Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Билгесезлек чоңгылында

Көрәш һәм юллар…

Аның мәйдан уртасына бил алышырга керүен хәтерләмим мин. Шулай да танышуыбыздан ук (моңа инде утыз ел чамасы икән, әкәмәт!). Аны мин көрәшче итеп күрдем. Бу сыйфаты җитез хәрәкәтләрендә, барыр юлы читендәге шайтан таяклары чәнчүдән куырылмавында, бигрәк тә каршында түтәрәмле генә түгел, ә күтәремсез тоелган авырлыклар калыккач, аны ничек аркасына әйләндереп-чәпәп салу әмәлен эзләгәндә күзләрен челт-челт йомгалап, хәтта ашкынып уйлануында аермачык чагылган иде аның. Һәм утыз елдан артка сузылган иҗатын көрәш юлына тәңгәл-төгәл түши белде, моңа тәкать-куәте җитте. Шигърият мәйданына кергән вакыттарак Ул «иҗат итәргә, яшәргә, көрәшергә» килүен, гомерен комга язмаска теләвен һәм:

 
Алдашсам, ярашсам,
мин түгел!
Җаныма чит алар…
Шигырьдә! –
 

дип кемлеген белгерткән иде.

Соңрак «яраклашучыга җиңел, көрәшчегә авыр» булуын, «заманы – һәр көнне көрәш, ә көрәш һәрчак кыен» икәнлеген кабат искәртсә дә:

 
Кысыла-кысыла һаман эчкә кердем –
Уртасына кердем җыенның, –
 

дип сөенде.

Тоткан юлыннан тайпылмады Ул һәм вәгъдәсенә хәзер дә тугры. Барыр юлының – көрәш юлының йолдызларга хәтле сузылуы, багуда үзенә гел юл чыгуы шатлык Аңа. Шуңа күрә пәйгамбәр түгеллеген танып, белеп, тауны үз янына чакырмый, ә тауга соңгы сулышынача үз аягы белән килү насыйп булуын тели, чөнки, мәкальгә нигезләнеп әйтсәк, тәкатьлегә-көчлегә тауның баш иячәгенә инанган Ул. Юл баруда – көрәштә күңеле сафлануын тоя Ул күңел сафланган саен яшәү авыраюын да белә, әмма «яшәү авырайган саен җанга җиңеләюе» куандыра Аны. Үзен язмышның дулкын уртасына маяк итеп утыртуы ук, бәхетнең дулкын белән дулкын арасында икәнлегенә табынуы ук – иҗат көрәшендә Аны баһадир иткән терәк.

Иҗат һәм хыял…

Мин Аның иҗаттагы тынгысызлыгына һәм ару-талуын сиздермәвенә, хыял итүдәге колачына һәм үзгәлек-яңалык эзләп рәхәтләнүенә сокланам. Гомумән, әдәби иҗатта гына түгел, ә кулына балта тотканда да һәм көрәк алганда да шушы сыйфатлар хас Аңа. Эшен һәрчак эш итә Ул. Һәр шөгыльдә иҗат итүнең татлы җимеш түгеллеген «үз җилкәсендә» татыса да, һәркемнең үз әкияте, үзе генә уйлап чыгарган әкияте булуына ният кыла Ул. Әйе шул, һәркем үз иҗатының өлгереп җиткән җимешен татысын, хыялы дөньясының чиксезлегенә ышанып рәхәтләнсен.

Шигъри чая атка атланганчы, бик күп тәпиләве (монысын ул үзе әйтә) Аны иҗат азатлыгы һәм хыял иркенлеге турында тәфсилле уйландыруына шикләнмим мин. Иҗатта ирек дауларга шушы уйланулары-өйрәнүләре кушкан Аңа. Мондый хөрлекне яулавы Аңа галәмәт тә кыен булган. Ул моның өчен ифрат та күп көч түккән. Әмма Ул – Шагыйрь сыкранмый, җиңүен масаймыйча, шулай да хаклы горурлануын, читләтеп кенә сиздереп, шигырьдә гап-гади итеп калыплый:

 
Чыкты да китте шигырем –
Кыймадым йөгәнләргә.
…Күнекмәсен әле, дидем,
Авызлык-йөгәннәргә.
 

Дус-иш белән аралашуда да, язучылар яки сәнгать кешеләре җыелышлары мөнбәре артына баскач та, укучылары белән очрашуларда да, түрәләр каршында да фикерен, кыек-мыек юлларга керүне көчсезлек санап, чатнатып әйтә. Ләкин ул беркайчан да ХАЛЫКның олылыгын онытмый.

 
…халык җырлары,
Эчтәлеген аңламыйча көйләсәм,
Тамагыма сөяк булып кадала, –
 

дигән шигъри юллары ук ХАЛЫКка баш июенең ышандыргыч дәлиле ич, һәм халык җырын үзенә юл башы һәм юлдашы итүе Аңа һәрчак иҗат көче бирә.

Миңа еш кына:

– Абый, – дип эндәшә Ул.

Үз итүе, олылавы чагылышы монысы. Һәм мин моңа, әлбәттә, шатланам. Шулай да Ул миңа «абый» сүзе алдына исемемне куеп та еш кына эндәшә. (Минем белән мөгамәләдә шуннан артык «тупаслык» ка барганы юк Аның.) Монысы да зурлавы, билгеле. Тик монда нәни генә хикмәт тә бар: минем кылганымны өнәп җиткермәгәндә, хак санамаганда шулай эндәшә Ул. Бу кадәресе – мин әйттем, калганын үзең уйла дип искәртүе, бу кадәресе – якыннары белән мөнәсәбәттә дә дөреслектән тайпылмавы, үзен бәйсез тотуы билгесе. Шулай, Аны «арканларга» мөмкин түгел. Һәм Аны – Шагыйрьне – иреген кысып, «бәйдә тотарга» ярамый. Ярамый!

Минем янга зур калын дәфтәрен яки бер учма кәгазьләрен күтәреп (шулай ук еш кына) килә Ул. Аларга яңа шигырьләр әле генә сеңгән була. Укый, фикерне сорый. Килешә, бәхәсләшә, ризалашмый. Болары – Аның эше, минем дә әйтүем хак булсын. Тик шунысы шөбһәсез: шигырьләре буш түгел, алардан иҗаты һәм хыялы көче бөркелеп тора.

Иҗаты бай Аның. Әлегә матбугатта чыкмаган шигырьләре дә күп. Газета-журналларда әсәрләре еш басылуын, китаплары чыгуын искәрсәк, Аның шигъриятенең хәзинәле булуына тәмам ышанасың. Моннан ун елдан артык элек Ул миңа шактый ук зур көлтә дүртьюллыкларын укыган иде. Юмор-сатира көчен сынап караган Шагыйрь. Әйбәт шигырьләр. Тик Ул аларны хәзергәчә бастырмый. Нигә? Юмор-сатира мәйданы тотучылар белән «бил алышырга» шикләнәме әллә соң? Юктыр, сәбәбе бүтәндер. Дүртьюллыкларын йомрыга саныйдыр, аларның чәнечкеләре тырпаеп җитүен телидер.

Билгесезлек һәм әйдәү…

Башлангыч иҗатын Ул «Шагыйрь бәйгесенә кереп килгән чагым» дип атый. Әмма шул вакытта ук инде Ул азатлык өчен көрәшкә өнди, туган җирең язмышы өчен җаваплылыкка чакыра. Бу мөнәсәбәттән ике мисал. 1964 елда Ул:

 
Мәйдан тотсаң – туган өеңне,
Читкә чыксаң – туган илеңне
Минутка да хәтта онытма, –
 

дип кисәтә.

Тагын ике елдан Аның фикере сөрән сугуга тиңләшә:

 
Дошманнар таптаса җиреңне,
Соралмый: «Син батыр идеңме?»
Мәйдан күк кысыла бар халык:
– Бирмә илеңне!
– Бирмә!
 

Әйе, шигърият мәйданына күкрәген киереп, көчен сиздереп керде, билгесезлек чоңгылына курыкмыйча чумды Ул. Шул билгесезлекне билгеле итүдә, әлбәттә, башка Шагыйрьләр белән берлектә, иҗат җимешләрен каләмен оста тотып мулдан өлгертә Ул. Шагыйрьлек, миңа калса, шуннан гыйбарәттер. Шунысын да искәртик: шигъри бәйгегә яшьләр – сүзләрдән җыр үрүдә үзеңә тиңнәр яки көчлерәкләр керүенә сөенә, аларны янәшәсенә әйди, көрәшчеләрнең офыкны тагын да киңәйтүләренә ышана Ул. Моның өчен шигърият мәйданының чиксезлеген олы җаның белән аңлый белергә кирәк.

* * *

Мин Аның хис һәм балалар өчен язган шигырьләре, олпат Шагыйрьләребез Акмулла һәм Тукай турындагы күләмле әсәрләре, быел иллесен тутырган яшьтәшләренә – әдәбият һәм сәнгать кешеләренә багышланган хезмәтләре хакында тәфсилли, шигъриятне тирәнтен белүен дәлилли, китапларын саный алам. (Шунысын гына әйтим: Ул миңа барлык китапларын бүләк итте, һәм мин аларны бирелеп укыдым. Хәзер, кирәге төшкәч, үзендә калмаган кайбер китапларын миннән алып тора. Һәм яңа чагындагыча кайтара!) Әмма боларның кирәге юктыр, чөнки хөрмәтле укучым аларны үзе дә белә булыр. Бу кыска язмамда мин Шагыйрьнең иҗатына мөнәсәбәтемне белдерүне өстен куйдым.

Һәм Аның шигъри юлларын шактый мисал итүдән (сирәк очракта куштырнакларсыз) тайчанмадым. Мондый тартынмавымның бер сәбәбе – фикеремне аныклауда Шагыйрьдән уздыра алмавымны тануым. Икенче сәбәбе – мисалларны ешрак китерүдән тыелмавым хөрмәтле укучыма кем турында (исемен әйтмичә дә) сүз баруын белергә булышыр дигән ниятем. Әйе, әйе, Мөдәррис Әгъләм турында сөйләдем.

Юбилеең котлы булсын, Мөдәррис туган! Энем, тәхият укыйм сиңа – сәламәтлегең ташламасын сине, гел дә изге теләкләрем сиңа!

1996, 3 сентябрь
Чиксезлекне гизү

Шигырь-шигърият турында Зөлфәт белән сөйләшү яраткан эшеңне башкаргандагыдай җиңелчә борчулы, мондый әңгәмәләр күңелне рәхәтләндерә, зиһен-аңны чисталандырырга, дөньяга карашны аныкландырырга булыша. Шигъри мәҗлестә гүзәллек-илаһилык серләрен тәүлек буена эзләшергә-эзләргә, шигърият күген иңләүче-буйлаучы өлкән каләмдәшләренең ачыш-табышларын колак торгызып тыңларга әзер ул. Әңгәмәдәшләре кемнәрме? Кем булса да ярый. Әмма болай тәгаенләвем шигырь язган булып маташучы «чирле» ләргә кагылмый – Зөлфәт сүз көчен тоймастайларны бер күрүдә үк чамалый. Аның белән сөйләшүнең күңел китекләрен савыктырырга дәва итәргә булышуы сәбәпләренең берсе Зөлфәтнең шигырь көчен белүендә булыр. Моны раслау өчен, шагыйрьнең үзен тыңлыйк.

 
Шигъри сүзем минем – саф тылсымым,
Авыр чакта сезгә кагылсын –
Савыктырсын, горур итсен, берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!
 

Кеше итсен безне… Шигъри сүзнең шушы саф тылсымын, ягъни шигъриятнең шушы төп эшен-йомышын Зөлфәтнең әле кечкенәдән үк – балачактан ук аңына сеңдерүенә нәнүк кенә дә шикләнмим мин. Кинәт ярсулы шаулап, кинәт серле тынып торган аланга беренче тапкыр барып кергәч, дөньяның сихрилегенә сөенгән ул. Тимерче алачыгында әтисенә булышырга өметләнеп чүкеч чеңләткәндә – чүкечне чыңгылдатырга әлегә аның көче җитмәгәндә, дөньяның моң-зарын ишетеп сискәнгән ул. Әрәмәлек буйларында көтү көткәндә, озын чыбыркысын егетлек көченә шартлаткач, шул шартлауның дөнья җырына яңа көй булып өстәлүен туган төбәгенә ишеттерүеннән рәхәтләнгән ул. Тылсым дөньясына балалык-үсмерлек тылсымын биргән ул. Шул чактан ук тылсым дөньясы аны шушы бирелгәнлеге, тугрылыгы өчен үз иткән. Кеше иткән.

Дөньяга беренче тапкыр аңлап сөенүеннән бирле шигърияттән бизмәде Зөлфәт. Әгәр аңа кечтеки генә хыянәт итсә дә (хәер, хыянәт кечкенәгә-олыга бүленмидер), кичерелмәс фаҗигагә юлыгасын белгән ул. Әдәбиятның бүтән жанрларында каләмен йөгерткәндә дә, Зөлфәт – Шагыйрь. Яңалыкка омтылуы һәм аны таба белүе, сурәтләве-тасвирлавы белән Шагыйрь.

Шигырьләрне күп язды Зөлфәт, ә соңгы елларда язганнары аеруча ишле, шулары гына да «киң колачны тутырырлык». Мулдан кубуы – аның бәхете һәм дә әдәбиятыбыз өчен казаныш. Зөлфәтнең иҗатын күз алдына тулаем бастырганда, аның бүтән хезмәтләрен иң киме теркәп кенә кую булса да таләп ителә.

Балалар өчен татарча беренче опера либреттосы язылды. Һәм опера куелды…

Курчак театры һәм Академия театры өчен шактый санда пьесалар (дөнья классикасы да) тәрҗемә ителде. Һәм алар уйналды…

Каләмдәшләренең китапларына һәм шигъри көлтәләренә кереш мәкаләләр язылды. Һәм аларны хөсетле, юмакай булмаганнары өчен укучылар ошаттылар…

Әдәби кичәләрдә бик еш чыгышлар ясалды. Һәм шигырьләрне күңелгә үткәзеп укуны-сөйләүне тамашачылар бирелеп тыңладылар…

Күп санда булмаса да, хикәяләр язылды. Һәм боларына әдәби җәмәгатьчелек игътибар бирмәде… Ә зерә! «Нә-нә!» исемле хикәясен, мәсәлән (ул җитмешенче еллар уртасында «Идел» альманахында басылды), әдәбият белгечләре күтәреп алырга тиешләр иде. Хикәядә хыялый дөнья фани дөнья – бу дөнья белән үрелдереп сурәтләнгән иде. Мондый хәл әсәрнең тәэсир көчен арттырган иде. Тик тәнкыйтьчеләр чәчмә әсәрләребездә моңарчы сирәк очраган (бәлки, очрамаган) алымны соцреализмнан читләшү санадылар, күрәсең. Шулай итеп, башлангычка-яңалыкка үз вакытында тиешле бәһа куелмады. Ә зерә!..

Курчак театры өчен пьесалар язылды. Һәм алар буенча куелган спектакльләрне балалар сөенеп карыйлар…

Болар бит редакцияләрдәге хезмәткә (мин Зөлфәт белән «Чаян» журналында озак еллар бергә эшләдем) өстәп башкарылды. Моңа исә тырышлыгың, көчең-куәтең аяусыз – туктаусыз, чиксез булуы белән ирешелә.

Киңлек һәм вакыт. Чиксезлек һәм мәңгелек. Бу катлаулы төшенчәләрнең асылын күз алдына китереп аңлау гаять кыен, алар турында әңгәмә кору ук кызыксыз тоела. Әдәбиятка аларның мөнәсәбәте юк та кебек. Хисеңне сүзгә күчерсәң, кафия-рифма тапсаң – шигырь язарга шулар җитмәгәнме? Ләкин болар үзләре генә мөтәшагыйрьгә, ягъни шагыйрь кисәгенә хас.

Шагыйрь исә, шигырь язу техникасын оста «боргалавы» өстенә, иң киме югарыда әйтелгән могҗизаларның – киңлекнең һәм вакытның, чиксезлекнең һәм мәңгелекнең – җисемен белергә тиештер. Һәм Зөлфәт әлеге галәмәтләрне тирәнтен аңлавы белән бу хактагы әңгәмәләрнең үзәгендә була, шушы серләрне ачып салырга көче-акылы җитә аның. Нәкъ шуңа күрә җиһанны кочуда куәте төкәнми аның, нәкъ шуңа күрә дөньяны колачына сыйдыра ул. «Офыкларда төн канаты яна», «Күз нурларым күкне уяр күк, Күкрәгемә дөнья сыяр күк», «…Иске планетаның Үзеннән дә иске шул Вакыт», «Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны!» кебек яңгырашлар ук Зөлфәтнең киңлекнең һәм вакытның чиксезлегендә һәм мәңгелегендә очышы лабаса! Тагын бер мисал:

 
Җилләр җилпеп ачты ак пәрдәне –
Мәңгелекне шунда таныдым:
Минем таңым ул – мәңгелек икән,
Үзем –
Мәңгелекнең таңымын.
 

Әлеге галәмәтләрне-могҗизаларны аңлавы Зөлфәткә һәр нәрсәдә шигырь күрергә булышадыр. Ул беренче карашка шигырь калыбына-кысасына һич тә сыймастай нәрсәләр – чабата, сөрем, итек, кәлтә һәм башкалар турында җилле әсәрләр язды. Комган сабы исә (шул исемдәге шигырь) тоткынның һәм конвойның кемлекләрен чагыштыруда-ачуда тотка була ала икән… Әллә һәр нәрсәдә шигырь күрү Зөлфәтне җиһанның олпатлыгына төшендерәме? Хәер, моны Зөлфәт үзе генә беләдер, галәмәтләрнең-могҗизаларның шигырь белән бәйләнеше – шагыйрьлек сере ич.

Чиксезлекне күзаллавы аның хәтерен ныгыта булыр. Моңа бәйләнештә бер хәлне әйтим.

Зөлфәт чит телләрне шәп белми (монысы, – гомумән, безнең уртак наданлык). Шулай да «китереп кысса» диикме, башка телләрне тиз үзләштерәчәк ул. Латышлар белән кыска гына вакыт аралашса да, латышча шигырьләр өйрәнеп кайткан иде ул. Моңа инде шактый еллар узды, ә Зөлфәт әлеге шигырьләрне хәзер дә яттан сөйли һәм тәрҗемә итә. Кешенең мөмкинлекләре, чыннан да, чиксез. Көчеңне кызганмасаң, акылыңны җигә белсәң, әлбәттә.

Заманга бәя бирү булып ишетелә Зөлфәтнең байтак шигырьләре. Бер мәкаләсендә ул: «Асыл шигърияттән йөз чөергән җәмгыятьтә генә җинаятьчеләр күбәя, гарипләр арта», – дип язган иде. Әйе, ил язмышы бик тә борчый шагыйрьне. Без Иблис «бисмилла» сын иманыбыз иткәнбез. Бүтәннәр байрагын тезләнеп үбүебезнең, бүтәннәр гимны астында яшьнәвебезнең һәлакәткә китерәчәгенә төкергәнбез. Ватанның гүзәллектән йөз чөерүенә йөз чөергәнбез. Дөньяга ни булуын аңлатырлык хәлебез юк. Бу илгә аксакал һәм егет була белгән чын ир җитмәвенә битараф калганбыз. Шундый яманлыклар турында сөйләгәндә дә, Зөлфәт шигърилекне түргә утырта. Кар һәм моң турында шигыре бар аның. Баштарак ул курай моңнарыннан карның эрүен әйтә, шуңа күрә эчтәлек хиссияттән читкә тайпылмас кебек. Алай түгел икән шул – әгәр син, яманлыклар басымыннан котылу җаен-әмәлен таба алмыйча качып китәргә җыенсаң да, бер нәрсәне исеңдә тот:

 
И туганым! Мең гайрәтең чигеп
Качкан чакта яшел тугайдан,
Качкан чакта бу җимерек җирдән,
Һич югында су эч
курайдан…
 

Шагыйрьнең хитап-өндәве аңлаешлы – моң эч. Ә моңың халкыңны-илеңне саклап калуда сиңа юлдаш булыр, сине үзең булудан югалттырмас ягъни.

Мактыйм мин Зөлфәтне, һәм бу олылавым аңа илле яшь тулу җаеннан гадәти мәдхия булып яңгырый алмый. Моңарчы Зөлфәт шигъриятенә уңай бәя генә бирелүен беләм мин. Әмма тәнкыйтьләмәвемнең сәбәбе бүтәндә. Аның турында шушы кечкенә генә мәкалә язасымны әйткәч, ул:

– Тәнкыйтьлә әле, Мәгъсум абый! – диде.

Ләкин мин моны эшли алмадым. Чөнки, шагыйрь белән якыннан аралашып яшәгәч, бер нәрсәне әйбәт беләм: Зөлфәтне тәнкыйтьләргә… Зөлфәт үзе кирәк! Һәм аның, иҗатын гел камилләштерергә омтылып, шигърият турындагы әңгәмәләрдә моны шәп булдыруына шаһит мин. Аннары оста барында тыела белергә тиешсең…

Күңелнең ләззәте, газаплары турындагы шигырьләрендә Зөлфәт сүзләрне җырлата белә. Бу хәл мәхәббәт хисләренең кайнарлыгын тоярга булыша. «Көзнең авырлыгы – алмада», «Сәер хәл», «Ай һаман дәү», «Җан», «Гел биектә килеш», «Безнең болыннар» һәм башка шигырьләрендә гашыйкҗан сөйгәнен дөньяга ханша итәргә әзер.

…Кайчак Зөлфәт үзен «күктән җиргә адашкан зат» итеп саный, ерак галәмнәрне юксына, күзләрендә йолдыз яшәтә, Айны күк шагыйре итеп таный. Мин, шушы хиссияткә таянып, Зөлфәтнең кайчан да булса Айга менүен телим. Һәм Айга менәр кебек ул. Менәр дә Ай кызы Зөһрә каршында егетлек кылыр – тезләнер. Айның моң тулы нурларына – Зөһрәнең толымнарына сокланыр. Тик кызны Җиргә алып төшмәячәк Зөлфәт, чөнки Айның, Зөһрәсез калса, шагыйрьлегеннән мәхрүм ителәчәген белә ул. Димәк, Зөлфәт шигърияттән беркайчан да бизмәячәк, гомере буена шагыйрьлек тылсымы җуелмаячак аның.

Мен син Айга, Зөлфәт туганкай!

1996, 16 ноябрь
Егетлек

Матбугат йортының Тукай клубында зур җыелыш-очрашу буласы. Халык алдан ук килә башлады – урын алып калырга кирәк. Киң баскыч мәйданчыкларында кешеләр ишле. Көтәләр. Олы кунакны якыннан күрергә телиләр. Казанга мөхтәрәм аксакал Сәйфи Кудаш килгән ич!

Менәләр булыр – без, көтеп торучылар, сагая калдык. Сәйфи ага ялгызы түгелдер, Казандагы дуслары, аеруча якташ ахирәтләре Әмирхан абый Еники һәм Нәкый Исәнбәт аның үзен генә йөртмәсләр.

Әмма Сәйфи абый Кудаш бишенче катка ялгызы гына менеп җитте һәм көтеп торучыларны баш кагып йомшак кына сәламләде дә:

– Егетләр арттарак калды, – дип кояшлы елмайды.

Аның йөзендә йөгерештә-узышта иш-иптәшләрен җиткермәүдә малайларча сөенү балкый иде.

Озакламадылар – Әмирхан абый белән Нәкый абый да күренде.

– Синең арттан куалый торган түгел, – диде, гадәттә, аскарак карап йөрүче, ә бу юлы, башын югары күтәреп, күзләрен Сәйфи абыйга текәгән Әмирхан абый.

– Егет ич әле ул! – дип, бәясен бирде Нәкый абый.

Өч аксакал шушы гөнаһсыз уенны алдан уйлашмыйча-килешмичә оештырдылар кебек. Аларның бу уены күмәк иҗат иде. Шулай, алар иҗат итүдән бер мәлгә дә тукталып калмадылар. Егетлекләре ирек куймады моңа!

Ә бит бу уенны уйнаганда, алар өчесе дә җитмештән узганнар иде инде. Сәйфи абый хөрмәтле дусларыннан шактый һәм шактый өлкәнрәк иде.

Алар әдәбиятыбызны саллы һәм күркәм хезмәтләре белән егетләрчә баета белделәр, кадерле хәзинәбезне хуҗаларча олайттылар. Сәйфи абый Кудашның «Хәтердә калган минутлар» исемле хезмәтен хәтерлик. Яисә «Язны каршылаганда» сы. Бу әсәре илленче еллар уртасында ук русча да китап булып чыкты. Әдәбият һәм сәнгать хакында, аның тарихына караган биниһая мәгълүмат бу китапта! Ялгышмасам, Сәйфи абый Кудаш Ватан сугышыннан соңгы чорда татар һәм башкорт әдәбиятларында мемуар жанрын торгызучылардан булды. Моның өчен исә егетләрчә кыюлык та кирәк иде.

Өч олпат әдипнең иҗатларын һәм тормыш сәхифәләрен күз алдыма китерәм дә, туксанны узып яшәү һәм иҗаттан аерылмау – егетлек дип сөенәм.

2000
Тиз язу

Бер үк айда дип хәтерлим, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Социалистик Татарстан» газетасында һәм Ринат Мөхәммәдиевнең «Казан утлары» журналында Җамал Вәлиди турында мәкаләләре басылды. Миңа ошады бу хезмәтләр, авторлар Җ. Вәлидинең әдәбиятыбызда, мәдәниятебездә тоткан урынын дәлилле билгеләгәннәр, әдәбият тарихы белән кызыксынучылар алдына саллы мәгълүматлар китереп салганнар. Күләмнәре кечкенә булуга карамастан, чын мәгънәсендә фәнни мәкаләләр, минемчә. Әйе, шулай булырга да тиеш: ике автор да фән кандидатлары бит, ягъни фән кешеләре. Һәм мин фикеремне ике авторга да әйттем.

Мөхәммәт белән Язучылар берлеге бинасы янында очраштык. Яшьтәшем мактавыма елмаеп ук (һәм бераз масаебрак та) шатланды һәм:

– Мин аны бик тиз яздым, – диде. Әмма сүзе моның белән бетмәве аермачык сизелә иде. – Бер атнада, – дип өстәде ул бераздан. Тагын уйланып торды – әйтәсе килгәне мәкаләсенең кәгазьгә төшү вакытын үлчәүдә генә түгел иде кебек, шуңа күрә мин фикерен тәмамлавын сүз катмыйча көттем. – Әлбәттә, әдәбият тарихын өйрәнә башлаганнан бирле.

Ә Мөхәммәт яшьтәшнең әдәбият тарихын, аеруча егерменче йөз татар әдәбияты тарихын җентекләп өйрәнә башлавына бу чакта дистә еллар узган иде инде. Күрәсез, машинкада алты бит чамасы мәкалә язу өчен чирек гасыр чамасы вакыт кирәк булган!

Ринат Мөхәммәдиев ул чакта «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары иде, сәясәт юлына кереп китмәгән иде әле. Аңа да мәкаләсен ни өчен ошатуымны дәлилләргә тырышып әйттем. Сөйләшү аның эш бүлмәсендә булды.

– Синнән мактау сүзе дә ишетер көн бар икән, – дип, урыныннан торып, ярым шаяртып кулны кысты ул.

Сөенүе ихлас иде.

Һәм без әдәбият тарихына кагылышлы мәсьәләләр буенча озак кына әңгәмә кылдык. Мин аңа, Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимов арасындагы киеренке мөнәсәбәтнең сәбәпләрен ачып мәкалә язсаң иде, дигән теләгемне әйттем, минем бу хакта үз гөманым-версиям булуын искәрттем. Моның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген Ринат сорамады, хәер, кызыксынса да, мин әйтмәс идем.

Язган икән Ринат мондый мәкаләне. Әмма мин аны укымадым. Чөнки минем Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов мөнәсәбәте белән кызыксынуымны белүче таныш галим укымыйча торырга киңәш итте, бу хакта башта үзеңчә яз, диде.

Тик минем хәзергәчә әлеге мәсьәлә турында мәкалә яза алганым юк. Күрәсең, көчемнән килмәстер. Сүз бит ике шәхеснең бер-берсен үз итмәүләре турында гына түгел, аларның иҗат алымнарының, тулаем иҗатларының бер-берсеннән ерак торулары турында барырга тиештер. Аларның иҗатлары якынлыгы турында җентекле фәнни хезмәтләр юк та кебек.

Сорау исә кала бирә: Тукай һәм Ибраһимов арасында нигә киртә корылган?

Мөгаен, яза да алмам мин бу хакта. Әлеге мөнәсәбәт турында уйланам-уйланам да тәгаен фикергә килә барам:

– Син инде, Хуҗин абзый, фән кешеләре өлешенә үрелмә. Бу мәсьәләне чишеп салырга әзерлекле әдәбият галимнәре бар. Бу мәсьәләгә чумсаң калкып чыга алырсыңмы? Аннары бит, Хуҗин иптәшкәй, ике әдипнең иҗатларын һәм тормыш сәхифәләрен гап-гади укучы буларак кына кабул итмисеңме, гөманыңны-версияңне исбатларлык дәлилләрең буа буарлыкмы, әдәбият тарихын ни дәрәҗәдә беләсең (белсәң әгәр!) – шушылар турында мең дә бер кат уйлан әле. Син, Хуҗин агайне, утыр әнә, кыска хикәяләреңне киртләп-сырлап. Шул бик тә җитеп ашкан сиңа…

Шулай хак лабаса – һәркемнең үз эше. Үзе булдыра алган эше.

2000

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации