Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 38 страниц)
Каллап һәм пычакчы
…Безнең авылда тау берәү генә, әмма дә биек соң үзе! Кайчакта аның түбәсенә куе болытлар куналар, үзләренчә хәл җыюлары инде. Авылга нигез салучылар аны тауга ук терәмәгәннәр, Сабан туена һәм яшьләрнең кичке уеннарына киң мәйдан җайлаганнар. Элек авыл җыеннары да шунда узган. Менә шул тауның ике ягыннан ике елга агып төшә, алар авылны уратып узалар да карьябезне түбән башта кочып бетереп кушылалар. Төгәл үлчәмәдем, шулай да адымладым, авылыбызның Олы урамы башының төгәл турысында күрешәләр икән иш елгалар. Салабызның исеме дә иш булуга бәйле – Ишъелга. Хәер, боларны сез элек мин сөйләгәннәрдән беләсез дә инде. Вәләкин ки бүген кабатлау кирәк.
Сөйләүче Зарафәт абый, сүзеннән туктап, йөрми торган сул кулын, учыннан уңы белән күтәреп, уң тезенә каплады, гарип кул аркасын шактый озак ышкыды. Шулчакта ул озынча йөзен еш җыергалады, тирән кара күзләрен йомгалады, җәлпәк борыны очына эреле-ваклы тир бөртекләре чыкты. Ул киң тыкрык буендагы юанның юаны элмә бүрәнәгә сыенышып утырган ир-егетләрне, әйләнәсендә җиргә таянып яткан-тезләнгән малайларны, безне, башын боргалап, күздән кичерде. Шуннан соң:
– Алай-й икән-н, – дип сузды һәм, тагын туктап торгач: – Бүген түгәрәгебез чуар икән-н… – диде. – Олысы да, кечесе дә, димәктән… – Сабирҗан абзый, – дип, уң як күршесенә борылды Зарафәт абый һәм тагын фикерен әйтеп бетермәде.
– Нәрсә, Зарафәт кияү, бала-чага тыңларга ярамаган хәлләр хакында сөйләмәкчемесең? – Сабирҗан абзыйның кайбер сүзләрне үзенчә озынайту гадәте бар аның. – Алайса, малайларны кайтарып җибәрик, кирәкмәсне хәзердән ишетмәсеннәр.
Ләкин Зарафәт абый, тукта, ашыкма әле дигәндәй, сау кулын югары күтәреп кенә каршы төште.
Без, малайлар, һәрхәлдә, мин, Кияү Абыйның (аның авылыбызда шундый кушаматы да бар) хикәятләрен сөйләмәве сәбәбен Сабирҗан абзый аңлатып әйткәч кенә төшендек – кайбер нәрсәләрне безгә белергә иртәрәк икән. Шулай да безнең, малайларның, һәрхәлдә, минем, хикәятләрне тыңламыйча кайтып китәсебез килми иде – без дә сагындык ич Зарафәт абый дәресләрен! Монда миннән кечерәкләр дә күп лә, алар таралсын, мин калыйм, мин яшүсмерләр арасына кердем ич инде. Мин башымны идем, башка малайлар да шулай итте бугай – без юк ич монда, безне күрмисез ич, без качтык ич! Сабирҗан абзыйның холкы, киң урамга кыл аркылы тар тыкрык чаты кебек, кырт борыла да куя, выж-ж-тт! дип сызгырса, без төрле якка очачакбыз. Ярый әле, Зарафәт абый сызгыруыннан туктатты аны, ә Сабирҗан абзый, өлкәнрәк булса да, Кияү Абыйның сүзен тыңлый. Анысы Зарафәт абыйны безнең авылда һәрбарчасы олылый, Сабирҗан абзый да хөрмәтлеләребезнең берсе анысы…
Ә-ә, читтән дә читкә керәм бугай, төп сүзем Зарафәт абый турында бит.
Зарафәт абый кемме?
Элгәре аның безнең авылдагы кушаматларын саныйм әле. Аңа тулы исеме белән күбрәк эндәшәләр, ә исемен «Зараф» итеп кыскартучыларның сәламен дә алмый ул, аның да холкы Кырт Сабирҗан абзыйныкына тартылгалый. Кияү, Зарафәт кияү, Кияү Зарафәт – болары да аның исемнәре. Без, малайлар, аңа Кияү Абый дип тә ычкындыргалыйбыз. Шулай «Кияү» аның гел дә исеменә әйләнде. Өлкәнрәкләр, Сабирҗан абзый кебекләр, аңа Каллап дип тә эндәшкәлиләр. Мин бу сүзне аңламый идем. Әнидән сорагач, ул:
– Төрле-төрле хәлләрне сөйләүче кеше, – диде. – Иртәкче, дип тә атыйлар андыйларны.
– Анысын да белмим.
– Каллап белән иртәкченең аермасы бардыр барын. Иртәкчесе борынгыракны сөйләүчедер, монысы «иртә»дән бар булмадымы икән? Борынгыбыз – безнең иртәбез бит ул. И-и улым, мин тәгаен ничек белим инде боларны, хәзерге язуны да танымаган башым белән. Дөрес тә сукалыйдыр бабаң үзе, аның шулай аңлатканы хәтеремдә. Каллап каллап инде. Әнә сезгә төрлесеннән төрлесен сөйләүче Кияветдин, Зарафәтне әйтәм, шул каллап инде.
Зарафәт абый шуннан соң Кияветдин дә булып китте.
Әйе, Зарафәтулла абыйны, безнең авыл тумасы булмаса да, олысы да, кечесе дә хөрмәтли. Ул үзе дә еш кына:
– Мин сезнең авылга, сезнең миңа Әсхияне кияүгә бирүегез өчен, бик рәхмәтлемен, – дип кабатлый. – Сезгә нинди генә игелек кылсам да, аз булыр.
Бервакыт авылыбызның өлкәннәреннән Ипле Сабирҗан абзый (аның да кушаматлары байтак, бер-берсенә капма-каршылары да бар) Зарафәт абыйның рәхмәтенә:
– Безнең авылыбыз кызы Әсхия кадерен белүең өчен үзеңә рәхмәт, – диде. – Аннары синең безгә кылган игелегең бик мәртәбәледән. Син безгә елына ике тапкыр – берәр ай – сабак укытасың. Мөгаллимебез син безнең, мәртәбәле мөгаллимебез.
Шуннан соң Сабирҗан абзый бәясе Зарафәт абыйга яңа кушамат булып ябышты. Монысына да ачуланмады безнең авыл кияве…
Зарафәт абый белән безнең Әсхия апа университетка укырга кергәч танышканнар. Гитлерны җиңгән елда булган бу. Әсхия апа да, Зарафәт абый да, шул сугыш башланганда, унъеллыкны тәмамлаганнар, тик укуларын өзлексез дәвам итә алмаганнар – Зарафәт абый сугышка киткән. Безнең Әсхия апа сугыш буена авыл Советы секретаре булган. Шул афәттән соң гына укырга мөмкинлек туган аларга. Тик Зарафәт абый ике елдан соң укуын калдырган, яралы кулы салынып кына тору хәленә җиткән, дәрес буена йөзен җыерып, кулын сыпырып утырмас бит инде. Авылына кайтып – Ишъелгасына – булдыра алганын эшләгән ул.
Алар Әсхия апа университетны тәмамлагач өйләнешкәннәр. Зарафәт абый Әсхия апаны бик олылап, авылыбызның ризалыгын сорап алып киткән. Бу хакта хәзергәчә матур итеп искә алалар.
– Олылавы аның һәркемнән диярлек ризалык соравы иде, – дип әйткәне булды минем әнинең. – Һәр йортка диярлек керде, урамда юлына очраган бала-чаганы да санга сукты Зарафәт абыең. – Әни йомшак кына көлде дә: – Кырт Сабирҗан абзыеңның оныгы Дәүбәк кенә элгәре каршы төшкән икән… – диде.
– Теге… теге… – дип тотлыгып тордым да, – теге Агач батыры Дәүбәкме… Дәүбәк абыймы? – дип әйтеп салдым мин. – Ул чакта Дәүбәк абый кечкенә булгандыр бит әле.
– Биш яшендә генә.
Әни авылдагы төрле вакыйгаларны, ул чакта кемгә күпме яшь булуын төп-төгәл хәтерли безнең. Һәм ул хәзер авылыбызның тиңсез балта остасы булуы өчен Агач батыры кушаматы йөртүче Дәүбәк абыйны һәм Зарафәт абыйны болай тасвирлады.
– Энекәем, – дигән Зарафәт абый төз күсәк сөйрәп кайтучы Дәүбәккә, – син Әсхия апагызны алып китәргә ризалыгыңны бирәсеңме?
– Җибәрмибез Әсхия апаны!
– Син алай ук кырт кисмә әле. – Сабирҗан абзыйларга «Кырт» кушаматы шуннан ябышып калган, имеш. – Мин Әсхия апаңа җил-яңгыр тидертмәм.
– Җибәрмим Әсхия апаны! Әсхия апа – безнең авылныкы! Әйбәт ул!
– Соң, энекәем, безнең авылга да әйбәт кешеләр кирәк ич. Сезнең авылда әйбәтләр бик күп бит. Син – шул әйбәтләрнең иң әйбәте. Без синең яныңа ел саен Сабан туена һәм Яңа ел кергәч озаклап торырга кайтырбыз.
– Алайса… риза. Ә бабайдан сорадыңмы?
– Кем соң синең бабаң?
– Ипле Сабирҗан!
– И-и энекәем, иң башлап ризалык бирүчеләрнең берсе булды синең Сабирҗан бабаң!
Һәм Зарафәт абый белән Әсхия апа авылыбызга елына кимендә ике тапкыр кайталар – Сабан туена һәм кышкы каникул көннәрендә. Әсхия апа һаман да укыта бит, математикадан. Җәен Сабирҗан абзыйларда, кышын аның оныгы Дәүбәк абыйларда торалар. Ә Әсхия апаның авылыбызда якын туганнары юк инде, безнең авылыбыз да кечерәя.
Шул кайтуларында Каллап Зарафәт абый авылыбыз кешеләренә сабакларын бирә. Җәен олыраклар белән мөзакәрә (бу сүзнең дә мәгънәсен миңа әни әйтте, фикер алышу, диде) оештыра, кышын кичке ашка чаклы китапханәдә безгә, балаларга, озын хикәятләр сөйли.
Аның безгә икешәр-өчәр көн һич тотлыкмыйча, иң кызыклы төшендә өзеп сөйләгән вакыйгаларын соңыннан мин китаплардан да укыдым. Джек Лондон әсәрләренең эчтәлеген аеруча яратып сөйләгән икән ул. Мең дә мең рәхмәт Зарафәт абыйга! Ул чакларда безнең авыл китапханәсендә чит ил язучыларының китаплары бармаклар санынча гына иде.
…Төп вакыйгадан шактый ук читкә тайпылдым, әй. Моны Каллап Зарафәтнең кем булуы һәм шәхсән минем аңа олы ихтирамым таләп итте. Ә, әйе, мәртәбәле мөгаллимебез Зарафәт абый Сабирҗан абзыйның балаларны сызгырып выжлатырга юл куймаган төштә кырт чаттан борылдым бугай. Хәзер тыкрык чатыннан олы урамга кире чыгыйк.
Зарафәт абый тыкрыкның ындыр арты башына карап алды.
– Кояшыбыз гаҗәп көчле дә, үтә серле дә, – дип дәвам итте ул. – Мәшрикътә чыгып беткәч, җир өстендә бермәл ял итеп ала. Кичен мәгъриптә батарга җыенганда, җир өстендә шулай ук берара тукталып тора. Иртән кешеләрне сәламләве, кичен саубуллашуы болар. Шушы чак Мәҗит Гафуриебызның «Тавышыңны ишеттер мәшрикътән, Мәгъриптә булган кеше» дигән шигъри юллары исемә төшә минем. Уйландыра торган гыйбарә. Әлегә әнә кояшның җиргә төшеп җитәргә шактый арасы бар икән. Елмаеп байый бүген кояш, иртәгә сезне Сабан туенда сөендерермен, диядер.
Шуннан соң гына Каллап Зарафәт абый туган авылындагы тауга әйләнеп кайтты.
– Ялгызы гына булгангадыр, безнең тауның исеме юк. Безнең өчен ул – Тау, һәм бетте. Хәзер кояш, сезнең шушы тыкрык түренә утырырга җыенган кебек, безнең Тау түбәсенә авылыбызга буйдан карап саубуллашырга күңелләргә ятышлы сүзләр эзлидер. Шулайдыр, кояшның гаме сезгә дә, безгә дә тия…
Кияү абый тамагын кырып куйды. Сүзне бүтәнгә күчергәндә шулай итә ул, һәм бу хәл инде бүлдермичә тыңлагыз дип кисәтүе кебек тә аңлашыла иде.
– Ике яктан иш елгалар кочкан Тауның биеклеккә дә, киңлеккә дә уртак төшендә, авылның Олы урамы уртасы турысында суын йомарлый-йомарлый бәрә торган чишмә бар. Ташлы-сикәлтәле юлыннан гөрли-шаулый агып төшә ул. Вәләкин Тау итәгендә ике елганың берсенә таба да борылмый, итәктәге җир упкан төшкә охшаш чокыр төбенә кереп югала. Шул тирән чокыр гомер-гомергә киртә-койма белән әйләндереп тотылган һәм хәзерен дә шулай, мал-туар кермәсен ягъни. Ә чишмә юлында, Тауда әле, төрледән төрле ташлар күп, бигрәк тә беләү ташлары шәп. Шундагы беләүгә пәкене ике генә сызып җибәрәсең, йөзе чәч кырырлык була! Чишмә юлында бетмәле түгел андый беләүләр, бездә һәр йортта маяга берничәшәр саклана алар. Ә Даян бабай беләү ташларының иң-иң шәпләрен таба белә иде. Мәрхүмнең…
Зарафәт абыйның, фикерен тәмамламаса да, ни әйтәсен аңладык – урыны җәннәттә булсын, димәкче иде ул, бу кадәресе бик тә билгеле ич инде. Әмма Каллап абыйның хикәяте Даян исемле кеше турында буласын да төшендек без. Ул хикәятенең башын тәфсилләргә ярата, ә героеның исемен беренче тапкыр атагач, озакка сузмый.
– Даян абзыйга – мин аның яшьрәк чагын да беләм – пычаклар-пәкеләр ясауда тиңләшүчеләр бөтен тирә-юнебездә ай-һай булдымы икән? Юктыр. Әле егет чагында ук ул аучыларга хәнҗәрләр ясаган, сугым пычакларының хикмәтен белгән, ә чыра пычаклары сөям агачын гына түгел, каенны да чыжлатып телгән. Кияү пәкеләрен хәзер дә саклаучылар бар әле. Ул бу коралларның йөзен Тау чишмәсе беләве белән чыгарган, йөзен китергән. Даянның пычак-пәкеләре әйберне тимәстән кисәләр, дип бәяләгәннәр аның һөнәрен…
Каллап абый безне, балаларны, башын боргалап, тагын күзеннән кичерде.
– Шушы Алпамша сыңары Даян абзый бер кышта сакал-мыегын кырмаган, чәчен алдырмаган. Язга ул җайлы, учка сеңә торган саплы хәнҗәр ясаган. Аның ике йөзен дә, Тау чишмәсенә барып, кылны ярырлык иткән. Шуннан кайтышлый ук Тау итәге мәйданында уйнап йөрүче малайларны – безне чакырып алды да хәнҗәрне эскәмия тактасына кадап күрсәтте. Хәнҗәр калын тактаны тиште дә чыкты! Каты куллы да кеше иде Даян абзый. Хәнҗәре дә шәп булган инде, сыгылып та карамады. Үзем шаккатып карап тордым ич…
Зарафәт абый тирән кара күзләрен тагын йомгалады, бу юлы җәлпәк борыны очына гына түгел, ә бөтен йөзенә тир бәрде.
– Язын юл төшкәч тә калага китә Даян абзый. Җәяүләп. Ара ерак, сиксән чакрым исәпләнә. Уйланып, үз-үзе белән киңәшеп, ике көн барган икән. Менә шул китүеннән ун ел узгач кына авылга әйләнеп кайтты Даян абзый. Бу чакта аңа инде бабай кыяфәте кергән иде. Шулай да каладан арлык җәяүләп кайткан. Гитлер сугыш башлыйсы елның язы иде бу чак. Ә, әйе, соңгы сүзгә җиткәнче, бер нәрсә искә төште әле – Даян бабай шуннан соң пычак-пәке ясамады. Авылдан аерылып торган ун елда да ясамаган. Теге хәнҗәр – аның осталыгының соңгы дәлиле. Бәлки, бу хәнҗәр кайдадыр сакланадыр әле…
Зарафәт абый озынча йөзен тагын еш җыергалады.
– Малайлар, – дип, безне тагын күзләреннән кичерде ул, – Мәҗит Гафури абыегызның бая әйтелгән сүзләрен онытмагыз. Бүген сез көнбатышта булып ишетәсез бу хикәятне, аны көнчыгыштан үзегез җитлеккәч ишетерсез.
Без, һәрхәлдә, мин, аның бу кисәтүен, гәрчә сүз белән җавап кайтармасак та, күңелгә салып куйдык.
– Шулай… Нигә ун ел кайтмаганмы Даян абзый? Ә, әйе, аның балалары ишле иде. Өч малаен Гитлер сугышы мәңгегә алды, өч кызы авылда яши, өлкәннәр инде, авылыбызның хөрмәтле әбиләре алар. Ә бер кызы, мин аны белмим, ул калага киткәндә яшь бала булганмын әле, исемен дә белмим, авылда аны исеме белән телгә дә алмыйлар, хәер, исемсез дә телгә кертүләр сирәктер. Менә шул кызының ирсәккә әйләнүе турында хәбәр ирешә Даян абзыйга. Имеш, фәлән авылның фәләне, төгән авылның төгәне шул кызый белән төн кунуы турында сөйләгән икән. Китә Даян абзый калага. Теге зур ялтыравык хәнҗәрен ала. Дөрес сөйләгәннәр булып чыга. Даян абзый кызы янына ир кешеләр еш кергәләвен күзәтә дә, чираттагысы ишек ачтырып бераз вакыт узгач, тәрәзәне коеп эчкә сикерә. Ирсәк өстендәге ирне, муеныннан эләктереп, ишек катына очыра, хәнҗәрен кызының… шул төшенә батыра… Теге ирнең нәмәрсәсен кисеп ташламакчы булган икән дә хәнҗәрне кире алып маташмаган… Милициягә үзе барып әйткән Даян абзый. Ун ел төрмә бирәләр аңа…
(«Ирсәк» нең мәгънәсен, бу шөгыльнең ярамас булуын Зарафәт абый сөйләвеннән төшенгәч, әнидән сорамадым, соңыннан китаплардан укып белдем.)
Зарафәт абый, өстеннән йөк төшкәндәй, тирән итеп сулады.
– Менә шулай… Тормыш дигәнебезнең ямен, Гитлер сугышына чаклы ук, безнең халык та тырышып боза башлаган иде. Мин фахишәлек турында әйтәм. Даян абзый турында түгел. Аны да аклап бетерә алмыйм. Менә шулай… Быел, май башында, Даян абзый китеп барды… Вафаты көне теге чакта, хәнҗәрен яшереп, калага җәяүләп чыгып киткән көнгә туры килгән икән. Озын-озак гомер кичерде, йөзне узды, соңгы елында да үзен үзе йөртте, тик, телсез кешедәй, берәү белән дә аралашмады, сөйләгәнен генә тыңлады, мәрхүм. Урыны…
Каллап Зарафәт абый баягыча ук шунда сүзен өзде. Әллә соң ул бая без, һәрхәлдә, мин аңлаганча, урыны оҗмахта булсын дип әйтергә теләми идеме, җан кыюны гафу кылынмаслык гөнаһка саный идеме?
Инде бу вакыттан соң күп еллар узса да, мине гел яхшылыкка өметләндергән яңа гасырга кергәч тә, бу соравыма җавап таба алмыйм.
Кем хаклы?
Әллә соң, чыннан да, нәрсәнең дөрес булуын ачыклап кына кемнең гаепле яки хаклы икәнлеген тәгаен белеп буламы?
2001
Укучым! Хикәя булып җитмәгән бу язмамны, вакыйгасын ун еллар дәвамында уемда йөртеп тә, яза алмавымның сәбәбе темасының (әллә Пычакчы турындагы хәлләрнең генәме?) минеке, ягъни минем иҗатыма хас булмавында гына түгел. Хикәятләрен күп тыңлаган Зарафәт абыйның һәм мин ишетеп кенә белгән Пычакчы Даян абзыйның үзәккә чыгарга күңелемдә «тарткалашулары» да каләм очыннан кара тамуны тоткарлады. Мин Даянны алга чыгармакчы идем, ләкин Зарафәт аңа юл куймады, һөнәрдә осталыгы көчле булса да, биш яшьлек малайдан Әсхияне үзенә кияүгә бирергә ризалык сораучы Зарафәтне чалкан салырга Даян абзыкайның куәте җитмәде. Даян һәм аның ирсәк кызы турында хикәяләү отышлырак була дип уйлавым уйдырма икән, тыштан ялтыраучы фальшь кына икән. Бу хәлне миңа хикәя вакыйгасын югарыда кыскача һәм өзә-төтә, таралып-эзлексез сөйләвем барышында Зарафәтнең үзен тотышы, аеруча соңгы нәтиҗәне («урыны…») чыгаруы һәм әниемнең ипләп кенә Зарафәт ягын каеруы төшендереп бирде.
Кабатлыйм: Максим Горький дәдәй, хикәядә геройлар карашын тотарга кирәк, дип бик тә дөрес әйткән шул.
Инде Каллапның икенче кичтә сөйләгән тагын бер хикәясен бүлгәләмичә теркәргә җыенам. Монысында вакыйгада ямьсез маҗаралар күп, шунысы белән үк темасы минеке түгел. Бу сюжетны иш-иптәшкә тәкъдим итеп тә карадым, ләкин берсе дә алынмады. Ләис Зөлкарнәйнең моңа көче-осталыгы җитә иде югыйсә. Ул да, башта шушы хикәяне язарга килешсә дә, аннары, уйланып йөргәч, юк, Мәгъсум абый, мин моны яза алмыйм, үз башыңа килгән «Качаклар», үзең тырыштыр, диде. Мин барыбер әйбәт итеп яза алмадым бугай. Хәзер, әйткәнемчә, Каллап Зарафәт хикәятен сөйләнгән тәртиптә, ләкин иң киме яртысын кыскартып, тагын өзә-төтәрәк (башкача булдыра алсам, ул әсәр рәвешенә керер дә иде) теркәп кенә куям. Ә Зарафәт абый хикәяләвен, гадәтенчә, үзенең авылын тасвирлаудан башлады.
Мин исә үз авылымнан ахырда бер сиземләвемне-уемны гына әйтермен. Хәер, нигә башка кеше фикерен «үзләштерергә» – нәтиҗәне авылыбыз өлкәне Кырт-Ипле Сабирҗан абзый ясый башлаган иде бит, үз сүзен үзе әйтүчән ич ул.
Ә Каллап Зарафәт «Язылмаган хикәяләр» дә «Качаклар» дан соң да катнашыр әле. Бәлки. Аның ярдәме миңа бик кирәк.
Качаклар
Кичәге хикәятемдә, элек сөйләгәннәрендә дә, Ургу Чишмәле Тауның йомарланып бетүе турында ара-тирә искәрткәләгән идем инде. Элекке хикәятләрдә без авылдан сирәк чыктык, аның биләмәсеннән аерылып китүләребез дә әз булды. Бүген Тауның чишмә турысындагы иң биек төшенә меник тә ары таба үр булып сөзәкләнүче түбәсеннән турылап сәфәр кылыйк. Тау барган саен киңәя, ике яктагы иш елгалар буйларына утырган авыллар күренмәс кала. Каршыбызда, мәгъриптә, безнең сәяхәт башыннан ерак-еракта, егерме чакрым чамасында, авыл абайланыр. Бу зур карьянең исеме – Калатау.
Борын-борын заманнарда, безнең тирә авылларның басу-кырлары су астында булганда, бабайлар, бөтен әйләнә-юньдә беренче сала итеп, хәзерге Калатау урынын утрак иткәннәр. Ә, әйе, әйткәнемчә, бу якларда борын-борын заманнарда елгалар дәрьядай, урманнар эченә кергесез булган. Халык иген җирләрен бик акрынлап киңәйткән, күп кеше терлек тоткан да ау йөргән. Әлеге калын урманнарда, арыслан-аюлардан уздырып, качаклар үзләрен хуҗа сизгәннәр. Алар бүре өерләредәй яшәгәннәр, авылыңа килеп керсәләр, теләгәнчә талаганнар, барлык нәрсәне пыран-заран туздырганнар, төрледән төрле әкәмәтләр кылганнар.
Безнең Бураншаһ менә шундый бер өерне эзләп китә. Аңа унҗиде ярым кешедән торган качаклар төркеме кирәк була. Нигә унҗиде ярыммы? Монысын соңгарак калдырыйк.
Таба ул боларны. Ике ай эзләгәч. Инде көзге уңай була, көннәр кыскара төшкән чак. Бер шырлыкка, ягъни чытырманлыкка, барып төртелгәч, Бураншаһ учак янган ис сизеп ала. Шып туктап кала баһадир. Тирә-юнен җентекләп күзәтә, тик учак-фәлән януы күренми, ә ис килә. Аның кайсы тарафтан таралуын абайлый да утырып уйга чума. Шушылар булырга тиеш, дип сизенә ул. Һәм Бураншаһ, караңгы иңгәч кенә, качаклар учагына якынлаша. Учакның уты күренмәве гаҗәп түгел, аны тирән чокырда ягалар икән. Ашарга әзерләнәләр качаклар, учак тирәсендә түгәрәкләнеп утырганнар. Саный аларны Бураншаһ – унҗиде. Ә ярымы кайда?
Нәкъ уеның шул төшендә аның аркасына чыбык белән чыжлатып сугалар.
– Борылма! Аска төш! – Тавышы йомшак, малай кешенекенә охшаган, дип уйлый Бураншаһ, ярымы шушыдыр, дигән фикергә килә. Ә малай дигәне әмерен бирә тора: – Борылма! Болайга да! Ян-якка да! Читкә тайпылсаң, аркаңда пычак булыр! Мин караңгыда да төп-төз чүким!
Бураншаһны тәбәнәк урындыкка аякларын киң җәеп-сузып утырган кеше каршына китереп бастыралар. Моның йөзен сакал-мыек тоташтан диярлек басуына өстәп, карашы да яшерен коточкыч затның, дип уйлый Бураншаһ. Башлык сөрүченең яраннары да үзенә охшаса, моннан котылуың ай-һай! Мәгәр кирегә юл киселгән…
Тып-тын. Учак кына йомшак чертли дә бәләкәй казанда ашның җиңелчә кайнавы ап-анык ишетелә.
– Кем син? Нигә безне эзләп таптың?
Башлыкның туп-турыдан бәреп соравы ошап та куя Бураншаһка, чөнки ул башлап кайсы качаклар өеренә туры килсә дә, үзенә иң элгәре шундый сораулар куеласын белә иде, җаваплары да алдан уйланган иде.
– Исемем – Саяд, – дип алдый Бураншаһ. – Тик мин нәкъ сезне эзләмәдем. Ялгызың эш кырып булмый. Миңа качакларга иш булырга кирәк.
– Ни сәбәп?
– И-и, кылынды инде кайбер гөнаһлар… – дип тирән сулый Бураншаһ. – Авылда җан… җаннар кыйдым… Аннары чыгып качтым…
– Кайсы төбәктән-утрактан?
– Нужа ягыннан.
– Нужа?! Нинди сала ул?
– Нинди, дип… – Бураншаһ таптанып куя, сул беләген сыпыргалый, каушый төшүен сиздермәскә тырышып, тавышын көчәйтеп, моңарчы да көр яңгырый иде үзе, Нужа авылы тасвирын җәһәтләнеп тезәргә керешә: – Зур авыл! Төн уңаеннан урман кашагына терәлә, кыйбласында елгасы, күлләре җәйри.
– Ничә күл?
– Зурлары – дүртәү, тагын дүрт кечесе бар. Бала күлләр.
– Саланың ике буенда ниләр?
– Мәгърибендә һәм дә мәшригендә иген игәбез. Игә идем. Хәзер анда миңа юл бикле.
Башлык, уңгарак борылып, кайсынадыр ым кага, бу мәлдә кырын карап кына Бураншаһны күзәтә, ләкин яңа качак үзен тыныч тота кебек, Башлыкның ым каккан ягына борылмый, шулай да кайсыныңдыр арттан килеп тез астына (нигә тез астына?) тондыру ихтималыннан тәне чымырдап ала. Һәм тондыра берсе! Саллы күсәк белән! Тик Бураншаһ, ыңгырашып чүксә дә, аягында басып кала, гәүдәсен турайтырга соңгы көчен җыя.
– Җебегән! – дип, читкә лач төкерә Башлык.
Аның шелтәсе, Бураншаһка сиздермичә, икенче ымын каккан кешегә була. Бу хәл Бураншаһны сынауның бераз җиңеләячәгенә өметләндерә. Башлык, эзлекле фикер йөрткән тәкъдирдә, зәһәреннән күсәк иясенә дә өлеш чыгарырга тиеш була бит. Бүтән качаклар аның бу гадәтен беләләр, моның соңрак кәмит кылынасын инде көтә үк башлыйлар – тәгәрәп көләселәре алда әле, нигә җебегән иптәшеңне кызганырга! Качкын ла син! Монда бүреләрчә яшисең! Шуны һич онытма!
Башлык тагын уңга баягыча ым кага. Шул мәлдә үк шулай ук сакал-мыек һәм чәч баскан агай – монысы өлкәнрәк яшьтәдер – Башлык алдына урындык хәтле генә өстәлгә куелган купыда түтәрәме белән пары бөркелгән ит китерә, агач табак янына озын пычак куя. Бураншаһ, арттан килеп, тагын тондыруны яки бүтән этлек эшләүләрен көтә. Шөкер, мондый хәл кабатланмый. Башлык, качкын куйган пычакны алмыйча, итне ян кесәсеннән кәкре саплы пәке чыгарып турый. Бер кабымлыгын ит китерүченең үзенә суза, тегесе аны кабаланып чәйнәп йота. Әлеге качак, ит туралып беткәндә, урындык-өстәл янына башына чокыр кидертелгән чирекле шешәдә хәмер китереп куя. Хәмерне Башлык чөмәләкәй итеп бүлә. Миңа эчәргә кушмаса гына иде, дип уйлый Бураншаһ, акылыңны алып кына калмас утлы су, бөтен җегәреңне сыгып чыгарыр, авызга җылы ризык кермәгәнгә инде ничәмә тәүлек…
Хәмерне бер тында эчеп бетергәч, Башлык төптә калган тамчыларны чокырын кат-кат селтәп түгә һәм чокырны зур шешә башына каплый. Шөкер, узды бугай, дип уйлый Бураншаһ һәм ач карыны кытыклаган юка иреннәрен ялмый, төкереген йота. Башлык, зур калҗаны ашап бетергәч кенә, Бураншаһка:
– Утыр, Саяд җанкисәр, – ди.
Бураншаһ-Саяд як-ягына карана һәм, башка качакларча кулларын тезләренә салып, җиргә чүгәли.
– Нужадан дисең үзеңне, ә.
– Әйе, шул сала тумасы.
– Зур авыл. Бай да авыл. Еракта бит ул моннан. Озак килдеңме?
– Мин бит турыдан килмәгәнмендер. Бу тирәләрне белмим. Кат-кат ураган төшләрем дә булды. Урманда качаклар күп, дисәләр дә, беренче сезгә юлыктым.
– Озак килдеңме, дим!
– Утыз алты көн дә менә утыз алтынчы төн…
– Киләп саргансың икән. Ун тәүлеклек юл ул моннан.
Тынлык. Башлык белән Бураншаһ кына сөйләшәләр.
– Авылыңа алып барырсыңмы безне?
– Әмерең. Тик анда нишләрбез соң? Мине тотып асачаклар…
– Нишләргә кирәген әйтермен мин. Аң бул, монда минем сүз әмер дә, канун да, Саяд! Вә ки исемеңне оныт. Монда исемле кеше мин генә, һәм ике исемле кеше – Зоһур да Ясир. Вә ки боларны да оныт. Миңа боларның һәркайсы Агам дип эндәшә. Ишеттеңме?
– Ишеттем.
– Ишеткәч…
– Ишеттем, Агам, – дип төзәтергә ашыга Бураншаһ һәм Башлыкка җиңелчә башын ия.
– Хәзергә калдырам сине үзебезнең янда. Әмма дә ки күп сынаячакмын әле мин сине. Күп очракта юл ярырсың, упкынга элгәре керерсең. Гел сынармын сине!
– Шулай тиеш, Агам.
Мондый буйсыну Башлыкның-Агамның күңелен йомшартып җибәрә, әмма ул, моның чынлыгына ышану өчендер, Бураншаһ-Саядка текәлеп карый.
Әнә Саяд авызын сулга кыйшайта, уң битен әллә теле белән, әллә һава тутырып бүлтәйтә, һәм шул төше өреп кабарткан бака сыртына охшый, ә авызының сул кырыенда нечкә сыртлы сырлар тезелешә. Шушыларны күреп, Башлык, бу бәндәдән сак булырга кирәк, йөзе гасыр кичкән әбинекенә тартым хәзер, ә яше күп булса утыздадыр, дип уйлый. Гасыр кичкән карчык… Башлыкның чагыштыруы үзенә үк ошый.
– Менә нинди бурыч йөкләнер сиңа. Беренче бурычың. Син миңа гасыр кичкән карчык табып китерерсең.
– Карчык?!
– Йөзне яшәгән карчык!
– Яшь кызлар…
– Алар туйдырды! Карчык кирәк! Миннән соң икенче булып ягъни… Әй-й Малай, кайда син?
Тау өстендә Бураншаһны бая чыбыклаган Малай күренә һәм Башлык каршына очып дигәндәй төшеп тә җитә. Шымчы малай икән бу, дип бәяли Бураншаһ һәм ут яктысында аның нуры качкан йөзенә җирәнеп төкерәсе килә, тик тыела ала, югыйсә ниятен юк итәселәр, үзен дә юк итәселәр бит.
– Менә бу яңа… – Башлык тукталып тора, – бу яңа качкын миңа йөз яшьлек кыз алып кайта. Син, Малай, бу юлы икенче булырсың. Бер тапкыр, унҗидедән соң… дип елаган идеңме? Балыклары тезмәсен чуртан йоткан малайдай борыныңнан сары агыздың. Агаң синең яхшылыкларыңны шулай бәяли менә. Ә син, Яңа, бу юлыга соңгысы булырсың.
– Миңа җиткәнче җан тәслим кылыр андый әби…
– Кылмас! Кайбер хатын без ике тапкыр әйләнүгә түзә. Вә ки бер тапкыр узудан да шәлперәйгәннәре очрый.
– Кайдан табармын икән соң мин андый… андый кешене?
– Монысы инде – синең эш!
– Безнең авылда йөзлекләр… хәзер саныйм… өчәү икән дә, тик авылыбыз ерак бит.
– Алып кил! Арада иң картын! Иртәгә юлга чык! Вә ки бездән, миннән качарга уйлама! Барыбер тотарбыз! Шулаймы, Малай? Шулай! Ә син, Яңа, алып килеп җиткергәч, чаң сугарсың. Ике тапкыр. Чаңның кайда икәнлеген Малай күрсәтер. Ничек сугарга икәнен дә өйрәтер. Ул синең чаң сугуыңа түтегеннән җавап бирер. Ике тапкыр сызгыртыр. Шәп аның сыбызгысы! Кыш буена ясады. Мин өйрәттем. Ә хәзер…
Башлык, уң кулын күтәрәрәк биреп, бармакларын шартлата. Шул мәлдә үк янар учактан шактый өстә гөлт итеп яңасы кабына. Һәм яңа учак яктысына, җәпләкә баскыч күтәреп, бер качак барып баса. Шымчы малай, урындык-өстәлдән зур пычакны – Башлык тотмаган пычакны алып, аның авызына каптыра.
– Ә хәзер, – дип кабатлый шуннан соң гына Башлык, – син, Яңа, тез астыңа суккан җебегән бәндәнең уйнап рәхәтләнгәнен күрерсең.
Теге авыр гәүдәле качак җәпләкәдән аршын чамасы түбәнрәк кәүсәсе җиргә утыртылган баскычка менәргә азаплана. Ләкин ике-өч аратага-басмага менүгә йә чалкан мәтәлә, йә баскычы өстенә каплана. Ә авызында – дәү пычак.
– Өскә үк менеп, икенче яктан төшәргә тиеш ул. Җебегән… Ә мин аны беренче булышчым итеп тота идем. Сине минем алда тезләндерә алмады.
– Аякта көч, шөкер, бар минем.
– Ә беләктә?
– Беләкләрнең көче китеп тора. Сул кул әлегә арт сөртергә дә ярамый. Ярамавы бүгеннән генә әле.
– Нигә? Түтәпле югыйсә үзең.
– Шөкер, көрлек-тазалык җитә. Җитә иде дә менә сул беләк ите умырылып төшкән килеш. Урынына кире каплап, бәйләп куйдым куюын. Ярый ла, ите өзелеп чыкмаган иде.
Бураншаһ-Саяд сыпылган хөлләсе җиңен салгач, Башлык Яңа качак күлмәгенең җиңе бәйләү булуын күрә, шулай да бәйләнгән төшкә бармак очын тидереп карый.
– Чиш!
Бураншаһ, тешләрен дә ярдәмгә кушып, бәйләүне ипләп кенә чишә башлый, тик аскы катламнарда чүпрәк канга ябышып каткан икән.
Башлык тагын уң кулын күтәрә, берара шул халәтендә торгач, кулын акрын изәп, кемнедер чакыра. Яннарына аш-ризык хәстәрен күрүче килеп баса. Башлык аңа бәйләүгә хәмер коярга ымлый. Әлеге агай оешкан каннарны ипләп йомшарта, бәйләүне акрынлап сүтә, Бураншаһ, авыртуга түзә алмыйча, әрнеп кычкырып җибәрә:
– Ай-й-й!..
– Хәстәрче, ипләп-җайлап! – дип кисәтә агайны Башлык. – Кулың йомшарсын.
Аш-ризык хәстәрен күрүче:
– Түзәргә кирәк, – дип, йомшак кына әйтеп куя.
Болар Бураншаһ учак янына төшеп басканнан бирле, качаклар арасыннан беренче сүзләр була. Моңарчы башкалар, әйе, Башлык һәм Яңа сөйләгәннәрне тыңлап кына торалар.
Җәпләкә баскычка менәргә тиешле качак ягыннан кинәт тупас тавыш ишетелә:
– Ерткычның ерткычы син, Ясир-Зоһур! – Качак, иң өскә җитеп, бер аягын икенче якка салган икән. – Миннән соң озак яшәмә! – дип, пычагын һавада болгый ул – зур пычак ут яктысында ялт-йолт ялтыраштыра – һәм аны күкрәгенә батырып кадый, баскыч шап итеп җиргә ава, мәет чокыр төбенә тәгәри.
– Күпме яшисен синнән сорамадым, Җебегән! – дип йөзен чыта Башлык. – Ярар, миннән булсын яхшылык. Хәстәрче, – ди ул Бураншаһның кулын бәйләүчегә, – юып, кәфенләп күмәрсез. Синнән алдагы хәстәрче, миңа агу ясап эчертмәкче булган хәшәп янына. Упкын төбенә. Бер-берсенә иш алар. Явыз җан, агу ясаган бит, ә! Ярый ла, күңелем сизенде дә хәмерен элгәре үзенә йоттырдым. Җәлт кәкрәйде дә катты! Монысы күсәк белән арттан килеп башыңа тондырыр иде. Ә үзе тез астына да суга белмәде…
Хәстәрче качак Малайга сыткый алып килергә куша, тегесе кашык тулы сыткый суза. Җыеп куйганы булган, димәк, утта тотып, сыеклатып та алган – ничек һәммәсенә дә тыкшынырга өлгерә диген син аны. Хәстәрче, ниһаять, бәйләүне төенли башлый.
– Рәхмәт яусын, – ди аңа Бураншаһ.
– Монда рәхмәтләр юк! – дип кырыс бүлдерә аны Башлык. – Монда үзара кылганнарыбыз – үзләре рәхмәт. Кире ал рәхмәтеңне!
Бураншаһ күзләрен акайта, аның йөзе гасыр кичкән әби төсе-битенә тагын керергә җыена. Хәстәрче, төйнәп бетергәч, яра өстен кул аркасы белән сыпыра, кире ал ягъни.
– Кире алам. Мондагы тәртипкә буйсынам, Агам.
– Шулай. Инде яраң турында сөйлә. Бүре умыруына охшый. Вә ки кашкырныкы ук түгелдер.
– Дала бүресенеке түгел, шушы урман бүресенеке.
– Хәмер йотасыңмы? Авыртуы басылыр, – дип бүлдерә Башлык.
– Юк.
– Кыстамыйм. Юкса менә боларга да бүләргә туры килә, – дип, качакларга ишарәли Башлык. – Ә алар иреннәре хәмергә тиюгә шайтан туе башлыйлар.
Ул чокырга яртылаш хәмер коеп эчә һәм аны суынарак төшкән ит калҗасы белән сыпырып җибәрә.
– Сөйлә.
– Иртәнге кояшка карап барганда, бер яланга килеп чыктым. Алан ук түгел, кечкенә ачыклык. Шунда түшәлмә каен бар, җиргә аршын чамасы гына тимичә сузылып үсә. Утырып ял итәм шуңа. Этем аягыма терәлеп ятты.
– Без монда эт тә, ат та тотмыйбыз. Эт өрә дә чиный-улый, ат пошкыра да кешни.
– Йокымсырап киткәнмен. Эт тә арыган иде, аның да күзләре йомылгандыр.
– Монда йоклаганда да күзләрең күрергә тиеш.
– Эт ырлавына уянып күзләремне ачсам – ачыклык түрендә утыра биш бүре! Берсеннән-берсе зурлар. Күзләре ялтыр да йолтыр, алларында шәп калҗалар, янәмәсе. Тик әлегә өерелеп ташланмыйлар безгә. Ниһаять, чыкты берсе уртага, кечерәге, өер башлыгы, шунысына кушты бугай. Минем эт бозау хәтле иде, бүре буа торган нәселдән. Башын аскарак сузып барып басты тегенең каршына. Муеныннан эләктереп бер генә селтәде бүрене, уларга да өлгермәде. Икенчесен… Өченчесен… Дүртенчесен дә… Өер башлыгы белән бергә-бер калды этем. Менә шунда мин ялгыштым, ә бит болай ярамавын белә дә идем. Өс, дидем, ул миңа борылып карады, шулчак иң зур бүре аның үзен буып атты һәм минем өскә томырылып сикерде. Ярый ла, сул беләкне ыржайган авызына тыгып өлгердем, йөрәге турысына кададым… Менә шул.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.