Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 24


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 24 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Бөек кенәз башта җәзага тарткан, аннары аны үзенең мәрхәмәтенә алыштырган кешеләр арасында Максим Грек дигән монах тарихы бигрәк тә гыйбрәтле иде…

Василий үзенең идарә итә башлаган беренче көннәрендә аңа әтисе калдырган мираслар белән танышып йөргәндә, грек телендә чыгарылган һәм элеккеге кенәзләр тарафыннан җыела килгән бик күп китапларга тап булды. Алар бернинди файдасыз, тузан гына җыеп яталар иде. Шулчакта аның уена бу китапларны укый һәм кирәклеләрен славян теленә тәрҗемә итү эше кулыннан килә, гомумән, бу китаплар белән эш итә белә торган кеше булдыру теләге туды. Ләкин, ничек кенә тырышып эзләсәләр дә, Мәскәү кенәзлегендә андый кеше табылмады, шуннан соң Константинопольгә хат юлларга мәҗбүр булдылар. Патриарх, бөек кенәзгә ярарга тырышып, андый кешене, философ итеп күз алдына китереп, Болгариядән, Македониядән һәм Греция шәһәре Фессалоникидан да эзләтте, ләкин Оттоман игосы борынгы галимлекнең калдыкларын да тәмам җимереп, юкка чыгарган булып чыкты – солтан биләмәләрендә караңгылык һәм наданлык хөкем сөрә иде. Ниһаять, бик тырышып эзләнә һәм бу турыдагы сүзләр әледән-әле ишетелә торгач, аңа Афон тавы өстендәге Благовещение монастыренда бу эш кулларыннан килә торган Савва һәм Максим исемле ике монах барлыгы турындагы хәбәр килеп иреште. Имеш, алар икесе дә дин буенча бик төпле белемле, грек һәм славян телләрен бик яхшы беләләр. Тиз генә алар артыннан җибәрделәр. Тик аларның беренчесе, инде бик карт булуы аркасында, Руська тикле чыгып китәргә җөрьәт итмәде, ә икенчесе, Максим исемлесе, патриарх һәм бөек кенәз Василий ихтыярын үтәргә ризалык бирде. Грециядә туып, Көнбатыш Европада белем һәм тәрбия алган Максим заманында Парижда, Флоренциядә укыган булган, күп җирләргә сәяхәт кылган, күп телләр белә, иң яхшы университетларда укыганда, укымышлы кешеләр белән аралашуы аркасында, гаҗәеп күп нәрсәләрдән хәбәрдар кеше иде. Василий аны бик шатланып кабул итте. Монда, Мәскәүдә, шундый бай китапханәне күреп, Максим, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча:

– Бөек кенәз! Мондый байлык бөтен Грециядә юк! – дип таң калды.

Василий аны бик канәгать хәлдә тыңлап торды да шушы байлыкны аңа тапшырды. Ә тырыш грек башта әле славяннарга билгеле булмаган мондагы барлык китаплар исемлеген барлап-язып чыкты, аннары, бөек кенәз теләге буенча, Мәскәүдә яшәүче өч кеше – Власий, Димитрий һәм Михаил Медоварцовлар ярдәмендә Аңлатмалы Псалтырь китабын славян теленә тәрҗемә итте. Ул чактагы митрополит Варлаам һәм барлык күренекле чиркәү әһелләре тарафыннан хупланган бу бик әһәмиятле китап Максимны Василийның иң яраткан кешесенә әйләндерде: ул, бу грек белән аерылыша да алмыйча, һәр көн диярлек аның белән дини әңгәмәләр алып бара торган булды. Ләкин акыллы грек кенәзнең бу мәрхәмәтле халәтеннән эреп китмәде. Ул аңардан бары тик үзен кире Афон монастыре тынлыгына җибәрүен генә сорады.

– Мин анда синең исемеңне данлармын, – диде ул Василийга һәрвакыт. – Андагы тарафдашларыма дөньяда көчле һәм бөек христиан патшасы бар, әгәр дә Ходай язса, ул безне денсезләр тиранлыгыннан коткара алыр иде, диярмен.

Ләкин бөек кенәз аның бу үтенечен үтәүне һаман суза килде, аңа тагын да зур ихтирамлык күрсәтә-күрсәтә, яхшылыклар эшли-эшли, аны Мәскәүдә тугыз ел тотты! Бу вакыт эчендә монах Максим Грек күп китапларны тәрҗемә итте, иске тәрҗемәләрдәге ялгышларны төзәтте. Василий янына ирекле керә алуыннан файдаланып, ул кайчак аңардан кенәз опаласына эләккән кайбер вельможаларны кичерүен сорап та мөрәҗәгать итте. Әйтергә кирәк, күпләрнең ачуын һәм көнчелеген китереп, Василий еш кына аның мондый үтенечләренә колак та салгалый иде. Бу мәсьәләдә грекка бигрәк тә руханилар һәм Иосиф монастыре монахлары ачулы булды. Басынкы, тыйнак митрополит бу дөнья эшләре белән артык кызыксынмаган иде, ә менә аның урынына утырган горур Даниил исә үзен шундук бу чит ил кешесенең дошманы дип игълан итте.

– Кем соң әле безнең чиркәү китапларындагы борынгы изге кануннарны бозарга һәм боярлар өстеннән җәза хөкемнәрен төшерергә җөрьәт иткән бу кеше? – дип сорады ул беренче көннәреннән үк.

Хәтта кайберәүләр аны еретик, кайберәүләр исә Василий алдында күрсәтелгән хөрмәтнең кадерен белмәүче, яшертен генә дәүләт эшләрен гаепләп сөйләүче усал телле кеше итеп күрсәтергә тырышты. Монысы бигрәк тә Василийның бәхетсез беренче хатыны белән аерылышкан көннәрендә күзәтелде. Ул, чыннан да, кенәзнең бу гамәлен хупламады һәм бу фикерен кенәзнең үзенә дә белдерде. Ул, бернинди сәбәпсез эзәрлекләнүгә тартылган кешеләрне якларга омтылучы кеше буларак, аларның кайберләрен үзендә – кельясында кабул итте һәм кайчак алардан бөек кенәзгә һәм митрополитка карата әйтелгән хурлау сүзләрен дә ишеткәләде. Мәсәлән, бояр Иван Беклемишов аңа, кенәз Василийның кызып китә торган гадәтеннән зарланып, элек хөрмәтле чиркәү пастырьлары, чиркәү башлыклары патшаларны ярамас эшләрдән һәм гаделсезлекләрдән тотып кала торган булганнар дигән иде. Ә бүгенге көндә, янәсе, бу күзлектән караганда, Мәскәүдә митрополит юк дияргә була. Ә Даниил исә фәкать бу исемне йөртүче генә, һич тә намус саклау ягында торучы һәм гаепсезләрне яклаучы митрополит түгел. Ә Максим мәсьәләсенә килгәндә, имеш, аны Русьтан беркайчан да җибәрмәячәкләр, чөнки бөек кенәз белән митрополит, ул читкә чыкканнан соң, аның тыйнаксызлыгыннан, ягъни аларның йомшак яклары турында сөйләп йөрер дип куркалар.

Халык арасында, стеналарның да колагы бар, дигән гыйбарә тикмәгә генә йөрми. Ул элек-электән кулланышта булган. Ниһаять, Василийга грек турында шактый гына яла ирештерә алдылар, һәм ул Максимны хөкем итәргә мәҗбүр булды. Аны, изге китапларда язылганнарны ялгыш аңлатуда һәм чиркәүнең дини догмат-тәгълиматларын бозуда гаепләп, Тверь монастырена ябып куйдылар. Ләкин аның замандашлары бу гаепләрнең үтә дә ялганлыгы, бары тик Чудов архимандриты Ион, Коломенск епискобы Вассиан һәм Мәскәү митрополиты Даниил тарафыннан оештырылган яла гына икәне турында әйтә килделәр. Тик ул вакытта, күрәсең, Василийның дин әһелләренә ышанычы күбрәк булган, ул бу сүзләргә игътибар итмәде. Җитмәсә, аңа каршы ул шикаятьләр бер генә түгел, ә даими рәвештә ишетелеп торды. Дөрес, бу ялганны кенәз соңыннан үзе дә аңлап алды шикелле һәм Максим Грекка – аны кенәз сараенда шулай дип йөртәләр иде – яңадан мәрхәмәтен иңдерде.

Менә шундый кеше иде ул бөек Мәскәү кенәзе Василий.

Аның сарае да менә дигән иде. Кенәз, Русьта этләр авын беренче булып оештырып җибәрүче кеше буларак, аларга оружничий, ловчий, кравчий һәм рындалар вазифаларын кертү хисабына, андагы сановниклар санын да арттырды. Оружничий – кенәзнең кораллар казнасы белән эш итүче (аларны ясату, сатып алу һәм саклау) боярин яисә окольничий, ловчийлар – ауны оештыручылар (аучылар, этчеләр, кондызчылар һ. б.), кравчий – югары сарай хезмәтчесе (аны икенче төрле «виночерпий» дип тә атыйлар), рындалар – корал йөртүчеләр, алар – күренекле кешеләрнең балалары арасыннан килеш-килбәтләренең матурлыклары буенча сайлап алынган чибәр йөзле, мәһабәт гәүдәле яшь кешеләр. Ак атлас кием кигән һәм кечкенә көмеш балталар белән коралланган рындалар, бөек кенәз халык алдына чыкканда, аның алдыннан баралар, ул тәхеттә утырган чакта, шуның тирәсендә басып торалар һәм чит илдән килгән кешеләргә күктән төшкән фәрештәләрне хәтерләтәләр иде. Алар хәрби походлар вакытында кенәзнең хәрби киемнәрен һәм коралларын саклыйлар.

Чиркәүдә исә бөек кенәз, үзеннән барлык сарай хезмәтчеләрен дә читләштереп, һәрвакыт стена кырыенда, ишек янындарак, үзенең таягына таянып берүзе басып тора иде.

Ул барлык тантаналы җыелышларда да, бигрәк тә чит ил илчеләрен кабул иткәндә, купшылыкны яратты. Илчеләр халык байлыгының муллыгын, бөек Мәскәү кенәзенең данын, куәтен һәм көчен күрсеннәр өчен, аларны кабул итәсе көнне бөтен сәүдә лавкалары ябылды, барлык эшләр туктатылды, шәһәр халкының барысы да, үзләренең иң яхшы киемнәрен киеп, Кремль янына килделәр һәм аның диварларын әйләндереп алдылар. Ул көннәрдә тирә-яктагы шәһәрләрдән дворян һәм бояр балалары да чакырылды. Хәрбиләр мылтыктан басып торды. Берсеннән-берсе күренекле түрә-чиновниклар бер-бер артлы илчеләр каршына чыкты. Кешеләр белән тулы кабул итү палатасында тирән тынлык иде. Бөек кенәз Василий тәхеттә утыра, аның янындагы диварда образ эленеп тора, ә алдында, уң ягында, колпак ята, сул ягында – таягы. Энҗеләр белән бизәлгән киемнәр һәм башларына биек бүрекләр кигән боярлар эскәмияләрдә утыра.

Бөек кенәзнең төшке ашлары төнгә хәтле дәвам итә. Зур бүлмәдә өстәлләр берничә рәт тора. Янындагы урыннарда аның ир туганнары яисә митрополит, аннары арырак вельможа һәм чиновниклар, кайчакта алар арасында үзләренең ил алдында күрсәткән батырлыклары яисә күркәм эшләре белән хөрмәт казанган гади сугышчылар да сыйлана иде. Уртада, биек өстәлдә күп санлы алтын савытлар, кубок һәм тустаганнар ялтырап тора. Беренче аш итеп һәрвакыт кыздырылган аккошлар бирелә. Грек шәраблары салынган кубоклар өләшенә. Кенәз, хөрмәт йөзеннән, кайберәүләргә үз өстәленнән затлы ашамлыклар җибәрә, бу очракта ул затлар, басып, аңа карап бил бөгеп алалар, аларга хөрмәт йөзеннән исә мондый чакларда башкалар да урыннарыннан торып баса торган иде.

Василий, үзенең әтисе шикелле үк, Русьта гына бөек кенәз дип йөртелде, ә чит илләр белән аралашканда, бөтен титуллары саналып: «Бөек государь (галиҗәнап) Василий, Ходай мәрхәмәте белән бөтен Русь кенәзе һәм галиҗәнабы һәм бөек Владимир, Мәскәү, Новогород, Псков, Смоленск, Тверь, Югор, Пермь, Вятка, Булгар һәм башкаларның бөек кенәзе; Низов җирләре Новогород, һәм Чернигов, һәм Рязань, һәм Волоцк, һәм Ржев, һәм Бельск, һәм Ростов, һәм Ярославль, һәм Белозерск, һәм Удор, һәм Обдор, һәм Кондин, һәм башка җирләр государь-галиҗәнабы һәм бөек кенәзе» дип аталып йөртелде.

…Менә хәзер шушы биләмә һәм җирләрнең бөек кенәзе табутта ята, ә инде бу титул һәм исемнәргә аның өч яшьлек малае Иван хуҗа иде…

Бөек кенәз исеменнән

Бөек кенәзнең үлеме Русь халкын тирән кайгыга салды. Монда эш аның үлемендә генә дә түгел (дөньяга беркем дә мәңгелеккә килми), аларны аның урынына калган малаеның әле сабый бала гына булуы һәм бу очракта «Киләчәктә Русь белән ни булыр?» дигән сорау бик борчый да һәм куркыта да иде. Моңарчы Русь дәүләте тарихында кенәзлек башына беркайчан да мондый яшь баланың утырганы һәм, әле ул ил белән идарә итәрлек яшьтә булмаганга күрә, власть дилбегәсенең яшь хатын кулына күчкәне юк иде. Җитмәсә, үлгән бөек кенәзнең бу хатыны, Елена Глинская чит илдән бит әле! Русьның дошманы булган Литвадан, өстәвенә бөтенләй чит нәселдән чыккан кеше. Русь халкын бу яшь хатынның хыянәтче булу мөмкинлеге түгел, ә аның дәүләт эшләрендә тәҗрибәсезлеге, хатын-кыз буларак табигый йомшаклыгы, аның исемнәре үк хыянәтне хәтерләткән Глинскийларга якынлыгы куркыта иде. Дөрес, моңарчы сарайда бөек кенәзбикәгә карата, кайберәүләрнең үзара чышын-пышын гына сөйләшүләрен искә алмаганда, ачыктан-ачык бернинди гаеп сүзе дә ишетелмәде шикелле, киресенчә, сарай даирәсендәгеләр аның дини, мәрхәмәтле, гадел, батыр йөрәкле, зирәк акыллы булуын мактап сөйлиләр иде. Ләкин ил белән идарә итү көчле рухлы ир-ат өчен дә җиңел эш түгел, ә монда, ни әйтсәң дә, хатын-кыз, җитмәсә, яшь хатын… Бу хәл дә куркыта иде халыкны. Халык дигәч тә, иң беренче чиратта моны сарай тирәсендәге бояр һәм кенәзләр дип аңларга кирәк.

Елена үз эшендә Боярлар думасына таянды. Анда тәхетнең дәүләт эшендә зур тәҗрибә туплаган киңәшчеләре – советниклар утыра иде. Тик алай да бөек кенәздән башка дума башсыз гәүдә шикелле. Аның эше тиешле юнәлештә, ил-җир мәнфәгатьләрен кайгырту юлында барсын өчен, аның белән кем идарә итәр, гадәттә, анда теге яки бу мәсьәләне тикшергәндә яңгырый торган төрле фикерләрне кем чагыштырыр да, иң дөресен кем сайлап алыр, дума әгъзалары – бояр һәм кенәзләр тәкәбберлеген кем йөгәнләр? Кенәзлекнең Югары думасы мәрхүм Василийның энеләре һәм иң күренекле егерме боярдан – кенәзләр Бельскийлар, Шуйскийлар, Оболенскийлар, Одоевскийлар, Горбатый, Пеньков, Кубенский, Барбашин, Микулинский, Ростовский, Бутурлин, Воронцов, Захарьин, Морозовлардан тора иде. Тик аларның кайберләре, җирле биләмәләр башлыгы – наместниклар буларак, Мәскәүдә түгел, башка шәһәрләрдә яшәгәнлектән, күп очракта дума утырышларында катнашмыйлар да иде. Думада ил белән идарә итү эшендә Елена акылына һәм гамәлләренә йогынты ясардай ике кеше иң абруйлы булып санала: аларның берсе аның абзасы – әтисенең абыйсы, шөһрәт-дан яратучан, кыю, Василий тарафыннан үзенең баш киңәшчесе итеп билгеләнгән өлкән яшьтәге Михаил Глинский һәм әле шактый яшь булган һәм Елена белән яшерен мәхәббәт эшләрендә шикләнелгән кенәз Иван Фёдорович Оболенский иде. Шушы ике вельможа, үзара киңәшеп-килешеп эшләп, ил белән идарә итүнең тышкы эшләрен әле яшь булган Иван, ә эчке эшләрен мәрхүм бөек кенәз Василийның хатыны, бүгенге яшь бөек кенәзнең әнисе Елена исеменнән думаның төп закон чыгаручылары, аның эшен әйдәп баручылары булыр дип уйланылды.

Яңа идарәнең иң беренче эше руханилар, вельможалар һәм халык катнашында Успенский храмында узган тантаналы җыелыш булды. Анда митрополит Даниил держава башлыгы булып калган бала Иванга Русь белән идарә итү эшенә һәм аның бу эшендә Ходай алдында бурычлы булуы турында үз фатихасын бирде. Вельможалар шунда Иванга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Шуннан соң бөек кенәз Василийның үлем хәбәрен җиткереп, аның урынына калган яшь кенәзгә тугрылыкка ант эчәргә өндәп, Русьның бар почмакларына да чиновниклар җибәрелде.

Василий Өченченең үлеме алып килгән үзгәрешләр халәтендә курку һәм өметләр тулы бер атна үтүгә үк, башкала кешеләрен һич тә көтелмәгән бер яңалык таң калдырды: элеккеге кенәзнең бертуган энесе, яңа государь-галиҗәнапның туган абыйсы, Дмитров кенәзе Юрий Иванович кинәт кенә бәхетсез язмышка дучар булды. Аңа әллә күрә торып яла яктылар, әллә, законсыз рәвештә властька омтылучы, власть яратучы тәкәббер кеше дип, чын гаеп ташладылар, кыскасы, ул опалага эләкте.

Элек, Дмитров шәһәренә качарга ниятләгән өчен дип, Василий тарафыннан кулга алынып, зинданга утыртылган, ләкин ул үлгәннән соң тол калган бөек кенәзбикә тарафыннан азат ителгән кенәз Андрей Шуйский, янәсе, бу юлы, Еленаның үзенә дә хыянәт итеп, тәхеткә Юрий Ивановичны утыртмакчы булган һәм үзенең бу ниятен кенәз Борис Горбатыйга да чишкән. Ә ул, имеш, аның бу гамәлен кабахәт хыянәт дип бәяләп, моны үзенә үк әйткән. Шуйский исә, үзенең саксыз эш итүен аңлап һәм үзенә карата булачак опаладан куркып, оятсыз ялганга барган: Юрий яшерен рәвештә күренекле чиновникларны, шул исәптән Шуйскийның үзен дә, аның яклы булып, үз тирәсенә тупланырга, һич кичекмәстән Мәскәүдән үзе наместник булган Дмитров шәһәренә китәргә өндәгән. Шулай итеп, кенәз Борис Горбатый бөек кенәзбикәгә Шуйскийның дәүләт тынычлыгын бозарга юнәлгән уен раслый. Шуннан соң Горбатыйга рәхмәт белдерелде, Андрей Шуйский исә кабат зинданга ябылды. Ул, малае урынына Елена идарә иткән чорда, һаман шунда тотылды.

Ләкин артык сак боярлар Елена колагына, әгәр ул улы белән тыныч кына идарә итәргә тели икән, ул чагында власть сөюче, галиҗәнап сабыйның дошманы Юрийны да зинданга утыртырга кирәк дип тукып тордылар. Бу көннәрдә әле һаман үзенең ирен югалту кайгысыннан күз яшьләре белән йөргән Елена аларга:

– Минем кайгымны күреп торасыз, дәүләт файдасына икән, кирәгенчә эшләгез, – дип җавап бирде.

Шул вакытта Мәскәү боярларының начар уе турында белеп алган кайбер тугрылыклы хезмәтчеләре тыныч кына яши биргән, үз өстендә бернинди гаеп тә сизмәгән Юрий Ивановичны: «Анда сиңа беркем кырын карарга да базмас, ә монда бәладән котыла алмассың», – дип, тизрәк Дмитровка китәргә өндәделәр. Ләкин ул аларга эчке ныклык белән:

– Мин Мәскәүгә абыемның күзен яптырырга килдем һәм аның улы, минем туганыма, тугрылыклы булырга ант иттем, үземнең хаклыгымда үләргә дә әзер, – дип җавап бирде.

Алай да Юрий Иванович, 1533 елның 11 декабрендә үзенең барлык боярлары белән кулга алынып, кайчандыр яшь бөек кенәз Дмитрийның гомере өзелгән палатага ябылды. Бу начар билге иде…

Русь белән идарә итүнең шундый күңелсез гамәл белән башлануы тәвәккәл рәхимсезлек турында сөйли иде. Бәхетсез Юрийны кызгандылар, илдә тиранлык урнашмагае дип курыктылар, чөнки әле хәзергә Иванның исеме генә государь, ул – берни дә белми торган бала гына, ә аның исеменнән идарә итүче кенәзбикә дума киңәшләре буенча эш итте.

Шушы вакыйгадан соң Русь үзен илдә туып, дөресрәге, баш калкытып килүче олигархия таягы астында торган сыман хис итә башлады. Ә ул олигархиянең коралы булган газаплау исә, – гадәттә, дөньяда иң коточкыч һәм түзә алмаслык куркыныч нәрсә: ачуы килгән хаким үзе алдында барысының да фәкать буйсынуын гына тели торган ярсулы Аллага охшап кала. Ләкин күп санлы мондый тираннар халык алдында, аның күңелендә яхшы булып кала алмыйлар – гәрчә халык аларны үзләренә охшаган кешеләр кебек үк дип кабул итсә дә, аларның властьтан законсыз файдалануын күралмый. Боярлар Юрийны, Русь иленә зыян китереп булса да, властьтан үзләре теләгәнчә файдалану өмете белән харап иттеләр. Бу аларның шушы законсыз гамәлләре белән бөек кенәзнең башка туганнарын да: «Сезне дә менә шушындый ук язмыш көтә», – дип куркытып куюлары иде. Алар уенча, мондый җәза Юрийның кече энесе Андрейга гына түгел, аларның ир туганнары кенәз Бельскийларга да кулланылырга мөмкин иде. Янәсе, белеп торсыннар, борыннарына киртләп куйсыннар! Ә бит үлеме алдыннан, бөек кенәз Василий боярларга аларны хөрмәт итәргә, сакларга боерган иде.

Тумышлары белән Пруссиядән булган кенәз Симеон Феодорович Бельский белән күренекле окольничий Иван Лятцкий, хәрби эшләрдә бик тәҗрибәле кешеләр булып, бу вакытта, Литва белән сугыш була калса дип, Серпуховта полкларны сугышка әзерләү мәшәкатьләре белән мәшгуль булып яталар иде. Юрий Иванович кулга алынгач, алар аның гаепле икәненә һич тә ышанмадылар, икесе дә, ил белән бу рәвешле идарә итүгә ризасызлык белдереп, Русь безнең ватаныбыз түгел дип, Литва короле Сигизмунд белән яшерен бәйләнешкә кереп, шунда качып киттеләр.

Һич тә көтелмәгән бу хыянәт, әлбәттә, сарай кешеләрен бик гаҗәпләндерде. Шуннан соң, моның нәтиҗәсе буларак, яңа җәзалар үткәрелде.

Бу вакытта воеводалар башлыгы, Югары совет әгъзасы кенәз Иван Бельский Коломнада, дружиналарны урнаштыру өчен, урын карап йөри иде. Аны һәм кенәз Иван Михайлович Воротынскийны кече малайлары белән кулга алдылар да, кулларына богаулар салып, Симеон белән Лятцкийларның тарафдарлары дигән гаеп ташлап, бернинди судсыз зинданга ябып куйдылар. Тик Бельскийларның олысын, дума бояры кенәз Димитрийны гына тынычлыкта калдырдылар.

Моңа хәтле Михаил Глинский дума советының җаны һәм рәсми булмаган җитәкчесе дип саналды һәм чынлыкта шулай булды да: ул энесе Василийның кызы булган Еленаның тугрылыклы киңәшчесе иде. Ләкин инде бу чорда бала гына булган Иван урынына кенәзлек итүче кенәзбикә тирәсендә, чыннан да, властька омтылучы, власть яратучы, моның өчен кенәзбикәнең хатын-кыз икәненнән дә файдаланырга тырышкан башка төркемнәр пәйда була башлады. Янәсе, нигә идарә итүдә бернинди дә тәҗрибәсе дә булмаган хатынның йомшаклыгыннан файдаланмаска? Шулчакта сарайдагылар, гаҗәпләнеп, кайчандыр Василийның уң кулы булган Михаил Глинскийның башкаларны яклау түгел, үзен дә саклый алмавын белделәр. Бу кеше үзенең бирелгәнлеге, киң күңеллелеге һәм тормышта күпне күрүе белән Василийның зур ышанычын казанган иде. Тик менә хәзер, инде кенәз үлгәч, Елена тирәсендә аның күңелен яулап, дума белән дә, дәүләт белән дә идарә итәргә теләгән кенәз Иван Телепнёв-Оболенский һәм аның мәкерле тарафдарлары пәйда булуын сизенгәч тә, ул бу хәлгә битараф булып кала алмады. Чөнки күрер күзгә яшь тә, чибәр дә булган Иван Телепнёв-Оболенский яшь, төскә-биткә чибәр булган кенәзбикәнең хатын-кыз йомшаклыгыннан файдаланмакчы булуы күз алдында иде. Аннары, диварларның да колагы бар дигәндәй, алар арасындагы җылы, дөресрәге, артык җылы – инсафсыз, тыйнаксыз, җенси бозыклык-уйнаш белән бәйле мөнәсәбәт турындагы сүзләр дә, әкренләп үзара чыш-пыш, колактан-колакка гына сөйләүләрдән узып, сарай даирәсендә дә ишетелгәли башлаган иде инде. Ә һәрвакыт дөреслекне яраткан, бөек кенәз гаиләсенең һәрвакыт намус кысаларында калуы яклы булган Михаил Глинский, туганы Еленаның мондый йомшаклыгын авыр кичереп, бөек кенәзбикәгә җенси бозыклыкның, бигрәк тә халык һәрвакыт гаделлек, яхшылык кына күрергә теләгән тәхеттә аеруча килешмәве, моның кабахәт эш булуы, һич тә юньлегә алып бармавы турында ул яшь хатынның күзенә карап әйтергә булды…

Ул Елена янына килеп кергәндә, – рәхмәт, озак көттермичә кабул итте – идәнгә җәелгән бик зур паластагы баласы Иван һәм аны караучы ике кыз белән генә иде, чөнки бу инде аның тәхеттә утыра торган вакыты түгел иде. Күрәсең, бөек кенәзбикәнең баласын күрәсе килгән дә, тәрбиячеләре сабыйны аның палатасына алып килгәннәр. Иван идәндә уйнап йөри, ә хатын-кызлар, баланың бирелеп, үз-үзен онытып уйнавына сөенеп, ни турындадыр сөйләшә-сөйләшә, урындыкларда утыралар иде.

– Хәерле көн, бөек кенәзбикә! Исәнлек-саулыкмы? – диде Глинский, башын ия төшеп.

– Хәерле көн, туган абый, хәерле көн! Ходайның биргәненә шөкер, исән-сау гына яшәп ятабыз. Менә Иванны сагынган идем… – диде хатын, аның килүенә шатлангандай, бик ачык йөзе белән елмаеп.

– Күз тимәсен, зур булды инде.

– Шөкер, үсә! – диде хатын, кабат елмаеп, һәм кенәзнең юкка гына кермәвен сизенеп булса кирәк сорап куйды: – Ни йомыш, кенәз?

– Сөйләшәсе сүз бар, кенәзбикә… – дип җавап бирде туганы һәм, сүзенең икесе арасында гына икәнен белдереп, тәрбияче кызларга карап алды.

Сүзнең җитди булачагын Елена да сизде бугай, шундук кызларга:

– Ярар, Иванны алып китегез! – дип боерды.

Баланы алып чыгып киттеләр.

– Тыңлыйм сине, кенәз.

– Хәзер әйтәм, хәзер, хәзер… – Глинский, гәрчә монда килгәндә, күңеленә аның белән бик кыю, күзенә бәреп сөйләшмәкче булып беркетеп куйган булса да, менә хәзер, икесе генә калгач, авыр һәм күңелсез бу әңгәмәне ничек башлап җибәрергә белмичә, югалып калгандай булды. Хәер, аннары үзен тиз кулга алды. – Беренчедән, мин сиңа дума кенәзе буларак түгел, ә туганнар буларак килдем. Шуңа күрә, сине якын иткән кеше буларак, безнең бу сөйләшү икебез арасында гына калачак. Мәңгегә…

– Ул чагында эшкә якынрак кил, туган абый! Кереш сүзең бик озынга китте.

– Мине синең Иван Телепнёв белән мөнәсәбәтең бик борчый, Елена…

– Менә кызык! – дип көлде кенәзбикә. – Нинди мөнәсәбәт икән соң ул, кенәз?

– Халык төрлесен сөйли, халыктан бернине дә яшереп калып булмый бит. Сезнең арадагы мөнәсәбәт гыйшык-мыйшык уены дәрәҗәсенә килеп җиткән, дип сөйлиләр, Елена. Әлбәттә, моңа ышанасы да килми, чөнки моның ише эшләр – зур бозыклык, бөек кенәз хәтерен җиргә салып таптау ул… Ләкин, халык әйтсә, хак әйтә, дигән гыйбарә дә бар… Утсыз төтен…

– Юк кайгы белән кайгырып йөрүең икән, кенәз, – дип бүлдерде аны кенәзбикә, йөзе кырыслана төшеп. – Хатын-кыз шикелле, гайбәт җыеп йөрү кенәз санына һич тә килешми. Җитмәсә, туганым булган кешегә…

– Утсыз төтен чыкмый бит, кенәзбикә. Бу турыда хатыннарның бер-берсенә сер итеп кенә җиткерүеннән узган бугай сезнең арадагы хәлләр, инде бу турыда ирләр дә сөйли. Һәм, әйтергә кирәк, кичәле-бүгенле генә дә түгел…

Кинәт Елена, сизелеп тора, кешеләр тагын нәрсәләрне белә, ниләр сөйли икән дигәндәй, менә хәзер кенәз үзенә шуларын да җиткерер дигән шикелле сагаеп калды. Ләкин Глинский, бик тирәнгә кермичә, сүзне шуның белән йомгаклап кую ягында иде.

– Әгәр дә бу дөрес икән, мондый гөнаһлы эш тәхеттәге хатын-кызга бөтенләй килешми. Чөнки халык тәхет иясен үзен яклаучы һәм саклаучы намус иясе дип кабул итә, аңа бөтен күңеле белән ышана, аның тарафыннан бернинди бозыклыкны да кабул итә алмый. Тәхет гыйшык-мыйшыгы беркемнең дә шәхси эше генә була алмый, ул илгә көтелмәгән афәтләр алып килергә дә мөмкин…

– Кенәз, син мине ниндидер җенси бозыклык өстендә тоткан кеше сыман сөйләшәсең. Тик моңа бернинди сәбәп тә юк, чөнки күңелем чиста. Хәтта хатын-кыз буларак, мондый гөнаһка барган очракта да, бу минем шәхси эшем генә булыр иде. Шулай булгач, монда мине халык белән куркытырга кирәкми, кенәз.

– Дөрес аңла мине: һич тә начарлыкка түгел, якын итеп кенә әйтүем, бу мәсьәләдә ялгыша күрмә дип кисәтүем генә. Шуңа күрә икәүдән-икәү генә сөйләшәбез бит. Бары шул гына. Сиңа, синең аша тәхеткә якынаерга тырышучылар күп булыр. Әнә шундыйлардан саклана күр син, аларның һәр сүзенә ышанма! Менә әйт син миңа: Юрий Иванович ни өчен зинданга ябылды? Бөек кенәз Василийның иң якын кешесе иде бит ул! Кенәз, үлгән чакта, туганнарын сакларга-якларга кушып калдырган иде түгелме?

– Минем абруем турында кайгыртуың өчен рәхмәт анысы, кенәз. Тик син шуны да онытма: мин үзем дә инде күптән кыз-кыркын түгел, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен генә аера алам, – диде Елена, ниндидер эчке ачуын яшерергә тырышып. Ләкин аның эчендә ярсулы ачу кайнаганы йөзеннән генә түгел, хәтта зәһәрләнеп ялтыраган күзләреннән дә күреп, аңлап була иде. – Ә Юрий Ивановичка килгәндә, монда минем тырнак очы хәтле дә гаебем юк – аның башында хәзерге тәхеткә каршы уйлар йөртүен мин түгел, ә дәүләт эшендә зур тәҗрибәле кешеләр ачты һәм раслады. Килешәсеңдер, кенәз, тәхет теләсә кемгә бирелә торган нәрсә түгел бит! Ул идарәчедән ныклык таләп итә. Явыз уйлы кешеләргә: «Монысы минем туганым, тегесе иремнең туганы, болары дусларым», – дип, җинаятьләренә күз йомып, мәрхәмәт өләшә башласаң, шул туганнарның тәхетеңне алып куюы да бар! Тарих күпме белә андый мисалларны! Менә шулай, кенәз, властьны кулда тоту өчен ныклык, ныклык һәм тагын бер мәртәбә ныклык кирәк! Син әле генә әйткән хатын-кызга бигрәк тә. Кулга алынган икән, димәк, гаебе бар ул Юрий Ивановичның. – Елена, минем әйтер сүзем бетте, шуның белән әңгәмәбез тәмам дигәнне белдереп, утырган урыныннан торып басты. – Башка миңа әйтер сүзең юктыр дип беләм, кенәз.

– Юк, башка бер әйтер сүзем дә юк, кенәзбикә, – диде Глинский һәм чыгып китте. Саубуллашмады да…

Менә шулай сөйләште шактый ук якын тиешле кенәз кенәзбикә белән.

Әлбәттә, Михаил Глинский башка әйтер бер сүзем дә юк дип ялганлады гына. Тагын да бар иде әле аның әйтер сүзе, бар иде. Ул Еленага халык арасында аның Иван Телепнёв белән гөнаһлы хәзерге бәйләнеше хакында гына түгел, заманында, балалары Иван белән Юрийның аталары бөек Мәскәү кенәзе Василий түгел, башка кеше икән дигән сүзләр дә йөргән иде бит. Менә шуны да хәтерләтеп алмакчы иде ул бу сөйләшүе вакытында. Әйе, хәтерләтеп. Чөнки ул сүзләр колактан-колакка йөрде-йөрде дә, шөкер, аннары тындылар. Кайберәүләр, кенәзбикә балаларының чын әтисе сарайның ат караучысы хезмәтендәге, барысы да Ахмет дип исеме белән генә йөрткән гап-гади бер татар икән, кайберсе, кенәзнең өендә хезмәтче булып эшләгән Делишев Мисаил дигән кеше булган икән, дип сөйләделәр. Моның кайсы дөрес булгандыр, бер Алла белән кенәзбикә Елена үзе генә белә булыр… Ләкин моның чын булуы һич тә шик уятмый шикелле, чөнки Василийның беренче хатыны Соломония белән егерме ел яшәп тә булмады баласы, аннары Еленасы да дүрт елдан соң гына, баласы булмаса, үзен дә Соломония язмышы көтә дип куркып беткәч кенә, йөккә узды. Мондый язмыштан качу өчен, кенәзбикә икәнеңне онытып, кемдер әйтмешли, шайтанның үзе белән гөнаһлы эшкә барырсың!

Бертуганының кызы Елена белән сөйләшкәннән соң, Михаил Львович Глинский, әлбәттә, сөйләшүләре үз араларында гына калыр, беркемгә дә чыкмас дип уйлаган иде. Тик бу уенда бик нык ялгышкан булып чыкты. Кенәз белән булган, дөресрәге, кенәзнең үзе белән булган әңгәмәсеннән соң куркып калган Елена ул көнне үзенә урын таба алмый аптырады. Куркырлык та бит: димәк, аның кенәз Иван Телепнёв белән якын мөнәсәбәттә булуы турындагы сүз, ничек кенә сак булырга тырышмасыннар, барыбер озын колаклыларга да барып ирешкән. Дөрес, әлегә колактан-колакка йөри торган рәвештә генә, чөнки аларны беркемнең дә гөнаһлы эштә тотканы, күргәне юк. Тик кеше теленә кердеме, башта кеше арасында фараз рәвешендә генә пышылдашудан башланган андый нәрсәләрнең тора-бара инде чын, булган хәл дип таралу ихтималы да бар бит. Дөрес, йөзгә бәреп әйтүче булмас – җәзадан куркырлар. Хәер, кем белә, бәлки, абзасы Михаил кебек, аңа яхшылык теләгән булып, җәзадан да курыкмыйча, башка акыл өйрәтергә җөрьәт итүчеләре дә табылырга мөмкин. Бүгенге сүзләре ике арада гына калыр дип әйтүен әйтте дә, кем белгән аны, ә сүзендә тормаса? Әй Михаил абзый, тыныч кына яшәп ятканда, күңелемне айкап ташладың бит син! Тәмам куркуга салдың. Мин моңарчы бу турыда кемнең булса да сизү-белүе түгел, беркем уена да китермидер дип йөри идем бит… Баксаң, алай түгел икән… Ә хәзер нишләргә соң? Бу хәбәр алга таба таралмасын өчен, нинди чара кылырга? Ә нәрсәдер эшләргә кирәк. Хәтта, һичшиксез, кирәк! Алай гына да түгел, бу турыда алга таба, бер-берсенә сөйләп йөрү түгел, уйларына да китерергә куркырлык булырга тиеш ул чара. Кырыс кына түгел, рәхимсез булырга тиеш. Бу эштә ныклык кирәк, ныклык!

Елена шулай берничә көн үзе генә уйланып, дөресрәге, кайгырып йөрде-йөрде дә, бер дә бер көнне, вакытын туры китереп, бу уйлары илә кенәз Иван Телепнёв белән уртаклашты. Аңа абзасы белән булган сөйләшүне бик тәфсилләп сөйләп бирде һәм сүзен, аңардан бик үтемле ярдәм көтеп:

– Йә нишлибез, Иван? – дип тәмамлады.

Кенәз Телепнёв-Оболенский исә, бу хәбәр аны да уйга төшерде бугай, бераз вакыт дәшми торды. Аннары Еленаны гаҗәпләндереп, ничектер җанланып, елмаеп куйды һәм бик авыр мәсьәләнең чишелешен тапкан укучы сыман әйтте:

– Карт үз-үзенә үлем җәзасы чыгарган дип саныйк. Кайгырма, синең өскә бернинди гаеп тә, бернинди гөнаһ та төшмәс…

– Ничек үлем җәзасы?! Ни өчен? Ни әйтсәң дә, ул – минем абый бит!

– Син нәрсә, шул абыеңның, кеше телләренә кертеп, икебезне дә хурга калдыруын телисеңме әллә? – дип сорауга сорау белән җавап бирде яшь кенәз. – Монда инде, абый, туган дип, мәрхәмәтле уены уйнап булмый, Елена! Вакыты ул түгел. Курыкма, бу эш тик торганда гына эшләнмәс – саллы сәбәбен табарбыз…

– Ул чагында үзең кара инде, Иван, – диде кенәзбикә, аның күзенә сөеп карап. – Мин сиңа ышанам.

Шулай итеп, кенәз Михаил Глинскийның язмышы хәл ителде. Чит илдән килеп, бөек кенәз Василийның иң якын кеше булуыннан көнләшеп үзара шартлар дәрәҗәгә җиткән, аны үзе артында хыянәтче дип санаган боярлар, ниһаять, бу кешегә кул күтәрергә җөрьәт иткән кенәз Телепнёв-Оболенскийга бик рәхмәтлеләр иде. Глинский бернинди гаебе булмаган боярин һәм Василийның якын дусты булган Михаил Семёнович Воронцов белән бергә, Русь кенәзлеге белән идарә итүне үз кулларына алмакчы булганнар дигән «саллы» гаеп ташланып, ирекләреннән мәхрүм ителделәр дә зинданга ябылдылар. Михаил Глинскийны кенәз Василий үзенә Елена аркасында якынайткан иде, ул шуның тарафыннан, бөек кенәз үлеменнән соң, бер ел үтәр-үтмәстә, 1534 елда үтерелде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации