Электронная библиотека » Мәгъсум Хуҗин » » онлайн чтение - страница 20

Текст книги "Кочасы иде дөньяны…"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Мәгъсум Хуҗин


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 20 (всего у книги 38 страниц)

Шрифт:
- 100% +
* * *

Анна Ахматова беренче шигырен унбер яшендә яза, аның өчен шигырь Державиннан (безнең якташ) һәм Некрасовтан башлана. 1912 елда – егерме өч яшендә – «Вечер» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Аның чын фамилиясе – Горенко. Псевдонимын әбисенең әнисе татар кенәзе кызы Әхмәтовадан ала. Мин аның «Реквием» поэмасын (1935–1940) сокланып укыган идем, берничә кыска өзеген күчереп тә куйдым:

 
И мне не разобрать
Теперь, кто зверь, кто человек…
 
 
Надо снова научиться жить…
 
 
Хотелось бы поимённо назвать,
Да отняли список, и негде узнать…
 

Поэма «Октябрь» журналында узган гасырның туксанынчы еллары тирәсендә басылды дип хәтерлим.

Кызыклы бер хәл: укытучының өлкән туганнарымны өйрәтүен тыңлап торып, дип искә ала Анна Андреевна, биш яшемдә французча сөйләшә башладым.

Тормышы һәм иҗаты бик тә катлаулы булган икән аның. Партия Үзәк комитеты карарын һәм А. А. Жданов докладын гына искә төшерик. Түзем-чыдам һәм горур, чын-чынлап Батыр Шәхес.

* * *

Анна Ярославна – Киев кенәзе Ярослав Мудрыйның кызы – китапханәсенең тарихы катлаулы һәм хәтта фаҗигале. Ул кулдан-кулга шактый еш күчә, андагы байлык тарала, югала бара. Петербург коллекционеры П. П. Дубровский кулында чакта китапханәдә ике меңнән артык кулъязма булган. Кайбер кулъязмаларны ул А. И. Сулакадзев дигән кешегә саткан. Ә соңгысының җыелмасында пергаментта, күндә борынгы язмалар, борынгы рус китаплары, күп санда христиан китаплары, «шулай ук гарәп, грек, скандинав, борынгы грузин китаплары (төп нөсхәләре һәм күчермәләре), гуннар, Идел буе болгарлары, пермяклар китаплары…» булган.

Ә «Правда» газетасы 1957 елда, Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә, Октябрь революциясенә чаклы татарларның үз язмасы булмаган, дип язган иде. Моны аңлавы кыен – болгарларда китаплар булган, ә аларның дәвамчысы татарларда Октябрьгәчә язма да булмаган, имеш.

1917–1918 еллардагы революцион чуалышлар вакытында Эрмитажда эшләгән тарихчы Микола Макаренко, саклау нияте белән, Анна Ярославна китапханәсенә кагылышлы күчермәләр алып чыга, аларны Киевка алып китә, бу хакта бер мәкаләсендә дә искәртә. Ул, хөкем ителеп, Казанга сөрелә, 1936 елда кабат кулга алына, хөкем ителә, Томскига сөрелә, бер елдан «контрреволюцион эше» өчен атып үтерелә. Кулъязмалар Казанда хатыны Анастасия Фёдоровнада кала, әмма алар инде юкка чыга. Анастасия Фёдоровна иренең атып үтерелүен белми, ул 1971 елда вафат була. Туганнары булмагач, кулъязмалар да иясез калгандыр, күрәсең.

Явыз Иван китапханәсе (ул «либерея» дип тә атала) язмышы шулай ук катлаулы. Аның турында мәгълүматлар-фаразлар да төрле: бөтен Грециянең хәзер моның хәтле байлыгы юк (Афон монастыре монахы, язучы, китапханәнең каталогын төзүче Максим Грек сүзләре) һәм, мондый китапханә, гомумән, беркайчан да булмаган (Мәскәү архивы чиновнигы Белокуров сүзләре)… Ләкин 1935 елда тарихчы И. Стеллицкий эзләнүләре уңышлы тәмамлануга якынлашкач, Кремльдә казу эшләре туктатыла, бу китапханә мәсьәләсе яшерен тыю астында тотыла.

Гомумән, хәбәрләр төрле. Аларның телдән сөйләнгәннәре арасында, Явыз Иван, Казан ханлыгын җимергәч, бик бай китапханә алып киткән, дигәне дә йөри-ишетелгәли. Кем белгән инде моны – кире каккысыз дәлилләр юк ич.

Кайбер чыганакларда Явыз Иван либереясендә – сирәк очрый торган борынгы китапларның искиткеч тупланмасында шәрык кулъязмаларының сигез йөзләп булуы әйтелә. Патша аларның күбесен сатып алган (еш кына кыйммәт бәягә), кайберләрен аңа бүләк иткәннәр, арада талап алынганнары да бар. Гарәп табигать сынаучысы Захария (Зәкәрия) бине Мөхәммәд Казвининың «Табигать могҗизалары» әнә шул исәптә икән. Космографияне һәм табигать тарихын эченә алган бу китап 1549 елда Явыз Иван кешеләре тарафыннан Кырым ханы янына баручы Казан илчеләреннән таланган.

Шундый китаплар тоткан ханлыкның кешеләрен, гасырлар узгач, язусыз халык итеп ничек атарга мөмкин икән?!

* * *

Уючы А. Давид егерме дүрт сантиметр биеклектәге «Наполеонны мактау» камеясын унбиш ел (унтугызынчы гасыр уртасы) ясый.

* * *

Аристофан – комедия әткәсе – (446–385 б. э. к.) кырык дүрт комедия язган дип санала, боларның унбере генә безнең заманга килеп җиткән.

* * *

Омар Хәйям язган дүрт йөз дүртьюллыкның, һичшиксез, аныкы саналганы (бәхәссезе) алтмыш алты икән.

* * *

Исаак Бабельнең хикәяләрен ничек язуы турында мондый сүзләре бар (тәрҗемә түгел, ә өземтәнең мәгънәсе):

«Мин бик озак уйлана идем, өстәл янына утырганчы, хикәямне күңелдән беләм, диярлек иде. Һәм ул тиз языла иде. Мин, өч ай язмыйча йөреп, аннары өч-дүрт сәгатьтә ярты табак (нәшер-хисап табагы) язып куя ала идем. Һәм бернинди төзәтүләрсез».

* * *

Язучы Сергей Николаевич Сергеев-Ценский турында, ару-талуны белмичә ашкынып эшли дип сөйләгәннәр, ул көненә ярты табак яза ала дип сокланганнар. Күп эшләмичә мөмкин дә түгел бит – «Преображение России» эпопеясы унике томнан торырга тиеш булган. Язучы һәм китап белгече Вл. Лидин бу эпопеяның күләме белән Э. Золяның «Ругон-Маккары» еннан аз гына калышырга тиеш булуын әйтә.

* * *

Юрий Владимирович Андропов, кайбер мәгълүматларга караганда, инглиз телен КГБ рәисе булганда гына өйрәнә башлаган икән. Бүтән урында аның инглизчә яхшы белүе, немецча һәм венгрча әңгәмә кора алуы әйтелә. Вафатыннан соң чыккан китабында (бик үк калын түгел) андагы мәкаләләрне үзе язуы искәртелә. Шулай булыр да – ул яшьлегендә әдәби иҗат белән дә шөгыльләнгән.

* * *

Л. И. Брежневка башкалар язып бирүе, матбугат хәбәрләреннән күренгәнчә, бәхәссез. Сүз «аның» «Кече җир» «эпопеясы» турында бара. Күп нәрсә бозып-үзгәртеп бирелгән «Кече җир» өчен, аңа Язучылар берлегенең беренче номерлы билеты һәм олы бүләк тә бирелде бугай. Мактаулы исемнәре күп, гомумән, ул бүләк алу чире белән авыргандыр. Бөтен кешелек тарихында бер генә сәясәтче дә орден-медальләрне аның кебек күп алмаган икән – барысы ике йөздән арткан! Шуларны өсте-өстенә күкрәгенә таксаң басып тора алыр идеме икән ул?! Хәер, мондый сорау кую минем тарафтан мәгънәсезлек буладыр. Кичерең…

Л. Брежневның Кече җирдәге «батырлыклары» еш языла башлаганда, «Правда» газетасы редакциясендә очрашуның тәнәфесендә берәү бездән:

– Леонид Ильич татар икән, диләр. Дөресме шул? – дип, дустанә сорап куйган иде.

Мондый шаярту-мәзәктә, барлык начарлыкны татарга сылтаудан бигрәк, киләчәк күз алдында тотылды бугай – күрерсез, бөек җитәкчебез рус булып кына калмас, башка милләтләр кешесенә дә әйләнер әле ягъни. Соңыннан беленде: шул чактарак Л. И. Брежнев анкетасында «милләт» графасында «украин» урынына «рус» дип языла башлаган. Бүләк һәм төрле мактаулы исемнәр яратучы ил җитәкчебез арырак бүтән милләтләр кешесе булырга теләмәде бугай. Татарны да Ходай саклады!

* * *

Фёдор Фёдорович Фидлер Россиядә беренче әдәби музей оештыручы булып санала. Әмма энциклопедияләрдә, шул исәптән әдәби энциклопедик сүзлектә, мин бу фамилияне аерым очратмадым. Рус әдәбиятын яратучы бу «рус немецы» музейны үз фатирында оештыра, үткәннән һәм замандашлары иҗатыннан биниһая материал туплый. К. Чуковский һәм Вл. Лидин аның изге хезмәте турында җылы итеп искә алалар. Ф. Ф. Фидлер турында Россиядә чыккан энциклопедияләрдә язылмаса да, элекке ГДРда аның шәхесе һәм эшчәнлеге турында докторлык диссертациясе яклана. Шулай инде күренекле шәхесләрне еш кына илендә түгел, ә читтә танып бәялиләр.

* * *

Егерме җиде яшьләрендә вафат булган Тукаебызның, венгр Петёфиның, рус Лермонтовның егерменче гасыр уртасындарак дүртәр томлык җыелмалары чыгуы алдарак теркәлгән иде. Мин бу җәүһәрләр белән шул вакытта ук танышкан идем. Һәм күптән түгел генә гаҗәп мәгълүмат белдем: Михаил Юрьевич Лермонтовның үзе исән чагында нибарысы бер, ул да булса, кечкенә генә китабы чыккан икән. Бу хакта китап белгече һәм бик күп сирәк китаплар иясе Вл. Лидин яза, тик әлеге басманың исемен атамый, димәк, М. Лермонтов язучылык шатлыгын бөтен тулылыгы белән белә алмаган, ди ул.

М. Лермонтов шигъриятенә һәм аның прозасына да мөкиббән мин. «Безнең заман герое» н әле былтыр (2001) тагын укыдым. «Без барыбыз да Гогольнең «Шинель» еннән чыктык», – дигән гыйбарә бар. Бу сүзләрне Ф. Достоевский әйткән, дип тә расларга тырышалар, кайбер чыганакларда әлеге гыйбарәне И. Тургенев әйтүен дә искәрткәлиләр. Моны ачыкларга минем гыйлемем һич җитмәс, шулай да «Муму» һәм «Кокотка» турында бу хезмәттә яздым, тагын язарга исәплим, хәзергә материал тупланып җитмәде, төгәле – табылганын югалттым.

Монда, әлеге гыйбарәгә ияреп, шуны гына гөманларга телим: әхлак темасына язучылар Михаил Юрьевич Лермонтовның «Безнең заман герое» ннан чыкмадылармы икән… Үзе исән чагында бер генә китап чыгарырга өлгергән бөек шагыйрьнең, прозаикның, драматургның «Безнең заман герое» күпләргә, бик күпләргә иҗат юлын күрсәтеп тормыймы икән?!

Үзе исән чагында бер генә китап чыгарып та бөтен дөньяга танылган тагын бер шагыйрь турында – Кастру Алвис турында – миңа Марат Закир әйтте, шагыйрьнең португал теленнән русчага тәрҗемә ителгән «Дулкыннарда җыерчык» исемле китабын укытты. Кастру Алвис югарыда аталган өч шагыйрь яшенә – егерме җидегә дә җитә алмаган. Ул егерме дүрт яшендә (1847–1871) үпкә авыруыннан вафат була. Дуслары аны «Бразилиянең иң яхшы шагыйре» дип атыйлар, аның язган әсәрләрен соңыннан җыеп бастыралар. Әдәбият хәзинәләрен халыкка җиткерүдә дуслык шулай булырга тиеш! Һәм Бразилиянең иң әйбәт шагыйре турында, аның иҗаты турында соңыннан томнар языла!

Рус әдәбиятында егерме җиде яшь кенә яшәгән тагын бер шагыйрь бар: Павел Васильев (1910–1937). Аны оныттырып тордылар һәм хәзер дә ул онытылыбрак тора. Бик тә үзенчәлекле шагыйрь. Төрле җирләрдә була, төрле эшләр башкара, очерклары тупланган ике китабын чыгара. Поэмалары шактый. 1936 елда ул законсыз репрессияләнә (незаконно репрессирован). Бу шагыйрь турында һәм аның шигырьләрен мин беренче тапкыр «Литературная Россия» газетасында укыдым кебек. Бәлки, «Неделя» кушымтасындадыр. П. Васильевның язмышыннан мондый хатирә истә калган. Вакыйганы хәтеремдә урнашканча язам.

Егерме җиде яшьлек шагыйрьне сорау алуга еш чакыралар. Көтелмәгән хәл – сорау алучы, аңарга ипле урын бирә дә кәгазен һәм каләмен тоттыра:

– Яз! Шигыреңне! – ди.

Һәм бу тикшерүче-следовательнең үзен дә юк итәләр. Әйе, ул Павел Васильевтан яздырган шигырьләрне диван астына яшергән була…

Әмма Павел Васильевның дүрт томы юк. Ә шигырьләре әйбәт!

Прозаик һәм шагыйрь Марат Закир миңа егерме җиде ел гына яшәгән, әмма дөнья әдәбиятына бай хәзинәсен салып өлгергән Исикава Такубоку (1885–1912) турында да әйтте. Такубоку японнарның иң яраткан шагыйрьләреннән санала. Ул – яңа япон поэзиясен тудыручы, япон әдәбиятында реализмга нигез салучы. Аны Тукай, Петефи, Лермонтов янәшәсенә өстәмәвемнең сәбәбе Такубокуның язганнары дүрт томга гына сыймавыннан булды. Аның шигырь җыентыклары ишле, романнары бар, мәкаләләре, очерклары, көндәлекләре, хатлары күп икән. Аның әсәрләренең тулы җыелмалары японча күп томнарда чыга икән. Тагын берничә төгәллекне искәртик: Исикава Такубоку унҗиде яшендә (1902) беренче шигырен бастыра, егерме яшендә (1905) беренче җыентыгын чыгара, ярлы яши, 1912 елның 13 апрелендә туберкулёздан вафат була.

Яшьләй вафат булган бөек шагыйрьләр турында язгач, үзебезнең бер гыйбарәбез искә төште: сандугач бер генә ай сайрый. Моны әйтүем урынсыз тоелырга да мөмкин. Нишләтәсең, тел очына килгән сүз ычкынды. Хәер, бу очракта сандугачлар турында сөйләнде, әйе, озак яшәп, кешеләрне һәр гамәлдә сокландыручы кошлар да булуын истә тотыйк…

* * *

Безнең эрага чаклы яшәгән Клавдий – Рим императоры – олыгайган яшендә дә калтыранып хәмергә тартылган, әмма фән белән шөгыльләнгән. Акылга таман саналучы бу кеше сугышларда катнаша, берничә тапкыр өйләнә. Бозык тәртипле унбиш яшьлек Мессалинага өйләнгәндә, аңа инде илле биш яшь була. Һәм ул шактый күп әсәрләр иҗат иткән. Клавдий этрусклар тарихы буенча егерме китап, Карфаген турында сигез китап, грекча драма, сигез томлы автобиографиясен язган. Барысы утыз җидегә җыеламы? Язганнарының сыйфаты нинди булуы әйтелми, шулай да, саннардан чыгып фикер йөрткәндә, хезмәте зур икән. Хәмер белән дуслыкта ничек шулай мулдан иҗат итәргә мөмкин? Аракы дигәнең бер аңа гына ярдәм итмәгәндер ич инде…

* * *

Менә ике мең ел инде эпосларда, романнарда, пьесаларда, гомумән, әдәби әсәрләрдә бер үк темалар һәм үрнәкләр (мотивлар) кабатланып килә. Итальян Гоцци (алар икәү – шагыйрь һәм тәнкыйтьче Гаспаро һәм аның энесе драматург Карло, безнең кулдагы чыганакта кайсысы икәнлеге әйтелми, күрәсең, драматург Гоцци булыр, чөнки сүз драматургиягә бәйле) сәхнә әсәрләрендә даими кулланылучы утыз алты фаҗигале хәлне-ситуацияне саный. Ә француз шагыйре Жерар де Нерваль (Жерар Лабрюни) бу санны егерме дүрткә калдыра, боларының җиде темадан-үрнәктән тармакланып китүен искәртеп куя.

Бу хәлгә бәйле рәвештә К. Г. Паустовский сүзләре искә төшә (төгәл үк түгел, ә фикере). Ул болай ди: гел дә яңаны табу мөмкин түгел, ә һәр әдип мәгълүм булган хәлне үзенчә тасвирларга-сурәтләргә тиеш.

Әдәби иҗат турындагы бер хезмәттә тасвирлырак мондый фикер дә очратканым булды. Бүген гыйффәтле әдәбиятлар булуына һәм әзер, саф талантлар (самородок) тууына беркем дә ышанмый, берәү дә, борынгы яһүд пәйгамбәре Амос кебек, мине йолдызлар өйрәтте, дип тәкрарлый алмый. Без бернәрсә дә белмәгән бик ерак заманнар иҗатчыларын – үзләренә бернинди мирас та кабул итеп алмаган иҗатчыларны күз алдына китерергә генә мөмкин. Язучылык сәнгатен һичнинди көч куймыйча үзләштерергә мөмкин дигән караш та шулай ук бик тә беркатлы санала.

Димәк, дип нәтиҗә ясыйк, әдәби иҗат эшенә син үз тырышлыгың белән генә, үз көчеңне куеп кына өйрәнә, аны үзләштерә аласың. Димәк, иҗат туктаусыз хезмәт, ныклы тырышлык, көчле ихтыяр таләп итә. Иҗатчыга ихтыярлы булу мәҗбүри, дигән кемдер.

* * *
 
«Дыр-дыр-дырабан,
Мокамай йомырка урлаган,
Әйшә түтәй тоткан,
Караулны кычкырткан.
 

Бу – минем беренче шигырь, – дип искә ала Һади Такташ иҗатка кагылышлы бер мәкаләсендә. – Җиде яшемдә вакытта минем бөтен гомерем буена тирән бер авыр, сагынулы эз калдырган батрак улы Мөхәммәтҗан – «Мокамай» исемле бер иптәшем бар иде. Аның белән дус кына торганда, ничектер, борынлашырга туры килде. Икенче көнне аның Гайшә түтәйнең оясына кереп йомырка урлаганда тотылганы мәгълүм булды. Мин, аңардан үч алу нияте белән, шушы беренче шигыремне чыгардым. Хәзер дә әле хәтеремдә: язгы ташкын вакытында да, муеннан суга кереп, атасының кыйнавыннан куркып, көне буе суда торды. Ә без, авыл малайлары, җыелып, бүрәнәләр өстенә утырып, мин чыгарган шушы такмакны җырлап утырдык.

Соңгы елларда аның тәгәрмәчләр урлап, Сыркыды халкы тарафыннан кыйналып, идән астына ябылгач, кесәсендә калган пычагы белән үзен үзе үтерүе турында хәбәр иттеләр. Күземә яшьләр килде. Миңа беренче шигыремне илһам итүче минем иң якын дустым Мокамай шулай үлгән».

Өзек тулы һәм үзгәртелмичә китерелде. Инде Һади Такташның «Мокамай» (1929) исемле шигырен укыйк. Тәгаен хәл турында әдәби әсәр иҗат итүгә мисал була ала югарыдагы өзек һәм киң мәгълүм шигырь.

* * *

Стендаль «Парма монастыре» дигән күләмле әсәрен – китапта дүрт йөз туксан бер бит – ике айдан азрак вакытта яза. Унтугызынчы гасырның утызынчы елларында әдип итальян кулъязма хроникаларын новеллалар итеп эшкәртә, арада өч бит чамалысы да була. 1838 елның 16 августында аңарда шушы кечкенә хроникадан зур булмаган повесть язу теләге туа һәм ул әсәренең кыскача нигез вакыйгасын да төзи. Шул елның 3 сентябрендә нигезен әлеге кечкенә хроника тәшкил итәчәк зур роман язарга уйлый. 4 ноябрьдә Стендаль мәшһүр романын яза башлый. Үзенә эшне җиңеләйтү өчен, ул әйтеп торып яздыра. 26 декабрьдә роман язылып та бетә. 1939 елның 6 февраленнән башлап 26 мартына чаклы Стендаль әсәренең корректурасын төзәтә, ә ике көннән роман китап булып чыга.

Шул ук елның августында ул әсәрен кабат эшкәртә башлый, моны 1842 елның 8 мартына чаклы, ягъни вафатына ике атна калганчы дәвам итә. Шулай итеп, роман дөнья әдәбиятына 1839 елдагыча – беренче басылганча кереп кала.

Тагын бер нәрсә: Стендаль кайчакта тарихи төгәллектән читләшә. Бәлки, бу хәл аңа әсәрен мавыктыргыч итү өчен кирәк булгандыр. Әсәр вакыйгаларының табылуын бөек язучы кыска гына кереш сүзендә аңлаешлы итеп теркәгән.

Иҗат итә белүгә әмма дә саллы дәлил бу романның язылу тарихы!

* * *

Күренекле немец скульпторы Эрнст Барлах 1910 елдан гомере соңынача Гюстров шәһәрендә (Германия) яши. Шушы егерме сигез елда ул үзенчәлекле язучы буларак та таныла – сигез драма, ике роман, күп санда прозаик эсселар һәм очерклар яза, бер йөз илледән артык скульптура ясый.

* * *

Пабло Пикассоның фашистлар бомбага тотып җимереп бетергән шәһәр исеме белән аталган картинасы бар – «Герника» (1937). Картинаның киндердә беренче вариантын эшкә башлавының беренче көннәрендә үк тәмамлый рәссам, ай тулмаста «шедеврын ясап та бетерә», тәүлегенә уникешәр-ундүртәр сәгать эшли. Ә бит картина зур: биеклеге-иңе – өч метр ярым, киңлеге-буе – сигез метр чамасы.

Күренекле француз рәссамы Жан Эффель Пабло Пикассоның төрле жанрдагы рәсемнәре санын (меңнән күпкә узганнары бар) китерә дә мондый нәтиҗә ясый:…Пикассо – уйлап табучы, уйлап чыгаручы, даими эзләнүчән иҗатчы. Гигант хезмәте белән күбәйтелгән иҗат муллыгы шуннан килә. Даһилар аз эшли белмиләр.

Бу хакта кабат теркәвем инде. Хәер, укучы хәтерендә калырга әйбәт булыр.

* * *

Уильям Шекспирның кем булуы турында төрле юрамалар бар, тик аларның берсе дә бүгенгәчә тәгаен исбатланмаган. Шекспирга зур күләмдә пенсион билгеләнгән, әдәбиятны үстерүгә, гомумән, зур көчен-ярдәмен салган королева Елизавета Беренче үзе дә «Шекспир» исеме астында әсәрләр язган, имеш…

Ничек кенә булса да, инглиз әдәбиятында «Уильям Шекспир» исеме мәңгелек. Безгә шул исем белән билгеле кеше утыз сигез пьеса һәм бер йөз илле дүрт сонет язган.

Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, пьесалары дөнья сәхнәсен тота. Пьесалары татар театрлары сәхнәләрендә еш уйнала, сонетларын да татарча укыйбыз. Мин аның Шәрәф абый Мөдәррис инглизчәдән тәрҗемә иткән бик тә тирән фикерләргә бай сонетларын яратып укыдым.

Әйе, «Уильям Шекспир» псевдоним-исеме белән кем (әллә кемнәрме?) язган булса да, Шекспир бар! Бар! Дөнья әдәбиятының, аеруча инглизләрнең горурлыгы ул. Инглизләрдән – Шекспирны, Шекспирдан инглизләрне аеру мөмкин түгел.

* * *

Итальян театрының реформаторы Карло Гольдони (1707–1793) ике йөз алтмыш җиде пьеса язган. Аларның кайберләре бүгенгәчә сәхнәдән төшми. Күп язган, димәк, тиз дә язган. Шулай да «Ике хуҗаның хезмәтчесе» әсәренең язылу вакыты итеп 1745–1753 еллар күрсәтелә.

* * *

Пётр Дмитриевич Боборыкинның (1836–1921) алтмыш елдан артык иҗаты чорында язган йөздән күбрәк романнары (ундүрт исемдәгесен санадым), повестьлары, хикәяләре, пьесалары һәм әдәбият тарихы, сәнгать турындагы хезмәтләре сиксән томнан арта икән. Боларга фәнни хезмәтләрен һәм чит телләрдән тәрҗемәләрен өстик. Унтугызынчы гасырның сиксәненче һәм туксанынчы елларында уникешәр томнан торган ике җыелмасын чыгара. Бу басмаларга бер генә әсәре дә кабатлап кертелмәгән.

Әдәбият тарихында аның иҗатына төрле карашлар бар. Арада көн кадагына сугылган әсәрләр иҗат итүенә бәйлеләре дә очрый. Әйе, аның әсәрләре чорны өйрәнү өчен күп нәрсә бирә. Аны: «Башыннан аягынача әдәбиятчы», – дип тә бәялиләр.

Түбән Новгород тумасы П. Д. Боборыкин 1853–1855 елларда Казан университетының юридик факультетында укый, аннары А. М. Бутлеров йогынтысында химия белән кызыксынып китә, Дерпт (Тарту) университетының химия бүлегенә укырга күчә.

* * *

Фашизм лидерлары арасында Гитлердан соң икенче урында торучы, итальян фашизмын нигезләүче Бенито Муссолининың мәктәпне тәмамлаганнан соңгы тормышы авырлыкта уза: ул еш авырый, ач яши, азык-төлек урлый, кара эшче була, төрмә җәфасын кичерә. Нәкъ шушы вакытта француз, немец, инглиз һәм испан телләрен үзләштерә, фәлсәфи китаплар тәрҗемә итә, сәяси темага мәкаләләр яза.

* * *

1967 елда «Художественная литература» нәшрияты «Библиотека всемирной литературы» сериясен чыгара башлады. Басманы башкаручылар коллективы 1978 елда Дәүләт премиясенә лаек булды, бу китапханәгә тиң басмалар бөтен дөньяның китап чыгару тәҗрибәсендә юк кебек.

Ике йөз томнан (ике йөз дә беренчесе кайсы томда нинди әсәр яки әсәрләр керүе турында белешмә характерында) гыйбарәт китапханәгә борынгы заманнардан алып безнең көннәргәчә сиксәннән артык илдән өч мең ике йөз утыз биш язучының егерме биш мең сигез йөз әсәре тупланган, гомуми тиражы алтмыш миллион данәдән артык, анда рәссамнарның өч мең ярымнан күбрәк иллюстрациясе бар.

Китапханә, – әлбәттә, рус укучысы һәм бу телне белүчеләр өчен бик тә бәһале хәзинә.

* * *

Егерменче гасырның алтмышынчы еллары азагында Л. Н. Толстойның язылып алу өчен егерме ике томлыгы чыгарыла башлады. Һәр томның тиражы – бер миллион данә. Совет чоры китап басу тарихында «Әсәрләр» җыелмасы өчен бу – беренче иң күп тираж. 1960–1965 елларда Лев Толстойның бик шәп әзерләнгән егерме томлыгы чыгарыла. Болар – язучының әсәрләрен киң массага җиткерә белүгә саллы мисаллар. Мондый дәрәҗәгә чын мәгънәсендә әдәбият пәһлеваны Толстой гына лаек булгандыр.

* * *

Константин Георгиевич Паустовский (1892–1968) белән очраша алмадым. Иҗатын яратучы буларак, мин бу очрашуны бик теләгән идем. Шулай да мин аның соңгы җәмәгатен һәм улын күрдем. Һәм Константин агайның иҗатына мөкиббәнлегемне әйтә алдым.

Әйе, саннар турында ич сүзебез. К. Паустовский илнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә күп була. Олы сәфәрләренең һәркайсы турында диярлек китап яза. Төрле эшләрдә эшли. Әмма язучы-сәнгатьче иҗаты турында, иҗат барышын тасвирлауда аның кебекләр аздыр. Диккенс турындагы бит ярымлык әсәрен укыгыз.

Исаак Бабельның «Любка Казак» исемле кыска хикәясен кабат-кабат эшкәртүе турында Константин Георгиевич болай искә ала: хикәяне язды, машинкада күчерергә бирде, аннары төзәтте, хикәя бөтенләй үзгәрде, тагын машинкада күчертте, һәм үзгәртүләр-эшкәртүләр егерме сигез тапкыр кабатланды.

* * *

Пушкин һәм Гоголь әсәрләрен унар тапкыр эшкәрткәннәр-күчергәннәр, безгә инде, кечкенә кешеләргә, моны Ходай үзе кушкан.

Ә бит болар һич тә кечкенә кеше сүзләре түгел, бу фикерне Иван Сергеевич Тургенев әйткән!

«Мин талантлы түгел, мин хезмәт сөючән». Болары – бөек талант иясе рәссам Илья Репин сүзләре. Картинасын кат-кат үзгәртеп, озаклап эшләвенә төп ишарә бу фикер.

Н. Лесков «Гора» исемле озынрак хикәясен ничәмә-ничә тапкыр күчерүе исәбен онытуы турында әйтә. Шулай да хикәя гүзәл әсәрләре арасында урын алмаган.

А. Фадеев яшь әдипләргә, кат-кат күчереп языгыз, дип киңәш итә, кул – ялкау ул, начарны күчерми, ди. Александр Александрович үзе «Яшь гвардия» сен өчме-дүртме мәртәбә күчергән (төгәлен хәтерләмим, ләкин өч мәртәбәсе бар). Ә роман калын бит…

Фатих абый Хөснинең «Җәй башы» исемле повестеның кулъязмасын күргәнем булды. Ваграк хәрефләр белән машинка форматлы кәгазьдә юллары туп-туры итеп язылган иде ул. Баштагы битләрендә хәреф төзәтүе дә юк иде. Бәлки, алга таба булгандыр, Фатих абый әсәренең баш өлешен генә күрсәтте. Төзәтүсез хәлгә китерү өчен, повестен ничә кабат күчерде икән әдип! Әле бит каләм-пероны карага манып язган чак бу…

Камил Кәримов, зарланырга яратмаучы һәм эштән йөз чөермәүче әдибебез, «Ком сәгате» романының икенче кисәген күчергән көннәрдә:

– Кул талганчы күчерәм инде, – дип әйтеп куйды. – Ярты төнне узып та кителә. Шөкер, эшләнә! Рәхәт!

Редакция хезмәтеннән кайтканнан соң, өстәл янында «йомылып» утыра бит. Үзең еш кына кабатлаганча, шул кирәк сиңа, Камил дускай!

Мин Флүс Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга» исемле повестен беренче булып укыган идем. Әсәр шул хәлендә үк матбугатта бастырырлык иде, минемчә. Әмма таләпчән әдип, вак-төяк төзәтүләргә алынгач, әсәрен тирәнрәк катламда өр-яңадан «сөреп» чыккан, әсәр тулыланган, хәтта иркенәйгән. Ярата инде Флүс туганкай онытылып утырып эшләргә!

«Уяну» әсәре Шәриф Камалның беренче хикәяләреннән санала. Һәм иң әйбәт хикәяләреннән. Күренекле әдип аны 1909 елда яза, хикәя беренче тапкыр шул ук елда «Шура» журналында басыла. Бер искәрмәдә әйтелгәнчә, бик төзәтелгәннән соң, ягъни җиңелчә күчерү генә түгел, әсәр язучының 1914 елгы «Хикәяләр төркеме» җыентыгына кертелә. Аннан соңгы өч басмада «Уяну» ның тагын шактый үзгәртелүе күренә. Шулай да Ш. Камал 1938 елгы «Сайланма әсәрләр» ендә аны, тагын кечкенәрәк төзәтүләр кертеп, 1914 елгы вариантына кайтаруны кирәк санаган. Югарыда хикәянең басылган вариантлары гына әйтелде. Әдип аны, бәлки, күбрәк тапкыр да эшкәрткәндер, шулай, китапта алты битле әсәр таләпчән әдип каләме аша берничә мәртәбә узгандыр. Һәм «Уяну» татар хикәяләре хәзинәсендә түрдән урын алган, ул бүген дә укучыны тетрәндерерлек, тирәнтен уйландырырлык көчен җуймый.

Константин Бальмонт кулъязмаларын төзәтмәгән диярлек. Кыска шигырьләрен күңелендә язып-шомартып бетергәч кенә кәгазьгә төшергән. Әгәр үзгәртү кирәк булса, аны кәгазьдә төзәтмичә, бүтән кәгазьгә өр-яңадан язган.

Мин, редакцияләрдә эшләгәндә, язып «ташлау» га ук редакциягә күтәреп килгән кулъязмаларны шактый укыдым. Нишлисең, авторга әйбәт мөнәсәбәттә булырга кирәк дигән таләп куела иде. Әмма соңрак укымас булдым. Мондый «сабак» ны миңа беренче булып Фатих абый Хөсни бирде. Әйе, май чүлмәгенең эчендә мае булмавы тышыннан ук күренә ич.

* * *

Мәшһүр композитор һәм музыкант Игорь Стравинский инглиз, француз, немец телләрен камил белгән, рус телен дә онытмаган, уйлавы (телдә) русча калган. Ул бик күп укыган, китапханәсендә ун мең чамасы китап булган. Игорь Фёдорович эшчәнлеге белән дә аерылып торган. Ул тәүлектә унсигезәр сәгать чамасы эшләгән, җитмеш биш яшендә дә тәүлегенә унар сәгать эш белән мәшгуль булган. Сиксән дүрт яшендә иң гүзәл әсәрләреннән берсе Реквиемны («Заупокойные песнопения») язган.

* * *

Иҗат иреген бирелеп-җилкенеп яклаучы Николай Александрович Бердяев 1925–1940 елларда «Путь» журналында гына да төрле темаларга сиксән җиде мәкалә-очеркын бастырган.

* * *

Владимир Набоков кайчакта көненә унбиш-егерме бит язган.

* * *

Шушы атнада (бүген – 2002 елның 22 ноябре) Әхәт Гаффар бер газетада утыз елдан артык иҗаты дәвамында күпме әсәр язуын игълан итте: өч роман, унҗиде повесть, илле хикәя, тугыз пьеса, дүрт поэма һәм йөздән артык шигырь… Димәк, иҗаты башланганнан бирле елына бер күләмле әсәр язган.

* * *

Чарлз Диккенсның унбиш романы бар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, очерклар китаплары берничә. Дөнья классикасына кергән «Язмалар…»ын ул егерме биш яшендә тәмамлый.

* * *

Уинстон Черчилль ике бөтендөнья сугышында да җиңүчеләр сафында була, ул – «салкын сугыш» ны башлаучыларның берсе, Европа интеграциясен (җыелуын, берләшүен) башлаучы Европа сәясәтенең патриархы. Мәскәүдә «Правда» редакциясендә булганда, Черчилль үзе исән чакта ук, берничә инглиз газетасының, вафатына хәтле үк (ә ул туксан бер яшенә җитә), махсус саннар әзерләп куюлары турында ишеттем. Черчилльнең егерменче гасырның иң бөек сәясәтчесе булуын олылау максатыннан, әлбәттә. Димәк, эшчәнлеге уйланып бәяләнелгән. Әмма ул сәясәтче генә түгел бит әле, ул – хәрби юлбашчы, тарихчы, журналист, әдәбиятчы һәм уйлап табучы. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа Нобель премиясе бирелә. Гаиләчел кеше, хатыны белән бергәләп илле өч ел гомер итәләр. Бөек сәясәтчегә гадәти эшләр дә ят түгел: ул зур булмаган коттедж сала, җылытылган бассейн ясый, кирпечтән койма кора, дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнә.

Сәясәт нечкәлекләрен тиз сизүче бу олы шәхес Икенче бөтендөнья сугышы вакытында СССР Министрлар Советы председателе белән АКШ президентлары һәм Англия премьер-министрлары язышуын оештыра. Бу язышулар, белүемчә, ике тапкыр икешәр том булып басылды, икенче басма күпкә тулырак.

Черчилльнең канатлы гыйбарәләре күп. Менә берсе: «Мин утырып торырга мөмкин чакта беркайчан да басып тормадым, ятып торырга мөмкин чакта беркайчан да утырып тормадым».

* * *

Виктор Гюго «Хокуксызлар» романын утыз ел буена яза, аны 1892 елда тәмамлый. Бу әсәренә әдип аеруча игътибар белән карый, «Хокуксызлар» кебек әсәрләр җәмгыятьне үзгәртеп корырга сәләтле дип саный. Дөньякүләм танылган язучы сиксән өч яшендә Парижда вафат була, аны соңгы юлга озатуда миллион чамасы кеше катнаша.

* * *

Оливье Тодд әдәбият буенча Нобель бүләге иясе Альбер Камюның мең биткә якын биографиясен чыгара.

* * *

Флобер бер роман язу өчен биш-алты ел вакытын сарыф итә. Бер хәлне истә тотыйк: ул көн саен язган.

* * *

Конан Дойл җитмеш китап авторы икән.

* * *

Беренче басылган әсәре «Пышка» ның укучылар тарафыннан җылы каршылануыннан соңгы ун ел чамасында (1880–1890) Мопассан егерме тугыз китабын иҗат итә, алар арасында алты романы бар. Ул үзенең тормышын китапларга алыштырды, дигән аның турында бер замандашы. (Моны Жорж Санд әйткән кебек хәтердә.) Шушы уңайдан В. Шекспирның бер гыйбарәсе искә төшә, минем өчен китап тәхеттән кадерлерәк, дигән ул.

* * *

А. П. Чеховның проза әсәрләрендә сигез меңгә якын герой санала икән. Ә Оноре де Бальзакның «Кеше комедиясе» ндә – өч мең тирәсе. Әдәби чагыштыруларда егерменче гасырда М. Шолоховның «Тын Дон» ына тиңләшерлек әсәр булмавы турында әйтелә. Бу бөек әсәрдә җиде йөз ун персонаж бар, шуларның бер йөз җитмеше – реаль тарихи шәхесләр.

* * *

Рабиндранат Тагор сигез яшендә шигырьләр яза башлый. Унҗиде яшендә бенгаль телендә лирик шигырьләре тупланган ике китап бастыра.

* * *

Италиянең кино актрисасы София Лоренны дөнья экраны легендасы дип атыйлар. Һәм бу рәсми булмаган исемгә ул шиксез лаеклы, әлбәттә. Аның иҗаты бик тә бай һәм гүзәл. Моңа талантлы София Лорен осталыгын даими чарлавы, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешә.

2003 елның сентябрендә Гамбургта «Читләр арасында» фильмы беренче тапкыр күрсәтелә. Анда София Лорен да уйный (нигездә, ул аның фильмы икән), бу аның йөзенче роле була. Ә София Лоренга алтмыш тугыз яшь бит инде! Чыннан да, даһилар иҗатта картаюны белмиләр…

* * *

Даһи шахматчы Михаил Моисеевич Ботвинник турнирларда һәм матчларда 1202 партия уйный. Шуларның 610 ында җиңә, 139 тапкыр гына оттыра, 453 ничья ясый; җыйган очкосы җитмеш процент чамасы. Илле тугыз турнирда катнашып, утыз өч тапкыр беренче урынны ала, алты мәртәбә беренче-икенче урыннарны бүлешә, ундүрт тапкыр икенче-өченче урыннарда була. Унөч матч уйный, алтысында җиңә, өчесен оттыра, дүрт матч ничьяга тәмамлана. Ун елда (1954–1964) алты шахмат олимпиадасында катнаша: җиңү – 39, оттырыш – 3, ничья – 31.

Болар – гаҗәеп олы иҗатны тасвирлаучы саннар һәм цифрлар. Шуны да онытмыйк: ул бит «коеп куйган» шахматчы гына түгел. Михаил Моисеевич фәнни эш белән шөгыльләнә, электроникада «коеп куйган» галим дә иде. М. Ботвинник – техник фәннәр докторы, гомеренең соңгы көннәренәчә бу өлкәдә дә иҗат итте, фән һәм техника өлкәсендә Россиянең атказанган фән эшлеклесе исеменә (1991) лаек булды, төрле илләрдә патентланган берничә ачыш авторы иде.

Һәм тагын… болар.

Боларга өстәп, Михаил Моисеевич бик тә оста, димәк, талантлы шахмат әдәбиятчысы (дөресе – язучысы булыр) иде. Уналты яшендә СССРның иң яшь шахмат мастеры исемен алган, егерме яшендә СССР чемпионы булган Михаил Ботвинник әсәрләрен (шахмат дөньясы турында һәм башка өлкәдәге иҗатка кагылышлы) укыгач, сокланып гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Әлбәттә, минемчә. Бу кадәр дә эзлекле, тирән фикерле мантыйклау булыр икән!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации