Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 37 (всего у книги 38 страниц)
Әнием Бибирауза истәлегенә
Иоланта, мин бишенче-алтынчы классларда укыганда, бездә торды. Башта, эвакуация белән килгәч тә, аның әнисе һәм әбисе дә безгә өйдәш булдылар. Әнисе белән әбисе авылда өч атналап кына тордылар да кырык беренченең август башында ук Казанга күчеп киттеләр. Иоланта алар белән хат алышты. Әнисенең-әбисенең тормышы тернәкләнүгә хат алган саен сөенде. Иоланта шәһәргә барып йөрде. Әнисе һәм әбисе авылга бер дә кайтмадылар, безгә гел күчтәнәч җибәреп тордылар. Минем әни аларны кунакка чакырырга беренче тапкыр кушкач ук, Иоланта:
– Юк, юу-к, Мәсүфә апакаем, кайтмасыннар! – дип, кулларын селтәде. – Монда кайтып эш калдырсалар, аларны эшләреннән чыгарырлар.
Башка юлы, кырык икенченең марты кергәч – моны мин көне-сәгате белән хәтерлим – әни:
– Син дә алар кебек җыр укытасың инде. Барып йөрисең бит әле шәһәргә, – дигәч тә, Иоланта:
– Минем буш көннәрем бар, – дип каршы төште. – Сезнең авыл кешеләре мине, сорасам, бер атнага да җибәреп торалар. – Иоланта, мәктәп директоры, димәде, авылның барлык кешеләренә бер бәя бирде. – Ә әни белән әбине җибәрмәүләре мөмкин. Аннары алар икешәр урында эшлиләр.
– Өенә сыйдырмый безне Мәсүфә, дип, мине ачуланырлар бит. Татар гадәтен санга сукмый, диярләр. Шөкер, әлегә сөтеннән-маеннан, йомыркасыннан-бәрәңгесеннән өзелмибез. Хәзинәмдә бары да якты йөзем – үзләренә.
Иоланта, алай түгеллеген аңлатып, башын чайкады. Елмая иде. Зәңгәр күзләрен тутырып, миңа карап алды. Уң кулы белән чәчләрен сыпырды. Аның чәчләре соргылт-коңгырт, калын, дулкыннары эре. Чәч очлары җилкәләренә тигәннәр дә эчкә бөгәрләнгәннәр. Сул кулының бармак очлары белән авызын каплады. Авызыннан сүз чыгуын тыйды кебек. Эндәшмәде. Безнең мәктәпнең җыр укытучысы Иоланта апаның бит алмаларына алсулык йөгерде. Түгәрәк йөзе тагын да матурланды латыш кызы Иолантаның…
Боларга мин нигә игътибар иттем икән? Гүзәллекнең һаман-һаман яңаруы малай кешенең дә күңелен туктаусыз җәлеп итәдер шул.
Шуннан соң әни безгә аз вакытка өйдәш булган апаларны авылга чакырмады. Мин Иолантаның авылдан китеп йөрмәвен теләр булдым. Шәһәрдә ул ике-өч көн генә торса да, аның бездә булмавына ел тулгандыр, еллар узгандыр кебек иде. Өстәвенә әни миңа төксе эндәшә башлады. Март кергән көннән соң шулай кырысланды. Иоланта өйдә чагында мине ачуланмады, ул югында төртке сүзләрен исәпсез сипте. Март кергән көндә Иолантаның гүзәллеге, игелеге, тагын күп-күп изгелекләре чиксез икәнлегенә соклануымны миһербанлы әнием нигәдер ошатмады. Ә минем күңелем, сугыш барса да, шул сугыш кырында әтиемә һәм ике абыема үлем янаса да, әнием еш орышса да, гел яхшы сүзләр генә табарга теләде. Иптәш малайларым белән әрләшүне, кемгәдер начарлык кылып булуын оныта башладым бугай мин.
Иоланта…
Бу дөньяда шуннан да матур исем юктыр! Шушы исемнең сихрилеген белгәч, тормышымдагы һәрнәрсәне күңелемә төгәл сеңдерергә гадәтләндем, уй дәрьясына чумуның рәхәтен татыдым. Хыял дөньям Иолантаның мәгърур матурлыгына, күңеле олылыгына тиң иделәр!
Ә, әйе, болай булды бит әле.
Мартның унбише иде. Мәктәптән кайтып чәй эчкәч, сыер абзарын чистарттым, сарыкларга кич салырга печән бүлеп куйдым. Ишегалды тирәсендә бүтән эш тапмадым, баз юлын ачарга иртәрәк, кар тагын явардыр әле. Аннары баз уңаен такырайтып ук көрәргә дә кирәкми, кар тыгызлангач, баз өстенең ишек төбен генә казып төшәм дә, шул тирәдәге кар базга салырга җитә. Быел безнең авылда кар мул яуды, базга сыймаганын соңыннан таратырмын.
Баскыч төбенә барып утырдым. Кояш җылыта, селкенмәсәң, битне җәйгечә кыздыра хәтта. Сыер да әнә башын кояшка куеп күши. Көз туган ике кара бәрән ишегалдын буйлап-иңләп чабышалар. Тавыклар да абзар авызында гына тукталып калмаганнар, капкагача сәфәр кылганнар.
Әни кайтып керде. Миңлекәй абый янына барган булгандыр, кулында буш ашъяулык кына иде. Көндезгә бик тәмле итеп кыстыбый пешергән иде, шуны илткәндер. Миңлекәй абый – әнинең иң олы туганы ул, ялгызы яши. Үз балалары карасалар да, әни көн саен Миңлекәй абыйның хәлен белмичә калмый.
– Бу кадәр дә ата ялкау булырсың икән! – дип башлады әни.
– Мин абзар тирәсендәге эшләрне бетердем инде.
– Төпчек бала ялкау була, диләр иде аны! Хак икән, Ходаем! Хыялый җан син! Эш сөймәс зат! Ялкауның каралты түбәсендә алабута үсә. Шуны бел!
– Әни, безнең каралты түбәсендә алабута үскәне юк ла.
– Өй түбәсен кар басып төшәргә тора. Шуны да күрмисең, ичмасам!
Менә кая каеруы икән әнинең, түбә карларын көрәр чак җиткән икән. Шулай да мин:
– Әни, авылда әле берәү дә түбә карын көрәмәгән, – дип акланасы иттем.
– Яз мисалын бирә әнә! Кешене көтмә! Син башла! Җыен тузга язмаганын да син башлыйсың бит әле!
– Өй түбәсен хәзерендә ялт иттерәм мин аны!
Мин түбәгә менәргә баскыч куярга да өлгермәдем, әни чиләк-көянтә күтәреп чыкты.
– Әни, суга Иоланта апа…
– Синең Илаһәңне көтсәң! – дип бүлдерде әни. – Юләр баш син, улыкаем!
– «Илаһә!» Нәрсә ул… Кем ул Илаһә?
– Хатын-кыз Алла! Синең Аллаң!
Рәхмәт сиңа, әни! Син Иолантага тагын да матуррак исем тапкансың ич! Мин, аның үз исеменнән дә әйбәтрәк исеме булмыйдыр, дип уйлый идем, ә син аңа үзебезчә исем, Иолантага… Илаһиягә үзедәй гүзәл исем куштың! Илаһия…
Мин бу рәхмәтемне әнигә әйтмәдем. Шушы әйтелмәгән рәхмәтемне әни кайчан да булса барыбер аңлар әле…
Әни капкага таба бара башлауга, Иоланта… юк ла инде, Илаһия кайтып керде. Әнинең алдына җәһәт кенә төште дә аңа сумкасын тоттырды, чиләк-көянтәне үз җилкәсенә салды.
– Ни… ни бит, Иоланта, ни… – дип мәлҗерәп төште әле генә мине ачуланган әни. – Э-э… Бүген озакладың, ризыкның тәме китә. Кыстыбый пешергән идем.
– И-и, Мәсүфә апа, син пешергән ризыкның тәме китәме соң!.. – дип елмайды Илаһия.
Күктә кояш балкый, ә җирдә Илаһиянең көләч йөзе кояш булып балкый иде. Ул миңа карамаска тырыша. Карады, башын өскә чөеп, зәңгәр күзләрен тутырып карады.
– Җангәрәй, егылып төшмә, яме, – дип, башын сузыбрак кыйшайтты Илаһия.
Мин башымны чайкадым. Эндәшмәдем.
– Ни, улым, Җангәрәй, сак була күр, – диде әни. Аның ачуы беткән иде. Илаһия кулында шул бу дөнья, аның көченнән килмәгән нәрсә юк! – Ни, Җангәрәй улым, сиңа булышырга… ни, Миңлекәй абыең килеп җитәр.
Миңлекәй абыйның түбә көрәргә ярдәм итә алмаячагын белә әни, бу сүзләрне фикере таралып киткәч кенә әйтүе инде. Әй, миңа булышчы кирәкми ич! Илаһия чишмәдән гел миңа карап кайтыр бит әле! Ярдәм шул миңа! Тик, сукмак читенә басып, карга бата күрмәсен Илаһия…
– Ни, улым, Җангәрәй, чабаталарыңны ямьсез бәйләгәнсең. Юешне-пычракны чабаталарың үзләре эзләп табарга тора. Алгай-салгай йөрмә. Тәртипсез киенсәң, йөрешең үзеннән-үзе эленке-салынкыга әйләнә дә куя. Алгыр бул. Зирәк-уңган була күр. Нигә итекләреңне кимәдең? Хәзер алып чыгып бирәм. Килбәтең нинди булса, күләгәң шундый булыр, улым. Кешеләр күләгәңнән дә көлмәсен. Кояшы үтә җете бүген, күләгә бик анык төшә…
Мин эндәшмәдем. Әнинең сүзләрен Илаһия ишеткәндер, капканы чыккач туктап торды бугай ул. Әнинең ягымлы сүзләре аның да күңеленә яткандыр…
Кырык икенченең җәйге каникулын Илаһия тулысынча диярлек әнисе-әбисе янында уздырды. Август башында кайтты. Мин колхозда ат җигеп эшләдем. Илаһия кайткан көнне үк ындыр табагына менгән иде. Мин комбайннан ашлык алып кайткач очраштык без. Исәнләшмәдек. Ул минем җилкәмә кагылып кына алды. Мин, аның күзләренә карап, бер мәлгә тораташ катып калдым. Илаһиянең карашы элеккечә иде. Түгел лә, аның күзләре миннән башканы күрмиләр иде! Без сөйләшмәдек.
Илаһия миңа әрҗәдән ашлык бушатырга булышты. Иптәш малайга да булышты. Бик тә ярдәмчел шул Илаһия. Шәмәрдәнгә ашлык илтәсе көннәрдә, ул безгә йөк төяште, безнең, сәфәр чыгучы малайларның, аркаларыбыздан сөяр иде. Илаһия безне араламаган кебек иде, шулай да аның кулы минем җилкәмдә озаграк тора сыман. Әмма моны ындыр табагындагы берәү дә күрмәде, моны мин генә тоя идем…
Кырык икенченең-кырык өченченең кышы авыр булды, ачлык килде. Әни бу кышта кыстыбый-бәлешләр пешермәде, аш бәрәңгесенең генә кабыгын әрчеде. Шулай да ул безне тәүлек буена ач калдырмады. Миңлекәй абыйга да, Илаһиянең әнисенә-әбисенә дә өлеш чыгарырга җаен таба иде минем әни. Безнең өч кешелек табыныбыз тигез иде. Әгәр әни мичкә тәгәрәткән бәрәңгене Илаһиягә яки миңа берне артык куйса, Илаһия аны әнинең үзенә сүзсез генә бирә иде. Минем Илаһиягә томырылып карауларымны күрмәмешкә салынса да, еш әрләде мине әни. Кайчак ипләп кенә акландым, кайчак эндәшмәдем.
Бер шимбәдә ачулануына да сүз кайтармадым. Үземә тиешле эшләрне бетергәч, дәрес әзерләргә утырган идем, башыма берни сеңмәде. Ишек уңаендагы ян тәрәзә каршына килеп бастым – шуңа ачуы купкан икән әнинең. Моннан мәктәп буеннан-буена күренә бит. Уйга чумганмын. Әнинең башта әйткән сүзләрен ишетмәгәнмен.
– …тора шунда корыган агач кебек! Киемең каюы да акка кара ямау булып күренер синең өстеңдә! Аңсыз җан! Кылганың тозсыз! Тозсызны күзсез дә тоя. Юка башлы булып үсәсең бит!
Капка ачылды. Әни, кече якта кыбырсып йөрүе белән, моны күрмәде. Мине әрләвен белде.
– Нәрсә дип тешеңне шыгырдатасың әле! Һе, күр син моны! Чуртан тешен игәгән кебек торуын күр! Эш белмичә үсәсең бит! Каз оясы таралып беткән. Өйдә чит… – Әни сүзенең киртә аша очып чыгуын аңышты. – Өйдә ерактан килгән кеше яши, – дип төзәтте. – Кешеләр бер-берсен сынаучан була. Чыбыклары мең якка тырпаешып торган ояга каз утыртыйммы инде? – Ояны артык хурлап ташлады, ярамаслык түгел әле ул. – Ояты миңа, малаена эш куша белми, диярләр. Хурлык, валлаһи гынам!
Өйалды ишеге ачылды. Әни баскан урынында тукталып калды. Илаһия өйгә кергәнче тагын бер сабагын биреп өлгерде.
– Яшьтән белеп үсмәсәң, һөнәрне соңыннан бурычка алып булмый аны.
Илаһия кергәч, әни үзгәрде дә куйды, йөзе яктырды. Хәтта Илаһиягә пальтосын салырга булышты, әллә каушавыннан булды инде монысы, Илаһиягә беркайчан авыр сүз әйтмәсә дә, аны бик якын итсә дә, моңарчы аны болай иркәләгәне юк иде.
– Ни, улым, Җангәрәй, каз оясы тузыбрак киткән икән. Быелга ярап торыр дигән идем дә, яңасында бәбкәләре ишлерәк чыгар сыман. Мишә буена талчыбыкка төшәрсең. Үзең үрерсең. Миңлекәй абыең өйрәтер. Белмәгәнеңне, дим. Анысы үзеңнең дә үргәнең бар инде. Ни, Иоланта, әллә син дә Җангәрәй белән чыбыкка төшәсеңме соң? Бер күтәреп менгәнегез ояга җитәр иде.
Үз әниеңнең әрләве дә иркәләп сөюгә әйләнә дә куя шул!
Илаһия, бездә икенче кышын торганда, авылга тәмам ияләнеп җитте. Казанга да еш бармады. Эвакуацияләнеп килүчеләрдән бу вакытка бүтән кеше калмады. Илаһияне берәү дә чит итмәде, гел дә үз авылыбыз кешесе ул. Хәзер татарча безнең кебек үк сөйләшә. Түгел лә, аның сөйләве йомшак, тавышы ук иркәли. Илаһия белән бер сөйләшкәч, тагын сөйләшәсе килеп тора. Өйдә без татарча сөйләшәбез, әни Илаһиядән өйрәнгән латыш сүзләрен җае саен катыштыра. Безнең авылга килгәндә, Илаһия татарча сыңар сүз дә белми иде, русчасы да бик-бик чамалы иде. Беренче тапкыр безнең класска җыр дәресенә кергәнен хәтерлим. Баянын – аны үзләре белән алып килделәр – күтәргән иде.
– Сөйли белми, – диде. Без класс белән көлеп туктагач: – Уйнайт итәм, – дип, үзе дә көлде.
Без инде көлмәдек. Илаһия алдына бизәкле кечкенә җәймә җәйде, баянын шуның өстенә куйды да акрын гына уйный башлады. Көе безгә таныш түгел. Аннары кычкыртыбрак уйнады. Башын баян өстенә бер иде дә бер күтәрде. Мишә болынына карый да аннары карашын түшәм почмагына теки. Дәрес буе уйнады Илаһия. Таныш түгел көйләрне без йотылып тыңладык. Аның иң башлап уйнаган көе миңа күбрәк ошады.
Беркөнне, ут алыр чак җиткәч инде, Илаһиянең баянын алдым да шул көйне чыгармакчы булдым. Баянда түгел, гармунда уйнавым да шуның хәтле генә инде минем. Әмма уйный белмәвемә ояласы юк иде: әни Миңлекәй абыйның хәлен белә китте. Илаһия мәктәптә, балалар белән опера куймакчы булып йөри. Илаһия беренче дәрестә башлап уйнаган көй күңелемдә яңгырый бит, баянда табам, барыбер табам мин шул көйне! Илаһия кебек итеп барыбер уйныйм!
Илаһиянең кайтып керүен сизмәгәнмен.
Ул:
– Җангәрәй! Нишләвең бу?! – дип кычкырып ук әйткәч кенә туктадым.
Ут кабызды. Пальто изүе чишелгән, әни белән икесе чөкердәшеп бәйләгән мамык шәле башыннан җилкәсенә шуып төшкән. Минем тезләрдә баян күриге сузылган килеш калган. Илаһия каршыма ук килеп басты, кулларын миңа сузды, аларны кинәт кире алып, күкрәгенә кушырды.
– Җангәрәй…
Ул каршыма чүгәләде, ике кулы белән дә минем битләремне тотты, баш бармаклары белән күз төпләремне акрын-акрын гына сөйде.
– Җангәрәй… Син бу көйне баянда миңа охшатырга тырышып беркайчан да уйнама. Акыллы бит син. Мин булганда уйнама, – дип үтенечен кечерәйтте аннары. – Үзем кушсам… Үтенсәм генә, мин яныңда утырганда гына уйнарсың. Насыйп булса…
Инде студент булып «Иоланта» операсын тыңлагач, мин бу көйнең Иоланта белән Водемонның беренче очрашу дуэты икәнлеген белдем. Оркестр һәм җырчылар башкаруында бу көй тулы яңгырый икән. Шулай да бу көй Илаһия уйнаганча әйтеп бетергесез көчле, тетрәткеч, сөендергеч иде…
Шул ике елның минем күңелемә мәңгегә сеңгән көннәре күп. Мондый көннәрнең, Илаһия белән икәүдән калып, сөйләшмичә дә аңышкан көннәребез, дим, кабатланганнары да булды. Ә бу көн кабатланмас, кабатланмаячак. Әллә кабатланырмы икән?..
Алтынчы классның соңгы имтиханын тапшырдым. Кырык өченченең июне иде. Ничәсе икәнлеген әйтмим. Нигә хәзер дә әйтмим – сәбәбен белмим. Ихлас.
Иртәгесен үк колхоз эшенә чыгарга кушканнар иде. Пар җирен сөрәсебез икән. Аннары пар җирен август җиткәнче – арыш чәчәр алдыннан инде – быел кабат сөрдерәчәкләр икән. Шундый әмер төшкән югарыдан.
Нигә җәйнең шушындый изге көнендә мин генә өйдә утырырга тиеш, ди? Әнигә бүген амбарлар юарга әйткәннәр иде. Илаһия дә өйдә юк. Кайдадыр, белмим. Авылыбыздагы бер укучыга, синнән менә дигән җырчы чыга, син тумыштан актриса, дип йөри, шул кыз янына киткәндер. Өйдә баяны да күренми.
Эшкә бер башлагач, Мишә буйларын күреп булмас, дип, быел суга тимәгән кармакларымны күтәрдем дә киттем балыкка!
Тик җим казырга онытканмын. Хәер, миңа балык эләгүе кирәкми дә иде. Язгы ташу тынганнан бирле, Мишә буенда булганым юк, тын урынга утырырмын да хыялыма чумармын. Хыялымда мин күп нәрсәне күз алдыма башта элен-салын гына китерсәм дә, аннары тоныклык бетә. Һәм томансыз хыялым сихри дөньям булып әверелә.
Мишәнең уң яктан әрәмәлеккә терәлгән, сулдан ачык Кызлар тугаена җиттем. Монда тирән, монда буй җиткән кызлар гына коена, монда кеше юк, кызлар хәзер су коенырга йөрмиләр диярлек, алар эштә. Бу тирәдә кармак салмыйлар. Монда кызлар патшалыгы, ә алар балык тотмыйлар. Өстәрәк Мишәнең ике яктан да талларга төренгән тагын бер тугае бар. Каз оясына чыбыкка Илаһия белән шунда барган идек. Монда, Мишә тирән үк булмаса да, балык чиртүчән, чабакка салырга берничә бөҗәк тотармын әле.
Чү! Суда кемдер чупырдый! Посып кына килеп, Мишәгә карадым. Без талчыбыклары җыйган төштә Илаһия йөзә иде!
Шым булдым. Озак йөзде ул. Судан чыкты. Җилкәсенә бөгәрләнеп төшкән чәчләрен селкеде. Яр өстенә менгәч, Мишәгә карап басты. Һәрнәрсәнең чиге була, диләр. Дөрес! Илаһиянең гәүдәсе гүзәллекнең чиге иде! Чиге иде!
Илаһия мине күрде. Икебез ике ярда торсак та, безнең күзләребез якыннар иде.
Мин, йөгереп барып, суга чумдым. Аргы ярда Илаһия мине кулын биреп тартып алды. Ул киенеп өлгергән иде инде. Барыбер шундый гүзәл, ак күлмәге юеш тәненә сыланып, алсуланып тора.
– Җангәрәй…
Аннары озак эндәшмәде. Мин исә сөйләшер хәлдә түгел идем.
– Җангәрәй… Син киемнәреңне киптергәч кайтырсың…
Ул китте. Яр буйлап китте. Кызлар тугаена җиткәч кенә, борылып, кул болгады. Инде еракта булса да, мин Илаһиянең зәңгәр күзләрен күрдем. Миңа караганда гына, аның күзләре шулай җете була иде…
Шул кичне без койма буендагы озын имәндә утырдык. Әти аны капка баганаларын алыштырырга дип алып кайткан иде. Өлгерә алмады, үзе дә, ике абый да сугышка киттеләр. Кичләрен безнең капка төбенә күрше-тирә җыела, авыл һәм дөнья хәбәрләре шунда яңара иде. Илаһиягә татарның капка төбендә әңгәмә коруы ошый, имән бүрәнәдә иң башлап ул урын ала иде. Аның уң ягында – әнинең урыны, сулында мин утырам. Кичке әңгәмәләргә Миңлекәй абый да килгәли. Ул, өлкән кеше булса да, бүрәнә башына – читкә утыра, әңгәмәгә катышмый, сүз барышына карап, кул таягы белән бүрәнәгә суккалап кына куя. Бу хакта сөйләүдән тыелыгыз, диюе буладыр, чөнки шул шак-шокны ишетүгә, сүз бөтенләй бүтәнгә күчә.
Әни бүген:
– Ай-ай Аллам ла, өйдә эшләрем бар икән лә! – диде дә кереп китте.
Үзе өйдә ут кабызмады. Йокларга ятты бугай. Бераздан башкалар да таралышты. Илаһия белән икәү калдык. Ул минем җилкәмә кулын салды, башымны, тартып, күкрәгенә кысты. Бу дөньяның рәхәтлеген белсәгез икән сез!..
Мин зәңгәр күкне күрәм. Алай гына түгел лә, мин Илаһиянең зәңгәр күзләрен дә күрәм! Илаһия башын читкә борды, аннары зәңгәр күккә карады. Анда – тулы ай. Аңа таба аксыл болытлар йөзә. Шул болытларның кара башы айны каплый бара.
Илаһиянең сөзеп кенә әйтелгән сүзләре ишетелде:
– Айның уты сүнә… Сиңа унөч яшь, миңа егерменче китте… Айның уты сүнгән…
Иртәгесен әни мине таңнан ук уятты:
– Улым, Җангәрәем, торсаңчы. Иоланта китә…
– Ә-ә?!
– Иолантабыз китә. Әйберләрен җыештырды. Төенчеген төйнәде. Баянын безгә калдыра, сиңа. Озатырга Миңлекәй абыең да килеп җитте. Тор инде… Уян инде… Егет кеше шундый чакта йоклап ята диме!..
Уянсам да, мин тормадым. Тора калсам, бу дөньяны җимереп ташлый идем! Шулчактагы кодрәтемә сугыш дәһшәте дә тиңләшә алмый иде!
Әни белән Илаһия сөйләшә. Өй ишеген япмаганнар, сүзләре миңа аермачык ишетелә.
– Мәсүфә апа, мин мамык шәлне алам, яме. Сезнең төсегез итәрмен.
– Ходаем ла, син үзең бәйләгән шәл ич ул!
– Без аны бергәләп бәйләдек, Мәсүфә апа. Сез өйрәтеп тордыгыз.
– Их, Иоланта, нигә бик кинәт кенә уйладың соң әле? Китмәсәң… Ни, Иоланта, безне онытма…
– Мәсүфә апа, менә сезгә бүләгем. Мине искә төшергәндә, шушы яулыкны бөркәнерсез.
Әни җавап кайтармады, кече якка кереп китте бугай, аяк тавышлары шулайга баргандай ишетелде. Миңлекәй абый гадәтенчә сәке почмагында посып утырадыр.
Чоланга Илаһия керде. Мин яткан сәкегә утырды. Кулын җилкәмә салды. Бөгәрләнеп кырын яткан идем, чалкан борды. Минем йөземә капланды. Мин аны биленнән кочтым. Хатын-кызны беренче кочаклавым иде бу минем… Йөрәк чалып-чалып алды…
Бу хәлләр бик тар арада булды. Түгел лә, Илаһиянең сулышын яңагымда мин бик озак тойдым!
Көн идеме бу, төн идеме – анык белмәдем. Ә әни таңда уяткан кебек иде. Вакыт чамасы югалды.
Өйдән әни белән Миңлекәй абый сүзләре ишетелде.
– Мәсүфә, мәсьәләгә кырысрак килдең, – дип, тамагын кырды Миңлекәй абый. – Үзләре, дим, үзләре хәл иткән булырлар иде.
– Нишләп кырыс булыйм, ди, мин?! Араларына кысылмадым! Үзләре хәл итте бит. Иоланта үзе китте!
– Китте дә… – Миңлекәй абый – йомшак күңелле кеше, минем сыман. – Дөнья бу, ниләр булмас, дим дә… Җангәрәй үсеп җитәр бит…
– Син утка май сибәргә җыенма, абый! Сугыштан, Алла боерса, әтисе кайтыр, ни дип җавап бирермен мин аңа?! Ундүрте тулмаган малаеңны өйләндердем, диярменме? Абыйларыннан уздырып, малайны өйләндергәнсең, кәйтәнле күлмәк тә киертә белмәгәнсең, дип ачуланса, ни диярмен? Аның иң кимендә шулай дип ачуланырга хакы булачак. Ач заман бит, кәйтәнлек бизәгем дә юк. Аптыраш белән йөдәш кергәннәр өйдәш… Икесе тиң шул хәлдә калсыннармы?!
– Алай еракка китмә, Мәсүфә сеңлем. Әтисенә, абыйларына әйтмәссең. Бу хәлне Җангәрәй белән Иоланта үзләре белә дә, аннары син дә мин. Авылда ике бала… ике йөрәк газабын белүче бүтән юк. Дөнья бу… Җангәрәй үсәр…
– Дөнья! Дөнья! Олы дөньяны уйлагач, Иолантаны озата барырга нигә башыбыз эшләмәде соң?!
– Барыйк әйдә.
– «Барыйк та барыйк!» Иолантабызның киткәненә инде бишбылтыр! Мишә күперен чыгадыр. И-и Ходаем ла, Мәсүфә Иолантаны озатмады, дигән мәсхәрәгә калдык лабаса! Кайда куып җитәрмен инде Иолантаны?! И-и Иолантакаем ла!.. Илаһиякәем лә!.. Җангәрәем минем янымда кала, җанын яшәтергә җайларын ничек тә табармын. Синең әниең-әбиең беләме соң бу хәлләрне? Әллә белмәсеннәр өчен аларны авылга бер тапкыр да алып кайтмадыңмы? Иолантакаем, балакаем ла минем, син ничекләр түзәрсең икән?! Аллакаем ла…
Шуннан соңгысын мин хәтерләмим. Башта әни мине сөйде кебек. Аннары Миңлекәй абыйның кул таягы баш очымда шакылдады бугай. Ерактан, бик ерактан тавыш ишетелде:
– Егет булыйк…
Миңлекәй абый тавышы иде бу.
Әнинең Илаһияне кайда куып җиткәнен белмим. Соңгы очрашулары турында ул миңа беркайчан да сүз әйтмәде. Ә авылда төрле хәбәрләр йөреп алды.
– Иоланта яулыгын оныткан да Мәсүфә шуны илтергә йөгергән икән…
– Беләсең килсә, җаныкаем, Мәсүфә Иолантабызны куып җиткән, ди, алар кочаклашканнар да аерылыша алмыйча торганнар, ди…
– Нигә китте икән Иоланта?..
Бу сорауга минем хәзергәчә аңлатмам юк. Тик ахырда шуны гына әйтә алам: Илаһия бүләк иткән яулыгын әни беркайчан да япмады, сандыгы төбендә саклады. Хәзер ул яулык миндә. Аны мин, ялгызым гына калгач, башыма бәйлим. Мондый чакларда тилергәнемне дә беләм. Шул тилерүдән мине Илаһия сүзләре айныта:
– Айның уты сүнә… уты сүнгән…
1989
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.