Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 38 страниц)
Афәрин, Барлас! «Гомер кичендә» кебек әйбәт хикәяләрең ишәйсен дә ишәйсен! Һәм Барлас яшьтәш бу санны, һичшиксез, арттырачак әле.
Бер деталь. Барлас, өстәл янына утырганчы, кабат юына да чип-чиста киемнәрен, гадәттә ак күлмәк кия – укучысына җиткерәсе фикере чистадан-пакьтән булсын.
…О. Генри ике йөз сиксән хикәя-новелла яза. Чит ил язучыларыннан француз Ги де Мопассан, япон Акутагава Рюноскэ, америкалы Эдгар По, кубалы Онелио Хорхе Кардосо шулай ук ишле санда новеллалар иҗат иткәннәр. Рус язучыларыннан Антон Чехов, Александр Грин, Юрий Нагибин, Сергей Антонов, Сергей Воронин оста хикәячеләр булып танылдылар. Ю. Нагибин хикәяләренең өч томлыгы чыкты, аның, шундый күләмдә хикәяләр генә бастыручы тагын кем бар икән, дип язганы хәтердә. С. Воронин бу жанрга иҗаты буена тугры булды, аның хикәяләрдән генә торган китаплары шактый санда. Узган гасырның илленче еллары башында «Литературная газета» ның һәр санында диярлек С. Антонов хикәяләре басылды. Димәк, аның хикәя турында Мәскәү Әдәбият институтында лекцияләр укуы, фәнни хезмәтләр язуы һич тә гаҗәп түгел.
Минемчә, хикәя остасы булуда Александр Купринга, Иван Бунинга, Антон Чеховка, Максим Горькийга, Андрей Платоновка һәм, әлбәттә, Константин Паустовскийга тиңләшерлек рус әдипләре сирәктер. И. Бунинның мәшһүр «Тёмные аллеи» китабы утыз сигез хикәядән тора. Һәм барысы да шәп!
Әйбәт һәм ишле хикәяләр язучыларны башка әдәбиятлардан да санарга мөмкин, билгеле. Шул исәптән татар әдәбиятыннан.
Һәм Фатих Әмирханны, һәм Шәриф Камалны беренчеләр итеп искә алырга тиешбез, алар – татар әдәбиятында хикәяне түргә урнаштыручылар. Ф. Әмирхан өч томлыгының беренче китабына хикәяләр генә тупланган. Бу җыелмага кермәгәннәре дә бар икән, «Халык кызлары» исемле хикәясе, мәсәлән, узган гасырның туксанынчы елларында юка гына китап булып чыкты.
Кыска гына иҗаты чорында күп санда һәм лирик, һәм юмористик хикәяләр язып, Фаил Шәфигуллин бу жанрны үстерүгә зур хезмәт салды.
Миңа шулай ук Радик Фәизов, Зиннур Хөснияр, Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй, Фәрит Яхин, Туфан Миңнуллин, Марат Закир хикәяләре ошый. Туфанның күләмлерәк һәм «Кызыл тышлы дәфтәрдән» циклына тупланган күп санлы кыска әсәрләре тормышчанлыгы белән күңелне били, аларда танылган драматургның чәчмә әсәрләр язудагы осталыгы да күренә. Радик Фәизов хикәяләрендә исә игелек (әдипнең үзенә бик хас сыйфат) калкып тора.
«…Мин язган хикәяләр ничәгә җыела икән?» дигән сорау туды. Ике сан китерү мактану саналмастыр. 1990 елда чыккан «Ерактагы кыялар» исемле китабымда кырык дүрт хикәя исәпләнә икән. Моңа элеккерәк китапларга кергәннәре һәм соңрак язылганнары өстәлә.
Икенче сан чагыштырмача кыска вакытта иң күп хикәя язуым турында. 1977 елда Ялтадагы Иҗат йортында егерме дүрт көндә ун (!) хикәямне кәгазьгә төшердем. Аларның барысының күләме алтмыш биттән артмады, димәк, һәр хикәянең күләме – уртача алты биткә якын. Кыска хикәяләрнең эчтәлекләре алдан ныклап уйланылган булуы шулай күп язарга мөмкинлек биргәндер. Шунысы куанычлы: әлеге ун хикәя редакцияләрдә укучыларга ирештерерлек итеп табылды.
Шулай да күпме хикәя язылды икән? Санарга кирәк. Ләкин нинди таләптән чыгып исәпләргә соң? Язылганнарның барысы да хикәя исемен күтәрерлекме? Ертылганнарын һәм үзем үк кайтышка санаганнарын исемлектән төшереп калдырыргамы әллә, сан күбәйсен өчен, рәттән тезәргәме? Шушы кыенлыктан чыгу максатыннан, «Мәхәббәт – һәлакәт?..» исемле хикәяләр китабыма керештә язганнарымны мин болай бергә «кушкан» идем:
Үзем турында үзем
Шактый санда хикәяләр язганмын икән фәләнчә-ә-ә еллар дәвамында. Шулай хикәя язып көн күрергә тырышам мин. Һәм, шөкер, көнне күрәм – һәр ак таңда, төнне көн алыштырганда ягъни, аякка баскан булам.
…Әмма ки хикәя саннары буенча ярышта рекорд куючы – Чехов чордашы (әдәбият тарихында «Писатели чеховской поры» – унтугызынчы гасырның сиксәненче-туксанынчы еллары дигән төшенчә бар, шул исемдә ике китап чыгарылуын беләм), «Осколки» юмористик журналы редакторы Николай Александрович Лейкин. Ул ун мең (!) тирәсе хикәя язган, гадәттә ике-өч сәгатьтә хикәясен «өлгертеп җиткергән». Хәзер Николай Лейкин дигән язучыны белүчеләр сирәктер. Ул «Русские писатели ХIX – начало ХХ века» дигән биобиблиографик сүзлеккә дә кертелмәгән. Аның турында мин С. Антоновның хикәя турындагы бер хезмәтендә укыдым. Ул Н. Лейкинның «Шашечный игрок» дигән хикәясен бүлекләргә генә (анализлауга җайлы булсын өчен) бүлеп, башкача үзгәртмичә, тулысынча китерә дә (китапта вак хәрефләрдән дүрт бит чамасы) аңа анализ ясый. Әсәрнең уңай яклары (кыскалыгы һәм Бобёр образы) булуын әйтә, ләкин хикәянең «барып чыкмаганлыгын», югары таләпләр куеп, ышандырып исбат итә. Шулай да миндә, бу хикәяне укыгач, мондый фикер туып алды, әйтик, соңгы вакытта гына (ике меңенче ел) мин кулъязмада укыган хикәяләрнең кайбер авторлары моңа тиң әсәр язсалар, күккә үк карап йөрерләр идедер. Чыннан да, анда кызыклы гына вакыйга бар, характерлар күренә, әсәрнең теле төзек. Ләкин, тулаем алганда, Сергей Антонов бик тә хаклы, хикәяне хикәя итү өчен әлеге уңай яклар гына җитми шул. Ә югыйсә Николай Лейкин башкалар иҗатына таләпчән булган ич. Ул, мәсәлән, А. Чеховның «Дама с собачкой» исемле мәгълүм әсәре турында: «Небольшой этот рассказ, по-моему, совсем слаб», – ди.
– Менә сиңа мә! – дип гаҗәпләнергә генә кала…
* * *
Иҗат мөмкинлеген, аның күләмен, ниһаять, иҗат җимеше тәмен күзаллау һәм тою өчен, югарыдагы мәгълүматлар җитәр. Тик тагын бер хәлне мисал итик. Монысы сан түгел, ә цифрлар рәтеннән, аларның да беренчесе – «I».
…Франсуа Рабле «Гаргантюа һәм Пантагрюэль» исемле күләмле әсәрен озак кына яза, роман биш өлештән тора. Үзе исән чагында дүрт кисәге басыла. Бишенче өлешен әдипнең вафатыннан соң башкалар язып чыгарган дигән фаразлар да бар. Әйе, әдәбият тарихында мондый хәлләр булгалаган. Шундый очракта да бишенче өлеш Рабле теләге-нияте, тупасрак әйтсәк, планы буенча язылуы кире кагылмый. «Всемирная литература» ның ике йөз томлыгына кергән бу әсәр җиде йөз биткә якын. Роман Франсуа Рабленың бердәнбер әсәре санала. Һәм шуның өчен аны «бер китап ире» (авторы мәгънәсендә, русчасы – «муж одной книги») дип тә атыйлар.
Күрегезче, бер генә китап язып та бөтендөнья әдәбияты классигы (Франсуа Рабле дөньяның йөз бөек язучысы сафында тора) булып була икән!
* * *
Быелның – ике мең дә беренче елның – көз уңаенда вакытлы матбугатта (мәсәлән, «Мәдәни җомга» газетасында) 2000 елның 1 июленнән 2001 елның 31 июле арасында, унөч айда ягъни, Россиядә китап чыгаруда алдынгылыкны тотучылар турында хәтта ышануы кыен мәгълүматлар игълан ителде. Әмма күзләрең маңгаеңа сикерсә дә, болар рәсми мәгълүматлар икән – алар Россия китап палатасында теркәлгән.
Әлеге унөч айда Чыңгыз Абдуллаевның бер йөз утыз бер исемдәге (!) китабы нәшер ителгән. М. Серова укучыларына сиксән дүрт исемдәге китабын тәкъдим иткән. Электә милиция хезмәткәре А. Кивинов дигән язучы Ч. Абдуллаевтан һәм М. Серовадан күпкә артта – аның әлеге унөч айда кырык дүрт кенә (!) исемдәге китабы «табадан төшкән».
Шушы мәгълүматлар миндә сорау арты сорау тудырды, ләкин аларга җаваплар гына таба алмадым. Мине иң аптырашта калдырганы менә нәрсә: бу китапларның әдәбиятта биләгән урыннары кайда икән: түрдәме, уртадамы, ишек төбендәме? Әллә әдәби дөньяның өйалды баскычыннан бер басмага да күтәрелә алмаганмы болар? Күрәсең, алдадыр урыннары, югыйсә алар басылмаган булырлар иде, аларны алучы эзләп-эзләп тә табылмас иде. Әйе, сатылмасалар, нәшриятлар мондый китапларны санга сукмаслар иде. Базар мөнәсәбәтләре заманы ич – әйбәт әйберләр генә үтемле. Мондый китапларны чат саен диярлек саталар. Хәер, киләчәктә тирән эчтәлекле китап лавкалары адым саен булса, бик тә шәп!
Соңгы елларда мин «хаҗәтле китаплар» дан, хәзерге бульвар романының ниндилеген белү өчен, бер әсәр укыдым, берничәсенә тукталгалап күз төшердем. Әлбәттә, бер калын китап укып кына, хәтта җентекле укып та, әлеге тема әсәрләренә гомуми бәя биреп булмый, хәтта ярамый. Шулай да күңелдә икеле-микеле фикерләр туды, моңа, шиксез, күз төшерүләр дә тәэсир итте. Роман авторы (ул ерактагы чит ил язучысы) сюжет җебен оста бүлтәйтеп төенләсә дә һәм аны оста чеметеп чишсә дә, әсәрнең теле бай булса да (бу мәсьәләләрдә аңардан өйрәнергә мөмкин), әсәрендә кешелек белгән яманлыкларның күбесен бергә җыйнаган гына икән. Хәзерге базар мөнәсәбәтләренчә: кем – кемне.
Башта әйтелгән китап саннары тудырган тагын кайбер сораулар:
1. Бу авторлар ничек шулхәтле күп эшли алдылар икән? Бер йөз утыз бер китапның корректурасын бик өлгер – көненә кимендә берсен укысаң да, унөч айның дүрт ай ярымлабы кирәк ич! Дөрес, бу китаплар унөч айда гына язылмаган, аларның күбесе элегрәк иҗат ителгән (шушы җәһәттән шулай әйтергә яраса?) булыр. Ләкин әлеге авторларның китаплары элек тә чыга килүен онытмыйк.
2. Бу авторларның китапларын чыгаруга киткән кәгазь дөнья әдәбияты җәүһәрләрен бастыруга тотылса, мондый серия ничә томга җыелыр иде икән?
3. Бу авторларның, шулхәтле күп язып, куллары ничек арымый икән? Монысы кечкенә нәрсә кебек, ләкин адәми затның физик яктан да мөмкинлекләре чамалы ич!
4. Бу авторлар, белемнәрен баету өчен, әлеге унөч айда ничә китап укыдылар икән? Моңа җавапта язучының да яшәеше гел язудан һәм укудан гына тормавын истә тотарга кирәк. Аңа да бит кешечә ихтыяҗлар хас (әйтик, тәүлекнең иң киме дүрт-алты сәгате йоклап уза) һәм аның да кешечә мөмкинлекләре чикле (әйтик, мунча кергәндә яза алмый лабаса ул). Үз тәҗрибәмнән бер мисал. Соңгы ике елда (егерме дүрт айда, унөч кенә түгел!), язудан кала уку икенче җаваплы шөгылем булса да, танып белү һәм тарихи шәхесләр турындагы сериядән хәзергә үземдәге егерме ике томны (һәркайсы уртача дүрт йөз илле биттән артык) укып чыгуга якынлашам гына икән. Әле башка китаплар да укырга мәҗбүрмен. Билгеле, боларга өстәп, газета-журналлар, кулъязмалар даими укылды, «Татар хикәясе антологиясе» (илле өч нәшер-хисап табаклы) әзерләп бетерү шактый вакытны алды. Шулай да хикәяләр аз язылган, соңгы ике елда укылган китаплар ишле түгел. Әлбәттә, моңа минем салмак-акрынлыгым (әмма ялкау ук түгел!) беренче чиратта сәбәпче. Аннары яшь тә бара – инде җитмеш икедә… Тик болар аз укуым өчен аклану булмасын, көчтән-хәлдән килгәнчә яшьләрдән калышмаска тырышуым булып аңлашылсын. Әйе, унөч айда күп китаплар чыгарган әлеге авторларга укуда да тиңләшә алмыймдыр. Әмма соңгы ике елда, әлеге авторларның китаплары санына җитмәсә дә, әйтәм ич, хикәяләр дә язылгалады, тик ничә икәнлеген санамадым.
5. Һәм башка-бүтән сораулар…
Шулай да әлеге авторларның унөч айда чыккан китаплары санын белү миңа хәзерге базар мөнәсәбәтләренең хикмәтен аңлатты. Базарда ашамлык-эчемлекнең, кием-салымның һәм башка әйберләрнең, бәяләре «кулны пешерсә дә», сыйфатларын билгеле дәрәҗәдә күреп-белеп торасың, ә китапның тышыннан аның кешелексез-пычрак эчтәлеге мәгълүм түгел. Димәк, базар мөнәсәбәтләренең иң яман якларына сан артыннан куып язылган китаплар беренче чиратта хезмәт итә түгелме? Коточкыч, хәтта үтергеч хәл! Галиҗәнап Китапның вазифасы гомер-гомергә кешеләргә изгелек-игелек кылуда лабаса! Хәзерге базарда, чыннан да, әлеге дә баягы «кем – кемне» үзәктә тора икән. Ниһаять, шуны аңладым.
Ә безнең Саба ягы һөнәрчеләре, базарда үзләре ясаган-теккән әйберләрен сатканда, кесәбезне алдап саектыруны түгел, бәлки сиңа игелекле хезмәт кылуны беренче чиратта истә тоталар иде. Малай чактан бер кечкенә вакыйга истә әле.
Тулырак йөзле, төртке кара мыеклы агай, ак тула эшләпәсен киң һәм биек маңгаен ачык калдырып күтәргән дә, елмаюын җәеп, балалар уенчыклары сата. Этеп йөрткәндә, күбәләк канат кага торган ике арбасы янәшә тора. Игезәкләр кебек алар. Әмма хуҗа аларның бәясен төрлечә атый: берсе очсыз, икенчесенең бәясе бермә-бер артык. Уенчыкларны ясап сатучы аерманы болай аңлатты:
– Монысын буяганда, пумалам мине тыңламады. – Ул йомшак кына көлеп алды һәм уенчыкның агач канатындагы рәсем-күбәләкнең мыекларына күрсәтте. – Менә сул мыегы озынрак. Бик азга озын. Әйтәм ич, пумала тыңламады, алгарак ашкынды. – Тагын йомшак кына көлде. – Вәләкин сул мыекны кырып кыскартмадым инде. Сыйфат төшә, кыру эзе сыйфатны сул мыекның нәнүк кенә озынлыгыннан күбрәккә киметә. Ә ике арбаның да агачы-буявы дигәндәй бер үк, ныклыкка да иш алар. Буяуда осталыгым җитми, күрәсең… Теләгәнен сайлыйсың, вәләкин бәяне төшермик, аны әнә тегесенә мин үзем төшердем…
Менә нәрсәдә икән бит базарның хикмәте!
Уенчыкның кыйммәтлесе сатылды. Икенче атна базарына уенчыклар ясаучы оста бер мыегы кыскарак күбәләкле арбачыкны алып чыкмаган иде. Мөгаен, ул элеккесендә, кимчелекле арбаны сатуга куеп, үз эшенең сыйфаты бәясен сынап карагандыр. Аның төрле-төрле уенчыкларын, кем әйтмешли, кулга да тидермичә тиз сатып алдылар. Оста сораган бәяләрдән. Һәм уенчыклар остасы матурлыгы-ныклыгы белән балаларны һәм өлкәннәрне сөендерерлек уенчыклар ясарга – иҗат итәргә өенә ашыкты…
Сыйфат һәм сан. Боларның әһәмияте әдәби иҗатта да әйтеп бетергесез.
Сан һәм сыйфат!
Прозаик, драматург, әкиятче, шагыйрь Алексей Михайлович Ремизов сиксән елдан артык яши. Бала чагында ук төрле нәрсәләр уйлап чыгарырга һәвәс була, рәсемнәр ясый, матур язарга өйрәнә, әдәбиятка тартыла. Җиде яшендә инде беренче хикәясен яза. Беренче басылган әсәре егерме биш яшендә языла, шул ук елда газетада чыга. Ул барысы сиксәннән артык китап яза – чыганакларда шундый сан китерелә, нәкъ менә язуы әйтелә. Аның мемуар циклы алты китаптан гыйбарәт, шуннан икесе – «Подстриженными глазами» һәм «Взвихренная Русь» исемлеләре икесе бергә утыз дүрт нәшер-хисап табагы тәшкил итә. А. Ремизов хатыны исән чакта басылган барлык китапларын диярлек иҗатында булышчысы хәләленә багышлый. Хатыны Серафима Павловна сөйләгәннәрдән (ул өйләнешкәч кенә – 1903 ел – революцион хәрәкәттән читләшә, Ремизовка кияүгә чыгуына туганнары каршы килүенә җавап итеп, бирнәдән баш тарта) ике китап яза. Яшьтән үк ерактан начар күрүче әдипкә эшлекле ярдәм, әлбәттә, кирәк була. Яктылык һәм шатлык дөньясын үз хыялы дөньясында табучы, гаҗәеп үзгә стильгә ия сүз остасы А. Ремизов, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң (ул 1921 елдан эмиграциядә) совет гражданлыгы алса да, туган иленә кайта алмый, ул инде тәмам сукыраюга җитеп барган була. Шул хәлендә һәм утызынчы еллар башыннан кырыгынчы еллар ахырынача китапларын чыгара алмаса да (монысы иҗат кешесен изеп-сытып та ташларга мөмкин), кулъязма китап-альбомнарын эшли, үз әсәрләренә серияле рәсемнәр ясый. П. Пикассо һәм башка күп кенә рәссамнар аны графика остасы итеп бәялиләр.
Әйе, тууыннан алып вафатына чаклы дигәндәй, ягъни сиксән елда, сиксәннән артык китап яза ул. Бу очракта А. Ремизовның күпкырлы иҗатына (ул борынгы рус әдәбияты үрнәкләрен дә эшкәртә) киң тукталмастан, әлеге санны әйтү дә җитә. Басым ясап кабатламыйча да булмый: аның әсәрләренең формасы камил, әдипнең кайбер тасвирларын озын-озак уйлап та таба алмассың. Күренекле рус язучылары Евгений Замятин һәм Борис Пильняк һәм «Серапионовы братья» төркеме язучылары Алексей Ремизовны үзләренең остазы итеп атыйлар. Димәк, сан гына түгел, сыйфат та әйбәт! Димәк, ул «близорукий» күзләре белән дә ерактагы тормышны да җентекле күргән һәм әсәрләрендә оста чагылдырган.
* * *
Вольфганг Амадей Моцартны гомере буе иҗат итүче дип атаулары чынбарлыктан бик ерак китми. Алты яшендә инде ул Европа аксөякләренә концертлар биреп йөри, беренче әсәрләрен иҗат итә. Утыз алты яше тулырга ике ай кала вафат була. Иҗаты гаҗәеп бай.
* * *
Татарда иң күп музыкаль әсәрләр язучыларның берсе, әлбәттә, Социалистик Хезмәт Батыры, СССРның халык артисты, профессор Нәҗип Җиһанов (1911–1988). Ул опера жанрын тудыручылардан. Аның «Алтынчәч» операсы (соңгы редакциясен тамашачы аеруча яратты) татар музыкасын дөнья сәхнәләрендә лаеклы яңгыратты. Нәҗип абый, җырлар һәм симфонияләр (унҗиде!) язуына өстәп, сигез опера иҗат итте. Ике тапкыр СССР Дәүләт бүләгенә лаек булды. Татарстан Композиторлар берлеге оештырылганнан бирле озак еллар дәвамында җитәкчелек итте, Казан дәүләт консерваториясенең шулай ук озак еллар дәвамында беренче ректоры булды. Димәк, татар музыкасы өлкәсендә кадрлар тәрбияләүдә аның өлеше гаять зур. Болар барысы бергә – титаник хезмәт нәтиҗәсе.
* * *
Бельгияле Жорж Сименон, күп язуы буенча, барлык заманнарны истә тотканда да, дөньяда беренче урында торадыр. Аның әсәрләре җыелмасы өч йөз томнан артык исәпләнә икән. Китаплары ярты миллиардтан күбрәк данәдә илле биш телдә басылган. Комиссар Мегрэ турында ул җитмеш алты роман һәм егерме алты хикәя язган, болар буенча күп кенә фильмнар һәм телевизион тапшырулар эшләнгән. «Мин әйтеп торам» исемле автобиографик китабы егерме ике том тәшкил итә. Кайчакта ул бер китабын өч-унбер-унбиш көн арасында язып тәмамлаган, беренче язуы күчереп-төзәтеп язуга караганда азрак вакыт алган. Аның икенче хатыны, ул машинка янында кузгалмыйча сәгатьләр буена утыра һәм егерме минут саен бер бит яза иде, дип искә ала. 1938 елда язучы ай саен бер яңа роман бастырып чыгара.
Эш көнен Жорж Сименон карандашлар (егермеләп) очлап куюдан һәм махсус аның өчен эшләнгән төребкәләренә тәмәке төюдән башлаган (бер төребкәдән рәттән ике тапкыр тартмаган, байлыгы зур шул – ике йөздән артык төребкә). Бу шөгыльләрне ул яратып башкарган. Ә менә бүген язганын иртәгесен машинкада төзәтеп-редакцияләп язарга «коточкыч яратмаган».
Аның романнары артык озын түгел. (Узган гасырның алтмышынчы елларында аның әсәрләре «Наш современник» журналында еш басылгалады.) Моның сәбәбен ул «гади кеше» өчен, укучысының белем дәрәҗәсе нинди булуына карамастан, язуы белән аңлата. Кайчакта Сименон әсәрләрен көтелмәгән төштә җайлап кына «йомарлап бетереп» куя.
Сиксән алтыгача яшәгән әдипнең иҗаты зурлыгын һичшиксез раслый югарыдагы саннар.
Юл уңаеннан дигәндәй, Жорж Сименонның тормышыннан бер сан китерик. Монысы, бәлки, аңа әсәрләре вакыйгаларын табарга булышкандыр, язучы үзе үк шуңа ишарәли.
Җитмеш биш яше тулыр алдыннанрак Жорж Сименон ун мең сөяркәсе булуы турында әйтә. Икенче хатыны Дениз (Сименон соңгы елларында Тереза исемле хатынга өйләнеп яши) истәлекләрендә бу санны унике мең дип төзәтә…
* * *
Аяз Гыйләҗев татар әдипләре арасында күп язуы белән дә – бу очракта сүз язу үзенчәлеге турында бармый – аерылып тора. Хикәяләр, повестьлар, романнар, пьесалар, күптин-күп мәкаләләр, озын-озын хатлар…
Ничәмә-ничә машинка туздырган Аяз дускайның язганнары күпме томга җыела икән, дип уйлый идем. Үзеннән сорарга ничектер җае туры килмәде.
Һәм менә Рәмис Аймәт үткәргән әңгәмәсенә («Шәһри Казан» газетасы, 2 ноябрь, 2001 ел) ул, моңарчы дөнья күрмәгән мирасыгыз күпме, дигән төгәл сорауга чатнатып җавап биргән:
– Утыз папка!
Болар бит, – сорау-җаваптан аңлашылганча, басылмаган әсәрләр, тулы папкалар. Аяз дусның шактый калын китаплар булып биш томлыгы чыкты, димәк, боларга тагын утыз том өстәлергә әзер.
Һәм Аяз Гыйләҗевнең иҗат хәзинәсе шулай зур булуына ышанам мин. Ул бит эштә үзен аямады, иҗат иткәндә, аның куәте ничәмә-ничәдер ат көченә тиңләшә иде.
Тик Аяз әлеге утыз папканы үзенең йөз еллыгында гына ачарга васыять иткән. Ә моңа чирек гасыр вакыт бар әле. Нигә әдәбиятны баетырга тиешле хәзинәне «ябып» тотарга икән?!
* * *
Унике яшь ярым чакта Чарлз Спенсер Чаплин театрда беренче ролен уйный. Икенче дәрәҗәдәге, уртакул театраль труппаларда Англия буйлап йөрү аның өчен актёрлык мәктәбенең башлангычы була.
Безнең кайбер артистлар балаларының (атап әйтү җайсызрак) зур сәхнәләребездә күренү очраклары булды. Аларны берничә сүзле рольләргә дә ныклап әзерләгәннәрдер. Ләкин бу балалардан соңыннан (алар арасында сәхнә кешеләре булмаган нәсел балалары да бар иде) күренекле артистлар чыкмады. Кайбер артист балалары, сәләтләре бик тә чамалы булса да, киенгән-ясанган кыяфәттә, хәтта урамдагы соңгы модада, сәхнәдә күренгәлиләр күренүен.
Мин талантлы музыкантны якыннан беләм. Ул (һәм хатыны да) балаларын этә-төртә музыка мәктәбенә кертмәде. Бер малае, музыка коралларын оста ук «җигә» белсә дә, гап-гади шофёр булып эшли. Һәм гаилә моннан канәгать.
Ата да, бала да бер үк дәрәҗәдәге биеклеккә сирәк очракта менәләр: йә ата түбәндәрәк туктап калган була, йә бала биектәге әтисен бинокльдән карарга мәҗбүр. Хәтта мәшһүр Дюмалар икесе ике биеклектә бит. Талантны атага да, балага да көчләп тагып үстереп булмый. Талантны һәркем үзе үстерә, аны тыелгысыз-ашкынулы, юк, фидакяр хезмәте белән чарлый. Чарли Чаплин кебек.
* * *
Виктор Гюго ундүрт яшендә шигырь төзелешенең күп серләрен төшенгән була, һәр әсәрендә әдәби сөйләмнең үз стилен таба белә, төрле чагыштыруларны оста куллана.
* * *
Француз актёры, күренекле Ив Монтан унбер яшендә эшли башлый, өйрәнчек парикмахер, докер, макарон фабрикасында эшче. Хезмәтне ярата, күп эшли. Мисал. 1953 елның октябреннән 1954 елның мартынача ике йөз концерт бирә, ягъни сольный – берүзе. Аңа утыз өч яшь тирәсе була.
* * *
Александр Дюма-әтисе уналты яшендә үк пьеса артыннан пьеса яза. Утыз яшенә җиткәндә, тулы булмаган унҗиде айда аның җиде пьесасы сәхнәгә куела.
Дүрт елдан азрак вакытта, 1844–1847 елларда, сигез роман яза, алар арасында «Өч мушкетёр», «Граф Монте-Кристо», «Королева Марго» бар. Дөрес, аңа «әдәби негры» Огюста Макэ да булышкан булуы мөмкин. Әмма ике кеше өчен дә күп бит.
Санаганнар, имеш: Дюманың биш йөз сөяркәсе булган икән. Әмма бу сан, гәрчә тәэсирле булса да, дип төрттеребрәк әйтә безнең кулдагы чыганакны төзүче-автор И. Муромов, бөек язучының иҗат иткән әсәрләре саныннан (647) кимрәк.
* * *
Испан Пабло Пикассо – егерменче гасырда иң күп иҗат иткән талант ияләренең берсе. Аның әтисе сәнгать белгече була. Пабло сәнгать-художество мәктәбендә аз вакыт укый, чөнки укытучыларыннан сәләтлерәк икәнлеге аермачык сизелә. Уналты яшендә Пикассо рәсемнәренең беренче рәсми күргәзмәсе уза.
Пикассо 1960 елда чираттагы хатыны Жаклинның җитмеш, ә 1961 елда бер йөз алтмыш портретын ясый.
Француз рәссамы Жан Эффельның Пикассо иҗаты турында теркәгән саннар минем хәтеремдә калмаган иде. Соңгы вакытта мондый мәгълүматларны бүтән чыганактан таптым. Менә алар. Пикассо иҗат гомерендә 14 мең полотно, 100 000 гравюра һәм эстамп, китапларга 34 000 иллюстрация ясаган! Чыннан да, даһилар аз эшли белмиләр! Жан Эффель бәясе бу.
* * *
Испан Лопе де Вега унөч яшендә беренче поэмасын яза. Аның язган әсәрләрен санауда буталып бетәләр бугай. Лопе де Вега йөздән артык комедиянең һәркайсын язуга бер тәүлек кенә вакыт сарыф итүен әйткән. Аның бер биографы барлык драма әсәрләренең 1800 булуын искәртә. Икенче урында ул язган драма әсәрләренең саны, якынча исәпләүләр буенча, 2000 нән артык икәнлеге теркәлә, шуларның 426 сы хәзергәчә сакланган.
Лопе де Вега вафат булгач, бер йөз илле испан шагыйре аның турында шигырь яза, болар үзләре калын том тәшкил итә икән. Итальян шагыйрьләре дә калышмый – аларның да Лопе де Вегага багышланган шигырьләре шулай ук бер томга җыелган.
* * *
Маяковскийлар грузин авылында бердәнбер рус гаиләсе була. Бала чагында Володя грузин телен яхшы белә. Ул кечкенәдән үк китап ярата, алты яшендә укырга өйрәнә.
* * *
Максим Горькийның «Однажды осенью» исемле хикәясе 1895 елның июлендә «Самарская газета» да басыла. 1922 елда, ягъни утыз елга якын вакыт узгач, ул бу хикәясен кабаттан эшкәртә. Кешелеклелек бу әсәрнең үзәгендә тора. Алексей Максимович шуңа басым ясарга кирәк тапкан, күрәсең.
* * *
Горькийның «Ярмарка в Голтве» исемле очерк-хикәясен А. Чехов, Л. Толстой (һәм бүтән күренекле әдипләр дә) югары бәялиләр. Очрашкач, Толстой Горькийга, хикәя миңа бик ошады, аны ике тапкыр да укырга мөмкин, ди.
* * *
Француз Артюр Рембо җиде яшендә шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр яза башлый. Үсмер чагында ук акылы өлгергәнлеге белән таныла, унтугыз яшенәчә гаҗәеп әйбәт шигырьләр иҗат итә. Һәм… Шул яшендә язу эшен бөтенләйгә ташлый, ягъни гомеренең калган унсигез елында бер юл да язмый. Күп шагыйрьләр унтугыз яшьтә иҗатларын башлыйлар гына югыйсә. Шуңа чаклы иҗат иткән әсәрләре белән дә ул дөнья классикасында үз урынын ала. Аның «Исерек корабль» исемле озын шигырендә шагыйрьнең рухи халәте ачык чагыла. Рембо үз иҗатын бик тә кискен рәвештә начар дип таба. Гаҗәп…
* * *
Михаил Лермонтов, егерме яшенә җитмәстән үк, күп кенә яхшы шигырьләр яза. Рус шигъриятендә аңа чаклы мондый хәл булмаган икән. Гүзәл «Җилкән» ен ул унҗиде яшендә иҗат итә.
* * *
Вольтер иң әйбәт фәлсәфи повестьларын алтмыш яшеннән соң яза.
* * *
Гётеның «Яшь Вертерның җәфа чигүләре» исемле беренче романы, басылып чыгуга ук, Европаның төп телләренә тәрҗемә ителә. Яшь чагында Наполеон аны җиде тапкыр укый, походларга үзе белән алып йөри.
Гёте бер мең алты йөз чамасы шигырь яза, аларның күбесе халык җырлары булып китә. Ул бала чагыннан ук әкиятләр һәм шигырьләр, малай чагында ук трагедия иҗат итә.
Булачак даһи сигез яшендә борынгы телләрне һәм Европаның төп телләрен белгән.
Шагыйрьнең, егерме яшь узгач ук, «Фауст» трагедиясен язу уе туа. Һәм аны Гёте сиксән ике яшендә – вафатына берничә ай (берничә көн, дигән язмалар да бар) калганда тәмамлый.
* * *
Вальтер Скотт, мәктәпне тәмамлап, унике яшендә Эдинбург университетының юридик факультетына укырга керә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ундүрт яшендә укуын туктатып торырга мәҗбүр була. Егерме бер яшендә, университетта имтихан тапшырып, адвокат исемен ала. Ул егерме сигез роман, берничә повесть һәм хикәяләр яза.
* * *
Мольер – егерме тугыз комедия авторы. «Тартюф, яки Алдакчы», «Дон Жуан, яки Таш кунак», «Мизантроп» (кешеләрне яратмаучы ягъни) һәм… һәм… Бу әсәрләр бүген дә зур кызыксыну белән карала. Ә бит Мольер ундүрт яшендә генә көч-хәлгә укырга һәм язарга өйрәнә. (Ул илле бер яшендә вафат була.) Михаил Булгаковның «Жизнь господина де Мольера» исемле документаль романы бар.
* * *
М. Булгаков «Фауст» операсын гимназист һәм студент чагында кырык бер тапкыр тыңлый. Шушы хәл, шиксез, аңарда «Мастер һәм Маргарита» әсәрен язу теләге тудырган.
* * *
Бальзак гадәттә төнлә, тәрәзә пәрдәләрен якты чыкмаслык итеп төшереп, шәм яктысында иҗат иткән. Хыялы һәм фикере агышы артыннан өлгерү өчен, ул кайчакта тәүлегенә уналтышар, унсигезәр сәгать буена язган.
* * *
Күренекле әдибебез Туфан Миңнуллин сайланма әсәрләрен чыгарды. Ун томда. Афәрин, Туфан! Әдәбиятыбызның эш аты син. Синең чәчмә әсәрләрең-хикәяләрең генә дә берничә калын китапка җыеладыр. Ә пьесаларың санап бетергесез. Академия театрының 2001 елгы 14–23 декабрь репертуарында гына да дүрт пьесаң бар иде. Синең театрларыбызны озак еллар тотучыларның берсе булуыңа – шушы дүрт кенә пьесаң да дәлил. Яз да яз син, Туфан! Син миңа кайчак шаярып кына, мин хикәяләреңне укып баруымны әйткәч:
– Син укысын өчен язам бит мин аларны! – дисең.
Синең – иҗатта ару-талуны белмәүче җанның – шушы шаяртуың да ошый миңа. Син моны ихластан һәм мине бераз гына шаяртып-үсендереп әйтәсең ич.
* * *
Жорж Санд унбиш айда өч роман язып «ташлаган». Өчесе дә аныңча – шәпләр!
* * *
Платон (б. э. к. 427–347 еллар тирәсе) утыз алты китап яза. Нигездә, сәясәт һәм әхлак мәсьәләләре турында була бу хезмәтләр. Аның фәлсәфәсендәге идарә итүчеләр бай булмаска тиеш, алар хезмәт хакын билгеләнгән-теркәлгән күләмдә алырга тиеш кебек һәм башка гаҗәеп фикерләре, аңлатмалары ошый миңа. Ә бит Платонга бәйләнешле (багланышлы) уннарча хезмәтләрдән бары тик егерме өч диалогы һәм бер нотыгы гына аныкы (үзенеке) икәнлеге исбатланган. Шулай да аның «Республика» исемле хезмәтен татарча бастырып чыгарасы иде, җәмәгать…
* * *
Гомәр Толымбай унбиш еллык иҗаты чорында утыз ике китап чыгара. Әлбәттә, алар арасында кабатланып басылган әсәрләре һәм кечкенә күләмлеләре дә бар. Аның, язучы һәм журналист булуына өстәп, галим икәнлеген, институтта укытуын, җәмәгать эшләре алып баруын да онытмыйк. Хәер, тагын да күбрәк иҗат итүчеләр дә бар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары шагыйрь Роберт Миңнуллин, сөйләүләренчә, бер елда җиде китап бастырган, имеш. Шулай дип күпертәләрдер кебек, ә үзем җиде китап белән үк таныша алмадым.
* * *
Ги де Мопассанның «Пышка» новелласы 1880 елда басыла. Унөч елда ул (1893 елда вафат) тагын өч йөзләп новелла яза, бер йөз илле чамасы айда ягъни. Ай саен ике новелла туры килә түгелме соң? Боларга романнарын да өстәргә кирәк әле.
Мин дә, ярыш яратучы буларак, ел дәвамында ай саен кимендә бер хикәя язарга тырышып карадым. Һәм максатыма ирештем. Тик унике хикәянең бергә җыйгач калынлыгы беренче чыккан «Ерганак юл ала» исемле китабым (анда шул исемдәге бер генә хикәя) хәтлерәк кенә булды, аларның берничәсе өч-дүрт битле генә иде. Бүтән инде мин елына унике хикәя язарга тырышмадым. Тамак ялына дәүләт эшендә йөргәндә, әле көчең-хәлең булса да һәм сәламәтлегеңнән зарланмасаң да, мондый максатны тормышка ашыруы кыен икән. Әллә бу кадәресе сылтау гынамы? Бәлки, чыннан да, ай саен бер хикәя язарга үҗәтләнеп тырышасы идедер. Яшь әдипләр максатчанлык хакында яшьрәк чактан ук уйлансыннар иде.
* * *
Брокгауз һәм Ефрон сүзлегенең 1890–1907 елларда Петербургта русча чыгарылганы («Брокгауза и Ефрона энциклопедический словарь») сиксән ике төп һәм дүрт өстәмә томнан тора. Егерменче гасырның унынчы елларында аны русча кырык сигез том итеп чыгарырга уйланыла, егерме тугыз томы чыга. Мин бу сүзлек белән соңлабрак язучыларның Ялтадагы Иҗат йортында таныштым. Сүзлектәге байлыкны әйтеп бетергесез. Теге – узган гасырның җитмешенче елларында Ялтада еш булдым һәм Иҗат йортында һәр булуымда сүзлекне иң киме туктала-туктала актармыйча калмадым кебек. ФРГда 1953–1958 елларда чыккан уналтынчы басмасы унике том тәшкил итә. Дөньядагы иң бөек белешмәләрнең, гомумән, китапларның берсе саналырга тиештер бу сүзлек. Бәлки, беренчеседер. Ә татарча иң күләмле сүзлек «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (Татарстан китап нәшрияты, 1977–1981) булса кирәк. Укучыга файдалануда уңайлырак булсын өчен, бу өч томлыкка аңлатмалы сүзлекләрнең бүтән форматын сайларга кирәк булгандыр, бәлки. Хәзергә иң бай кулланмабыз – шушы сүзлек безнең.
Брокгауз һәм Ефрон сүзлегенең «современная версия» дигән вариантын 2002 елда русча чыгардылар. Бер китап итеп. Энциклопедик сүзлекләр форматында. Бу кадәресе дә – әйбәт кулланма.
* * *
Александр Сергеевич Грибоедовның киң танылган бер генә әдәби әсәре бар – «Акыллылык бәласе» исемле комедия. Анда мәкальгә һәм әйтемгә әйләнгән гыйбарәләр бик күп. Мәсәлән, «Послушай, ври, ну знай же меру». Пьеса гасырдан артык даими уйналып килә. Комедияне бәяләүдә бер нәтиҗә – анда барлык заманнар өчен барысы да бар. Шушы пьесасыннан гайре, ул француз теленнән бер пьеса тәрҗемә итә, төрле бәхәсләрдә мәкаләләре белән катнаша, өч пьесасының өлешләре генә саклана. Үз заманының барлык күренекле язучылары белән таныш була.
«Акыллылык бәласе» пьесасы Грибоедов исән чагында сәхнәгә куелмый, тулысынча басылып та чыкмый. 1831 елда гына Ревельдә әсәр китап булып беренче тапкыр немецча басыла. Николай I пьесаны русча бастырырга, ниһаять, рөхсәт итә. Әсәрнең кулдан күчермәләре моңарчы инде шактый күп була.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.