышына бәйле фикерләр аеруча кызыксындырды. Бу урынны сөйләп һәм ирекле тәрҗемә итеп узам.

1887 елда Лев Николаевич әйткән фикерләрнең гомуми тәфсирен хәтерләп (алар очрашкан чакта), көндәлегемә һәм аның соңыннан язган хатларына таянып, бу фикерләрне әдип авызыннан яңгыраганча китерәсем килде. Болар, әлбәттә, аның шуннан соңгы әсәрләрендә урын алган.

«Һәр әдәби әсәрдә, – дигән ул, – өч элементны аерып карарга кирәк. Иң мөһиме – эчтәлек, аннары авторның үз предметына мәхәббәте һәм, ниһаять, техника. Бары тик эчтәлекнең һәм мәхәббәтнең гармониясе әсәргә тулаемлык бирә, һәм шулай булса, гадәттә, өченче элемент – техника – билгеле камиллеккә үзеннән-үзе ирешә». А. Кони бу өзекне куштырнаклар эчендә китерә.

Тургенев әсәрләрендә, асылда, эчтәлек күп түгел, әмма үз предметына зур мәхәббәт һәм бик шәп техника бар. Достоевскийда, киресенчә, гаять зур эчтәлек бар, бернинди дә техника юк, ә Некрасовта эчтәлек һәм техника бар, ләкин чын ярату элементы юк.

Даһи әдипнең шундый фикерләү колачы һәм төгәллеге сокландыра, әлбәттә. А. Ф. Кониның нәкъ әһәмиятле детальләрне тотып ала белүе – шулай ук мактарлык сыйфат. Рус әдәбияты турында тулы курс лекцияләр тыңладым, әмма моңа тиң-иш фикерләрне аз ишеткәнмен, ахрысы. Югыйсә саңгырау да түгелмен. Мөгаен, гамьсезлек өстенлек иткән.

* * *

Лев Николаевич Толстойның соңгы еллардагы тормышының рухи яктан авыраюы турында шактый язылган: кайбер әсәрләрен бастырмыйлар, шуңа күрә әдип аларны чит илләрдә чыгарырга мәҗбүр, гаиләсендә мирас мәсьәләсе куера, Лев Николаевич баштан ук игелек кылу өчен тырыша. Мираска кагылышлысы уңаеннан рус язучысы Владимир Солоухин китергән мәгълүматны укыйк (ирекле тәрҗемәдә).

Берәүләр Софья Андреевна Толстая авыру (истерия-шашыну) булган дип саныйлар, башкалар бу истерия – мирас өчен Лёвочка белән көрәштә аның коралы дип раслыйлар. Хәзер инде кемнең сүзе хак булуын ачыклавы кыен, әмма бер факт бар: ире үлгәннән соң, Софья Андреевна тугыз ел яши, һәм истерия өянәге бер мәртәбә дә кабатланмый.

Бу мәгълүмат иҗат барышына бәйлеме, дисезме? Уйланыйк. Иҗат кешесенең, аеруча олы иҗат иясенең, канына тоз салуларга җөрьәт итүләрдән башлыйк. Тәвәккәллекләр, әйе, эзләмәсәң дә очрыйлар, аларга юлыгасына әзер торыйк.

* * *

Уильям Шекспир исеме астында уйналган һәм басылган пьесаларның авторы гел дә бүтән кеше булуына ишарәләр һәм фаразлар әдәбият тарихыннан билгеле. Мондый эчтәлектәге сәхнә әсәрләрен һәм сонетларны (боларны хатын-кыз гына иҗат итә ала, дип бәяләнә) надан гаиләдә туган (әнисе имза да сала белмәгән), мәктәптә бераз латинны өйрәнгән, грекчаны тагын да азрак сукалаган Шекспир язуы бик тә бәхәсле ягъни. Шекспир булмавына башка саллы дәлилләр дә табылган. Шекспир, мәсәлән, французча белмәгән, ә әсәрләрдә французча бик төзек тулы җөмләләр очрый. Кайбер сюжетлар итальян әдипләре новеллаларыннан алынган, бу чакта алар инглизчәгә тәрҗемә ителмәгән әле. Әсәрләрдә сурәтләнгән Италия, Австрия, Испания тормышының нечкәлекләрен белү өчен, иң киме анда булырга кирәк, Шекспир бу илләргә бармаган икән.

Стратфордтан Лондонга килгәч, Шекспир башта браконьерлык белән шөгыльләнә, вак эшкуар була, аннары театрда атлар караган, имеш, шуннан соң суфлёр ярдәмчесе – артистларны сәхнәгә чыгарга чакырып торучы булып урнаша. Һәм театрга «үз» драмаларын тәкъдим итү башлана, алты елдан Англиянең иң күренекле, хәтта иң яхшы язучысы буларак таныла. Брокгауз һәм Эфрон сүзлегендә эшкуарлыкта шакшы эшләрне ят күрмәве теркәлгән, Шекспир-кешене, Шекспир-эшкуарны Шекспир-художник белән бутамаска кирәклегенә аеруча басым ясала; шулай да сүзлектә мондый искәртү дә бар: күрәсең, Шекспир-художник үзенең сихри дөньясында – аның художество зирәклеге вакыт һәм киңлек шартларыннан азат була торган биеклектә яшәгәндер.

Ә әсәрләрне кем язган?

В. Солоухин туплаган материалларда бу әдип-әдибәнең Мария Стюарт икәнлеге ихтималы нигезле үк дәлилләнә дә кебек. Бүтән юрамалар-версияләр дә бар. Ул Шотландиядә уналтынчы гасырның иң культуралы һәм укымышлы кешесе булып танылган, Шекспир авторлыгында таралган әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгаларны һәм Югары сарай хәлләрен әйбәт белгән. Унике ел Франциядә яшәгән, шунда төпле белем алган, әсәрләрдәге күп фактлар аның шәхси тормышындагы хәлләргә аваздаш. Англия королевасы Елизаветаның Мария Стюартны утраудагы күлләр арасындагы замокта ундүрт ел буена ябылуда тотуы мәгълүм.

Гыйлем иясе, энергияле-гайрәтле, талантлы Мария Стюарт ундүрт ел буена кул кушырып утырганмы? Булмас. Андыйлар эшсез шулай озак яшәргә хәтта сәләтсез.

Ярый, Мария Стюарт язган, ди. Ә ул язганнарын ничек иреккә чыгара алган соң?

Үзенең кәгазь-язмаларын Мария Стюарт алдан килешенгән урынга кечкенә сыра мичкәсенә салып җибәрә. Анда хатларга өстәлгән башка язмалар да булгандыр ич, алар арасына үз пьесалары да «кысылгалавы» ихтимал. Әлбәттә, гөман кылу, әмма нигезсез түгел.

Әсәрләр җыела барып, өнле кеше Уильям Шекспир кулына керсә? Мария Стюарт, пьесаларының үз исеменнән уйналмаячагын һәм басылмаячагын белеп, аларны кемнеңдер үз авторлыгына алуын үтенсә? Әгәр бу «автор» эшкуар җанлы Вильям Шекспир булса? Юрама-версия болары. Ләкин кемнедер атап гаепләргә нигез юк.

Бер нәрсә шиксез: инглиз әдәбиятында, бөтендөнья әдәбиятында иҗатта һәрчак үрнәк булган һәм булачак, бөтен кешелек дөньясы яраткан һәм яратачак әсәрләр күп. Аларда Вильям Шекспирныкылар да бар. Ә Вильям Шекспир – иң башлап инглизләрнеке. Вильям Шекспирны үзләренеке итәргә теләүчеләр Африка чүлендә дә табылыр иде. Әмма инглизләр Вильям Шекспирны беркайчан да берәүгә дә бирмәячәкләр, сатып җибәрмәячәкләр.

…Шекспирга бәйле мәзәкләр шактый. Белгәнегезчә, мәзәкләрдә фикер зурдан була. Берсен мин Сөембикә турындагы «Кавырсын һәм айбалта» исемле хикәямә эпиграф итеп тә алган идем. Укучыма аны инде тулы килеш китерәм.

Егерменче гасыр уртасында – бу хикәямдә тасвирланган вакыйгадан соң дүрт йөз ел узгач, инглизләрдән:

– Доминоиннарыгызны бирәсезме, әллә Шекспирнымы? – дип сораганнар, имеш.

Инглизләр бәйле дәүләтләрне азат иткәннәр, Шекспирны сатмаганнар.

Тагын бер мәзәк. Монысында миңа Шекспирның җор җавабы ошый.

Шекспир катына бер егет килгән һәм:

– Мин сезнең кебек булырга телим. Шекспир булу өчен миңа нишләргә кирәк? – дип киңәш сораган.

– Мин Алла булырга теләдем, әмма Шекспир гына була алдым. Бары тик мин генә булырга теләгәч, кем генә була алырсың икән соң син?..

* * *

…Безнең яшьләр артык муллык яраталар, алар начар тәрбия алган, яшьләр хуҗаларыннан мыскыллап көләләр һәм картларны бөтенләй хөрмәт итмиләр. Безнең балаларыбыз хәзер җәберләүчеләргә әверелделәр, алар, бүлмәгә өлкән кешеләр кергәч, аягүрә басмыйлар, әти-әниләренә карышалар. Гади генә итеп әйткәндә, алар бик начарлар…

Бу минем зарлануым түгел, әмма моны бик күпләрдән ишетәсең. Әлеге зарны мин күптән укыган идем, ләкин күп кабатлануына игътибар итеп җиткермәстән күчереп куймаганмын. Ниһаять, чыганагын таптым. Моны әйтүченең исеме мәгълүм. Ул – безнең эрага чаклы 470–399 елларда яшәгән Сократ бәяләмәсе. Шунысы да бар: мондый нәтиҗәнең бераз үзгәрәк иншалауда безнең эрага чаклы 720 елда, якынча 2000 елда һәм 3000 елда чыгарылулары теркәлгән икән инде.

Сократ бүгенге яшьләрне күрсә, мәсьәләгә бөекләргә хас булганча иҗади карап, тасвирын бик тә үзгәртер иде, әлбәттә. Кешенең килеп чыгышындагы кыяфәтенә акылына барып җитә язуыбызны, һичшиксез, искәртер иде.

* * *

Көндәлек язу әдип өчен мәҗбүри дигән карашта торучылар бар, бу шөгыльне кирәкмәскә чыгаручылар, юкка вакыт сарыф итүгә китереп ялгаучылар да тавышларын сиздерәләр. Әмма арага сүтелмәячәк койма кору ярамый. Хикмәт кешенең хәтеренә, холкына, башка сыйфатларына бәйле.

Соңгы арада (2007 елның феврале), тууына йөз ел тулу уңаеннан, Мирсәй абый Әмирнең көндәлекләреннән өзекләр шактый басылды. Аның кайбер көннәрдә язганнары әдәби әсәрдән өзекләрне хәтерләтә, икенчеләре публицистик мәкаләгә тиң, шәхси тормыш хәлләре бик аз урынны били. Болар Мирсәй абыйга, «Үзебез турында», «Без бәләкәй чакларда», «Хатирәләр урманы» исемле китапларны язганда, мәгълүматлы һәм ышанычлы чыганаклар булгандыр. Димәк, аның көндәлекләре, басылганнары буенча фикер йөртәм, әдәби әсәр булып кабул ителә.

Мирсәй абый «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында үзе укыган әсәрләр турында язганнарын бастырган иде. Алар көндәлекләрдән алынган кебек. Игелек иясе Мирсәй абый фикерләрен, кемнең кемлегенә карамастан, төгәл әйтә, төпченеп нигезли. Бәлки, әдипнең көндәлеге белән икәүдән генә калуы да кулын тотмагандыр, көндәлек язуның шундый өстенлеген кире какмыйк.

Рус язучыларыннан Анатолий Фёдорович Кони көндәлекләрен әдәбият тарихы өчен кыйммәтле мәгълүматлар теркәп алып барган булса кирәк. Кистереп әйтмәвемнең сәбәбе – аның көндәлекләрен укымадым, басылуларын да белмим. Әмма әдипләр турындагы очеркларында көндәлекләрен искәрткәли. Лев Толстой турында язганда, мәсәлән, өзекләрнең көндәлегеннән алынуына-төгәллегенә басым ясап ишарәли. «Петербург. Воспоминания старожила» исемле күләмле очеркында, чыганакларны махсус өйрәнүенә өстәп, көндәлек вакыйгалар да тәфсилле сөйләнә.

Мин, җиденче сыйныфта укыганда, көндәлек алып бара башлаган идем. Әлегә принцип юк, ни туры килде, шул язылды. Бер елга уку өзелде, көндәлек онытылды. Сигезенчедә укый башлагач, көндәлеккә кечкенәрәк күләмдәге амбар кенәгәсе юнәттем. Эчтәлеге элеккеге юнәлештә барган. Мин аны мәктәпкә алып та йөрдем. Һәм көндәлегемне күрше авылдан килеп укучы кызлар алып укыганнар, бездә бүтәннәр әйберенә кагылу гадәте булмагач, мин аны яшереп сакламаганмын инде. Ярый әле, үзләренең кайсы авылдан кемнәр икәнлекләрен тезгәннәр. Шунысында кечтек әйбәтлек күрдем, әмма көндәлеккә игътибар суынды. Унынчы класста язылган көндәлек дәфтәрләрендә яшәешне дөрес аңлау сизелгәли, ләкин умырткасы нык түгел.

Шуннан соң көндәлек өзә-төтә барды, елына төп вакыйгаларны бер генә мәртәбә тезгән битләр дә очрый. Күрәсең, йөри чыккач язылгандыр, авылым урамнары (соңыннан шундый исемдә китабым басылды) тасвирланган озын өлеш ярыйсы икән.

Калынрак блокнотка әдәбиятка кагылышлы фикерләрне (ярый әле, боларын бүтән дәфтәргә, аерып теркәргә өлгердем), мәктәптә белгән барлык формулаларны, кайбер кагыйдәләрне тезгән идем. Хәләлем Мәгъферүз, кичке мәктәптә укыганда, берәүгә биреп торган. Кайтармады. Әгәр хәзер боларга күз салсам, төгәл фәннәрдән белемем мәктәптә өйрәнгәнчә дәрәҗәдә яңарыр иде кебек.

Хәзер «Ежедневник» кына алып баргалыйм, укучылар белән очрашулар турында аерым дәфтәргә туплана, юбилей кичәләрендә һәм конференция кебекләрдә чакыру билетлары чуарлана.

Бүтәнгә күчик.

Куен дәфтәре һәр әдип өчен мәҗбүри, минемчә. Югыйсә башка килгән фикер-детальләрнең бер генә сүзен булса да шунда ук теркәмәү – ялкаулык, иҗатта тәртип белмәү. Ә иҗат мондый мәгънәсезлекне гафу итми.

Антон Павлович Чеховның блокнотлары күп, арада ашык-пошык, грамматик кагыйдәләргә игътибар салмыйча язылганнары да ишле. Соң, тәртиплелек иясе Антон Павлович үзе өчен генә теркәгән бит, аларны ул үзе аңлаган, бөек әдип иҗади байлыкка сакчыл караган, әдәбияттагы олы бурычын онытмаган.

Александр Фадеевның әсәр җыелмасына тиңләшерлек блокнотларын укыйк, тәфсилле һәм озын ук язылганнары да очрый.

Куен дәфтәрләрем шактый иде. Алардагы вакыйга-детальләрнең файдаланылмаганнарын 1980 елның 2 декабрендә ике калын дәфтәргә күчердем, аннары шуларга өсти барам. Арада аерым хикәя булырлыклары очрый. Казахстанда тутырылган дәфтәрләрне ертып ташлавым өчен хәзер дә үземне битәрлим. Моны кабатлап искәртүемнең сәбәбе – югалту зур. Хәләлем Мәгъферүз, елыйсың инде син моның өчен, дигән иде. Болай да хәтерлим, янәсе. Хәтерлисең ди…

Ә балачак һәм үсмер чак турында эзлексез булса да теркәгәннәрем калынрак кесә блокнотында саклана. Гаҗәеп бай! Кайсы битен ачсаң да, хикәя, хикәяләр! Язып кына өлгер. Әмма бу яшьтә бик «бирешмиләр» шул. Көчтә чагында тамак артыннан куу таләп ителде.

Бу язмадан көндәлекләр һәм куен дәфтәрләре күңел сандыгын хәзинәле тоталар дигән нәтиҗә чыгарыйк.

* * *

Өч рус әдибенең И. Сталин турындагы сүзләре белән танышыйк. Беренчесенең икенче өлешендә Н. Хрущёв күз алдында тотыла, өченчесе – шигъри юллар – тәрҗемә ителмичә китерелә.


Элек безнең белән маньяк һәм катыйль җитәкчелек итте, ә хәзер томана һәм дуңгыз җитәкчелек итә.

Б. Пастернак


Сталин ышанган бердәнбер кеше Гитлер булды. Һәм ул, 1941 елның июнендә СССРга һөҗүм итеп, аны алдады.

И. Эренбург


И стал народ врагом народа.

И он один народом стал.

А. Твардовский


Мондый бәяләмәләрне гомумиләштереп бирү өчен, иҗат каләмеңнең ныклы булуы кирәк шул. Ә өч әдип әдәбиятка талантлы куәтләрен кызганмыйча хезмәт иттеләр.

Сүз җаеннан без И. Сталинның халыкка кылган ерткычлыгы турында аз беләбез, бу хактагы шаһитлар истәлеге һәм документаль чыганаклар белән җентекле танышмыйбыз.

И. Сталин җинаятьләреннән мисал: Октябрь революциясенә чаклы Россиядә кырык мең мәчет була, Сталин аларның санын кырык тапкырга киметә. Моны гаепләү өчен хәтта сүзләр табуы кыен.

* * *

Язганыңны бер кеше аңлавы да – әдипнең бәхете.

* * *

Язганда, сораулар туа. Күп чакта алар җаваплары белән үк туа.

* * *

Гадәти хәл – кабатлау кабатланмас булуны бетерә, тик кабатлавың яңача, үзеңчә булыргә тиеш.

* * *

Кем син, укучым? Син мине күпмедер белдең, ә мин сине бөтенләй дә белмим. Карашыңны бер күрүем дә җитәр иде. Миңа иҗатта, хикәям язылышында юнәлеш табуы ук җиңеләер иде. Аерылмас дусларча иҗат итик. Бергәләп.

* * *

Һәр язганың энҗе бөртекләреннән генә тормый. Энҗеләрне генә һәркем ошатырлык итеп тезгән әдипләр сирәктер. Бәлки, юктыр. Шулай да язганыңда гәрәбәләр, асылташлар җемелдәве төп шарттыр. Әмма «энҗе» гә барыбер «бөртек» ятышлы. Бөртекләп ягъни. Язганда, норсыз мүкле ташлар әсәреңә керергә этешеп-төртешеп торалар, әй. Әрсезнең әрсезләре.

* * *

Университетта укый башлаган чак. Бөтенләй ят дөньяга кереп барышыбыз. Безгә, «деревенщина» га, өстәмә мәшәкатьләр дә җитәрлек, яп-яңа сүзләр дә өйрәнәбез. Моның уенга тартымрак әмәлен дә таптык. (Тел байлыгын өйрәнүдә кабатлау хәтта кирәк.) Вакытны әрәмгә уздырмас өчен, тәнәфесләрдә берничәбез җыелып, алдан белеп килгән сүзләр әйтешәбез. Аңламасак, әйтүчебез мәгънәсен төшендерә.

Бер иптәшебез:

– «Хаос» сүзе буталчык-чуалчык тәртипсезлекне белдерә, – диде һәм болай дип өстәде: – Нәкъ хәзерге хәлләргә туры килә, иң соңыннан ясалган сүз шулдыр.

Һәм «хаос» хәтергә шулай урнашты, сөйләмдә аны ишеткәләгәч, мәгънәсе шик уятмады. Шактый вакыт узгач кына, калын сүзлек мине хәйран итте. Әлеге аңлатма ярым-йорты гына икән, «хаос» ның бүтән мәгънәсе дә бар икән, заманыбыз тудырган сүз түгел, ә борынгы грек мифологиясеннән килә икән ул. Бу мәгънәсе дә бик саллы: томан һәм караңгылык белән тум-тулук убылган төпсез чокыр, барлык тереклек иясе әнә шуннан чыккан, имеш. Димәк, дөньяда җан ияләре хаостан яралган икән… Әкиятен әкият тә бит, шундый мифны уйлап табарга – хаосны карыныбыз итәргә нигез-хыял кирәк ләбаса.

Бүгенге яшәешебезнең буталчык-чуалчык тәртипсезлегенә таянып, мифка хасча бәяләсәк, менә мондый нәтиҗәгә барып төртелмибезме:

– Кем белгән тагын…

Яңа сүзләр әйтешеп уйнавыбызда мәгънәсе яртылаш аңлатылган сүз «хаос» кына иде.

* * *

Әдәбият хикәядән башланган, дип ныклы ышанган кеше мин. Ягъни хикәя әдәбиятның мәңгелегендә башта торып юл ярган, бүтән әдәби төрләрдә иҗат итәргә дәрт һәм дәрман бирүче этәргеч һәм сакчыл чыганак булган.

Элгәре, күрәсең, риваятьләр, легендалар барлыкка килгәндер. Татар халык иҗатындагы «иртәк» атамасын (бәлки, бу сүз, «иртә» тамырыннан ясалып, борынгылыкка ишарә итәдер) әкиятирәк эчтәлекле кыска әсәрләр китереп чыгаруы ихтимал лабаса. Моңа каршы да төшә алабыз – нигә әле шулай ук халык иҗатындагы «сөйләм» не кысрыкка биклибез? Монысы кыска хикәянең турыдан-туры атамасы булырга хаклы. Мәзәк дигәнебезгә дә «сөйләм» не чәпелдәтеп ябыштырырга була.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации