Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"
Автор книги: Мәгъсум Хуҗин
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 30 (всего у книги 38 страниц)
Нәрсәне аңлата бу финал? Автор үзе моны шәрехләмәгән. Укучының уй йөртүенә, фараз кылуына калдырган. Зур кеше булгач, рәтле тормышка ирешкәч кенә персонаж күңеленә канәгатьсезлек килеп керүе, йөрәгенең сызлый башлавы укучыны уйландыра, әлбәттә, анда төп сәбәпне белү теләге тудыра. Укучыда актив уй хәрәкәте кузгату – әсәрнең сәнгатьчә көчен күрсәтә торган бер мөһим билге ул. Уйландыргач, хикәянең масштабы да шактый киңәя, мәгънәви тирәнлеге арта төшә.
Бу урында аеруча шигъри стильгә хас бер үзенчәлекнең хикәягә килеп керүе хакында да әйтеп китәргә кирәк. Сәбәпнең ачылмавы, тәфсилләп яктыртылмавы, фараз кылырга урын калдыру, күпмедер гомумиләштерелгән сурәт белән эш итү – бу шигъри сөйләмгә, лирик тасвирга хас сыйфат. Автор, димәк, эпик төрдә тезмә сөйләм мөмкинлекләреннән дә файдаланган булып чыга.
Дөресен әйткәндә, тышкы иминлек ноктасыннан гына караганда, икенче кисәкнең әлеге финалны кире кагуы, аның белән килешмәү, карышу ихтималы да бар шикелле. Ләкин хикмәт шунда ки, хикәянең бөтен төзелеше, логикасы эчке драмага юнәлгән. Бик кыска гына мизгелдә Хәяли күңеленнән үтеп киткән чагыштыру матди җитешлек, дәрәҗә файдасына булып чыкмый. Хәяли Каңгый илендәге рәхәтлекләрне бөтенләй исәпкә алмый. Уз ягыбызда гомер кичерүне теге рәхәтлекләрдән күп тапкыр өстен куя.
Әсәрдән безгә мәгълүм булганы: иң әүвәл Хәялинең әнисе назыннан, җылы карашыннан мәхрүм калуы. Ул туган җиреннән, аның җанга якын хозурлыгыннан, милләтеннән аерыла, утыз биш ел аларны күрмичә, сагынып гомер кичерә. Әнисе белән сөйләшкәндә, Хәяли «Бүз бала Каңгый иленнән кыз ала» дигән мәкальне әйтеп җибәрә. Киленне ул әнә шул Каңгый иленнән алып кайткан. Киң күңелле Дәрига аңа да рәхмәт укый, бу киленем дә әйбәттер, ди, яхшыга юрый. Әсәрдә киленнең дә, балаларының да авылда сөйләшкәннәре ишетелми. Алар, бәлки, татарча бөтенләй белми дә торганнардыр. Аларның һәркайсы Каңгый иленең шивәсендә аралашып, гәпләшеп үскәннәр бит. Татар сүзләре алар теленә каян кереп йогып калсын? Кыскасы, чит җирләрдә Хәялинең бер авыз татарча сүз, бер куплет милли җыр ишетергә зарыгып яшәгән булуы ихтимал. Бәлки, үзебезнең газиз туган телебездәге сөйләшүне ул күп гомердән соң тәүге тапкыр әле менә үз авылына кайткач кына ишеткәндер.
Бер урында автор: «Хәялинең уй йөртү сәләте кечкенәдән үк акылы көченә буйсына иде», – ди. Хуҗанур белән Мөсәгыйдә Хәялинең ятимлеген оныттырырга тырышалар. Туган якка кайтып килмәү шуның белән аңлатыла. Итагатьле Хәяли дә бу фикер белән килешә. Моңа тагын Дәрига сүзләре беркадәр ачыклык кертә. Ул, очрашкач, тәүге фраза итеп диярлек, күршеләре Игелекле хәзрәт гаиләсенең утыз җидедә сөрелүе хакында хәбәр итә. Димәк, Хуҗанурлар гаиләсенә дә илгә кайту хәвефсез булмаган дигән сүз. Әлеге хәбәрне китереп кертү – әнә шуңа ишарә. Әмма ятимлекне оныту, – ул бит, асылда, бөтен туган ягыңны, аның кешеләрен оныту дигән сүз. Хәяли, күрәсең, сагышларын тышка чыгармаска тырышып яшәгән, һәммәсен эченә җыя килгән, һәм алар йөрәк сызлавы рәвешендә, ниһаять, тишелер хәлгә җиткән. Шулай булмаса, ул тирес арасында, ягъни туган туфракта яшәү Каңгый иле рәхәтлекләреннән мең тапкыр шәбрәк димәс иде. Тышкы иминлек астында эчке бер тирән әрнү, сызлану яткан булуы мөмкин. Акыл көченә буйсынып фикер йөртү сәләте исә Хәялине һич тә хистән мәхрүм итми. Чөнки акыл белән эш итү һәм тойгы-кичерешләр тирәнлеге – алар үзара сыешмый торган хасиятләр түгел.
Тагын менә нәрсә. Хәяли җеназасында, автор тасвирлавынча, иң нык Хуҗанур карт ачыргалана.
«Улым, безне нигә ялгыз калдырдың… – дип өзгәләнә ул. – Хәялием, әниең белән мин бәхеттән мәхрүм бит инде… Ятим-ятимә бит инде без…» Бу сүзләрдә акыллы, игелекле Хәялине үз баласы кебек ихлас ярату да, чит җирләрдә ялгыз, ятим калу хәсрәтеннән шомлану да ишетелә. Картлар өчен Хәяли, бәлки, иң ышанычлы таяныч, терәк кенә түгел, Каңгый илендә туган телдә сөйләшердәй бердәнбер кеше дә булгандыр. Хәзер менә ул да юк. Шушы мизгелдә җирсү хисе Хуҗанурның да йөрәген телеп, чәнчеп узгандыр.
М. Хуҗин хикәяләренең күпчелегендә финал шактый тәэсирле итеп бирелә. Язучы биредә туган якны сагыну тойгысын фаҗигале коллизия аркылы зур художество көче белән сурәтләп күрсәтә алган. Асылда, бөтен хикәя шушы финал өчен язылган. Тәүге юллардан ук язучы шушы кайгылы чишелешкә таба бара. Сюжет хәрәкәте дәвамында җыелып килгән эстетик җегәр әсәрнең азагында аеруча ачык сизелә. Биредә инде Дәрига исеменең дә мәгънәсе башкача яңгырый, язмышның кинәт үкенечле, аяныч ягы ачылып китә.
Хикәядә фольклорда еш очрый торган өч саны берничә мәртәбә кабатлана: Хәялиләр авылдан өчәү чыгып китәләр, һәр персонаж гаиләсендә өчәр бала, Дәриганың ике малаенда өч машина. Дөррия тәрбиягә алган әнисен дә, бианасын да якын күрә, үз итә, «мин бәхетле – минем өч әнием бар» дип мактанып та куйгалый ул. Бу саннарның эстетик мәгънәсе; әсәрдәге вазифасы төгәл төсмерләнми. Ә менә композициянең өч кисәктән оешканлыгы ачык күренә. Боларның өчесендә өч төрле аһәң. Контрастлылык эффекты аеруча соңгы ике бүлекчәдә анык чагыла. Язучы фаҗигане якты фонда бәян итүне мәгъкуль күргән, шуның белән чишелешнең тәэсир куәтен бик нык көчәйтеп җибәргән. Биредә перипетия, борылыш мәгънәви мөһим эстетик алым буларак файдаланылган. Финал Каңгый илендәге яшәешнең нәтиҗәсе итеп бирелгән. Әсәрнең «Каңгый илендә» дип аталуы да әнә шуннан килә.
Сорау туарга мөмкин: хакыйкатькә төшенгәч, сюжетның тагын яңа борылыш алу ихтималы булмагангамы, ягъни Хәялинең үз ягында калуы, психологик бушануы, эчке сызланудан арынуы табигыйрәк килеп чыкмас идеме? Юк, ул мәсьәләне хәл итми. Чөнки алай иткәндә, хатыны, балалары үзләренең җирлегеннән аерылалар, яңа драма бөреләнә.
Күпчелек хикәяләрдә, гадәттә, бер эпизод тасвирланучан була, әсәрне шул үзәк оештыра, хикәя иңгә дә, буйга да әлеге бер күренеш белән чикләнә. Икенче берләрендә озын гына тормыш юлы да яктыртылырга мөмкин. Ләкин бу очракта да хикәя повестька күчми, үз табигатен, үз йөзен төгәл саклап кала. Ягъни анда бер үзәк вакыйга гына җентекле тасвирлана да тормыш юлындагы калган күренешләр штрихлар белән генә рәсемләнә. «Каңгый илендә» әсәре әнә шундый икенче төр хикәяләр рәтенә керә. Биредә тәүге очрашу күренеше генә тәфсилле бәян ителгән, калганнары турында җыйнак кына әйтеп кителгән. Монда кыскалык соңгы чиккә җиткерелгән. Һәр сүз исәптә. Автор кайчак башлаган җөмләсен дә төгәлләп куймый, алга таба нинди сүз киләсе контекстта болай да аңлашыла дип саный. Хәялиләргә таба чит як аты борылуын шәйләп алгач, малай аптырап кала: «Без кунак чакырмадык ла. Әй, кунак чакыру ди, үзебезгә ашарга да…» Җөмлә шуның белән бетә. Ләкин шуннан соң нинди сүз яки сүзләр ялганасы бик ачык беленеп тора: «үзебезгә дә юк әле» яки «үзебезгә ашарга да такы-токы гына әле» рәвешендә ул җөмлә. Шул ук вакытта синтаксик конструкциянең киселеп, өзелеп калуы сәнгатьчә аклана да. Малайның уе тарантастагы кешеләргә юнәлә: кемнәр булыр болар? Шулай итеп, бер очракта башланган җөмлә дә төгәлләнми кала, шул ук вакытта «Әфтияк» детале биш мәртәбә искә алына. Ләкин моны стиль чуарлыгы, эзлексезлек дип карап булмый. Тегесе дә, монысы да хикәянең сәнгатьчел куәтен, эстетик энергиясен формалаштыруга хезмәт итә. Күп кенә контраст төсләрдән үрелгән булса да, хикәягә стиль бөтенлеге, бердәмлеге хас.
Биредә юл асты мәгънәләренә саллы вазифа йөкләнә. Менә Дәрига, кызы Дөррияне асрамага тапшыру өчен, ике авыл арасындагы басу чигенә килгән. Ул, елый-елый, кызының кулын булачак әнисенең кулына тоттыра. Дөррия белән яңа әнисе юлның теге ягына чыгалар. Шулчак «Дәрига Дөрриягә кулын сузды, Дөррия ике куллап Дәригага сузылды. Ләкин юл киң иде, сузылган куллар бер-берсенә җитмәделәр». Хикмәт, әлбәттә, ат юлының киңлегендә түгел. Ул – М. Хуҗин тарафыннан табылган бер поэтик чара гына. Мәсьәлә – аяусыз, мәрхәмәтсез язмышның ана белән сабыйны аеруында. Әлеге конкрет вакыйга – куллар тотышмау детале – бик зур абстракт хәлне аңлата. Бу хикәядә сурәтләр җыйнаклыгы мөһим эстетик категория дәрәҗәсенә күтәрелгән. Шуның нәтиҗәсендә тыгыз тәнле, нык мускуллы әсәр туган.
Шул ук вакытта кыскалыкның астыртын, мәкерле хасияте булуын да искәртеп үтәргә кирәк. Куллана белми куллансаң, аның сине схематизмга китереп чыгаруы да бар. Хикәя җыйнаклыгы ул – очар кош җыйнаклыгы. Кош никадәр генә кечкенә булмасын, Ходай аңа гәүдәсенә карап нормаль яшәр өчен зарури бөтен әгъзаларны да биргән. «Каңгый илендә» хикәясен М. Хуҗин өч ел язган. Анда ул иҗади осталыгын, талантын бер фокуска җыйган, жанрның мөмкинлекләрен гаҗәп тулы файдаланган. Әсәре биеккә, еракка очардай кош булып дөньяга килгән. Хикәянең кояшы туган якка, милләткә мәхәббәт хисенең олылыгын, тирәнлеген көчле сурәтләүдә күренә. Моңсу булса да, асылы белән якты әсәр иҗат ителгән.
«Ерактагы кыялар» китабына язган кереш сүзендә әдип болай ди: «Ибраһим Газиның «Тургай картаямы икән?», Мирсәй Әмирнең «Мөстәкыйм карт йокысы», Фатих Хөснинең «Сөйләнмәгән хикәя» һәм Әмирхан Еникинең «Матурлык» исемле хикәяләренә сокланам. Иң югары шүрлектәге бу әсәрләр янына мин тагын Аяз Гыйләҗевнең «Тәрәзәләр», Газиз Мөхәммәтшиннең «Ике әби бәрәңге ала», Фаил Шәфигуллинның «Солдатлар кайта» дигән хикәяләрен дә тотам». Әнә шундыйларны үрнәк итеп куя М. Хуҗин. Ул матбугатта бүгенге укучыларга татар хикәяләре хәзинәсеннән иң әйбәтләрен сайлап алып тәкъдим итә, журналда бастырып чыгаруны оештыра. Болар сүз остасының әдәби зәвыгын белдереп кенә калмыйлар, аның нинди югарылыкка карап иҗат итүен, әсәргә карата таләбен дә күрсәтәләр. М. Хуҗин әнә шул байлыкка, дөнья классикасы казанышларына таянып яза.
1999, сентябрь – ноябрь
Чеметемнән – табышларга
* * *
Сүз.
Иген игү.
Яки (һәм дөреседер)
Иген игү.
Сүз.
Сүз, иген игә башлагач, кешенең беренчел куелучы олы һөнәренә бер-береңне өйрәтүдә, киңәш-табышта яңгырагандыр кебек. Чөнки сүзне-сөйләшүне белмәүче бик күп җан ияләре хәзергәчә азык әзерләүне әйбәт аңлыйлар. Шулай да.
Адәм баласы ачышларының-табышларының иң беренчелләре, шәт, шушылар булыр. Аларның кайсысын алга куярга икән? Кешеләр башта, сүзләр әйтешеп, ягъни фикерләшеп иген игүнең мәҗбүрилеге – яшәү өчен моның ихтыяҗ икәнлеге турында киңәшкәннәрме? Бәлки. Әллә иген игәргә керешкәнче серләрне уртаклашу, тәҗрибә бүлешү алардан сүз уйлап чыгаруны таләп иттеме? Бәлки.
Ә хәзергә сүз турында, сүзне кадерләү турында сөйләшик.
Сирәк әйтелә торган күп сүзләрнең асыл мәгънәсенә мине башлап әнием төшендерде. Әлбәттә, күрше-тирәләр безгә кереп яки без аларга кереп кич утырганда, бабай-абыйлар һәм әби-апалар капка төпләрендә җыелып гәп корганда, бала-чаганың колаклары торган була иде. Малайлар-кызлар очрашкач, яңалык белән, яңа сүз белүебез белән борын чөеп алуыбыз да тормыш серләрен өйрәнергә теләүчеләргә үзенчә дәрес иде. Тик бу чакларда безгә бер кимчелек хас булган икән: яңалыкларны дәфтәргә тезеп барырга акылыбыз җитмәгән, без барысын да хәтердә тотачакбыз, янәсе. Әмма ки хәтергә артыгын ышанырга ярамый икән, аның сыекланган чаклары еш ук икән.
…Сигез яшем тулганчы ук, әни белән юл йөргәли идем мин. Кышын – терәкле чанага, җәен сиртмә арбага җигелгән атның дилбегәсе минем кулда була иде. Әни мине:
– Ат ир затын тыңлый, улым, – дип үсендерүдән башланды атка чөңгерүләрем һәм тыр-тырларым.
Дилбегә минем кулда кысып тотылса да, әни барыр юлдан күзен алмый иде, әй. Һәм малай чакта ат тотканда, ике нәрсәдән курка идем: кышын хәйләкәр чананың чалу-салуда әйләнүен, җәен, юырттырганда, миннән яшеренеп кенә арт тәгәрмәч төшеп калуы ихтималы өркетә иде. Һәм:
– Юырттырасың мәллә, улым?
– Ат арыр.
– Монда тигез, авырга килмәс атка.
– Үр төшкәндә юыртырбыз.
– Ярар, алайса, үзең беләсең. Тик атыңны сөзәк үр төшкәндә генә юырттыра торган бул, улым. Юлның хәтәр төшләре гел сагалап кына торучан.
Монысы әнинең тагын бер ипле дәресе иде.
…Күрше Туктар (Иске Саба) авылын чыгабыз. Әни, күп яфраклы нечкә чыбык-ботаклары салынып-асылынып торучы дәү каенга карады да агачны шушы үзгәлеге белән атады… каен, диде. Чуклы димәде. Каенның әлеге сыйфаты болай аталуын мин белми идем. Һәм бу сүзне күңелемә биклим дисәм дә оныттым. Бер тапкыр сорагач, әни дә исенә төшерә алмады. Уйлап-эзләп йөргән икән, шактый көннәр узгач, хәтерләмәвен кабат искәртте. Әллә яңа сүз булды тагын әлеге сыйфатлама. Тагын июнь ахырында шул төштән сиртмә арбага утырып узсак, әни әлеге тасвирламаны кабатлар кебек. Тик әни вафат инде. Тыңлый белмибез шул без әниләрне…
Урын-төшләргә, ел барышында табигатьнең беренче күренешләренә, һөнәрләргә һәм башкаларга татарның матур яңгырашлы атамалары бар. Әйтик, «имәзә» – төннең көнгә (таңга) күчкән чагы, бу вакыт «ак таң» дип тә тасвирлана; «кулара» – елга ярының сусыз төшендәге уенты, эчкә кереп торучы урын, күрәсең, кайчандыр яңгыр һәм кар сулары шушы турыга җыелып елгага ашыгып агудан хасил булгандыр мондый уентык. Шуны да искәрик: ярның авышрак өстендә ерганаклар юк, уенты да сылаган шикелле тигез. Бу сүзләрне мин Пермь ягындагы Югары Губахада 1959 елда ишетеп кайткан идем. Болары инде онытылмады, куен дәфтәренә теркәгән идем. «Имәзә»не ике хикәямдә кулландым, 1989 елда «Куларада кәлтә уйный» исемле хикәя яздым. Шунысы игътибарга алынырлык: бу ике сүзне (соңгысы сүзлекләрдә юк), сораштыра торгач, Дөбъяз ягы кешеләренең аңлавын белдем. Ике төбәк тә борынгы яклар шул. «Бәрхәдәрсез» сүзен беренче тапкыр бабамнан (әнинең әтисе) ишеткән идем. Гомерендә бер тапкыр да сүгенү сүзе әйтмәгән һәм тавышын күтәреп сөйләшмәгән бабам, игелексезгә-явызлыкка авыша башлавыңа ук:
– Бәрхәдәрсез булма, улым, – дияр иде, ягъни аяусыз, мәрхәмәтсез, миһербансыз, шәфкатьсез булма.
Яшьтәшем Барлас Камал да (хәзер мәрхүм инде) бу сүзнең аңлатмалы сүзлеккә кертелмәвен язган иде, Зөлфәтнең «Адашкан болыт» китабындагы шигырь юлларын да мисал иткән иде. Мин дә бер хикәямдә кулланган идем үзгә яңгырашлы бу сүзне.
Әйе, ел дәвамында табигатьнең беренче күренешләре атамалары да халкыбызның тормыш итәргә атлыгып торуы, игътибарлы күзәтүчәнлеге турында сөйли. Мәсәлән, кырпак – бер мәгънәсе – беренче вак кар, ләйсән – беренче яңгыр. Ә беренче боз ничек атала?
Арчада яшәгәндә (1962–1965), күршебез Гарәфетдин абый кичләрен безгә кергәли иде, гадәттә, үткәнне искә төшерә, һәм замана турында гәпләшә идек. Дөнья хәлләре һәм тормыш итү тәртибе белән җентекле хәбәрдар Гарәфи абый киңәш-корашта ипле һәм дәлилле фикерли иде. Ул сирәк һөнәрчеләр-белгечләр-сөннәтчеләр авылы Масрадан (Арча төбәгендәге) иде. Шушы пенсионер карттан мин сирәк кулланылыштагы шактый күп сүзләр ишеттем. Беренче боз атамасын да ул әйтте, аның мәгънәсен дә, сорагач, тәфсилләп аңлатты. Тик бу сүзне язып куймаган идем, хәтернең шәп чагы, янәмәсе.
Соңыннан, хикәям вакыйгасына кирәге чыккач, бозга бәйләнешле сүзләрне күпләп барласам да, беренче бозның бер сүзле атамасын таба алмадым. Ә сорарга Гарәфетдин абый юк иде инде… Һәм 1981 елда язылган хикәямә «Беренче боз» дигән исем бирдем. Югыйсә теге сүз отышлырак иде, хикәямдә беренче боз чиравы һәм катуы күчерелмә мәгънәдә күңелдә иде. Тыңлый белмибез шул без өлкәннәрне…
Бозга бәйләнешле исемдә – «Көрендедә чәчәк үсә» – эссе да яздым. Хәсән абый Туфан турында; көренде – кырлы-кырлы каткан боз; «боз тавы» мәгънәсендә дә ишеткәнем булды.
Сүз кадере турында уйлана торгач, мондый фикер туып ала: күп сүзләрне онытуыбыз телне ярлыландыруга, әдәби телне урам теленә әйләндерүгә (мәсәлән, чит телләрдәге сүгенү сүзләрен тел составына кертү, хәтта мәктәп кызларының мондыйларны кычкырып әйтүе), ниһаять, халкыбызның бөеклегенә йөз чөерүгә китерүе турында нигә уйланмыйбыз икән? Соңгы елларда әдәби әсәрләрдә һәм журналистлар мәкаләләрендә күп сүзләребез кулланылмый бит. «Толыкман» (брутто), «шәфталу» (персик), «чуптар» (тукымадагы сугылган бизәк), «коемчы» (зәргәр, ювелир), «шәфәгатьче» (химаяче) кебек сүзләрне дә онытабыз бугай.
Мәгълүм әдип Джек Лондонның көн саен бер мең сүз язуны үзенә бурыч итүен беләбез. Туктагызчы, нигә кирәге бар соң санауның? Моның ихтыяҗын тикшереп карадым. (Башкаларның гайре табигый гамәлләрдә зарурлыгын үзенчә тикшереп карарга Фаил дус Шәфигуллин ярата иде, һөнәргә өйрәнү өчен кирәк иде аңа бу.)
Һәм бүген язган сүзләремне саныйм. Кай төштәдер сүзне төзәтәм, сызам яки яңасын өстим дә, санау бутала. Кабаттан башлыйм. Тагын төзәтүләр. Тагын оныту. Димәк, тукталган төштә санны язып кую зыян итмәстер. Шушы гамәлдә-шөгыльдә мин Джек Лондонның язганын төзәтә-редакцияли баруына төшендем. Һич тә бушка вакыт уздыру, хәзергечә әйткәндә, үзмаксат булмаган икән аның санавы. Аннары көн саен фәләнчә сүз язу бурычын кую һәм аны үтәү иҗатта тәртип саклануның мәҗбүрилеген дә искәртә ич. Ә Джек Лондон искиткеч эшчән булган.
Инде баштагы сорауга әйләнеп кайтыйк: тамакка-авызга бәйле ике шөгыль-хезмәтнең кайсысы беренчел: сүзме, әллә иген игүме? Бәлки, дип кенә тәгаенләүгә таба барыйк, иген игү һәм сүз ачышы-табышы бергә булгандыр.
* * *
«Звезда Поволжья» газетасы 2004 елгы җиденче санында телләрнең язмышы турында фаразлау-күзәтү бастырган иде. Анда төп фикер мондый – 2050 елга чаклы Җир йөзендәге алты мең сигез йөз сөйләм теленең яртысыннан күбрәге бетәчәк, имеш. Гасыр ахырына барлык халыклар да бер телдә сөйләшәчәкме, дигән шик тә белдерелә анда.
Соңгы вакытларда телләрнең киләчәктәге язмышы турында фаразлар ешайды. Нигә хаҗәте артты соң әле мондый күрәзәчелекнең?
Минемчә, моның максаты ялтырап ята – киләчәктә дөнья халкы бер яки унлап-ундүртләп телдә генә сөйләшәчәк, шуңа күрә «вак» халыклар телләрен үстерү турында баш ватарга кирәкми, андыйлар бетәчәк (һәм тиздән!), янәмәсе. Халыкның «вак» булуына (ә бербөтен халык вак була алмый!), ягъни, дөресе, аз санлы булуына карамастан, аның теле вак түгел ләбаса. Тиздән «бетәчәк» телләрдән бер (!) мисал да китерелә. Бу – Үзәк Себердәге чулим (безнеңчә әйтелешен сүзлекләрдә очратмадым) теле икән. Хәзер бу телдә кырыклап кеше сөйләшә, алар да иллесен тутырганнар инде, диелә. Ягъни бетәчәкләргә беренче кандидат шушы тел икән. Әмма әлеге мисалда бер нәрсә бәхәссез: кырык могиканның үз теле бар!
Әйе, күп ыруларның-кавемнәрнең, кабиләләрнең телләре һәм алар үзләре дә беткән. Әмма ки бу очракта бер нәрсәне онытмыйк: әлеге кавемнәр телләре башлангыч чорда ук зур (!) халыклар телләренең җирле сөйләшләре генә (диалектлары гына) булмадымы икән? Шундый кавемнәрнең үзләренә җайлырак һәм, әлбәттә, матуррак яңгырашлы сөйләшне алулары бик тә ихтимал. Итальян телендә «non» юклык кисәкчәсе фигыль алдында кулланыла, ә шул ук телнең бер диалектында «non» рәвешендә фигыльдән соң йөри икән. Күрәсез, күпме гасырлар буена хәтта бер тел диалектлары кушылып бетми. Төньяк Италиядә генә дә кимендә өч йөз диалект исәпләнүе фикеребезне куәтли ич. Хәер, мин тел белгече түгел, фикерләвемдә гыйльмилеккә һич тә дәгъва итмим.
Миңа Пенза ягы татарлары сөйләшүен аңлавы казахча, хәтта таҗикча сөйләшүне аңлаудан авыррак; бәлки, бу очракта казах агаеның һәм таҗик чибәренең минем татарчамны су кебек эчүләрендәдер хикмәт. Моны Ходай үзе генә белә.
Халыкны халыкка кушып булмавы – мәгълүм хәл. Бу – дөреслеге кат-кат исбатланган табигый кагыйдә, канун. Үзебезнең халыкка бәйле бер хәлне сөенеп искә алам мин.
Егерменче гасырның алтмышынчы елы. Сабан туе алдыннанрак керәшен авылына – минемчә, чып-чын керәшен авылына, димәк, үзләренә генә хас гореф-гадәтләрне уйлап тапкан Олы Саурыш авылына бардым. Журналистлык хезмәтем буенча иде. Әллә Сабан туе алдыннан авылда тәртип саклануына күзәтчелек итәргә вәкил итеп җибәрделәрме шунда. Татар Сабан туенда керәшеннәр азып-тузып йөрергә әзерләнмәсеннәр ягъни.
Мотоциклда очып кына килдем район үзәгеннән утыз чакрымдагы бу авылга. Колхоз канцеляриясе бикле. Димәк, дип уйладым, Сабан туена әзерләнәләр. Яхшы мәгънәсендә шулай уйладым. Һәм, соңыннан раслануынча, ялгышмадым. Ә авыл Советы канцеляриясенә бер апай һәм яшь кенә егет кереп баралар.
– Кем кирәк сезләргә? – дип сорады егетебез.
Әйттем йомыш-юлымны.
– Безнең белән монда кереп утырып торыгыз, – дип чакырды егет. – Безнең бу түтинкәй белән серле-шикле эшебез юк. – Һәм: – Минем өчен карт бу түти. – Тегесе тешләрен шыгырдатып ыслады, һич югы, «Әпипә»гә биетәчәкмен әле мин сине ягъни. – Яраткан кызым Алёнушка-Алсушкадан әйбәт кешем юк.
Егет клуб мөдире икән. Бер фильмны авыл халкына бушлай күрсәттергән булса кирәк, сорау-җавапларыннан шуны аңыштым. Тикшерүче апакай-түтинкә егеткә аңлатма язарга кушты. Язды егет, имзасын салды. Язганын укып чыкты да:
– Тукта әле, түтекәй, Александр дигәне янына Имаметдинен куярга онытканмын, әкәмәт! – дип көлеп җибәрде һәм зур хәрефләр белән үзебезчә исемен шапылдатуын күреп тордым. Һәм, миңа таба борылып: – Киттек, агайне… һәм яшьти, – диде. – Мин сине Алсукайларга алып барам. Тагын ике көннән Сабан туе ич! Ә син, апакай-түтекәй, кәнсәләр ачкычын кемнән алганымны беләсең, илтеп кулына тоттырырсың. Вәләкин Алёнушкамның-Алсуымның баскычыннан узма!
…Мотоциклым бер тәүлек буена төтен чыгармады. Алсу-Алёнушканың әнисе Серафима-Мәрьямбикә апакай:
– Шушы юньсез юньлегә хатынлыкка бирәм бит Алсуымны! – дип сөйләп китте. – Әтисенең иң яраткан кызы! Олыгаеп беткәч таптым бит мин аны! И-и, сөенер иде инде атакае кызының шушы… шушы җанкисәккәем Александр-Имаметдингә кияүгә чыгуын белеп…
Бу авылга имән урманы якын. Өйнең кече ягындагы сәкегә Алсуның үзе дә яраткан әтисе Митрәй-Дмитрий-Галләметдин имәннән үзе ясаган биш йөз литрлы мичкә кунаклаган икән. Мәрьямбикә апа шуннан стакан тутырып сый алуын яшереп тормады:
– Авыз ит әле. Агызып кына алган шәбендә, – диде ул. – Куәтле микән, дим.
Имаметдин белән Алсу миңа күз кыстылар, чамалап ягъни. Мәрьямбикә апа каклаган каз күтәреп кергәнче, Алсу:
– Спиртка тиңдер, – дип кисәтеп өлгерде. – Безнең әни һәр эшен шәп итеп кенә эшли ала шул. Керәшен татарыча.
Алсу-Алёнушканың соңгы ике сүзендә горурлык та сизелде. Александр имзасына Имаметдин исемен кушып сөенүе кебек.
Хәзер дөнья халкы алты мең сигез йөздән артык телдә сөйләшә икән. 2004 ел башы бу. Кабатлыйк, 2050 елга телләр саны яртылашка кимиячәк, өч мең дүрт йөзгә калачак, дип фаразлана. Тикшеренүләр хәзерге вакытта телләрнең күпчелек өлеше акрынлап, әмма эзлекле тәртиптә сүнә баруын күрсәтә. Бу хәлнең начар яклары тиз сизеләчәк икән. Беренчедән, гореф-гадәтләр һәм мәдәният белән бәйле белем югалачак, икенчедән, фәнни яктан да зыяны зур – фәннең ничек оешуын аңлау мөмкинлеге бетәчәк. Төрле өлкә-тармакларга килгән зарарларны шушы ике кагыйдәдән чыгып тәфсилләргә-тәгаенләргә каладыр.
Ахыр чиктә кешелек универсаль тел ясармы? Шулай икән, мондый тел «көчләп тагылган сайлап алу» (галимнәр тапкан төшенчә) булачак. Әйтик, фәндә һәм бизнеста инглизчә сөйләшү җайлы, ди. Ә башка тармакларда бүтән телләрнең сүз составы баерак түгелме? Әйтик, татар теле фигыльләргә бай, кайбер фигыльнең мәгънәсен русчага берничә сүз тезмәсе белән тәрҗемә итәргә мәҗбүрсең. Галимнәр телләрнең лингвистик аермалыклары беркайчан бетмәячәген искәртәләр. Бактың исә мондый аермалыклар сөйләм телендә ишәя баралар икән. Казан татарларының сөйләме Пенза татарлары сөйләменнән бик нык аерылуын алдарак әйткән дә идек.
Татар теленең БМО игълан иткән күп кулланылыштагы һәм күп милләт кешеләренә аңлаешлы ундүрт тел исәбенә керүен онытмыйкчы. Шулай да кул кушырып утыру һич тә ярамый.
* * *
Әтидән үзебезнең Тенеки авылы җирлегендәге кайбер атамаларны сорап язып куйган идем. Менә кайберләре:
Атау башы.
Торналар күле.
Арыслан тавы.
Ут урыны.
Саз башы.
Югары, Урта, Түбән Ышналар.
Апый Ышнасы. (Безнең авылда элек тә «абый» сүзе «апый» яңгырашында йөрде.)
Габит Ышнасы.
Мулла күле.
Ут үзәне.
Манкич дачасы (Кызыл яр урманында).
Бәләкәй җире. Бәләкәй юлы. Бәләкәй елгасы. Бәләкәй күпере.
Марҗа урманы.
Лашман юлы.
Ак балчык елгасы.
Йосыф аланы. (Соңрак безнең авылдан урман янынарак күчкән авылга Йосыф-Алан исеме бирелә, ул хәзергәчә шулай атала.)
Бакыр чишмә.
Мөдерәмин чишмәсе.
Янәсәй җире.
Дәүли җире.
Әрәмә тавы.
Әрәмәлек урамы.
Әлбәттә, бу атамаларның һәркайсының үз тарихы бар. Әйтик, авылыбызның элеккерәк исеме русча чыганакларда «Паричкируй» дип теркәлгән. Авыл елгасы Ури дип аталганлыктан, авыл «По речке Ури» йөртелгән элекке исеме шуннан килеп чыккан. Мондый үзгәртүләр башка төбәкләрдә дә очрый. Балтач районында, мәсәлән, Поркутеш исемендә удмурт авылы бар, бу исем «По реке Кутеш» тан үзгәргән.
Шушы атамаларны өйрәнү әдәби әсәрләргә нигез була ала бит. Октябрь революциясеннән соңгы елларда бер йөз җитмеш хуҗалыктан торган Тенеки авылының (әти тулы исемлеген язды) бер басуы, әйтик, ни өчен «Янәсәй җире» дип аталды икән?
1911 елда ундүрт хуҗалык Себергә – Енисей якларына китә. Төп сәбәп – җир кысанлыгы. Алар үз карамакларында булган җирләрне Шытсу авылындагы кешеләргә саталар. Һәм бу басуларга «Янәсәй җире» атамасы бирелә.
Бу кешеләрнең язмышы турында уйлана торгач, аларның зур әдәби әсәрдә сурәтләнергә мөмкинлегенә ышанасың. Туган-үскән җирләрне ташлап китү ай-һай авыр булгандыр аларга. Әмма тамак дигән нәрсә бар, тамак мәҗбүр итә шул. Аннары чит-ят җирләргә күченү аларның татарлыгын да оныттырган лабаса. Ах-х бу тигезсезлек дигән нәрсә… Ирекле көннән төенчекләр күтәрмәгән ич алар. Югыйсә авылда зур җирбиләүчеләр дә булган.
Шулай, Себер якларында хәзерге Саба районындагы кайбер авыл атамалары (Тимершык, Икшермә, мәсәлән) очрый икән, моның сәбәбен нужа бабай белән бәйләргә кирәктер. Әйе, Мари Республикасында гына Нужа исемле татар авылы (төзек һәм таза тормышлы) бар. Хәтерем ялгышмаса, нужа чигүчеләр килеп урнашудан башланган икән бу зур авыл.
Әйе, атамалар безне ерак-еракларга алып барып чыга шул.
Уйланыйк әле.
* * *
Мин аңлы гомерем буена һөнәрчеләрнең ничек эшләвенә, алар ясаган әйберләргә сокландым. Моңа һөнәрчеләр ягы тумасы булуым да бер сәбәп. Әйе, безнең Саба төбәгендә һәр авылның үз төп һөнәре бар, әйтерсең төбәк кешеләре борынгы заманнарда ук, яшәешне җиңеләйтү өчен, хезмәт-һөнәрләрне бүлешкәннәр. Һөнәрчеләргә, әйе, сокландым, әмма алардан беркайчан да көнләшмәдем. Димәк, һөнәрне иҗат итеп күрергә тырышканмын. Мактану булып тоелмасын бу, мин инде хәзер, олыгайгач, һөнәрдә-иҗатта көнләшү аеруча ярамавын әйбәт үк төшенәм. Гомерем буе һәркемнең игелекле гамәлендә иҗадилык эзлим. Беренче карашка вак тоелырга мөмкин эшләрдә дә хәтта.
Студент елларымда урам себерүче бер агайның эшләвенә соклана идем. Ул Профсоюз урамыннан хәзерге Кремль урамына хәтле җәяүле күтәрелешне – университет ихатасының Кремльгә табагы башын җыештыра иде. Агай – исеме онытылган – университет карамагындагы бер бинаның подвалында гаиләсе белән яшәде, ягъни гел дә университет кешесе иде.
Төннәрен мул кар яуганнан соң, мин шушы татар агаеның көрәлгән карын барып карый идем. Карны атарга кул уңае булсын өчен, астан өскә таба көрәп менә иде ул. Карны кайсы төшкә ничек атасын, көрәккә күпме кар аласын уйламый кебек иде агай. Әмма ул өйгән кар ике урам арасындагы тоташ рәсем була иде! Сузылма бу рәсем һәр көрәүдән соң үзгәрә, гел дә бүтән эчтәлектә була иде. Шушы рәсемнәрне мин, урамның каршы ягыннан торып, астан өскә таба «укый» идем.
Әнә өемнең өсте болын тигезлеге шикелле, анда тиздән алдагы кышта мал-туар тәмләп сыйланачак үләннәр шытып чыгарына ышанасы килә. Кулларыңны артка куеп уйланып менгәндә, күккә ашкан кыяларга җитәсең. Таулар түбәсендә кояшыбыз нурлары биеп сөенешә, ә кыялар арасындагы упкыннарга җилләр яшеренгән. Алар әнә, давылланып, урманны егып салганнар да, кабат гарасат куптарыр өчен, көч җыялар икән. Ә без бу кыялар өстеннән карашыбыз белән очып кына узабыз да тын елганы кичәбез, Сабан туе өчен түгәрәк мәйданда күңел ачабыз. Аннары… Аннары… Әле рәсемнең чигенә җитәргә шактый ара бар, электә үк татарның рәсем сәнгате булуын исбатлаучы агайның иҗаты колачы киңлегенә соклануыбыз озак дәвам итәчәгенә сөенәбез.
Тәбәнәгрәк буйлы, җыйнак түгәрәк сакал-мыеклы агай карны көрәп бетерде, үзе өйгән карга аскы башкача күз йөгертте. Агач көрәген ялангач учы белән сыпырды. Аны үзе кулына җайлап ясаган эш коралының хуҗасына иҗатта булышырга гына торуы шуны раслый булыр.
Аның эш беткәч – иҗат иткәч – көрәген сыпыруын, аны култыгына кадерләп кыстыруын рәсем ясау остасының пумаласына хөрмәте (әйе, әйе, осталарга хас сыйфат бу!) итеп бәяләдем мин.
* * *
Тагын һөнәр һәм һөнәрче иҗаты турында.
Иделнең яр буйларында боз өстенә аяк басарлык булгач, Иске пристань уңаена балыкка бардык. Инде кайтыш, беренче трамвайның ахыргы тукталышында утырам. Эскәмиянең аргы башындагы ир минем янымарак күчте. Исәнләште, гадәттә балыкчылар кызыксына торган сораулар бирмәде, югыйсә җылы-йомшак хәзинәсез кайтмавым белән мактанырлык чамам бар иде.
– Абзыкай, бу боз тишкечегез ошамый миңа! – Аның тавышы калын ук икән, сөйләгәндә колак артларын имән бармагы очы белән ышкыштыргалый, бүтән хәрәкәтләр ясамый, кара күзләрен шар ачып, әйбергә текәлеп кала белә. – Ошамый!
– Юка бозда сынатмый ул, йөртергә җиңел.
– Ошамый! Баядан бирле карап торам шуны – җиңел лом кисәге бит бу.
– Ясаучысы мин түгел, – дип акланудан бүтән чара калмады миңа. – Тимер эшенә кул ятып бетми.
– Болай итик, агай кеше, иртәгә нәкъ шушы вакытта монда кил, мин сиңа тишкечне бүтән төрле итеп ясап бирәм. Моңарчы андый әйбер ясаганым булмады булуын. Әмма ясармын! Әйбәтне! Боерган булсын! Монысын мин алыйм, аны файдаланырга җае чыгар. Мин ерак түгел генә торам, трамвай көтүем түгел. Шушы әкәмәткә күз төште дә күзгә арпа кылчыгы булып кадалды шул. Иртәгә соңлама, абзыкай. Исән бул.
Һәм, тишкечне алып, колак артларын ышкыды да озынча таза гәүдәсен төз тотып китеп тә барды.
Һәм иртәгесен трамвайдан төшүемә, киң түгәрәк йөзенә сабый елмаюын җәеп, ул да килеп җитте. Калын кара кашларын сикертеп исәнләште.
– Менә булды, абзыкай. Ошатсаң.
– Анысын тишкечне эшкә кушып карагач әйтермен, – дип борын чөйдем мин.
– Әнә Иделгә кул сузымы гына ара. Мин барып тишеп карамакчы идем дә, яңалыгын үзе алсын, дидем. Әйдә, минем алда тишәрсең. Тукта, сабы юк ич әле моның. Хәер, чүгәләп тишеп карарсың. Сабын, абзыкай, үзең куярсың. Үз кулыңа җайлап. Агач сап. Каеннан. Кибеттә дә әйбәтләре бар аның.
Н. иптәш (исемен тулысынча язмыйм, чөнки бүтән юнәлешкә кереп китәчәкмен әле) ясаган лом-тишкеч соклангыч иде – аны бозга сугарга-кадарга кызганыч кебек. Ләкин боз тишүләремдә сынатмады, кулда уйнап тора, хәзергәчә үзен, күп хезмәт итүенә карамастан, яңа вакыттагыча саклый. Үзәкне дөрес тапкан Н. оста, очы читкә-миткә тайпылмый, син турылаган төшкә кадала да бозны умырып китә. Очы гадәти лом шикелле дүрт яктан уелмаган, өтергегә охшаганрак, әмма бик азга тараебрак бетә. Агач сап оясы белән оч арасы бераз нечкәртелгән. Сап оясы озын-тар фужер-рюмкага тартым. (Читкә керү иртәрәк югыйсә, әмма каера шул.)
Н. иптәш белән сирәк булса да очрашкаладым мин, өендә дә булгаладым, безгә дә килгәләделәр алар. Йөгереп диярдәй йөрүче мөлаем хатыны һәм мәктәптә укый башлаган кызы белән. Хатыны чынлап торып хуҗабикә икән, хәтта бездә дә чәй табынын җәһәт кенә:
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.