Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 16


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Өмет һаман сүнми

Ефимның Надеждага малайлары турында белешеп карарга вәгъдә итүенә дә күп вакыт узды, тик бу турыда ник бер кечкенә генә хәбәр ишетелсен! Инде хатын бу турыда аның белән сүз башларга да кыймый иде, ә Ефим исә аның күзенә дә күренергә оялып йөрде. Ул, теге әфисәрнең хуҗасы Василий Степанович белән очрашканда, үзенең күзе төшкән хатынның балалары турында аңа кайчан нинди булса да берәр яңалык җиткерер дип көтте дә көтте. Ул бу турыда аның хуҗасына, һичшиксез, әйтергә тиеш иде – алар хакында үз каналлары аша белешеп карарга нәкъ Василий Степанович үзе кушты бит. Димәк, ул аңа бу мәсьәлә буенча берәр нәрсә белү-белмәве турында барыбер әйтергә тиеш. Ефимның уе буенча, йә әлегә бу әфисәргә ул малайлар турында берни дә билгеле түгел, йә ул бу эш белән шөгыльләнеп тә карамаган. Мөгаен, фаразының беренчесе хактыр, әгәр дә ул малайлар хакында хат язып салган булса да, кемдер әйтмешли, почта дигәне ташбака адымнары белән генә йөри. Моңа тагын казна эшендәге кешеләрнең ташбака адымнарыннан да әкренрәк эш итүен дә кушсаң, шул вакытта моңарчы бернинди хәбәр алынмавына да һич аптырыйсы юктыр. Кем ашыксын да, кем маңгай тирен сөртә-сөртә чапсын әллә кайчан байларга бүләк итеп бирелгән ул балаларның язмышын белергә? Кайчак, әллә инде берәр хәбәр-фәлән алынып та, әфисәр аны Василий Степановичка ул Уфага барып чыккан чакларның берсендә әйттеме икән дигән уй да килә башына. Нишләп монда кунак булып килеп чыккан чакларында бу малайлар турында аларның берсе дә – әфисәр дә, Василий Степанович үзе дә – бер генә сүз дә кузгатмый?! Әллә бу хакта икесе дә оныттымы икән?

Хәзер Ефим, Надежданың күзенә күренергә дә оялып, үтәлмәгән вәгъдәсе өчен аның алдында үзен бик зур гаебе бар кеше сыман тоя, аны күргән чакларда, колак очларына тикле кызарып чыга, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй була.

«Йә, әйт, кем тартты синең телеңнән, шундый вәгъдә бирергә? – дип битәрли ул хәзер үзен. – Тырышып карармын, имеш! Бернинди мөмкинлегең булмаганда, хатын-кызга алай дип әйтергә ярыймы инде, йә? Берни белмәгән башың белән нигә ымсындырырга иде аны? Хәзер ул көн саен күңелен җылытып, җанын тынычландырып җибәрердәй яңалык көтеп яшидер. Бәлки, инде яшәве дә яшәү түгелдер. Әй Ефим, Ефим, барып чыкмаган һәм барып чыкмас мәхәббәт каһарманы!.. Иштең син ишәк чумарын!..»

Юк, ялгыша иде Ефим: инде шулкадәр вакыт узып та бернинди хәбәр дә ишетә-белә алмаган Надежда, малайлары турында тора-бара да нәрсәдер ачыкланыр, ахырында аларның кайсы тирәләрдә икәнен булса да белермен дигән өметен бөтенләй югалтты. Башта, әйе, ул, батканда саламга тотынган кеше шикелле, Ефим әйткән өметле күренгән сүзләргә генә түгел, хәтта балалары табылачагы турындагы әкияткә дә ышанырга әзер иде. Тик ул әкият һаман үз күңелендә йөрткән, көннәр үткән саен, аңа үзе уйлап чыгарган төрле фараз, күзаллаулар һәм тагын әллә ниткән фантазияләр кушылмасы белән баетылган ниндидер яңадан-яңа төсмерләр өстәп торган якты өметен генә кисәрлек булмасын.

Ә фантазиягә килгәндә исә, хәзерге вакытта моның буенча аның белән ярышырлык кеше бөтен дөньясында да юк иде бугай. Йа Хода, аның күз алдына, йокларга яткач бигрәк тә, нәрсәләр генә килми иде! Ул балаларын, янәсе, эзләп таба да, шул шатлыгыннан нишләргә белмичә, аларны битләреннән үбә-үбә кочаклый, бу бәхетенә тагын бер кат ышанырга, аның төш кенә түгел, ә чынбарлык икәненә ышану өчен, кочагыннан җибәрә дә бермәл берәм-берәм аларның йөзләренә карап тора, аннан соң, чыннан да, үз балалары икәненә тагын бер мәртәбә ышангач, аларны берәм-берәм күкрәгенә кыса…

«Әй бәгырьләрем минем, әй бөркетләрем! Сезне дә күрер көннәрем бар икән! – дип сөя ул аларны һәм, шатлыгыннан нишләргә белмичә, аны башкалар белән дә уртаклашмакчы була. – Мин нинди бәхетле бүген, кешеләр! Ишетәсезме мине? Мин бүген Җир йөзендәге иң бәхетле аналарның берсе бит, кешеләр!»

Ул, шулай уйлый-уйлый, юрганын иягенә таба тарта төшеп, елмаеп куя. Озак көтеп алган бәхетенә ирешкән кеше сыман ничектер рәхәтләнеп, ашыкмыйча-кабаланмыйча, бу мизгелдәге шатлыгының бөтен тәмен белеп елмая ул. Әйтерсең менә шушы мизгелдә аның өч малае да янәшәсендә йоклап яталар, ә ул, үз йөрәк парәләренең татлы йокыларын бүлдермәскә тырышып, аларның ничек тигез һәм җанына якын булган сулыш алуларын тыңлап кымшанырга да, юк, хәтта сулыш алырга да куркып ята бирә.

Әй татлы да соң менә шушындый мизгелләрне күз алдына китергән чаклар! Надежданың ялгызлыгы да онытыла, көне буе иелеп урак урганда сызлаган биле белән кулларының арыганлыгы да сизелми. Рәхәт, валлаһи! Гел шундый матур уйлар, күңелгә ятышлы күзаллаулар тудырган әкияти дөньяда гына яшисе, искиткеч җылы, искиткеч тирбәнешле хыялый диңгез дулкыннарында колач җәеп йөзәсе дә йөзәсе иде.

Тик яшәп тә, йөзеп тә булмый шул, чөнки чынбарлыкның күзенә карап яшәргә күнеккән бу фани дөньяда андый әкияти дөнья да, диңгез дулкыннары да юк һәм була да алмый. Шуңа күрә башта барлыкка килгән, аннан аны күңел күтәреп алган ул нәрсәләр ничек мизгел эчендә барлыкка килсәләр, шундый ук мизгелдә юкка чыгарга да сәләтле. Нинди генә көчле фантазия дә, хыялый күзаллау да аларны озак тотып тора алмый, алар ишетелгән бер тавыш яисә саксыз гына бер кымшанып кую белән юкка да чыгалар һәм аннары алардан калган буш урынны шундук, секундлар эчендә шундый да мәрхәмәтсез үкенечләр тәлгәше, сагышлар төене, моңсулык бәйләме яулап ала ки, ирексездән бүре шикелле улап җибәрәсе килә. Шулчакта гына җаныңа җиңел булып китәр сыман тоела…

Менә хәзер дә Надежданы әкияти дөнья белән хыялый диңгез дулкыннарында йөзүдән Анастасиянең:

– Син йоклыйсыңмы, Надя? – дигән тавышы чынбарлыкка кайтарды.

Хатын җавап бирмәде.

– Беләм ич мин: йокламыйсың син, – диде Анастасия.

– Ни булды? Ни кирәк? Йокыга китеп бара идем инде…

– Болай гына сорадым. Ниләр уйлап ятасың?

– Берни дә уйламыйм. Әйтәм бит, йокыга китәргә тырыша идем… Йә, нәрсә әйтмәкче буласың?

– Үзем дә уйланып ята ием әле, – диде Анастасия. – Әгәр дә мәгәр, дим, безне бу урыс авылына көчләп күчереп утыртмаган булсалар, минем әти белән әни, бәлки, үлмәгән булырлар ие әле. Ничек уйлыйсың?

– Моны кайдан белим мин, Настя?! Нидән чыгып әйтәсең моны?

– Алар үзебезнең татар авылыннан монда күчерүне бик авыр кичерде. Бер дә китәселәре килмәгән ие аннан…

– Ничек көчләп? Ничек инде ул?

– Шулай. Янәсе, безне, чукынган татарларны, авылдашларыбыз кире мөселман динебезгә кайтарырга мөмкиннәр.

– Алар нигә чукынган булган соң?

– Абыйны рекрутлыктан алып калу өчен. Урыс динен кабул иткәннәрне армиягә алмаганнар бит…

– Ә хәзер ул абыең кайда соң синең? Аның турында берни дә әйткәнең юк.

– Хәзер аның кайда икәнен әйтә дә алмыйм. Крәстиәннәр фетнәсендә катнашкан дип кулга алдылар да шуннан соң аның кайда икәнен белгән кеше юк. Авылда чакта кайберәүләр, аны патшага каршы баш күтәрүдә гаепләп асып үтергәннәр дип, кайберләре, каторгага җибәргәннәр икән, дип сөйләде. Чын дөресен, хәзерге вакытта аның кайда икәнлеген белүче дә юк… Бәлки, исән дә түгелдер инде…

– Бу турыда бер дә сөйләгәнең булмады…

– Син сорамадың, мин сөйләмәдем. Аннан соң нәрсәсен сөйлисең инде аның? Хәзер күпләрнең язмышы бер-берсенә ике тамчы су шикелле охшаган. Минем сиңа энем турында да әйткәнем булмады…

– Энең? Энең дә бар идемени әле синең?

– Бар ие.

– Анысы кайда?

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Анысын унөч яшьтә рекрут итеп алдылар да, аннан соң ишетүебезчә, Казан өязенә алып киткәннәр.

– Унөч яшьтә армиягәме?! – дип гаҗәпләнде Надежда. – Син нәрсә, балаларны армиягә алмыйлар бит!

– Ә аны алдылар… Аның белән бергә ике яшьтәшен дә алдылар әле! Тик армиягә түгел, ә урыс авылларына алып килеп, шунда үзләреннән алты-җиде яшькә олы булган марҗаларга өйләндергәннәр.

– Шул балаларнымы?!

– Син нәрсә, дөньяга бүген генә килгән шикелле, һаман гаҗәпләнгән буласың? Әйе, шул балаларны! Татарларны шулай итеп тә урыслаштыралар икән. Рекрут итеп алалар да, ерак урыс авылларына таратып, марҗаларга өйләндерәләр. Ә алар бер үк вакытта шул балаларның хатыннары да, тәрбиячеләре дә булып тора…

– Кеше ышанмаслык хәл бит бу!..

– Ышанмыйсың икән, ышанмыйсың гына. Ә энекәшем суга төшкән шикелле әнә шулай юк булды. Исән булса, хәзер кайдадыр урыс балалары үстереп ятадыр инде. Тик аның кайда икәнен барыбер белә алмадык. Безнең әти белән әни менә шуннан соң чукынырга булдылар инде: абыемны рекрут итеп җибәрәселәре килмәде… Чукындыру, урыслаштыру давылы кагылмаган гаиләләр аздыр…

– Шулай анысы, – дип килеште аның белән Надежда. – Безнең авылдан күп кеше, аннан котылабыз дип, җәһәннәм астындагы, гомердә дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булды. Без үзебез дә заманында Чиләбе шәһәре янына китеп барган идек тә, тик безне христиан итәргә тырышкан урыслардан бер җирдә дә качып котылып булмый икән! Һәркайда бар икән алар! Барыбер чукынырга туры килде…

– Нишлисең инде, димәк, язмышыбызда шулай язылган булган…

– Кем белгән инде аны? Язмыш, язмыш дибез дә, тик һич тә аңлаешлы нәрсә түгел ул. Әйтик, нигә ул безнең балаларыбыз әтисен, минем сөекле иремне туганчы ук, бу кеше утта яндырылырга тиеш, дип язып куйды икән? Ни өчен? Язмыш дигән нәрсәнең барлыгына ышансак, шулай килеп чыга бит: янәсе, кешегә ана карынында вакытында ук аның алдагы бөтен тормышы язып куела. Ә балаларның ни гаепләре бар тагын?! Нигә аларга шундый мәрхәмәтсез язмыш язылып куелган? Синең абыең, энекәшең, әти-әниең язмышы тагын… Ни өчен язылган аларга шундый мәрхәмәтсез язмыш?! Менә шулар турында уйлап ятасың-ятасың да, уйланып йөрисең-йөрисең дә, язмыш дигән ул нәрсәгә карата күңелдә бик күп сораулар туа. Безнең гап-гади кешеләр күзлегеннән караганда, аның аңлап булмый торган яклары бик күп, хәтта артыгы белән!

– Әйдә, Надя, күрә торып үз-үзебезгә гөнаһ җыймыйк. Язмыш ул Ходай Тәгалә тарафыннан языла, диләр. Шулай булгач, үзебезнең шикләребез белән аңа тел-теш тидерәбез бит…

– Кичерә күрсен инде ул безне! Мин бит күңелемдәген генә әйтәм…

– Әйдә, йоклап карыйк әле, Надя. Тыныч йокы!

– Башта уятты да… Мин күптән йокыга китә идем инде!

– Алдама, уйланып ята иең син. Күзеңә йокы килми ие…

– Ярар, синеңчә булсын. Ә хәзер, әйдә, йоклыйбыз!

Кичә кичтән уйланып, юләр кеше шикелле, малайлары белән очрашуларын күз алдына китереп яту зыкымы булдымы, Надежда төшендә дә балаларын күрде. Шундый матур, ачык итеп күрде ул аларны…

…Ире Тәхәү, Нурбәнат үзе, балалары – олысы Сабитулла, уртанчысы Җамалетдин, кечесе Янгураз Ташкирмән авылының Пүчинкә болынында йөриләр, имеш. Җәйнең иң матур чагы. Малайлар йөгерә-йөгерә, бер-берсен куыша-куыша, чәчәкләр җыеп йөриләр. Ә монда аларның ниндиләре генә юк! Бераздан аларның өчесе дә бер-бер артлы ире Тәхәү белән чәчәкләр арасында ял итеп утырган Нурбәнат янына йөгерешеп килделәр дә:

– Шулардан үзеңә такыя үр әле, әни! – дип, кулларындагы чәчәкләрен аңа суздылар:

– Әй балалар, миңа такыя кию килешми лә инде хәзер – кыз чагым түгел бит, – диде ул аларга, өчесенең дә чәчәкләрен кулына алып. – Өйгә кайткач, сулы савытка куярбыз, ярыймы?

– Юк, әни, такыя үр! Безнең сине башыңа менә шушы аллы-гөлле чәчәкләрдән үргән такыя кигән килеш күрәсебез килә! Йә инде, әни, такыя үр, такы-ый-йа! – дип, алар соңгы җөмләне өчесе дә бергә, болынны яңгыратып кычкырдылар. – Үтенеп сорыйбыз, әни! Сорый-й-бы-ы-з!

– Болай булгач, үрәсең дә киясең инде, Нурбәнат, – диде Тәхәве һәм, уң битендә кечкенә генә «мәхәббәт» чокыры хасил иттереп, бик мөлаем гына елмаеп куйды. – Балаларга мин дә кушылам! Сорыйбы-ы-з! Сор-р-ры-ый-бы-ыз!

– Ярар, алайса, сезне тыңламый булмас, – диде Нурбәнат һәм, чәчәкләрне алдына салып, алардан такыя үрә башлады.

Бераздан ул әзер дә булды һәм ул, аны башына киеп, утырган урыныннан торып басты да, башы белән гәүдәсен боргалап:

– Йә, ничек? – дип сорады. Шулчак аның үрелгән озын чәч толымнары аркасында уйнаклап алды. Өйләнешкәннән соң, Тәхәветдиненең аңа: «Мине синең сөйкемле йөзең белән тез астыңа тикле төшеп торган чәчләрең гашыйк итте!» – дип әйткәли иде.

– Бик матур, әни! Бик килешә ул сиңа! – дип сокланды балалар. Ә ире исә бер сүз дә дәшмәде.

– Сиңа ошамыймы әллә, Тәхәү? – дип сорады аңардан Нурбәнат, үпкәләгән сыман, иреннәрен турсайткан булып. – Ошамый, әме?

– Бик ошый, бик матур чыккан бу, Нурбәнат! Мин соклануымны белдерер өчен сүз таба алмаганга гына дәшмим. Кызлар шикелле булдың! Тагын гашыйк итәсең син мине, Нурбәнат!

– Син нәрсә инде, Тәхәү, балалар алдында?..

– Әй почык борыннар, барыгыз, уйнагыз әле! – диде Тәхәү малайларга. – Нигә катып калдыгыз әниегезгә карап?

– Такыя бик тә килешә икән бит безнең әнигә, ә, әти! – дип елмаешты балалар, бер әниләренә, бер әтиләренә карап. Аннары, бер-берсен куыша-куыша, болын буйлап йөгереп киттеләр.

Тәхәветдин белән Нурбәнат алар артыннан елмаешып карап калдылар.

– Кая, бер әп итим әле үзеңне! – диде шунда ир һәм аны үзенә таба борып, үбеп алды. – Мин сине бик яратам, Нурбәнат, шундый яратам…

– Нишләвең инде бу, Тәхәү?! Балалар күрсә… – диде хатын, ә үзе аның куенына ныграк елыша барды. – Мин дә бик яратам сине, Тәхәү!

Шулчак кинәт бөтен тирә-якны Калын Урман ягыннан давыл сыман килгән куркыныч караңгылык басып алды да, болын тирәсендәге таулар су дулкыны сыман тирбәлергә тотынды. Шунда әле генә малайлар куыша-куыша киткән яктан күк күкрәгән сыман тавышлар ишетелде һәм күз алларында җир ярылып китте дә, аларның җан ачысы белән «Әни-и-и! Әти-и-и!» дип өзелеп кычкырган тавышлары яңгырады. Тәхәветдин белән Нурбәнат ни булганын аңлап та өлгермәде, каршыдагы биек тау коточкыч дулкын булып күккә күтәрелде дә әле генә малайлары тавышы килгән җир өстенә җимерелеп төште һәм ярылган җирне каплап куйды. Башка ул яктан бернинди тавыш та ишетелмәде, ниндидер шомлы тынлык урнашты.

Тәхәветдин белән Нурбәнат, куркынып, бер-берсенә карап катып калдылар.

– Ахырзаман бит бу, Тәхәү, ахырзаман! – дип шашынып кычкырып җибәрде Нурбәнат. – Балаларны тау каплады! Нишлибез, Тәхәү, нишлибез?!

– Кайгырма, тынычлан! Хәзер казып чыгарам мин аларны! Өйдән көрәк кенә алып киләм, Нурбәнат. Беркая да китмә, шушында гына утырып тор! Мин хәзер… Хәзер мин, Нурбәнат, хәзе-е-е-р… – диде Тәхәү һәм башта күз алдында кечерәеп калды, аннары, ниндидер кошка әйләнеп, күккә күтәрелде һәм күз ачып йомганчы юкка да чыкты.

Шуннан соң Нурбәнат аны көтте-көтте, тик Тәхәве башка күренмәде.

Нишләргә? Нурбәнатның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Ул, ашыга-ашыга, әле генә тау баскан упкын ягына таба китте. Үзе атлый, үзе ашыга, әле генә тау баскан җиргә бер адым да якыная алмый, киресенчә, аны кемдер һаман артка таба өстери. Ул тирләп-пешеп чыкты, тик нигәдер бер адым да алга китә алмады. Үләннәргә ябыша-ябыша, аларга тотынып тартыла-тартыла атлады, тик һаман артка гына китә барды, әллә, киресенчә, тау өеме аннан ераклаша идеме?..

Ул ачуыннан, чарасызлыгыннан кычкырып елап җибәрде, бераздан исә ниндидер ямьсез тавыш белән үкерә үк башлады, үзе һаман:

– Балалар! Улларым! Чак кына көтегез, хәзер әтиегез көрәк алып килә, ул сезне барыбер казып чыгарачак! – дип кычкырды.

Бераздан исә ул, хәлдән таеп, үләннәр арасына егылды. Караса, әле менә хәзер генә аңа уллары чәчәк җыеп йөргән, үзләре дә гүзәллегенә сокланып туя алмаган ямь-яшел һәм аллы-гөлле чәчәкле шушы болында инде бернинди чәчәк тә, бернинди яшеллек тә калмаган, алар урынында бары тик чәнечкеле, коры сабакка әйләнгән шыксыз шайтан таяклары белән тигәнәкләр генә үсеп утыра икән, имеш. Ул, берни аңламыйча, урыныннан тормакчы булып кулын якындагы тигәнәккә сузган иде, шунда ул сабак кинәт кенә әллә ниткән кап-кара еланга әверелде дә аның кулын чакты.

– А-а-а! – дип акырып җибәрде ул куркуыннан. Кулын тартып алмакчы иде, елан-тигәнәк аны җибәрми. Нурбәнат кулын үзенә таба тарта, тик елан җибәрми, җитмәсә, һаман чага бирә. Инде аның авыртуга түзәрлеге калмады, ул аңын югалтты. Аңына килсә, имеш, теге кара елан юанайган, ләкин үзе кыска булып калган, ә үзе Нурбәнатның өстендә утыра һәм ямьсез итеп сызгыра-сызгыра, боргалана-боргалана аның колагы төбендә:

– Иш-шетәс-сеңме-е-е, мин синең язмыш-шы-ы-ың! Яз-з-мыш-шың мин син-нең, яз-з-мыш-шы-ың… – дип ысылдый.

Нурбәнат, бар ачуын җыеп, ике кулы белән аңа ябышты да аны өстеннән читкә алып атмакчы булды, ләкин зур имән төбен хәтерләткән еланны урыныннан да кымшата алмады. Шунда ул үзенең көчсезлеген һәм чарасызлыгын аңлап, кабат үкереп елап җибәрде. Озак елады ул, бик озак.

Анастасия аны төрткәләп уяткач кына туктады.

– Икенче ягыңа борылып ят, Надя! Төш күрәсең бугай, – диде ул аңа.

Уянып киткән Надежда бермәл әле генә кичергән бу куркыныч хәлләрнең өнме, төшме икәнен аера алмыйча ята бирде. Тик бераздан, моның төш кенә икәнен аңышып алганнан соң, ничектер җиңел сулап, сөенеп куйды. Алай да, гәрчә инде икенче ягына борылса да, шактый вакыт йокыга китә алмыйча, ирексездән шул котчыкмалы төше турында уйланып ята бирде.

«Керсә дә керер икән шундый куркыныч төш! И Ходаем, хәерлегә генә була күрсен инде! Хәер, минем өчен аның хәерлесе нинди икән дә, хәерсезе нинди икән?! Тәхәү дә, балаларым да юк бит инде! Төштә елан чагуы өндәге нәрсәне аңлата, нәрсәне белдерә икән? Әллә мине алда тагын да куркыныч хәлләр көтәме, Ходаем? Минем хәзерге хәлемнән дә начар тагын нәрсә булырга мөмкин?»

Иртән йокыдан торуга, Анастасия аннан, хәерле иртә теләргә дә онытып, иң беренче:

– Куркыныч төш күрдеңме әллә бүген, Надя? – дип сорады.

– Нинди генә куркыныч төш әле! Коточкыч төш! Ходай мондый мәхшәрне дошманыңа да күрергә язмасын! Елан чакты мине бүген. Төштә елан чагуны нәрсәгә юрыйлар икән, Анастасия?

Өйдәше халык телендә йөргән кайбер юраулар турында ишетә белә иде, әлбәттә. Мәсәлән, колагына халыкта әйтелгән, елан чагу – бәла-казага, әгәр ишегалдына кара елан керсә – бәхетсезлеккә, ак елан керсә – яхшылыкка дигән сүзләрнең кергәне бар иде. Тик менә хәзер ул болар турында телгә алмау хәерлерәк булыр дип санады һәм шуңа күрә:

– Кем белгән инде аны, Надя! Безнең әби, без аңа әллә ниткән буталчык төшләребезне сөйләсәк, гел: «Хәерлегә булсын», – дип әйтә торган ие. Ул әйтмешли, хәерлегә булсын! Борчылма, кайчак төшкә аңлатып та булмаган әллә ниткән коточкыч нәрсәләр керә. Игътибар итмә! – дип әйтү белән генә чикләнде. Үзе исә күңеленнән: «Бу хатынны алда тагын зур күңелсезлекләр көтәме икән әллә, Ходаем?» – дип уйлап алды.

– Шулай булсын инде, – диде Надежда. – Шулай гына була күрсен!..

Кайда җирләргә?

Бераз ял итеп алырга гына ятып торган Сибгатулла шул ятуыннан тора алмады – каты авырып китте. Әллә инде үзенә вакыт җитеп килгәнен ниндидер эчке сиземлеге белән тоемлый идеме ул, әллә алай-болай була калса дип кенәме, ничек кенә булмасын, авырып киткән очракта аның үзенә ясин чыгартып, фанилыктан мөселман булып күчәргә теләве, чыннан да, бик көчле иде. Дөрес, ул бу гамәлнең мөселманлыктан үзе теләп баш тартып христианлыкка күчкән кеше өчен бер дә ярый торган нәрсә түгеллеген дә яхшы аңлый иде. Аңлый да, моның өчен үкенә дә иде. Тик шунда гаиләсенең мондый юлга ни өчен барганын, дөресрәге, барырга мәҗбүр булганы кылт итеп исенә төшә дә, күңелен христианлыкка күчкән минутларыннан ук тырнап, һаман үкенечле уйларга этәреп торган ул уе кинәт каядыр читләшеп, ул бу адымнарының балалары Габдрахманны рекрутлыктан алып калу өчен генә эшләнгән эш икәнлеге белән үз-үзен беркадәр вакытка кадәр аклап та куя. Газиз балаң өчен ниләр генә эшләмәссең дә, нинди генә гамәлләр кылмассың, нинди генә хәрәмнәргә, ярамас эшләргә бармассың! Бала бит ул, җитмәсә, Бәдерхәяты белән алар – олы малайларыннан, ә Габдрахман белән кызлары Мәрьямбикә абыйларыннан колак кактылар бит инде. Алар аны бүтән бер тапкыр да күрә алмаячаклар. Бервакытта да, гомердә дә! Шуңа күрә менә монысын, икенче улларын да югалтасылары килмәде шул. Олысын югалткан шикелле, монысын да югалтсалар, аннан соң бу якты дөньяда яшәүләренең ни кызыгы калган булыр иде?! Дөрес, Ходайның биргәненә шөкер, Мәрьямбикә авылларындагы бер егеткә кияүгә чыкты, исән-сау, матур гына яшәп яталар. Монысы яхшы, тик ул кеше кешесе бит инде. Ә кече малайларын ничек булса да яннарында калдырасы килде. Шөкер, моңа ирештеләр дә. Тик моның өчен, әби-бабалары гомерләре буе инанып килгән диннәреннән ваз кичеп, – «И Ходаем, кичерә күр без имансызларны!» – православие диненә күчәргә туры килде.

Менә хәзер инде айга якын урын өстендә яткан Семённың бу дөньядан мөселман булып китү теләге көн саен көчәя барды. Үз вакытында Сәмигуллага ясин чыгу турындагы теләген әйтеп куюына да сөенә иде ул: шәт, аның үтенечен җиргә салып таптамас, Алла боерса!

– Тамагыңа капкалап кара әле бераз, Сибгать! – диде хатыны Василиса, кайчандыр ут янып торган, хәзер исә вакыт дигәнең шактый төссезләндереп калдырган күзләрен түшәмгә төбәп яткан иренә. Алар, икесе дә чукынганнан соң, бирелгән исемнәренә ияләшә алмыйча, бер-берсенә еш кына үзләренең иске исемнәре белән дәшәләр иде. – Тавык шулпасы пешердем.

– Ник борчыйсың икән?.. – дип, ыңгырашып җавап бирде Семён, соңгы вакытта күз алдында сүрелеп калган чыраен сытып. – Берни дә ашыйсым килми минем… – Аннары ул, бу сүзләре белән хатынын рәнҗетте дип уйлады бугай, өстәп куярга кирәк дип тапты: – Рәхмәт, Бәдерхәят, бәлки, бераздан кабып карармын…

– Атна буе шулай дисең бит инде син! Ярамый бит алай. Тамагыңа ашамагач, ничек тереләсең ди? Ашарга кирәк, аз булса да.

– Рәхмәт, ашыйсым килми… Менә нәрсә, карчык… – Семён, әйтер сүзен бик яхшылап уйларга җыенган сыман, беравык тын калып торды. – Әйе, менә нәрсә: әкрен генә Сәмигуллага барып кил әле син, бүген төнгә каршы килеп чыксын әле. Сибгать абыең ясин укырга сораганые, диген. Төнгә каршы гына килсен, кешеләр йокларга яткач кына. Әйе…

– Син нәрсә, атасы?! Үләргә җыенмыйсыңдыр бит? Нигә ашыгасың ул ясин белән? Ясин укытырга түгел, терелергә дип тырышырга кирәк сиңа, терелергә!

– Акыл өйрәтмә миңа, карчык! Үзем беләм мин нәрсә эшләгәнемне…

– Әйтергә дә ярамый тагын…

– Син әйтмә, карчык, эшлә генә… Сәмигуллага барып кил!

– Ярар, ярар, аңладым мин, атасы. Табак-савытларны гына юып алам да йөгереп кенә барып килермен…

– Алла боерса, диген!

– Әйе, барып килермен, Алла боерса.

Бераздан Василиса карчык урам буйлап, ашыга-ашыга, Сәмигулла өенә таба бара иде инде.

«Белмим, хәзер ясин чыгу гына коткара алыр микән инде безне тәмуг утларыннан, – дип мыгырданды ул үзалдына, авыз эченнән генә. – Бик зур гөнаһлы инде без синең алдыңда, Ходаем, бик зур гөнаһлы. Мөмкин булса кичерә күр безне, зинһар, кичерә күр!»

Карчыгы чыгып китүгә үк, кемдер килеп керде һәм тамак кырып алганнан соң гына түр якка таба узды.

– Нихәл, Сибгать абый! Син нәрсә, бераз авырып киттеңме әллә, бу арада бер дә күренмисең?

– Монда уз, әйдә, Рәхимулла! Исәнме! Бераз авырып киттем шул әле.

– Кай җирең авырта, Сибгать абый?

– Тотып авырткан җир дә юк шикелле үзе… Бу төшем авырта дип әйтә дә алмыйм… Рәт юк, хәл юк, аяклар тотмый… Вакыт та җиткәндер инде, мөгаен. Шөкер, күп яшәлде, күп. Ни әйтсәң дә, җиденче дистә белән барам бит! Әйе. Әти мәрхүмне дә уздырдым бу яктан, ул илле тугыз тулганда китеп барганые, мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын, йа Рабби Ходаем!

– Син анда китәргә ашыкма әле, Сибгать абый. Вакыт җиткәч, беркем дә калмый, барыбыз да шунда буласы – өлгерербез әле.

– Шулай инде анысы, шулай. Әйе. Тик менә нәрсә куркыта, энем Рәхимулла: анда баргач, Ходай Тәгалә алдында ни дип җаваплар бирермен? Сиңа бу мәсьәләдә җиңел булачак, әлбәттә. Әйе. Син, безнең шикелле, динеңне сатмадың. Нык тора алдың, бирешмәдең. Ә мин… ә без… менә ничек бит ул дөнья дигәнең…

– Син үзеңне битәрләмә, Сибгать абый. Авыл кешеләренә синең кебек файда китергән мәрхәмәтле кеше башка юк та бит бездә! Ходай барысын да күреп тора, ул синең кебек изге күңелле адәмгә каты тормас. Синең эшләгән яхшылыкларың турында кешеләр генә түгел, Ходай да күреп-белеп торадыр, шәт. Ә дингә килгәндә, син үз теләгең белән түгел ич. Язмыш эше бу. Ходай әмереннән башка агач яфрагы да селкенмәс, ди изге китап. Шулай булгач, моңа Ходай Тәгалә дә үз ризалыгын биргән булып чыга. Кирәкми, битәрләмә! Әйткәч тә, күңелең белән син барыбер мөселман булып калдың ла, Сибгать абый. – Рәхимулла үзалдына көлемсерәп куйды. – Әле кешеләргә никадәр бура бурыйсың, күпме ишек, тәрәзәләр ясыйсың бар! Ишеттеңме, Карга Пётр малае өйләнгән, Пётр дәдәй аны башка чыгармакчы була икән, туганнар җыелып, буралык бүрәнәләр алабыз, дип йөри ди анда. Сибгать абый салып бирер, дип әйтә ди. Ә син… Җавап бирергә, имеш! Иртә әле сиңа, Сибгать абый, иртә! Бу дөньядагы эшләрең бетмәгән әле синең. Аннан соң мин дә киләсе җәйдә өйнең аскы бүрәнәләрен алыштырмыйча булмас, дип йөрим. Искерде өй, иң аскы рәте черегән. Кышын дүрт бүрәнә юнәтә алсам, Алла боерса, моны синнән башка кем башкарып чыгар, ә, Сибгать абый? Димәк, тизрәк терелергә туры килер сиңа. Күрдеңме, никадәр эш көтә сине алда!

– Саулык булса, эшне эшләргә була анысы… – диде Семён, әкрен генә тавыш белән. – Саулык кирәк, саулык. Ә ул, сизәм, бик яхшыдан түгел…

– Соң, кеше авырмый тормый инде, Сибгать абый, терелерсең, Алла боерса!

– Бирсен Ходай! Терелергә язсын. Авылда ниләр бар?

– Ул-бу сизелми хәзергә. Дөрес, бәлки, ишеткәнсеңдер дә, моннан ике көн элек бугай, ике поп килеп, староста белән бергәләп, Югары оч кешеләрен Чәүкә Хәбрие өе янына килергә өндәп йөргәннәр дә, тик берничә керәшеннән башка килүче кеше булмаган, диделәр. Урыс диненә өндәргә дип җыярга теләгәннәр. Бу юлы үзләре белән ике солдатны да иярткәннәр, диделәр. – Рәхимулла көлеп куйды. – Димәк, урыс поплары үзләре генә йөрергә куркалар, хәзер солдатлар белән йөри башлаганнар! Алай-болай кыйный башласалар диптер инде…

– Без ишетмәдек…

– Аннары Елга буе урамында яшәүче Колга Гатауның уналты яшьлек малаен поп булырга укырга җибәргәннәр. Казанга ук диделәр. Анда шундый мәктәп бар икән, ди. Хәзер Колга Гатау чукынганнан соң Софрон исемле, ә укырга киткән, элек Миңнулла дип йөртелгән малаеның исеме Михаил икән. Алар, хәтерлисеңдер, моннан дүрт-биш ел элек чукынганнар иде. Әлифне таяк дип тә белмәгән әнә шул Софрон дәдәйнең үзен, малае укып кайтканчы дип, чиркәүгә поп итеп куйганнар. Элеккеге урыс попны, халык аны аңламый, чиркәүгә шуңа күрә йөрми дип, каядыр урыс авылына җибәргәннәр дип сөйләделәр. Менә бар булган яңалыклар шул. Ярый, китим мин, Сибгать абый, арыттым да бугай сине.

– Килүең өчен рәхмәт, Рәхимулла энем. Онытып бетермә, тагын кагыл!

– Ярар, кергәләрмен, Алла боерса. Ә син, әйдә, тизрәк аягыңа бас, Сибгать абый!

Кыштыр-мыштыр килеп карчыгы Василиса кайтып кергәндә, шактый йончыган Семёны йокыга киткән иде. Ул аның өстендәге юрганын рәтләп куйды да аннан чак кына читкәрәк, сәкегә килеп утырды. Аннары, нишләп болай эшсез утырам соң әле мин дигәндәй, исенә килеп, шунда почмакта торган кабасына үрелде һәм йон эрли башлады. Үзе йон эрли, үзе һаман көтмәгәндә генә авырып киткән һәм шундук урын-җиргә калган ире турында уйланды.

«Тизрәк терелә генә күрсен инде, Ходаем! – дип ялварды ул. – Нинди хаста икән соң бу, бер ай эчендә дә шулай ябыктырып, хәлсез калдыра торган авыру?! Авырткан җирем дә юк, ди үзе, әллә белгертәсе генә килми. Хәер, ул авырганда да беркайчан авырыйм, дип әйтмәде, бары тик: «Бераз ятып торыйм әле мин», – ди торган ие. И Ходаем, терелтә күр аны, зинһар, аякка бастыра күр!»

Семён бу юлы шактый озак йоклады. Ул уянып киткәндә, караңгы төшеп килә иде инде.

– Йә, ничек, Бәдерхәят, бардыңмы? Сәмигулла өйдә идеме? – дип сорады ул карчыгыннан, уянып китүгә үк.

– Бардым, өйдә ие. Үтенечеңне җиткердем…

– Кеше алдында түгелдер, шәт?

– Әлбәттә. Мин җүләр түгел лә инде, атасы, аны гына белмәскә!

– Ачуланма, болай гына ычкынды телдән. Йә, нәрсә диде соң? Килермен, дидеме, юкмы?

– Килермен, диде. Башта, нәрсә Сибгать абый үләргә җыендымы әллә, дип көлде әле.

– Сезгә көлке… Сезгә көләргә генә булсын…

– Көлде дигәч тә, ышанмыйчарак торды шикелле. Янәсе, үз аңында, үз акылында, сөйләшеп яткан кешегә ясин чыгу, үзең дә аңлыйсыңдыр, бик гадәти хәл түгел ич инде.

– Менә җүләрләр, ясинны үгез шикелле тап-таза кешегә укысаң да зыяны юк аның! Төнлә киләм, дидеме?

– Нәкъ син әйткәнчә.

– Карале, Бәдерхәят, ни… ул килгәнче, ничек булса да, госел коенып аласы ие бит… Нишлик икән, ә?

– Алайса, казан тутырып, су җылытырга куйыйм. Хәл юк, дисең бит, тора алырсыңмы соң?

– Габдрахман булышыр… Тик киленне берәр җары җибәреп торсын…

Габдрахман үзе кайда соң әле?

– Хайваннарны карый.

– Бар чакыр, керсен әле.

– Нигә ул сиңа? Башта су җылытасы бар бит әле, атасы.

– Әйе. Ярар, алайса, чакырмый тор. Тик әйтеп куй, сыерны савып бетерүгә, килен беразга әниләренә барып утырып торсын. Әтине юындырасы бар, дип аңлатсын. Кыз баланың әллә нәрсә уйлавы бар…

– Әйттең сүз! Әтине юындырасы бар дигәч, нәрсә уйласын инде ул!

Әниләренә барып тормаса да ярый, сине коендырып алу озакмыни?! Үзенә келәттәме, ишегалдындамы, берәр эш табып торыр…

– Анысы да дөрес. Әйе. И-и баш та инде синдә, Бәдерхәят! – дип елмаерга тырышып карады Семён, тик аның урынына йөзе ничектер чытыкланып кына алды. – Гел кирәген генә әйтеп куясың!.. – Ул, нәрсә турындадыр уйланган шикелле, бераз вакытка тынып калды. Сүзен аннары гына дәвам итте. – Каяле, Бәдерхәят, ни… юынганчы минем тырнакларны кисеп алыйк әле без синең белән…

– Карале, атасы, тырнакларыңны моннан өч көн элек кенә кистек бит! – дип гаҗәпләнде хатыны. – Өч көндә генә тырнаклар үсә ди мени?!

– Нәрсә, карчык, сиңа тырнак кисүе авыр эш булып тоеламы әллә?

– Соң, ни… җитмәгәндер әле, дип кенә әйтүем. Кирәк икән, хәзер кисәбез аларны, атасы, хәзер кисеп алабыз.

– Шулай диләр аны!

Гәрчә әле моннан өч кенә көн элек кискән тырнаклары үсмәгән булсалар да, Василиса, карты белән бәхәскә керергә теләмичә, кайчы белән бер кәгазь кисәге алып, янына килеп утырды да эшкә кереште. Чынында бу тырнак кисү түгел, ә шуның йоласын гына үтәү иде. Бу йоланы ул аның кул бармак тырнакларына карата да, аякларына карата тиешенчә башкарды.

– Менә бит, кисәрлек булган инде алар! – диде Семён, хатыны бу эшне башкарып чыккач. – Ә син, җитмәгән әле, дигән буласың…

– Җиткән икән шул, җиткән булган, атасы, – дигән булды карчыгы.

– Менә хәзер ничектер хәлем җиңеләйгән шикелле булып китте.

– Бик яхшы, атасы, бик яхшы. Шулай була күрсен, Алла боерса!

Авыру тагын тынып калды. Озак вакыт бер сүз дә дәшмичә түшәмгә карап ята бирде.

– Алай да җәй айларында үлсәң яхшырак инде ул… – дип куйды Семён, бераздан телгә килеп. – Матур чак… Кошлар сайрый… Күке кычкыра… Күбәләкләр оча…

– Син нәрсә, атасы?! – дип, бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә, куркынып та сорады карчыгы. – Син нәрсә, үләргә үк җыенасыңмы әллә, Ходаем?!

– Җыенмыйм… Җәйне әйтәм, матур чак бит… Колачыңны җәеп бер печән чабулары гына да ни тора! Сулышлар киңәеп китә!

– Аз чапмадың инде син аны, атасы. Алла боерса, алай бик теләсәң, тагын чабарсың әле! Башта аягыңа басарга тырыш. Аннары печәнен дә чабарсың, утынын да кисәрсең әле, Ходай кушса…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации