Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 15

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 15 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Кояш елмая

Чират озыная. Җете ак чәчле, чем каралыгын җуймаган, бөркетнең канат җилпүенә охшаган калын кашлы, шома-ялтыравык йөзле, ару-талуны белмәстәй бәдәнле агайдан соң:

– Сез ахырданмы? – дип сорап, әлегәчә яшьлек чалымнары сакланган, борынгы грек хатын-кызларыныкына тартым аз гына озынчарак йөзле, җыйнак гәүдәле, шулай ук ап-ак чәчле, агаруга һич тә бирешмәгән калынрак кара кашлы, чиста-пөхтә киенгән ханым килеп басты, көйле-җырлы икән бу апакайның-сеңелкәйнең тавышы, дип уйлады агай.

Аннары ике әби, җиңел-сары кул таякларын үзләренә алар кебек үк дус иткән ике бабай чират алдылар. Дивар буйлап тезелгән урындыклардагы яшьрәкләр бабай-әбиләргә олылап урын бирделәр, өлкәнрәкләр, дүртесе дә, басып торуга караганда, утыруны хуп таптылар. Моны күреп, ханым сөенеп елмайды, агай карт-карчыкларга игътибар итмәде, ул аларның чират алуларын абайламады бугай, аска карап уйлана иде.

Агай кинәт башын күтәрде һәм, ханымга борылып:

– Сезне үземнән алга уздырам, – диде.

– Тәртип барышынча урыным бар ич минем.

Ханымның шәфкатьле якты карашы һәм дә үзен эчкерсез тотышы аңа сүз кушарга мәҗбүр иткәндәй иде, аның белән әңгәмә кылу сиңа дөнья матурлыгын аңлатыр кебек иде.

– Минем тагын бер бүлмәгә керәсем бар, – диде агай. – Шунда – икенче катка меним.

– Мин монда озак булырмын, ахрысы. Пенсия дигәннәре артыннан йөрүе ай-яй матавыклы икән. Нәрсәләр кирәген берьюлы тәгаенләп әйтеп бетермиләр, кат-кат китерергә яраталар икән кешене.

– Эшләүләренең мәгънәсен һәм үз дәрәҗәләрен күтәрергә теләүләре, эшем кешеләре ягъни. Ә чынлыкта булдыксызлык галәмәте бу, – дип нәтиҗә чыгарды агай һәм, саран гына елмаеп: – Өлгермәсәм, монысына бүтән көнне килермен, – диде. – Пенсионерның, әлегә ул эшләп йөрсә дә, вакыты күп, диләр ич. Сездән аерылырга исәп юк иде анысы.

– О-хо, хәйран ук кыю икәнсез! Хәер, бәйләнчеклек ирләргә, гомумән, хастыр.

– Ихтимал.

Алар, йомышлары көйләнгәч, социаль яклау бинасының озын коридорының ике башыннан кара-каршы килеп, керү-чыгу ишеге төбендә очраштылар.

– Сезгә кайсы уңайга?

– Турыга, – дип, кулының яны белән һаваны үткен ярды ханым, алдамады.

Агай тарафыннан тәкъдим-үтенү булмаса да, ханым аңардан аерылмады. Алар агай фатирына бергә кайтып керделәр. Ханым моны тәбәнәк үкчәле туфлиләрен ишек төбендә үк салганда гына аңышты һәм, читкәрәк басып:

– Аягыгыздан салыгыз, – дип, хуҗага йомшак кына әмер бирде. – Туктагызчы… Нигә мин монда кердем соң? Кергәнмен… Аңгыра баш түгел идем ич!

– Сөйләшкәндә, хаталанып куйгалыйсыз икән.

– Нигә алай дисез? Юньсез нәрсә әйтмәдем лә! Гаебем нинди?

– Кердем дә, кергәнмен дә түгел. Бергәләп кайттык, диясе. Җитәкләшеп, дисәгез, шәбрәк.

– Кочаклашып түгелме тагын?! Туктагыз әле, абзый кеше, кем сез? Нигә мине җәһәт сыгылдырмакчы буласыз?

– Мин… – явыз җан! Иң явызлар токымыннан.

– Куркытмакчылар, әй! Мин куркак түгел, ә явыз җан ияләрен йөгәнли белүче.

– Куркытмыйм. Куркытырга җыенмыйм. Анысы – мин кешеләргә курку салуга сәләтсезләр ишеннән.

– Мине сөйләшү җаен көйли алмауда гаепләдегез. Үзегезнең дә телегез бик оста әйләнми.

– Каушадым. Сезнең белән бергә кайтуымның серен-сәбәбен аңышмаганмын. Ә кайчакта тел ачкычы табыла минем.

Танышуларына нәкъ кырык көн узгач (алар саный беләләр һәм нык хәтерлеләр), агай тел ачкычы турында капылт исенә төшерде һәм:

– Әйе, кайчакта тел ачкычым табыла минем, – дип, беренче очрашудагы сүзләрен кабатлады. – Сөйлим әле сезгә бер хикәят! Әмма ки бүлдермәгез. Бу хикәяттә башта ике генә гаилә катнаша. Түземлелек җыеп тыңлагыз.


…Мин, җиде ел тол ир булып гел дә ялгызым яшәгәч, хатын-кызга беренче тапкыр – акыллы фикерләүче һәм төскә-буйга сөйкемле ханымга – бусагамнан атлап керергә сүзсез генә рөхсәт иттем. Олыгайган көнендә өйләнеп җибәрде картлач, дип гаеп табучылар табылды, тик без, икебез ягъни, бер куышта очрашуларыбызны гаепкә санамадык. Бер куышта, дип төгәл әйтмәдем. Кайчакта ханым үз фатирына китеп кунды, әмма таңнан ук, сулышы кабуын сиздермәскә тырышып, йөгереп килеп җитәр иде. Мин дә аларда еш булгаладым, аларга барып кергәндә, минем дә йөрәк кыя башына сикергәли иде. Сәфәр чыккалаганда, юлда йөрүләремне мөмкинчә кыскарта идем.

Без бер-беребезне рәнҗетмәдек, беребез әйткәнгә икенчебез карусыз күнде, беребез әзерләгән ризыкның тәмен икенчебез тойды.

Ханымның малае – кайсыдыр хәрби заводта инженер-конструктор, акыллы, тотанаклы, салмак холыклы кеше. Ир уртасы булуны типсә тимер өзәрдәй кодрәттә башлый ул. Конструкторлык бюросын җитәкләргә кодалыйлар бугай үзен, ләкин күтәрелергә теләге юк икән. Беркөнне әнисе шул хакта сүз ара гына сорагач:

– Үз эшем ипле бара. Нигә мин ата ялкауларның булдыксызлыгын бүлешергә тиеш?! – дип кырт кисте.

Беренче килүендә үк шөреп тә боргычлы пәкесенә эш тапты: минем эш бүлмәсендәге ике кечкенә телевизорны кабызып, заманында миңа дөнья хәлләрен күп тыңлаткан «Океан» радиоалгычын кушып карады да, тегеләр тавыш-тын чыгармагач, аларны ачып карады һәм:

– Алай икән… болай икән… – дип нәтиҗә ясады.

Кабат килүендә эш коралларын да портфеленә салган иде. Ике телевизор һәм радиоалгыч уяндылар. Озак йоклап арыганнардыр, күрәсең, хәзер телевизорлар ялт итеп күрсәтә, радиоалгычы артистларның җырларын көйлерәк-моңлырак итә.

Ханымның килене дә аз сүзле, акрын да кеше икән, дип бәяләгән идем башта. Әмма, нинди дә булса эшкә тотынса, ут өертә икән, якын-тирәсендә чуалмавың хәерле. Юлына аркылырак төшсәң, сине күз сирпүе белән көйдерә. Ләкин шул усал карашында уңганлыгы да, ялкаулыкка нәфрәте дә (ире белән охшашлар икән), кешеләргә явызлык кыла белмәве дә чагыла. Халык бәяләгәнчә, килен – каенана туфрагыннан. Шулай абынкылык-сүлпәнлек (салмаклык белән бутамыйк) киленбикәгә ябышырга җөрьәт итми.

Ханымның оныгы да бар. Аның турында ничек кенә чуарлап бизәкләсәң дә аз булыр. Ул өч кешенең – әбисенең, әтисенең, әнисенең – холыкларын бергә туплагандыр дип уйладым мин. Аңарда әлеге өч кешедә сизелмәгән сыйфатлар да күренгәли, болары бабасыннан киләдер, әмма алары да әдәпсезлек гадәтләре түгел, димәк, бабасы да, ханымның ире ягъни, әйбәт кеше булган.

…Малай әбисен җитәкләгән иде, алар алдан керделәр. Малай кечкенә паласның түр читенә басты, әбисенә һәм әти-әнисенә урынны иркен калдырды. Аннары миңа балаларга хас булмаган калынчарак тавыш белән:

– Исәнмесез, – диде, кулын һавадан айкап, йомшак сугып күреште. – Син дә, минем әби кебек, ап-ак чәчле икән. Бу яктан тач килгәнсез. Әби әйткәнчә, кушлар бугай сезләр, – дип, бәясен биреп тә өлгерде. – Бабай булу килешер сиңа. Миңа бабай булырсың. Минем бабаем юк.

Без дүртебез дә күзләребезне шар ачып калдык. Бу халәттән безне, сүзне бүтәнгә борып, малай үзе үк коткарды.

– Аякларыгыздан салыгыз, – дип әмер бирде онык ишек төбе паласында басып торучы әбисенә һәм әти-әнисенә, мондый гадәтне әбисеннән откандыр, күрәсең, ханым да, минем фатирга керүгә үк, миңа шулай боерган иде ич, малай да беренче килүендә үк шуны кабатлады. – Һе, бабай кеше сезнең арттан тәртипләп йөрерме? – Болары да откан сүзләре идедер, ә ары сүзләре үзе уйлап тапканга охшый. – Идәнне дә чәче төсле итәргә тиешме бабай? – Аннары ул уң кулын, бармакларын тырпайтып, йөзе турысына күтәрде. – Бабай, миңа ничә яшь?

– Биш, – дидем, тавышым йомшак чыкты.

– Дөп-дөрес! Тиз санадың, кулда бармаклар бишәү икәнлеген чатылдаттың да әйттең.

Өлкәннәр – әбисе, әтисе һәм әнисе эндәшмәделәр, йөзләрендәге елмаюлары малай фикерләвенә сөенү чагылышы иде.

Алай икән… Биш яшьлек онык боерырга миңа юл куймаячак икән, үзе кебек җәһәт уйларга һәм аның җаена көйләнергә мәҗбүр итәчәктер ул мине. Соңгы ике таләп минем өчен авыррак булмагае шул. Һәм оныкның үзе теләгәнен кыла белүенә ярты сәгать тә узмастан ук тәмамысы ышандым мин.

…Өйдәге барлык урындыклар минем эш бүлмәсенә берәм-берәм шудылар. Өлкәннәр сүз әйтмәгәч, мин дә оныкны бу шөгыленнән туктатмадым, конструктор малай белән, диванның ике башына икебез утырып, дөнья хәлләре турында гәпләштек. Ханым һәм килен ашау бүлмәсендә булаштылар.

Ярты сәгать чамасы узгач, онык мине (мине генә!) эш бүлмәмә чакырды.

– Бабай, мин метро төзедем, – дип шатланды ул һәм бер-берсенә терәп тезелгән урындыклар эченнән шуышып кереп тә китте «метро» сына, борылышны акрынрак узды, аннары турыга метро поездыдай җилдертте. – Әбичә, менә дигән!

Мин, җавапсыз калмас өчен:

– Шәп! – дидем. – Казан метросын төзергә сиңа кушсалар отачаклар иде икән. Югыйсә озакка сузалар.

– Мин чып-чын метроны үскәч төзим. Бөтен Казанны урап алачакмын метро белән!

Метро белән уратып алу фикерен дә өлкәннәрдән ишеткәндер. Әмма күптән түгел ачылган Казан метросының оныкны бала хыялы дәрьясына чумдыруы шиксез иде.

Онык «метро» сының ян-якларын китаплар белән каплаган иде. Бутап бетерәчәк икән бу тиктормас җан китапларымның тезелү тәртибен, дип борчылдым мин. Ләкин, алдан ук әйтим, ялгышканмын, соңыннан китаплар нәкъ минемчә тезелгәннәр иде. Урындыклар да үз урыннарына чыкты.

Бүлмәне элекке тәртибенә китергәч, онык, тәҗрибәле спортчының ярыша башлау алдындагы кыяфәтенә кереп, зал уртасына басты, игътибарын туплагач, кулларында күтәрелеп йөреп алды, аякларын бер-берсенә каккалагач, ипле генә мәтәлчек атып аякларына басты.

– Спорт уены дәвам итә. Альпинист булып алабыз, – диде дә урындыктан пианинога, аннан шифоньер өстенә менде, соңгы биеклек авырданрак бирелде аңарга.

Төшәргә булышмакчы идем, ул китәргә ишарәләде. Өлкәннәр дә аңа ярдәм итмәде, аның егылмаячагына ышанганнардыр.

Шулай инде, ап-ак чәчле бабай оныкның дөнья җимерүенә һәм аны үзе үк төзүе бәрабәренә түзә.

– Хәзер – тәнәфес. Аннары, ак чәчле бабай, бергәләп китап укыйбыз. Мин китапларымны алдырттым әбидән, аның сумкасында алар. – Онык китапларын йөгереп алып килде, берсен ачып, укып та күрсәтте. – Монысы алфавит инде, әби аны әлифба дияргә куша. Менә ул – әлифба-алфавит: А, Ә, Б, В, V… Ә-ә, тәнәфес бит әле, тәнәфестә башны сафландырырга кирәк, ди әти. Әгәр ул тыярга онытса, ничәмә тапкырлар тукыдым лабаса, тәнәфестә ял итәләр, дидем дип, әни очып килеп җитә. Күп сөйләдем, әби һәм әни кебек. Хәзер бетерәм. Менә шулай инде, бер ялгызыма өч командир, приказларын яудырыпмы-яудыралар. Син, ак чәчле бабай, дүртенче командир булма, яме.

Мин аны аркасыннан сөйдем, иңбашыннан тотып алдыма яткырдым. Онык карышмады.

– Ни булды сезгә? Тавыш-тыныгыз ишетелми, – дип, безнең янга чыкты ханым.

– Ял итәбез, – дип, җавабын кыска тотты онык.

– Син, улыкаем, ап-ак чәчле бабайны борчыма, яме. Алдына ук кереп оялагансың ич.

– Монда йомшак.

– Сиңа, балакаем, кесә телефоны алып бирмичә булмас. Ара-тирә бөтенләй дә югаласың. Кайчакта хәлеңне белә алмыйча тинтерибез.

– Кирәкми миңа чыбыксыз телефон! Сез өчегез генә барлык кесәләрегезне шыплап тутырдыгыз шулар белән. Уенчыкларын яшергән баладай. – Болары миңа оныкның үзе уйлап тапкан нәтиҗәләре булып тоелды. – Кирәккәе генә юк! – Монысы, әлбәттә, ачуланышырга җыенган апалардан откан сүзе. – Ак чәчле бабайның чыбыксыз телефоны юкмы? Юк! Минеке дә булмасын!

Башым, әйе, күккә тиде – белегез безләрне! Ә ханым карашын безләрдән яшерде.

– Тагын күп сөйләдем. Телне озак чәпелдәтүне әти өнәми. Ачуланмагае. Әби, безнең тәнәфес, ял вакыты – бел, яме.

Тәнәфесен тәнәфес, әмма тәнәфесләр куштырнакларга алырлык үзгәрде. Көтмәгәндә. Безнең бишебез йөрешеп-белешеп, дустанә яшәгәндә, арабыздан салкын җил исеп үтте, ахрысы. Югыйсә иманын оныткан җил кубарга сәбәп-сәбәпләр сизелмәгән иде. Башлап үземнән гаеп эзләсәм дә, ябышкан нәмәрсәкәй табылмады. Ә яңа танышларымда башкаларны рәнҗеткеч әкәмәтизмнәр юк та юк инде, шуңа күрә аларга шигемнең сыек күләгәсе дә төшмәде.

Малай һәм килен белән очрашулар сирәгәйде – эш кешеләре вакыт җиткерә алмыйлардыр. Мин аларга сугылгалаганда да кулларыннан эш төшми, мин кукраеп-күкрәк киереп түгел, ә күкрәкне мөмкинчә кысып, диван почмагында утырырга мәҗбүрмен.

Онык белән дә сирәк күрештем. Көндезләрен ул бакчада, әбисе аннан үзе янына ешрак алып кайта. Баланың беренче очрашуыбыздагы самимилеге йотыла барды.

Ханым минем белән мөгамәләсендә элеккечә калырга бөтен көчен җыйнаса да, мөнәсәбәтенең чит-чатларын хәлсез томаннар яшеренмичә каплаштыра иде. Югыйсә аны һәм мине тетрәндергән фаҗига гел дә янәшә булуыбызны таләп итә кебек иде.

Ханым белән кырык көн дәвам иткән ипле-эчкерсез очрашуларыбызда яшәлгән тормышыбыз, туган-тумачаларыбыз, дус-ишләребез хакында күп сөйләштек, киләчәк турында хыялга чуммадык әмма. Әлбәттә, язмыш сикәлтәләрен сикереп кенә узмадык.

Бервакыт, кич утырганда:

– Тол калуыма җиде ел, – дигән идем мин.

– Җиде?! – дип, моңарчы ишетелмәгән дер калтыравык тавышы белән мине гаҗәпләндереп бүлдерде ханым.

– Җиде. Иртәгә.

– Иртәгә… – Аның тавышы ныграк калтырады. – Мөмкин түгелдер лә болай ук туры килү… Көне көнгә үк… Минем ирем…

– Минем хатыным…

Мөмкин икән шул хәзерге заманда хәтта минуты-секунды туры килүләр. Ханымның ире һәм минем хатыным биек күпердән очкан бер үк автобуста һәлак булганнар, анда өчме кеше генә исән калган, аларының да имгәнүләре чамасыз икән.

Хәләлләребезнең җәсәдләрен моргтан алганда, без очрашмаганбыздыр. Хәер, анда берәүдә дә бүтәннәр кайгысы юк иде.

Әйе, һәрнәрсәне ялмаучан үртле, кылбырдаклы, котырма, чәчләребезне агарткан һәлакәт-фаҗига безгә уртак булды. Бәхет юлларыбызның кырт өзелүен белешкәч, йөрәкләрдәге яралар тырналса да, икебез дә, инде олы кайгыны күтәрергә күнеккән кешеләр, фаҗигане кабат искә алмадык үзе, арабыздан дуамал җил очлы һәм үткен канатлары белән сыдырып узуына уртак фаҗигане белешү сәбәп түгел иде. Безнең мөгамәләләрдә элеккегәчә мөнәсәбәтләр әле егерме көн (төгәл!) буена сакланды. Ә аннан соңгы егерме көндә (төгәл!) очрашуларыбызда, хәтта сизелмәүчән рухи булышуларыбызда, оныкча әйтсәк, тәнәфесләр ешайдылар. Кабаланып ешайдылар. Кайчакта, холыкларыбызга хас түгелчә, ашык-пошык чытлыкландылар.

Танышуыбызга кырыгынчы көнгә каршы ханым бездә куна калган иде. Ялгызым гына яшәсәм дә, бездә, дип әйтүем дөрес. Минем фатирда, дияргә телем әйләнми, хәләлемне һәрчак янәшәмдә тоям.

Ханым куна калганда, мин залда йоклыйм, ул минем эш бүлмәсенә мин ятар алдыннан гына үзенә урын җәя. Мин аларда кунгалаганда, зал – шулай ук миңа, аңарга – эчке бүлмә. Бу гадәткә иртә торучанлыгым да сәбәп. Ашау бүлмәсендә иртәдән эшемдә кирәкле исәп-хисаплар белән утырам бит.


…Ханым кичә керләр уган иде, бүген йокыдан соңрак торды. Минем янга кереп, хәерле иртә теләгәч, инде кибеп тә өлгергән юка керләрне үтүкләде. Аннары каршыма утырды, кулын өстәлгә куеп кына алды, миңа бүленергә (әллә туктаргамы?) ишарәт итүе иде бу хәрәкәте. Әмма ул озак ук сүз башламады. Мин дә эндәшмәдем. Ниһаять, ханым:

– Ишарәмне аңлап, эшегездән туктавыгыз өчен рәхмәт, – диде. Без бер-беребездән карашларыбызны яшерми идек, бу вакытта акыл көчләребез хисләрдән өстен иде, ахрысы. – Кичәге хикәятегезне мин тәмамлыймчы.

Мин эндәшмәдем.

– Аның ахырын да беләм ич мин.

Эндәшмәдем.

Ханым миңа табарак сузылды. Пышылдауга якын тавыш белән болай диде:

– Мин… Мин китәм… Бөтенләйгә…

Аның тавышы йомшаклыгында, моны икебез генә белик, дигән үтенеч төсмере дә, моны әйтергә сыгылмыйча көче җитүенә сөенүе дә сизелә иде.

Мин эндәшмәдем.

Ханым, киенеп бетергәч, сумкасыннан ачкычларны алды, аларны кулыннан кулына күчергәләде, телефон аппараты янына куярга үрелде, шушы халәтендә беравык басып торды. Аңарга икеләнүен бетерергә булышырга теләп:

– Ачкычларны алыгыз, – дидем.

Инде ханым эндәшмәде.

Шактый вакыт узгач кына:

– Китәм мин… – дип уфылдап кабатлады, кулында ачкычлар инде юк иде, миңгерәүләнеп алдым ич, аларны кая куюын абайламаганмын.

– Сүзем бетмәде әле. – Аның дулкынлануы сизелми, миңа да аңым кайткан иде. – Ак чәчле бабай, акылыбызны җуймыйк без.

Ул сүзсез генә чишенде, оекчан килеш кенә залга узды, диванга утырды.

– Сез түргә, диванның теге башына утырыгыз, – дип, йомшак кына әйтте ул. – Шулай утыргач, бер-беребезне әйбәтрәк күрербез.

Мин карусыз күндем.

– Әйе, сүзне мин башлыйсы икән. Сезнең кыюлыгыгыз барыбер җитмәс. Инде сез бүлдермичә тыңлагыз. – Әмма ул ашыкмады. – Әйтәселәремне өзә-төтә тезгәнче, тирән итеп сулыш алып куясы икән бит әле, – дип елмайды, бу елмаюы хәләлемнең мине «әрләгәндәге» (куштырнакларга алам, чөнки хәләлем миңа ялгышып та ачуланмады) дөнья яктыртып елмаюына тач иде. – Бер сулыш кына аздыр да, мөгаен. Миңа туры карагыз, көчсезләрдән түгел ич без – карашларыбыз текәлешеп торсын.

Ханым текә маңгаена уң кулының бармак очлары белән кагылды, аннары мондый хәрәкәтен сулы белән кабатлады. Шуннан соң гына көр тавыш белән җитез сөйләп китте, әмма кабаланмады:

– Иң башлап, сезгә – рәхмәтем. Сез миңа бармак очыгыз белән дә тимәдегез. Якынлык кылуга читләтеп тә сиздермәдегез. Никахсыз ярамавын исегездә тотуыгыз монысы. Мин ирем белән бәхетле яшәдем. Сезне эзләмәдем. Әмма таптым. Шуңа сөенәм – яшермим моны. Без хәләлләребез исән чакта ук очрашырга тиеш булганбыз… Сезнең белән бәхетле яшәр идекме? Әйе, кешегә гомерендә олы бәхет ике тапкыр килүе дә ихтималдыр. Сез мине бәхетле итәргә җаныгызны да кызганмас идегез. Хәләлегез хакына шулай эшләячәк идегез. Мин сезне бәхетле итәр идемме? Бәхетле итәр идем мин сезне! Көчем дә, акылым да җитәр иде моңа. Әлбәттә, хәләлем хакына. Ләкин хәзер әйтәчәк сүзләремне тупаслыкка санамагыз! Әйе, без гел дә дүртәү ятып дүртәү торачакбыз. Тормыш бит бу…

Ул китте.

Хәбәр-хәтер юк.

Мин аның китүеннән соң кырык көн узуын көтәм. Ханымның зуррак гамәлләрне кырыгар көннән соң кылу гадәте бар, төпле уйлану өчен шушы вакыт таләп ителәдер аңарга.

Һәм ишекне ачып куйыйм, йомшак елмаеп килеп тә керер ул.

Иртәнге алты тулганда, телефон шылтырады. Кем икән иртүк? Ханым түгелдер, ул шылтыратмыйча килер кебек.

– Исәнмесез.

– Ә-ә… әйе…

– Каушамагыз. Мин бу, сезнеңчә әйтсәм, ханым.

– Әйе… ә-ә… әйе…

– Ультиматум! Миңа таләп катгый, кире каккысыз. Онык таләбе.

– Тыңлаучан бала ич ул.

– Тыңлата да белә ул. Тыңлаучанлыгына сипләп куя монысын. Уйчан бала, мәсьәләнең асылына тиз төшенә. Мондый сыйфатларга ия булырга иртә югыйсә аңа. Исән-сау гына үсә күрсен балакаем. Минем белән кунган иде. Иртәдән кыбырсый, үзалдына мыгырданып куя, мине кулымнан сөя, иелергә ымлый да чәчләремнән сыпыра. Җаһилләнә, әй! Мондый хәйләсе холкында юк иде үзе. Әле юынып йөри, ишетми мине. Торгач юынган иде, инде кабаты. Ак чәчле бабай янына чип-чиста барам, ди. Кыскасы, онык командалыгында һәм үзем… Без сезгә барабыз. Озакламыйча чыгарбыз.

– Каршы алырмын! «Бәхетле» кибете янында көтәрмен.

Киләләр.

Онык мине башта күреп алды, кулын миңа таба сузып күрсәтте. Әбисенә күтәрелеп карады, рөхсәт сорады бугай, һәм миңа таба чатыр чапты. Мин аны чүгәләп каршыладым. Ул муеныма сарылды.

– Ак чәчле бабай, – диде онык пышылдабрак һәм, кулларымнан тартып, мине аягүрә бастырды, – әбине сезгә барырга мин, – аныңча әйтәм, – әгитләдем. Иртәдән, тагын аныңча, сикереп-очынып йөрде ул, эссе көн чикерткәсе шикелле. Иртәнге кояш төшә торган тәрәзә төбен пианино итте, шунда бармакларын сикертә-сикертә ниндидер көй уйнады. Тыңлыйсызмы сез?

– Тыңлыйм ич. Йотылып тыңлыйм.

– Шул озын көен уйнап бетергәч, әле генә чыккан кояшка карап торды. Аннары ике кулын да кояшка сузды, әллә кояшны кочакламакчы булды тагын. Шуннан соң беләсезме нәрсә диде?

– Әйтсәң, беләм.

– Кояш миңа елмая, диде. Тик бу дөрес бәя булмаган икән.

– Нигә?

– Әби бу сүзләрен, кояш безгә елмая, дип төзәтте. Аннары, миңа ачуланган кебек итеп, әле һаман киенмәдеңме, диде, и-и мыштырдыйсың да үзең, аныңча әйтәм, ашыга, янәмәсе, әтиең сыңары. Ә мин, сезгә барасыбызны белә идем ич, киемнәремне әзерләгән идем инде. Әби командасын көттем. Әйтәм ич, алар – өч командир, ә солдат берәү, мин генә. Түз генә! Түзәм инде шул өч сабый хакына. Әби мине үз җаена көйләгәндә, без – синең өч сабыең, дип мактый ич.

Ханым, безнең турыга җиткәч, башын кагып сәламләде, уң кулының баш бармагына түгәрәгеннән элгән ачкычларны кыңгыраудай чылтыратты. Йөзен миһербанлы елмаю бизи иде. Ул гына дөньяны үзенеке итеп елмая белә. Ялгышам, минем хәләлемнең дә елмаюы балкышлы иде.

Без, шактый ара калдырып, ханымга иярдек.

Бару уңаенда онык күп хәлләр турында сөйләде, аның миңа ирештерәсе яңалыклары күбәйгән икән. Иң башлап ул ачкычларның кыңгырауга әйләнүенә бәя бирде.

– Әби бүген сезнең өй ачкычларын кыңгырау итеп уйнады да уйнады инде! Аның сезгә барасын шуннан белдем. – Сүзе бөтенләй дә башкага кинәт күчте. – Ак чәчле бабай! Минем командирлар арасында иң күп сөйләүчесе кайсысы?

– Берсе дә артыгын сөйләми ич аларның.

– Сөйләми ди! Әни! Бик беләсегез килсә! Ул әтине сөйләштермәкче була кайчакта. Әти эш бүлмәсендә уйланып утыра да утыра. Әни сүзләрен ишетми дә бугай ул. Аннары тотына инде әни театр уйнарга! Бер-бер бик кирәкле сүзен әйтә дә әти булып җавап кайтара. Шулай әллә-әллә кайларга барып җитә. Кызыгы шул әле: әбичә әйтсәм, сүз көрәштерүдә гел әни җиңә. Йөри аннары башын һавага чөеп. Ә-ә, тып-тын утырган чагы да була аның. Көненә бер тапкыр. Иртүк әти белән әни диванга янәшә утыралар. Әти әнинең чәчен тарый. Аннары озаклап үрә. Әнинең тыны да чыкмый бу чакта. Әнинең чәчләре тезеннән узды инде. Җиргә тигәнче үстерәм, ди. Күрегез дә торыгыз – үстерәчәк. Яман да үзсүзле ул. Чәчен үреп бетергәч, әни әтинең аркасыннан сөя, кулларың һәр эшкә ятышып тора синең, докторым минем, ди. Әбичә әйтсәм, җаһилләнә. Син дә үскәчрәк чәчләремне үрерсең, өйрән, дип, әллә-әллә кайчанга командасын биреп куя миңа.

Онык тукталды, сүзен бүтәнгә күчерер алдыннан шулай иткәли ул.

– Әни әтигә, докторым минем, ди. Нинди доктор булсын инде әти, дару эчеп карамаган килеш, даруларны аермый ла ул. Ярый доктор булмаган, кешеләргә даруларны бутап биреп бетерер иде.

Оныкка фәннәр докторы белән доктор-табиб аермасын белергә иртәрәк шул.

– Әни әйтә, хәтерсезем син минем, ди әтигә, галимнәр онытучан булалар, ди. Әтинең инженер икәнен беләм, алар заводында инженерлар күп эшли. Ә галим булуын аңламыйм. Уйлап чыгаручымы, дип сораган идем әтидән, уйлап табучы, диде. Тапкач, алар кайдадыр поскан нәрсәне эзлиләрдер инде. Хәтерсез булгач, эзләве кыендыр әтигә, бер үк төштә кат-кат та йөридер.

Тагын тукталды.

– Хәтерсез галим. Моның ничеклеген белү кызык. Әти онытучанрак шул. Менә аның чыбыксыз телефоны икәү. Берсен әни гел кесәсендә тотарга куша, икенчесе эш өстәлендә тора. Ак чәчле бабай, бер телефонын мин алам. Икенчесе дә кирәкми инде аңа. Әллә сиңа бирергә дип сорыйммы? Әти миңа каршы килми.

– Кирәкми, улыкай. Үзем алырмын. Безнең икебезгә дә кирәк булачак икән андый телефоннар.

– Шулай шул! Мин андыйдан да шылтырата беләм. Ак чәчле бабай, миңа телефоныңны язып бирерсең. Саннарны өйрәндем инде мин.

Ханым безгә борылгалап карый, араны озынайтмый, салмак кына атлый бирә. Без араны кыскартмыйбыз. Оныкның миңа хәзер әйтер сүзләре бетмәде кебек.

– Шулайрак шул, әнине куып җитә алмыйм шул. Ул миңа, өзә-төтә сөйләмә, ди дә, барып чыкмый әлегә. Үсә төшкәч, әнине узып та китәчәкмен анысы. Шәп сөйләү өчен башыңны шәп эшләтергә кирәк, ди әни. Анысы әби мине, башың йомры синең, тиз эшли башкаең, шөкер, дип мактый. Аннары әни килешә әби белән. Килешмичә ди, әби безнең иң өлкәнебез лә. Әни дә әрләми лә мине, бердәнбер малае булгач, бик-бик яратып кына әйтә. Менә өченчекөн, беләсезме, нәрсә диде миңа, үзеңә сеңел алып кайтам да, аның белән икәүләшеп, барыбер үземчәгә өйрәтәбез сине, диде. Ә сеңелне мин үземчәгә көйләргә тиз генә уйлап куйдым, белсен шуны. Сеңлем белән мин дөньяларны шәпнең шәбенә үзгәртәчәкбез! Безнең әни сүзендә торучан, алып кайтачак ул миңа сеңел. Әлегә, тиз генә, дим, җае җитмидер.

И-и улыкай, улыкай! Эчеңдәге – тышыңда, гөнаһның ни икәнлеген белмәс чагың…

– Әни, тезә башласа, тезеп тә күрсәтә инде! Тыр-тыр-р-р! Балакаем, ди, мин шушы өч секундта Җир шарын инде биш тапкыр әйләнеп чыктым, ә син турыдан Австралиягә дә барып җитә алмыйсың, ди. Австралиясе дә еракта икән. Әти аны миңа Җир шары картасыннан аңлатып күрсәтте. Әбичә әйтсәм, җәһәннәмнең теге ягында икән Австралиясе. Үскәч барып кайтам әле Австралиягә. Җир шарын да биш тапкыр әйләнәм. Әбичә өстим, Аллаһы боерса. Яңа Зеландия дигәненә дә барасы килде минем. Әти анысын да картадан күрсәтте, алдагы дәрестә сиңа шул ил турында сөйләрмен, диде. Әтинең тагын дәресләре бар әле. Чүкеч тотарга өйрәтәчәк мине. Бәләкәй чүкеч алып кайтты. Ваграк кадагы да күп. Кадакны әтичә кагып булмый һаман. Ә әби дәресләрен секундка да өзеп тормый, бөтен-бөтен дөньяны иңләп-буйлап ала. Ак чәчле бабай, – дип, кинәт туктатты мине онык, – син шунда басып тор. Әби әнә икмәк кибетенә кереп бара. Икмәк кенә алачак ул, сумкасында икмәк гел була аның. – Әйе, ханымның сумкасында безгә социаль яклау дигән конторадан беренче кайтканда да бөтене белән икмәк бар иде. – Әбигә ашыгыч әйтәсе сүзем бар.

Һәм ул кибеткә таба йөгерде, күз ачып йомганчы дигәндәй, чыгып та өлгерде. Минем янга да йөгереп килде.

– Әбигә команда бирдем, без килеп җиткәнче, ишек төбендә көтеп торырга куштым. Сабый ич ул, өйрәткәләргә кирәк. Әни сеңел алып кайткач, минем сабыйларым дүртәү булачак. – Онык уң кулын биш бармагын җәеп күтәрде. – Бишәү булачак. Сез – баш бармак.

Хыял соң балакайда, аның уй-фикере йөгерүе тизлегенә җәһәт күнегеп җитмәле дә түгел.

– Әбигә команда биреп дөрес иттем. Бүген гел дә, үзенчә әйтим, аптырашта калдырды мине. Ачкычларны кыңгырау, тәрәзә төбен пианино итте ич. Сабый! Әби үзе әйтүенчә, бар инде бездә хәлләр…

Ханым, кибеттән чыккач, безгә кул изәде дә юлын алды, без дә кузгалдык.

– Әбинең кайбер сүзләрен аңлап та җиткермим мин. Бүген, өйдән чыкканда, беләсезме, нәрсә диде, шундый-шундый инде безләр, диде, күңелләрне ашык-пошык ачып салмаучан, безләрнең күңелләрен укый белсеннәр, диде. Мин аңламадым боларны. Әни тукталмыйча уйларга куша да, монда тукталып, әтичә әйтсәм, башыңа олы бүрек киеп уйланып та аңлашылмаган нәрсәкәйләр баш миен тум-тулук итә. Ак чәчле бабай, сезгә барып җиткәнче сөйлисе нәрсәләр тагын бар әле.

– Сөйләрсең. Тыңлармын.

– Аннан соң да сөйлиселәре күп.

– Сөйләрсең, улыкай. Аларын да тыңлармын. Көн… көннәр безнеке.

– Берсен хәзер үк сөйлим әле.

– Әйдә. Тыңлыйм.

– Өченчекөн, түгел икән лә, аның элекке көнне бакчадан әби белән безгә кайттык. Башта әби тәрәзә төпләрендәге гөлләрне үзенчә тезеп чыкты, аннары залдагы түгәрәк өстәл артына утырды. Миңа эш калдырмый да, гөлләрне мин килер алдыннан гына күчергәли бит ул, хәйләкәр мишәр, миңа эш таба, янәсе. Менә бит иркенләп сөйләшеп тә утырмый ул минем белән, чытылдаган мишәр, ди. Әни, ишетеп торганмы инде, кулларын тастымалга сөртә-сөртә, әби каршына килеп тә утырды, шушы мишәр әнкәем бар, ичмасам, ди. Мин мишәр түгел, мин алар төбәгендә яшәп кенә алдым, син үзең – чеп-чи мишәр, ди әби. Мин шул якта өч ел гына укыттым, ди әни. И-и киттеләр болар, әти әйткәнчә, мишәрчә сайрап! Сүзләрне безнеңчә әйтмиләр, ә күкләргә кап-каты итеп очыралар, сүзләрнең ничек бүлгәләнүен дә аерып булмый. Сибәләр генә! Мин сүзләрен аңлап та җиткермим. Мишәрләр арасында яшәмәгәнгәдер, име, ак чәчле бабай. Нәрсә турында сөйләшәләр, дип әтидән сораган идем, каенана белән килен ахирәтләр спектакле уйныйлар, дип бетерде дә куйды җавабын. Әтинең сүзе кыска бит аның, мишәрләр арасында яшәмәгәнгә булыр. Рәхәтләнсеннәр алайса, дидем дә алар янына бармадым, әтигә шөрептер ише әйберләр алып биреп тордым, сөйләшмичә генә, әби әйткәнчә, игътибарын урамнан тыкрыкка тартырга ярамый иде. Нәрсәдер ясый әти. Нәрсә икәнен әйтми әле. Шөрепләренең бик-бик ваклары да бар, нечкә инә күзеннән чыгарлыклары…

Онык минем аягымны кысып кочаклады. Мин чүгәләдем. Онык муеныма асылынды. Башын җилкәмә салды. Шулчакта мышык-мышык сулкылдады, гәүдәсе калтыранды. Минем дә күзләр яшьләрне тотмады.

Без, ахрысы, шундый халәттә озаграк торганбыз. Йомшак тавыш безне аңыбызга кайтарды:

– Ике сабый… әйдәгез, кайтабыз. Гөнаһсызлар сез…

Наян җил беренче коелган яфракларны әле тегеләйгә, әле болайга куалап уйный. Яфракларның юлларына аркылы төшүче нәрсәләр юк. Асфальттагы төнге нәп-нәни күлләвекләр кипшереп бетеп баралар.

* * *

Кичке уңайда йортыбыз каршындагы уртасы кечкенә аланга охшаган агачлыкка чыгып утырам мин. Аланчык эскәмияләр белән әйләндереп алынган. Монда ял итүчеләр күп, кайчакта буш урыннар да калмый.

Соңгы вакытта бу агачлыкны ап-ак чәчле ханым һәм кыбырсык малай үз иттеләр. Минем ияләнгән урыным – алар белән бер эскәмиядә. Бер ак чәчле бабай алар янына көн саен килә. Беркөнне абзый-бабайны ханым һәм малай каршыламады.

– Минекеләр кайда?! – дип пошынды бабай.

– Белмим шул. Бүген күренмәделәр.

Аларның юклыгына мин гаепле түгел лә инде.

– Сез аларны беләсез. Алар гел шушында утыралар ич!

Тора-бара без аның белән якыннанрак таныштык. Хикәяне сезгә сөйләгәндә, әлеге биш кешенең барысы да түм-түгәрәк әйбәтләр булмас, дип, мин аларга чиратлаштырып тискәре сыйфатлар өстәмәкче идем, мондый хәзинә буа буарлык бит. Әмма алар бирешмәделәр, үзләрен үзләренчә нык тоттылар, алар мине күңелләренә якын ук җибәрмичә дә җиңделәр. Афәрин, афәрин!

…Ханым белән малай урыннарыннан кузгалып турымнан узганда, китабымны яныма куйдым.

– Сау булыгыз, – диделәр алар бергә үк.

Каршыларына ак чәчле бабай килеп җитә иде.

2005–2006

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации