Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 25


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 25 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Зинданда үлгән Михаилны бернинди хөрмәтсез Неглинныйдагы изге Никита чиркәвенә күмделәр. Ләкин бераздан, акылларына килеп бугай, җирдән казып алдылар да, Троицкий монастырена алып килеп, государь бабасына тиешле күркәм кабер әзерләп, шунда җирләделәр. Ә боярин Михаил Воронцов, бераздан зинданнан чыгарылып, бары тик сарайдан гына читләштерелде, аннары ул, үзенең эзәрлекләүчеләреннән дә озаграк яшәп, Новогород наместнигы булып хезмәт итеп, дума бояры сыйфатында 1539 елда үлде.

Мәрхүм Василийның бертуган энесе, хәзерге сабый государьның абзасы Андрей Иванович, йомшак холыклы кеше буларак, искә алырлык бернинди үзгә уңай сыйфатларга ия булмаганлыктан, сарайда һәм думада тышкы хөрмәттә генә йөрде. Дөрес, башка чит илләр аңа дәүләт башлыгы булып саналган бөек кенәз Иванның беренче тәрбиячесе дип карасалар да, чынында ул аның язмышында да, дәүләт белән идарә итү эшендә дә һич катнашмады. Әлбәттә, абыйсы Юрий Ивановичның язмышы шулай аяныч булып бетүенә кайгырды, елады, шул ук вакытта үзе өчен дә курыкты, бернинди адым ясарга да кыймыйча, икеләнеп яши бирде. Бөек кенәз Василий үлеп алты атна үткәннән соң, ул әле һаман Мәскәүдә чагында, Еленага баш орып, аңардан үзенең җир биләмәләренә тагын да өлеш өстәвен үтенгән иде. Ләкин аның бу үтенече кире кагылды, бары тик, борынгыдан килгән йола-гадәт буенча, олы абыйсы, мәрхүм кенәзнең истәлеге итеп, аңа күп кенә кыйммәтле савытлар, аның тунын, бай иярләре белән атлар гына бүләк иттеләр. Шуннан соң кенәз үзенең Старица биләмәсенә китеп барды. Әлбәттә, ул ил белән идарә иткән Еленага ачулы иде. Хәбәр йөртүчеләр һәм озын колаклар да йокламады: аларның кайберсе аңа, янәсе, якын итеп, инде аның өчен дә зиндан әзерлиләр дип, икенчеләре исә Еленага, кенәз Андрей Иванович синең хакта гайбәт сүзләр тарата, дип җиткерә тордылар. Шуннан соң, хәлне ачыклау, дөреслекне ачу өчен, бояр, кенәз Иван Шуйский Старицага китте, ә Андрей бу вакытта Мәскәүгә килеп чыккан иде. Алар аннан соң Мәскәүдә очраштылар. Шул очрашу вакытында бер-берсенә дуслык, тугрылык турында, сарай тирәсендә Андрей хакында йөргән төрле имеш-мимешләргә ышанмауларын белдерделәр. Дөрес, митрополит ул хәбәрләр дөреслеккә туры килә дип бара иде. Алай да Еленаның аны каенагасы белән кем орыштырырга теләвен беләсе килә иде. Ә Андрей аңа беркемнең исемен дә атамады. Шуннан соң алар җылы гына саубуллашты, тик килешүләренең ихлас күңелдән түгел икәнлеге икесе өчен дә ачык иде.

Бу вакытта, 1536 елның 26 августында, Андрейның абыйсы Юрий Иванович зинданда ачка үлде, дөресрәге, үтерелде. Бу турыда ишеткәч, аның коты алынды. Елена аны тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча Мәскәүгә киңәшкә дәштергәч, кенәз Андрей Иванович, авыруга сабышып, врач чакыртты. Ләкин күренекле саналган врач Феофил аңарда бернинди авыру да тапмады. Шуннан соң Еленага, яшертен генә, ул башкалага килергә теләми, качарга уйлый, дип җиткерделәр. Ә үзе Еленага мондый хәбәр язып җибәрде: «Авыру һәм кайгы-сагышларым аркасында мин акылдан һәм уйлау сәләтеннән яздым бугай. Минем күңелемне мәрхәмәтең белән җылыт. Әллә соң галиҗәнап мине моннан носилкага салып алып килүләрен телиме?» Бу хатны алганнан соң, кенәзбикә, аның усал ният белән алдашуы беленгән очракта, аңа тугрылык турында биргән чиркәү антын хәтерләтергә дип, Старицага Крутицкий чиркәве архирее Досифейны җибәрде.

Шул көннәрдә кенәз Андрейның йомыш белән Мәскәүгә җибәрелгән бояры Андреев юлда кулга алынып, кенәз Оболенскийлар – Никита Хромый белән Иван Телепнёв – шактый санлы дружина башында Волоко Лам шәһәренә килеп төштеләр. Алар, Досифейның үгет-нәсыйхәте уңай нәтиҗә бирмәгән очракта, Русьтан качарга теләгән Андрейны эзәрлекләргә тиешләр иде. Оболенскийлар аны кулга алырга килә дигән хәбәрне ишеткән кенәз, хатыны белән кечкенә малаен алып, Старицадан чыгып, аннан алтмыш чакрымда тукталды һәм, уйлады-уйлады да, мондый хәлдә җинаять юлына басуны хуп күрде. Исәбе, гаскәр җыеп, Новогородны алырга һәм, мөмкин булса, аннары бөтен Русьны кулга төшерү иде. Аны тормышка ашыру өчен, ул тирә-юньдәге биләмә боярларының улларына үзе язган грамота-хатларын җибәртте. Анда ул: «Бөек кенәз – бала гына, сез боярларга гына хезмәт итәсез. Миңа килегез: мин сезне бүләкләргә әзер», – дип язган иде. Бояр малайларының кайберләре, чыннан да, аның кул астына килде, кайберләре исә, киресенчә, аның фетнәле грамоталарын Мәскәүгә, думага юллый тордылар. Янәсе, кенәз Андрей – хыянәтче.

Мондый фетнәле хыянәткә каршы кичекмәстән каты чаралар күрергә кирәк иде. Кенәз Никита Оболенский аннан Новогородны сакларга ашыкты, ә кенәз Иван Телепнёв дружинасы белән зур юлдан сулга, Старая Руссага борылган Андрейны эзәрлекләп китте. Ул, аны Тюхоль янында куып җитеп, байрагын күтәреп, дружинасын сугышка әзерли башлады. Андрей да үзенең дружинасын яуга алып чыкты, кылычын кыныннан чыгарды, ләкин икеләнеп калды да сугышканчы сөйләшү алып бару юлы хәерлерәк булыр дигән карарга килде. Ул Телепнёвтан бөек кенәз исеменнән Еленаның аңа карата бернинди үч тә сакламавы турында ант эчүен таләп итте. Телепнёв аңа, озак уйлап тормыйча, шундук, сиңа бөек кенәз белән кенәзбикә Елена бернинди ачу да сакламыйлар, сиңа беркем дә тимәячәк дип, үз антын җиткергәннән соң, алар бергә Мәскәүгә кайтты. Билгеле, бу хыянәте өчен аны Елена бөек кенәз исеменнән дә, үзе дә кичерә алмады: Андрей Ивановичны кулга алып, кул-аякларына богау салдылар, хатыны белән малаена каравыл куйдылар. Алты айдан соң ул үтерелде һәм хөрмәт белән архангель Михаил чиркәвенә күмдерелде. Ә аның боярлары һәм хезмәтчеләре бик каты җәзаларга тартылды, хәтта кайберләре шунда үлде дә. Аның ягына чыккан бояр балаларын исә Новогород шәһәре юлында бер-берсеннән ерак араларда утыртылган баганаларга асып-асып куйдылар.

Шулай итеп, Еленаның яшь бөек кенәз исеменнән идарә иткән дүрт ел эчендә үзләренең якын туганнары булган, бер ана карыныннан чыккан ике бертуган үтерелде, күп кенә башка күренекле кешеләр, шул исәптән кенәз Андрей боярлары, зинданга ябылды, кайберләренең исемнәре каралтылды, намуслары тапталды. Бала гына булган держава галиҗәнабының әле ил-җир белән идарә итәрлек яшьтә булмавы бөек Мәскәү кенәзлегенең юкка чыгуына китерүдән курыккан әнисе Елена катылык белән рәхимсезлекне ныклык дип санады.

Иванның бала чагы

Иванның балалык чоры башка бояр, кенәз һәм воевода балаларыннан берни белән дә аерылмады дияргә була. Аерма тик шунда гына: башка малайларның күп нәрсә үз ирекләрендә булса, аныкы исә һәрвакыт билгеле бер кысаларда кала бирде, ни әйтсәң дә, ул, әле бала гына булса да, инде бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе санала иде бит. Ә бу исә иң беренче очракта аңардан һәрьяктан да белемле, зирәк акыллы, күп нәрсәне белүчән булып, кыскасы, бөек кенәзгә хас булган барлык сыйфатларга да ия булып үсүне таләп итә иде. Шуңа күрә аның тәрбиячеләре бала Иван белән һәрвакыт менә шуны истә тотып эш иттеләр. Ә аларга килгәндә, аның тәрбиячеләре күп санлы булып, аңа һәрберсе үзе яхшы белгән өлкәдәге белемне сеңдерергә тырышты.

Билгеле булганча, һәр ир бала атта да яхшы йөрергә, аның өстендә кылыч, булава-гөрзи, сөңге белән сугыша да белергә тиеш, ә бөек кенәз исә боларның барысын да гадәти ир-атлардан күпкә остарак та эшләргә тиеш. Физик яктан да камил булырга тиеш ил идарәчесе. Географияне дә, Русь тарихын гына түгел, башка илләр тарихын да яхшы белергә тиеш ул. Ә үз бабаларының үткән тарихларын, кайсысының кайчан, кем белән сугышканнарын, нинди җиңүләргә ирешкәннәрен, кайда, кайчан, кем тарафыннан җиңелгәннәрен дә бишбармак шикелле белү зарур шундый бөек илнең кенәзенә. Белү генә дә түгел, үз-үзенә: «Бу очракта үзем нишләр идем, килеп туган бу хәлдән ничек чыгар идем?» – шикелле сораулар биреп, ул яуларны анализлау, ул вакыйгаларга үз бәясен бирү дә сорала иде бөек кенәз титулы йөрткән кечкенә Иваннан.

Шуңа күрә Русьта иң беренче буларак патша исемен йөртәчәк Иван Дүртенчене, әтисе үлгәч, менә шушы кеше үз тәрбиясенә алды, менә шушы кеше тәрбияләде дип һич тә кистереп кенә әйтеп булмый. Аны кемнәрдер атта бик оста йөрергә (әтисе аны атка беренче мәртәбә өченче яшендә атландырган иде), җайдак килеш кулыңдагы барлык төр кораллар белән сугышырга, кемнәрдер башта укырга, язарга өйрәтте, аннары дәвамлы рәвештә тарих һәм география фәннәре буенча шактый төпле белем бирде. Кыскасы, Иван балалык чорында гел илнең бөек кенәзенә алдагы тормышында кирәк булачак күп кенә «тиеш» ләр кысасында тәрбияләнде.

Чиркәү белемнәрен дә үзләштерергә туры килде аңа, чөнки христиан дине дәүләт дине булып саналганга күрә, ил сәясәте белән бергә бик нык үрелгән халәттә яши, шуңа күрә диннең сәясәт белән бәйләнеше дә, сәясәтнең дин белән бәйләнеше кебек үк, бик көчле һәм дә нык иде. Иванның кечкенә чагыннан ук аның төп дини рухание Русь митрополиты Даниил булды. Телгә бик оста, гади генә нәрсәне дә бик мавыктыргыч итеп сөйли белә торган бик тирән белемле дин әһеле иде ул. Иван аны гипнозланган шикелле йотылып тыңлый иде, аның белән рәхәт иде аңа. Шуңа күрә ул дин белемен хәтта башка дәресләргә караганда да яратарак төште, чиркәүгә бөтен күңелен биреп, бик рәхәтләнеп йөрде, аннан, митрополит әйтмешли, тәне белән дә, җаны белән дә чистарынып, ниндидер эчке ләззәтле нурланыш алып кайта торган иде.

Юк, митрополит гел коры дин дәресләре генә биреп, догалар гына өйрәтеп һәм ятлатып, аны һич тә туйдырып бетермәде – ул аларны да бала күңеле аңларлык итеп, анда да башын катырырлык, эчен пошырырлык итеп түгел, ә яшенә карап, чамасын белеп кенә төшендерә килде. Иң мөһиме: митрополит дини дәресләрен көндәлек тормыш, хәтта кызыклы һәм файдалы тарихи мисаллар белән бәйләп алып барды. Моның өчен ул әңгәмәсе вакытында, тиешле урынын табып, Иванның ата-бабасы тормышыннан алынган гыйбрәтле мисалларны да уңышлы файдалана иде. Бу митрополитны һич тә дин кешесе генә дип әйтеп тә булмый, ул бик оста сәясәтче дә иде. Мәсәлән, ул Иванга әтисенең васыятен аның башында да калырлык, күңелендә дә сакланырлык итеп сеңдерә килде. Ашыкмыйча, ләкин даими рәвештә. Янәсе, Ходай ата-бабадан калган васыятьләрне изге дип саный, шулай булгач, алар балалары яисә оныклары тарафыннан, һичшиксез, зарури рәвештә үтәлергә тиеш.

Ә Иванның әтисе калдырган васыятьләрне яхшы белә иде митрополит. Беренчедән, бөек кенәз аларны әйткәндә, ул да анда иде, икенчедән, аның үләр алдыннан васыяте буларак әйткән ул сүзләре инде думада барлык боярларга да, кенәзләргә дә, воеводаларга да җиткерелгән иде. Аның иң беренчесе, бөек кенәзлек өчен иң әһәмиятлесе, тора-бара ничек тә үтәлергә, башка кеше тарафыннан түгел, үсеп җитеп, көченә кергән малае Иван тарафыннан үтәлергә тиешлесе Казан ханлыгын Мәскәүгә буйсындыру иде. Әтисе авызыннан чыккан бу сүзләрне митрополит кечкенә Иванга бөтенләй икенче күзлектән карап җиткерә килде. Янәсе, синең әтиең бөек Мәскәү кенәзе Василий Өченче, хәтта үлем түшәгендә ятканда да, гел ил-җир язмышы турында гына уйлады, гел шуны гына кайгыртты. Шуңа күрә аның бу васыяте – изгеләрнең изгесе, һәм ул тора-бара, һичшиксез, тормышка ашырылырга тиеш.

Әлбәттә, митрополит Даниил әле кечкенә Иванның бүген үк Казанга яу белән бару зарурлыгын аңлап бетермәвен дә белми түгел иде. Шуңа күрә аңардан хәзер моны таләп тә итмәде, бары тик моны күңеленә салып куя торсын дип ашыкмыйча гына сеңдереп килүе иде. Бүген бала гына икән, ел артыннан еллар үтә торгач, аның бу эшкә дә кулы җитәр вакыт килер. Тик ашыгырга гына кирәкми, барысы да үз чираты буенча бара торсын. Тик эзлекле рәвештә! Шуңа күрә митрополит аңа сәяси тәрбия бирү мәсьәләсен дә үз күзе уңыннан ычкындырмады. Воеводалар аңа әтисенең башка кенәзлекләрне яулап алу хисабына Русь биләмәләрен зурайту, берләштерү һәм ныгыту юлында башкарган эшләре, кыскасы, аның җиңүле яулары турында даими рәвештә сөйләп, хәтерләтеп торырга, үзе әйтмешли, якын тарих дәресләре бирергә тиешләр иде.

Ә Иванның әтисе Василий оештырган андый җиңүле яулар булды лабаса! Псков, Смоленск һәм Рязань Мәскәү кенәзлегенә шуның тарафыннан кушылды ич! Өркетүле-куркытулы хат-грамоталар язышу юлы белән түгел, ә яу чабып! Аларның һәрберсе – үзе аерым вакыйга! Җитмәсә, анда үзләре катнашкан кешеләрнең дә кайберләре исән иде әле. Шуңа күрә вакыты-вакыты белән ул яулар турында Даниил үзе дә сөйли һәм бу мөһим эшкә воеводаларның үзләрен дә тарта иде, чөнки митрополит бу эшне зур тәрбияви чара итеп санады…

Әтисенең Смоленск шәһәрен ничек яулап алуы турындагы хикәят Иванның хәтеренә бигрәк тә нык сеңеп калды… Бәлки шуңа күрәдер, чөнки, ул яу чапканда, бу шәһәр Литва дәүләте канаты астында булган бит. Димәк, әтисе Василий яу белән башка илләр өстенә барырга да курыкмаган!..

…Литвалылар, Иван Өченченең Русь чигендәге урыс өлкәләрен үзенә буйсындырганнан соң, ул шуның белән канәгатьләнер дип уйлап, Мәскәү кенәзлегеннән инде курыкмый да башлаганнар иде. Ләкин Руська үзенең көч-куәтен тирә-юнендәге урыс җирләренә карата гына түгел, чит илләр каршысында да күрсәтергә кирәк иде. Җитмәсә, Мәскәүгә Литва җиреннән үзе чакырып китергән кенәз Михаил Глинский Василийны даими рәвештә Литвадан Смоленск шәһәрен тартып алырга өндәп, бу яуның уңышлы килеп чыгачагына ышандыра килде. Тарихчылар дөрес язган булса, юкка гына да түгел. Имеш, Михаил Львович, аны яулап алганнан соң, бөек кенәз бу шәһәрне үзенә бүләк итеп бирер дип уйлаган. Чынында шулай булгандырмы, юктырмы, ләкин ул вакытта Глинский Василийга зур хәрби ярдәм күрсәтте: Богемия белән Германиядән яхшы сугышчылар яллап, аларны Ливония аша Мәскәүгә алып килде.

1514 елның 8 июнендә бөек Мәскәү кенәзе Василий Өченче бертуган энеләре Юрий һәм Симеон белән үзе җитәкләгән сугышчылар илә башкаладан чыгып китте. Кенәзнең өченче бертуганы Дмитрий Серпуховта торырга тиеш иде, ә дүртенчесен, Андрейны, ул Мәскәүдә калдырды. Государь дружинасына 220 бояр һәм аларның малайлары керә, ә Тула белән Угорь шәһәрләрендә запас полклар тора иде.

Бөек кенәз, Смоленскига килеп җитеп, аны камап алды һәм 29 июльдә шәһәрне пушкалардан утка тота башлады. Аның кургашын белән капланган пушка ядрәләреннән шәһәр диварлары дер селкенеп торды һәм шәһәрне саклаучы сугышчылар төркем-төркем кырылды. Ә литвалыларның пушкалары исә, шартлап, үз кешеләрен үтерде. Бераздан бөтен шәһәр кара төтен белән капланды, йортларга утлар капты, ә котлары алынган кешеләр, нишләргә белмичә, шәһәрне камаучылардан мәрхәмәт көтеп ялына башлады. Алар меңләгән тавыш белән шәһәр диварлары артыннан: «Государь, великий князь! Уйми меч свой! Мы тебе повинуемся», – дип кычкырдылар. Шуннан соң Василий атуны туктатырга боерды. Атыш тукталгач, Смоленск шәһәренең епискобы Варсонофий, күпер төбенә чыгып, шәһәр наместнигы Юрий Сологуб икенче көнне сөйләшүләр алып барырга әзер, дип белдерде. Тик бөек кенәз, моның белән риза булмыйча, шундук крепостьны яңадан утка тотарга боерды. Бераздан епископ шәһәр капкасыннан күз яшьләре белән килеп чыкты. Шәһәр халкының күпчелеге инде урыс гаскәрләренә каршылык күрсәтүне файдасыз эш дип белдергән, имеш. Гәрчә воевода Юрий Сологуб аларга тиздән Литвадан ярдәм килеп җитәчәге турында әйтеп торса да, инде аңа беркем дә ышанмый икән һәм Смоленск руханилары, кенәзләре, боярлар, мещаннар епископ артыннан Василийга шәһәрне бернинди кан коюсыз, тыныч юл белән генә бирергә әзер булулары турында әйтергә кушканнар.

Шунда барлык хәрби хәрәкәтләр туктатылды да, урыслар ыстанында кулларына изге иконалар һәм тәреләр тоткан епископ, архимандритлар һәм наместник Сологуб үзе дә, вельможалар, чиновниклар пәйда булды, һәм алар барысы да күз яшьләре белән бөек кенәз Василийга:

– Государь, довольно текло крови христианской, земля наша, твоя отчина, пустеет: прими град с тихостию! – дип ялвардылар.

Василий Юрий Сологубны һәм шәһәрнең күренекле кешеләрен үз чатырына чакырды, алар барысы да шунда аңа һәм Руська тугрылыклары турында ант иттеләр.

Бу вакытта литвалылардан торган капка сакчылары урыс сугышчылары белән алыштырылды. Икенче көнне таң атканда, шәһәргә атлы гаскәре белән кенәз Даниил Щеня килеп керде, һәм шәһәр кешеләрен исәпкә алып-язып, аларны Мәскәүгә карата һәм аның государена тугры булырга ант иттереп, моннан соң Литваны онытырга боердылар.

1 августта епископ Варсонофий тантаналы төстә Днепр суын изгеләштерде дә, тәреләр күтәреп, шәһәргә китте. Аның белән булган руханилар артыннан бөек кенәз, воеводалар һәм, тезелешеп, сугышчылар атлый иде. Шәһәр капкасы төбендә Смоленск боярлары, халкы, аларның хатыннары һәм балалары Василийны шатлыклы йөз белән каршы алдылар. Епископ бөек кенәз һәм җыелган халык өстенә изге су бөркеп чыкты. Аннары Алла Анасы – Богоматерь храмында дога кылдылар. Протодьякон амвоннан җиңүчегә озын гомер теләде. Бөек кенәзгә рухландыргыч изге тәре белән фатихасын биргәннән соң, епископ аңа, зур дулкынлану кичереп:

– Божиею милостию радуйся и здравствуй, православный царь всея Руси, на своей отчине и дедине града Смоленска! – диде.

Шунда Василийның бертуганнары, боярлар, воеводалар, чиновниклар һәм Смоленскиның барлык халкы бөек кенәзне чын күңеллереннән котлап, шатлыкларыннан чыккан күз яшьләреннән дә оялмыйча, бер-берсен туганнар, бер дин ияләре дип котларга, кочаклашырга керештеләр.

Хәрби сановниклар, боярлар озатуында Василий борынгы Мономахлар нәселеннән килгән кенәзләр тәхетенә кереп утырды. Шуннан торып шәһәрнең барлык кешеләренә мәрхәмәтлелеген белдерде һәм Смоленскиның яңа наместнигы итеп кенәз Шуйскийны билгеләве, ә дини рухани итеп епископ Варсонофийны үз урынында калдыруы турындагы карарын җиткерде. Күренекле кешеләргә бүләкләр һәм акчалар бирде, аларның барысының да милек хуҗалары булу хокукларын раслады. Ул көнне Василий шулкадәр мәрхәмәтле иде ки, хәтта үзенә каршы корал белән чыккан Юрий Сологубка да, бернинди явызлык күрсәтмичә, Литвага китеп барырга рөхсәт итте, гомумән, беркемне дә җәзага тартмады.

Смоленскины алу бөтен Русь өчен зур һәм сөенечле бәйрәмгә әйләнде.

Бу вакыйга турында кечкенә Иван берничә мәртәбә ишетте инде. Шул яуда катнашкан воеводалардан да, митрополитның үз авызыннан да. Митрополит аны тулысы белән түгел һәм, ни гаҗәп, һәрвакыт яңача, ләкин шулкадәр эчкерсез, ихласлык белән сөйли яисә үзе кирәк санаган урыннарын хәтерләтеп-хәтерләтеп куя иде ки, хәтта күзләренә яшьләр бәреп чыга иде! Шуңа күрәдер, мөгаен, аның сүзләре Иванга бик көчле тәэсир итә иде. Әйе, ул вакыйганың кайбер өлешләрен генә һәм һәрвакыт нидер өстәп тә сөйли иде Даниил. Аның күзләрендә ул эчкерсез яшьләр бигрәк тә Смоленск кешеләренең бөек кенәз Василийга үзләренә карата мәрхәмәтлелек күрсәтүләрен ничек ялварулары турында сөйләгәндә чыга иде. Ул аларның «Государь, великий князь! Уйми меч свой! Мы тебе повинуемся» дигән сүзләрен еш искә ала һәм, хәтта шуны искә алганда да, үзеннән нидер булса да өстәми калмый. Мәсәлән, «Ул көнне күк йөзен куркыныч кара болыт каплаган иде» дип, яисә «Алар шәһәр диварларыннан ялварып кычкырган чакта, күктә кошлар да очмый, андагы төтенгә чыдый алмыйча, алар да шәһәрдән чыгып качкан булганнар» дияр иде ул, моңа үзе дә ышанып һәм, гадәттә, сүзен: «Менә нинди дәһшәтле кеше иде ул синең әтиең, безнең государебыз Василий!» дип тәмамлый торган иде.

Юк, Иванга бер Смоленск шәһәрен буйсындыру турында гына түгел, ә әтисенең Псков, Рязань калаларын, хәтта бабасы Иван Өченченең Ярославль, Новогород, Тверь, Пермь шәһәрләрен ничек алуы турында да сөйлиләр иде.

Иван Казан ханлыгы турындагы хикәятләрне дә бик йотылып тыңлый иде. Чөнки ул, бераз үсә төшкәч, әнисе Еленаның чыгышы белән татарлардан булуы турында да белде. Димәк, аның үзендә дә татар каны бар дигән сүз. Дөрес, әнисе үзе аңа Казан турында берни дә сөйли алмый иде, чөнки ул анда тумаган да, тормаган да. Казан ханлыгы турында аңа митрополит белән воеводалар, кенәзләр, сату-алу белән йөрүче купецлар сөйли иде. Баксаң, хәтта инде кайберләренең Казан белән Мәскәү арасында булгалап торган кайбер кыска-кыска орыш-бәрелешләрдә катнашканнары да бар икән. Аннан соң сарайда Казанда булучы кешеләрнең сөйләшүләрен дә тыңлап торганы бар иде Иванның. Имеш, анда аларның Сөембикә дигән бик тә чибәр һәм үтә дә акыллы ханбикәләре бар икән. Ул үзе Нугайның олы ханы Йосыф кызы икән, имеш. Башта ул Казанның урыслар Еналей дип йөрткән Җан Гали ханына кияүгә чыккан, ләкин аның белән ничәдер ел яшәп тә баласы булмаган. Чөнки ул Еналейлар нәселенең ирлекләре шулай чамалы гына икән, аның абзасы Шигалей-Шаһ Гали дә ирлексез булган, имеш. Аннары, Җан Гали дигән ханнары үтерелгәч, бу чибәр хатын Казан тәхетенә утырган Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыккан, аннан Үтәмеш исемле ир баласы туган…

Гомумән, сарай даирәсендә, бояр, кенәз хатыннары арасында ни генә ишетмәссең!.. Хәтта Иванга, кечкенәрәк чагында, билгеле, татарлар турында, алар үзләренә әсир төшкән кешеләрне утта пешереп ашыйлар икән, алар дөньяда иң кыргый халык икән дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәне булды. Янәсе, татарлар – бик куркыныч халык. Дөрес, ул боларга ышанырга да, ышанмаска да белмәде… Дөресрәге, ышана алмады дияргә була, чөнки ул татарлар Мәскәүнең үзендә дә бар бит. Кайберләре ике арадагы кыска вакытлы орышларда әсир итеп алынган да, урыс динен кабул итеп, шушында яшәп калганнар, кайберләре, үз ил-җирләрендәге йә нинди булса да кысудан, йә үзләренең хан-бәкләре сәясәтеннән риза булмыйча качып китеп, Мәскәүгә сыенганнар. Әлбәттә, хәзер Мәскәүдә яшәп яткан ул кешеләрнең күбесе гади кара халык түгел. Аннары шунысы да бар: татар дигәннәре бер Казан ханлыгында гына түгел дә икән бит! Кырым татарлары бар – аларның үз ханлыгы, Касыйм ханлыгы бар – аларның да үз ханлыклары бар, диләр, аннары Нугай татарлары бар – аларның да үз ханлыкларымы, кенәзлекләреме бар, ди. Мәскәү өчен шунысы куркыныч: алар бер-берсен яклыйлар, безнең кенәзлеккә каршы берсе яу чапканда, башкалары да шуның яклы булып яуга чыгарга мөмкин икән. Дөрес, аларның Касыйм татарлары дигәннәре гел Русь яклы ди икән дә, кирәк чакта алар да, башкаларын яклап, Мәскәүгә каршы яу белән чапмас дип кем әйтә ала? Чөнки алар үз ил-җирләрендә малайларын да күрше шул татар хан яисә бәкләренең кызларына өйләндереп, кызларын да бер-берсенә кияүгә бирәләр икән. Бик хәйләкәр һәм дә бик алга карап эш итүчеләр булып чыга татарлар. Шушы рәвешле үзара туганлашып беткәч, алар ничек бер-берсенә каршы яуга чыксын да, ничек бер-берсен якламасын?

Татар хан һәм бәкләренең тагын бер гаҗәеп, бик күптәннән килә торган йолалары бар икән: аларга берьюлы берничә хатынга өйләнергә рөхсәт ителә икән. Мәсәлән, Казан ханы Сафа Гәрәйнең алты хатыны бар ди! Алты хатыны! Бу хан күрше канкардәшләре белән туганлашу буенча, шулай булгач, зирәк акылы буенча да, барысын да уздырган, имеш. Чөнки аның хатыннарының алтысы да төрле кенәзлекләрдән, диләр. Сарайда сөйләгәннәргә ышансаң, аның бер хатыны – Нугай бәге Шәехмамай кызы, икенчесе – Кырымның Түран бәк кызы, өченчесе – Хаҗитарханның Сабыр мирза кызы, дүртенчесе – Себер ягының Шәйбани хан Дәүләтьяр ханы кызы, тагын берсе – ни гаҗәп! – Рязань бояры Семён Казиев кызы, ди! Димәк, үзенә яклауны хәтта урыслар арасыннан да эзли дигән сүз. Юкка гына марҗага өйләнмәгән бит инде бу хан! Юкка гына урыс кенәзе белән туганлашмаган! Димәк, ул – үтә дә хәйләле, алга карап эш итә торган кеше! Хәзер алтынчы хатыны итеп Нугай бәге Йосыф кызы Сөембикәгә өйләнгән. Алты хатын! Гаҗәп дисәң дә гаҗәп хәл инде бу! Кызык: ул хатыннар үзара ничек тыныша икән? Бер-берсенең чәчләрен йолкышмый гына ничек яши бирәләр икән?

Татарларны кан кардәшлектән башка тагын бер нәрсә үзара нык берләштерә икән әле. Бу турыда аңа митрополит Даниил гел әйтеп килде. Ул да булса, бу аларның диннәре: алар барысы да изге Иисус Христоска түгел, ә үзләренең пәйгамбәрләре Мөхәммәткә дан җырлыйлар, чөнки ул аларда Алла илчесе булып санала. Барысы да – ханлыкларында да, аерым кенәзлек-бәклекләрендә дә – алар үзләренең ислам диненә бик тә тугрылыклы. Даниил әйтмешли, аларда үз диннәренә инану бик тә көчле. киләчәктә аңа әтисе Василийның васыятен үтәү йөзеннән Казанга яу чабарга кирәк булса, моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Ходай кушуы вә ярдәме илә Казан ханлыгын алу бәхетен татырга туры килсә, аларны Мәскәүгә тәмам буйсындыру өчен, иң беренче чара итеп, мөселманнарны, диннәреннән яздырып, христианлыкка күчерү гамәле иң беренче максат булып торырга тиеш. Шунсыз аларны буйсынган дип санап булмас. Әлбәттә, бу һич тә җиңел эш түгел, аны бер селтәнүдә генә башкарып чыгып булмый, шуңа күрә ул – эзлекле һәм даими рәвештә үткәрелергә тиешле изге эш. Бу изге эштә Ходай безгә булышыр дип ышанырга кирәк.

Күчерү дигәннән, татар мөселманнарның үз диннәренә чын күңелләреннән бирелгәнлекләрен Иванның күргәне бар. Гадәттә, бездә, әсир итеп алынганнан соң, зинданга ябылган татарларны җәза урынына алып килгәч, алардан гел: «Безнең христиан диненә күчәсеңме?» – дип сорыйлар. Православие диненә күчәргә теләге булганнарны, җәзадан коткарып, иреккә җибәрәләр иде. Тик аларның барысы да диярлек, христианлыкка күчкәнче үлемне артык күреп, теге сорауга җавап та биреп тормыйча, башны чаба торган бүкәнгә таба атлыйлар. Ни әйтерсең, нык динле халык бу татарлар!

Ләкин ни генә булмасын, үсә төшкән саен, Иван өчен шул ачыклана барды: Казан ханлыгы бик матур, башка илләр белән сәүдә итү өчен, бик уңайлы җирләрне биләп тора, ул – бик тә бай ханлык. Әтисе тикмәгә генә, аны яулап алу – Русь кенәзлеге өчен кирәк кенә түгел, ә тормыш үзе таләп иткән зарури максат, дип уйламаган! Димәк, бу ханлык, аның башкаласы Казан кайчан да булса барыбер Русь кул астында булырга тиеш. Моны ничек эшләргә икәнен Иван күрсәтер. Үсеп кенә җитсен!..

Әлбәттә, Иван гел дини һәм тарих дәресләре генә үзләштереп утырмады, аңа география белән башка фәннәрне дә укыттылар, бөек кенәзгә хас булырга тиешле этика, әдәп дәресләре дә бирделәр. Шул ук вакытта, билгеле, яшьтәшләре – бояр, кенәз балалары белән уйнарга да рөхсәт итәләр иде. Чөнки, ни әйтсәң дә, бөек титулына карамастан, ул да гап-гади бала иде бит. Дөрес, ул, иптәшләре белән уйнаганда, һәрвакыт өстен чыгарга тырышты, үзен нинди дә булса кимсетелгән, җиңелгән халәттә калдырырга һич тә яратмады. Хәтта үзе хаклы булмаган чакларда да, үз сүзен теше-тырнагы белән расларга әзер торды. Ул бик аз сүзле булды, күбрәк башкалар сөйләгәнне тыңлап торырга яратты. Качышлы да, төрле сугышлы уеннары да уйный иде алар, шуңа күрә борынын канаткан, тез башларын авырттырган чаклары да булды, тик беркайчан да өйләренә кемне дә булса гаепләп яисә әләк белән кайтканы булмады, хәтта ачуы килгән чакларда да ачуын эченә яшерә белә иде. Дөрес, ул ачу аңарда һәрвакыт, чүпрә салынган камыр сыман, тора-бара күперә-зурая барып, үчкә әйләнә торды, һәм шул үч тышка чыгар җайлы вакытны көтә торган иде. Хәтта кечкенә генә җиңелүе өчен дә кемгә булса да ачуы чыгып, ул аның эчендә үч алу форсаты чыкканны сабыр гына көтеп ятты.

Шулай бер мәртәбә, бик матур җәйге көндә, алар, өч бояр малае, Неглинка елгасына су коенырга төштеләр. Шаяра-шаяра, чума-чума су коенып ятканда, гел нәрсәдер уйлап чыгарырга оста булган, үзара «тиктормас» дип йөрткән дусты, бояр Иван Яковлевның оныгы Миша-Михаил, суга чумган җиреннән килеп чыкты да:

– Әйдә, ярышабыз: кем елганың теге ягыннан бу ягына беренче булып йөзеп чыга, шул җиңүче була. Кем дә кем иң артта кала, һәрберебез шуның маңгаена берәр тапкыр чиртәбез. Килештекме?

– Әйдә, әйдә! – диеп шаулашты дуслар.

– Килегез, дүртебез дә тигез басыйк та, команда буенча – алга!

– Мин катнашмыйм, – диде Иван. Ул йөзү буенча әллә ни алдыра алмаганын сизә иде бугай.

– Әй куркак куян! – диде аңа бояр Захар Халтынов малае Феодор. Әлбәттә, уйнап кына, үз итеп, иптәшләрчә генә әйтте. Ләкин шунда Иван аңа шундый куркыныч караш ташлады ки, моны сизгән малайлар барысы да куркынып, хәтта куырылып килделәр һәм ни булыр дип көттеләр. Чөнки аларның һәрбере Иванның кемлеген бер генә минутка да, хәтта бер мизгелгә дә исләреннән чыгармыйлар иде һәм, нинди генә уен уйнасалар да, аны гел өстен чыгарырга тырыштылар. Чабышалар икән, араларындагы иң яхшы йөгерешче иптәшләре дә, «артта калып», Иваннан соң гына киләләр, көрәш оештырсалар да, Иванны өч-дүрткә санаганчы җиргә атып бәрә торганы да аны «җиңә алмый», киресенчә, Иван аны «ега» иде.

Ә монда кинәт Феодор авызыннан бөек кенәз өчен мыскыллы булган нинди сүз чыкты! Сизми калгандыр, мөгаен, бәлки, аны да үзләре белән тиң күреп, онытылып киткәндер. Менә хәзер ни булыр? Юк, берни дә булмады, Иван беравык бик тә зәһәр карашы белән Феодорны өтеп торды да ризалыгын бирде:

– Әйдәгез, әйдә, мин риза, – диде ул әкрен генә. – Тик җиңелүчегә чиртмибез, ә сугабыз! Борыныннан кан киткәнче!

Ул шундый кырыс, рәхимсез шартны шушы мизгелдә дусларының эчләреннән ниләр уйлап алганнарын сизеп куйды бугай.

Иптәшләре беравык сүзсез калды. Ләкин шундый уңышсыз тәкъдиме өчен үкенгән Миша, телгә килеп:

– Әйдә, ярышмыйча гына коеныйк әле рәхәтләнеп! – диде дә суга чумды. Каршы килүче булмады.

Әлбәттә, сарай кешеләре даирәсендә дә, боярлар, кенәзләр, аларның хатыннары, алар яшертен генә сөйләшкән-серләшкәнне ишеткән балалар арасында да бөек кенәз Василийга, дөресрәге, аның икенче хатыны Еленага кагылышлы сүзләр дә ишетелгәли иде. Янәсе, аның ике баласы да бөек кенәз Василийдан түгел, ә башка кешедән, бәлки әле, икесе ике атаныкылардыр… Моның ише серләр ничек кенә яшерен сөйләнмәсен, кайчан булса да барыбер күпләр колагына да керә башлый. Әнисенә карата колактан-колакка йөргән андый сүзләр тора-бара Иванга да килеп иреште. Әлбәттә, һич тә сөенерлек хәбәр түгел иде бу, чөнки ул бер әнисенә генә түгел, турыдан-туры аның үзенә дә кагыла иде бит! Хәтта болар – аның күңелендә үзе өчен сөекле әти, кенәзлек кешеләре өчен мәрхәмәтле, дәүләт эшләрен оста алып баручы бөек кенәз булган әтисе, Василий Өченче исемен пычрату да.

Аңа бу турыда, ялагайланып бугай, сарай хезмәтендә саналган конюший Иван Петрович Тараскин малае Феофил җиткерде. Шулай бер көнне сугыш уены уйнап туйгач, өйләренә таралырга җыенганда, ул, өс-башын каккалаган булып башка иптәшләреннән арткарак калып, тирә-ягына карангалап алды да, китәргә җыенган Иванга пышылдап кына:

– Әгәр дә бик яхшы пәке бүләк итсәң, мин сиңа бер сер әйтәм, Иван, – диде.

Иван, кызыксынып, туктап калды.

– Яхшы пәке бәясе торырлык нинди сер ул? – дип сорады.

– Син башта пәкеңне бир!

– Үзем белән пәкем юк. Курыкма, иртәгә бирермен.

– Ә син ант ит!

– Бу кадәр ышанмас кеше булырсың икән! Әгәр алдасам, мине җир йотсын!

– Ярар, алайса, әйтәм… – Феофил сүзен нидән башларга белмичә, тынып калды. – Ни… синең әниең турында… синең турыда да инде…

– Әйтсәң әйт тизрәк, мыгырданма миңа! Кем нәрсә сөйли? – диде сабырлыгы төкәнә башлаган Иван. – Әйт тизрәк!

– Өченче көн су алып кайтышлый ике хатын сөйләшеп тора иде… Берсе икенчесенә: «Безнең бөек кенәзбикә бер дә тик ятмый, бояр Иван Телепнёв белән яшерен мәхәббәт уены уйныйлар икән», – диде. Ә икенчесе: «Булыр, булыр, аның балалары да бөек кенәз Василийдан түгел, дип сөйләделәр ич», – диде. «Иванының әтисе хәтта ат караучы татарныкы дигән сүзләр дә йөрде бит», – диде. Шунда көлешеп алдылар. Мин аларның яныннан үтеп бара идем…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации