Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 27 (всего у книги 38 страниц)
Китап Канадада чыккан икән. Дядя Микола әйтүенчә, бу басма тексты дөньяда иң әйбәтеннән санала. Ул дөньяда иң яхшы әсәрләр исемлегендәге шушы романны испанчадан украинчага тәрҗемә итә иде. Дядя Микола тагын бер нәрсәне искәртте: «Дон Кихот» тагы диалекталь сүзләрне украин диалектларына яраклаштырып, туры китереп тәрҗемә итә икән.
Кызганыч, Дядя Микола хезмәтен очлый алмады кебек, югыйсә үз тәрҗемәсендәге бу әсәрне миңа, һичшиксез, җибәргән булыр иде. Гомеренең соңгы елларында аның әдәби эшчәнлегенә каршы килүчеләр булгалавын ишеткәләдем. Бик турыдан бәрүчән иде шул Дядя Микола! Аны хәтта Язучылар берлегеннән дә чыгардылар кебек.
Шулай да Мәскәүнең «Литературная газета» сы Микола Лукашның вафаты турында, аның иҗатын лаеклы бәяләп, некролог бирде…
Тагын мисаллар.
Иоганн Вольфганг Гёте сигез яшендә борынгы телләрне һәм хәзерге телләрнең төп саналганнарын белгән.
Әлегәчә башка халыклар язучылары мисал ителде. Ә татар әдипләре арасында чит телләрне белүчеләр бармы соң? Кызганыч, андыйлар аз. Менә кайберләре.
Фатих Кәрими (1870–1937) гарәп һәм фарсы телләрен, төрек һәм француз телләрен үзләштерә, русчадан татарчага шактый әсәрләр тәрҗемә итә.
Мәхмүд абый Максуд русчадан бик күп әсәрләр тәрҗемә итте, рус телен ул яшүсмер чагында ук төпле үзләштерә. И. В. Гётеның «Фауст» ын тәрҗемә итүе турында искә алганда, ул болай ди: «Минем немецча белүем бик шәп түгел бит. Еш кына сүзлеккә мөрәҗәгать итеп булса да, оригиналына тиешенчә төшенеп эшләдем. Шуның өстенә Холодновский һәм Брюсов тәрҗемәләрен өйрәндем, башка тәрҗемәләргә дә күз салдым». Игътибар итик, «бик шәптән түгел» ди, димәк, ул немецча ярыйсы ук белгән.
Әбрар абый Кәримуллин (1925–2000), инде олыгаеп барганда, инглиз телен хатлар алышырлык дәрәҗәдә өйрәнә.
Ә син үзең чит телләр өйрәнмәдеңме, дияр укучым. Мәктәптә һәм университетта немец теле программаларын уздым. Ләкин болар имтихан-зачёт тапшыру өчен генә булган, шуңа күрә, ахрысы, күпмедер белгәннәрем бүгенгә инде онытылды. Димәк, алда әйтелгәнчә, тел белү байлыгын (мая гына булса да) яңартып-тулыландырып тормаганмын.
Берара поляк теле белән кызыксына башлаган идем. Дәреслекләр һәм сүзлекләр дә җыйдым. Җиңелрәк текстларны укып аңыша да идем. (Бу телне өйрәнергә Дядя Микола киңәш иткән иде, поляк әдәбияты тарихы байлыгын әйткән иде.) Монысы да башлангычында калды.
Балтачта эшләгәндә (1965–1969 еллар), удмуртча сукаламасам да, удмурт кардәшләр сөйләшүенең мәгънәсенә төшенеп килә идем. Иң элек «рәхмәт» сүзенең удмуртча ничек булуын белештем: «тау» икән. Ә безнең телдә «тау хәтле рәхмәт» дигән гыйбарә бар. Мин моны зур, ягъни тау хәтле рәхмәт мәгънәсен турыдан аңлатадыр, дип уйлый идем. Алай түгел икән. Соңрак ачыклавымча, бу очракта «тау» борынгы татар телендә кулланылган һәм «рәхмәт» не аңлаткан. «Рәхмәт хәтле рәхмәт» килеп чыга түгелме соң? Удмурт дуслар кайбер татар сүзләрен-атамаларын үзләренчә – безгә хөрмәт йөзеннән саклый беләләр. Татарны алар хәзер дә «бигер» диләр, борынгы «болгар» шундый яңгыраш алган. Яки «атай» – «әти».
Ялтадагы иҗат йортында миңа бер ханым – апа ук түгелдер – минем белән татарча сөйләшергә теләвен әйтте, тик минем татарчам сезнең татарчага бик үк охшамас, диде. Һәм мин аның сөйләвен шактый авырдан төшенеп бардым. Моның сәбәбе аның Пенза ягы тумасы булуыннан икән, ул андагы татарлар белән аралашып үскән. Бу төбәк сөйләше белән Казан сөйләше исә нык ук аерыла. Апа, гомумән, берничә тел белә иде булса кирәк. Сүз иярә сүз ялганып, ул, өйрәнергә иң авыры – немец теле, дип әйтеп җибәрде, аңа, күрәсең, шул тел кыеннан бирелгәндер. Бу ханымның хезмәте әдәби иҗатка кагылышлы түгел, аның шөгыле исәп-хисап тирәсендә иде бугай. Ул милләте белән поляк апасы икән. Моны белгәч, мин полякча берничә кыска җөмлә әйтеп куйдым. Ләкин минем полякчам аның татарчасыннан бик күпкә хөрти чыкты кебек.
– Полякча чыжылдаучы тартык авазларны әйтүе авыр, – диде ул.
Бер хәл бар. Мәскәүдән көнбатышкарак киткән саен, үз телләреннән башкаларны да белүчеләр ишәя бара. Моны мин Белоруссиядә һәм Латвиядә берничә тапкыр булуымда күзәттем. Анда да телләрне мәҗбүр итмичә өйрәнәләр, ә кибетләрдә төрле телләрдә чыккан китаплар күп, аларны теләп сатып алалар. Әлеге поляк хатыны да телләрне, шул исәптән татар телен, үзе теләп өйрәнгән булыр, ягъни бу байлыгын үзе теләп һәм тырышып туплаган. Афәрин!
Удмуртча «белүемне» «Соң» һәм «Чичән» исемле хикәяләремдә, полякча «белүемне» «Пшыяцулька» исемле хикәямдә теркәп тә уздым хәтта.
Балтач ягындагы Түнтәр колхозы рәисе Габделхәй абый Гозәеров һәм Балтач колхозы рәисе Нәфыйк Әхәт улы Әхәтов удмуртча теттереп сөйләшәләр иде. Аларга удмуртча сөйләшү кирәк тә булмаган кебек. Чөнки Балтач төбәгендә яшәүче һәр удмурт – яше һәм карты – татарчаны су урынына эчә ич. Юк, бу ике җитәкче үз коллективларындагы хезмәт кешеләренең телен әйбәт өйрәнгәннәр, аларга хөрмәт йөзеннән өйрәнгәннәр. Югыйсә алар мәктәптә бер генә сәгать тә удмуртча укымаганнар. Димәк, тел белү, телләр белү иң башлап үзеңнең тырышлыгыңа бәйле, үзеңнең теләгеңнән тора.
Бер нәрсәгә игътибар иткәнем булды: Г. Гозәеров һәм Н. Әхәтов белән үз телләрендә сөйләшүче удмуртларның йөзләре елмаюдан балкыр иде. Нигә алай икән? Җитәкчеләр белән четерекле мәсьәләләр дә хәл иткәннәрдер ич алар, үтенечләрен җитәкчеләр кире каксалар, сөмсерләре коелырга да тиеш булгандыр удмурт дусларның. Әмма алар гел елмаялар иде. Һәм моның сәбәбе гадидер. Удмурт кардәшләр Татарстанның Балтач төбәген туган җирләре итеп саныйлар һәм моны татарларның тануына, аларны безнең халыкның үз һәм тиң күрүенә, аларча сөйләшә белүенә сөенәләр, димәк. Әйе, елмаялар удмурт дуслар.
Ә бит удмурт кешеләре, мин аларны яшүсмер чагымда беренче күргәндә, артык уйчан һәм аз сүзле булып хәтердә калганнар иде.
Болай булды. Ватан сугышының соңгы елларында һәм сугыш узгач беренче елларда удмурт апалары татар авылларында язын бакча казырга («китмәнләргә» диләр бездә) алыналар иде. Билгеле, бушка түгел, шулай да бу хәл ике милләт кешеләренең бер-берсенә ярдәм итүенә дәлил иде. Үзләренең бакчасын кем казый икән, үзләренә кем булыша икән, дип уйлаган идем мин теге чакта. Күрәсең, өйдә хезмәткә яраклы кешеләре булгандыр. Алай гына түгел икән! Моны мин Балтач төбәгендәге удмуртларның тормышы белән якыннанрак танышкач белдем. Беренчедән, аларны тамак дигәнебез мәҗбүр иткән, икенчедән, бу яктагы удмуртлар язын бәрәңге бакчасын казымыйлар. Алар бакчаны язын бәрәңге утыртырлык итеп көздән әзерләп куялар. Һәм удмурт дуслар әзерләвендә бакча бозылмыйча кышлый, күпереп тора. Гондыр (безнеңчә – Аю) авылында моны үзем күрдем. Көзен бәрәңге алганда да бардым бу авылга, арттырмыйча әйткәндә, бәрәңгеләре куш йодрык хәтле иде.
Балтач районы торгызылгач, газета ике телдә чыга башлады. Удмуртчасы – дубляж, ягъни күчермә (әллә күчерелмәме?). Ике телдәге газетага – бер редактор, шуңа күрә икесенең дә ахырында минем имза торырга тиеш икән. (Ә район бетерелеп торганчы, газеталар аерым булган.) Ничек инде мин, удмуртча сөйләшә дә белмәүче, удмуртча басмага кул куярга тиеш, ди?! Бу хәл, турыданрак чагыштырганда, райондагы удмурт мәктәпләрендә мин – телне белмәүче укыткан кебек ләбаса. Өстәвенә үзем белгән кешеләрне – редакциянең бердәм һәм эшчән коллективын кыерсытам ич. (Алар белән Арча редакциясендә бергә эшләдек.) Һәм удмуртлар белән «Азлане» («Алга») газетасына штатта редактор урынбасары саналган кеше кул куюы дөреслеге турында сүз башладым. Коллектив, хөрмәт йөзеннән, башта күнмәде, аннары икеләнмичә ризалашты. Һәм удмуртча газета югарыда телгә алынган Гондыр авылы кешесе, тәҗрибәле журналист Николай Григорьевич Борисов имзасы белән чыга башлады. Моның белән «югарыдагылар» да килештеләр.
Әйбәт эшләдек удмурт дуслар белән!
…Рус кешесенең татарча сөйләменә игътибар иткәнегез бардыр. Аның сөйләме йомшак, ягымлы, җыр кебек. Бер авыз сүз үзебезчә белмәүче татарлар, һич югы, менә шушы җырга тиң сөйләмне тыңлап карасыннар иде. Хәер, алар моннан китеп тә тегендә барып җитмәгән бугай.
Ә менә русларның безнең русчабыз да күңелгә шулай ятышлы булуына, хәтта һәм бигрәк тә акцентыбызны кушып, игътибар иткәннәре бармы икән? Бар, сезнең русчагыз яхшы, дип, күпләрне мактый алар. Мин русчаны гомеремдә ике тапкыр ярыйсы (сносно) белдем кебек – бала чактарак (1937 елда Пермь ягында яшәгәндә) һәм русча газета («Комсомолец Караганды») редакциясендә эшләгәндә ягъни. Егерме сүзлек информация язу белән егерме сүз әйтеп сөйләшү арасында җир белән күк арасы, әй… һәм ике тапкыр оныттым мин рус телен. Монысы – Н. Лесков һәм И. Тургенев әсәрләрен кат-кат укыгач туган бәям. Рус теленә Лесковтан, Тургеневтан һәм башка күп язучылардан өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле миңа…
Туган телеңне белеп тә бүтән телдә иҗат итүгә беренче чиратта әдипнең тормышы-яшәеше шартлары мәҗбүр итә, күрәсең.
Күренекле язучы Конрад (ул Англиядә яшәгән) – милләте буенча поляк. Инглиз телен соңрак – унсигез-егерме яшьләрендә үзләштерә, гомере буена французча әйбәтрәк сөйләшә, ә әсәрләрен инглизчә яза, моның авырлыгыннан зарлангалап та куя. Шулай да аның мондый сүзләре дә бар: «Минем сайлау мөмкинлегем юк иде. Әгәр дә мин инглизчә язмасам, гомумән язмаган булыр идем». Аның моны тануы инглиз теленә хөрмәте, аны чын-чынлап яратуы белән аңлатыла. Шушы хәл Конрадка инглизләрнең менә дигән стилисты, каләме нык оста әдибе булып танылырга ярдәм иткән.
Октябрь революциясеннән соң чит илгә киткән Владимир Набоков иҗатының соңгы чорында инглизчә яза. Тик миңа аның русча язган әсәрләре үзенчәлеклерәк кебек. Бәлки, инглизчәдән тәрҗемәләр сыеграктыр, бәлки, бу минем зәвыгымнан киләдер. Әйтәм ич, русча дөрес сөйләшкән чакларым булса да, рус газетасы редакциясендә эшләү бик авырдан бирелде миңа.
…Ярый әле, дип шөкрана кыласың кайчакта, элеккеге Совет дәүләтендә төрле милләт халыклары, үз телләрен белүгә өстәп, русча өйрәнделәр. Әйе, кайберәүләргә бу үз телен оныттыру бәрабәренә бирелде. Ләкин күпчелек ике телне белә. Әнә күпчелек рус кешеләре бер генә тел белгән килеш тә калдылар бит әле…
* * *
Бер агай «Океан» кибете башындагы таррак урамны аркылыга чыгып бара. Башы күк түбәсенә тигән бу агай сизелер-сизелмәс кенә чайкала. Җырлый ул:
Ай катында – якты йолдыз,
Минем йолдызым гына…
Тавышы шома, моңы бозылмый. Машиналар кычкыртуына игътибары юк, җырлавын һәм турыга атлавын белә:
Так аткачтын сүнә ул да,
Калам ялгызым гына…
Учына тамагын кырды да тагын җырын башлады:
Ай катында…
Әлбәттә, салмыштыр инде. Югыйсә көпә-көндез урамда җырлап йөрмәс иде. Өстәвенә бер үк җырны кабатламас иде.
Агай унынчы поликлиникага таба китте. Җырлый-җырлый. Гәүдәсе бер якка ныграк авыша башласа, егылмас өчен, шул якка көрәктәй кулын җәеп таянгандай итә.
Мондый чакта әйтә торган бер гыйбарәм бар минем – аракы алдында һәркем тигез, орчык буйлыны да, әзмәверне дә мәтәлчек аттыра ул, дәрәҗәңне-кемлегеңне сорап тормый.
Туктагызчы, нигә әле мин бөтенләй белмәгән кеше турында ямьсез уйга биреләм соң? Бәлки, аңарга зур хәсрәт акылын җиңеләйтерлек итеп тондыргандыр, аның рухи көчен сындыргандыр? Нигә соң без, акыллы башлар, бүтәннәр турында начар уйлауга чамасыз җәһәт? Нигә кайгыга тарыган кешенең хәл-әхвәлен белешмибез, андый кеше сыңар җылы сүзгә дә мохтаҗ лабаса!
Һәм мин, барыр юлымнан борылып, җырчы агайны куып җитәргә ашыктым, аның турында начар уйлап гөнаһка керүемне юарга иде исәбем. Ул җырлый иде:
…минем…
Җырын тәмамлавын көттем дә сүз каттым:
– Исәнмесез! Поликлиникага барышыгызмы? Мин дә шунда…
Ул, сәламемне кабул итмичә, җырын кабаттан башлады:
Ай катында…
Җырчы агай тар сукмактан инде сүтелә башлаган Кәҗә бистәсенә таба китте, озын үләннәр арасына кадаган кәкре башлы таяк алды. Аны үзе калдырган, күрәсең, таяк ярдәменә төшүен шәһәр урамнарындагы кешеләргә күрсәтергә теләмәгән булыр.
Салмыш түгел иде агаем. Карашы кайчандыр җете булгандыр кебек. Ә соңгы көннәрдә (әллә ничәмәдер еллар элекме?) аңа килгән кайгы карашын, зур күзләрен турыга текәлдереп, тоныкландырырга керешүе сизелә иде.
Нинди җуелмас хәсрәт төшкән икән аңарга? Әллә бәхеткә төреп гомер иттергән хәләле, аны ялгызын калдырып, кинәттән бүтән берәүне юлдашы иткәнме? Әллә мәңгелеккә киткәнме? Әллә озак еллар буена урын өстендә яткан, агай аны сабый баладай баккан Якты йолдызы, ялгышып китеп, иренә үзен артык йөк санап, үзе теләп сүнгәнме?..
Уйлауга керешсәң, кыска җыр һәм аны яңгыраткан җырлаучы күз алдына төрледән-төрле сюжетлар китереп бастыра. Күңелдә туган бу вакыйгаларның һәркайсын бер хикәягә салып булыр иде, аларның эчтәлеге адәм башына төшкән кайгы-хәсрәтнең, ягъни бәхетсезлекнең, төрлелеге нигезендә төрле булыр иде.
Әзмәвер агай белән очрашудан соң әлеге дүрт юллы җырны еш кына ишеттем һәм ишетәм. Хәер, аны элек тә ишетә идем, тик хәзер бу дүрт юлга игътибарым артты.
…Соңгы вакытта хәер эстәүчеләр ишәйде. Тормышның ямен җибәрүче каза бу. Әйе, ирекле, әйбәт көннән хәер сорашмый адәм баласы, димәк, аны тормышы шуңа мәҗбүр иткән.
Әнә кешеләр күп йөри торган урам читендә карасу озын чәчле, түгәрәк кенә йөзле, сәләмә киемле малай утыра. Сигез яшь тирәседер аңа. Кулын сузмаган, тезләрендә таушалган кәгазь тартмасы тора. Сирәк кеше шунда тиеннәрен ипләп сала, кайберләре тартма турысына акчаны иелмичә төшереп узалар. Ак яулыгын алга бәйләгән әби исә, кечкенә түгәрәк булкиен кадерләп тотып, малай каршысына иелде, малайның, юылса, чем-кара булачак чәчләренә үрелде, тик кагылмады; ризыкны тузанланган тартмага куймады, чебиләнә башлаган кулына тоттырды.
– Аша, балакаем. Карының ачтыр. Тәмләп аша, яме.
Малай, рәхмәт әйтеп, озаклап, димәк, тәмләп ашады, күзләрен буш кул аркасы белән сөртеп алгалады. Бу арада аның бәләкәй тартмасына тиеннәр күбрәк салынды кебек. Ак яулыклы әби хәерче малайның ризык җыюын читтән күзәтте, яулыгы читләрен күзләренә еш тидерде. Һәм әби малай янына кабат килде, бер генә булкилы целлофан пакетын малайга бирде, малай аны түшенә – күлмәге эченә салды.
– Дөрес итәсең, балакаем, бераздан ашарсың, әлегә тамагың ялганды. И Ходаем ла, бәхетле яшәтә күр шушы балакайны!
– Рәхмәт, әби.
– Тагын килермен әле мин, балакаем, килермен…
Әби икмәк кибетенә таба китте, үзенә алган йомшак булкилары бетте бит..
Тиеннәр бирүчеләр беткәч, малай җырларга кереште. Теге әзмәвер агай кебек бер үк җырны кабатламый, шактый җырлар отарга өлгергән икән. Шулай да ул да «Ай катында» ны сузып, нәкъ сузып җибәрде. Тын агымлы моңдагы малай хәсрәтенчә үзгәлек күңелне тырный да иде, бәхеткә өмет тә яктыра башлый иде бу көчле моңда.
Нигә тормышы башланып кына килгән чактан шушы хәлдә калган соң әле бу кара чәчле малай? Нигә, иң кимендә, тузан аның чәченең чем-каралыгын каплый? Әллә соң аның әти-әнисе наркоман эчкечеләрме, алар бала турында уйламыйлармы, аның киләчәге турында борчылу исләренә дә кермиме? Малай шәфкатьсез әти-әнисеннән үзе качып чыгып киткән дә, үз көнен үзе күрмәкче булып, хәзергә көче җиткәнче генә шөгыль табып тырыша-тырмашамы? Әллә соң кара чәчле малай тулы ятимме, мәрхәмәтсез туган-тумачалары аны чит-ят итәләрме? Малай зур дәүләтебезгә артыкмы? Ак яулыклы әби кебекләрдән бүтәннәргә кирәге калмаганмы? Тормышка ашсын иде әбекәйнең теләге: «Ходаем ла, бәхетле итә күр шушы балакайны!..»
Кара чәчле саилче малай һәм аның «Ай катында» сы хикәягә, юк, кабатланмаучы берничә хикәягә салына алыр иде. Тик аларның нигезен һаман да шул бәхетсезлек тәшкил итәр иде.
…Әзмәвер агайның һәм кара чәчле малайның җыр сүзләрен мин олы бер мәҗлестә дә ишеттем. Һәркем үзенчә, үз язмышын салып җырлады аны. Әмма берсе сүзләрнең мәгънәсенә бөтенләй игътибар бирмәде, җырны бер худка, бер урында да басым ясамыйча ерып чыкты. Башкалардан калышмас өчен генә кушылды бугай җырга. Ул типтереп яшәүдән бүтәнне белмидер, аның ике дөньясына бер морҗа икәнлеге аермачык. Юк шул инде, агайне, фани дөнья белән рухи дөньяның морҗалары бер түгел!
Түр башындагы әби күңеленнән генә җырлады, аның иреннәре бер-берсеннән аз гына аерылгалады. Аңа инде сиксән яшь, бүгенге олы мәҗлес аның хөрмәтенә уза. Өйләнешүләренең икенче көнендә үк Гитлер сугыш башлый. Әби һаман бердәнберен көтә, аның кайтырына ышана…
Болары да хикәяләр сюжетлары була алалар. Гомумән, олы мәҗлестә һәркемнең «Ай катында» ны ничек җырлавын күзәтеп, аларның һәркайсы турында берәр генә булса да хикәя язылыр иде. Хыялыңны җиккәндә, әсбап-мәгълүматлар җитеп ашкан монда.
Тик мин «Ай катында» ны җырлаган Әзмәвер абый турында, кара чәчле малай турында, мәҗлестәшләрем турында, ичмасам, бер генә хикәя дә язмадым. Сәбәбен тәгаенли дә алмыйм.
Бу очракта мин дүрт юллы халык җырының никадәр күп хикәя сюжеты тудыра алу көченә-кодрәтенә, аның киң иңле, озын буйлы һәм тирән эчтәлегенә басым ясарга тырыштым. Әйдәгез, җырның һәр сүзен укыгач тукталып уйланыйк әле:
Ай…
Ай катында…
Ай катында – якты…
Ай катында – якты йолдыз…
Ахыргача шулай дәвам итик. Нинди хикәяләр күңелегезгә килде? Санына җитә аласызмы? Шуны да искәрик: сез тапкан сюжетлар мин тапканнарына охшамас. Инде җыр сүзләрен әлеге рәвешчә үк кабат укыйк. Игътибар – һәркайсыбызның уена-күңеленә инде бөтенләй башка сюжетлар килде түгелме?!
Бу җырны «Ул урамнан дүрт уза» исемле хикәямдә файдаланган идем инде. Менә тагын сюжетлар тудырды шул ук җыр.
Киләчәктә әлеге дүрт юлны башкалар җырлавында, бәлки, күп тапкырлар ишетермен әле. Өмет шундый.
Ай…
А-ай…
Ай-й…
Ай ка-атында-а-а…
Их, хыялый җаннарның хыялый канатлары талуны белмәсә икән!
* * *
Утыз яшеннән соң гына әдәби иҗатын башлаган Николай Семёнович Лесков (1831–1895) әдәбият хәзинәсенә кергән шактый санда әсәрләр яза, тел остасы буларак таныла. Аның хыял итүгә бәйле мөнәсәбәттә әйтелгән мондый сүзләре бар: мин авырдан (тяжело и трудно) уйлап чыгарам, минем күзәтүчәнлегем бар, ләкин фантазиям аз. Минемчә, үзенә тыйнак бирелгән бәя бу. Аның күзәтүчәнлеге «Леди Макбет Мцынского уезда» кебек әсәрләрендә ялтырап тора, әлбәттә. Ә «Левша» ны язу өчен хыялың көче ташып торуы, хыялыңда чиксезлеккә омтылу мәҗбүри булган ич!
* * *
Сергей Алексеевич Воронинның әсәрләрен яратып укыйм мин. Алар гадилекләре белән ота, аларда әдипнең кешенең рухи дөньясын тоюы күперенке чагыла. Ул Ленинградта яшәде, Псков ягы тумасы. Ватан сугышы вакытында хезмәте-йомышы белән Буада булып китә. Шунда берничә көн яшәвендә ул татарча сүзләрне шактый отып ала. Аларны, соңыннан татарлар белән сирәк аралашса да, олыгайган яшендә дә онытмады Сергей Алексеевич.
Аның хикәяләре һәм повестьлары ишле, «Две жизни» исемле романы истә, академик Павлов турында дүрт серияле телевизион фильм сценарие аныкы, әдәби-публицистик мәкаләләре белән матбугатта еш чыгыш ясады.
Сергей Алексеевичның миңа «Рассказ о любви» һәм «Рассказ без любви» исемле әсәрләре ошый. Алар кыскалар, икесе дә ике бит чамалы. (Эчтәлекләрен сөйләүне максат итмәдем.) Гамил абый Афзалның «Матриархат чорында», Фаилнең (Шәфигуллин) «Солдатлар кайта» исемле хикәяләрен кабатлап искә алыйк.
Югарыда саналган дүрт кыска хикәяне дә классикага саныйм мин, алар – әдәбият җәүһәрләре. Димәк, әсәрнең сыйфаты аның күләменә бәйле түгел икән. («Сугыш һәм солых», «Тын Дон» кебек эпопеяларны читтә калдырып торыйк.) Кыскалыкта – осталык ягъни. Әллә бүтәнчәрәкме? Әйтик, осталык – кыскалыкта!
* * *
Игезәкләр кебек охшаш әсәрләр очрый инде алар, очрый. Әдәбият башлангычыннан бирле бер үк эчтәлеккә корылган, бер үк формага салынган әсәрләр языла торган һәм андыйлар язылачак та әле. Алымнар һәм эчтәлек чыганагы-төре турында мәсьәлә әдәбият теориясендә ныклы өйрәнелгән. (Бу хакта хезмәтебезнең саннардан һәм фактлардан торган өлешендә төгәлрәк әйттек.)
Иҗат барышы һәм лабораториясе турында җентекле мәкаләләре белән мәгълүм күренекле рус язучысы Георгий Константинович Паустовский, инде гел дә өр-яңаны уйлап табуы мөмкин түгел, дип искәртә, әмма синең язганың үзеңчә булырга тиешлегенә басым ясый. Үзеңчә!
Сүз, димәк, тема, эчтәлек, форма, жанр кабатлануы турында бара, плагиат, дигәнне, ягъни әдәби караклыкны, бүтән кеше әсәрен, вак-төяк үзгәрткәләп, үзеңнеке итеп үзләштерүне аклау турында түгел.
Хәтта әсәр исемнәре дә еш кына кабатлана. А. Деникинның һәм Л. Троцкийның бер үк исемдәге – «Моя жизнь» – күләмле хезмәтләре бар. Октябрь революциясенең капма-каршы якларында торган шәхесләр алар. Белемле, эрудицияле, каләмгә ия, үз язу стильләрен тапкан әдипләр. А. Деникин әсәре, хәтерләвемчә, алданрак язылган. Ә Л. Троцкий нигә шундый ук исем сайлаган соң? Аңлавымча, аларның икесенә дә тарихның бик катлаулы вакыйгаларын шәхси тормышлары аша яктырту кирәкле саналган. Бу исем таба алмаудан кабатлау түгел. Мондый исемле китаплар элегрәк тә булгалаган, әйткәнемчә, алар икесе дә – сәләтле язучылар, бүтән исемнәр дә таба алган булырлар иде. А. Деникинның «Очерки русской смуты» исемле күптомлы хезмәтенең стилен һәм тасвир көчен искә төшерик. Әйе, ике хезмәт тә «Моя жизнь» дип аталса да, аларның язылышы бер-берсенә һич тә охшамаган.
Рәссам Марк Шагалның да шул исемдәге автобиографик әсәре бар. Китап егерменче гасырның егерменче еллары башында ук языла, дөньякүләм танылган рәссам аны 1931 елда гына беренче тапкыр бастыра ала. Француз телендә. М. Шагалның прозасы тәрҗемә өчен бик тә авыр булуын әйтәләр. Әйе, язу өлкәсендә дә ул – үзенчәлекле талант.
Охшашлык-кабатлау турындагы мисалларны классик язучылар иҗатыннан алу отышлырак. Бу очракта мин хикәяләр остасы, хикәяләр теориясе буенча фәнни китаплар авторы Сергей Антонов хезмәтләренә кабат таянам, охшашлык турындагы фикерләремә шулар этәргеч бирде, гәрчә аның хезмәтләре белән танышканчы, охшашлык мисаллары турында мәгълүматларым бар иде югыйсә.
…1835 елның көзендә Н. В. Гоголь «Ревизор» ны яза башлый. Әсәрнең сюжетын А. С. Пушкин биргән санала. Шулайдыр да, бәлки. 1836 елның 18 гыйнварында Гоголь комедиясен Пушкин алдында В. Жуковский өендә укый. Комедия шул ук елда Петербургның Александрийский театрында сәхнәгә куела, һәм спектакль башта уңыш казанмый. Гоголь Россиядә гомуми курку көче комедиясе геройлары тәртибен билгеләвенә аеруча басым ясап әйтә. С. Антонов та шушыны алга чыгара, ә беренче спектакльләрдә бу хәл сизелми.
Сүз бит әле кабатлау-охшашлык турында иде. Һәм мин дә үзгә ике хәлне кабатлыйм әле.
Гогольнең «Ревизор» ы сәхнәгә менгәнче ике ел элек шул ук чор язучысы А. Вельтманның «Неистовый Роланд» повесте басыла. Сюжет охшаш: губерна чиновниклары читтән килгән (гастрольгә килгән, диик) артистны зур түрәгә санап куркуга төшәләр. Артист орденнар, йолдызлар таккан, киемнәре дә сәхнәдә уйнаячак героеныкы була. Салмыш хәлдә, инде киенеп, театрга барышлый ул көймәле чанадан егылып төшеп кала. Һәм чиновниклар каршында… генерал-губернаторга әйләнә. Әйе, киенүе әйтеп тора ич.
Бу очракта артистны шул ук куркуның зур түрә итеп танытуы ышандырарак бирә кебек. Ләкин С. Антонов моны мотивлаштыру-исбатлау җитмәүгә саный, повесть очраклы мәзәктән узмаган, ди. Әсәрне төп нөсхәдә укымагач, бәхәскә керү дөрес булмый, бәлки, С. Антонов тулысынча хаклыдыр. Хәтта городничий да әнә, бу җилкуарда ревизорга чәнти бармакның яртысы хәтле дә охшаган нәрсә юк иде ләбаса, ди. Россиядә чиновникларның (аларның гына түгел) куркуга алдан ук әзер икәнлекләрен басым ясап күрсәтү Гоголь әсәрен бөеклек дәрәҗәсенә күтәргән, хак монысы. Шуңа күрә «Ревизор» «Неистовый Роланд» ны оныттырган булыр.
Җайдан файдаланып, повестьның авторы белән бераз танышыйк. Александр Фомич Вельтман (1800–1870) – шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, математик-галим, төрле халыклар тарихы һәм мәдәнияте турында хезмәтләре бар. Күп үк язган. 1830–1840 елларда, ягъни «Ревизор» язылган һәм беренче тапкыр уйналган елларда, А. Вельтман киң танылган язучылардан санала. Шулай булгач, Н. Гоголь «Неистовый Роланд» ны белергә тиеш иде ләбаса! Баксаң, аңарга сюжетны А. С. Пушкин биргән икән. Әдәбият тарихында бу факт төпле теркәлгән исәпләнә. Бәлки, повесть вакыйгасында нәрсә җитмәвен Гогольгә бөек шагыйрь искәрткәндер, бәлки, бөек язучыга ым кагу кирәк тә булмагандыр. Читкә тайпылдым, боларны ачыклау хәзер инде мөмкин дә түгелдер. Һәм моны максатым да итмәдем, бары тик үземдә туган сораулар белән генә уртаклаштым.
Инде икенче мисал тирәсендә кайнашып алыйк.
Иван Сергеевич Тургеневның «Муму» әсәрен без мәктәп елларыннан ук беләбез, аның татарчага тәрҗемәсе дә бар. Хикәядә (аны повесть дип атау да очрый, монысы, бәлки, дөресрәктер, күләмле китапта ул утыз биткә якын) ишегалды себерүче телсез-чукрак Герасимның елгага төшкән көчекне алып кайтып асравы, берчак Мумуның (инде этнең) хуҗабикәгә-барыняга иркәләргә теләве өчен ырылдавы, тешләрен ыржайтуы, хуҗабикәгә моның ошамавы, аның котырынкы ачуга чумуы, Герасимның этне муенына таш бәйләп батырырга мәҗбүр булуы, аннары, «как лев… сильно и бодро» атлап, авылына кайтып китүе сурәтләнә, хикәя соңгы хәл белән тәмамлана. Әсәрдә Герасимның кер юучы Татьянага мәхәббәт линиясе дә бар.
Инде Ги де Мопассанның «Кокотка» (кайбер китапларда «Мадемуазель Кокотка») новелласы эчтәлеге белән танышыйк. Ул «Муму» дан кырык ел чамасы соң язылган, әмма төп сюжет линиясе шул ук. Байларда кучер хезмәтендә торучы Франсуага бер эт – Кокотка иярә. Ул да Муму кебек үк бик акыллы, тик бер кимчелеге бар: еш балалый, хуҗалар өе тирәсен эт өерләре басып ала. Һәм Франсуа Кокотканы батырырга мәҗбүр була. Тик новеллада вакыйганың дәвамы бүтән – Сена елгасында чалкан яткан эт үләксәсе… Франсуа үзе батырган Кокотканыкы… Шушы хәлдән соң Франсуа юләрләнә…
Мопассан новелласында әсәрнең тәэсир көчен арттыручы детальләрне атыйк: кызыл күн муенчак (этләр муенчакны яраталар кебек), Кокотканы батыргач, Франсуаның ай буе авыруы, Кокотканың үләксәсен таныгач, Франсуаның шәрә килеш йөгереп качарга теләве…
Бу новелланы беренче тапкыр укыгач, Мопассан үзенә таныш сюжетны нигә кабатлады икән, дип уйланган идем мин. Әмма моңа төгәл җавабын тапмадым. Бәлки, геройлары психологиясен тирәнтен куптарып бирүче Мопассан бу очракта да кеше рухиятен төптәнрәк казырга теләгәндер, шушы фаразны укучы күңеленә сеңдерә алгач, автор ниятенә ирешкән, димәк. Мәсьәлә минем өчен шулай ачыкланып калды.
Соңыннан С. Антоновның «Муму» һәм «Кокотка» әсәрләренә анализы белән танышкач, мин аның фикерләре белән килешеп бетмәдем. С. Антонов Герасимның дорфа хуҗабикәсенең рөхсәтеннән башка авылына кайтып китүеннән, байлардан игелек көтеп булмый, дигән нәтиҗә чыгармакчы була, монда ул Герасимның байгураларга нәфрәтен күрә, хикәянең тәмамлануы көрәшкә чакыра, ди. Кокотканың ел әйләнә теләге кайнавын «случайный, анекдотический характер» (тагын мәзәк!) дип бәяли. Нигә әле очраклы? Ягъни этне батырырга мәҗбүр ителү алардан башланды ич! Герасимның «как лев… сильно и бодро» атлап авылына кайтып китүеннән С. Антонов мондый фикергә килә: «Нам ясен не только внешний облик Герасима, нам ясно, какой грозной ненавистью к барам наполнено сердце этого крепостного мужика».
Унтугызынчы гасыр әдәби тәнкыйтендә үк Герасимның рус халкын гәүдәләндерүе фикере теркәлә. Ягъни вакыты җиткәч, теле ачылыр әле аның, ә хәзергә, әлбәттә, телсез дә, чукрак та булып күренүе мөмкин. Революцион карашлы Герцен һәм Чернышевский «Муму» ны югары бәялиләр, ләкин әсәрне начарга чыгаручылар да була.
И. С. Тургеневның «Муму» әсәрен бирелеп укуыма, аны гүзәл әсәргә санавыма (бөек рус язучысының иҗатын, гомумән дә, яратам) карамастан, мин С. Антоновның кайбер очракта мактавы белән килешмим. Әдәбият теориясендә мотивлаштыруны-исбатлауны «Кокотка» ны түбәнгә куеп, «Муму» ны югары күтәреп, ачыктан-ачык һәм турыдан-туры социаль мәсьәләгә китереп терәп аңлатуга ышанып җитмәдем, ышанмадым. Бәлки, ялгышамдыр. Ялгышсам соң, бәндә хатадан хали түгел ләбаса…
Тагын бер хәл.
С. Антонов, Мопассан кайбер очракта сүзне озынга суза, дисә дә, «Кокотка» «Муму» ның дүрттән бер өлеше хәтле генә булыр, шуннан да кыскаракка тырышу новеллага зыян салыр иде.
«Муму» хикәясе дә әйбәт, «Кокотка» новелласы да әйбәт. Соңгысында кеше язмышы, шуңа бәйле фаҗига көчлерәк тәэсирле итеп сурәтләнә түгелме икән әле… (Монда инде һәр зур әдәбиятның үз традицияләре булуы мәсьәләсенә кереп китәргә дә мөмкин булыр иде. Әмма минем максатым андый түгел, аннары мин бу мәсьәләне ерып та чыга алмаячакмын.) Димәк, Мопассан мәгълүм сюжетка (ул Тургенев иҗатын белгән) яңа әсәрне нәкъ шушы максаттан чыгып язган булыр.
…Югарыда китерелгән ике мисалның да («Неистовый Роланд» һәм «Ревизор», «Муму» һәм «Кокотка») кабатлану очракларының ихтималлыгына ышандыргыч дәлилләр булуына өстәп, әлеге кабатлаулар дөнья әдәбиятын үстереп җибәргәннәр.
Шулай итеп, К. Г. Паустовский әйткәнчә, кабатлау-охшашлык үзеңчә булырга тиеш, мондый хезмәткә әдип яңалык әйтеренә, укучыны таң калдырырына ныклы ышанган хәлдә генә алынырга хаклы. Ягъни үзеңчә кирәк!
«Муму» га кагылышлы тагын бер нәрсәне өстәмичә ярамас.
С. Антонов, «Муму» хикәясе «Аучы язмалары» өчен сөргендә чакта язылган, ди. Монда ике хата бар икән.
Миңа, очраклы рәвештә, диим, «Интерполиция. Международный полицейский журнал» ның 2000 елгы җиденче саны белән танышырга туры килде, минем өчен яңа басма булганга күрә кызыксынуым иде. Шунда Тургенев һәм эт турында мәгълүматлы мәкалә (әмма имзасыз иде бугай) басылган.
1852 елда И. Тургенев, цензура кагыйдәләрен бозганы өчен, ягъни Н. В. Гоголь истәлегенә (Иван Сергеевич Николай Васильевич Гоголь вафатын бик тә авырдан кичерә) язылган мәкаләсен имзасыз бастырганы өчен кулга алына һәм Петербург төрмәсенә ябыла. Чыгарып җибәреп йөртмәсәләр дә, Тургеневка монда эшләргә мөмкинлек була, үз даирәсе кешеләре килеп йөри, «Муму» ны ул шунда яза, ә туган авылына сөргенгә бер ай төрмәдә утыргач җибәрелә. Ягъни төрмәгә «Аучы язмалары» өчен түгел, ә мәкаләсе өчен ябыла һәм хикәясе сөргендә түгел, ә төрмәдә языла. Хикәя беренче тапкыр 1854 елда мәшһүр «Обломов» романы авторы, цензор И. Гончаров булышлыгы белән басыла.
Һәм тагын кызыклы хәл.
«Муму» хикәясенең төп вакыйгасы Тургеневлар имениесендә булган. Анда Андрей исемле телсез-чукрак хезмәттә тора, ул көрән тамгалы ак этен Тургеневның әнисе Варвара Петровна яратмаганы өчен батыра, шуннан соң бер генә этне дә иркәләми. Ә барыняны тыңламыйча ярамый, Варвара Петровна үтә ярсу холыклы, аның ачуы котырынып куба, ул булачак бөек язучыны үсеп җиткәч тә чәпәләүдән чирканмый. Мумуның – этнең – хуҗабикә иркәләргә теләвенә ырылдавы урынлыдыр, эт кешенең кемлеген тиз аңлый. Әнә Кокотка да Франсуаның кемлеген очратуга ук аңышып ала һәм аңардан калмый…
«Чаян» журналы редакциясендә, Декабристлар урамындагы бинада эшләгән чагым иде. Бүлмәмә Фатих абый Хөсни килеп керде.
– Хәлләрең шәпме? – дип, күрешергә кулын сузды. – Яшь чагында шәп булмыйча, ди! – Һәм, каршыдагы кәнәфигә утырып, холкына хас булмаганча зарланып алды: – Минем эшләр көйсез менә! Хикәя яза идем, ахырына җиткәч сөртендем, әй…
Фатих абыйлар ишегалдында Җүлә исемле эт яши икән. Еш кына балалый, тик көчекләрен үстерә алмый, бала-чага көчекләрне, күзләре ачылуга ук, базарга алып чыгып саталар икән.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.