Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 38 страниц)
Йөнтәс Хөмәйрәнең алдына башын салган, озак торып сулыш ала, күзләре ярым йомык. Ул кинәт кенә күзләрен тутырып ачты, муенчагын күрергә теләпме, башын салмак кына артка борды. Аннары бернинди көч тә туктата алмаслык ашкыну белән Хөмәйрәнең күкрәгенә ташланды…
Туйганчы, туйганчы иркәләнде Йөнтәс. Маңгаеннан сыпыруга кечкенә көчек сыман онытылып рәхәтләнде. Аның моңа хакы зур иде.
Күрегезче, ә, Йөнтәс, чынлап та, ак муенлы икән бит!..
Йөнтәс, Хөмәйрәнең күлмәк итәген тешләп, аңа юл күрсәтеп йөрү гадәтен ташламады. Белмим инде: кызны һаман да үзенең ярдәменә мохтаҗ дип уйлый идеме, әллә инде аның үзенә терәк-таяныч кирәк идеме…»
«Җүләр» исемле бик кыска хикәям 1995 елның 1–2 февралендә язылды. Аның нигезендә булырга тиешле хәлне унике яшемдә үк ишеткән идем, тыкрык буендагы баз өсте (кормасы, алачыгы) яныннан узганым да булды – аның эчендәге малайны күрергә, һич югы, тавышын ишетеп, бәхетсез малайның барлыгына ышанырга, бәлки, ышанмаска тырышудандыр мондый кызыксынуым.
Әйе, күңелсез, ямьсез хәл иде, бу хәлдә хәтта ерткычлык сизелә иде. Нәкъ шушы аяусызлык турында хикәя язарга уйламаган, бу вакыйганы мин сюжетлар дәфтәренә дә теркәмәгән идем. Шулай да берәүнең миһербансызлыгы ярты гасырдан артык чор буена тынгылык бирмәде, һәм кара эчтәлекле хикәяне язарга керешмәкче булдым, кәгазьгә башлап аның исемен төшердем. Югыйсә исем алдан уйланган булса да, мин аны хикәяне язып бетергәч кенә куям, һәм исем бик тә сирәк очракта гына үзгәрә.
Тик әсәр уйланганча барып чыкмады, хикәядә тар тыкрык буендагы ихатада яшәүче гаилә тормышыннан аерым детальләр булса да читкә кереп кителде. (Сюжет дәфтәрендә «Тәртә башы белән бәрдерү» дип билгеләнгән вакыйгага барып җителде, өстәвенә бу сюжет моңарчы ук бүлгәләнә башланган иде.) Моңа, күрәсең, баз өстендә яшәүче малайны күреп белмәвем генә түгел (аны күрше-тирәләреннәнме берәү күргән, имеш), ә бу әшәкелек нәтиҗәсен (шулай әйтергә кала) укучыга тасвирлауда җиткермәскә теләвемдер. Шулай да укучыга җүләрләнгән малай турында хикәя азагында белдерүне (әйе, бары тик белдерүне, ягъни тасвирламыйча-сурәтләмичә) кирәк санадым. Бөтенләйгә «йота» алмадым бу хәлне, ә күңелгә бушану таләп ителә иде.
Хикәягә мондый өстәмәм, бәлки, ул яңа киемгә иске ямаулык та түгелдер:
«Укучым! Хикәянең исеме акланмады дип саныйсыңдыр. Шушы төшкә хәтле син хаклы. Әйе, хикәянең үзәктә торачак ямьсез өлеше – ә әсәр болай да әшәкелек турында – бүтәнчә фаразланган иде. Менә ул.
…Рәхиләнең җүләр абыйсын әтисе үзе үк имгәткән, аны еш җәберләгән, баз өстендә асраган (!) икән. Үлгәч, гарип малаен ялгызы җирләгән, диделәр…
Ләкин болар әсәргә кермәде. Нигәдер. Бу кыска хикәямә башта ук «Җүләр» дип исем куйдым куюын, әмма анда абзыйның кызы турында язылды. Шулай да исемне үзгәртергә кыймадым. Мин, гафу, баз өстендәге тоткын мескенкәйне үземчә күрергә теләгән идем. Акыллы идедер кебек ул. Һәрхәлдә, бик тә җүләр булмагандыр. Әйе, кайсыбыз бик тә акыллы соң?!»
Шундый өстәмәдән соң кирегә кайтып тагын бер уйланыйк.
Әхлак кагыйдәләренең берсе мондый: кешегә начарлык кылма – үзеңә икеләтә әйләнеп кайтыр. Бу очракта шушы борынгы канун сизелмиме? Әле өчләтә үк түгелме? Җүләр саналган, тәне һәм акылы гарипләндерелгән егетнең әтисе һәм әнисе сау-сәламәт килеш дөнья куялар, аннары сеңлесе фаҗигасе… Бәлки, баз өсте егете каргамагандыр да, каргаса да, бу хәлләр аның каргышы төшүе дә түгелдер, бәлки, очраклылыктыр, туры килүдер?
Хикәянең шушы рәвешле корылуын, ягъни кысасын, авторның форма үзгәртергә тырышуы итеп тә аңларга кирәк. Шулай – иҗатның мөмкинлекләре зурдан һәм төрледән төрле.
«Дәминдар болыты» исемле хикәя (1996) айдан артык вакытта, бүленгәләп, унбер көндә язылган икән. Озын булмаган бу әсәрнең ничек «табылуы сере» аның башында ук ачыла:
«Алтмышынчы елның көзендә Сатышта бер йортка чәй эчәргә кергән идем мин. Бабай да, әби дә сөйкемле кешеләр иде, бәхетле яшәүләренә, балаларының игелек күрсәтүләренә бик сөенә иде алар. Мин бу кунакчыл йортка соңыннан да кергәләдем, хуҗалар миңа «Сатыш Бабай» һәм «Сатыш Әби» булдылар. Шул очрашуларда Сатыш Әби хикәя сөйләгән иде.
Мин язган хикәядәге Шәмсура һич тә Сатыш Әби түгел. Сатыш Әби, бәлки, бөтенләй дә чит кешеләр турында сөйләгәндер. Бу хикәядәге Шәмсураның соңгы сүзләрен исә Сатыш Әби безнең беренче очрашуда ук гел дә көзге табигатьне искәртеп әйткән иде. Ул сөйләгән һәм әсәрдә тасвир ителгән вакытка тәңгәл көннәрдә – көзен язылган бу хикәям Сатыш Әби истәлегенә».
Үзебезнең Саба районы газетасы редакциясендә эшләгән чагымда ук ишеткән бу хәлләрне хикәягә «яткырырга» озак еллар буена вакыт тимәде. Әмма Сатыш Әбинең хикәядәге соңгы җөмләсе – «Шәкертләр килер чак җитте…» – истә йөрде. Аны ул көзге көнчә бик моңсу итеп әйткән иде, шул чакта аның яшьлеге күз алдымнан очынып узды.
Казан – Саба юлы Сатыш аша бормалана. Мин Сатыш Әбиләр йорты урынын гел күреп китәм. Элеккеге мәчеттән, мәгълүм Сатыш мәдрәсәсенең хәзергәчә сакланган бер бинасыннан ерак түгел аларның биләмәсе. Хәзер анда – Сатышның үзәгендә – яңа мәчет. Әйе…
Шәкертләр килер чак җитте…
Соңгы елларда язылган хикәяләрем тупланган «Мәхәббәт – һәлакәт?..» исемле китабым авылны сөендереп шәкертләр килүе турындагы җөмлә белән тәмамлана.
Ара-тирә хикәяләр беренче заттан да язылды. Алардагы «мин» гел генә автор үзе дип бәяләнергә тиеш түгел, әлбәттә. Мондый алымны вакыйга үзе таләп итәргә мөмкин, кайбер очракта хикәянең язылуын җиңеләйтү, укучыга гадилек мәсьәләсен басым ясап әйтү өчен «мин» гә таянасың. Гадәттә, аларда, «мин» автор үзе булмаса да, хикәянең табылуы, аның биографиясе күперенке күренеп тора. «Чичән» (1995, әлегә өзеге генә басылды), «Фидая хикәясе» (1998), «Куларада кәлтә уйный» (1989), «Мәгарә» (1991) әсәрләрендә автор турыдан-туры катнаша. Тормышта булганча ягъни. «Фидая хикәясе» ндә, мәсәлән, «мин» нең кулъязмасы кызга – героинясына – аны эзләп-очратып укытуы әйтелә. Хикәя белән танышкач, кыз:
– Күңелемне бушатырга кешесен тапканмын икән, – дип сизелер-сизелмәс кенә елмайды. (Кешесенә туры килгәнмен икән, дигән сүзләр дә әйтте Фидая, тик болары хикәягә кермәде.) – Мине аңлап тыңладыгыз. Рәхмәт. Китим инде мин. Әни көтәдер, соңладым бүген, борчыладыр. Әни…
Алдарак бер очрашуда Фидая үз башыннан узган хәлләр турында болай дигән иде:
– …Уйга чумсаң, хикәя язарлык, валлаһи…
– Языгыз соң, – дип, тыныч кына киңәш иттем мин аңа.
– Хикәягә сыйдыра алмамдыр… Аннары… Булдыра да алмамдыр…
Мин «Фидая хикәясе» нә аның шушы сүзләреннән соң гына тотынган идем.
«Куларада кәлтә уйный» һәм «Мәгарә» исемле хикәяләрне мин ерак җирләрдән күтәреп кайттым. Теге гасырның утыз җиденче елында безгә Пермь өлкәсенең Югары Губахасында яшәп алырга туры килде. Соңрак бу якларга тагын ике тапкыр бардым. Югары Губахада йөрүләр балачак хатирәләрен яңартты. Һәр баруым миңа берәр хикәя «бүләк итте». Әмма авыр эчтәлекле хикәяләр. Шуңа да карамастан аларны кәгазьгә төшерү озакка сузылмады, «Куларада кәлтә уйный» ны (ун бит чамасы) Минск янындагы Ислоч Иҗат йортында, иртәдән кичкәчә утырып, дүрт көндә «Мәгарә»не (машинкада унике бит) Казанда, шулай ук тәүлекнең күп өлешендә каләмне кыстап-җайлап, өч көндә яздым.
«Куларада кәлтә уйный» исемле хикәя иң элек «Сабантуй» (ул чакта «Яшь ленинчы») газетасының ике санында басылды. Аны редакция хезмәткәрләре ошаткан иде. Укучылар да, шөкер, шундый фикердә булды, газета анкетасында бу хикәя 1990 елның май аенда басылган әйбәт әсәрләр арасында беренче куела. Газетаның шул елгы 21 июль санында исә Башкортстанның Үрге Тирмә мәктәбе укучысы Алсу Галикееваның мондый хаты басылды:
«Елатмагыз безне!
Кадерле редакция!
Сезгә бер үтенечем бар. Газетада «Куларада кәлтә уйный» дигән хикәя кебек моңсу әсәрләр язмасагыз иде. Хикәяне мин бик кызыксынып укыдым. Ләкин азактан озак еладым».
Редакциядән
«Әдәби әсәр укучы күңеленә тәэсир итү – аны уйландыру, көлдерү яки елату өчен языла да инде. Хикәя укучыларны тетрәндергән икән, бу – авторның уңышы. Әлбәттә, әсәрне кабул итү укучының хисләр нечкәлегенә, күңел байлыгына да бәйле.
Бу хикәя бер Алсуны гына түгел, күпләрне уйландырган, елаткандыр. Безнең газетага тагын шундый тәэсирле хикәяләрен китерсә, Мәгъсум Хуҗинның кешеләрне елату кебек «гаебен» кичерербез».
Алсу балакайның хаты хикәямә иң зур бәя булды. Әсәремне бер генә кеше аңласа да канәгатьмен – ялгыз түгелмен, димәк.
Һәм «Куларада кәлтә уйный» исемле хикәямне үзем төзегән «Татар хикәясе антологиясе» ндә (егерменче гасыр) күренекле әдипләребез әсәрләре янына кушарга җөрьәт иттем.
«Тау каршында – тулы ай» (1982), «Өч каен ышыгы» (1980, озын гына, Ялтадагы Иҗат йортында ике көндә язылды), «Чыбыркы» (1981) әсәрләре турында алдарак әйтелде. Беренчесенең язганда ни өчен тукталып торуы, ә соңгы икесенең тиз табылулары нигезләнгән иде. Бу өч хикәянең биографияләре шактый озын һәм хәйран сикәлтәле. «Тау…»ның классташларым Рафаэль һәм Галиябану истәлегенә багышлануы, «Чыбыркы» да үзгә һөнәр иясенең горурлыгы белән якын алар миңа. Ә «Өч каен ышыгы» ның үзгәлеге бүтәндә – анда ярым хыялый хәл-вакыйга керүендә иде. Мондый форма әдәбиятта яңалык түгел, әмма ул безнең әдәбиятта бик, бик тә сирәк очрый. Кайбер хикәяләрдә шушы алымны кулланып карадым, тик эчкәре үк кереп китә алмадым, ахрысы. Хәер, хыялый һәм чын вакыйгаларны бергә үрү турында бу хезмәтнең «Чеметемләп» бүлегендә тулырак фикер йөртелер. Шулай да хезмәтнең «биографияләр» тезелеп кенә дигәндәй узылган бу өлешендә дә искәртүнең зыяны булмас.
«Бәрәңге чәчәге» исемле хикәя 1970 елның декабрендә Ялтада язылган иде. Беренче исеме – «Рәхми». «Курагай атлары» җыентыгын кулъязма хәлендә Язучылар берлегенең проза һәм балалар әдәбияты секцияләренең берләштерелгән утырышында тикшергәндә, хикәяне бик тәнкыйтьләделәр. Имеш, автор әдәбиятка секс (шулай әйтелде) алып килә. Ә бит хикәя әдәбиятка яңа тема алып килә иде, анда сугыш китергән, моңарчы искәртелмәгән фаҗига турында – сугышның малайлардан ир ясавы турында сүз бара, «нечкәлек» мәсьәләсе анда нечкә искәртелә, хәзергечә аты-юлы белән аталмый. Секцияләр утырышында сөйләшү шушы хикәягә кайтып кала язды, җыентыкка керәсе башка хикәяләр онытылды диярлек, хәтта кулъязмаларны укымаган кешеләр дә сүз алды бугай. Югыйсә мин хикәянең җыентыкка кертелмәсен белә идем, аны гомуми фикер ишетү өчен генә бирүемне башта ук һәм сөйләүчеләрне бүлдергәләп тә искәрткәләгән идем. Шәп ишеттерделәр фикерне…
Секциядә кулъязманы тикшерүгә минем Язучылар берлеге әгъзасы булмавым сәбәпче иде. Ә аңарчы ике юка китабым чыккан иде инде. Шул секцияләр утырышында мине Берлеккә алырга тәкъдим иттеләр үзе, ләкин кабул итү комиссиясе гаризамны ун ел үткәч кенә карады. Кереп-белешеп йөрмәдем, «исләренә төшеп» үзләре хәл итте. Теге гасырның туксанынчы елларында үзем дә берничә ел комиссия әгъзасы булдым, гаризаларны керү тәртибендә карау кирәклеген еш искәрттем, хәл итик, дия идем, чөнки ул чакта да «сакаллы» гаризалар шактый иде. Әйе, читкәрәк кителде, тик моңа да «Бәрәңге чәчәге» сәбәпчедер.
Хикәя, әлбәттә, басылмыйча ятты, дөрес, мин аны бер басмага да тәкъдим дә итмәдем. Кайбер өлешләрен «Байлык» дигән кыска хикәягә, «Җир әйләнә сәяхәт» хикәясенә кертеп бастырдым, хәер. Шул алынган детальләрен төшереп калдырып һәм исемен үзгәртеп, хикәяне бастырырга әзерләдем, «Идел» журналына илттем, ошатып кабул иттеләр, хикәя журналның 1995 елгы бишенче санында басылып та чыкты. Язылуыннан соң егерме биш ел узгач! Шагыйрь Зөлфәт хикәя язмышы турында кереш язды, ул хикәяне башта ук ошаткан һәм яклаган иде. Менә шагыйрьнең кереш сүзе:
Соңарган чынлык бәхете
«Бу хикәянең бәхетсезлеге, – дип яза шагыйрь, – бер җөмләдән башланды: Рәхми «керт» иткән тавышка сискәнде – Минзинә үзе иркәләгән бәрәңге чәчәген өзгән икән.
Вакыйга, әлбәттә, ул елларда әдип чынын тулаем әйтеп язарлык түгел. Сугышта ирен җуйган хатын бәрәңге буразнасында яшүсмерне гыйшыклы уйната…
Әмма миллионлаган тол хатыннар фаҗигасен кая куйыйк? Аларның бәхетсез язмышы хакында кем генә сөйләр? Аларның язмышын гына түгел, ә яшүсмерләрнең дә язмышларын «он-талкан» иткән сугыш афәте турында кем сөйләр?
…Һәм мөнбәргә, шушы хикәя дә кергән кулъязма нәшриятка тәкъдим ителгәч кенә, аның турында сөйләргә эчке рецензент (!) чыгып басты. Ярып салды:
– Секс! Әдәбиятка секс алып килмәкче була бу язучы.
Хикәяне кулъязма хәлендә беренче укыган, тетрәнеп укыган кеше мин. Әсәрдә бернинди пычраклык күрмәгән идем ләбаса! Шуңа күрә әлеге мөнбәрдән яңгыраган сүзләр мине җирәндерде, хәтта өркетте. Йа Ходай! Каян килә соң адәм баласына дөреслектән курку?!
Бу хикәя – кырыс хаклыкның үзе. Һәм аның бүген – егерме биш елдан соң басылып чыгуы, ниһаять, хикәя өчен бәхет түгелмени?!
Зөлфәт».
Хикәя болай тәмамлана:
«Рәис кеше ишеккә карады – Рәхми чыгып бара иде. Ишек ябылып җитмәде».
Һәм шулай тәмамлануы эчтәлек таләп иткәнчә, минемчә. Ләкин аны бастыруга әзерләгәндә, ахырына бер хәлне өстәүне кирәкле санадым, «ябылып җитмәгән» ишеккә сыядыр бу өстәмә:
«Укучым! Хикәягә өстәп, берничә сүз әйтәсем бар сиңа.
Эшемдә утырам. Ишекне тамак кырып ачып, озын, тулы гәүдәле, кызгылт түгәрәк йөзле бер агай керде. Өстәлемә якын ук килеп кулын сузды, исемемне әйтеп исәнләште. Мин имәнеп аягүрә бастым, кулларымны бирдем. Болай да калтыранучан кулларымны – бу мәлдә гел дә бизгәк тоткандагыдай калтыраган кулларымны – агай учына үзе тартып алды бугай.
– Әллә танымыйсың инде… – диде ул.
Мин сүз әйтерлек хәлдә түгел идем әле. Бераздан, агай кулларымны ычкындыргач кына:
– Әйдә, көйрәтеп алыйк, – дидем. – Бүлмәдә тартмыйм. Гасырына бер килеп чыксаң да, сиңа да тарттырмыйм, – дип, турыдан бәрдем, тик мескен һәм мәгънәсез елмайдым бугай.
Сөйләшер сүзләр тиз генә бетмәде безнең – бер авылныкылар булмасак та, мәктәптә бергә укыдык ич! Рәхимбай иде ул! Әмма аның турында инде күптән хикәя язуымны әйтмәдем. (Сабакташлар онытылмый: мин Рәхимбай-Рәхминең язмышы турында белешкәләп-ишеткәләп тора идем.) Ә үзен күргәч телсез калуымның сәбәбе: Рәхимбай вафат, дигән хәбәр миңа моннан шактый элек килеп ирешкән иде. Үлгән дигән кеше каршыңда басып торса, тетрәнеп-имәнеп кенә дә калмавың ихтимал.
Шушы очрашудан соң биш еллап, әйе, шулай икән – биш ел узгач, күңелсез хәбәр кабатланды:
– Рәхимбай вафат икән…
Мин моңа бу юлы ышанмадым һәм хәзер дә ышанмыйм. Шундый хәбәрне бер тапкыр чынга алган идем ләбаса инде.
Ишекне тамак кырып ачып, зур якты күзләрен чүт кенә кысып, Рәхми керер дә:
– Әллә танымыйсың инде… – дип елмаер кебек. – Замана дигәнең безләрне бер-беребезне онытмаслык итеп әвәләде бит, яшьтәш…
– Әйдә, көйрәтеп алыйк. Чыкмыйбыз, монда гына…
1994, 7 ноябрь».
Шундый булды бу бәхетсез-бәхетле хикәянең биографиясе, герое Рәхимбай-Рәхми язмышы сыман…
«Юл өзеге» – документаль әсәр. Башта аның күләме ике табак (машинкада илле битләп) тирәсеннән артмаска тиеш кебек иде. Әмма 1986 елның декабрендә Ялтада шул күләмнең яртысы язылгач, илле биткә сыймаячагымны белдем. Һәм китапханәләрдә, һәм архивта утырырга мәҗбүр булдым. 1987 елның гыйнвары буе, үз исәбемә ял алып, хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасының 1918–1930 елгы төпләмәләре белән таныштым, «Крәстиян гәзите» һәм «Наша деревня» газетасы төпләмәләреннән шактый материал җыйдым. Болар һәм башка чыганаклардан алынган материаллар алты калын дәфтәргә теркәлде. (Шунда ук үзебезнең ике яклап – әти һәм әни ягыннан – билгеле күләмдәге шәҗәрәләр дә бар, тик соңгы вакытта аларны тулыландыра барырга кул җитми.) Дәфтәрләрдә әти туплаган мәгълүматлар да күп. Алар да Саба ягы тарихына карый.
Ниһаять, әсәрне 1987 ел башыннан Казанда дәвам иттем һәм сентябрьдә Дубулты Иҗат йортында язып бетердем. Китап булып ул 1990 елда биш ярым табактан артык күләмдә басылды, тиражы тугыз мең иде, тиз сатылды тагын.
«Саба таңнары» газетасы мөхәррире Тәлгат Нәҗми белән «Яшә, Саба-йорт!» исемле китап язганда тупланган материаллар бик тә ярап куйды.
Материал туплауны басым ясап әйтүем документаль әсәр язуның авырлыгын искәртүдән иде. Әле бит күпме кеше белән әңгәмә корылды, туган як тарихыннан өлкәннәр сөйләве буенча балачактан күпмедер хәбәрдар идем. Шулай да «Юл өзеге» ндә Закир Йосыпов салдырган мәктәпнең урынын ялгыш күрсәткәнмен. «Яшә, Саба-йорт!» өчен иң күбе ун юллык мәгълүмат эзләп, архивларда дүрт тапкыр булдым, ләкин тапмадым.
Кыен, бик кыен документаль әсәр язуы. Каршыңдагы рәсми мәгълүматлар һәм фактлар хыялыңда әллә ничәмә әвәләнергә тиеш. Мондый әсәр, киң мәгънәсендә аңлаганда, саннарны һәм фактларны тезеп кенә чыгу түгел. Һич тә!
«Кавырсын һәм айбалта» исемле хикәяне язу уе университетның өченче курсында укыганда ук (1951–1952) туган иде. «Татарстан АССР тарихы» дигән фән безнең группага беренче булып укытылды дип хәтерлим, лекцияләрне яшь галим Шамил Мөхәммәдьяров укыды. Аның сөйләвен, ара-тирә эзлеклелек югалуына карамастан, күрәсең, ул безгә күп нәрсә ирештерергә теләгәндер, үзе белгәнне безгә мәгълүмат буларак кына булса да әйтергә тырышкандыр, чөнки бу фән беренче тапкыр укытыла ич, без йотлыгып тыңлый идек. Шуңа күрә мин аның лекцияләрен рәтле-башлы язып та бара алмадым. Шулай да бу дәфтәрем инде илле ел узса да саклана әле.
Шамил абый Мөхәммәдьяров (ул бездән күпкә өлкән түгел, хәзер Мәскәүдә яши), Казан ханлыгының җиңелүе хакында сөйләгәнче, Сөембикәнең Мәскәүгә көчләп җибәрелүе турында йөрәккә үтемле итеп әйткән иде:
– Сөембикә елый-елый йөзен ерта…
Һәм мин Сөембикә турында хикәя язып карамакчы булдым. Тик әсәр тиз генә язылмады, хәтта мин аны сюжетлар дәфтәренә дә 1992 ел башында гына, кырык ел узгач, «Айбалта. Сөембикә хикәясе» дип кенә, ягъни вакыйганы һәм детальләрне тәфсилләмичә генә теркәп куйганмын. Әмма язылачагына өмет-ышаныч булган, күрәсең, бу вакытка мин тарихыбыздан аз гына булса да хәбәрдар идем.
Ниһаять, 1993 елның 1 гыйнварында – яңа елның беренче көнендә эшне нәнүк кенә булса да башлау гадәтем бар – егерменче гасыр уртасында, бу хикәядә тасвирланган вакыйгадан соң дүрт йөз ел узгач, инглизләрдән:
– Доминионнарыгызны бирәсезме, әллә Шекспирнымы? – дип сораганнар, имеш.
«Инглизләр бәйле дәүләтләрне азат иткәннәр, Шекспирны сатмаганнар» дигән эпиграф куеп, хикәянең озынгарак киткән беренче җөмләсен язган идем. 14 апрельдә ярты биттән артык язылды. Һәм… тукталды. 1994 елның 2 гыйнварында гына кузгалды, бер абзац чамасына озынайды кулъязма. Һәм 11–13 февральдә язылып та бетте хикәя. Гадәт буенчарак, соңгы көндә дәфтәр битендәге унсигез битнең ундүрт бит ярымы язылды. Менә бит ул иҗат барышы нинди дә була!
Авыр шул тарихи хикәя язуы, бигрәк тә бу хакта. Ничек чыккандыр хикәя, аңлаучылар булыр әле. Исеме, бәлки, үзгәрмәс. Бераз уйлансаң, бу исем күпне аңлатадыр: айбалта бар, тик суга чумган, кавырсын бар, тик язмый түгелме?..
Хикәя башымда кайнаганда, Сөембикә үзәккә турыдан-туры куелырга тиеш кебек иде. Бактың исә, ул читтә торып үзәккә басарга тиеш икән – аның язмышы халык язмышында чагылырга тиеш икән. Илбашы һәрчак зур көрәштә сынала!
Хикәя «Идел» журналының 1994 елгы сигезенче санында «Тарихи хикәяләр конкурсы» бүлегендә «Кавырсын» исемендә басылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче бүләк бирелде. Фаяз Фәизов тәрҗемәсендә «Идель» нең 1995 елгы 1–2 санында «Перо» исемендә русча чыкты.
«Мәхәббәт – һәлакәт?..» җыентыгына кертмәдем. Нигәдер. Тагын хикәяләр китабым чыга калса, бу хикәя «Кавырсын һәм айбалта» исемен кайтарыр. (Һәм 2004 елда чыккан «Айның уты сүнгән…» исемле җыентыгымда бар.)
Тарихи хикәя бүтән язылмады. Хәер, былтыр (2001) «Качаклар» ны ерып чыктым, тик монысы «Язылмаган хикәяләр» гә керә.
Тукаебыз турындагы беренче хикәям – «Кеше күңеле – үзе бер кояш» – 1986 елның 11–20 февралендә Казанда язылды. Аның элгәрге исеме «Күл кашлы йөзек» иде. Хыялыйлык-әкиятлек белән тормыш чынлыгы янәшә торган (бәлки, үрелгән, дөресрәктер) әсәргә «Күл кашлы йөзек» авыррак тоелды да аны үзгәрттем, әлеге янәшәлек исемдә үк сизелә кебек.
Хикәя 1986 елның 3 августында Татарстан радиосыннан тапшырылды, аны хөрмәтле артистыбыз, минем хикәяләрне яратучы Айрат Арсланов укыды. Һәм әсәр радио фондында, аны кабатлап та тапшыралар. Беренче тапкыр «Ялкын» журналының 1987 елгы дүртенче санында басылды. Башкортстан китап нәшрияты 1989 елда чыгарган «Татар хикәйәләре» җыентыгында бар, «Ерактагы кыялар» китабым шушы хикәя белән башлана (кереш сүземнән соң), «Саба таңнары» газетасы 1996 елгы 4 һәм 6 апрель саннарында аны күчереп басты, «Татарстан» журналы 1996 елгы дүртенче санында хикәяне кабат бастырды. Шулчакта кечкенә генә кереш-аңлатма да язган идем. Шунда ук Сибгат абыйның (Хәкимнең) әсәр турында шуңарчы редакцияләрдә әйтелмәгән һәм укучыларга җиткерелмәгән фикерләре дә бар. Минем кереш-аңлатманы һәм Сибгат абыйның язмасын укыйк:
«Олпат шәхес турында сүз әйтүнең, бигрәк тә аның турында әдәби әсәр язуның, авыр булуына өстәп, үтә җаваплы да икәнлеген белә идем кебек. Шуңа күрә Габдулла Тукайны хикәя үзәгенә бастыруга (әлбәттә, уйлана-уйлана торгач) ниятемнең барып чыгасына борчылып та, шул ук вакытта аны хикәядә күрә-күрсәтә алырыма өметләнеп тә тотындым. Һәм моннан ун ел элек – 1986 елның февралендә – Тукай турында беренче хикәямне яздым (соңыннан тагын ике хикәя язылды, бәлки, моннан соң алар ишәерләр әле).
Билгеле, хикәяне, элгәре аның турында фикер ишетмичә, матбугатка бирә алмый идем. Һәм мин аны, алдан килешү буенча, бөек шагыйрь иҗатын тирәнтен аңлаучы, бөек шагыйрь турында күп үк әсәрләр язган Сибгат абый Хәкимгә хат итеп җибәрдем (1986 елның апреле иде инде). Берничә көннән Сибгат абый телефоннан:
– Мин сәгать унбер тирәсендә Ирек мәйданына чыгып йөрим. Шунда кил әле, – диде.
Һәм очрашуга ук ул мине өенә алып керде, хикәя турында фикерләрен саран гына әйтте, аннары миңа бер бит кәгазь сузды – фикерләре шунда язылган икән. Әлбәттә, мин бу язуны аның алдында ук укырга кыймадым. Әңгәмә әдәбиятның (һәм әдәби даирәнең дә) бүтән тарафларына күчте.
Инде хикәяне кабат бастырганда, Сибгат абый хатының күчермәсен укучыларга тәкъдим итүне кирәк санадым. Бу исә татар шигъриятендә мәйдан тотучыларның берсен – Сибгат абый Хәкимне Габдулла Тукайның тууына бер йөз ун ел тулу көннәрендә хаклы искә төшерү булсын. (Шунысын искәртим, хикәянең исеме «Күл кашлы йөзек» тән хәзергесенә үзгәртелде.)
…Әйе, татар кешесе Тукайга битараф була алмый. Әгәр ул шундый хәлгә төшкән икән, димәк, ул татар түгел инде.
Шагыйрьнең «Туган тел» е татарның милли бисмилласы лабаса! Тукай (һәм, әлбәттә, аның кебек олпат шәхесләр) татар милләтен яшәтә.
Автор.
1996, 11 март»
Инде Сибгат абыйның хатын күчерәм:
«Күл кашлы йөзек
Мәгъсум Хуҗин хикәясе
Тукай һәм ак карт. Йөзекче, беләзекче карт. Тенеки ягыннан. Атаклы көмешчеләр, алтынчылар ягыннан. Ялгышмасам, Тавил Хаҗиәхмәтовның бабалары шуннан. Мәгъсум Хуҗин да шул тирәдән. Көмешче белән Тукайның очрашуы табигый. Шигърилек, поэзия, нәфислек икесенә дә хас. Икесен дә шагыйрь дияргә була. «Күл кашлы йөзек» не Тукайга бүләк итүе ышандыра, яраткан шагыйрьгә бүләк, халыктан бүләк. Фантастик кыз образы да Тукайча, реальлеккә караганда фантастик мәхәббәт Тукайга ята төшә. Хикәя елы (җылы), лирик. Укыла, ышандыра. Миңа ошады. Тукайга багышлап тагын шундый хикәяләр язарга кирәк. Цикл. Тукай биографиясендә, тормышында шундый лирик кичерешләр күп. Зәйтүнә үзе кечкенә бер повесть! Әрәм ята.
1986, 18 апрель».
Сибгат абыйны «ярдәм» гә чакыруым аның хикәя турындагы уңай фикерләрен укучыга мине мактау сүзләре итеп ишеттерергә теләүдән түгел. Һич тә. Әйткәнемчә, Сибгат абый Хәким хатын хикәя инде матбугатта үзен аклагач кына бастырдым. Ә хикәяне язуга ук татар шигъриятендә мәйдан тотучы өлкән шагыйрьгә укытуым минем аның алдында бурычымны үтәвем, аңа сынау-имтихан тапшыруым иде.
Сибгат абыйның «Җил исми, яфрак селкенми» исемле юкарак кына китабы бар. Анда аның шактый җырлары һәм өч поэмасы тупланган. Сибгат абый аны миңа мондый язу белән бүләк иткән иде: «Безнең әдәбиятның өметле бер вәкиле Мәгъсум Хуҗин иптәшкә.
Ихтирам белән, С. Хәким.
3/Х.60»
Бу, әлбәттә, миңа артык зур бәя иде, мин моны акларга тырышырга мәҗбүр идем. Һәм Сибгат абыйга имтихан тапшырасы бурычымны беркайчан да онытмадым. Шул сынауны, Сибгат абый китабын бүләк иткәннән соң, егерме алты ел узгач үттем дип саныйм, аның «Кеше күңеле – үзе бер кояш» хикәясенә бәясен имтиханда миңа куйган билгесе итеп горурланам. Тукай турындагы хикәягә Тукайчы бәясе ич!
Габдулла Тукай турында тагын «Иңә дә иңә карлар» һәм «Һомай кошлары» (монысында Ак карт та катнаша) исемле хикәяләр яздым. Беренчесе «Ерактагы кыялар» китабын тәмамлый, икенчесе китапларга хәзергә кермәде. «Сөембикә» журналында басылгач, Айрат Арсланов аны, ошатып, радиога яздырган. Кабатлап тапшыргалыйлар. («Һомай кошлары» хикәясе «Айның уты сүнгән…» дигән җыентыгыма керде.)
Тукай турында тагын сюжетларым бар. Әйтик, «Өлкәр, ягъни Иләк йолдыз» дигәне. Тик нигәдер хәзергәчә язылмыйлар. Күрәсең, иҗат көчем җитмәүдән инде…
* * *
Әсәрләрнең биографияләрен тезүне хәзергә шушында туктатыйк. Керештә аларның «кулга кайсы эләкте» дигәннән чыгып язылуын әйтсәк тә, алай ук булмады, әлбәттә. Чөнки төрлелек шулай таләп итте: тиз һәм озак язылуы, әсәр жанрының үзгәлекләре, иш-иптәшнең киңәшен тоту, хикәяне кат-кат эшкәртү һәм башкалар. Хәер, һәр әсәрнең биографиясе үзгә, аларның «туулары» берсенеке икенчесенекенә охшамаган. Алда ук әйтелгәнчә, һәр әсәрнең ничек иҗат ителүе турында шул әсәр күләмендә (кимендә) биографиясен дә язып булыр иде.
Әгәр югарыдагы биографияләрдә укучыга иҗат барышының кайбер нечкәлекләрен җиткерә алган булсам, шунысына шатмын.
2001–2002
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.