Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Нишләмәк кирәк?.

Алпавыт Шашурин Василий Степанович Уфа төрмәсеннән үзенә бүләк итеп бирелгән Надежда дигән хатынны шәһәрдән утыз чакрымдагы Пустырьки авылындагы утарына алып китте. Утыз-утыз биш яшьләрдәге хатын юл буе диярлек елады да елады, хәтта ярсып бетте. Бу исә инде шушы көннән алып аның тулы хокуклы хуҗасы булып саналган алпавытның ачуын китерде.

– Нигә үксисең һаман? – дип сорады ул кырыс тавыш белән, аңа карамыйча гына. – Җитте, туктат! Нервыма тиясең!

Нурбәнат-Надежда бер сүз дә дәшмәде, аңа ничектер куркынып, кырын гына карап алды да кулы белән күз яшьләрен сөртергә кереште.

Шактый ара бер сүз дә катмый бардылар. Аннары бу тынлык хуҗаның үзен дә туйдырдымы, әллә, чыннан да, беләсе килә идеме, ул, башын хатын ягына таба бора төшеп:

– Алай да ни булды, ник шулай елыйсың син? – дип сорады. Бу юлы тавышы шактый йомшак, хәленә керергә тырышкан кешенекенә охшаган шикелле тоелды.

– Безне ирем белән бергә алып килделәр, – дип аңлатырга тырышты хатын. – Хәзер кайда ул? Мин белмим дә…

– Ни өчен кулга алдылар соң сезне?

– Белмим… Мин берни дә белмим! Йорт басмадык, кеше үтермәдек…

– Беләсең бит! Яшерәсең генә! – диде алпавыт.

– Белмим. Әйтмәделәр, аңлатмадылар…

– Кешеләрне юкка гына кулга алмыйлар ич инде! Димәк, ниндидер гаебегез булган, ә?

Әлбәттә, алпавыт аның ире Трифон Тихоновның, христианлыкны кабул иткәннән соң, үзенең мөселман диненә кире кайтуы өчен кулга алынуын һәм бу авыр җинаяте өчен аның утта яндырылырга тиешлеген белә иде. Бу турыда аңа төрмәдә офицер әйтте. Ә хатынын нигә кулга алганнар? Ул монысын әйтмәде. Бәлки, иренең җинаяте турында тиешле җиргә хәбәр итмәве өчендер? Чыннан да, аны шулай дип гаепләргә дә, җәзага тартырга да бик мөмкин иде бит!

– Димәк, ниндидер гаебегез булган, ә? – дип кабатлады хуҗа үзенең соравын, беренчесенә бернинди җавап та ишетмәгәч.

– Әйтмәделәр безгә, – диде Надежда, авыр көрсенеп куйганнан соң. – Иремне алырга килгән офицер гына әйтте аңа, син үз динеңә кире кайткан, дип… Ә монда минем ни гаебем бар?! Мин кире кайтмадым бит!

– Ә ул, чыннан да, кайттымы?

– Юк, кайтмады, – диде хатын һәм, куллары белән йөзен каплап, тагын еларга кереште. – Кайтмады ул, кайтмады! Ә алар тикшереп тә тормады…

– Ярар, тынычлан, тынычлан! Тикшерерләр, ачыкларлар. Менә сине чыгардылар бит, аны да чыгарырлар. – Юл буе диярлек елый-елый шешенеп беткән бу хатын менә хәзер аңа кызганыч булып тоелды, аны сүз белән генә булса да юатырга теләде. – Барысы да яхшы булыр…

Шашуринның шушы сүзләреннән соң Надежда күңеленең бер почмагында, кайдадыр бик тирәндә, өмет белән өретелгән ниндидер җылылык сизелеп киткәндәй булды. Шуннан соң ул аның төрмәдән чыгасына чын күңеленнән ышана башлады. Юк, ышанырга тырышты. «Чыннан да, тикшерерләр-тикшерерләр дә чыгарырлар. Чыгармый кая китсеннәр! Әйткәч тә, аны намаз өстендә утырганда тоткан кеше юк бит! – дип, ул моңа үз-үзен ышандырырга тырышты. – Дусы бар, дошманы бар дигәндәй, кешеләр ни сөйләмәс! Әгәр дә Тәхәү үзеннән сорау алганда гел шулай дип барса, аның гаебен кем раслый алыр? Тик гел шулай дия күрсен инде! И Ходаем, барысы да синең кулыңда. Берүк, аны ярдәмеңнән, мәрхәмәтеңнән һәм шәфкатеңнән ташлый күрмә!»

Надежда ире Тәхәүнең, төрмәдән чыгарылганнан соң, кояштай балкыган йөзе белән ничек өйләренә кайтып керүен, ничек итеп кочаклашып күрешүләрен күз алдына китерде. Ни күрсен, инде ул моңарчы тотык итеп калдырылган малайларын да алып кайткан икән ләбаса! Әнә алар сиздермичә генә кергәннәр дә әти-әниләренең бер-берсен күреп ничек сөенүләрен ишек яныннан елмаешып карап торалар. Карап торалар да, бер-бер артлы йөгерешеп килеп аны – әниләрен кочаклыйлар. Сагынганнар шул, бәгырькәйләрем, сагынганнар! Хәер, ул үзе дә саргая язды бит инде аларны күрмичә! Исәннәрме, саулармы, балакайларым! Белсәгез иде, мин сезне ничек сагындым!!!

Хатын ире һәм балалары белән бу очрашу-күрешү мизгелен шулкадәр дә ачык, шулкадәр дә чын итеп күз алдына китерде ки, хәтта менә хәзер, шушы минутларда бөтенләй үз өендә түгел, ә бүләк рәвешендә алпавыт арбасында тирбәлә-тирбәлә моңарчы беркайчан да булмаган, беркайчан да күрмәгән, беркайчан төшенә дә кермәгән ниндидер чит-ят авылга кайтып баруын да онытып, йөзе яктырып-балкып китте. Ул тирән итеп сулыш алды да әле хатын-кыз чибәрлеген җуярга өлгермәгән түгәрәк битләренә, килешле борынына һәм озын керфекле, шомырттай кара күзләренә тагын да ямь өстәп торган алсу иреннәре белән үзалдына елмаеп куйды.

Аны җанын эреткән бу күңелле уйларыннан чынбарлыкка алпавытның кучерына әйткән: «Куала! Атың йоклап китте түгелме?» дигән сүзләре кайтарды һәм хатынның әле генә шактый чибәр икәнлеген раслаган йөзе, күкне кинәт кенә каплап алган болыт сыман, караңгыланып калды.

Чынбарлык… Мөмкин булса, ул бу чынбарлыкка беркайчан да кайтмас, гел шулай онытылып кына торыр иде. Тик кеше беркайчан да үз-үзеннән качып котыла алмаган шикелле, ул, ничек кенә теләсә дә, шушы кырыс чынбарлыктан беркая да кача алмый! Әйе, беркайчан да! Ул менә хәзер аңа кабат кайткан бу хатын өчен дә котылгысыз булып, ул аны тагын да күңелсез уйлар ташкынына ташлады. «Күпме әйттем бит мин аңа, бернишләп тә булмый, Ходай язган язмыш белән килешергә генә кала инде, дип! Урыс диненнән кире мөселманлыкка кайту зур җинаять санала икән, дип күпме тукыдым! Кара аны, Тәхәү, җүнлегә алып бармас бу эшең, дидем. Юк, аның үз тугызы тугыз булды! – Надежда бу мизгелдә үзенең сүзләренә вакытында колак салмаган иренә дә бик ачулы иде. – Юк, янәсе, ул әби-бабаларыбыз диненә хыянәт итә алмый! Үзе башта чукынды, аннары хыянәт итә алмый, имеш! Югыйсә берьюлы ике динне тотып булмавы җүләргә дә аңлашыла ич инде! Урыс динен үз иркең белән кабул итеп алгансың икән, нишлисең, димәк, Ходай безнең язмышка туганда ук шулай язып куйган булган. Шулай булгач соң?.. Килешергә кирәк иде моның белән. Ходай шулай язган икән, монда безнең ни гаебебез, ни гөнаһыбыз бар?! Юк, гел үзенекен итте, гел үзенекен куды! Имеш, моны беркем дә белми, беркем дә сизми. Белмәсләр сиңа! Шуннан ни килеп чыкты? Гаилә генә пыран-заран килде. Урысларны җүләр дип белдеңме әллә син, Тәхәү? Булыр җүләр! Үзләре безгә авылга кайтырга рөхсәт итте, үзләре, ул-бу була калса дип, балаларны алып калды! Син алар хакына булса да, бернинди ялгыш адым да ясамаска тиеш идең. Әй Ходаем, исән генә була күр инде, Тәхәү! Син исән-сау булмасаң, малайларыбызны ничек кайтарырбыз?! Мине кем эзләп табар? – Надежда – әле күптән түгел генә мөселманлыктан христианлыкка күчкән Нурбәнат – эченнән генә, хәтта иреннәрен дә кыймылдатмыйча гына дога укып алды: – «Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Кульһүаллаһү әхәдө. Аллаһүс-самәде. Ләм йәлидө вә ләм йүләдө вә ләм йәкүлләһү күфүән әхәдө. И Ходаем, безнең гөнаһларыбызны кичерә күр!»

Алар Пустырьки авылына кичкә таба гына кайтып төштеләр. Алпавыт арбасы капка төбенә килеп туктау белән йөгереп чыккан кырык биш-илле яшьләрдәге ир-ат хуҗа янына килде дә, яртылаш билен бөгеп:

– Исән-сау гына кайтып җиттекме, Василий Степанович? – диде һәм аның җавабын да көтмичә тезеп китте: – Бик яхшы булган, Василий Степанович, бик яхшы булган. Менә Елизавета анакай да сөенер, тәрәзә яныннан китмичә, бүген кайтырга тиеш, дип көн буе көтеп утырды. Ни әйтсәң дә, атна ярым чамасы булды бит киткәнеңә…

– Ярар, ярар, бик күп сөйләшәсең син, Ефим. Бар, экономканы чакыр әле! Тиз бул!

– Хәзер, Василий Степанович, хәзер! – дип, ир-ат йөгереп яңадан ишегалдына кереп китте. Күп тә үтмәде, ул аннан таза гына гәүдәле, уртача буйлы бер хатынны ияртеп чыкты.

– Хәерле көн, Василий Степанович! – диде хатын, бер дә кабаланмыйча, сабыр гына. – Исән-сау кайттыңмы?

– Аллага шөкер, исән-сау, – дип җавап бирде аңа хуҗа кеше. – Ничек монда сезнең, тынычлыкмы?

– Тынычлык, Василий Степанович, шөкер, барысы да тәртиптә.

– Алайса, ярар. Менә нәрсә, Мария: син бу хатынны, – ул нишләргә, арбадан төшәргәме, юкмы дип утыра биргән Надеждага төртеп күрсәтте, – Анастасия өенә урнаштырып кайт! Ул моннан соң аның белән бергә яшәр, бездә хезмәтче булып эшләячәк. Озын юлдан соң ашаулы-эчүле булсын, яхшылап ял итсен. Ә син үзең аннары миңа аны ниндирәк эштә файдаланырга кирәклеген әйтерсең. Аңладыңмы?

– Аңладым, Василий Степанович, аңладым.

– Аңласаң, бар, эштә бул!

– Төш арбадан! Киттек, – диде Мария Надеждага һәм үзе, аның төшкәнен дә көтмичә, урам эченә таба китеп барды.

– Карале, Мария, син аңа берочтан мондагы тәртипләрне дә аңлат инде, – дип кычкырды аның артыннан алпавыт. Аннары Надеждага дәште: – Бар, аннан калма!

Надежда исә ашыкмыйча гына атлаган Марияне шундук куып җитте дә сүзсез генә аның белән янәшәдән атлады.

– Исемең ничек? – дип сорады Мария, шулай бераз баргач.

– Надежда.

– Ничә яшьтә?

– Утыз дүртенче яшем.

– Татармы?

– Әйе.

– Авылдандыр?

– Әлбәттә.

– Ул чагында эш белә торган хатындыр?..

– Әлбәттә. Авылда балалар да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр ич.

– Шулай анысы.

– Хәзер мондагы тәртипләр турында. Нинди эш кушсалар, шуны эшлисең! Ягъни чәчең белән идән себерергә кушалар икән, идән себерәсең, бәдрәф чистартырга кирәк икән, бәдрәф чистартасың, урак урырга кирәк икән, урак урасың! Хуҗа рөхсәтеннән башка кая да булса, әйтик, башка авылга бару тыела. Ә сиңа андый рөхсәтне монда бер ел яшәмичә сорарга да ярамый. Аңлашылдымы?

– Ә нигә шулкадәрле катылык?

– Безнең атакаебыз Василий Степанович тәртип яратканга күрә. Тагын менә нәрсә: беркайчан да хуҗа сүзенә каршы килергә ярамый. – Мария, кемнеңдер ишетүеннән шикләнгән сыман, тиз генә тирә-ягына каранып алды һәм тавышын әкренәйтә төште. – Хәтта теләге булган чакларда да!..

– Ничек ул «теләге булган чакларда да»?

– Син нәрсә? Хатын-кыз була торып, шуны да аңламыйсыңмы әллә?! – дип гаҗәпләнде Мария, хәтта туктап калды. – Ир буларак, аның хатын-кызга күзе төшәргә мөмкин, шуннан соң ни… җенси теләге дә туарга мөмкин…

– Монысы җүнсезлек дип атала түгелме? Аңлавымча, ул өйләнгән кеше, аның хатыны бар? Капка төбендә әле генә аңа, кайтуыңны хатының да бик көтә, диде Ефим исемле ир-ат, белмим, кемдер ул монда…

– Әлбәттә, өйләнгән, әлбәттә, хатыны бар. Тик ни… ул ир-ат бит! Әгәр вакыты-вакыты белән башка хатыннарга да күзе төшә икән, монда аны гаепләп тә булмый. Хуҗаның игътибары төшкән андый хатын-кыз сөенергә генә тиеш!..

– Ә хатыны? Ул беләдер бит аның бу гадәтен?

– Бик күпне белергә телисең, – диде экономка кырыс кына. – Беләме, белмиме, анысы безнең эш түгел. Сиңа якын итеп, белеп тор, дип кенә әйтүем. Әгәр дә күзе төшә калса, каршылык күрсәтеп, тормышыңны тәмугка әйләндерә күрмә, дип кисәтүем. Аннары ни буласын бер Алла гына белә…

– Киңәшең өчен рәхмәт, Мария. Тәмам куркытып бетердең син мине!..

– И-и-и җүләр! Ир-ат күзе төшәрлек чибәрлегең булганда нигә куркырга ди?! Кеше дөньяда бер генә тапкыр яши ул!

Шулай сөйләшә-сөйләшә, бераздан ярыйсы гына төзек булган җыйнак кына бер өй янына килеп җиттеләр. Алар өйгә кергәндә, анда кырык яшьләр тирәсендәге чибәр генә хатын-кыз гөлләргә су сибеп йөри иде.

– Василий Степанович бу хатынны синең янга кертергә кушты, – диде Мария, янында басып торган Надеждага күрсәтеп. – Моннан соң, Анастасия, монда, бер-берегезгә иптәш булып, тыныч кына икегез яшисез. Арагызда бернинди тавыш-гауга булырга тиеш түгел. Әгәр андый нәрсә сизелә икән, ни буласын үзең чамалыйсың…

– Ярар соң, ярар, Мария. Нинди тавыш, нинди гауга? Ни бүлешик без?!

– Алайса, яхшы. Аның исеме – Надежда. Хәзер аны ашат-эчерт! Ул юлдан гына әле…

– Ярар, ярар, Мария, бар да тәртиптә булыр! Василий Степановичка да шулай диген, бар да тәртиптә диген! – Өй хуҗасы Надеждага таба борылды һәм үзенең йомшак-ягымлы, көйле-аһәңле тавышы белән: – Әйдә, Надежда, әйдә түргә уз! – диде.

– Ярар, урнашыгыз, җайлашыгыз! – дип, Мария чыгып китте.

– Карале, Надежда, синең әйберләрең кайда соң? – дип сорады Анастасия, икесе генә калгач.

– Минем бернием дә юк.

– Ничек инде?!

– Менә шулай…

– Ярар, ярар, мин болай гына сорадым, – диде Анастасия, хатын-кыз күңеле белән аның хәл-халәтен сизенгәндәй. – Юк икән юк. Баш сау булсын! Баш сау булса, әйбере табылыр…

Анастасия шундук ашау-эчү мәсьәләсен хәл итәргә кереште. Озак вакыт та үтмәде, өстәлдә чуен чүлмәк белән пары чыгып торган тары боткасы, берничә телем ипи пәйда булды, аннан соң җырлап торган самавыр да килеп кунаклады. Бу вакытта исә Надежда өй эченә күз салып чыкты. Монда чисталык һәм пөхтәлек күзгә ташлана иде. Урын-җирләренә тикле үтә дә матур, килешле итеп җыеп куелган. Идәннең киң-киң такталары мунчала белән түгел, ә сабынлап юылган диярлек: агачның рәсемнәре, әле генә ясап куйган шикелле, ап-ачык күренеп торалар. Тәрәзәгә матур челтәрләр эленгән. «Боларны ул үзе бәйли, ахрысы?» – дип куйды ул, аларга күз салып. Кыскасы, монда чисталыкны, тәртипне ярата торган хатын-кыз яшәгәнлеге һәрнәрсәдән күренеп тора. Гадәттә, дөресен генә әйткәндә, мондый чисталык – күбрәк татар өйләренә хас күренеш. Төрле авылларны, төрле йорт-җирләрне күргән кеше буларак, Надежда моны яхшы белә иде. Ә монда Анастасия марҗа бугай, шуңа охшаган…

Җанлы гына сөйләшә-сөйләшә ашап эчкәннән соң, Анастасия түр яктагы сәкесенә килеп утырды да, үзе янында урын күрсәтеп, Надеждага дәште:

– Менә хәзер, Надя, менә шушында утырып, бер дә ашыкмыйча, берни дә яшермичә генә, бу алпавыт авылына ничек килеп эләгүең турында сөйләп бир! Барысын-барысын да!

– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? – диде әле беренче мәртәбә генә күргән Анастасиягә эчендәгесен ачып салырга җыенмаган Надежда. – Кулга алдылар да шушында җибәрделәр…

– Юк, юк, алай түгел, алай түгел! Баштан ук һәм бернине дә төшереп калдырмыйча сөйлә! Ни өчен кулга алганнарыннан башлап… Хәтта ничек алганнарын да. Кешенең үзе белән бернәрсәсе дә юк икән, бу тикмәгә генә түгелдер бит? Без гел дус булып яшик дисәң, бернәрсәне дә яшермә! Менә күрерсең, үзеңә дә җиңел булып китәр. Курыкма, миннән сүз чыкмас.

– Курыкмыйм мин… Нигә куркыйм?

– Алайса, сөйлә! Тыңлыйм.

Надежда, ышаныргамы соң сиңа, әллә юкмы, дип шикләнгәндәй, өй хуҗасына бераз вакыт карап-карап торды да, аннары аның чын күңеленнән соравын аңлады бугай, сөйли башлады. Чыннан да, ул бу юлы сүзен бик ерактан, Тәхәветдине белән ничек яратышып өйләнешүләре, әллә ни бай булмасалар да, Казан өязенең Ташкирмән авылында үзләрен бәхетле итеп тоеп яшәүләре, аннары бер-бер артлы тупырдашып торган өч малайлары туу шатлыкларын кичерүләреннән башлап сөйләп китте. Аннары ул, шулай тыныч кына яшәп ятканда, башта йомшак кына өндәп-җайлап, тора-бара куркыта-куркыта кешеләрне урыс диненә кертергә көчләп, Ташкирмәнгә бер-бер артлы күкрәкләренә тәре таккан священниклар, поплар килеп өй борынча йөри башлагач, үз диннәренә хыянәт итмәс өчен, ул тирәдә урыс диненә бернинди көчләү дә юк дип ишетеп, ничек Чиләбе шәһәре тирәсенә күчеп китүләре, тик бераздан халыкны христианлыкка күчерергә теләүчеләрнең анда да пәйда булулары, кешеләрнең моңа каршы фетнә күтәрүләре, шунда катнашкан өчен башта ире Тәхәүне, аннары бер малае белән үзен дә кулга алулары, ирен үлем җәзасына тарту белән куркытулары, үлемнән котылу өчен аларның христианлыкка күчүләре, аннан соң аларга Ташкирмәнгә кайтырга рөхсәт бирүләре, иренең мондый ирке өчен – ике, ә аныкы өчен тагын бер малайларын бер елга тотык итеп алып калулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ташкирмәндә биш ай яшәгәннән соң, Тәхәветдин кабат үзенең мөселман диненә кайткан дип, ирен дә, аны да кулга алып, Уфага алып килеп, төрмәгәме, әллә ниткән гарнизон дигән җиргәме ябулары, шуннан соң аларның инде бер-берен күрә алмаулары, анда берничә көн тоткач, аны менә шушы Василий Степанович дигән кешегә, офицер әйткәнчә, бүләк итеп җибәрүләре турында сөйләгәндә, ул инде һич тә күз яшьләрен тыя алмый иде.

– Менә шулай килеп эләктем мин монда, Анастасия, – дип бетерде ул сүзен, битләре буйлап аккан күз яшьләрен дә сөртмичә. Хәер, ул аларны сизми дә иде бугай.

Анастасия берни дә дәшмәде. Шактый озак утырды ул шулай, авызыннан бер сүз дә чыгармыйча. Әле үзенә утыз биш яшь тә тулмаган килеш нинди коточкыч хәлләр, фаҗигаләр кичерергә туры килгән бу чибәр хатынның сөйләгәннәренә ышанмыйча шулай озак дәшми тордымы ул, әллә, киресенчә, хәзер генә ишеткәннәре аны шок хәлендә калдырган идеме, аның кинәт караңгыланып калган йөзеннән, нәфрәт очкыннары йөгерешкән коңгырт күзләреннән һич тә аңлап булмый иде.

– Ела, Надя, ела, кычкырып ела! – диде ул, бераздан телгә килеп һәм кулы белән аның аркасын каккалап алды. – Җиңел булып китәр… Ай-яй күпне күрергә өлгергәнсең икән инде син! Ходай сиңа сабырлык бирсен!

Әлбәттә, Анастасиянең бу хатынга бирәсе сораулары да күп иде әле. Тик ул Надежданың хәзерге халәтен аңлап, бүгенгә шулкадәресе җитеп торыр дип санады.

– Бик арыган син бүген, хәзер урын җәеп бирәм, ял итәрсең, – дип, ул урыныннан торды да, мич башыннан урын-җир әйберләре алып, аларны сәкегә җәяргә кереште. – Тынычланырга тырыш!

Соңгы көннәрдә ир-атлар да түзә алмаслык тирән борчылулар, көчле дулкынланулар кичергән Надежда дөньяда барлыгы турында гомерендә дә ишетмәгән, хәтта төшендә дә күрмәгән, тик шулай да язмыш җилләре китереп ташлаган Пустырьки дигән шушы авылдагы тәүге төнен уздырырга тиеш иде.

Урамда, тирә-якта, гомумән, табигатьтә июнь аеның җылы көне хөкем сөрә иде. Төнгә кергән каеннар, салкын булмагае дигәндәй, өсләренә яшел шәлләрен ябынган. Урамда тупыл мамыклары очып йөри. Таң алдыннан, өздереп-өздереп, кошлар сайрый. Тик Надежда кошлар тавышын ишетми – ул арыган иде.

1738 елның гап-гади һәм гадәти 17 июнь көне иде бу.

Зиратка… һөҗүм

Императрица Анна Ивановнаның башка диндәге халыкларны чукындыру эшен тизләтүгә һәм аның колачын киңәйтүгә юнәлдерелгән бу указы дәүләт һәм православие дине сәясәтенең программасы дип каралырга хаклы иде. Тик аны үтәү үзенә насыйп булмады: ул шуннан соң бер ай чамасы үткәч үк үлеп китте. Аны тормышка ашыру Пётр I нең кызы императрица Елизавета Петровна патшалык иткән елларга туры килде. Инде бу чорда указдагы халыкларны, урыс диненә көчләмичә, йомшак тел белән үгетләп кенә – «по образу апостольской проповеди со всяким смирением, тихостию и без всякого кичения» кертергә кирәк дигән күрсәтмә тәмам онытылды. Мөселманнар арасында үз теләкләре белән чукынырга теләүчеләр бик сирәк булганга, бу эшне бары тик көчләү юлы белән генә дәвам итәргә мөмкин икәнлеге көн кебек ачык иде. Шулай итеп, ислам динен, милләт буларак татарларны юкка чыгаруга юнәлгән көрәш кискенләшә төште.

Идел-Урал арасындагы халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны, урыс диненә тартуны тизләтү максатыннан, Димитрий Сеченов тәкъдиме, епархия башлыгы Лука Канашевич ярдәме белән Яңа керәшен конторасына Киев академиясен тәмамлаганнан соң, Казан семинариясендә укытучылар булып эшләгән Вениамин Пуцек-Григорович, Сильвестр Гловацкий, Филипп Скаловский һәм Мәскәү побы грузин Георгий Давидов һ. б. яңа миссионерлар чакырылды. Алар, ышанычны аклап, тиз арада монда православиене таратуда мактауга лаек булдылар. Моны башкарган берничә еллык эшләренә нәтиҗә ясаган киңәшмә вакытында Димитрий атакай зур канәгатьлек белән искә алды.

– Мин бүген соңгы вакытта конторабызда эшли башлаган яңа хезмәткәрләрнең дәүләти әһәмияткә ия булган изге эшебездә зур тырышлык куюларын билгеләп үтәр идем, – диде архимандрит, киңәшмәне ачып. – Аларның эшчәнлеге 1741 елда ук яхшы нәтиҗәләр бирде. Г. Давидов Царевококшайск өязендә 416 чирмешне, В. Пуцек-Григорович Уржум һәм Вятка өязләрендә 475 чирмеш һәм удмуртны, С. Давидов Пенза өязендә 114 мордваны, Казанның Владимир соборы протопобы И. Симонов 179 чуваш һәм мордваны чукындырган иде. Ә быел исә безнең дингә күчүчеләр саны тагын да артты: Г. Давидов 3342 чирмешне, И. Филиппов 108 мордваны, С. Давидов 913 татар, мордва, чирмешне, В. Пуцек-Григорович төрле диндәге 282 кешене чукындырды. Алар рәхмәткә лаек, шулай ук аларга акчалата бүләк тә бирелде.

Бу хәбәрдән соң киңәшмәдә утыручы контора хезмәткәрләре арасында күңелле җанлану булып алды.

– Үзегез беләсез, инородецларны христианлыкка тартуның төрле юллары бар, – дип дәвам итте сүзен Димитрий атакай. – Әйтик, элекке указ нигезендә җинаять кылган кешеләр җаваплылыктан азат кына ителә иде, ә хәзер, минем тәкъдим буенча 1741 елның 11 мартында кабул ителгән указ нигезендә, аларны хәтта Русиянең эчке районнарына, урыслар арасына күчереп утырту да каралган. Аннан соң андыйларга төзәлү өчен йомшаклык та күрсәтелә. Мәсәлән, удмурт хатыны Ольга Алёшина, үлем җәзасыннан азат ителеп, хатын-кызлар монастыренда бары тик ярты ел тәүбә иттерүгә генә тартылды. Шулай ук Чабаксар төрмәсендә утырган чувашлар ат урлауда, кеше үтерүдә гаепләнүдән азат ителеп, чукындырылуга ук Мәскәү тирәсендәге патша биләмәсе булган волостьларга күчерелеп утыртылды. Урыс динен кабул иткән рекрутлар солдат хезмәтеннән азат ителә дигән ташлама да бик отышлы. – Архимандрит уң кулын түшәмгә таба күтәреп алды. – Рекрут белән әти-әнисе, туган-тумачасы мәңгелеккә хушлаша бит! Хезмәт срогы чиксез булганга күрә, аның белән кабат күрешүгә беркем дә ышанмый. Ә татарлар, гадәттә, Балтыйк диңгезе буенда ук хезмәт итәләр. Картаеп, хезмәтләре тәмамлангач та, алар туган якларына кайта алмый, чик буенда калдырыла. Менә боларның барысын аларга бик яхшы төшендерергә кирәк, чөнки болар – татарларны динебезгә тартуда менә дигән алымнар! Аннан соң салымнардан азат ителүләрен дә төшендерергә кирәк аларга…

– Без шулай эшлибез дә бит, атакай! – дип тавыш бирде озын гәүдәсе белән болай да күпләрдән аерылып торган Вениамин Пуцек-Григорович, муенын сузып.

– Дөрес анысы, дөрес, – дип, контора җитәкчесе аның сүзен раслап куйды. – Әйтик, татарлар арасында чукынучылар саны, башка милләтләргә караганда күпкә аз булса да, хатын-кызлар белән чагыштырганда шактый аерыла башлады: 1744 елда чукынган 139 татар арасында нибары – 14, 1745 елда 159 кеше арасында – 26, 1746 елда 184 кешедән 37 генә хатын-кыз. Димәк, боларның калганнары – рекрутлыктан калу өчен чукынган татар яшьләре дигән сүз! Ләкин алай да тынычланырга хокукыбыз юк, чөнки бу мәсьәләдә дә аңлату эшләрен көчәйтәсе бар әле, һәр рекрут үскән гаиләдә эш алып барырга кирәк! Салымнардан азат итү белән беррәттән акчалата бүләк турында да онытырга ярамый. Бу да – үтемле алымнарның берсе…

– Тик татарларны нигәдер салымнан азат итү дә, акчалата бүләк тә кызыксындырмый, атакай, – диде таза гәүдәле, табак битле Филипп Скаловский, аны бүлдереп. – Миңа алар белән эш итәргә туры килде. Шуңа күрә аларны чукындыру күрсәткечләрем башкалардан күпкә кайтыш та…

– Аңлыйм сине, Филипп атакай, дөрес әйтәсең: мордва, чирмеш, чуваш һәм удмуртларны безнең дингә тарту, мөселманнарга караганда, күпкә җиңелрәк, чөнки алар – мәҗүсиләр. Ә татарларга килгәндә, алар белән эш итүе, чыннан да, бик авыр, чөнки аларның исламга ышанычлары гадәттән тыш нык, алар өчен ул рухи таяныч кына түгел, яшәү, тормыш итү рәвеше булып та тора. Аларның тормышы, яшәеше, ислам диненең шәригать кануннары буенча тәртипкә салынган. Шуңа күрә аларда муллаларының абруе бик зур, чөнки алар намаз, дога уку, яңа туган балаларга исем кушу, үлгәннәрне соңгы юлга озатуны дин кушканча оештыру белән генә шөгыльләнмичә, шул ук вакытта халык өчен казый-хөкемдар да, укытучы да, хәтта дәвалаучы вазифасын да үтиләр…

– Син ул басурманнарга теләктәшлек күрсәтәсең шикелле, атакай! – дип бүлдерде аны Богородицк монастыре побы Ксефонт һәм сап-сары тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте.

– Күрсәтмим, тик дошман белән көрәшү өчен аның турында чын дөреслекне белү шарт, атакай, – дип дәвам итте архимандрит. – Безнең дәүләт тә, чиркәү дә тикмәгә генә ислам динен көчле көндәш дип санамый бит, чөнки, ни кызганыч, аның башка халыкларга йогынтысы да урыс диненә караганда да көчлерәк. Моны Сенат белән Синодта да яхшы аңлыйлар, дәүләт тә, руханилар да Русиядә исламның тагын да көчәеп китүеннән шикләнәләр һәм, шуны булдырмас өчен, төрле чаралар күрәләр. Әйтик, мәчетләрен җимерү, яңаларын төзергә рөхсәт бирмәү мөселманнарның чукындыруга каршы торуларын юкка чыгару, аларны рухи һәм мәдәни үзәкләреннән мәхрүм итү максатын күздә тотып тормышка ашырыла бит. Аларның мәчетләрен җимерү эше, беләсездер, минем тәкъдим нигезендә, 1742 елның 10 маенда Изге синод тарафыннан чыгарылган указдан соң башланды. Шуннан соң ел ярым эчендә Казанда һәм өяздә 536 мәчетнең – 418 е, Себер губернасындагы Тубылда, Тарада һәм башка өязләрдә 133 мәчетнең – 98 е, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 29 ы җимерттерелде. Ни гаҗәп, алар хәтта җиде-сигез йортлы авылларда да мәчетләр төзегәннәр!

– Тик мәчетләрен җимерү дә безнең файдага эшләми шикелле, – дип көрсенеп куйды Пуцек-Григорович.

Дөресен генә әйткәндә, ул хаклы иде. Чыннан да, мәчетләрне җимерү барыбер татар халкы арасында ислам динен какшатуга да, православие динен кабул итүчеләрнең сизелерлек артуына да китерә алмады, киресенчә, ул мөселманнар арасында миссионерларның кылган вәхши эшләренә нәфрәт кенә уятты. Шуннан соң татарлар, үзләрен керәшеннәр белән бутамасыннар дип, башка милләт кешеләре белән аралашкан чакларда үзләрен мөселман дип атый башладылар. Мәчетләрне җимерү турында указ кабул ителгән елда алар арасында чукынучылар саны, узган елгыга караганда хәтта ике мәртәбәгә кимеп, нибары сиксән сигез кешене генә тәшкил итте. Башка елларда да йөз-йөз илле кешедән артмады.

– Әйе, синең сүздә дә хаклык бар, – диде Димитрий атакай Пуцек-Григоровичка. – Ләкин нишләмәк кирәк? Димәк, киләчәктә татарларның каты чикләвек икәнен истә тотып эш итәргә кала – аларны бер селтәнүдә генә безнең дингә аударып булмый. Шуңа күрә алар арасында миссионерлык эшен бик зур түземлелек һәм эзлеклелек белән алып барырга тиеш булабыз. Мөмкин булса, Русиядәге бөтен мөселманнарны да бер ай эчендә православиегә кертер идек тә, тик бу мөмкин эш түгел. Алай да без изге миссиябезнең алар арасында да уңышка китерәчәгенә ышанып эшләргә тиеш! Бу җәһәттән мәчетләрен җимерү белән бергә керәшен авылларында чиркәүләр салуны дәвам итү зарур – аларда яшәүче элеккеге туган-тумачалары, танышлары шул чиркәүләргә йөри торган булсын! Шәхсән үземнең, хәзерге вакытта шундый утыз авылда чиркәү төзергә кирәк, дигән тәкъдимемне Сенат та хуплады, хәтта чиркәүләрне керәшен авылларында гына түгел, ә чукынырга теләмәгән татар-мөселман авылларында да төзү, аларны төзүдә җимерелгән мәчет ташларын файдалану һәм бу эшкә мөселманнарның үзләрен тарту зарурлыгы турында указ да чыгарырга вәгъдә иттеләр. Иң беренче Казан епархиясендә уналты чиркәү төзеләчәк. Епархия башлыгы епископ Лука Канашевич тәкъдиме белән чиркәү һәм монастырьлар нигезен салганда, борынгы татар зиратларындагы кабер ташлары кулланылачак! Махсус рәвештә! Тора-бара мөселман халкының борынгы гореф-гадәтләре, теле һәм мәдәнияте ядкярләре шул рәвешле бөтенләй юк ителергә тиеш…

– Мондый алым әхлакый яктан килешеп бетәрме икән соң, атакай? – дип сорады Изге Илья чиркәве побы Виссарион, озын сакалын сыпырып.

– Ике гасырга якын алып барган изге эшебез юлында теләсә нинди гамәл хуплана, Виссарион атакай, – диде архимандрит. – Моны барыбыз да аңларга тиеш. Миссионерлык белән әхлак мәсьәләсе бер-беренә юлдаш була алмый!

Архимандрит Димитрий Сеченов киңәшмәдә әйткән сүзләренә гомере буе тугры булып калды: миссионерлык эшендә бернинди әхлак нормалары белән дә хисаплашмыйча, бары тик ахыргы нәтиҗә турында гына уйлады, эшен уңышлы алып бару өчен, чыгымнарны арттыру турында кайгыртты. Аның үтенече буенча, императрица Елизавета Петровна аларны ун меңнән унбиш мең дә дүрт йөз унбиш сум җитмеш ике тиенгә хәтле күтәрде!

Башка диндәге халыкларны төрле ысуллар кулланып чукындыру үзенең нәтиҗәсен дә бирми калмады, әлбәттә. 1739–1742 елларда 22 031 кеше, шул исәптән 309 татар, православие диненә күчте. Бигрәк тә 1740 елның 11 сентябрь указыннан соң Димитрий атакай җитәкчелегендәге миссионерлык эше искиткеч югары күтәрелде: 1739 елда 205 кеше чукындырылган булса, 1742 елда бу сан алтмыш тапкырга артты!

Яңа керәшен конторасы җитәкчесе Димитрий атакайның бу эштәге тырышлыгы Синод һәм императрица Елизавета Петровна тарафыннан югары бәя алып, ул 1742 елның 1 сентябрендә Нижгар епархиясенә епископ итеп җибәрелде, һәм ул биредә дә иң беренче чиратта иноверецларны чукындыру белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ул аларның ышанычын тулысы белән аклады да: 1746 елда бу епархиядә православиегә күчүчеләр саны илле мең дә дүрт йөз утызга җиткерелде!

Миссионерлык эшенең шундый югары темплар белән баруы Димитрий атакайны тагын да рухландырып җибәрде. Хәтта ул, башкаларга үрнәк күрсәтү өчен, үз миссионерлары белән еш кына авылларга үзе дә еш чыгып йөрде. Нигездә, мордвалар яшәгән Тәреш волостеның Карлы авылында да берничә тапкыр булды…

…1743 елның 15 июне. Кояшлы матур, аяз көн. Бүген аның җитәкчелегендәге миссионерларның Карлы авылына чираттагы сәфәрләре иде. Беренче мәртәбә алар монда ике ай элек булып киттеләр. Ул чакта аларны бу тирәдә көчләү юлы белән алып барылган чукындыру эше зур ризасызлык тудырган башка авыл мордваларына теләктәшлек күрсәткән карлылар тавыш-гауга белән каршы алганнар иде. Янәсе, алар үз диннәрен хуп күрәләр, христианлыкка күчәргә теләмиләр, әгәр дә аңа керергә көчләү, басым ясау алга таба да дәвам итсә, алар моннан башка җирләргә качып китәчәкләр, доганы исә урман-кырларда да укый алалар.

Әлбәттә, урыс динчеләренең моңа исләре дә китмәде, тик ни булган әле бу мордваларга, моңарчы бик күндәмнәр иде дип гаҗәпләнеп, иңнәрен генә сикертеп куйдылар, хәтта мыек астыннан гына елмаешып та алдылар. Елмаюын елмайдылар, тик бу хәлгә бик ачулары да килде. Шуңа күрә бу юлы, бүтән үзләренең изге эшләренә ризасызлык белдерергә җөрьәт итмәсеннәр өчен, төркемнәрен саллырак итеп алдылар – исәпләре аларны куркыту иде.

Алар, Карлыга килеп керү белән, алдан сөйләшеп куйганча, туп-туры авыл зиратына юл тоттылар һәм аз гына вакыт эчендә авыл халкы өчен изге саналган урынның шактый өлешен туздырып – кабер ташларын аударып, исемнәр язылган такталарны суырып алып, каберләр өстендәге шактый гына рәшәткәләрне яндырып ташладылар.

Авылныкылар, бәлки, бу вәхшилекне бераз вакыт белми дә калган булыр иде, ләкин моны авыл читендә сарыклар көтеп йөргән берәү күреп, шундук авылга чапты. Ә анда исә кешеләр, бу вакытта инде зур эшләрен башкарып, авыл мәйданына юнәлгән миссионерларны тавыш-гауга белән каршылады.

– Ник безнең зиратны җимердегез, ник яндырдыгыз? – дип шаулашты халык. – Сезгә безнең әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз җирләнгән зиратыбызның ни зыяны тиде?!

Ә миссионерлар моңа каршы, күзләрен дә йоммыйча:

– Зиратыгыз чиркәүгә бик якын тора, бу закон буенча тыела! – дип, күтәрелгән тавышны җиңәргә теләп, бугазларын киереп акыра-акыра аңлатырга тырыштылар.

Ләкин кая ул аңлау! Мондый тузга язмаган сүзләрне ишеткән халыкның түземлеге төкәнә генә барды.

– Алай булгач, ул чиркәүне өч ел элек нишләп безнең зират янына китереп салдыгыз соң?! – дип гаҗәпләнде кызганнан-кыза барган халык. – Безгә бер тиенгә дә кирәге юк ул чиркәвегезнең!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации