Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 26 (всего у книги 38 страниц)
…Хикәяләр китабы кулъязмасы тупладым. Эчтәлеген Фаилгә (Шәфигуллин) әйттем – без бер-беребезнең әсәрләрен белә, аларны кулъязмада ук укый идек.
– Китабыңның исеме? – дип, кинәт сорады Фаил.
– «Үрле урман».
Фаил миңа күзләрен шарландырып, кулына беренче тапкыр каләм алучы кешене хатасы өчен гаепләгәндәй гаҗәпсенеп карады.
– Шаяртасыңмы? – дип йомшый төште ул.
– Юк.
Һәм Фаил шаркылдап көлеп җибәрде.
– Соң, үрле урман була алмый, урманлы үр була!
Фаил хаклы иде. Әлеге тезмәдә җир-үр, нигездә, булырга тиеш ләбаса!
Китап «Урманлы үр» исемендә чыккач (Фаилнең кереш мәкаләсе белән), аны бүтәнчә атарга уйлавымны шагыйрь Зөлфәткә әйттем. (Ул, китап әзерләнгәндә, Мәскәүдә әдәби курсларда укый иде.)
– Нигә? Шәп исем тапкан булгансың ич! – дип, хыялга күчте Зөлфәт. – Әйе шул, үрле урман!
Зөлфәт тә хаклы иде. Ул шигъри образны-тасвирны күз алдында тота иде. Шагыйрьнең бер китабы исеме дә (анда да Фаил дустыбыз катнашы бар) беренче ишетүгә мәгънәсез яңгырый кебек – «Утлы боз». Миңа ошады бу исем, укучыны уйланырга мәҗбүр итә ул һәм аны утлы бозга (!) алып барып чыга. Шигъри хыялда, әлбәттә.
Тагын бер китабымның башта уйланган исемен үзгәртергә туры килде. Хикәяләремне туплап, нәшриятка илттем. Кулъязма җыентык «Җитәкләшкән таллар» дип атала иде. Китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенең ул вакыттагы мөдире Шәүкәт дус Галиев, исемгә күз төшерүгә, холкынча сабыр уйланып торды. Һәм соңыннан, җыентык-кулъязманы укыгач:
– Хикәяләр китабы өчен артык шигъри бу исем, – диде. – Бүтәнне табыйк. Ә җыентыктагы хикәяң шул исемендә калсын. Хикәяләрең «җитәкләшү» турында гына түгел бит.
Шәүкәт хаклы иде. Китап «Авылым урамнары» исемендә чыкты.
Әлеге ике китап исемнәрен уйлаганда, минем башка чүбек тулган чак булгандыр, күрәсең.
Шулай да Казансу буендагы ябалдашлары җитәкләшкән ике талны һәр җәйдә барып карыйм. Алар да олыгая-картая инде, әмма бирешергә-корырга әлегә исәпләре юк.
Җәйнең һәр таңында дача йортыбыз ишеген ачып чыккач, каршыбыздагы калын урман өстенә (ул иңкештәрәк) карыйм. Аның өсте безнең яктан тигез башланып ерагая – түренә җиткәнче чакрым ярым чамасы кебек, үр булып күтәрелә-күтәрелә дә офык артына кинәт төшеп китә ул. Үрле урман өстеннән аякларны шудырып кына барасы иде дә офыктагы кашлакның серле аръягын күрәсе иде!..
* * *
Кайбер әдәби атамалар-терминнар искә төште. Хәзер болары бик сирәк кулланыла, онытылганнары да бар. Тезеп кенә барам, укучы аларның мәгънәләрен төрле чыганаклардан эзләп тә табар.
Кушаваз.
Мөкаддимә.
Әрбагый.
Робагый.
Чәм.
Җар.
Сөйләк.
Баз.
Самак.
Кобайыр (коба җыр).
Мәнзума.
Шифаһи.
Такмаза.
Такмак.
Иртәк.
Кәмит.
Тамаша.
Качырымлык.
Телмәрче (телмәт).
Кафия.
Касыйдә.
Каллап.
Соңгы атаманы «Язылмаган хикәяләр» дә кулландым әле. Бәлки, киләчәктә үз урынына кайтыр.
Әдәбиятыбыз борынгы һәм бай, дибез. Югарыда тезелгән атамалар ук – боларның дәлиле. Вәләкин хәзинәне сак тотарга һәм аны баета барырга кирәк бит. Әрәм-шәрәм итсәң, байлык тиз бетә, димәк, борынгылыкның эзе дә калмый.
* * *
Шагыйрьне танымаган, аны олыламаган халыкта, аның хөкүмәтендә юньлегә өмет юк, дигән идек. Ә халкын танымыйча каләм тотучы беркайчан да шагыйрь була алмый, шигырьгә рәвешле юллар сырлаучы булып кала ул.
Бу фикерне кабатлауны кирәк таптым. Онытылмасын иде бу фикер. Һәм аңлыйк без аның мәгънәсен.
* * *
Тагын бер фикерне кабатлыйм.
Кешенең бер күркәм сыйфаты – аның шигъриятне яратуында. Бу хәл минем сиңа ышануым, синең миңа ышануың янәшәсендә тора. Ышанам мин шигърияткә, һәрчак таянычым ул минем.
* * *
Көн туа. Болытлар сыек. Алар җырсыз бугай. Шулай да моңсу. Моңсулык җырсыз булмыйдыр лабаса! Бу таңның, туар көннең үз җыры яңгырар әле. Тыңлыйкчы шул куәтле шигырьне – әнә ич сайрар кошлар парлашканнар инде.
* * *
Арыш басуы. Йомшак-салмак тирбәлә. Дулкынлана башлады. Инде тоташтан сөрлегеп, кинәт күккә күтәрелә дә җиргә сылана. Хәвеф килмәгәе – моны беренчеләр булып игенче һәм шагыйрь күрә.
* * *
Кышын Красновидово ягына балыкка бардык. Кайтканда «уазик» машинабыз әйләнде, без, кузовтагылар, чәчелеп очканбыз. Моңа шофёрны гаепләргә ярамый булыр, боз өстендәге юлның тәгәрмәч эзләре бик тирән иде. Шөкер, зур бәла-казалар булмады. Машинаны «тәпиләренә» бастырдык. Шуннан соң гына уң кулның баш бармагы буыныннан итне-тирене ертып таеп чыкканын күрдем… Яралыларны куып җиткән машиналар алып китә торды.
Хирург карады, бармакны урынына утыртырга һәм тегәргә студентына кушты, үзе, аның эшен күзәтеп, киңәшләрен әйтә барды. Әйе, аның өйрәтүе кирәк иде, үзеннән дә остарак хирург үсүе өчен тырыша бит ул, өйрәнчегенә хирургның кеше тормышы өчен һәр секундта җаваплы икәнлеген төшендерә ич ул. Ярар, бу кадәресе хәзергә читтә калып торсын.
Сорауны болай куйыйк: язуда шушы тәртиптә өйрәтеп буламы? Әйтик, талантлы һәм тәҗрибәле әдип, сине кулыңнан тотып ук яздырмаса да, ничек һәм нәрсә язарга кирәклеген әйтеп тора. Юк-к, әдәби иҗатта болай мөмкин түгел! Өлкән әдип сиңа әдәбият белемен өйрәтә ала, әмма сине язарга өйрәтергә аның да көченнән килми. Әдәби осталык турында ул сөйләгәннәрне син, үз табышларыңны кушып, күңелеңдә кат-кат кайнатырга тиешсең әле. Тормыш тәҗрибәңнең, күңел байлыгыңның, хыялың көче учагыңның әдәби әсәрне «кайнатып» чыгарырга көчләре җитсә, әлбәттә. Әйе, һәркемнең язуы – үзенчә. Анда әзер калып юк. Әйе, хирург хезмәте – авыр һәм бик тә җаваплы иҗат. Әмма аның белән әдәби иҗат арасында ниндидер аерма барыбер бар.
* * *
Шәһәрнең ике бистәсе арасындагы сукмактан ханым һәм агай аллы-артлы диярлек баралар, аралары ун адымнар чамасыннан артмас. Кинәт ир, иелеп, җирдән нидер алды һәм, кызуланып атлап, ханымны куып җитте.
– Сезнең бер әйберегез төшеп калды. Әнә анда гына сумкагызны ачып карадыгыз бит әле, шунда, – дип, ханымга алтын балдагын сузды.
– Ай-й Аллам ла… Ирем вафатыннан соң акча янчыгымда гына йөртә идем мин аны… Ярый ла, сез тапкансыз… Рәхмәтләр яусын сез игелекле җанга…
Мөхәррир хезмәте дә авторга аның югалткан яки әлегә чыгарылмаган «алтын» ын табуда булышудан гыйбарәт, ә тырнак астыннан булмаган керне эзләү түгел. Тырнак астындагы кер күренеп тора, аны туп-турыдан әйтәсең. Ә алтын кер түгел, аны эзләшергә кирәк. Шунысы куанычлы: алтын балдакны хуҗасына тапшырган агай кебек ярдәмчел һәм эчкерсез мөхәррирләребез ишле.
* * *
Яздым.
Сыздым.
Өр-яңадан яздым.
Тагын сыздым.
Тагын…
Тагын…
Язганда, иҗатның газаплы рәхәтен кичерәм.
Сызуы кызганыч.
Югыйсә сызыгым рәссамнарныкыча булуы өчен тырышам. Рәссам шат елмаюны, бердәнбер сызыкны, нәкъ кирәкле төшкә сызып, күперенке күрсәтә. Мәкерле елмаюны да шулай. Ә син йөз сүзне сызасың, тик теләгеңә ирешмисең. Ниһаять, күп сызгалагач, сызуның да рәхәтен тоя башлыйсың, сызуыңа шатланасың.
Күрегезче, язуы да, сызуы да иҗатның барышы икән ич! Бу ике шөгыльдә капма-каршылык юк икән, иҗат итүнең тулылыгына юнәлеш шушы икән ләбаса!
Һәм язам.
Һәм сызам.
«Алтын» эзлим.
Табармынмы икән?
Тапсам, аны укучыма ипле тапшыра алырмынмы икән?..
* * *
Хикәягә күп очракта (гел булмаса әле) шигърилек хас. Кирәк бу. Ә шигырьгә хикәятилек хасмы? Кирәкме ул? Шигырь гел хикәятилектән торса, бу инде тезмә әсәр түгел, ә чалыш-чолыш рифмалаштырылган нәмәрсәкәй шунда. Шулай да шигырь аешына, ягъни аның эчке мәгънәсенә хикәятилек тә (гел түгелдер) хас. Һәм бу кирәк. Моны (сүз хикәянең күркәмлеге турында бара) әдәби иҗат таләпләре арасыннан сызып ташлап булмый. Әмма дә ки шигырьгә иң хасы һәм иң кирәге – барыбер шигърилек!
* * *
Иҗат – туктаусыз-өзлексез барыш ул, ягъни тормыш үзе. Һәр адым, һәр хәрәкәт, кыйпылчык хәтле генә уй-эш тә иҗат санала. Иҗат барышы ял итәргә тукталып торса, шул мәлдә үк иҗат бетәр, тормыш бетәр иде.
Әдәби иҗат та өзелми: тормышны өйрәнәсең, белемеңне баетасың, өстәл янына утырып язасың, уйланасың, сюжет-вакыйгаларны хәтта төшеңдә күрәсең. Һәм әдәби иҗатның, гомумән, сәнгати иҗатның нәтиҗәсе – язылган-ясалган әсәрең. Аны, кулга тотарлык итү өчен, өстәлең артында яки мольбертың каршында язып-ясап утыруың мәҗбүри. Ләкин, иҗат барышы туктаусыз булуына карамастан, гел язып кына утыра алмыйсың, монысына физик көчең дә җитми. Шуңа күрә иҗади сәләтең, тормыш тәҗрибәң, хыялың көче булуы өстенә иҗади барышның югарыда саналган үзгәрешләренә күчәргә тиешсең.
* * *
Кайчакта, бу – артык дөрес, дибез, фәлән әдип артык дөрес яза (әдәби тел таләпләреннән), дибез. Дөреслек артык була аламы соң? Дөрес – дөрес инде ул, артыгы юк аның. Дөрес-дөреслек шулай ук җитәр-җитмәс тә булмый. Ә шулай да «артык дөрес» һәм «дөреслек җитми» дигән гыйбарәләр (әле «чын дөресе» дә бар, алайса, «алдакчан дөресе» дә буламы?) иҗат ителгәннәр бит. Тик мондый иҗатка ияләнергә ярамый. Фикерләүне шушы юнәлештә дәвам итсәк, иҗатның уңае да, киресе дә буламы? Уйланыйк әле: яхшылык һәм әшәкелек, эшчәнлек-уңганлык һәм ялкаулык-хөрәсәнлек. Соңгысы язучы өчен һич тә хас түгел. Язучы бүтәннәр җилкәсенә утыра алмый, аның өчен бүтәннәр язмый.
«Артык дөрес» дигәнебез, бәлки, камиллек булып аңлашылырга тиештер. Моңа исә безнең әдәбияттан да мисаллар, шиксез, күп. Әйтик, егерменче гасыр ахырыннан Нури абый Арслановның шул чордагы иҗаты. Аның шул вакыттагы әсәрләре аеруча камил. Ә камиллеккә туктаусыз эзләнү, җитди төгәллек белән – остага хас хезмәт белән генә ирешеп була. Димәк, иҗат барышы – хәтта туры мәгънәсендә – энә белән кое казу.
* * *
Язганда, алдан уйланган-корылган сюжетың еш кына үзгәрә, вакыйгаларның тезелүе бүтән тәртип таләп итә яки яңасы килеп керә, кайсысыдыр төшеп кала. Мондый хәлнең булуы гадәти, һәм моңа башта ук уйлап бетермәвең генә сәбәпче түгел. Төп сәбәп, күрәсең, геройларның «холкын күрсәтә» башлавында булыр. «Фидая хикәясе» ндә, мәсәлән, вакыйгаларны, алда әйтелгәнчә, күңелдә бөтенләй башкача тезгән идем. Вакыйгалар да «шартлаулы» иде. Ләкин Фидаянең түземле холкы, «шартлаулар» ны йомшарту өстенә, төзелешне үзгәртте. Язганда, күз алдымда торуы, үзен тотышы белән Фидая миңа хикәядәге авыр мәсьәләне – кызышуның яманлыгын кызышып хәл итеп булмаячагын аңлатты. Ә бит мин Фидаянең прототибын күреп тә белә идем, тик аның әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен аңышып җитмәгәнмен. Шул мөнәсәбәт турында яза башлауга, Фидая үз холкын ипләп кенә сиздерде, мине холкы ныклыгы белән үзенә буйсындырды, аның игелеге җиңде. Шулай шул: язганда, геройларның теләген дә, аларның холкын-фигылен дә бик тә истә тотарга кирәк. Соң, шулай булмыйча, шәхес ич алар! Шуны танымаса, автор шәхес тудыра алмый.
Бераз кабатладым. Хәер, моның зыяны юк.
* * *
Әйе, һәркем туктаусыз иҗат итеп яши. Бары тик сөрхәнтәй генә иҗаттан йөз чөерә, хәер, ул да нәрсәдер эшләмәкче була, ләкин аны ата ялкаулыгы тыеп тора.
Язучы, акылы көчендә чагында һәм кулы каләм тота алганда, язмыйча тора алмый, моны булдыра да алмый. Ә графоман акылы авышкан булса да яза, аңа каләм тота алуы гына кирәк. Кызык, бу сүзнең «графо» сы «язам» дигәнне аңлата…
* * *
Иҗат дигәнебез, әйе, туктаусыз эзләнүне аңлата. Табарга тиешсең син яңаны, кечкенә генә яңалык булса да табарга тиешсең. Әнә шул тапканың үзеңчә була, үзеңнеке була, сине шул табыш иҗади шәхес итә.
Әгәр тапкач тукталып калсаң? Бу чакта, димәк, син түбәнгә тәгәри башладың, беттең дигән сүз. Эзләнү юлындагы хәтта кайбер ялгышлар бер урында таптанудан файдалырак. Син тукталмаска тиешсең, иҗатыңны камилләштерергә мәҗбүрсең, яңа яңалыкларны-үзеңчәләрне табарга бурычлысың.
* * *
Язучыга, гомумән сәнгать кешесенә, бер хокук – язмау хокукы бирелмәгән, мәхрүм ул бу хокуктан. Ә бит, уйлап баксаң, әдипнең шушы хокуксызлыгы – аның иң бәхетле хокукы.
* * *
Эчтәлек һәм форма. Болар турында әдәбият гыйлемендә җентекле тикшеренүләр күп, алар тагын да ишәячәк. Чөнки эчтәлек белән форма бәйләнеше иҗат барышының төп өлешләреннән берсен тәшкил итә. Әлеге бәйләнеш турында шактый укыгач һәм уйлана торгач, мин бер нәрсәне төшендем кебек, чыннан да, эчтәлек һәрчак үзәктә тора, форма аңа хезмәт итә, шул эчтәлекне укучыга үтемле җиткерү булыр форманың бурычы, ягъни син укучыга әйтергә теләгән фикерең-эчтәлек өчен нәкъ шуңа яраклы-ярашлы форма эзләп-сайлап табарга тиешсең. Форманы үзәккә куйсаң, пышыйк чыгар, әйбәт-кирәкле эчтәлегең югалыр.
* * *
Хыялыңда тормышта булмастай кебек нәрсәләргә барып җиткәлисең. Һәм бу шәп! Шул булмастайны әсәрең калыбына җайлап-ипләп утырта алсаң, әлбәттә. Әгәр бу нәрсәне-хәлне җигә алмыйсың икән, аны күңелеңдә калдырып тору, хыялга ныграк бирелү мәгъкуль.
* * *
Иҗатта курыкмау, какшамас чыдамлык һәм үзеңнең хаклы икәнлегеңнән аз гына да читкә тайпылмау таләп ителә. Болар, әлбәттә, һәр кешегә хас сыйфатлар булырга тиеш. Шулай да әдип өчен, гомумән сәнгать кешесе өчен, болар аеруча әһәмиятле: әдәбият-сәнгатьнең халыкка йогынтысы турында онытмыйк.
* * *
Иҗат серләрен кайчан да булса кем дә булса тәгаенләп әйтеп-санап бетерә алырмы икән? Ай-һай! Берәүгә дә тасвирлануында бирешмәс иҗат. Һәм беркайчан да.
* * *
Әдәбиятның (әйе, гомумән, сәнгатьнең) асылы-нигезе ни-нәрсәдән гыйбарәт соң?
* * *
Иҗат иясе тормышның күп кенә ләззәтле якларыннан мәхрүм кала. Йокысыз төннәр, ал-ял белмәү, еш кына күңел ачулардан тыелу һ.б. Өстәвенә әсәреңә укучы фикерен көтеп борчылулар, әсәреңне бастырып чыгару мәшәкатьләре, кайчакта сиңа хаксыз бәйләнүләр һ.б. Шулардан соң әсәрең турында берәүдән генә булса да гадел һәм ихлас бәя, нигезле һәм төпле фикер ишетсәң (миңа, мәсәлән, шул бик җитә, берәүнең сине аңлавы зур бәя инде), уңайлык-ләззәтләрдән мәхрүм чакларың онытыла да куя! «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!» (Г. Тукай) дигән чакыруга синең дә өлешең кергән ләбаса, ягъни син дә шушы чакыруны үтәүдә катнашкансың.
* * *
Язучы үзе сурәтли-тасвирлый торган вакыйганы тоташтан, ягъни тулаем күрергә тиеш. Вакыйга кайда бара, анда кемнәр катнаша, алар үзләрен ничек тоталар, йөзләре-кыяфәтләре һәм киемнәре нинди, алар сиңа буйсынамы яки син геройларыңның холкын-тәртибен кабул итәргә мәҗбүрсеңме һәм бүтән бик күп «ваклыклар». Бу очракта әдипнең хезмәте пьесаны сәхнәләштерүче режиссёр «командалыгы» на охшый.
Мондый күзаллау турында Фаил дус (Шәфигуллин) гади итеп, хәтта үтә гадиләштереп әйткән иде: «Әсәрдәге вакыйгалар, кешеләр күз алдында тора бит инде алар. Безгә шуларны, җентекле күреп, кәгазьгә төшерергә генә кала…»
Хаклы Фаил. Аңа да күзаллау һәм сурәтләү куәсе җиңелдән бирелмәсә дә, ул әсәрнең эчтәлеген-формасын бердәм итеп күрергә кирәклеген аңлаган. Ә сурәтләүдә-тасвирлауда Фаил югарыданрак басып күзәткән, әйе, аның күзәтү каланчасы биек иде.
* * *
Мәгълүм бит: әдәбият һәм сәнгать – тәрбия чарасы. Бу кадәресе, бәлки, ата-ана тәрбиясеннән соң икенчел үк киләдер.
* * *
Тормыш һәм табигать тә вак нәрсәләрдән тора. Әйтик, энә күзедәй нәрсәкәй җемелди, икенче төштә шуңа охшаш тап-төртке бар. Әдәби әсәрдә дә шул ук хәл: урынлы-тиешле куелган нокта җемелдәр, ялгышы караңгылык чәчәр. Шушы вак нәрсәләр тормышта-табигатьтә дә, хикәядә дә зурны оештыралар, ясыйлар.
* * *
Иҗат юлының төрле урыннарын узасың – үргә күтәреләсең, тауга менәсең, инеш-елга кичәсең, чытырманлыкны аралыйсың, сазлыкта түмгәктән түмгәккә сикерәсең. Юлда ук ком-таш, аннары кызыл балчык, уртада ук тигәнәк, аның җимешләре сиңа ябышмакчы. Һәм кинәт кара туфрак башлана, уңдырышлы туфрак. Ләкин анда да тукталып калырга ярамый – алга! Тагын нәрсәләр һәм кемнәр очрар икән юлыңда? Билгесез. Ә бит аларны күреп белергә кирәк. Әйе, алга!
* * *
Иван Алексеевич Бунинның «Хорошая жизнь» һәм «Три рубля» исемле әйбәт хикәяләре бар. Хәер, аның миңа ошамаган хикәяләре, гомумән, юк. Әлеге хикәяләрне мин күптән үк укыган идем, яшел тышлы калын китапта иде алар. Соңрак бу әсәрләрне бүтән басмада укыдым һәм аптырауда калдым: икесендә дә, хикәяләр вакыйгаларының нәкъ үзәгендә, берәр җөмлә сызылган. Уйлавымча, хикәяләрен шушы җөмләләрнең «атуына» корган әдип. Беренчесендә чынлыкта үз мәнфәгате өчен түбәнлеккә төшкән хатынның болай да айнымас улын бүтән әшәкелеккә (бу сүз йомшаграк та бугай) борып җибәргәндә, икенчесендә кызның, тормыш хәлләре мәҗбүр иткәч, үзен юл чаты тәтие дәрәҗәсендә күрсәтергә тырышып, фахишә ролен уйнап бетерә алмыйча, үзе дә сизмәстән, гыйффәтле булуын тануы турында әйтелгән җөмләләр болар.
Геройларның кемлекләрен ача иде әлеге җөмләләр. Беренчесендә хатынга карата укучының гайрәтен чигерә, икенчесендә укучының саф кызга карата ихтирамын уята иде алар. Күрәсең, редакторлар ике хатын-кыз сүзләрен әхлаксызлыкның хикәяләрдә тупас-туры чагылышына санаганнардыр. Ә бит һич тә алай түгел! Үзгәртүчеләр, текстка кирәкмәскә тыгылып, ярамаганны үзләре эшләгәннәр. Редакторга мондый башбаштаклыкка (иң киме) барырга һич тә ярамый.
Кыскартылган җөмләләрне мин И. А. Бунинның соңгырак чыккан китапларыннан һаман эзлим, әмма аларны хәзергәчә таба алмыйм. Берсендә хатын сүзләрен күрше җөмләгә кысып кертергә маташып караганнар, тик барып чыкмаган, Бунинча түгел шул. Ә «Три рубля» әсәрендә хәтта монысы да юк. Бик тә якты бу әсәр – Иван Алексеевичның соңгы хикәяләреннән берсе, хәтерләвемчә, алар өчәү генә кебек. Тәрҗемә итәсе иде шуны, тик көч җитмәс кебек, бөек язучының йомшак-җылы-йөгерек стилен саклап булыры шикләндерә. Бу хикәя әдипнең кайбер җыентыкларына кертелми. Моңа, күрәсең, хикәянең цикл-төркемнәрдә булмавы, аерым язылуы (үзе генә, димәле) да сәбәптер. Шулай да.
* * *
Кеше җыр (көй мәгънәсендә түгел) иҗат итәргә тиеш. Үзе өчен генә булса да. Бәхете шул да була аның. Ләкин җыр тудыру өчен йөрәгең сафлыгы кирәк: бәхет саф йөрәклеләрне генә ярата.
* * *
Иҗат барышында (иткәндә) ялгызың булу, әлбәттә, кулай. Ялгызың калганда, һәрнәрсәгә җентекле игътибар итәсең.
* * *
Кемдер эшләмичә яшәүдән, чамасыз муллыктан рәхәтлек табарга тели, шуңа ирешүне бәхеткә саный. Ә иҗат кешесе эшне үзе эзли, аның да авыррагын табарга тырыша. Рәхәтлекне, гомумән, бәхетне ул эштә таба. Эзләгән кешегә һәрчак эш табылып кына тора!
* * *
Татарның күп мәкальләре тирән уйларга чумдыра мине. Менә шундыйларның тагын берсе – «Күп эшләгән оста булмас, солын белгән оста булыр». Әйе, сәләтле-оста кеше генә эшнең җаен, әмәлен, рәтен белә. Солын белмичә кылганың ярым-йорты чыгачак, аны ташларга яки үзең үк кабат эшләргә мәҗбүрсең.
Шулай да… Шулай да аз эшләп яки беренче эшеңдә үк солны белеп булмый ич. Димәк, һөнәреңдә оста булу өчен, эшнең солын белү өчен, син күп эшләргә тиешсең, ягъни кулың шомаруы шарт. Мәкаль эчтәлеге дә моңа каршы килми, минемчә.
Ярар, һөнәрче, әйтик, минем туган авылымның көмешче-коемчысы, беләзек-йөзекләрне бала чагыннан ук ясап кулын шомартты ди, ул инде эшенең солын белүгә дә иреште, әйберләренә һаман яңа бизәкләр өсти, ягъни иҗаты дәвамлы, ди. Ул инде заказ буенча гына ясый, аңа инде, көнлекләп, югары бәядән түлиләр.
Шәп бәя-бәяләү бу. Син бик тә затлы-килешле беләзекне бер атна ясасаң да, эшең бер айга сузылса да, көненә фәләнчә сумнан түләү аласың. Синең эшеңне күзәтүче-тикшерүче юк, эшләтүчегә соңыннан ничә көн эшләвеңне генә әйтәсең. Чын останың беркайчан да алдашмаячагы билгеле ләбаса! Чөнки хезмәтеңә түләүне ясаган әйбереңнең күркәмлеге хәл итә. Ә бәлки, син унбиш көндә ике пар беләзек ясагансыңдыр, баштагысына иҗат куәтең җитмәгән дә икенче парына тотынгансыңдыр, беренче пардагы бизәкләрне матурайткансыңдыр. Шулай, икенче пары беренче парыннан соң гына ясала алган. Тик сиңа заказ бер парга гына булды, синең беләзекләреңнең икенче парына гына түләнә. Беренче парын син чын оста буларак сатмаячаксың, ә эретәчәксең.
Ә… ә әдип кулын ничек шомартырга тиеш тә язуның солын ничек белә ала соң әле ул? Моңа җавапны табып буламы? Аннары. Аның язганының да икенче варианты әйбәт чыккан, аны бастыру өчен кабул да итәләр. Әлбәттә, хәзерге вакыттагыча – түләмичә, ләкин әдип шуңа да риза. Өстәвенә язганының беренче вариантын «эретеп» тә булмый.
Язучы хезмәте белән бүтән һөнәрче эше арасында нинди аерма соң? Уртаклык икесенең дә газап чигеп иҗат итүендә генәме? Әллә язучылык һөнәр түгелме? Югарыда китерелгән мәкаль дә бу сорауларга җавап бирмәде бугай.
* * *
С. Н. Сергеев-Ценский мондый фикер әйтә:
Язучыдан еш кына хәзер нәрсә өстендә эшләве (сүзгә-сүз тәрҗемә, әмма бездә урнашкан бу, дөресе – нәрсә язасыз) турында сорыйлар. Соң, ул хәзер генә түгел, ә кичә дә, иртәгә дә барысы өстендә дә эшли. Кешедән, хәзер нәрсә сулыйсың һәм киләсе елда нәрсә сулаячаксың, дип сорамыйлар лабаса.
Менә тагын бер фикере:
Төп нәрсә – син үзеңдә үзең эзләгәне, ә синдә башкалар тапканы түгел.
Әйе шул, әдипне үзенчәлекле, кабатланмаган һәм кабатланмас иткән шарт шушыдыр. Шушы!
* * *
Иҗат барышының тагын бер хикмәтле үзенчәлеге, – минемчә, аның әдипкә бер үк мәлдә үзгә рәхәтлек, моңсу көенү, яшертен гамәл кылудан сөенү китерүе. Бу хикмәт – язганнарыңны укучыга ирештермәстән ерту, алай гына да түгел, ә ертып-тураклап утка ягу! Рәхәтлек – син болардан, ниһаять, котылу хисе кичерәсең. Көенеч – шушыларны әсәр кыяфәтенә кертергә көчең җитмәде, ягъни үзеңнең уңмаганлыгыңны танырга мәҗбүрсең. Яшертен сөенеч – ярый әле, боларны үземнән бүтән берәү дә белмәде, дисең, ямьсез серне чишмәскә көчем җитте ягъни.
Беренче тәҗрибәләрдән озак еллар сакланган кулъязмаларны ерттым. Библиография дәфтәренә теркәп куелган алар. Иң беренче хикәяләрем «Алдынгы звено» һәм «Тимерче эше» дигәннәрен дә ерттым. Аларга укытучым Рәйсә апа Бәширова фикерләре, Әмирхан абый Еники һәм Шәрәф абый Мөдәррис бәяләмәләре саклана. Әмирхан абыйга хатының күчермәсен илтеп биргән идем. Елмаеп куйды да:
– Бергә эшләдек бит, – диде, сүз озайтмады.
Бу сүзләре, әлбәттә, зур бәя иде, минем хезмәтемә артык та мондый бәя. Шулай да Аксакалыбыздан моны ишетү бик тә сөендерде. Әмирхан абый элегрәк тә хезмәтемә бер бәя биргән иде.
– Әйбәт хикәяләреңне укып барам, – дигән иде ул.
Күплек санда әйтте. «Казан утлары» журналында «Көрәшче» исемле хикәям басылган вакыт иде. Шуңа күрә Әмирхан абыйның бәясен шул хикәягә генә кагылышлы санадым. Олы әдипнең бер хикәяңне ошатуы да шәп ләбаса!..
Ә, әйе, сүз кулъязмаларны ерту турында ич.
Һәм менә 2002 елның 9 мартында, кулъязмаларны тәртипкә салганда, түбәндәге «шедеврларны» ерттым. Санап кына куям, эчтәлеген теркәмим. Болары элек юк ителгәннәргә өстәләләр.
1. Ауда. Хикәя. 1951 елның гыйнварында язылган. Дәфтәрдә унике бит.
2. Җыелыштан соң. Хикәя. 1951 елда язылган. Машинкада алты бит.
3. Ярдәм. Хикәя. Язылу вакыты куелмаган. Шул ук 1951 елда итеп хәтерлим. Дәфтәрдә егерме бит.
4. Коммунист. Хикәя. 1952 елның сентябрендә язылган. Вак язып, форматлы кәгазьдә җиде ярым бит. Бу кулъязманы Фатих абый Хөснигә укытмакчы идем, мондый вак язуны укый алмыйм, диде.
5. Абыйсы Казаннан кайткач. Хикәя. 1952 елның октябрендә Казанда язылган. Дәфтәрдә егерме сигез бит.
6. Комсомол билеты. Хикәя. 1952 елда Әнвәр Әфләтунов белән бергә язылган. Ул вакыйга сөйләп, мин яздым. Вак язып, форматлы кәгазьдә дүрт бит.
7. Үзләре күрәчәкләр. Бер пәрдәлек кечкенә пьеса. 1953 елның җәендәме, әллә октябрендәме язылды. Дәфтәрдә тугыз бит.
8. Серле табылдык. Хикәя. 1953 елның октябрендә язылган. Вак язып, форматлы кәгазьдә ике бит ярым.
9. Беренче кыңгырау шалтырагач. Хикәя. 1954 елның сентябрендә язылган. Форматлы кәгазьдә өч бит. Характерлар күренә дә башлаган кебек инде анда.
10. Киңәшле эш таркалмас. Хикәя. 1954 елның ноябрендә язылуын күрсәткәнмен. Әмма «1953 елның апреле» дигәне дә бар. Дәфтәрдә алты бит.
11. Без ничәү? Хикәя башы. Кечкенә дәфтәрдә ундүрт бит. 1973 елның апрелендә Казанда, шул ук елның декабрендә Ялтада язылган. Кайбер өлешләре «Урак өсте болытлары» на «Җәүһәрия көндәлегеннән» дип кергән иде. Калганын ерттым. Файдаланырлык булмагандыр, шәт. Кырык яшеңнән соң да шундый нәмәкәйләр яз инде, әй…
12. Авыл әкәмәтләре. Озын хикәя башы. 1976 елның 8–10 октябрендә Казанда язылган. Форматтагы кәгазьдә ике бит ярым. Ачкычы табылмагандыр. Тирәнлек юк иде кебек…
Бер көндә ертылган кулъязмалар болар. Аларны кабат уку түгел, ә ачып та карамадым. Бәлки, аларда кайбер әйбәт детальләр очраган да булыр иде, әмма андыйларны эзләүдән бигрәк бу кулъязмалардын котылу теләгем көчлерәк иде!
Әле тагын ертып-турап ягасы ике күләмлерәк, өчәү икән, кулъязмам бар. Аларын юк итәргә хәзергә кул бармый, шактый күләмлеләр, калын зур форматтагы дәфтәрләр тулган диярлек (берсе өч табактан артык). Хәер, кечерәкләре дә табылыр…
* * *
Тел белү, ә иң шәбе телләр белү – кешенең иң зур, бәяләп бетергесез байлыгы. Әйе, чит телләр белүне, гомумән, белемне күтәреп йөрисе юк, ягъни аның авырлыгы үлчәнми; аны озын куллар кагылудан бикләп саклыйсы юк, ягъни башкалар әйберсен чәлергә хирыс бәндәләрнең куллары, иң озын булсалар да, белемгә үрелә алмыйлар; белем тотуыңа чыгым кирәкми, ягъни ул эсседә бозылмый, суыкта туңып катмый. Әмма белемне, шул исәптән чит тел белүне, бер очракта бик сакчыл тотарга кирәк. Бу таләп – белемеңне туктаусыз яңарта бару. Шулай эшләмәсәң, белемең сызып югалачак.
Каләм иясе исә төпле белемле булырга тиеш: ул тормышны белә һәм аны туктаусыз өйрәнә, ул кайсы да булса фәнне (башлап үз иле тарихын, үз халкы тормышын өйрәнә булыр) үзләштерә һәм аның кечкенә детальләренәчә ачыклый; ул чит телләрне аңлый һәм һәр чит сүзнең мәгънәсенә төшенүенә сөенә, белеме байый ягъни.
Күп телләр белүче язучыларның берничәсен саныйк.
Александр Сергеевич Грибоедов француз, немец, инглиз, итальян телләрен белә, соңрак латин һәм грек телләрен, тагын да соңрак фарсы, гарәп, төрек телләрен үзләштерә. Шушы белем аңа «Акыллылык бәласе» ндәге күп кенә җөмләләрне мәкаль-әйтем дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек биргәндер, шушы булышкандыр. Өстәвенә ул фән белән кызыксына, аның музыкаль сәләте була, ике вальсы концертларда хәзер дә ишетелгәли икән.
Бөек драматург Александр Николаевич Островский өй тәрбиясендә үк грек, латин, француз, немец телләрен өйрәнә, аннары инглиз, итальян, испан телләрен үзләштерә. Шекспир, Мольер, Гольдони, Сервантес әсәрләрен язылган телдә укыган.
Константин Бальмонт гимназиядә француз телен өйрәнә. Ундүрт яшендә үзлегеннән немец телен үзләштерә башлый, И. Тургеневның кайбер әсәрләрен немецчага тәрҗемәдә укый. (Җәяләр эчендә генә бер сорау куйыйк: ә безнең кайсыбызның татар язучысының бүтән телгә тәрҗемә ителгән әсәрен чагыштырып укыганы бар икән? Шагыйрь Зөлфәтнең генә шулай җентекле укуын беләм мин. Ә бит Нәби абый Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повестен русчага Мәҗит Рәфыйков тәрҗемәсендә татарчасына тиң күреп укыйсың.) К. Бальмонт аннары инглиз телен өйрәнә. Чит телләрдән аның тәрҗемәләре күп. Һәм аның тәрҗемәсендәге әсәрләр хәзергәчә басылып киләләр.
Лев Троцкий немец һәм француз телләрен бик шәп белгән, инглизчәсе бераз кайтышрак булган.
Күренекле шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, язучылар турында күп мәкаләләр-эсселар авторы Иннокентий Анненский француз һәм немец телләрен бала чагыннан белә, университетта укыганда, латин, грек, инглиз, итальян, поляк, санскрит, борынгы иврит телләрен өйрәнә. Мин аның тәрҗемәсендә егерме шагыйрьнең берничәшәр шигырен укыганым булды. И. Анненскийның ике китаптан торучы «Книга отражений» дигән хезмәте бар. Андагы мәкаләләрне кат-кат уку да ялыктырмый. Һәр укыган саен, язучылар иҗаты турында менә шулай язарга кирәклеген аңлый барасың. Бу хезмәтенең төрле бүлекләренә аның, күп кенә әдипләрнең иҗатлары турындагы мәкаләләре белән рәттән, Достоевский турында алты, Гоголь турында дүрт, Тургенев турында ике мәкаләсе кергән. Автор кабатланмый, фикерләр тыгыз урнашкан. Мондый бөтенлеккә һәм үзгә стильгә, күрәсең, күп телләр белүенең дә файдасы тигәндер. Телләр белү сүз хәзинәсен баета, телләрнең грамматик төзелеше фикерләү-язу стиленә йогынты ясый ич. И. Анненскийның югарыда аталган хезмәтенең беренче китабына керешендәге бер гыйбарәсе (кабатлыйм) ошый миңа: Шагыйрьне уку (курсив аныкы. – М. Х.) үзе үк иҗат инде. (Самое чтение поэта есть уже творчество.)
Лев Николаевич Толстой стиль гадилегенә Даниэль Дефодан өйрәнергә чакыра. Туктагызчы, бик әйбәт тәрҗемәдә дә стильнең барлык үзенчәлекләре-үзгәлекләре саклана алмыйдыр лабаса! Шулай булгач, бөек язучының шушы киңәшен тотып, син Дефо әсәрләрен, иң азы «Робинзон Крузо» ны, инглизчә – язылган телдә укырга тиешсең. Л. Толстой әлеге фикерен Дефо әсәрләрен инглизчә укыгач әйткәндер. Ә ул инглизчәне яхшы, французчаны бик яхшы («биш» легә ягъни) белгән. Һәм Л. Толстой Ги де Мопассан әсәрләрен русчага тәрҗемә итүчеләрнең беренчеләреннән булган.
Миңа хәтсез тапкыр язучыларның Ялта иҗат йортында ай буена Микола Лукаш белән аралашырга туры килде. Ул гел диярлек безнең ил кешесе белән үз телендә сөйләшә иде. Аның сөйләве, ничек диим, әйе, бик тә музыкаль иде, аның сүзләрне үзенчә яңгыратуы колакны иркәли иде. Минем украинча сөйләүләрне шактый ишеткәнем булды, әмма берәү дә украин сүзләрен Дядя Миколача яңгырата алмады.
Ул минем белән үз телендә сөйләшәчәген алдан ук искәртте, мин аңышып җитмәгәндә, үзе сизенеп төшендерә торган булды. Мин дә ара-тирә татар сүзләре кыстыргаладым, ул аңлавын-аңламавын сиздерми иде, шулай да әлеге сүзләрне соңрак русча кабатлый идем. Әгәр мин аңардан откан сүзне аныңча әйтсәм, ул сөенә иде.
Дядя Микола яшьрәк чакта шигырьләр язган, әмма ул чынында тәрҗемәче иде. Күп телләр – егермеләп, диделәр, үзеннән сорарга базмадым – белә иде. Европаның төп телләрен, әлбәттә, үзләштергән, ул серб, хорват, венгр, поляк телләрендәге газеталарны сатып алып укыды. Төрки телләрен дә иң киме берсен белгән булыр Дядя Микола. Бервакыт ул миңа артист Алексей Баталовка фамилиясенең татарчадан булуын аңлатуы турында сөйләде. «Татарча-русча сүзлек» нең калын итеп чыгарылуын әйткәч, үзенә шуны җибәрүне сорады. Һәм мин аның бу теләген үтәдем.
Украин язучысы мәгълүм Вадим Собко Дядя Миколага Австралиянең бер язучысының романын укуы турында әйтте. Инглизчә бу әсәрне Дядя Микола инде укыган булган икән. Һәм алар роман турында озак кына әңгәмә кордылар. Мин, әлбәттә, тыңлап кына утырдым.
Кызык кына хәлләр дә сөйләп куя иде Дядя Микола.
Киевка итальян язучылары килде, диде ул. Очрашу булды. Тәнәфестә шуларның икесе, бәдрәфтә тәмәке тартканда, безнең кешеләр турында хаксызга мыскыллап сөйләшәләр икән. Яннарыннан узып баручы Микола Лукаш, кешелек сыйфатын урынсыз хурлауга мөнәсәбәтен белдереп, әлеге кунакларга фикерен итальянча әйткән. Алай гынамы соң – моны Дядя Микола иске (борынгы) итальян телендә әйткән!
Микола дәдәй мине, әйдә, бер китап күрсәтәм, дип, бүлмәсенә чакырды. Өстәленнән урта төшендәрәк ачылган калын гына китап алып бирде. Әйбәт кәгазьдә басылган кара тышлы бу китапның исемен, авторы кемлеген генә укый алдым, болары тәрҗемәсез дә аңлашыла иде: Сервантес. Дон Кихот. Романның беренчеме, икенчеме китабы икәнлеге күрсәтелмәгән иде. Минем аптырабрак торуымны күреп, Дядя Микола романның, әйбәт сыйфатлы кәгазьдә булгач, бер китапка сыюын әйтте. Ә бездә «Всемирная литература» сериясендә «Дон Кихот» әйбәт дигән кәгазьдә, һәркайсы әлеге китаптан калынрак булып, ике китап булып басылды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.