Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
II

Нәрсә ул шахмат?

Ул – кешенең үзен үзе җиңүләренең

берсе. Берәүләр өчен шахмат – моң,

Икенчеләр өчен – нәкыш,

Минем өчен – шигърият,

Әйе, көрәш, акыл һәм ихтыяр шигърияте.

Пабло Неруда

Шахмат мастеры исемен алу өчен көрәшү Рәшит абыйның иҗатында иң авыр чорларның берсе булды. Шушы киртәне узмыйча, шахмат дөньясы осталары, әлбәттә, сине рәсми танымый, син әле һәвәскәр саналасың. Һәм менә 1948 елда Рәшит Нәҗметдиновка, мастер исеме алу өчен, Г. Лисицын белән матч уйнарга рөхсәт ителә. Матчка Рәшит абый ныклап әзерләнә, булачак сынаучысының партияләрен җентекләп өйрәнә. Тик аңа мастер Г. Лисицын белән уйнарга туры килми. Матч башланырга берничә көн калгач, аңа Балтыйк буе чемпионы, мастер Владас Микенас (соңыннан, 1950 елда, халыкара мастер һәм СССРның атказанган спорт мастеры) белән уйнарга тиешлеген хәбәр итәләр. Бу инде, шахмат уеныннан алынган мәгълүм сүзләр белән әйткәндә, Мәскәүдәге спорт җитәкчеләренең «ат белән йөреше» була. Нишләргә? Әлбәттә, Рәшит Нәҗметдинов матчта уйнаудан баш тарта алыр иде. Әмма мастер исемен алу өчен, матч уйнарга тагын рөхсәт итәрләрме? Андый мөмкинлек, гомумән, булырмы?

Һәм Рәшит абый, башка кеше белән уйнарга әзерләнсә дә, В. Микенас белән көрәшергә карар кыла. Матч 1948 елның февраль – мартында Казанда булды. Ундүрт партия уйналды. Уенның барышын Татарстан матбугаты даими чагылдырды. Әмма бу матч та шахмат буенча татарның үз мастерын бирмәде. Нәтиҗә: 4–4=6. Шулай да Рәшит абый өчен кимсенерлек нәтиҗә түгел иде бу – сугышка чаклы ук шахмат дөньясында билгеле булган «нык» мастер (гәрчә В. Микенас мастер исемен 1942 елда гына алса да) белән матчны ничьяга тәмамлау мәртәбә иде. Димәк, Рәшит абыйның үзе язуынча, мастер исеме дә таулар артында түгел икән инде. Җай килгәч, шуны да теркик: югарыда телгә алынган комбинацияле дүрт йөз очрашу турындагы китапта Рәшит Нәҗметдиновның В. Микенасны давыллар куптарып откан партиясе китерелә.

Ике елдан Рәшит абый максатына иреште: шахмат буенча татарның беренче (һәм ул чакта Татарстанның беренче) мастеры булды. 1954 елда исә Бухарест турнирында халыкара мастер исемен яулады – татарлардан (һәм Татарстаннан) бу исемгә лаек беренче кеше! Рәшит абыйның тагын бер мактаулы исемен әйтмичә ярамый. Ул татарлардан (һәм Татарстаннан) СССРның атказанган тренеры исемен беренче булып алды! 1957 елда илнең егерме сигез спортчысы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Иң яхшы спортчылар арасында Рәшит Нәҗметдинов та бар иде. Ул «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медаленә лаек булды. Татарлардан (һәм Татарстаннан) хөкүмәт бүләге алучы шахматчылардан беренчесе!

Мастер исемен алу гына түгел, шахматта аны билгеле бер вакыттан соң расларга да кирәк. Монысында инде Рәшит абый һич тә сынатмады – мастер исемен кырык җиде тапкыр, халыкара мастер булуын җиде тапкыр (соңгысында алтмыш яше җитәр көнендә) раслады.

Һәм исеме онытылмый Маэстроның. Казан шахмат клубы Рәшит Нәҗметдинов исеме белән атала, аның истәлегенә багышлап, башкалабызда зур турнирлар үткәрелә.

Останың иҗатыннан шактый цифр-саннарны мисал иттек. Инде шахмат һәм шашка эшлеклеләренең Рәшит Нәҗметдиновка биргән кайбер бәяләренә күз салыйк.

«…Шахмат тормышымның шактый чоры Рәшит Нәҗметдинов белән элемтәдә узды, ди халыкара гроссмейстер, дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучыларның берсе Лев Полугаевский. – Мин ул тренеры булган РСФСР яшүсмерләр командасында уйнадым, Россиянең җыелма командасында аның белән бергә чыгыш ясадым, Союз һәм Россия чемпионатларында аның көндәше булдым, төннәр буе партияләрне бергәләп анализладык, аның белән еш бәхәсләштем, дус идек. Россия шахматчылары гаиләсендә аңа үз итеп Гибятыч дип эндәшәләр һәм яраталар иде. Ул шактый өлкән яшьтә иде инде. Кайчак аның карашлары заманча түгел кебек иде. Ләкин гомеренең соңгы көннәренә чаклы безнең үз иткән партнёрыбыз, әңгәмәдәшебез, иптәшебез булып калды. Шахматны ул иҗат итеп карады һәм беркайчан да бу уенның спорт та булуына аерым басым ясамады. Ул гаҗәеп әйбәт тренер да иде. Кечкенә генә шансны да эзләп, төннәр буе анализ ясый иде һәм менә дигән анализлаучы иде – төрле мөмкинлекләрне эзләүдә аның көче ташып тора иде».

«…Бай белемле кеше иде Рәшит Нәҗметдинов, – дип яза аның шәкерте, шахмат мастеры Яков Дамский. – Ул тыела алмыйча, күп һәм тиз укый иде, турнирларга җыелгач, иң башлап, кемнең нинди китаплар алып килүен белешер иде. Шигырь ярата, шигъриятне белә иде. Җырчы тавышы булмаса да җырлый иде, җырны тыңлый белә иде. Аның мие тынгы яратмады. Поездда барганда, караңгы булганлыктан укый һәм селкетүдән шахмат тезә алмагач, ул төрле уеннар башлый иде, әйтик, сүзләр табышлы уены. Мавыгучан, хәрәкәтчән, бетмәс һәм чиксез хыяллы кеше иде Рәшит Нәҗметдинов. Сүзгә оста иде, телне, аның нюансларын, бизәкләрен сизгер тоя иде, онытылып тыңларлык итеп сөйли белә иде. Ярышларда кунакханә бүлмәсендә аның урыны кайчак иртәнгәчә җәелмәгән дә булыр иде, шахмат тактасы янында иелеп утырып анализлавын белер иде, ә чәйнек инде буп-буш булыр иде. Үзенең укучыларын-өйрәнчекләрен иҗатка әнә шундый мөнәсәбәттә тәрбияләде ул. Җитди сөйләвенә шаяртулар да кыстырып, музейларга, рәсем күргәзмәләренә йөртә иде ул безне».


«…Рәшит Нәҗметдиновны шахматка искиткеч иҗади мөнәсәбәте башкалардан аерып торды, – дип, хөрмәтләп исенә төшерде дөньяның экс-чемпионы Михаил Таль. – Ул тыныч кына да, бик кискен дә уйный ала иде. Әмма аның уены һәрвакыт кызыклы, бик үзенчәлекле булды. Мин Рәшит Гибятович белән дүрт партия уйнадым. Өчесен оттырдым, хак дөресен әйткәндә, дүртенчесен дә оттырырга тиеш идем. Аның көтелмәгән ялгышы аркасында гына оттым. Һәм һәр оттырган партиям, никадәр сәер яңгыраса да, миңа канәгатьләнү китерде. Шуңа күрә минем, 1960 елда Михаил Моисеевич Ботвинник белән дөнья беренчелегенә матчка әзерләнгәндә, миңа тренер булырга нигә Рәшит Нәҗметдиновны чакыруым аңлашыладыр. Һәм бу «йөрешем» не бик тә уңышлы дип саныйм. Рәшит Гибятовичның Сицилия һәм Борынгы һинд саклануларындагы, испан партиясендәге идеяләре дөньяның күренекле шахматчыларының уенында бүген дә очрый. Шахматка яшьләрне тарту буенча Рәшит Нәҗметдиновның хезмәте күпертеп әйтүгә мохтаҗ түгел, чөнки бу хезмәт зур. Аның партияләре шахматның матурлыгын ача, шахматны очколар һәм турнирда яуланган урыннар өчен генә түгел, бәлки бу үзгә уен дөньясын аның гаҗәеп гармониясе-аһәңе һәм гүзәллеге өчен яратырга мәҗбүр итә. Иртә, бик иртә китте тормыштан бу атаклы шахматчы…» (Язмыш дигәнең Михаил Тальнең үзен дә тормыштан иртә җибәрү әмәлен күргән икән, шахматта мәйдан тоткан, безнең Казанны үз итүче һәм Казаныбызда еш булучы – моңа Рәшит Нәҗметдинов һәм аның сүнмәс иҗаты иң башлап сәбәпче – баһадир Михаил Таль 1992 елда үзе дә вафат булды.)

«…Татар халкы гүзәл һәм акыллы уен – шахмат белән борынгы заманнан ук таныш, – дип бәяли Рәшит Нәҗметдиновның илле яшенә багышланган тантанада Бөтенсоюз шахмат федерациясе вице-президенты Я. Рохлин. – Әмма татар халкы күренекле талантны, соклангыч зур комбинацион талантны шахматта беренче тапкыр бирде. Ул талант – Рәшит Нәҗметдинов».

«…Мин Нәҗметдиновны партияләрне анализлаганда күргәнем бар, – дип яза шашка буенча гроссмейстер В. Городецкий. – Партиядә булмыйча калган, ләкин җентекләп исәпләнелгән вариантларны күрсәткәне булды аның. Анализлауда Нәҗметдинов үзсүзле иде, үҗәт иде. Әйткән фикеренең нигезсез булуына аны ышандыруы үтә кыен иде. Фикерен кире кагуны ул моның дөреслегенә позицияне үзе тикшереп ышангач кына кабул итә иде. Нәҗметдинов бөтен күңеле белән катлаулы һәм кискен уенга омтылды. Хәтта турнир хәле моның киресен эшләүне таләп иткәндә дә, ул шундый уенга барды. Уенның барышы аңа бик зур канәгатьләнү бирә иде. Уенга бөтен барлыгы белән чума иде ул. Уенны гыйбадәт кылуга тиңли иде. Без дуслар түгел идек. Без көндәшләр идек. Шулай булгач, минемчә, иҗатта башкалардан һәрьяклап аерылып торган бу кеше турындагы минем истәлекләрем риясыз…»

Турнир хәленә артык игътибар итмәү турында В. Городецкий сүзләренә ялгап, бер хәлне хәтерлик.

Илленче елда Рәшит абый, әйткәнебезчә, икеләтә мастер исемен яулый. Шахмат буенча Россия чемпионы була. Һәм шашка буенча Россия беренчелегенә чемпионатта катнаша – бу уен буенча да чемпион исеме алып, дубль ясарга ниятли. Соңгы тур алдыннан ул, үзенең үкчәсенә басып килүче В. Городецкийдан ярты очко күбрәк җыеп, беренче урында була. Соңгы турда В. Городецкий белән уйный. Тактада сигезәр шашка кала. Ничья ясарга җай бар – өч шашканы биреп, өч шашканы оту комбинациясе һәвәскәр уенчыга да күренеп тора. Партия ничьяга тәмамланса, Рәшит Нәҗметдинов Россиянең шашка буенча да чемпионы булачак. Ләкин ул… «тип-тигез җирдә сөртенә».

– Уен беткәч, Городецкийны җиңүе белән һәм чемпион исемен яулавы белән котладым, – дип искә ала Рәшит абый. – Башкача була алмый…

Әйе. Кешелеклелекнең кыйммәтен әйбәт белде ул. Башкача була алмый: үзеңне тота алу өчен, мондый очракта әдәп югалтмау өчен, баһадир куәте кирәк! Рәшит абыйның бу турнирның башында ук сәерлеге була. Бер партиясендә, бланкка дөрес йөреш язып та, бүтән шашкасын алга этә һәм… оттыра.


Маэстроның шашка уенындагы осталыгын күрсәтүче бер мисал. Рәшит Нәҗметдинов 1929 елда, тактага карамыйча, унбиш партиядә сеанс бирә. Нәтиҗә – 11–2=2. Бу исә такталар саны буенча да, отышлар саны буенча да тактага карамыйча уйнауда Союздагы рекордны узып китә. Ә аннан бер ел элек, уналты яшендә, шашка буенча Казан чемпионы исемен яулый. Казан шашкачылары (һәм Татарстан шашкачылары) арасында беренче булып, Рәшит Нәҗметдинов беренче категория ала. Россиянең берьюлы шашка һәм шахмат чемпионы була алмаса да, ул мондый исемнәргә яшьрәк чагында ирешкән була инде. Дөрес, олы бер республика күләмендә түгел, 1933 елда Рәшит абый Одесса шәһәренең (анда яшәгән чагы) шахмат буенча да, шашка буенча да чемпионы дәрәҗәсенә ирешә.

Әйе, очколар санына мөкиббән китмәстән… Чөнки Рәшит абый беркайчан да әштер-өштер ничьялар ясауга омтылмый. Һәр партияне олы иҗат итеп карый ул, матурлык иҗат итеп, кешеләрне сөендерергә тырыша. Билгеле ки, иҗатта кайчак (гел булмаса әле) тәвәккәлләү кирәк. Гәрчә, тәвәккәлләү – шәп эш, диелсә дә, һәрчак моңа омтылучылар күп түгел. В. Городецкий белән уйнауга охшаш тагын бер мисал. Монысы шахматтан.

Бухаресттагы халыкара турнирда (1954) соңгы тур алдыннан Рәшит Нәҗметдинов белән Виктор Корчнойның очколар саны тигезләшә. Соңгы турда В. Корчной Бельгия шахматчысы О’Келли белән тиз генә ничья ясый. Димәк, ул беренче урынны бүлешергә каршы түгел. Рәшит абый Ленинград шахматчысы, сугыш елларында Казан заводында эшләгән С. Фурман белән уйный. Һәм С. Фурман унҗиденче йөрешеннән соң ничья тәкъдим итә. Беренче урынны бүлешү өчен Рәшит абыйга юл ачык! Ләкин бу тәкъдимне кире кага ул – уйнарга кирәк, көрәшергә! Бәлки, шахмат җәүһәре иҗат итеп булыр – тәвәккәлләргә кирәк! Һәм Рәшит Нәҗметдинов… оттыра, бәхет дигәнең аңа арты белән борыла, ул икенче урында кала. Нишлисең, иҗатта матурлыкка омтылу тәвәккәллек таләп итә шул…

Көрәштә юл куймавы, төкәнмәс көче, очкыннар чәчрәтеп торган хыял итү кодрәте, кешелеклелеге Рәшит Нәҗметдиновның иҗатын бизи. Нәкъ шушы сыйфатлары өчен яраталар иде аны.

1971 елда Гыйрак шахматчылары Союз шахмат җитәкчеләренә, лекцияләр уку, күнегүләр уздыру, сеанслар бирү өчен, мастер җибәрүне сорап мөрәҗәгать итәләр һәм, мөселман кешесе булса, әйбәтрәк булыр иде, дип искәртәләр. Рәшит Нәҗметдиновны җибәрәләр. Моңа, әлбәттә, аның оста шахматчы һәм танылган тренер булуы өстенә, чит телне – немец телен белүе дә һәм дипломатик әдәпкә ия булуы да сәбәп. Рәшит абый Багдад университеты студентларына немец телендә (!) лекция укый һәм утыз тактада (алтмыш яше якынлашкан кеше, лекция укыганнан соң да, ничәдер сәгать киеренке хезмәттә булырга тиеш, һәм бу аның баһадир көрәшче булуын тагын бер тапкыр раслый) сеанс бирә. Нәтиҗә шулай ук соклангыч: +28–0=2. Һәм Рәшит Нәҗметдиновны бу илдәге хезмәтләре өчен Гыйрак шахмат Федерациясенең почётлы әгъзасы итеп сайлыйлар.

Рәшит Нәҗметдинов турында ике китап чыкты. Икесе дә рус телендә. Аның партияләре шахмат дәреслекләренә кертелде, аның турында шахмат китапларында, журнал-газеталарда күп язылды. Тик ни өчен Рәшит абый турында язарга мин дә алындым соң әле? Аның турында татарча аз язылуы өченме? Бу кадәресе шиксез. Әмма, бөек шәхес турында язарга вәкаләтем бармы, дигән сорау мине ихластан борчый. Студент чакта факультет командасы составында (бәлки, очколарны күп җыймаганмындыр да) шахмат та, шашка да уйнадым, Рәшит абыйның үзе белән бил алышкаладым, шахмат мәсьәләләре чишү буенча ярышта катнашып разряд алдым, инде кырык яшькә җиткәндә, шахмат буенча район чемпионы значогын ике ел рәттән миңа тактылар, китапханәмдә шахмат әдәбияты (таныш түгел бер һәвәскәргә биреп җибәргәнче) шактый бай иде. Болар һич тә мактану булып яңгырамасын – мактануны шахмат сөймәвен аңлыйм! Боларны мин, кабатлыйм, Рәшит абый Нәҗметдинов турында язарга вәкаләтем булуын раслау өчен китерәм. Ләкин… болар үзләре генә вәкаләт түгел икән ич! Вәкаләт – Рәшит абый Нәҗметдиновның олы һәм күркәм сәнгатенә соклану! Шулай аңлашыйк.

…Бөек шәхесләр буйга-сынга да, төскә-биткә дә матур була кебек миңа. Бәлки, дип уйлыйм аннары, дөнья балкытып елмаюлары аларны шулай күрсәтәдер. Рәшит абыйның елмаюында да кешеләргә игелек теләве, гәрчә ул кызу, кырыс, тәвәккәл (ә тәвәккәллек еш очракта йөз җыерып уйлануны таләп итә) холыклы булса да, ялтырап чагыла иде. «Кешеләр, мин сезне очратуыма ук сөенәм!» – дия иде аның елмаюы.

Һәм Рәшит абыйның елмаюының нәкъ шушы эчтәлеге аны бөек шәхескә хас булганча матурлый иде.

Рәшит Нәҗметдиновның дөньяның экс-чемпионы Тигран Петросян белән төшкән рәсеме бар. Татар туганыбыз уйчан анда, әңгәмәдәшенә нәрсәдер исбат итә ул. Башында чиккән түбәтәй Рәшит абыйның. Алтмышынчы елларга кергәндә төшкән рәсем бу, ягъни татарга үз түбәтәен кидертмәскә тырышылган чаклар. Ә Рәшит абый дәрәҗәле турнирларга, командалар ярышларына чиккән түбәтәен киеп йөри иде. Түбәтәй киюе һич тә фыртлык билгесе түгел, башкалардан аерылып, күзгә бәрелеп тору өчен түгел. Туктагыз, ялгышам икән ич – Рәшит абыйның, татар түбәтәен киеп, чит җирләрдә горур йөрүе нәкъ менә башкалардан аерылып торуы өчен иде ләбаса! Күрегез: мин дөньяның теләсә кайсы төбәгендә татарның вәкаләтле илчесе вазифасын йөрәгемдә кайнатып, җилкәмдә сыгылмыйча күтәреп тотам ягъни.

Кешеләргә ихтирамлы, аларга сөенеп елмаючан Рәшит абыйның күңеле төшкән, җиңелү хәсрәте бимазалаган, кайгы кичергән чаклары да еш булгандыр. Хәтта күп булгандыр, болар ятим үскән кеше өлешенә хисапсыз төшә. Кайберәүләр, бәлки, аның дорфалыгы турында язмыйсың, диярләр. Әйе, бар иде андый гадәте. Ләкин «дорфалык» та аның тәртибе – тәртә арасыннан чыкмый» иде, дорфалыкка җитмәгән усаллык иде мондый вакытта Рәшит абыйның тәртибе – тренер, укытучы, укучылары-өйрәнчекләре тарафыннан хөрмәт ителгән тәрбияче булуын онытмыйк аның. Хәер, бөек кешеләр усал да булалар бит, алар беркайчан да мәлҗерәп төшмиләр. Чөнки алар – һәрвакыт көрәш мәйданы уртасында.

…Илле җиденче елның март азагы якынлаша. Яз көлемсерәп йөри. Ә Рәшит Нәҗметдиновка җуелмаслык кайгы килә…

Академия театры (хәзерге Драма һәм комедия театры) бинасында матәм маршы күңелне умырып яңгырый. Табут янында – Рәшит Нәҗметдинов. Табутта – аның бертуган абыйсы, татарның күренекле язучысы Кави Нәҗми. Кайгы дигәнең горур җан Рәшит Нәҗметдиновның башын идергән, аның елмаючан йөзен каратут булып баскан, җилкәләрен салындырган. Бирешкән Рәшит абый, каты бирешкән. Сугыш елларында Берлингача атлаган, үлемне биниһая күргән кеше болай ук сыгылмаска тиештер кебек. Һәр кайгының авырлык берәмлеге төрледер. Кави Нәҗми мәшһүр энесе Рәшиткә һәр яктан АБЫЙ иде.

Рәшит Нәҗметдинов, шахмат партиясен анализлаганда, дәрәҗәсен белеп, кайбер урында тәфсилләп, кайчак кырт борылышлар ясап, әмма аңлаешлы итеп, оста хикәяли иде. Монысы – педагоглык сәләте, һәм аның Югары спорт осталыгы мәктәбендә укытуы да шушы сәләткә бәйле. Шулай гаҗәеп мавыктыргыч итеп хикәяли иде ул. Әдәби әсәр, гомумән, сәнгать әсәре Коръәнгә, Тәүратка нигезләнә, диләр, ягъни һәр әсәрнең сюжеты шул изге китаплардан алына. Рәшит Нәҗметдинов, кеше күңеленә турытын юл салып, шахмат хикәясе (шахматта һәр партия бер хикәягә тиң ләбаса!) иҗат иткәндә – уйнаганда да, анализлаганда да – шәригать кануннарына таянгандыр кебек.

…Шахматны армыйча-талмыйча пропагандалаучы Рәшит Нәҗметдинов «Социалистик Татарстан» гәзите (хәзер «Ватаным Татарстан») укучылары белән уен оештырды. Гәзит аша. Бу ике партиянең барышын мин даими күзәттем, ләкин уенда катнашмадым – гәзит укучылар оттырса, бу оттырыш уртак булачак бит, Рәшит абыйга каршы ялгызым гына уйнап оттырып соклануымның абруен төшерергә теләмәдем. Партияләр кискен өлешенә кереп килә – Рәшит абыйның стихиясе башланырга тора иде инде. Тик бу партияләр уйналып бетмәде, июнь башында Рәшит Нәҗметдинов вафат булды. 1974 ел иде, аңа алтмыш ике генә яшь иде әле… Сәламәтлеге мөкиббән китәрлек булмаса да, йөрәге шаяргаласа да, ул гомеренең соңынача көрәш мәйданын ташлап чыкмады. Каһарманлык һәм бөеклек бу!

…Ваник дус! Танышкан чагында, сокланырга яратасыз булыр, дигән идең. Синең белән бер партия шахмат та уйнаган идек. Әлбәттә, минем шахмат мастерына, көчле шахматчы Рафаэль Ваганянның өйрәтүчесе булган кешегә – сиңа каршы торырлык көчем юк, шулай да безнең уен ничьяга тәмамланган иде. Син уенны, тактада шәрә корольләр генә калганчы дәвам итеп, миңа балаларча самими сөенү мөмкинлеге биреп, соклангыч итеп оештырдың. Монысы өчен рәхмәт. Тагын бер зур рәхмәтемне әйтәм сиңа. Татар егете Рәшит Нәҗметдиновның гәүһәр иҗатына соклануың өчен рәхмәт. Рәшит Нәҗметдиновның нәзакәтле һәм нәзафәтле иҗатын олуг һәм саваплы санавың өчен, татар халкын Рәшит Нәҗметдиновны белеп таныганың өчен рәхмәт!

Әйе, кая гына барсаң да, анда татарның илчеләре синнән алда барып җиткән була. Шөкер, егерменче гасырда да күп алар – татарның вәкаләтле илчеләре. Тукай… Исхакый… Сәйдәш… Яруллин «Шүрәле» се… Илһам Шакиров… һәм шахматта матурлык-гүзәллек фидакяре, шахмат солтанлыгы баһадиры Рәшит Нәҗметдинов. Татар халкы бөек булып яши, димәк!

…Кыйссага нинди исем куярга икән соң? Башта уйлаганча, «Соклану» мы яки «Матурлык баһадиры» мы? Әллә «Вәкаләтле илче» ме? Шулай да…

1992
Чомбырак

Аның элекке Халыкара урамнан, элекке педагогия институты ягыннан (хәзерге Кави Нәҗми урамы һәм педагогия университеты) горурлыгын балкытып килүе Матбугат йорты тәрәзәсеннән аермачык күренә. Гурий Тавлин бу. Аны кем белән дә булса бутау мөмкин түгел. Ул, урамны тутырып килсә дә, башка кешеләргә дә йөрергә урын калдырган, ул берәүнең дә юлына аркылы төшми – кемнеңдер юлын чикләү аңа хас сыйфат түгеллеге аның йөрешендә-кыяфәтендә үк чагыла. Кирәкми Гурийга башкалар сукмагы-юлы, аның үз барыр юлы бар. Ә горурлыгын яшермәве – аның сөенүе чагылышы, шатлыгын һәркем белән уртаклашырга, аларны да сөендерергә теләве. Ә шатлыгы исә зур – ул роман язган! Кырыгынчы еллар азагында татар әдәбиятында күләмле әсәр язарга алынучылар бер кул бармаклары санына да җитми иде. Ә ул – педагогия институтының дүртенче, соңгы курс студенты – романын инде тәмамлаган. Матбугат йортына Гурий шушы әсәрен өлкән әдипләрдән укыту нияте белән ашыгып килә: их, романын кулына китап итеп тоту бәхетен тату көнен тизрәк якынлаштырасы иде…

Башын бераз уңга янтайтып, югартынга карый Гурий. Озын чәчләре адымнары җаена күтәрелә дә кабат җилкәләренә кагыла. Егетнең адымнары кыю. Әйе, шулай гына булырга мөмкин – Гурий инде сугышның яман юлларын узган, афәтнең күзенә туры текәлергә үзен чыныктырган. Әмма аның кыюлыгы-горурлыгы һич тә масаю түгел, борын чөеп яки баш иеп халкына игелекле хезмәт итү мөмкин булмавын күңеленә юылмаска сеңдергән ул.

Матбугат йортының өченче катында – ул чакта Язучылар берлеге шул каттагы ике бүлмәдә иде – Гурийның килүен ерактан күреп торган әдипләр роман язган егетне үз итеп, үзләренә тиң итеп каршыладылар. Әңгәмә куерды, бәхәсле фикерләр әйтелде, романчы егет каләм көчләрен ныгыткан язучылар белән үзен бериш тотты, сүз алышуда сыгылмады. Соңгы вакытта басылган хикәяләре турында сыртына сылап салынырдай кебек тәнкыйть ишетсә дә, билен бирмәде. Андый ишарәләрнең кайберсен ул:

– Бүтән кабатланмас, – дип, карусыз кабул итте – кимчелегеңне тану егетлек-батырлык лабаса! – яки: – Сез хикәянең ахырын укыганда, уңга-сулга һәм артка-алга карамыйча ашыккансыз, – дип елмайды, аның киңәеп елмаюында хыялны чынга тиңли алуы көче һәм чынны хыялга корып тасвирлый белүе кодрәте ялтырап чагылды – сер пәрдәсен ябарга хәйлә дә кирәк ич!

Сер пәрдәсен төшерү-тарту исә Гурийга тормышның кирле-мырлы агышына, кешеләрнең уйлану сәләтен җуя баруларына игътибарны җәлеп итү өчен кирәк. Фикерләү куәсең булса, син пәрдәне үзең ач – яшәешебез галәмәтләрен-әкәмәтләрен күреп, артыңа аума ләкин. Иҗатының башлангыч чорында Гурийның хикәяләвендә карашын-теләген пәрдә артына яшерүе һич тә хәйлә коруы түгел. Хәер, хәйләне оста оештыру начардан саналмый лабаса, хәйлә-хыял – иҗатта образлы сурәтләүнең, колачлы тасвирлауның беренчел таләбе ич. Әдәбият кануннарын яшьли белә иде Гурий.

Яшь язучының сурәтләүдә-тасвирлауда астыртын әйтелгән фикерләре, әйе, явызлыкка-яманлыкка өндәве, чуалыш-фетнәгә котыртуы итеп бәяләнә алмый. Ул башлангыч чор иҗатында ук кешеләрне игелек-изгелек кылып яшәргә үзенчә, әмма мескенләнмичә чакырды, һәм бу мәсләгенә хәзер дә тугры.

Ләкин Гурийның әсәрләреннән әшәкелек эзләүчеләр дә булган икән. Илленче ел башларында педагогия институтын әйбәт тәмамларга әзер студентны сталинчыл җәмгыятьне тәнкыйтьләүдә гаеплиләр, зинданга ук ябып куялар. Сугыш гарасатын кичергән егет Сталин төрмәсе афәте каршына басарга мәҗбүр ителә. Монда кушкыларның сыртны яруын гына түгел, ә күп очлы камчыларның күңелне телгәләргә тырышып чыжлавын да татый егет. Һәм бу афәтле еллар Гурий Ивановичның соңгы елларда язылган шул исемдәге күләмле әсәрендә чагыла. Бактың исә, аның һәм шул заманда рәнҗетелгән иҗатташ иптәшләренең, «гаепләре» татарның фәлән-фәлән язучылары әсәрләрен дә өйрәник, наданлыкка йөз тотмыйк, дигән чакыруга кайтып кала икән. Шулай инде, Гурий үзе язганча, аны чүлгә «язмышы якалап китерде».

Гурийның әсәрләрен укыганда, еш кына тукталып уйланасың. Моңа укучыны үзгә-үзенчә тасвирлау яки истә-төштә юк чагында әйтелгән фикер мәҗбүр итә. Мине Гурий дәдәйнең «Яшьлек галәмәте» исемле новелласында менә мондый юллар сөендергән иде:

«Ялгыз йортның озынча тәрәзәләре батып баручы кояшның җете нурларын кире чагылдыралар. Галим аларны юл читендә үзенә корбан көтеп утыручы хәлсез җанвар күзләренә охшата».

Нигә озынча соң әле тәрәзәләр? Нигә алар кояш нурын кирегә бәрәләр? Нигә тәрәзәләр җанвар күзләренә охшаган да нигә җанвар корбанын көтәр хәлгә төшкән?

Әсәр героеның халәтен табигать күренеше белән бергә кушып чагылдыру, аны яшәеше уртасына бастыру өчен, әдәби осталык дигәнең кирәк шул.

Югарыдагы өзек Гурий дәдәйнең 1968 елда басылган «Сары яфраклар коела» исемле җыентыгыннан алынды. Новеллалар китабы ул. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик: татар әдәбиятында гел новеллалар гына тупланган китапны Гурий Тавлин беренче булып чыгарды дип беләм.

…Матбугат йортындагы әңгәмәгә килә-китә тордылар. Гурий да озак юанмады. Әнә ул институтына кайтып бара. Озын чәчләре адымнары җаена күтәрелә дә җилкәсенә кабат кагыла. Чәчләре, җилкәләрен сыйпап:

– Сине тормыш-язмыш күп үк газап чиктерер, әмма без сине үзебез иркәләп рәхәтләндерербез, – диләр кебек.

Язучылар әңгәмәсен без, каләмне җигә генә башлаучылар, читтәрәк торып тыңладык. Мондый әңгәмәләр ул чакларда еш кына оеша, һәм алар үзенә күрә әдәби дәрес иде.

Әлеге әңгәмәне тыңлаганда, минем башыма кыю гына, хәтта бераз дорфарак уй килде: телгә алынырлык хикәяләр язсам, Гурий дәдәй, мин синнән, Язучылар берлегендә әгъза булу өчен, рекомендация сораячакмын, әзер булып тор, янәмәсе. Мин Гурий Тавлинның язучылыгы шул чакта ук рәсмиләштерелгән дип уйлый идем. Ләкин алай булмаган икән. Язмыш шуклыгы, диимме, шактый еллар узгач, Гурий Иванович Тавлинга андый рекомендацияләрнең берсен мин бирдем. Менә бит дөнья-язмыш дигәнең ничек әйләнә… Гурий дәдәй белән яшь арабыз биш ел булса да, бу очракта мин аңа «абый» га әйләндем кебек. Әмма Гурий Ивановичка хөрмәтем дәрәҗәсеннән торып уйлаганда, мин аңа бурычымны үтәдем. Яшьләребез аермасының бер куанычы шул.

Аерма дигәннән…

Бик тә ерак-ерак җирләрне, афәтле дә һәм кайбер төштә рәхәтле дә чомбыракны-араны үтеп, җитмеш яшен тутырган бу көннәрдә Гурий дәдәйдә яшьлегендәгечә көч-куәт бар, иҗатын туктаусыз бөтәйтерлек электәгечә кодрәт-гайрәт аңарда.

1995, декабрь –1996, гыйнвар

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации