Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 18 (всего у книги 38 страниц)
Элмә җиргә сыланып ятмаган, киселмәгән үзәк ауган кәүсәне төптән төшермәгән, ә очка таба агач әлеге ике ботагын җиргә кадап куйган. Терсәкләренә таянып ял итә шикелле. Менә талпыныр да кире торып басар сыман. Әллә соң яшь наратларны измәс-сытмас өчен шулай таянып торамы?
Юкә яфрагы
Юкә яфракларының төсе яшеллекнең беренчел, башлангыч чагы кебек, башка агач яфраклары төсне юкә яфрагыннан алып үзгәрткәннәр кебек. Юкә яфрагы җилдә йомшак лепелди – җил белән тын гына серләшә. Шулай гынамы? Юк. Йомшаклыкның, йомшак күңелле булуның күңелне рәхәт тынычландыруы турында сөйли ул. Хәтта кипкәч тә, юкә яфрагының исе йомшак ич…
Балалар бакчасына йөргән чакта, безне урманга алып барганнар иде. Җәйге эссе көндә сусыйсың, күпме су эчсәң дә, сусауны басып булмый. Бигрәк тә балачакта һәм урманга алып менгән шешәдәге суның төбендә генә калуын күрсәң шулай. Су бетте безнең. Һәм тәрбияче апа безгә:
– Кура җиләген юкә яфрагына төреп суырыгыз, – диде. – Сусавыгыз хәзер басылыр.
Баллы-татлы су эчкәндәй булдык без.
Бәлки, йомшак күңелле яфракны мактавым шуннан киләдер. Бик сусаган идек шул.
Биш усак
Усаклык. Агачлар төз, биек. Яше дә, карты да көязләр. Алар акрын һәм бер тынга искән җилдә талир тәңкәләрдәй яфракларын кояш нурында ялтыратып биетәләр.
Менә бу биш усак та шулай. Тик аларның яфрак-тәңкә чыңнары көчлерәк. Алар бер-берсенә терәлә язып тигез рәт булып үскәннәр. Урманның бу биш игезәге инде юаннар. Аларның бер-берсенә колач җитәрлек түгел. Биш бертуган биек дивар булып басканнар.
Усакны йомшак агачлар исәбенә кертәләр. Әйе, кисәргә, эшкәртергә җиңел аны. Коры усак утыны мичне җылытырга да өлгермичә янып бетә. Ләкин усакны кабыгын юнып күләгәдә киптерсәң, ул ныгый, тимердәй катылана. Андый усактан салынган өй җылы була, озакка чыдый, әмма диварларны юешләтергә генә ярамый, югыйсә тиз чери. Хәер, мич килешмәсә һәм хуҗасы йорт-җир карарга ялкаурак булса, шыңгырдап торган нарат өй дә тиз авыша, ник имәннән салмый андый кеше өйне.
Ә бу биш игезәк усак тамырда үсеп утырганда ук нык кебек. Нигәме? Чөнки алар – бер сафта, иңнәре – иңнәрдә.
Сынган чыршы
Сигезенче класста укый идем. Нәрсә сәбәп булгандыр: дәрестән соң, май аеның бер генә көнен дә калдырмыйча, урманга менеп йөрдем. Кесәдә – без малай-шалайларга бәясез байлыктай тоелган сәгать, сугыштан соң күбәйгән иде алар, әмма кыска гомерле булдылар, ташсыз сәгатьләр, диделәр. Урманга менү – кырык минут, төшү – шулай ук. Урманда да кырык минут йөрим. Шул кыска вакытта мин нәрсәләр күрергә өлгерә идем соң әле?
Юл урманга килеп төртелгән төштә үк дәү имән горурланып утыра. Бабай-имәннең кытыршы кәүсәсен сыйпыйм – урман белән исәнләшәм. Аннары бер көндәге үзгәрешләрне эзлим. Ай башында урманда кар бетәр-бетмәскә калып бара иде, ай урталарында үләннәр иске яфракларны күтәреп баш калкытты. Урманның иң матур көне егерме бишенче майда булды – бу көнне урман яңа аткан чәчәкләр белән тулы иде, агачлар яфрак ярып бетергән, нарат-чыршылар ылыс төсләрен яңарткан иде. Ылыс дигәннән…
Карт имәннән ерак түгел генә кылычланып сынган чыршы бар. Узган көз исән иде әле ул. Кышын агач сирәгрәк сына, чөнки ул салкында катылана, аны туң саклый, күрәсең; аннары кышын җилләр дә чагыштырмача көчсезрәк бит. Бу чыршы җәйге давылда каты зыянланып калган булгандыр инде, кышын җиңелгән. Ботаксыз төп ягы капка биеклегендә калган, янына очы сузылып яткан.
Агачлар яфрак ярды, бу чыршы ылыс-инәләрен язгы төскә мана алмады. Башка агачлар кәүсәләрендә яңа ботаклар борын төртеп килә. Ә сынган чыршы яңа ботак чыгарырмы икән? Бүген тапмадым. Иртәгә дә, июньгә чыккач та, менеп карыйм әле. Сынган чыршы, бәлки, иртәгә яңа ботак җибәрер.
Карт имән шыгырдый
Карт имәннәр шыгырдамыйлар кебек иде миңа. Беркөнне, җил купкач, аның шыгырдавын ишетеп хәйран калдым: ничек инде шундый юан имән шыгырдарга тиеш? Аны хәтта давыл да селкетә алмыйдыр сыман иде.
Ә шулай да көчле җилдә дә шыгырдый икән, башыннан ахырынача тигез итеп, авыр йөкле арбаның арткы тәгәрмәче тау менгәндәге кебек итеп шыгырдый икән. Яшь имәннәр әнә иеләләр генә.
Хәер, карт имәннәр шыгырдар шул. Аның кабыгы кай төштәдер ярыла башлаган, буынтыклары – ботак төпләре – җәелгән ботакларын күтәреп-тирбәтеп арыганнардыр. Озын гомерендә хезмәте дә күп булган аның.
Кешеләр дә шулайрак. Без кайчак өлкәннәр турында:
– Картайган, шыгырдый башлаган, – дибез.
Соң, шыгырдасын, димәк, шыгырдарлыгы бар! Яшь килеш шыгырдама син! Әнә яшь имәннәр шыгырдарга оялалар, юк ла, алар шыгырдауның, гомумән, нәрсә икәнлеген белмиләр.
Түгәрәк алан
Теге якка якынракта түгәрәк алан барлыгын әйттеләр миңа. Шуны эзлим.
Озак бардым. Ачыклык күренми, ерактыр алан. Урман һаман куера. Нәрсәдер кыштырдаган кебек, шартлап ботак сынган тавыш яңгырый да сискәнәсең. Ә сукмак такыр. Тапталып беткән сукмак ничек чәчәкле аланга илтсен икән?
Мин алан эзлим. Урман аланында ял итәсем, такыя үрәсем килә. Нәкъ малай чактагыча, нәкъ түгәрәк алан чәчәкләреннән.
Мин чәчәкле алан эзлим. Һәм…
Ачыклыкка чыккач, кояшның җете нурларыннан күзләрем чагылды. Маңгай өстенә кулымны куеп, тирә-юньне күзәтәм. Аландагы һәр матур нәрсәне күңелемә сеңдереп, аларны табигать хәзинәсе хатирәсе итеп сакларга ниятем.
Алан. Әйтерсең лә кемдер аны түгәрәкләп йөргән, кайчандыр моннан салынган юл беткән. Әйтерсең лә алан уртасындагы шомырт агачын да матурлыкны тулыландыру өчен утыртканнар. Шомырт чемнәре кап-кара, мәмрәп пешкәннәр.
Сукмак алан читенә борылды һәм сынган каенга килеп терәлде. Давыл бәргәндер, чәрдәкләнеп сынган каен. Үсәсе бик килгәндер аның. Дәү урманда үз урынын югалтмаска уйлыйдыр ул, төбендә үсентеләр чыккан. Бу үсентеләрне кемдер сыйпап-сөеп өйрәткән диярсең, алар, яннарыннан узганда, буй тарттылар сыман.
Ялгыз нарат. Салма кабыклы, юан. Ул урманның өстенә ашып чыккан һәм башка агачларга, түгәрәк аланга хуҗа булып яши шикелле. Аның тирәсе чиста, төбен коелган ылыс-күркәләр бизи.
Яшь миләш агачы сукмакка иелгән. Күрәсең, аның башын бөгеп, миләш җыйганнардыр. Күрегезче, япьле колга белән кемдер аны күтәрткән. Каерылып сына башлагандыр, шул ук кемдер аның кәүсәсен чүпрәк белән уратып бәйләгән.
Алан өстенә чуар хәтфә ябынган да табигать бай шигъриятен балкыта. Чәчәкләр – шул шигъриятнең тиңсез бизәкләре. Төрледән төрле чәчәкләр, кеше килүенә шатланышып, таҗларын ачалар.
Өзәргә теләп, зәңгәр чәчәк каршына иелдем. Чәчәк таҗында кинәт төсләр уйнаклады, чәчәк качып котылу өчен чәбәләнә, ялвара кебек тоелды – өзмә мине!
Тукта, нигә бу сукмак аланны тирәли генә үткән? Бер генә үлән дә егылмаган, бер генә чәчәк тә өзелмәгән? Бирегә салынган сукмак такырайса да, аланны бозмаганнар, кемдер аның матурлыгын тулыландырып йөргән.
Аланда бер чәчәк тә өзмәдем. Түгәрәк алан кемнеңдер мәхәббәте бизәге булып тоелды миңа.
Сагыз сарысы
Нараттан салынган яңа йортны күргәч:
– Шыңгырдап тора! Бүрәнәләре сагыз сарысыдай! – диләр.
Бүрәнәләрнең төсен мондый чагыштыруны аңлап җиткерми идем. Әйе, алар сарысын сары, тик әйбәтләп кайнатылган сагызның төсе чистарак та, ялтырыйрак та төшә бит. Аннары нигә әле наратны сагыз белән бәйләргә? Сагыз-сыткый чыршыда да була ла!
Шулай да наратлар сагыз сарысыдай икән шул. Моңа мин урмандагы төз наратларны яңгырдан соң күргәч ышандым: кәүсәләре нәкъ сагыз сарысы иде. Әйбәт һавалы йорт булып салыначак наратларның төсенә кешеләр, үсеп утырганда ук, төгәл чагыштыру тапканнар, сагыз сарысыдай нарат бүрәнәдән салынган йорт шыңгырдап тора.
Урман юлы әйләнгеч
Урманда юллар гел бормалы-сырмалы була. Туры кичкәндә, урман киңлеге чакрым да булмас, ә атлы юл белән ике чакрымга җыела.
Хәзер урман аша юлларны туры тартылган тасма кебек итеп салалар. Үзе киң, барыр төшең күренеп тора, бүре чыга калса да, саклык чаралары күрергә өлгерәсең.
Нигә элек тә урманда юлларны туры итеп салмадылар икән? Әллә элек урманда юл салу өчен агач кисмәгәннәр, юл өчен агач үсмәгән аралыклар тапканнармы? Нигә шушы гадәтне онытырга икән? Хәзер, юлларны машиналар белән тиз үткән чорда, нигә урманны ашыгып кичәргә икән? Урман бит ул!
Дөрес, туры юл яхшы. Тик урманда түгел. Әнә Саба һәм Питрәч районнары арасындагы урманда асфальт юлны да бормалы итеп салганнар. Һәм әйбәт. Хәтта берничә урында тактадан шалашлар ясап куйганнар. Аның эчендә урталай ярылган юан имәннән өстәл куйганнар, ике ягында шулай ук урталай ярылган нечкәрәк имәннән эскәмияләр утыртканнар. Юлаучы өчен болар. Монда кышларын да автобуслар тукталмыйча узмый – кешеләр урман һавасын иркенләп суларга өлгерәләр.
Юлаучы урман чыгарга ашкынмасын өчен дә бормалы-сырмалыдыр юллар.
Агач язмышы
Яшьтәш малай белән мине утынга җибәрделәр – колхоз канцеляриясенә ягарга беткән.
Агач сайлыйбыз – кайсын егарга. Мин, бот тиңентен кар ерып кереп, биек кара чыршыга балта төйтәсе белән сугып карадым – таза.
– Бәрик шушыны, – дидем мин. – Ике чана утын чыга да чыга моннан.
Безнең ише тамыры ныгымаган малайларга кисүе-йөртүе җиңелрәк булгандыр инде, – сугыш елларында күбрәк чыршы утыны ягалар иде. Әмма яшьтәш малай чыршыны кисәргә теләмәде.
– Әнә теге каенны аударыйк, – диде.
– Ничек төярбез? Каен – авыр агач бит.
– Кыскарак тумраннарга турарбыз.
– Чыршы нәкъ юлга төшә, ә каен карга чума.
– Каен тумраннарына аркан урарбыз да чанага бәйләп тарттырырбыз.
– Атларга артык газап.
– Син кара әле, чыршы ауганда ничәмә-ничә агачны сыдыра-имгәтә, каен бер агачка та бәрелми.
Яшьтәш миңа бәхәсләшерлек урын калдырмады.
Хәзер кайтып уйлыйм: үрәчә биеклеге малайлар агачлар язмышын хәл иткәннәр икән. Ауганда, агач кәүсәсенең җиле генә тиеп китсә дә, бу малайларның үз язмышлары хәл ителәчәк бит югыйсә. Яшьтәш малай исә агачлар язмышы турында уйлады: агач кисү үсеп калганнарына зыян итмәсен, агач кисү урманга да, кешегә дә файдалы булсын! Әйдә, каен утыны яксын әле канцелярияне караучы апа, каен утыны чиерәк булса да яна. Җитмәсә, каен, тирән карга авып, күпме чыршы, усак, юкәләрне исән калдырды.
Тирбәнү
Электр чыбыгына кунган үсмер карганың салмак тирбәнүен күзәтәм. Балконнан. Тигезлек саклый алмый дип уйлаган идем дә кинәт, алай түгел, дидем. Иртә тып-тын, җил йокысыннан уянмаган, кошка комачау итми. Үзе теләп тирбәнә кош: элгәре аска-өскә, аннары уңга-сулга.
Янәшәдәге чыбыкка бүтән карга кунды, анысы да үсмер. Ул да «һөнәрле» икән: аякларына асылынып чалкан ятты да, атынгалап, кунганча басты. Башын сузыбрак горуранә каргылдады, иптәшенә:
– Тирбәнүе авыр түгел лә! Син күккә минемчә сокланып кара! – дип мактануы иде, ахрысы.
Уйныйлар алар. Балачак һәм яшьлек уеннар ярата. Ныклап уйлап баксаң, шул уеннар җан ияләрен һөнәргә башлап өйрәтәләр.
Өченчесе килде. Өченче чыбыкка кунды. Канатларын какты, әмма тирбәнүне йә аркасын аска каратып асылынып тору һөнәрләрен күрсәтмәде, боларны белми идедер. Ишләренең уенын башын боргалап, кызыгып бугай, берара күзәтте дә акрын этенеп очып китте.
Атна узды. Һәр тын иртәдә элгәре кунган ике үсмер карга үзләренчә уйнадылар, ә өченчесе күренмәде. Ә, әнә ич килде! Үз чыбыгына ипле кунды, иелде дә күтәрелеп басты. Ишләренә карап йомшак каргылдады, уңга борылды һәм чыбык буйлап горуранә йөреп китте. Башта акрын, аннары тизрәк, тагын да кызурак. Борылды, инде йөгерә үк диярлек. Ишләре турысындарак төз басып катып торды, үзен тотышыннан, минем һөнәрем бүтән, дип горурлануы сизелә иде кебек. Инде каргылдамады, ә ике ише исә аның һөнәр алуына парлап каргылдап сөенделәр.
Шулай шул, җан иясе нәнүк һөнәргә дә яшьләй өйрәнергә тиеш.
Тагын бер нәтиҗә чыгардым мин: кеше дә бишектә тирбәнүдән, үсмер чагында мәтәлчек атудан һәм, буыннары ныгыгач, беренчелекне алырга йөгерүдән рәхәтлек таба, һөнәрләрен олыгайгач та онытмый, кабатлаштыра.
Әллә соң адәм баласы тирбәнергә, мәтәлчек атарга, тар төштә дә йөгерергә, уйнарга ягъни, кошлардан өйрәндеме икән? Әллә кошлар кешеләрдән өйрәнгәнме? Юк, алай түгел. Һич тә. Уйланыйкчы, тормышның бөтенлегенә, җан иясенең бәхетенә уен һәрчак кирәк. «Уйнап кына яшикче» гыйбарәсе шушы ихтыяҗга табигый җаваптыр.
Ә без, адәм балалары, бигрәк тә җитәкчеләребез, бу көннәрдә тирбәнүне онытмадыкмы соң? Онытканбыз икән, Ходаем ла, бөтенләйгә була күрмәсен!
Сарку
Августның егерме дүртенче көненә каршы яңгыр төнозын туктамыйча яуды. Өлкәннәр моны, соңгы спас, диярләр иде. Соңгысыдыр, спас гадәттә бишенче – егерме бишенче көннәр арасында явучан, көзге иген чәчүенә шушы чикләр куелган.
Соңгысыдыр. Кинәт көчәергә омтылып каравы яки тынарак иркәләнүе сизелми. Хәлсезләнгән. Кешеләргә чылану рәхәтен форсати үтемле бирә алмаячагын аңлаганга күрә төнлә явуы инде. Иртәнге алтыдан сигезгәчә тукташтыргалады үзе, әмма кабат яварга керешкәндә турынтынлыгын онытмады. Спасның соңгысы, әйе. Аруы бик тә ихтимал, өлкәнәйгән ич.
Кешенең дә, картлыкка тәп-тәбәнәк (әллә бип-биекме?) бусаганы атлап кергәч, хәл-егәре чамалыга төшә. Табигый хәл. Һәм үкенечсез.
Картлыкның күз яшьләре кебек соңгы спас саркый. Елавын елыйсың, тик яшьләрнең агышында тау чишмәсе ыргылуы юк инде, май ахырларында шулай ук турынтын коючы яшьлек яңгырының аермачык күренүче сөйкемле тамчыларына тиңләшерлек түгелләр, алар саркый гына инде. Спас яңгырын да, кешеләргә игелек кылуы бәрабәренә, картлык баскан.
Шушы тарафта уйланучы ил карты турында, әлеге детальне үзәккәрәк бастырып, хикәя язарга мөмкин иде. Тормыш тәҗрибәсеннән бу вакыйганы чибәр һәм чуар бизәкләргә төрерлек хәлләр табылыр иде. Яңгырның кайчан нинди бөртеклесе явасын, табигать күренешләрен һәм холкын аңлаткан өлкәннәребезне үзем күреп-тыңлап беләм-хәтерлим ич.
Тик мин мондый хикәягә алынырга җөрьәт итмәдем. Сыктанырга-сыкранырга теләмәүдәнме? Әллә шул сукмакка төшү ихтималы кулны чытырдатып кыстымы? Сәбәп бөтенләй бүтән.
Хикәядә вакыйганың улак тутырып салмак-ипле агышы бик мөмкин, бу кадәресе кимчелек саналмый. Мин уйлаган хикәядә исә вакыйга саркыган гына икән. Ә хикәя хәлсез-мескен саркуны үз биләмәсенә беркайчан да кертми.
Иҗат барышында төрледән төрле әкәмәтләр-хикмәтләр исәпсез таулар булып бик еш калкып торалар, әй.
Ялвару
Кырык икенче һәм кырык өченче еллар кышы үтә дә салкын килде. Табигатьнең өшеткеч кырыслыгыннан бигрәк, өстәлдә әпәй күренмәве яманның яманы иде. Элекке кышта өйләргә яңа пешкән икмәк исе олы хуҗа булып таралгалады, ул кышны ачлык белмичә уздырырга игенчелектә нигезне әти-абыйлар сугыш кергәнче салып киткәннәр иде шул, ә кырык икенченең җәеннән иген игү малайлар, яшь апалар һәм әниләр җилкәсенә калды. Без, малайлар, игенчелек серләренә төшенмәгән идек, ә иген игү гел дә хатын-кыз эше түгел икән. Өстәвенә кышка киемнәребез яңартылмыйча кердек, салкын ябык гәүдәләргә очлы тешләрен батырырга ачык-тишекләрне җәһәт таба иде. Хәер, аларны эзләргә дә кирәкмәгәндер, чуклы киемнәребез ямаулыкка бирешми иде.
Әмма без, Гитлер сугышының афәтле елларын кичкән балалар, уенны онытмаска тырыштык һәм моңа әмәл-җай да тапкалый идек. Киемнәребез шул уеннарда телгәләнгәндер әле. Һәм сугышның бер мескенлеге уеннарыбызны оныттырырга көче җитмәүдән гыйбарәттер.
Әлеге кышта без, Саба мәктәбе укучылары, ике спектакль уйнадык. Аларны мәктәп сәхнәсендә һәм зур клубта күрсәттек. Сабадагы колхоз-совхоз театрын бетерүдән калган декорацияләрне клубтан мәктәпкә күтәреп ташуыбыз истә.
Һәр икесендә олысы-кечесе күп җыелды. Үз режиссёрыбыз (без аны өйрәтүчебез дия идек) бар иде. Рәшит Гомәров. Аның театр уенында белмәгәне булмагандыр, әй. Өстәвенә оста бии, моңлы җырлый иде. Әтисе колхоз-совхоз театрында эшләгәндә, репетицияләргә ияреп йөргән, шул өйрәнүләрнең спектакльгә ничек әверелүен күңеленә сеңдергән. Безгә һәркайсыбыз булып уйнап күрсәтә, аның сүзләрен спектакльдә катнашучы укытучы апалар да тыңлый иде. Югыйсә Рәшит бездән (кайберләребездән) бер яки ике яшькә генә өлкән иде. Татар сәхнәсендә һичшиксез күренекле шәхес булырына сугыш киртә салды аның.
Без Габдрахман абый Әпсәләмовның «Киләчәк безнеке» исемле пьесасын һәм Абдулла абый Әхмәт пьесасын (исемен онытканмын, «Шикле кеше» түгелме икән) уйнадык.
Абдулла абый пьесасында дип хәтерлим, мул табын янында утыру күренеше бар. Монда әсәр геройларының күбесе җыела. Шома гына бара уеныбыз.
Кинәт алдагы рәттән (зур клуб залы) бер малай, борын астын бишмәте җиңнәре белән сыпыра-сыпыра, сәхнә янына килеп басты һәм кулларын безгә сузды:
– Ипи! Миңа да ипи…
Өстәлебез тулы сый-нигъмәтләр булса да, без аңа кечкенә сынык та әпәй бирә алмадык. Ризыклар дигәнебез буялган кәгазьләр иде. Аларны Рәшит Гомәров күзәтүендә ясадык без.
– Ипи! Миңа ипи бирегез инде… Бирегез! Тамагым ачты…
Сәхнәгә сузылган куллар хәзергәчә күз алдында тора:
– Ипи… ипи…
Шушы күренеш хикәянең кульминациясе булачак иде. Ләкин мин бу хикәяне дә яза алмадым. Эчтәлек сөйләвем (тасвирлавым түгел) хикәягә һич тә тиңләшми.
Вакыйганы башка детальләр белән (баштагы өлештә кайберләре искәртелде, аннары режиссёрыбыз да бар ич әле) «симертеп», моннан хикәя чыгарга тиеш иде. Шуны хикәя итеп язарга кулыма каләм алуга ук малайкайның ялварып сузган куллары күз алдыма килә дә кәгазь битен яшьләрем чылата:
– Ипи… Ип-п-пи!
Куыш
Безнең авылдан урманга дүрт юл бара, алар дүртесе дүрт тыкрыктан чыгып китәләр, һәркайсына исем тагылган. Без, малайлар, бу юлларның тузанын ялан тәпиләребез белән күп туздырдык: урманга берсеннән йөгерешеп-куышып менсәк, икенчесеннән чирәмгә утырып ял итә-итә кайтабыз.
Берничә елдан соң гаиләбез белән урманның икенче ягындагы авылга күчтек. Малайлар белән җиләккә йөрибез: минем өчен монда барысы да яңа – агачлар да, аланнар да. Урманның бу ягында чикләвек куаклары күп, араларыннан үткесез. Капчык тутырып, чикләвек җыябыз, яфрагы белән берәр миләш чеме дә өзәбез. Өйгә кайтып чикләвекне сәкегә бушаткач, миләш чемен өемнең өстенә куябыз, саргылт-яшел өемдә кызыл төс өйгә ямь бирә.
Җиләк-җимешкә урманның бу ягы да бай. Әмма мин яңа дусларымны урманның элек яшәгән ягыбызга алып чыгам. Кайсы агачның шомырты тәмлерәк икәнен әйтәм – дуслар авыз итәләр. Аларны урман кырыендагы ук түбә-тауга алып менәм – бу түбә-тау Алып батыр чабатасыннан тузан каккач калыккан. Сагызлы агачларны күрсәтәм, тик дусларымның моңа исләре китми, үзебезнең якта да андый агачлар миллион, диләр. Ә урман башындагы Шык култыкны ошаталар. Шулай булмый ни, бу култык сорау билгесенең башы сыман ярым түгәрәк, аңа охшаш култык бүтән бер урманда да юктыр, Шык култык урманның безнең туган авыл ягында гына шул.
Яңа дусларым белән урманның безнең авыл ягындагы мең ботаклы имән куышына кереп, яңгырдан качабыз, шунда тамак ялгап алабыз. Куыш зур. Анда әллә ничә малай сыя. Без куышта урман байлыгына сокланып сөйләшеп утырабыз. Мин урманның үзебезнең авыл ягын мактыйм. Нигә шулай өзлексез мактыймдыр инде. Әллә беренче куышым – туган йортым – урманның шушы ягында булгангамы икән?! Туган як шул!
1972–1975, 2007
Саннардагы чагылыш
Математик анализны логик нигезләү системасын эшләгән немец галиме Карл Вейерштрасска (1815–1897) дип хәтерлим бер укучысының шагыйрь булып китүе турында әйтәләр. Мәгълүм гыйбарәдә әйтелгәнчә: физиклыктан – лириклыкка ягъни. Күренекле математикның моңа һич тә исе китми.
– Дөрес иткән, – ди ул. – Аның фантазиясе кечкенә-аз иде…
Ничек аңларга инде моны? Шәкертенә белем бирүдә галим күп көчен сарыф иткән ләбаса, әрәм хезмәт булды түгелме соң бу? Әмма гыйлем иясенең сүзләрендә үкенү түгел, ә тиешсез кешегә катлаулы фән серләрен өйрәтергә маташуының – ялгышуының ниһаять төзәтелүенә сөенү сизелә, минемчә. Моңа өстәп, фән дөньясында фикер йөртүдә аксаклаучы берәү кимрәк булачагына шатлана галим. Һәм, монысына да өстәп, шәкертенә бүтән тарафка сәфәрендә иҗади уңышлар тели. Аның бәясен мин шулай аңладым.
Бу бүлеккә керештә алдагы фикерем лириклыктан физиклыкка күчәргә азаплануым булып аңлашылмасын, миндә аларның икесенең берсе дә юктыр. Сан-цифрларны ярдәмгә чакыруым иҗатның, башлыча әдәби иҗатның, җәелү-киңәю ихтималына бүтән юнәлештән карауны да урынлы санавымнан булды. Саннарда һәрнәрсәнең, димәк, иҗатның да, асылы ялтырап чагыла ич. Ә саннарның үз асыллыгы?! Асыллыкта – асыллыкмы…
Түбәндә китерелгән мәгълүматлар төрле чыганаклардан алынды, кайбер очракларда мин моны искәртә дә бардым, шулай ук әдипләр белән аралашып белгәннәремнең дә күпмесендер шушында сыйдыра алдым кебек. Хәер, бу мәсьәләне укучы үзе ансат чишәр.
* * *
Фатих абый Хөсни безнең өйдә бер генә тапкыр булды. Минем кечкенә генә эш бүлмәсендә утырдык. Чәйләп алдык. Әңгәмә озакка ук сузылды. Кинәттән мин:
– Фатих абый, язганнарыгыз ничә томлап булыр? – дип сорадым.
Ул озак уйланмады, әсәрләренең күпме китапка җыелуы чамасын тарткан булган, күрәсең.
– Унбиш, – дип ышаныч белән әйтте Фатих абый. – Әлегә әнә тик өч томы гына чыкты, – дип, шкафтагы китапларына ымлады ул (шкафлардагы хәзинәне күзеннән кичергән, димәк) һәм гадәтенчә кеткелдәде. – Бәлки, тагын язылыр…
Ә өч томлык җыелмасындагы (1966–1968) китаплар дүрт йөз кырык-дүрт йөз сиксән битле. Шундый унике китапны (Фатих абый бу әңгәмәдән соң да шактый күп язды!) теге өчесе янына тезсәң, ә…
* * *
Валентин Катаев иҗатына багышланган кичәне телевизордан күрсәтәләр. Бу чакта ул сиксән яшьтән узган иде кебек. Сәхнәдә өстәл-урындыклар юк, Валентин Петрович ялгызы, әмма аның бер үзеннән генә дә сәхнә тулып тора шикелле. Күренекле язучыны бирелеп тыңлыйлар, аның әдәбият турында күп мәгълүмат китереп, иҗат серләрен ачып, рухланып сөйләве тыңлаучыларын шундый халәттә тота. Кинәт әдип кул сәгатенә күз төшерде.
– Бер сәгать узган икән, – диде ул. – Ял итеп алыйк.
Өлкән яшьтәге язучы бер сәгать буена баскан урыныннан кузгалмыйча сөйләде, өстәл янында да шулай озаклап утыра аладыр, үзен шуңа күнектергәндер дип уйладым мин. Әйе, бу – гөман, бәлки, Валентин Петровичның иҗат итү тәртибе бөтенләй дә бүтәндер.
Аңа сораулар күп бирелде. Әдипнең җаваплары кыска һәм тулы иде. Менә берсе.
– Китапханәгездә ничә китап бар?
– Сиксәнләп булыр.
Әлбәттә, аның укыган китаплары сиксән генә түгел. Ә әлеге сиксәнләп китап ниндиләр, безнең кулда бу китапларның тик берсе булганы бармы икән? Ничәшәр кат укыды икән аларны әдип? Сораулар күп, әмма мин читтән торып бер генә җавап таптым – әлеге китаплар Валентин Петровичка иҗатта үрнәк булган!
* * *
«Обломов» романы турында укучыларга яңа сүз әйтүе кыен. Әсәрнең язылу тарихы кызыклы. Аның «Обломов төше» исемле беренче бүлеге 1849 елда басыла. Шуннан соң Иван Александрович Гончаров аны ун ел буена яза алмый. Һәм күләмле романның дәвамын җиде атнада язып та бетерә!
«Күренекле кешеләр» сериясендә И. Гончаров турында китап чыгарган автор (исем-фамилиясе онытылган) Ялтадагы Иҗат йортында кичке әңгәмәләрнең берсендә мондый мисал китергән иде.
И. Гончаров җиде атнаның кайсы көннәрендә берәр табак (машинкада егерме дүрт бит!) язган. Бу хәтле хезмәттән соң кулның каләм тотар хәле дә калмыйдыр. Аннары… Обломовның иң киме ата ялкаулыгы оста тасвирлануына карамастан, романны көненә егерме дүрт бит укуы да авыр. Мин, студент чагында әсәрне укыганда, Обломовтан үрнәк алып, йокыга да киткәләдем…
«Обломов», – һичшиксез, классик әсәр. Аны басылып чыгуга ук югары бәялиләр. Л. Толстой «капитальнейшая вещь» дигәннән соң, мондый әсәрнең күптән, күптән булганы юк иде, дип кабатлый. И. С. Тургенев, бер генә рус кешесе калса да, Обломов истә тотылачак, ди.
Шулай Иван Александрович Гончаровка романның бер бүлеге басылганнан соң ун ел уйлану аны җиде атнада кәгазьдә язып бетерергә нигез булган, ягъни ул әсәренең калган өлешен күңелендә-уенда ун ел язган!
* * *
Михаил Юрьевич Лермонтов (1814–1841). Рус. Шагыйрь, прозаик, драматург. Безнең халыкка яхшы мәгълүм.
Шандор Петёфи (чын фамилиясе – Петрович, 1823–1849). Венгр. Сигез йөз илле шигырь, өч хикәя, бер роман, ике драма язган (берсен үзе юк иткән). Тәнкыйть мәкаләләре, очерклары, көндәлекләре, өч йөздән артык хаты сакланган. Сәмән ягы такырлыгын булдырмау өчен, чит телләрдән повестьлар һәм романнар тәрҗемә иткән.
Габдулла Тукай (1886–1913). Татар. Шагыйрь, публицист. Халкыбыз иң беренче чиратта аны үз шагыйре – халык шагыйре итеп таный.
Лермонтов, Петёфи, Тукай егерме җиде яшьләрендә вафат булалар. Гомерләре кыска, иҗат хәзинәләре мулдан. Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында аларның күләмле дүртәр томлыклары басылып чыкты.
Ике тапкыр туры килүдә (гомер озынлыгы һәм томнар саны) ниндидер сер бар кебек – өч егеткә дә әдәби таҗны Ходай үзе бик теләп кидерткән булыр!
* * *
…Беренче уңышлардан соң Джек Лондон әдәби иҗат белән ныклап һәм даими шөгыльләнергә карар итә һәм үзенә көн саен бер мең сүз (машинкада биш бит чамасы) язу бурычын куя. Һәм моны тайпылышсыз үти! Кайбер көннәрдә «норма» үтәлешен хәтта бер мең биш йөз сүзгә җиткерә.
Уналты еллык әдәби иҗаты вакытында ул илле китап, санаусыз санда мәкаләләр яза, социализм турында бөтен Америка буйлап диярлек лекцияләр укып йөрергә җитешә. Джек Лондон, гомумән, күп эшләүдә сәләтле була. Университетка укырга керер алдыннан, ул тәүлегенә унтугызар сәгать буена китаплар укып әзерләнә.
…Англиядәге «Детектив язучылар клубы» ның беренче җитәкчесе инглиз язучысы Гилберт Кит Честертон (ул безнең укучыларга азрак таныш) хикәяче, шагыйрь, романчы, эссечы булып таныла, 1936 елда алтмыш ике яшендә вафат була. Галимнәр аның язган әсәрләре йөздән артык китапка җыелуын әйтәләр.
…Оноре де Бальзак (1799–1850) бер йөз кырык өч роман язарга исәп тота, шуларның туксан бишен (!) язарга өлгерә. (Туксан дигәне дә очрады.) Боларга өстәп, бер йөз «Шаян хикәяләре», күптин-күп мәкаләләре, эсселары бар. Язганнары хәзерге кайбер язучы исеме йөртүчеләрнең каләм очыннан әштер-өштер сытылып чыккан «әсәрләр» кебек түгел бит – «Гобсек» һәм «Евгения Гранде» икәве генә дә мактап бетергесез.
…«Капитан Грант балалары», «Серле утрау», «Унбиш яшьлек капитан» романнарын без мәктәп елларында ук (инде миңа җитмеш яшьтән югары, шөкер) татарча укыдык. Ә бу мавыктыргыч әсәрләрнең авторы Жюль Вернның иртәнге сәгать биштән кичке сигезгә чаклы язып утыруын һәм кайбер көннәрдә бер ярым табак (машинкага күчерсәк, утыз алты бит!) язуын соңрак белдем. Эш – минем ихтыяҗым… эшләмәгәндә, мин үземдә бернинди тормыш та сизмим, дигән фән белән сәнгатьне-әдәбиятны бергә куша алучы бөек әдип. Фәнни ачышларның әхлакый ягы мәсьәләсен беренчеләрдән булып ул күтәреп чыга.
Узган гасыр ахырында Жюль Верн әсәрләре рус телендә илле томда басылды, ә Бальзакның шул еллардагы русча җыелмасы егерме сигез китап тәшкил итте.
…Александр Дюманың (әтисе, Александр Дюма-улы белән бутамыйк) язганнары, имеш, алты йөз том тирәсе икән. Ләкин ул биргән сюжетларга язучы ярдәмчеләре күп булган, имеш, һәм, мондый хәл, имеш, ул чакта Франциядә яман эшкә саналмаган да икән. Болай шикләнергә сәбәп тә бар бит – алты йөзләп томны язу өчен бер генә кеше гомере җитәрме икән? Шулай да Дюма Россиягә 1859 елдагы сәяхәте турында җиде том язган ич, бу очракта аңа инде башкалар язып бирә алмый. Башкалар хезмәтеннән файдалануы турында берәү язып чыккач, Дюма аны судка бирә, һәм теге кешене яла ягуда гаеплиләр. «Өч мушкетёр», «Королева Марго», «Граф Монте-Кристо» әсәрләрен Александр Дюма кырык биш яшенә чаклы (ул алтмыш тугызынчы яшендә вафат була) язган инде. Минем хыялларымның иге-чиге юк, мин һәрвакыт мөмкин булмаганны (эшләргә) телим, дигән Дюма.
…Лев Николаевич Толстойның туксан (!) томлыгы 1928–1959 елларда басыла. Зур гына күләмле һәм һәркайсы калын ук бу китаплар безнең Байлар Сабасы китапханәсендә бар иде. Алтынчы сыйныфта укыганда, мин җыелманың шулвакытта чыккан томнарын беренче тапкыр кулыма алган идем. Әлбәттә, андагы әсәрләрне минем аңлавым бик-бик чамалы иде. Бөек язучының балалар өчен язылган кыска парчаларын кат-кат (аңларга тырышып) укуым хәтердә. Шунысы да истә калган: ике-өч җөмләдән генә торган парчалар китап битенең уртасына урнаштырылган иде.
Лев Николаевичның «Сугыш һәм тынычлык» исемле мәшһүр эпопеясын студентлык елларымда гына «ерып чыктым». Мин укыганда, әсәр татарчага тәрҗемә ителмәгән иде әле. Роман Мәхмүд абый Максуд тәрҗемәсендә 1954–1957 елларда басылды. Бу эпопеяны кайсы телдә булса да бер генә тапкыр уку җитми, аз ягъни. Аны туры мәгънәсендә өйрәнергә кирәк. Өстәвенә тарихтан төпле үк хәбәрдар булуың шарт. Соң, әсәрдәге геройлар саны алты йөздән артып китә икән. Лев Николаевич романның баш өлешен унбиш вариантта яза, эпопеяны ул җиде ел буена иҗат итә.
…Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, узган гасыр уртасындарак, татар язучыларының да томнары чыга башлый, ләкин алар өч-дүрт китаптан артмый. Санны беренче арттыручы Габдрахман абый Әпсәләмов булды. Аның алты романы 1968–1972 елларда алты том булып чыкты. Хикәя-повестьлары, күп санлы мәкаләләре бу җыелмага кермәгән. Габдрахман абый моннан соң да романнар иҗат итте. Аның барлык язганнарын бергә тупласаң, шактый томнар җыелыр иде. Ләкин бу турыда хәзер инде кайгыртучы юк.
Әлегә иң күп томнар саны – Галимҗан Ибраһимов әсәрләре. Аның сигез томлыгы 1974–1987 елларда нәшер ителде. Әлбәттә, аның бу җыелмасына барлык хезмәтләре дә тупланмаган, соңгы вакытта басылган әсәрләре шуны раслый.
Сигездән артык томлы тупланма Гаяз Исхакыйныкы булса кирәк, әмма ул чит илдә басылган, диләр. Әйе, аның язганнары ишлерәктер, Татарстан китап нәшрияты Гаяз Исхакыйның унбиш томлыгын чыгара башлады ич.
Шулай да иң күп томнар булып Нәкый абый Исәнбәт әсәрләре җыеладыр. Аның утыз томлыгын чыгаруны Татарстан китап нәшрияты планлаштырган да иде кебек, ләкин әлегә томнар күренми. Әйе, күп эшләде Нәкый абый, 1940 елдан башлап әдәби иҗат һәм гыйльми хезмәт белән генә шөгыльләнде.
Алдарак искә алынган язучылар иҗаты белән чагыштырганда, татар әдипләренең язганнары азрак. Әмма ки безнең язучылар арасында гел әдәби иҗат белән генә шөгыльләнүчеләр элек тә бармак белән генә саналган, андыйлар хәзер дә ишле түгел. Татар язучылары, Союзның күп кенә башка халыклары язучылары кебек, төрле урыннарда эшләргә мәҗбүрләр, ягъни башка һөнәрләре белән көн күрәләр алар. Шөкер, безнең язучылар төрле һөнәрләргә ия!
* * *
Инде хикәяләр турында.
…1966 елның май азагында Балтач төбәгендә әдәби атналык узды. Язучылар ике төркемгә бүленеп йөрделәр, һәр колхозда диярлек көненә икешәр, өчәр чыгыш ясадылар. Атналыкны йомгаклау Яңгул клубында булды. Анда атналыкта катнашкан һәр язучы сөйләде. Шунда Газиз Мөхәммәтшин (1932–1972) кыска гына сүзендә:
– Кырык хикәя язганмын икән, – дигәч, башка хезмәтләрен дә санап үтте.
Бик күп булып тоелган иде бу миңа. Хәзер бәяләвемчә, һич тә күп түгел икән. Кызганыч, иҗаты колачын киңәйткәннән киңәйткәндә арабыздан китеп барды Газиз… 1971 елның азагындарак «Чаян» журналы редакциясенә аның берьюлы өч шәп хикәя китерүе хәтеремдә, шуларның соңгысын бастырганда кебек истә, әдипнең исем-фамилиясен кара рамга алырга туры килде.
…Барлас Камал 2000 ел башында, җитмеш яше тулу уңаеннан бер әңгәмәсендә, роман-повестьлары күпме булуын әйтү белән рәттән, хикәяләрен дә саный:
– Ике йөз илле!..
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.