Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 29


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 29 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Патшаның үз-үзен дә күралмыйча ярсып йөргән көннәренең берсендә аның чатырына: «Камай мирза кабул итүеңне сорый», – дип кереп әйттеләр.

Аның, Камай мирзаның, Ядегәр Казанга килеп төшкән көнне үк, шәһәрне саклап булмас, мөгаен, урысларга бирергә мәҗбүр булырбыз, дигән фикердә торуын, шуның өчен яңа хан белән сүзгә килүен дә, аннан соң кулга алынудан куркып, Казаннан чыгып качуы турында да ишеткән иде. Менә хәзер аның янына килгән. Берәр ярдәм сораптыр инде дип уйлап алды ул һәм, теләмичә генә:

– Керсен, – дип кул селтәде.

Камай мирза, килеп керүгә, җиргә тикле бил бөгеп, патшага сәлам бирде һәм озын гомер теләп алды.

– Ни йомыш, мирза? – дип сорады патша, йөзен җыерып. – Иркенләп сөйләшер чак түгел… Сугыш, орыш…

– Мин татарларны ничек җиңәргә, Казанны ничек алырга икәнлеген беләм, Иван Васильевич.

Бу сүзләрне ишеткән патшага кинәт җан керде, ул, кызыксынып, аны тыңларга җыенды.

– Кил әле бирегә, кил, мирза! – диде ул аңа, үз янында урын күрсәтеп.

Камай мирза күрсәткән урынга килеп утырды да, Ядегәргә булган үчен (төнлә качып китмәгән булса, аны хан, татар халкына хыянәт итүче, дип кулга алырга тиеш иде), бөтен Казан ханлыгына юнәлтеп, шәһәрнең тәхете урнашкан ныгытманы ничек итеп алырга мөмкин икәнлеге турында дошманга бик тә яшертен дәүләт серен ачып салды. Бу мирзаның үз халкына эшләгән явызлыгының да иң явызы иде…

…Шәһәр кешеләре суны шәһәр астындагы Ханчишмәдән ала. Ә аңа юл Нургали капкасы астыннан уза, суга шуннан йөриләр. Әгәр дә әнә шул чишмә юлын шартлатып юк итсәң, халык сусыз калачак. Ә кем сусыз тора алсын? Камай мирза чишкән хыянәтчел сер шушы иде.

Аны тыңлаганнан соң, үзенең башына да кисәк-кисәк «Әллә кире Мәскәүгә кайтып китәргәме икән?» дигән уй кергән патшаның кинәт эченә ниндидер җылылык йөгерде, һәм ул шундук хәрби киңәшмә җыярга боерды. Анда сүз Ханчишмәне шартлатуга әзерлек турында барды. Аны татарлар сизмәслек итеп һәм җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Ханчишмәгә бара торган юлга иң якын ара Сафа Гәрәй агулап үтерелгән Таһир мунчасыннан иде. Димәк, чишмәгә юлны шуның идән астыннан казый башларга кирәк. Кичекмәстән үк һәм бик каты сер астында!

Шуннан соң Иван казанлыларга каршы зур яулар оештырмады, вак-төяк һөҗүмнәр генә оештырган булды, алары да капкалар тирәсендә генә иде. Ә төп көч Ханчишмә юлына таба җир асты юлы казуга бирелде. Эш көне-төне алып барылды. Бу эшкә унике көнгә якын вакыт китте, шуннан соң юл әзер булгач, инде җир асты юлын казучыларга чишмәгә төшүче татарларның сөйләшкәннәренә тикле ишетелә иде.

Анда дистәдән артык мичкә дары куелды һәм бер дә бер көнне казанлыларны галәмәт тә каты шартлау тавышы таң калдырды. Ахырзаман җитеп, җир ярылгандай булды, күккә мичкә ватыклары, көянтәләр, чиләкләр, балчык һәм ташлар күтәрелде. Чишмә юлы томаланды, күмелде, туфрак-җир һәм балчык, ташлар астында калды…

Казанлыларны курку басты. Тиз генә киңәшмә җыелды. Анда фәкать «Нишлибез?» дигән бер генә сорау каралды. Әлбәттә, төрле фикерләр әйтелде. Кайбер бәкләр, сусыз ничек яшәмәк кирәк, кырылып бетәбез, балаларыбыз, әни-әтиләребез, хатын-кызларыбыз сусыз төрле авырулардан интегеп үләчәкләр дип, Казанны Иванга бирү ягында булсалар, икенче берәүләр, киресенчә, үлсәк, сугышып үләчәкбез дип нык тордылар. Кайберәүләр, тизрәк кое казу ягында иде.

– Казанны урыска бирсәк, алар безне болай да кырып бетерәчәк, – диде орыш яклылар. – Шулай булгач, үлгәнче торачакбыз! Дошманга каршы сугышта шәһит китү – мөселманга фарыз гамәл…

Япанча гаскәре җиңелгәч, Иван иркен сулап куйган иде дә, анда тынычсыз көннәр кабат башланды. Япанча һәм аның ярдәмчеләре тар-мар ителгән соңгы сугыштан соң аннан качып китә алган сугышчылар, Казаннан ун чакрым арада бергә җыелышып, аларга башкалар да кушылып, үзләре шунда ныгытма шикелле нәрсә корып куйдылар да, шуннан йөреп, Арча кырындагы урыс гаскәрләрен гел борчып тордылар. Инде ярты меңгә җиткән ул гаскәр шактый урысны кырды. Моңа ярсуы чыккан Иван аларга каршы Семён Микулинский белән Даньялу Юрьев гаскәрен җибәрде. Зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, татарлар җиңелде: аларның өч йөзләбе сугыш вакытында үтерелде, ике йөзе әсир итеп алынды. Бу җиңүләреннән рухланган урыслар гаскәре, ун көн буе Арча авылларын талап, искиткеч күп мал җыйдылар. Алар татар авылларындагы байлык-муллыкка шаккаттылар, чөнки анда икмәк тә, ефәк һәм киндер тукымалар, тун һәм толыплар, итек-читекләр дә, алтын-көмеш әйберләр дә мулдан иде. Микулинский белән Юрьев гаскәрләре Арча тирәсендәге йөз илле чакрымдагы авылларны яндырып, ир-атларны кылычтан үткәреп, үзләренең элеккеге әсирләрен коткарып, биш мең хатын-кыз һәм балаларны әсирлеккә алып, күп санлы терлек-туар куып, Казанга әйләнеп кайтты. Ачыга төшкән урыс гаскәренә җан кертерлек иде алар алып кайткан аяклы мал. Иван бу җиңүенә шатланып, чиркәвендә, бик тырыша-тырыша, Ходайга рәхмәтләр укыды.

Ә бу вакытта сусыз интеккән Казан халкы бик авыр хәлдә иде. Җитмәсә, аларга исән калган Япанча егетләренең җиңелүе дә бик авыр тәэсир итте.

Бу җиңүе белән горурланган патша, шәһәр капкаларын ачып, сугыш-орышсыз гына бирелүләрен сорап, әгәр шулай эшләмәсәләр, кырып бетерү белән янап, тагын хат язып, бу юлы Ядегәргә илче итеп Камай мирзаны җибәрде. Ләкин ул да тискәре җавап белән кайтты.

– Казанны барыбызны да үтереп бетергәч кенә алырсыз! – дигән иде Ядегәр хан җавап хатында. – Сугышып үләчәкбез!

Ачуыннан нишләргә белмәгән Иван һөҗүмгә күчәргә боерык бирде.

Туплар бертуктаусыз Казан урамнарына, ныгытмалар эченә ата башлады. Аннары сугышка атлылар, алардан соң җәяүле гаскәр керде. Татарлар шәһәр капкалары эченә кереп качты. Шәһәрнең агач диварларына ут төрттеләр, агач күперләр яна башлады. Янган диварлар ишелде. Татар сугышчыларына эш тагын да артты: сугышу белән беррәттән, алар ул диварлардагы тишек-тошыкларны да дошман бәреп керә алмаслык итеп томалап торырга тиешләр иде. Болар барысы да урысларның уты астында эшләнде.

Бер караганда, дошманның мылтык һәм туплардан туктамыйча атып торуыннан баш күтәрерлек тә түгел кебек, тик шәһәрне саклаучылар әнә шундый коточкыч ут астында да сугышты, чигенмәде. Инде Казанның күп йортлары, шул исәптән Сөембикә манарасының өске катлары җимерелде. Шәһәр халкы сусызлыктан интекте, газап чикте, чөнки казыган коеның суы эчәргә яраксыз булып чыкты, кешеләр эч китү авыруы белән кырыла башлады. Күпләр дошман ут-ядрәләреннән һәлак булды.

Ә дошман һөҗүме бертуктаусыз дәвам итте, сугыш шәһәр капкаларының һәрберсе янында барды. Инде сизелә: урыс гаскәрләре дә талчыга башлады. Алар кайда нинди йомшаклык күрсәтә, кинәт кенә капка ачылып китә дә, татар атлылары яисә мылтыкчылары чыгып, дошман өстенә ташлана һәм кинәт тагын капка артына кереп кача иде.

Тора-бара Михаил Воротынский белән Иван Выродков гаскәрләре орынмаларны биек итеп ясап, аларны шәһәр диварларына якын ук китерде, тупларын шулар өстенә куеп атарга тотынды. Ул көнне урыс гаскәренең кайбер өлеше хәтта инде шәһәр диварлары өстенә менеп сугышты. Татарлар өчен бу куркыныч билге иде, чөнки әле моңарчы татарлар аларны алай якын ук китермиләр, кыра баралар иде…

Хәер, капкаларның һәрберсе янында барган сугышның кайберләрендә татарлар җиңүгә дә иреште. Иванның бер капка янына җибәргән гаскәренә каршы Зәйнәш бәк җитәкчелегендәге атлылар бик каты сугышты. Урыслар чигенергә мәҗбүр булды. Ул көнне Михаил Воротынский берничә җирдән яраланды, ә Пётр Морозов үлем җәрәхәте алды.

Шунда Иван башына тагын бер уй килде. Хәер, аны һич тә яңа дип әйтеп булмый иде, чөнки Ханчишмәне юк итүдә кулланылган иде инде бу. Ул да булса, аның хәзерге уе да тагын шул шартлату белән бәйле иде. Чыннан да, нишләп шәһәр диварларын берничә урыннан шартлатып, әнә шул урыннардан бәреп кермәскә?! Күз алдында бит: татарлар капкаларын һич тә ачарга җыенмый! Имеш, үлгәнче көрәшәчәкләр. Ә кайчан үлеп бетә соң әле алар? Болай булгач, алар үлгәнче безнең гаскәрнең шактые теге дөньяга олактырыла әле. Димәк, берничә урыннан шәһәр диварларын шартлатырга кирәк. Кирәк кенә дә түгел, кичекмәстән кирәк! Зарури рәвештә кирәк!

Ул, ике урында Казан ныгытмасы дивары астын яшерен генә казып, аларның һәрберсендә дистәдән артык мичкә дары урнаштырырга боерды. Ә үзе, чиркәүгә кереп, Ходайдан Казанны алырлык көч-кодрәт сорап, бу динсез татарларның аңа шәһәрне бирдерүен ялвара-ялвара чукынырга кереште. Патша үзенә аерым чиркәүне тикмәгә генә төзергә кушмаган икән, ул соңгы вакытта үзенең күп кенә вакытын шунда үткәрә иде.

Анысы да бер хәл: урыс гаскәр башлыкларын – воеводаларын – патшаның, үзен саклар өчен, егерме меңлек гаскәр тотуы чыгырларыннан чыгара иде, чөнки ул гаскәр бик авыр чакларда аларга зур ярдәм итә алган булыр иде бит! Хәтта шәһәр капкаларының кайберләре янында сугышканда, шул өстәмә гаскәр ярдәмгә килсә, җиңүләргә дә ирешергә мөмкин булыр иде. Ә монда патша шундый авыр чакларда да үз гомере турында гына кайгырта булып чыга. Әлбәттә, бу турыда аның үзенә әйтүче юк иде, чөнки аның ярсыган чагына туры килсәң, башсыз калуың да бар. Ә аның үз тормышы өчен калтыравы чын иде шикелле: Казанны камап алганга ничәмә көннәр узды, тик патша ник бер тапкыр татарлар белән сугышып яткан гаскәрләре янына килеп чыксын! Патшаның куркуын воеводалар, бояр һәм кенәзләр генә түгел, сугышчылар да чамалый иде.

Ул арада кенәз Андрей Курбский үзенең унике меңлек гаскәре белән Казан елгасы ягыннан Алабуга капкасына һөҗүм итә иде. Ләкин аларга татарлар өстән кайнар сумалалар, сулар сибә, хәтта бүрәнәләр ыргыта башлады, шуңа күрә ул чигенергә мәҗбүр булды, чөнки инде күп кешесен югалтты.

Икенче көнне таң алдыннан Казанда бер-бер артлы ике коточкыч шартлау тавышы яңгырады. Шул шартлау җимергән урыннардан шәһәр урамнарына урыс гаскәре керә башлады. Бер үк вакытта күп санлы гаскәрләр Ханкапка, Аталык, Нургали һәм Төмән капкалары янында да һөҗүмгә күчте. Коточкыч сугыш-кырыш башланды.

Таҗик чокыры янында сугышкан Ядегәр хан гаскәрен дошман сугышчылары бик каты кысрыклады. Шуннан соң алар, Казан елгасы аша чыгып, урманга качмакчы булып, Алабуга капкасы янына килделәр. Ләкин андагы Курбский гаскәренең бер өлеше капкадан чыккан һәрберен кылыч белән чаба торды. Җитмәсә, бу вакытта Иванга чапкын җибәреп, үз сагындагы гаскәрнең бер өлеше белән ярдәм сорагач, ничек булгандыр, патша, чыннан да, аңа ярдәм дә җибәргән иде.

Ядегәр хан белән аның вәзире Зәйнәш бәк һәм алар белән берничә яраннары урыслар ягына чыкты.

Инде сугыш Казан урамнарында барып, хәтта шәһәр эчендә берничә урында урысларның әләмнәре дә эленгән иде. Татарлар шәһәр эченә таба чигенә барды. Шулчак урыс гаскәрләре, хәтта үлгәнгә яисә яраланганга сабышып җирдә ятучылары да, сикереп торып, татарлар чигенгән урамнарга ябырылды. Юк, сугышырга түгел, ә таларга, мал җыярга. Алар кулларына эләккән мал-байлыкны үз ыстаннарына кат-кат кайтарып куя торды. Моны күргән татарлар, үз-үзләрен дә белештермичә аларга ташланды, күбесен кырып салды. Исән калганнары: «Бетәбез! Бетерәләр!» – дип кире йөгерә башлады.

Моны барлык гаскәрләренең дә чигенүе дип аңлап бугай, ачыклап та тормыйча, патшага бу хәлиткеч штурмның барып чыкмавы турында хәбәр итеп өлгерделәр. Иванны курку биләп алды, чөнки ул христиан гаскәрен мөселманнар шәһәрдән бөтенләй куып чыгарган дип аңлады. Моны аның киңәшчеләре сизеп, аны көчләп диярлек атына атландырдылар да, шәһәр капкасы алдына христиан хоругвиен беркетеп, атының тезгененнән тотып, зур гаскәре саклавында, аны шунда алып киттеләр. Шулвакыт патшаны үз яннарында күргән сугышчыларның рухлары күтәрелеп, алар татарлар өстенә тагын да ярсулык белән ташландылар.

Инде татарлар өчен камалыш боҗрасы шулкадәр кысылды ки, барысы да шәһәрнең иң биек җирендәге хан йорты тирәсенә җыелды. Хатын-кызлар да, балалар да шунда иде.

Иң соңгы сугыш шул хан йортында булды. Анда кулларына икешәр кылыч тоткан имам Колшәриф кул астындагы шәкертләр соңгы тамчы каннарына тикле сугышты һәм, әлбәттә, имамнары белән бергә бу изге сугышта шәһит киттеләр.

Бу – Казанны саклаучы мөселманнарның соңгы сугышы иде…

Казан ханлыгын саклаучылар, үлгәннәрнең барысын да санап, йөз дә илле мең кешесен корбан итте, урысларның исә алтмыш меңгә якын сугышчылары кырылды.

Иван шәһәрне карап чыгарга теләгән иде дә, тик урамнар мәетләр белән тулы иде. Ахырда аның өчен, хан йорты өстенә тәре кадалып куелгач, Нургали капкасыннан хан йортына чаклы араны гына чистарттылар да патша, шунда килеп, Казан ханнарының тәхетенә утырды да шатлыгыннан елап җибәрде.

Ул шул тәхеттә утырган килеш кулына кылыч тотардай ир-егетләрне, малайларны кылычтан үткәрергә боерды, моннан соң элеккеге Казан ханлыгында һәм аңа караган биләмәләрдә барлык мөселманнар да, чукындырылып, христиан динендәге кешеләргә әйләндерелергә тиеш иде.

Җиңү шатлыгыннан нишләргә белмәгән патша һәр урыска тоткыннар бүләк итте, ә аларны һаман-һаман китереп тордылар.

Патшаны бу күркәм җиңү белән беренчеләрдән булып, әтисенең бертуган энесенең улы Владимир Юрьевич, ә бераздан Шаһ Гали котлады.

Ул көнне Иван үз чиркәвендә бик озак итеп һәм чын күңеленнән, хәтта елый-елый, «Алласыз татарлар» өстеннән җиңү биргәне өчен, сөйләнә-сөйләнә, пышылдый-пышылдый, Ходайга мең рәхмәтләр укып, шөкрана кылды. Өч көн чукынды ул чиркәүдә. Хәтта кайбер көнне икешәр мәртәбә кереп чукынды.

Өченче көнендә чиркәвеннән чыккач, ашыкмыйча гына – шундый зур җиңүдән соң кая ашыгырга? – чатырына кайтып өлгермәде, аның янына, рөхсәт тә сорап тормыйча, воевода Пётр Крынкин килеп керде.

– Нигә рөхсәтсез? – дип кычкырды аңа Иван, ачу белән.

– Гафу, Иван Васильевич, гаеплемен, кичерә күр! – диде воевода. – Ашыгыч эш…

– Нинди ашыгыч эш булырга мөмкин, татар тикле татарларны буйсындыргач?

– Дөрес анысы, Иван Васильевич, әйе, бик дөрес. Ашыгыч дип… Мин менә нәрсә турында, Иван Васильевич… Татарларның ир балаларын кырабыз, тик бу ярый торган эшме икән, дим. Ни әйтсәң дә, балалар гына бит алар, Иван Васильевич… Бәлки…

– Бернинди «бәлки»! Нәрсә, үсеп җитеп, аларның безне кыруларын телисеңме әллә, воевода? Әллә минем боерык сиңа закон түгелме? – дип акырды патша, ачуыннан нишләргә белмичә. – Кырырга, асарга, кисәргә һәм мәетләрен Идел тутырып саллар белән агызырга! Ишеттеңме, Идел тутырып! Монда череп-сасып ятмасыннар! Минем бу боерыгым бернинди икеләнүсез үтәлергә тиеш! Әгәр татарларны синең шикелле кызганучылар табыла икән, ул чагында мин андыйларның үзләрен кылычтан үткәрттерәм. Менә шушында, татарлар җирендә үк! Гәүдәләрен Мәскәүгә дә алып кайттырмыйм, салда агызам! Белеп тор, воевода, инде Ходай мине сездән саклады! Хәзер мин сезнең берегездән дә курыкмыйм! Бар, эшеңдә бул, воевода!

– Әйе, әйе, мин аңладым, Иван Васильевич, – диде Крынкин һәм артына чигенә-чигенә тиз генә чыгып китте.

Патша, ул чыгып киткәч тә, тиз генә тынычлана алмыйча, ачуыннан ярсый-ярсый, чатырында әрле-бирле йөренде. «Кара син аны, ә! Минем шушы сугышта кырылган алтмыш-җитмеш мең сугышчым кызганыч түгел, ә татар балалары кызганыч икән аңа! – дип мыгырданды ул авызы эченнән. – Ничек оялмыйча кергән диген шундый тәкъдим белән! Бәлки, аның үзен шундук кылычтан чаптырырга кирәк булгандыр? Хәер, ашыкмый торыйк, сугыш кайнарлыгы сүрелә төшсен. Хәзер инде мин аларның берсеннән дә курыкмыйм! Сугыш беткәнче, алар миңа кирәк иде, ә хәзер, теләсәм астыра, теләсәм аттыра, теләсәм чаптыра алам! Белеп тордым бит мин: воеводалар эчләреннән мине куркаклыкта гаепләп йөрделәр, тик әйтергә генә курыктылар. Ә менә хәзер күрсәтермен мин сезгә кемнең куркак икәнлеген!..»

Үзгәрешләр

Вакыт үтә торды. Русь патшасы Иванга утыз яшь тулды. Ул шушы яшенә тикле мәйданда халык алдында биргән антына тугрылыклы булып кала бирде. Моңа халык та, ул вакытларда Мәскәүдә сәүдә эшләре белән еш була торган чит ил кешеләре дә шаһит иде: «Иванның бөтен уй-максаты үзен Ходай алдында чиста итеп санау иде», – дип сөйләнде алар аның турында. Тантаналы антыннан соң узган шушы унөч ел буе ул мәрхәмәтле, акыллы һәм Русь дәүләтенең даны һәм бәхете өчен зур тырышлыгы белән хәтта моңарчы булган монархлардан күпкә аерылып торды. Патшаның күңелендә чиркәүдә дә, ялгыз гына калып гыйбадәт кылганда да, боярлар советында да һәм халык алдында да бер генә хис иде:

– Ходайның чиркәү тарафыннан власть башкарырга куйган чын бирелгән кешесе буларак властьлык итәм! – дип яшәде ул, биргән антына тугры калып.

Эшкә чумган кеше буларак, патша бу елларда, чыннан да, үз эшен яратып, намусы кушканча башкарудан бүтән бернинди эш һәм шөгыльне дә белмәде. Вельможаларга һәм халыкка ягымлы булды, барысын да лаеклыча яратты һәм бүләкләде, ярлылыкны – юмартлыгы, явызлыкны изгелек вә мәрхәмәтлеге белән бетерергә тырышты. Ходай тарафыннан патша итеп яратылган Иван Кыямәт суды көнендә үзенә мәрхәмәтле вә изге тавыш белән әйтеләчәк «Син дөреслек патшасы!» дигән сүзләрне ишетәсе килә, шуңа күрә моңа лаеклы булырга тырыша иде.

Мәскәүгә килгән чит ил кешеләре дә аның турында:

– Иван үзенең куәте белән дә, яхшылыгы һәм гаделлеге белән дә үз ата-бабаларын узып китте. Аның дошманнары күп, ләкин ул аларны тынычландыра белә, – дип әйтә килделәр. – Хәзер Литва, Польша, Швеция, Дания, Ливония, Кырым, Нугай хәтта рус исеменнән үк куркып калалар. Ул үзенең кул астындагы ил халкына карата да гаҗәеп дәрәҗәдә кичерүчән, йомшак мөгамәләле, ягымлы. Алар белән сөйләшергә ярата, еш кына алар өчен сараенда төшке ашлар оештыра, ләкин шуңа карамастан бер үк вакытта боеручан да. «Бар!» дисә, бояр йөгереп китә, берәр вельможага ачуы килүен белдерсә, ул вельможа, мескен, нишләргә белмичә, үз-үзенә бикләнә һәм, ялгыз калып, кайгы билгесе итеп, үзенең чәчләрен алдырмый, патша аны үзе чакыртып кичермичә торып, гел кайгыда була. Бер сүз белән әйткәндә, Европада үзенең патшасына шулкадәр бирелгән башка халык юк, алар аңардан бер үк вакытта куркалар да, аны яраталар да. Аларның гозерләрен, шикаятьләрен берөзлексез тыңларга һәм үзләренә булышырга әзер булган Иван бар нәрсәгә дә үзе төшенә, тикшерә, килеп туган хәлләрне үзе юллап чыга. Ул, гел эш белән генә шөгыльләнеп, һич тә эче пошып утырмый, ау белән дә, музыка белән дә кызыксынмый, чөнки аларга вакыты юк. Аның башында бары тик ике генә уй: Ходайга ничек яхшы, мәрхәмәтле хезмәт итәргә һәм Русь дошманнарын ничек юкка чыгарырга?..

Сөекле, хөрмәтле патшаның шундый югары бәхет, дан һәм мәрхәмәтлелек биеклегеннән аска, тиранлык төбенә төшүе мөмкин идеме?

Иван кызу канлы, йөгәнсез дәртле, бик көчле хыялый булып туды. Акылына килгәндә, ул нык һәм нигезле булудан бигрәк артык зирәк иде. Ул алган начар тәрбия исә, аның табигый һәвәслекләрен юкка чыгарып, анда бары тик төзәлү юлы итеп динне генә калдырды. Аңа кадәрге патшалар бу хискә артык бирелмәде. Ватан, дуслары һәм гадәттән тыш хәлләр йогынтысы, аның куркыныч яклары аның күңеленә тәэсир итте һәм яшь Иванны, юаш, басынкы Анастасия ярдәмендә рәхәтлек тормышы челтәреннән йолып калып, мәрхәмәтлелек юлына бастыра алдылар.

Ләкин тора-бара Иванның нервлы авырулары бу әйбәт бергәлекне бозды, дуслык властен көчсезләндерде, зарарлы үзгәрешләр әзерләде. Ул инде малай-шалай түгел, ә ир-ат иде. Акылы белән бергә аның теләкләре дә өлгерә төште, мин-минлеге дә элеккечә түгел иде инде. Гәрчә үзенең элеккеге остазларына булган ышанычы кимемәсә дә, аның үз-үзенә булган ышанычы һаман арта-үсә барды: яхшы киңәшләре өчен кайчандыр аларга бик рәхмәтле булган патша инде аларның үзе белән җитәкчелек итүдә кирәксенмәвен сизә башлады. Алай гына да түгел, аларның үз фикерләрен көчләп тагуларын торган саен авыр кичерә башлады. Бигрәк тә алар, иске гадәт буенча, гел дөреслекне туп-туры ярып әйтә килделәр, һич тә аңарга, аның кешеләрчә булган йомшак якларына ярарга тырышып боргаланмыйча, һәрчак чын дөреслекне ничек бар шулай җиткерделәр. Тора-бара инде ул моны килешми торган тупаслык, монарх өчен хурлыклы вә мыскыллы күренеш дип кабул итә башлады. Мәсәлән, аның якын киңәшчеләре булган Адашев Алексей Фёдорович белән Сильвестр Ливон сугышын хупламаганнар иде. Янәсе, аңа хәтле әле үзебездәге Русь һәм Христос дошманнары булган динсезләрне бетерергә кирәк. Ә ливончылар, гәрчә грек диненә табынсалар да, барыбер христианнар ич һәм безнең өчен алар куркыныч тудырмый. Ходай дәүләт бердәмлеге һәм иреклеге өчен булган гадел сугышларны гына хуплый.

Сарайда да патшаның яраткан кешеләре булган бу икәү яклылар шактый иде. Ләкин Анастасиянең ир туганнары аларны бер дә яратмады. Әлбәттә, башка көнчеләр дә җитәрлек иде. Соңгылары, җае туры килгән саен, Иванга:

– Белеп тор, государь, алар – хәйләкәр икейөзлеләр, сиңа күк мәрхәмәтлелеге турында вәгазь укыган булып, үзләре бу дөнья рәхәтенә ирешмәкче булалар. Тәхет алдында торып, халыкка синең үзеңне күрергә комачаулыйлар, синең патшалык итү даныңны үзләренә алмакчылар, шул ук вакытта сиңа уңышларга ирешергә ирек бирмичә, киләчәктә синең дәрәҗәңнең тагын да үсүеннән куркып, сине гел сак булырга өндәп, һәрвакыт зарарлы киңәшләр биреп торалар, – дип тукып килделәр.

Янәсе, кем соң әле алар, бөек һәм зирәк акыллы патшага дәүләт эшләрендә генә түгел, хәтта гаилә тормышына да кагылышлы төрле киңәшләр биреп, аның шәхси тормышына тыкшынып, аңа хатыны белән ничек яшәргә, күпме шәраб эчәргә һәм күпме ашарга кирәк икәнен күрсәтеп торырга?!

Чыннан да, Сильвестр аңа, намус остазы буларак, бу нәрсәне артык яратучы патшаны һәрвакыт физик рәхәтлектән тыелыбрак торырга, бу мәсьәләдә чаманы белеп кенә кыланырга кирәк дип киңәш итеп килә иде.

Остазларының акыл өйрәтүләре патшаның үзен дә туйдыра башлаганга күрә, ул алардан котылырга һәм инде аларсыз да яши алуын расларга тели иде. Тели иде генә түгел, бу уй аның күңеленә ниндидер бер коткы сыман кереп утырды һәм аны көннән-көн борчып тора бирде. Янәсе, син малай-шалай түгел бит инде, нигә гел аларның киңәшләрен тотып яшисең? Җитәр, синең үз башың бар бит!

Алай да, аларның үзе авырган чакларда күрсәткән изгелекләрен искә алып, шул ук вакытта моннан унөч ел элек халыкка биргән вәгъдәсенә дә тугрылыклы булып калырга теләп, гәрчә кызып киткән чакларында ачуы килеп, аларга янау, куркыту сүзләре ычкындыргаласа да, хәзергә хәлне артык катлауландырасы килмичә, алар хезмәтеннән тиз генә баш тартырга базмады. Нигә катлауландырырга хәлне? Кремль сараенда – тәкъвалык, думада исә тырышлык һәм кыю ачыклык хөкем сөрде.

Бу хәл 1560 елның язына тикле шулай дәвам итте. Бу вакытта инде патшаның Адашев белән Сильвестрга салкынаюы бик ачык сизелә башлады һәм, патшаның опаласы куркыныч төсмер алганчы, алар икесе дә сарайдан китәргә вакыт икәнлеген аңладылар. Аларның беренчесе, моңа хәтле думада шактый зур урында булып, Европа илләре белән булган сөйләшүләр вакытында гел катнашып килгән Адашев, хәзер патшага башка яктан хезмәт итәргә карар кылды: воевода булып, Ливониягә китеп барды. Ә Сильвестр, патшага чын күңеленнән фатихасын биреп, монах булып, Мәскәүдән ерак булмаган бер монастырьга китте. Шулай итеп, патша үзенең якын дусларыннан мәхрүм калды, дошманнар тантана итте. Котылдык, янәсе, килеп туган дошманлык үзеннән-үзе хәл ителде.

– Менә хәзер син чын самодержец, Ходай тарафыннан фатиха алган патша, Русь җире белән берүзең идарә итәсең: ниһаять, күзең ачылды һәм бөтен патшалыкны иркенләп күрә аласың! – дип тукып торды алар Иванга.

Ләкин тәхет яныннан читләштерелгән яраткан остаз-киңәшчеләре аңа әле һаман куркыныч булып тоелалар иде. Җитмәсә, патша опаласына, ягъни тискәре мөнәсәбәтенә дучар булуына карамастан, Алексей Адашевны хәрбиләр дә яратты, үз итте, хәтта Ливон гражданнары да аңа хөрмәт белән карый иде – барысы да аның акылына һәм мәрхәмәтлелегенә сокланды. Сильвестрда да монах-иноклар тәкъвалык, сабырлык, басынкылык үрнәкләре күрделәр. Әлбәттә, боларны белеп торган Иван, әгәр теләсә, аларга булган ачуын мәрхәмәткә әйләндереп, аларны кире дә кайтара алган булыр иде, тик алардан бизүе, аларга булган ачуы, дөресен әйткәндә, шәхси горурлыгы, мин-минлеге аңа моны эшләргә ирек бирмәде. Җитмәсә, моңа 1561 елда патшабикә Анастасиянең үлеме дә этәрде бугай.

Иван кайгыга чумды. Аның әйләнә-тирәсендәге барча кеше, әллә аны чынлап кызганыпмы, әллә сагышлы патшага яхшатлы булып күренергә теләпме, яшь түкте. Дошманнар да йоклап ятмады. Алар аның колагына Анастасиянең үлемендә бары тик шушы ике кеше генә гаепле, бар кеше кайгыдан күз яшьләре түккәндә, шушы ике кеше генә шатлык кичерә дип тукып тордылар һәм, моны раслау өчен, ялган икәнлеге гади күз белән дә күренеп торган төрле «дәлил» ләр китерделәр. Мондый әләкләр турында ишетеп торган элеккеге остазлар, үзләренә гаепләүчеләр белән кара-каршы сөйләшү мөмкинлеге сорап һәм аларга суд ясауны таләп итеп, икесе дә патшага хат язып җибәрделәр. Ләкин әләкчеләр, әлбәттә, моны һич тә теләмиләр иде.

– Аларны һич тә кире кайтарырга ярамый, патша галиҗәнаплары! Алар монда кайтса, сине тагын сихерләп, уеңнан кире кайтарачаклар, чөнки алар сихерче бит, – диде аларның дошманнары. – Бу кешеләр белән башка беркайчан да очрашмау хәерле.

Шуңа күрә патша аларны үзләреннән башка гына, читтән торып хөкемгә тартырга боерды.

Митрополит, епископлар, боярлар, башка күп кенә руханилар һәм чиновниклар суд үткәрергә сарайга җыелды. Хакимнәр арасында Сильвестрның дошманнары булган монахлар Вассиан Беский белән Мисаил Сукин да бар иде. Судта күп санлы дәлилләр сыйфатында патшаның гаепләнүчеләр хакында кенәз Курбскийга язган хаты да укылды. Анда ул, аларга бернинди нигезсез гаеп ташлап, хәтта: «Алар барда мин тәхеттә ихтыярсыз идем», – дип язган булган икән. Хәер, ул хат шактый озын булып, анда тагын мондый юллар да бар иде: «Үземнең җанымны коткару һәм сафландыру өчен, мин, ул минем изге эшләремдә ышанычлы булышчым булыр дип, үз яныма иерей Сильвестрны якынайткан идем. Ләкин бу хәйләкәр икейөзле кеше, мине үзенең ягымлы сүзләре белән алдалап, бары тик власть турында гына уйлаган һәм, үзе кебек үк патшаны сөймәгән Адашев белән дуслашып, ил белән патшасыз гына, үзләре идарә итмәкче булганнар».

Ләкин акыл белән эш йөртеп, төптән уйлаганда, патша Иван Васильевич моның белән дә, шулай ук ул хатындагы башка сүзләре белән дә, бу икәүне бернинди нигезсез гаепләп, шул ук вакытта үзенә дә кара тап төшерә иде. Чөнки ул чагында инде үзе дә бала-чага түгел, ә аларның нәрсә әйткәнен аерырлык утыз яшьлек ир-ат иде ләбаса! Инде утыз яшьтә булган патша үзенә кемнең нинди киңәшләр бирүен аерырга тиеш иде бит!..

Судта күп кенә гаепләү сүзләре укылгач һәм әйтелгәч, хакимнәрнең кайберләре бу явызларның гаебе тулысынча расланды дип белдерсә, кайберәүләр, башларын аска иеп, дәшми калуны хуп күрде. Шунда үзенең соңгы көннәре якынлашып килүен сизгән, саны, дәрәҗәсе, башкарган вазифасы буенча бары тик чын дөреслекне, хакыйкатьне генә сөйләргә һәм әйтергә тиеш булган митрополит Макарий, бу мәсьәлә буенча үз фикерен белдереп, патшага:

– Гаепләнүчеләрнең үзләрен дә тыңларга кирәк, государь, – диде.

Гәрчә бу тәкъдимне намуслы вельможалар хупласа да, патшаның теләген яхшы аңлаган кенәз, боярин Андрей Михайлович Курбский, моңа каршы килеп, эшне хәзер үк тәмамларга өндәп чыгыш ясады.

– Минемчә, бу эшне сузу, аларны монда чакырып, сүз боткасы ясау кирәкле гамәл түгел, чөнки монда барысы да ачык, бу дошманнарның гаепләре күп дәлилләр белән расланды, – диде ул, бөдрә чәчләрен уң кулы белән сыпыргалап. – Патша галиҗәнаплары үзе, алар янымда булганда, мин тәхеттә ихтыярсыз идем дип язган икән, нәрсә, без аңа да ышанмаска тиеш булабызмы? Барыбыз да күз алдына китерәдер, аларның ни әйтәселәре алдан ук билгеле: без гаепле түгел дип барачаклар. Бу эшне хәзер үк тәмамларга кирәк! Безнең өчен патшабыз һәм ил тынычлыгы – барысыннан да кыйммәт.

Шулай эшләделәр дә: икесен дә гаепле дип таптылар, инде аларга нинди җәза бирәсен генә билгелисе калды. Монысын да тиз хәл иттеләр: Сильвестрны Соловецкий монастырена җибәрергә, ә Адашевны үзе әле яңа гына яулап алу сугышында зур өлеш керткән Феллин шәһәрендә калдырырга карар кылдылар. Ләкин бу воеводаның ныклыгы һәм сабырлыгы, зирәклеге аны эзәрлекләүчеләрнең бик ачуын китерә иде, шуңа күрә, берничә ай үткәч, элеккеге карарларын үзгәртеп, аны Дерпт төрмәсенә ябып куйдылар һәм ул, дошманнарын сөендереп, ике айдан соң шунда авырып үлде. Аңа үчлеләр патшага бу турыда:

– Хыянәтче Адашев үзен агу белән үтерде, – дип җиткерделәр.

Гәрчә инде Адашев үлсә дә, патша үз күңеленнән аның рухын да алып ташларга теләде. Шуннан соң барлык бояр һәм күренекле кешеләрнең һич тә шушы хыянәтчеләр яклы түгел, ә үзенә, патшага, ихлас күңелдән бирелгән икәнлекләрен ант итеп расларга боерды. Әлбәттә, кайберсе шатлык белән ант итте, кайберәүләр, бу гамәлнең ни белән бәйле икәнен белә алмыйча, шик белән. Элеккеге кебек патшага якынаерга омтылу, аны татлы сүзләр белән мактау кинәт ярамый торган гадәткә әйләнеп калды, чөнки әле алар һаман Сильвестер белән Адашевны хәтерләтәләр кебек тоела иде.

Хатыны Анастасия үлгәннән соң, бер атна чамасы үткәч, бер дә бер көнне патша янына митрополит Макарий килде. Аңа исәнлек-саулык теләгәннән соң, ул Иван күрсәткән урынга килеп утырды да сүз башлады:

– Боярлар белән изге руханилар йомышын үтәп килдем мин синең янга, Иван Васильевич. Барыбыз да күреп торабыз: кайгың бик зур, хатының үлеме сине газаплы сагыш кочагына ташлады. Без барыбыз да, шул исәптән барча Русь халкы да, синең бу зур кайгыңны уртаклашабыз, синең белән бергә кайгырабыз… – Ул, җиң эченнән зур кулъяулыгын чыгарып, яшьләнгән күзләрен сөртеп алды. – Әйе, синең кайгы – безнең кайгы, бөтен ил кайгысы. Ләкин нишләмәк кирәк, беребез дә мәңгегә килмәгән, барыбызның да гомере Ходай кулында… Беркемгә дә белергә генә язмаган, бәлки бүген…

– Кыскарак мөмкин түгелме, атакай? – дип бүлдерде аны патша, чыраен сыта төшеп. – Беләсең бит, мин озын сүзләрне яратмыйм. Кирәген генә әйт!

– Әйтәм, Иван Васильевич, кирәклесен генә әйтәм, – диде митрополит, патшага сүзен бүлдергәне өчен ризасызлык белән күз ташлап. – Кайгырып йөреп эш чыкмас, государь, өйләнергә кирәк сиңа. Бу минем фикер генә түгел, барлык боярлар да тели моны. Үлгән артыннан үлеп булмый, тереләр яшәргә тиеш. Безгә синең тынычлыгың кыйммәт, чөнки ил тынычлыгы синнән тора…

– Киңәшең өчен дә, кайгымны уртаклашуың өчен дә рәхмәт. Тик тәкъдимең турында уйларга иртәрәк түгелме икән? Ә хәзер калдыр мине, митрополит! Бу көннәрдә ялгызлыкны яратам мин…

Макарий чыгып китте.

Иван үзенең хатыны Анастасияне бик ярата иде, шул ук вакытта кайгылы чагына һич тә туры килмәгән әдәпсезлеген дә тыя алмады. Тик гел кайгырып йөреп кенә дә булмый бит. Чыннан да, өйләнергә кирәк, мөгаен, дип уйлап куйды ул шуннан соң. Ул чакта өйләнү мәсьәләсенә караган законнар шактый йомшарган иде инде. Һәм ул, Анастасиясе рухына догалар укырга дип, чиркәүләргә һәм ярлыларга берничә мең сум хәер биреп, Иерусалим белән Грециягә дә бай гына сәдака җибәргәннән соң, 18 августта икенче мәртәбә өйләнергә җыенуы турында белдерде. Анастасиясе үлгәнгә сигез көн иде… Бу мәсьәләдә ашыгуына, беренчедән, митрополитның аңа булган визиты сәбәпче булса («Бөтен Русьның митрополиты, үземнең рухи атакаем Макарий юкка гына йөрмәс!»), икенчедән, аннан соң шундый ук тәкъдим белән үзе янына килгән берничә бояр һәм кенәзнең үгетләре сәбәпче булды…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации