Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 23 (всего у книги 38 страниц)
* * *
Әхмәт абый Фәйзинең «Мәхмүт Галәү» дип кенә исемләнгән мәкаләсе бар. Ул М. Галәүнең иҗат мирасы комиссиясе рәисе була, әдипнең иҗатын туплау һәм халыкка җиткерү буенча шактый эшләр башкара. Әлеге мәкаләдә М. Галәүнең иҗатына тирән үк анализ ясала. Анда әдипнең иҗат үзенчәлеге турында бер калку нәтиҗә ясала: М. Галәү үзенең әсәрләрен берничә тапкыр пөхтәләп күчереп яза торган, язучылык техникасына, әсәрнең теленә бик нык әһәмият биреп эшли торган тырыш әдәбиятчы иде, ди Ә. Фәйзи. Игътибар – берничә тапкыр пөхтәләп күчерү, бик нык әһәмият бирү һәм тырыш. Болар исә М. Галәүнең иҗат лабораториясен ачу турында сөйли.
Иҗат лабораториясе дигәннән… Элеккерәк елларда Язучылар берлегендә әдипләрнең үз иҗатлары барышы белән таныштырулар оештырыла иде. Әлбәттә, тыңлаучыларның күбесе яшь һәм башлап язучылар була иде. Менә шундый әңгәмә Әхмәт абый Фәйзи белән дә оештырылды. Әхмәт абый сәхнәгә чыгып басмады, ә тыңлаучыларны залдагы озын өстәл янына чакырды (язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубы, Матбугат йорты) һәм күп белүче безләр белән әдәби иҗат турында әңгәмә кылды. Бу очрашу иҗат лабораториясе турында сөйләшүләрнең беренчеләреннән иде кебек, һәрхәлдә мондый сабакны шәхсән минем беренче алуым иде. Без, яшь җилкенчәкләр, иҗат барышы мәсьәләләрендә әлегә надан икәнлегебезне белеп таралыштык. Мондый сабакны безгә иҗат серләрен ача белүче Әхмәт абый Фәйзи, Мәхмүт Галәүнең әсәрләрен кат-кат күчерүе турында үзе әйткәнчә ипләп бирде. Чөнки күңеле якты кеше, иҗаты якты әдип иде ул. Инде кечкенә генә деталь. Матбугат йортынының Язучылар берлеге урнашкан өченче каты панельләре куе яшел, зәңгәр төсләр катнашкан буяуга (тиз генә уңмасын дигәннәрдер) буялган иде. Ә Әхмәт абый Фәйзи шул тар коридордан узганда, әлеге караңгырак төс яктыра иде. Чып-чын менә! Тукталып, таң калып күзәтеп торганым бар…
* * *
Венгр Андор Эндре Геллери унсигез яшендә (1924) беренче хикәя-новеллаларын бастыра һәм шулар белән үк таныла. Бик тә үзенчәлекле (иҗаты белән) әдип икән ул. Әмма аның әсәрләре белән совет укучысы 1986 елда гына беренче тапкыр тулырак таныша. Нигә аның әсәрләрен Советлар Союзында бастырмаганнардыр – сәбәбе билгесез. Әллә хикәяләре әйбәт булган өчен тагын…
Геллери новеллалары ярымәкият. Тасвирлана торган вакыйгага анализ ясамый, сөйләп сүз куертмый, нәтиҗәләр чыгармый ул. Сурәтләнгән хәлләр «үзләре турында үзләре» әйтеп-аңлатып торырга тиешләр ягъни. Чын әдәбилек шушы лабаса! Вакыйга энә күзе хәтле генә кебек, әмма әнә шул «күз» дә алынган хәлләргә кагылышлы нәрсәләр уйландыра торган итеп сөйләнә. Замандаш әдибе Деже Костолани күренекле Геллери иҗатын болай бәяли: «Бу яшь язучының һәр эше – тылсымлы реализм». Димәк, аерым әсәрләр генә дә түгел (һәр эше, ди), ә бөтен иҗаты тылсымлы. Саннардан читкәрәк тайпылдык, ләкин бу әдип иҗатын, гомумән, күзаллау өчен кирәк иде.
Егерме дүрт яшендә Геллери утызлап профессиядә үзен сынап карый. Шул яшендә бердәнбер романы «Большая прачечная» ны (татарча ничек әйтергә дә белмәдем, русчадан турыдан-туры тәрҗемәсе «Зур кер юу йорты» буладыр) бастыра. Әдәбиятчылар язуынча, Геллериның романы да (мин укый алмадым, русчага тәрҗемәсе булу-булмавын да белмим) чынлыкта новеллалар циклыннан гыйбарәт икән. Геллери үзе үк, тормышым романы кебек нәрсәне новелла арты новелла язып-тезеп тукыдым, ди.
1933–1935 елларда аның новеллаларының рәттән өч җыентыгы чыга. Дүртенче җыентыгы 1940 елда басыла. Димәк, Андор Эндре Геллери – язганнары буенча гел дә хикәяче. Һәм аны туган илендә, бер жанр әдибе, дип атыйлар да икән. Бик шәп ич! Кечкенә хикәядә дә дөньякүләм проблема күтәрергә мөмкин ләбаса.
Геллериның новеллалары, нигездә, кыскалар. Минем алдагы ике йөз кырык битле гадәти күләмле китапка аның кырык сигез хикәясе кергән. Арада ике биткә җитмәгәннәре дә бар. Ләкин алары да эчтәлек һәм форма ягыннан бирешмиләр, боларда да оста кулының начарны эшләмәве, моны эшли белмәве ялтырап тора.
Андор Эндре Геллериның хикәяләр җыентыклары вафатыннан соң да (инде алтмыш ел) кат-кат басыла һәм хәзер дә аерым китаплар булып чыга икән. Халкы онытмый һәм истәлеген олылый белә талантлы әдибенең. 1940–1945 елларда мәҗбүри хезмәт авырлыгын һәм соңыннан концлагерь газапларын кичергән Геллери Ватанында электән хөрмәт иясе була, бу исә – әдипне хаклы тану. Аңа берничә тапкыр иҗтимагый әһәмиятле һәм мактаулы әдәби премияләр бирелә. Боларга, әдәбияттан ерак торган гаиләдә (әтисе – слесарь, әнисе – арендага кечкенә лавка-кибет тотучы) туып, авыр тормыш юлы узган Геллери Ходай биргән таланты һәм тырышлыгы белән ирешә.
* * *
Австрия язучысы Томас Бернхард, әти-әнисе исән чагыннан ук – икенче яшеннән үк – бабасы, шактый мәгълүм язучы Йоганнес Фроймбихлер (әнисенең әтисе) тәрбиясендә үсә. Димәк, ул әдәби иҗатның барышы белән күзәтүләре аша күпмедер таныш. Музыка белгече белеме ала, театр белгечлеген үзләштерә, журналистлык хезмәтен башкара. Ә иң зур теләге – әдип булу. Әмма беренче басылган әсәре (аңа унтугыз яшь) шигырь-хикәя түгел, очерк була. Бу вакытта Томасның бабасы да, әти-әнисе дә исән булмый инде – егет әдәбият юлын үз акылына-көченә таянып ярып бара. Егерменче гасырның алтмышынчы еллары башында Бернхардның хикәяләре басыла башлый, беренче җыентыгы 1964 елда – утыз өч яшендә чыга. 1963 елда исә «Чатнама суык» исемле беренче романы китап булып укучыга барып ирешә. Шушы әсәрләреннән соң Томас Бернхард киң таныла һәм аннары популярлыгы дилбегәсен кулыннан ычкындырмый. Ташландык хутордан йорт сатып ала, аны тәртипкә китерә, монда эш һәм яшәү өчен үтә кирәкле әйберләр, пластинкалар (музыкант та бит ул) гына куя. Үз-үзеңне аямыйча ялгыз яшәп эшләүнең нәтиҗәсе мондый: алтмышынчы еллар ахырында инде Томас Бернхардның ел саен бер яки ике китабы чыга, Австрия, Швейцария яки Көнбатыш Германия театрларында яңа пьесасы уйнала. Әдәбиятчылар аның стиле җиңел булуы турында искәртәләр. Бу, – күрәсең, язылышның (шулай атыйк) эчтәлеккә тәңгәл яраклаштырылган булуына нигезләнеп бирелгән бәядер. Минемчә, аның стиле һич тә гап-гадиләрдән түгел. Кечкенә деталь – гадәти күләмдәге китапка кергән «Подвал» исемле җитмеш битле повестенда ике генә яңа юл (абзац) бар, аның икенчесе әсәр тәмамланырга өч бит ярым кала гына кирәк табылган. Укуы авыррак булса да, әдипнең вакыйгаларны сурәтләп тезү осталыгына игътибар итмичә мөмкин түгел, укыла аның әсәре. (Егерменче гасырның сиксәненче елларында абзацны берничә биткә сузуны рус әдәбиятында А. Ананьев һәм башкалар еш кулланды, әмма, күрәсез, яңалык булмаган икән бу алым.)
Камиллеккә Бернхардның әсәрләрен кат-кат эшләве нәтиҗәсендә ирешүе шиксез. Автор исеменнән сөйләнгән «Урман читендә» (кырыенда түгел) исемле хикәясендә әдип җәяләр эчендә мондый сүзләр әйтә (монысында абзацлар азрак булса да бар): соңгы вакытта мин хатларымны өч, дүрт, хәтта биш тапкыр язам; чөнки язганда бик дулкынланам, ә бу исә почеркта һәм фикерләрдә чагыла. Моны авторның үзе турында әйтелгән итеп саныйк, Томас Бернхардның каләм очыннан тамган һәр сүзгә үзен җаваплы санавын таныйк. Әйе, хат язу да – иҗат!
* * *
Саннарга бәйләп, Александр Александрович Фадеев иҗатына өзә-төтә булса да күз салыйк әле. «Последний из Удэге» романын мин уннарча тапкыр яза башлап карадым, һәм барысы да уңышсыз булды», – ди ул. Баштагы ике өлешенең төзелеше яхшы булмавын аңлап, икенче өлешне беренчесенә кушып, үзгәрешләр керткәннән соң гына, эше җайга салына башлый. Алга таба Александр Александровичның үзенә сүз бирик, аңардан төгәлрәк итеп барыбер әйтеп булмаячак. «Эштә югары сыйфатка ирешү өчен, һәр кечкенә әйберне үзгәртергә, биш, ә кайчакта күбрәк тә тапкыр күчереп язарга туры килә».
Икенче урында ул таләбен бераз «кечерәйтә». Тәмамланган чәчмә әсәрне кимендә өч тапкыр күчереп язмауны (кулдан яки машинкада) күз алдына китерүе үк бик кыен. Димәк, өч тапкыры мәҗбүри булып аңлашыла.
Яшь язучыларга киңәшләреннән: «…бирешмә, эшлә, күп тапкыр күчереп яз, камиллеккә иреш: үзең өчен уеңда ачкан нәрсәне максималь көч белән чагылдырып бирергә тырыш».
«Яшьрәк чагымда мин бер бүлекне дә тоташтан язып чыга алмый идем. Язганымны тизрәк күчерергә, шомартырга керешә һәм шуннан соң гына язуымны дәвам итә идем». Шунда ук: «Еш кына иң күп көч куеп язылган абзацларның, гомумән, кирәксезлеге ачыклана иде», – дип өстәп тә куя.
«Яшь гвардия» романын мин чагыштырмача тиз яздым, – ди әдип. – Материал туплауга киткән вакытны исәпләмәгәндә, романны бер ел да тугыз айда яздым». Тәнкыйтьләрдән соң, романны кабат эшләгәндә, А. Фадеев җиде бүлек өсти. Бу хәл сюжетка да, геройларны тасвирлауга да, вакыйгаларның гомуми яктыртылышына да үзгәрешләр кертергә, ягъни әсәрне өр-яңадан язарга мәҗбүр итә.
«Кара металлургия» исемле романын язарга әзерләнгәндә, әдип шушы тармакта эшләүчеләр гаиләләрендә озаклап яшәп ала, дәреслекләр укый, махсус фәнни хезмәтләрне өйрәнә. Аның бу өлкәдәге гыйлеменә хәтта галимнәр дә соклана. «Мин, – ди ул, – ил Көнчыгышындагы һәм Көньягындагы, шулай ук Мәскәүдәге тугыз эре металлургия заводы производствосын, эшчеләрнең тормышын, көнкүрешен өйрәндем». Менә әле киләчәктә кат-кат күчереләчәк әсәр язуга әзерлек нинди була икән! Бу әсәре планына аның тәфсилле дә һәм бик кыска да аңлатмалары да бар.
«Кара металлургия» романының аерым бүлекләре, хәтерләвемчә, «Огонёк» журналында башлап басылган иде. Коеп куйган стиль һәм тел сине укырга чакырып ук тора иде. Аннары төп геройларның берсе безнең халык вәкиле булуы да күңелгә ятышлы иде. Әдип чынбарлыкны дөрес күргән – авыр эшләргә тотынучылар арасында татар булмыйча калмас! Александр Александрович Фадеев, төрле чыгышларыннан ук күренүенчә, безнең халыкны гомумән олылый белде.
Архивта А. Фадеевның илле сигез куен дәфтәре саклануы теркәлгән. Аларның гомуми күләме илледән артык автор табагы (һәркайсы машинкада егерме дүрт бит чамасы) тәшкил итүе әйтелә. Бу дәфтәрләрендәге язмалары бик тә төрледән-төрле (өлешчәсен укыдым). Александр Александровичны әдәбият теоретигы дип тә атыйлар. Аның язганнары белән танышкач, моның дөреслеге шиксез икәнлегенә ышанасың. Шәхсән минем үземә иҗатчының дөньяга карашы һәм алымы (методы) аерылгысыз кушылган булуы турындагы эзлекле һәм ышандыргыч фикерләре ошады. Шулай да А. Фадеев үзен әдәбият теоретигы итеп тануны җайлап кына кире кага. Илле яшьлек юбилеена багышланган кичәдә (1951) ул болай ди: «Биредә мине хәтта теоретик дип атадылар. Бу зур ялгыш, иптәшләр. Мин, чынлыкта, практик. Шул практика таләп иткәнгә күрә генә һәм түземсез холкым аркасында гына, дөресрәге, хезмәт урыным кушкангадыр, мин кайчакта теория белән шөгыльләнергә мәҗбүрмен. Әмма теория өлкәсендә мин еш кына ялгышлар җибәрәм, һәм сез моны беләсез».
Иҗатта, зурдан кубып эшләвенә өстәп, ихласлык һәм эчкерсезлек сиңа юлдашлар булырга тиеш шул.
* * *
Лев Толстой музеенда «Яңадан туу» романының вариантлары саклана икән: беренчесе, икенчесе, өченчесе, дүртенчесе… Аның кайбер әсәрләренең унбиш-егерме варианты булуы да мәгълүм. Фәнни тикшеренүчеләр архивта Толстойның бер мәкаләсенең туксаннан артык варианты булуын тапканнар. Лев Николаевичның үзенә кирәкле мәсьәләне җентекләп өйрәнүенә, күп укуына кире каккысыз дәлилләр болар.
Уку-өйрәнүдә М. Горький фикерен шушында өстәп куйыйк. Алексей Максимович башлап язучыларга әкиятләр укырга, үз халкыңның мәкальләрен белергә киңәш бирә. Шулай ук сүз яратучы әдипләр Николай Лесков әсәрләрен, Павел Иванович Мельников-Печёрскийның «Урманнарда» һәм «Тауларда» роман-экопеясын укуның зур файда китерәчәген әйтә, бу язучыларның сүз фонды бик тә бай булуына басым ясый. Әлеге киңәшләрне тоттыкмы һәм тотабызмы икән соң без?..
* * *
Драматург Алексей Арбузовның «Таня» дигән пьесасы Мәскәүнең Революция театрында 1939 елда куела һәм 1956 елга чаклы бер мең тапкыр уйнала. 1960–1970 елларда бу әсәр башка театрлар репертуарын били. Язучының «Иске Арбат әкиятләре» («Сказки Старого Арбата») пьесасы, 1970–1973 елларда бер мең сигез йөз егерме җиде (!) мәртәбә уйналып, иң уңыш казанучы әсәрләреннән санала. Әйе, бу драматургның совет сәхнәсен тотучыларның берсе булуы истә әле: афишаларда аның исеме күптин-күп кабатланыр, көндәлек матбугатта аның пьесалары буенча куелган спектакльләр макталып та макталыр иде.
* * *
Франтишек Ставинога (1928 елда туган) егерменче гасырның икенче яртысы чех прозасының йөзен билгеләүче әдипләрдән санала. Ул әдәбиятка, бик тә бай тормыш тәҗрибәсе туплап, күмер шахталарында озак еллар эшләгәннән соң, кырык яшендә килә. Хикәяләре тупланган «Яратмау өчен җәза бирелә» исемле беренче җыентыгы 1968 елда чыга. Аннары хикәя китаплары, роман-повестьлары белән киң таныла. Һәм язучының барлык әсәрләрендә шахтёрлар тормышы чагылыш таба. Иҗат турында аның мондый фикере бар: һәр әдәбиятчының, сәнгать кешесенең үз кабатланмас иҗат манерасы, «үз ачкычы» була һәм бөтен хикмәт шул ачкыч белән «үз йозагыңны» ача белүгә бәйле.
* * *
Румын Ливиу Ребряну (1885–1944) ул чагында Австро-Венгрия составына кергән Тырлишуа авылында туа. Гаилә ишле – унөч бала. Әтисе (авыл укытучысы), тормыш хәлен яхшырту максатында, еш күченергә мәҗбүр була. Шунлыктан Ливиуга дәресләр төрле телләрдә алып барыла торган мәктәпләрдә укырга туры килә. Һәм ул үз туган телен венгр һәм немец телләреннән начаррак белә. Үз телендә язучы булырга теләп, ул румынчаны да әйбәт үзләштерә, румын әдәбиятын ныклап өйрәнә, чит ил язучылары әсәрләрен румынчага тәрҗемә итә. Авыр тормыш юлында ул күп һөнәрләр алыштыра, бу хәл аңа тормышны, аеруча авыл тормышын өйрәнергә җентекле булыша. Тәүге ике хикәясе 1908 елда басыла. «Ион», «Асылганнар урманы», «Восстание» романнары белән румын әдәбиятында үзенең лаеклы урынын ала. Комедияләр дә яза, әмма болар белән уңыш казанмый. Шулай ук талантының сүнә баруы соңгы өч романында чагыла, әдәбиятчылар моны авторның алдынгы карашлардан чигенүе итеп аңлаталар. Тәрҗемәләре күп, рус телен белмәве сәбәпле, Л. Толстой, А. Чехов, М. Горький хикәяләрен немецчадан тәрҗемә итә. Аның хикәяләре, нигездә, 1907–1922 елларда языла, алар җитмеш ике икән, вафатыннан соң архивында тәмамланмаган сигез хикәясе табыла. Кыска әсәрләре саны артык күп булмаса да, Ливиу Ребряну шулар белән дан тота. Моңа, күрәсең, хикәяләренең эчтәлекләре румын әдәбияты өчен яңа булуы да сәбәптер. Аларда сурәтләү дә авыр, ләкин бу хәл, нигездә, румын авыл халкының шулвакыттагы тормышын дөрес чагылдыру буларак кабул ителә.
Аның унике табаклы «Новеллы» исемле русчага тәрҗемә китабы 1975 елда чыккан иде, башка китабын күргәнем, укыганым юк.
* * *
Тагын бер румын язучысы Тудор Аргезиның (1880–1967) тормыш юлына саннарга таянып күз салыйк. Шагыйрь буларак дан казанган бу әдипнең Мәскәүнең «Радуга» нәшриятында русча басылган «Сайланмалар» исемле чәчмә әсәрләре китабында аның ундүрт җыентыгыннан үрнәкләр китерелгән, бик кыска автобиографиясе дә бар, аның чәчмә әсәрләре, гомумән, озын түгел, кечкенә күләмле китапта бер бит-бит ярым гына алып торганнары да ишле. Бу – аның русча чыккан беренче китабы.
Ул, гимназиядә укыганда ук, яшәренә акча таба башлый. Унике яшендә үзеннән күпкә өлкән бер сөрхәнтәйгә репетитор булып яллана, аны гыйлем нигезләренә төшендерер өчен, алгебраны үзлегеннән өйрәнә. Каникуллар вакытында кабер ташлары ясаучы останың ярдәмчесе була, соңрак күргәзмә залын каравыллый, аннары шикәр заводында лаборант хезмәтен башкара. Илле бер яшендә үз көче белән генә диярлек йорт сала, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларын гөрләтеп үстерә. Гомумән, аның кулы эшкә ятып тора. Һәрнәрсәне белеп үсәргә аның әтисе белән мөнәсәбәте шәптән булмавы да сәбәптер, күрәсең. Уналты яшендә басылган «Минем әтигә» дигән шигырендә әтисенә карата бер генә җылы сүз дә юк. Бәхетсез бала чагы һәм шомлы-хафалы яшьлеге турында Тудор Аргези искә алырга яратмаган. Шулай да җитмеш сигез яшендә чыккан китабында мондый сүзләре бар: «Мин бәхетле балачак турындагы әдәби әкиятне кискен рәвештә кире кагарга мәҗбүр булыр идем… Минем тормышымның иң аяныч чоры бу. Мин берничек тә яңадан бала булырга теләмәс идем. Карунлыкның шөкәтсез күренешләре балачакны минем өчен күңел кайтаргыч иттеләр». Ярлы крестьян кызына – ятимәгә – өйләнеп, бәхетле яши, үз балаларына бик әйбәт мөнәсәбәттә була, аларны хатыны Параскива белән игелек ияләре итеп үстерәләр.
Кырык җиде яшендә Аргези «Кирәкле сүзләр» дигән беренче шигырь китабын чыгара, шуннан соң ук аны «беренче зурлыктагы шигъри йолдыз» дип атый башлыйлар. Шушы җыентыгындагы бер яшьлек улына багышланган «Васыять» исемле шигырендә Тудор Аргезиның мондый юллары бар (мәгънәсе): күгәректән, сызлавыклардан, пычрактан мин гүзәллек иҗат иттем.
Ул үзенә якын Крылов, Гоголь, Салтыков-Щедрин, Достоевский әсәрләрен румынчага тәрҗемә итә.
Аның чәчмә әсәрләре дә яратып укыла, аларның стиле купшы-чуар түгел, аларда кыланмыш бизәкләре юк.
* * *
Танылган поляк шагыйре һәм күренекле прозаигы Циприан Камиль Норвид (1821–1883) тагын скульптор, рәссам һәм гравёр (металлга һәм агачка чокып язучы) була. Төрле кара эшләрдә эшли, агач күмере яндыруны һәм утын кисеп йөрүне һөнәрләре дәрәҗәсендә үзләштерә. Әдәбият белгечләре аның иҗат мирасы гаҗәеп бай булуын әйтәләр. (Поляк әдәбияты турында кыскача гомумиләштереп, «Чеметемләп» бүлегендә аерым сөйләрбез.)
* * *
Поляк Генрик Сенкевичның (1846–1916) беренче күләмлерәк әсәре 1872 елда басыла. Аннан соңгы хикәяләре циклы һәм «Янко-музыкант» кебек әйбәт новеллалары аны зур язучы итеп таныта. Шулай да аңа олы иҗат бәхете китергән көннәрнең берсе булып 1883 елның 2 мае саналадыр. Бу көнне аның «Трилогия» сенең беренче өлеше «Ут һәм кылыч белән» исемле тарихи романы өч вакытлы матбугат органында басыла башлый! Менә ул – әдип бәхете! Менә ул – әдипне тану! Генрик Сенкевичны Нобель премиясе белән бүләкләүгә дә (1905) олы юл шушында башланадыр. Нобель премиясе белән бүләкләү 1901 елда башлануын искәрик, димәк, Генрик Сенкевич әдәбият өлкәсендә бишенче була. Һәм Генрик Сенкевич – хәзергәчә дөньяда иң танылган поляк язучыларының берсе.
* * *
Алексей Максимович Горькийның иҗаты олылыгын һәм әдәби осталыгын раслаучы саннар күпкә җыела.
«На дне» пьесасын алыйк. Әсәрнең баштагы исеме «Без солнца» була, аннары «На дне жизни» итеп үзгәртелә, 1902 елда Горький исемне кыскарта: «На дне» кала. Пьесаны 1932 елда Зәйни Солтанов тәрҗемә итә һәм аңа «Тормыш төбендә» исеме бирә. Шулай дөрес. Югыйсә татарчада бер генә сүз белән атау өтек чыга.
Пьесаны сәхнәләштерергә Мәскәү Художество театрына гына (цензура кыскартуларыннан соң) рөхсәт ителә. Премьера 1902 елның 18 декабрендә була һәм зур уңыш белән уза. 1903 елда пьеса инде күп кенә Европа илләре һәм Япония сәхнәләрендә куела. Германиядә әсәр аеруча җылы кабул ителә. Берлиндагы Рейнгардт театрында «Тормыш төбендә» биш йөз тапкырдан артык уйнала, һәм һәркайсында зал тамашачы белән тулы була!
Кешелек тарихында иҗат ителгән иң әйбәт ун пьеса арасына керүче бу әсәр буенча куелган спектакльне мин 1956 елда МХАТта караган идем. Күз алдында – тормыш үзе! Инде илле ел узса да, минем бу спектакльгә тиңне бүтән күргәнем юк әле. (Әлбәттә, артистлар осталыгы да шиксез. Ләкин театрның башка спектакльләре «На дне» га тиңләшмиләр иде. Димәк, әдипнең осталыгы беренчел.)
Иң актив иҗат иткән чорында – егерменче гасыр башындарак – Горький ун елдан азрак вакытта тугыз повесть һәм роман, сигез пьеса, йөздән артык хикәя һәм очерк, памфлетлар һәм әкиятләр яза. Таң калдырырлык хезмәт! Ә бит әле ул әдәби хәрәкәттә дә актив катнаша. Тагын 1917–1918 елларда үз газетасы «Новая жизнь» да сиксәнгә якын мәкалә бастыра. М. Горький публицистикага зур игътибар бирә. Гомеренең соңгы сигез елында күпкырлы редакторлык һәм җәмәгать эшләре башкаруына, әдәби әсәрләр язуына өстәп (дөньядагы йөз бөек китап исемлегендә теркәләгән «Клим Самгин тормышы», мәсәлән), ул өч йөз чамасы мәкалә бастыра. Иҗаты башланган чактан ук, аз эшли белми ул. Унтугызынчы гасыр ахырында «Самарская газета» да (шунда эшли) Иегудиил Хламида имзасы белән ике йөздән артык фельетон бастырып чыгара.
* * *
Әдәби иҗатның барышы турында саннар шактый күп китерелде инде. Әмма мин мондый мәгълүматларны, тапкан саен, укучыма җиткерергә телим. Сәбәбе – иң башлап каләм тибрәтергә керешүчеләрне язучы хезмәтенең бик тә авыр һәм катлаулы икәнлегенә төшендерергә теләү. Югыйсә кайберәүләр, беренче тапкыр сырлап, язмасына, соңгы ноктаны куюга ук, редакцияләргә йөгерәләр һәм «шедевр» ының шул көндә үк бастырырга бирелүен тавыш куптарып таләп итәләр. Мин мондый «бөек әсәрләр» не күп үк укырга мәҗбүр идем. Арада хәйләкәрләнергә маташучылары да очрый. Бер иптәш, мәсәлән, беренче селтәнүдә үк машинкада язган, кәгазьне бөтен киңлегенә тутырган, редакция хезмәткәренә фикерен язып раслый барырга буш урын да калдырмаган ягъни. Көлке!
Түбәндә кайсы әдипнең кайсы әсәрен күпме вакытта һәм ничә тапкыр язуы турындагы мәгълүматлар бергә тупланып бирелә.
Мәгълүм булганча, Лев Николаевич Толстой әсәрләрен авырдан һәм озак язган, өстәвенә һәр әсәрен берничә тапкыр күчергән. «Сугыш һәм солых» романына типографиягә җыярга бирелгәч тә, төзәтү-үзгәртүләр керткән ул. Ә китапта нибарысы ун битлек «Сон молодого царя» исемле әсәрен егерме тугыз тапкыр күчереп яза. Һәм әсәр тәмамланып җитми, әдип исән чагында басылмыйча кала.
Михаил Шолохов «Тын Дон» ны ундүрт ел буена яза. Әсәрнең аерым өлешләре текстының төрле вариантлары күп.
Николай Васильевич Гоголь «Үле җаннар» ны алты елда алты тапкыр үзгәртә. Бүтән чыганакта бу поэманың беренче өлешенең биш редакциясе булуы тәгаенләнә. Ә «Ревизор» комедиясен әдип уналты ел буена кабат-кабат эшкәртә.
Иван Гончаров соңгы романы «Обрыв» ны егерме ел дәвамында иҗат итә. Югыйсә әдип ара-тирә бик продуктив язган. Инде искәрткәнебезчә, «Обломов» романы кулъязмасын кайбер көннәрдә бер табакка (машинкада егерме дүрт бит) калынайткан. Димәк, Иван Александрович Гончаров әсәренең кайбер өлешләренә кәгазьгә төшергәнче күңелендә өтер-нокталарына хәтле куеп чыккан була ич.
Күренекле француз рәссамы Эдуар Мане (1832–1883) «Бер кружка сыра» исемле картинасы өчен моделен сиксән тапкыр күчергеч булып торырга мәҗбүр итә, ягъни ул аның сиксән рәсемен ясап караган.
Инде язучы хезмәтенең авырлыгы турында берничә сүз.
Мин Гюстав Флоберны, ашыкмыйча гына, каләм тибрәтүнең рәхәтен тоеп кына иҗат иткән дип уйлый идем, аның биографиясеннән һәм иҗатыннан кайбер мәгълүматлар шундый нәтиҗә чыгарткандыр, күрәсең. Ялгыш фикер бу, һәм мин хатамны иҗатның авырлыгын белгәнгә күрә үк төшенергә тиеш идем. Ул бит: «Мадам Бовари – мин үзем», – дигән. Шушы сүзләре үк минем аңымны сафландырырга тиеш иде – мадам халәтенә керү өчен биниһая иҗат газаплары кичерүе турында уйлануым җитмәгән шул. Флобер язганда ахыр чиккәчә тырышуы, кайчакта яман өметсезлеккә бирелүе, ләззәтләнүе һәм газап кичерүе, әсәренең кайбер битләрен күп тапкырлар күчерүе турында әйтә.
Барлык нәрсәне сыйдырган «Фауст» ның авторы И. В. Гётены тормыш шактый ук иркәләгән. Ә чынлыкта ул озын гомерендә шушы авыр язучылык хезмәтеннән бүтәнне белмәгән, үз кәефе турында гына кайгыртып, берничә атна да яши алмаган.
Инглиз язучысы Уильям Сомерсет Моэм егерменче гасырның иң оста хикәячеләреннән санала. Мин, аның кайбер хикәяләрен укыгач, «егылып» ук китмәдем. Гадәти әсәрләр итеп кабул ителә, андыйлар бездә дә күп ягъни. Әмма аның хикәяләрен укып вакытлар узгач, алар күңелеңә кире кайталар, уйландыралар. Әйбәт хикәя шундый була ич! Ул хикәяләренең тулы җыелмасын чыгара.
Алтмыш елга сузылган әдәби эшчәнлегендә Моэм, хикәяләренә өстәп, күп санда романнар, пьесалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза. Егерменче гасырның беренче чирегендә аның егерме өч пьесасы уйнала. 1907 елда сәхнәләштерелгән «Леди Фредерик» комедиясе ел буе аншлаг белән бара. 1908 елда Лондонның дүрт театрында дүрт пьесасы берьюлы куела. Аның шактый әсәрләре русчага да тәрҗемә ителә, кайберләре кабат та басыла.
* * *
Алексей Николаевич Толстой (1883–1945) егерменче гасыр башындарак шигырь китаплары (беренчесе 1907 елда) чыгара, аннары аның очерклары, хикәя-повестьлары дөнья күрә. 1922 елда СССРга кайткач, ул, нигездә, романнар («Пётр Беренче», мәсәлән) иҗат итә, шулары белән киң таныла. Драматург буларак, А. Н. Толстой укучыларга һәм тамашачыларга бөтенләй диярлек билгеле түгел. Ә аның каләменнән кырык ике (!) пьеса «тамган» икән. Безнең гел дә драматург кына (һәм артист) саналган Таҗи Гыйззәтнең пьесалары саны моннан кимрәк. Һәм әдәбиятыбыз, һәм татар театры тарихында лаеклы урын алган әсәрләре (әйтик, «Чаткылар») шактый. Туфанның (Миңнуллинның) пьесалары саны А. Н. Толстой песалары санына җитәдерме – белмим. Әмма бит әйбәт хикәяче һәм шаян шагыйрь Туфанның иҗатында драматург буларак колачы җәелүен раслаучы «Ир-егетләр» е бар. «Әлдермештән Әлмәндәр» е ничәмә еллар инде сәхнәдән төшми. Һәм татар сәхнәсен озак тотачак әле бу кешелекле (гуманистик ягъни) әсәр. Олы иҗатта Әлмәндәрләр кирәк шул. А. Н. Толстой пьесаларында Пәһлеван Әлмәндәр булмаган, күрәсең.
* * *
Бөек Ватан сугышы турында күп повесть-романнар язган Юрий Бондарев – ул үзе дә солдат – үзенең эш тәртибе турында, илленче еллар башыннан (егерменче гасыр) профессиональ әдип булуын искәрткәч, болай ди: «Иртәнге сәгать тугыздан кичке җидегәчә эшлим. Тәнәфес һәм ял, көндезге аш вакытын да кертеп, – сәгать өчтән бишкә чаклы. Кулъязмаларны төзәткәндә, өстәл артында кайчакта ярты төнгәчә утырам. Кулдан язам. Машинкада язып караган идем – уй-фикерләрне туплавы кыен».
Узган гасырның сиксәненче елларында әдипнең һәркайсы дүрт йөз-биш йөз биттән торган алты томлыгы чыкты, аннары җыелмага барлык язганы кермәвен дә истә тотыйк. Барысы ике мең ярым бит чамасы. Шушы әзер текстны кулдан күчерү өчен генә күпме вакыт кирәк, әкәмәт… Һәм иҗатында таләпчән әдип бер тапкыр «язып ташлау» белән генә чикләнмәгән, кулъязмаларын еш очракта кат-кат күчергән. Әйе, кулга сөялләр дә чыгара язучы хезмәте.
* * *
Соңгы елларда китап сәүдәсе турында сөйләү модага кереп китте. Гаепләү еш очракта пропаганда җитмәүгә кайтып кала, сәүдәне оештыра белмәүгә, димим, бу эш узган гасырның сиксәненче елларына чаклы әйбәт барды. Китап кибетләре район үзәкләрендәге иркен-җайлы биналарда иде (мин Саба, Теләче, Балтач, Арча кибетләренә юлым төшкәндә, шиксез, сугыла идем), авыл кибетләрендә китапларның хокуклы почмагы ризыкларга, кием-салымга нур өсти иде. Башкалабыз Казанның читләрендә дә китап кибетләре гөрләп эшләде (7 нче завод уңаендагы кибеттән сатып алучылар өзелмәде). Безнең йорт янәшәсендәге кибеттә СССР халыклары әдәбияты әсәрләре сатылды, анда хәтта чиратлар да тезелде. Хәзер китаплар монда кечкенә почмакка кысылды, башка халыклар әдәбияты үрнәкләре генә түгел, ә татарчалары да юкка чыкты, андагы шүрлекләрнең күбесе «заманчага борылган» шома бизәктәге, безгә элек ят булган тәрҗемә китапларыннан сыгыла. 1959 елда мин Караганданың Яңа шәһәр дип аталган үзәк өлешендәге зур китап кибетендә, иркен урында, татарча китаплар күргәч, башта ышанмыйчарак тордым. Бай иде бүлек! Әдәбиятыбыз белән элемтәне шушы кибет аша тоттым. Шөкер, шунда алынган китапларны поезд авырыксынмыйча төяп кайтты. Юк хәзер югарыда саналган кибетләр. Юк.
Китап сатылмауга, аның тиражы соңгы чиккәчә кимүдә акча җитмәүне дә сәбәп итәргә ярамый. Китап сөюче аны ашарга акчасы калмаса да ала. Үземнең китапханәмдә студент чагында – стипендияне тиененә хәтле санап тоткан чакта – минем хәзинәмне баеткан китапларым (күп үк түгел, билгеле) саклана.
Шушындый керештән соң «коры» цифр-саннарга күчик. Боларны җитмешенче елларда матбугатта очраткан идем, күчереп тә куйган идем, тик язмамны таба алмадым. Әмма бу мәгълүматларны югалмаслык итеп теркәүчеләр булган, һәм мин боларны күренекле әдип Юрий Бондаревның 1977 елгы мәкаләсеннән кыскартып күчерәм.
…Көнбатыш немецларының (ул чакта Германия икегә бүленгән килеш) туксан проценты бульвар әдәбиятыннан һәм түбән сыйфатлы китаплардан башка берни дә укымый, халыкның бер проценттан азрагы гына театрларга регуляр йөри.
Ике французның берсе беркайчан да китап сатып алмый, французларның илле сигез проценты матур әдәбиятны бөтенләй укымый. Йөз французның җитмеш сигезе театрга бер тапкыр да бармаган.
Инглиз мәдәниятенең бишеге саналган театрга халыкның бер ярым проценты гына йөри. Инглизләр атна дәвамында уртача унсигез сәгать телевизор каршында утыралар, бу исә бельгиялеләр, итальяннар һәм шведлар белән чагыштырганда икеләтә озаграк. Италиядә матур әдәбият китаплары сатып алучылар бер йөз меңнән артмый.
Унсигез яшьлек АКШ кешесе уртача егерме мең сәгатен, ягъни мәктәптә уку елыннан озаграк вакытын, телевизорга кадалып үткәргән икән инде. Америкалы тәүлегенә уртача алты сәгать телевизор карый. Ун яшьлек бала телеэкранда унсигез мең үтерү күргән була. «Пик» сәгатьләрендә биштән тугызгача көчләү очрагы күрсәтәләр, ә шимбә көннәрендә мондый хәл утызга җитә.
Япониядә тәүлектә ике сәгать ярым телевизор карыйлар, балигъ булганнарның кырык проценты гына ара-тирә китап укый, ә студентларның утыз тугыз процентка якыны матур әдәбият әсәрен кулына да тотып карамый, аларга телевизор бик җиткән…
Ю. Бондарев Советлар Союзы буенча мәгълүматлар китерми, андыйлар моннан чирек гасырдан артыграк элек мин укыган чыганакларда да юк иде бугай шул. Күрәсең, бездә мондый тикшеренүләр уздырылмыйдыр. Әллә, уздырылса да, дәүләт сере итеп сакланамы икән?..
Наркотик кебек кешенең кешелеклеген үтмәсләндерүгә, каймыктыруга һәм ахыр килеп харап итүгә юнәлдерелгән алдау сәнгатенең һәм әдәбиятының котырынуын дөньяның алдынгы фикерле җәмәгатьчелеге америкача «массовый культура» ның ялган йогынтысы икәнлеген фаш итә, моңа чаң суга. Шулай инде, бер-берсеннән бөтенләй аерылган мәдәниятләр булмыйдыр. Ләкин әлеге «массовый культура» дип аталган нәмәрсәкәй алдында тез чүкмәскә, бөгелеп төшмәскә иде ләбаса, югыйсә илебезне (мин бу очракта бөтен Россияне күз алдымда тотам) түбән сыйфатлы детективлар һәм бульвар романнары басты ич. Игътибар итегез: көннәр җылы чакта урам чатларында, базарлар тирәләрендә раскладушка кебек нәрсәләргә тезелгән «китап кибетләре» ачыла. Аларда югарыда әйтелгән эчтәлекле әсәрләр шыпланган була. Юклыгын белсәм дә:
– Сездә татарча яки татарчадан тәрҗемә китаплар бармы? – дип кызыксынгаладым.
Җаваплар төрлечә, вә ки мәгънәсе бер үк:
– Ниндиләрен бирә хуҗабыз, шуларны сатабыз.
– Шуның артыннан гына йөрисем калган иде!
– Вот купи боларын. Тут разныйдан разный!
– Неинтересно татарчалар. Их алмаслар. И не будут укырга…
Сатуга татар әдипләре китапларын куеп карамаган, ә «саллы» нәтиҗәсен чыгара – укымыйлар, имеш. Нигә укымасыннар?! Габдрахман абый Әпсәләмов Украинада әсәрләре иң күп укылучы әдип булып танылган иде ич әле!
Димәк ки, китапларыбызның аз сатылуы, тиражларның төшүе сәбәбен – беренчел сәбәбен базарны кыска арада гына кызыктырып уза торган әсәрләр бастырудан эзли башларга кирәк. Иң элек шундыйларны базарга кертмәскә иде. Югыйсә бөтен илебез читтә җитештерелгән беренче көндә үк үкчәсе оча торган туфелкәләр ише әйберләр (һәм китаплар) сату иленә әйләнде. Казанда кайбер кибетләрдә сәүдәгә гел чит илләрдән кертелгән коточкыч бәяле нәмәкәйләр генә куелган. Мин берсендә утыз ике меңлек кәнәфи күрдем. Ышанмыйча, якын ук барып карадым – утыз ике мең саны иде. Тәхет кәнәфиенә чәпчим дә охшашлыгын тапмассың, хәзерге бераз юньлерәк кафеда андый урындыкларның исәбе-санына чыкмассың. Әллә соң әлеге кәнәфине сатуга куючының: «Моны алмагыз! Үз илләрендә мондыйларга борылып та карамыйлар. Үзебездә эшләнгәнен эзләгез, алар әйбәт», – дип, читләр алдында сыгылмаска, үзебезнең осталык белән горурланырга үзенчә өндәве булдымы икән… Әйе шул, өебезгә зәхмәт кертмәек!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.