Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Йөзек кашы салучы

Без, малай-шалай, йөзеккә каш салуның гаять четерекле икәнлеген егерменче гасырның утызынчы еллары ахырында авылыбызның өлкән буын кешеләреннән һәм дә яшьрәкләрдән еш ишетә идек. Бу вакытта Тенекиебездә көмешче-ювелир һөнәре бетерелүгә барган инде. Шуңа күрә дә һөнәр истәлеге-дәресләре ишәйгән. Соңрак әтием Хәмидулла сирәк, теләмичәрәк, шулай да җентекләп кабатлаштырды.

Күчермә мәгънәдә әйтсәк, каш салучылар һәр шөгыльдә бар. Һәм әдәбиятта аеруча. Үзебезнең Фатих абый соң!

Бер бәләкәй генә хикәя сөйлим әле сезгә. Хәер, Фатих абый Хөсни революциягә чаклы булган вакыйганы хәтерендә кадерләп саклаган да аны моннан илле бер ел элек сөйләгән инде. Сөйләп кенә дә калмаган, бу гыйбрәтле дә һәм күңелле дә вакыйганы хикәя итеп язган, матбугатта бастырып та чыгарган. Исемен гади итеп, «Сөйләнмәгән хикәя» дип куйган.

…Маһруй җиңги коймак пешерергә җыена. Инде камыры да кабара. Их, бәхет инде ул, бәхет – тәмле коймакны туйганчы ашау. Таба исе Биктимерләрнең өендә сыеп калмас, бөтен авыл өстенә таралыр әле. Камыр кабара, тиздән мичтә табаны кыздырырга күмер дә төшәр. Әмма, карале, табалары юк икән бит Биктимерләрнең.

Һәм әнисе сөйкемле сөяге Биктимерне Чат Җамалилардан таба алырга җибәрә. Аягы тигән җиргә тияр, очынып кына барганда, тимәгән төшләр дә булыр, табаны коймак камыры кабарып чыкканчы алып кайтып та җиткерер малай. И-и, тәмләп тә ашар соң аннары Биктимер әнисе пешергән тәмле коймакны.

Тик, таба күтәреп кайтканда, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы, Биктимер тауда чана шуучы малайларны күреп ала. Рәхәтләнәләр малайлар шуып. Һе, рәхәтләнмичә, аларның чаналары бар шул. Чанасы булсамы, Биктимер барлык-барлык малайларны да әллә-ә кайларда калдырып шуар иде. Чанасы гына юк. Ә шуасы килә. Туктагыз әле, әгәр… Әгәр табага утырып шуса?

Аңлыйсыздыр, Биктимер бураннар очыртып, малайларны кызыктырып, онытылып шуа да шуа. «Бәхет эченә күмелеп» рәхәтләнә нужа тәпәләп йөрткән Биктимер.

Бәлки, тормышта мондый вакыйга булмагандыр да, шәт, булмагандыр. Чөнки сүз тыңлаучан малай әнисе кушкан йомышны җәһәт үтәр, әдәпле малай табага – ризык пешерү әйберсенә утырырга базмас. Монда хикмәт – Биктимернең үзенә үзе рәхәт таба белүендә. Нигә әле малай, култык астына таба кыстырып кайтканда, чаналы малайларның шууына кызыгуын үртәлүгә – ямьсез сыйфатка әйләндермәс өчен, таудан шуу рәхәтен хыялында тоймасын икән? Тоя, әлбәттә. Фатих Хөсни герое ич ул. Һәм Фатих абыйның, Биктимер исемле малайның изге хыялын чын вакыйгага тәңгәлләштереп, ышандырырлык итеп, безгә, укучыларга, сөйләве – язучының осталыгы ярылып ятуы лабаса, ягъни йөзеккә каш сала белүе. Биктимернең хыялы байлыгын сөйләп, Фатих абый безне, укучыларны, бәхеткә чумдырып рәхәтләндерә. Язучы иҗатының мәгънәсе дә шушы игелектән гыйбарәт ич.

Мәктәпләрдә, авыл клубларында очрашуларда Фатих абыйның «Сөйләнмәгән хикәя» сен укуын күп тапкырлар тыңларга туры килде миңа. Язучының үз укучылары каршына басып имтихан тотуында мин һәр очракта сөенечле хәлне күрдем: хикәяне һәркайда да йотлыгып тыңлыйлар. Ә Тукай-Кырлай мәктәбендә, очрашу тәмамлангач, Фатих абый каләмдәшләреннән:

– Хикәянең мәгънәсен төшендереп җиткерә алдыммы соң? – дип борчылып сорады да, җавап та көтмәстән: – Юк инде, сез, җанашларым, аңламадылар, дип шаяртып, минем кәефемне кырырга маташасыз, хикәяне яратуларын балакайларның күзләреннән күреп тордым, – ди.

Бу мәктәптә хикәясен аеруча рухланып, онытылып укыган кебек иде ул. Тукайга бәйле төбәктә бөтен көченә тырышуы дип бәяләргә мөмкин моны. Гел дә шулай булуы үзе үк әйбәт. Әмма Фатих абыйның тырышлыгында, Тукайга баш июе белән бергә, үзеннән иҗат имтиханы алучыларны – мәктәп балаларын олылавы да бар. Ә укучысын хөрмәтләве – язучы Фатих Хөснигә хас сыйфат. Дөрес, мондый сыйфатка һәр иҗат кешесе ия булырга тиеш. Ләкин мондый хөрмәт әйбәт әсәрләр язудан гыйбарәт ич әле. Һәм Фатих абый алтмыш еллык иҗаты чорында әйбәт әсәрләрне күп язды.

Тагын бер мисал.

Балтач районының Нөнәгәр авылындагы очрашуда әдип «Малай белән солдат» хикәясен укыды. Кыска гына хикәя күңелне моңсуландыра, алай гынамы соң – кайгының авырлыгыннан тетрәндерә. Шулай да укучыда Наил исемле малайның өмете чынга әверелеренә ышаныч чаткылары да җемелди.

…Кайбер малайларның әтиләре сугыштан кайткан, ә Наилнең әтисе һаман кайтмый. Аның әтисе ерактарактыр шул. Юк, якында гынадыр, авылдан күренеп торган урман артында гынадыр әле аның әтисе. Наил чаңгыларын тага да урманга таба китә. Әтисен үзе каршы алыр ул. Әнә каршысына бер солдат килә. Наилнең әтиседер әле, белегез дә торыгыз, яме! Түгел икән, әтисе түгел икән. Сугыштан һаман кайтмый Наилнең әтисе. Кайтмый…

«Малай белән солдат» исемле хикәясен дә бөтен җаны белән бирелеп сөйләве-укуы да язучының үз укучысы алдында имтиханны уңышлы тотуы булды. Имтихан тапшырырга исә Фатих абый җентекләп әзерләнә. Моннан ун елдан артык элек булган сөйләшү хәтеремдә.

– Бер хикәя яза идем әле, – дип башлады Фатих абый. – Тик, каһәресе, ахырына җитә алмыйча төртелдем. Вакыйгасын да әйбәт беләм үзе, әйтергә теләгән фикерем дә анык, тик нигәдер язып бетерә алмыйм гына бит шуны.

Язып бетерде хикәясен Фатих абый. «Җүлә – кайгылы эт» исемле хикәясе ул аның. Кешеләргә мәңгегә тагылган этнең кайгысы, этне балаларыннан аеручы, ягъни яхшылыкка яманлык белән җавап кайтаручы миһербансыз малайлар турында гыйбрәтле хикәя.

Хәзер игътибар иттем: Фатих абыйның телгә алынган өч хикәясе, тәртип буенча, утыз алтынчы, илле алтынчы һәм җитмеш алтынчы елларда язылганнар, аралары егермешәр ел ягъни. Игътибарга лаек та түгел кебек мондый җентекләү. Ләкин язылу вакытлары арасының зур булуына карамастан, Фатих абыйның әйбәт хикәяләрне бөтен иҗаты дәвамында язуына дәлил дә әле. Ә соң Фатих Хөсни хикәяләр генә яздымы? Күптармаклы һәм мул иҗаты юлында ул романнар, повестьлар, шигырьләр, әдәбият-сәнгать турында мәкаләләр язды. Боларга татар теленә күп әсәрләрне тәрҗемә итүен, редакцияләрдә эшләгәндә язган бик ишле хәбәрләрен дә өстик. Шулчакта Фатих абыйның иҗат колачы күз алдына тулы килер.

Әйе, язучы Фатих Хөсни халык каршында имтиханны олы иҗаты белән уңышлы тотты. Һәм Олы Мәтәскә авылында (элек Саба районына керде) туган Фатих абый, авыл батырларына хас кыяфәт – иҗат кодрәтенә ышанган кыяфәт белән, хәзер дә имтихан мәйданы уртасында. Һәм, башын аз гына чөеп, күзләрен челт-челт йомып алыр да яңа хикәясен укыр. Ә сөйләнмәгән хикәяләре күптер әле аның, күптер.

Мәйдан аны йотлыгып тыңлый. Ә иҗат мәйданы – аның үз мәйданы, батырның имтихан тоту мәйданы.

1987, 20 декабрь
* * *

Халык язучысы Фатих Хөснинең мәгълүм «Йөзек кашы» әсәре «Казан утлары» журналының «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» бүлегендә бастырырга әзерләнгәндә, әдип вафат булды. «Йөзек кашы» ның журналда кабат чыгуын белгәч (ә әсәр «Совет әдәбияты» ның – хәзерге «Казан утлары» ның – 1942 елгы 3 нче санында беренче тапкыр басыла), Фатих абый бәхетле «бала» сының көр күңел белән хөр яшәвенә бик тә сөенер иде. Бу шатлык хастага егылган олуг әдибебезнең әсәренең укучыга һәрчак үз булачагына ышанычын тагын да ныгытыр иде. Тик нишләмәк кирәк…

«Йөзек кашы» – Фатих абый үзе әйткәнчә, аның иң бәхетле әсәрләреннән берсе. Ул 1945 елдан башлап язучының җыентыкларында берничә мәртәбә басыла, аерым китап булып күп данәдә чыга. Мисалга, 1954 елда укучы әсәрнең өченче басмасын кулына ала, 1964 елда рус укучысы Татарстан китап нәшрияты Н. Мальшакова тәрҗемәсендә «Перстень» исемендә чыгарган китапны (кырык биш мең данә!) җылы кабул итә. «Йөзек кашы» казах, үзбәк һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

Әдип, төрле басмаларга кереш сүзендә, әсәрен соңыннан төзәткәләве турында искәртсә дә, «Йөзек кашы» ның беренчел төсе саклана, кайбер үзгәртүләр «бала» ның, үсә төшкән саен, киеменә хаҗәтле бизәкләр-чуклар тагу кебек кенә тоела. Хәер, «бала» гүзәл булып тугач, аның төсенә-кыяфәтенә, килешенә-кыяфәтенә чибәрләү операциясе үк ясауның кирәге дә юк лабаса. Аннары шунысын да искәрик: әсәрнең төп герое Айдар Шәяхмәтов – үзенчәлекле холыклы кеше, ул әйткәнеңне тыңламаска да мөмкин, аның үз иманы. Әнә Фатих абыйның өч томлыгының (1966–1968) икенче томында Айдарның фамилиясен әсәр башында һәм ахырында «Корбанов» ка алыштырырга тырышып каралган, ләкин әсәр уртасында ул беренчел фамилиясен саклаган.

Укучыда туачак бер сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Хикәя жанры турында күп язган, хикәягә төрле яклап бәяләмә биргән Фатих абый – аның хәтта, хикәя бер утыруда укып чыгылырга тиеш, дигән сүзләре дә хәтердә – «Йөзек кашы» н «повесть» дип атады. Повесть жанры гасыр башында татар әдәбиятына ят була, ул бездә, нигездә, утызынчы елларда урнаша башлый, күләмлерәк чәчмә әсәрне шушы сүз белән атауга күчелә, моңарчы «хикәя» һәм «роман» жанрлары хакимлек итә. Мисалларны укучы классик язучыларыбыз иҗатыннан җиңел таба ала. Күләмле әсәрләрне, роман исеменә һәр тарафтан җавап бирүенә карамастан, «повесть» дип билгеләү – бәлки, гел дә тыйнаклык чагылышыдыр. Әсәр Фатих абыйның хикәя турында югарыда китерелгән бәяләмәсенең дөреслеген дә раслый, «Йөзек кашы» н бер утыруда укып чыгасың.

Кечкенә бер хатирә. Фатих абый әсәреннән өзекләрне укучы-тамашачы алдында, иш-иптәшләре белән әдәбият турында чәй янында әңгәмәләрдә-мәҗлесләрдә еш кына яттан сөйли иде, ул тирә-юньне оныта, аның өчен әсәр вакыйгасы гына кала иде. Башын бераз югарырак күтәрер иде дә әсәр дөньясына текәлер иде ул. Басым ясалырга тиешле төштә йомшак тавышына кулының йомшак хәрәкәте ишарәле кушылыр иде, биек маңгаеннан тир бәреп чыгар иде. Әсәрен ул күңелдән сөйләү өчен махсус ятламаган дип беләм. Хәер, йөрәк хәзинәсен барлап-актарып туган әсәрен ятлау кирәкмәгәндер аңа.

1996, 23 сентябрь
Игелек тылсымы

Язучы Фаил Шәфигуллин…

Һәм мин аның иҗаты, тормышы турында санап-тезеп мәкалә язарга җыенган идем. Тик шушы ике сүз каләмемнән тамгач ук, башыма менә мондый сораулар «китереп сукты»: язучы булырга Фаилне нәрсә этәрде икән? Бу олуг иҗат эшенә бирелеп хезмәт итәргә кирәклеген тулылыгы белән кайчан аңлады икән ул? Әйе, нәрсә язучы итте икән аны?

Мондый сорауларга җаваплар ерак заманнардан бирле эзләнә килә. Әмма төгәл һәм анык җавабы табылганы юк дип беләм. Аны мин дә таба алмамдыр. Шулай да Фаилнең иҗаты күтәрелеп колач җәйгән унбиш еллап вакытта аны якыннан белгән, һәр язганын укып барган кеше буларак, куелган сорауга җавап эзләп карарга үземне хаклы саныймын. Хаклы гына да түгелмен, ә шушы сорауга җавапны нәкъ менә Фаилгә бәйле рәвештә эзләргә тиешмен. Аның белән бергәләп күп әдәби әңгәмә-бәхәсләрдә катнашуым да, әсәрләрен ничек язуын күпмедер дәрәҗәдә белүем дә шушы җавапны эзләргә этәрә. Әйткәнемчә, төгәл җавапны таба да алмамдыр. Шулай да.

…Җитмешенче елның март ае иде. «Чаян» журналы редакциясенең җаваплы секретаре булып утыруыма ярты ел узды, монда эшләүнең ни-нәмәрсә икәнен төшенеп килгән чак ягъни.

Шагыйрь Зөлфәт белән бер бүлмәдә утырабыз. Журналга татарча әдәби әсәрләр әзерләү икебезгә йөкләнгән. Ләкин юмор-сатира әсәрләрен редакциягә күтәреп килүчеләр бик аз. Редакция мондый хикәя-шигырьләргә кытлык кичерә, аларны журнал авторларыннан үтенеп диярлек яздыртырга туры килә. Алдагы саннарга нәрсәләр бирергә икән, дип уйга калдык.

– Туктале, – дип, урыныннан атылып ук торды Зөлфәт, – хәзер табабыз! Фаил монда йөри иде. Фаил Шәфигуллин. Аның язганнары да бардыр. Җор кеше ул. Язганнарында юморның тач аның өчен икәне сизелә, әй! – Зөлфәт, кинәт туктап, бермәл уйланып торды да: – Шулай! – дип кычкырып ук әйтеп куйды. – Шулай! Юмор тач Фаил өчен, Фаил тач юмор өчен!

Иртәгесен Фаил редакциягә эш башлануга ук керде. Буйга озын түгел, киеме тәненә сыланып дигәндәй тора (гел шулай киенергә яратты ул, салынып торган кием эшеңне дә, йөзеңне дә сүлпәнләндерә дияр иде). Ләкин аны мин күргән-белгән кешеләргә чалымсыттырмаучы үзгәлекләреннән иң истә кала торганнары дәү кылыч борыны һәм, әлбәттә, зур, кабарынкы, якты күзләре иде. Бу күзләрдә рәхәт моңсулык һәм тыелгысыз шаянлык берьюлы чагыла иде. Карашында явызлык һәм усаллык чаткылары юк. Соңрак белүемчә, явызлык аңа ят иде, ә инде усаллыгына килгәндә, юашлардан түгел иде Фаил. Әйе, мәрхәмәтле иде аның карашы.

Кул биреп күрештек. Таныштык. Беренче сүзен теш араларыннан сөзеп әйтте, ысылдагандай тоелды хәтта.

– Исәнмес-с-с-сез.

Сәерсенә калдым, аның эчке халәтендәге үзгәрешне, син мине бер күрүдә үк танып-белеп бетерергә ашыкма, агайне, дип аңладым һәм, Фаил дигәннәре шушы адәм була икән, дип уйлап куйдым. Белешлегебез арткач, Фаил беренче очрашуда туган фикерен шулай ук турыдан әйткән иде. Хуҗин дигәннәре шушы бәндә икән, дип уйлаган ул. Шулай итеп, танышканда бер-беребезгә биргән бәяләребез охшаш, хәтта бер үк булган икән.

Фаилнең ике кечкенә кулъязмасын Зөлфәт кычкырып укыды. Мин, өстәлемә таянып, аска карап утырдым – юморескаларга мөнәсәбәтемне автор, тиз генә ачылып бетәргә теләмәүче Фаил агайне, карашымнан ук белеп-аңлап тормасын, янәсе, без дә бер күрүдә үк ачылып бетмәскә булдыра алабыз, кирелек бездә дә мөлдерәмә, ягъни мәсәлән. Фаил ишек катында – озынча бүлмәнең ул төшендә җиһазлар юк, иркенрәк анда – йөренеп торды бугай, монысын күрмәдем, чөнки ул якка кырын да карамадым.

Зөлфәт, укып бетергәч:

– Әйбәтләр, – дип бәясен чыгарды. – Алдагы санга ук икесен дә бирик боларның. Күләмнәре дә зур түгел.

Мин эндәшмәдем.

– Нигә начар дисең әле, Мәгъсум абый? Зерә ошатмыйсың, – дип, сүзен дәвам итте Зөлфәт, юморескаларны тәфсилләп мактарга кереште.

Һәм бүлмәдә кинәт шаркылдап көлү яңгырады. Сискәнеп, ишек ягына карадым. Ике кулы белән дә биленә таянып, җилкәләрен бераз калкытып, башын янга борып, Фаил көлә. Гәүдәсе тау түбәсенә куелган сын кебек. Буйга тәбәнәк түгел икән ләбаса Фаил – каршыда баһадир басып тора ич, Алпамша сыңары! Киң карашы да сындагыча текәлеп калган. Сыннан аерма шунда: Фаил дигәнебез авызын зур, хәтта киереп, дияр идем, ачкан, ялтыравык тешләре аз гына тутлы йөзен яктырта, көр тавышы сихерләп яңгырый.

Фаил көлүдән шулай ук кинәт туктады. Тешләрен шак-шак бәреп алды да, Зөлфәткә карап, күзләрен шарландырды.

– Нигә әле син Мәгъсум абыйга бәйләнәсең? – Фаилнең карашында ачулану да, шатлану да катыш иде. – Хуҗин минем юморескаларны яманлап бер сүз дә әйтмәде ич әле.

Мондый кырт сөйләшүләрдә Зөлфәт югалып калучылардан түгел. Ул Фаилгә тавышын шактый күтәреп җавап кайтарды.

– Нигә әле күзләреңне миңа шарландырасың? Хуҗинга шарландыр әнә! Кашларын җыерып, җилкәләрен сикертеп куйды Хуҗиның! Бастырсак та була, бастырмасак та Ватан күп нәрсә югалтмас ягъни ки! Үзең әйбәт юморескалар язгансың, үзең шуны белмисең! Әйтсәм инде… Хуҗин Фаиле! Миңа бәйләнеп тора бит әле! Әнә Хуҗиныңа бәйлән!..

Әлбәттә, ачуланышу түгел иде бу, Фаил башлаган шаяруны әңгәмә куертырга чос Зөлфәтнең күтәреп алуы иде.

Менә шулай тиз якынайтты мине үзенә Фаил. Аның көче кирәк чагында килеш-кыяфәтен баһадир булып тота алуында гына түгел, ихласлыгы белән дә кодрәтле иде язучы Фаил Шәфигуллин. Аның тагын бер уңай сыйфаты – юк, әйбәтлеге! – бар иде. Бай кеше иде Фаил! Түгел, әйбер-сәйбергә һәм дә сәмәнгә түгел, хыялга бай иде Фаил! Табигать биргән шушы байлыгын арттыруда ул иренмичә чокчына иде, хыял итә белүнең, гыйлемлекнең, тырышлыкның, түземлелекнең иҗат эшен дә беренчел шартлар икәнлеген белә иде. Бәлки, шушы сыйфатлары ук аңарда язучылыкны «котыртып» куйгандыр.

Зөлфәт кычкырып укыган ике юмореска «Чаян» да бергә басылды. «Чаян» да һәм башка газета-журналларда, шулай ук үзәк матбугатта көлке хикәяләре басылу гадәти булып киткәч тә, юмор-сатира әсәрләре тупланган татарча калын китабы чыккач та, телефоннан сөйләшү итеп язылган шушы ике хикәясен яшьлеге истәлеге итеп, ягъни сагындыра торган истәлеге итеп ярата иде Фаил.

Шулай да бу әсәрләрен, китабына әзерләгәндә, өр-яңадан эшләде, хәтта формасын да үзгәртте – юморескалар, башта диалог итеп язылган булсалар, монолог формасын алдылар. Монысы иҗатының җәһәт һәм эзлекле үсүен тоюдан, ягъни үз иҗатына таләпчәнлектән – беренче әсәрләренең йомшак якларын үзе ачыграк белүдән килгәндер. Чөнки әлеге юморескаларын үзгәртергә аңа рецензентлар да, мөхәррир дә таләп куймаган иде. Гомумән, Фаил шушы ике кечкенә әсәренә беркайчан да берәүне дә «кагылдырмады». Минемчә, үзенә дә кагылмаска кирәк булгандыр: «Буяу» исемле юморескасы беренче вариантында әйбәт. Шулай.

Иҗат юлы башындагы ике кечкенә әсәреннән ваз кичмәде ул. Алардан ваз кичү – хыянәт дип саный иде. Ә хыянәт – һәм иҗатта да – аның өчен ят иде. Иҗатында бәләкәй генә хата-төгәлсезлек китүдән – иҗатка хыянәт итүдән калтыранып курка иде Фаил. Бәлки, шушы юморескаларны, ялгызы гына калып, узган көннәренең матурлыгы итеп, олы иҗаты юлына чыгар алдыннан тәпи басуы итеп сагынырга яраткандыр. Ялгызы гына калып. Ә ялгызы гына калып моңаерга теләгән чаклары еш була иде Фаилнең. Иҗат өчен монысы да ихтыяҗ лабаса!

Озак та үтмәстән, Фаил «Чаян» журналы редакциясенә эшкә килде. Һәм, биш ай да тулмастан, эштән китеп тә барды.

– Фельетончы булу минем эш түгел икән, – диде ул.

Юмор-сатирага чос, кешеләргә кимчелекләрен күзләренә туры карап әйтүче (шушы мәсләгенә тугры булып, ул соңрак «Күзгә карап» исемендә көлке хикәяләре китабын чыгарды), тормышны белүче Фаилнең фельетончы була алмавын парадокс итеп бәяләргә мөмкин. Ә хикмәт, минемчә, менә нәрсәдә иде.

Ул, редакциягә килгән хатны тикшергәндә, тискәре «герой» ларның гаепләрен күзләренә карап әйтә дә, бу мәсьәләне инде хәл ителгән санап, моның турында язып чыгуның хаҗәтен тапмый. Чыннан да, нигә әле бер үк нәрсәне кат-кат тукырга икән: ялгышыңны таныдыңмы – аны кичекмәстән төзәт! Болай эшләү – борынгыдан килгән әхлакның гап-гади кагыйдәсе! Шуны да аңламаска инде! Бер үк нәрсәне кабатлау кирәкми, кабатлау үсешне тоткарлый.

…Җитмеш бишенче елның көзендә Фаил «Чаян» журналы редакциясенә эшкә кабат килде. Төгәлрәге, хәзер инде аны яшьләрнең «Идел» альманахы мөхәррирлегеннән редакция чакырып китерде. Әдәби бүлек мөдире итеп. Бу вакытта Фаил Шәфигуллин журналның даими һәм ышанычлы авторларыннан берсе иде. Алай гына да түгел, ул татар әдәбиятында юмор-сатираны җилкәсендә күтәрүчеләрнең алдан баручысы иде. Һәм Фаил редакциядәге хезмәтенә бик яратып алынды – язучылык журналист булудан аерыла ич! – үзе дә күп хикәяләр язды, журналның авторларын ишәйтүне дә беренчел бурычларыннан санады.

Бергә эшләгәндә, миңа аның күп кенә хикәяләренең «биография» сен һәм язылу процессын да кертеп белергә туры килде. Менә аларның кайберләре.

– Әйдә, мин дә синең белән җәяү кайтам, – диде Фаил.

Сөйләшергә, нәрсәдер турында фикерен уртаклашырга дәртсенеп тора иде ул.

Галимҗан Ибраһимов проспектының Чистай урамы белән кисешкән башына җиткәч, әңгәмәгә бәйле рәвештә:

– Яратасың да инде кайчак эт авызына таяк тыгарга! – дип әйтеп куйдым мин.

– Тукта! Син мине ә-әнә тегендә куып җитәрсең!

Һәм Фаил, гәүдәсен боргалый-боргалый, кызуланып китеп тә барды. Әмма аның кинәт йөремтәлгә әйләнүе дорфалык түгел иде, ә иҗат кешесенә хас сәерлек иде. Шулай да нигә соң әле мин, үз йортыбызны узып, Фаил артыннан барырга тиеш? Аның «ә-әнә»се кай төштә?..

Мин аны Хөсәен Ямашев проспектында салына торган күпер янында куып җиттем. Яшь тупылга ышыкланып, дәфтәр-блокнотына язып тора иде ул.

– Эт авызына таяк тыгуны нәкъ вакытында әйттең, әй! – Аның күзләре шар булган, иҗат газабы кичерүдән шатлана иде юлдашым. – Шул эт котырту җитмәгән булган икән. Эзлисе дә юк, өстә генә яткан деталь үзе, әй.

Икенче көнне Фаил миңа «Казалы юл» исемле хикәясен укытты. Эшлексез бәндәнең, «менә хәзер пенсиягә чыккач» вакыты иркенәеп, булдыксызлыгы өчен элек үк «йөрисең шунда бала-чага кебек, эт авызына таяк тыгып» дип бирелгән бәяне кире алдыртырга маташуы турында иде бу әйбәт хикәя.

Урам чатында ялгызымны ташлап китүе кебек сәерлекләренә күнектем мин аның.

Эш вакытында иҗатың белән шөгыльләнеп булмый, шуңа күрә редакциягә иртә – сәгать алтыда ук килеп утыра идек. Фаил бүген алданрак өлгергән, бүлмәсе ишеген ачкач, башын кагып кына куйды, сәламне алуы ягъни. Ашыгып яза иде ул. Ишек ачып борчу кирәкмәгән, әлбәттә. Ә бераздан ул үзе минем янга атылып керде. Өстәл башына килеп таянды, карашы тәрәзәдә иде, мине күрмәгән кебек, үзе исә миңа сүз куша.

– Аерылышабыз!

Менә әкәмәт! Кем әйтмешли, иске авыздан яңа сүз! Өстәвенә әче таңда! Бер мәлгә аптырап калдым, әмма үземне тиз кулга алып:

– Бик шәп! – дидем.

Болай хуплавымның хикмәте Фаилнең холкын инде шактый белүемнән иде. Аерылышмыйлар алар, яза торган хикәясенә минем мөнәсәбәтемне тикшереп карый хәйләкәр җан Фаил!

– Судсыз гына бүләбез әйберләрне!

– Шулай дөрес! Нигә булыр-булмас хәзинәгезне суд залына күтәреп барырга икән?

– Хатынга – диван, миңа – карават, хатынга – телевизор, миңа – радиола. Кадак-чүкеч – миңа, инә-җеп – хатынга. Чәйнек… – диде дә тукталып калды Фаил. Менә кайда төртелгән икән ул! – Чәйнек…

– Чәйне икегез дә яратасыз, кайсыгызга булыр икән соң чәйнек? Урталай бүлсәгез генә инде, ләкин тип-тигез итеп..

– Бүләбез!.. – дип атылып чыгып та китте Фаил.

Һәм «Аерылышу» исемле кечкенә генә хикәядә чәйнек бүленә. Шундый күпертүләр кергән көлке хикәянең ахыры матур: хикәя героеның малае һәм килене, оныгы кайтып төшә! Аерылышу онытыла. Ә бүленгән әйберләрнең яшь гаиләгә хаҗәте зур, бабай һәм әби булганнарга берсе өлешенә тигәннәре дә бик җитеп торыр, малай белән килен һәм дә онык өчен җаннарын бирергә дә әзер алар.

Юмор әсәрләре язуда Фаилнең кулы шомарып җиткәч, күп танышлары, дуслары аңа сюжет бирәләр иде. Язучы кешеләрнең болай эшләве Фаилнең бу сюжетны остарак «бөтерәчәге» н танудан иде.

Кышын балыкка бардым. Иртәгесен Фаил:

– Балык эләктеме? – дип каршылады.

Төрттереп әйтте, «тоттыңмы?» дими, «эләктеме?» ди бит, янәсе, балык тотуым минем осталыкка бәйле түгел, балык үзе теләсә генә эләгә миңа, ә балык, билгеле ки, үзе теләп эләкми, димәк, мин буш кул белән кайтканмын. Ләкин минем дә булдыксыз булып каласым килми. Балык тотмасаң да, балыкчы ялганын шыттырып (!) җибәрергә мөмкин ләбаса!

– Бер пот… – димен һәм, бүленеп торганнан соң: —…саф һава! – дип өстим. – Һәм синең өчен бер сюжет эләкте!

– Яле, яле! Әйбәт сюжетны тотсаң да ярый, үзе эләксә дә шәп!

…Матюшинога җиттек. Ашыга-ашыга, Идел өстенә таралыштык. Иртәнге якта балык әйбәт чиртүчән бит, күбрәк тотып калырга ниятлибез. Безнең үк машинада килгән бер юлдашыбыз – утыз яшь чамасыдыр аңа, җыйнак мыеклы, калын кара кашлы кеше – кармак салырга җыенмый кебек, биштәре һаман аркасында, боравын да көйләми. Минем янга да берничә тапкыр тукталып узды. Төштән соң тагын килде.

– Утырыгыз янәшә, чирткәләп тора бит, – дим.

– Тәмам җанымны кыйдыгыз! – дип, кинәт кызып китте автобуста килгән юлдашым. – Үзең тот балыгыңны, сиңа кирәк балык! Мин балык тотарга килмәдем. Кайсысы янына барсаң да, киңәш биреп тинтерәтәләр! Монда да тынычлык юк! Оста балыкчылар, имеш! Теләсәм, мин бер салуда мең тонна тотам!.. Бүген хатынның әнисе киләсе иде, шуңа күрә генә әче таңнан чыгып чаптым. Балыкка дип. Хәзер, өйгә кайтмыйча, караңгы төшкәнне көтәргә кирәк. Хатынның әнисе китеп эзе суынганчы…

Фаил «Балыкчы» исемле хикәясен шушы детальгә нигезләнеп язды. Әлбәттә, вакыйга баетылган иде. Әйткәнемчә, ул үзенә юмор әсәренә сюжет бирүчеләрдән вакыйганы баетырга, эзлекле үстерергә остарак иде, хыял итүдә көчлерәк иде. Шуны танымасаң, аңа сюжет сөйләүнең мәгънәсе булмас иде.

Җиңүнең утыз еллыгы уңаеннан «Чаян» журналы редакциясе, хикәя язуын сорап, Фаилгә мөрәҗәгать итте. Аның «Идел» альманахы мөхәррире булып эшләгән чагы иде. Хикәя сугыштан җиңелчә көлеп (сүз дошманны мескен итеп күрсәтү турында бармый) язылган булсын – теләк шундый. Мондый юнәлешне, беренчеләрдән булып, французлар кинода уңышлы башладылар кебек. Татар әдәбиятында да бу темага язылган әсәрләр булды, ләкин аларда, минемчә, чынлык җитми иде. Мин дә шушы хакта «Күгәрченнәр» исемендә җитмешенче елда – Җиңүнең егерме биш еллыгы уңаеннан – хикәя язган идем. Басылып чыкса да, көлке өлешләре булса да, яраланмыйча аксаган төшләре бар иде хикәянең. Ә Фаил, шушы авыр темага хикәя язуын сорагач ук:

– Ярар. Хикәя булыр, – дип кистереп ризалашты.

Димәк, ул бу хакта уйланган, югыйсә ныклап бик тиз ышандырмас иде. Бәлки, «Сафура, Бәкер һәм трактор» исемле хикәясе язылган ук булгандыр. (Соңыннан белдем, бу хикәяне язарга аңа композитор дустыбыз Мирсәет Яруллин сөйләгән хәл нигез булган икән.) Фаилнең шушы хикәясе татар әдәбиятында сугыш турында язылган әсәрләрнең иң әйбәтләреннән бәяләнә. Ул китап сөючеләргә яхшы таныш, күп артистлар аны озак еллар буена репертуарларында тота. Һәм, миңа калса, «Сафура, Бәкер һәм трактор» ны сәхнәдән Фаилнең иҗатын яратучы, Фаилнең якташы Рәшит Сабиров остарак сөйли. Сәхнәдән һәм радиодан еш укылуга карамастан, һич тә «тузмый» бу хикәя!

…Кичке уңайда шылтыратты Фаил. Өзә-төтә сөйли:

– Әле… кайтып кына кердем.

Ул Саба төбәгенә сәфәр кылган иде.

– Туган ягыңны күрдем.

Ошаткан булырга тиеш.

– Яңа китаплар алдым.

Димәк, миңа атап та алып кайткан. Китапларны без читтә булганда икешәр данә ала идек, мондый тәртипне Фаил башлап җибәргән иде.

– Тиз кил. Чәй куйдым.

– Ә-ә… Чәй кайнатырга чәйнегегез юк бит инде сезнең, бүлдегез бит чә…

Кычкырып көлеп бүлдерде Фаил.

– Шәп! Шәп! Онытмагансың. Ә чәйнек бар! Чәйнек сабыннан хатын белән икәү бергәләп тотып кына яшибез! – Һәм Фаил балаларча аклана башлады: – Хикәя герое бүлде бит чәйнекне, мин түгел. Аннары, мин бабай булмаган ич әле.

Беләм, Фаил дускай, чәйнек бүлмәгәнегезне беләм, бу арада гел чөкердәшеп кенә йөргәнегезне дә беләм, тик синең кырт сөйләшүең түгел, ә онытылып, тормышны яңартып җибәреп көлә белүең сагындырган иде!..

Инде Саба хәлләре сөйләнелде, миңа атап алып кайтылган китаплар актарылып күзәтелде, чәйнекнең дә суы бетеп бара. Фаил тәрәзәгә текәлгән дә сүзсез утыра. Нәрсәнедер бик бирелеп күзәтә-карый. Нәрсәне? Тәрәзә турысында ук өрәңге, арырак – сарайлар, кер баулары салынып тора. Кар юкарган – яз килде, шушы язгы кичкә караңгылык эленеп җитмәгән әле, ары-бире кешеләр узгалый. Игътибарны җәлеп итәрлек башка нәрсә юк кебек. Ә Фаил нәрсәнедер аерып күрә иде, шул нәрсәдер аны хыялга чумдырган иде. Иҗат итә иде ул.

Без, үз даирәбездәге иш-иптәшләр, әдәби уеннар оештыра идек. Әйтик, беребез нинди дә булса әйберне яки теманы атый да, барыбыз да шул хакта әсәр язарга тиеш булабыз. Һәм язылган әсәрләр бер-берсенә һич тә охшамый иде. Мәсәлән, сугыш вакытында дошман тылында татар моңы яңгыравы турында Зөлфәт поэмага тиң шигырь (тик аны озак вакыт бастырмады), мин хикәя (сиксәненче елда басылды), ә соңрак Ризван Хәмид пьеса (Академия театрында уйналды) яздык. Мондый әсәрләр бергә җыелып тикшерелә иде.

Фаил уйларыннан кинәт арынды да миңа шундый уен тәкъдим итте.

– Әнә өрәңге ботагындагы бияләйне күрәсеңме? Яз сыңар бияләй турында хикәя! Мин язам!

Аның «Ерактамы, якындамы?» исемле хикәясен кулъязма хәлендә үк укыгач, мин бу ярышка кушылмадым.

Фирүзә исемле кыз сыңар бияләен җуйган, әнисе аны шуның өчен әрли – «әниләр… усал була торгандыр, ахры». Моны Илгиз күреп тора. Кызны әнисе бүтән әрләмәсен өчен, Фирүзә йөри торган юлга үз бияләен куя малай. Тик Фирүзә бияләйләренең сулы югалган икән шул. Фирүзә белән әнисе, охшаш бияләйне өрәңге ботагына кире элеп, «бер-берсенә карап сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә киттеләр.

…Илгизләр дә шулай җитәкләшеп йөрерләр идеме икән әнисе исән булса? Илгиз әнисен бөтенләй хәтерләми. Үлгән Илгизнең әнисе. Авырган да үлгән».

Фирүзәне әнисе әрләмәсен өчен ихластан тырышкан Илгизне кызның:

– Әниең булса күрсәтер иде сиңа яңа бияләй! – дигән сүзләре тетрәндерә, малайның йодрыклары озак язылмый, дымлы керфекләрен шул нәни йодрыклары белән сыпыра ул.

Ә бит:

«Булырга тиеш лә Илгизнең әнисе, булырга тиеш!..

Бар ла ул Илгизнең әнисе, кайдадыр яши. Яши һәм һәрдаим Илгизне күзәтеп, аның кайгы-шатлыгын уртаклашып, аңа яхшылык теләп тора. Тик ерактамы ул, якындамы – шунысын гына тәгаен белми Илгиз».

Сыңар бияләй һәм сыңар канат астындагы тормыш…

Юмор-сатирада көче бәхәссез Фаилнең бетмәс кайгы турында тетрәндергеч хикәя язуы аның олылыгын раслый. Ә олы була алу зур язучы өчен бик тә кирәк. Күзәтүчәнлеге, хәтер байлыгы, кешеләр хәсрәтен кечкенәдән үк уртакка алып үсүе аңа язучы булырга, һичшиксез, булышкан. Ярдәмчел гадәте дә аны «Солдатлар кайта» һәм «Ислемай» кебек яхшы хикәяләр язарга этәрә иде. Чөнки үзе ярдәмчел булмаган кеше башкаларның кечкенә генә уңышына сөенү, уңышсызлыкка тап булуына көенү турында ихластан яза алмый. «Солдатлар кайта» дигән хикәясен мактауларымның берсендә ул миңа:

– Яраттың инде шул хикәяне! Үз хикәяң кебек итеп! – дип, усалрак әйтте.

Тик усал сүзләрендә бу хикәясен яратмавы түгел, бәлки, үзем дә яратам мин аны, ләкин син, «Солдатлар кайта» ны миннән ныграк яратып, мине көнләштермә, дигән кебек кисәтү дә сизелгән кебек булды.

Гел иҗат итеп яшәде Фаил. Колхоз кырында иген үстергәндә дә, диңгездә йөзгәндә дә, завод станогын зырылдатканда да иҗатка тугры булган ул. Тормыш итүнең иҗат икәнлеген шәп аңлый иде шаян да, моңсу да егетебез Фаил. Ә шаянлык белән моңсулыкны бергә куша алуы аңа әнисе Гайнелгыйлем ападан килгән. Монысы бәхәссез, моңа мин ана белән улының мөнәсәбәтен белгәч инандым.

Ана белән улының сөйләшүендәге самимилек якын итеп шаяртуга кинәт кенә күчеп ала да сүз хәтерләүнең тагын элекке салмак эзенә төшә иде. Гайнелгыйлем апаның Фаилне әрләп куюы да, шул ук мәлдә аны мактап җибәрүе дә Ананың улы өчен сөенүеннән иде. Әңгәмәдә дилбегәне кулыннан ычкындырмый иде Гайнелгыйлем апа, сиксәнгә җитсә дә, бик өнле карчык иде ул. Бишектә ятканда ук, дөньяны күзләрен шарландырып күзәткән сабыена Ана:

– Язучы булырсың, улым, яме, – дип пышылдагандыр да улын кечкенәдән үк һәрнәрсәне күңеленә сеңдерергә өйрәтеп үстергәндер кебек.

Ана белән улының мәрхәмәттән аз гына да читкә тайпылмаган үзара мөнәсәбәтендә ачык чагыла иде болар. Улын югалтуны коточкыч авыр кичерде Ана, улыннан соң аз яшәде Ана, улы янына ашыкты Ана. Гүргә кергәч, улын күреренә әллә чынлап ышанды инде Ана…

Әйе, Ана биргән талант Фаилдә. Шуны аңлап, Ана улын әле генә сабый итеп иркәли иде дә шуның артыннан ук улын үзеннән өстен акыл иясе санап киңәшә иде. Мәрхәмәтле һәм изге татар карчыгының улына талантын үстерергә биргән сабаклары иде болар.

Фаилгә Ана биргән изгелек-олылык Анага улының изгелеге булып әйләнеп кайтты. Аның, Фаилнең, әнисенә багышланган шигыре бар. Әнисен Бәхет Алиһәсе итеп яратуы шушы шигырьдә куптарылмаслык итеп беркетелгән.

 
Әни кайгырганын күрсәм,
Тормышымда калмый бер ямь, –
 

дип башлана шигырь һәм алдарак болай дәвам итә:

 
Әгәр дә ул елмайса бер,
Рәхәтләнеп китә күңел.
 

Ананың улын һәрнәрсәне күңеленә сеңдерергә, һәрнәрсәгә бәя бирергә өйрәтеп үстерүе Фаилне гел иҗат белән яшәтте, ягъни Ана улына бәхет бирде. Ә иҗат, – белгәнегезчә, бәхет.

Миңа Фаилнең бәхеттән сөенгән чакларын күрергә, ягъни аның иҗат итүенә шаһит булырга күп туры килде. Бу очракта мин аларның, әлбәттә, кайберләрен генә язам.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации