Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 36 (всего у книги 38 страниц)
Хәер, җанрларга бүленеш вакытларын төгәл ачыклау мөмкин түгел, моны мантыйкый фикерләп кенә теркәү дөрес саналыр.
Иш-иптәш белән әдәбиятның башлануы турында әңгәмә корганда, ерак-еракларга барып чыгасың. Кайберебез шигырьне беренчел саный. Дәлиле – адәм баласы тумышыннан матурлыкка омтылган, шигърилек белән тормышны бизәргә тырышкан. Фикере дөрес, әмма шигырь төзелешен белеп туган була түгелме соң адәми зат?! Икенчеләребез пьесаны юл башына бастыра, чөнки ыру кешеләренең бергә җыелып киңәш-табыш коруы спектакль уйнау кебек барган икән ич. Бу дәлилдә дә дөреслек күренгәли, ләкин «күренгәли» генә шул.
Ә хикәянең әдәбият юлы башында горур торуын кире кага алмыйсың. Борынгыдан бер хәлне күз алдына китерик. Ыру башлыгы куәтле һәм өнле ир-атларны якын-тирәләрне өйрәнергә җибәрә, чөнки чираттагы тукталуга кайсы төшнең кулай булуын белү мөһим. Эзләүчеләр, әйләнеп кайткач, үзләре күргәннәрне башлыкка ырудашлары алдында сөйлиләр, яшьләр киләчәктә эзләүчеләр булырга әзер торсыннар ягъни. Арада сөйләргә осталары да табыла, тасвир кылып нәтиҗә ясаучылар тыңлаучыларны таң калдыра. Аңардан, башлык яныннан киткәч тә, төгәллекләрне белешәләр, ягъни инде сөйләнгән хикәяне бергәләшеп «редакциялиләр». Кайбер эзләнеп сөйләүчеләр төрле хәлләрне үзләренчә бөтергәләргә өйрәнәләр, моны һөнәр итәләр, андыйларга «каллап» дигән атама да бирелә хәтта, мәзәкче ягъни.
Шундый сөйләмнәр, төрле әңгәмәләрдә, аулак өйләрдә, утырмага килүләрдә, егет белән кызның икәүләп таң аттыруларында, Сабантуйларында, төрле-төрле әңгәмәләрдә, ягъни, кабатлана-кабатлана, кешелек яшәеше белән бергә үсеп, безгә ирешә.
Электә авылга кайткан кунакны, алты яшьлек кунак кайтса, алтмыш яшьлек күрешә барган, диләр ич, һәм еракларга сәфәрчене өенә барып сәламлиләр иде, хуҗа кешенең күргән-белгәннәре турында сөйләк-хикәяләрен ишетү кирәкле иде. Тормыш итәргә шулай өйрәнүләрдә без дә күчтәнәч-хикәяләр ишеткәләдек. Тыкрык чатында әнә ике апай сөйләшеп тора, берсе Югары очтан төшеп килә, икенчесенең чишмәдән су алып менеше, икесенең дә бер-берсенә әйтерлек яңалыклары бар. Һәм алар кыска арада да сөйләк-хикәяләрен «язып» өлгерәләр.
Безнең төбәктә һәр авылда диярлек төп һөнәргә ия кешеләр яши. Тимершыкта, әйе, тугым тартучы, аңа киге кидерүче осталар да күп иде. Ләкин алар, иң башлап, итек басучылар, һәр хуҗалыктан диярлек итек басучылар кышын ерак җирләргәчә итек басарга йөриләр, күбесенең ияләнгән авыллары була. Алар шулай өязгә йөрүләрдән кайткач, Тимершык хикәячеләр мәркәзенә әйләнә кебек. Мин аларның хикәяләрен төрле-төрле төшләрдә күп тыңладым.
Шулай да саллы-мөлаем, фаҗигале-өркеткеч хикәяләрне өлкәннәребез капка төбендәге җиргә тидермичә куелган озын бүрәнәләргә утырып сөйлиләр иде. Без, малайлар, читтәрәк посып тыңлый идек. Арада яшәү дәресләренә тиңнәре күп булгандыр, алар хәзер дә искә төшәләр, яңарып ишетеләләр.
Хикәяне әдәбиятның башлангычына бастыруыма шушы койма төбе хикәяләре дә сәбәпче булды. Соң, адәми затлар кануннарын һәм кагыйдәләрен чыгарып, яшәешне аңлый башлауга ук, әлбәттә, капка төбендәге бүрәнәгә утырып түгел, бәлки, тауда куыш казырга керешкәнче үк дәлилле фикерләшеп, әңгәмәләр кылганнар ич инде. Ихтимал, күптәнге цивилизацияләр яшәгәндә үк хикәяләр язылгандыр, әдәбиятның башы, бәлки, бүтән, без белмәгән жанрдандыр. Бик мөмкин. Югары аңлы җан ияләре… Борынгы-борынгы заманнарда ук, әле металл эшкәртә белүгә чаклы, бәлки, әдәбиятларын башлаганнардыр.
Мин исә тау куышы төбендә гәп корулардан ары китә алмадым. Шулай да инанган фикеремнән кире кайтмыйм. Әйе, әдәбият тарихы гыйлемендә хикәягә беренчелекне бирүчеләр очрый. Ләкин кистереп, олыдан кубып (бөтендөнья әдәбияты), кыска жанрда язып кулын сөялләндергән бер хикәячене генә беләм. Ул – инглиз Уильям Сомерсет Моэм. Туксан бер ел гомер кичергән (1874–1965) Моэмның иҗаты гаҗәеп бай: романнар, пьесалар, хикәяләр… Ул егерменче гасырның иң күренекле хикәячеләре сафында санала, хәтта беренчесе итеп бәяләү дә ишетелә. Аның беренче хикәясе 1898 елда, соңгысы 1947 елда басыла, илле ел ягъни, үзе 1920 елларда гына хикәяче булып өлгерүен әйтә. Хикәяләренең тулы җыелмасын үзе төзеп чыгара, кайбер хикәяләрен үзе үк кертмәгән. Әлеге биштомлык тупланма рус телендә дә чыга, кайбер әсәрләре русча кат-кат басылган.
Сомерсет Моэм карашынча, бөтендөнья әдәбияты «хикәягә» барып тоташа – иң гомуми, беренче аңлаешлы хәлендә, ягъни вакыйганың автор юрамасына сөйләүче бәян итүендә барып җитә, һәм нәсел-ыруың «борынгы учак янындагы гәп-әңгәмәләрдән» башлый. (Куштырнакларда С. Моэм сүзләре.)
Дөрес фикерләү. Миңа бу үз бәямне ныгытуы өчен ошый. Шулай да Сомерсет Моэм нигезләмәләре һәм минем уйлануларым арасында бер аермалык бар икән: бөек хикәяче, бөтен дөнья әдәбиятын күңеленә салып, борынгы учакка ук сәфәр кылган, мин исә тау куышында тукталганмын…
Әйе, иш-иптәш белән әңгәмә-бәхәсләрдә фикерләр тармаклана. Монда һич тә гаепләрлек нәмәстәкәйләр юк. Шигырь беренче булсынмы? Булсын! Пьеса беренче булсынмы? Булсын! Башка төрләрме? Һич тә каршылыгыбыз юк!
Ахыр килеп, асылда ягъни, мондый төрлелек әдәбиятка мәхәббәтнең олылыгын раслый, төрле карашларның бер үзәктә бердәмләшеп, иҗат агымының көчәюен дәлилли.
Шулай да… хикәя – әдәбиятның башлангычы.
Түбәндәге кечкенә күләмле әсәрләрем хикәя турында сүз йөртергә мөмкинлек бирәләр кебек. Аларның, уйлана китсәң, йөкләре шактый саллы. Хәер, бу кадәресе укучы хөкеменә.
Куларада кәлтә уйный
Әтиләр урман кисә. Искәндәрнең әтисе белән минем әти. Сәйферанның әтисе… Әтисен белмим мин аның. Искәндәр дә белми. Әй, ул ничек белсен инде, Югары Губахага бездән соң килделәр бит алар. Сәйферанның әтисен әниләр дә белмиләр. Әтиләр дә белми. Әллә белеп тә әйтмиләр инде. Шулайдыр әле. Шушы Губахага күчкәннән бирле, әти белән әни бик аз сөйләшә торган булдылар. Искәндәрнең әти-әнисе дә шулай. Сәйферанның әнисе дә күршеләр белән очрашканда исәнләшүдән узмый. Әллә нинди бу Югары Губаха кешеләре, йөрешмиләр.
Безнең авылда ул менә, ичмасам, кешеләр аралашып яшиләр дә инде! Әче таңнан бер-берсенең хәлләрен белешәләр. Йоклар алдыннан да, безгә кем дә булса кермичә калмый иде, йокыгыз тәмле булсын дип тели иде. Шуңа күрәдер дә әле авылда рәхәтләнеп йоклый идем. Шәп шул безнең авыл! Күчеп килүебезгә ай була, шушы Губахага һич кенә дә ияләнә алмыйм. Нигә күчкәнбездер инде. Әти дә, әни дә шуның сәбәбен юньләп аңлатмыйлар. Сорагач, әти:
– Гел бер урында гына яшәмәссең бит инде, улым, – дип җавабын бетерде.
Үз авылыңда гына яшәсәң, ни булган инде? Алай шәбрәк тә әле. Тик әти шуны аңламый. Авылда эше әйбәт иде, колхозда хисапчы иде. Хәзер йөри әнә барлы-юклы сәламәтлеге белән урман кисеп. Атнаның алты көнендә ерак урманда шалашта кунып яшиләр. Укытучы була торып, әни дә үзенә төпле эш таба алмый. Шахта конторын җыештыра, анда да вакытлыча гына алганнар икән. Тизрәк чыксын иде шул эшеннән, барырга-кайтырга өч сәгатьләп уза, ди. Әти дә урман кисүен ташласын иде, сәламәтлеге бөтенләй какшап урын өстендә ятса, нишләрбез, ди, без?
Кайтсак иде авылга! Иртәгә үк китсәк иде. Мин анысы бүген үк юлга чыгарга да риза – шундыен да сагындым авылны! Юлга өч көн узачак та узачак әле, монда өч көн килдек бит, элекке исемедерме – Пирмә дигән вокзалда, поезд көтеп, тәүлеккә якын утырдык.
Әллә соң… Үзем генә кайтып китим микән әллә? Качып! Әти белән әни җибәрмәячәкләр. Авылда туганнар күп бит безнең, берәрсендә торыр идем әле. Мәктәпкә барыр чак җитә, дүртенчегә барасы быел, авылда үзебезчә укыр идем. Монда да татар мәктәбе бар икән барын, әмма ул еракта, бүтән посёлокта, ди. Русча белмәгән килеш, монда русча укырга тиеш булырмынмы? Әле сентябрьгә ун көн бар, укулар башланганчы кайтып җитәм бит мин авылга!
Әллә соң… Әгәр Сәйферан белән Искәндәрне безнең авылга кайтырга күндерсәм? Бергәләп юл йөрүе күңеллерәк тә булыр иде. Аннары Сәйферан – бик башлы малай, һич кенә дә белмәгәне юк аның, русчаны да шәп сибә. Теләсә, Сәйферан мине үзе генә дә кайтарып килә ала, әти белән әнине борчымас та идем. Тик әнисе җибәрмәс шул Сәйферанны, әнисе эшкә киткәч, сеңлесен караучы булмый бит. Шулай да Сәйферан белән сөйләшеп карыйм әле.
Капкага таба бара башлаган идем, Сәйферан үзе килеп керде. Сеңлесен күтәргән.
– Апа кайттымы әле? – ди, минем әнине сорый.
– Кайтты. Өйдә.
Башка чакта, сорамыйча ук белсен өчен, конторын иртүк барып җыештыра бит ул, бу вакытка гел кайткан була, кояш инде әнә кая менеп җиткән дип аңлатып әйтмәкче идем, тик Сәйферан бүлдерде.
– Син, бар, Искәндәрне чакыр. Куларага барабыз. Сеңелне сездә калдырып торабыз. Юк, үзебез белән алып барабыз! Арымыйм мин аны күтәреп. Ерак түгел ул кулара, әнә тегендә, – дип, урманлы тау ягына күрсәтте Сәйферан. – Бар инде, кая киткәнеңне апага әйт. Аннары Искәндәрне чакыр. Мин сеңелгә кечкенә одеял алып чыгам, җиргә утыртканда җәяргә. Үзебезгә дә ашарга алырга кирәк.
Әллә нинди бу Югары Губаха, үзен шәһәр диләр, без яши торган төше гел авыл инде, тик безнең авыл кебек матур гына түгел.
Чыгып киттек урам башыннан урманлы тауга таба. Үр түбәсенә җиткәч, хәйраннарга калдым – урманлы тау еракта-еракта икән. Кулара дигәне шунда ук булса, бүген кичкә генә барып егылырбыз без анда.
– Ял итәбез, – диде Сәйферан, янындагы биек төп башына утырды һәм сеңлесен: – Хәзер син аякларыңны яз инде, – дип тәпи бастырды.
– Тагын озак барасымы соң әле? – дип сорады Искәндәр.
– Инде җиттек дияргә була. Тагын җиде йөз адымлап кына калды. Арыдыңмы?
– Юу-к! Тагын мең адымны йөгереп тә барам мин!
Искәндәр җиргә чалкан ятты, кулларын ян-якка сузып киерелде. Озын күзрикле кепкасы артка төште дә, җиткән җирән чәчләрен кояш җемелдәтә башлады. Искәндәр рус малае ул, аның чын исеме Александр икән. Алар, монда килгәнче, татарлар арасында яшәгәннәр, шунда татарча өйрәнгән дә хәзер татарчаны су урынына эчә. Кайда яшәгәннәрен сер итә, әйтәм ич, шушы Губаха кешеләре сер тотмыйча яши алмыйлар бугай. Сәйферан да монда кайдан килүләрен әйтми бит. Ул калада яшәгән булырга тиеш. Чөнки русчаны шәп белә, Искәндәр белән русча сөйләшеп җибәрәләр, мин колак асып тик тыңлап торам. Алар русча бәхәсләшә башласалар, Искәндәр кулларын буташтыра, баскан урынында тик тора алмый. Ә Сәйферан үзен бик тыныч тота. Әгәр тавышы чыкмаса, күзләре йөгерешмәсә, аны катып калган сынга охшатыр идең. Безнең авылда андый кешеләрне падишаһ кыяфәтле диләр. Искәндәр белән миннән бер яшькә зуррак булганга күрә дә шулай тоеладыр ул, шуңа күрә дә бездән күбрәк беләдер ул.
– Сәйферан, нигә бу төпләрне әтиләр буе калдырганнар?
Ул миңа таба борылды да, башын аз гына кыегайтып, масаебрак елмайды.
– Син бу якларны белмисең шул әле, энекәш, – диде. – Себер уңаеның тәртибе үзенчә, энекәш.
Сәйферанның яңа нәрсә сөйләячәген аңышты бугай, Искәндәр дә колакларын торгызып торып утырды.
– Югары Губаханы без барачак куларага җиткереп үстерәчәкләр. Бу үрдәге агачларны шуңа күрә кискәннәр. Әнә күрәсез, монда бәләкәй агачлар бөтенләй юк. Монда элек безнең урам кешеләре малларын көткәннәр. Ә агачларны биектән кисүнең сәбәбе болай. Бу якларда кар күп ява, абыйлар агач төпләрен казып тормаганнар, аягүрә кискәннәр.
– Безнең авылда да кар муеннан ява. Урманда барыбер мондый төпләр юк.
– И-и, энекәшләр, – дип көрсенгәндәй әйтте Сәйферан, – ниләр генә эшләнми хәзерге заманда!..
Моны мин аңламадым. Искәндәр дә аңламады бугай, без бер-беребезгә карашып алдык. Сәйферан, аскы иренен тешләп, кашларын җыерып, сүзсез калган иде. Күзләре безнең каршыдагы төпнең кәкре тамырына төбәлгән. Ярамаган нәрсә әйтүен сизенгән кебек ул.
– Заман чуалышлары турында сорамагыз, – диде Сәйферан. Үзе карашын кара тамырдан һаман алмады. – Кирәк чагында үзем сөйләрмен. Сезгә байтак нәрсәне белергә ярамый, энекәшләр.
Малай килеш тә күпне белә Сәйферан, күпне кичереп уйлана икән ул.
Без тирә-юньне онытканбыз. Сәйферанның сеңлесе, нәни кулларын алга сузып, үз телендә нәрсәдер тәкелдәргә керешкәч кенә, ул күрсәткән якка карадык. Карадык та өнсез калдык. Каршыбызда өер этләр тора иде. Иң башлап Сәйферан аңына килде.
– Энекәшләр, – дип пышылдады ул, – берүк, тын гына утырыгыз. Селкенмәсәң тимиләр алар.
Иң алда кара эт, башы бозауныкы хәтле. Күзләре ут булып яна. Беребезне генә түгел, барыбызны да ялгызы ботарлап ташларга көче җитәдер бу пәринең. Аның артына ике эт баскан, берсе кара эттән дә гәүдәлерәк, анысы ала, аклы-сарылы, күзләренә кан тулган. Барысы… Дүртәү… Бишәү… Уникене санадым, артта кечерәкләре тагын бар бугай. Күзләрем тала, санап бетереп булмый. Кара эт, зурысы, утырды. Аңа ияреп, башкалары да утырды. Кара эт койрыгын ян-якка селтәп куйды. Башкалары да шуны кабатлады. Торды теге эт. Хәзер нишләячәк инде? Безгә ташланырмы? Чинады. Йомшак кына чинады бугай. Миңа барыбер котырган үгез үкергәндәй тоелды. Кара эт, зурысы, без килгән якка таба борылды, көтү салган сукмакка төште. Ала эт өердән аерылды, безгә таба атлады. Башын җиргә тидерер-тидермәс иснәнеп килә. Кара этнең, зурысының, тагын чинаганы ишетелде. Бу юлы аның тавышы чынлап торып үгез үкерүе кебек иде. Ала эт, теләр-теләмәс кенә чабып, үз урынына барып басты. Өер Югары Губахага таба китте. Кара этнең, зурысының, икенче тапкыр чинавы шул вакытта йомшак булып кабат ишетелде. Ала этне безне талаудан тыеп чинавы булган икән өер узаманының! Этләр хәйран ераклашкач кына, без иркен суладык. Ярый әле, Сәйферанның сеңлесе безнең кебек тын утыра белде.
Куларага барыбер бардык без. Сәйферан бу якка этләр өеренең бүген кире килмәячәгенә ышандырды. Губахага бер яктан килеп керәләр дә бүтән якка чыгып китәләр икән бу кыргый этләр. Аларның җәй башыннан бирле без торган тирәләрдә күренгәне булмаган. Югары Губахадан куылган кулак-бай дигәннәрнең этләре икән болар. Хуҗасыз калгач кыргыйланганнар да әнә шулай бер өергә оешканнар. Урманда яшиләр икән. Шулай да Югары Губаханы онытып бетермиләр икән. Куларага җиткәндә, Сәйферан:
– Ачу тоталардыр, – диде, кемгә икәнен әйтмәде.
Без, биек төпләр арасыннан бара торгач, тау кырыена җиттек. Монда тау икегә аерылган. Текә кыйгачланып төшә дә уртада тип-тигез үзән җәйгән. Үзән киң, безнең авыл башыннан Мишәгә хәтлеге ара булыр. Менә шушы тауның төпләр беткән төштән үк уелып кергән үзәне кулара була икән инде. Шул култык-куларага кердек, монда чирәм шундыен да йомшак, аякларга рәхәт. Кулараның беткән төшенә – аска тикле бардык. Шул төштә яр теп-текә, урманлы тау итәге аста, боргаланып яткан ялтыравык елганың теге ягында ук икән, аңа хәтле әле киң болын икән, монысының киңлеге безнең авыл белән урман арасы ераклыгыдыр.
– Югары Губаха шәһәре менә шушындача сузылачак инде, энекәшләр, – диде Сәйферан. Сеңлесенә шешәдән сөт имезде, аның бит урталарына бармак очлары белән кагылгалады. – Гел имегеп кенә торасың син, кызый. Имүдән туктамас та идең инде, әй. Җитте, сеңелкәй, монысы калып торсын, – дип, шешәне читкә куйды. – Хәзер черемләп ал, – дип, сеңлесен юатты да алдына салды. – Шулай, энекәшләр, килер заман: кулара читенә салынган шәп йортларда яшәрбез әле сезнең белән. Кулара уен урыны ителәчәк. Стадион, диләр аны. Булачак йортларыбыз урыннарын күрсәтәм мин сезгә, бик беләсегез килсә.
– Мин барыбер монда калмыйм! Авылыбызга кайтам да китәм! Качып булса да! Йә син кайтарып куй, – дип, ишегалдында авылымны сагынып утырган чактагы уйларымны әйттем мин. – Монда нишлим, ди, мин? Кешеләре бер-берсе белән сөйләшергә теләмиләр. Безнең авылдагы иркенлекме? Монда төрмә кебек!
Сәйферан миңа шундыен да усал итеп карады, телемне тешләдем. Искәндәр, миңа таба кул селтәп, русчалатып:
– Дурак ты! – диде. Аннары татарча: – Чеп-чи, – дип өстәде. – Төрмә… «Төрмә» сүзен ишеткәне бар икән…
Күңелле башланган сәяхәтебезне баярак этләр өере боза язган иде, хәзер инде үзара ачуланышуга җиттек. Дуслар моңа мине гаеплиләр иде, ә мин ялгышымның нәрсәдә икәнен белмәдем. Шуңа күрә сөйләшмәскә булдым. Әллә мин Югары Губаха кешеләреннән кимме, мин дә авызыма су каба алам ла! Сөйләшмибез. Искәндәр үлән сабагы алган да шуны туктаусыз бөтерә, карашы урманлы тауда. Сәйферан сеңлесенең йөзенә япкан кыек яулыкны төзәтте, кояшка карап алды. Тирән итеп сулады да мин уема да китермәгән нәрсәләр сөйләде.
– Иркенлек кирәк икән сиңа! Төрмәгә япканнар икән сине! – дип төрттерә башлады ул. – Андый сүзләреңне чамалап сөйлә, яме! Урман әнә генә, урман ишетмәсен.
– Җәһәннәмдәге урман ишеткән, ди.
– Әйткәнне тыңла! Урман да ишетә хәзерге заманда, урманның да колагы бар, дигән иде минем әти. Белеп әйткән, тик үзе чит колаклардан саклана белмәгән. Хәзер кайда икән минем әти… Исән булса… Сәйферан нигә Сталин малае булсын, Сәйферан – минем улым, дип бәхәсләшкән әти. Барлык балаларны да, Сталин – безнең әтиебез, дип әйттерүгә каршы төшкән… Кайта алмыйсың син авылыңа, энекәш! Авылыгызда күренүгә үк, әтиеңне тотып ябачаклар йә сөрәчәкләр. Әле монда аны таба алмыйлар. Бәхетеңнән, бәлки, таба да алмаслар. Искәндәрнең әтисен дә. Сез бәхетле булыгыз, әтиләрегез гел булсын. Сез – монда качып килгән кешеләр. Без дә.
– Минем әтинең бер гаебе дә юк ла! Кулак түгел лә ул! Аны нигә сөрсеннәр, ди?
– Нигә? Нигәлеге нигә кирәк төрмәгә утыртуның? Безнең урамда ничә өй буш тора, санаганың бармы? Моннан куылган кешеләрнеке алар. Йортлары да зур түгел, абзар-куралары да гап-гади, күбесенең мунчасы да юк.
– Ничек инде мунчасыз була, ди? Безнең авылдагы йортыбыз кара-каршы, мунчабыз да яңа.
– Нигә дигәнеңә менә шулары җитеп ашкан. Сезнең әти-әниләрегез, минем әни үз һөнәрләрен яшереп йөриләр, кечерәк эшләргә керделәр. Синең әниеңә җайлы эш чыкты, сеңелләреңне көндезләрен үзе карый. Аннары, безне үз почмакларына сыендырган Югары Губаха кешеләренә рәхмәтеңне укы, энекәш. Авылыңа кайтуны онытып тор. Еллар утырганчы…
Бугазга ала эт күзләредәй зур төер тыгылды. Битләрне юеш нәрсә чеметтерә. Яшьләр икән. Искәндәр дә елый, яшьләрен сөртми. Сәйферан еламый. Малай килеш тә бу кадәр күп нәрсәләр белгәч, күпне кичереп уйлангач, бәлки, елап яшьләре беткәндер аның. Әллә елаудан язды микән?
Гаепсездән качкыннар икән без…
Туган авылыма кайчан кайтырмын икән мин?
– Энекәшләр, энекәшләр, карагыз әле, шешә башына карагыз!
Минем кул буе озынлыгырак кәлтә шешә башындагы имезлекне капмакчы булып азаплана иде. Ялаштырып та алган кебек үзе. Без бу карасу кәлтәдән курыкмадык, кәлтәләрнең төрлесен күрергә ияләнгән идек инде, алар без торган өйләр тирәсендә дә мең-миллион.
– Хәзер сыйлыйбыз сине, энекәш…ме-сеңелкәшме, – дип, кәлтәгә эндәште Сәйферан һәм күн кепкасы түбәсенә шешәдән сөт агызды. – Сөтнең балын сизгән бу энекәш. Сөткә шикәр дә болгаткан идем.
Кәлтә үләннәр арасына кереп качкан иде инде. Без аны чакыра белмәдек.
– Килә ул, – диде Сәйферан.
Без аңа ышандык.
Килде кәлтә. Башта шешә авызына барды, аннары кепка өстендәге сөтне күреп алды бугай, сакланып кына кепкага менде. Калтырана үзе, корсак тиреләре бер калка да бер шиңә. Куркуы түгелдер бу, курыкса, болай селкенмәс иде, без әнә, этләр өереннән курыкканда, тирән итеп сулау түгел, керфекләребезне дә селкетмәдек. Туктала-туктала эчә башлады сөтне кәлтә, аннары тимәсебезне аңышты, сагаюы бетте.
– Сөйим әле үзеңне бер, – дип чакырды аны Сәйферан.
Кәлтә койрыгын болгап югалды.
– Килә ул, – диде Сәйферан.
Без аңа тагын ышандык.
Тагын килде кәлтә. Кепка өстенә чабып менде, сөттән тагын авыз итте дә чирәмгә сикереп төште. Кая барыйм икән дигәндәй, як-ягына каранды. Иелде, ашыкмыйча гына кузгалды. Искәндәр белән минем тирәне әйләнеп чыкты, Сәйферанның сеңлесе тәпиләренә ышкылып узды. Сәйферанның кулы янына килеп туктады. Сәйферан бармакларын җәеп таянган кулын селкетмәде. Кәлтә үрә баскандай итте дә алгы аякларын Сәйферанның күлмәк җиңенә куйды. Ялтыравык сәдәфкә кызыккан икән, шуңа авызын тидереп карады. Кинәт Сәйферанның беләгенә сикерде дә җилкәсенә үк йөгереп менде. Сәйферан сискәнде. Кәлтә як-ягына тагын ялт-йолт каранды, биеккә менүенә сөенде бугай. Сәйферанның икенче беләгеннән җиргә төште, кинәт кире борылып, җилкәсенә тагын йөгереп менде.
– Акрынрак, энекәш! Кытыкны китерәсең! – Кәлтә Сәйферанның гәүдәсе буйлап арлы-бирле чаба иде. – Җан иясе җылыны ярата шул. Икенче юлы синең үзеңә атап шикәрле сөт алып килербез, яме. Тик менә кулара тирәсендә таш йортлар салгач, нишләрсең икән син…
Кәлтә безнең тирәли йөреп озак уйнады. Бер төштән килеп чыга да икенче якка кереп кача, аннары без бөтенләй көтмәгән урыннан атылып күренә дә кырт туктала. Аның туймыйча уйнавын карау рәхәт булды безгә.
Әни кичкә табын әзерләп йөри иде. Шулчакта Сәйфераннар капка төбенә әллә нинди биек әрҗәле машина килеп туктады. Алар безнең турыда ук торалар иде. Мин урамга чыгып йөгермәкче булдым. Әни:
– Урыныңнан кузгалма! – дип туктатты. – Олагасың киләме?
Аның болай кычкырганы юк иде.
– Мин… койма ярыгыннан гына карыйм.
Әни эндәшмәде, рөхсәт итүе булгандыр.
Сәйферанның әнисен ике милиционер җилтерәтеп алып чыктылар да машина әрҗәсенә төрткәләп менгерделәр. Аның куенында кечкенә кызы иде. Баланың елаганы койма ярыгыннан күренми-ишетелми, әнисе белән бергә җилтерәтүләрне тирбәтү дип изрәгәнме әллә? Әнисенең бөтен гәүдәсе белән калтырануы тирбәтү булып тоелганмы әллә? Сәйферанның әнисе, малаена якын килмәскә кушып, сул кулындагы бәләкәй төенчеген чайкап ишарәләде.
– Әнине алып китмәгез! Сеңлемне дә! Минем беркемем дә калмый бит!.. – дип, машина әрҗәсе ишеген яптырмаска тырышты Сәйферан.
– Прочь! Контрский сынок! – дип кычкырды озын буйлы милиционер.
Икенчесе Сәйферанның кулын каерырга кереште. Тәм тапты бугай шул эшеннән.
– Бей его! – диде ул.
Озын буйлысы дәү күн итеге белән Сәйферанның эченә алагаем типте. Сәйферан эчен тотып бөгелде.
– Тимәгез балага! Не трогайте!..
Сәйферанның әнисенең әче тавышын шартлап ябылган ишек кисте.
– На ещё! – диде икенче милиционер һәм Сәйферанның башына типте.
Сәйферанның тавышы ишетелмәде. Милиционерларның кыйнавына яшь чыгармадыдыр ул. Әтисе ябылудан соң ук елаудан язган булгандыр, ахрысы, падишаһ кыяфәтле Сәйферан…
Машина Югары Губаха читендәге урамыбыз чирәмнәрен сытып китеп барды.
…Сәйферанны безгә күтәреп алып кердек. Әни белән. Кичке аш онытылды. Әни белән хуҗа әбиебез – марҗа әби – Сәйферанның эчен йомшак кына удылар, чүпрәкләрнең җылысын да, салкынын да куеп карадылар, башына нәрсәдер сөртеп, яулык бәйләделәр. Барыбер аңына килмәде Сәйферан…
Иртәгә якшәмбе иде, әтиләр ялга дип төн уртасында гына кайттылар. Әти ни булганын сорашмады. Сәйферанның маңгаена кулын куйды, тын гына елады. Шулчакта Сәйферан аңына килде. Бик өзә-тетә:
– Әти… әни… сеңлем… – дип тезде. – Эне… кула… кәл… сө…
Аннары әти Сәйферанның күзләрен йомдырды. Иртәгесен Сәйферан дустыбызны минем әти белән Искәндәрнең әтисе зиратка алып киттеләр. Без елап калдык. Хуҗа әбиебез урам кырыендагы такта юлга башын бәрә-бәрә елады. Сәйферанны җеназа кебек нәрсәгә салып алып киткәндә, безнең тыныч урамыбыз үксеп, илереп елашка күмелгән иде…
Без Сәйферанның әтисе кем булуын, элек кайда эшләвен, аларның Югары Губахага кайсы яктан килүләрен белә алмыйча калдык. Сәйферан әйткән чуалышлар заманында Югары Губахада кешеләр йөрешмиләр, аралашмыйлар иде.
Якшәмбе кичендә теге машина тагын килде. Искәндәрләр капка төбендә туктады. Искәндәрне әти-әнисе белән бергә алып киттеләр…
Без дә Югары Губахадан китеп бардык…
Илле тугызынчы елда бу якларга барып чыккач, Югары Губахага башымны идем.
Әтиләр… Әниләр… Тын урамыбызның изге җанлы кешеләре… Искәндәр… Сәйферан…
Сәйферан һәм Искәндәр булмагач, уенчак кәлтәле кулараны эзләп табарга йөрәгем җитмәде. Ә ул безнең шикәрле сөт алып килүебезне һаман көтәдер.
1989
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.