Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 33 (всего у книги 38 страниц)
Александр Трифоновичның моңа реакциясе керфек какканчы дигәндәй була:
– Разве Героя за трусость дают?!
Әңгәмә тәмам. Чөнки чакыртучының мондыен да усал-дөрес гыйбарәгә торышлы сүзләргә җавабы юк. Һәм алтмыш яше тулу уңаеннан, Александр Трифоновичка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирмәделәр. Аны ул чакта иң дәрәҗәле Ленин ордены белән дә түгел, ә икенче дәрәҗә йөртелүче Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр. А. Т. Твардовскийның юбилеен бөтенләй билгеләмәсәләр дә кәефе кырылмас иде, бәлки, әмма бу олы шагыйрьне читкә тибәреп узу мөмкин түгел. Бүләкләүчеләр кечерәк орден тагу белән аның дәрәҗәсен төшерергә теләгәннәрдер, бәлки. Әмма бу орденда да «Хезмәт» сүзе баш хәрефтән язылуын искәреп җитмәгәннәрдер. А. Твардовскийга иң зур бүләк, – әлбәттә, аңа һәм Василий Тёркинга бергә куелган һәйкәл.
Бездә исә, Татар илендә генә түгел, бүләкләрнең, мактаулы исемнәрнең барысын да алырга дәгъва кылып йөрүчеләр ишәйде. Ала да торалар бит, хезмәтләре белән лаеклымы-түгелме икәнлеге турында уйлап та тормыйлар, әллә Брежневка иярәләр тагын.
А. Твардовскийга әйләнеп кайтыйк. Хәтерләвемчә, ун ел чамасы вакытта язылган «Василий Тёркин на том свете» исемле поэмасын башлап ил җитәкчеләренә укыды. Кинаяләр һәм турыдан бәрүләр күп анда, боларны һәр өлкәдән «грамутный» түрәләр аңлап җитмәделәр бугай. Бу әсәрне Александр Блокның «Двенадцать» поэмасы дәрәҗәсендә итеп санадым мин. (Укыган саен яңалыклары табылучы әлеге поэма турында аерым язарга ниятлим. Көчем җитсә, әлбәттә.)
Шагыйрьнең поэмасын җитәкчеләргә укуы әсәренең басылачагын-басылмаячагын алдан ук ачыклау теләгеннән булыр. Бәлки, җитәкчеләргә әдәби дәрес биреп агарту максатыннандыр. Усал-дөрес гыйбарәләргә генә түгел, бәлки кыю гамәлләр кылуга да маһир шәхес иде Александр Трифонович.
Менә тагын бер гыйбарәсе, монысы китаптан күчереп китерелә.
А. Твардовский, «Новый мир» журналының баш редакторы буларак, күп санлы кулъязмалар (ул бүтән журналлардагы әсәрләр белән дә танышып барырга мәҗбүр) укыгач, аларда «яңалыкның искелек белән көрәшен» схематик чагылдырылуын күргәч, мыскыллап:
– Отсталый зам, растущий пред и в коммунизм идущий дед… – дия торган булган.
Монда аңлатма кирәкми, фикер бик әйбәт йомрыланган.
Александр Трифоновичның әдәбиятка кагылышлы хатлары 1985 елда калын китап итеп чыгарылды. 1930–1970 елларда язылган хатлар болар. Китапны шагыйрьнең хатыны Мария Илларионовна төзегән, хатларга ул ук язган комментарийлар күләмле китапта бер йөз утыз дүрт битне алып тора, аңлатмалар бай мәгълүматлы, китапның исеме – «Письма о литературе». Димәк, сүз гел дә әдәбият язмышы турында бара, югарыда китерелгән кебек анда – йомры гыйбарәләр ишле. Игелекле эш башкарган Мария Илларионовна! Бу шулай ук иҗат, Александр Трифоновичка хас фидакяр иҗат.
* * *
Портрет һәм иҗат портреты истәлекләргә, мемуар әдәбиятка карый кебек. Әлеге ике жанрның аермасын белеп бетермибез бугай, бу хәл моңа ныклы игътибар итмәүдән киләдер. Югыйсә дөнья әдәбиятында һәм рус әдәбиятында боларны һич тә бутамыйлар. Мисалларны теркәп кенә куйыйк.
М. Горькийның портрет һәм иҗат портреты остасы булып танылуы бик тә хаклы. Әдәбият галимнәре аның «А. П. Чехов», «Время Короленко», «Лев Толстой» исемле хезмәтләрен Горькийга хас булганча, оста язылган әдәби портретлар буларак атыйлар. Ә «О «карамазовщине» һәм «Ещё раз о «карамазовщине» исемле мәкаләләрендә Ф. Достоевскийның иҗат портретын сурәтләү өстенлек итә.
А. И. Купринның «О том, как я видел Толстого на пароходе Св. Николай» дигән китапта өч бит ярымлы гына әсәре, – портрет, минемчә; анда Лев Толстойның бөеклеге күркәм детальләрдә ачыла. Ә «Памяти Чехова» исемле шактый озын хезмәте Антон Павловичның иҗаты барышы, ничек иҗат итүе хәтта тәфсилле үк языла.
Әдәби хәрәкәттә күп вакыйгаларның шаһиты булган Владимир Лидинның «Люди и встречи» һәм «Страницы полдня» дигән китаплары бар. Автор анда тупланган мәкаләләрнең гәрчә истәлекләр һәм портретлар булмавын, ә үзе яшәештә белгән кешеләргә, дусларына һәм юлдашларына ихтирам билгесе икәнлеген искәртсә дә, җыентыкта портрет һәм иҗади портрет жанрларының үрелеп баруын күрәбез. Әйе, болай да мөмкин. Әмма аеру отышлырак түгелме икән?
Татар әдәбиятыннан иҗат портреты үрнәге итеп Ибраһим абый Газиның «Фатих Хөсни» исемле хезмәтен атыйм. Беренче җөмләгә игътибар итик: «Фатих Хөсни – үзе бер дөнья».
Бездә истәлек-портретларның күбесе бер шаблон җөмлә белән башлана, бу хәл трибунадан чыгышларда ешрак та кабатлана: мин… Фәлән Фәләневне фәләненче елдан беләм, аның белән гел аралашып яшибез. Укыйсың яки тыңлыйсың да язган яки сөйләгән кешенең үз героен белмәвенә ышанасың. А. Куприн әдәбият әзмәвере Лев Толстойның гаҗәеп портретын беренче күрүдән соң ук иҗат иткән. Шундыйлардан үрнәк аласы иде.
* * *
Балалар өчен популяр хикәяләр һәм Маугли турында мавыктыргыч әсәр язган Джозеф Редьярд Киплингның бер гыйбарәсен кабаттан укыйк. Һәр ир кешенең тормышында өч хатын-кызы була, дигән ул: беренчесе, соңгысы һәм бердәнбере. Боларның һәр өчесе әдәби әсәрләрдә киң чагылыш тапкан. Башка бер уй килде: бердәнберләре турындагыларын бер китапка тупласаң, ә? Ябырылып укырлар иде кебек. «Кебек» кенәдер шул. Тормыш тулылыгы өчен беренчеләре һәм соңгылары сурәтләнгән әсәрләр дә гыйбрәтле. Тормышыбыз һәм әдәбиятлар байлыгын күрәләтә ярлыландырырга маташмыйк.
* * *
Туган ягыңны ярату турында күп языла, тагын да күбрәк сөйләнелә – бу хикәятләрне тыңлап торуы ук кызыклы, гап-гади агайның сурәтләвендә аның авылыннан, хәтта борылмалы тыкрыгыннан гүзәл урын юклыгына һәм булмаячагына ышанасың да куясың, әй. Акыл утырткан бу кешеләр мактанышуда хәтта бәхәсләшүгә җитәләр. Болай борын чөю аларның канына бала чакларыннан ук сеңгән.
Саба районындагы Тимершык җидееллык мәктәбендә биш сыйныфны тәмамладым. Анда күрше авыллардан (үзләрендә башлангыч мәктәпләр генә) килеп укучылар да бар иде. Һәм без авылларыбызның матурлыгы турында кызып-кызып бәхәсләшә дә идек, сүз көрәштерүләр кайчакта – синең авыл начаррак итеп телгә алынганда гына – чәкәләшүләргә дә сәбәп иде. Мондый селтәнүләр берәүнең, сезнең авылның матур төшләре күп, әнә теге тау итәге коеп куйган шикелле бит, дигәч кенә шып туктый иде.
Шушы уңайдан бер мәзәк искә төште. Грузиннар һәм әрмәннәр бер-берләре белән шаяртып сөйләшергә яраталар. Менә бервакыт Тбилисига баручы әрмән һәм Ереванда кунак буласы грузин юлда очрашалар да бәхәскә керәләр: кайсы шәһәр матур: Тбилисимы, әллә Ереванмы? Бәхәс кыза, әмма җиңүче юк. Ниһаять, әрмән Ереванны өстен чыгаруга ирешә (мәзәкнең кайда сөйләнүенә карап, өстен чыгу үзгәрә, шәһәр исемнәре урыннары алышына ягъни). Грузин уйга кала һәм, әрмәннәр фамилиясендәге соңгы «ян» ны, әрмәннәрчә «җанга-джанга» күчереп:
– Джан, Ереван матур, килешәм, – ди. – Ә Ереванны юк итү өчен ничә бомба кирәк? – дип өстәп сорый.
Монда, әйткәнебезчә, Ереван урынында – Тбилиси, грузин урынында әрмән булуы мөмкин.
Инде әрмән уйга кала һәм бераздан бомбаларның кирәкмәслеге җаен таба:
– Кацо, Тбилиси да матур, безнең башкалалар тиңнәр!
Алар кочаклашып аерылышалар, бер-берсенә башкалаларны күреп сөенүләрен телиләр.
Шаярышып һәм җитәкләшеп яшәүче ике бөек халыкта шуңа охшаш уен-мәзәкләр күптер, ахрысы.
Ереванның бер меңьеллыгы уза. Алдагы елда Тбилисиның ике меңьеллыгы билгеләнә. Тагын өчме-дүртме ел үтә. Ереванга өч мең ел тулган икән ләбаса! Һәм Тбилиси алдагы елда дүрт меңьеллыгын бәйрәм итә. Бу хәлләр матбугатта да чагылыш тапкан кебек истә, мин үсешне меңнәргә үк күтәреп, бераз гына (!) күперттем. Мәзәктә булгалый инде һавага чөюләр, аеруча туган ягың турында күкрәк какканда, хыял дигәнебез чиксез. Шулай булмыйча ди, туган як турында ич сүз!
…Авылыңдагы сирәк атамалар һәм урыннар туган ягыңны яратырга этәрәләр – андыйлар бездә генә ич, һәм алар борынгыдан килгән. Безнең Саба төбәгендә, мәсәлән, «Юл өзеге» исемле документаль повестемда һәм «Урак өсте болытлары» дигән әсәремдә телгә алынган Аждаһа купкан төш, Алпамша чабатасын какканнан соң хасил булган тузан чүмәләсе, Шүрәле сазлыгы, Төпсез кое бар. Боларга Зәрә тавын да өстик. Язгы кыр эшләренә керешү һәм Сабан туе алдыннан шул тауда балалар ботка пешергәннәр, зәрә кычкырганнар. Тау биек, өч мәхәлләле авылның һәр тарафыннан зәрәчеләрне күрергә һәм ишетергә мөмкин. Зәргәр (зәркяр, зәркән, ягъни ювелир) атамасы да безнең якта соңгы алтынчы, көмешче, коемчы исән чагында сакланды әле. Тагын кайсы авылларда саклана мондый атамалар? Югыйсә мондый һөнәрле авыллар (Әтнә ягында бай тарихлы Олы Мәңгәр, мәсәлән) Татарстан җирендә ишле үк саналган ич. Кызганыч, һөнәрчелек турындагы китапларда да һөнәр төрләре, берне теркәп, унны калдырып, дигәндәй генә телгә алына.
Шулай да… Шулай да туган ягыңны ярату-олылау һәрчак әти-әни тәрбиясе белән бәйле, минемчә. Әти малай чагында ук бабаемның энесе Нигъмәтҗан бабай белән (аңа шулай эндәшә идек) өязгә көмешче өйрәнчеге буларак чыгып йөргән, ә бабаем Хуҗиәхмәткә калак кебек әйберләр ясашкан, бабаем өязгә чыгып йөрмәгән, аңа авылыбыз һәм күрше-тирә авыллар кешеләре заказы җиткән. Әтинең миңа ипләп кенә, акрынрак әйткән сүзләре истә.
– Төп нигезне бетерәбезмени, улым? – дигән иде ул.
Бетте шул… Андагы ихатадан метрга метр чамасы гына җир калды, үзебезнең як агачларын, җиләк-җимешлекләрне ташу сулары бөтенләйгә юды… Әтинең югарыдагы искәртүен «Нигез» исемле хикәямә эпиграф итүдән ары уза алмадым. Бераз акланырга нәнүк кенә юанычым бар үзе – әтиләргә, яңа нигез корганда, каккалауда һәм казуда көчемнән килгәнчә һәм булдыра алганча булыштым. Ә әтинең бабаемнан ук килгән бакчачы һөнәрен үз иттем, әти һәм әни ошаталар иде агачларны, җиләк-җимешлекләрне, гомумән, бакчаны каравымны. Мактану түгел болар. Әтинең, туган якны яраттырыр өчен, туган җирне олылауны оныттырмас өчен, миңа биргән һөнәре бу.
Дүртенче әнисе белән (элеккеләре вафатыннан соң килгән бу әби безгә – үги кызы балаларына – үз әбиебез кебек иде) үскән һәм уналты яшендә кияүгә бирелгән әнием безгә – миңа һәм олы сеңлем Саниягә – «модный» киемнәрне җырларга онытмыйча кулдан тегә иде. Укый-яза белмәгән әниемнең туган туфракны яратырга тиешлегебез турындагы бер дәресе хәтергә нык сеңгән.
– Улым, иркә карлар ява, улым. Күр, күрче! Безнең авылда гына явадыр. Әллә аларны бүтән авылларда безнең кебек көтеп торучылар азмы икән? И-и, аларда да явадыр әле бизәкле, уенчыл карлар, име, улым. Аллаһы барыбызны да тигезли ул, рәхмәт яугыры…
Һәм мин шушы дәрестән соң иркә карлар яуганда да, буран котырыпмы-котырынганда да ышыкка кермәс булдым. Әнинең бүтән авылларда иркә карлар явуын көтүчеләрнең азракмы икәнлеге турында искәртүе, моны миңа үзем белергә тиешлегенә басым ясап, мине үсендереп тә җибәрүедер, димәк. Туган җир турында сүз барганда, үсенү вә үзеңне ярату хилафлык саналмый ла!
* * *
Байлар Сабасының төньягы башыннан ерак та түгел өч чүнник («пчельник» сүзеннәндер) тезелгән, көньягы башыннан шактый ук арадан тагын икәү бар. Октябрь революциясенә чаклы боларның хуҗалары булган, әле кырык беренче елгы сугыш вакытында алар, инде умарталар тотылмаса да, тирә-юньне үзгә бизиләр иде. Бетте инде урманнарга якын чүнникләр, адәм баласы сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда булганны юк итүгә хирысланды бит, иҗатын шул тарафка боруына хәтта сөенә дә иде. Монысы – сугыш кыруы йогынтысы, әлбәттә. Чүнникләрнең берсе – өчнең көнбатыш ягында үр түбәсендә үскәне – зур мәйданлы иде, анда чишмә чыга иде. Шунда, аланы уртасындарак, юан һәм бик тә биек, әллә гасыр кичергән инде, нарат горуранә баскан. Кара һәм ак чыршыларга һич тә тартымлыгы юк иде, төптән ярты буен узганчы ботаксыз нарат, ялгызлыкка бирешүе шул гына иде.
Безнең, малайларның, күзләре җете, агачның очына таба, нәзегәеп очлануга ара шактый калдырып, кояшлы көндә умарта кортларының очканнарын әйбәт күрә – умарта оясы бар иде шунда. Анда менеп, балын алмалы түгел, аю да менә алмаслык. Кортлар балны ашап бетереп барганнармы, әллә, запас ояларына ташып, маяга тотканнармы – нәмәгълүм. Оя тирәсендә таларга-урларга килеп сугышучы бүтән оя кортларын күрмәдек без.
(Озынгарак китә бу язма. Безнең Саба ягы кешеләренең гадәте шундый инде, урманга керсәләр, тиз генә чыга алмыйлар. Хәер, Сабаның бай урманнары җибәрми ич аларны.)
Мондый чүнникләр безнең төбәктә шактый иде, урманнардагылары күпкә үк җыела иде.
Без, өч баҗай, кечесе мин, икенче баҗай Фәтхерахман малае Тәлгат белән урманга, чүнниккә менәбез. Тәлгат – совхоз умартачысы. Әйләнгечтән киттек, урмангача инеш буйлап, аннары урман кырыйлап бардык. Инеш ярларындагы җиде чишмәне күрәсе килгән иде. Челтериләр. Фәтхерахман баҗай аларны карап тотты, хәзер чишмәләр Тәлгат карамагында, аларның хәлен Тәлгаттән баҗай белешеп тора.
Тәлгат, чүнниккә керүгә, миңа битлек кидертте. Умарталар ягына бара гына башлаган идек, Тәлгат, хафаланып:
– Аю килгән! – диде. – Ата карак! – Өелеп торган тизәкләргә күрсәтте. – Хәзинәсен калдырган. Умарталарны туздырмаган булса ярый ла. Әнә берсе ачык.
Шунда бардык. Капкач читкә шудырылган, ә рамнар кузгатылмаган. Без комачау иткәнбездер, аю, димәк, урлап сыйланырга өлгермәгән.
Тәлгатнең кулларын кортлар сырды, йөзенә дә кунгалыйлар. Хуҗаны таныйлар, ахрысы, чакмыйлар. Кортлар хуҗага афәт килә язуы турында сөйлиләр, озакладың бүген, диләр, хуҗага карак аюны чагалар иде бугай.
– Оста да кылана аю урлавында! – диде Тәлгат. – Бу эшендә кимчелеге юк. Синеңчәрәк әйтсәк, аның урлавы – иҗади шөгыль, әкәмәт. Кешедән өйрәндеме икән аю урларга, әллә кеше аңардан үрнәк алганмы? Кеше аюдан үзгәреп килеп чыккан дигән фаразлар да бар бит әле. Әмма аю урлашуда кешедән бик еракка артта кала. Балны да ул, табигать хәзинәсеннән көч куеп җыям, дип уйламыймы икән?!
Аюны биергә өйрәтәләр, ә урламаска өйрәнерме икән? Булмас, димә син…
Бу кадәресе аның хыялый иҗаты иде, минемчә.
* * *
«Фән – чибәркәй ул, әмма бары тик үз киемнәренә киенгән чибәркәй. Ул – чиста яктылык һәм азаккача үтә күренмәле, әмма җылы һәм салкын түгел».
Тирән мәгънәле фәлсәфи фикер, фәннең чынлыкта нәрсә икәнлеген аңлаганнан соң чыгарылган нәтиҗә. Аны башыңа сеңдереп уйлансаң, әллә кайларга барып чыгарсың. Безнең кешеләрне йөгертеп җибәрерлек, кайберәүләрне иң киме урыннарыннан кузгатырлык фикерне әдип әйткән. Ә бит бик тә үзенчәлекле иҗатында һәрчак тирәннән каеручы Андрей Платонов, шушы нәтиҗәне чыгарганда, яшьләр сафында була. Аның тормышны һәм фәннәрне (мәсәлән, математиканы) гомере буе җентекләп өйрәнүен дә искә алсак, язучының белем хәзинәсен баетуда туктаусыз тырышуын аңлый төшәрбез.
Андрей Платоновичның 1936 елда хатыны Мариягә язган хатында әдипнең фәнгә якынлыгын раслаучы мондый мәгълүматлар бар.
«…Беләсеңме, мин көтмәгәндә энергияне чыбыксыз тапшыру принцибын ачтым. Әмма бары тик принцибы. Аны тормышка ашыруга хәтле ерак. Вакытым булгач, фәнни журналга мәкалә язачакмын. Маша, мавыктыргыч бурыч бу, – фәнни хакыйкатькә дәрт-һәвәслек миндә үлмәгән генә түгел, ә художестволы күзәтү исәбенә көчәйгән». (Җәяләр эчендә генә теркик: А. Платонов 1921 елда ук «Электрофикация» исемле очерклар китабы чыгара.) Аңлатма бирү кирәкми, Андрей Платонович тәҗелләмичә әйткән.
Ул «Кеше һәм чүл» исемле мәкаләсендә (шулай ук беренче әсәрләре исәбенә керә): «Кеше – ерткыч һәм табигатьне җимерүче» дигән нәтиҗә ясый. Менә экология турында әдип кайчан ук уйлана-кайгырта башлаган. Андрей Платонов – мелиоратор кеше, җирләрне тамырдан яхшырту өчен, эшебезне көннәргә түгел, ә гасырларга һәм елларга йөз тотып алып барырга тиешбез, ди.
«Әмма миңа ялгызлык куркыныч – мин янәшәмдә син булуга аңышмыйча күнектем. Мин ихластан әйтәм… Иң кыены – синнән башка эшем начар бара…
Әмма синнән башка эшләве авыр, язучыга Музасы булмау читен».
Әлеге өзек тә Андрей Платоновичның 1936 елда хатыны Мариягә язган хатыннан китерелде, шактый озын бу хаттан фәнгә бәйләнешлесе алда ук мисал ителде. Күргәнегезчә, хатта да әдәби әсәрләрендәгечә тәгаенлек, кырыс сурәтләү (иң киме – шуңа тартымлык), язганының дөреслегенә ышаныч саклана. Димәк, әдип яшәешендә һәм иҗатында бердәмлекне саклый, ихласлыгына тугры була белә, моңа аның көче җитә.
А. Платонов әсәрләрен игътибарымны төпкә җигеп укырга тырышам мин. Аның күп кенә фикерләре китап юллары арасында да еш була. «Ювенильное море» («Яшь диңгез», латин сүзенең бүтән мәгънәсе дә йөри икән) повестен (1934 елда язылган), мәсәлән, колхоз төзелешенә пародия сыйфатында кабул итәсең. Бу әсәр узган гасырның сиксәненче елларында озак вакытлар өстәл тартмасында ятканнарның беренчесе булып басылды кебек. Ул «Знамя» журналының (ул чакта баш редакторы Г. Бакланов) 1986 елгы алтынчы санында чыкты, ә кереш сүзне икенче калын журнал – «Новый мир» ның баш редакторы С. Залыгин язган иде. Басым ясыйк: повесть колхозлар төзелеп бетәр чакта ук язылган. Әдипнең «Чевенгур» романы, «Котлован» повесте, язылганча, тулылыкта беренче тапкыр сиксәненче елларда гына укучыга барып ирешәләр.
Андрей Платоновның язучылык куәтен белү өчен, мин укучыма аның «Девушка Роза» һәм «Возвращение» исемле хикәяләрен генә булса да укырга тәкъдим итәм. Аларны укуы авыррак та хәтта. Сугыш афәтен сурәтләүдә «Девушка Роза» хикәясенә тиңләшерлекләр гомумән бармы икән, дип тә бәяләп куям мин.
Әдип Бөек Ватан сугышында катнаша, хәрби корреспондент хезмәтендә төрле фронтларда була, сугышта күргән-белгәннәре шулчактагы ук яки соңгырак әдәби әсәрләрендә тасвирлана.
Бер хикәясендәге кыска гына җөмләсе укыганнан соң шактый-шактый еллар узгач та хәтердә саклана. Безнең разведчик немецлар кулындагы авылга төнлә бара, карт белән карчык кына яши торган йортка керә ул. Карттан күп нәрсә белешә, әмма ике ирнең сөйләшүенә карчык гел кысылып комачаулый. Аны карты:
– Молчи, фугасная бомба домашнего действия! – дип, урынына утыртырга мәҗбүр.
Монда арттырырга да, киметергә дә мөмкин түгел, бу – нәкъ Платоновча кырыс-төгәл чагыштыру. Монда күп нәрсә – сугыш та, карчыкның кирәкмәскә тыкшыну гадәте дә, картның аны җор-ипле кисәтүе дә, сугыш хатын-кыз гамәле түгел, дип аңлатуы да һәм башкалар бар.
Тәнкыйтьнең, утын ялкынландырып, Андрей Платоновка ташлангалавы кабатлангалап тора. Утызынчы еллар башында ук «Впрок» әсәрен тәнкыйть учагында көйдерергә тырышалар, Ватан сугышыннан соң югарыда телгә алынган «Возвращение» хикәясе (китапта егерме өч бит чамасы) тетелә. Дөрес, төкерек чәчеп тәнкыйтьләүчеләрнең берсе соңыннан хатасын матбугатта таный, әмма бу чакта Андрей Платонович инде исән булмый дип хәтерлим, төгәл үк истә калмаган. А. Платонов 1951 елда вафат, ул 1899 елда туган.
Илдә матур тормыш киләчәгенә ихластан ышанган, Ватан сугышы солдаты газапларын җилкәсендә-йөрәгендә йөрткән әдипне эзлекле бимазалауда яла ягып, каныгып бәйләнүнең төрмәгә ябу яки тиз генә юк итү ысулларын түгел, ә бүтән юлын сайлаганнар, күрәсең. Тагын бер хәтерләү.
Мин бу хакта К. Г. Паустовский турындагы истәлекләр китабыннан укыган идем, җыентык үземдә юк, аны китапханәдән алып тордым. Хәзер шул ук китапханә хезмәткәре белән эзләп карадык, әмма тапмадык, укучыга да биреп торылмаган җыентык. Мондый өзекләрне үз китабыңда билгеләү, ә алып торганнарынан иренмичә күчереп куярга кирәк шул, төгәл истә калдыруга ышанырга ярамый. Мин хатирә авторының исем-фамилиясен онытканмын, вакыйга исә күңелемә нык сеңгән.
Мәскәүдәге әдәбият институты. Капка төбендә кием-салымы авылның хәлсезрәк абзыйсыныкына охшаган агай басып тора. Бер студент институтка ашыгып килә – Константин Георгиевич дәресенә соңлавыннан хафалана ул – Паустовскийны тыңламыйча калырга ярамый ич! Бүлмәгә кереп утыра, бәхетенә, Паустовский лекциясен-әңгәмәсен башламаган, урам як тәрәзә төбенә таянган да уйланып утыра. Шактый арадан соң ул студентларга урамга карарга куша һәм:
– Әнә, күрегез, – ди, – бөек язучы Андрей Платонов ул.
Кесәсендә шырпы юанлыгында гына диярлек «Ракета» папиросы булган баягы студент күзләрен шарайтып катып кала – соң, килеше-килбәте белән язучыга бөтенләй дә охшамаган бу кеше күптән түгел генә аңардан тартырга папирус сораган иде ләбаса! Бөек язучы үзең, әсәрләреңне укыганым бар, әйбәтләр, ә…
Андрей Платоновичның гаиләсе белән институт бинасының бер почмагында яшәгән, институт ишегалдын җыештыручы булып эшләгән һәм укучы күңелен биләүче әсәрләр язган чагы була бу.
Әдипнең язмышындагы тагын бер хәлне искә алу мәҗбүри, минемчә. Аның хатыны һәм кызы Андрей Платоновичның мирасын утыз биш ел буена кадерләп саклаганнар, басылган һәм басылмаган әсәрләрен узган гасырның сиксәненче еллары уртасыннан, бастырырга мөмкинлек тугач, укучыга җиткерүдә зур хезмәт куеп тырыштылар. Минем үз китапханәмдә генә дә аның әйбәт басмадагы өчтомлыгы, тагын өч китабы бар. Аларда, Андрей Платоновичның – К. Г. Паустовский әйткәнчә, бөек язучының – чәчмә әсәрләренә өстәп, драмалары, кызыклы әкиятләре, хатлары (искәртелүенчә, аз өлеше), мәкаләләре, күп кенә әдипләрнең җентекле иҗат портретлары тупланган.
Оста хикәяче Андрей Платоновның кечкенә иҗатымда миңа йогынтысы булдымы, дип уйлап куям кайчакта, аныңча язу түгел, ә аңардан үрнәк алу турында сүз бара, әлбәттә. Кулына каләм алуга, һәркем үзенчә иҗат итәргә тиеш, шулай булмаса, әдип юк. Шагыйрь Зөлфәт:
– Син үзең, болай, дим, юашрак кына кешесең, тик язганыңда кайчакта Платоновча кырыслыкка барасың, – дигән иде. – Синең каләмнән андый тамчылар тамуына аптырабрак та куям.
Зөлфәт замандаш-фикердәш (әле энекәш тә үзе, яшь ягыннан, билгеле) сүзләрен китерүем макталу һәм мактау ниятеннән түгел. Һич тә. Шагыйрь сүзләре миңа Андрей Платоновка баш ияргә булышты һәм Андрей Платонов иҗатын җентекләп өйрәнергә мәҗбүр итә.
Егерменче гасырның сиксәненче еллары башыннан А. Платонов турында ишле язылды һәм языла. Әмма без рус язучысы Лев Славинның 1973 елда нәшер ителгән хикәяләре, язмалары, портретлары тупланган «Мой чувствительный друг» исемле китабындагы «Андрей Платонов» дип кенә исемләнгән иҗат портретына (өч биттән берничә юл гына артык) мөрәҗәгать итик. Анда башта ук Андрей Платоновичның күп тарафта тирән белемлеге, тормышны белүе басым ясап әйтелә.
Инде каты авырганда, гомеренең соңгы елында, дип яза Л. Славин, аның хәлен белергә кердем. Ул кәнәфидә китап укып утыра иде. Китап битенә күз төшерә дә акрын гына көлә башлый. Шул заманда шактый мәгълүм роман иде бу. Нигә шулай көләсез, дип сорадым. Беләсезме, диде ул, бик аз гына тагын да начаррак язылган булса, бөтенләй дә яхшы буласы иде. Моны Л. Славин гаҗәпләнү көлүе дип бәяли.
Каты авыруы вакытында аңа тормышын яхшыртырга теләп булышучылар, аның турында риясыз һәм эшлекле кайгыртучылар ишәюенә сөенергә үзендә көч таба А. Платонов. Авырмасам, яхшы кешеләрнең мине яратуда шулхәтле күп булуын белмичә каласы икәнмен, дип шаяртыбрак әйткән. Күрәсез, хаклык хакына җилкәне басардай авырлык күтәрергә дә риза әдип. Әлбәттә, монда беренче чиратта иҗат хаклыгы истә тотыла.
* * *
Шабашчы… Бу сүз, нигездә, «төзү-коруда югары хакка эшләүче» мәгънәсендә йөри. Сүзлекләрдә аңлатылуы да шул ук. Шулай гынамы икән?
Әйе, алар кыйммәтчел. Әмма шабашчыларның эш сыйфатына һәм тиз башкарылуына игътибар итик әле. Балкып торган йортлар салалар бит алар! Әнә шул осталыкларын кешеләрнең тануын таләп итүдән, һөнәрче дәрәҗәсен һич тә төшермәүдән килә әлеге кыйммәтчеллек.
Т. М. йорт салдыра. Өе элеккерәк зурлыктагы – бишкә алтымыдыр, өйалды кечерәк, күрер күзгә бишкә дүрт чамасы. Дүрт шабашчы калай белән түбә ябалар, эшне иртән башладылар. Шәп калай, тутыкмый торганы, кыйммәтлесе. Төш җиткәнче, йортның түбәсе ялт итте! Шабашчылар калай әзерләгән урынны тәртипкә салып китеп тә бардылар. Хуҗа Т. М., авылында булса да, шабашчыларның эшен күзәтмәде, тикшереп-тыкшынып йөрмәде. Кич җиткәндә, безнең янга килешли, йортка озак кына сокланып торды.
– Калае тимердән дигәндәй булса да, егетләрнең кулы алтын, – дип бәяләде ул әлеге дүрт шабашчының ярты көнлек эшен. – Иҗат итә беләләр. Шабашлык – аларның төп кәсебе. Ярый әле, һөнәрләре белән сөендерүче шундый осталарыбыз бар. Ә сез…
Мәгълүматны мин бирим инде. Без бишәү идек. Чутланган, шомартылган мунча бурасын без иртәдән кичкәчә күтәреп бетерә алмадык…
Алдарак язмама «тыкшыну» дигән сүз тыңлаусызланып керде дә минем уйларымны үзебезнең Байлар Сабасына тарсынмыйча алып кайтты.
Йосыф абый бура бурарга оста иде. Олы малае Тимербай абый «нечкә» эшләрне дә булдыра. Аның балалар чыгыры ясавы турында алдарак язылды. Йосыф абыйга балта тотып кулдашлыкка алынучы сирәк булгандыр. Бүрәнәләрне ялгызы «очыртып кына йөртә» иде ул.
Берәүләргә өй бурасы бурый Йосыф абый. Хуҗа кеше аның янында бөтерелә, өйрәтә. Ул китеп торган арада, хатыны очып килеп җитә, киңәшләрен тукырга тотына. Йосыф абый аз сүзле, эндәшми. Күрәсең, түземе тулып ашкандыр – бүрәнәгә балтасын һавадан болгап тондыра һәм…шарт өрәңге сап! Сыныкны читкә атып кайта да китә. Үзләренең киң урамын олы гәүдәсе белән тутырып, тамак кырганда горгылдык тавышы белән урамны селкетеп, горур кайта. Шулай булмыйча, надан тыкшынуга каршы үзенчә җавап иҗат итте ич оста! Бура буратучыларга каты агачтан ясалган балта сабы сыныгы кала. Бу хуҗалар янына бүтән бармый Йосыф абый…
Әйе, Сабада ялгызы гына бура бураучылар күп үк иде. Минем Таһир абыйның (әниемнең энесе, ата бер, ана башка) өч бура буравын беләм. Беренчесе – башка чыкканда, киңәшләре белән бабай булышкалады. Икенчесен бабай салган йорт нигезенә төп-төгәл китереп һәм гел дә элеккесе шикелле итеп (хәтта ике ишеген дә бабайча уйды) җиткерде. Һәм нечкәрәк агачлардан мунча бурасы бурады, аны биек күтәрде, һавасы әйбәт була, диде. Бу бураны Йосыф абый (бабайның иң кече энесе), кулыңнан эш килә, Таһир энем, дип бәяләде.
Шулай да Таһир абый Мөхәммәтгалим бабамнан өйрәнгән балта эшен кәсебе итмәде, үзенә кирәкне генә эшләде. Һәм безгә кирәкне.
Ватан сугышына чаклы авыллар полуторка дигән машиналар ала башлады. Таһир абый нәкъ шундый машина рәвешле итеп такта-фанерлардан кечерәкне ясады. Кабина бер кешелек. Таһир абый шунда кереп утыра, без, балалар, кузовка төяләбез, һәм Таһир абый безне урам йөртә. Машинаның аяклар белән әйләндереп йөрткече Таһир абыйны тыңлый иде.
Бер нәрсәгә игътибар итикче. Һөнәрче осталар, әй, балаларга уенчык ясарга, аларны уйнатырга һич тә иренмәгәннәр, уен-уенчыкларны үзләре иҗат иткәннәр. Безне сөендерә белгәннәр.
– Ә сез, – дип дәвам иткән иде безнең хуҗабыз Т. М. – ашыкмагыз, сезгә мунча бурасы күтәртү сылтау гына бит. Мин сезне ял итәргә чакырдым. Сезнең кәсеп-иҗат бүтән. Шул иҗатыгыз һәрчак пешкән җимешле булсын канә. Әнә ашкынып һәм абруй саклап иҗат итүдә чын шабашчы-һөнәрчеләрдән үрнәк алыгыз.
Туктагызчы, хуҗабыз Т. М.ның – Туфан Миңнуллин, әлбәттә – түбә ябучыларны безнең алда эшкә кушуы безгә үрнәк күрсәтү максатыннан түгелме икән? Хәйләне маһирәнә кора белә ул. Аның югарыда китерелгән сүзләре ул әйткәнчә үк тезелмәде, аларны мин бер төшкә тупладым, әмма өзә-төтәрәк шундый сабак укытты ул безгә. Ә аның сабак бирергә хакы зурдан – ашкынып һәм дәрәҗә-намус саклап иҗат итүче ул.
Безне – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй, Ирек Нигъмәти һәм мин – зур кунак итте хуҗабыз Туфан. Инеш буенда, таллар арасында һәм тау башындарак, капка төбендәге чирәмлектә чәйләр эчерде. Балачакларыбызны, туган авылларыбызны искә төшертте. Туганнарында мунча якты. Болары да безгә истәлекле дәрес бирүе иде.
Әйе, Туфан әзер мунча бурасын тиз күтәртеп бетергән булыр иде. Төзү эшләренә үз кулы да ябыша аның, әйтик, шәп баз казыды, дача йортының өске катын җилкәсендә Казаннан ташыган такта-рәшәткәлекләр белән шәп (!) итеп эчләде һ. б.
Безне, әйе, сабак биреп ял иттерде ул. Ә мунча бурасын күтәреп, бәпкәләрен утырттык без. Калайчылар ачуланмагандыр.
Соңыннан тагын баргач күрдем: Туфан без күтәргән мунчаны келәт иткән. Һәм дөрес, келәткә бик тә төс иде ул. Башы эшли дә соң Туфан останың!..
Югарыдагыдан үзгә бүтән мисалым. Монысы шабашчылык саналадырмы – тәгаенли алмыйм.
Бездән ерак түгел кечкенәрәк базар читендә җитмешенә җитүче (мин аның белән таныштым) бер бабай тәбәнәк урындыгын җәеп утыргалый. Әмма еш түгел. Янәшәсендәге катыргыда электә җиткән кызлар гына кия торганга охшаган бер кием чабата һәм шулай ук юкәдән үрелгән тирәнрәк башмак булыр. Кулында – сыбызгы. Шулай ук үз кулы эше. Чабата-башмакларын тиз алып китәләр, истәлеккәдер, бәлки, яшьлекне сагыну шуңа этәрәдер.
Әмма бабай кайтып китми әле. Кулындагы сыбызгы янына эчке кесәсеннән бүтәнчәрәк рәвешлесен чыгара. Аларга алмаш-тилмәш өреп карый. Бер генә тишекле шул сыбызгыларның берсендә, курай кебек итеп, «Салкын чишмә»не уйный, икенчесендә – «Карурман» ны. Аның сызгырып уйнавында гайрәт дигәнебез дуамал көчәеп ала, кинәт арык җил сыбызгыга килеп җитәргә бөтен көчен куеп талпына-шуыша сыман.
Сыбызгы-курай яңгыраткан көйләрне балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә тукталып тыңлый.
Сыбызгыларны ясавы белән генә түгел, ә курай кебек итеп уйнавы белән дә иҗат итте бабай. Иҗатта, тирәнгә төшеп, катламнар ачты да гайрәтне иркенлеккә чыгарып очырды.
…«Шабашчы» сүзенең сүзлекләрдә китерелгән мәгънәләре дә дөрес, минемчә. «Акча, табыш өчен генә эшләүче…» дигәне, мәсәлән. Шулай, сүзлек төзүчеләр һәр тарафтан белемле кешеләр, тел сагында торуның үтә дә җаваплы икәнен беләләр, аларга хөрмәтем зур, китапханәмдә сүзлекләр һәм белешмәләр шактый җыелды.
Телевизор белән дуслыгым юк, моңа аның күзләремне чамасыз ардыруы – беренчел сәбәп, мәгънәсез рекламалар, шәрә диярлек кызыкайлар һәм бүтән «вак-төяк» бу сәбәпкә янәшә тора. Ә радио тыңлыйм, кайбер эшләрем барышында да радиоалгычымны кушам. Төрле радиоларның тапшыруларында көлдергеч һәм ачуны китергеч хәбәрләр еш яңгырый.
Мәскәү – «Россия» радиосын тыңлыйм. Җырчы-композитор белән әңгәмә уздыралар (август, җиденче көне бугай). Концертлары зур залларда оештырыла, пластинка-нәрсәләре күп чыгарылган икән бу җырчының-композиторның. Бер көен җырлады. Юк инде көй. Башка «көйләре» дә шундый булса, нигә аңа юл ачып торалардыр. Әллә акча алдан йөриме?
Интервью алучы сорап куйды:
– Китап язарга уйламыйсызмы?
Җырчы-композитор сорауның астыртынлыгын аңламады.
– Юк. – Һәм бу сүзне кыска җөмләсендә кабатлады. – Вакыт юк.
Йа Ходаем, болай булгач, язу, иҗат итү бары тик вакытка гына бәйле булып чыга түгелме соң? Язучы хезмәтен «шабашчы» сүзенең акча каеру мәгънәсенә төшерүдән тайчанмады бу кеше.
2006 елның 16 августы. Мәскәү радиосы тапшыруы. Бер апа «Светофор» ансамбле җырчы балалары белән сөйләшә. Балалар хәзердән үк «йолдыз» лар икән инде. Менә аларның җавапларыннан ике генә деталь:
– У каждой песни должен быть свой костюм.
Сүз «җыр костюмы» турында түгел, кайсы җырны җырлаганда нинди киемдә чыгу турында бара.
Берсе:
– Вокальная карьера, – диде дә моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген тезде.
Башлап менә нәрсәләргә төп игътибарны көчәйтәләр бит алар. Балалар кайсы юнәлешкә кереп киттеләр соң? Алар инде башкаларга киңәш бирерлек аң-белемлеме? Төкерә ди алар иҗат итү кирәклегенә, аларга «җыр костюмы» киеп алу җитеп ашкан. Шушы әкәмәтизмны «Россия» радиосының бөтен илгә җиткерүе яман. Кая барабыз без? Болай ук мәгънәсез ил түгел идек ләбаса. Мин вундеркиндлар турында хикәяләремдә язгаладым, хөрмәтлемен андый балаларга.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.