Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 21


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 21 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Тәхет кемгә калыр?

Боярлар да, митрополит та соңгы вакытларда бөек кенәзнең көннән-көн күңелсезләнә, йөзенең сүрәнләнә, хәтта кайвакыт үз-үзенә йомылып, сүзгә дә саранлана баруын сизәләр һәм, әлбәттә, бу хәлгә гаҗәпләнәләр дә, борчылалар да иде. Бер караганда, күр: үзе соңгы елларда гына да Русь кенәзлеге биләмәсен киңәйтү юлында нинди зур уңышларга иреште бит! Русь хакына эшләнгән шундый күркәм адымнардан соң сөенеп яши бир!

Юк, кенәз Василий күңелен әле һаман нәрсәдер борчый, борчый гына да түгел, эченнән үк кимерә бугай. Нәрсә борчый, ни җитми тагын аңа? Бу сорауны аның даирәсендәге кешеләрнең һәрберсе үз-үзенә еш бирә иде. Әлбәттә, аның бу халәтен төрлесе төрлечә юрады. Әллә соң аңа бик зур сәүдә юлы булып хезмәт иткән мул сулы Идел һәм Чулман елгалары буена урнашкан күркәм табигатьле, искиткеч уңдырышлы җирләре, кош-кортка һәм төрледән-төрле, кыйммәтле мехлы җәнлекләргә бай булган урманлы Казан ханлыгының, Мәскәү кенәзлеге алдында тез чүгәсе килмичә, үз ирке белән яшәп ятуы тынгы бирмиме? Булыр, булыр, бу көч-куәтле ханлыкның әле хәзер дә аның эчен тырнап торуы – бик мөмкин хәл.

Тик бу болай дип уйлаучыларның үз фаразлары гына булып, Василий күңелсезлегенең төп сәбәбен үзеннән сорарга берсе дә кыймады. Әлбәттә, шундый зур биләмәләр белән идарә итүче государь-галиҗәнапның күңелендә нинди уйлар йөрмәс тә, башын нинди сораулар борчымас?.. Шуңа күрә кенәзнең көннән-көн сүрәнләнә баруын сизгән һәркем: «Хәерлегә була күрсен!» – дип, эченнән генә тына бирде.

Алай да бераз вакыттан бөек кенәзне ни борчыганы бераз төсмерләнә, ачыклана башлады сыман…

Ул, җәйнең бер бик матур, кояшлы көнендә, алтын йөгертелеп эшләнгән арбасына утырып, шактый күп санлы бояр һәм сакчылары белән, бераз саф һава сулап, ял итеп, кенәзлек уйлары белән тулган күңелен ачарга дип, шәһәр читенә, табигать кочагына чыкты. Шунысы да гаҗәп: бу юлы һәрвакыттагыча җайдак түгел, ә арбага утырып. Авырмый да иде югыйсә. Барысы да кенәзнең бу теләген нәрсәгә юрарга да белмичә аптырады. Ахырда эчләреннән, хәер, ул ауга дип түгел, ә ял итәргә генә җыена ич дип тынычландылар.

Яшел келәмдәй бер болында ул, хәтта үз кулы белән берничә чәчәк өзеп, беренче мәртәбә генә күргәндәй, беравык кулындагы шул чәчәкләргә сүзсез генә карап торды да аннары, борынына китереп, аларны иснәп-иснәп алды һәм үзалдына сөйләнгәндәй, әкрен генә тавыш белән:

– О Хода! Ничек яхшы монда! – дип, елмаеп һәм бер күзен кыса төшеп, кояшка карап алды.

Гадәттә, аның авызыннан чыкмаганын да ишетергә сәләтле боярлар, бу сүзләрен ишетеп, эчләреннән сөенеп:

– Бөек кенәзнең күңеле боекмасын өчен, табигать кочагына чыгып, күптән менә шушы гүзәллеккә сокланырга кирәк булган икән ләбаса! – дип җанланып куйдылар.

Шул мизгелдә аларның йөзләренә елмаю кунды, барысы да иркен сулыш алды. Чыннан да, тирә-якта нинди хозурлык! Ерак түгел генә урман күренеп тора, ә тегесе, кул сузымындагысы, күл түгелме?

– Әйе, күл, бөек кенәз! – диде боярлар, сүз куешкан сыман, барысы да берьюлы. – Искиткеч матур күл ул!

– Шунда барабыз!

Василий шушы ике сүзне әйтте дә үзенең зур адымнары белән, тик бер дә ашыкмыйча гына, шунда таба атлады. Ул, инде бу болынга килеп җитүгә үк арбасыннан төшеп, җәяү генә йөри иде.

– Арба белән барыйк, галиҗәнап! – диде боярларның берсе. – Моннан гына якын күренә ул…

– Минем җәяү барасым килә!

Бөек кенәз сүзенә кем каршы килсен! Барысы да, аңардан калышмаска тырышып, артыннан теркелдәделәр.

Күл шактый зур һәм, ни гаҗәп, түп-түгәрәк иде. Әйтерсең аны, менә шулай түгәрәк итеп, кул белән үлчәп-сызып ясаганнар! Күл өсте тулы төнбоеклар! Алар хәтта су өстенә яндырып куйган шәмнәрне хәтерләтә сыман. Аның тирәсендәге камышлар, җикән белән укъяфраклар һәм башка үсемлек-үләннәр күлне яман күзләрдән саклар өчен үсеп утыралар шикелле.

Алар күлгә җитәргә күпмедер ара калгач, кешеләр тавышын ишетеп, күл өстеннән, канатлары белән пырылдашып, берничә кыр үрдәге якындагы урман ягына таба очып китте. Күл буена ук килеп җиткәч исә, анда аларны үзенә бертөрле гүзәл манзара каршылады: берсеннән-берсе матур унлап балаларын иярткән ике үрдәк, ашыга-ашыга йөзеп, каршы яктагы камышлар арасына кереп югалды.

– Үрдәкләрнең дә балалары бар… – дип карап калды кенәз алар артыннан, үз-үзе белән сөйләшкән сыман бик акрын тавыш белән.

Боярлар, берни аңламыйча, бер-берсенә карашып, сиздермичә генә, иңбашларын җыерып куйдылар.

Беркөнне кенәз Василий төш күрде…

Имеш, хатыны Соломония белән урманда йөриләр. Ашыкмыйча гына, аның искиткеч саф, чиста һавасын күкрәкләрен тутырып сулый-сулый, ни турындадыр сөйләшә-сөйләшә, сукмактан баралар. Җылы җәйге көн. Алар атлаган шәпкә күккә ашкан нарат агачлары очыннан, ябалдашлары белән кукраеп утырган йөзьяшәр имәннәр арасыннан күренеп-күренеп киткән кояш, йөзләренә төшеп, бит-күзләрен иркәләп ала. Тирә-якта кошлар сайрый, кайдадыр күке кычкырып-кычкырып куя, баш очларында ук тукран тукылдый. Кызык: тукран ике-өч мәртәбә томшыгы белән агачка шакылдатып сугып-сугып ала да, үзенең шул тавышы кайларга хәтле яңгыравын ишетергә теләгәндәй, бераз вакыт туктап тора, аннары тагын эшкә керешә. Аяк астында исә һәрвакыт һәм һәр җирдә тырыш булып кала биргән кырмыскалар, дистәләрчә төрле башка бөҗәкләр мәш килә – барысы да үз эшендә.

Һич тә көтмәгәндә, ниндидер мизгел эчендә кинәт кенә бик каты җил исеп куйды. Тик ул шундый көчле иде, әйтерсең узып баручы давылның бер канаты алар барган сукмак тирәли үскән агачларга кагылып, мин менә шушылай да була алам дигәндәй, үз көчен күрсәтергә теләде һәм шуны раслап куйды. Алар ни булганын аңлап өлгергәнче, атлаган сукмакларына, аяклары астына ук диярлек, кайдандыр өстән, биек агач башыннан кош оясы килеп төште. Юк, әкрен генә очып төшкәндәй булды ул, гүя кемдер аны алларына сак кына китереп салды сыман. Шунда кенәз, иелеп, шул ояны кулына алды да, андагы ике кош баласын күреп, барган җиреннән туктап калды.

– Карале, Соломония, кошларның да балалары бар… – диде ул, ямь-яшел томшыкларын ачып ашарга сорап торган кош балаларын кенәзбикәгә күрсәтеп. Һәм елап җибәрде. – Ә безнең балабыз юк…

Күзләрен кулы белән уа-уа бик озак елады ул. Хәтта, хатынын гаҗәпләндереп, бераздан үкси үк башлады. Бәлки, әле елавын һаман дәвам итәр иде, тик шунда аны Соломониясе уятты:

– Саташасың, борылып ят, кенәз!

Василий иртән йокысыннан ял итеп түгел, ә төн буе җир казыган кеше сыман йончылып уянды. Уянуга ук төнге төше исенә төште дә, кинәт йөрәген ниндидер очлы нәрсә каты итеп чәнчеп алган шикелле булды, ул, ирексездән уң кулын күкрәгенә куеп, шул авыртуны басарга теләгәндәй, бераз вакыт йөрәк турысын угалап торды. Кисәк күңелен тагын ямьсез уйлар биләп алды.

Аңлады: аның йөрәген соңгы вакытларда аңа тынгылык бирмәгән, аны бертуктаусыз уйландыра торган борчулы уйлар авырттыра бит…

«Һаман шул турыда уйлап йөргәнгә күрә кергәндер бу төш», – дип мыгырданып алды ул үзалдына.

Уйландырырлык та шул. Инде алар Соломониясе белән егерме ел бергә яшиләр, ә балалары юк. Ходай бирмәде аларга бала. Инде биреренә ышаныч түгел, өмет тә юк, чөнки хатыны ул яшьтән узып бара. Ә бит ил белән идарә итүче һәр патша, һәр король, һәр кенәз чит илләрдә дә, Русьта да, аннан китәр вакыт җиткәч, үзе урынында улын күрергә, тәхетен аңа калдырырга тели. Һәр мәмләкәттә бик борынгыдан ук нәселдән-нәселгә, буыннан-буынга шулай килә.

Соңгы вакытта бөек кенәз Василийны борчыган, аның йөзен елмаюдан мәхрүм иткән, үзен аз сүзлегә әйләндергән уйлар менә шушы мәсьәлә тирәсендә бөтерелә иде. Нишләргә? Дөрес, аның бертуган энеләре Юрий, Симеон, Дмитрий һәм Андрейлар бар барын. Картаеп, идарә итә алмас яшькә җиткәч, ахырда тәхетне шуларның берәрсенә калдырырга була. Тик алар, ни әйтсәң дә, үз малаең түгел шул инде! Дөресен генә әйткәндә, алар аны араларында иң олы абыйлары дип санап та, бөек кенәз буларак та аңа әллә ни якты чырай да, әллә ни хөрмәт тә, ихласлык та күрсәтмиләр шикелле. Икенчедән, үз биләмәләре белән дә рәтләп идарә итә алмыйлар әле. Ә монда – нинди зур җирне колачлаган Мәскәү кенәзлеге! Аның белән идарә итү һич тә уен эш түгел!

Моңарчы аның соңгы вакытларда күңелсезләнеп йөрү сәбәбен үзеннән сорарга кыймаган боярлар, тора-бара күзәтүләре белән үзара уртаклаша, фикерләр алыша торгач, моны үзләре дә төшенә башлады. Бер караганда, монда баш ватарлык нәрсә дә юк, бу күз алдында икән ләбаса: ул-бу булып куя калса – дөнья эшен кем белгән? – бөек кенәзләренең үз тәхетен калдырыр малае юк бит! Шундый зур кенәзлек белән идарә итәргә үз урынына калдырыр варисы юк дигән сүз инде бу. Җитмәсә, ул моны үзе үк әйтеп бирде түгелме соң? Теге көнне, табигатькә чыккач, күл буенда, су өстендә йөзеп йөргән үрдәк балаларын күргәч, үзе дә сизмәстән әйтеп бирде ич! Йәле, йә, хәтерләгез! «Үрдәкләрнең дә балалары бар…» – диде ич кенәз! Җитмәсә, ул бу сүзләрен ниндидер эчке үкенү хисе белән әйтте түгелме? Шулчакта аның бу сагышлы сүзләре йөзендә дә чагылып китте бит: әле генә табигать гүзәллегенә сокланган ачык, елмаюлы йөзе кинәт, якты, кояшлы көнне кара болыт каплаган сыман, караңгыланып калды. Дөрес, үрдәк балалары турындагы ул сүзләрен башкалар ишетмәде, инде аның үзен күптәннән борчыган уен беркем дә төшенмәде дип уйлады. Димәк, ул дәүләт эшләре белән бергә әнә шул турыда да уйланып йөри. Ә без, боярлар, аның башында кайнаган иң мөһим уена төшенә алмыйча баш ватабыз…

Бөек кенәз төш күргән көнне иртән, ашап-эчеп алганнан соң ук, үзенә митрополит Даниилны чакырырга боерды.

– Ни булды, кенәз, ник чакырттың? – диде митрополит, аның палатасына килеп кергәч, бераз курка төшеп.

– Менә нәрсә, атакай… – Василий, кирәкле сүзен эзләгәндәй, бераз тукталып торды. – Үзең күреп торасың, Соломония белән егерме ел ирле-хатынлы яшибез, ә балабыз юк… Шунысын да беләсең: элек-электән килгән канун буенча, ил-җире белән идарә итүче хаким – һәр патша, король, ә бездә кенәз, – вакыты җиткәч, тәхетен улына калдыра…

– Синең бу турыдагы уйларыңны беләбез, кенәз. Барыбыз да беләбез. Тик үзеңә әйтергә, киңәш бирергә кыймыйбыз гына. Хәтта боярларның: «Безнең бөек кенәз киләчәктә тәхетен кемгә калдырырга уйлый икән?» – дигән сорау белән миңа да килгәннәре булды. Ә мин аларга ни әйтә, нинди киңәш бирә алыйм ди?

– Бу – минем шәхси эшем! Ник борчый аларны бу мәсьәлә? – дип, Василий митрополитка ачу белән, каш астыннан гына карап алды.

– Шулай гына булса икән лә! Шәхси эшең генә түгел шул, кенәз… – Митрополит, бу сүзләренең аңа ничек тәэсир иткәнен белергә теләп, бер мизгелгә генә карашын аңа сирпеп алды. Йөзендә куркырлык бернинди ачу билгесе дә сизмәгәч, фикерен тагын бер кат, бу юлы бик ышанычлы итеп кабатлады: – Әйе, бу синең үз эшең генә түгел. Боярларны да, шул исәптән минем үземне дә, гомумән, синең кул астындагы барча халыкны да Русьның киләчәге турындагы уйлар борчый, бөек кенәз. Бу мәсьәләгә менә шушы яктан карау мәслихәт…

– Тәхетне кемгә калдыру турында уйларга иртә бит әле миңа, атакай! Нәрсә, боярлар белән бергә син дә минем үлемне көтәсеңме әллә?

– Аллам сакласын, кенәз, Аллам сакласын! Сиңа һәм христиан диненә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр буларак, андый уйның башыбызга да килүе мөмкин түгел! Тик кеше гомере бер генә бит, кенәз. Иртән йокыдан торганда, көнендә ни буласын беркем белми дә, белә дә алмый. Барысы да Ходай кулында. Аннары вакыт та…

– Җитте! Мин сине вәгазь укырга чакырмадым, митрополит. Мин синнән киңәш көтәм! Әйт, нишләргә?

– Син мине бүлдердең, бөек кенәз. Мин нәкъ шул мәсьәләгә күчмәкче идем.

– Әйдә дәвам ит! – диде Василий, йомшара төшеп.

– Әйе, вакыт та бик тиз узучан. Әгәр дә кабат өйләнергә уйласаң, булачак варис туарга да, үсәргә дә вакыт кирәк…

– Өйләнергә кирәк, диюеңме?

– Нәкъ шулай, государь! Җимеш бирмәгән инҗир агачын кисеп, аның урынына җимеш бирә торганын утырталар.

– Ләкин син, бөтен бөек Мәскәү кенәзлегенең православие дине башында торучы кеше буларак, бу гамәлнең чиркәү кануннарына каршы килүен яхшы беләсең, митрополит. Четерекле ягы бар бит бу эшнең…

– Дөрес, кенәз, мин моны яхшы беләм. Тик Ходай үзенең колларына һәр хәлдән чыгу мөмкинлеге дә калдырган. Бу очракта Соломония никахыгыздан үзе теләп баш тартырга тиеш була…

– Шулай дисеңме?.. – диде Василий, бер мәлгә уйга калып. – Тик моңа бармас ул. Ул мине ярата, хәер, үзем дә яратып яшәдем аны. Егерме ел бергә бит!

– Сүз бөек Мәскәү кенәзе Василий турында гына барса, мин сине аңлаган да булыр идем. Тик монда сүз Русь дәүләтенең киләчәге турында бара. Шулай булгач, ризамы, түгелме дип сорау – артык эш. Барыбер ризалатырга кирәк булачак аны, кенәз…

– Авыр хәл, митрополит…

– Авыр, ләкин бу – хәзерге көндә бердәнбер чара! Син киңәш сорадың, мин бирдем. Калганы – үз иркеңдә, кенәз.

– Димәк, син миңа яңа никахка ризалык бирәсең?

– Инде бирдем дип сана, кенәз. Тик башта Соломония белән арагызны өзәргә кирәк.

– Аңладым, атакай. Киңәшең өчен рәхмәт. Мин хатын белән сөйләшеп карармын, бәлки ул, чыннан да, үзе теләп…

– Теләмәсә дә курыкма, кенәз! Ул чагында аның урыны – монастырьда.

– Калдыр мине, митрополит!

– Ярый, кенәз, сау бул! Мин сиңа сәламәтлек һәм ил-җиребез хакына яхшы эшләр башкаруыңны телим.

Кенәз аңа җавап бирмәде, бары тик кулын гына селкеде. Чыгып кит, янәсе.

Үзе генә калгач, Василий уйга чумды. Чумарлык та шул. Әйе, дәүләт башында торучылар тәхеттән читләшкән («үлгәч» дип уйлыйсы килмәде) очракта, борын-борыннан килгән йола буенча эш итеп, гадәттә, аны улларына калдыралар. Дөрес әйтә митрополит: вакыт дигәнең үтә тора. Ә аның шушы көнгә хәтле малае түгел, хәтта кыз баласы да юк! Димәк, хәзер ниндидер катгый карарга килеп, өйләнү мәсьәләсен хәл итәргә бик вакыт. Аннары соң булуы да бар – ни әйтсәң дә, вакыт белән бергә яшь тә бара: һәр үткән көн яшьлеккә таба атламый, картлыкка каршы йөгерә…

Бу гамәлне тормышка ашыру өчен, шөкер, менә җае да чыкты: чиркәү аның яңа никахына фатихасын да бирде, бу гамәлен хуплады, димәк, хәзер аңа дин кануны бернинди комачаулык та тудырмый. Чөнки бу гамәл, төптән уйлап караганда, митрополит әйтмешли, чыннан да, һич тә аның шәхси эше генә түгел, аның икенче тапкыр өйләнүе бөек кенәзлек хакына, аның алга таба да тыныч яшәве хакына ич. Әлбәттә, егерме ел буе бергә яшәп, бер түшәктә йоклаган, җитмәсә, күңелеңә хуш килгән, яраткан хатыныңнан ваз кичү дә җиңел эш түгел. Ләкин нишләмәк кирәк? Башка юл юк. Бәлки, Соломониясе, килеп туган хәлне дөрес аңлап, аңардан үз теләге белән китәр? Ул чагында бу яктан да бик уңай килеп чыгар иде…

– Сиңа әйтер сүзем бар, Соломония, – диде ул, төшке ашны ашаганнан соң, гадәтенчә, үзе әйтмешли, «баш төртеп алырга» дип, ял бүлмәсенә үтеп барышлый. – Кер әле монда!

Хатыны эчке тоемы белән ниндидер күңелсезлек барын сизенгәндәй дерт итеп китте. Хәер, ул соңгы көннәрдә болай да кырыс иренең бүген иртәдән үк күңелсез уйларга чумып, йөзенең тагын да караңгыланып калуын сизенеп, моны нәрсәгә дә юрарга да белмичә, эченнән генә: «Әллә берәр хәвефле хәбәр килеп ирештеме икән?» – дип борчылып куйган иде. Нигезсез дә түгел: Мәскәү кенәзлеге биләмәсенең әле бер, әле икенче шәһәреннән андый хәбәрләр еш ишетелеп тора. Йә халык җирле кенәз-наместникларының гадел булмаган карар һәм гамәлләреннән зарлана, йә кенәзләр күршеләре белән тыныша алмый, хәтта кайчак бер-берсенә орыш-яулар да оештыра. Хәерлегә булсын инде…

– Берәр нәрсә булдымы әллә, кенәз? – диде кенәзбикә, борчулы йөз белән аның катына килеп кергәч. – Иртән үк йөзең көзге төн сыман караңгы иде…

– Варис турында уйлар вакыт җитте, Соломония. Ә безнең улыбыз юк… – диде кенәз, хатынына туры карарга кыймыйча. – Миңа башкага өйләнергә кирәк. Моның өчен син безнең никахыбыздан үз теләгең белән баш тартырга, миннән аерылып китәргә тиеш…

– Ничек инде, Василий?! Ничек була инде алай? Сине ничек ташлап китим? Егерме ел бергә бит без!

Шушы сүзләрне әйтә-әйтә, Соломония басып торган җиреннән идәнгә сыерылып төште. Василий аны күтәрергә дип ташланмакчы булып талпынган иде дә, болай бу аңлашуның озакка сузылачагын, шуңа күрә бу минутларда ирләр ныклыгы гына түгел, ә бөек кенәз сүзен сүз итәргә кирәклеген аңлап һәм митрополит сүзләрен дә исендә тотып, үзен шундук кулга алды – урыныннан да кузгалмады.

– Бөтен бәла да шунда шул, Соломония: егерме ел эчендә син миңа бер малай да бүләк итә алмадың! – диде Василий, җебеп төшмәскә, кырыс булырга тырышып. – Йә риза булып, хәзерге шикелле мул тормышта үзең теләгән шәһәрләрнең берсендә гомерең ахырына кадәр тыныч кына һәм муллыкта яши бирәсең, риза булмыйсың икән, анысын үзең беләсең… Ул чагында калган гомерең монастырьда үтәчәк. Торып бас та бар, уйла: карарыңны мин черем итеп алгач әйтерсең.

Соломония, пышык-пышык елый-елый, урыныннан торды да палатадан чыгып китте.

Билгеләнгән вакытта, елаудан шешенгән күзләрен сөртә-сөртә, ире янына килеп кергән кенәзбикә, идәнгә тезләнеп:

– Синеңчә эшләргә намусым кушмый, кенәз. Булдыра алмыйм мин алай, – дип, илереп елап җибәрде.

– Ярар, алайса. Димәк, киләчәк язмышыңны үз теләгең белән сайлап алдың, – диде Василий. – Хуш, без башка беркайчан да очрашмабыз. Миңа ачу саклама! Бар!

Соломонияне, шул ук көнне кичкә таба Кызлар Раштуасы монастыренда чәчен кистереп, Суздаль шәһәре монастырена илтеп ябып куйдылар. Бер дә көтмәгәндә генә бернинди кайгы-хәсрәтсез мул тормышта яшәп яткан кенәз хатыныннан монашкага әйләнгән бәхетсез хатын, законсыз, башбаштаклы бу йолага каршы ризасызлыгын белдереп, өстенә монах хатын-кызлар ризасын кигезгән чагында, күз яшьләренә буыла-буыла:

– Ходай барын да күреп тора! Тиешле вакыт җиткәч, ул мине шушылай кыерсыткан кешедән үчен алыр, – дип елады.

Хәер, ул, үзен сарайдан алып чыкканда да, Мәскәү монастыренда чәчен кискәндә дә, бу хәле белән килешмичә, тыпырчына-тыпырчына, каршылык күрсәтеп маташты. Шуңа күрә бу эшне башкарып чыгу гамәле тапшырылган сановник Иван Шигонага, аны тынычландыру өчен, хәтта ирләр көчен дә кулланырга туры килде.

Бу арада бөек кенәзләре Василий Өченченең, беренче хатынын аерып, тагын өйләнергә җыенуы турындагы хәбәр тирә-якка таралып өлгергән иде инде. Әлбәттә, тора-бара хәлнең шулай булып тәмамлануын фаразлаган, хәтта көтеп яшәгән боярларның, кенәз даирәсендәге сарай кешеләренең күпчелеге бу хәбәрне изгегә юрады: дөрес эшли, шулкадәр зур биләмәләр хуҗасының үз тәхетен малаена калдыруы – лязим гамәл. Димәк, бүгенге көндә булмаган ул ир бала киләчәктә туарга тиеш. Күпчелек әнә шулай фикер йөртте, аның көтелгән икенче никахын хуплады. Дөрес:

– Бу уең вөҗдан һәм чиркәү кануннарына каршы килә, бөек кенәз! – дип, ачыктан-ачык каршы чыгучылар да булды.

Шундыйларның берсе Литва кенәзе Иван Юрьевич Патрикеевның улы, кайчандыр үзе дә күренекле бояр булып, аннары мескен бөек кенәз Дмитрийга теләктәшлек күрсәтүләре өчен 1499 елда әтисе белән бергә кулга алынып, чәчләре киселеп, монахка әверелдерелгән Вассиан булып, ул Волоко Лам монастыренда ябылуда иде.

Кайчандыр Югор җирләрен яулап алган, бөек кенәз тарафыннан хөрмәт казанган кенәз Симеон Курбский да, Соломония яклы булып, Василийның яңадан өйләнүен һич тә хупламады һәм бу турыда аның үзенә ачыктан-ачык әйткән иде. Шуның өчен ул тиздән кенәз сараеннан читләштерелде.

Гади халык арасында да бәхетсез Соломонияне кызганучылар шактый иде. Чындырмы, әллә бу бары тик халык уйлап чыгарган әкият кенә булдымы, ул елларда халык арасында монашкага әйләнгән Соломония турында бер риваять тә барлыкка килде. Имеш, монастырьга ябылган чакта, ул йөкле булган да, шунда ир бала табып, аңа Георгий исеме биргән. Аны, беркемгә дә күрсәтмичә, яшертен генә тәрбияләгән һәм:

– Вакыты җиткәч, ул көч-кодрәткә ия хәлдә, данга күмелеп пәйда булыр, – дигән.

Әлбәттә, моңа ышанучылар да, аны әкият дип атаучылар да булды.


Заманында үз гомеренең ахырына якынлашып килүен сизгән бөек кенәз Иван Өченче, малае Василийның никахын үз күзләре белән күреп калырга теләп, аны өйләндерергә ашыккан иде. Башта ул аны, гадәттә, ике ил арасындагы дуслыкны саклауга һәм ныгытуга китерә торган күптәнге йоланы истә тотып, моны кодалар булып ныгыту тәкъдиме белән Дания короленә тәкъдим ясаган иде. Тик әллә Россияне яратмаган шведларга ярарга тырышыпмы, әллә тора-бара Швецияне яңадан Даниягә кушуны күздә тотыпмы, әллә булачак кияүнең башка диндә булуы сәбәплеме, король, аның бу тәкъдимен кире кагып, кызы Елисаветаны кияүгә аңа түгел, ә Бранденбург курфюрстына, ягъни Германиянең күренекле саналган, императорны сайлауда катнашу хокукы булган кенәзенә бирде. Шуннан соң, малаена кәләшне чит илләрдән эзләр вакыты да калмаганга күрә, ул аны үз кул астындагы берәрсенең кызына өйләндермәкче булды. Василийның бу уен үзенең яраткан бояры, милләте буенча грек булган Юрий Малый да хуплады. Мөгаен, бу грек царевич буйга җиткән үз кызына өйләнер дип уйлаган булгандыр. Тик ул башканы – бу уңайдан сарайга китерелгән 1500 кыз арасыннан бик күренекле саналмаган, чыгышы белән Алтын Урданың Чет морза нәселеннән килгән сановник (зур түрә) Юрий Константинович Сабуров кызы Соломонияне сайлады. Кыз үзенең чибәрлеге белән башкаларга караганда күпкә өстен тора иде.

Нишлисең, дөньяда мәхәббәт, сөю, ярату дигән төшенчәләр белән бергә ил язмышы дигән нәрсә дә бар һәм аннан беркая да китеп булмый. Шуңа күрә менә хәзер Василийга кайчандыр сөеп туймаган һәм егерме ел эчендә дә күңеле кайтмаган хатынын изге максат хакына корбан итәргә туры килде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации