Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 29

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 29 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Хәзер Җир йөзендә алты мең сигез йөз чамасы телдә сөйләшәләр икән. Егерме беренче гасыр ахырына аларның, ким дигәндә дә, яртысы бетәчәк, имеш. Шундый хәл. Бик тә ихтимал хәл. Соңгы биш йөз елда тугыз мең чамасы тел беткән ич. Моңа сугышлар, аерым халыкларны кырулар, дин һәм дәүләт тыюлары, азчылык милләтләрнең башкаларга охшашланып үзгәрүе (ассимиляция) сәбәпче икән.

Әмма төшенкелеккә бирелеп, кул кушыру ярамый. Хак: барысы да – Ходай кулында. Ә халкыбызның борынгы заманнарда ук тапкан гыйбарәсе бар: «Ходай сакланганны саклармын», – дигән. Ничә гасырлар буе безне бетермәкче булалар бит, без исә һаман яшибез, халык буларак үсәбез. Шулай булгач, бер гасырда гына бетмәбез!

* * *

Алдарак хикәя турында еш кына искә алынды инде. Хәзер хикәянең берничә билгеләмәсен китерәм. Бу, әлбәттә, хикәя жанрына һич тә битараф булмавымнан килә. Әлеге билгеләмәләрнең кагыйдә рәвешендә калыпланмаганнары да бар. Бәлки, нәкъ шуның өчендер алар мине хикәя турында уйланырга мәҗбүр иттеләр һәм итәләр.

Хикәя – матур әдәбиятның кечкенә эпик жанр формасы, сурәтләнгән тормыш күренешләренең күләме белән зур булмаган, шуннан чыгып текст күләме буенча да кечкенә чәчмә әсәр.

Литературный энциклопедический словарь


Хикәя – сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, күп очракта тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кеше характерының, психологиясенең бер сыйфатын, чалымын сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.


Парча – кыска шигырь яки кечкенә күләмле чәчмә әсәр, теге яки бу уңай белән туган хис-тойгыларны, фәлсәфи фикерләрне, күзәтүләрне эченә алган миниатюр язма.


Кыйсса – Шәрык әдәбиятларында эпик (кайчак лиро-эпик) жанр атамасы.


Хикәят – Шәрык әдәбиятларында (аеруча урта гасырларда) гаять киң таралган жанр төре. Аның өчен эпиклык, хикәяләү хас.


Риваять —…еш кына легенда, тарих, истәлек, сөйләк, повесть, хикәят, әкият, уйдырма, мәсәл кебек атамаларның синонимы рәвешендә кулланыла.

Әдәбият белеме сүзлеге


Хикәя – эпик чәчмә әдәбиятның кечкенә формасы (хәер, кагыйдәдән чыгарма буларак, шигырь белән язылган хикәяләр дә бар).


Притча – кеше тормышы турында читләтеп, аллегория формасында нәсыйхәт (гыйбрәт) бирә торган хикәянең элекке аталышы.


Патерик – нинди дә булса якның-төбәкнең дәрвишләре-суфилары тормышыннан нәсыйхәтле новеллалар җыентыгының урта гасырдагы атамасы.


Новелла – эпик әдәбиятның бер төре, аның кечкенә формасы, гадәттә, кеше тормышындагы аерым вакыйгага багышланган, бу вакыйгага чаклы һәм аннан соңгы хәлләрне җентекләп сурәтләми торган, күләме белән зур булмаган әсәр.

Энциклопедия. Литература


Хикәянең уңышлы ягы – кыска, ачык, динамикалы булуында.

Александр Пушкин


Хикәя үтә гадәти вакыйгага корыла алмый. Хикәя нигезенә салынган вакыйга гадәтилектән чак-чак кына күтәрелебрәк, чыгыбрак торырга тиеш.

…«Хикәя» дигән сүз үзе генә дә бик күпне аңлата түгелме соң? «Хикәя икән, димәк, хикәя инде ул, гадәти бер вакыйганы гадәти генә тел белән сөйләп чыгу түгел.

Фатих Хөсни


…«Дөрес язылган» хикәя – акыллы хикәя ул, ягъни аның эчендә укучыны чынлап кызыксындырырлык тирән мәгънә ята.

Әмирхан Еники


Хикәя – зур булмаган эпик әсәр, ул вакыйганы һәм аны типик дәлилләүләрне бәян итүдән тора.


…Әгәр вакыйга хикәянең йөрәге икән, нигезләү-дәлилләү – аның җаны.


…Хикәя – роман түгел, һәм ул сүз куертуларга түзми.


…Хикәядә аһәң-мелодия булмау – талантсызлыкның беренче билгесе.

Сергей Антонов


Хикәя, – озынлыгына карап, ун минуттан алып бер сәгать вакыт арасында укыла торган әсәр, һәм ул яхшы билгеле әйбер, вакыйга яки бөтенлек тәшкил итүче вакыйгалар чылбыры белән эш итә. Хикәя нәрсәдер өстәргә, нәрсәнедер киметергә мөмкин булмаслык итеп язылырга тиеш.

Уильям Сомерсет Моэм


Гётеның Эккерманга хатында мин… новеллага-кыска хикәягә билгеләмәсен укыдым. Аның новеллага билгеләмәсе бик гади: ул – гадәти булмаган хәл турында бәян итү, хикәя (хикәяләү). Бәлки, бу дөрес түгелдер, анысын белмим, тик Гёте шулай уйлаган.

Исаак Бабель


Мин үземне язучы итеп санамыйм, ә язучы булырга теләгән хикәяче итеп исәплим. Хикәяче кешеләрнең ничек яшәүләре турында сөйли, прозаик кешеләр ничек яшәргә тиешлеген сөйли, ә язучы кешеләрнең ни өчен яшәүләре хакында сөйли.

Сергей Довлатов


Кыска Хикәя, әгәр анда оригинальлек, стиль яктылыгы, тыгызлык, бердәмлек-тоташлык, гаҗәеп шәп эчтәлек һәм уйлап табылганлык булмаса, бу инде Кыска Хикәя түгел.


…Мин кечкенә кешеләр турындагы хикәяләремне барлык кешеләр дә Кыска Хикәянең бик зур тәрбияви әһәмияте булуын аңлаганчы язачакмын, Хикәядә юмор һәм тирән хис үрелеп барырга тиеш.

О. Генри


Хикәягә бирелгән шушы билгеләмәләрне тезеп уйлангач, бер хыялый (минем өчен) теләк туды әле. Әгәр, димен, дөнья әдәбиятыннан иң яхшы хикәяләр бергә туплап чыгарылса?! Һәм бу басма татарча булса!.. Укучыбызга бүләкнең дә бүләге булыр иде ул!

Тик моны бер генә кеше башкара алуы шикле. Моңа, төзүченең дөнья әдәбиятын белүенә, зәвыгына, объективлыгына өстәп, аның хезмәтнең гаять олылыгын да (һ. б.) күз алдына китерүе кирәк. Мин «Татар хикәясе антологиясе» н (Егерменче гасыр) төзедем. Анда бер йөз унсигез әдипнең әсәре керде. Авырдан, бик авырдан барды бу хезмәтем, унбиш елдан артыкка сузылды.

Шулай да «иң-иң»нәрен сайласак? Һәм аларны йөз тирәсенә калдырсак? Әгәр «иң-иң» шарты куеп, санны уннан уздырмасак? Нигә әле тугыз яки унбер түгел, дисезме? Әйе шул, барламыйча, санын билгеләү дөрес түгел!

Тагын бер хәл. Һәр укучы мондый тупланманы үзенчә төзи һәм баета бара ала. Берәү дә, нигә минем хикәяне кертмәдең, дип бәйләнмәячәк, чөнки һәр укучы үз антологиясенә үзенә кирәкне үз зәвыгына, үз критерийларына таянып туплый.

Шөкер, минем андый «антология» м бар. Андагы хикәяләр «бер түбә» астында түгел, тик алар минем китап шүрлекләрендә тезелешкән. Анда кайбер осталарның берничә әсәре дә тамгаланган. Укучы буларак минем бәхетем – шушы «антология» мне кат-кат укыйм. Тагын бер сөенечем – ул калыная бара.

* * *

Борын-борын заманнардан ук язучы хезмәтен изге эш кылуга тиңләгәннәр, иҗат эшендә, гомумән, әүлиялык күргәннәр, ягъни иҗади хезмәтне югары дәрәҗәдә хөрмәтләгәннәр. Ләкин бу хөрмәткә лаек булу өчен, иҗат иясенең үзе тудырган дөньясын халык тануы таләп ителгән. Моңа исә, сәләтеңә-талантыңа өстәп, киеренке, нәтиҗәле тырышлыгыңны куюың, бу хезмәтне кадерләвең шарт. Бәлки, нәкъ шуңа күрәдер Александр Блок язучы хезмәтен болай бәяләгән: «Я – человек занятой, я служу литературе».

* * *

Шагыйрь Зөлфәт, әйбәт шигырь укыса, бу хакта миңа сөйләмичә калмый, хәтта еш кына шигырьне яттан укып та бирә. Әгәр мин ул ошаткан матурлыкны-шигъри көчне «тотсам», шагыйрь сөенә, дөньясын онытып дигәндәй, шушы шигъри көчне үзенчә тасвирларга керешә.

Һәм Зөлфәт яңа табышын укыды. Василий Жуковскийның (исеме «А. С. Пушкин» дип куелган) шигыре иде бу. Ул А. Пушкинның вафаты уңаеннан язылган. В. Жуковский шигыренең башындарак бөек шагыйрьнең табуты янында «смотря… мёртвому прямо в глаза» басып торуын (игътибар: күзләр ябык лабаса!) әйтә дә шигырен болай тәмамлый:

 
…мнилося мне, что ему
В этот миг предстояло
как будто какое виденье,
Что-то сбывалось над ним;
и спросить мне хотелось:
«Что видишь?»
 

Монда аңлатулар кирәкми, әнә шул «Что видишь?» барысын да әйтеп бирә. Менә ул – шигырьнең бер юлы көченә үрнәк!

Әдәби әсәрнең колачын-көчен исбатлаучы тагын бер мисал. Монысы – новелла-хикәядән. Инглиз язучысы Баллардның «Суга баткан Алпамша» исемле әсәре (аның «Утонувший великан» дигән китабы да бар) – бөтен кешелекнең үзен һәлакәткә алып баруын искәртеп, чаң сугу! Шушы оран салу кыска хикәягә сыйган!

Югыйсә без дә су буйларында йөрибез ич, нигә «суга баткан Алпамша» ны, аны адәми затларның рәхәтлек табарга тырышып мәсхәрәләвен нигә күрә алмыйбыз икән соң?!

* * *

Күренекле мәгърифәтче, галим һәм язучы Каюм Насыйри (1825–1902) күләм ягыннан иң зур әсәре «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» ны 1879 елда яза башлый. Аның беренче кыскартылган вариантын «Кырык бакча» исеме белән 1880 елда илле сигез битле китап итеп чыгара. Китаптагы әсәрләрнең күпчелеге Көнчыгыш әдәбиятыннан сайлап тәрҗемә ителсә дә, К. Насыйри «…урыны туры килгән саен, үз фикерләрен өсти, үз карашларын белдерә баручы язучы да булып күренә. Автор… шул кечкенә хикәяләре, новеллалары ярдәмендә үз вакытының реаль тормышын, андагы социаль зарарлы күренешләрне тәнкыйть астына ала», – дип язды профессор Мөхәммәт абый Гайнуллин.

«Кырык бакча» 1902 елда сиксән битле китап итеп биш мең данәдә кабат басыла. Моннан соң бу әсәрдән өлешләр К. Насыйриның 1945, 1953 һәм 1956 елларда чыккан «Сайланма әсәрләр» ендә, 1957 һәм 1968 елларда басылган «Кырык вәзир» исемле китабында, «Егерме дүртенче бакча» (1970) дигән җыентыгында урын ала.

К. Насыйри ике томлыгының икенче томында (1975) «Кырык бакча» дан шулай ук үрнәкләр бар. Андагы искәрмәләрдә өзекләрнең 1953 елгы «Сайланма сәрләр» дән алынуы, ә «Кырык бакча» дан алынган өлешнең соңында килүче өч хикәятнең Казан дәүләт университеты китапханәсендәге кулъязмалардан китапханә хезмәткәре Д. Абдуллина күчереп тапшыруы әйтелә.

Болары – Каюм Насыйриның олы хезмәте турында кайбер мәгълүматлар. Инде сорау: нигә бу әсәр белән җентеклерәк кызыксындым соң әле?

Студентлыкның күңелне җилкендергән чаклары күп инде. К. Насыйриның «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» китабын университет китапханәсендә кулыма алгач, мин шундый бәхетле минутлар кичергән идем. Зур ук күләмдәге каты тышлы бу калын китап бөек кешебез Каюм Насыйриның хезмәте олы булуы белән сокландырды мине. Иң башлап анда тупланган мәкальләрне укыдым. Гарәп әлифбасын белүем шәптән булмаса да, җиңелдән укыган һәм тулысынча күчереп тә алган идем мин аларны. Моңа – җиңел укуга – мәкальләрнең күбесе таныш булуыннан бигрәк, китапның заманы өчен сыйфатлы басылуы һәм әйбәт саклануы да сәбәпче.

Шушы мәкальләр турында курс эше язган идем. Әйбәт бәяләнүен хәтерлим. Тик хикмәт бәядә генә түгел бит, ә «Фәвакиһел җөләса…»ның заманча яңгырашы аша күренекле галимебезнең һәм язучыбызның олпат шәхес икәнлегенә үзем белеп ышандым. Кызганыч, студент чакның бу кулъязмасы сакланмаган. Фәннилек җитми, дип уйлаганмын, күрәсең. Югыйсә тикшерүдә курс эшем турында таләпчән һәм миннән белемлерәк группадашларым уңай фикерләр әйткәннәр иде.

Әйе бит әле, «Фәвакиһел җөләса…» халык иҗатын өйрәнеп сөенергә күңелне истә калырлык итеп җилкендергән иде.

Бу мәкальләрнең теле – хәзергәчә әдәби тел. Димәк, әдәби телебезне «калыплау» да зур хезмәтне халык кылган икән, моңа ул иң башлап мәкальләрне (аннары, бәлки, кыска җырлар киләдер) гасырлар буена эшкәртеп ирешкән. Каюм бабай мине шуңа инандырды.

* * *

Александр Сергеевич Яковлевның «Цель жизни. (Записки авиаконструктора)» исемле калын ук китабы бар. Авиация турындагы хәлләргә, мәгълүматларга гаҗәеп бай хезмәттә төрле очрашулар һәм әңгәмәләр дә хикәяләнә. Шул хикәяләүләрнең берсендә И. Сталинның наданлыкка һич тә түзеп тормавы әйтелә.

Авиация мәсьәләләре буенча миңа карарлар язарга туры килде, дип искә ала А. Яковлев. Сталин фикерләрен әйтеп тора, мин язам. Ара-тирә яныма килеп, минем җилкә аша язганыма күз төшерә. Бервакыт туктады да, кулымнан тотып, өтер куйды. Икенче очракта җөмләне әйбәт төзи алмадым. Һәм ул болай диде (оригиналдагыча китерәм):

– С подлежащим у вас что-то не в порядке. Вот как нужно!

Һәм төзәтте.

А. Яковлев шушы хәлдән соң рус теле грамматикасы дәреслеген бик җентекләп укып чыгуын искәртә. Мондый өйрәтүләр аның язучылык иҗатында һичшиксез ярдәм иткәндер. Аның әсәрләренең (һәм дә «Рассказы авиаконструктора» исемлесенең) стиле һәм теле әйбәт.

Шулай да язучы булганы өчен (әсәрләренең начарлыгы өчен түгел) бер тапкыр каты тәнкыйтьләнә ул. Н. Хрущёв аны, нигә китаплар язасыз, өстәвенә кинода катнашасыз, пионерлар белән элемтә тоту нигә кирәк сезгә, дип, кешеләр алдында ачулана, язу өчен язучылар бар, ди.

Ничек инде кешене китаплар язган өчен гаепләргә мөмкин, дип гаҗәпләнә Александр Сергеевич Яковлев.

Өстәп куйыйк, әйбәт китаплар язган өчен бит әле! Һәм мондый нәтиҗә чыгарыйк: иҗатны аңламаган кеше генә иҗат итүчегә ябырылырга мөмкин. Иҗат кешесе белән иҗатны ят итүче функционер (андыйлар бу хезмәттәгеләр арасында күптер, мөгаен) арасындагы аерма да күзгә бәрелеп тора әлеге очракта.

* * *

Алдарак Иннокентий Анненскийның, шагыйрьне укуы үзе үк иҗат инде, дигән фикере теркәлгән иде. Шигырь укырга мин шушы гыйбарәне күңелдән кабатлап керешәм, шигырьне аңларга булыша бу таләп миңа.

Ә шагыйрьне аңлавы кыен. Нәкъ шул кыенлык укучының тырышлыгын-фидакярлеген сыный. Монысы – инде (!) хезмәт. Хезмәт исә – һәрчак бәхетле иҗат.

* * *

Көзге яфрак тирбәлгәләп оча. Үзе теләгән, үзенә кирәкле биеклекне сайлаган-тапкан ул. Агач башларыннан югарыда бер тирәдәрәк инде күптәннән оча. Җиргә төшәргә әлегә җыенмый кебек. «Мин – күктә, биектә!» дигән сыман, аның бишектәгечә йомшак кына тирбәлүе.

Бәлки, аның шулай очышында бүтән сер дә бардыр? Бәлки, ул үзенең күккә күтәрелүе өчен күп көч куйган агач-әнисенә рәхмәт укыйдыр? Нәкъ шулай лабаса!

…Бу парча хикәя булып чыкмады, артык озынга сузылды. Лев Николаевич Толстойның кайбер хикәяләре моннан күпкә кыска. Антон Павлович Чеховның куен дәфтәрләренә бер яки ике генә җөмлә итеп хикәягә тиң күзәтүләре теркәлүен дә искә төшерик. Һәм аларның берсе – Толстой, икенчесе Чехов булуын онытмыйк, аларны укып сөенергә онытмыйк.

* * *

Әдәбият Тавы…

Бармы икән андый тау?

Бар, әлбәттә.

Мин аны глобус кебек итеп, йомры-түгәрәк итеп күз алдына китерәм.

Шушы җисем янына киләсең дә аның күккә тигән түбәсенә күтәрелмәкче буласың.

Ай-һай…

Шулай да анда күтәрелүче олпат әдипләр, шөкер, күп. Таймаганнар, ару-талуны белмәгәннәр алар.

Андагы даһилар һәр тарафка үз итеп карыйлар. Иҗатта каһарман әдипләрнең карашлары горур.

Соклангыч!

* * *

«Саннардагы чагылыш» бүлегендә Явыз Иван китапханәсе-либереясе турында язган идем. Күптән түгел генә мин анда телгә алынган Игнатий Стеллецкийның «Поиски библиотеки Ивана Грозного» исемле хезмәте белән кабат таныштым. Өч томнан торган, калын ук булмаган бу китапка беренче һәм икенче томнары кергән, ахырдан Мәскәү Кремлендә казу эшләренең барышы турында галимнең көндәлекләреннән өзекләр китерелә, шуларның өченче томны мәгълүм дәрәҗәдә алыштыра алуы әйтелә.

– Ай-һай! – дип куйдым мин.

Ә өченче том кайда соң?

Югалган!

Бу инде нәкъ совет бюрократизмы заманындагыча була.

Нигә югалган?

Нигә югалтканнар?

Моның сәбәпләре күптер. И. Стеллецкий китабына язган күләмле соңгы сүзендә Россия Фәннәр академиясенең Кулъязмалар бүлеге һәм Сирәк китаплар китапханәсе фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы А. А. Амосов болар хакында мәгънәле фикерләр әйтә.

Мине И. Стеллецкий хезмәтендә Явыз Иван либереясендә Казаннан талап алып кителгән китаплар да булырга тиешлеге мәсьәләсенә киңрәк тукталмау (югыйсә кайбер чыганакларда бу хакта искәртелә, автор алар белән, әлбәттә, таныш) гаҗәпләндерде.

Бәлки, бу хакта өченче томда язылган булгандыр?

Ай-һай… Чөнки бу томның казу эшләренең барышы турында гына икәнлеге кабатланып әйтелә.

Шулай да, бәлки, өченче томда либереядәге китаплар бүтән чыганакларга таянып аталадыр. Дөньякүләм әһәмияткә ия китапханә-либереяне эзләүне туктату Совет иле сәясәте өчен кирәктер. Бәлки, китапханә инде табылгандыр. Тик аны җәмәгатьчелеккә тулаем җиткерү кемнәрнеңдер интересында булмавы ихтимал.

И. Стеллецкийның, нигездә, объектив хезмәтендә татар дәүләтенә бер тапкыр терсәк белән кагылып китүне очраттым. Әмма ки моны гадәти хәлгә, ягъни нормага санадым. Җае туры килмәсә дә, татарны юньсез итеп кыстырырга яраталар ич. Нәкъ менә җае туры килмәсә дә, дип басым ясыйк.

Тагын ике мисал. Инде әдәби әсәрләрдән. Аларны мин русчадан укыдым. Шуңа күрә романның һәм повестьның исемнәре русча китерелә.

Русча язучы Фридрих Горенштейнның «Последнее лето на Волге» исемле әсәре бар. Шиксез, әйбәт әсәр, минемчә. Авторның Германиягә күчеп китәчәге әле үзгәртеп коруга чаклы инде хәл ителгән, ул Идел буйлап соңгы сәяхәтен кыла. Ф. Горенштейн бу очракта татарлар турында яхшысын да, яманын да киң-тәфсилле яза алыр иде. Ләкин ул моны эшләмәгән, хәтта Идел ярындагы атаклы баскычны да исеме белән атамый, тасвирлаудан гына моның Тәтеш баскычы икәнен беләсең, әлбәттә, оста тасвирлавы аша.

Повестьтагы геройлар күз алдына килеп баса, кайберләре тәрбиядә үрнәк булырлык. Ләкин андыйлары арасында бер генә татар да юк, әйтерсең татарларның гүзәл Идел буена һәм, гомумән, Идел язмышына катнашлары юк. Ә бер юньсезлекне тасвир итүдә татар агае да булуы, аның татар кешесе икәнлеге әйтеп кенә (шулай истә калган) искәртелә. Югыйсә вакыйга безнең халыкка электә ят булган эчкечелек (!) турында бара. Инде хәзерге заманның бу әшәкедән әшәке чиренә безнең өлешебез башкалар тырышлыгы белән чагыштырганда зурракмы? Татарга болай тел тидерү әсәрдә бер генә урында һәм бер генә җөмлә белән кебек хәтердә саклана.

Инде иң киме ике тапкыр сизмәгәндә баш түбәсенә таш белән тондырырга тырышуга күчик.

Габриэль Гарсиа Маркесның «Сто лет одиночества» исемле романы егерменче гасырның иң әйбәт әсәрләреннән санала. Анда безнең өчен дөнья чите хәлләр, Колумбия, гомумән, Көньяк Америка тормышы тасвирлана. Ләкин әсәрдә татарга да урын табылган, ул ике төштә, әлбәттә, тискәре сыйфат белән телгә алына. (Хәтердә шулай калган, кабат актарынмадым.) Шулай булмаса, әйтерсең гасыр әсәрләренең берсе роман-эпос һәм роман-миф дип атала алмас иде, дигән нәтиҗә ясыйкмы?

Кирәкми.

Мондый ташланулар киләчәктә дә безне аяктан екмас. Шулай да югарыда китерелгән, осталарча бөтергәләп-кысып гомумиләштерелгән өч мисал да дөньякүләм таралган фәнни хезмәттән һәм әдәби әсәрләрдән алынуын онытмыйк. Әллә соң без чын хезмәт халкы булуыбыз һәм беренче чиратта гаделлек яратуыбыз белән бөтен дөньядагы кайберәүләргә тынгылык бирмибезме икән?!

Күп нәрсәләргә ачыклык кертергә тиешле, тарихка Явыз Иван китапханәсе-либереясе булып кергән Мәскәү патшаларының китап саклау урыны барыбер табылачак әле. Теләк һәм өмет шундый.

* * *

Вакыт һәм киңлек чиксез. Фән шуны раслый. Хәер, табигатькә һәм дә яшәешкә тырышып өйрәнеп, җентекләп, нигезләп бәя бирсәк, математикадагы чиксез вакланмаларны да искә алсак, без чиксезлекнең әлеге ике очракта, һәрхәлдә, закончалыгына, моны төптән үк аңлап җиткермәсәк тә, якынча булса да төшенербез.

Уйланырга, фикерләүгә өйрәтүче бу чиксезлек турында язган идем ләбаса. Нигә кабатлыйм икән? Әллә мин, уйлану-фикерләү, хыял итү дә чиксез, крайсыз (кырыйсыз), дип, үземчә кагыйдә чыгарып маташаммы соң? Хыялый баш, әй…

Юк, Хуҗин абзый, мондый «ачышың» уйланма гына булудан узмый. Заманалар барышында адәми затның аңы тиз үссә дә, бу алга китеш чиксезлекнең ялгыз ноктасы хәтле дә арасын узмагандыр әле. Синең бу «ачышың» чиксезлекне аңларга тырышуың гына булып кала. Әмма бу кадәресе дә хилафлык түгел. «Йолдызлардан ары – йолдызлар» исемле хикәяңне исеңә төшер дә кабат уйлан да уйлан. Шагыйрьләр Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләм турындагы «Чиксезлекне гизү» һәм «Билгесезлек чоңгылында» исемле эсселарыңны да онытма…

Аллаһы Тәгалә, адәми затның фикерләүдә-хыяллануда чиксезлеккә ирешә алмаячагын белеп, аның фани дөньядагы тормышын чикләп куймадымы икән?.. Көче җитмәстә газап чикмәсен ягъни.

Ахырдан бер гыйбарәне искә төшерик: Аллаһы Тәгаләнең кодрәте (димәк, иҗаты) чиксез. Бу иҗатта Аллаһыбызга үзе тудырган Вакыт һәм Киңлек чиксезлекләре белән тугры хезмәт итәләр булыр.

* * *

Әдәби әсәргә һәрьяклап анализ ясау – четерекле эш. Мин укучыма бер хикәягә шундый анализ ясап күрсәтмәкче идем. Әмма галим Фәрит Хатиповтан уздыра алмаячагымны ихластан төшенгәч, фикеремнән кире кайттым. Түбәндә аның әдәби әсәргә тирән анализлы мәкаләсен, фәнни тикшеренү үрнәге буларак, тулысынча китерәм. Моны мисал итүем минем «Каңгый илендә» исемле хикәям (ул хезмәтнең соңгы бүлегендә бирелә) уңай җентекләнүе өчен түгел. Анализ әйбәт.

Якты җирлектәге һәлакәт

Хикәя жанры хакында, бүгенге хәле, киләчәге турында матбугатта да, төрле җыелыш-киңәшмәләрдә дә сүзләр еш кузгатыла, бу төр әсәрләрнең бик кирәклеге, әһәмияте искәртелә, шулай да сәнгатьчә камил хикәяләрнең әле җитәрлек язылмавы, оста хикәячеләрнең әдәбиятка берән-сәрән, әллә нигә бер генә килүе икърар ителә. Моның үзенең сәбәпләре бар, әлбәттә. Шуларның аеруча мөһиме кул яссуы хәтле тар мәйданда калку характерлы, җанлы образ иҗат итүнең, бер балкыш мизгелендә укучының хисләренә көчле йогынты ясардай картина тудыруның кыенлыгында булса кирәк. Бу каршылыкны сирәк әдипләр генә уңышлы хәл итәләр. Бәс шулай икән, офыкта иҗатның тансык татлы җимеше – әйбәт хикәя пәйда булу белән, аңа игътибар юнәлтү, серенә төшенергә тырышу, күркәмлеге, хикмәте нәрсәдә икәнен ачыклау, кыскасы, әтрафлы эстетик анализ ясау таләп ителә. Моны әдәби тәнкыйтьнең мөһим бер вазифасы дип санарга була.

Мәгъсум Хуҗин – бөтен иҗат юлында шушы җыйнак һәм шул ук вакытта ифрат катлаулы, үзсүзле жанрга риясыз тугрылык саклаган, бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган, күзгә күренерлек нәтиҗәләргә ирешкән сирәк әдипләрнең берседер. Ул әлеге жанрны илаһи югарылыкта күрергә тели, «әдәбиятның күгендә – хикәя!» дигән карашта тора, шушы хасияте белән аны хәтта сүз сәнгатенең башка төрләреннән аерып та куя, «әдәбиятта хикәя иң өстене» дигән катгый фикергә килә.

Кече күләмле жанрда М. Хуҗин инсан хәятының бик гыйбрәтле, тирән мәгънәле төбәкләрен, адәм баласы холкының төрле якларын, кәеф-халәтенең күп төсмерләрен сурәтләп күрсәтте. Аның әсәрләрендә без җанны назлый торган, нурланып балкыган күренешләр, мөнәсәбәтләр җылылыгы белән дә, кискен драматизм, сагыш, күңел китеклеге, бәндә рухының ярлылана, тупаслана, коргаксый төшүе белән дә очрашабыз. Әмма ни генә тасвирланмасын, аның хикәяләрендә тоташ моң агыла. Еллар үткән саен, бу моң яктыра, тирәнәя, нәфисләнә бара. Шундыйрак хәлне Ә. Еники болай аңлата: «Яхшы хикәянең, – ди ул, – ничектер үзенә генә хас эчке бер сулышы, җаны була. Моны язучының хикәягә салган настроениесе дип тә атарга була». М. Хуҗин аны әсәрнең кояшы дип саный, һәр хикәянең үз кояшы була, ул бөтен галәмне – әсәрне яктырта, дип раслый. М. Хуҗин хикәяләренең моңы Ә. Еники әсәрләренекенә дә, И. Гази, Ф. Хөсни, Р. Төхфәтуллинныкына да охшамаган. Шул ук вакытта ниндидер аваздашлык, таныш аһәңнәр дә ишетелеп калгандай була аларда, – боларның һәммәсе дә классик традицияләрдә иҗат ителгәннәр.

«Казан утлары» журналының 1999 елгы алтынчы санында М. Хуҗинның «Каңгый илендә» дигән яңа хикәясе басылып чыкты. Аны әдипнең хикәя өлкәсендәге казанышларының логик дәвамы һәм шул ук вакытта яңа бер ачышы, гадәтилектән күпмедер калкыбрак торган әсәр дип карарга була. Монда язмыш, туган җир кадере мәсьәләсе күтәрелә. Болай әйткәндә шактый гомум кебек күренсә дә, әсәрдә ул бик үзенчәлекле, тәэсирле яктыртыла. Вакыйга 1927 елда башланып китә. Әсәрнең үзәгендә Хәялинең хәл-әхвәле бәян ителә. Ул – чыра юанлыгыдай ябык бер малай, «куллары тиредән дә сөяктән генә торадыр…». Әнә шуның бер ел элек әтисе вафат булган. Әнисе Дәрига кулында өч бала торып кала: энесенә – дүрт, монысына – алты, апасына – сигез яшь. Ачлы-туклы яшәп бик бетеренгәч, әнисе, чарасызлыктан, төпчекне үз янында калдырып, Хәяли белән апасы Дөррияне асрамага бирмәкче була.

Һәм менә боларның капка төбенә тарантаска җигелгән олы торыклы, «күккә тиярдәй» биек дугалы, төзек, яхшы дирбияле күк ат килеп туктый. Хуҗалары, күрәсең, хәлле кешеләр булса кирәк. Ир белән хатынның – Хуҗанур һәм Мөсәгыйдәнең – Хәялине уллыкка алырга килүләре икән. Хикәянең нигезенә, шулай итеп, тойгыга турыдан-туры йогынты ясардай, күңел кылларына кагылып узардай ситуация салынган икән. Ләкин, аңа карап, автор сентименталь рухта хикәяләүне кирәксенмәгән. Ул бик җыйнак, ләкин шулай да халәтне нечкә төсмерләтердәй мәгънәле детальләр белән эш итә. Психологик сурәтләр, нигездә, сабыйның тормыш-көнкүрешен, мохитен үзгәртү перспективасы белән бәйләнгән. Иң әүвәл, үтә чандыр малайны күреп, Хуҗанур күңелендә «Синең өчен килдек микәнни?» дигән сорау туа. Бу мәсьәләдә язучы Хәялине үтә сизгер күңелле итеп сурәтли: «Агайның мондый халәтен малай сизде, аңышты. Ул, агайның әйтелмәгән соравына турыдан җавап кайтарырга теләп, үзен олыларча тотып:

– Менә шундый инде мин, – диде. – Сез мине алырга килгән булырсыз. – Малайның тавышында каушау юк иде, шулай да аның: «алсагыз…» дип сузуында шөбһә беленеп алды».

Әсәрдән аңлашылганча, Хәяли инде үзенең язмышы белән килешкән. Хәлнең кай тирәдә икәнен яхшы белә. Ул үз гаиләсенең моңсу тарихын Хуҗанур белән Мөсәгыйдәгә олыларча сабырлык белән сөйләп бирә. Шул ук вакытта агайның үз карарын әле һаман төгәл белдермәве, фикерен тәгаенләмәгән булуы Мөсәгыйдә белән Хәялине сискәндереп җибәрә. Бала янына килеп утырганда, Мөсәгыйдәнең бөтен гәүдәсе бизгәк тоткандагыдай калтырап тора. Малай да каушап кала. «Шулай да Мөсәгыйдәнең йомшак кулы аркасына тиеп алгач тынычланды, шул мәл хатынның дерелдәвен дә бетерде». Очрашу, «дипломатик сөйләшү» барышындагы халәт әнә шундый штрихларда белдерелә.

Элегрәк иҗат ителгән байтак хикәяләрендәге кебек, монда да әдип рухи-интеллектуаль яссылыкта хикәяли. Ул фәкыйрьлектә ачлы-туклы көн күргән бу малайның рухи бай, пакь күңелле, инсафлы булуына басым ясый. Хикәянең башында ук укучының дикъкате Хәяли кулындагы карындык тышлы «Әфтияк» кә юнәлтелә. Кечкенә хикәядә ошбу деталь биш тапкыр телгә алына. Хәяли, мәдрәсәгә кергәнче үк, күрше хәзрәт кызыннан өйрәнеп, язу таный башлаган, инде юкарак унсигез китап укып чыгарга өлгергән. Бу гамәлне ул изге эштән саный, чистарынып, тәһарәт алып кына укырга керешә. Шуның белән бергә, баланың фикер сөрешендә алфавитның үзгәрү ихтималына хафалану да сизелә.

Әсәрдән беленгәнчә, малайның китапка һәвәслеге, сабыр-салмак фикер йөртүе, фәлсәфи нәтиҗәләр чыгарып куюы, кечкенәдән акыл утырткан булуы, күркәм холкы олылар күңеленә хуш килә. Ябыклык исә – вакытлы күренеш, кырыс тормыш шартларының гына нәтиҗәсе ул.

Хикәянең башында соңгы сүзне тәртип буенча гаилә башы Хуҗанур әйтер кебек күренә иде. Ләкин, асылда, хәлиткеч карарны абзый түгел, Мөсәгыйдә кабул итә, – капма-каршы якка күчешләр әсәрдә хәтсез урын ала. Катлаулы яшәештәге үзгәрүчәнлекнең сәнгатьчә чагылышы буларак, аларның тискәре якка борылыш икәнлеге хикәядә сизелми дә, сюжет җебендә каршылыклар берлегенең үрелеше гадәти табигый хәл буларак кабул ителә.

«Карале… ни… – Һәм, ниһаять: – Әтисе, дим, – дип әйтеп салды ул, – нигә җебеп утырасың соң син?! Бар әле, атка су эчереп мен. Инешне уздык кына, кайда икәнен беләсең, ашарына сал аннары». Бу сүзләрдә Мөсәгыйдә, бала белән ялгыз калып, икәүдән-икәү, күзгә-күз карашып сөйләшергә, эч серләрен бушатырга, шик-шөбһәләренә җавап табарга җыена икән дип аңларга да була. Ләкин көткән акланмый. Хикәядә ялгыз гәпләшүнең бер кәлимәсе дә китерелми. Ни өчен? Күрәсең, нәкъ менә шушы мизгелдә Мөсәгыйдә күңеленә кинәт яңа бер фикер килә, ул ныклы ышаныч булып өлгерә: артык сүз куертып, сораштырып та торасы юк, аның өчен инде мәсьәлә хәл ителгән. Автор раславынча, Мөсәгыйдә белән бала баштан ук бер-берсен үз итешәләр. Сюжет барышы дәвамында Мөсәгыйдә берничә мәртәбә сабыйны алдына утыртып сөяргә укталып ала. Тик эчке бер кыенсыну, әле килешеп бетмәс дип санау гына аны тыеп тора. Ул инде шунда ук күчтәнәчләрне алып керү, баланы киендерү, тарантас башына утыртып, юк, алдына утыртып алып кайту турындагы сүзләргә күчә, хатын-кыз психологиясенә ярашлы рәвештә салмак, талгын агымга кискен бер дулкын килеп керә. Шулай да Хәяли бер теләген, шартын белдерүне кирәк таба: «Сез мине уллыкка алсагыз, хәзрәттән дә ризалык сорый күрегез», – ди.

Очрашу, танышу күренешен тасвирлау шуның белән төгәлләнә. Моннан соң аларның бик еракка, таулар иленә, Каңгый җиренә күчеп китүләре хәбәр ителә. Моны сюжетның табигый бер юнәлештә барышы, туры сызык буенча хәрәкәт итүе дип карап булмый. Бу, – асылда, бер халәттән икенче халәткә күчеш. Борынгы греклар мондый борылышларны перипетия дигән сүз белән билгеләп йөрткәннәр. Кискен борылышлар белән эш итү язучыдан зур осталык таләп итә, укучыны ышандырырлык итеп сәнгатьчә ныклы нигезләүне, дәлилләүне сорый. М. Хуҗин, күрәсез, перипетия таләпләреннән курыкмаган. Алай гына да түгел, ул борылыш белән кыскалыкны үзара яраштыруга, берләштерүгә ирешкән.

Хикәя әлеге таулы төбәкнең исеме белән «Каңгый илендә» дип аталган, ягъни бу исем шул аймактагы мәгыйшәтне хикәяләүне вәгъдә итә, ул әсәр композициясенең төп өлешен алып торырга, үзәген тәшкил итәргә тиеш кебек күренә. Ләкин гаҗәп хәл: таулар илендәге хәяттан әсәрдә бер генә күренеш тә тасвир кылынмый. М. Хуҗин монда Каңгый илендәге яшәешнең бәгъзе нәтиҗәләрен генә күрсәтә. Нәтиҗә мондый: утыз биш елдан соң Хәялиләр гаиләсе авылга ике машина белән кайтып төшәләр. Алдагысын – Хәяли, арттагысын олы улы йөртә. Беренчесенә – Хуҗанур белән Мөсәгыйдә, икенчесенә Хәялинең хатыны белән балалары утырган.

Дәрига улының зур кеше булганлыгына чиксез куана: «Улыкаем, пруфиссор ук булып җиттеңме?» – ди. Ана кеше сүзен бернәрсә турында башлый да, каударланып, икенче сукмакка кереп китә. Әсәрдә әлеге сорау җавапсыз кала. Хәялинең профессор булуы расланмый да, кире дә кагылмый. Ләкин сорауның куелу кадәресе дә, җавап алынмаган хәлдә дә, персонаж сурәтенә билгеле бер мәгълүмат өстәп җибәрә. Әгәр дә малайның бик яшьли зиһенле булуын, китап яратуын искә алсак, зур галим булып җитешүе дә гаҗәп тоелмас. Моны Хәяли үзе кешеләрнең бер-берсенә ярдәм кулы сузуы нәтиҗәсе дип бәяли. Моннан тагын да киңрәк мәгънә аңлашыла, Каңгый иленең ятимгә рухи үсәргә юл куйганлыгы сизелә. Көнкүреш шартлары начар булмаска тиеш.

Әсәрдән күренгәнчә, Хәялинең авылда әнисе янында калган энесе алты почмаклы, калай түбәле таза йорт җиткергән. Кунаклар кайткач, ул үз машинасында Дөррия апасы гаиләсен алып килергә дип чыгып китә.

Бу инде, күрәсең, хикәя башындагы үтә фәкыйрь, сүрән яшәеш түгел. Һәммәсенең дә тормышы тулы көйләнгән. Автор, шулай итеп, әниләреннән аерылып, чит кешеләр кулында үскән балаларның да ахырда муллыкка тиенүләре, җитешле дөнья корулары хакында күтәренке рухлы хикәя язарга ниятләгән икән дип уйларга була. Хәяли әнисенең исеме – Дәрига. Бу сүз «ни аяныч!» дигәнне аңлата. Аның мәгънәсе бу очракта әле хикәянең эчтәлеге белән бәйләнмәгән кебек тоела. Чөнки әлегә андый үкенечле хәл күренми.

Әмма әсәргә тагын кискен борылыш, бу юлы инде трагик нәтиҗәле вакыйга килеп керә.

Дәрига, улының зур кеше булуына куанып, «монда калсаң, тирес арасында гомерең узар иде» дип куя. Хәяли, бәрәңге бакчасына чыккач, чыннан да, эскерттәй өелгән тирес өеме күрә, – төпчек малайның мал-туар ишле, ахрысы. Шулчак әнисенең әлеге «тирес арасында гомерең узар иде» дигән сүзләре исенә төшә, бу сүзләр аның башына күсәк белән тондыргандай тәэсир итә.

«Тиресләребез арасында яшәү Каңгый иле рәхәтлекләреннән шәбрәк, мең тапкыр шәбрәк!» – дип уйлады Хәяли.

Нәкъ шул мәлдә Хәялинең йөрәген куәтле кыскыч сытты…» Хәялинең җансыз гәүдәсе әлеге эскерттәй тирескә авып төшә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации