Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Белмим инде… Әйе. Ходай кушар микән соң, ә, карчык?

– Кушар, атасы, кушар, Алла боерса. Терел генә, барысын да эшләрсең!

– Габдрахманга әйт, карчык, синең теге ни… ничек әле… керләр юа торган зур ләгәнне алып кереп мич буенарак куйсын. Әйе. Җылына торсын…

– Алып кердем инде мин аны, атасы.

– Рәхмәт, карчык, рәхмәт. Барысын да белеп, кирәгенчә эшлисең…

– Соң, бүген генә килмәгән бит мин дөньяга! Синең белән бергә кырык елдан артык торабыз түгелме инде?

– Чынлапмы? Шулай ук мыни?

– Чынлап булмый!

– Ничек тиз уза вакыт, ә! Баксаң, әле күптән түгел генә өйләнешкәниек шикелле. Әй, бу вакыт дигән нәрсә… Нишләп шулай су шикелле ага икән ул?! Таң ата да кич була дигән шикелле, яши генә башлыйсың кебек, ә ул инде үтеп тә бара! Артына борылып та карамыйча. Ә, карчык?

– Бернишләп тә булмый. Бар нәрсә дә Ходайның кодрәте белән эшләнә… Димәк, шулай кирәк…

Өйгә Габдрахман-Валерий килеп керде.

– Ничек, әни, суың җылынамы?

– Куйдым, инде җылына башларга тиеш.

– Әти, тәнең кычынамы әллә? Төнгә каршы юынырга исәп иткәнсең.

– Юк, бер җирем дә кычынмый. Әйе. Ни бит… Кеше тәне кычытканга гына юынмый. Көн саен юынсаң да зыяны юк аның. Аннан соң мин хәзер юынырга түгел, госел коенырга җыенам. Әйе. Госел коенырга, улым.

Валерий, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, тиз генә тирә-ягына каранып алды.

– Тора-бара әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың син, әти. Госел дигән нәрсә мөселманнарда гына бит ул!

– Күп сөйләшмә! Гөнаһ җыйма!

– Мин болай гына, әти…

– Болаймы, тегеләйме… Кайчак кайбер нәрсә турында дәшми калу яхшырак. Әйе. Син миңа тиз генә госел коенып алырга гына булыш! Калганы синең эш түгел, улым…

Чыннан да, бераздан су җылынып җитте дә, Валерий, култыклап, әтисен почмакка, чаршау артына алып кереп чишендерә башлады.

– Менә, улым, кеше кулына калу шушы инде ул. Үзең чишенә дә алма инде, ә!

– Шөкер ит, әти, бүгенге көндә чит кешеләр кулында түгел бит син.

– Анысы шулай, улым. Аллага шөкер, үз өемдә, үз якыннарым арасында мин! Ходай гөнаһларыбызны кичерә күрсен инде. Әйе. Бардыр инде бездә гөнаһлар… Тормыш бит… Төрле чак булгандыр…

Кече малае белән шулай сөйләшә-сөйләшә, Семён госел коенып та чыкты. Госелдән соң чиста киемнәрен киеп алды – аларны әзерләп куярга карчыгына алдан ук әйтеп куйган иде.

– Менә хәзер ничек рәхәт булып китте! – диде ул, малае култыклап сәкегә алып чыгып урынына салгач. – Җиңеләеп киттем. Әйе. Өстемнән тау төшкән шикелле булды, валлаһи!

– Шуның өстенә чак кына шулпа да кабып җибәрсәң, бөтенләй яхшы булып китәр ие, атасы. Биримме?

– Кая, карчык, биреп кара әле, алайса. Бәлки, капкалап алырмын…

– Бик яхшы булыр, бик яхшы булыр, атасы. Хәзер алып чыгам.

Чыннан да, бүген көн буена авызына бер валчык ризык та капмаган Семён кырын ятып, бер терсәгенә таянган килеш хәйран гына капкалады тавык шулпасын. Моңа өйдәгеләрнең барысы да сөенде. Ни әйтсәң дә, авыру тамагына каба икән, бу һәрвакыт аның туганнарында терелеренә өмет уята. Монда да шулай булды.

– Менә булдырдың, атасы, менә булдырдың! – дип елмайды карчыгы Василиса. – Болай булгач, ике-өч көннән йөгереп йөри башлыйсың, Алла боерса!

Карты дәшмәде. Ашаганнан соң, яңадан урынына ятты да күзләрен түшәмгә төбәде.

– Син миңа ачу тотмыйсыңмы, Бәдерхәят? – дип сорады ул аннары, нәрсәдер исенә төшкән сыман, кинәт кенә.

– Нинди ачу, атасы? Син ни турында?

– Тормышта төрле чак булгандыр… Бәлки, кайчак рәнҗеткәнмендер дә… – диде Семён, гаепле кеше сыман. – Әгәр дә мәгәр андый чакларым булса, синең кичерүеңне сорыйм, карчык. Кичер, гафу ит!

– Син нәрсә инде, атасы?! – дип, күзләрен түгәрәкләндерде Василиса. – Гомер булмаганны, әллә ниләр сөйләп ятасың! Ниткән ачулану ди ул?! Аллага шөкер, бер мәртәбә дә кеше-кара көлдермәдек, әти-әниләребез йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдек. Кеше көнләшерлек итеп яшәдек бит без, атасы! Тапкан сүз! Кичер, имеш! Күп сөйләшергә ярамый сиңа, тыныч кына ятарга тырыш. Тузга язмаганнарны сөйләмә!

– Димәк, кичерәсең, карчык? Димәк, күңелеңдә миңа рәнҗү-фәлән тотмыйсың?

– Карале, атасы, ни булды соң әле сиңа бүген?! Һаман булмаганны сөйләп маташасың. Нинди рәнҗүем булсын минем сиңа? Ходайның биргәненә шөкер, кешеләрне көнләштереп яшәдек, дим бит! Юк-бар нәрсәләр уйлап ятма!

– Рәхмәт сиңа, карчык, рәхмәт. Миңа синең рәнҗеп калмавың кирәк…

– Каядыр барырга җыенасыңмы әллә, атасы? – дип көлде Василиса. – Кая? Син башта терел инде, аннары барырсың барасы җиреңә…

– Беркая да бармыйм… Кая барыйм ди?

– Соң, алайса, сүзеңне чамалап сөйлә, атасы!

– Мин дә сиңа бернинди рәнҗү дә тотмыйм, карчык. Әйе. Тырнак хәтле дә рәнҗүем юк сиңа…

Шулчак аларга хәзер авыл чиркәвендә поп хезмәтен башкаручы Софрон килеп керде.

– Хәерле кич, Василиса түтәй! – диде ул, керә-керешкә. – Семён дәдәй авырып киткән дип ишеттем. Ни булган?

– Хәерле кич, Софрон! Әйе, авырып китте шул. Түргә уз, әйдә! – дип каршы алды аны Василиса.

Поп шундук түргә узды да, чукынмакчы булып, лампадалы почмакка карады. Тик ул, гадәттә, һәр өйдә һәрвакыт ачык була торган ул почмак ниндидер бизәкле яулык шикелле нәрсә белән ябып куелган иде. Моны күреп, Софрон чукыну уеннан кире кайтты һәм урын өстендә яткан хастага дәште:

– Хәерле кич, Семён дәдәй! Нәрсә, авырыйсыңмыни? Урамда кемне генә очратсам да, исәнләшеп өлгергәнче, барысы да: «Семён дәдәй авырып ята икән», – диләр.

– Бераз авырып киттем шул, Софрон, авырып киттем. Авырткан җирем дә юк шикелле болай. Тик хәл юк, бөтен буыннарда – ниндидер көчсезлек… Кисәк-кисәк баш әйләнә, түшәмнәрдә очып йөргән шикелле булам…

– Һем-м-м, нинди авыру икән соң ул, ә, Семён дәдәй?

– Кем белгән инде аны? Нәрсәдер сиздермичә генә эчтән кимереп килгәндер, мөгаен. Авырттырмыйча гына… Бардыр инде, Софрон, бардыр… Аннан соң, ни әйтсәң дә, вакыт үзенекен итә бит ул…

– Анысы да дөрес. Тик син кайгырма, үтәр-китәр, терелерсең, аягыңа басарсың, Хода боерса. Синең авылда эшлисе эшләрең күп бит әле, Семён дәдәй. Кешеләр синең тизрәк терелүеңне көтә.

– Эш… Кешенең үлгәч тә өч көнлек эше кала, диләр. Аякка басып булса, эшне эшләргә мөмкин анысы. Исән-сау гына йөргәндә, гаиләңдә иминлек-татулык булганда эш берни түгел ул! Әйе. Үзенә күрә бер бәхет ул эш!

– Карале, Семён дәдәй, нишләп почмактагы лампадалы тәрегез ябылып куелган? – дип, Софрон, авыруга таба иелеп, тавышын әкренәйтә төште. – Алай-болай ни түгелдер бит? Кире үз динегезгә дим… Берүк, алай-болай иткән булып, бу турыда вулыска барып ирешә күрмәсен тагын! Әйт өйдәгеләреңә. Үзең беләсеңдер, һич тә уен эш түгел бу! Алла сакласын, картлык көнегездә… Бәладән баш-аяк!

– Юк, юк, Софрон, бер дә начар уйлый күрмә бу турыда! Әйе. Аны ябып торырга үзем сорадым… Андагы иконадагы пәйгамбәр йөзен күргәч, нигәдер үлем искә төшеп тора, – дип ялганлады Семён. – Ә үлем турында уйлыйсы килми бит… Аның турында уйларга өлгерербез әле, мин әйтәм…

– Анысы шулай инде, бер караганда. Тик, Семён дәдәй, икенче яктан караганда, аңа карап, Ходадан гөнаһларны ярлыкауны сорарга кирәк. Аннан соң, анда карап, чын күңелеңнән чукына-чукына сорасаң, кем белә, бәлки, тизрәк терелеп тә китәрсең. Хода – мәрхәмәт иясе ул, үзенә чын күңелдән мөрәҗәгать иткәннәргә һәрчак ярдәм кулын суза. Христиан буларак, моны бервакытта да онытма, Семён дәдәй! Авыр эш түгел, дини йолаларны үтәргә тырышырга кирәк.

– Анысы шулай, Софрон, шулай анысы. Әйе. Дөрес әйтәсең. Дини йолаларны һәркем үтәргә тиеш!

– Ярар, Семён дәдәй, киттем мин. Хода сиңа тиз көндә терелергә язсын! Изге пәйгамбәребез Иисус Христос сине мәрхәмәтеннән ташламасын!

– Шулай булсын, Софрон, шулай булсын инде. Әйе. Яхшы теләкләрең өчен рәхмәт сиңа.

Поп аны чукындырып алды да чыгып китте.

«Йөри шунда ачу китереп! – дип, үзалдына мыгырданып алды Семён, аның артыннан ишек ябылган тавыш ишетелгәч. – Син белгәнне генә белмиләрие ди!»

– Ни мыгырданасың анда, атасы? – диде Софронны озатып калган карчыгы, аның янына килеп.

– Софронны әйтәм, йөри шунда… Ничек керәсе итте икән?!

– Нигә гаҗәпләнәсең аңа? Авыру икәнеңне ишеткән дә кергән инде кеше, якын итеп. Шулай дип әйтеп тора бит.

– Бар, Габдрахманны чакыр әле, Бәдерхәят! Монда керсен.

– Нинди йомышың бар ие анда, атасы?

– Аңа гына әйтәм. Ирләр сүзе…

Бераздан түр якка Валерий килеп тә керде.

– Нәрсә, әти? Ни әйтмәкче идең?

– Утыр әле, улым. Ашыкма!

Малае аның аяк очына килеп утырды.

– Менә нәрсә, улым… Әйе. Ни… хәлләр шәптән түгел минем…

– Тагын да авыраеп киттең мени, әти?

– Шулайрак шул, улым, шулайрак. Менә нәрсә әйтмәкчием сиңа, улым… Дөнья эшен белеп булмый. Әйе. Бүген бар кеше, иртәгә юк… Әгәр дә алай-болай… Әйе. Әгәр дә, мин әйтәм, үлеп китә калсам…

– Син нәрсә инде, әти?! Нәрсә инде син? – дип бүлдерде аны Валерий.

– Бүлдермә! Болай да авыр. Әгәр, дим, ни… үлеп китсәм, мине мөселманча күмсәгезие. Әйе. Син – ир кеше, авыл картлары белән сөйләшсәң…

– Минем синең белән бу турыда сүз дә алып барасым килми, әти. Әйдә, калдырыйк әле моны. Ниткән үлү ди?! Син нәрсә, әти?! Терелеп, үз аягыңда рәхәтләнеп йөгереп йөрерсең әле, Алла боерса!

– Ашыгасың. Әйтәм бит, бүлдермә, дип. Әйе. Алай-болай үлеп китә калсам, дим бит мин. Менә хәзер тотам да үләм, димәдем. Үзең ничек уйлыйсың, мөселманча күмдерә алырсыңмы мине?

– Әллә ниткән сораулар бирәсең! Һаман юк-бар нәрсәләр турында уйлап ятма инде син, әти!

Семён бу юлы бер сүз дә дәшмәде. Әллә үпкәләве, әллә нәрсәдер хакында уйланып ятуы идеме, малае Валерий аңлый алмады. Тынычлыгын бозасы килмичә, сүз башларга да кыймады.

– Бар! – дип, кулын селтәде шулай шактый гына сүзсез яткан Семён. – Төнгә кереп, авыл йокыга талгач, монда Сәмигулла килергә тиеш. Әйе. Син аны каршы ал инде, яме, улым! Хатын-кызлар белән балаң йокласыннар.

Валерий аңардан: «Нишләп киләчәк безгә Сәмигулла абый?» – дип сорамакчы иде дә, ләкин әтисенең ачулануыннан шикләнеп, тыелып калды.

Чыннан да, инде кешеләр ятып беткәч, аларга кыштыр-мыштыр итеп, Сәмигулла килеп керде.

– Сәмигулла абый, синме? – дип сорады баскычта аяк тавышы ишетеп ишек төбенә килгән Валерий әкрен генә.

– Әйе, мин әле бу, – диде тавыш.

– Ут яндырыйммы, Сәмигулла абый?

– Кирәкми, кирәкми! Болай гына, утсыз гына. Ничек анда Сибгать абый?

– Авыраебрак китте, ахрысы…

– Әйдә, янына керик. Йокламыйдыр?

– Юк иде.

Караңгыда, капшана-капшана, түр якка керделәр.

– Нихәл, Сибгать абый? – диде Сәмигулла әкрен генә. – Мин әле бу, килдем менә…

– Бик яхшы. Әйе. Рәхмәт.

– Хәлләр ничек соң, Сибгать абый?

– Син сорама, Сәмигулла энем, мин әйтмием.

– Ярар, алайса, Сибгать абый, әгәр рөхсәт итсәң башлыйм мин.

– Хәерле сәгатьтә, Сәмигулла энем. Әйе. Башла!

Сәмигулла, аякларын муллаларча бөкләп, аның баш очына сәкегә менеп утырды да пышылдап кына ясин укый башлады: «Бисми-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Йәә сиииин. Вәлкоръәәнил хәкиим. Иннәкә ләминәл мүрсәлиин. Галәә сыйраатыйм-мөстәкыйм…»

Ясин сүрәсе шактый озын икән, Сәмигулла аны шактый озак укыды.

«Иннәмәәәә әмруһүү изәә әраадә шәйъән әййәкуулә ләһүүкүн. Фәйәкүүн Фәсөбөхәәнәлләзии бийәдиһии мәләкүүтү көлли шәйъиү вә иләйһи түрҗәгүүн. Әмин», – дип, аның ахырын укып бетергәндә, икесен дә гаҗәпләндереп, Семён тирән йокыга талган иде.

– Ярар, йокласын, уятмыйк тагын, – диде Сәмигулла, саклык белән генә сәкедән төшкәндә. – Тынычланып китте бугай.

– Әйе, Сәмигулла абый. Шулай бугай шул. Ул бу доганы укырга үзе сораган идеме?

– Әйе, әниеңне җибәргән иде минем янга. Ярар, йокласын, мин киттем.

– Бик зур рәхмәт инде сиңа, Сәмигулла абый.

– Ярар сана! Үз кешеләр ич без! – дип, Сәмигулла әкрен генә чыгып китте. Аны Валерий капка төбенә хәтле озата чыкты.

– Көндез ничегрәк иде Сибгать абый? – дип сорады Сәмигулла. – Авыраебрак киткәне сизелдеме, юкмы?

– Әйтә дә алмыйм. Гадәттәгечә шикелле иде кебек. Тик әллә ниткән сәер нәрсәләр әйтте ул миңа. Алай-болай үлә-нитә калсам, мине мөселманча җирләтә алмассыңмы икән, диде. Әллә бераз акылы җиңеләя башладымы икән, дип уйлап куйдым. Чыннан да, бик сәер үтенеч бит бу!

– Ничә ел христиан булып йөрсә дә, күңеле белән барыбер мөселман булып калды шул ул. Бу яктан караганда, сәер дә түгел…

– Соң, ни бит, Сәмигулла абый… Алай-болай нитсә дә… – Валерийның, үлә калса да, дип әйтәсе килмәде. – Кем рөхсәт итсен мондый нәрсәне?! Шулай бит?

– Әйдә, бу турыда баш ватмыйк әле без, Валерий. Терелер, Алла боерса. Әйткәч тә, карт кеше бит, бераз күңеле йомшарып киткәндер. Була торган хәл.

…Икенче көнне Бәрәскә авылында яшен тизлеге белән, бүген төнлә Сибгатулла абый үлгән, дигән хәбәр таралды. Бер-берсенә бу хәбәрне җиткергәндә, авылдашларының кайберсе: «Ишеттеңме, Сибгатулла абый үлгән», кайсыбере: «Семён дәдәй үлгән бүген төнлә», кайсысы, аның яшендәгерәк булганнары: «Сибгать тә китеп барган…» – диделәр. Күбесе аның шулай тиз китеп баруына гаҗәпләнеп калды, чөнки әле кайбер кеше аның урын-җиргә ятуы турында ишетмәгән дә иде бугай.

«Менә ансат үлем! – дип әйтүчеләр дә булды. – Бер ай да ятмады: үзе дә азапланмады, гаиләсен дә азапламады, тыныч кына китеп барды… Яхшы кеше иде, мәрхүм».

Болай дип әйтүчеләр хаклы иде шул. Дөресе дә шулай, бер караганда. Хәтта үлгәнен гаиләсе дә сизми калды. Карчыгы Василиса иртән аның ягына карап алгач, башта ниндидер өметле канәгатьлек белән: «Шөкер, ясиннан соң ничек тынычланып киткән: һаман йоклый әле», – дип уйлап алды. – Йокласын, йокласын әйдә, йокы – авыру кеше өчен дәва ул». Тик аннан соң бу йокы дигәненең артык озакка сузылуын күреп, күңелендә ниндидер шикле сиземләү барлыкка килде: «Туктале, аның бит гомерендә дә болай озаклап ятканы юк ие. Әллә соң, Ходаем?..»

Шундый шомлы уй белән янына килеп караса, Сибгатулласы күзләрен мәңгелеккә йомган булып чыкты. Гәрчә моны шундук аңлап алса да, мондый хәлгә ышанасы килмичә, ул аны, йокысыннан уятырга теләп, кулы белән аңа берничә мәртәбә кагылып-кагылып алды:

– Атасы! Атасы, дим. Сибгать! Нишләп тормыйсың инде син?!

Әлбәттә, Сибгате дәшмәде. Шуннан соң Василиса аның кулын тотып карады. Ул салкын иде инде. Димәк, үзенә ясин чыкканнан соң, озак тормаган ул… Инде аның үлгәненә ышанганнан соң, карчыгы нишләргә дә белмичә коелып төште. Башта беравык басып торган урынында таптанып алды, аннары аны селкергә тотынды.

– Син нәрсә, атасы?! Нигә шулай? – дип кабатлады ул шул ук сүзләрне берничә мәртәбә. Аннары: – Балалар! Габдрахман! Әтиебез үлгән бит, улым! – дип кычкырып елап җибәрде.

Аның ачы тавышына ишегалдыннан Валерий йөгереп керде, бераздан киленнәре белән оныклары пәйда булды. Сибгатулла-Семён Хәбибуллин-Григорьев өенә зур кайгы килеп керде. Йорт әгъзалары аптырашта калды: мөселман динендәгеләр йоласы буенча мәетнең шул ук көнне, хәтта төшкә кадәр үк җирләнүе фарыз нәрсә дип санала, ә христиан динендә мәетне җирләү мәсьәләсендә андый катгый йола каралмаган бугай. Җитмәсә, шунда Валерий әнисенә, әтисе белән булган сөйләшүләре, аның үзен мөселманча җирләвен үтенүе турында җиткерде.

– Алай да мин мулла булып йөрүче Нотфулла абый янына барып кайтыйм әле, ул нәрсә әйтер икән бу турыда? – диде ахырда Валерий һәм, җыенып, киңәш-табыш итәргә дип, аның янына китте.

– Ишеттем, улым, әтиегез үлгәнен ишеттем, – дип каршы алды аны Бәрәскә мөселманнарын соңгы юлга озату йолаларын башкарып килүче Нотфулла. – Кайгыгызны уртаклашам, улым. Бик тә яхшы кеше иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын! Ходай дөньялыктагы гөнаһларын кичерә күрсен! Амин! Керәшен Сәрдәсенә җирлисездер инде?

– Минем синең янга килүем дә шушы мәсьәлә турында иде, Нотфулла абый. Әти, кичә мине үз янына чакырып, үзен мөселманча итеп, әти-әнисе, ягъни безнең әби-бабай янына җирләвебезне сораган иде. Нишлик икән, Нотфулла абый, нинди киңәш бирерсең?

– Үзе шулай сорадымы?! – дип гаҗәпләнде мулла. – Сәер үтенеч. Нәрсә, ул үзенең урыс динендә икәнен онытканмы икәнни? Христианнарны татар зиратына күмәргә һич тә ярамый, улым. Динебез кушмый моны. Бу – динебезне мыскыллау була. Син, берүк, мине дөрес аңлый күр, улым! Керәшеннәр үз диннәрендәгечә озатылырга тиеш.

– Алайса, бу мөмкин гамәл түгел, Нотфулла абый? Мин сине дөрес аңладыммы?

– Әлбәттә, дөрес аңладың, улым. Нәкъ шулай: бу һич тә мөмкин түгел!

– Ә шулай да, ул әйткәнчә җирләсәк ни булыр, Нотфулла абый?

– Авыл халкы динебезне мыскылларга ирек бирмәс, улым. Дусы бар, дошманы бар дигәндәй… Юк, ярый торган эш түгел бу. Әгәр дә бу хәбәр вулыска барып җитсә – нишләргә? Әтиеңне безнең зираттан казытып алып, барыбер христиан зиратына күмдерәләр аннары. Шуннан соң сезнең барыгызны да кире мөселман диненә кайтуда гаепләячәкләр бит! Моның өчен хәтта утта яндырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә анда-монда сугылып йөрмә, улым, кайт та әтиегезне христианнарча күмү чарасына кереш! Софронны чакыр, тиешле христиан йоласын үтәсен. Чиркәүгә алып барасызмы, юкмы, анысы сезнең эш, үзегезгә карыйсыз…

Валерий өенә кайтты да, үз очларында яшәүче керәшен Виссарион белән сөйләшеп, әтисенә табут ясый башладылар. Эшне тиз тоттылар: бераздан ул әзер дә булды. Аны, Валерий теләге буенча, күбрәк табутка түгел, ә тигез дүрт почмаклы ящик-тартмага охшаганрак итеп ясадылар. «Минем бер вакытта да мондый табут ясаганым юк иде әле, – диде балта остасы, аны Валерийның арбасына салганда. – Ярар инде, Хода кичерә күрсен!»

Шуннан соң, Сәмигулла белән Рәхимулланы чакырып, әтиләрен юдылар да, ак материягә төреп, шул ящикка салдылар һәм өстен өстәл ашъяулыгына охшаган нәрсә белән капладылар. Дөресен генә әйткәндә, бу гамәлләр барысы да Валерийның әтисе сүзләрен тулысы белән булмаса да, актыгында мөселманча күмүнең кайбер нәрсәләрен сакларга тырышуы иде. Шуңа күрә ул Софронны да чакырмаган иде дә, тик ул үзе килеп чыкты. Башта ул Василиса түтәй белән Валерийдан мәетне чиркәүгә алып барачаклармы, юкмы, әллә христиан йоласын монда гына үткәрергә кирәкме, дип белеште. Кара кайгыга баткан, тирәсендә бернине дә күрмәгән, бернине дә аермаган Василиса түтәй, бары тик Валерийга таба гына төртеп күрсәтте: янәсе, бар нәрсәне дә ул хәл итә.

– Юк, чиркәүгә алып барып тормыйбыз инде, чөнки үзең беләсең, барасы җиребез ерак, – дип җавап бирде аңа Валерий. – Син тиешле йоланы шушында гына үткәреп ал инде, Софрон дәдәй!

Шуннан соң поп хезмәтен башкаручы Софрон – элеккеге Колга Гатау, ниндидер догалар мыгырданып, төтенле кадилосы белән табут-ящик тирәсендә берничә мәртәбә селтәнеп алды да Сибгатулла мәете яткан ящикны, гомере буе яшәгән өеннән алып чыгып, ат арбасына салдылар һәм аны соңгы юлга озата баручылар күршедәге Керәшен Сәрдәсе авылына таба юл алдылар.

Шул көнне шушы авыл зиратында тагын бер кабер барлыкка килде. Анда мөселман булып туган, озын гомеренең күп елларын – мөселман Сибгатулла Хәбибуллин, ә соңгы берничә елын христиан булып яшәргә мәҗбүр ителгән Семён Григорьев күмелгән иде.


Уфага?!

Инде малайлары турында бөтен өмете сүнгән көннәрнең берсендә, бу вакытка майордан подполковник чинына ирешкән Лазарев Сергей Владимирович алпавыт Василий Степанович Шашуринны, ул Уфага килеп, гадәте буенча, үзенә кергәч, аны элеккедән дә җылы каршы алды.

– Василий Степанович?! Күптән күренгәнең юк, күптән! Онытып барасың бугай, ахрысы. Әйдә, түрдән уз, түрдән! – дип, сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торып, күрешергә ике кулын сузып, ишек катына ашыкты. – Саулык-сәламәтлек яклары ничек, Василий Степанович? Күзгә-башка күренмисең, авырып китмәгәнсеңдер бит?

– Шөкер, саулыкка зарланган юк анысы. Тик эшләрнең бик тыгыз вакыты хәзер.

– Ничек тыгыз вакыты? Инде игеннәрне җыеп алдың, амбарыңа салдың. Тагын нинди эшләр килеп чыкты ул кадәрле?

– Ашлыкны амбарга салу белән генә эш бетми шул әле, хөрмәтле Сергей Владимирович. Аны урнаштырырга, безнеңчә әйтсәк, сатарга кирәк! Монысы өйдә кул кушырып утырып кына эшләнә торган эш түгел – сатып алучыларны эзләп чабасы бар! Соңгы вакытта шул мәшәкатьләр белән йөрергә туры килде.

– Соң, синең даими сатып алучыларың бардыр бит инде, Василий Степанович?

– Бар алар, бар. Тик сәүдәгәрләр шуңа күрә сәүдәгәр дә бит инде: барысы да очсызракка алырга чамалый! Ә көч түгеп үстергән ашлыкны, билгеле, шалкан бәясенә генә бирәсе килми. Шуңа күрә, бүрене аяклары туйдыра дигәндәй, анда чабасың, монда чабасың. Соңгы вакытта Нижний Новгородта гына да өч мәртәбә булырга туры килде. Аннан соң ул ашлыкны баржаларга төятеп озатасы да бар бит әле! Монысы – үзе генә дә нинди мәшәкатьле эш. Димәк, җыеп алу – ярты эш кенә әле ул, Сергей Владимирович! Аның мәшәкате көзен генә түгел, кыш буена бара!

– Ул чакта аңлыйм мин соңгы вакытларда күзгә-башка күренмәвеңне. Ярар, алай булгач, кичерәм сине, Василий Степанович, кичерәм бу юлга, – диде подполковник, аны өстәле янына таба әйдәп. – Бераз тамагыңны чылатып алырга исәбең юктыр?

– Рәхмәт, Сергей Владимирович, бер дә эчәсем килми.

– Уфага да шул мәсьәлә буенчамы?

– Әйе. Тегермән тотучы сәүдәгәр Ижбулдин янына килдем. Аңа 400 пот арыш сату турында килештек. Кышка кереп, чана юлы төшкәч, олаулар белән китертәсе. Ә син, ник күренмисең, дисең. Кайчак кычыткан җирне кашырга да вакыт юк монда!

– Ә миндә синең өчен яңалык бар, Василий Степанович! – диде кинәт подполковник, елмаеп.

– Нинди яңалык?

– Ашыкмый тор, хәзер әйтермен, – дип, кабинет хуҗасы үзенең өстәл тартмасында казына башлады. – Хәзер әйтәм, хәзер… Әһә, менә ул!

Хәтерлисеңдер, кайчандыр мин сиңа бүләк иткән – подполковник бу сүзләренә басым ясап алды – теге хатынның… туктале, фамилиясе ничек әле аның? Әйе, хәзерге көндә синең авылыңда яшәүче Надежда Тихонованың балалары турында берәр нәрсә белешеп булмасмы дигән идең…

– Мин бу турыда оныттым да инде! Биш былтыр узды бит аңа!

– Бернишләп тә булмый, Василий Степанович, авыр эш булып чыкты ул.

Кат-кат хатлар язарга туры килде. Анысына да рәхмәт, соң булса да уң булсын дигәндәй, бик көттереп булса да, җаваплар да алынды.

– Йә, йә, нәрсәләр язалар? – дип кызыксынды алпавыт. – Нәрсә дигәннәр?

– Ашыкма, хәзер әйтәм, – диде подполковник сабыр гына. – Башта җавап Казаннан алынды. Анда бу хатынның Татищев указы буенча, шушы шәһәргә җибәрелгән малае… малае… – ул кулындагы кәгазьгә карап алды, – Спиридон Тихонов дигәне хәзерге вакытта бер байның тире эшкәртү фабрикасында эшләп ята, дигәннәр.

– Ә калганнары? Алары турында нинди хәбәрләр бар?

– Алары, шул ук Татищев указы нигезендә, Самарага җибәрелгән булган. Хәзер карыйбыз, хәзер карыйбыз… – дип, сөйләнә-сөйләнә, офицер өстәл тартмасыннан тагын бер кәгазь алды. – Аларының берсе, Георгий дигәне, алпавыт Бусыгин Анатолий Ивановичның Самара шәһәреннән йөз сиксән чакрымдагы утарында яши, диелгән шушы рәсми кәгазьдә. Менә монда авыл исеме дә күрсәтелгән: Каменово. Бәлки, сиңа таныштыр ул алпавыт, ә, Василий Степанович? Синең шикелле, ул да җир белән эш итә, диләр.

– Юк, таныш исем түгел. Ишеткәнем булмады.

– Ә өченче малае… ул да Самарага җибәрелгән булган. Монысының исеме – Евгений. Хәзер карыйбыз… Монысы унөч яшьтә егерме ике яшьлек марҗага көчләп өйләндерелгән булган, тик шул ук айда, су коенганда, Иделдә батып үлгән. Менә шулар ул хатынның балалары турында. Тик, Василий Степанович, гафу итәсең, бу хәбәрләрне аңа үзем җиткерергә телим. Син хәзергә бу турыда берни дә белмисең. Ә син мине ул хатын белән очраштырасың гына. Килештекме?

– Нигә кирәк сиңа аның белән очрашу?! – дип гаҗәпләнде алпавыт. – Аңардан барыбер бер тиен дә ала алмыйсың! Сиңа үзем түлим мин.

– Нигә шулай кайгыртасың әле син ул хатын турында, Василий Степанович? Әйт дөресен: янына йөргәлисеңме? Бар бит синдә андый гадәт! Ә? Курыкма, беркемгә дә чыгармыйм!

– Халыкта хатын-кыз янына йөрүгә кагылышлы бик акыллы гыйбарә бар. Белмим, ишеткәнең бармы икән, юкмы икән?

– Нишләптер хәтерләмим андый нәрсәне. Ишеткән юктыр, мөгаен. Йә, әйтеп җибәр!

– Ярар, тик колагыңа гына әйтәм, чөнки оятсыз әйтем ул, – дип алпавыт, аның колагына иелә төшеп, берничә сүз әйтте.

– Үткен гыйбарә! – дип, рәхәтләнеп көлде офицер. – Бик дөрес әйтелгән бит, ә! Гаҗ-җәеп төгәл әйтелгән! Менә шуны истә тотсак та, ул хатын белән мин очрашырга, хәбәрләрне үзем җиткерергә тиеш! Тик монда, Уфада. Шушы арада, вакыт табып, син аны монда алып килергә тиеш, Василий Степанович. Безнең дуслык хакына. Йә, ни әйтерсең? Ә мин бу вакытка бер аулак урын әзерләп куярмын һәм без аның белән шунда сөйләшербез…

– Һич аңламыйм: нишләмәкче буласың ул хатын белән?! – дип гаҗәпләнде алпавыт. – Сиңа шәһәр марҗалары җитмәгәнме, гап-гади крәстиән хатын белән бәйләнмәсәң?!

– Әй хөрмәтле Василий Степанович, Василий Степанович! Крәстиәнме, патшабикәме, алар барысы да хатын-кыз инде! Тик авыл хатын-кызы бозылмаган һәм самими була! Ул, шәһәрнекеләр шикелле, үзе өстеңә менеп атланмый! Тыйнак алар, шуның белән тарта да!

– Карап-карап торам да, син, Сергей Владимирович, соңгы вакытларда бөтенләй бозылып беткән. Сүзеңә караганда, хәтта азган дияргә була.

– Теләсәң, сиңа да әзерләп куярмын бер яшь марҗаны, ә? Сине теге Марусяң туйдыргандыр инде, мөгаен.

– Алай бик туйдырмады да, ире сизмәгәе дип курка башлады ул. Аннары үзем дә шөлли төштем: әгәр дә мәгәр прокурор хатынының минем сөяркә икәнен белә калса, моның ахыры бик начар бетәргә мөмкин…

– Син кайдан беләсең, бәлки, ул сиңа, киресенчә: «Уфага килгән саен, хатыныма ирләр назы күрсәтәсең, рәхмәт сиңа, Василий Степанович!» – дияр. – Кабинет хуҗасы көлеп куйды. – Курыкма, өстәвенә яхшы аракы белән дә сыйлар әле үзеңне!

– Прокурорның нәрсә белән сыйларын чамалыйм мин, – диде алпавыт, елмаеп.

– Йә, килештекме, Василий Степанович? Мин ул хатыннан ике елга якын дәвам иткән бу эшемнең әҗерен алырга хаклыдыр бит? Екатеринбург, Самара һәм Казан арасында күпме хатларым йөрде! Моны мин бары тик синең өчен генә эшләдем. Шуңа күрә мине дөрес аңларсың, дип уйлыйм…

– Әгәр алай бик телисең икән, ярар, синеңчә булсын. Мин аны монда алып килер алдыннан сиңа хәбәр итәрмен.

– Килештек, Василий Степанович, килештек. Менә бу – ир-атлар сүзе, ичмаса!

Шушы сөйләшүдән соң ике атна чамасы узгач, әле кичен генә Уфадан кайтып кергән алпавыт Шашурин шундук Марияне Надежда янына җибәрде.

– Иртәгә иртүк эш белән Уфага җыенам, үзем белән Надежданы да алам. Әйт, җыенып торсын! – диде ул аңа.

Моны ишеткән экономка, йөзенә ниндидер хәйләкәр елмаю чыгарып, астыртын гына аңа карап алды да:

– Ул анда нигә бара, Василий Степанович? – дип сорады. Эченнән исә: «Ниһаять, ничә ел узгач, күңеле төшкән!» – дип уйлап алды.

– Анысы сиңа нәрсәгә аның? – диде хуҗа кырыс кына. – Анысы сиңа кагылмый.

– Кагылмаганын яхшы беләм мин, Василий Степанович. Аңа ничегрәк әзерләнергә икән, дип кенә соравым. Эш киеменнән булырга тиешме, әллә рәешнекеннәнме?

– Ә-ә, менә син нәрсә турында… Яхшырак киемнәрен кисен, әлбәттә, шәһәргә барабыз ич!

– Менә хәзер аңлашылды, Василий Степанович. Мин хәзер, йөгереп кенә!

Ул, чыннан да, үзе әйтмешли, «йөгереп кенә» килде бугай, алар өенә сулышы кабынып килеп керде һәм бусагадан ук бер сулышта:

– Әзерлән, иртәгә иртүк Василий Степанович белән Уфага барасың, Надежда! – диде.

– Нигә икән? – дип сорады Надежда, каушый төшеп. – Нинди эшкә икән анда?

– Хуҗа анысын әйтмәде, тик рәеш киемнәрен кисен, диде.

– Ни булды, нигә икән?

– «Нигә икән, нигә икән?» Аптырама, җүләр, ачык итеп әйтеп торам ич, рәеш киемнәрен кисен, диде. Димәк, эшләргә түгел! – дип Мария, аны тагын да шикләндереп, күз кысып куйды. – Азмыни ир-атның эше? Әйтер, вакыты җиткәч. Ярар, киттем мин. Әзерлән әйдә! – Ул тавышын әкренәйтә төште. – Хушбуй ише нәрсәләрең бармы соң синең?

– Анысы ни тагын?!

– Ни инде… хатын-кыздан тәмле ис килеп торсын өчен сөртә торган нәрсә… Шунсыз авыл хатыннарыннан тирес белән тир исе килеп тора! Ә ир-атлар андыйларны яратмый…

– Аңламыйм: нигә миннән тәмле ис килергә тиеш?!

– Әй башсыз да инде син, Надежда! Сине Василий Степанович үзе шәһәргә барырга чакыра, ә син, җүләр шикелле, тузга язмаган сорау биреп маташасың. Син нәрсә, үзеңне бер дә хатын-кыз итеп сизмисеңмени соң?!

Надежда Мариянең нигәдер аңа күз кысып куюын да, хатын-кыз турында сүз куертып алуын да ошатмады: аны каядыр ир-атлар белән бергә кич утырырга барырга кодалаган сыман кылана, тик нәрсәнедер яшерә, әйтеп бетерми бугай.

Мария чыгып киткәннән соң, аны күңелсез уйлар чолгап алды, күңелендә төрле сораулар туды: «Чыннан да, Василий Степанович мине Уфа дигән ул шәһәргә ник алып барырга җыена? Ни калган анда миңа? Берәр эш белән булса, бер хәл ие. Ә монда, рәеш киемнән булсын, янәсе. Хәер, бер караганда, анысы дөрес тә: Уфа авыл түгел, анда кешеләр матур киенеп йөридер».

Аннан соң Уфа исемен ишетүгә үк, күкрәгенә пычак белән кадап алган сыман булды. Чөнки аның ирен дә, үзен дә Ташкирмәннән алып килеп япкан, аны – иреннән, ирен аннан аерган каһәр суккан, мәрхәмәтсез шәһәр бит ул! Алай гынамы! Алардан балаларын тартып алган, аларның гаиләсен кырмыска оясын туздыргандай җимергән шәһәр! Ә бу алпавыт анда мине нигә алып бармакчы икән?! Әллә ул әлегә мине газапларны җитәрлек күрмәгән дип беләме? Әй Ходаем, ичмаса, бу хәбәрне иртән, шунда китәр алдыннан гына әйткән булсалар ни була иде соң? Ул чагында төнге йокымны тыныч кына йоклаган булыр идем. Ә хәзер… Хәзер күземә йокы керми дә керми инде! Ичмаса, Анастасия дә кайтып җитми. Дуся исемле хатын, амбарда эшләп йөргән җиреннән, арыш капчыгы күтәреп билен кузгаткан диде бугай, шуның хәлен белергә дип киткән иде. Бәла аяк астында йөри, дип тикмәгә генә әйтмәгән шул борынгылар. Иртән шул Дуся белән өчесе эшкә, көлешә-көлешә, сөйләшеп бардылар. Ә аны анда бәла көтеп торган! Ярый инде, тиз генә аягына баса алса. Әй язмыш, язмыш, һич тә аңлап була торган түгел сине! Ни өчен туганда ук бу хатын ирләр күтәрә алмаган арыш капчыгы күтәрергә тиеш дип язып куйдың икән син ябык кына гәүдәле бу Дусяга?! Капчыкларны ир затлары күтәрергә тиеш түгелме соң?!

Ул, юләр кеше сыман йә күңеленнән шулай уйланып, йә үзе дә сизмәстән үз-үзе белән сөйләшеп ишекле-түрле йөренгәндә, ниһаять, Анастасия дә кайтып керде. Ашарга утыргач, ул аңа үзләренә Мариянең ни йомыш белән килеп китүе турында сөйләп, аңардан:

– Нигә мине үзе белән ала икән ул? – дип сорады.

– Бер дә әйтә алмыйм шул, Надя, – диде иптәше. – Нигә юрарга да белмим. Әллә малайларың турындамы дисәм, кем шөгыльләнер икән андый эш белән?.. Ярар, борчылма, бәлки, монда куркырлык, нәрсәдән булса да шикләнерлек берни дә юктыр? Әллә нәрсәләр уйлап, әллә ниләргә юрап азапланма. Хәерлегә булсын, диген дә тынычлан!

– Тынычлан дип әйтүе генә ансат шул. Уйландыра бит, борчып тора.

– Аңлыйм мин сине, Надя, яхшы аңлыйм. Курыкма, барысы да яхшы булыр, Алла боерса.

– Шулай гына була күрсен ие инде, Ходаем!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации