Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 38 страниц)
Язылмаган хикәяләр
Әдәби детальләр, хикмәтле гыйбарәләр, йомры сүзләр, хикәя сюжетлары теркәлгән калын дәфтәр… дәфтәрләр… Язылган сюжетларга тамга куя, файдаланылган детальләрне һәм башкаларын кыйгачлап сыза барам. Сюжетларның кайберләре тулысынча, алдан уйланылганча, хикәя нигезенә ята, кайчак берничәсеннән кыска хикәя оеша, кечкенә генә деталь дә шактый озын хикәягә сузыла.
Хикәягә әйләнергә тиешле вакыйгаларның баштан ахыргача сызылган планы-билгеләмәсе тәфсилләнгәннәре дә, шартлы исеме генә куелганнары да бар.
Әйе, сюжетлар-вакыйгалар күп очракта сиңа буйсынмыйлар, алар язылу барышында үзләренчә үсәләр яки кәрләгә әйләнәләр. Бу, әлбәттә, каләм иясенең тормышны белүенә, күзәтү-хәтерләү сәләтенә, иҗади хыялы көченә, җыеп әйткәндә, аның әдәби осталыгына бәйле. Ләкин хәтта соңгысыннан – осталыктан да тормаган бернәрсә бардыр. Моны исә йоп-йомры тәгаенләп тә булмыйдыр, шуңа күрәме моны иҗат кешеләре гадирәк билгелиләр: бу тема минем тема түгел. Һәм моңа әдәбияттан шактый мисаллар китерергә мөмкин.
«Ревизор» темасын Н. В. Гогольгә А. С. Пушкин биргән. Күренекле язучы Валентин Катаев энесе Евгений Петровка «Унике урындык» ны бүләк итә, һәм бу сюжетка Евгений Петров белән Илья Ильф укучыларны сокландырырлык роман язалар. В. Катаев, бу минем темам түгел иде, дип, үзе үк әйтә. Мондый мисалларны татар әдипләре иҗатыннан да китерергә мөмкин. Зурдан купмастан, шагыйрь Зөлфәтнең миңа «Йөнтәс» исемле хикәямнең сюжетын бирүен, мин сөйләгән вакыйга буенча Фаил Шәфигуллинның «Балыкчы» дигән хикәясен язуын кабатлап әйтим.
Бер үк сюжетка берничә әдип тә язып караган. Мәсәлән, Н. Гогольнең «Ревизор» ына чаклы ике ел элек А. Вельтманның шундый ук вакыйгага корылган «Неистовый Роланд» исемле повесте басылган була. Ләкин бу тема Н. Гоголь кулында чагыштыргысыз дәрәҗәдә шәбрәк уйный. И. С. Тургеневның «Муму» һәм Ги де Мопассанның «Мадемуазель Кокотка» исемле хикәяләре бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш. Минемчә, соңгы очракта ике бөек язучының да каләмнәре тигез дәрәҗәдә «уйнаклаган».
Әмма югарыдагы охшашлыклар-тәңгәллекләр турында, хәзергә атап кына китеп, бүтән җайда тулырак тукталырбыз. Чөнки хикәядә геройның эше-гамәле сюжет белән билгеләнә-хәл ителә диелсә дә, моны ачыклау-аңлау өчен бераз тәфсилләү мәҗбүри. Ә хәзергә минем теләгем ЯЗЫЛМАГАН ХИКӘЯЛӘРемнең ни өчен план-кыса рәвешендә генә калулары сәбәпләрен укучыма төшендерергә тырышудан иде.
Төп сәбәп шулай да бу темаларның минеке булмауларындадыр. Бигрәк тә алдан торучы дүртесенең. Югыйсә боларга якынрак хәлләр турында язылган хикәяләрем дә бар. Әлеге якынлыкның арасы, күрәсең, ераграктыр.
Тик монда һәркайсына аерым исем биреп (әллә тагыпмы?) теркәлүче сюжетларның хикәяләр булып оешмауларына минем ялкаулыгым сәбәп түгел. Ә, бәлки, анысы да бардыр! Моңа төп сәбәпләрне – кабатлыйм – тормышны белеп-аңлап җиткермәвемнән, күзәтү-хәтерләү сәләтем чамасы чамалыдан, иҗади хыялым көче сыеклыгыннан, кыскасы, әдәби осталыгым җитмәвеннән эзләргә кирәктер. Бәлки, бу сюжетлар турында кабат-кабат уйланырга вакытым бетеп баруын искә алу да урынлыдыр. Сиксәнгә таба юл чыктым лабаса! Шөкер!
Җитмешенче еллар башында, сюжетларым күбәйгәч, мин аларны азайту җаен бүтәнчә тапкан идем – кыска-кыска парча-хикәяләр яздым да аларның башына «Арыш көлтәсе» исемле «уртак бүрек» кидерттем. Бу парча-хикәяләрнең күбесе, төркем-төркем булып, вакытлы матбугатта басылдылар, кайберләре хәзергәчә «чират көтә». Бәлки, язылмаган сюжетларны «Язылмаган хикәяләр» исемле «көлтә»гә учмалавым да әлеге үк җайны кабатлавымдыр. Чөнки кайберләренең «гомере» дүрт дистә елдан артыкка сузылды.
Күрәсез, язылмаган хикәяләрнең «тулы канлы» әсәрләр булып кәгазьгә ятмавы турында үз фикерләрем үк капма-каршы. Өстәвенә еш очракта фикерләрем «дыр-дер» белән бетә, мондый хәл әдәби иҗат турында катгый нәтиҗә чыгарырга базмавымнан булыр. Ихтимал, бу хәлдә хилафлык юктыр. Чөнки иҗат серләрен берәүнең дә төп-төгәл белеп бетергәне юк һәм бу серләр беркайчан да беркем тарафыннан да (хәтта күмәк көч белән дә!) тулысынча ачылмаячак. Чөнки… Чөнки иҗат ич ул!
Кайчакта язылмаган хикәяләремнән:
– Сезнең язылмавыгызның сәбәпләре нидән гыйбарәт? – дип сорыйсым килә.
Тик алар барыбер җавап кайтармаячак бит. Шуңа күрә үзем үк җавап та табарга тиешмен. Һәм менә шул (бердәнбер!) тулы һәм төгәл җавап:
– Белмим…
Инде язылмаган хикәяләргә күчик.
Кояш елый
Октябрь ахырына таба көннәр әбиләр чуагындагыча җылытып җибәрде. Кояш җәйдәгечә җетеләнергә тырыша, шулай да кыздыруы җәйдәгедән кайтыш, чөнки июльдәгечә юп-югарыга күтәрелә алмый, арый башлаган; әй-й, зыян юк ла, язга тагын кодрәтләнә ул; көн үзәгендә безнең авыл тегермәне буасы турысында да аның юлы җәйдәгедән кимендә йөз карышка, түгел лә, кырык аршынга түбәннән уза. Ә җәйнең иң озын көннәрендә кояш буабызның нәкъ уртасы турысында юп-югарыга менә дә беравык ял итә. Әни аның бу халәтен:
– Кояш тәмам өлгереп җитте, – диде, – түгәрәкләнеп кызды, – диде. – Гөлбаһар апаңның… – диде дә сүзен өзде әни быелгы иң озын көннәрнең берсендә күрше апаның бүген-иртәгә дигәндәй бәбәй алып кайтасын әйтеп бетермәде…
Гөлбаһар апа былтыр кияүгә чыкты. Аның яраткан егете Гыйсмәт абый сугышның беренче елында сул аяксыз кайтты да алар көзгәчә өйләнешмәделәр. Гыйсмәт абый:
– Сиңа, Гөлбаһар, – дигән, – мин тиң түгел инде, – дигән. – Үзеңә тиң табылыр. Гариплегем сине түгел, үземне дә бизәми. Әйе, гариплек бизәк була алм…
Нәкъ шушы ярты сүздә авызын каплап туктаткан Гөлбаһар апа Гыйсмәт абыйны. Һәм менә быел иң озын көннәрнең берсендә – сугыш башланган көндә – аларның малае туды. Кояшның иң биек урыны тегермән буасы уртасына туры килгән көн иде ул. Әни Гөлбаһар апаның көмәнен түгәрәк кояшка охшаткан икән, кояш тәмам өлгереп җитте, диде бит ул.
Гөлбаһар апаларга кереп, малаеның буен үлчәп чыгасым бар икән әле, минем карыш белән кимендә алтау булыр, кырык көне җиткәнче үк, без бәби ашы керткәндә үк, Гыйсмәт абыйга охшап озын буласы сизелә иде, әнисе эчендә генә бөгәрләнеп-түгәрәкләнеп яткан шаян малай! Качып.
Тизрәк зуп-зур булып үссен ул, тегермән буасына балык тотарга алып йөрим мин аны. Сугыш быел ук бетмәс бетүен, тик бик озакка да бармас, гитлерчыларны чигендерәләр бит инде. Күршем белән тотачакбыз әле без балыкларның эп-эреләрен! Ике, өч карыш буйлыларын, хәтта аршынлыларын!
Ә бүген балык эләкми әле. Көне әйбәт, кояшы җете, балык чиртеп арымас кебек иде. Тезмәнең дә озынын һәм юан тегәрҗеплесен алган идем. Мәктәпкә бармагач, бүген якшәмбе бит, балыкны, көн суытканчы, күп-күп тотып калам дип өметләнгән идем. Тоттырды, ди, кып-кыска койрыгы очының очыннан…
Арык алдында – ниндиен дә тирәндә – ике ташбаш эләккән иде. Икесен башлы-койрыклы терәп сузып салсаң да, минем бер карышка да тартмаслар. Күрегезче, һаман карыш та аршын. Безне, сугыш еллары малайларын, әниләр, апа-әбиләр һәм абзый-бабайлар шундый озынлык һәм киңлек үлчәү берәмлекләренә өйрәтеп бетерделәр, әй. Кайчакта мәктәптәге сантиметрларны «кул яссуы» на һәм «илле» гә әйләндерәсе килә. Тик укытучы апабыз:
– Китаптагыча өйрәник, – диде, ә үзе: – Абый-апалар өйрәткәннәрне дә күңелегезгә сеңдерегез, кирәге чыгар, – дип киңәш бирде.
…Буа өстенә менеп утырдым. Буада да чиртми. Инде өченче урынга күчтем.
Чиртмәсә соң! Су өстенә карап рәхәтләнәм, ичмасам. Шунысы җитеп ашкан миңа!
Шулай да кимендә берәр кадаклы оптыларны аршын буе тезмәм тулганчы тотасы бик тә килгән иде, кармак салырга быел соңгы төшүем бит. Быел, белегез, мондый мәрхәмәтле көн булмаячак инде. Авылның түбән башындагы шарламага төшәсе калган икән, анда карыш буе ташбашларны чүпләп кенә торасың хет.
Яныма бер апа килеп чүгәләде. Бер апа, дим, чөнки мин аны белмим диярлек, буа өстеннән, күкрәкләрен астанрак кочып, әрле-бирле йөренгәләвен монда килгән саен күрә идем күрүен. Безнең авылныкы түгел ул. Яшь кенә бу апа безнең авылга тулырак йөзен бизәүче кыскарак сакал-мыегын пөхтә йөртүче, гәүдәсен уңга каерыбрак лаш-лош атлаучы, колакларына нечкә бау белән тимер кысалы күзлеген таккан тегермәнче абзый белән быел язын гына килделәр. Аларга авылдашлар исемнәре белән эндәшкәннәрдер яки мин аларның исемнәрен ишеткән дә булганмындыр, тик мин генә отмаганмындыр – хәтернең шундый сай чаклары булгалый минем.
Бу апаның җәйнең иң эссе көннәрендә дә яулыгын артка бәйләгәнен күргәнем булмады минем, хәер, мин аны тегермән тирәсендә генә очрата идем, ул буа өстеннән арлы-бирле еш йөри иде. Апа да, тегермәнче абзый да авылга төшмәделәр дә бугай. Төшмәделәр, дим, чөнки безнең тегермән авылдан ярты чакрым чамасы өстәрәк.
Апа гел аяк йөзенә җиткән күлмәктән була, аның ак алъяпкычы да, чүт кенә алга иелсә, җирне себерергә әзер. Өлкән булырга теләп, әбиләрчә киенәдер кебек тоела ул миңа. Югыйсә яшь бит әле ул, минем әнидән ун яшьләргә кечерәктер. Битләре шоп-шома аның, тик әз генә кызыллык җитми, йөзе хәсрәткә чумгандагыдай агарып бара. Кашлары чем-кара, чәчләре яулыгы астына яшеренгән. Мин, аның карашын тотмакчы булып, ничәмә-ничә тапкыр текәлеп карадым инде, тик ул карашын җәһәт качырып өлгерә.
Кепкамны салып тезләремә куйдым, төшке кояшта башым да сулыш алсын әле дидем. Кинәт… кинәт апа, бер сүз дә әйтмичә, минем башымнан сыйпады. Шундыен да рәхәт булды инде, әйтеп бетермәле түгел! Сөюеннән туктады, тик кулын башымнан алмады. Озаграк тотсын иде ул минем баш түбәмдә кулын! Миңа рәхәт! Рәхәт! Миңа мондый иркәләүләр хәзер тәтеми ич инде, әни мине зур кешегә саный. Шулай да инде алтынчыда укыйм бит, яз-җәй-көз буе колхоз эшендә, әтиләр эше безнең җилкәгә кунаклады. Аннары өйдә миннән кечкенә дүрт бала, аларны иркәләргә дә вакыт тими әнигә.
Миһербанлы һәм сөйкемле апага: «Тагын, тагын иркәләгез-сөегез мине!» – дип әйтәсем килде минем. Тик кыюсызландым. Апа кинәт:
– Ой-й!.. – дип куйды һәм кулын, минем башымнан кинәт алып, алъяпкычы астына, эче турысына яшерде.
Күзләрен чытырдатып йомып, иреннәрен чәйнәп, кымшанмыйча бераз утыргач, өенә таба (тегермәнче өе буадан читтәрәк, ташу суы басмый торган калкулыкта иде) китте.
Ә кояш әле җете иде.
…Иртәгесен без, зуррак малайлар, мине иркәләгән апаны кичә без янәшә утырган турыдан, буа төбеннән эзләдек. Безнең белән суга бары тик тегермәнче абзый гына чумды. Ике тапкыр чумгач, без буа өстенә атылып чыгарга мәҗбүр идек. Су салкын. Өлкәннәр безнең тәннәребезне сөлгеләр, ә кайбер апалар алъяпкычлары яки күлмәк итәкләре белән кабалана-кабалана кипшертәләр дә тагын чумабыз җиде аршыннар булыр тирәнлеккә.
…Аякларым йомшакка тиеп алды, елганың бу төшендә кызыл балчык, монда йомшак әйбер булмаска тиеш иде. Тыным җитәрлек иде әле, тәнемне әни, Гөлбаһар апа һәм Гыйсмәт абый өчәүләп кипшерткәч, беренче генә чумуым ич. Йомшакны кулым белән тотып карадым һәм өскә уктай атылдым.
– Мо-онда-а!..
Тегермәнче абзый апаны култыкларыннан күтәреп алып чыкты. Апаны ак җәймәгә салдылар. Аның йөзе мөлаем иде, хәсрәттән бушану төсмере җәелгән иде апаның түгәрәк һәм кызгылтрак йөзенә. Эче, әничәрәк әйтсәк, тәмам өлгереп җиткән кояштай иде. Гөлбаһар апа белән Гыйсмәт абыйның беренче малаена яшьтәш буласы җан иясе тумыйча ук…
Апаны икенче көнне гүргә иңдерделәр. Аны авылның йөри алган барлык кешесе озатты. Хатын-кыз зиратка кермәде. Җеназаны сугыш афәтләрен күргән Гыйсмәт абый укыды. Суга баткан апаның өчесендә, җидесендә һәм кырыгында хәзрәт вазифасын ул башкарган. Кат-кат рәхмәтләр әйткән тегермәнче абзый Гыйсмәт абыйга, үзен җирләүдә дә башлап йөрергә Гыйсмәт абыйга кушкан.
Тегермәнче абзый Гыйсмәт абыйларга күченеп үк килде, авылдан читтәге ялгыз йортта япа-ялгызы яши алмагандыр шул. Һәм тегермәнче абзый бер кичтә Гыйсмәт абзыйга үз тормышлары турында сөйләгән.
Укучым! Мин нәкъ менә тегермәнче абзый белән суга баткан апаның башларыннан кичкән хәлләрне хикәягә сала алмадым. Шуңа күрә болар турында әйтеп кенә узарга мәҗбүрмен.
Тегермәнче абзыйның хатыны Гитлер сугыш башларга биш ел элегрәк вафат була. Абзый бердәнбер улы белән кала. Өйдә хатын-кыз булмавы интектерә үк башлагач, тегермәнче абзый малаен унсигез яшендә үк өйләндерә, ә үзе бөтенләй өйләнмәскә исәпли. Әйбәт кенә яшәп киткәндә, сугыш башлана да малаен сугышка алалар. Кырык беренче елның декабрендә (Яңа ел керү алды кичендә, дигән тегермәнче абзый) малаеның һәлак булуы турында хәбәр-кәгазь китерәләр.
Һәм күпмедер вакытлар узгач, каената белән килен – ике ялгызак (хикәянең минем тема булмаган өлеше шушыннан башлана) – ничек диик… якынаялар, әйе, ир белән хатын булып китәләр. Бу гайре табигый хәл авылдашларына фаш булганчы, алар нигез ташлап китәргә карар итәләр. Һәм быел яз безнең авылга килеп төпләнгәннәр иде.
Һәм… һәм… Алай… Кыскасы, тегермәнче абзыйның малае – суга баткан апаның ире исән калган булып чыга, бу хәбәр аларга килеп ирешә. Ул әсир төшкән дә, фашистлар аны, күп-күп яралы солдатны, барыбер кеше булмаячак дип, үтермичә калдырып чигенгәннәр. Яралыдан яралы солдат, савыга төшкәч, бөтенләйгә кайтарасылары турында язган икән…
Суга баткан апаның кырыгын уздыргач, тегермәнче абзый да фани дөньядан китеп барды, ул да мәсьәләне үзе хәл итте (Гыйсмәт абый сүзләре болары), аны өенең юан матчасына сугылган тимер чөйдәге сүс арканнан Гыйсмәт абый белән без, сугыш елларының берничә малае, чишеп алдык. Сугышның тагын бер афәте иде бу үлем…
Суга баткан апаның вафатыннан соң кояш безнең авылда бер атна күренмәде, кайгылы йөзен безнең авыл кешеләренә күрсәтергә теләмәде бугай. Аның күз яшьләре, яңгыр булып, атна буе яуды, яшь бөртекләренең иң-иң эреләрен тегермән буасының уртасына тамдырды кебек ул.
Тегермәнче абзый вафатыннан соң да кояш нәкъ бер атна безнең авылга күренмәде. Аның күз яшьләре, бу салкын көннәрдә ак карга әйләнеп, авылыбызга яудылар да яудылар…
Ә хикәя-вакыйганың ахыры болай булды.
…Тегермәнче абзыйның малае, суга баткан сөйкемле апаның ире ягъни, безнең авылга килде. Гыйсмәт абыйга тегермәнче абзый кайсы төбәктән булуларын әйткәндер дә сугыштан тәне теткәләнеп бетеп кайткан солдат абыйга күршебез хәбәр иткәндер. Моны авылда ышандырып сөйләүче булмады, без генә, сугыш еллары малайлары гына, шулай тәгаенләдек.
Солдат абый күршеләребездә атна буе яшәде. Атна тулган көнне кичке уңайда ул, Гыйсмәт абыйларга рәхмәтләр укып, авылыма кайтам, дип чыгып киткән. Төнгә каршы юлга чыкмаска киңәш итсәләр дә тыңламаган. Гыйсмәт абый аны тегермән буасын узганчы озата барган. Саубуллашканда:
– Мин әти белән хатынымны гафу иткән булыр идем, – дигән солдат абый. – Дөресе, мин аларны гаепләмәдем, гаепләмим. Миңа бит хатынның хатын буларак барыбер кирәге юк иде инде… – Соңыннан ул Гыйсмәт абыйдан: – Каберләрен карап тота күрегез, – дип үтенгән.
Иртәгесен солдат абыйны буа өстендә таптык, йөрәгенә туп-туры кадаган булган ул…
Безнең авыл зиратында бер чардуган белән әйләндерелгән өч кабер бар. Суга баткан апа, тегермәнче абзый, солдат абый каберләре алар.
Солдат абыйны җирләгәч тә, кояш безнең авыл күгенә атна буе күтәрелмәде. Елады да елады ул. Тик бу юлы аның күз яшьләре атнаның соңгы көнендә авылыбызга чикләвек зурлыгыдай бозлар булып коелдылар.
…Балык тотарга йөрүләр озакка онытылды.
2001
Сер
Гомеребезнең күп өлеше чиратта торып уза безнең. Элегрәк, «үзгәртеп кору» лары башланганчы, волюнтаризм һәм торгынлык заманнарында, ягъни бербөтен икмәк алырга су буе чиратларда кысылышкан чаклар булды, хәзер дә, базар мөнәсәбәтләренә кергәч тә, чиратлашу бәхетеннән аерылырга теләмибез. Әмма соңгы чиратларда инде без нәрсәдер алырга түгел, ә әйбернең бәясен белергә рәткә тезеләбез, чөнки кесә ягыбыз чамалы, шуңа күрә очсызлыны эзләргә (һәм табарга!) мәҗбүрбез.
Мин үзем чираттан мәхрүм калмавыбызны үтә үк хурламыйм, аның минем өчен уңай ягы да бар. Ниндиме? Күп кенә әйбәт танышларымны чиратта таптым, төрледән төрле кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләр турында шунда ишеттем. Һәм ишетәм!
Менә Вәлид абый турында сөйлим әле сезгә, шәп кешегә юлыгуымны шуннан аңларсыз.
Мин аны, итне талонга саткан чакта, чиратта очраттым. Арабызда бер генә әби иде, ул, йә кабыргаларымны сындырырлар, итсез дә түзәрмен, дип, чиратын ташлап китте. Ә алда торучы абый:
– Мин китмим! Барыбер алам итне! Барлык талоннарыма алам итне. Ә талоннарым күп минем. Чөнки үзебез ишле, бер көтү без! – дип елмайды. – Ничек китим ди?! Мин күршеләремне сыйларга тиеш бүген! Өстәл сыгылырга тиеш! Һәм корам мәҗлесне! Минем кызым туды бүген! Шундый-шундый хәлләр, энем. Күршенең дүрт кыздан соң кичә малае туган иде, бүген минем дүрт малайдан соң кызым туды. Белмәсәң бел, яме! Әйе, күршенең малаена кызларыннан соң, минем кызыма малайларымнан соң чират билгеләнгән икән. Бәхетләре булсын да игелекләрен күрергә язсын, шулай насыйп итсен…
Ияк очында бер генә илле, әмма килешле сакал җибәргән, шул озынлыктагы мыегы очларын ара-тирә бөтергәләп торучы, күз тирәләренә картаю чалымнары йога башлаган бу абыйга-абзыйга гаҗәпләнебрәк текәлеп карадым мин. Шушы яшьтәме, дигән соравымны абый әйтмичә үк аңлады.
– Картаеп беткәч дисеңме? – дип, коңгырт күзләрен уйнатып, киңрәк итеп елмайды ул. Аның йөзеннән елмаю китеп тормыйдыр кебек тоелды. Елмаюын беркайчан да яшермәве танышлыгыбызны ныгыта барды. Шулай инде, үзем кеше кызыгырлык итеп елмая һәм көлә белмәгәнгәдер, көләч кешеләргә тиз тартылам мин. – Нигә бик картайтасың әле син мине?! – дип аптыравымны бетерде абый-абзый кеше. – Бүген генә кызы туган кеше карт була диме инде?! Кайчак уйлап та карыйсың икән, әй…
Вәлид абый белән мин шулай таныштым. Бик еш ук булмаса да очрашкалап яшибез, күрешә алмасак, телефоннан шылтыратышабыз. Бәйрәм алды көннәрендә бер-беребезгә кереп чәйләүләр гадәти хәзер. Аның без танышкан көндә туган кызы инде үсеп җитте, кияүгә чыкты. Кемгәме? Үзеннән бер көнгә алда туган күрше малаена-егетенә!
Вәлид абыйның менә шул кызы телефоннан шылтырата, күңелгә шунда ук шөбһә йөгерде: бүтән вакытта Вәлид абый үзе шылтырата иде, тәртип үзгәргәч, димәк, бер-бер кискен-җитди хәл бардыр.
– Сезне әти чакыра, – диде Вәлид абыйның кызы. – Кырык эшен мең якка чәчсен дә хәзер үк килеп җитсен, ди. Хәле… – Ул капылт туктады, шуннан соңгы сүзләре тонык ишетелде, төребкәгә пышылдады гына бугай ул. – Авырның да авыры хәле…
Вәлид абый мине гадәтенчә киң елмаеп каршылады, хәтта, тормакчы булып, яткан урыныннан күтәрелеп янтайды, тик шул мәлдә үк чалкан ауды. Кызы, кузгалмаска боерып, баш астын рәтләде, өстенә җайлап япты.
– Туктале, кызым, юрганны йөрәк турысына япма әле, – дип, күзләрен чытырдатып йомып алды Вәлид абый, күрәсең, кай төшендер нәрсәдер кыскычлады бугай. – Йөрәк турысы ачык калсын, бәлки, дим, йөрәккәйнең очасы киләдер, дим.
– Очмый торсын әле, яме, – дип, шаяруга кушылды кызы, шулай да әтисе үтенечен үтәде. – Әти, мин йөрәгеңә май алып кайтам, яме. Йөгереп кенә барам да очып кына кайтырмын!
Вәлид абыйның кызы, мин ишекне бикләп калганда:
– Гомеренә авыруны белмәгән кеше утырып торган җиреннән җебеде дә төште менә, – диде. – Ярый әле, өйдә вакытым булды, бүген эшкә төнгә барасы бит миңа. Мин иремне алып кайтам, шылтыратырга гына телефоннары юк шул, урамда эшлиләр ич. Хәзерендә врач та килеп җитәр…
Вәлид абый тагын күзләрен чытырдатып кысты, бу юлы аскы иренен тешләп тә торды, ярый ла, мондый халәте тиз узды да йөзенә елмаю тагын кайтты.
– Кил, янымарак утыр, – диде ул. – Сиңа чишәсе сер бар. Дөньяныкы дөньяда калсын, дим. – Ул елмаюына кушып кеткелдәмәкче булды, ләкин көче җитмәве сизелде. – Серне үзең белән алып китү ярамас…
– Ни сөйлисең син бүген, Вәлид абый?! Тузга язмаганны!
– Бүлдермә.
Ул шактый вакыт сүзсез ятты. Учларын башы астына куеп, түшәмгә текәлде, сүзен нәрсәдән башларга кирәген кабат уйладыдыр. Уң кулын баш астыннан алды, йөрәк турысын ышкыштыргач, хәленә тәмам кайтты кебек. Шулай да аның сөйләве өзелгәләде, тик мин боларны монда күрсәтмәстән, аның серен тоташтан тезәм.
– Танышканда ук мин сиңа күршеләрнең малае, безнең кыз тууы турында әйткән идем. Исеңдәдер. Күршеләр белән сыңар гына да авыр сүз әйтешмичә яшәдек без. Урыннары оҗмахта булсын. Шәт, минем карчыгым да оҗмах түрендә горурланып утыра булыр. Горурланмаска – миңа бәһаләп бетермәслек кыз алып кайтып бирде бит ул! Ә-ә, әйләнгәләп йөрмичә әйткәндә, сер бит менә нидән гыйбарәт. Берзаман, әле чирек гасырлап элек, күрше яшьтәш миңа әйтә куйды, синең гел малайлар, минем гел кызлар, ди. Безгә дә бер малай… бүләк итсәң икән, ди, тик моны дүртебездән бүтән берәү дә белмәсен. Дүртебез дигәне, ул да мин, минем хатын да аныкы. Мин аны шаярта дип торам. Бик шаян кеше иде, мәрхүмкәй. Баксаң, ул чып-чынлый икән, хатыны белән киңәшкән дә икән. Мин, ике уйлап тормыйча, ярар, дидем, барыбер була торган эш түгел дип ышанган идем. Ялына ук башлады күрше яшьтәш… Һәм булды эш. Тик мин бурычлы калырга теләмәдем, безгә кыз бүләк итәсең, дидем. Һәм мин, карчыгым да инде, теләгәнчә булды. Дүртебез теләгәнчә инде… Аңладыңмы? Шулай итеп, минем кияү – минем малай, ә минем кыз – минем килен. Бу серне без дүртебез генә белдек, аны соңгыбыз фани дөньядан киткәндә генә чишәргә килештек. Менә шул көн җитте. Дүртәүнең чираты миндә бетә. Син дә бу серне башкаларга чишәргә ашыкма. Минем вафаттан соң кимендә ун ел узсын, безнең ике гаиләнең балалары санынча, дим. Аннары – үз ихтыярыңда. Серне ачу җаен үзең табарсың. Әйе, кайчан да булса ач серне. Бу минем үтенечем дә. Тик исемнәребезне үзгәртерсең. Кызым-киленем әйбәтнең дә әйбәте минем, киявем-улым да аңа иш. Һәм тиңнәр алар, чөнки дүртәүнең уртак теләк җимешләре. Кызны әйтәм, йөрәк мае алып кайтам, диде, ә. Юк шул йөрәк мае, булса әгәр, җәһәннәменнән дә табар иде. Беләм инде, киявемне-улымны алып кайтырга йөгерде ул, мин күреп калсын дип инде. Гөнаһсыз ялган, әй…
Вәлид абыйның (мин, аның теләген үтәп, исемен үзгәртеп сөйлим) серен ун ел гына түгел, ә менә инде унбишенче ел беркемгә дә чишмәдем. Җае табылмады. Бәлки, хикмәт бу хәлнең минем әдәби темам булмавындадыр.
Вәлид абый безнең өчебезгә дә – кызына-килененә, киявенә-улына, миңа – чиратлап карады, соңгы сулышында да күзләре елмая иде аның. Сүзләрен әйтергә өлгермәсә дә, Вәлид абыйның күзләре:
– Кичерегез. Бәхетебез тулы булсын өчен, без, дүртәүләп, бер тапкыр изге ялганга бардык… – диләр иде.
2001
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.