Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 28

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 28 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Җүлә яңа хуҗалар эзләп китәме, әллә балаламас буламы? Шушы хәл ителми. – Фатих абый сүзсез торды да: – Көннәр буена йөри хәзер Җүлә безнең күршедәге Эрмитаж бакчасында. Бишекле арба тарткан яшь аналарга ияреп… – дип бетерде.

– Соң, Фатих абый, ахыры табылган ич инде хикәягезнең! – дип җәһәт әйтеп салдым мин.

– Ничек?

– Нигә Җүлә яшь аналарга иярә? Бәбәйләрен тартып йөрүче әниләрне саклый ич ул!

Фатих абый ашыгып кайтып китте.

«Җүлә – кайгылы эт» (1976) исемле хикәянең ахырында мондый юллар бар – эт карашы белән мәгърур анага гүяки болай ди: «Урлатмыйк балаңны, йөрсәм, мин шуны саклап йөрим. Минем дә бар иде балаларым, таш бәгырьле кешеләр урлап киттеләр әнә!»

Игътибар итик – мәгърур ана! Кешеләр Җүләне ана горурлыгын тоюдан, балаларын тезеп алып чыгып «ишегалдын шаккатырырга» теләвеннән мәхрүм иткәннәр. Балалары кайтыр булса, «айга сикерер иде» Җүлә! Бәлки, ул, горурлыгын кешеләргә күрсәткәч, көчекләрен тезеп йөрткәч, аларның исән-имин яшәве хакына суга үзе батарга ризадыр…

Фатих абый хикәясе «Муму» ны һәм «Кокотка» ны турыдан кабатламый, ләкин Җүлә дә кешеләр тарафыннан кыерсытыла, шулай да ул кешеләргә тугры хезмәт итүен ташламый.

Мин дә этләр турында хикәяләр язгаладым. «Йөнтәс» исемлесе бу хезмәтемнең бүтән өлешендә телгә дә алынды. Ә «Баш ию…» исемле парча-хикәядә өч этнең язмышы китерелә. Балачактан дустым Наилнең этен ничек су коендыруым турында сөйләдем анда. Эт, бераз куркынып, икеләнебрәк торгач, минем батырмаячагыма ышанып, күкрәгемә сыенып керде суга. Шулай да ул тирәндә йөзгәндә калтыранып алды, мине дүрт аягы белән дә чатырдатып кочаклады. Мишәгә иң якын йортныкы булса да йөзә белми икән. Һәм эт, ярдан менгәндә үк, куркуы өчен үчен алды – балтырны тешләде. Шуның белән ачуы да басылды; шулай инде: эт күңеле – бер сөяк. Этне су коенырга бүтән чакырмадым мин, ул минем коенуымны ярдан гына күзәтте, мин судан чыккач иркәләнеп сөенә иде. Бу гамәлендә этнең кешегә тугрылыклы булуы чагыла ич, Фатих абый хикәясендәгечә ягъни.

«Баш ию…»нең бу өлеше, вакыйгалар төрле булуына карамастан, «Җүлә – кайгылы эт» не кабатлау саналырга тиештер, бәлки. Алай да түгелдер. Түгел. Мин бит этне аңа әйбәт булсын өчен коендырдым, шушы гамәлем исә аның ачуын кабартып алды. Һәр гамәлеңне уйлап кылырга кирәк шул. Әдәби әсәрең кабатлауга-охшашлыкка барганда, әлеге таләп бик тә катгый үтәлергә тиеш.

Шушы төштә «Баш ию…» язмасын тулысынча китерик, аның башында иҗат барышы турында да сөйләнә, ары таба да, этләр язмышына бәйләп, иҗат барышының кайбер ваклыкларын күз алдына китерергә мөмкин.

Баш ию, яки озын кунычлар

Яңа йортка күчтек. Биш катлы, алтмыш дүрт фатирлы кирпеч йорт. Беренче катына элемтәчеләр хуҗа. Гаиләләр йорттагы фатирлар саныннан ишлерәк, чөнки безнең баштагы дүртәр бүлмәле дүрт фатирда икешәр яшь гаилә өйдәш булдылар. Йортыбыз кешеләре тиз арада танышып өлгерде, шөкер, тату яшибез.

Күчкән көннәрдә үк безнең йортка ата көчек ияләнде. Кызгылт-сары төстә һәм бик тә йонлач ул. Бала-чага аңа подвалда оя ясады һәм Сарбай дип исем кушты. Сыйланып үсте Сарбай, килмешәк итмәделәр аны.

Өч ел узгач бугай, безнең Сарбайга охшаган тагын бер көчек күренә башлады. Монысы каян килгәндер, кызыксынучы юк. Әмма ул, һичшиксез, Сарбайның баласы булгандыр кебек, чөнки алар бик тә охшашлар. Көчекне Сарбай ят итмәде, үз баласы икәнен аңышкандыр, күрәсең.

Көннәрдән бер көнне югалды бала эт. Ә Сарбай безнең йортныкы булып яши бирә, баласы югалу кайгысын кичерми сыман…

Җәйге таңда – ак таңда – минем балконга чыгып утыра торган гадәтем бар. Табигатьнең матурлыгы шул чакта аеруча серле-сихри була.

Тын заман. Күрше йорт ягыннан әнә Сарбай кайтып килә. Иртә уяна эт заты. Тукта соң, күзләрем алдашамы – безнең йорт башыннан Сарбай каршына… Сарбай бара! Дөрес инде, ике Сарбай!

Алар очраштылар. Иснәштеләр дә, икесе дә кирегә борылдылар. Һәм алар көн саен очрашырга гадәтләнделәр.

Соңыннан белдем: көчек күрше йортка күчкән икән. Сарбай, үзе төп йортта калып, бала этне башка чыгарган була түгелме соң?! Мин бу хәлне шулай юрадым. Хәзер ике Сарбайның да үз оялары – нигезләре бар. Һәм алар үз йортлары кешеләренә булдыра алганча хезмәт итәләр, һәркемне иртән йорт башына хәтле озаталар, кичен шунда каршы алалар. Аннары бала-чага этләр белән уйнап куаналар да бит әле.

Өлкән Сарбай, әлбәттә, мине дә таный иде. Әмма ул, былтыргы кыш уртасыннан башлап, йорт янында очраганда, миңа бер тапкыр да усалланып өрмичә калмады. Күрәсең, минем юашлыкны шушы кышта гына сизеп, үзенең көче белән мактангандыр. Моңарчы миңа бер генә этнең дә өрмичә калганы юк иде әле – Сарбай гына узган кыш уртасына чаклы түзде. Аның да миңа явызланып өрә башлавы кавемдәшләреннән калышырга теләмәве булгандыр, әй! Шулай да кышкы салкын төннәрдә Сарбай, безнең бишенче катка күтәрелеп, мин кайтканда, миңа урамда зәһәрләнеп өрсә дә, нәкъ менә безнең ишек төбенә ятып куна иде. Минем юашлыкны бу очракта да сизгәндер, куып җибәрмәячәгемне абайлагандыр, хәер.

…Көзен атканнар Сарбайны. Баласын да. Үз нигезләренә тугры этләрнең берәүгә дә зарары тими иде югыйсә. Миңа бары тик, юашлыгымны искәртеп, сак бул, дип кисәтеп өрәләр иде ич алар!..

Әллә соң өлкән Сарбайның миңа өрә башлавына бүтән нәрсә сәбәпче булдымы икән?

Былтыр кыш бер танышымны чәйгә алып кайткан идем, аның аягындагы озын кунычлы җылы итекләргә – унтыларга карап бик тә борчылган иде Сарбай, кавемдәше исен сизде бугай.

Нигә син минем кардәшем тиресеннән тегелгән аяк киемле кешене безнең өйгә алып кайтасың, дип, миңа ачулануы булдымы икән әллә Сарбайның? Шуңарчы өрмәде бит ул миңа.

Хәзер безнең өлкән Сарбай, унтылар булып, кем аякларын җылыта икән?..

Читкә тайпылу кирәк саналды.

«Урак өсте болытлары» әсәрендә олы нигез хуҗасы Газизҗанның Сарбай исемле эте турында язганда, мин үзебезнең Сарбайлар турында югарыда тасвирланган вакыйгаларны да өстәгән идем. Әмма бу өлеш әсәр «Казан утлары» журналында басылыр алдыннан сызылды.

Болай булды.

Журналның ул чактагы баш мөхәррире Ренат Харис әсәрне беренче булып укыды. Җентекләп укыган, калын дәфтәренә фикерләрен язып куйган. Дәфтәрнең «Урак өсте болытлары» турында язылган битен ачты, әмма аны читкәрәк куйды, әңгәмә вакытында дәфтәргә күз төшермәде. Сүз тәмамланыр алдыннан, мин:

– Үзебезнең Сарбайлар турындагы өлеш бүселеп тормыймы? – дип сорадым.

– Мин алай итеп сизмәдем, – диде мөхәррир. – Әсәрдә андый чигенешләр шактый бит. Мин бу өлешне дә шуларның берсе буларак кабул иттем. Һәм анда фикер дә бар: янәшәңдәге этләр унтыларга әйләнә.

– Сызыйк мәллә?

Инде мөхәррир уйга калды.

– Сызмасаң да була. Сызсаң да була.

– Сыз, алайса! – дидем мин.

– Юк инде! – дип елмайды мөхәррир. – Үзең сыз. Кирәк тапсаң, – дип өстәде дә кулъязманы миңа сузды.

Ренат туган башка авторлар белән ничек эшләгәндер, бу кадәресен белмим. Әмма миңа мөнәсәбәттә ул гадәтенчә туры сүзле булды, минем икеләнүләрне эзлекле фикерләве белән бетерергә тырышты. Шуңа күрә аңа үземнең шикләнүләремне шикләнмичә әйтә идем. Әңгәмәдә, кемдер тәгъбирләвенчә, авторның һәм мөхәррирнең хокукта тиңлеге сизелә иде.

Ренат туган мөхәррир чагында журналда басылган башка әсәрләрем турында да монысына охшаш әңгәмәләр булды. Әйтик, «Кулаклар колхозы» исемле шактый озын хикәя хакында.

Әйе, авторга төпле мантыйклы фикер йөртүче мөхәррир бик тә кирәк. Хәтта мөхәррир авторга аккомпаниаторлык итә кебек. Ә бит аккомпаниатор ихластан бирелеп уйнамаса, артистның җырлавы бугаз ертуга әйләнүе бик тә ихтимал.

…Ә-ә, әйе, сүзем бит әле этләр турында.

Этләр турында дөньяның барлык әдәбиятларында кешеләрне тетрәндерерлек әсәрләр бардыр. Этнең әдәбиятта зур (әлбәттә, лаеклы) урын алуы аңлашыла – кешегә иң якын һәм иң тугры хайваннар ат һәм эт ләбаса. Әмма бу очракта сүз эт турында.

Күптән түгел генә миңа сукмак ярырга туры килде. Шунда минем арттан хуҗасыз бер эт йөрде, сукмакны таптавы белән ул миңа булышты кебек. Шулчакта башыма мондый уй килде – этләр дә (һәм атлар да), кеше кебек, юлдан-сукмактан йөрергә яраталар. Шушы гадәтләре белән үк кешеләргә якын торалардыр алар…

Австралия язучысы Генри Лоусон этләр турында берничә хикәя язган. «Ул – минем этем» әсәрендәге Маккуори, үзенең эте турында, ул дусларым һәм акчам юк чагында да миңа иң якын җан иясе булды, ди һәм, имгәнгән хәлендә дә, сырхауханәдә яралы этенә ярдәм итсәләр генә дәваланырга ризалаша.

Александр Купринның «Эт бәхете» исемле хикәясен исегезгә төшерегез әле: кешеләр этләр бәхетен талаучылар түгелме соң?..

Нодар Думбадзе «Эт» дигән хикәясендә этнең кайбер кешеләрдән акыллырак булуын тасвирлый, һәм андагы вакыйгаларга ышанмыйча мөмкин түгел.

Үзебезнең Һади Такташның «Караборынның дусты» исемле әсәрен дулкынланмыйча укып булмый…

Утыз ел чамасы элек «Чаян» журналында мондый мәзәк басылган иде.

Ике эт очраша. Берсе икенчесен:

– Иртәгә безгә кунакка кил, – дип чакыра.

– Нишләрбез соң без?

– Иртәгә минем хуҗам басуга тирес түгә. Без ияреп йөрербез.

Күрегезче, җигүле ат янәшәсендә хуҗага – кешегә ияреп йөрү этләр өчен бәхет икән, иң зур кунак сые икән. Күп нәрсә таләп итмиләр икән ич этләр кешеләрдән.

Бәлки, этләр турында югарыда аталган әсәрләр тәэсирендәдер, бәлки, башка укыганнарым һәм ишеткән-күргәннәрем күңелне кузгаткандыр, мин дә этләр (һәм атлар) турында шактый язганмын.

Һәм этләр турында белгәннәрем һаман бетмәгән икән. Хәер, этләр турында язылган, языла һәм гел язылачак.

Һәм менә тагын бер вакыйга.

Үч

Сабый янына адымнарын сак атлап килде ул, башын сузып, кечкенә җан иясенә озак карап торды. Нишләтергә моны, ботарлап ташларгамы, дигән уй узды аның башыннан. Нәкъ шулчакта тегесе, күзләрен ачарга тырышып, башын акрын гына як-якка кузгаткалады.

«Күзләреңне ачарлык та хәлең юк. Ә үзең яшәргә өметләнәсең».

«Телим. Яшисем килә. Мин сиңа булышырмын, Өлкән агай».

«Белмим шул…»

«Минем яшисем килә. Сөт, ана сөте кирәк миңа».

«Мин ярдәм итә алмыйм сиңа, Мин ана затыннан түгел».

«Күңелең җылысы бармы?..»

Ул сабый янәшәсенә сузылып ятты. Тегесе тырыша-азаплана аңа таба борылды. Ул сабыйны куенына тартты. Ләкин шомлы уе җуелмаган иде – сабый-көчек аны алыштырырга җыена да аның гомере бетүен искәртә кебек иде…

Хуҗа кеше күзләре дә ачылмаган көчек алып кайткач, йортта ун ел буена үз саналган Муйнакка әнә шундый борчу төште. Яшь эткә Актырнак дип исем куштылар. Муйнак Актырнакны какмады, аның үзенә алмашка үстерелүен аңышса да, урамга йөрергә алып чыккач, аны бүтән этләрдән кыерсыттырмады.

Хәзер инде Актырнак үзе дә дәү, ул күрше-тирәдәге этләрнең берсенә дә бирешмәс. Ә Муйнак көннән-көн сулды, аякларын сөйри башлады. Соңгы көннәре икәнен аңыша иде ул. Ә хуҗа кешенең нинди карарга килүен белә алмый иде Муйнак. Нишләтергә җыена ул аны – җан биргәч, тугры хезмәтен бәяләп, Муйнакны олылап күмәрме, әллә, исән чагында ук, хәлсез этне чүплеккә чыгарып ташлармы?..

Хуҗа кеше Муйнакны машинасының арткы бүлеменә утыртты, ә Актырнакка үз янәшәсендә урын бирде. Алар шәһәрдән чыгып ерак киттеләр, урманга җиттеләр. Хуҗа кеше машинасын урман юлына борды. Тәбәнәк агачлар белән капланган сусыз елга үзәнендә туктадылар. Хуҗа кеше эшне җәһәт тотасы итте. Этләрне елга буйлап йөз адымнар чамасы алып керде дә Муйнакка зирек төбенә ятарга кушты. Актырнак моның максатын аңламады, шулай да Муйнак күзләрендә хәвеф якынлашуы билгеләрен сизде. Хуҗа кешенең кулында күсәк иде. Ул Актырнакка китәргә кушып кычкырды. Ләкин яшь эт кузгалмады, хуҗасына беренче тапкыр ыржайды.

– Син нәрсә?! Хуҗаңа ыргылмакчы буласыңмы? Әйдә әле…

Һәм хуҗа кеше Актырнакны машинасына илтеп бикләде. Муйнакны калдырган төшкә кире килде ул. Зур күсәкне алды. Ләкин агач төбендә Муйнак юк иде инде.

Нәрсәдер чертләгәндәй булды, чинау кебек тә иде бу аваз. Хуҗа кеше моны Муйнак азаплануы итеп аңлады, ләкин этне эзләмәде, ерак китә алмас, сәгате җиткән, дип уйлады, күсәкләү кирәк тә түгел, дип сөенде. Машинасы янына килгәч, хуҗа кеше хәйран калды: ян тәрәзә ватык, эчтә Актырнак юк иде.

– Имансыз! – дип сүкте Актырнакны хуҗа кеше. – Син аңа кешечә мөнәсәбәт кыласың, ә ул этлеген эшли бирә! Актырнак! Чык! Сыртыңны каезлыйсы иде. Кая качып өлгердең…

Хуҗа кеше, машинасын кабызгач, ватык тәрәзәдән лач итеп төкерде дә китеп барды. Юл тигез арада кызулады. Шуны гына көткәндәй, машинаның алгы тәрәзәсенә дәү Актырнак атылып сикерде. Хуҗа кеше хәлне төшенә алмыйча калды, машина юл читендәге юан каенга барып сыланды…

Актырнак ашыга, каны күп агып хәле беткәнче, Муйнакны эзләп табарга тиеш иде ул.

…Аларны урманчы тапты.

Муйнак һәм Актырнак янәшә ятканнар. Муйнак канга баткан Актырнакны, беренче тапкыр янына яткандагы кебек, куенына тарткан – ничектер көче җиткән…

Урманчы аларны шул төштә янәшә күмде. Ике кабергә киртәләрдән бер чардуган корды.

Баш ию

Наил яшьтәшне озак еллар очрашмаганнан соң күрергә кайткач, капка төбендә мине тәбәнәк эт каршылады. Әлбәттә, миңа чәрелдәп өрде ул – шунсыз була алмый! Башы да, йөреше-кыяфәте дә төлкегә охшаган аның. Җитезлеге дә искитмәле – әле генә синең тирәдә бөтерелә дә, әллә ни арада инешнең теге ягына чыгып өлгерүенә күз дә иярмичә кала. Төлкекәй, дип үземчә исем куштым мин аңа – исеме бүтән иде, һәм хәзер мин аны онытып та җибәргәнмен.

Наил белән бергәләп балачак эзләреннән йөрдек – болыннарны иңләдек, тауларга мендек, әрәмәлекне әйләндек, ерак чишмәләрнең – һәм Изгеләр чишмәсенең дә – суларын татыдык. Төлкекәй бездән калмады, ул мине чит итми иде инде. Миңа чыннан да ияләнүен беләсем килә иде һәм моны сынап карамакчы булдым.

Инешнең Мишәгә кушылган төшендәге чоңгылда су коенганда, мин Төлкекәйне үз яныма чакырдым. Ул алгы аяклары белән генә суга керде дә тукталып калды.

– Кил, курыкма, кулымнан төшермәм.

Күнде Төлкекәй. Мин аны күкрәгемә кыстым да тирәнгәрәк керә башладым. Төлкекәй суның салкыная баруыннанмы, әллә тирәнәюне сизепме калтыранырга тотынды. Җилкәмә алгы аяклары белән басты, ләкин тырнакларын батырмады. Күзләрендә ялвару иде – чыгыйк моннан.

Мин аны сай төштә коендырдым. Ул рәхәтләнеп торды.

Инде кайтып барышлый, Төлкекәй минем тирәдә бөтерелеп өрергә тотынды, миңа сикереп ташланмакчы булып та куя. Һәм балтырымнан тешләп тә өлгерде, хуҗасы Наил кууга да игътибар итми, тагын тешләмәкче була – син мине тирәнгә алып кереп куркыттыңмы, менә үзеңне дә шүрләтим, янәсе.

Нигәдер чүгәләдем. Төлкекәй өрүдән һәм миңа ташланырга омтылудан кинәт туктады. Аягүрә бастым. Төлкекәй тагын усалланды. Чүгәләдем. Төлкекәй, колакларын яткырып, яныма килде, мин аны озаклап сөйдем. Әмма ни хикмәт: аягүрә басуыма Төлкекәй тагын зәһәрен чәчте. Чүгәләдем. Ул тагын иркәләнде.

Соң, Төлкекәйнең болай кыланышы мине үзенә баш идерергә тырышуы икән ләбаса!

– Баш иям мин сиңа, Эткәй, сине Олыга санап башымны иям!

Күрәсез, эт турында да, ягъни бер темага күп әсәрләр язу турыдан-туры кабатлауга китерми икән.

Кабатлау турында, шәт, җитәр, югыйсә күп кабатлана башлавым ихтимал.

* * *

Әдип үзе күргән яки кичергән, укып яки ишетеп белгән вакыйгалар турында яза. Һәм хыялында үзе тудырган хәлләр турында, әлбәттә. Димәк, җыйнап әйткәндә, аның өчен тормышны белү, шуңа нигезләнеп, киләчәкне күзаллау мәҗбүри. Шушы җәһәттән француз Андре Моруаның бер фикерен китерәм. Булачак язучы үзенең карьерасы башында, ди ул, нинди дә булса бүтән эш белән шөгыльләнсә, бу аңа һич тә зыянга түгел, хәтерләүләрнең бик тә кирәге чыгачак. Ягъни сүз нинди дә булса һөнәр үзләштерү турында бара. Моның зарурлыгы турында әдәбият мәйданы тотучылар басым ясап искәрткәннәр. К. Паустовский, мәсәлән, яшьләргә киңәшләрендә шушы таләпне еш кына кабатлый. Һәр язучының, ди ул, язучылык профессиясеннән тыш, кимендә бер бүтән профессиясе булырга тиеш. Биография, дип фикерен үстерә аннары, очраклы була алмый, биография – кеше ул. Лидия Сейфуллина: «Нигә без авырдан язабыз?» – дигән сорау куя да моның кайбер сәбәпләрен (без культурасыз, моны «без белемсез» дип тә укыйк) күрсәтә; дворян язучылары күп телләр белгәннәр, сәнгатьне һәм мәдәниятне белгәннәр (димәк, тормышны төпченеп өйрәнгәннәр), без болардан мәхрүм.

Кайбер әдәбият һәм сәнгать кешеләренең бүтән һөнәрләрен теркик.

Франсуа Рабле – ботаник, зоолог, табиб, географ.

Эрнст Теодор Амадей Гофман – музыкант, композитор (утыздан артык музыкаль әсәре бар икән), рәссам.

Якташыбыз, бөек җырчы Фёдор Шаляпин рәссам һәм скульптор була, шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр яза, аның «Маска и душа» исемле истәлекләр китабы бар.

Кытайның табигать җырчысы булып танылган сигезенче гасыр шагыйре Ван Вэй – музыкант, каллиграф һәм рәссам.

Әлбәттә, дөнья әдәбиятыннан төрле һөнәр ияләрен күпләп санарга мөмкин. Безнең максатыбыз бу очракта аларны укучыларыбызның үзләре эзләп табуына ышанудан гыйбарәт. Әмма Андре Моруаның югарыда әйтелгән фикерен раслауга бер мисал китерүне кирәкле санадык. Һәм монда, хезмәтнең бу бүлеге принцибына хас булмаганча, саннар һәм цифрлар да очрар.

Инглиз Энтони Троллоп (1815–1882) кырык җиде роман яза. (Лев Толстой аның иҗатын югары бәяли.) Аны һәр көнне иртән биштә уяталар. Кофе эчкәч, ул кулына каләм ала, элекке көнне язганын укып-төзәтеп чыга, сәгать алты тирәсеннән яза башлый, унынчы яртыга чаклы иҗат итә. Ул чирек сәгатьтә ике йөз илле сүз язуны бурычы итеп куя һәм, нигездә, моңа ирешә, артык яки ким очраклары да була, әлбәттә. Унбер ел буена аның эш тәртибе шуннан үзгәрми, хәтта пароходта «диңгез авыруы» кичергәндә дә каләмен ташламый. Әгәр чираттагы романын алдан билгеләнгән вакыттан ярты сәгатькә элегрәк язып бетерсә, яңасын башлый.

Сәгать уннан кичке бишенче яртыга чаклы – почта ведомствосында. Бу хезмәтен дә әйбәт башкара ул, гади хезмәткәрдән генераль директор ярдәмчесе дәрәҗәсенә җитә. Моңа өстәп, бөтен дөньяда элемтә системасын камилләштерүгә салган өлешен дә искә алыйк – ул почта тартмасын уйлап таба.

Почта таратканда, Троллоп төрле һөнәр ияләре белән аралаша, шул әңгәмәләр аңа кичке сәгатьләрдә уйланырлык биниһая мәгълүмат бирә. Күрәсез, көненә өч сәгать язу өстәле артында утыру өчен, мәгълүмат-материалны Троллоп бүтән һөнәре белән туплаган.

Өч сәгать, дигәнебез тагын бер хәлне искә төшерде.

Егерменче гасырның алтмыш алтынчы елы азагында дип хәтерлим, Татарстаннан бер төркем журналистлар «Правда» газетасы редакциясендә булган идек. Анда без Георгий Березко белән дә очраштык. Ул – хәрби кеше, полковник икән, Советлар Союзы Герое, Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы армия тормышы турында романнар, мәкаләләр авторы; редакциянең хәрби бүлегендә әдәби хезмәткәр булып эшли иде. Әдип гадилек эзенә салган әңгәмәдә без аның язучылык эше ничек барышы, кайчан язуы турында да сорадык. Ул елмая төште, җавабын читләтеп башлады:

– Сез журналист хезмәтенең мәшәкатьләрен-матавыкларын беләсез инде. Каядыр барасың, мәсьәләне-вакыйганы җентекле өйрәнәсең, редакторыңа ошарлык итеп кат-кат язасың. Мәкаләң-очеркың газета битен тутырып басылып чыккач, әлеге ыгы-зыгылар онытыла да яңалары дәрьясына чумасың. Әйе, бер көндә эшләгәнегез күзгә күренерлек зур була. Ә без, безнең бүлектә, болай булдыра алмыйбыз. Әллә кулдан килми шунда… Бүлектә без икәү – мөдир һәм мин. Ләкин кайчакта газетаның берничә санында хәрби темага егерме-утыз юллык та хәбәр булмый. Ике кеше тик йөрибез кебек. Шулай аңлашылырга мөмкин. Һич тә алай түгел. Әлеге егерме юллык хәбәр өчен икәүләп йөгерәбез без кайчакта яисә бер сүз эзләп баш ватабыз, бу сүзне бик тиз табарга кирәк әмма. Юрий Гагарин космоска очты. Бу хәл безгә дә алдан билгеле түгел иде. Газетада бастырырга материалларны тиз әзерләп өлгерттек анысы. Ләкин кире бордылар. Төзәттек. Тагын бордылар. Һәм тагын… һәм тагын… Болар бит бер эш көнендә, һәм тулы эш көнендә дә түгел. Очышны кемнәр әзерләгән? Бу кешеләр галимме, хәрбиме? Аларның исем-фамилияләрен әйтү мөмкин түгел дә түгел инде. «Баш конструктор» кебек дәрәҗәләрне уйлап тапкач кына, Главлит рөхсәтен бирде… – Георгий Сергеевич йомшак, бик йомшак елмаеп куйды, бу елмаюда әрнү дә сизелде кебек. Күрәсең, әдәби әсәрләрен бастыру өчен, ул Главлит юлын күп таптагандыр. – Ә әдәби әсәр кайчан языламы?.. Мин үземне бер кыса эченә бикләнергә гадәтләндердем. Эштән мин кичке тугызда кайтам. Уннан уникегәчә йоклап алам. Уникедән иртәнге өчкәчә язам. Машинкада бер бит чамасы язылган була. Аз, әлбәттә. Шулай да көн әйләнә көнгә бер биттән өч йөз алтмыш бит җыела ич. Монысы инде күп үк…

Бу очрашу миңа «аз» белән «күп» нең аермасын әнә шулай төшендерде.

Георгий Сергеевич инде алтмыш яшен узган иде. Шушы яшьтә дә һәр төндә өчәр сәгать буена язу үзе үк каһарманлык лабаса!

Ә татар әдипләре арасында төрле һөнәр ияләре бармы соң? Хәтердәгеләрне барлап карыйк.

Әнәс абый Галиев – финансист, Әмирхан абый Еники – озак еллар буена укытучы, Шәриф Хөсәенов – табиб, Мирсәй абый Әмир һәм Нури абый Арсланов – рәссамнар, Фаил Шәфигуллин – слесарь һәм эретеп ябыштыручы, Әхәт Сафиуллин – төзүче, Радик Фәизов – тимер юлчы, Шәйхи абый Маннур – шахтёр, бетончы, Салих абый Баттал – очучы…

Күрәсез, һөнәрләрнең төрлеләре җыела, һәм бу санауны озынга ук сузып та була. Шулай да, миңа калса, безнең әдипләребезнең күбесе үзләштергән һөнәр – игенче һөнәре!

Күп һөнәрләр белүнең, аларның чын иясе булуның, ягъни һөнәрмәндлекнең, язучы иҗатына файдасы тию турындагы бу язма ахырында әдиплектән читтәрәк торган кебек бөек шәхес турында – Леонардо да Винчи турында сөйлик. Леонардо да Винчи (1452–1519) – атаклы рәссам һәм математик, архитектор һәм скульптор, механик һәм инженер. Җир йөзендә иң талантлы саналучы бу шәхес аэропланның һәм су асты көймәсенең каралама сызымнарын-рәсемнәрен калдыра, тик болар идея дәрәҗәсеннән узмаган. Шулай да ул рәссам буларак дан казана. Аның аеруча «Джоконда» («Мона Лиза» дип тә аталып йөртелә) исемле картинасы кешеләрне инде гасырлар буена сокландыра. Картинасын ул дүрт ел буена ясый. Әсәр турында күп хезмәтләр язылган һәм язылачак та әле. Картинаның кешеләргә сихри тәэсире сөйләнгән бер мәкаләне тулысынча укыйк. Мәкалә «Татарстан яшьләре» газетасының 2002 елгы 9 июль санында басылды.

Үтерүче рәсем

Энергетик вампирлар турында күп языла, күп сөйләнә. Ләкин алар арасында тере организмнар гына түгел, ә төрле әйберләр дә булуы мөмкин.

Мәсәлән, Леонардо да Винчиның бик данлыклы «Джоконда» («Мона Лиза») картинасы – шуларның берсе. Бу картина рәссамны биеклеккә дә күтәргән, тормышын суырып бетереп үтергән дә. Бервакыт язучы Стендаль дә картинага озак карап торган һәм… үлгән. Тарихка башка йөзләгән кешеләрнең дә, бу картинага караганнан соң, һушларын югалтып егылган очраклары билгеле. Кем соң ул – Мона Лиза?

Луиза дель Джоконда дигән хатын чыннан да яшәгән, ләкин бу картинадагы сурәтнең аңа бернинди дә катнашы юк икән. Рәсемдәге хатын матәм киемендә. Ә бу картина язылганда Лизага нибары 25 яшь кенә, һәм ул чорда аның матәм игълан итәрлек бернинди сәбәбе дә булмый.

Ул ире Франческо дель Джоконда белән бәхетле гомер кичергән. Ниһаять, тикшерүчеләр картинадагы хатынның кем икәнлеген ачыклаганнар. Ул Пачифика Брандано булып чыккан. Моны бар нәрсә дә дәлилли: рәссам аларның өендә була, Пачификаның ире, балалары үлә, димәк, матәм киемен юкка гына кимәгән, картинаның язылу вакыты да шул чорга туры килә. Төскә-биткә чибәр булмаса да, Пачифика ир-атларны һуштан язарлык итеп үзенә җәлеп иткән, ирләрнең кайберләре хәтта үз-үзләренә кул да салганнар. Ә хатынның йөзеннән бервакытта да серле елмаю китмәгән. Мәкерле, хәйләкәр, эчкерле, әдәпсез Пачификаны күпләр убырлы, җен дип санаганнар.

Леонардоның башка бер генә портретны да болай озак ясаганы булмаган.

Соңгы алты ел гомерендә ул портретны берничә тапкыр үзгәртеп ясый. Акылы, көче ташып торган, киләчәккә планнар белән янган бөек рәссам көннән-көн хәлсезләнә, сүрелә төшә. Ләкин, иң мөһиме, ул «Джоконда» дан аерылырга теләми, сәгатьләр буе шуңа карап утыра.

Пачификаның ире бик иртә үлә, туган һәрбер баласы үлеп бара, аның белән аралашкан туганнары, күршеләре бер-бер артлы кырыла. Пачифика үзе дә эзсез югала, аның алдагы язмышы турында берәү дә белми. Ул – чып-чын энергетик вампир хатын. Рәссам могҗиза ясый: ул Пачификаның энергетикасын тукымага күчерә ала.

Тагын бер үзенчәлек. Леонардо бу картинасында серле, үзе генә белгән буяулар рецепты кулланган. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, бүгенге көнгә кадәр буяулар үзгәреп тора икән. Лувр музеенда кеше азайганда, «Джоконда» ның төсләре тоныклана, ә инде кеше күбәйсә, Мона Лиза шундук терелә, аның елмаюы күзгә күренеп киңәя.


…Әйе, натурщицаның-модельнең кем булуы турында фикерләр төрле, әйтик, ул Леонардоның әнисе, имеш. Ә картинаның озак ясалуының сәбәбе, нигездә, бер хәл белән аңлатыла. Леонардо да Винчи модель йөзендә сокланырлык-гаҗәеп елмаю күренүен сагалап диярлек күзәтеп көтә. Тик клоуннар да, музыкантлар да, чәчәкләр дә елмайта алмый Мона Лизаны. Дөрес, Джоконда йөзендә елмаю төсмерләре була, тик алар рәссам көткәннәре түгел. Һәм Леонардо да Винчи модельгә әкият сөйли. Менә ул әкият, аны русчадан тәрҗемә итеп китерәбез. Әкият – иҗат барышының катлаулылыгын һәм рәссамга да әкият иҗат итүнең ят түгеллеген исбатлауга, әлбәттә, дәлил.


Бер ярлы кеше яшәгән икән, аның дүрт улы булган: аларның өчесе акыллы, ә берсе ни акыллы, ни җүләр икән. Хәер, аның акыл дәрәҗәсе турында төгәл фикер йөртә алмаганнар, чөнки ул бик аз сөйләшкән, басуларда-кырларда ялгызы йөрергә, күбрәк тыңларга һәм тын калып уйланырга, төннәрен йолдызларга карап онытылырга яраткан.

Һәм менә әти кеше үлем түшәгендә икән. Дөнья белән хушлашу алдыннан, ул балаларын чакырып китергән дә аларга болай дигән:

– Улларым, мин тиздән үләм. Мине җирләүгә үк, йортыбызны-куышыбызны бикләгез дә үзегезгә бәхет табарга җир читенә китегез. Һәркайсыгыз, үзен үзе туендыра-киендерә алуы өчен, нәрсәгә дә булса өйрәнергә тиеш…

Әти кеше вафат була. Уллары, аны җирләгәч, бәхет эзләп җир читенә китәләр, үзләре коры-сары җыйган туган куаклык аланында өч елдан соң кайтып очрашырга сүз куешалар. Шулчакта һәркайсы өч елда нәрсәгә өйрәнүе турында сөйләргә тиеш була.

Өч ел уза. Килешүне истә тотып, дүрт туган куаклыктагы аланга кайталар. Элгәре олы малай кайта, ул балта эшенә өйрәнгән. Эшсезлектән эче пошып, бер агачны ега, аны юнып, хатын-кыз гәүдәсе ясый. Бераз читкәрәк китә дә туганнарын көтә башлый. Икенче туган кайта, агач хатынны күреп, аны киендерергә карар итә, ул егет тегүче һөнәренә ия булган икән, һәм, оста тегүче буларак, хатынга ефәктән бик матур киемнәр тегеп киертә. Өченче туган зәркән остасы булып алган да зур байлык туплаган икән, ул агач кызны алтын һәм бүтән ювелир әйберләр белән бизи.

Дүртенче туган да кайтып җитә. Ул балта эшен дә, тегә дә, бизәнү әйберләре дә ясый белми. Ул бары тик җир сөйләгәнне, агачлар, үләннәр, ерткыч хайваннар һәм кошлар сөйләгәнне тыңлый белә, күктәге планеталарның юлын белә һәм тагын гаҗәеп матур җырлар җырлый белә. Ул зиннәтле киемле, алтын һәм башка кыйммәтле ташлар белән бизәлгән агач кызны күреп ала. Әмма кыз чукрак-телсез бит, ул селкенә дә алмый. Һәм егет бөтен осталыгын эшкә җигә: ул җирдәге барлык нәрсә белән сөйләшергә өйрәнгән бит, ул җыры белән ташларга да җан өрергә өйрәнгән. Һәм егет бик матур җыр сузып җибәрә, җырны ишетеп, агачлар артына поскан туганнары сокланудан хәтта елыйлар. Һәм җыры белән егет агач кызга җан өрә. Һәм кыз елмая да сулый башлый.

Шулчакта алдан кайткан өч туган, сүзләрен кычкырып ук әйтеп, кыз катына ташланалар:

– Мин сине барлыкка китердем, син минем хатыным булырга тиеш!

– Син минем хатыным булырга тиеш, сине, шәрә һәм бәхетсез агачны, мин киендердем!

– Мин сине бай иттем, син минем хатыным булырга тиеш!

Кыз өч туганга болай җавап бирә:

– Син мине барлыкка китердең – әтием булырсың. Син киендердең, ә син бизәндердең – минем туганнарым булырсыз. Менә син, миңа җан бирүче һәм мине тормыш белән шатланырга өйрәтүче, бөтен гомерем буена минем бердәнбер ирем булырсың!

Һәм бөтен җирдә агачлар да, чәчәкләр дә, кошчыклар белән бергәләп, аларга мәхәббәт гимны җырлыйлар…


Әкиятен сөйләп бетергәч, Леонардо да Винчи Мона Лизага күтәрелеп карый да таң кала. Йа Ходай, Монаның йөзе яктырган, күзләре балкый. Хозурлану-рәхәтләнү елмаюы, аның йөзеннән акрын гына югала барып, авыз читләрендә кала, әнә шунысы аның сокландыргыч, серле, бераз наян карашында-йөзендә тирбәлә-җилферди.

Һәм Леонардо да Винчига Мона Лизаның таң калдыргыч һәм онытылмас халәте кирәк булган икән!

…Менә бит бөек рәссамга әкиятче һөнәре дә (ә бу иҗатта бик осталык таләп итүче һөнәр) ярап куйган. Ничек кенә яраган әле!

* * *

Гомәр абый Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» тән бер бүлекне («Кунак кызлар килгән утырмага») һәм Әмирхан абый Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясен матбугатта кабат бастыруга редактор буларак әзерләгәндә, керешләрдә-искәрмәләрдә кабатлау тоелырга мөмкин ике хәл турында бер үк сүзләр белән диярлек язган идем («Казан утлары» журналы, № 12, 2002 ел һәм «Ватаным Татарстан» газетасы, 21 гыйнвар 2003 ел). Аларда ике әдипкә дә бер сүзне үзгәртү кирәкмиме икәнлеге һәм каләм осталарының, моны ишеткәч, ярты сәгатьләп уйланулары турында, сүзләрнең алар язганча калдырылулары турында сөйләнә. Ике очрак яңгыр тамчылары кебек охшаш.

Укучымның мондый охшашлыкны минем уйлап чыгаруым, ягъни алдашуым дип кабул итүе бик тә ихтимал. Ләкин ул, андый нәтиҗә ясаса, хаклы булмаячак. Чөнки әлеге хәлләр минем уйлап чыгаруыма нигезләнмәгән, алар нәкъ шулай булды. Монда бүтән нәтиҗә ясарга кирәк: ике олпат әдипнең, тел осталарының ярты сәгатьләп уйланулары әдәби иҗатка пәһлеваннарча каравы, хәтта бер сүзнең авырлык үлчәмен белүләре-бәяләүләре турында сөйли ләбаса! Рәхмәт аларга, ике Аксакал әдипкә! Миңа онытылмаслык дәрес бирделәр.

* * *

Бу хезмәттә мин әсәрнең теле, халык иҗатын белү, тәрҗемә итүнең иҗат серләрен төшенүгә файдасы турында аз сүз йөрттем. Югыйсә болар хакында уйлануларым-фикерләрем шактый күп, шулар хакындагы шактый хезмәтләр белән дә танышмын. Мондый уйлануларым-фикерләрем киләчәктә аерым төркем булып берләшерләр әле.

Хәзер мине иң борчыган хәл, әйе, гомумән телебез язмышы, «кечкенә»леккә көчләп төшерелүче халыклар телләре язмышы. Халык кечкенә була алмый лабаса! Ялгыш-ялган сәясәт дигән нәрсә «вак» телләрнең үзенчәлекләрен хөрмәт белән бәяләү түгел, ә шуларны хәтта танымый.

Константин Георгиевич Паустовскийның гаҗәеп фикере бар. Барлык телләрнең дә аермасы, дигән ул, тамыры коруга баручы рус теленә охшатып (туры китереп, яраклаштырып) бетерелә. Һәлакәт ләбаса бу!

Шушы уңайдан олуг шагыйребез Дәрдемәндтән дүрт кенә юл китерик:

 
Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?
Нигәдер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..
 

Уйланасы да уйланасы иде телебез язмышы турында һәм эшлекле гамәлләр кыласы иде телебезне саклау-үстерү җәһәтеннән, олы максатыбыз итсәк иде шуны. Һәркайсыбыз!

…Бу заманда газета-журналлардагы хәбәрләргә ышанып та булмый, кайберләренә ышанасы да килми.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации