Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 38 страниц)
– Бу мәхлук җан да яшим дип яши инде, хатын колы булып, – дигән сүзләр дә йөри.
– Күрәсеңме, ничек элдертә! Артыннан йөгереп тә җитә алмассың.
– Чибәр хатыныннан көнләшәдер.
Хатыны түгәрәк йөзле, күзләре ышанучан карый, елмайганда бигрәк тә ягымлы. Ул үз авылларында балалар укыта, башлангыч сыйныфларда.
Ире чибәр егетләрдән түгел. Хәер, аның дәү гәүдәсендә ирләрне ир итә торган сулмас көч сизәсең, ирләрчә тупасрак йөзе баһадир итә кебек аны. Ә ул баһадир түгел, ә нибары, кем әйткәндәй, орчык буе хатын колы.
Аның өйләнгәнче үк сөйгәненә бер таләбе булган:
– Син мине иң әйбәт киемеңне киеп каршыла, һәрвакыт. Син соңгарак калсаң, мин шулай эшләрмен. Мин ишектән кергәндә, Сабан туе киемнәреңдә бул. Аннары алыштырырсың. Ачуланган булсаң да, элгәре сиздермә. Аннары ачулансаң да ярый.
Һәм ул, менә ничә еллар инде, өенә атлыгып кайта. Эштән ул арып кайтмый. Өендә сөенеч көтә аны, бәрәкәте көтә. Тик хатыны вәгъдәсен үтәвен бераз арттырды бугай, ул, матур киенүенә өстәп, йомшак кына итеп елмая…
Әй, сез, хатыннар, барыгыз да шулай булсагыз соң?! Күп кирәкми бит, авырлыгы да юк: булган әйбәтрәк киемнәрегезне киегез һәм бераз елмаегыз! Кояшка охшап.
Багу
1958 ел иде. Редактор безгә, язучы Юрий Гертка һәм миңа, зур эш кушты. Без шахтёрлар көненә багышланган санга, газетаның урта битләрен тоташ тутырырлык итеп (әлбәттә, геройларның рәсемнәрен дә урнаштырып), очерк язарга тиеш идек. Фактик материалыбыз күп, әмма аларны тезү җаен тапмыйбыз. Әнә шул булачак очеркның тезмәсен, журналистлар теле белән әйтсәк, «ход» ын эзләп-уйланып, Караганданың үзәк бакчасында йөрибез. Бәхәсләшәбез, ниһаять, килешәбез бер «тезмә»гә, аннары тагын ошатмыйбыз, тезмәне кире сүтеп ташлыйбыз.
Кинәт кенә безнең каршыга чегән хатыны килеп чыкты. Һәм Юрага, күрәсең, аның өйләнмәгән булуын яшьлегеннән сизеп:
– Чибәр егет, багыйммы үзеңә? Мәхәббәтеңне әйтимме? Сөйгән кызыңның кем икәнлеген сөйләп биримме? Нибары ун сум… – диде.
Юра беравык уйлап торды һәм кинәт:
– Риза, – диде. – Тик башта җирнең ясалма юлдашы ничә әйләнеш ясавын әйт!
Чегән хатыны ачуланып китеп барды.
– Нигә ачуландырдың, – дидем мин. – Барыбер түгелме сиңа? Әйтсен иде шунда теленә ни килә шуны. Барыбер очеркка «ход» таба алмыйбыз, көлке ишетеп алыр идек бер. Аннары очеркка «ход» ны сораган булыр идек.
Юра эндәшмәде. Мәхәббәтемне, яраткан кызымны белү өчен миңа багучы сүзе кирәк түгел, диде бугай ул күңеленнән.
Хак. Мәхәббәт багучылык ярдәменә мохтаҗ түгел. Гашыйклар бер-берсенә туры карап, яратуларын үзара багалар.
Ә очеркка «тезмә» озак табылмады.
Алма үстерүче карчык
Безнең авылда Мәлгыя исемле ялгыз карчык яши. Аның күршесе Мәймүн карт та ялгыз. Аларның балалары инде күптән үз гаиләләрен корганнар, кайсылары читтә яшиләр, авылда калып башка чыкканнары да бар. Карт һәм карчык үз балалары янына һичшиксез сыярлар иде, юк бит, күршеләр нигезләрен ташламыйлар. Алар карт дуслар, ә дуслык картлыкта да, яшьлектә дә бер төрледер инде, тик карт кешеләр дуслыгының тәҗрибәсе зуррак буладыр.
Бер-берсенә ярдәмләшеп, җиләк-җимеш үстерүдә ярышып яшиләр алар. Мәлгыя карчык Мәймүн картның өен җыештыра, идән-сәкеләрен юа, йә үз өендә, йә Мәймүн картка кереп ашарга әзерли, аларның тапканнары-бүлгәннәре уртак. Мәймүн карт күршесенең каралты-курасын тәртиптә тота, утынын ярып өя, күтәрәсе-төшерәсе эшләрне гел ул үти. Кайвакыт берәрсе сырхаулап китсә, бу инде күршесе өчен әйтеп бетергесез хафага әйләнә. Уйлап торасың да, болар гомерләрен тату яшәгән, хәзер дә бер-берсеннән аз гына да аерым тора алмаучы ир белән хатын дип тоясың. Ә чынлыкта алай түгел. Безгә, авылдашларына, аларның күршеләр генә икәнлеге билгеле инде.
Әйе, алар – күршеләр. Шул күршеләрнең сәер бер гадәтләре бар: балаларча беркатлылык белән җиләк-җимеш үстерүдә ярышалар. Аларның үзләренә күп кирәкми, җиләк-җимешне балаларына-оныкларына илтәләр, күршеләргә күчтәнәч итеп өләшәләр. Ярышның яңа төрләре табылып кына тора тагын үзләренә.
Хәзер алар алманы тизрәк өлгертүдә ярышалар. Кем җиңәр икән?
Бервакыт мин йомыш белән Мәлгыя әби катына кердем. Ул бакчасында иде. Чүп утый, агачларның салынып төшкән ботакларын күтәрә. Мәймүн карт та бакчасында. Тик ул нигәдер пошынган кыяфәттә, ашык-пошык эшләп, каш астыннан гына әледән-әле Мәлгыя карчык бакчасына күз төшереп ала, борчыла.
Кинәт мин Мәлгыя әби бакчасындагы бер агачта кызарган алмалар күрдем. Гаҗәп: безнең якта ничек инде июнь уртасында алма кызарсын? Менә бит ярышу-көнләшү дигән нәрсә кешеләрне ниләр генә эшләргә мәҗбүр итми. Дөньялар, диген… Мәлгыя карчык Мәймүн картны җиңгән, димәк. Әйтәм аны, Мәймүн бабай борчылып йөри, күршесе бакчасына кырын күзе белән генә карый – менә сәбәбе нәрсәдә икән: Мәлгыя карчык алмаларны иртәрәк кызарткан һәм Мәймүн карт җиңелеп калган!
Минем кызарган алмаларга шаккатып карап торуымны күргәч, Мәлгыя әби:
– Кызарган түгел алар, мин аларны иртүк, Мәймүн карт торганчы, кызылга буяп кына элдем. Узган җәйдән оныклардан калган уенчык алмалар бар иде, шуларын да асып куйдым. Мәймүн картны көнләштереп йөрәген сыздыру өчен, – дип пышылдады. – Әй, ул шуны да сизми…
Менә карчык ничек хәйләләгән икән! Мин тиле дә алмаларның җеп белән асылган икәнен абайламаганмын.
Мәймүн карт, чыннан да, нигә шушы хәйләне сизми икән? Сизәдер, йөрәкне сизмичә буламыни ул?!
Китап кибетендә
Бездән ерак түгел генә китап кибете бар. Зур, заманча – әйбәт кибет. Китап сәүдәсенә игътибарның артуына үзе бер дәлил: шәһәр читендә менә нинди бай кибет ачылды бит. Читтә яшәүнең өстенлеге дә бар – шәһәр үзәкләрендә сатып алырга өлгерә алмаган китапларны монда табарга мөмкин. Анда хәтта тотылган китаплар да сатыла. Мин кибетнең картиналар сатыла торган бүлеген яратам, бөек рәссамнарның картиналарына карап озаклап, ләззәтләнеп уйланырга мөмкин. Гомумән, яратам мин шушы кибетне. Без, күрше-тирәләр, аны үзебезнең кибет дип сөйлибез. Без анда еш йөрибез.
Бер кергәч, мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге балалар китаплары сатыла торган бүлеккә бардым. Кызларымны яңа китаплар алып кайтып сөендерим әле, дидем. Сайлыйм.
Сатучы апам үз хезмәттәшләренә китаплар тезелгән өстәлнең эчке ягында нәрсәдер сөйли. Кинәт ул бик әче итеп сүгенеп куйды.
Сүгенү гомумән ямьсез, ә хатын-кыз сүгенүе бигрәк тә котсызлык.
Кулымнан сайлаган китапларым коелып төште.
Ничек инде китап янында сүгенергә мөмкин? Китап бит ул сөйгәнең кебек кадерле, изге. Әллә бу хатын сөю, сөя белүдән мәхрүмме?
Хәзер бу кибеткә керергә куркып йөрим инде. Нигә ишеттем икән шул хатынның китап катында сүгенүен? Нигә ул хатын, ирләрдән дә уздырып тупас сүгенеп, китапны рәнҗетте икән? Хәер, шакшы күңелле әшәкедән яхшыны көтеп буламы?
Эшкә барганда
Иртән. Майның егерме дүрте бүген. Агачлар, яфракка тулып, чәчәккә төренгән чак. Кояшның саф нурлары, яфрак-чәчәкләрне аралап үтеп, җиргә ялтыравык тәңкә булып төшә.
Кешеләр эшкә баралар. Кешеләр эшкә иртән барырга яраталар – баш саф чакта, ял итеп яңа көчләр җыйгач, беренче чиратта.
Бу төбәктә зур заводлар, эшчеләр дә, инженерлар да, галимнәр дә күп йөри моннан. Булыр-булмас ярты сәгать вакыт эчендә синең алдан төрле кешеләр уза – күп кешеләр, күп язмышлар.
Бер ир малаен җитәкләп бара. Улын юл уңаендагы балалар бакчасына кертеп җибәрә, алар бер-берсенә озак кул болгашалар. Егет белән кыз, завод капкасы төбендә очрашып, җитәкләшеп кереп китәләр, сагынышканнар. Бер хатын, күкрәк баласын күтәреп, яслегә йөгерә, тирләп төшкән. Нигә ире булышмый икән? Әнә бер ир, чәчләре тузгыган килеш, әллә инде битен дә юмаган, ахры, айнып та җитмәгән. Күрәсең, кичә хезмәт хакын «югандыр». Сыра сатыла торган почмакка борылып карый, анда әле берәү дә юк.
Урам уртасыннан кара «Волга» сузылып бара, акрын гына. Ул юыртмый. Янәшәдә, агачлар арасында бер югалып, бер күренеп, өлкән яшьтәге икәү бара. Карчык картын култыклаган. Карт авырдан атлый, аңа инде эшкә бармаска да була. Әмма станогы янына баскач, аның оеган тәне язылып китә, куллары көйләп куйган кебек хәрәкәтләнә. Директор аны эшкә алып килү, өенә кайтарып кую өчен үз машинасын биргән. Ул машинага утырмый, машина көн саен аларның янәшәсеннән бара. Аңа карчыгының озатып куюы кадерле. Алар икесе бер җан кебек. Карчык картның эштән кайтуына чаклы ничек түзәр икән… Түзәр – көн буена җитәрлек итеп карап кала аның күзләренә.
Карт машинаның озата баруына каршы килми: хөрмәте ни тора бит – директор үз машинасын җибәрә. Ул гади эшчеләрне дә машина белән махсус килеп алуларына сөенә, шуңа горурлана: менә без – эшчеләр кемнәр! Завод капкасына бер квартал кала ул машинага утыра, карчыгы, егылып төшмәгәе дип, машинаның ишеге нык ябылуын тикшереп карый һәм машина агайны заводка җилдереп илтеп куя. Карт сөенә: аңа хөрмәт зур, ә аның иң зур шатлыгы – карчыгының бетмәс мәхәббәтендә.
Беразга урамнар тынып кала. Аннары машиналар хәрәкәте тыгызлана. Йортлардан мәктәп формасына киенгән малайлар һәм кызлар очып-очып чыгалар – урамнарга хезмәт тагын арта. Балалар да эшкә баралар. Быелгы сыйныфларында соңгы көннәрен укыйлар алар, гыйлем алалар: монысы – иң авыр хезмәтләренең берсе. Аларны да шулай эшкә килеп алучылар, озатып калучылар булыр әле, булыр. Амин.
Самолёт туктамый
Без реактив самолётта биектә очабыз. Харьковта тукталыш ясарга тиеш идек. Самолёт түбәнәя генә башлагач, тагын күтәрелдек, шәһәрнең тонык иртәнге утлары гына абайланды. Кабул итмәделәр безне – томан.
Күршемдәге утырган апа борчыла.
– Әллә ватылдымы соң бу самолёт? Очмый түгелме соң инде? И Ходаем, туктады бит… Шушында калсак нишләрбез… – Үзе, мине этә-төртә, иллюминаторга үрелә. – Туктаганбыз шул…
Тынычландыра гына алмыйм апаны, һавада самолётның туктап тора алмавын һич кенә дә аңламый. Ул тагын иллюминаторга үрелә дә:
– Туктаганбыз икән… – ди.
Ниһаять, Симферополь аэродромына төшеп туктадык.
– Менә хәзер чынлап торып туктадык инде, – дим, янәсе, күрше апам тәмам тынычлансын.
– Юк, туктамадык, җир түгел әле бу…
Апам, баскычтан төшкәч кенә, чыннан да җиргә төшүебезгә ышанды.
Ул язын машинада әйләнгән икән. Аягы имгәнгән. Шуны дәваларга санаторийга бара.
Курку тиз генә бетми шул.
Тау төшкәндә
Зур үзбушаткыч машинаның кабинасында өчәү утырып кайтабыз. Биек озын тау төшәбез. Шофёр машинаны үз иркенә куеп алды – тизлек артты. Уртада утырып кайткан апа төенчеген алдыннан төшерде һәм:
– Тр-р-р, – дип, рульгә тотынды.
Аннары апа үзе дә көлеп җибәрде. Һәм аның йөзендә курку калмаган иде инде.
Машина, апа «дилбегәсеннән тоткач», чыннан да акрынайды.
Юлбарыс
Әле зоопарк ачылды гына, тамашачылар күп түгел. Булган кадәресе зуррак хайваннар читлекләре янында. Биек тимер рәшәткәләр эчендә, агач күләгәсенә сыенып, карт юлбарыс ята. Иртәнге сыйдан соң канәгатьләнү белән ял итә. Кинәт чыр иткән авазлар купты һәм кешеләр, рәшәткә тимерләре арасыннан эчкә кергән нәни кызны күреп, телсез калдылар. Бер ир кеше рәшәткәләр өстенә маймылдан да җитезрәк үрмәләп менде дә теге якка сикерде. Һәм кызны тиз генә рәшәткә арасыннан кире чыгарып өлгерде. Ә үзе…
Юлбарыс, аяклары белән җирне сытып басып, кечкенә тау авыш-түеш иткәндәй, кешегә якынлаша. Рәшәткә өстенә үрмәләргә соң инде. Кеше урынында тораташ катты – җире дә убылмый, ичмасам. Кеше – иң көчле һәм иң акыллы тереклек иясе, диләр түгелме соң? Ә хәзер…
Юлбарыс башын өскә сөйрәп, күзен сирпеп карап ала. Янәсе, торамы бу җан иясе, хәзер ничәгә ботарланасыңны беләсеңме син?..
Аларның карашлары очраша.
«…Юлбарыс, син физик көчлерәк, хәзер син мине күз ачып йомганчы юк итә аласың. Син эшләмә моны. Чөнки син – күпмедер дәрәҗәдә акылга ия хайван. Мин – кеше – бу очракта синнән физик көчсезрәк».
…Юлбарыс, ни хикмәттер, тукталды һәм кире агач күләгәсенә китеп барды. Адымнары аның баягы кебек ямьсез түгел иде, җиргә йомшак, салмак итеп баса иде.
Читләмә тышындагы кешеләр берьюлы, тоташ суладылар.
Кеше рәшәткә өстеннән кире чыкты, ул үлемнән котылды. Аңа беркем дә ярдәм итә алмаган булыр иде, ә ул ярдәм итте – баланы коткарды, үз тормышын куркыныч астына куйды, аны юлбарыс ботарлавын күреп тору һәм ярдәм кулы суза алмау коточкыч фаҗига булыр иде.
Аның янына үлемнән котылган кызын җитәкләп хатыны килде һәм:
– Син миңа, нигә миңа гел каршы төшәсең, дисең. Нигә тыңлатмыйсың соң мине? Әнә юлбарысны да тыңлата алдың үзең.
Ире телсез калды бу сүзләрдән, әллә әлеге хәлдән соң аңына килеп җитә алмаган идеме шунда. Бераздан ул:
– Юлбарыс уйланды, миннән үзенең акылы көчсезлеген сизеп тыңлады ул мине. Ә син тыңламыйсың, чөнки үзеңне гел-гелән хаклыга саныйсың. Уйлана белмисең син, – диде.
Һәм ул, кызын күкрәгенә кысып, капкага таба китте. Артыннан, җирне сытып басып, юан гәүдәсен алпан-тилпән чайкалдырып, хатыны иярде. Ул менә-менә хәзер иренең җилкәсенә ташланыр да аңа бармакларын батырыр кебек иде. Коточкыч.
Гариза
Бер гашыйк егет, чираттагы ял бирүне сорап, баш мөхәрриргә гариза язып керткән. Ул ял вакытында сөйгәне янына барырга һәм алар өйләнешергә тиеш иде. Егет гаризасын болай дип тәмамлаган:
«Сине яратып,
кочаклап үбеп…»
Шуннан соң имзасын куйган.
Әйе, ниләр генә эшләтми бу мәхәббәт дигәнең!
Редактор ачуланмады. Әмма приказ язып элде. Ул ялга чыгару турындагы приказларны махсус тактага элдертеп тормый иде. Шелтә бирсә яки рәхмәт белдерсә генә инде. Приказ янында егетнең гаризасы да эленеп тора иде.
Редактор гашыйк егетне ялга чыгару турындагы гадәти сүзләрдән соң болай дип имза куйган:
«Синең мәхәббәтең
алдында баш июче
…апаң».
Гариза да, приказ да үз көчләрендә иде. Ничек тәмамлануларына карамастан. Бәлки, гаризалар гел алай язылмаса да, приказларны гел кешегә ихтирам белән тәмамларга кирәктер.
Елап ашау
– Ашаганда да елыйсыз инде, – дип әрлибез без кайчакта балаларны.
Әмма без, өлкәннәр, бу очракта хаклы түгел бугай. Ашау – балалар өчен зур хезмәт бит. Алар шул ашый да уйный инде. Уйнаганда елаштыралар бит, нигә, алайса, ашаганда еламаска, ди?!
«Белен» кафесында шундый бер хәлне күрдем мин.
Җиткән кыз ике кешелек ризыклар алды, аларны өстәлгә китереп тезде һәм, утырып (ә монда гадәттә басып тамак ялгыйлар), ишектән күзен алмыйча көтә башлады. Ул борчыла, аның көткән кешесе килми һаман. Кыз, суынмасын дип, ризыклар өстенә кәгазь каплады.
Ниһаять, аның көткән кешесе килде һәм кыз аңа:
– Әнием, менә монда утыр, – дип, урынын бирде. Үзе аның янына басты, әнисенең пальто якасы өстенә төшкән чәчләрен төзәтте. – Нигә инде соңладың, әнием, ризыклар суына бит.
– Ачуланма, онытып җибәрә язганмын. Аннары йөгердем.
Илле биш яшьләр тирәсендәге бу апа кызы алдынарак этәргән ризыкларны ашый башлады һәм:
– Үзең дә аша, – диде.
– Мин аннары, әнием, ярыймы…
Кызның күзләре яшьле иде. Ул, әнисе ашап бетергәнче, аны әле аркасыннан, әле җилкәсеннән сөеп торды, үзенең күзеннән яшь кипмәде. Әнисе аны кабат кыстамады, кыз, әнисе ашап бетергәч кенә, ризыкка тотынды. Әнисен ул елап торып ашатты. Мин монда һич тә начарлык күрмәдем.
Бәлки, кыз кечкенә чакта үзе елап ашагандыр? Әнисе аның янында басып торгандыр? Әнисе хәзер кызның бурычын түләвен аңлыйдыр? Шуңа күрә кызын елаудан туктатмыйдыр? Бәлки.
Шулай да мин кызның әнисен елап ашатуына шат. Без әниебез алдында гел бурычлы. Ул бурычны түли дә белергә тиешбез. Ничек түләсәң дә, безне әниләр гафу итәр. Әниләр алар. Әниләр.
Аларның кызы
Бер якын танышым белән озак кына аралашмаган идек. Хәзер тагын еш очрашабыз. Соңгы күрешүдә ул:
– Минем кызым үсә, – диде.
– Шаяртасың син кайчак тузга язмаган нәрсәләр әйтеп! Синең бит малайлар гына. Аннары, хатыныңның көмәнле булып йөргәнен белмим соңгы вакытта. Малайларыгыз инде үсеп җитә.
– Кызым бар минем. Башка хатында…
– Ничек инде? Син, туры юлдан гына йөргән кеше, һәм менә сиңа мә!
– Белмим, аңларсыңмы мине, юкмы, әмма минем, дөресрәге, безнең кызыбыз бар. Зур үсте инде кызыбыз, ничә яшьтәме? Төгәл әйтә алмыйм, чөнки белмим. Кайчак кызыбыз инде кияүгә чыккан, минем оныгым бар кебек, һәм мин инде бабай икән. Кызыбызны без әнисе белән икәүләп тудырдык. Аңламыйсың? Ирләр бала тудырмый, син шашкансың, дисеңме? Кызыбызны без хыялыбызда тудырдык, бәхетебез хакына. Шулай, кызым бар минем. Мин еш кына аның әнисенә шылтыратам, кызыбыз әйбәт үсәме, дип сорыйм. Кызың белән шатлана аласың, акыллы, ди. Кызыбызның әнисе дә миңа шылтырата, безнең нәниебез ничек үсә, дип сорый. Әйбәт, сиңа охшаган, дим. Без кызымның әнисе белән очрашмыйбыз, күп еллар инде. Монысы безнең гаиләләребез өчен кирәк.
Мин дустымны аңладым. Ул ярата, аны да яратучы кеше бар. Әмма мәхәббәтләре турында алар икәве генә беләләр. Һәм мин белдем менә. Аларның мәхәббәтен күп кеше белүе кирәкми. Чит кешеләрнең аларны гаепләве ихтимал. Мин гаепләмим. Һәм дустым миңа ышана.
Мәхәббәттән өстен була алмыйсың. Чын мәхәббәт – барлык нәрсәгә үлчәгеч.
Төн куну
Төн кунып чыгу турында бер тапкыр язган идем инде. «Җыр турында» гы хикәяләрнең берсендә. Менә тагын шундыйрак хәл.
Караганда өлкәсенең «Большевик» колхозына йомыш белән бардым. Монда элек тә булганым бар иде, әмма кунып калырга туры килмәде. Бу юлы кичен генә барып төштем. Колхоз канцеляриясендә каравылчы гына утыра иде инде.
– Кемгә барасың инде хәзер, кунарсың минем белән, – диде ул. – Бүген барыбер эшеңне эш итә алмыйсың. Менә каршыдагылар кунарга кертәләр иде дә, бүген үзләренә дә кунар урын юк – өй эчләрен бөтенләй сүтеп ташладылар. Әнә ут яндырып та эшлиләр.
Бераз гәп сатып утыргач, мин чыгып киттем. Төнге урамнар буйлап йөрдем. Бу – зур авыл. Ул – тимер юл станциясеннән чакрым ярым чамасы гына ераклыкта. Анда ундүрт төрле милләт кешеләре яши, бу авыл шушы йөз башында оеша башлаган, анда һаман төрле яклардан киләләр. Һәм китәләр.
Авыл уртасындагы ясалма күлгә барып чыктым. Соңгы язның тын төнендә аның өсте кырысланган, дәшми, сөйләшми күл. Көндезен казлар-үрдәкләрне йөздерүдән тәмам арыган, ахрысы.
Салкынайта. Кайдадыр кунарга кирәк иде – нигәдер канцеляриягә кире кайтасы килмәде. Күл каршындагы кечкенә генә саман йортның түрдәге ике тәрәзәсендә ут яна – хуҗалар йокламаганнар икән. Каеш белән кадакка эләктереп бикләнгән кечкенә капканы ачып кердем. Кыйгач ябылган (өй түбәсенә) лапас эчендәге өйалды ишегенә чамалап барам. Этләре юкмы икән, дип шикләнәм (югыйсә бер генә этнең дә миңа өрмичә калганы юк әле – алар юаш кешене тиз сизәләр. Һәм бер генә мәче дә аякларыма сыпырылмыйча узмый). Бер әби каршылады һәм түрдәге бүлмәгә алып керде.
Өстәлгә кәсә белән сөт, икмәк, шикәр китереп куйдылар. Рәхмәт.
Караватта хуҗа ята. Хаста. Ул ачулы, урында эшләүчеләрне сүгә.
– Ә сез, журналистлар, гел дөресен язмыйсыз, – ди.
Миңа ишек ачкан әби һәм хуҗаның малае аны җитәр инде дип туктатмакчылар. Хатыны эндәшми, ирен бүлдерми.
– Мин – менә ничә еллар инде урын өстендә. Минем гаиләгә кечкенә генә дә ярдәмем тими. – Хатыны аның өстенә юрганны рәтләп япты. – Өстәмә йөк мин. Ә менә ташламыйлар. Мондый кеше идемме соң мин! Тәндә көч-куәт беркайчан да бетмәс кебек иде. Нахак бәла…
Һәм төн узганчы, мин бу гаиләнең тарихын белә идем инде.
Аны сугышка кадәр үк ферма утарына кереп бүре буган җиде сарык өчен утыртканнар. Ул сугышта булмаган, әмма сәламәтлеген бөтенләй югалткан.
Хатыны, Украинадан шушы ерак Казахстанга килеп, ире янына якынрак булырга теләп, шушы авылда үз кулы белән саманнан йорт җиткергән. Барысын да үзе. Иренә нахак сүз тагучы кешеләрне ачулануын ул туктатмый, ара-тирә иренең яшь чакта, таза-матур чакта төшкән һәм хәзер зурайтып диварга эленгән рәсемгә карый. Ә караватта яңаклары эчкә баткан, тормышының яме җуелган, дивардагы рәсемгә инде бөтенләй охшамаган авыру ир ята. Әмма хуҗа хатын өчен ул хәзер дә якын, үз кеше, аның ышанычы, өмете, ул – аның мәхәббәте, яраткан ире.
Шул көнне бу колхозда җиде йөз алтмыш сигез сарык үлгән иде. Бер көндә. Җәйләүгә иртә чыгарганнар, ә җәйләүдә ябык лапаслар юк. Май ахырында карлы-бозлы яңгырлар булды. Атна буе. Сарыклар күшеккәннәр. Җиде йөз алтмыш сигез…
Колхозда бу хәлне беләләр. Канцеляриядә борчылып утыручы яки җәйләүгә киткән хуҗалар юк. Бу югалтуга җиде сарыкны бүре буган өчен җәфа чиккән ир генә хафалана. Аның кайгысын мәңге тугры хатыны уртаклаша.
Төн буе алар турында уйландым. Йокы кермәде.
Сөенү
Урманга менәм. Җәяү. Колхозыбызның җиңел машинасы куып җитте. Шофёр, борылып, арткы уң ишекне ачты. Исәнлек белештек. Һәм барыбыз да кинәт тынып калдык.
Шофёр янында Шәйхи утыра, артта – хатыны һәм малае. Гадәттә, бала-чага шофёр белән рәттән утырырга тырыша, ә Шәйхинең малае әнисенә сыенган да әтисеннән күзен алмый. Юк, ул әтисе алдына утырырга кызыкмый, аны борчырга теләми. Ул әтисенең алда үзе генә утыруына сөенә. Моңа Шәйхинең хатыны да сөенә: аның ире түрдә бит!
Шәйхи дәү кулларын рульгә салган. Ул, җиңел машинаның түренә утырып, басуларны беренче тапкыр ашыгып уза. Үзе таптаган басуларны ул бүген яңача күрә. Ул – безнең колхозның гади бер кешесе.
Аның түрдә утырырга лаек булуына хатыны сөенә. Шул сөенү аның малаена да күчкән.
Алар күрше авылга – хатын авылына – кунакка баралар.
Вокзалда
Арча вокзалында Казанга барырга поезд көтәбез. Залга чаңгылар күтәргән егет һәм кыз килеп керде. Алар ишек катындагы урындыкка утырдылар. Егет газета укый башлады. Үзенә сыенган кыз да укырлык итеп, газетаны аңа борды. Әмма кыз газетаны кире этәрде, үзе тагын да егетенә елышты. Кызның бияләйләре төшеп киткән иде, егет аларны үз алдына алып куйды. Аларның башы башка терәлү белән бөдрә чәчләре уралыша.
Бу вокзал зур түгел. Әмма биредә күп телләрдә сөйләшүчеләрне күрәсең. Татарлар, руслар, удмуртлар, марилар… Яшьләр күп. Ә яшьләр арасында мәхәббәт турында сүз куера. Тик ярату сүзләре барлык телләрдә бер яңгырамый бит инде. Шулай да мәхәббәтне аңлап була.
…Кыз егетнең ак свитерыннан чыккан күлмәк якасын төзәтеп куйды. Егет, аңа борылып, күз карашы белән:
– Мин сине яратам, – диде.
Егет кызның нечкә кашларын шомартты. Кыз күз карашы белән аңа җавап кайтарды:
– Мин дә сине яратам.
Алар кычкырып сөйләшә белмиләр, алар бармаклары белән сөйлиләр, алар телсезләр икән.
Әмма аларның күңелләре сөйләшә, алар аңлашалар. Күрәсең, «ярату» сүзе барлык телләрдә дә яратудыр инде.
Яңа киемнәр
Студент чак иде. Соңгы – бишенче курста укыйм, газеталарга язышам, гонорар дигәннәрен аерым җыеп барам. Габардин дигән материалдан ул вакыттагы яңа мода белән (спортивный) костюм тектердем. Алты йөз сумнан артыкка төште.
Беренче тапкыр үземә үлчәп костюм тектерүем иде.
Бик килешле чыкты. Ательеда кигәч салмадым.
Троллейбуста кайтам. Тәрәзә кырына утырдым, аралыкта кешеләр бәрелеп минем яңа костюмымны бозмасыннар, янәсе. Янымда бер апа – миннән алты-җиде яшькә генә өлкәнрәктер – утырды, мин тәрәзәгәрәк елыштым, костюмыма кагыла күрмәсен, янәсе. Костюмымның фасоны бозылмасын, бөгәрләнмәсен дип төзәткәлим, үрә катып утырам, иң кадерле әйберем шушы костюмдыр кебек. Апа минем шушы шатлыгымны аңлады.
– Бик килешле булган. Куанычы-шатлыгы белән киегез. Әле беренче тапкыр киюегезме? – диде.
Мин барысын да сөйләп бирдем, студент булуымны әйттем, беренче тапкыр үземә үлчәп костюм тектерүемне яшермәдем.
Таныш түгел апаның йөзе шатлык белән тулы иде. Ул костюмым җиңенә кунган йон кисәген чеметеп алды һәм шул төшне йомшак кына сыпырып куйды. Их-х, шундый рәхәт булды.
Күптән түгел кара туфлиләр сатып алдым. Сөенеп, онытылып, кулымдагы туфлине сыпырып барам икән. Ике хатын туктаттылар һәм туфлиләремне кызыксынып карадылар, мактадылар. Берсе:
– Минем улым шундый туфлине бик яратып кия, – диде.
Мин сөендем, ул мине улы кебек якын күрде ич.
Югарыдагы ике очракта да хатыннар минем сөенечемне уртаклаштылар, минем өчен алар да әнием кебек шатландылар. Әйе, кешеләр бәхетле йөзләрне ерактан күрәләр.
Менә бит «хатын-кыз кызыксынучан була» дигән сүзләр расланды. Һәм мин моңа шат. Рәхмәт аларга!
Кибеттән яңа әйбер алган саен һәм яңа киемне беренче тапкыр киеп чыккан саен, апаларның мине килеп котлауларын көтеп торам. Алар минем янга килмичә калмаслар кебек, җилкәмнән сыйпап сөярләр кебек. Әнием кебек.
Аналар
Трамвай тукталышында икәү очраштылар. Икесе дә озын буйлы. Ирнең чәче-кашы сарырак, ә бөтен йөзе-башы кызарган – әллә чүт кенә кәгеп алган тагын.
Хатын тулы итеп елмая, көлми. Күбрәк ул сөйли, ир өзек җаваплар кайтара. Командировкадан кайтышым, ди. Үзенең куллары буш.
Хатын билет алырга вак акчаларын җайлады. Аның бөтен йөзе бу ирне очратуына шатлана – дөнья бик тә якты! Кулларында йөзек-балдак юк, бәлки, ире түгелдер. Чибәр ул, чиста. Шушы көзән җыерган иргә хөрмәте-яратуы самими аның.
Ике тукталыштан соң ир, артына борылып та карамыйча, качкан кебек төшеп калды. Хатынның йөзен күңелсез гадәтилек каплады – дөнья караңгыланды. Һәм чыннан да көньяк-көнчыгышта – трамвай барышына каршыда – куе болыт күтәрелгән иде. Инде сибәләргә кереште.
Хатын алдагы тукталышта төште. Аның бәхетен дәвамлырак итү өчен, ир нигә тагын бер генә тукталыш бармады икән? Ашыгамы? Ә кәгәргә вакыты табылган! Хатынның кәефе бозылмаса, болытлар да акрынрак килгән булыр иде бит. Нигә инде кешедән бәхет кызганырга? Хәер, бәхетне кешегә бирү өчен, син үзең бәхет таба һәм аны саклый белергә тиешсеңдер!
…Урам читеннән ак күлмәк-костюм кигән хатын килә. Дүрт яшьләр чамасындагы малаен күтәргән. Нигә тәпиләтми икән? Әллә яңгырга чыланмас өчен ашыгалармы?
Ак киемнәре белән болыт карасын аралап килә хатын. Янәшәсендә ире бара. Кулында хатынның нәни сумкасы гына. Бәлки, малай, иркәләнеп, әнисенең күтәрүен теләгәндер. Ана, бәлки, ак киемнәрен малаен тузанлы аяклары белән күтәрү өчен кигәндер. Бәлки, малаен үзе күтәрүенең сәбәбе давыллы яңгырда улын үз күкрәгенә – ана куенына алу өчендер. Бәлки, ул иренең янәшәсендә баруына мең бәхетледер.
Һәм күптән күргән тагын бер вакыйга искә төште.
…Ялтырап торган күн итек, зәңгәр галифе һәм яшел китель кигән ир алдан бара. Башында – картуз. Мыеклы. Гәүдәсе аркылыга-буйга бер дияргә була. Атламый, ә шуыша кебек ул.
Артта, егерме адымнарда, – хатыны, бу тау халкында шундый гадәт икән. Бала күтәргән ул. Беләгенә төенчек аскан. Күлмәк итәге аяк йөзенә җитсә дә йөрергә кыенламый, җиңел атлый хатын. Араны кыскартмагаем дип, адымын тыя кебек. Барсын соң ире алдан! Күрсеннәр кешеләр хатынның иргә хөрмәтен! Шуңа җавап итеп, ире аны өендә өргән җиргә утырта бит.
Нинди уртаклык бар бу хатын белән ак киемле хатын арасында? Алар – бәхетле аналар! Аларга ирләре гомер буена тугры. Ә трамвайдан кача-поса төшеп калган сары ир беренче мәхәббәтенә хыянәт иткәндер кебек тоелды. Әле өйләнгәнче үк. Аны яраткан чиста хатын мәхәббәтенә һаман да тугры. Ул инде башка берәүне дә яратмаячакмы? Әлеге куркак ирнең хыянәте аны ана булу бәхетеннән мәхрүм иттеме?
Шулай да ул, баласы булмаса да, ана кебек. Күңеле аналар күңеле кебек киң аның.
Юл буендагы шомырт
Былтыр көз урмандагы бу атлы юлдан еш йөрдем, югыйсә юл читендә үсеп утырган нәни шомыртны ничектер күрмәгәнмен инде. Быелгы иртә язда – апрель азагында гына күрдем мин аны. Үсә, тырышып үсә шомырт. Былтыр гына тишелеп чыкса да, төз һәм юан кәүсәле булып үсәчәген инде сиздереп тора.
Тик таптап китмәгәйләре үзен. Юл читендә үк бит. Атлылар йөри, мотоциклда чабалар. Аны сындырырга җәяүленең аягы бәрелү дә җитәр. Әллә күчереп утыртыргамы соң? Эчкәрәк.
– Кирәкми, – дип дәште кебек миңа шомырт. – Мин шушында үсим. Юлаучыларның битләрен сырлы яфракларым белән сыйпап калыйм. Алар язын минем чәчәкләрем исен иснәсеннәр, көзен җимешемнән авыз итсеннәр.
Безнең халык шомыртны ярата бит.
Шомырт кара күзләр…
Шомырт чәчәкләре ак, димәк, пакь…
Шулай да сындырсалар? Азмыни соң куллары кычытучылар.
Юк, сындырмаслар. Берәүнең дә салам юанлыгы шушы изге ниятле шомыртны сындырырга көче җитмәс. Иң авыр беренче елын яшәгән инде ул.
Шомырт яфрагы юлаучының битен сыйпый.
Чәчәкләре аңарга тәмле исен бөрки.
Шомырт чәе кайбер авырулардан сихәтләндерә.
Матур һәм батыр тормыш башлый шомырт.
Бала имән
Безнең якта киртә юанлыгы имәнне шулай атыйлар. Бала имәннең кабыгында инә юанлыгы генә җыерчыклар бар. Алар да үсәр, карт имәнгә – урман күркенә – калкан-сырлау булырлар, һәм имән бөтен урманны бизәр.
Хәзер бала имән урманны матурлауның бүтән әмәлен тапкан.
Урман иң башлап яшеллеге белән матур. Кыйгачлап яуган яңгырдан соң агач кәүсәләренең бер ягы карала. Һәм бу чиста кара төс урманга сихрилек өсти. Ә бала имән кәүсәсе бүтән төр агачларга караганда ныграк карала икән, баһадирлыкта әлегә башкалардан калышсам да, хәзергә урманны төскә баетыйм, ди, ахры.
Агачлар куены
Унберенче май көне иде. Урман кырыйлап киләм. Сукмак, урман култыгын турыга кисеп, басуга чыкты да урман чите чакрым чамасында калды.
Агачлар яфрак ярган чак. Ә култык кырыенда мәһабәт наратлар кырларны горурланып карап күзәтәләр. Аларның ябалдашларының төсе куе яшел.
Наратлар янында яфраклы агачлар үсә. Каен-усаклар яшь әле, әмма алар, гомер иткән наратларның билләреннән ашып, күкрәкләренә үрмәлиләр. Сыек яшел төсле яфраклары белән заман кырысландырган наратларның төк-ылысларына наян җил өрдерәләр. Карт наратлар яфраклы агачларны, шушылай сабыйларча иркәләү өчен, үз куеннарына алганнармы әллә соң?
Урман авызы
Урман авызында кергәч тә, алан-ачыклыклар нәни.
Мин йөри торган атлы юлдагы ачыклыкның читләрендә яшь каеннар һәм усаклар үсә. Аннары сирәк наратлар төзәеп утыралар. Ачыклыкны урталай кисеп, биш тасма сызыла: тәгәрмәчләр һәм ат тоягы таптаган эзләр, алар арасында чирәм.
Ачыклык иртәнге кояшка йөзе белән тора. Шушы урман авызында чирәмгә таралып ятып, күккә карап ятканыгыз бармы сезнең? Тукай әйткәнчә. Хәл җыеп. Бу ачыклыкларны табигать кешеләр ял итү өчен махсус ясагандыр.
Кара каеннар
Ак каеннарны мактап җырлыйлар. Әмма кара кәүсәле үсмер каеннар да бар бит әле. Аларга бик озаклап карап торсаң, башыңа төрле уйлар килә. Әйтик, кара каеннар турында нигә җыр юк икән? Үзләренә аталган җыр булмаганга күрә агара алмыйча һаман каралып-кайгырып утыралармы әллә яшь бичаракайлар? Түгел. Урманның бу төшендә кара төс җитми икән дә әнә шуңа каралганнар икән алар. Ике төстә үсүче тагын нинди агач бар? Ак һәм кара булсалар да, алар урманга төс салуда ишләр.
Бәлки:
– Кешеләр төрлелек яраталар, – дигәннәрдер дә, игелек кылу максатыннан, каралыкны үзләре теләгәннәрдер кайберләре.
Әллә:
– Кешеләр, караны – актан, акны карадан аера белегез, – дипме?
Ауган элмә
Бу делянканы беренче елда кисеп бетермәделәр, зур иде ул. Икенче елда исә тәмам эш иттеләр, агач төпләрен куптарып, ботагын-сатагын җыеп яндырдылар, ызаннар сызып, нарат чәчтеләр. «Калын урман» дип атала торган төштәге делянка яшел чокырга охшап калды.
Шушы урман аланы-чокырында карт элмә бар. Урманчылар аны кисмәгәннәр, пычкылары җитмәгән. Төрле яктан эз салып караганнар, әмма үзәккә җитә алмаганнар. Юан иде шул, төп буе арбадан киңрәк булыр, төп буен арбага менгерсәң, йөк артыннан атның дугасы күренмәс.
Еллар үтә, наратлар инде кеше буе булып килә.
Быел кыш карт элмә ауган. Аның очына таба, бер үк төштән колач ачкандай, өчпочмак ясап үсеп чыккан ике ботагы бар иде, алар да элмәнең үзе кебек төз иде, бу элмәдә әйләнмәлек дигән нәрсә күренмәде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.