Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 14

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Ялгышу ярамый. Урманда хаталансаң, миеңә чыбык төшүе дә җитә.

Башлык-Агам качакларны бер баштан икенче башкача күзеннән кичерә, бер озыны белән бер тәбәнәге торып баса, шуларга карашын туктатып алды бугай. Алар читкәрәк чыгалар, янәшәләрендә Малай бөтерелә инде. Һәм караңгыга өчәүләп кереп югалалар. Төркемнән тагын берничәсен Хәстәрче ияртә. Болары җәпләкә баскычта уйнатылган качак мәетен чокыр төбеннән күтәреп менәләр, аны учаклардан шактый читтәге ялгыз каен төбенә салалар. Кайсыдыр каяндыр юрган алып килә (боларның мәгарәсе – әллә куышы яки торагымы – ерактарак булыр, дип уйлый Бураншаһ), аны Хәстәрче мәетнең өстенә баштанаяк яба. Хәстәрче кулларын югач, Башлык аңа зур учактагы зур казаннан аш бүләргә боера.

– Йомыштагыларны онытма, – дип кисәтә аны Башлык. – Малайга да тигез өлеш чыгар. Хезмәте зурдан булды бүген. – Шуннан соң Бураншаһ-Саядка таба борыла. – Ашыйсыңмы?

– Бирсәгез, ашыйм. Бирмәсәгез, ач кунармын. Сезгә әлегә эш күрсәткәнем юк ич, Агам.

– Син дә зур хезмәт күрсәттең бүген. Вә ки сөйләгәннәрең хак булса, дим. Сине талаган ана бүре өере безнең базга ияләнгән иде. Тота алмый идек үзләрен.

Бураншаһка да аш зур казаннан бүленә. Башлыкка ике купы китерелә, берсендә – түтәрәм ит, икенчесендә – шулпа. Хәстәрче кашык суза, кашыкка кечкенә табактан шулпаны Башлык үзе аударып сала, ит кисәге кисеп бирә. Ризыкларны Хәстәрче аның яныннан китмичә йотып бетерә. Һәм чокырга, инде төбендә генә итеп, тагын хәмер коела. Ризык җыю беткәч, Башлык Бураншаһ-Саядны качаклар табыныннан үз янына чакыра, ишарәсенә сүзләрен дә өсти.

– Монда кил. Ә син, – дип, берәүгә төртеп күрсәтә ул, – Яңага бүтән хөллә алып кил. Бу төндә ул шушында ялгызы кунар. Аңа әлегә мәгарә ишеге бикле. Төшендеңме?

– Аңладым, Агам.

– Барыгыз да монда булыгыз. Әлегә. Тиздән Яңаны тагын сыныйбыз. Бүгенгә соңгысы булыр. Озакламыйча йомышка китүчеләр кайтып җитәр. Бәлки, бүреләр өере турында әкият кенә сөйләгәндер Яңа, бәлки, кулын ул үзе умыргандыр.

Хәстәрче терәкле урындык китерә, Башлык, култыгы белән терәк почмагын каплап, шунда күчә.

– Мин синең белән, Яңа, кул көрәштермәкче идем. Менә шушы өстәлчектә, – дип, купылар торган өстәл-урындыкка күрсәтә ул. – Вә ки син яралы икән.

– Минем уң кулым таза-сау, Агам, – дип, урыныннан кузгала башлый Бураншаһ.

– Утыр урыныңда! Көрәшсәк, мин күрәләтә мескен яралыны җиңгән саналыйммы?! Юк инде, агайниш! Вә ки башыңа сал – монда кас тоту юк! Бер-беребезгә үч тотышмыйбыз. Монда кылынган гамәлләр бидгать саналмый! Нәрсәдер өчен гаепләү тикшерелми. Монда черчек чыгарылмый! Кемгәдер гаеп өю өчен хәтта сылтау эзләү тыела.

Түтек тавышы ишетелә.

– Кайталар, – ди Башлык. – Малай таш сыбызгысын ике тапкыр сызгыртты. Ишеттеңме, Яңа, элгәре чыпчык баласыдай черелдәтте, аннары сандугачка охшатып сайратты. Димәк ки, бүреләр өере турында син, Яңа, чынын такылдагансың – сандугачы ахырдан.

Озын һәм тәбәнәк буйлы качаклар ана бүре гәүдәсен Башлык алдына китереп салалар.

– Зур ук икән шул… – дип гаҗәпләнә Башлык. – Хәстәрче, тиресен тунат. Тегеләрен дә тунасыннар. Миңа тун тектерерсең. Этне дә тунат. Анысының тиресеннән бүрекләр тектер. Берсе – Малайга. Калганын үзең бүл. Яңаның әйтүенчә, эте зур булган. Вә ки берсен Яңа башына үлчәт. Үз этенең файдасын тагын бер күрсен. Ә… бу нәрсә тырпаеп тора?! – дип, бүре гәүдәсенә текәлеп кала Башлык.

– Минем хәнҗәр, Агам, – дип, алгарак чыга Бураншаһ-Саяд.

– Нигә калдырдың аны?

– Тартып чыгара алмадым.

– Һе, мескен! – дип мыскыллый Башлык. – Минем белән кул көрәштермәкче тагын, хәчтерүш! Ә безнең янга корал күтәреп килмәвең әйбәт анысы.

– Мин бит ерткыч бүреләр түгел, кешеләр эзләдем, Агам.

– Ал!

Бураншаһ, сабы кереп бетә язган хәнҗәрен чыгара алмыйча, озак ук азаплана.

– Ярасын ярырга пәке бирсәгез икән.

– Кулың белән керткәнсең, кулың белән ал.

Ниһаять, Бураншаһ имән һәм урта бармакларын хәнҗәр сабының ике ягына көчләп кертә. Селкетмәкче була, тик хәнҗәр бирешми. Уйга кала – нишләргә?

– Их-х, әле сине теге хөрәсән Җебегән урынына Булышчым итмәкче идем. Киләчәктә. Син дә шул бер чыра кул икәнсең…

Нәкъ шул мәлдә – бер мизгелдә – канлы хәнҗәр, бүре йөрәге турысыннан чыгып, Башлыкның йөрәк турысына кереп чума. Башлык ык итә, күзләрен бүреләрнекеннән уздырып акайта. Бураншаһ аңа, Башлык терәкле урындыгы белән аягы башына мәтәлгәнче:

– Белеп кит, – дип кычкыра, – Хәсбия өчен касым-үчем бу! Унҗиде ярым хәтереңнән чыкмадымы әле…

Барысы да, ни булганын аңышмыйча, бер мәлгә катып калганнар. Шымчы малай иң башлап аңына кайта һәм, чалбар кесәсеннән пәке алып, Бураншаһка ташлана, Хәстәрче аны тотып калмакчы була, теге җәһәт читкә тайпыла. Бураншаһ Малайның авызына сул кулы белән, авыртуын да онытыпмы, әллә уңы белән сукса җан аттыруын искәрепме, шундыен да итеп тондыра, бәләкәй хәшәп сүнүче зур учакка очып төшә. Кайсыдыр аны, ут дөрләп капканчы, аягыннан сөйрәп алып чишендерә. Әлегәчә башкалар урыннарыннан кузгалмыйлар. Бураншаһ, дәү комган алып кулларын юып, алар каршысына баскач кына Хәстәрче тирәсенә шыпын-шыпын елышалар, Хәстәрчене Бураншаһка табарак этәрәләр. Бураншаһ чүгәли, ләкин кире тураеп баса.

– Тез чүгү миңа ярамый, – дип башлый ул сүзен. – Барыбыз да басып торыйк, инде мин сезнең белән качышлы уйнамыйм. Теге Шымчыны да аягына бастырыгыз.

– Аның хәле юк. Йөзе тоташ җимерек аның, – дип җавап кайтара Хәстәрче.

– Алдыгызга китереп салыгыз. Күрсен мине, сөйләгәннәремне ишетсен, күзләре күрәдер, колаклары исәндер.

Карусыз тыңлыйлар Яңа Башлыкны. Хәер, бу кадәресе бүре өеренә дә, эт өеренә дә, гомумән, өердәгеләргә хас сыйфат инде.

– Мин сезгә үчле, – ди Бураншаһ. – Хәзергә мин берегездән – Башлык Ерткычыгыздан үчемне алдым. Мин Нужа саласы тумасы түгел. Аннан мин, йорт җиткергәндә, шәп наратлар ташыдым. Авылны шуннан хәтердә калдырдым. Ә Калатау карьясен хәтерлисез булыр. Сез, менә бу Шымчы малай белән, – дип, җимерек авызлы малайга төртеп күрсәтә Бураншаһ, – унҗиде ярым кеше заты, быел авылдан минем хатыным Хәсбияне урлап, аны урманда көчләгәнсез. Чәчү беткәч, Сабан туе узган иде инде. Мин аны икенче көнне генә таптым. Мәрхүмәне… Хәзер сез миңа ябырыла һәм кисәкләргә аергалап ташлый аласыз. Көрәш гадел булсын дисәгез, миңа каршы берәм-берәм чыгыгыз. Тик мин соңгыгызга каршы басканда, мине өстерүче булмас. Өерегез белән тотынсагыз да, берничәгезне дөмектерергә өлгерәчәкмен. Сайламыйча. Күреп тордыгыз, әлегә сул кулым да йөз җимерергә ярый. Йә, кайсы юл кулай сезгә? Мин әзер. Җавап көтәм.

Эндәшүче булмый.

– Өченче юл да бар.

– Нинди? – дип, алга чыга Хәстәрче.

– Барыбыз да исән-сау кала алабыз. Тик сез инде мин кушканча яшәячәксез.

– Кол булыпмы? Элеккечә булып кала түгелме соң безнең яшәү?

– Юк, Хәстәрче, кол булып түгел. Үзегез хезмәт куеп тапканны үзегезчә тотып яшәрсез.

– Син безгә тормыш вәгъдә итәсеңме?

– Әйттем – бетте. Тик тәртип бозмыйча. Минем кушу шушы тарафка гына кагыла. Кемдер тәртип бозса, аңа җәзаны бергәләп салабыз.

Качаклар Хәстәрчене уртага алалар. Озак киңәшәләр, Хәстәрче, түгәрәкне ерып, Бураншаһка кулын суза.

– Без риза. Без элек моннан кача да алмый идек. Теге Ерткыч барыбер табачак-таптырачак иде. Риза без. Бер үтенечебезне әйтик: безне сәбәпсезгә кыерсытма һәм кыерсыттырма. Син безне үз авылыгызга алып кайтмакчысың кебек.

– Фаразың дөрес.

– Безне кабул итәрләрме?

– Барысы да тәртибегезгә бәйле.

– Безгә, кыш кергәнче, торак җайларга кирәк бит.

– Үз тырышлыгыгызга бәйле. Урман Калатауның өстенә аварга тора. Нарат кына юк бездә.

– Осталарыбыз җитәрлек. Ә оста эштән җирәнми.

Хәстәрче хәнҗәргә рәвешле ике яклы пәкесен Бураншаһның аяк астына ата. Башкалар да шулай итәләр. Шымчы малайның Бураншаһ суккач каядыр очкан пәкесен качаклар бергәләп эзләп табып китерәләр, ә Малай каты сызланып-елап инде йөзтүбән ята бирә.

– Хәстәрче, – дип эндәшә Бураншаһ, – бу малай актыгына шифасы тиярдәй бер-бер әмәл кылырсың. Инде болай хәл итик. Калганын, дим. Мәетләрне иртәнге якта үк җирләрбез. Үлеләр дошман була алмый. Янәшә каберләргә күммик аларны. Хәер, монысы – сезнең карамакта, аларны сез күбрәк беләсез.

– Бер-берсенә торышлылар иде алар, Башлык булып алса, тегесе монысыннан ким кыланмас иде.

– Җеназадан соң юл хәстәрен күрә башларбыз. Мунчагыз бардыр – юынырсыз. Йөзләрегез пәринекедәй булмасын. Югыйсә безне авылга кертмәсләр. Әйбәтрәк киенегез. Хәстәрче карасын боларын. Эш коралларыгызны алырсыз. Һәркайсыгыз биштәр ассын. Ризыкларга туздан кумта әйбәт. Бүтән әйберләргә кышкача, җир туңдыргач киленер. Хәмерне хәзер үк чыгарып түгегез! Берсекөнгә – атнакич. Таңнан сәфәр чыгарбыз. Иртә таңнан. Безнең авылга кичкә кайтып та элгәшмәбез, ерак ул. Кичләтеп авылга кермәбез, болын түрендәге әрәмәлектә кунарбыз. Көн туып җомга намазы узгач кына, басу капкасы ачыла бездә.


– Инде йомгаклыйк, – диде Каллап-Кияү. – Хикәят озынгарак сузылды.

Яшиләр алар Калатауда. Кайберләре гаилә дә коралар. Барысы да үз үлемнәре белән дөнья куялар. Аларның үз зираты. «Качаклар мазарлыгы» диләр аны. «Кыргыйлар мазарлыгы» дип тә искә төшергәлиләр. Аларның элек кылганнарын авыл халкы, күрше-тирә сала кешеләре дә онытып бетермәгән, димәк. Кушаматлары да элеккечә калган: Хәстәрче, Шымчы малай һәм башкалар. Шымчы малай дигәннән. Ул сөйләшә алмаган, теле тешләнеп өзелгән була аның, соңгы сүзе теге чакта Бураншаһка пәке тотып ташланганда кычкырган «син…» булган. Сыбызгысын да сызгырта алмаган. Авылда озак яшәмәгән, алар арасыннан фани дөньядан беренче булып ул – иң яше киткән. Иң өлкәне – Хәстәрче – барысыннан соң гүр иясе булган.

Бураншаһ… Бураншаһ, диген… Ул үзен дә Качаклар зиратына җирләргә васыять әйткән. Аңардан соң бу мазарлыкка кеше күммәгәннәр инде. Ә зират хәзер дә ташландык түгел үзе, коймасы-капкасы, алачыгы төзек тотыла. Каберләр инде беленми, чардуганнар тотылмаган, бер генә кабер ташы да куелмаган. Бураншаһка да юк, ә авылда нәселдәшләре ишле әле. Үз балалары булмаган Бураншаһның, кабат өйләнмәгән ул.

Ә Хәсбия?

Хәсбия Калатауның Арткы урамындагы туган йортына, әти-әнисенең һәм туганнарының хәлен белергә барган була. Кайтырга караңгыракка кала, болытлар да айны каплаган инде. Кайтып барганда, аны качаклар эләктерә һәм, ерак та китмичә, урманда көчлиләр, кулларын бәйләп, авызын томалап калдыралар. Хак булса, аны качакларның берсе, Башлыкның чибәрнең чибәрен табарга дигән әмерен үтәп, Сабан туенда күзләгән, имеш. Ихтималдыр монысы.

Бураншаһ эзләп тапканда, Хәсбия ярым үле хәлендә яткан. Ничек мәсхәрәләүләрен, беренчесенең кыяфәтен-йөзен өзә-төтә генә әйтә алган.

– Газапландырма мине… Эчем чыккан бит… Ас, суй… Мин риза-бәхил… Синең кулыңнан… узыйм… Чыдамым… төкәнде…

Бураншаһ аны иркәли, юатырга тырыша. Күзләреннән аккан яшь Хәсбиянең авызына төшә.

– Синең… күз яшең дә… татлы, Шаһым минем… Башыма бүләгең… кашбауны кидертерсең… Асыл ташлы… энҗеле… сәйләнле… тәңкәле… Мин сине… анда да онытмам… Сиңа атап… киҗеле сөлге… тукый идем… Бетерә алмадым… Сандыкта… Мөдафәга кыл… Дошманнардан саклан… Йәме… Бәхил мин синнән… Бәхил…

Каллап Зарафәт бу кичке икенче хикәятен шунда бетерде.

– Малайлар, – диде ул безгә, – ишеткәннәрегезне уегызда тотыгыз. Берчак кайбер хәлләрне бәяләргә туры килер сезгә, шулчакта кирәге чыгар боларның. Ә хәзер таралыгыз, караңгы иңә. Без мөзакәрә кылырбыз әле, фикерләр алышмыйча ярамас.

Тыкрык чатыннан үзебезнең якка борылганда, авылыбыз өлкәне Кырт-Ипле Сабирҗан абзыйның:

– Шул кыргый заманнар кире кайтмаса канә, – дигән сүзләрен ишеттем мин. – Тормыш чуалчыкланмасын иде…

2001
Кочасы иде дөньяны…

Бүген – елның иң озын көннәренең беренчесе. Бүген нәкъ җәйчә. Ап-аяз. Җилсез, аның әрсезлеге, бәлки, ояларында гына сизеләдер. Агачлар, үләннәр, буй-сыннары белән кешеләрне сөендереп, тынлыкта рәхәтләнәләр. Кояш нурлары һәрнәрсәгә кунып, җемелдәшеп иркәләнәләр. Күңелдә биниһая өмет яктыра – бүген миңа гел-гелән әйбәт кешеләр очрап торыр кебек. Әй, бүген бөтен дөньясында сыңар гына да юньсез юктыр ла! Кочасы иде шушы гүзәл дөньяны!

Җитәкләшкән ике кыз Казаныбызның хәзер җәяүлеләр генә йөри торган урамына Тукай мәйданыннан килеп керделәр. Аларга игътибар итмичә мөмкин түгел иде, мин аларга текәлеп, капылт туктап калдым. Аларның йөзләре дә, киемнәре дә, йөрешләре-хәрәкәтләре дә охшаш, буйлары да тип-тигез. Алар чиста-иркә яшел төстәге өрпәкләр бәйләгәннәр. Озынча карасу толымнарын алга салганнар, чәчүргечләре зәңгәрсу, ап-ак күлмәкләренең бала итәкләре алсу өрфиядән. Алар бер-берсенә карадылар, сүз әйтмәделәр. Аларның карашлары бер-берсенең уен-теләген хуплаудан мөлдерәмә, сизелер-сизелмәс кенә баш кагулары шуны аермачык белдерә иде. Ә көрәнсу күзләренең йомшак-җылы елмаюлары бөтен җиһанга бәхет телиләр иде.

Янымнан узганда томырылып карадым мин аларга, хәер, бер мин генә түгелдер. Тик гүзәллекнең һәм дә гөнаһсызлыкның барлык бизәкләрен кыска арада күңелгә беркетү мөмкин булмагандыр, хәер, бу кадәресе озак арада да ирешелмәслектер.

Ерагаялар алар. Ерагайдылар.

Инде күренмиләр.

Алар игезәкләр иде. Аларга әле унике яшь тирәседер.

Җәйнең иң озын көннәренең беренчесендә шәһәребезне бизәп, аның кешеләрен сокландырып йөриләр игезәк кызлар – рәхмәтләр яусын аларга. Бәхетләре булсын! Шәт, теләкләребез кабул кылыныр.

…Тукай мәйданындагы җир асты юлыннан чыгып, Финанс институты тавыннан – уңнан – күтәреләм. Әкрен атлап. Югыйсә мин, солдат хезмәтендә булмасам да, тауны йөгереп-ашыгып менә дә кабаланып төшә идем. Күрәсең, игезәк кызлар мине адымнарымны тизләтүдән туктатканнардыр.

Чү! Өнме бу, әллә төшме? Әлегә аңышмадым мин моны – каршыма ике яшүсмер килә. Беренче тәэссоратым – алар тау кыйгачлыгындагы тар сукмакны егетлеккә күчкәндәге ныклы һәм ипле адымнары белән киңәйтәләр.

Йа Ходай! Аларның да игезәклекләре йөзләрендә, буй-сыннарында оттырышсыз күренә. Мин аларның охшашлыгын тасвирламыйм. Иренүемнән түгел, охшашлыкны сезгә төп-төгәл җиткерә алмам дип куркудан да түгел, ә дөньяның бу әзмәверлеген үзегезнең табуын теләүдән. Тик онытмагыз: алар горур, дөньяның тоткасы әйбәтлектә, башкалабыз-мәркәзебез урамнарыннан узганда, илдәшләргә дустанә елмая белүдә аларның татарча бөеклеге!

Күңелгә кинәт могҗизалы уй килде – әгәр, димен, инсафлыкларына һичкайчан тап төшермәячәк шушы ике яшүсмер бая гына җәяүлеләр урамын бизәп узган ике мәгърур кыз белән?! И-и хыял соң… Күрешсеннәр иде алар!

Шул ук көн. Җәйнең иң озын көне. Беренчесе, әйе. Инде төш узды. Язучылар берлегендә йомышларымны йомышлагач, өйгә һәм кибетләргә сугылдым да дачабызга барышым. Безнең бакчаларга – Дөбьяз якларына автобуслар Социалистик шәһәрчектән китә. Шактый көтәм инде, әлегә автобус күренми. Бакчалардан ары узып китүчесе бар, аның шофёры безне утыртырга теләми, аңа бер баштан икенче башкача билет алучылар кирәк. Ниһаять:

– Тулы билет алсагыз, утыртам, – диде ул. – Тулы түләмәсәгез, бер төштә дә туктамыйм.

Нишлисең, кем әйткәндәй, көчсез көчленеке замана, әллә көчле көчсезнекеме шунда. Югыйсә бу шофёр егетнең моңарчы мондый әрсезлеге сизелми иде. Өлкәнрәкләргә:

– Җиләкләрегез кып-кызыл булып пешсен, әбекәй, – дип тели, ә билетсыз йөрүче яшьләрне: – Әллә акча биреп торыйммы соң үзеңә, чибәрлегең җуелмасын өчен, – дип төрттереп шелтәли иде.

Автобуста миңа җиңелчә киенгән, шактый ук тулы йөзле, тәбәнәгрәк буйлы яшь бер хатын урын бирде. Мин утырырга теләмәгәч, ул:

– Сез басып барып, мин утырыйм диме инде?! – дип, мине буйсынырга мәҗбүр итте.

Ханым зур гына сумкасын минем алга куюдан кушылырга торган калын кашларын сикертеп, йомшак елмаеп баш тартты. Сумканы аның кулыннан алгы рәттә кырыйда утыручы хатын сүзсез генә үз алдына алды, инде яшьрәк ханым аңа һич тә карышмады.

– Тутыргансың икән шыплап, – диде утырган хатын. – Сәгать буе күтәреп кайтырга соң. Күчтәнәчләрең мулдан икән.

– Казанга күчтәнәч-сыйга барган идем. Кечкенәсенең туган көне бит. Иртәгә.

– Исемдә. Мин дә табыныгызга сыйлар алган идем. Малайлар кертерләр. Туктале, аерым төйнәгән ич аларны, үзеңә үк биреп җибәрермен, миннән соң араң ерак түгел, үзең үк күтәреп китәрсең, ике кулыңа ике әйбер булыр.

Автобусыбыз кузгалды. Мин Казан үзәгендә очраган ике пар игезәкләр турындагы уйларыма чумдым – бу вакыйгадан, язып булса, җылы һәм җыйнак хикәя чыгачак лабаса! Ләкин миңа урын биргән ханымның:

– Малайларың… малайларыбыз безгә иртәгә иртүк менсеннәр, яме, – дигән аңлашылмас сүзләре мине Казан игезәкләре турындагы уйларымнан бүлде.

Гаҗәп ич, нигә әле малайларың һәм малайларыбыз? Моны алда утырган хатынның беравыктан соңгы җавабыннан да аңышып булмады.

– Әллә кайчан сездәдер инде алар. Бүгеннән менеп куйганнардыр. Кичә кич кенә машина белән кайтарып киткән идем. Хәзер үк кайтармасаң, чыгабыз да йөгерәбез бабай белән әби янына, дип куркыттылар. Йөгерәчәкләр дә иде. Бабай-әбине генә сагыну түгел инде, төпчекнең туган көне исләренә төшкән. Әтисе сыңарлары. Эштән сорадым да бүген үк кайтасы иттем. Машинам чыгымчылады да автобуска калдым.

Алар арасында иң озын сөйләшү шушы булды. Шулай да алар юл буена өзә-төтә генә сүз алышкаладылар.

– Иртәгә үзең дә мен безгә.

Моны яшьрәк ханым тавышын басынкырак итеп әйтте, бу чакыру авырдан бирелде бугай аңа.

– Риясыз шул син.

Моны утырган хатын чатнатып әйтте, мондый фикергә ул күптән килгәндер.

Бүген шәһәр үзәгендә алган тәэссоратым мулдан иде ич, боларын күңелемә сыйдырып та бетерә алмам, онытырмын дип, кечкенә куен дәфтәремә кайбер төгәллекләрне төрткәләп куя бардым, ягъни бу ике хатынның бер-берсенә якынаеп та җитмәве һәм бер-берсеннән ерагаеп та бетмәве табышмагын соңыннан үземчә чишмәкче идем. Ә каләм тотучыга серле хәлләр бик тә кирәк. Һәм мин үз тукталышымда төшеп калмадым, бәлки тагын нәрсәдер белермен әле бу ике хатын язмышыннан дип уйладым, өстәвенә билетым ахыргача алынган лабаса!

Барып җиттек. Төшәбез. Яшьрәк ханым, читкә күчеп, утырып кайткан хатынны алга чыгарды.

– Иртәгә сезнең дүртегезне дә көтәбез.

Яшьрәк ханымның тавышы ныгый төшкән иде.

– Карале, нәрсә кабатлатасың?! Барыбер, чакырмасаң да барасымны сиздең ич инде.

Утырып кайткан хатынның тавышы көчле үк яңгырады:

– Нигәдер шикләнеп алдым, кыенсынмагае, дип.

– Кыенсынам, ди! Синең миңа сүз катарга кыенсынуың да җиткән, җитеп ашкан. Малайлар үсә, шуны онытмыйк. Алар барысы да – алтысы да – үз балаларым ич.

– Минем дә үз балаларым инде алар…

– Балалар бер-берсенә тартыла. Алар арасына кыя булып басарга ярамый, моңа минем дә көчем җитми, ә син сытыкның күптән. Күз яшьләреңнән диңгез ясама, яме! Тыел, дим! Балалар…

– Исән генә була күрсеннәр, наныкайларым…

Яшьрәк ханымның күзләреннән дым кипшерә инде. Утырып кайткан хатын аның җилкәсенә бармак очлары белән орынды, суккан җиреннән чыбыкны гына түгел, күсәкне сындырырлык таза-көчле кулга шундый йомшаклык та хас булыр икән, әй.

Алар тукталыштан үргә күтәрелгән сул урам буйлап киттеләр. Озынрак гәүдәле хатын алдан бара, яшьрәк ханым аңардан беразга калыша. Берсе адымнарын акрынайтса, икенчесе кызуласа, алар җәһәт үк тигезләшәсе канә, тик нигәдер араны бетермиләр – берсе артык базымчак, икенчесенең кыюлыгы чамалы, ахрысы.

Әллә йөгереп куып җитәсе дә, кем булуларын да сорамастан җитәкләштерәсе инде үзләрен! Казанда очраган игезәкләр кебек итеп! Тик болар игезәкләр түгел шул.

– Араларында кыя бар кебек, – дип, уемны әйтеп үк салдым мин һәм моңа һич көтмәгәндә җавап ишеттем:

– Кыяның да кыясы иде. – Моны янәшәмдә утырып кайткан хатын әйтте. – Акрынлап менәләр икән алар бу кыяның түбәсенә. Хатын-кыз йөрәге-җаны шул… Моңа хатын-кызларның гына көче җитә. – Ул, минем аптырап калуымны күреп, алдыма ук басты. – Сез абыймы, әллә энекәш буласызмы миңа, моның әһәмияте юк, кордашлардырбыз, мөгаен. Әмма бу ике хатынның язмышы сезгә юл буе тынгылык бирмәде. Мин сөйлим сезгә аларның кемлеген. Алар мине белмиләр, мин алар авылыныкы түгел, ә аларны белмәгән кеше безнең якта сирәктер. Алар икесе арасындагы кыяга ике яклап күтәреләләр икән, түбәдә очрашырлар, шәт, сөйләшүләреннән шуны аңыштым. Балалар хакына ниләр генә кормый да нинди генә кыяларны җимерми ана кешеләр…

Кордаш юлдашым хәбәрләре менә мондыйлар иде.

Әлеге хатыннар көндәшләр икән ләбаса – озын буйлысы, өлкәнрәге, моннан биш чакрымдагы авыл кешесенең беренче хатыны икән дә тегесе икенчесе икән. Беренче хатын өч игезәк малай тапкан булган. Аерылышканнар, хатынның кырыс холкына түзмәгән, имеш, ир. Икенче хатыны да өч игезәк малай китергән, өченчесе – «төпчек» дип телгә алганнары – ике көнгә соңлап туган икән. Ә әти кеше вафат икән инде, кинәт авырып, атна да узмастан, мәңгелек йортка китеп барган…

Җәйнең иң озын беренче көнендә, шулай итеп, мин төрле игезәкләр язмышы белән таныштым. Болардан бер хикәя һичшиксез туарга тиеш иде. Ләкин ул язылмады. Моңа, күрәсең, вакыйгалар ишлелеге, аларның артыграк та тәэссоратлы булуы комачаулагандыр, югарыда сөйләгәннәр шуңа дәлил.

…Мин койма буендагы чирәмлектә уйланып утыра идем. Кинәт:

– Абзый кеше, әйдә, кузгалабыз, – дигән эндәшүдән сискәнеп куйдым. Автобус хуҗасы иде ул, миннән ерак түгел генә төштә чирәмлеккә таянып ял итеп алды ул. – Үз тукталышыңда төшеп калмадың, кире алып кайтмыйча булмый ич инде сине. Минем янга утыр, салонда буш урыннар юк.

Егет миңа кайту ягына билет алдыртмады. Шактый ара узгач:

– Их-х, дөньясы… – дип уфылдагандай әйтеп салды ул. Бераздан: – Их, – дип кабатлады, монысы сөенеч кебегрәк яңгырады, – ияләнеп беткән идем мин бу юлга, аның сәфәрчеләренә. Бакча кешеләренең күбесенең кайда төшәселәрен дә хәтергә сеңдергән идем. – Ул сул кулын йодрыклап һавада селтәп алды. – Исән-сау кайтып җитсәм, Аллаһы боерса, гаризамны язам да эштән китәм. Узмаган юлга кешеләрдән акча түләтү минем холкыма сыймый. Күрәләтә кеше таларга кушалар, әй! План да табыш, имеш! Кешенең сукыр тиененә дә кагыласым юк! Соцгородта әйткән сүзләремә үкенеп бетә алмыйм. Һәр тукталышта төшердем кешеләрне, берсеннән дә артык акча алмадым. Сез генә үз тукталышыгызны уздыгыз да тулы билет алдыгыз. Югалмам, Аллаһы боерса, һөнәрләрем бар…

Егет, минем тукталышта әйтмичә үк, автобусын туктатты, анда көтеп торучылар юк иде. Без, куллар болгап, елмаешып аерылыштык.


Укучым! Игезәкләр турында хикәя язмавымның, яза алмавымның тагын бер сәбәбе булса кирәк.

Безнең бакчада ике хуҗаның җиткелекле салынган тоташтан зур йорты бар. Аның ике өлеше дә бер үк рәвештә. Аларда хатыннары игезәк ике гаилә яши, алар әлегә икешәр генә бала үстерәләр. Яшьләр әле алар, тагын балалары булыр, Аллаһы шулай боерсын.

Яшь ханымнар белән танышканда (берсенең ире электрик, аңа йомышым төшкән иде), алар исемнәрен әйткәннәр иде. Әмма минем аларны хәзергәчә аера алганым юк. Икесе янәшә торганда, берсе ике булып күренә инде әллә…

Теге алты малай да бер-берсенә бик охшашлардыр. Тик аларның олырак өчесе кечерәк өчесеннән яшьләре, буй-сыннары белән генә аерылалардыр.

Бакчабызда игезәкләрне табуымның олы сөенече – аларның мине, бәлки, монысы үзләренә дә кирәктер, уен уйнатуларында. Җәйнең теге иң озын көнендә дә очрады алар миңа – дачабызга сукмак алар яныннан уза.

– Безнең абый безнең янда туктамыйча узасы, әй, – диде берсе.

– Апаны сагынган инде, апаны, – диде икенчесе.

Аларның тавышларына тикле бер үк төрле яңгырый.

Һәм мине сөендергән уен башлана.

– Мин кем?

– Ә мин кем?

Мин әйтәм. Алар рәхәтләнеп көләләр.

– Абый җаным, тагын белмәдең!

– Абый, дим, тагын бутадың!

– Оттырдың!

– Безгә конфет тиеш!

Шөкер, сумкамда аларга оттырачак конфетларым була. Аларның да, оттырмасалар да, күчтәнәчләре әзер.

– Менә монысы – апага күчтәнәч, – дип, берсе миңа алма суза (йә башка җимеш). – Бутама, уң кесәңә салып куй.

– Менә монысы – үзеңә, – дип, икенчесе алмасын сул кесәгә салырга куша.

– Балалар, бәхетле-бәхетле яши күрегез, яме!

Алар, ике ягыма төшеп, мине киң сукмактан берничә адым гына озаталар…

Әйе, җәйнең теге иң озын көнендә дә очрашу шушы ук эчтәлектә кабатланды.

Бәлки, димен, бакчадагы шушы бәхет ияләремнең хикәягә кермичә калу ихтималы (!) аны яздырмагандыр.

Ә бәлки, бүтән сәбәбе дә табылыр. Вакыйгаларны, хикәя итмичә, әйтеп-теркәп кенә узуым укучымның тормышта бәхетне үзе эзләп табуын – ләззәтле иҗат газабы кичерүен теләүдән. Укучым җәйнең иң озын беренче көнендә генә түгел, ә көн саен, һәрчак иҗади сәфәрдә йөрсен, һичкайчан арымасын, иҗат бәхете кыяларына күтәрелсен иде.

Укучым! Игезәкләр турындагы хикәямне, әгәр әсәр языла калса, шушы урында бетермәкче идем. Синнән ике нәрсәне яшереп калдырырга, әйе, башта ук ниятләдем. Әмма алдашу дигән нәмәрсәкәй холкымда-гадәтемдә юк, шуңа күрә хәзер сиңа ике хәлне турыдан әйтергә мәҗбүрмен.

Күрәсең, сине алдарга тырышуым да миңа игезәкләр турындагы хикәяне яздырмагандыр. «Дыр» түгел, нәкъ шушы хаталануым әсәрне яздырмады! Моны мин, электән белсәм дә, хәзер бөтен тирәнлеге белән төшендем. Әйе, иҗатта һичкайчан алдашып булмый!

Ә синнән, укучым, яшерергә теләгәннәрем менә нәрсәләрдән гыйбарәт.

Беренчесе.

Өйдә өстәл артында озаклап утырып, кулдан каләм төшкән чакта, сагынып көтсен әле эшем, дим дә, шәһәр урамнарында йөрергә чыгам да китәм. Баш буп-буш, анда хәтта кайсы якка борыласым да билгесез. Гомумән, барыр юлы уйланмаган сәфәрләрем күп минем. Әйтик, моңарчы булмаган шәһәрдә беренче очраган транспортка утырып китәм дә кайтыр ягым җәяүләпкә кала. Менә шул буладыр кайчакта ирек-хөррият.

…Таныш түгел төштә йөрим. Йортлар биек, әлегә агачлар утыртырга өлгермәгәннәр, шәрә булып тоела бу тирә.

Төнлә кырпак төшкән. Көн кояшсыз, һәр тарафта серле тымызыклык сизелә. Табигать дигәнебез күзен ачып өлгермәгән кебек, югыйсә төш җитә иде инде. Кешеләр дә аз йөри монда.

– Абый!

Миңа эндәшәләрме соң, дип икеләндем һәм тавыш килгән якка карадым. Икенче каттагы балконда, таянсага үрелебрәк тотынып, бер малай басып тора иде.

– Абый, – дип кабатлады да биш яшь тирәсендәге малай, сүзне көтелмәгән якка борды: – Безнең балконда кар бар!

Югалып ук калдым – соң, кар бөтен тирә-юньгә тигез төшкән ләбаса! Туктыйк, югыйсә сүзне ялгыш юлга минем юнәлтүем ихтималдыр – карның алар балконында гына булуы балакай хыялында мөмкиндер ич. Алар балконында гына ич кар, малайны сөендерер өчен, шунда гына яугандыр кар.

– Абый, тотып ал карны, сиңа да бирәм, яме.

Без аның белән шактый озак сөйләштек.

– Абый, мин җылы итеп киендем, туңмыйм мин. Шарфымны да әйбәтләп бәйләдем…

Их-х, балачакның гөнаһсыз табышлары, сөенечле ачышлары!

Тик нигә ялгызы иде бу балакай? Мин сорарга базмадым, ул әйтмәде.

Без саубуллаштык. Мин каршыдагы йортларга таба киттем.

Кирәк бит шундыен да охшашлык – шулай ук икенче каттагы балконда әле генә мин саубуллашкан малайча ук киенгән, шуның буендагы һәм төс-йөзе охшашлыгындагы малай басып тора иде.

– Абый…

Ул бүтән сүз әйтмәде, мин дә сөйләшү башлау җаен тапмадым.

Аларны мин игезәкләр итеп санадым. Тик нигә соң алар бергә түгел? Әллә, димен, өлкәннәр эшкә киткәч, бер-берсен күрер өчен, балконнарына чыгып басканнармы? Тик алар бер-берсен күрә алмыйлар, балконнары кара-каршы түгел Сак белән Сокның. Мөгаен, аларның әти-әнисе аерылышканнар да балаларны да бүлешкәннәрдер. Их-х, тормыш дигәнең, әй…

Икенчесе.

Автобуста миңа урын биргән тәбәнәгрәк буйлы ханымның өч игезәгенең төпчеге, олыракларыннан ике көнгә соңрак туганы, бер генә ел яшәгән икән, иртәгесен аның туган көнен уздырачаклар икән… Димәк, туган көннең хуҗасы булмаячак…

Их-х, иртәгә шушы авылга барасы иде дә ике анадан туган игезәкләрне кочасы иде! Алтысы да бергә булсыннар иде алар. Алтысы да сыярлар иде кочагыма. Ике балкондагы Сак белән Сок та шунда булсыннар иде. Барысы да сыяр иде кочагыма. Һәм бу минем бөтен дөньяны кочуым булыр иде. Һәм иҗат дөньясын.

2002

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации